Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛГА КАРАП, ЕРАКНЫ КҮРЕП

Төзүчеләр янында булган чакта да. Чаллының кичке тын урамнарында ялгыз гына уйланып йөргәндә дә, бәйрәмчә киенгән камазлылар белән бергә өр-яңа культура сараенда концерт карап утырганда да күңелемне гел бер хис — горурлык хисе биләп торды. «Менә бит без хәзер нинди зур эшләр эшли алабыз! Менә бит хәзер безнең көчебез никадәр күп!» — дип сокланудан туган хис иде ул. Ләкин Чаллы сокландырып кына калмый. Ул уйланырга да мәҗбүр итеп, күңелдә күп кенә сораулар һәм аның иртәгәге көнен күрергә теләк тә уята. Хәзер Чаллыда ике йөз мең кеше — атаклы КамАЗны төзүчеләр яши. Дөньяда тиңе булмаган бу гигант төзелешкә алар киң илебезнең төрле якларыннан җыйналган. Автогигант белән бергә, күзгә күренеп, хәзерге заман шәһәре — Чаллы да үсә. Менә шул шәһәр белән якыинанрак танышасы: аның ничек яшәвен, нинди шатлык- куанычлары, нинди хәсрәт-хаҗәтләре булуын, нинди чикләргә барып җитүне үзенә максат итеп куйганлыгын һәм шул максатына ни дәрәҗәдә ирешүен беләсе килә иде. Бер көнне шәһәр башкарма комитеты председателе Гыйләҗев Ренат белән утырганда, сүз арасында ул миңа бүтән шәһәр советы председательләренең аңа кызыгып та, шул ук вакытта кызганып караганнарын әйтте. Моның сәбәбен аңлау кыен түгел. Бер яктан, чыннан да, аннан көнләшер нәрсәләр байтак. Мәсәлән, Чаллыда шәһәр төзү эшенә республикабызның башка шәһәрләренә караганда чагыштыргысыз күл акча тотыла. Үзләрендә үк төзелеш индустриясеиең куәтле базасы да бар. Төзелеш өлкәсендә ирешелгән яңа проектлар, ул проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре— шулай ук Чаллыда. Төзелеш алып бару өчен җайлы булган иркенлекне дә истән чыгарырга ярамый, шәһәр япан кырда, моңарчы бернинди дә иске корылмалар булмаган уңайлы җирдә төзелә. Ниһаять, Чаллыны төзү, шәһәр советы башкарма комитеты көче белән генә алып барылмыйча, аны Үзәк министрлыклар һәм ведомстволар да игътибар үзәгендә тоталар. Менә шуларны искә алганда, Гыйләҗевтән көнләшерлек нәрсәләр җитеп ашкан. Ә икенче яктан килеп караганда исә, председательнең хәленә керерлек сәбәпләр дә байтак икән. Әйтүе генә ансат: биш ел эчендә шәһәргә ике йөз мең кеше килгән. Ай саен өч мең, көненә бер йөз кеше туктаусыз килеп торган дигән сүз бу! Баласыз да, балалар белән дә, әйберләр төяп тә һәм әйберсез дә, семьялары белән һәм ял- гыз-ялгыз да килгән алар. һәм. әлбәттә, берсе дә үзләре белән өйләрен яки квартираларын күтәреп алып килмәгән. Кибет, аптека, карават, бала имезлеге һәм башка шуның ише мең төрле кирәк-яраклары берсе дә булмаган аларның. Чөнки алар шәһәргә киләбез дип, димәк, анда барысы да булырга тиеш дип уйлап килгән, һем шулай уйлап дөрес иткәннәр Дөресе дөрес, ләкин... Иске Чаллы ул чакта берничә йөз агач йорттан гына гыйбарәт иде бит. Бер шаяны Т әйтмешли, хәзерге КамАЗ заводларыннан берсенең түбәсе бөтен иске Чаллыны каплап куярга җитәр иде. Менә шундый хәлдә көн саен килеп торган йөз кешегә торак урыны табу мәсьәләсе үзе генә дә никадәр катлаулы булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел. Ә бит ул меңләгән кешеләрне азыктөлек белән тәэмин итәргә дә, алар- ны тезелеш мәйданына илтү һәм эштән алып кайту чарасын күрергә дә кирәк, шуның өстенә, алар әле кино, спектакльләр карарга телиләр, анысы турында да кайгыртмыйча ярамый. Шәһәр советы хезмәткәрләре шуларның барысын да оештырырга, барысына өлгерергә тиеш булалар. 1970 елның кышында шәһәр советының төп бурычы төзелешкә килгән кешеләрне торак урыны белән тәэмин итүдән гыйбарәт була иде. Ул чорда башкарма комитет кешеләренә кешеләрне урнаштыру өчен иске Чаллы һәм аның якын-тирәсендәге авылларга барып, өй борынча йөреп фатир эзләргә туры килде, һәр семьяга кимендә бер-ике төзүче урнаштыралар. Ә моның өчен гаять зур түземлек, тырышлык һәм дипломатлык кирәклеге һәркемгә билгеле. Шуннан соң үткән дүрт-биш ел эчендә Чаллыда искиткеч зур үзгәрешләр булды. Уникешәр катлы йортлар. Заманча киң проспектлар. Культура сарае. Ательелар. Почтамт. Администрация биналары. Кинотеатрлар... Кыскасы, шул: иске Чаллы урынында чын мәгънәсендә бүгенге яңа шәһәр калкып чыкты. Иске Чаллының елга буйларында, чокыр-чакырларда посып калган соңгы корылмаларны да тиздән сүтеп бетереп, алар урынына мәһабәт йортлар салачаклар. Анда иске шәһәрдән тик бер генә нәрсә — ул да булса зират кына калачак. Бу — Чаллының көньяк көнбатышы, беренче төзелеш башланып киткән урын. Моннан тыш тагын Чаллыда пенопластен кисеп ясалган шикелле тигез, ак ташлардан бишәр, тугызар, уникешәр катлы йортлардан торган өр-яңа шәһәр дә бар инде. Ул йортлар Мәскәүнең яңа районнарында төзелгән йортлардан һич ким түгел. Әйтерсең ниндидер бер могҗиза булган да, Мәскәүнең бер кисәген шушы Чаллыга китереп утыртканнар! Бу яңа шәһәрдә хәзерге көндә туксан мең кеше яши. Шәһәрнең тарихын өйрәнү өчен архивларда казынып торуның кирәге юк. Монда барысы да күз алдында, соңгы дүрт-биш ел эчендә генә дөньяга килгән. — 1970—1974 елларда төзүчеләр бер миллион өч йөз мең квадрат метр торак мәйданы төзеп тапшырдылар,— ди шәһәр советы председателенең төзелеш буенча урынбасары Биктимер Мурясов. Бу санга культура-көнкүреш объектлары керми. Бездә елына дүрт йөз мең квадрат метр торак мәйдан төзелә. Уннарча кибетләр ачтык. Рестораннар, кафелар... Алар барысы да беренче класслы итеп эшләнгән. Чаллы «Универсам»ы — Татарстанда иң зур универсам... Яңа шәһәрнең үзендә генә дә кырык мең төп агач утырттык... Биктимер Мурясов Чаллыга җитмешенче елда килгән. — Эшнең иң болгавыр чагына туры килдем.— ди ул, шул көннәрне искә алып.— Башкарма комитет сөт заводы салу мәсьәләсен хәл итәргә тотынды... Ашханәләр мәсьәләсе бик кыен иде әле, аны юлга салу өчен көрәш башладык. Шәһәрне ямьләндерү һәм яшелләндерү өчен өмәләр оештырдык... Болар — уннарча мең кешенең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, яңа төзелә торган шәһәргә карата алар күңелендә моны мин дә төзештем бит дип горурлану, аны ярату хисе уятуга китерә торган бик мөһим эшләр. Шәһәрнең матурлыгы, андагы тормыш шартларының яхшыруы, ахыр чиктә, ул шәһәрдә яшәүчеләрнең аны ямьләндерүдә күпме һәм ни дәрәҗәдә күңел биреп катнашуына кайтып кала лабаса! Әнә шулай эшне дөрес оештыру, барлык депутатларның да активлыгы белән алып барырга тырышу нәтиҗәсендә яңа шәһәр үсү белән бер үк вакытта башкарма комитет үзе дә көннән-көн ныгый, эше камилләшә һәм аның халык алдында дәрәҗәсе арта бара. Вакыт дигән нәрсәнең иң кысан, иң кадерле урыны — КамАЗда. Мондагы эшләрнең барышы тизләтелгән кинокадрларны хәтерләтә. Андый кинотрюкларда агачлар күз алдында яфрак яра, тамашачылар күз алдында карбыз өлгереп җитә. КамАЗда да хәлләр шуңа охшаш: бер көн эчендә бер миллион сумлык эш эшләнә. Бер ай эчендә тугызар катлы, йөз кырыгар квартиралы гаҗәеп матур йортлар төзелеп куела! Бу — безнең җитештерү көчләребез никадәр зур үскәнен ачык раслаучы дәлил. Әйе, җитештерү һәм төзү мөмкинлекләребез көннән-көн тизрәк үсә бара. Ә менә кешеләрнең тормыш-көнкүреше, шәһәрдәге тормыш шартлары да шундый ук тизлек белән үзгәрә һәм үсәме икән соң? Үссә, үзгәрсә — ничек үсә. ни дәрәҗәдә үзгәрә? һәм ул үсешүзгәрешләрдә җирле власть органнарының өлеше һәм роле никадәр? Теләсә кайсы шәһәр башкарма комитетларының, алар каршындагы даими комиссияләрнең дә бурычлары бер: халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, сәүдә, мәктәп һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау эшләре белән шөгыльләнүдән гыйбарәт. Чаллы шартларында бу проблемалар аеруча кискен куелган. Аның сәбәпләре шактый күп: шәһәр халкының беркайда да булмаган тизлек белән артып торуы, ул кешеләрнең нигездә яшьләр һәм илебезнең төрле почмакларыннан җыйналган алтмыш төрле милләт вәкилләре булуы... Чаллыда төзелгән яңа йортларның яртысы — вакытлыча яшьләр өчен гомуми торак итеп файдаланыла. Монда һәр вакыт төрле «бумпнар булып тора: производство бумы, «бәби бум» — яшьләр бумы. Баштарак КамАЗ төзүчеләргә пешкән икмәкне һәм сөтне якын-тирәдәге поселоклардан ташыйлар иде. Төп төзелеш мәйданы — КамАЗ комплексы — беренче торак микрорайоннарыннан егерме километр ераклыкта иде... Күрәсез, болар барысы да гадәти булмаган уңайсыз шартлар. Ә бит тормыш агыла тора: яшьләр өйләнешә, балалар туа. Бүтән гадәти шартларда да балаларга ясле булмау, әлбәттә, проблема. Ләкин ул хәл итеп булмастай проблема түгел. Чөнки «иске» шәһәрдә яки авылда яшь ана белән яшь атаның туган-тумачалары, әти-әниләре була, һич югында, анда баланы вакытлыча карап торырга берәр карчык белән килешергә мөмкин. Ә Чаллыда? Монда әби-бабайлар, карчык-корчыклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Монда бары тик үзең эшкә киткәндә балаңны карап тору өчен күршеңне генә күндереп тора аласың. Ә бит ул да эшләргә дип килгән, ул да КамАЗда яши. Менә шулай итеп, гадәти шартлардагы гади генә көнкүреш проблемалары монда кайчакта катлаулы драмага әйләнеп кала... Шушындый хәлләрдә шәһәр советы нишли, нинди чаралар күрә соң? Түшәгеңә карап аягыңны сузасың, диләр. Беренче чиратта, транспорт, мәгариф, җәмәгать туклануы мәсьәләләрен җайга салу максат итеп куела. Әйтик, транспорт мәсьәләсе. Яңа төзелеш мәйданында җылылык трассасы да. су да, электр энергиясе дә булмау сәбәпле, җитмешенче елда беренче торак йортларны иске Чаллыда, гидротөзүчеләр поселогында төзергә туры килә. Ә КамАЗның завод корпусларын шуннан егерме километр читтә төзергә керешәләр. Кыскасы, төзүчеләргә һәр көн егерме километрга барып-кайтыл эшләргә кирәк була. Ә йөрү өчен транспорт җитешми Бу хәл, бер яктан, төзүчеләрнең көнкүрешендә кыенлык тудыра, икенчедән, аның төзелеш темпын киметүгә китерүе мөмкин. Мәсьәлә башкарма комитет утырышларында, шәһәр советы сессияләрендә тикшерелә. проектчылар, тезүчеләр һәм транспортчылар белән бергәләп карала. Шәһәр советы депутатлары трамвай һәм троллейбус юлларын кайдан уздыру халык өчен уңайрак булачагын бик җентекләп өйрәнеп, проектчыларга үз тәкъдимнәрен әйтәләр һәм нәтиҗәдә проектларга шактый гына файдалы үзгәрешләр керттерүгә ирешәләр. Транспорт һәм юл төзелеше буенча даими комиссия транспорт йөртүчеләрнең эш шартларын яхшырту чараларын күрә, хәрәкәт графигын тикшерү өчен депутат постлары оештыра. Трамвай юлын тизрәк төзү өчен өмәләр оештыру, төзелеш өчен кирәкле материалларны вакытында кайтарту мәсьәләсен алдан кайгырту, автобусларга гаражлар төзү — саный китсәң, очына чыгарлык түгел... Әмма тырышлык үзенең яхшы нәтиҗәсен бирә: КамАЗ төзелә башланганга өч ел дигәндә транспорт мәсьәләсе тулысынча хәл ителде. Хәзер шәһәрдән завод төзелешенә телисең икән автобуска утырып, телисең икән трамвай белән бар. Яңа мәктәпләр, кибетләр, ашханәләр, кинотеатр, сөт заводы, ит комбинаты — боларны тизрәк сафка кертү өчен дә шундый ук тырышлык күрсәтелә. Шәһәр советының хезмәткәрләре һәм депутатлары барысы да яшьләр. Яшьлекнең үзенең күп кенә өстенлекләре булса да, кайбер кимчелекләре дә бар. Бу очракта сүз эш тәҗрибәсе турында бара. Мәсәлән, председательнең беренче урынбасары Биктимер Мурясов элек завод директоры урынбасары вазифасын башкарган кеше Ә башкарма комитет секретаре Роза Корнева редакциядә бүлек мөдире булган, Гомәр Гыйләҗев төзелеш идарәсендә эшләгән. Кыскасы, бүтәннәрне өйрәтүдән элек, алар үзләре өйрәнергә, үзләре эшнең тәртибенә төшенергә тиеш булалар. ЖАН МИНДУБАЕВ ф АЛГА КАРАП. ЕРАКНЫ КҮРЕП Әмма алар баштан ук дөрес юлны сайлыйлар: депутатлар белән тыгыз элемтәдә торып, җәмәгатьчелеккә таянып эш итәләр. Сайлаучылар наказларын, депутат комиссияләре фикерләрен һәм тәкъдимнәрен күз алдында тотып эшләүне программ бурыч итеп саныйлар. Менә, мәсәлән, халык мәгарифе өлкәсен алып карыйк. Гомуми урта белем бирү безнең илдә мәҗбүри итеп куелган. Бу —бәхәссез. Ләкин Чаллыда моңа ничек ирешергә соң? Күп кенә төзүчеләр вакытлы поселокларда төзелештән бөтенләй еракта яши. Әле хәзер дә утыз меңләп кеше вагонпоселокларда көн «үрә. Ата-аналар КамАЗ төзи, ә балаларны укытырга, берәвенең дә мәктәптән читтә калмавына ирешергә кирәк. Җиңел мәсьәлә булмаса да, шәһәр советы аны уңышлы хәл иткән. Конкрет мисал китерик: шәһәрдән читтәге поселоклардагы балаларны исәпкә алалар, аларның әти-әниләрен җыеп сөйләшәләр, аннары мәктәп хәтле мәктәп булган мөһим объектларны төзүдә ярдәм сорап, тиешле оешмаларга һәм предприятиеләргә мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, ике поселокта тиз арада һәм «планнан тыш» ике мәктәп салына. Депутатлар соравы буенча, төзүчеләр халык мәгарифе бүлегенә тагын бер бина тапшыралар һәм анда да яңа мәктәп ачыла... Бүтән поселоклардагы балаларны шәһәргә алып килеп укыту өчен транспортны тоткарлыксыз бирү мәсьәләсе хәл ителә. — Без балаларыбызның тормыш юлына тиешле белем алып чыгуларын телибез,— ди шәһәр советы председателе урынбасары Гөлсабира Хәкимова. — Беренче этапны үттек инде: мәктәпләр булдырылды. Хәзер көн тәртибендә — укытуның сыйфатын, белем бирү дәрәҗәсен тагын да күтәрергә ирешү... Яки менә сәүдә, җәмәгать туклануы мәсьәләләрен алып карыйк. Башкарма комитет секретаре Роза Корнева өстәлгә күп кенә кәгазьләр китереп куя: — Монда безнең унөч даими комиссия эшләгән эшләр билгеләп барылган,— ди ул. — Тарихка калсын өчен дип түгел, тәртип булсын өчен, оешканлыкка ирешү өчен шушылай тырыштык. «Сәүдә. Җәмәгать туклануы» дигән бүлекләрдә комиссия эшләгән эшләр кыска гына итеп теркәлеп барылган: «Җәмәгать туклануы предприятиеләре эше турындагы мәсьәлә башкарма комитетта бер елда ике тапкыр тикшерелде». «КамАЗның инде эшен башлаган ремонт-инструменталь заводында диетик ашханә ачтыруга ирештек». «Шәһәрдәге азык-төлек кибетләрендә хезмәт күрсәтүнең яңа формаларын гамәлгә кертүгә ярдәм иттек». «Аш-су эшенә өйрәтү өчен, бүтән шәһәрләрдән осталар чакырдык»... Мондый фактларны бик күп китерергә булыр иде. Шуны гына искәртеп үтү дә җитәр кебек: бишьеллыкның дүрт елы эчендә Чаллы шәһәрендәге сәүдә мәйданы унике талкырга диярлек арттырылган! Монысы мәсьәләнең сан ягы. Ә сыйфат ягыннан караганда эшләр ничегрәк тора соң? Җитмешенче елны Чаллыда, «Камгэс» поселогындагы бердәнбер урамда ике стандарт кибет бар иде. Биш катлы йортларның беренче катларында урнашкан ул кибетләрнең берсендә азык-төлек, икенчесендә промышленность товарлары сатыла. Болар Чаллыдагы иң зур кибетләр булып, кичке биштән соң аларга баш тыккысыз була: әйбер алырга теләсәң, берәр сәгать чират торырга туры килә. Дөрес, автолавкалар, бәләкәй павильоннар, вагон-ашханәләр дә гамәлгә кертелгән. Ләкин алар белән генә сәүдә мәсьәләсен хәл итү мөмкин түгел һәм аңа исәп тотарга да ярамавы көн кебек ачык иде. Инде менә хәзер, ул көннәрдән соң дүрт ел вакыт узгач, шуны әйтергә кирәк: куандырырлык нәрсәләр күп эшләнгән — йөз егерме сатучы урыны булган, сату залы мең ярым квадрат метр мәйдан тәшкил иткән бик шәп «универсам» салынды. Үл- чәп-төреп куелган товарлар, тиз исәпли торган касса аппаратлары... Полиэтилен пакетларга әйберләрне механик төрү җайланмалары, вакуумлы төрү линиясе, электрон үлчәүләр... Производство телевидениесе, селектор элемтәсе, кибет хезмәткәрләре өчен өйрәнү бүлмәләре, душ бүлмәләре. Кыскасы, бу кибет — сәүдәне оештыру өлкәсендә алга таба бер яңа зур адым. Чаллыда сәүдә челтәрен киңәйтү анда яңа алымнар кертү белән генә чикләнми, анда иртәгәге көн таләпләрен күздә тотып эш итәләр. Шуңа күрә дә кибетләрне, ашханәләрне, кафе һәм рестораннарны әйбәт итеп, заманча итеп җиһазландыруга аеруча зур игътибар бирелә. Анда Казаннан чакырып китерелгән художник-офор- ф мительләр даими эшләп тора, анда сатып алучыларга яхшы хезмәт күрсәтү буенча [- әледән-әле конкурслар үткәрелә, анда сәүдә хезмәткәрләренең осталыгын арттыру У буенча даими курслар булдырылган. Халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү җәһәтеннән бүтән төрле чаралар да күрелә: мәсәлән, Киев, Мәскәү, Рига ресторанна- 2 рының иң әйбәт аш-су осталарын чакыртып китереп, автошәһәр сәүдә хезмәткәрлә- 2 рен укытуны оештыру. Яки Чаллы сәүдә хезмәткәрләрен бүтән шәһәрләргә җибәреп £ укытып-өйрәтеп кайтару.. Боларның барысы да сәүдә эшен яхшыртуга ярдәм итә. _. бүген инде йорт кирәк-яраклары сатып алу өчен, элекке еллардагы шикелле, Әлмәт- < кә яки Казанга барып йөрүнең, төсле телевизор кайдан юнәтим дип баш ватуның да < хаҗәте юк — Чаллы кибетләрендә барысы да бар. < Моннан дүрт ел элек пароходта миңа Алабугага чәч алдырырга баручы КамАЗ =; егетләре белән барырга һәм аларның Чаллыда парикмахерлар аз булуына зарлануларын ишетергә туры килгән иде. Ә хәзер Чаллыда чәчеңне теләсә нинди модалы “ итеп теләсә кайчан алдыр! Шулай итеп, Чаллыда барысы да эшләнгән, бөтенесе дә тиешенчә оештырылган- < мыни инде! диярсез. Бу сорауга «әйе» дип бер генә сүз белән җавап бирү өчен чамадан тыш оптимист булырга кирәк. Әле күптән түгел генә уртача бер гап-гади г} поселок булган Чаллының бар яктан килгән иртәгәге көн шәһәре булып үсеп җитүе = ечен алга карап, еракны күреп, күп көч куярга кирәк әле. Менә кайбер фактлар һәм 2 шулар турында беркадәр уйлану. _ — Казан художниклары бик шәл итеп бизәгән «Кама» ресторанында кайбер аш- < лар начар сыйфатлы әзерләнә. — Шәһәрдә мунча салганнар. Ләкин ике ел да үтмәгән — түбәсеннән су үтә, стеналары җимерелә, электр үткәргечләре сафтан чыга башлаган. — Ателье ачканнар, шәхси заказ буенча кием тегәләр. Монысы бик яхшы. Ләкин менә әйбер тектерергә килгән кешеләрнең ризасызлык белдереп язган хатларына дүртәр ай буенча җавап бирмичә торуларын һич тә мактап булмый... Мондый кимчелекләрнең сәбәбе күл төрле. Кайчакта тиешенчә карап-тикшереп тору җитенкерәми. Көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр арасында эшкә бик үк намуслы карамаучылар да бар. Шуның өстенә Чаллының үзенә генә хас бер кимчелек тә бар әле: халыкка хезмәт күрсәтү сферасында эшләүче һәр дүрт кешенең өчесе — унтугыз-егерме яшьлек егетләр һәм кызлар. Аларда көч тә. энтузиазм да җитәрлек. Ул яктан тел тидереп булмый. Ә менә эш тәҗрибәләре җитәрлек түгел. Укытасы, өйрәтәсе иде аларны. Ләкин өлгереп булмый, чөнки автошәһәр көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Ашыгырга туры килә. Шуннан файдаланып, кайбер кешеләр, ярамаган тагы, сыйфат турында баш ватып торыр чакмыни, дип эшкә салкын караган очраклар да булгалый. Ә бит инәдән-җептән генә чыгып килә торган яңа шәһәрдә әнә шундый ваемсызлыклар. дорфалыкларны, эшкә салкын карауларны һич кенә дә күрәсе килми. Яңа автоэавод-гигантны төзеп бетереп сафка кертү өчен шактый күл көч куясы бар әле. Ләкин Горький, Тольятти, Мәскәү һәм бүтән шәһәрләрдәге эур-эур автозаводларда инде якын арада КамАЗда эшли башлаячак кешеләр укыйлар, өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар. Бу — алдан кайгыртучанлык күрсәтел. Автомобиль промышленносте министрлыгы инициативасы белән эшләнә. Яңа шәһәрдә сәүдә, көнкүреш, тукландыру мәсьәләләрен җайга салырга тиешле ведомстволар да, шушы үрнәктә илебезнең иң яхшы училищеларына поварлыкка, сәүдә эшенә, парикмахерлыкка, кисү-тегү эшенә укырга кешеләр җибәрсәләр, һич тә начар булмас иде. Шәһәр бит бөтенләй буш урында, көнкүреш хезмәте күрсәтүдә бернинди традицияләре дә, тәҗрибәсе дә булмаган җирдә төзелә Ә бу сфера— шактый катлаулы, аның үзенең бик күп нечкәлекләре бар. — Кул җитмәгән эшләр җитәрлек әле,— ди Биктимер Мурясов.— Гражданнарның үпкәсе-зары да җитәрлек. Көнкүреш хезмәте сферасын идеаль дәрәҗәгә җиткерә алганыбыз юк әле. Без никадәр генә калышмаска тырышсак та, тормыш безне узып китә бара.. Ул ашыга иде. Нәкъ шул көнне шәһәр башкарма комитеты үзе инде өйрәнелгән «иске» урыныннан яңа урынга — Яңа шәһәр төзелә торган районга күченеп йөри иде. Шунда бергә киттек. Әле яңа төзелеп кенә беткән, тәрәзәләре япан кырга карап торган йортның ике катын биргәннәр. — Биш елга инде өченче тапкыр күченәбез, — ди җыештыручы булып эшли торган бер апа. — һич тә бер урында гына утыра алмыйлар шул. һаман халыкка якынрак барырга кирәк диләр. Бу шәһәрдә киләчәктә көнкүреш мәсьәләләре генә түгел, бәлки бүгенге һәм алдагы көнге тагын да зуррак проблемалар да шунда хәл ителәчәк. Баштагы өч елда Чаллы төзүчеләре күбесенчә җир эшләре башкардылар. Бу — төзелеш мәйданын әзерләү, юллар төзү, җир асты коммуникацияләре — су, канализация, газ трубалары үткәрү һәм электр линиясе сузу дигән суз иде. Ә хәзер алар заман таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиешле яңа шәһәрне төзү белән дә мәшгуль. Әйе, яңа Чаллы макетта гына түгел, чынбарлыкта да бик шәп: бөтен ягын искә алып планлаштырылган кварталлар, бүгенге заман архитектурасы ирешкән уңышлар нигезендә җиткерелгән мәһабәт йортлар, киңлек-иркенлек — болар барысы да күңелгә хуш килә, куандыра... Монда барысы да алдан уйлап эшләнгән: урамнар аша үтү өчен җир асты юллары, киң магистральләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары һәм менә шул һәр яктан бары тик мактауга гына лаек фонда — яңа шәһәрдә әле уңайлыкларсыз яшәргә туры килүе хакында көтелмәгән күңелсез жалобалар. Аларны, әле шушы араларда гына җәннәткә керергә билет тоткан шикелле куанып, кулларына яңа квартирага ордер тотып йөргән кешеләр язган. — Ә эш шунда, — ди башкарма комитет председателе, — яңа йортларга күчкән кешеләр беренче көннәреннән үк шәһәрчә бөтен уңайлыклар белән яшәргә телиләр. Ә без аларга әле барысын да өлгертеп бирә алмыйбыз. Бу менә болай дигәнне аңлата: инде эксплуатациягә бирелгән йортларның кай- берләренә әле һаман газ кертелмәгән, балалар бакчалары җитешми, кибетләр һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре торак йортларга караганда, гомумән, акрынрак төзелә... Менә сиксән мең квадрат метр торак мәйданлы унынчы микрорайон. Карап туймаслык мәһабәт биек-биек йортлар. Бик әйбәт итеп эшләнгән подъездлар. Якты- кояшлы квартиралар. Төзүчеләргә дә тел тидерерлек урын юк: идән-түшәмнәр, стеналар барысы да күңел биреп, җиренә җиткереп эшләнгән. Ул йортлар янында гына кибетләр, балалар бакчалары булырга тиеш. Әмма алар әле төзелмәгән. Сәбәп? Микрорайонда торак йортларның һәм кибетләрнең нигезләре бер үк вакытта салына. Шулай кабул ителгән тәртип бар. Ләкин торак йортлар әзер блокларны монтажлау юлы белән бик тиз төзелә. Ә кибетләрнең яки балалар бакчаларының норматив буенча төзелү вакыты шактый озак, шуңа алар торак йортлардан бик нык соңга калып өлгерә. Димәк, аларны, «койрык» булып артта калмасыннар өчен, йортларга караганда шактый алданрак төзи башларга кирәк. Мәсәлән, Ленинградта инде нәкъ шулай эшлиләр дә. Мондый кыенлыклар һәм очы-очка ялганмаган очраклар еш кына проектчылар, фәнни-тикшеренү оешмалары гаебе аркасында да килеп чыга. Әйтик, газ кертелмәве гаҗәп хәл. Өр-яңа менә дигән торак, ә үзендә әле газ юк. Чөнки йортлар җитмеш беренче-җитмеш икенче елларда төзелгән, ө магистраль газ үткәргеч Чаллыга соңрак, җитмеш өченче елда гына китерелә. Ә нигә соң яңа йортлар квартираларына электр плиталары түгел, бәлки газ плиталары кую гына планлаштырылган? Кухняда электр плитасы хыял түгел, бәлки бүгенге көндәге чынбарлык бит ул. һәм әлеге йортларның проектын, тезелеш мәйданындагы хәлләрдән чыгып, үз вакытында үзгәртеп булмады микәнни? Шәһәр советында яңа шәһәр эчен кирәк булачак балалар бакчаларын һәм яслеләрне планлаштырганда проектчылар хәлне тиешенчә исәпкә алып бетермәгән дип саныйлар. Чаллыда ел саен өч меңгә якын бала дөньяга килә. Ләкин шәһәрнең генераль планын төзегәндә мондый «демографик сикереш» шулай ук исәпкә алынмаган булса кирәк, чөнки урын җитмәү ихтималы бар. Күрәсез, җитешеп бетмәгән яклар бар еле. Ләкин шунысын әйтеп үтик: торак йортлар салу белән культура-көнкүреш объектлары төзүдәге өзеклекне бетерү өчен шәһәрдә махсус төзелеш идарәсе оештырылган, аның эзлекле үтәлә торган конкрет эш планы бар. Әлеге «койрыкпларның төп хикмәте, артка калуның тагын бер сәбәбе яңа төзелешләрне финанслауның гамәлдәге системасына кайтып кала дисәк, һич тә Америка ачу булмас. Баштагы елларда шәһәр советына капиталь төзелеш мәсьәләләре белән ныклап торып шөгыльләнергә туры килмәгәнлеген алда искәртеп киткән идек. Моның сәбәбе шунда: Чаллыда торак һәм бүтән объектларның төп заказчысы шәһәр советы башкарма комитеты түгел, бәлки КамАЗ дирекциясе. Аннан кала «Камгэсэнерго- строй» берләшмәсе һәм тагын ваграк унлап предприятие. Алар кулында — акча, алар кулында — лимит. Төзүчеләр шулай ук аларга «беркетелгән». Шуннан? Шуннан шул: заказчы, барыннан да элек, ике нәрсәне — предприятиене (бу очракта КамАЗны) һәм торак йортларны тизрәк төзеп бетерү өчен тырыша. Әлбәттә, ул бүтән нәрсәләрне: юл төзү, балалар бакчалары, больницалар, кибетләр салдыру турында да кайгыртырга тиеш. Ләкин барыбер производство предприятиесен тизрәк сафка кертү аның төп бурычы булып кала. Бу — аның иң беренче максаты. Менә шуңа ирешү өчен тырышканда ул әлеге бүтән бурычларын онытыбрак җибәрә, аны икенче план- гарак калдыра. Ул «икенче» бурычларны гамәлгә ашыру өчен акча да, лимит та аның кулында бит. Ләкин... Кыскасы, һәр яңа төзелештә «төп герой» — ведомство, заказчик. Бу җәһәттән Чаллыда да эшләр нәкъ шулай тора. Биредә инде төзелгән ике миллион квадрат метр торак мәйданның нибары егерме биш меңе генә шәһәр советы карамагында, ө бүтәннәренә КамАЗ һәм башка ведомстволар хуҗа. Менә шуңа күрә әле хәзерге көнгә кадәр шәһәр советының капиталь төзелеш бүлеге дә, җитлеккән архитектура надзоры да юк. Хуҗалык өлкәсендә эшли торган бер иптәш әйткәнчә, монда власть башкарма комитет кулында булса да, күп очракта ул идарә итми. Ә бит, закон буенча, аның карамагындагы территориядә ведомстволар һәм предприятиеләр төзелешне ничек алып барганны нәкъ менә ул башкарма комитет күзәтеп, тикшереп торырга тиеш. Дәүләт торак фондлары һәм коммуналь хуҗалык объектлары белән идарә итүне үз кулына алырга аңа тулы хокук бирелгән. Шәһәр хуҗасы булган шәһәр советына үзенең яхшылап җайга салынган торак-коммуналь хуҗалыгы булу бик кирәк. Әгәр дә заказ бирү тик аның карамагында гына булса, шәһәр тормышын җайга салу белән бәйле күп кенә проблемалар тизрәк хәл ителер иде. Кичәге көн шартларында бүгенге шәһәр нормаль үсә алмый. Ул шартларны үзгәртү, яңача эш итә башлау кирәк икәнлеге көннән-көн ачыграк сизелә бара. Бу — гади генә мәсьәлә түгел. Ләкин аны хәл итү — төп бурыч. Моның өчен шәһәр советының үз инициативасы да, РСФСР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ярдәме дә, КамАЗда төзелеш алып бара торган ведомстволарның шул хаҗәтне аңлаулары да кирәк. Озакка сузмыйча, хәзер үк гамәлгә ашырасы конкрет проблемаларның берсе бу. Югыйсә, төрле ведомстволар җиренә җиткермичә киткән эшләрнең соңыннан шәһәр башкарма комитеты җилкәсенә авып калуы мөмкин. Торак йортларның проектлары хәзердән үк торак фондны эксплуатацияләүнең һәм аңа хезмәт күрсәтүнең заманча иң яңа методларын: диспетчер хезмәте булдыруны, лифт хуҗалыгын автоматлаштыруны күздә тотып эшләнә башлады инде. Бу ни дигән сүз? Барыннан да элек, бу — халыкка уңайлык тудыру өчен эшләнә Әйтик, хәзерге гадәти йортларда яшәүчеләрнең квартираларында кран ага башласа, аны төзәттерергә слесарь эзләп квартира хуҗаларының җелеге кибә. Лифт бозылса да, шул ук хәл. Ә менә Мәскеүдә Тушино районында шундый вак-төяк көнкүреш кыенлык ЖАН МИНДУБАЕВ ф АЛГА КАРАП, ЕРАКНЫ КҮРЕП ларын ничек ансат кына хәл итеп булганын күрсәгез икән! Торак йортларның берсендә махсус диспетчер пункты оештырылган. Ул пункт микрорайондагы барлык йортлар белән телефон һәм селектор аша бәйләнештә тора. Диспетчер пунктындагы пульт каршында утыра торган кызга барысы да — квартиралардагы суның температурасы күпме икәне дә, салкын суның басымы күпме булуы да, йортлардагы лифтларның ничек хәрәкәт итүе дә бик яхшы күренеп тора. Әгәр берәр җирдә берәр нәрсә сафтан чыга икән, квартира хуҗалары ишек төбенә чыгалар да, кнопкага басып, селектор аша диспетчерга мәсьәләне аңлатып бирәләр. Диспетчер шундук күрше бүлмәдә генә дежур торучы слесарьны әлеге квартирага кирәкле нәрсәне төзәтергә җибәрә... Нәкъ әкияттәгечә! Ләкин бу инде гамәлгә кергән чынбарлык, һәм бу уңайлыкларны булдыру Чаллы йортлары проектларында да каралган. Кызганычка каршы, ул проектлар әлегә кәгазьдә генә калып килә. Торакка мохтаҗлык зур булу сәбәпле, заказчы ул җитешсезлекләргә күзен йома да йортны файдалануга кабул итеп ала. Чаллы торак фондының шәһәр советы карамагына киләчәктә әнә шундый хәлдә тапшырылу ихтималы бар. Ә бу — алга атлау түгел, бәлки бер урында таптану дигән сүз. Уфа, Ленинград, Свердловск (Мәскәу турында әйтте* инде) шәһәрләрендә күп кенә яңа кварталлар әнә шулай торак төзелешендәге иң соңгы, иң яңа алымнар ярдәмендә җиһазландырыла башлаган хәзерге вакытта ул алымнарны Чаллыда, әлбәттә, гамәлгә кертәсе иде. һәм коммуналь хезмәт күрсәтү генә түгел, барлык бөтен төр хезмәтләр дә монда үрнәк дәрәҗәдә куелсын иде. Гүзәл Кама буена утырган яңа Чаллы шәһәрен искиткеч зур эшләр башкаручы йөз меңләгән кешенең яшәү урыны итеп кенә түгел, бәлки егерменче гасырның икенче яртысында шәһәр төзү эшендә ирешелгән иң яңа, иң кыю, иң мөһим проектларның эксперименталь лабораториясе итеп тә күрәсе килә. Димәк, алга карап, еракны күреп кыюрак эш итәсе бар.