Логотип Казан Утлары
Роман

АЙЛЫ ТӨННӘР

Хөсәен Ямашев турындагы әсәрнең икенч& китабы өзге ачы җил йомры дүңгәләкләрне дала буйлап тәгәрәтә. Алар ниндидер күз күрмәгән куркак җанварлар кебек җан-фәрманга йөгерешәләр. Алла белсен, нинди язмыш көтә аларны?! Кайларга җитеп туктарлар алар? Кайда булыр ул дүңгәләкләрнең тернәкләнеп, җирлек табып урнашып калулары. Әллә бу иксез-чиксез даладагы сукыр сәяхәт бер дә тукталмасмы, яисә, юлда ниндидер киртәләр очрап, орлыклар шытмаслык ярлы, ташлы җирдә үлемгә дучар ителерләрме алар? Поезд Сырт станциясен дә узды. Әллә кайчан нан бирле һич аерылмастан юлчыларны озатып килгән Самар елгасы да, сул якка борылып, дала чиксезлекләренә китеп адашты. Озакламый Оренбур каршыларга тиеш Фәрхетдинне. Күп дигәндә бер сәгатьлек юл калды. Тәмам үзәк-бәгырьләргә үтеп йончыткан сәфәр шунда тәмам булачак. Шунда Фәрхетдин эзләп йөргән бәхетенә ирешер. Әйе, алла боерса, язган булса... Ул, поезд тәрәзәсеннән дала киңлекләрендә дуамал чабышкан дүңгәләкләрне күзәтә-күзәтә, үзе турында уйланды. Аны да бит рәхимсез язмыш, дүңгәләкләрне йөгерткән көзге җил кебек, ил буйлап әллә кай җәһәннәмнәргә кадәр әйдәп алып бара. Көтмәгәндә поезд, бөтен тирә-юньне буш тимер мичкәләрнекедәй гөрелтегә күмеп, күпер аша узды. Артта Сакмар елгасы калды. Тиздән Оренбур каласының корылмалары, йортлары, чиркәү-мәчетләре мираждай калкып алга килеп басты. Пычрак, тынчу вагон эчендә ыгы- зыгы купты. Котсыз, килбәтсез киемле тынгысыз пассажирлар юл әйберләрен барлый, капчыкларын биштәрләп аркаларына аса башладылар. Менә ул Оренбур станциясе! Түбәсе күкләргә ашкан мәһабәт вокзал бинасы янына поезд кычкыртып, авыр пошкыра-пошкыра, пар бөркеп килеп туктады. Вагоннардан дәррәү пассажирлар төшә башлады. Фәрхетдин дә, кешеләргә этенә-төртенә, пассажирлар агымына ияреп, поезддан төште. Билетын аста баскыч янында авызыннан аракы исе аңкытып торган кондукторга сузды. Алда әлеге соры вокзал бина- ф сы игътибарны үзенә тарта иде. Ул ят, шыксыз, ничектер күңелне өшет- кеч моңсулык күләгәсендә калдыра. Ә артта маневр паровозларының 2 ачы сызгыртуы үкереп елау тавышын хәтерләтеп күңелне әрнетә. Туган илдән еракта ят җирләргә беренче аяк басу белән Фәрхетдиннең бөтен н барлыгын авыр юксыну тойгысы биләп алды, башы әйләнеп китте. = күрәсең, монысы озак вакытлар поездда килүдәндер, яисә ризыкның = такы-токы булуыннандыр... Ләкин бары хәрәкәттә — бәрәкәт, башка бернинди дә чара юк. Фәэ- * хетдин, тәвәкәлләп, халык кайнаган перрон буенча вокзал ишегенә таба 2 юнәлде. Нияте, берәрсеннән әйбәтләп сорашып, мондагы хәл-әхвәлләр- о не белгәннән соң, эшкә керешү иде. Хәер, ул моңарчы да сорашмады, * кызыксынмады түгел. Нәдердә дә, Казанда да белдекле ил агайлары < аңа күп төрле киңәш бирделәр. Шулай ук юлда да Оренбур хәлләрен ч аңлатучылар аз очрамады. Әле шушы елның башында гына Ташкент ч тимер юлы салынып беткән, ул Урта Азия белән Россияне тоташтыра ~ торган юл икән. Инде килеп Оренбур турында сүз кузгатсаң, бу шәһәр < ике якны биләүче шул юл уртасында тора, анда зур-зур тимер юл мастерскойлары гөрләп эшкә керешкән чак икән хәзер. Менә шул мәгълүматлар билгеле булды Фәрхетдингә. Әмма болар гына аз. Аңа монда яшәүче кешенең, ачысын-төчесен үзе һәр даим татып торучы кешенең, анык сүзе кирәк. Фәрхетдин сасы ис аңкып торган зал эченә килеп кергәч, башта кемгә барып сүз кушарга белмичә югалыбрак калды, аннан соң гына, берәр татар агай-эненең очравын теләп, тирә-юньдәге тавышларга колак салып йөри башлады. Чыннан да, күп тә узмады, колакка татарча әйтелгән сүз чалынып киткәндәй булды. Бер яшь тавыш: — Бүген дә апайны каршы алырга насыйп булмавы,— диде. Фәрхетдин, барлык игътибарын җыеп, тавыш килгән якка таба атлады. Ике кеше сөйләшеп торалар иде. Берсе, буйчанрагы, кара драп пальтодан, башына эшләпә кигән, анысы Фәрхетдингә арты белән басып тора. Ә «булманы» дип сәер итеп әйтүчесе исә мамык эчле иске бишмәт, койрыклы төлке бүрек кигән яшь чырайлы бер егет иде. Аның кысыграк күзләре, игътибарны җәлеп иткән сәер шивәсе, хәтта бүреге һәм тез астыннан бау белән буып бәйләгән тула кунычлы күн сапкан итекләре дә татар кешесе булмавын, тәгаен башкорт икәнлеген күрсәтеп тора иде. Чибәр киемлесе нидер әйтте. Фәрхетдин сагая төште һәм «пересадкада утыра алмагандыр» дигән сүзләрне ишетеп алды. Гаҗәп таныш иде бу кешенең тавышы. Салмак, тоныграк, ләкин ягымлы бер тавыш. Фәрхетдин якынлаша төшеп, аның йөзен күрергә тырышты. Әйтерсең теге үзе дә Фәрхетдиннең ниятен сизенде, кинәт борылып егеткә карап алды. Хөсәен Ямашев иде бу. Фәрхетдин аны тану белән телен йоткандай өнсез торды. Ниһаять, «Хөсәен абый» дип кычкырганын үзе дә сизми калды. Фәрхетдинне Оренбур вокзалында очратуына Хөсәеннең дә гаҗәпсенүе егетнекеннән ким түгел иде, әлбәттә. Ләкин ул, гадәтенчә, тойгыларын туган минутында ук сиздерергә ашыкмады, бары куе кара кашларын сирпеп көлемсерәде дә: — Фәрхетдин ич бу! — диде. — Бәй! Фәрхетдин шул, Хөсәен абын, шул үзе! — Ничек болай? Кайдан? — Илдән килеш. Сезне шушында очратырмын дип һич кенә дә уйламаган идем, Хөсәен абый. Исәнлек-саулыкмы? Сез дә бу якларга килеп чыккансыз икән... Фәрхетдин күрешергә дип ашыгып кулларын сузды. Хөсәен аның, каты, кытыршы кулларын тоткан килеш үзенең инде хәзер Оренбур кешесе булырга җыенуын, менә шушы поезд белән Хәдичә дә килеп төшәргә тиешлеген, ләкин ни сәбәптәндер килеп җитмәвен әйтте. Шул ук арада аның күзләренә Фәрхетдиннең йөзендәге күптәнге таныш чырайны үзгәрткән тирән яра эзләре дә чагылып узды. Яра элек шактый чибәр булган битне ямьсезләтеп маңгай турысыннан уң як буйлап ияккә таба төшкән иде. Хөсәеннең әле моны беренче тапкыр күрүе. Фәрхетдиннең күзләрендә дә хәзер Хөсәенгә таныш булган элекке, балаларча беркатлы ышаныч белән карау юк иде кебек, карашы да ничектер нурсыз, өметсез. — Эш эзләпме? Ачлыктан котылу нияте беләнме?—дип сорады Хөсәен. — И Хөсәен абый, ризык бәндәне шулай йөретә икән инде ул!.. — Начармы Нәдердә? Семья хәлләре ничегрәк соң? — Ачлык анда, Хөсәен абый. Чимиягә падмуга булмасмы дип чыгу инде өйдән... — Нишләп Хафазаңны да ияртмәдең соң? — Әле үзеңә акча ничек җүнәттең диген, Хөсәен абый. Аннан тагы... Хафаза буйга узды бит. Менә исән-сау гына котылсын инде. Бәлкем сабый үз ризыгы белән дөньяга килер. Гомер булып, урнашып китә алсам, белмәссең, бәлкем алдырырмын да. Хөсәен Фәрхетдиннең өс-башына карап алды. Егетнең өстендә шул ук ситсы тышлы тузган бишмәт, башында каешланып беткән кырпусыз бүрек, аягында баш сапкан күн итек. Егетнең битләрен куе төк баскан, юл азабы бик кыйммәткә төшкәнлеге аның саргайган йөзеннән үк күренеп тора иде. Хөсәен анык бер карарга килеп: — Әйдәле, чыгыйк әле бу тынчу урыннан,— диде. — Безнең ат монауда гына,— дип өстәде башкорт егете. Алар вокзал аша халык дәрьясын кичеп шәһәр ягындагы мәйданга чыктылар. Мәйдан аркылы узып, атлар бәйләү өчен махсус ясалган озын бүрәнә киртә янында әрҗәле арбага җигелгән колынлы туры бия янында тукталдылар. Башкорт егете атны борып алга чыгарды да Хөсәеннән: «Китәбезме?» дип сорады. Хөсәен Фәрхетдингә мөрәҗәгать итте: — Фәрхетдин! Мин үзем дә әле фатирга урнашып өлгермәдем, вакытлыча бер белешемдә торам. Тик шулай да мин сине калдырып китә алмыйм, әйдә, безнең белән, бер җаен табарбыз, синең бит барып төшәр урының да юктыр? — Барып төшәр урыным юк, Хөсәен абый. Алай да мин сезнең белән китә алмыйм. Ник дисәгез, миңа һич тә вакыт әрәм итәргә ярамый. Бүген үк тимер юл мастерскоена барып эш белешергә кирәк. Шулай куштылар. — һинең һөнәр бармы һоң? —дип сорады башкорт егете. — Бар. Мин тимерчелектә эшләгән кеше, чүкеч сугып торучы. — О, улайһа була,— диде башкорт егете, көнләшкәндәй Фәрхетдингә кызыгып карап.— Улайһа һин, туган, хәзер үк мастерской кан- торына бар да эшеңне көйлә, аларның казармаларына урнашырга тырыш, инде бер дә булмаһа, минем янга килерһен. Башкорт егете Фәрхетдингә үзен ничек эзләп табарга кирәклеген аңлата башлады. Бары да җайланды булса кирәк. Хөсәеннең чырае яктырып китте. Алай да әле ул арбага менеп утыргач, Фәрхетдингә акча чыгарып бирүне кирәк тапты. Фәрхетдин үзенә сузылган акчага карап бераз уйланып торды, аннан көрсенеп: «Акчаны алам, Хөсәен абын. Башка чарам юк,— диде,— Әҗәткә алып торам». — Мин бит сиңа сәдака бирмим. Хәлеңне аңлыйм,— диде Хөсәен.— Минем белән алай кыланып сөйләшмә. Исеңдә тот: әгәр урнаша алма- саң, я берәр уңайсызлык килеп чыкса, мине эзләп тап. Мин Неплюев урамында Тимерша Соловьев йортында булырмын. Инде өйдә бул ♦ мыйм икән, көтеп торырсың, — шулай дип, ул Фәрхетдингә кулын суз- о. ды.— Ярый, аңлаштык булса кирәк.— Ат кузгалыр алдыннан гына ул, 2 исенә төшереп, таты берничә сүз әйтүне кирәк тапты: — Синең Хафа- § зацны, әти-әниеңне узган кышта Нәдердә күрдем. Аларның кадерен бен лергә кирәк. Бик әйбәт, сөйкемле кешеләр. — Сезнең хәл белешергә керүегез турында миңа әйткәннәр иде, Хө- < сәен абый. Эзләп табып керүегез өчен бик зур рәхмәт инде. ф — Мин ул вакыт Уфага киткәнче атнадан артык вакыт Әлмәттә ят- х тым. Буш арада шыпырт кына һәм бнк нык сакланып авылларга да чы- = гып кергәләдем. — Барысы да аңлашыла, Хөсәен абый, — диде Фәрхетдин күз кысып, о. Хөсәен, аңа игътибар итмәстән, йөзендәге җитдилеген җуймаган хәлдә, < сүзен дәвам иттерде: ч — Менә шулай, Фәрхетдин, әгәр эшең уңмаса, әйткәннәрне оныт- = ма. Башта Чынбулатны эзләп тап, аннан мине. — Мине белмәгән кеше юктыр мастерскойда, — диде Чынбулат’’ һавалана төшеп,— такелажник Чынбулат — башкирский кнәз дисәң, бөтәһелә белә. Ул ак тешләрен күрсәтеп кеткелдәп көлеп җибәрде. — Тагы бер сорау бирим әле, Хөсәен абый. Фатыймабикә апа, Нәкыя исәннәрме соң? — Алардан хат алып тордык. Исән-саулар иде, Фәрхетдин. Рәхмәт. — Мин больницада яткан чакта бик тә ярдәм иттеләр, үз балалары кебек тәрбияләделәр. Бик зур рәхмәт инде аларта_. Фәрхетдиннең, күрәсең, авыр көннәре исенә төшүдәндер, күзләре яшьләнеп ките. Ул читкәрәк карап: — Ярар, сау-сәламәт булыгыз,— диде.— Сезне күргәч, Хозыр Ильясны күргән кебек булдым. Бөтенләй рәхәт булып китте. Хөсәен елмаеп Фәрхетдингә кул болгады. Ат кузгалып китте. Фәрхетдин колынлы туры бия җигелгән әрҗәле арба тыкрыктан борылып күздән югалганчы карап торды да, биштәрләп тагылган капчыгын аркасына рәтләбрәк салып, кире вокзал бинасына таба юнәлде. Хөсәен исә, баштагы минутларында бу көтелмәгән очрашуга сәерсенеп, Фәрхетдин һәм аның язмышы турында уйланып барды. Шулай шул, ул Әлмәттә чагында, ялган паспорт юнәтү мөмкинлеген көткән арада, тик ятмады, мунчада җилем басмада прокламацияләр басып, ышанычлы кешеләргә өләште. Нәдердә чатында ул Фәрхетдиннең өенә кереп чыгудан тыела алмады. Аварга торган черегән салам түбәле өйдә хәерчелек каршы алды аны. Авыру карт, дөнья баскан, кипшенеп беткән бәләкәй карчык, яшьлек гүзәллеге авыр хезмәттән вакытсыз сулган яшь килен. Килен чыннан да уңган, акыллы иде. Ул Хөсәеннең Фәрхетдин турында сөйләгәннәрен зур сабырлык белән тыңлап утырды. Фәрхетдингә ярдәм итүчеләр бар, ул озакламый тереләчәк дигәч, чын күңеленнән Хөсәенгә рәхмәтләр укыды. Хөсәен аларга авыр вакытларда үзенең сеңелесе Хәдичәбикәгә мөрәҗәгать итәргә кушты. Бу тынчу өйдә үпкә чире белән интегүчегә генә түгел, сәламәт кешегә дә сулыш алулары читен иде... Әле атта Ореибур урамнарыннан узган арада Хөсәен шул күренеп; ләрне күз алдыннан кичерде. Аннан аның күңелен әле һаман ят тоелган, ияләшеп бетмәгән шәһәрнең сәер, үзенчәлекле манзарасы үзенә тартып алды. Биредәге халык артык чуар, төрле милләт вәкилләреннән тора. Вокзалга якын гына булган күпер аша чыгып озак та китмәделәр— килбәтсез сузан дөяләргә йөк салып Бохара якларыннан ук килүче сәүдәгәрләр кәрваны очрады. Алар күздән югалу белән урам очында кулына камчы тоткан бер җайдак күренде. Киемнәренә караганда, бусы башкорт һәм атының шабыр күбеккә батуына игътибар итсәң, бик ерактан килүче икәнлеген чамалап булыр иде. Көтмәгәндә тоткарланып торырга туры килде. Юлда очраган аркылы урамны тутырып, казакъ көтүчеләре меңләгән сарык әйдәп уздылар. Монда сарыкларның бакырышуы аркасында бер-береңне ишетерлек тә түгел. Хөсәен белән Чынбулат тукталып юл ачылганын көткән арада ым кагып кына аңлашырга мәҗбүр булдылар. Шулай да юлда очраган күпчелек кеше руслар һәм татарлар иде. Еш-еш хәрбиләр, аерата казачңлар очрый. Петр патша заманында диярлек нигез ташы салынган бу шәһәргә рус дәүләте җирле халыкларны тәмам буйсындырганчы кирмән-крепость хезмәтен үтәргә туры килгән. Ул Азия халыкларын богауда тоту өчен салынган форпостларның берсе булган. Бераздан Кәрвансарай мәчетенең биек ак манарасы күренде. Халык акчасына салынган бу гүзәл архитектура ансамбле менә алтмыш ел инде Оренбур каласын бизәп, үзен иҗат иткән кешегә истәлек булып тора. Хөсәеннең уйлары тагы алда торган мөһим эшләренә әйләнеп кайтты. Бүген ул большевик дусты Галимҗан Сәйфетдинев белән беренче тапкыр иркенләп сөйләшеп утырачак. Барысы да, әле вокзалга Тимершалар атында түгел, ә Галимҗан белән бәйләнеш йөртүче башкорт егете Чынбулат белән баруы да Сәйфетдинев белән аулакта очрашу өчен эшләнгән эш иде. Хәдичә килгән хәлдә Чынбулат очрашу урынын күрсәтергә һәм очрашу иртәгәге көнгә кичектерелергә тиеш иде. —Галимҗанның хәлләре ничегрәк соң? Нигә үзе вокзалга килергә итмәде? —дип сорады ул Чынбулаттан. —һаулыгы ярыйсы аның, Хөсәен агай. Төшә алмавының сәбәбен аңлайсыздыр инде. Ул бит монда сөрелеп килгән кеше. Бу арада әле аның артыннан бик хәтәр күзәтә башланылар. — Шулай икән,—дип куйды Хөсәен.. — Алайса, халык арасында бөтенләй була алмыйдыр инде ул? Чынбулат тешләрен агартып елмаеп куйды. — Булмай дип әйтеп булмай. Җаен таба. Тик бу һаклануы һездең өсен булды инде. Менә бүген дә бит без аның ювартираһына туктал- майбыз. һөйләшенгән урын бар. Менә шушы атның хуҗасы. Шунда керербез. Галимҗан агай һезде шунда көтә. Хөсәен Уфада чакны Галимҗан Сәйфетдиневтән: «Я үзем очратырмын, я ышанычлы кеше җибәрермен», дигән хат алган иде. Әле шуны хәтерләде ул. Эчтән генә көлемсерәп: «Дөнья бабай егетне өйрәтә, конспирациягә хөрмәт күрсәтә башлаган», дип куйды. Шәһәрнең үзәк урамнарын узгач, алар озак та бармадылар, бер катлы таш өй янәшәсендәге капка алдына килеп туктадылар. Чынбулат йөгереп кереп капканы ачты, атны ишегалдына алып кереп туара ук башлады. Хөсәен өйгә керергә җыенганда болдырда Галимҗан Сәйфет- диневнең төз, мәһабәт гәүдәсе күренде. Алар кочаклашып күрештеләр. Өй эченә майда кызган суган исе һәм Галимҗан тарткан тәмәке исе тулган иде. Ялгызак хатыннарның өенә хас барлык җиһаз-дирбия тәртиптә, пакь, чиста. Тәрәзә төпләрендә тамчылы гөлләр, акшарлы стеналарда портретлар, сурәтләр. — Сал киемнәреңне, өеңә кайтып кергән кебек бул,— диде Галимҗан,— бу безнең иң ышанычлы явка урыны. Алар чишенеп кечкенә як бүлмәдән өстәл тирәсенә артсыз утыргыч ларга утырыштылар. Хөсәен бүлмә эчен тагы бер тапкыр күздән кичерде. Гөл ярата, ахры, хуҗабикә, чөнки тәрәзә янындагы өстәл өстендә дә гөл чүлмәкләре тора иде. Стенадагы барлык сурәттән исә—атлы казаклар. Күрәсең, хуҗалар нәсел-нәсәпләре белән атлы казаклардыр. Аларның мыеклары бөтеренке, үзләре я папаха, я бескозырька кигән, ♦ бик һаваланып, башны күккә чөеп төшкәннәр. « Кинәт бүлмә ишеге ачылды да, Чынбулатның башы күренде. = — Мин китәем инде, алайһа, минем башка кәрәгем юктыр ис? £ — Нигә ашыгасың? — диде Галимҗан. — Хәзер чәй була, чәйләп 3 китәрсең. ч — Юк, сменага барасым бар. Атны эчердем, бесән салдым, — диде < Чынбулат. ♦ — Рәхмәт. Менә шушы өйне исендә тот инде, туган. Ашыгыч йо- к мышлар була калса... = — Бәй, беләм инде, Галимҗан агай. < Чынбулат саубуллашып күздән югалу белән, Галимҗан, мин сине “• хуҗа хатын белән таныштырыйм әле дип, бүлмәдән чыгып китте. < Бераздан ул олыгая башлаган бер рус хатыны ияртеп керде. Тышкы кыяфәтеннән үк бу гади казачканың дөнья мәшәкатен күп татыган- = лыгын белергә булыр иде. Чыннан да, танышу белән үк ул үзенең хәзер £ бик авыр көннәр кичерүен, чөнки бердәнбер улының җәй башында гына суга батып үлүен сөйләп алды. Хуҗабикә Анфиса Петровнаның улы унҗиденче казачий полкта хезмәт иткән. Мәгълүм булганча, приказ үтәүдән баш тарткан өчен бу полк таратылган. Чөнки ул полкта хезмәт итүче казаклар революцион хәрәкәтне бастырудан баш тартканнар. Анфиса Петровнаның улы исә шул фетнәне башлап йөрүчеләрдән булса да, вакытсыз үлем аркасында, ул хәлләрне башыннан кичермәгән. — Бераз төшенәм,— диде Хөсәен,— димәк, әлеге таркатылган ундүртенче һәм унҗиденче казачий полклар вакыйгасының кәсафәте сезнең семьяга тимәсә дә, сез зур бәхетсезлеккә таргансыз икән. Хуҗабикә хәзер үзәнең бөтенләй ялгыз калуын, киленнең, баласын ияртеп, Иләккә әтиләренә кайтып китүен сөйләде. — Хәзер инде мин менә сезнең белән. Булмады, буласы да юк, әгәр үзебез каһарманлык күрсәтмәсәк. Безнең атлы казакларның нахакка халыкны суюларына гомерем буена рәнҗеп яшәдем. Инде дә артык тәкатем калмады, егетләр, — диде ул, ничектер кырысланып. «Акыллы, ышанычлы хатын,— дип уйланды Хөсәен,— менә шундый квартирга урнашырга кирәк. Тимершаларда озакка калып булмас». Анфиса Петровна, Хөсәеннең ни уйлап утыруын сизенгәндәй, Хәдичә белән кызыксынды. Килгәч тә таныштыруын үтенде. Аннан өстәлгә шаулап торган самавар һәм чәй кирәк-яраклары китерел куйды да, иркенләп сөйләшегез, дип чыгып китте. Дуслар утыргычларын өстәл тирәсенә якынрак тарттылар. Галимҗан. каты итеп чәй ясагач, Хөсәенгә текәлде. — Эш болай тора,— диде Хөсәен, барын да аңлап, — РСДРПның Урал өлкә комитеты татар телендә газета чыгарырга кирәк дигән карар кабул итте. Иван Адамович Саммер, Уфага килгәч, бу мәсьәләдә ярдәм итте. Ул хәзер ЦК члены, шул газета өчен партия кассасыннан биш йөз сум акча бирергә кушты. — Биш йөз сум,—диде Галимҗан елмаеп. — Витте анда безгә каршы көрәшергә тиешле газетага алты йөз мең сум бирергә кушкан. — Борчылма, — диде Хөсәен, — безнең биш йөз сумга төшереп чыгарган газетабыз аның алты йөз меңлегеннән көчлерәк булачак. Иң мөһиме эшне белеп оештыруда: төрле шәһәрләрдән хәбәрләр, информацияләр өзелми милел торсын Газета легаль. Анда РСДРП органы дигән сүз булмаячак. Ләасин без татар телендә большевистик идеяләрне пропагандаларбыз. Тегеләрнең аңына барып җиткәнче, без байтак эшләр башкарырга тиеш, Галимҗан. Хөсәен хәзерлек йөзеннән үзенең Чиләбе, Троицк, Камышлы, Әстерхан, Самара, Баку белән бәйләнешкә кереп, анда ышанычлы кешеләр булдыруын сөйләп алды. — Казанга Коләхметовка да, башка кайбер иптәшләргә дә яздым. Гафур хатны алу белән, чын күңелдән шатлануын, ярдәм итү вәгъдәсен белдереп, телеграм сукты. Инде эш менә монда, димәк, бездә. — Хөсәен әйткәннәрен ишарәләр белән шәрехләде дә чәен эчә-эчә, ара- тирә кишер пирогыннан җитешеп, сүзен дәвам иттерде:— Уфада газета чыгару мөмкинлеге бөтенләй бетте. Фиргавеннәр артык эзәрлекли башладылар. Шуңа күрә һәр җәһәттән иң муафыйк урын дип Оренбур сайланды. — Монда татар матбагалары да, Фатих Кәрими, Тимершалар да...— дип кыстырды Галимҗан. — Син дә монда,— дип өстәде Хөсәен елмая төшеп. — Рәхмәт илтифатыңа, — диде Галимҗан, ни өчендер ачы елмаеп,— мин партия члены, сөргендә булсам да, булмасам да, минем эшлисе гамәлем ачык. Алар тынып тагы чәй белән булыштылар. Хөсәен бушаган чынаягын яңадан Галимҗанга сузды. — Син ничек уйлыйсын, газетага рөхсәт алу катлауланмасмы? — Җиңел булмас. Шулай да мөмкин дип уйлыйм. Монда кулай на- шир һәм мөхәррир табу мөһим. Ә синең белән минем рәсми мөхәррир була алуыбыз турында сүз булмаска тиеш. — Дөрес әйтәсең, мин дә шундый ук карашта торам. Нашир мәсьәләсендә Тимерша Соловьев ризалык бирде бирүен. Аңа килеп төшүем бушка китмәде. Галимҗан бераз вакыт уйланып торды, куе кара чәчләрен сыпыр- галады. — Җиңелчәрәк фикерле кеше, әлбәттә,— дип куйды.— Әмма батырлыкка батыр, усаллык та җитәрлек үзендә. Мин учительскаядан ук беләм аны. — Ни әйтсәң дә безнең бергә укыган шәрик. Ит югында үпкә дә тансык. — Дөрес,— диде Галимҗан куәтләп.— Син дөрес төзәгәнсең угыңны. Төзәгәнсең дә, аткансың да. Әлхасыйл, бер атуда ике куянны үтергәнсең. Тимершаның Фатих Кәрими кияве икәнлеген дә истә тоткансың, дип әйтүем. Чөнки матбага мәсьәләсе бар бит әле. — Менә шул шул,— диде Хөсәен җанланып.— Ә инде мәсләк, юнәлеш ягыннан җайларбыз дип уйлыйм. Аңлатырбыз. Аннан, минемчә, ул чыгарып яткан «Чүкеч» журналы, анда басылган материаллар миндә, мәсәлән, якты өметләр уята. — Шакир Мөхәммәдов белән дуслык җепләрен булдырырга кирәк! — Мөхәммәдовмы? «Карчыга»мы? Ниндирәк кеше ул? — Ул миллионер Хөсәеновларда конторщик булып хезмәт итә. Мәгәр гаҗәп батыр демократ. — Мин «Карчыга» журналының беренче номерын Уфада чакны укыдым. Аның мөхәррире белән танышу теләге миндә шул ук минутта туган иде ул чак. — Монда безгә ярдәм итәрдәй кешеләрдән тагы Закир Рәмиев бар. Бай. Алтын приискаларының хуҗасы. Ләкин сабыр ит. Ул бик акыллы кеше. Либерал һәм, әйтүләренә караганда, матур әдәбиятны ифрат ярата. — Беләм. Мәшһүр «Вакыт» газетасының хуҗаларыннан берсе. Дуслар сүзне бу очракта ниндирәк рәвештә алып барырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Соңыннан Хөсәен эшләнәсе эшләрнең ни дән торганлыгын аныклап, Галимҗан башкарырга тиешлеләрен әйткәч, газетага рөхсәт алу белән үзенең Уральск шәһәренә барып кайтачагын белдерде. — Төшенәм, — диде Галимҗан, — дөрес эшлисең. Анда сиңа Камил Мотыйгый белән танышып, аның белән дә бәйләнешкә керергә кирәк. — Минем Уральскида газета өчен ышанычлы кешеләр булдырасым ♦ килә. Хәбәрләр дә җибәреп торсыннар, газета да таратсыннар, кирәк икән иганә дә җыйсыннар. — Кыскасы, агентлар... — Анда, укып белүемчә, бик сәләхиятле, хәтта талантлы дип әйтер идем, яшьләр бар. Мәсәлән, Тукаев имзасы белән шигырьләрен «Әлгас- рел җәдит»тә бастыручы бер шагыйрьне бик яратып укыйм мин. Просто феномен! — Әйе, әйе, бар андый кеше. Миңа да ошый ул. Инде тагы бер киңәш бар. Сина «Простор» газетасының идарәсендә булырга кирәк. Беләсеңдер, ул социал-демократик юнәлештәге легаль газета, рус телендә, биредә чыга. — Беләм,укып барам. — Бүлдермә. Хикмәт шунда: аларның газета эшен алып баруда тәҗрибәләре зур. Мәсәлән, газетаның хакыйкый редакторы нәкъ синең хәлдәге яшеренеп йөрүче кеше. Ә рәсми редактор булып аның хатыны Афиногенова Антонина Васильевна исәпләнә. Алар белән тиз арада сиңа танышып киңәштабыш итү фарыз эш, туган. — Бу бик әйбәт фикер, Галимҗан. — Хәдичә ханым кайчаннарга килеп җитәргә тиеш? — Телеграммасына караганда, бүген килергә тиеш иде. Поезд көн аралаш, димәк, берсекөнгә, я аннан ары... Бераз тынып торганнан соң Хөсәен үзе сорау бирде: — Ә синең тормышлар ничегрәк? Сашаң үзең беләнме? Ничек яшисез? Сорау Галимҗанга ошап җитмәде, ахры. Шуңа күрә ул башта сүзне икенчегә борырга да чамалаган иде, ләкин ахырда Хөсәен кебек якын кешесеннән яшеренеп торуны кирәк санамады. — Саша—меньшевичка, мин — большевик. Партия җыелышында икебез ике фракциядә, бәхәсләшәбез. Өйгә кайткач, эш турында сүз башланса, тагын бәхәсләшәбез. Ә төн килеп караңгы төшкәч, икебез бер түшәккә ятып Тюклыйбыз, — диде. Хөсәен хәзер шундый мәйсез сорау бирүенә үзе дә уңайсызланып, башын чайкап куйды. — Аңлый алмыйм, ничек яшәргә буладыр шулай? — Алла диген, Хөсәен, башыңа төшкәч, яшисең икән ул. — Галимҗан бераз тынып торды да: — Яратам мин аны, ул да мине ярата. Аны бит бирегә сөрмәделәр. Ул үзе сиясез яши алмыйм дип килде, — диде. — Нихәл итәсең, эш шулай тора икән, — яшәгез, — диде Хөсәен. — Бу артык интим һәм артык шәхси мәсьәлә Андый сорау бирүем өчен мине кичер. Безнең арада бернинди дә сер була алмый дигән кагыйдәдән чыгып кына... — Сүз уңаенда әйтим, монда меньшевиклар да, большевиклар да бер оешмада. Сина да көрәшкә әзер булып торырга кирәк. — Нәрсә, әллә меньшевиклар бездән көчлерәкме монда? — Юк, — диде Галимҗан һавалана төшеп, — безнең аларга бирешкән юк әле! Алар тагы бирелеп булачак газета, аның бүлекләре, эшкә ниндирәк кешеләрне тарту тушында сөйләшә башладылар. Әңгәмә төн уртасына кадәр дәвам итте. Шәһәр тынгач, башта Галимҗан, аннан Хөсәен, Анфиса Петровна белән саубуллашып, чыгып киттеләр. АТИЛЛА РАСИХ ф АПЛ Ы ТӨННӘР Хәдичә иреннән «кил» дигән телеграмманы түземсезлек белән көтте. Дөресен генә әйткәндә, аны бу билгесезлек тәмам туйдырган иде инде. Туган йорт — Чистай белән бәйләнеш чикләнде, мөнәсәбәтләр суынды. Бу хәл Хәдичәнең качып киткән революционер ире артыннан сәфәр чыгуы аркасында булды. Ләкин ул шул кадәресен дә сизде: туган- тумача булмаган чит шәһәрдә яшәү Хәдичәне Хөсәенгә тагы да якынайта төште. Хәзер инде Хәдичә үзен Хөсәеннән башка яши алырмын дип башына да китерми. Бу хәл исә билгесезлекне тагы да авырайта төште. Ниһаять, октябрь аеның яңгырлы шыксыз бер көнендә зарыгып көтелгән телеграмма килде. Анда юлга чыгу турында хәбәр җибәрү өчен адрес та бар иде. Димәк квартир табылган. Аннан шул ук телеграммада Хәдичәне ат белән каршы алачаклары, кар төшкәнлеге, җылырак киенеп килергә кирәклеге дә язылган иде. Әйберләрнең бер өлеше багаж итеп җибәрелгән иде инде. Хәдичә тиз арада калган нәрсәләрне күршеләр булышлыгы белән ящикларга, чыпта капларга тутырды һәм шул ук тәмам туган шикелле булып киткән күрше Касыйм Дәүләткилдеевләр семьясы ярдәмендә багажның барысын да диярлек Оренбурга озатып, үзе дә өч көннән соң юлга чыкты. Нәкъ өч тәүлек тулып дүртенчегә киткәндә ул дала елгасы Җаек белән Сакмар кушылган җирдәге Оренбурга килеп төште. Гаҗәпсенүенә каршы, аны Хөсәен үзе каршы алмады. Станциягә Хәдичәне каршы алырга чанасына колынлы туры бия җиккән башкорт егете төшкән иде. Егет Хәдичәгә булдыра алган кадер-хөрмәтне күрсәтте күрсәтүен, әйбер күтәртмәде, артлы чананың мул итеп печән салынган иң җайлы җиренә утыртты. Алай да Хәдичә шомланды, Хөсәен турында сорамый булдырмады. — Хөсәен агай ашыгыч эш менән китте,— диде Чынбулат. — Ничек китте, кайда китте? — Ашыгыч эш чыккан булһа кирәк,— диде Чынбулат. Ул Хәдичәгә карап алды да аны тынычландыру теләге белән: — Кайгырмагыз, апай, — диде, — ул озакламый кайтыр. Сезне квартирагызда бик әйбәт каршылаячаклар. Квартир хуҗагыз Анфиса Петровна марҗа бик тә әйбәт хатын, аның белән сезгә начар булмас. Әле Хөсәен агай узган атнада гына күсте. Чыннан да, Хәдичәне яңа квартирада Анфиса Петровна үз кызын каршылагандай хөрмәт күрсәтеп кабул итте. Әйберләрне урнаштырырга булышты, юынганда җылы су коеп торды, тәмле кәбестә шулпасы белән сыйлады, чәй эчергәч, ятып ял итеп алу өчен күпертеп урын җәеп бирде. Ләкин юлда Хәдичә никадәр арып-алҗып бетмәсен, тиз генә йоклап китә алмады. Әлбәттә, Хөсәеннең үзен каршы ала алмавы аның өчен бик табигый бер хәл иде. Хәдичә бу шәһәрдә узачак тормышы турында уйланды. Монда бөтен нәрсә ят, чит әле. Бу Анфиса Петровна бик ягымлы, яхшы күренә күренүен, ләкин Уфадагы Касыйм Дәүләткилдеевләр кебек үз булып китә алырмы? Ни әйтсәң дә, аның үз дине, үз гореф- гадәте бар. Хәдичә әле һаман поездда тирбәлеп килгәндәй хис итә үзен. Бөтен тирә-юнь бер көйгә чайкала, барысы да хәрәкәттә кебек. Ниһаять, ул шулай тирбәлә-тирбәлә йокыга талды. Ә уянып киткәндә, аның янында елмаеп Хөсәен басып тора иде. Ул, иелеп, Хәдичәнең битеннән, аннары ирененнән үбеп алды. — Нихәл, исән-сау килеп җиттеңме? Хәдичә бер сүз дә дәшмәстән күзләрен җемелдәтеп, ирен күрүгә чиксез куанган хәлдә, бераз карап ятты. Аннан: — Ай-яй, нык сагынгансың икән син мине, Хөсәенкәем! — диде. — Гафу ит,— диде Хөсәен, хатынының үпкәләүдән дә бигрәк шаяртып сөйләгәннәрен аңлап. — Синнән телеграм килеп төшкәндә иптәшләр белән очрашу вакыты турында сөйләшенгән иде инде. Мин берни дә эшли алмадым, Хәдичәкәй. — Тагы башландымыни инде? Башланды. Оренбурда татар-башкорт эшчеләре шактый күп. Алар белән моңарчы беркем дә шөгыльләнмәгән. Менә Галимҗан килгәч кенә бераз җан керә башлаган бу эшкә. Әмма, үзең аңлыйсың, Галимҗан өзлексез күзәтү астында яши, аңа авыр. Шуңа күрә аңа булышмый- 2 ча мөмкин түгел. х — Алар ничек яшиләр соң? — диде Хәдичә, Галимҗанны хәтерләп. ® Ул аны күреп белә иде.— Аның хатыны да биредә кебек. Александра з Михайловна мы әле? — Әйе, Александра Михайловна. Яшиләр, сөргендәгечә. — Хөсәен * кәефләнеп көлеп куйды. — Биредә партийный группа гына. Бер үк груп- ♦ пада большевиклар да, меньшевиклар да. Шуңа күрә Галимҗан хаты- * ны белән җыелышларда да бергә була. — Шулайдыр шул. Син аның хатыны меньшевичка дигән идең бит. < Хәдичә кинәт болай ятуның килешмәвен искәреп: «Абау, ходаем, ° - мин ятам да ятам тагын»,—дип, урыныннан сикереп торды... Ашык- * пошык киенә башлады. Тулы, матур ап-ак аякларына оек кигәндә сорап е; куйды: s — Ә газета мәсьәләсе ничек тора соң, Хөсәен? < — Наширлекне Тимерша Соловьев үз өстенә алырга булды. Күндердем. Ә инде менә мөхәррир турында күп уйлангач, без Галимҗан белән шундый бер фикергә килдек: сиңа мөхәррирә булырга туры килер. Хәдичә, оек бәйләүләрен рәтләп маташкан хәлдә иелгән килеш, матур коңгырт кара күзләрен тутырып Хөсәенгә текәлде. — Әйе, әйе, Хәдичәкәем, аптырама,— диде Хөсәен бик җитди рәвештә.— Башка бернинди дә чара юк. Реакция җилләре монда да исми түгел. Сизәм, бик авыр булачак. Мин үз имзамны куйсам, чыга башламас борын газета ябылачак. Хәдичә бер сүз дәшмәстән киенеп бетте дә урын җыя башлады. Хәзер ул Хөсәенгә арты белән торса да, аның уйлануы сизелә иде. — Менә шулай,— диде Хөсәен,— газетаның рәсми мөхәррирәсе син буласың. Димәк, аны чыгарырга рөхсәт сорап губернаторга сиңа барырга туры киләчәк. Бу шулай ук бик җитди эш. Монда инде безгә ярдәм күрсәтәчәкләр. Чөнки тиешле декорация дә, кирәкле нәзакәтлелек тә — барысы да булырга тиеш. Губернаторга рөхсәт сорарга барганда диюем... — Кем ярдәм итәр соң? — дип куйды Хәдичә. Ул эшен төгәлләп Хөсәенгә таба атлады. Үрелә төшеп аның күзләренә карады. Хөсәен бу минутта бик-бик бәхетле хис итте үзен Аның Хәдичәсе барысын да аңлаган, ул рәсми мөхәррирә булырга риза иде. Хөсәен аны каты итеп кочты да яңагын аның хушбуй исләре килеп торган күперенке йомшак чәчләренә тидерде. — Безгә бу эштә биредәге социал-демократлар группасы ярдәм күрсәтәчәк. Хосусән, монда русча чыга торган «Простор» газетасының шундый ук рәсми, ләкин хакыйкый булмаган редакторы Антонина Васильевна’Афиногенова ярдәм итәчәк. Иртәгә үк алар белән танышырбыз. Хөсәен карчыгына газета ниндирәк рәвештә оештырылачагы турында сөйли башлады. Боларның барысы да Хәдичәгә асылда күптән мәгълүм нәрсәләр иде инде. Ул Хөсәеннең менә ничә елдан бирле инде татар телендә большевистик газета чыгарырга хыялланып йөрүен белә. Ләкин шулай да ул ирен игътибар белән тыңлады. Чөнки бу сүз инде чынбарлыкка иң икын торганы, мондагы хәл-әхвәлне искә алып сөйләнгән сүз иде. Икенче көнне алар «Простор» газетасы урнашкан бер катлы таш зур йортта 'булдылар. Шул ук көнне кмчен Хәдичәгә күн чемонданга салып затлы киемнәр һәм кыйммәтле бизәнү әйберләре * китерделәр. Тәгаен болар барысы да ниндидер бай татар хатынының әйберләре иде. Хәдичә никадәр генә кызыксынмасын — сорашырга базмады, ә Хөсәен исә, күрәсең, әйтүне кирәк тапмады. Әйберләр китерүче олы гына яшьләрдәге татар абзые Хөсәенгә: — Иртәгә сәгать уннар тирәсендә ат булыр,— диде. Хөсәен бик мәгънәле итеп Хәдичәгә карады. Димәк, сүз губернаторга бару турында бара дип уйлады Хәдичә, һәм бу дөресеннән дә шулай иде. Иртәгесен Хәдичә көзге янында ярым шәрә килеш киемнәр үлчәп маташканда, бүлмәгә рөхсәт сорап кемдер үтте. Хәдичә борылып карау белән керүчене танып көлеп җибәрде. Хөсәен үзе белән Антонина Васильевна Афиногенованы ияртеп кергән иде. Башта артык җитди күренгән бу пенснеле, каратутлы ханым беренче күрешүдә үк Хәдичәнең хөрмәтен яулап алды. Антонина Васильевна, җылыда парланып киткән күзлек пыялаларын сөртәсөртә, Хәдичәнең яңа киемнәрен күздән кичерде дә үзенең киңәшләрен бирә башлады. — Сезнең ирегез Хөсәен Минһажетдинович белән дә, Галимҗан Сәйфетдинев белән дә без ирем белән бергәләп озак-озак сөйләшкәннән соң килдек бу 'фикергә. Сез мине акыл сата дип гаепләмәгез, болар барысы да минем баштан кичкән хәлләр... — Андый сүзнең кирәге юк, Антонина Васильевна. Мин үзем дә губернатор резиденциясенә сезне күрми торып барырга җыенганым юк. Бу вазифалар минем башыма шул кадәр көтелмәгән рәвештә килеп төште, сездәй ярдәм кулы сузучы булмаса, мөгаен, мин башкарып та чыга алмам. Антонина Васильевна губернатор белән сөйләшкәндә Хәдичәгә үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлады. Аннан соң алар бер сәгатькә якын көзге алдында кайнаштылар. Хәдичә танымаслык булып үзгәрде. Күпермә иңбашлы, затлы алсу-шәмәхә күлмәк, кат-кат итеп тагылган энҗе муенса, башта шундый ук кыйммәтле энҗеле калфак, бармаклардагы киң алтын балдаклар, кыйммәтле ташлы йөзекләр аны тәмам башка кеше итте. Хәдичә кашларына сөрмә тарткач, соңгы тапкыр көзгегә карады да тыела алмыйча бүлмәне'яңгыратып көлеп җибәрде. — Ходаем, купчиханың ниндие генә булам икән әле үзем! — Шулай кирәк тә,— диде Антонина Васильевна җитди рәвештә.— Сез ул мәлгунь губернаторның күз явын алырга тиешсез. Ул арада капка янына резин көпчәкле, өсте ябык фаэтон да килеп туктады. Хәдичә шәл бөркәнеп, мех якалы җиңел тунны өстенә киде дә, тиешле язуларын һәм документларын тагы бер тапкыр барлап, ишеккә таба атлады. Бусагага җиткәч, борылып, үзен озатучыларга карады. — Шүрлим бераз... — Бернинди шүрләү булырга тиеш түгел. Өмет бары синдә генә, Хәдичәкәй, — диде Хөсәен. — Кыюрак, кыюрак, күгәрченем,— диде Антонина Васильевна дәртләндереп. Хәдичә бер мизгел тукталып торды да катгый адымнар белән өйдән чыгып китте. Хөсәен, Антонина Васильевна һәм Анфиса Петровна ана фаэтонга утырырга булыштылар. Кучер үз эшен яхшы белә иде. Хәдичә аны күрү белән таныды. Кичә киемнәр китергән кеше иде ул. Аның дилбегәне күтәрә башлавы булды—сөлектәй, ак бәкәлле кара аргамак эре адымнар белән юыртып китеп тә барды. Хәдичә губернатор янына ничек керәчәген, ниләр әйтәчәген һәм үзен ничегрәк тотачагын юл буенча күңеленнән тәкрарлап барды. Әле кичә генә кар явып тора иде, бүген исә эретә, юллар тагы лыҗырдаган. Юртакның тояк асларыннан балчык чәчри, күлдәвекләрне кичкәндә тәгәрмәчләр тирә-юньгә су сиптерәләр, ләкин ат, аңа-моңа карамастан, кы- зулаганнан-кызулый бара. Капка яннарындагы һәм тротуарлардагы ф кешеләр борылып тукталып карап калалар, якынрактагылары исә ашы- ь гып читкә тайпыла. Бик тиз арада губернатор урнашкан Кәрвансарайга килеп җиттеләр, g Хәдичә, сакчылы капка янындагы будкага кереп, эчкә узарга рөхсәт н алды. Озакламый губернатор резиденциясенә якынлаштылар. Парадный £ ишегалдына туктау белән кучер елдам гына төшеп, фаэтонның ишеген 5 ачты, Хәдичәгә төшәргә булышты. ф Губернаторның иркен, тын приемныенда Хәдичәдән башка чират көтеп тагы ике кеше утыра иде. Берсе — биле бөрмәле кара киемнән, кар- 2 туздан, сары сакаллы юан рус—итче булырга охшый, икенчесе — карт- и лыктан бөкрәйгән, бәлтерәйгән, киемнәренә караганда, югары сословие £ әһеле — бер карчык иде. < Хәдичә иркен бүлмәнең аргы очында зур өстәл янында утырган чи4 новникка үзенең кем икәнлеген һәм нинди максат белән губернатор 5 янына аудиенциягә килгәнлеген әйтте, язуларын, документларын күрсәт- н те. Чиновник көмеш кысалы күзлек кигән, пеләш башлы, агарган мыек- * лы бер кеше иде. Хәдичәгә юньләп карамады да. Аның прошениесен, документларын күздән кичерде дә, папкадагы кәгазьгә нидер төрткәләгәннән соң, аякка басты һәм вәкарь саклап ашыкмыйча гына губернатор кабинетының калын, зур җиз тоткалы ишегенә таба юнәлде. Ул әйләнеп чыкканчы һәм «көтегез» дигәнче, Хәдичә йөрәгенең еш-еш, хәтта бераз авырттырып тибүен тоеп торды. Кинәт сискәндереп, ишек өстендәге кыңгырау чылтырады. Әле генә губернатор яныннан чыккан казачий формадагы мәһабәт полковник урынына биле бөрмәле кием кигән теге юан итче кереп китте. — Өске киемнәрне салырга рөхсәтме? — дип сорады Хәдичә, ишек янындагы аяклы күчермә элгечкә ымлап. — Рәхим итегез, мадам,— диде чиновник, бу юлы да башын күтәрмичә генә. Хәдичә өстен чишенеп көзге алдында үзен тәртипкә китерде. Тагы тетрәнеп көтә башлады. Иң мөһиме — каушап калмау, тыныч, гамьсез булып күренү. Әз генә куркуга бирелсәм дә, бөтен эшне бозачакмын, дип уйланды ул. Ниһаять, итче дә, карчык та губернатор бүлмәсеннән әйләнеп чыктылар. Тагы кыңгырау чылтырады. Тагы умыртка сөяге буйлап дәһшәт чнр- кәнчеге йөгерде. Хәдичә барлык батырлыгын җыеп, үзен кулга алды. Чиновникның: «Керегез, мадам», дигәнен дә көтмәстән, җиз тоткалы авыр ишеккә таба юнәлде. Губернаторның яландай иркен кабинетына кергәндә, Хәдичә шулай да йөзенә гамьсезрәк һәм бераз җилкуаррак бай хатын кыяфәте чыгара алды. Күрәсең, аның эчтәлеген, формасын җиткереп, коллиграфня шартларын да төгәл үтәп язган үтенечен губернатор укып чыккан нде инде. Тәхеттәй зур креслосында аерата кечкенә булып күренгән, бакенбард лы бәләкәй карт шул үзе .иде инде. Ул бик сынап, җансыз бер караш белән Хәдичәне күзеннән кичерде дә коры гына — Утырыгыз, госпожа Ямашева,— диде.— Димәк, сез мөселман халкын агарту максаты белән газета чыгармакчы буласыз? — Әйе, галиҗәнаб, мин, патша әгъзам хәзрәтләренең 17 иче октябрь манифесты шартларыннан файдаланып, бөек Россиянең мөселман под данныйларын, ялгыш юл сайламасыннар өчен, газета аша тәрбняләмәк- че булам. — Сезнен. мөмкинлекләрегез бармы соң мона, мадам? — Галиҗәнаб минем югары катлау вәкиле икәнлегемне беләдер. Мин бернинди партиядә дә әгъза түгел. Минемчә, иң мөһиме биредә акча. Губернаторның йөзендә елмаюга охшаш бер хәрәкәт булып алды. Ул Хәдичәнең бизәнгән битенә һәм яртылаш ачык тулы ак күкрәкләренә дә күз ташлап алгалады. Ләкин җитдилеген югалтмады. Ниһаять, тамак кырды да бакенбардларына үрмәләгән ак куе мыек чылгыйларын сы- пыргалады. Аның күзләрендә уенчак ялтырау күренеп китте. — Иң мөһиме акча дисез инде сез, мадам? Хәдичә җавап урынына ярарга тырышкандай чак кына елмая төште. Күрәсең, бу шактый урынлы килеп чыкты. Губернаторның теле ачыла башлады: — Бу араларда миңа шундый ук үтенеч белән керүчеләр байтак булды, — диде ул, — тик, мадам, хәзер бит инде газета белән шаяру вакытлары узды. Уен бетте, җитәр! Шулай түгелме? Хәдичәнең йөрәге «жу» итеп китте, башына ниндидер кайнар, авыр- дулкын күтәрелгәндәй булды. Ләкин ул бу юлы да югалып калмады, теләсә нинди хәйләләргә барып булса да, губернаторның рөхсәтенә ирешергә тырышып утырды. Губернатор, мыек чылгыйларын тагын сыпырып җибәреп, Хәдичәнең күкрәктүш турыларына тагы бер артык исе китмәгәндәй күз сирпеп алгач, сүзен дәвам иттерде: — Мин сезнең мөселман телендә газета чыгарырга үтенеп язган гаризагызны төпченеп тикшерү өчен кабул итәм, мадам,—диде. — Ышанам, сезнең хезмәтегез безнең империя политикасына лояль булыр. Шулай бит? — Минем газетам,— диде Хәдичә, тигез матур тешләрен күрсәтеп елмайган хәлдә, — империя политикасын шәрехләп, төшендереп бирүне һәм халыкны агартып, ялгыш юлга кереп китүдән кисәтүне үзенә бурыч итеп куя. — Ә хатын-кыз мәсьәләсендә нинди карашта сез? Эмансипацияме? — Хатын-кызларны да гүзәлрәк итәчәк бу газета, — диде Хәдичә, беркатлы булып кыланып.— Алар өчен иң кирәк нәрсә: эчке һәм тышкы матурлык. Губернатор мыек астыннан гына елмайды да үтенечкә нидер язып Хәдичәгә мөрәҗәгать итте: — Сезне артык тоткарламыйм, мадам. Юлыгызда булыгыз. — Димәк... — Якын көннәрдә хәл ителер, мадам. Хәдичә бераз югала төшеп урыныннан кузгалды. Карт төлке хәйләкәр иде. Шулай да Хәдичәнең өстеннән тау төшкәндәй булды. Ул бөтен тойгы җепләре аша нигездә мәсьәләнең уңай хәл кылынганын аңлады. Җәһәт кенә аякка басты да, җиңелчә реверанс ясап, губернаторга баш иде. — Рәхмәт сезгә! Ишеккә җитәрәк ул тагы бер кабат борылып карады. Губернатор, агарган куе кашлары астында ялтыраган соры күзләрен текәп, һаман аны күзәтә иде әле. Хәдичә елмаеп тагы баш иде, тагы реверанс ясады да кабинеттан чыгып китте. Ул өйгә кайтып кергәндә тәмам хәлдән тайган иде. Хөсәен аңа киемнәрен салырга булышты. Барысын да бәйнә- бәйнә сөйләткәннән соң аның йөзендә елмаю балкыды. Ул бик канәгать иде. Димәк, иртәгә Уральскига китәргә була... Хөсәен Уральскига зур өметләр баглап юл тотты. Урта Россиядәге төрки телләрнең берсе булган татар телендә чыгачак газета башка тугандаш халыкларда да үзенә теләктәшлек, терәк булдырыр дип ышана иде ул. Уфа, Оренбур һәм Троицк мәдрәсәләрендә укыл мәгърифәткә ♦ омтылучы казакъ, башкорт шәкертләрен ул күрмәде түгел. Димәк, газета татар телендә чыкса да, аның большевизм идеяләрен шул татар белән аралашкан шәкертләр аша башка төрки телле халыклар арасында да тарату мөмкинлеге булачак. Ләкин Хөсәеннең бу җитди эшне үз агышына гына куясы килми иде, аны оештырырга кирәк иде, шул халыклар арасында ышанычлы дуслар табып, аларга таянып, газетаны укучы күңеленә үтеп керерлек итеп чыгарасы иде. Әле борынгы казакъ далаларындагы казачий шәһәрләрнең берсе булган, төрки халыклар арасында Җаек дип, русча Уральск дип аталган шәһәргә ул шул теләкләрен гамәлгә ашыру өчен, юл никадәр авыр булса да, барырга булды. Кышкы суыклар башланган иде инде. Егерме чакрым саен ат алыштырып, ямщик атларында Иләк аша барды ул. Хөсәен Уральскига буш кул белән китмәде, әлбәттә. Әле Уфадан ук казакъның алдынгы либераль карашлы кешеләреннән Әбелхәер Әбелмамбетовның Уральскида торганлыгын яхшы белә иде. Оренбурга килгәч, моны аныкларга һәм хәтта ул казакъның адресын белергә мөмкинлек туды. Уральскига килеп төшеп «Казан» кунакханәсенә урнашу белән Хөсәен Әбелмамбетовның өен эзләп китте. Ул өйне табып ишек шакыганда, эңгер башланып, вакыт кичкә таба авышкан иде инде. Ишек шакуга хужа үзе чыкты. Хужа иңбашына ярым хәрби френч салган, җитү чәчле, сирәк кенә кара мыеклы, егерме бишләр тирәсендәге бер кеше иде. — Исәнмесез, мөмкинме керергә? — диде Хөсәен. — О, рәхим итеңдәр,— диде хужа һәм шундук Хөсәенгә чишенергә ымлап пальтоны чөйгә элде. Аннары, үзе алдан юл күрсәтеп, әле һаман берни дә сорашмаган хәлдә, кунакны эчкә алып кереп китте. Квартир берничә бүлмәдән тора, һәм шунысы Хөсәеннең хәтеренә сеңеп калды: аларның кайберләре саф казакъ стилендә җиһазланган иде: идәнгә палас яки киез җәелгән, стена буендагы эреле-ваклы сандыклар берсе өстенә берсе куелган; стеналарга да шулай ук келәмнәр эленгән, ә идәндә, стена буендагы буш урыннарда, көрпә һәм мендәрләр ята Әбелмамбетов казакъка хас кунакчыллык белән Хөсәенне түр бүлмәгә— Европа стилендә җиһазланган, кызыл агачтан ясалган язу өстәле, яшел хәтфә белән тышланган кәнәфи һәм утыргычлар куелган бүлмәгә алып керде. Хужа бу якларда үз халкын якларга омтылучан бердәнбер укымышлы адвокат иде, күрәсең, шактый хәлле кеше. — Утырың, әфәнде, — диде ул, аннары ярым татарча, ярым казакъча, рус сүзләрен дә бик мул кыстырып сораша башлады. — Сездәрде кем дип беләек? Кандай жомыс? — Ялгышмасам, мин адвокат Әбелхәер Әбелмамбетов өендә хуҗаның үзе белән очраштым, — диде Хөсәен. — Шулаймы? — Ай-бай, тугры гой,— диде хуҗа. Хөсәен үзе турында шактый тулы итеп сөйләп бирде. — йомышым шул,— диде,—мөселман телендә Оренбурда легаль, ләкин бик сул, дөресен генә әйткәндә, прогрессив идеяләрне пропагандаларга тиеш булган газета чыгарырга җыенабыз. Бу газетаны бер татар халкы гына түгел, башка кардәш төрки милләтләр дә укып файда күрер дип ышанасы килә. Иң мөһиме шул: казакъ халкының тормышы, аның аһ-зары турында бер даими корреспондентка мохтаҗбыз. 2 «к У • м 2. АТИЛЛА РАСИХ ф АПЛЫ ТӨННӘР 17 —Газета казакъ халкы турында да хәбәрләр биреп барачак, дидегезме? — Әлбәттә. —Ой-бай, — дип куйды тагы Әбелхәер кәефләнеп, —күктән төскән бәхет гой бу! Хөсәеннең дә күңеле күтәрелеп китте. Әбелмамбетов кунагы алдына, өстәлгә, географик карта китереп салды. Анда Азиянең борын-борын- нан казакъ халкы биләгән җирләре төшерелгән иде. —Карасаңыэчы бу харитага, — диде ул. — Осы җирләремезне колонистлар басып альгпты. Правительство безнең якка бик күп переселенец күчерәде. Инде бу керемет хәл талас-ызгышларга китерде. Хәзер казакъ мән переселенец руслар, хахоллар арасында каты низаг туды гой. Берсен-берсе җәберләп, берсенең малын икенчесе куып китеп, зур дау кубады. Әбелхәер үзенә ничә ыруг вәкилләре ярдәм сорап килүен, ләкин эшне берничек тә югары инстанцияләргә җибәреп булмавын, җирле власть вәкилләре, теләсә нинди юллар табып, җирле халыкны Үаепле итеп калдыруларын, нәтиҗәдә казакъ халкының җирсезлектән, ачлыктан кырыла баруын ачынып сөйли башлады. — Хөкүмәтнең ул политикасын без фаш итәргә тиеш,— диде Хөсәен. — Без андый материалны бастырыл чыгару өчен барлык көчне куячакбыз, тик сез безгә материал әзерләүдә һәм, газетада басылгач, аны казакъ халкына җиткерүдә булышлык күрсәтегез. Сез ризамы, Әбелхәер туган? — Миннән эш калмас, мин сезгә сүз бирәм, — диде Әбелмамбетов. Хөсәен аңа бәйләнеш тоту өчен берничә адрес бирде. — Шуның белән минем йомышым үтәлде, рәхмәт. Әгәр рөхсәт итсәгез, мин бәлки тагы бер сугылырмын әле,— диде Хөсәен. Хуҗа, адресларны язып алгач, урыныннан торды.—Миңа китәргә рөхсәт итегез. Әбелхәернең гаҗәпләнүдән кысык күзләре зур булып ачылды: — Ой-бай, сондай алыстан килгән кунак — кымыздан авыз итмичә китәргә тиешме? Казакъта андый гадәт юк гой! Хуҗа Хөсәенне, ай->ваена карамастан, икенче бүлмәгә алып чыкты. Анда ашъяулык җәелгән, зур агач җамаякка кымыз салынган, табынга майда кызарып пешкән бавырсак сибелгән, агач аяклар куелган иде. Хуҗа Хөсәенгә түргә узарга кушты. Аяк бөкләп көрпәгә утырыштылар, тйз арада җиз комган, ләгән, сөлге тотып бүлмәгә бер яшь кыз керде. Ләгәнне Хөсәен алдына куеп, комганнан су коерга әзерләнде кыз. — Бу минем туган сеңелем булады, — диде Әбелхәер, кызга ымлап. — Ә бу агаң нугайның олы адамнарыннан берсе булат. Кызның күзләре уттай көйрәп тора, күрәсең, үзе дә үтә чая нәрсә иде. Хөсәен кулын юган арада аңа карап алды. Берәр шаян сүз әйтергә ымсынды, мәгәр тыелды: белмәссең, чит халык гореф-гадәтләре ничектер бит. Хуҗа савыттагы кымызны бер мәл агач чүмеч белән болгатып утырды, аннары ипләп кенә сары агач җамаякларга сала башлады. Казакъның кымызы җилле иде. Бу инде Казан кымызы да, хәтта Уфа кымызы да түгел. Хөсәен, кымыз эчә-эчә, эшләнәчәк эшләре турында уйланып утырды. Бу кунакчыл Әбелхәернең кымызыннан авыз итми китү аны рәнҗетү булыр иде шул. Ул тәмләп, иркенләп сүзгә керешкән хуҗаны бүлдермәде, игътибар белән тыңлый башлады. Казакъ исә үз халкына хас рәвештә җанлы һәм күңелле итеп, тапкыр мәкальләр, тәгъбирләр кыстырып, күргән-белгәннәре, казакъ халкының бүгенге тормышы турында сөйләде. Үзе Оренбурда, аннан Пе- тербурда укыган кеше икән. Хәлле семьяда туу аркасында шундый бәхеткә ирешкән. Ләкин Петербурда алдынгы студентлар сүзенә дә колак салгалаган бу. һәм нәтиҗәдә үзе дә шактый җитлеккән демократ ка әйләнеп кайткан. Ләкин Әбелмамбетов Хөсәен белгәннәрне үзләштермәгән әле. Ул милли азатлыкка сыйнфый изелүдән котылмыйча торып та ирешергә була дигән фикердә иде. Хөсәен, сүз җаен туры китереп, мәсьәләгә үзенең карашын әйтте. Яңадан теге казакъ җирләренә күчерелгән руслар, украинлылар турында хәтерләп: — Әгәр дә рус һәм украин алпавытларының җирен ярлы крестьянга ♦ бирсәң, бу низагны хәл итеп булыр иде, — диде. —Ләкин патша хөхү- а мәте моңа бармый, ана милләтләрне талаштыру кулай, ул шуның исәбе- = нә халыкны революцион эшеннән читкә бора, элекке тәртипләрне сак- 5 лап калу юлын карый. Z — Дөрес гой,— диде Әбелхәер, бераз уйлангач. Хөсәенгә кузгалырга күптән вакыт иде инде. Әгәр вакыты калса. < иртәгә кереп чыгачагын тагы бер кабат әйтеп, ул урыныннан торды ф Аяклар ойый төшкән, күптән болай аяк бөкләп утырган юк шул х — Мин сезгә, Әбелхәер туган, зур өметләр баглыйм,—диде ул китәр = алдыннан, хуҗаның кулын кысып. — Без уртак эш башкарабыз. — Егет сүзе бер булады, диме нугай? — диде хуҗа, елмая төшеп,— а. Вот осындай! < Хөсәеннең барырга тиешле икенче урыны Камил Мотыйгый өе иде. Караңгы төшкән булса да, ул аны бүген ук күрергә тиеш. Теге көнне 2 Галимҗан, тәгаен шуны күрәсең киләдер, дип. дөрес әйткән иде. Камил н Мотыйгый үзе яшь кенә булса да, Хөсәеннең ишетүенчә, дөньяны күп ** күргән, әле моннан өч ел гына элек Каһирә университетын бетереп кайткан һәм, барыннан да элек, мөхәррир буларак, үзе бастырган журнал һәм газеталардагы хөр фикерлелеге белән Хөсәеннең игътибарын җәлеп иткән, кызыксынуын көннән-көн арттырган бер кеше иде. Ни генә булмасын, ул бишенче ел башында ук татар телендәге беренче журнал «Әлтасрел-җәдит»не чыгарды, шулай ук татар телендәге беренче сатирик «Уклар» исемле журналны бастыра башлады Әлбәттә, Камил Төхфәтуллинның ниндидер эзлекле юлдан баручы, үз мәсләгендә нык торучы зат булуы исбат ителмәде ителүен. «Әлгасрел- җәдит»нең беренче санында бик күп урын Хөсәен өнәмәгән авторларга бирелгән иде. Ләкин тора-бара журнал үзенең демократик йөзен шактый ачык күрсәтә башлады. Мондый кешене күрү, аның белән дуслык беркетү, мөмкин булса, аңардан файдалану — яшь газетчы Хөсәенгә бик тә кирәкле максат иде. ...Хөсәенне Төхфәтуллиннарның ике катлы шактый зур өендә ак катыргы якалы күлмәктән һәм европача костюмлы, ә костюм өстеннән әле, борынгы рус алпавытлары шикелле, эре-эре чәчәкле ефәк халат кигән яшь. бик төз сынлы, җитез хәрәкәтле, мәпабәт бер кеше каршы алды. Ул Хөсәен яшьләрендә, егерме биш-егерме алтылар тирәсендә генә күренә. Камилнең җитү кара чәченә, сызылып киткән мыегына, кырын салып кына кигән кара хәтфә кәләпүшенә һәм купшы өс киемнәренә карап, бу кеше корьәнхафиз һәм мөхәррир булудан да бигрәк данлыклы артисттыр дип уйларлык иде. Хәлбуки, шөһрәте соңгы елларда шактый нык күтәрелгән мөхәррир Камил Мотыйгый шул үзе иде. Ул Хөсәенне бер дә мөкиббән китмичә генә каршылады. Хәтта әле эрерәк тә кыланды булса кирәк, һәрхәлдә, Хөсәенгә шулай тоелды. Хөсәен үзенең исемен әйткәч тә ул артык үзгәрмичә «Беләм, беләм ишеткәнем бар сезнең турыда», — диде. ...Иркен залда алар икесе ике кәнәфигә утырдылар. — Сезне бу якларга нинди йомыш ташлады? — диде Камил — Мин, Камил әфәнде, Оренбурда үзебезчә газета чыгарырга җыенам. — Ничек Оренбурда? Сез анда да барып җиттегезмени әле? Сезне Уфада дигәннәр иде бит. Афәрин! Өлгер үзегез, ә! Я, ничек соң, социал-демократлар хәрәкәтен тиешенчә күтәреп буламы? Иярүчеләр артамы? Сез бит инде шул арның башында торучылардан. Камил бик әтәчләнеп сөйләшә иде. Җитмәсә, баланың шуклыгын гафу иткәндәй, ул Хөсәеннең иңбашына сугып көлеп тә куйды. — Ярый, бик әйбәт, хәзер модада инде ул. Хөсәеннең ачуы килде. — Сез дә социал-демократик рухтагы мәкаләләрне модага ияреп бастырмагансыздыр бит? — Кайда? — Әйтик, «Әлгасрел-җәдит»тә. Камил, кәнәфи аркасына сөялгән килеш, башын артка ташлап рәхәт бер көлү белән бүлмәне яңгыратып алды. — Инде мине дә модага иярүче кеше дисәләр!.. — Уйларга мөмкин, Камил әфәнде. Чөнки сез «Әлгасрел-ж,әдит»нең беренче санында бик рәхәтләнеп дин һәм милләтчелек идеологларына урын бирдегез. Ә аннан соң шул ук газетада бөтенләй башка юнәлештәге әйберләр дә басыла башлады. — Газета ич ул! Демократия дибез икән, анда, минемчә, Хөсәен әфәнде, тегесе дә, бусы да басыла ала. Бәхәс кирәк, бәхәстә туа дөреслек! — Кемгәдер хезмәт итәргә тиештер бит ул газета?! Аннан, Камил әфәнде, демократия максат түгел бит, ул чара. Шулай түгелмени? Камил кәнәфи култыксасын бармаклары белән гасабиланып тыпырдатып куйды. — Менә шул чара ярдәмендә дөреслек туа. Ярар, бәхәсләшмик, һәркемнең мәсьәләгә үз карашы бар, — диде ул. — Димәк, сез газета чыгарырга булдыгыз, Хөсәен әфәнде? Хөсәен «бу эш тә хәзер бик модада» дигән сүзләрне көтте, ләкин Камил анысын әйтмәде. — Сез газета чыгарырга булгансыз, ә акчагыз бармы соң? Ул ташып торамы? —диде. Хөсәен җавап бирергә өлгермәде, Камил үзе элеп алды. — Менә мин шул газета, журнал бастырам дип йөри торгач, хәзер бөтенләй бөлдем, беләсегез килсә, Хөсәен әфәнде. Егерме мең сумга барлык байлыгымны сатып, хәтта хатынымның приданнарын да шуңа кертеп матбага сатып алдым. Казаннан хәрефләр китерттем. Нәтиҗә шул булды: «Уралец»ны яптылар. Карагруһлар газетасы «Бәянелхак» хатын-кыз хөрлеге өчен көрәшкәнгә мине хәтта хөкемгә тартты. Инде үзебездәге «Уральский листок» минем өстемнән төрле пычрак ялалар белән чыкты. Менә нәрсә бит ул безнең заманда газета чыгару, әфәндем! Сез боларның барысын да аңлый торгансыздыр ич?! — Барысын да аңлыйм, Камил әфәнде,—диде Хөсәен. Ул Камилнең авыр хәлен чамалап белә иде. Бүген булмаса иртәгә бу һавалы каһарман газетажурнал эшен ташларга мәҗбүр ителәчәк, һәм моның сәбәбе, иң беренче чиратта, демократия өчен көннән-көн авырая барган шартлар булса, икенчедән, монда Камилнең дуамаллыгы, кайбер очракта гамьсезрәк кыйланып ордымбәрдемгә, авантюрага исәп тотуында иде. Кыскасы, ул акылдан бигрәк хис, тойгы колы иде. Ә мондый кеше, бик файдалы эшләр эшләп ташлау белән бергә, зур чатаклыклар ясаудан да азат түгел. Әйе, татар дөньясына үзенең файдалы эшләре белән танылган, хәтта социал-демократик идеяләрне таратуда эш күрсәткән газета-журналлар сүнү-бетү алдында тора. Бу хәл исә Хөсәен газетасының кирәклеген арттыра гына төшә, аның җаваплылыгы да, кирәге дә соң дәрәҗәдә зур бүген. Тирәнлек һәм эзлеклелек җитмәгән, йөзләре җитәрлек ачылмаган вакытлы матбугат диңгезендә, әлбәттә, большевистик газета гына укучыга дөрес юнәлеш бирә алачак. Ләкин аны чыгару җиңел булмаячак. Хөсәен шулар турында уйлап алды һәм үзенең үтенечен аңлатты. — Мин сезгә, Камил әфәнде, үтенеч белән килдем. — Акча сорасагыз, акча юк,— диде Камил өзеп. — Юк, акча түгел, — диде Хөсәен елмаеп. — Миңа сезнең киңәшләрегез кирәк. — Ә монысын эшләргә була, — диде Камил һәм, гадәтенчә озын, ♦ озак итеп, сүзгә тыгылырга һич ирек бирмичә, ничегрәк эшне башларга ь һәм ничек итеп газетага язылуны оештырырга кирәклеген сөйләп китте. = Соңыннан исенә төшеп:—Туктагыз әле, гафу итегез, сезнең тукталган ® урыныгыз бармы соң? Сез ач түгелме? — дип сорады. £ — Рәхмәт, мин ач түгел. — Бүген бездә куначаксыз. < — Рәхмәт, мин «Казан» кунакханәсеннән номер алдым. Аннары минем, йоклар вакыт җиткәнче, Габдулла әфәндене дә күрәсем килгән * иде. s — Кайсы Габдулланы? Алар бит байтак безнең Уральскида. — Әлбәттә, Тукаевны. Ул бит көндезләрен эштә була торгандыр. £ Мин аны сезнең матбагада эшли дип ишеттем. < Камилнең кәефе кырыла төште. ч — Ул беркайда да эшләми. Сез аны үзегез тукталган «Казан» миһ- * мәйханәсеннән таба аласыз. н Хөсәен бу ике кеше арасында нидер булганлыгын шунда ук чамала- < ды, ләкин төпченергә базмады — Миңа, иң яхшысы, алайса, кунакханәгә кире кайту,— диде. — Ихтыярыгыз, Хөсәен әфәнде,— диде Камил. Алар икесе дә саубуллашу өчен аягүрә бастылар. Хөсәен Камилнең чыраеннан, күз карашыннан ук мөхәррирнең бик авыр вакытына туры килүен аңлады. Камил сер сынатучылардан түгел иде, күрәсең, ләкин шулай да эчтәге кичерешләр сизелмимени ул!.. I 4 Фәрхетдиннең юлы уңды. Килеп төшкән көнне үк эш табылды. Моңарчы тимерчелектә эшләгән бер рус егетенең кызган тимер очкыны тиеп нүзе пешкән икән, шуның урынына бастырдылар. Елдан артык кулына чүкеч алганы юк иде. Фәрхетдиннең «кәҗә майлары» чыкты, хәлдән таеп, үләм, егылам дигән минутлары булды, мәгәр сер сынатмады, — сменаны исән-аман уздырды. Әйтергә кирәк, тимерче дә яхшы кеше булып чыкты. Фәрхетдиннең хәлен аңлады булса кирәк, җикеренмәде, сүгенмәде, чүкеч сугып торучысының җитешсезлекләренә түзде. Тимер юл мастерское зур иде биредә. Тимерчелектә генә дә ун учак бар иде. Корымга каткан ярым караңгы бу җәһәннәм базыдай остаханә- дә бертуктаусыз тимер чыңы, осталарның кычкырынуы, чүкеч сугучыларның ухылдавы һәм тимергә кувалда белән дөп-дөп суккан тавышлар ишетелеп тора. Мондагы күн алъяпкычлы, йөзләре күмер тузанына каралып беткән кешеләр дини әкиятләрдәге тәмуг зобанилары сыман күренә. Корымлы йөзләр буйлап тир ага, күзләрне әчеттерә, буш ара булган саен кешеләр почмакта торган агач кисмәккә чабалар, кружка тутырып су эчәләр. Юньләп тәмәке көйрәтеп алырга да вакыт юк. Шулай да Фәрхетдин шат иде, апа биредәге җәһәннәм газаплары да көтеп алынган куанычлы бер бәйрәм булып тоелды. Бер атна эшләгәч тә аңа туксан ике тиен акча бирделәр. Фәрхетдин мастерской мунчасында юынып, арурак күлмәкләрен киеп, шатлыгын уртаклашу өчен, такелажник Чынбулат өйрәтүе буенча, Хөсәеннәр квартирына китте. Хәдичә аны күреп хәйран калды. Бүлмәгә узарга, чишенергә кушты. Фәрхетдин Хөсәеннәрнең нинди эш башкарып йөрүен белә иде инде. Ул шушы узган бер ел эчендә шактый катлаулы һәм гыйбрәтле сабаклар алырга өлгерде. Шуңа күрә хәзер Хәдичәнең «безнең бүлмәгә кер» дип, бер рус кешесе өендәге бүлмәгә чакыруына да аптырамады. — Бәй, Хөсәен абыйны кайткандыр дип уйлаган идем ич мин,— диде ул. — Хөсәен абыең, читтә шул әле,— диде Хәдичә. — Беләм, миңа Чынбулат әйткән иде. — Чынбулат? Кем соң ул? — Бәй, сезне ат белән каршы алдым, китереп куйдым, диде ич ул; Хәдичә исенә төшереп көлеп куйды. — Син шулай дуслар да табып өлгердеңмени инде? — Ул бит безнең мастерскойда эшли. Алар өстәл тирәсенә утырыштылар. Фәрхетдин Хәдичәгә үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп китте. Авылга нинди газаплар кичереп кайтуын, өйдә үзен нинди күңелсез- лекләр көткәнлеген әйтте. — Рәхмәт сезгә, Хәдичә апа, анау вакытны больницага килеп хәл белешеп тормасагыз, юлыма ризык бирмәсәгез, мин әле бәлкем кайтып та җитә алмаган булыр идем. — Яраң төзәлдеме соң инде? — дип сорады Хәдичә. — Анысы аллага шөкер, барысы да ямалды. — Ярый инде, шунысына шөкер ит, гомерлек гарип булып калуың, да бар иде ич. — Их, Хәдичә апа, Хәдичә anal Ул яралар мине гарипләндермәде, киресенчә, гариплектән коткарды. Хәдичә көлеп куйды. — Ничек инде ул алай? — Шулай, акны карадан аера башладым. Хөсәен абыйның, маллымөлкәтле кеше малаеның, болай йөрүенә шакката идем. Пычак мина барысында аңлатты. Дөрес эшли Хөсәен абый. Мин аның эше өчен хәзер, Хәдичә апа җаныем, күкрәгемнән йөрәгемне йолкып алып бирергә риза. — Синең ярдәмең дә, Фәрхетдин, Хөсәен абыеңа озакламый бик кирәк булыр әле, — диде Хәдичә. Фәрхетдиннең йөзе алсуланып китте. — Нинди ярдәм кирәк — барысын да эшлим, Хәдичә апа! — Абыең озакламый Оренбурда газета чыгара башлаячак. Менә шул газетаны таратуда аңа ярдәм күрсәтә аласың оин. — Ах, — дип куйды Фәрхетдин, — урысча укый-яза белмим шул! — Газета бит урысча түгел, үзебезчә, татарча. — Бәй, андый нәмәрсә дә бармыни? Үзебезнең телдә, син, мин аңлый алырлыкмы? һа! Авылда шулай бер гәзнт тапканнар да атайлар мина килгәннәр. Яле, Фәрхетдин, син бераз сукалыйсың, шәһәрләрдә йөреп шомарган син, укып бир әле шул гәзитне, мөселманча булса кирәк, дип, шуны миңа китереп тоттырдылар. Менә, билләһи, Хәдичә апа, тирләп- пешеп чыктым, ике сүзен бергә кушып укый алмадым шуның. Үзебезнең хәрефләр белән язылган, үзе әллә нәмәрсә телендә. Мин әйтәм, бу гәзитне мулла абзый гына укыса укый алыр, миннән булмый, мин әйтәм. Их, син, диләр, мәдрәсәгә дүрт кыш буе йөрүең корысын, диләр. Шулай оятка калдым. — Нинди газета иде соң, исеме ничек? — дип сорады көлемсерәп тыңлаган Хәдичә. — Әллә торҗагунмы, төрҗоманмы шунда. — «Тәрҗеман»,—дип төзәтте Хәдичә. — Юк, безнең «Урал» андый* телдә язылмаячак. — Алай булса инде эш икенчерәк формалы икән. — Ләкин сиңа, Фәрхетдин, әгәр дә абыеңа ярдәм итәргә алынасың «кән, мин баштан ук аяк киенеп куюыңны теләр идем. — Ничек итеп, Хәдичә апа? — Менә, әйтик, син эшләгән мастерскойда татар-башкорт эшчеләре күпме? Алар үзебезчә чыгачак, эшчеләр кайгысын кайгыртачак газетага ф ничегрәк карарлар икән? Чыкса, сатып алырлармы, укырлармы, таратырга булышырлармы? Шуны белешергә кирәк. — Аңлыйм,— диде җитдиләнеп Фәрхетдин.— Күргәлим, күргәлим, мастерскойда безнең ят кешеләр дә булгалый. Мин инде, Хөсәен абый кебегрәкләрдер болар, дип уйлап куям. Тик миңа әле аның турында сүз катарга ярамый. Мин бит әле бөтенләй яңа кеше. — Алайса, сөйләштек, — диде Хәдичә. Ул җентекләп Фәрхетдиннең йөзен күздән кичерде. Егет бер ел эчендә бөтенләй олыгаеп киткән. Казандагы канлы вакыйгаларның истәлеге булып аның уң яңагында кызгылт яра эзләре җөйләнеп тора. Хәдичә Фәрхетдиннең больницада яткан көннәрен хәтерләде. — Сөйләштек. Хәдичә апа, — диде Фәрхетдин, — мин әкрен-әкрен сораша, белешә башлармын. — Тик моны бик оста, сиздермичә генә эшләргә кирәк, Фәрхетдин, юкса, абыеңа да, үзеңә дә зыян килүе бар. — Анысын да төшенәм,— диде Фәрхетдин. Сүз Фәрхетдиннең хатынына һәм әнисенә күчте: — Алла боерса, әз генә тернәкләнсәм, саманнан өй салам да Хафазаны да, әти-әнине дә монда китертәм,— диде Фәрхетдин.— Монда бик җиңел генә итеп балчыктан өй әмәллиләр икән. Әйтәм ич, өй салам, аннан бәләкәй генә гармун алам. Гомер буе шул нәмәрсә турында хыялланам инде. Алар чәй эчәргә утырдылар. — Үзегез Уфада ничек яшәдегез соң? — дип сорады Фәрхетдин — Яшәдек, — диде Хәдичә. — абыең иртәдән кара төнгәчә эшләп йөрде. Мин аңа булышчым... булдыра алганча. Дөресен әйтәм, җиңел булмады, Фәрхетдин. Кайчагында тәүлекләр буе аның кайтканын көтеп утырырга туры килә иде. — Ярый әле, балагыз юк,— дип куйды Фәрхетдин, аны-моны уйламыйча. Хәдичә күңелсезләнеп читкә борылгач кына, ул үзенең кирәксез сүз әйтеп ташлавын аңлады. Ләкин соң иде инде. — Юк шул, юк шул,— диде пошынып Хәдичә.— Әгәр ул булган булса, бәлки барысы да бөтенләй башкача юл алыр иде. Фәрхетдин сүзне бу турыда куертмас өчен үзенең эшләү шартлары, тору шартлары турында сөйләп китте. — Монда да миндәй эшчеләр өчен казарма бар икән. Зур, шыксыз бер барак инде. Шыгырдавык караватым бар. Мине шул төне буе җырлап юата. Монда да акчаны бездәгедән артык бирмиләр, тик акча ризыкка аз китә монда. Безнең Казан губернасына караганда бу якларда ашау әйберсе очсызрак. Җир күп. Алар шулай тыныч кына гәпләшеп утырдылар. — Хөсәен абый кайчан кайта соң? — дип сорады Фәрхетдин. — Бер-ике көннән... 5 Бу минутларда Хөсәен Уральск шәһәренең «Казан» гостиницасында, аның икенче катындагы җиденче бүлмә ишеге төбендә басып тора иде. Ишекне шакыганчы ул бераз икеләнеп торды, чөнки вакыт шактый соң бит, кешене борчу булмасмы? Ләкин Хөсәеннең башка чарасы да юк иде, ул иртәгә иртәнге якта ук юлга чыгарга тиеш. Хөсәеннең сак кына шакуына шунда ук эчтән яңгыраулы яшь тавыш русча: АТИЛЛА РАСИХ ф АПЛЫ ТӨННӘР — Рөхсәт, керегез, — диде. Хөсәен ишекне ачты. Абажурлы лампа бүлмәнең түре ягындагы остәл янында утырган җитү чәчле егеткә һәм аның алдындагы кәгазьләргә генә яктысын төшерә иде. Ике якта ике тимер карават. Сул якта- гысында кемдер йоклап ята, ә өстәл янындагы егет исә нидер язып утыра. Өстәлдә китап, газета һәм журналлар таралып ята. Хөсәен эчкә таба бер-ике атлады да бүлмәнең тарлыгыннан каушый төшкәндәй туктап калды. Ул арада егет язуын тәмамлап аягүрә басты, лампаның кәгазь абажурын күтәреп, Хөсәеннең йөзенә яктылык төшерде. «Тукай бу» дигән фикер узды Хөсәеннең башыннан. Җитди генә итеп егетне татарча сәламләде. Тукай кәгазь абажурны бөтенләй алып ташлады да: — Гафу үтенәм, мин сезне доктор дип уйладым, — диде. — Миңа Габдулла Тукаев әфәнде кирәк иде. — Тукаев әфәнде без булабыз, рәхим итегез, — диде хуҗа беркадәр ирония белән.— Сезне кем дип белик? — Мин Хөсәен Ямашев дигән кеше булам. Тукай игътибар белән, бу юлы һич ирониясез, Хөсәенне тагы бер тапкыр күзеннән кичерде. Габдулланың өстендә кыек якалы кара күлмәк, билендә зәңгәр ефәк пута. Аның сынап карый торган коңгырт-кара күзләре, хәрәкәтчән нечкә кашлары, нык кысылган матур иреннәре һәм тулы ак йөзе игътибарны җәлеп итәрлек үзенчәлекле иде. Кызыгы тагы шунда: аның кыю, җор булуы Хөсәеннең күңелендә туган беренче тойгыны, бала сымак нәрсә, бик яшь икән бу, дигән тойгыны шунда ук юкка чыгарып ташлады. — Бик әйбәт,— диде Тукай, Хөсәенне сынап күздән кичергәннән соң, — мин сезнең турыда кемнәндер ишеткән идем. Рәхим итегез, узыгыз, утырыгыз. Мондый очрашу уңае белән зур лампаны да яндырырга ярый, — диде ул һәм, Хөсәен буш карават янындагы артсыз урындыкка урнашкан арада, утыргычка басып асылмалы лампаны да кабызып өлгерде. Бүлмә эче ялт итеп балкып китте. — Сез дә безнең миһманханәгә урнаштыгызмы? — диде ул, утыргычында басып торган килеш. — Әйе, мин унынчы номерда. Хөсәен, игътибарын җигә төшеп, караватта яткан шадрарак йөзле кешегә карап алды. — Без сезнең авыру иптәшегезгә комачау ясамабызмы соң? — Нәүм базарында инде ул,—диде Тукай, утыргычтан идәнгә төшеп,— мин аңа кайнар чәй белән солицилка биргән идем. Ә чакырткан докторның килмәведер инде. Тукай караватта ятучыга күз ташлады һәм бик җитди кыланып, шул ук вакытны ирония белән әйткәнен сиздереп: — Ул да сезнең кебек революционер,— диде.— Тик бу юлы, соңгы бер операциясе уңышсыз чыгып, полиция кулында харап була язды. Хөсәен Тукайның мәзәген аңлады, көлемсерәп: — Нинди операция соң ул? — диде. — Бу — минем дус егет, Миңлебай Хәйруллин. Первоклассный артист та, корьәнхафиз да ул. Шәкерт чактан бирле дуслар без. Хәзер монда торабыз. Өченче көн тоткан да, революциягә хезмәт итим әле дип, көпә-көндез тыелган китаплар сатарга чыгып киткән. — Ни булып беткән соң? Тукай көлеп җибәрде. — Бер генә китабын да сата алмаган, үзен җилтерәтеп частька озатканнар. Китапларын конфисковать иткәннәр. Салкын бүлмәдә кунып кайтты. Өстеннән материал әзерлиләр. Хәзер инде артист булу турында хыяллана, революционер булу шактый хәвефле һөнәр икән. ди. — Нигә, ул да ярый, революциягә артист булып та хезмәт күрсәтергә була, — диде Хөсәен көлеп. Аннан алар бер мәл, эшкә күнәргә вакыт дигәндәй, тынып тордылар. — Мин сезнең иҗатыгыз белән таныш, — диде Хөсәен. — «Әлгасрел- ф җәдит»тәге әсәрләрегезне дә, «Фикер»дәге һәм «Укларждагы әсәрләрегезне дә кызыксынып яратып укып барам. Хәтта үзебезчә язылганнарын яттан да беләм. — Рәхмәт, — диде Тукай һәм инде дусларча көлеп әйтә куйды: — Шаять, сез Оренбурдан бу комплиментны әйтер өчен генә мине эзләп килмәгәнсездер? Берәр шигыремне укып күрсәтүдер ниятегез. Читтән килгән мөсафир авызыннан әйбәт яңгырый микән минем шигырь? Бик беләсе килә. Хөсәен дә көлеп куйды. — Ә шул сүзне әйтү өчен генә булса да килерлек түгелмени? Сез, минемчә, андый сүзгә дә, Габдулла әфәнде, мохтаҗ. Хәер, шигырь дә укып күрсәтәм. — Хөсәен утырган урыннан торды да Тукаевның әле генә «Әлгасрелҗәдит» журналында басылып чыккан «Үземә» исемле шигырен яттан сөйли башлады. Телим булырга мин инсане гали, Тели күңелем тәгали биттәвалн Күңел белән сөям бәхетен татарның Күрергә шаһлыгын, тәхетен татарның. Татар бәхете өчен мин жан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, Кырылмасмы вавы, валлаһе әгьләм? Габдулланың кашлары җыерылды, күзләрендә моңсулык чагылды. Ул моңарчы кулланган ирония-һөҗүне калдырып, җитди рәвештә сөйләшә башлады. Күрәсең, ул хәзер Хөсәенне уңайсыз бер хәлгә төшерергә тырышуына үзе дә үкенә иде. —Бик мохтаҗ, Хөсәен әфәнде,— диде,— җылы сүзгә, һәрбер иҗат кешеседәй, мин дә мохтаҗ. Татар шагыйренең хәле аңлатып бетергесез авыр. Мин моны шигърият юлында беренче адымнарымны ясау белән үк аңладым. Минем хәзер эттән күп дошманым. Барлык капкорсак байлар, карагруһ муллалар мине тере килеш ашарга торалар. Хәлбуки, әйтеләсе сүз әйтелә башлады гына әле. Дуэль дәвам итә. Ләкин миңа чигенү юллары юк инде. Менә мондый хәлдә, әлбәттә, үзеңә афәрин дип әйтүче булса, көч-гайрәт артып китә. Ләкин мине дусларымның, поклонникларымның тәхоин дигәннәре генә түгел, аларның тәнкыйть сүзләре дә кызыксындыра. Изге теләк белән әйтелгән тәнкыйть тә ифрат кирәкле шәйдер. Тукай сораулы караш белән Хөсәенгә кү- затты. Хөсәен исә аска карабрак көлемсерәде дә бармак битләре белән мыегын сыпыргалап алды. Яшь шагыйрь, тәнкыйть кирәкле шәй, дисә дә, ана туры сүзле булам дип, башыңа беренче килгән уйларыңны әле иләмичә әйтергә ярамый иде. — Мин сезнең укучыл арыгызның берсе буларак бары кайбер теләкләремне генә әйтә алам,—диде Хөсәен. — Сыйныфлар көрәше инде кызган бу чорда үзең сайлаган мәсләккә эзлекле рәвештә хезмәт итү бик мөһим. Әлбәттә, ул нык күзәтүләр, өйрәнүләр аша килә... Тукай кинәт кабынып: — Димәк, сез минем шигырьләремдә бу нәрсә җитми дип уйлыйсыз инде? — диде. Хөсәен тынып калды. Аның карашы бу минутта «үпкәләмә, кадерле кеше, син үзең теләдең бит» дия сыман иде. Моны шагыйрь дә аңлады, үзен кулга алды. Күрәсең, бер мизгелдә аның күңеленнән эзләнүләре. АТИЛЛА РАСИХ ф АИЛЫ ТӨННӘР ышану һәм шик-шөбһәләре узды һәм ул Хөсәеннең әйткәннәре беләв шундук килеште. — Гафу итегез бүлдерүем өчен, — диде, — сез хаклы, әле минем өчен ачык булмаган нәрсәләр бик күп. — Инде мин тагы бер теләгемне белдерер идем, Габдулла әфәнде. Ул да булса мәрхүм Каюм Насыйри башлаган бөек эшне дәвам иттерү, язган әсәреңне гади халыкка аңлаешлы итеп язу. Сез бит аны, теләсәгез, бик әйбәт башкарасыз. Ә инде татар халкына мөрәҗәгать итеп: Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаит, милләтем. Сый.ххәтеңдер — сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем. Син мөкатдәс мөхтәрәм гыйлдемдә варлык нәрсәдән; Сатмазым бу кяннатә милләтем, миллиятем. Бахтиярым, бәндәци гәр итсәләр нисбәт сәңа; Гаҗизанә шагыйрең улмакка вардыр ниятем, — дисез икән, аны халыкның барлык вәкиле дә аңлар микән? Тукай тагы бер кабынып сүнде. Ләкин шулай да тынычланып әйтте: — Туган телебез турында, аның тулы хокукларын булдыру турында, әлбәттә, безгә бик нык эшләргә кирәк. Ләкин, Хөсәен әфәнде, әдәбият укучысының моңарчы ниндирәк телдә язылган әсәрләргә гадәтләнгәнен дә онытып булмый, минемчә. Үзебезнең әдәби телебез саф татарча яңгырый торган дәрәҗәдә булмый торып, мондый экспериментлар әле яшәр дип уйлыйм мин. — Әдәби телебезне тизрәк камилләштерү, халыкка якынайту өчен, иң беренче чиратта, сезнең кебек кешеләр җаваплы, Габдулла әфәнде. Уемча, экспериментлар җитәрлек булды инде. Тукай кулларын кушырды да, туңып киткән кешедәй башын иеп, бераз вакыт чайкалып утырды. Аннан уйланып: — Бәлки сез хаклыдыр,— диде. Бүлмә эче кинәт артык тын булып китте. Тукай үзенең нидер әйтүен көткән Хөсәенгә дустанә бер караш ташлады. Бик тыныч, гади генә итеп: — Ә сез нинди эшләр белән мәшгуль? Уральскида минем сезнең мәсләктәшләрдән дә дус-ишләрем бар,— диде.— Мин сездәге хәлләрдән дә бераз хәбәрдар. Хөсәен үзенең иң җитди эше, чыгарылачак газета турында сөйлн башлады. Сүз төгәлләнгәч, Тукай: — Бик җитди эшкә керешкәнсез,— диде.— Димәк, әдәби телебезне булдыру өчен моннан соң сез дә җаваплы.— Тукай өстәлдәге тәртип- сезлеккә игътибар итеп, тиз-тиз андагы газета-журналларны урнаштыра башлады. Шул эш арасында: — Без чыгарып ята торган газет-журналлар ул кадәр сул түгел, алай да цензура бугаздан буа башлады,— диде.— Сезгә бик күп сират күперләре кичәргә туры киләчәк. Сезнең болай да хәлегез җиңел түгелдер. — Ул эшен бетереп яңадан Хөсәен каршысына килеп утырды. — Әйтегез әле, Хөсәен әфәнде, нинди сәбәпләр аркасында сез революционерлыкны һөнәр итеп сайладыгыз? — һәр һөнәр үзенә кулай бер сәләт сорый, — диде көлеп Хөсәен, — әкайчагында сәләт һөнәрне... Ә сез шагыйрьлекне ни өчен сайладыгыз соң? — Ә мин аны сайламадым, ул үзе килде. Хөсәен кәефләнеп мыегын сыпырып куйды. — Менә революционерлык та миңа үзе килде. Безнең тмрә-ягыбыз- дагы социаль гаделсезлек шартларында мин башка юл сайлауны тиеш тапмадым. — Сез хаклы, — диде Тукай уйчанланып. Сүз илдәге хәлләргә, Казан яклары турысына күчте. Тукай үзенең -ятимлектә, кыерсытуда узган балалык елларын хәтерләп сөйли башлады. Хөсәен аны эчке кичерү белән тыңлап: «Чыннан да менә бу кеше халыкның аһ-зарын яхшы белә инде», дип уйланды. Соңгы вакытлардагы Казан вакыйгаларын искә алдылар. Тукайның Казанны сагынганлыгы сизелеп тора иде. Сүздән сүз чыгып: о — Әле мине шушы араларда сезнең Оренбурга Фатих Кәрими әфән- = де «Вакыт»ка эшкә чакырган иде,— диде Тукай. ® — Нәрсә дип җавап бирдегез соң? з — Анда барганчы Казанга китәм мин. Күчеп, бөтенләйгә: с Хөсәен Казанда алдынгы шәкертләрнең «Әлислах» газетасы чыга- * ■рырга җыенуларын әйтте. ♦ — Ниһаять, «Әлислах» шәкертләр өчен генә чыгарылган язма газе- * тадан киң мәйданга чыгарга әзерләнә икән! Ярый бу! ® — Әлбәттә, ярый... дөрес юнәлеш таба алсалар. < Кинәт шушы урында сүз бүленде. Авыру ыңгыраша башлады. Тукай °- сикереп торды, иптәше янына барды. * — Ни булды, Миңлебай, кәеф нишли? ц — Эчәргә су бир әле, зинһар, Габдуллаҗан. s Тукай, калай чәйнектән агызып, авыруга су эчергәч: £ — Бездә кунак бар бит әле, Миңлебай дус,— диде,— Хөсәен Ямаше® килгән, бир кулыңны, күреш. — Менә ничек була икән ул революция өчен хезмәт итүнең нәтиҗәсе,— диде Миңлебай, Хөсәенгә кайнар кулын сузып.— Төне буе зәмһәрир суыгында частьта тоттылар, дуңгызлар. Бер китап та сата алмадым. — Тыелган китаплар саткан өчен полициядә рәхмәт әйтерләр дип уйлаган идегезмени? — диде Хөсәен. — һәрхәлдә, мин аларны бу дәрәҗәдә үк мәрхәмәтсезләр дип уйламаган идем. Көлешеп алган арада Хәйруллин: — Доктор килмәдемени?—дип сорады. — Юк,— диде Габдулла һәм көлкене көчәйтеп өстәде: — ул каһәр синец политический булуыңны сизеп шүрләгәндер. Бер пилюли биримме соң тагы? — Юк, кирәкми, — диде Миңлебай. Ул бераз гына тынып ятты да мышнап тагы йокыга китте. — Төне буе йокламаган,— диде Тукай, аны аклаган кебек,— әле бүген өйлә вакытында гына кайтып ауды. Алар яңадан үзара сүзгә керештеләр. Сүз бу юлы Уфа, Оренбур вакыйгалары турында барды. Соңыннан Габдулла — Карагыз әле, мин сезгә хәзер бер яңа шигыремне укып күрсә- тәм, —диде, — әле генә табадан төште дип әйтергә була. Ул өстәлдән шигырьнең кулъязмасын тапты да дәртләнеп укырга тотынды. Җиктереп пар ат. Казанга туп-туры киттем карап. Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый, Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый һәр тараф тын Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый. Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы Тукай шигырен башта кәгазьгә карап укыды, аннан, күрәсең, үзе дә сизмәстән, кәгазеннән аерылды, яттан укый башлады. Ул барлык дөньясын онытып, дәртләнеп, кулларын салмак һәм бик кирәгендә генә хәрәкәтләндереп сөйли иде. Менә ул еш-еш сулый башлады, йөзе алсуланып китте. Тукай башын күтәрә төшеп, уң кулын әкрен генә алга таба сузды. Бу минутта аның яңгыравык тавышы чак кына калтырый башлады — Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман, — диде ул, аннан кинәт тавышын күтәреп, шигырьне укып бетердег «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!» Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан жан яна, «Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларны ку: на! на! на!» Хөсәен Казанны хәтерләп утырды. Анда узган яшьлеге, мәрхүм әтисе, әнисе, дуслары күз алдыннан узды. Никадәр генә эш белән мавыкма — сагындыра иде шул туган як. Яшь шагыйрь дә бик-бик сагынган иде, күрәсең, балалык көннәре узган якны. Юкса, мондый күңелне җы- лата, күзләрне дымландыра торган шигырь яза алмас иде. Гәрчә туган ягы аңа рәхәтеннән күбрәк михнәтен генә татыткан булса да... Вакыт бик соң иде инде. Хөсәен рәхмәт әйтеп урыныннан торды. Тукай Хөсәенне берни белән дә сыйлый алмавы өчен гафу үтенде. Хөсәен үз бүлмәсенә керер алдыннан коридорда үзен озата чыккан Тукайның уйчан күзләренә текәлеп, аны яратып, сокланып кулын кысты. — Сезнең белән танышуыма мин шат, — диде, — үземә тагы бер әйбәт дус таптым дип уйлыйсым килә. Бәлки бик озаккадыр, бәлки озакка түгелдер, һәрхәлдә, күрешкәнгә кадәр, саубуллашыйк. Мин иртәгә таң белән үк Оренбурга китәчәкмен. — Мин киләсе язга солдатка каралырга тиеш,— диде Тукай.— Туган якларыма кайтам, ходай насыйп итсә. Мин Оренбурны һәм сезне истән чыгармаячакмын. Хат аша хәбәрләшербез. Хөсәен иртәгесен Оренбурга кайтып китте. Аның башы Уральск хәлләре, Тукай, Оренбурда эшләнәсе иксез-чиксез эшләр, планнар белән тулы иде. Аның ашкынуы шул кадәр көчле иде ки, атлар артык акрын бара кебек тоелды. Кар баскан моңсу далаларны, сирәк-мирәк очраш- тыргалаган юлчыларны, дөягә атланган яки җигүле ат белән баручыларны күзәтеп, үз уйларына чумды ул. 6 Гафур Коләхметов Хөсәеннән бер-бер артлы ике хат алды. Беренче хатында Хөсәен Уфада РСДРП өлкә комитетының татар телендә легаль газета чыгарырга карар кылуын, моның өчен партия кассасыннан билгеле бер сумма акча җибәрелүен һәм бу эшнең Хөсәенгә тапшырылуын хәбәр иткән иде. Икенчесендә исә инде газета мәсьәләсенең бөтен формаль сыйрат күперләре кичүе, хәзер инде җиң сызганып эшкә керешергә кирәклеге турында язылган иде. Ул «Вакыт» газетасының соңгы санында «Урал» турында игълан басылганлыгын әйткән. Шул ук вакытта Хөсәен Гафурдан һәр төрле ярдәм дә үтенгән иде. Гафур газета чыг.аруның һәм аерата «Урал» кебек сул газета чыгаруның ни дәрәҗәдә авыр нәрсә икәнлеген яхшы аңлый иде. Моның өчен, беренче чиратта, тормышның эчендә кайный торган хәбәрчеләр кирәк, газетага язылу шәп оештырылган булырга тиеш, өстәвенә редакция хезмәткәрләре үз эшләренең осталары булсын. Ләкин, таш яуса да, дустының, барлык авырлыкларны җиңеп, максатына ирешәчәгенә ышана иде Гафур. Ул ихлас күңелдән шатланды. Соңгы хатын укып чыгу белән Хөсәенне күптән хыялында йөрткән максатка ирешүе белән котлап һәм аңа, һичшиксез, ярдәм итәчәген әйтеп, ашыгыч хат җибәрде. Башкача була да алмый иде. Социал-демократик идеяләрне вакытлы матбугат аша принципиаль позицияләрдә торып пропагандалау бер Хөсәеннең генә эше түгел, ул соңгы вакытларда бик күп укып, үзенең карашларын чарларга өлгергән, җитлеккән, үскән Гафурның да һәм тагы башка егетләрнең дә бурычы иде. Гафур, эшне озакка сузмыйча, татарлар яшәгән бик күп шәһәрләргә, андагы таныш-белешләренә, «Урал»ны таратуда, ана хәбәрләр язуда ярдәм күрсәтүләрен үтенеп, үз исеменнән хатлар язды. Икенче көнне үк берничә нөсхә «Вакыт» газетасы сатып алып, дәрестән соң киңәш-табыш итәргә Шәрифулла абзыйларга китте. Төпчек улы, күз нуры Гыйззәтулла узган елны ерткычларча үтерел- > гәннән соң Шәрифулла кайгыдан бөтенләй бетерешеп, картаеп киткән. Ләкин ул шулай да атта эшләвеннән файдаланып, оешманың йомышларын намус белән башкара. Ул, күрәсең, шулай үзенең хәсрәтен баса, нахакка үтерелгән кадерле баласы өчен шул рәвештә үч алгандай, канәгатьләнү хисе тоя иде. Гафур аларга барып кергәндә, хуҗа үзе эштән кайтмаган иде әле. Аны, Шәрифулла кебек үк, бер ел эчендә картаеп бөтенләй әбигә әверелгән Маһитап апа каршы алды. Кунакны күрү белән тыела алмыйча елап җибәрде. Узган елларда биредә дус-ишләр белән бергә уздырган чакларны искә төшерде, бәләкәй улының дәртләнеп, янып-көеп, олыларга ярдәм итеп йөрүләрен сөйләп елады. Гафур сәке читендә хатынның сагыш-хәсрәтен сүзсез генә тыңлап утырды. Озакламый хужа үзе дә кайтты. Аның, ишегалдында атын тугарып, камытдуга, ыңгырчаклар күтәреп, бәрелә-сугыла өйалдына кергәне ишетелде. Шәрифулла абзыйның сакал-мыек ап-ак иде инде. Ул өйгә керү белән кунакны абайлады, танып та өлгерде. — Сөбханалла, Гафур учитель килгән ич! Нәрсә, бер-бер важный эш бармы әллә? Исәнме? — Исән-саумы? Бар шул, Шәрифулла абый, бик важный хәбәр алып килдем. — Әйдә ашыңны сос,— диде Шәрифулла хатынына, чишенеп комганнан юына башлап.— Аш янында сөйләшербез. Алар бераздан сәкегә утырып, токмачлы аш чөмерә чөмерә сүз башладылар. — Алай икән, — диде Шәрифулла, Хөсәеннең хәзер Оренбурда татар телендә газета чыгарырга җыенганлыгын белеп — Инде безгә нинди эш кала? Без нишлик? — Безгә инде, Шәрифулла абый, шул газетаны эшчеләр арасында тарату бурычы кала. Аннан Казан хәбәрләрен җыеп язып торырга да кирәк булыр. — Нигә, эшлибез аны, гәзитен таратырбыз, хәбәрен җыярбыз, син килештереп язарсың, алла боерса, — диде Шәрифулла. Аннан авыр итеп көрсенеп куйды. — Ах, асыл егетләрне вәйран иттеләр, муеннары асларына килгереләр. Никадәр арысландайларны кырдылар, ничәмә ир- егетне кулга алдылар. — Шулай инде,—диде Гафур уйчанланып, — тик аңа карап елап утырып булмас бит, Шәрифулла абый. Булышырлык та, газета укырлык та кеше табарбыз. — Анысы шулай, Гафур туган, яшьләр үсеп тора, берсен япсалар, икесе, олылардан гыйбрәт алып, киткәне урынына басарга тора Гафур куен кесәсеннән бер пачка газета тартып чыгарды. — Менә шуның соңгы битен ачып кара әле, Шәрифулла абый. Карт, тәрәзә төбендә яткан күзлеген киеп, газета актара башлады — Өстимме аш? — диде карчыгы. — Юк. булды, карыным туйды, — диде Шәрифулла. — Менә шулдыр инде ул, бик зур итеп «Урал» дип язып куйганнар — Шул, Шәрифулла абый. Анда игълан басылган, газетага язылу шартлары. Менә шул игъланны мөмкин кадәр күбрәк эшче укысын иде. Аңласыннар, бу тегенди-мондый, без моңарчы күргән газета түгел, бу эшчеләр мәнфәгатен аклый торган, үзебезнең телдә чыга торган бердәнбер газета. Инде тагы бер җыелып утырасы иде бит АТИЛЛА РАСИХ ф АПЛЫ ТӨННӘР Шәрифулла мәгънәле генә итеп Гафурга карап алды. — Анау чакларны искә төшерепме? — Әлбәттә, — диде Гафур. — Яшьләр белән яиа газета турында сөйләшеп утырасы килә. Мин аларга Хөсәеннең миңа язган хатын да укып чыгарга уйлыйм. — Кайда? — дип сорады Шәрифулла. Бу сорауга җавапны ансат кына биреп булмый иде. Бер ел эчендә хәлләр бик нык үзгәрде. Фиргавеннәр хәзер котыруның аргы ягына чыктылар. — Кайда мәслихәт соң, синеңчә? — диде Гафур, һаман уйланып. Шәрифулла бераз тынып торды да: — Әйдә, булмаса үзебездә, менә монда,— диде.— Гыйззәтулламның елы тулды бит инде. Гафур үтерелгән улын искә алуның Шәрифулла өчен ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген аңлый иде. Ул көрсенеп баш иде, ризалыгын белгертте. — Кайчанга? — дип сорады карт ничектер кырыс бер кыяфәттә. — Мөмкин кадәр тизрәк, озакка сузып булмый. Берсекөнгә. Мәслихәтме? — Юк, булмый,— диде Шәрифулла кырт кисеп, — хәбәр итеп өлгерә алмыйбыз. Җомга көнгә! — Булды. Мин риза. — Ниндирәк кешеләрне чакырабыз инде? — Иң беренче чиратта, элеккеге таныш-белешләрне. Инде алар янына ышанычлы яңа иптәшләрне дә китерергә кирәк булыр. Бер-берсен белә бит эшче агайне. Алар шулай сөйләшеп аерылыштылар. Янә өч көн үтеп дүртенче көн киткәч, кичке алтыга барып җитү өчен ашыгып, Гафур Бишбалта ягына Шәрифулла абзыйларга юнәлде. Узган өч көндә дә ул тик ятмады. Казан газеталары өчен язган мәкаләсен тагы да көчәйтебрәк, бәлки «Урал»га кирәк булыр дип, төзәтеп чыкты. Үзе белән бергә эшләүче укытучы, мәсләктәше Гыйльман Моста- фин белән сөйләшеп, Алафузов заводындагы яңалыкларны теркәп бер хәбәр рәвешендә «Урал»га җибәреп торуын үтенде. Үзе Казан мәдрәсәләрендәге яңалыкларны һәм Пороховой заводы хәлләрен күзәтеп баруны өстенә алды. Ниһаять, әле Мәскәүдә укып яткан Фатих Әмирханга хат язды. Алардан «Урал»га төрлечә ярдәм күрсәтүен үтенде. Шул эшләрне башкарган арада сөйләшенгән җомга көн килеп тә җитте. Шәрифуллалар өенә якынлашкач, ишегалдындагы халыкны күреп Гафур хәйран калды. Аларның кайберсе тәгаен яңа гына сменадан кайткан һәм өенә кереп чыгарга да өлгермәгән әле. Менә хәзер «мулла» килгәнен көтеп тәмәке көйрәтәләр. Гафур, егетләрнең һәрберсе белән исәнләшеп чыккач, өй эченә узды. Аны түр якка чакырдылар. Анда идәнгә җәелгән киездә зур ашъяулык һәм савытсаба, чәй кирәк- яраклары куелган иде. — Керә башласыннар, бик озакка сузмабыз, Шәрифулла абый,— диде Гафур. Килгән кешеләр табын! тирәсенә урнаштылар. Гафур башта игъланны укып чыкты, аннан Хөсәеннең хатын укырга кереште. Килгән эшчеләрнең күпчелеге Хөсәенне күреп яисә ишетеп белә иде. Тын калып, бирелеп тыңладылар. Гафур укыган арада күз кырые белән генә үзен тыңлап утырган кешеләрне күзәтте. Аларның кайберсе таныш, күз күргән кеше. Ләкин шулай да күпчелек яңа буын, яшь буын вәкиле. Алар арасында, күренеп тора, авылдан әле күптән түгел генә килгәннәре дә бар. «Әйе, боларына әле мондагы сүз сәеррәк яңгырый торгандыр. Ә менә теге кеше кем соң? Шундый интеллигент йөз, ә өстендә гади эшче киеме». ' Ул кешегә Гафур кергәч тә игътибар иткән иде инде. Бая сорашырга өлгермәде. Тик шулай да сәер. Кем икән ул? Үзе болай таныш та кебек. Гафур укуын дәвам иттерде. Хат укылгач, башта хатта язылганнарны шәрехләп үзе сөйләде, аннан сорауларга җавап бирә башлады. Гафур игътибар итте: теге интеллигент йөзле кеше бернинди сорау бирмичә тын гына утыруында булды. Сораулар беткәч, Гафур үзе сораша ♦ башлады. Чират җиткәч, теге кешегә дә мөрәҗәгать итте: % — Гафу итегез, туган, сезне мин ничектер таныгандай итәм. Сезнен = исемегез кем әле? 3 Әлеге кеше борчулы, өметсез караган күзләрен Гафурга текәп, тыныч 3 кына җа!вап бирде: — Җәгъфәр. < Гафур аны тиз генә хәтерли алмады. ф — Минем сезнең белән сөйләшәсем бар, бергә кайтырбыз,— диде. х — Яхшы,—диде Җәгъфәр һәм сүзендә торды. Гафур хуҗалар = белән саубуллашып өйдән чыкканда, ул аны көтел капка төбендә тора иде. а. — Сезнең юл кайсы якка? — дип сорады Гафур. — Ә миңа барыбер. — Алайса, сез мине бераз озата барыгыз. Болайга киттек. Гафурның ниятләре бик изге иде. Ул бу егеткә шактый җаваплы бер *• йомыш кушарга җыенган иде. Ләкин, текәлеп йөзенә тагы бер карагач. * аның хәтеренә Хөсәен әйткәннәр төште. Ул элекке дусларыннан берсенең соңыннан хаин булып чыгуы турында сөйләгән иде. Аның да исеме Җәгъфәр иде түгелме соң? — Сез исемегезне Җәгъфәр дидегезме әле? — дип сорады ул. Җәгъфәр башын аска иебрәк баруында булды. — Әйе. — Сез Хөсәен Ямашевны күреп белми идегезме? — Нигә белмәскә, без хәтта аның белән дуслар да идек. Прокламацияләр бастык. Гафур сискәнеп, кара күзләрен капылт кына зур итеп ачкан хәлдә, Җәгъфәргә текәлде. — Сез, димәк, Хөсәенгә каршы чыккан Җәгъфәр буласыз, алайса? Сез безне сатмассызмы соң? — Минем моңарчы беркемне дә сатканым булмады, миңа юк бәлаләр такмагыз, әфәндем. Гафур бөтенләй тукталып ук калды — Дөресен әйтегез, сезне охранка җибәрдеме? — Сез бик беркатлы, Гафур әфәнде. Сез мине якыннан белмәгән хәлдә дә кем икәнлегемне чамаладыгыз. Охранкада җүләрләр утырмый бит, нишләп андый даны чыккан кешене сезнең арага җибәрсеннәр? — Ни өчен килдегез соң безнең мәҗлескә? — Минем яңа газетаның юнәлешен, максатларын беләсем килде. Бәлки Хөсәенгә минем ярдәмем ярап китәр. Гафур, Хөсәеннең бу кеше турында сөйләгәннәрен кинәт тулысынча хәтерләп: — Карагыз әле, безгә, Хөсәеннең дусларына, сезнең, семья арасын бозу теләгеннән чыгып, провокацион хатлар язуыгыз мәгълүм, — диде. Җәгъфәр Гафурны кискен рәвештә бүлдерде. — Хатлар түгел, бер хат. — Бер хат? Бер хат җитмәгәнмени? — Ул хат бөтенләй башка нәрсәгә бәйләнгән. — Карагыз аны, мин сезнең кем икәнлегегезне беләм, эшчеләр дә тиздән беләчәк. — Юк, сез алай итмәячәксез. Сез аңлагыз, мин куп саташу-адаш)- лардан соң яңадан элекке мәсләгемә кайттым Мин бай хатынымны таш ладым, үз иркем белән заводка кара эшче булып урнаштым. Сездә әгәр әз генә булса да инсаният бар икән, сез алан эшләмәячәксез. Сез мине сынагыз, сынагыз, Гафур иптәш, аннан әйтерсез. Гафур ни әйтергә дә белмәстән бераз тынып торды да, Җәгъфәрдән аерылып, кызу адымнар белән үз юлына китте. 7 Галиәсгар Камал, көлемсерәп һәм кара бәрхеттәй күзләрен җемелдәтеп, әйтте: — Хөсәенгә мең кәррә афәрин. Теләгенә ирешкән, газетасы озын гомерле булсын!.. Ул «Вакыт» газетасын ипләп кенә язу өстәленә куйды да җитди тон белән: — Без барыбыз да билгеле бер дәрәҗәдә Хөсәен әфәнденең йогынтысын тойган кешеләр,— дип сөйләп китте.— Без аның үзенә шәхсән дә бурычлы, ә инде шундый юнәлештәге газета оештырган өчен тагы бер тапкыр бурычлыбыз. — Аннары Гафурга карап әйтте: — Без аңа әлбәттә ярдәм итәчәкбез. — Мәсәлән, сез нәрсә эшли алыр идегез?—диде Гафур. — Иң беренче нәүбәттә, мин газетаны һәм газета приложениеләрен «Мәгариф»тә теттереп сата алам. Шул ярдәм түгелмени? — Бик зур ярдәм. Аларның хәзер беренче брошюрасы Фатих Кәри- ми матбагасында басылып ята. Ничек әле исеме? Әйе, Самойловичның «Эшчеләрнең котылуы үзләренең эше булырга тиеш». Гали тәрҗемәсендә. — Гали? Кем соң ул Гали? Гафурның йөзенә хәйләле елмаю билгеләре чыкты. — Белмисезме? Ул үзе инде, Гали батыр булырга тиеш. — Ә алай икән, — диде Галиәсгар.— Бик яхшы. Мин хат язармын. Чыгу белән миңа җибәрсеннәр ул «Эшчеләрнең... үз эше»н. — Сез Хөсәенгә хат язмагыз. Ул эшнең сезгә уңайсызлыклар китерүе бар. Мин сезгә арадаш булырмын. Саклану яхшы. — Анысы дөрес,— диде Галиәсгар килешеп,— бу мәлгунь сатраплар көннән-көн камытны кыса баралар. Менә шулай, Гафур дус. «Мәгариф» көтепханәсенә ким дигәндә бер ике-өч йөз данә җибәрсеннәр. Без аны ничек тә таратырбыз. Ул кинәт урыныннан торды да җитез-ждатез атлап китап шкафына таба китте. Шкаф өстендә көпшәләп төрелгән кәгазь өеме ята иде. Шу- ларның берсен алды да Гафурга таба борылып сүтеп җибәрде. — Күрәсезме? Бу спектакль афишасы булып чыкты. Гафурның күзләре колач буе кәгазь табагының нәкъ уртасына язылган «Бәхетсез бала» дигән сүзләргә төште. Ул, күзләрен кыса төшеп, сәерсенеп чак кына елмайган хәлдә, укый башлады — Фәлән-фәлән көнне (әле числосы аныкланмаган иде) приказчиклар клубында һәвәскәр артистлар көче белән «Бәхетсез бала» исемле спектакль куелачак. — Казанда беренче тапкыр татарча публичный спектакль, — диде Галиәсгар. Аның шатлыгы, горурлыгы йөзенә чыккан иде. — Бик зур тарихи вакыйга,— диде Гафур,— котлы, мөбарәк булсын! Димәк, куелуы анык инде. — Күрәсез бит, афишалар язарга керештем инде, димәк, иман камил. — Үзегез язасыз? Сез художник та икән әле, Галиәсгар әфәнде. — Барысы да булырга туры килә: автор да, режиссер да, актер да, антрепренер да, рәссам да, афиша язучы да. Инде спектакль куелган көндә чукмар тотып вышибала вазифасын да башкарырга туры килмәгәе дип торам әле. Ул үзенең кеткелдәп көлүе белән бөтен бүлмә эчен яңгыратып алды. Алдан ук белеп торам. Печән базары әһелләре спектакльне өзәргә тырышачаклар,— диде ул, кинәт җитдиләнеп. Азмыни ул Хафизлар анда! Килегез спектакльгә, һәрхәлдә, декабрь урталарында булыр, ф Килми калмам. Берүзем генә дә түгел, туган-тумачаны, дус-иш- а. не ияртеп. Ә спектакльне өзәргә бирмәбез! ' ' Галиәсгар хәтфә кара күзләрен тутырып сынаулы караш белән Га- ® фурга текәлде. ’ — Шундый ышанычыгыз бармы? Рәхмәт... Хөсәен газета чыгаруга вәгъдә ителгән рөхсәт кәгазен сорап губер- о. натор сараена ике тапкыр барды инде, ләкин ниндидер сәбәпләр арка- < сында һаман берни әйтми киләләр. Күрәсең, Петербург суза. Моның ахыры начар булып бетүе дә мөмкин иде. Уен түгел, нидер s сизенүләре бар. Провокаторларга, җасусларга, филерларга көннән-көн н юл киңрәк ачыла бара бит. Бәлки Хәдичә, каушау аркасында, губернаторны ялгыш аңлагандыр, ә мин барлык дус-ншкә «рөхсәт бирелде» дип хәбәр җибәрдем, дигән хафага төште ул. Күп эшләр башкарылды: «Американская» дип аталган кунакханәдән редакция өчен бер номер арендага алынды, әле моңарчы «Вакыт»та эшләп килгән тәҗрибәле бер корректор «Урал»га күчәргә ризалык бирде. Кәгазь җитәрлек булдырылды, Кәримовлар типографиясе белән договор төзелде... Кыскасы, газета чыгаруга барысы да әзер иде инде. Халыктан газета файдасына иганә җыюны оештырып җибәрделәр. Хөсәен хәзер иртәдән кичкә кадәр газета белән мәшгуль. Иртәнге якта китеп көндезге берләргә генә өйгә кайта, анда да ашап-эчү белән, ялсыз- нисез, яңадан яэу-сызуга керешә. Ә инде кичке биштә тагы редакциягә ашыга, аннан төн урталарында гына кайтып ава. Уральскидан кайтып кергәндә Хөсәен Хәдичәгә шактый көр, таза булып күренгән иде. Ике-өч көн эчендә егетең суырылып калды, күз төпләре күгәреп чыкты, ютәле ешайды. Аны, әлбәттә, эш кенә изми иде, инде барысы да булды дигәндә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, менә шулай газетага рөхсәтнең тоткарлануы, эшнең төртелеп калуы аны тәмам чыгырыннан чыгарды. Хөсәен үзенә йөкләнгән җаваплылыкның никадәр зур икәнлеген аңлап эш итте, һәм шуңа күрә дә бу хәлне аерата авыр кичерде. Ул берничә тапкыр РСДРПның Оренбур оешмасы членнары белән киңәште Губернаторның хөрмәтенә лаеклы, ниндидер бер бай либерал табарга киңәш иттеләр, әгәр дә ул губернаторга бу турыда ымласа, мәсьәлә тиз хәл кылыныр бәлки, диделәр, рөхсәт булмаган тәкъдирдә дә губернатор эшнең хикмәтен, серен аңа сиздерми калмас. Шуннан калганы мәгълүм булыр, диделәр. Ул арада редакциягә Казаннан, Уфадан, Әстерханнан һәм башка урыннардан хатлар да килә башлады. Аларга җавап язарга кирәк, ә инде игътибарга лаеклы хәбәрләр булса, шунда ук аларны газета өчен эшкәртергә дә вакыт. Казаннан Гафур үзенең эшләре турында яза, Хөсәенне тәбрик итә. шатлыгы белән уртаклаша. Әйе, ул шактый эшләр майтарып ташлаган икән. Уфадан килгән хатлар арасында берсе Мәҗит Гафурадан иде. Шулай ук ул да үзенең булдыра алган ярдәмен күрсәтергә сүз бирә, тәбрик итә. Ләкин менә Оренбур губернаторлыгыннан гына бернинди дә хәбәр-хәтер юк. з алай димә. Әгәр без ходай каршына гөнаһлы килеш барабыз икән, барыбер безне алланың каһәре куып житәр. Әдәм ♦ аяклары белән генә ходай кодрәтеннән качып котылмалы түгел. о. Жомабикәнең үтенеп, ялварып соравын аяк астына салырлык көч 2 бар идеме соң миндә? Мин, бу эшнең ахыры яман булып бетәсен си- © зенсәм дә, аның күңеле хакына риза булдым. Без, моңарчы килгән кыр- *“ гый тау сукмакларыннан олы юлга чыгып, бер бәләкәй генә башкорт авылына кердек. Бер мулла сымак әдәмне таптык, сәдакасын биреп, < никах укырга күндердек, бер башкортка кереп бишбармак пешертеп, ф аннан аштан соң бавырсаклап чәй эчеп, бераз чыбылдык эчендә ял итеп иркәләшеп алдык та, тагын юлга чыгып киттек. Мәгәр безнең = никах укытуыбыз безне алланың каһәреннән коткара алмады. Авылдан о чыгып тау араларыннан илле чакрым да юл узмадык — артыбыздан йөгерек атлар менгән җайдаклар күренде. Тәгаен, безне куып килүче- < ләр иде. Әле дә менә, Фәрхетдин, күз алдымда. Без шаулап аккан тау ч елгасының текә ярында бер-беребезгә сыенып басып торабыз. Аста без менгән текә тауны тегеләр чолгап алган. Кычкыралар, йодрык селки- н ләр, яныйлар. Хәзер үк түбән төшегез, юкса, атып төшерәбез, диләр * Араларында берсе, юаны, аерата каты җикеренә. «Әнә шуңа бирергә ■булган иде мине атаем»,— диде Җомабикә. «Без сезнең янга төшмибез, үлсәк үләбез, мәгәр төшмибез!» дип кычкырды ул. Кияү булырга тиешле кеше җилкәсеннән мылтыгын алып атып җибәрде. Пуля сызгырып баш очыннан узды. Без тагы да ныграк сыеныштык. Тегеләр үзара нидер сөйләштеләр дә, атларыннан төшеп, тау сукмагы буйлап, ат койрыкларына тотынган хәлдә өскә менә башладылар. Бер генә чара калды: мин аяк астында яз кан ташны алдым да аска тәгәрәттем. Тик моны күреп калган кияү мылтыгын төзәп тагы бер атты. Әлбәттә, ул миңа аткай иде, ләкин, күрәсең, мәргәнлеге шул кадәр генә булгандыр, пуля Жомабикәгә тиде. Ул «аһ» дияргә дә өлгермәде, минем кулыма сыгы лып төште. Ул арада мин аска тәгәрәткән таш тагы бик күп ташларны ияртеп тоташ таш агымы хасил итте. Мин, бу явызлар тагы да озаграк тоткарлансын дип, тагы бер зур ташны аска тәгәрәттем дә, Жомаби- кәмне күтәреп, елга ягына аска төшә башладым. Тау артык текә, төшү өчен артык җайсыз иде. Миңа бер кулым белән тотынгалап, икенче кулыма гүзәл бикәчемне тотып төшәргә туры килде. Кулаякларым, битләрем ертылып, сыдырылып бетте. Ә Жомабикәнең тәненнән кан туктаусыз ага, тирә-юньне кызарта, юлыбызга эзләр булып тама. Мең бәла белән аска төшеп җиттем, Жомабикәмне шарлап аккан елга ярына чирәмгә салдым. Ләкин... минем кадерлем үлгән иде инде. Мин шашып калдым. Мине бары өстән, тау башыннан килгән тавышлар гына уятты. Безне куа килүчеләр менеп җиткәннәр, хәзер безгә таба төшәләр икән. Мин Жомабикәмне тагы кулыма алдым. — Юк, мин сезгә Җомамны бирмим, сез аның үле гәүдәсен мыскыллый алмассыз! — дип кычкырдым. Аннан суга кердем, хатынымның салкын иреннәреннән үптем. Хуш. дип аны суга салдым. Ә өстән мина мылтыктан аталар, ташлар ыргыталар иде инде. Жомабикәм шаулап аккан йөгерек елга буйлап агып китте, мин дә чумдым. Шул агудан мин тау елгасы агымнарында гына акмадым, Фәрхетдин дус, тау елгасыннан да болайрак тормыш агымнарына эләктем Туган ягыма бер тапкыр да кайтмадым, аны онытырга тырыштым, Бе- лорецкида эшләдем, алтын приискаларында аркамны бөктем, инде йөри торгач менә Орынбур каласына килеп чыктым. Белем юк. табыш лы һөнәр иясе түгел үзем. Бары бер юанычым бар: менә Галимҗан агайлар, Хөсәен агайлар караңгы күгемне өмет йолдызы белән бизәделәр. 14 Бәхеткә каршы, Фәрхетдиннәр килеп кергән өч мәчетле татар авылында Сарыкташтагы кебек күңелсезлекләр, кулга алулар бу көннәрдә юк иде. Чынбулатның якын танышы — япон сугышында булып кайткан тәбәнәк буйлы, әмма төптән юан Имаметдин — кунакларны якты чырай белән каршы алды. Хатынына шундук самавар куярга кушты, юлчыларның түрдән узуын үтенде. — Без озакка түгел, — диде Чынбулат. — Син шулай инде, — диде хуҗа көлеп. Ул ишек янына куелган капчыкларга күз салды. — Бу юлы товарны күп китергәнсез, тик бит рус телен шәп белүче егетебез шахтага ычкынды шул. Чынбулат Фәрхетдингә карап кәефләнеп көлеп куйды. — Бу юлы без башка төрлерәк товар китердек, дустым, монысы син дә, мин дә, Мөхәммәтдәмин дә аңларлык. Гарәпшәнең ярдәме ки- рәкмәй хәзер. Ул тантаналы рәвештә капчыкларны берәм-берәм чишеп товарын чыгара башлады. Аларның берсендә газетага язылучылар өчен бүләк брошюра, икенчесендә «Урал»ның беренче саны иде. Чынбулат Имаметдиннең кулына газетасын да, брошюрасын да тоттырды. — Менә Фәрхетдин иптәшне хас сезгә шушы нәрсәләр турында аңлату өчен алып килдем, — диде ул. — Бүген үк, мөмкин кадәр тизрәк, күршекүләнне бирегә җыеп аңлатырга куштылар. — Безнең үз кешеләр генә булырга тиештер инде, шулаймы? Бу гәзитләр тыелгандыр бит? — Менә бөтен хикмәте дә шунда, боларны Оренбурда губернаторның үз рөхсәте белән чыгара башладылар. Күрше-күләнне, барлык күргән-белгәнне өең сыйдырган хәтле чакырырга кирәк. Чынбулат бик мәгънәле генә итеп Имаметдингә карап куйды. — Тик шулай да күргән-белгән дигәч тә, теге мулла-мунтагай, байгура мөртәтләр табанын ялаучы булмавы яхшырак. Имаметдин газетаны, аннан брошюраның битләрен ачкалап караштыргалады да кәефләнеп башын чайкап куйды. — Үз телебездә диген, ә, менә хикмәт, бу дөньяда яшәсәң әллә ниләр күрерсең! Ул, чәй эчкәч тә, ике улын, бер кызын, хәтта хатынын да бу эшкә җигеп, үзе дә җигелеп, Оренбурдан килгән газета сатучылар янына халык дәшәргә чыгып китте. Караңгы төшкән иде инде, өйләрдә ут алынды. Киләсе кеше җыелып беткәнче байтак вакыт узды. Имаметдин, килердәе җыелгандыр инде, аңлат, Фәрхетдин туган, дигәч, Фәрхетдин, кулына «Урал» газетасының беренче санын алып, сәкегә менде дә аяк бөкләгән хәлдә утка якынрак урнашты. — Орынбурда, җәмәгать, яңа гәзит чыга башлады. «Урал» исемле ул. Менә шушы гәзит. Без менә Чынбулат дус белән шуны сатарга дип чыккан идек. Безнең исәп инде гәзит сатып кесә калынайту түгел, бары теләк бер генә—менә шул гәзитне таратып, халыкның аң җәһәтен күтәреп булмасмы дигәннең эше. Чөнки дә, җәмәгать, гәзит бик тә әйбәт, аны укыган кеше, шул гәзит буенча гамәл кылып яшәгән кеше, беренче кеше инде, дип әйтсәм бер дә хата булмас. Фәрхетдин, сүзләрем халыкка ниндирәк тәэсир ясый икән дигәндәй, бер мәл карап торды. Сәкедә урын юк иде инде. Байтак кына кеше идәнгә урнашкан, кайберәүләр хәтта бусагага утырган иде. Кайда да крәстиян бер төрле инде, ләкин, Фәрхетдиннең абайлавынча, мондагы халык хәллерәк яши иде. Җир, җир күп шул монда. Күбесенең өстендә, Казан якларындагы чикмән урынына, тире кайры тун, аякта да байтак кеше пимадан иде. Мин үзем алан матур итеп сөйли белмим, туганнар, — диде Фәрхетдин, мин дә сезнең кебек әле кичә генә җир сөргән, печән чапкан крәстиян. Менә минем сүзләремнең дөреслеген күрсәтү өчен мин, бул- маса, сезгә гәзитнең үзен укып күрсәтим. Фәрхетдин кулындагы газетаны йөзенә якынлаштырды да: — Менә башта «Идарәдән» дигәнен укыйк. Бусы инде гәзит чыга- * ручыларның әйткән сүзе. % Ул мөмкин кадәр шома итеп, төртелмәскә тырышып укый башлады. = — Россиядәге иске тәртипкә каршы булган көрәш иркенлекне те- ® ләгән һәр сыйныфның моңарчы алдагы сафларының гына эше иде. Әм- з ма хәзер бөтен халыкның эшенә әйләнә бара... Ишек янындарак чүгәләп утырган бер агай сорап куйды: — Ә ничек аңларга була инде ул сыйныф дигәнен, мәдрәсәдәге тү- ♦ телдер бит? х — Юк, сыйныф дип аерым төркем халыкны әйтәләр инде. Әйтик и анда, крәстиян сыйныфы, эшче сыйныфы, байлар сыйныфы. Әйтик ан- < да,— Фәрхетдин бер мәл икеләнеп торды,— әйтик анда, муллалар сыйныфы. — Ә менә мәзиннәр сыйныфы бармы? Фәрхетдин бөтенләй югалып калды. Сорау белән Чынбулатка те- - кәлде. < — Ничегрәк, мәзиннәр сыйныфы бармы? — Юк,— диде Чынбулат катгый рәвештә. — Алар инде барысы да шул мулла-мунтагай өеренә керә. Фәрхетдин укуында дәвам итте: — Хәзер эшчеләр сыйныфының бурычы үзен сыйнфый дошманнарыннан алдатмыенча, бу көрәшне ахырына чаклы җиткезеп, үзенең олуг булган теләге социализм өчен көрәшкә юл ачуыдыр. Фәрхетдинне тагы бүлдерделәр. Сәкедә утырган җирән сакаллы, зур борынлы бер кеше ни өчендер елмая төшеп сорый куйды: — Шул сүзеңне дә аңлатып җибәр инде, иптәш. Ничек әле сатса- лнзм дидеңме? — Социализм инде шундый тормыш... — диде Фәрхетдин. Чынбулат элеп алды: — Анда инде, агаем, байлар да булмый, фәкыйрьләр дә, патша да булмый, алпут та. Бөтә кеше бер тигез. Менә шул. — Ә җирне тигез итеп бирәчәкләрме соң крәстиянгә? — Алпут булмый дип тораммы? Шуларның җирләрен крәстиянгә өләшәләр инде. — Анысы һәйбәт икән, — дип куйды агай. Фәрхетдин тагын укып китте. Бу юлы аны бүлдермәделәр. Күрәсең, барысы да аңлашыла иде. — ...Бу көрәшне ахырына җиткезү бу көрәштә пролетариатның иптәше булырлык крәстиян халкының һәм шәһәр җирләрендәге фәкыйрь халыкның үзләренең файда вә зарарларын аңлаулары артудан һәм үзара берегешеп кушылуларыннан булачактыр. Шуңар күрә без үзебезнең. газетабызда пролетариатны бергә кушылырга өндәп, аның сыйныфына билгеле аңын арттыруга булышу кеби, крестьян халкын һәм шәһәр фәкыйрьләрен дә үзара кушылырга өндәячәкбез. Фәрхетдинне игътибар белән тыңлыйлар иде. Бу хәл аны тагы да канатландыра төште. Ул идарә исеменнән язылган мәкаләне укып чыкты да аны Хөсәен аңлаткан рәвештә тылмачларга кереште. Крестьяндагы һәр яңага шикләнеп карау үзенчәлеген Фәрхетдин бик яхшы аңлый иде. Үзенә дә бит шул чирдән котылу өчен җитәрлек кыйналырга туры килде. Хәзер исә ул шуны аңлады җирсезлектән интеккән авыл ярлысы, бата башлаган кешедәй, тотынып калырлык әй- ■бер эзли иде. Үзәк Россиядәге революция давылы бу якларга үзенең ■сулышын әле яңа гына өргән иде. Фәрхетдин газетадагы икенче Дума турындагы мәкаләне укый башлады. Чынбулат ярдәме белән алар дума турында да белгәннәрен сөйләргә керештеләр. Ташка баскан сүзгә татар кешесе бөтенләй башкача карый, ул инде аның өчен әйтелгән сүз генә түгел. Ул аңа ышана. Шуңа күрә сөйләгәннәр газета сүзе белән дә раслангач, тыңлаучыларның иманнары отыры камил булып китте. Әңгәмә байтак вакыт дәвам итте. Газетаның һәм брошюраның бер өлеше таратылды. Әмма бу очрашу никадәр уңышлы барып чыкмасын, ахыры аның яман була язды. Таң алдыннан сыер мөгрәгән чак җитү белән Имаметдин каударланып кунакларны уята башлады, йокы әйләнмәгән дә иде әле. Ләкин егетләр тиз айныдылар: авыл старостасына куштаннар: Имаметдин өендә патшага каршы сөйләшеп утыралар, дип җиткергәннәр икән. Староста исә, озак уйланып тормыйча, караңгы төшүгә карамастан, приставка донос белән атлы җибәргән. Полициянең, бәлки әле атлы казакларның да бик тиз арада килеп төшү ихтималы бар иде. — Сезгә ычкынырга кирәк, егетләр, — диде Имаметдин. Бик арылган, йокы артык тәмле, бер дә түшәктән аерыласы килми иде. — Без бит губернатор үзе рөхсәт иткән гәзитне генә укып утырдык. — диде Фәрхетдин. Чынбулат бу мәсьәләгә аеграк карый иде. — Алай димә, губернатор дип тормаслар. Гәзит эшенә дә, Хөсәен агайга да зыяны тию бар. Сак булырга кушмалылармыни безгә? Ашык-пошык җыендылар да, халык уянганчы, ындыр артларыннан гына олы юлга чыктылар. Көн әле яктырмаган иде. Кар явып киткән. Кары коры, таралучан булса да, урыны-урыны белән юлга өелгән көртләрне ерып бару авыр иде. Бераздан артта калган авылның этләре дә өрмәс булды, тирән тынлык эчендә егетләр, ара-тирә генә берберенә дәшкәләп, озын таякларына таянган хәлдә, һаман алга баруларында булдылар. — Бер биш чакрым киткәнбездер инде,— диде Фәрхетдин.— Әнә тегендә нәрсә ялтырый соң? Авыл түгелме үзе? Чынбулат тукталып ук калды. Аннан шомланып Фәрхетдингә таба борылды. — Бүреләр ул! Чыннан да Фәрхетдин хәзер генә абайлады, бу тычкан утыдай булып күренгән якты нокталар икешәр-икешәр иде. Фәрхетдин санап чыкты: биш пар нокта җемелди. — Ач бүреләр, — диде Чынбулат, — аларның безгә һөҗүм итүләре бар. — Туктап торып булмый инде, — диде Фәрхетдин, — аннан барыбер файда юк. Чынбулат бөтен даланы яңгыратып айхайлап кычкырып җибәрде, Фәрхетдин ачы итеп сызгырды. Ләкин бүреләр кымшанмадылар да. — Әйдә, — диде Фәрхетдин. Алар кулларындагы таякларын күтәрделәр дә. бер-берсенә сыена төшеп, алга киттеләр. Бүреләр кешеләрдән тәгаен куркалар, я булмаса ниндидер мәкерле эшкә әзерләнәләр иде. Алар чигенә төшеп юлның ике ягына чыктылар, арт аякларына чүгеп сындай катып калдылар. Озакламый көн яктыра инде,— диде Чынбулат үзалдына сөйләнгәндәй. — Көн әз генә яктырдымы, бу юлдан ямщиклар да, олаучылар да уза башлый. Алар тәвәккәлләп һаман алга бардылар. Бүреләр исә кешеләр якынлашкан саен әз генә чигенәләр дә юл буена тезелешеп тагы утыралар иде... 15 — Әфәндем! Сезне бер генә минутка мөмкинме? Хөсәен редакциядән тамак ялгап алу өчен өенә кайтып килә иде. Тавыш ишетелгән якка, артына борылды. Дәшүче шактый бай кием <. ле, европача тегелгән тун, мех бүрек кигән, калын гына, озын буйлы д. бер кеше иде. 2 — Рәхим итегез, мин гел илтифат, — диде Хөсәен, туктала төшеп, j — Ялгышмасам, сез Хөсәен Ямашев буласыз бит? — Әйе, Ямашев. Сезне кем дип белик? 2 — О, анысы әһәмиятсез, мин кечкенә кеше. Исемемне әйтсәм дә, = сез аны шул минутта ук онытачаксыз. Мин сезгә, Хөсәен әфәнде, Орен- бур халкы исеменнән кайбер сүзләр әйтмәкче идем. Хосусан, сүз сез- * нең җәмәгатегез Хәдичә ханым мөхәррирәсе булган яңа гына чыга башлаган «Урал» газетасы турында булыр. — Мин сезне тыңлыйм, әфәндем, — диде Хөсәен чыраена ваемсыз * бер нәзакәтлелек чыгарып.— Бик шат игътибарыгыз өчен. — Сез, Хөсәен әфәнде, җәмәгатегезгә тапшырыгыз. Оренбур хал- ч кы «Урал» газетасын ифрат дәрәҗәдә борчылып каршылады. Безнең бөтен өмитләребез, ул газетаның беренче санын уку белән үк, челпәрәмә килде, әфәндем. Без әле моңарчы «Вакыт» газетасын артык мәдә- < ниятсез телдә яза дип уйлый идек. Җәмәгатегезнең газетасы исә бөтенләй урам теле белән, алай гына да түгел, ломовой извозчиклар телендә бәян кыла. Шулай итеп, мең еллык камиллеккә ирешкән, нәфислекнең иң биек ноктасына менгән телебезне итекчеләр теленә алыштырабызмыни? — Гафу итегез, мин сезнең сүзләрегезне мөхәррирәгә җиткерермен. Әмма мине шунысы гаҗәпләндерә: сез үзегез менә «Дин вә мәгыйшәт» теле белән дә, хәтта «Вакыт» теле белән дә фикерләрегезне бәян кылмыйсыз ич. Мин сезнең телегез «Урал» теленә якынрак дип уйлыйм. — Икесе ике нәрсә аның. Изге, мөкатдәс булган матбугат битләрендәге әдәбият теле белән урамда сөйләшү теле бер кайчан да бер була алмый. — Шулай ул, әфәндем, бер була алмый, ләкин аерма артыкка китсә, шулай ук, мйнемчә, әйбәт булмый. Гади халык агарсын өчен, ул укыганын аңларга да тиеш бит әле. Юан кеше, моңа каршы бер сүз дә әйтмәстән, башын артка ташлап көлеп кенә куйды. Хөсәен ирексездән аның сап-сары эре тешләренә игътибар итте. — Гафу итегез, — диде юаш кына. — Әле бу әйтелгәннәр сүзнең баш өлеше генә. Инде мәсьәләнең аелына күчик. Җәмәгатегезгә тапшырыгыз: газетаның мәсләге бөтенләй мөселман гаммасының мәсләгенә каршы. Аңлатыгыз: дошман җыюның ахыры хәерле булмас. Мин сезгә дусларча гына, хөрмәт йөзеннән әйтәм бу сүзләрне, әфәндем. — Мәсәлән, газетадагы кайсы мәкалә сезне канәгатьләндерми? — Барысы да, барысы да, — диде юан кеше, кыза төшеп, — хәтта Оренбур хәбәрләренә кадәр үк. Ни хаҗәтемә кирәк иде Заһидулла хәзрәтнең Мәскәүгә Иттифакыл мөслимингә барганда ике тапкыр юлга дип акча алуын язарга, я булмаса, ни өчен Габдулла Буби әфәнденең «Вакыт»та басылган хатындагы кызларга сайлау хокукы гына бирелсен» диюен тәнкыйтьләргә? Үзегезгә мәгълүм, Буби мәдрәсәсе ислам дөньясында иң тәрәкъкый мәдрәсәләрнең берсе, аны болай да җитәрлек җәберлиләр. Болар гына җитмәгән, газета ниндидер Сәйфи имзасы куелган «Камил ихтыярлы вәкилләр мәҗлесе» дигән зур мәкаләдә, халыкның ирке һәркайчан көрәшеп, ягъни революция хәрәкәте берлән генә алына, ди. Моны ничек аңларга, әфәндем? Димәк, сез һаман атыш-суешлар дәверен дәвам иттерү ягында? Дума, Государственная лума хәл итәргә тиеш барысын да, сугышсыз, даусыз, һәм ул шулай булыр да, аллаһы боерса. — Сез «Дин вә мәгыйшәт» идарәсеннән түгелдер бит. әфәндем? — диде Хөсәен, ачы елмаеп. Әфәнденең йөзе каракучкылланып китте. — Минем кайдан булуымның әһәмияте юк! Мин сезгә гамма исеменнән әйтәм. — Әмма гамманың күпчелек өлешен тәшкил иткән гади кешеләргә «Урал» ошый бит. Мин моны дәлилләп исбат итә алам. Газетага язылырга теләүчеләрнең саны, беренче номер чыккач, икеләтә артты. Ваклап сатылырга тиешле өлеше дә сатылып бетте. Инде кызыксынсагыз, идарәгә бик күп санда хатлар килә башлады. Җәмәгатем укып өлгерә алмый. — Вә ихтыярсыздан сезгә дә газета эшенә тыгылырга туры килә, шулаймы, Хөсәен әфәнде? Юан кешенең йөзенә мәкерле елмаю билгесе чыкты. Хөсәен дә хәйләкәр генә елмаеп куйды. — һай, сез бик күпне белергә телисез, әфәндем. Читтән тыңлап торучы сезне охранка кешесе дип уйлавы бар. Юан кеше кискен рәвештә борылды да чаттагы өй артына кереп күздән югалды. Хөсәен ашыкмыйча гына алга баруында булды. «Беренче һөҗүм булды, ә алда бик күп эшләр көтә әле безне» дип уйланды ул. Йөрәгенә кадалган рәнҗү, ачы нәфрәт хисен ул өенә кайтып кергәндә генә бераз баса алды. Хәдичә бүген аерата күңелсез каршылады аны. Хөсәеннең яктырып елмаюына да артык илтифат итмәде, кастрюль белән ашны кухнядан алып чыгып, сүзсез генә тәлинкәләргә шулпа өләште. Аннан утырып, кулына кашык алгач кына тирән итеп сулап, сүз башлады. — Миңа тагы аноним хатлар килә башлады. — Нәрсә, әллә тагы Җәгъфәрдәнме? — диде Хөсәен, кашларын җыерып. — Юк, бусы «Җәгъфәр Ореибурский»дан. Хөсәен сорау бирергә өлгермәде, Хәдичә сүзен дәвам итте. — «Рус хәрефләре илән укыту» дигән мәкаләне син ялгыш аңлауга юл куярлык итеп язгансың, минемчә. — Ничек инде? — диде Хөсәен, аптырый төшеп. Авызына китергән кашыгын кире тәлинкәгә куйды. — Сине шул мәкалә өчен гаепләмиләрдер бит? —Гаепләү генә түгел бу. Ниндидер бер фанатик мине рус миссионеры дип, безне чукындырыр өчен килгәнсең син монда, имансыз син, дип хат язган. — Хәдичә хатны Хөсәенгә сузды. Чыннан да, имзасыз хатта кемдер «Урал» мөхәррирәсен татар халкын руслаштыруга омтылуда гаепләгән иде. — Ә чынлабрак уйласаң, Хөсәен, синдә дә гаеп бар, — диде Хәдичә.— Син ачык, анык итеп язмагансың. Мин бит сиңа үземнең киңәшемне биргән идем. Синең ялгышуың, канатым, минем җилкәгә төшә. Хөсәен алдындагы ашны ашык-пошык кына капкалады да: — Кая, нәрсәсе ачык түгел, — дип, газетаны кулына алды. Ул мәкаләдәге юллар буенча күз йөгертеп чыкты. — Минемчә, бик ачык һәм дөрес әйтелгән, — диде. — «Инороден- ларга ана телләрен урыс хәрефе белән басылган китаплардан укытырга дип указ чыкты. Татар халкының бер өлеше указга каршы купты, башка бар нәрсәне онытты. Шушы указ кире алынса, дөньяда җәннәт булыр төсле булды. Ләкин аның кире алынуы берлән... тагы шундый указлар чыкмас дип кем ышаныр икән. Шулай булгач, хөкүмәтнең вак-төяк җәберләренә артык әһәмият бирмәенчә, эшнең төбеннән тоту тиешледер. «Транскрипция» мәсьәләсен бетерү белән генә булмый, бәлки ул транскрипция мәсьәләсе кеби нәрсәләрне тудырып торган тәртипне төбеннән казып ташлау бу көн халыкның бурычыдыр». Хөсәен җилкәләрен җыереп куйды. — Мин биредә бернинди дә мәкруһ нәрсә күрмим. — Синеңчә, ул транскрипция турындагы указ вак-төяк, әйеме? — Безнең өчен иң мөһиме сыйнфый көрәш, Хәдичәкәй. Без, минем- _ чә, ул турыда бик күп сөйләштек. Сыйнфый көрәш безнең өчен уңай 2 хәл кылынмаса, милли мәсьәлә Россия шартларында беркайчан да хәл х ителмәячәк. ® Гадәттә, ашаганнан соң, Хөсәен бераз ял итеп ала торган иде. Бү- j| ген, үзе дә сәбәбен аңламастан, ул редакциягә барырга ашыкты. Га- с лимҗан аны көтә иде инде. Ул сөрген шартларында яшәсә дә, үзе артыннан сагалауларына да карамастан, һаман төрле хәйләләр корып, * халык арасында, аерата Пименев заводы эшчеләре тирәсендә еш бул- 2 галый. «Урал» газетасын Төркстан якларыннан килгән кешеләр ара- и сында пропагандалау эшенә дә ул үзе теләп алынды. < Идарәдә башына казакъның томагын, аягына байпагын кигән Га- * лимҗанны күргәч, Хөсәен көлеп җибәрде. ч — Әллә шулай киенгәч, танымадылар дип уйлыйсыңмыни? — диде Хөсәен җитдиләнеп. — Валлаһи, танымадылар, Хөсәен. < — Әйдә, сөйлә. Газетаны укытып карадыңмы? Галимҗан кызыл мал китергән бохаралылар янында «Шам» кунакханәсендә булуын, аларның кәрванчы егетләре һәм тылмачлары белән очрашуын, битараф бер кеше булып аларга газета укуын сөйләде. — Ничегрәк кабул иттеләр соң? — дип кызыксынды Хөсәен. — Минемчә, начар кабул итмәделәр. Аерата дөнья михнәтен күбрәк татыганнары. Ләкин бик куркалар, бичаралар. Безгә хәбәрләрне төрлеләндерә төшәргә кирәк. Газета укучы санда үз өендәге хәбәрләрне дә очратсын. — Дөрес, Галимҗан! Тик Бохара яклары... Алар, көндәлек почта актару белән мавыгып, бермәлгә тынып калдылар. Безнең наширга беренче номердагы Оренбур хәбәрләренең бирелеше ошамаган, — дип куйды Галимҗан. — Ничек алай? — Шулай. Әле генә искәрдем: 31 декабрьдә җәмгыяте хәйрия мәҗлесен шундый ямьсез итеп биргәнсең, минем кайнагага да, миңа да күләгә төшкән, ди. — Без бит аңа укып күрсәткән идек. — Әйтәм ич, искәрми калганмын, ди. Сез мине, егетләр, төпсез кәвешкә утырткансыз, ди. — Фатих Кәрими әфәнде дә үпкәләгәнме? — Анысын әйтми. — Юк, Фатих әфәнде әйткән сүзендә тора торган кеше ул. Ул, мәсьәләгә шундый карашыгыз бар икән, сез аны бәян итәргә дә хаклы, дип уйлый. Ул үпкәләмәс. Ә инде Тимерша әфәнде.. Хөсәен уфтанып: — Эх, күбрәк подписка җыярга кирәк. Наширның кесәсенә көмеш тәңкәләр чыңлап агыла башласа, ул шунда ук беренче марксист булып китәчәк, — дип шаяртып куйды. — Газетаның әле беренче саны гына чыкты. Алай да бомба шартлагандай булган! — Юк, алай гына да түгел. Ул, чыгу белән, иләк хезмәтен үти башлады: кешеләрнең онын-онга, көрпәсен-көрпәгә аера. — Идея дошманнары, я моңарчы маска киеп йөрүчеләр турында әйткән дә юк. Хәтта өйгә, гаиләгә тәэсир итте ул. 6. <к. У » J* 2. 65 Хөсәен дустына Хәдичәсенең бүген әйткәннәрен сөйләде. Хөсәеннең суырылып калган борчулы йөзенә, ничектер соңгы көннәрдә аерата аур булып киткән кара күзләренә Галимҗан теләктәшлек белән яратып карап торды. — Минем гаиләгә дә газетный шаукымы керде, туган,— диде ул, рәнҗү аша елмаеп —Александра Михайловна, нигә син шул татар газетасы белән булашасың? ди, бетмәгәнмени сиңа рус газеталары? ди. Я булмаса, инде мөгаллим булып байбәтчәләргә рус теле укытып тик акча сугып ят, ди. — Ә син ничек җавап бирдең соң? — дип кызыксынды Хөсәен. — Мин бит татар, дидем, — Галимҗан урыныннан торып, тәрәзә янына килде. — Татарча белемле һәм аерата марксист кешеләр аз, дидем. Минем иң беренче бурычым — үз халкыма хезмәт итү икәнен яхшы аңлыйсың ич син, дидем. Минем үз халкымның пролетариатына, фәкыйрь хезмәт иясенә, маякчы кебек утлар кабызып, аны тарихи иң дөрес юлга юнәлтәсем килә, дидем. Юк, аңламый. Аңламый, нишлисен! Без Россиядә яшибез, ди. Мәсьәләне бары рус пролетариаты гына хәл итә, ди, башка милләт белән эш итеп вакланырга да кирәкми, ди. Хөсәен дә өстәле артыннан чыкты да Галимҗанның иңеннән кочты. — Авыр безгә, тик сынатмыйк. Галимҗан бераз тынычлангач, Хөсәен тагы сүз башлады: — Русча укый дигәннән, минем Хәдичәнең дә укуын дәвам иттерәсе килә. Син аны укытырга алынмассыңмы, Галимҗан? — Рәхим итсен. Мин аңа көнаралаш берәр сәгать вакыт багышлый алам. Алар аскы өлеше бозланып каткан зур тәрәзәдән байтак вакыт хәрәкәтсез генә урамны күзәтеп тордылар. Анда — җанлы хәрәкәт. Печән төягән олаулар уза, дөяләргә атланган, я шыксыз дөяләрнең өркәч араларына ике яклап йөк салган казакълар, төркстанлылар уза. Ул ара да булмый, гүзәл аргамак җигелгән артлы җиңел чанада кукраеп утырган ниндидер шәһәр бае күренеп китә. Өйдән-өйгә кереп йөрүче саилчеләр өстерәлә. Сүз әкренләп көндәлек эшкә, чираттагы номерга күчеп, авылларга чыгып киткән Фәрхетдин белән Чынбулатка барып җитте. Егетләрдән әле дә бернинди хәбәр юк иде. 16 Тукайга «Урал» газетасы басылып чыкканының бишенче көнендә генә килеп җитте. Аны, хас Габдулла Тукаевка дип, Хөсәен Ямашев үзе җибәргән иде. Габдулла газетаны өстәлгә җәеп салды да, гадәтенчә, башын чак кына кырынайтыбрак, йотлыгып укырга кереште. Бераздан ул утырган җиреннән аягүрә торып басты, күңелдә өермә булып күтәрелгән дәртле хисләр аны бер почмактан икенче почмакка йөрергә мәҗбүр итте. Кинәт аның үзенең дә узган ел урталарында бик мавыгып суллар белән аралашуы, Җаек социалдемократларының җыелышларына йөрүе исенә төште. Алай гына да түгел, ул бик зур дәрт һәм тырышлык белән аларга булышып та карады: Мотыйгый матбагасында, төнге йокыларын калдырып, алар революция җырлары басмадылармыни?! Габдуллага, яшеренә-яшеренә, Җаек шәһәре урамнарындагы коймаларга листовкалар ябыштырып йөрергә дә туры килде, хәтта Җаек суында балык тотучы эшчеләргә дә аның листовкалар өләшкән чагы булды. Ләкин болар барысы да бер мавыгу гына булган иде, ахры. Ничектер үзеннән-үзе Габдулланы шигырь тагы җәлеп итте. Бөтен дөньясын оныттырды, аңа искитмәле рәхәтлекләр биреп, үзенең кай нар кочагына алды. Әйе, ул сәнгать кешесе иде, иҗат итү өчен килгән иде бу дөньяга, һәм Габдулла моны күңеле белән тоя да иде. Ә хәзер исә ул Хөсәен җибәргән газетаны укый башлау белән үзен куркаклыкта гаепли, суллар эшеннән аерылуын хыянәт дип саный, ә Хөсәенгә карата олы соклану хисе һәм шул ук вакытта аннан ничектер көнләшү тойгысы туганын сизенә иде. Дөресен генә әйткәндә, Тукай һич тә Хөсәеннән бу дәрәҗәдә үк кыюлык һәм эзлеклелек көтмәгән иде. Ул яңадан өстәл янына утырды да, бу юлы аерылмыйча, баштанаяк газетадагы материалны укып чыкты. — Гаҗәп хәл бит бу! — диде ул кычкырып. — Кайсы татар газетасы тагы шулай яза ала?! Габдулланың бу минутта үз тәэсирләрен, кичерешләрен кем белән булса да уртаклашасы килде. Карый да кайтмый, ичмаса, кая киткән тагы ул? Өстәлдә рус телендәге пьесалар ята. Миңлебай да каядыр китеп олаккан. Габдулла газетаны алып коридорга чыкты. Үзе белән Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыган, үзе белән бергә үк мәдрәсәне ташлап чыккан, хәзер исә шушы «Казан» кунакханәсендә конторщик булып эшләүче Сираҗетдин янына төште. Аянычка каршы, ул да үз өстәле янында күренми. Ниндидер эш белән аны йомышка җибәргәннәр иде, ахры. Габдулла инде хәзер акны карадан аз-маз аера белердәй теләсә нинди кеше очраса да, әңгәмә корырга, газетаны күрсәтеп, шуның белән шатлыгын уртаклашырга әзер иде. һәм бу теләк, һич көтмәгәндә, тормышка ашты. Бүлмәгә кереп, инде булмаса эшкә утырыйм дигәндә, Габдуллалар яшәгән җиденче бүлмә каршындагы дүртенче номердан төз гәүдәле, чибәр, яшь бер кеше килеп чыкты. Өс-башына караганда, интеллигент чырайлы бу кеше үз кул көче белән көн күрүчегә охшый иде. Тукай мөсафирның алдына барып басты. — Сезнең минем белән бераз сөйләшергә вакытыгыз бармы, әфәндем? — Вакытым күп булмаса да, бераз бар,—диде теге, уңайсызлана төшеп. — Нинди йомыш? — Эш менә шунда, мин сезне менә шушы газета белән таныштырырга теләр идем. — Гафу итегез, сезне кем дип белик инде? Габдулла, анысы әһәмиятле түгел дигәндәй, кул гына селкеде. — Мин биредәге кеше, Габдулла Тукаев булам. Мөсафирның йөзенә аптырау һәм шатлык билгеләре йөгерде. — Сез теге шагыйрь Габдулла Тукай түгелдер бит? Габдулла җавап кайтармады, кунакханәдән эш белән чыгып китәргә җыенган бу кешегә, артык тәкәллефләп мичә юлын бүлдереп, үзе артыннан барырга кушты. Алар Тукайлар бүлмәсенә кереп, өстәл тирәсенә кара-каршы утырыштылар. — Менә укыгыз әле шушы газетаны. Яна газета. Оренбурда чыга башлаган, — диде Габдулла тантаналы рәвештә. Мөсафир газетаны кулына алды. Аның ябык, борчулы йөзе кинәт яктырып киткәндәй булды. Тукай исә аның һәрбер йөз чалымы үзгәрешен күңеленә теркәп, каршында аякларын чалган килеш, кәефләнеп көлемсерәп утыра иде. — «Урал»,— дип мыгырданды әлеге кеше, аннан уйлары белән әллә кай еракларга китте, ахры, бермәл тәрәзәгә күз салып укуыннан аерылып торды. — Укыгыз, укыгыз,— диде Габдулла, сабырын югалта төшеп.— Сезнең әле татар телендә мондый газета укыганыгыз юктыр? АТИЛЛА РАСИХ ф АЯЛЫ ТӨННӘР Теге ашыга-ашыга газета баганалары буенча күзләрен йөгертә башлады. Ул беренче битне карап чыкты, икенче битне ачты һәм кинәт газетаны өстәлгә куйды да күзләрен учы белән каплады. Тукай ихлас күңелдән курка калды. — Ни булды сезгә? Маңгаен ышкып-ышкып елмаерга тырыша иде теге кеше. — Юк, болай гына, баш бик каты авыртып китте. Тукай урыныннан җәһәт кенә торды да: — Бәлки доктор чакырырга кирәктер? — диде. — Юк, рәхмәт, хәзер үтә ул. Башымның шундый өянәге бар. Тукай тәрәзә төбендәге катыргы тартмадан нидер алды. — Менә, алайса, бер пилюля кабыгыз, хәзер су салып бирәм. Яңа таныш кулларын селкеп каршы төште. — Юк, юк, зинһар кирәкми, Габдулла әфәнде, үтте инде, үтте. Ул яңадан газетага үрелде. — Я, ничек? — дип сорады бераздан Габдулла. Теге укуыннан аерылып: — Искиткеч,— диде.— Нәкъ Ямашевка хас стиль, ана хас тотрыклылык. — Бәхетле кеше, үз кыйбласын белә, шуңа күрә барлык Манигъларны батырларча җимереп бара ала. — Мин дә аны бәхетле кеше дип уйлыйм. Габдулла аптырый төште. — Нәкъ Ямашевка хас дидегез. Димәк, сез Ямашевны беләсез булып чыга? — диде ул, әйтелгән сүзнең мәгънәсен әле генә аңлап. — Ул бит бик мәгълүм кеше, Габдулла әфәнде. Ленинчы, большевик, «Пролетарий» газетасының сыйфатлавына караганда, «ортодоксального толка, без малейшей примеси национализма». Габдулланың аптыраудан күзләре зур булып ачылды. Фәкыйрь ябык, төксе чырайлы бу кешедән моны көтмәгән иде ул. Ямашевны белүе үзе бер гаҗәп хәл, ә инде социал-демократларның Женевада чыга торган «Пролетарий» газетасын укыган кеше булуы... бу инде бөтенләй башка сыймый торган бер хәл. — Гафу итегез, Сез читтән килгән мөсафир булсагыз кирәк. Сезне кем дип белик? Ләкин яңа таныш авызын ачып сүз әйтергә өлгермәде, кинәт ишек ачылды да бүлмәгә шаулап Миңлебай килеп керде. Ул артык дулкынланган һәм, күрәсең, аның шатлыгы эченә сыймый иде. — Апуш, такта кәләпүш! — дип кычкырды ул.— Ишеттеңме: Казанда татар телендә публично спектакль куйганнар! Тукай Хәйруллинны тыңлаган арада, шагыйрьне белдеклелеге белән аптырашка калдырган кеше урыныннан торды, гафу үтенде, һәм, барасы җиремә соңга калам, юкса, керермен әле, дип, бүлмәдән чыгып та китте. Ул чыгып киткәч кенә, Хәйруллин искәртте аны. — Кем иде ул? — Кем икәнен белергә дә өлгерми калдым синең аркада. Бер мөсафир. — Ярар, әйдә, мөсафирлар күп булыр. Менә шулай, Апуш,— Хәйруллин Тукайның иңбашына кулын салды.— Казанда Галиәсгар Камал әфәнде җәнабләре җитәкчелегендә беренче тапкыр татар телендә спектакль куелган. Халык ифрат күп булган. Яшьләр Печән базары әһелләренә обструкция оештырырга ирек бирмәгәннәр. Тукайның йөзенә шатлык йөгерде. — Нур өстенә нур икән, алайса, — диде ул, өстәлдә яткан газетаны дустына сузып. — Менә моны кара әле, менля кем. Хәйруллин газетаның «Идарәдән» дигән мәкаләсен укып чыкты, аннан икенче битен ачып, андагы подваллык мәкаләне караштыргалады да: — Әстәгъфирулла тәүбә вә этү биләйһи!—дип куйды. — Син хәтерлисеңме, менля кем, ул Ямашевны? Бик тарихи көнне килгән иде ул, син политзаключениедән кайтып егылган көнне... * — Хәтерләмичә, — диде Хәйруллин, — син аның турында миңа бер тапкыр гына сөйләмәдең инде... Молодец, молодец, — диде Хәйруллин, 2 тагы газетаны караштыргалагач.— Тик миннән булмый. Мин частьта = бер кич кундым. Анда да әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәсең, берәүи ләргә ходай революционер булырга язгандыр, икенчеләргә шагыйрь... -2 — Ә өченчеләргә артист, — дип өстәде Тукай. § — Артист, — диде Хәйруллин. — Ул бит әле салынмаган күкәй ге- ф нә. Тавык саламы аны, утырамы, чеби чыгамы, юкмы — анысы билге- х сез, Апуш дус. s — Чыга, билләһи чыга, менә мин әйтте диярсең. Тик артист булу < өчен театр кирәк, труппа кирәк. °- — Ә менә Казанда спектакль куелган инде. Китәм, валлаһи әгь- * ләм, Казанга китәм, җаным. Башта билет сатучы сыйфатында гына с; булса да театрга урнашам. Аннан... Ким-хур итмәсләр әле! — Син корьәнхафиз, карый. Мәкамь белән, үзеңнең гүзәл баритон < тавышың белән коръән укый беләсең. Кылануда синнән остарак кешене очрата алганым юк. Син бит, җаным, Мотыйгулла хәзрәтне дә, зиратта хәер өстәп утыручы сукыр суфины да уйнап күрсәтә беләсең. — Габдулла Тукайны да, — дип куйды Хәйруллин. — Анысы инде, менля кем, киртәсенә азрак керә, һәрхәлдә, син Тукайны миннән артык килештерә алмыйсың. Тукай яңадан өстәлдә яткан газетаны алды. — Юк, син, әфәндем, Хөсәен Ямашев газетасына шулай да тиешенчә бәя бирә алмадың. Син аны укып чык әле башта. Аннан тагы бер кабат сөйләшербез. Без аңа хәер дога белән котлау телеграммасы җибәрергә тиеш. Ә менә синең булган талантыңа ышаныч тудыру өчен миндә бер тәкъдим бар, әй. — Хуш? — Әйдә, Уральскида үзебез татарча спектакль куябыз. — Икәү генәме? Бу юлы мине теләнче итеп киендермәкче буласыңмы? Алар узган хәлләрне искә төшереп икесе дә көлешеп алдылар. Узган ел булды бу эш. «Казан» кунакханәсендә уздырылган кичәдә Тукай Хәкимҗан исемле бер шәкертне хәерче итеп киендереп, аның каршына баскан хәлдә, үзенең «Теләнче» исемле шигырен укыды. Халык яратты, мәгәр кичәдән соң теге Хәкимҗанның күзен ачырмадылар. Аның кушаматы шул көннән алып «теләнче» булды. — Юк, юк, — диде Тукай, — без бу юлы настоящий спектакль куярга тиеш. Алар спектакльгә кемнәрне катнаштыру, ниндирәк пьеса кулай булуы турында бик җитди рәвештә сөйләшә башладылар. Ахырда эшне Камил Мотыйгый белән сөйләшүдән башларга булдылар. Ул, әлбәттә, катнашачак. Чөнки җырлый башласа, артистларыңнан һич тә ким түгел, хәтта кайчагында мәзин урынына манарага азан әйтергә менә дә, азанны җырга әйләндереп, бөтен мәхәлләне шаккаттыра, синең опера арияләрен җырлаучы артистларыңнан бер дә кнм түгел! Дуслар, уйланган эшне озакка сузмыйча, шул ук минутта Камил Төхфәтуллиннарга киттеләр. 17 Тукай белән Уральскида «Казан» кунакханәсендә танышкан кеше Казаннан әле бүген генә килеп төшкән Җәгъфәр иде. Әле Тукай белән очрашу, аның Хөсәен Ямашев турында әйткәннәре, аннан да бигрәк Хөсәен чыгарган газетаны күрүе Җәгъфәрне зиһене чуалырлык дәрәҗәдә тетрәтте. Әйтерсең лә Хөсәен аның алдына килеп басты, әйтерсең лә Хөсәен, Җәгъфәрнең күзләренә туп-туры карап, үзәккә үтәрлек ачы хөкем сүзе әйтә. Әйе, бөтен тирә-юньдә Хөсәен рухы үзен сиздергәндәй иде. Җәгъфәр, югыйсә, бу казакъ далаларындагы шәһәргә урнашып, барысыннан да — үзенең узганнарыннан да, тирә-ягындагы үзен белүче һәм сөйләүче кешеләреннән дә, танышларыннан да, элекке дусларыннан да читләшермен, качармын дип ышанган иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, килгән көнендә үк шундый очрашу булсынчы! Җәгъфәрнең аңы, юк, беркем дә сине күрмәде, монда сине беркем дә белми, газета нәрсә ул, ул бит җансыз кәгазь генә дия иде. Ләкин тойгылар, хисләр тынычландыру түгел, киресенчә, күңелне талыйлар, һәм шуның аркасында аның вөҗданы газаплана иде. Җәгъфәр, шул газаплардан котылырга теләп, үзе өчен әле ят булган шәһәр урамнарына чыгып китте. Күпчелеге такта түбәле бәләкәй бура өйләр, кар көртләре басып киткән киң урамнар. Күрәсең, салкын булгангадыр, анда халык бик аз. Чыгу белән бит һәм борын очларын, ияк асларын суык чеметтерә башлады. Юп-юка язгы-көзге пальто Себеркең бу зәмһәрир салкыныннан саклый алмый иде, әлбәттә. Җәгъфәр якасын күтәрде, кайтармалы иске бүреген батырып киде. Суык исә һаман үзәккә үткәннән-үтә генә барды. Җәгъфәр, үзенең кызганыч, мескен кыяфәтен читтән карап торгандай күз алдына китереп, эчтән көеп, әрнеп барды. Милләт хадиме, кайчандыр зур идеаллар белән дәртләнеп, мин фәлән итәм дә, мин төгән итәм дип йөргән гайрәтле чибәр егет. Ай-Һай, тиз бирештең син, ә! Ә синең белән бергә юлга чыккан Хөсәеннәр хәзер шагыйрьләрне сокландырырлык эшләр башкара. Җәгъфәрнең биредә бер авылдашы яши иде. Ул кайсыдыр байның кибетендә приказчик. Әле кибетләр ябылмаган. Юлында очраган бер бакалея кибетенә кереп, Җәгъфәр шул авылдашы турында сораша башлады. Ләкин ул кешене бу кибеттә белүче юк иде. Җәгъфәр, эше бетсә дә, суыкка чыгарга куркып, берничә минут кызу мич каршында таптанды. Ниһаять, кибет эчендә артык калырга уңайсызланып, урамга чыкты. Җылыдан чыккан шәпкә һава тагы да салкынрак тоелды аңа. Икенче кибеткә җиткәнче, салкын аның сөякләренә кадәр үткәндәй булды. Кибетнең бусында кызыл мал саталар иде. Приказчикларның күпчелеге — татарлар. Җәгъфәр прилавкага якынлашуга, аның янына кара хәтфә кәләпүшен кырын салган приказчик килеп тә җитте. — Нәрсә күрсәтергә боерасыз? — диде ул, Җәгъфәрне рус дип уйлап, рус телендә. Җәгъфәр үзенең Хәнәфи абзасын сорады. — Хәнәфи? Ә фамилиясе ничек? — Анысын атап әйтә алмыйм. Әгәр атасының исемен фамилия итеп алган булса, Шакирҗан абзый улы инде ул. — Башта аныклап белегез, — диде приказчик. — Аннан соң сорашырсыз. Ул йөгереп икенче бер кеше янына китте. Шул вакытта гына Җәгъфәр бу кешенең мыек чылгыйлары аның йөзенә шайтани бер кыяфәт кертеп, тырпаеп торганлыгына игътибар итте. Ул: «Киемеңә карап каршы алалар шул, нәгъләт төшкере» дип уйлады, өсбашының фәкыйрьлеген искә төшереп. Сукранып икенче очта күренгән приказчикка таба юнәлде. Бәхеткә каршы, бусы кечелекле, кеше хәлен аңлый торган бәндә булып чыкты. Ишетеп беләм, — диде. — Тик ул безгә тиң кеше түгел инде, ул бит купец второй гильдий Гимушовның уң кулы. <Кызык икән» дип уйланды Җәгъфәр. — Ә ничек табарга була соң аны? Миһербанлы приказчик иренмичә, авырсынмыйча барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты. Ф Янадан егерме минутлар чамасы вакыт узгач, суыктан барлык бу- в. ыннары калтырана башлаган Җәгъфәр авылдашын, ниһаять, эзләп = тапты. Кибет конторында өсте ябылмалы биек өстәл артында, тимер © кысалы күзлек киеп, кенәгәләр актарып утыручы сузан буйлы, чукмар н борынлы Хәнәфи абыйсы алдына барып басты. ? — Сез мине танымый торгансыздыр инде? — диде, мескенләнә тө- § шеп. — Мин Җәгъфәр булам, сезнең авылдашыгыз. Батыржан улы. * Хәнәфи тимер кысалы күзлеген салып өстәлгә куйды. — Батыржан улы? Җәгъфәр? Батырҗан бай улымы? — Әйе, исәнмесез, Хәнәфи абый. ° Хәнәфи башта ышанмыйча, икеләнеп, кулын бирмичә торды. Аннан £ ниләрдер исенә төшерде, күңеленнән ниләрнедер аныклады. < — Сөбханалла, — дип куйды, соңыннан исе китеп, — Җәгъфәр шул! ч Таныдым, төсмерләдем, төсмерләдем. * Хәнәфинең елмаюы Җәгъфәргә шундук жан тынычлыгы бөркеде, ул үзенә сузылган сыек буынлы эре, озын бармаклы кулны, хужасы * кире тартып алмагае тагы дигәндәй, бик тиз эләктереп кысты. Хәнәфи авылдашының өс-башын тиз-тиз генә күздән кичерде, эчтән тагы бер тапкыр гаҗәпсенсә дә сиздермәде. — Кайчаннан бирле безнең якларда, энем, Җәгъфәр? — дип сорады. — Дөнья бик әкәмәт нәрсә икән ул, Хәнәфи абый, ничек ди, бер алдын, бер артын күрсәтә диме? — Әйе, — диде Хәнәфи. — Ишеткән идек, ишеткән идек. Безгә дә килеп җиткәли туган як хәбәрләре. Батыржан абзый дөнья куйган икән үзе, васыятендә сине мирастан да мәхрүм кылган икән, мәрхүм. Ишеткән идек. Тик мин сине шулай да бу кыяфәттә үк күрермен дип уйламаган идем. Утыр әйдә. — Шулайдыр инде,— диде Җәгъфәр юаш кына, — рәхмәт. Атаңнан мираска сукыр бер тиен дә калмаса, аякка басулары авыр икән шул, Хәнәфи абый. Авылда ачлык. Казна җибәргән азык тел очына да йогарлык түгел, шәһәр җирендә дә шулай ук, үзең беләсең, бик авыр дөнья көтүләре. — Алай да,— дип куйды Хәнәфи,— синең бит инде үзебезчә дә, урысча да грамота юк түгелдер. Теге елларда мәдрәсәдә укый, аннан учитель яллап урысча укырга керешкән, дип тә ишеттек. — Анысы барын бар, Хәнәфи абый, тик менә таныш-белешсез кая барып керәсең! — Сон Казанда таныш аз түгелдер инде, шул гомер буе Казан каласында яшәп. — Дөресен генә әйткәндә, мин анда бәхетсезлеккә дучар булдым. — Нишләдең? — Өйләндем. — Бәрәкәт! Өйләнү бәхетсезлек буламы? __ Була икән шул. Мин бер бай хатынга өйләнеп ялгыштым. Ә ахырда тормышым хатын белән яшәү урынына зобани карчыгы белән яшәүгә әйләнде. Мин бөтенләй Казанны ташлап китәргә мәҗбүр булдым. л ж • Хәнәфи, башын кырын салган көе, бик җитди кыяфәттә уйланып утырды. — Булыр, булыр, анысы булыр, — дип куйды. — Монда инде я пан, я пропал дип эш кыласың. Мин дә баемның ирдән тол калган кызына өйләндем. Тик, әйтмәгәнем булсын, аллага шөкер, хатыннан уңдым. Ә синең барып чыкмаган икән. Булыр, булыр. Мин дә, шулай килеп чыкмагае дип, бик курыккан идем башта. Хәнәфи, кулларын беркетеп, баш бармакларын берсе тирәсендә икенчесен әйләндерә башлады. — Алай икә-ән, — дип куйды. — Шулайрак шул, — диде Җәгъфәр, сүзнең бер дә үз файдасына юнәлеш алмавын сизенеп. — Ни, болай итик, Җәгъфәр, минем бер-ике сәгатьлек эшем бар. Син хәзергә йөреп тор. Шул бер-ике сәгатьтән сон минем янга керерсең. Алла боерса, аннан бездә чәй эчеп китәрсең. Җиңгәңне, минем тормышны күрерсең. Менә шулай сөйләштекме? Ул жилет кесәсеннән зур көмеш сәгать алып аны учына салды. Нидер әйтмәкче булып Җәгъфәргә карады. Җәгъфәр исә бу минутта башына кайнарланып кан күтәрелгәнен тойды. Бермәл сулышы кабынып торды. Ниһаять, әйтми булдыра алмады: — Хәнәфи абый, мин сезне, өйләрегезгә барып, мәшәкатьләп йөрмәм инде. Мин әле Казаннан бүген генә килеп төштем. Синнән яшерен- батырын түгел, миһманханәдә бер кич кенә кунарлык акчам калган иде кесәмдә. Шәфкать ит, миңа булыш. Кем генә итеп булса да менә шушы кибетеңә эшкә урнаштыр. Синең яхшылыгыңны беркайчан да онытмам. Хәнәфинең болай да төксе йөзенә ниндидер котсыз, явыз кырыслык билгеләре йөгерде, күзләре зур булып ачылды, аскы ирене бөтенләй юкка чыкты диярлек. Шул кыяфәтендә ул бераз вакыт Җәгъфәргә карап торды да, авылдашының агарынып китүен күреп булса кирәк, йомшара төште. Аннан бөтенләй йомшарды, «Вәт мать чистная!» дип, баш түбәсен кашып куйды. — Эшкә дисең инде син, име? — Әйе, зинһар өчен, бик үтенәм. — Товар белән эш иткәнең бармы соң? — Бераз бар, — диде күңелсезләнеп Җәгъфәр — Әнә тол хатын дидем бит әле. Печән базарында аның кибете бар иде. — Алайса, сынап карарга була. Әтиең хакына, Батырҗан абзый хакына. Бик бай, мөлкәтле, бик гайрәтле кеше иде, урыны җәннәттә булсын. Ул үзенең контора өстәле янында торган, гадәттәгедән биегрәк утыргычыннан сикереп диярлек төште дә: — Әйдә алайса, — дип, Җәгъфәрне ияртеп кибет эченә алып кереп китте. Мич янында почмакта гына посып торган йомышчыны ул бармак белән генә ишарә ясап үз янына чакырды. Җан-фәрманга атылып килеп җиткән унике-унөч яшьлек малайга: — Менә абыеңны күрәсеңме? — диде. — Күрсәң, шул: абыеңны приказчиклар өенә алып бар. Андагы Гариф тинтәктән калган караватны күрсәт. Ул шунда урнашсын. Җәгъфәргә карап тагы уйланып торды. — Син «акча бетте» дидең бугай әле, име? Хәнәфи чалбар кесәсеннән шартлап ачыла һәм ябыла торган зур портмонет чыгарды, аннан илле тиенлек көмеш акча алып Җәгъфәргә сузды. — Менә хәзергә ашарыңа, фатир бушлай бездә. Шуны житкер. Аванстан алып калырмын. — Әлбәттә, — диде Җәгъфәр, бик ярарга тырышып. йомышчы малай аны кибетнең арткы ишегеннән аландай иркен ишегалдына алып чыкты. Анда зур амбарларга, таш кладовойларга сыенып бәләкәй генә бер агач өй тора иде. Малай шул өйгә таба чап- . ты, Җәгъфәр исә аннан калмаска тырышты. * Бу өйдә квартирга чыгарга, я кунакханәдә торырга мөмкинлекләре 2 булмаган, башлыча яшь, әле өйләнмәгән приказчиклар тора икән. Шы- = гырдавык караватлар, боз каплаган бәләкәй тәрәзәләр. Күрәсең, мич- »- не артык иртә томалаганнардыр, бүлмә һавасы исле иде. Малай пыч- з рак матрас өстенә ертык одеял, сүрүеннән йоннары күренеп торган | мендәр ташланган караватны күрсәтте. — Менә! * Ул шул сүзне әйтте дә өйдән чыгып та китте. Җәгъфәр бөтен өйдә * япа-ялгызы калды. Ашыкмыйча гына чишенде. Итекләрен салды, чол- о тауларын мич кырыендагы бауга элде, анан өске киемнәрдән генә су- < зылып караватына ятты. Бусы да, һич югында, ярый иде әле. һәрхәлдә, урам суыгында газап чигү түгел. Рәхмәт төшсен Хәнәфи абыйга. Җәгъфәр берара мич артында сайраган чикерткәне тыңлый баш- * лады, аннан изрәп йокыга талды. Төшендә Казанны күрде. Имеш, Гөл- ь җиһан белән кненешеп-ясанышып Проломный буйлап туманный кар- < тина карарга баралар икән. 18 ’ Хөсәен җибәргән егетләр ике көнгә кичегеп кайттылар. Моның ахыры күңелсез булуы мөмкин иде. чөнки алар, туй мәҗлесендә буласы бар дип, бары өч көнгә генә рөхсәт алдылар. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен Хөсәен алдан ук аяк киенергә булды. Ул комитет члены Николай белән сөйләште, теге исә, үз чиратында, тимер юл мастерскойларындагы егетләр белән бәйләнешкә кереп, алардан Фәрхетдингә дә, Чынбулатка да җил-давыл тидертмәүләрен үтенде. Ниһаять, арып-талып беткән егетләр көннәрдән бер көнне Оренбурга кайтып керделәр. Әлбәттә, аларны каршы алучы булмады. Тик алар никадәр алҗыган, йончыган булмасыннар, шатлыклары йөзләренә үк чыккан иде. Кайтып төшү белән, алдан сөйләшеп куелганча, «Урал» идарәсенә ашыктылар. Идарәдә Хөсәен чыгачак номерның макетын әзерләү белән берүзе мәшгүль иде. Егетләрне күргәч, шатланып, урыныннан торды. Исәнләшү өчен өстәл артыннан чыкты, егетләргә утырышырга кушты. Үзе алар каршысына басып: — Ягез, сөйләгез: юл уңдымы?—дип сораша башлады түземсезләнеп. — Туктагыз әле, Хөсәен агай, — диде Чынбулат, урыныннан кубып, — башта исәп-хисапны өзәек әле. Ул кесәсеннән янчыкка салынган бакыр, көмеш акчаларны чыгарып өстәлгә бушата башлады. Өстәл өстендә күпчелеге бакыр тәңкәләрдән генә торган бәләкәй өем хасил булды. — Менә санап алыгыз. Хөсәен санап тормады. — Ярар, соңыннан санармын, сөйләгез, егетләр. — Крәстияннең биш тиенен түгел, Хөсәен агай, бер тиенен алу да авыр эш. Бигрәк тә гәзит-мәзитләргә акча әрәм итәме сон ул! Тик ме нә, күрәсең, безнең капчыклар буш, булган әйбер сатылып бетте. Менә шуннан чыгып эшнең мантыганын үзегез аңлагыз инде. — Мин анысын күрәм, — диде Хөсәен, — миңа күргән-ишеткәннәрегезне бөтен тулылыгы белән сөйләгез. Егетләр, бер-берсен бүлдереп, булган вакыйгаларны сөйли башладылар. Хөсәеннең чырае яктырганнан-яктыра, ачылганнан-ачыла бара иде. Ул бераздан кызыклы маҗаралар турында ишетеп шаркылдап көлә үк башлады. Егетләр, Сарыкташ авылындагы уңышсызлыктан соң, китап сатучылар сыйфатында авылдаи-авылга йөреп, тугыз җирдә булганнар икән, һәр авылның үзенә аерым бер кызыклы вакыйгасы искә алынды. — Татар авылларында гына булдыгызмы? — дип сорады Хөсәен. — Юлыбызда ике башкорт авылы да очрады. — Ничек соң, башкортлар үзегезне әйбәт каршы алдылармы? Чынбулат бик кәефләнеп әйтеп куйды: — Аны сорап тораһы да юк инде, Хөсәен агай, башкорт та, татар кебек үк, җиргә мохтаҗлык кичерә. — Анысы шулай, тик татар телендә язылганны аңлыйлармы? — Аның бит башкорт телендә язылганны укыганы да юк, ул инде башкорт өчен китап татар телендә генә языла дип белә. Рәхмәт әйттеләр. Күзебезне ачтыгыз, диләр. Егетләр бер авылда фәкыйрьрәк бер хәзрәткә очрауларын сөйләп алдылар. — Я, ничек соң? Мулла абзагыз арт сабагыгызны укытмадымы? — дип сорады Хөсәен. — Юк, укытмады. Мулла абзый ике гәзит, ике китап сатып алды. — Ә бер сүз дә әйтмәдеме? — Әйтмәде. Тагы килегез шулай, диде. Хөсәен ышанмыйча баш селкеде. — Ай-Һай, ахыры хәерле булсын.— Ул бераз тынып торды.— Хәер, муллаларның да либераллары юк түгел. «Современник», мәсәлән, аларны дүрт сортка бүлә. Менә сез, егетләр, миңа дөресен генә әйтегез әле. Газетада язганнарның барысын да аңлап тыңладылармы? Гади крәстиян төшенәме, юкмы? — дип төпченде Хөсәен. — Барысын да аңлап бетереп булмый инде ул, Хөсәен абый. — Ничек инде? Мәсәлән, нәрсәне аңлап булмый диләр? — Менә, әйтик, анда «социализм» сүзе, «хакканиятьсез», «интиҗа- бә...» — диде Фәрхетдин. — Аңлаттыгызмы соң «социализм» сүзен? — Анысын инде бик матур итеп Чынбулат аңлатты. — Ә «интиҗабә»не? — Анысын без белмибез шул, — диде Чынбулат күңелсезләнеп. — Ул сүз бит безнең газета сүзе түгел, «Вакыт» газетасыннан ♦алынган Габдулла Буби дигән кешенең язганы. — Ләкин шулай да Хөсәен уйга калды. Тел өстендә бик, бик күп эшлисе бар иде әле. Кайчан соң татар теленең галимнәре, маһир белгечләре булыр?! — Аны әйтегез дә моны әйтегез. Газета идарәсе белән бәйләнешкә керердәй укый-яза белә торган кешеләр табылмадымы? Теге ике газета сатып алган мулланы санамаганда, шәһәрдән чирләп кайткан бер шәкерт һәм бер җәдит хәлфә очраган икән. — Язарбыз, хәбәрләр язып торырбыз, дип ышандырдылар, — диде Фәрхетдин. — Карарбыз, күрербез. — диде Хөсәен, ул кешеләрнең фамилияләрен куен дәфтәренә теркәп. Егетләр ул арада үзләренең ач бүреләрдән ничек котылганлыкла- рын сөйләп алдылар. Эшләре харап буласы икән, бары бүреләр һөҗүм итә башлагач, олаучылар килеп чыгуы гына үлемнән коткарган. Хөсәеннең йөзе чытылып китте. Әйе, моннан соң мондый эшләрне ныграк уйлап, һәр ихтималны күздә тотып башкарырга кирәк дип уйланды. Ул урыныннан кузгалды. ' ♦ — Бик зур рәхмәт сезгә, егетләр, партия оешмасы исеменнән рәх- % мәт. Тырышкансыз, нәкъ без теләгәнчә эш башкаргансыз. Егетләр чыгып киткәч, Хөсәен тагы газета макеты белән булашты. о Бу өченче сан иде. Бу санда «Россия социал-демократларының партиясе авыл халкы өчен нәрсә булдырырга тырыша» дигән дәвамлы мәка- ч лә басыла башлый. Хөсәен бу мәкаләне редакцияләү өчен аз көч куй- < мады һәм ул аңа зур өметләр баглый иде. Әнә егетләр: «Авыл халкы ф кызыксына, аның барысын да беләсе килә», — диләр бит. Тагы бу сан- х да бик усал бер мәкалә — милләт өчен тырышу исеме астында буржу- х азия өчен янып-көеп яшәүче «Мөселман нттифакы» турында мәкалә “ бар. Тәгаен, бик каты дау куптарачаклар. Бу санда, баштагы ике саннан үзгә буларак, бер шигырь дә кертте Хөсәен. Әлбәттә, ул Тукай < шигыре түгел, хәтта Сәгыйт Рәмиев шигырьләренә дә җитми. Ләкин ~ шулай да ул «Урал»да басыла ала торган, шушы газетаның юнәлеше- 5 нә туры килә торган шигырь. Ә бүген менә газетаның икенче саны чыгып таралды. Аида Ленин < мәкаләсе басылган. Моңарчы әле татар телендәге вакытлы матбугатта беркемнең дә Ленин мәкаләсен бастырып чыгарганы юк иде. Әйе, бәлки мактанчыклыктыр, ләкин Хөсәен бу хезмәте белән горурлана. Шулай ук мәкаләгә дә зур өметләр баглый ул. һичшиксез, аны Казан эшчеләре дә, Уфа эшчеләре дә укыячак. Ленин бу мәкаләсендә бик гади тел белән Россиядәге партияләр кем файдасына тырышканлыгын аңлата. Бүгенге көнне бу бик, бик кирәк. Хөсәен шулай күңеленнән сөйләнә-сөйләнә эшен дәвам иттерде. Корректор һәм экспедитор хезмәтен үтәүче Басыйр идарәгә килеп кергәндә, ул газета материалларын тиешенчә урнаштырып бетергән иде инде. Ирексездән Басыйрның, ят кешедән урталыкта кыюсыз гына таптанып торуын абайлады. Бәлки акча сорарга кыймыйча торадыр, дип уйлады. Ләкин ул Басыйрдан моның сәбәбен белешергә өлгермәде, теге батырлыгын җыеп, әйтер сүзен берьюлы үзе түнкәртеп ташлады. — Мин сездә артык эшли алмам инде, Хөсәен әфәнде.. Хөсәеннең әле генә Фәрхетдиннәрнең уңышлы сәяхәтен ишетүдән күңеле күтәрелеп киткән иде. Басыйрның һич көтелмәгән бу сүзе башка суккан кебек булды. — Ни өчен, ни сәбәптән? — диде ул, шомланып һәм кабаланып. — Шулай, кичерегез, ләкин эшли алмыйм. — Соң бит син, дус кеше, болай безне бөтенләй аяктан егасың! Әйт, һич булмаса сәбәбен әйт, Басыйр. Басыйр үз өстәле янындагы утыргычны читкәрәк тартты да, утырып, маңгаен учына салды. — Минем гаиләм бар, Хөсәен әфәнде, балаларым бар, аңлыйсызмы? — диде ул, кинәт ни өчендер ачыргаланып — Хуш, эш хакын арттырыгыз димәкче буласыңмы? — Әле җүнләп эшли башламаган, ничек итеп эш хакын арттырыгыз дияргә җөрьәт итим мин?! — Мин инде, алайса, аңламыйм,— диде Хөсәен. Ишектән Галимҗан күренде. — Мин инде, алайса, Басыйр әфәнде, синең безне ташлап китәргә теләвеңне һич тә аңламыйм,—дип кабатлады Хөсәен. — Мин моның сәбәбен беләм, — диде Галимҗан тыныч кына.— Ана ниндидер хулиганнар, әгәр дә газеттан бүген үк китмәсәң, үтерәбез, дип янаганнар. Хөсәен аптыравыннан көлеп үк җибәрде, ләкин шундук җитди, кырыс бер кыяфәткә керде. — Шулаймы, дөресме бу? — диде. — Әйе, дөрес, Хөсәен әфәнде. Кичә, караңгы төшкәч, мин өйгә кайтып барганда, өйгә җитәрәк, каршыма ике кеше чыкты... — Кемнәр иде ул, танымадыңмы? — Юк, танымадым. Бүрекләрен батырып кигәннәр, бишмәт якаларын күтәргәннәр иде. Артымнан килделәр дә мине ике яктан култыклап алдылар. Мин аңымны югалта яздым... — Татарлармы соң? — Әллә... Юк... Татар, татар... Басыйр бәләкәй генә буйлы, ябык, зәгыйфь бер кеше иде. Ләкин ул соң дәрәҗәдә тырыш һәм сүз тыңлаучан. Гомерен сасы мәдрәсәдә уздырып, ахырда тырышлыгы аркасында кеше рәтенә баскан бу корректор бик кызганыч тоелды Хөсәенгә. — Полициягә, хәзер үк полициягә хәбәр итәргә кирәк, — диде ул. — Әйе, полиция дигәнең «Уралчы»ларга ярдәм итәргә генә тора инде,— диде Галимҗан ачы елмаеп.— Алар сине урамда суя башлаганнарын күрсәләр дә борылып китәчәкләр. Шулай. Галимҗан мәсьәләгә айнык карый иде. Газетаның беренче саны чыгу белән полиция колакларын торгызды, алар «борыны яхшы сизә исне». — Минемчә, менә нишләргә кирәк,— диде Галимҗан.— Әгәр без беренче террорга юл куйсак, алар безгә киләчәктә дә көн күрсәтмәячәкләр. — Нишләргә соң, синеңчә? — Террорга каршы террор,— диде Галимҗан кызып. — Синең шул булыр инде, — диде Хөсәен, ачы көлемсерәп. — Юк, син көлмә әле, зинһар, әйдә башкача атыйк, террор булмасын, ди. Без бүген арттарак калып Басыйрны өенә кадәр озата барырга тиеш. Ни өчен дисеңме? Теге хулиганнарның кем икәнлеген белү кирәк. Аннан күз күрер. — Монысы белән мин килешә алам. Хөсәен, «сез»гә күчеп, корректорга мөрәҗәгать итте: — Эшләгез, курыкмагыз, без сезгә беркемнән дә кул тидертмәбез. Зинһар, бик үтенәм, салыгыз өстегезне, менә дөнья кадәр корректура карыйсы бар. Басыйр артык кабаланмыйча гына, икеләнә төшеп, өс киемен сала башлады. Алар редакциядән чыкканда төнге унбер тирәсе иде. Халык күбрәк йөри торган Николаевский урамыннан бергә бардылар, аннан Басыйр үзенең караңгы Водяная урамына җиткәч. Хөсәен белән Галимҗанны шактый артка калдырып, берүзе китте. Хәзер ашыгып лерт-лерт атлаган Басыйр тонык бер нокта булып кына күренә иде. — Әйдә, без бик артка калмыйк, белмәссең ул бәдбәхетләрне, — диде Хөсәен. Ашыгыбрак атлый башладылар. Бераздан тирә-ягына ка- рангалап барган Басыйрның кечкенә гәүдәсе бөтенләй ачык булып күренде. Галимҗан кинәт Хөсәеннең җиң очыннан тартты. — Күрәсеңме? — Күреп барам. Урамның икенче ягыннан ниндидер кешеләр ашыга-ашыга Басыйр- га таба килә башладылар. Басыйр, аларны күргәч, туктап калды. Бераздан ул, үзен тотарга тырышкан кешеләрдән качып, Хөсәеннәр ягына таба китте. Шулай сөйләшенгән дә иде. Хөсәен белән Галимҗан коймага ышыкландылар. Алардан ерак түгел тимер түбәле өй алдын дагы рәшәткә турысында Басыйрны куып килүчеләр бераздан ачык күренде. Алдан килгәне, озынрагы, корректорны якасыннан эләктереп алды, ул да булмады, хулиган селтәнеп аны кар көртенә атып бәрде. — Әйткәнне тыңламыйсыңмы, мордар! Мә, алайса!.. Ләкин ул корбанына яңадан ташланырга өлгермәде, Хөсәен белән Галимҗан барып аның кулларыннан каерып тоттылар. Ул да югалып ♦ кала торганнардан түгел иде, ахры, тиз арада аңына килеп, барлык а көченә башы белән Галимҗанның иягенә бәрде. — Ә, кабахәт, син шулаймыни әле?!—диде Хөсәен. Аның ачуы 5 чиктән ашкан иде. Юкка гына аны учительскаяда көчле булуы өчен н Аполлон дип йөртмиләр иде шул. Күз ачып йомганчы, теге кешене ул урам буендагы келәт стенасына китереп сылады. Күрәсең, башы белән < бәрелде теге — бүреге очып китте, үзе аңын югалтып кар өстенә ауды, ф Ул арада Галимҗан да аякка баскан иде инде. Шуны күреп торган * икенче хулиган кинәт чигенә башлады. Бераздан, кире борылып, җан- s фәрманга чабып та китте. о — Катырак булды, ахры,—диде Хөсәен үкенгәндәй, келәт стенасы X буенда яткан кешегә ымлап. < — Чурт та булмас, айныр, — диде Галимҗан. Алар икәүләшеп әле ч һаман кар өстендә чалкан яткан Басыйр янына бардылар. — Ник тормыйсың син һаман? н — Киттеләрме тегеләр? — диде Басыйр калтыраган тавыш белән. < Хөсәен көлеп җибәрде. — Тор әле, кил, менә бу бәндәне таныйсыңмы? Ул бит сиңа гер белән сукмакчы иде. Әнә гере. — Аһа, ярыйсы, өч кадаклы гер ич бу, — диде Галимҗан, карда яткан герне кулына алып.— Башыңа бер тамызган булса... Басыйр көрт эченнән такыр урынга чыгып кагына башлады. — Менә кара әле, кем бу? — диде Хөсәен, теге кешенең бит турысында шырпы кабызды. Карда ятучы куркынып күзләрен ачты. — Бу бит теге талчокчы Әптери. — Юри ята ул, дуңгыз,— диде Галимҗан. Әптерине култык асларыннан эләктереп аякка бастырдылар. Хөсәен аның башына карда аунап яткан бүреген чәпәде — Я, сорауга җавап бир инде, егет! Нинди үчләрең бар иде Ба- сыйрда? — Минем бернинди үчем юк, тәти абый. Мин бит ни... — Хәзер без аны полициягә илтик, анда телгә килер ул, — диде Галимҗан, бик җитди итеп. — Юк, юк, зинһар, абый җаннарым, частька илтә күрмәгез — Сорауга җавап бнрмәсәң, илтергә туры килер шул, мәлгунь! — Хөсәен Галимҗанга мөрәҗәгать итте:—Кеше үтерергә ниятләгән өчен ничә ел әле? — Илле сигезенче статья буенча гомерлек каторга,— диде Галимҗан. — Әйт, кабахәт, юкса, сине гомерлек каторгага җибәрәбез, — диде Хөсәен. — Нәрсә әйтпм соң? — диде тәмам куркуга калган Әптери. — Әйт, кем кушуы буенча бу бичара Басыйрны үтермәкче булдың? — Без үтерергә гүпчи уйламадык та, без куркытырга гына теләдек. — Аһа! Өч кадаклы гер белән башка сугып куркыту ярыйсы уен ул! Мин дә сине шулай куркытыйм әле,— дип, Галимҗан герне югары күтәрде. — Абын җаннарым, алла хакы өчен, алла хакы өчен тимәгез! — Әйт, кем сине Басыйрны куркыт дип котыртты, кем кушты? — диде Хөсәен. — Нәрсәләр вәгъдә иттеләр моның өчен? —дип өстәде Галимҗан. — Әйтсәм, җибәрәсезме сон? — диде Әптери еламсырап. — Нишлибез, җибәрәбезме дөресен әйтсә? — диде Галимҗан. — Дөресен әйтсә, җибәрәбез. Ә ялганлаган булса, иртәгә үк полициягә хәбәр итәбез. Шаһитлар җитәрлек безнең. — Безне, егетләр, Хөббихуҗа котыртты. — Нәрсә вәгъдә итте? — диде Галимҗан. — Буш итмәм, акча бирермен, әгәр шул мордар Басыйрны куркытып эшеннән чыгарсың, диде. — Кем соң ул Хөббихуҗа дигәне? — дип сорады Хөсәен Галимҗаннан. — Мин аны беләм. Вәли хәзрәтнең мәзине, иң кадим, иң мөтәгас- сыйп бер фанатик. «Дин вә мәгыйшәт» айгырларының берсе инде. — Барысы да аңлашыла, — диде Хөсәен. Галимҗан герне учында сикерткәләде дә кесәсенә салып куйды. — Бу вещественное доказательство дип атала. Кара аны, Әптери, теге качкан әшнәңә дә әйт: моннан сон да, Хөббихуҗалар коткысына бирелеп, безгә каршы берәр явызлык эшләргә җыенуыңны белсәк, баш бетте, себер киттем, дип исәплә. — Ә хәзер тай моннан, — диде Хөсәен. — Юк, нигә? — диде Галимҗан. — Ул хәзер бик әйбәтләп Басыйрны өенә кадәр озатып куя. Әптери алдан, Басыйр аның артыннан көрәлгән юл буйлап киттеләр. Хөсәен белән Галимҗан шактый вакыт, аларныц шәүләсе күздән югалганчы, карап торды. Хөсәен өйгә кайтып кергәндә төн уртасы иде. — Нәрсә булды? Ник болай озак?—диде Хәдичә йокы аралаш. — Сугышып йөрдем, Хәдичәкәй. — Сугышып? Әстәгъфирулла! «Эчеп йөрүең» җитмәгән, инде сугышырга калдымыни? — Ярар, йокла, мин дә ятам хәзер, калганын иртәгә сөйләрмен.

Ахыры бар.