ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ СЪЕЗДЫ Үткән елның 30 сентябрендә Казандагы Актерлар йортында Татарстан художникларының икенче съезды булды. Художникларның ике съезд арасында башкарган эшләре турындагы отчет докладын Татарстан художниклар союзы идарәсе председателе, РСФСРның халык рәссамы X. Якупов, ревизия комиссиясе отчетын ревко- миссия председателе Г. Рахманкулов ясадылар. Докладлар буенча фикер алышуларда сәнгать белгечләре А Файнберг, Л. Елькович, рәссамнар Р Имашев, Ә. Ту- машев, А Абзгильдин, Р Вахитов, курчак театры директоры Р. Батуллни, сынлы сәнгать музее директоры урынбасары Г. Мо- гильникова, РСФСР художниклар союзы идарәсе секретаре Е. Зверков һәм Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов катнашты. Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлнев булды һәм чыгыш ясады Съезд художниклар союзы идарәсенең яңа идарә составын сайлады. Татарстан художниклар союзының идарә председателе итеп рәссам Әнәс Тумашев сайланды. ХАТЫН-КЫЗЛАРГА БАГЫШЛАП Халыкара хатын-кызлар елы уңае белән, үткән елның октябрь аенда сынлы сәнгать музеенда (Казан) хатын-кыз образларын гәүдәләндергән әсәрләр күргәзмәсе оештырылды. Өч зур бүлектән (чит ил рәссамнары әсәрләре, рус, совет рәссамнары әсәрләре һәм республикабыз рәссамнарының хәзерге көн хатын-кызлары образларын чагылдырган әсәрләре) торган ул күргәзмәне тамашачылар яратып карады. МУЗЕЙГА 80 ЕЛ Үткән елның октябрь аенда Татарстан дәүләт музее ачылып эшли башлауга 80 ел тулды. Шул уңай белән республика укытучылар йортында фәнни конференция үткәрелде Анда музейның күп кырлы эшчән- леге турында музей директоры В Дьяконов, директор урынбасары В Писарева, тарих фәннәре докторы А Халиков, филология фәннәре докторы Е Бушканец һәм тарих фәннәре кандидаты А. Циницына докладлары тыңланды. Конференциядә Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов та катнашты һәм музейның хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү юнәлешендә алып барган эшләре хакында сөйләде. ГАРИФ АХУНОВКА 50 ЯШЬ Г Тукай премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган культура хезмәткәре. СССР Верховный Советы депутаты, Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе, егермеләп китап авторы прозаик Гариф Ахуновка 50 яшь тулды. Шул уңай белән узган елның сентябрь аенда әдипнең юбилее үткәрелде. 19 сентябрьдә республикабызның Әлмәт шәһәрендә аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәбн-музы- каль кичә булды Әлмәтлеләр Г. Ахуновны бик хаклы рәвештә үз якташлары итеп саныйлар. Чөнки ул анда, Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе буларак, шактый еллар эшләде һәм җәмәгать эшләре алып барды. Шунда үзенең атаклы «Хәзинә» романын, нефтьчеләр турында күп кенә очеркларын, хикәяләрен язды. Гариф Ахуновның иҗади эшчәнлегенә багышланган әлеге әдәби-музыкаль кичәне шәһәр партия комитетының икенче секретаре Ә. К. Гыйматдннов ачты Ул язучының күп милләтле совет әдәбиятына керткән зур өлеше турында сөйләде, шәһәр партия комитеты бюросы, хезмәт ияләре депутатларының шәһәр һәм район Советлары башкарма комитетлары исеменнән юбилярга котлау адресы тапшырды. Аннары күп меңләгән нефтьчеләр армиясе исеменнән «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары Ү Г. Саттаров юбилярга бораулау вышкасы макеты бүләк итте, «Татнефть» берләшмәсе һәм нефть, газ һәм химия промышленносте эшчеләре профсоюзы өлкә комитетының Почет грамотасы бирелде, Г Ахуновны Әлмәттә яшәүче әдипләр, Лениногорск шәһәре, «Татнефть- строй» берләшмәсе, «Дуслык» нефть үткәргече һәм Әлмәт драма театры, Татарстан художниклар союзы, бораулау эшләре идарәсе вәкилләре, укытучылар тәбрикләде. «Әлмәтнефть» идарәсенең 2 нче РИТС начальнигы Шәһит Таипов нефтьчеләр җыелышында язучы Гариф Ахуновны Почетлы оператор итеп бригада сафына алулары турында белдерде, аңа «Почетлы оператор» дигән таныклык тапшырды. Ә Ленин орденлы «Әлмәтнефть» идарәсе коллективы Гариф Ахуновны идарәнең Почетлы нефтьчесе итеп кабул итте, аның исемен коллективның Почет китабына кертте. Кичәнең икенче бүлегендә концерт булды. Язучының яраткан җырлары яңгырады. Шәһәр һәм район үзешчәннәре аның пьесаларыннан һәм романнарыннан өзекләр укыдылар. Фойеда юбиляр әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылган иде Ә 26 сентябрьдә Казанның Төзүчеләр культура сараенда әдипнең юбилей кичәсе булды Юбилей комиссиясе председателе М. Горький һәм Г. Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким алып барган һәм тугандаш республикалардан килгән кунак әдипләр катнашында узган ул тантана кичәсендә А. Гыйләжев Г Ахуновнын тормышы һәм ижаты турында доклад ясады. КПСС өлкә комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы, ТАССР Министрлар Советы исеменнән юбилярны ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Батыев котлады һәм ана хөкүмәтебезнең зур бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшырды Аннары республикабызның партиясовет органнары, хезмәт коллективлары, югары уку йортлары, газета-журнал редакцияләре Г. Ахуновка котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар, юбиляр адресына илебезнең төрле почмакларыннан килгән котлау телеграммалары укылды Соңыннан республикабызның сәнгать осталары катнашында зур концерт булды Концертта юбиляр әсәрләре, ком познторларыбызның һәм халкыбызның популяр жырлары башкарылды КИТАПХАНӘЧЕЛӘР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә югары уку йортлары китапханәчеләренең фәнни- Жактик конференциясе үткәрелде. Мәскәү, шинград, Вильнюс, Ростов. Томск, Воронеж, Горький, Пермь. Уфа. Чабаксар, Пош- кар-Ола, Кострома, Куйбышев, Караганда һәм илебезнең башка шәһәрләрендәге университет һәм институтларның фәнни китапханәләреннән килгән китапханәчеләр катнашында узган ул конференциядә вуз китапханәләрендә информация һәм библиография эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында сүз барды ЧУВАШ ЯЗУЧЫЛАРЫ СЪЕЗДЫ Үткән елның октябрь аенда күршебез Чувашстан язучыларының чираттагы унберенче съезды булды Ул съездда шагыйребез Әхмәт Исхак һәм Казанда яшәүче чуваш язучылары Константин Петров, Василий Юдин да катнаштылар. Ә. Исхак дуслар съездында чыгыш ясап, татар һәм чуваш халыклары, әдәбиятларыбыз арасындагы күптәннән килә торган дуслык турында сөйләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. ЯРЫШ ҺӘМ МАТБУГАТ КПСС өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге, Татарстан журналистлар союзы республикабызның Буа, Чистай. Әлмәт. Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Арча пичеләр поселогында район газеталары һәм куп тиражлы газеталар редакцияләре .хезмәткәрләренең һәм эшче-авыл хәбәрчеләренең зона киңәшмәләрен үткәрделәр. Ул киңәшмәләрдә КПСС Үзәк Комитетының «КПССныц XXV съездын лаеклы каршылау өчен социалистик ярыш турындамы карары яктылыгында матбугат алдында торган бурычлар тикшерелде. Съезд алды социалистик ярышын жәелдерүгә, хезмәтнең алдынгы методларын пропагандалауга бәйле мәсьәләләр яктырту, матбугатның оештыру ролен көчәйтү, информация һәм пропаганда чараларына партия житәкчеле- ген яхшырту буенча газета хезмәткәрләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар ЖУРНАЛГА ӘЙБӘТ БӘЯ БИРЕЛДЕ СССР Язучылар союзы идарәсе илебездә басылып килә торган әдәби журнал һәм газеталар редакторларының Бөтенсоюз киңәшмәсен үткәрде КПССның XXV съездын лаеклы каршылау жәһәтеннән әдәби журналлар алдында торган бурычлар хакында сөйләшүгә багышланган ул киңәшмәдә СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре Виталий Михайлович Озеров үзәк һәм республика журналларына бик әтрафлы күзәтү ясады һәм, шунда безнең <Казан утлары» журналына да кагылып, аның бүгенге көн сулышы белән сугарылган әсәрләргә кнн урын бирсен хуплады. Киңәшмәдә күп кенә үзәк һәм республика журнал һәм газеталары редакторлары да чыгыш ясадылар һәм ирешелгән уңышлары һәм алларында торган бурычлар хакында сөйләделәр Безнең журналдан әлеге киңәшмәдә бүлек мөдире Вакыйф Нуруллин катнашты. ТӘРҖЕМӘ — ДУСЛЫК КӨЧЕ Үткән елның сентябрь аенда Вильнюс шәһәрендә лнтва әдәбиятын тәржемә итүчеләр (ә алар шактый күп 1400 совет әдибе һәм 350 чит ил язучысы икән!) киңәшмәсе уздырылды Халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгын ныгыта торган тәрҗемәләрнең теориясе һәм практикасы турында житди сүз алып барылган ул киңәшмәдә Мәскәү, Ленинград, Украина, Белоруссия, Грузия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Эстония, Осетия язучылары-тәржемәчеләре катнашты. Киңәшмәдә Болгария. Венгрия, Германия. Польша, Румыния һәм Чехословаки» тәрҗемәчеләре дә килгән иде Ул киңәшмәдә Татарстан язучылар союзыннан СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нури катнашты һәм чыгыш ясады КОНКУРСЛАР ЛАУРЕАТЫ Бөек Җиңүгә утыз ел тулу уңае белә» узган ел «Военные знания» журналы «Халык батырлыгы» днп аталган конкурс үткәргән иде Ул конкурста безнең якташыбыз С Звягинцев та катнашты һәм журналның өченче премиясенә лаек (фотоаппарат) булды. Сергей Андреевичның бу уңышы очраклы хәл түгел. Ул үзе сугышта танкист булып хезмәт иткән һәм Ватан сугышы турындагы китапларны системалы укып бара. Моңарчы ул «Советская Россия» газетасы үткәргән «Бөек Октябрьга илле ел һәм социалистик илләр дуслыгы» конкурсында (1967 ел) бишенче бүләккә, аннары шул ук газета үткәргән конкурста (1968 ел) дүртенче бүләккә лаек булган иде. Моннан тыш Сергей Андреевич халыкара конкурсларда да актив катнашып һәм уңышка ирешеп килә. Мәсәлән, ул «Монголия Халык Республикасы — безнең дустыбыз» конкурсында диплом белән, «Фашизмны җиңүгә утыз ел» конкурсында Болгария телевидениесе һәм радио комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. ШАГЫЙРЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНДЫ Инде байтак еллардан бирле һәр елның көзендә «Социалистик Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге күчмә зур призына Казанда татарча көрәш ярышлары үткәрелеп килә. Андый ярыш узган елның октябрь аенда да оештырылды. Герой шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу юбилеена багышлап үткәрелгән ул ярышта йөздән артык татарча көрәш осталары катнашты Үз үлчәүләрендә Наил Хә- мндуллигь (Саба районының Ленин исемендәге колхоз терлекчесе), Наил Зайнуллин (Түбән Камадан), Михаил Чернов (Питрәч районының Ильич исемендәге колхоз механизаторы), Фидаил Шакиров (Казан ветеринария институты студенты), Данил Галиев (Түбән Кама нефть химиясе комбинаты эшчесе) беренче урыннарны яулап алып, батыр калдылар. Ә командалар арасында беренчелекне Түбән Кама районы көрәшчеләр командасы яулап алды. Ул командага «Социалистик Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призы тапшырылды. УЧИЛИЩЕНЫҢ ИҖАТ ЯШЬЛЕГЕ Илебездәге иң өлкән художество уку йортларыннан берсе булган Казан художество училищесының ачылуына узган елның октябрь аенда 80 ел тулды. Шул 80 ел эчендә бу училище бик күп талантлы рәссамнар тәрбияләп чыгарды Исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган атаклы рәссамнар И. Репин, Н. Фешнн заманында шушы художество мәктәбендә укыганнар. Бу уку йорты совет власте елларында республикабыз өчен кадрлар әзерләүдә һәм сынлы сәнгатьне үстерүдә аеруча зур эш башкарды Ул куп санлы рәсем осталары, графиклар, скульпторлар, театр художниклары әзерләп чыгарды. Идел буе республикалары өчен милли сәнгать кадрлары әзерләүдә дә бу училищеның хезмәте зур булды Училище бу өлкәдәге эшен хәзер дә уңышлы дәвам итеп килә. Аны тәмамлаучыларның байтагы Мәскәү. Ленинград һәм башка шәһәрләрдәге югары художество уку йортларында укый. МОРДВА ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТ ОТЧЕТЫ 10 октябрьдә Саранск шәһәрендә мордва язучыларының IX съезды булды. «Ике съезд арасында мордва әдәбияты үсеше проблемалары» дигән отчет докладын идарә председателе И М. Девин ясады. Бүгенге мордва совет әдәбияты, заман герое турында таләпчән һәм эшлекле зур сөйләшүдән торган фикер алышуларда Мәскәү нәшриятларыннан килгән язучылар, тәрҗемәчеләр, шулай ук күрше республика язучылары да катнаштылар. Съезд идарәнең яна составын сайлады. Председатель итеп И. М. Девин, секретарь итеп И. Д. Пиняев сайланды. Безнең Татарстан язучылары союзыннан вәкил булып бу съездда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева катнашты. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Казандагы М Горький музеенда бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде Казан дәүләт университеты доценты Л. Юдкевичның С Есенин ижаты турындагы кереш сүзеннән соң, кичәгә килгән поэзия сөючеләргә шагыйрьнең шигырьләре укылды. Соңыннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары көче белән концерт булды. Прозаик Хәсән Сарьян, шагыйрьләр Рөстәм Мингалнмов, Рәшит Әхмәтҗанов республикабызның Октябрь районы колхозларындагы культура сарайларында әдәби кичәләр үткәреп, китап сөючеләргә бүгенге татар әдәбиятындагы яңалыклар хакында сөйләп, үзләренең яңа әсәрләрен укып кайттылар. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1975 ел, 17 октябрьда игълан ителгән Указы нигезендә, совет сынлы сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен, рәссамнарыбыз Мәхмүт Усман улы Усмановка һәм Александр Миронович Ро- дионовка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.