Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗЫЛУ

һәр елны шулай: газета-журналларга язылу кампаниясе башланыр
алдыннан редакциягә журнал укучыларыннан килә торган хатларның саны
бермә-бер арта. Хат авторлары барысы да диярлек, киләсе елда «Казан
утлары»нда нинди яңа әсәрләр басылачак, дип сорап язалар.
Башка елларда укучы ларыбызның бик урынлы бу сорауларына җа вап
бирү ечен редакция язучыларга мерәҗәгать итеп, аларның алдагы елда
журналга нинди әсәрләр тәкъдим итәргә теләүләре белән кызыксына иде. Бу
ел исә язучыларыбыз, хатлар барып җиткәнче үк, редакциягә яңа әсәрләрен
китерә башладылар. Атап әйткәндә, Тукай премиясе лауреатлары Гариф
Ахуновның «Идел кызы» исемле яңа романы, Фатих Хөснинең «Язмыш»
повесте, дәүләт премиясе лауреаты Г омәр Бәшировның «Җидегән чишмә»,
Атилла Расихның «Айлы төннәр» («Ямашев» романының икенче китабы)
романнары, Барлас Камаловның «Йөрәкнең янулары», Эдуард Касыймовның
«Өй артында шомыртым» исемле повестьлары килде. Болар өстенә тагын күп
кенә прозаикларыбыз үзләренең яңа роман, повесть һәм хикәяләрен төгәлләү
алдында торуларын һәм тиздән редакциягә китерәчәкләрен әйттеләр.
Редакция шул күл санлы роман, повесть һәм хикәяләрнең иң яхшыларын
сайлап сезгә—укучыларга җиткерү өчен хәзердән үк зур, җитди эш алып бара.
Журналыбызның киләсе елгы саннарында проза әсәрләре мул һәм бай
эчтәлекле булачак дип шикләнмичә әйтеп куя алабыз.
һәр вакыттагыча, алдагы елда да поэзия әсәрләренә зур урын биреләчәк.
Сез ярата торган күренекле шагыйрьләребездән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким,
Зәки Нури, Илдар Юзеев, Гамил Афзал, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова,
Шәүкәт Галиев, Марс Шабаев, Әхсән Баянов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим
һ. б. ларның яңа шигырьләре киләсе елда да укучыларыбыз күңеленә хуш
килер дип ышанабыз.
Очеркистларыбыз да прозаиклардан һәм шагыйрьләрдән калмаска
ниятлиләр. Аларның күбесе КамАЗ төзүчеләр, хезмәт алдынгылары,
республикабыз казанышлары, фән һәм культура хезмәткәрләре турында
кызыклы очерклар язулары турында хәбәр иттеләр.
Әдәби тел мәсьәләләренә, әдәбият белеменә һәм әдәби тәнкыйтькә
кагылышлы мәкаләләр, яңа китапларга рецензияләр, күренекле рәссам-
нарыбыз, артистларыбыз һәм композитор ларыбызның тормыш һәм иҗат
юлын чагылдырган материаллар, ноталары белән биреләчәк иң яхшы яңа
җырлар да редакция портфелендә байтак тупланды.
«Балаларга укыгыз» дигән бүлектә әдипләребезнең балалар өчен язылган
иң әйбәт шигырь һәм хикәяләре, «Елмаеп-көлеп кенә» бүлегендә иң үткен
сатира һәм юмор әсәрләре дә «Казан утлары»ның киләсе елгы саннарында
даими урын алып барачак.
Кыскасы, шул: 1976 елда «Казан утлары» журналы тагын да кызык- лырак,
анда урнаштырылган материалларның сәнгатьчә эшләнеше тагын да югары
сыйфатлырак булсын өчен редакция хезмәткәрләре һәм редколлегия
әгъзалары хәзердән үк инде тырышып эшлиләр
«Казан утлары» журналын тоткарлыксыз һәм вакытында алып барыо- га
теләсәгез, аңа язылуны да соңгы срокка калдырмаска кирәк. Журна лыбызга
Советлар Союзының барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин. Ул
Бөтенсоюз газета-журналлар каталогына 73210 номерлы индекс белән
теркәлгән.
Язылу бәясе бер елга — 6 сум
Сезгә мәгълүм булганча, Татарстан республикасы башкаласы Казанда
яшьләрнең яраткан газетасы — «Татарстан яшьләре» чыгып килә. Ул
егетләрнең һәм кызларның якын киңәшчесе, сердәше һәм якын дусты булып
санала.
Татар совет язучыларының һәм яшь каләм ияләренең маҗаралы
повестьлары, яңа хикәяләре, шигырьләре шушы газета битләрендә дөнья
күрә. Яшьләр яраткан яңа җырлар да башлап «Татарстан яшьлә ре» газетасы
битләрендә басыла. Газетэда даими рәвештә «Әдәбият һәм сәнгать» дигән
махсус сәхифә чьи*ып килә.
Фән һәм техника яңалыклары һәм планетадагы хәлләр белән кызык-
сынучылар, спорт сөючеләр, үзләрендә матур әхлак сыйфатлары тәрбияләргә
омтылучылар, сатира һәм юмор белән мавыгучылар газетаның «Серләр
дөньясында», «Сердәш», «Чемпионнар турында сөйлибез», «Шомбай» дигән
бүлекләреннән һәркемне кызыксындырырлык язмалар укый алалар.
Хөрмәтле укучылар1
«Татарстан яшьләре» газетасына 1976 елга язылырга онытмагыз! Га-
зетаның еллык бәясе — 3 сум 12 тиен. Аңа Советлар Союзының барлык почта
бүлекләрендә язылып була. Подписка нинди дә булса сәбәп белән кабул
ителмәсә, язылу бәясен түбәндәге адрес белән җибәрергә мамкин:
г. Казань, ул. Декабристов, 2. Областное отделение «Союзпечати», для
подписки на газету «Татарстан яшьләре». Газетаның индексы — 51498.
■ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ» ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕ