Логотип Казан Утлары
Драма

УТЛАР ЯНА УЧАКТА


ДРАМА
ӨЧ ПӘРДӘ. АЛТЫ КҮРЕНЕШТӘ
УЙНАУЧЫЛАР:
Хәйрулла Хакимов (Хыялый Хәйруш) — нефть чыгару мастеры. 30 яшьләрдә.
Җәүдәт Галиәхмәтов — институт тәмамлап кайткан яшь инженер, 25 яшьләрендә.
Т а л и п — пенсиядәге бораулау остасы. 80 нәр тирәсендә.
Гыймран Нур и шанов — дипломсыз инженер. Промыселда хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инженер вазифасын үтәүче. 60 ларда.
Г үзәлия — оператор. 20 яшьләрендә. Соңыннан Җәүдәтнең хатыны.
Мәрьям—укытучы. Хәйрүшнең хатыны. 27 яшьләрендә.
Хәдичә — Җәүдәтнең әнисе. 60 лардан узган.
Сәләхи |
Азамат . өлкән операторлар.
Николай I
Зөбәрҗәт— жәйге практикага кайткан художник кыз. 18 ләрдә.
Шәйхаттар — оператор.
С а д р и — уйлап табучы.
Тана хуҗасы.
Оператор кызлар, егетләр.
Вакыйга безнең көннәрдә, нефть шәһәрендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
СӘХНӘ АЛДЫ
Заманча салынган шәһәр капкасы: вышка, аңа тоташкан космос эмблемасы. Капкада язу: «Күңелең саф булса, рәхим ит!»
Машина гудогы. Кулына чемодан тоткан Җәүдәт керә.
Җәүдәт (капка каршында туктап). Шушында очрашырга сүз куештык. (Кесәсеннән хат чыгарып карый.) «Шәһәрнең яңа капкасы булыр. Анда безнең теләкләр язылган булыр. Син шуларны укый торганчы, мин ялт итеп килеп җитәрмен. Гүзәлия». «Карап карыйк, нинди теләкләр бар монда. (Язуны укый.) «Күңелең саф булса, рә хим ит!» (Сәгатенә карый.) Актыккы студент акчамны түләп, аэропорттан машина кудым. Киләме, юкмы? (Чемоданына утырып уйга, кала.)
Гүзәлия керә. Җәүдәтнең башын иеп утырганын күреп, сиздерми генә, аяк очларына гына басып, атлый башлый.
Җәүдәт инстинктив рәвештә сизенеп, сикереп тора, һәм алар бер-берсенә ташланалар.
Гүзәлия. Җәүдәт...
Җәүдәт. Гүзәлия...
Гүзәлия. Кайтыр көнең дә бар икән? Ф
Җәүдәт. Көттеңмени?
Гүзәлия. Биш ел буе көтү ул чаклы озак тоелмаган иде. Соң- ь гы биш көне... Ой, ник сөйлим соң әле мин боларны?
Җәүдәт. Сөйлә син, сөйлә.
Гүзәлия. Сөйләр сүз күп иде... Үзеңне күргәч, онытып бетер- < дем... 5
Җәүдәт. Гүзәлкәй! а.
Гүзәлия. Әү?
Җәүдәт. Йом күзеңне.
Гүзәлия. Ник? Ф
Җәүдәт. Йом инде. ш
Гүзәлия (аның ниятен сизеп, каушап). Йоммыйм, йоммыйм, о йоммыйм! =
Җәүдәт (аяк тибеп). Йом дим?! х
Гүзәлия (рәхәтләнеп көлә). Йоммыйм, йоммыйм. Сиңа карап < торасым килә. е
Җәүдәт. Сагындыңмы? =
Гүзәлия. Син бит әле миңа дипломыңны да күрсәтмәдең! <
Җәүдәт (кесәсеннән дипломын алыпбирә). Мә, кара,Гүзәл- <
кәй, сөен!
Гүзәлия (карый). Ай, нинди чибәр син монда! (Укый.) «Гали* әхмәтов Җәүдәт Галиәхмәт улы. Туган елы— 1940. Тау инженеры?» Әйдә, киттек!
Җәүдәт. Кая?
Гүзәлия. Иптәшләр янына! Алар бит сине ашкынып көтәләр.
Шундый зур эшләр куптарырга торабыз!
Җәүдәт. Нинди эшләр?!
Гүзәлия. Болай гына аңлатып булмый аны. Баргач белерсең, <5аргач...
Җәүдәт. Бүген бармыйбыз...
Гүзәлия. Бармыйбыз?
Җәүдәт. Мин аларга өч көннән кайтам дип телеграмма суктым.
Гүзәлия. Өч көннән?! Бу бит... алдау. Нишләдең син, Җәүдәт?
Җәүдәт. Алдау түгел бу, сюрприз! Аңламыйсыңмыни? Алар мине инженер булып кына кайта дип көтәләр иде. Ә мин кияү булып та кайтам!
Көлешәләр. Җитәкләшеп, сөенеп чыгып китәләр.
Чаң. Эчке пэрда ачыла.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урмап аланы. Таң ата. Алгы планда — бөтен иңенә җәелеп үскән имән. Арткы планда — күгелҗем урман. Урман өстеннән промысел вышкалары башларын сузганнар. Горизонтта ап-ак резервуарлар һәм нефть чистарту корылмасының биек морҗасы ярты күккә чаклы менеп җиткән.
Пәрдә ачылганда сәхнә бик тын. Таң нурлары белән кушылып, әкрен генә музыка уйный, бу бәлки музыка да түгелдер, таң атуы безгә шулай тоеладыр
Т а л н п керә. Ап-ак сакаллы, башында җәйге ак эшләпә. Кулында артыш таяк.
Т а л п п (имән каршысына килеп). Хәерле иртә, имән! Торам дисең, ә? (Тирәли әйләнеп чыга). Җил-давылларга бирешмим дисең, ә?
Оһ-һо-һо-һо... Әгәр тамырларыңа азык килмәсә, усал җилләр ботакларыңны сындырып бетерсә... Тора алырсыңмы? Дәшмисең шул син...
Вахтага баручы яшьләрнең җырлап узганы ишетелә. Дөньяга тагын яңа бер кон туды. Яшьләр эшкә килә... Хәйрүш керә.
X ә й р ү ш. Хәерле иртә, бабай! Бик иртә кузгалгансың түгелме? Т а л и п. Йомыш бар синдә, кияү.
X ә й р ү ш. Нинди йомыш ул, бабай?
Т а л и п. Йомыш зур, Хәйрулла. Син мине бүлдерми генә тыңла, ярыймы? (Күзләрен йома төшеп, көйләп сөйли.)
Табигатьтән качмыйм, чыгам көнгә. Ялгыз чыкмыйм, үзем белән таяк алам, Шушы артыш таягыма таянам да Җилгә каршы гайрәтләнеп алга барам. Гадәтемчә, атлап китәм, тауга җитәм. Тау буенда җил дә юаш исә икән. Теләк кыстый биек тауга үрмәләргә. Сулыш кыскач, туктап тагын мин ял итәм. Менәм тауга, басам таныш кыяларга, Никтер картлык ак сакалны сыйпап көлә: Тауга мендең. Талмп, ничек төшәрсең, ди. Хыялыңа, йөрәгеңә нефть сеңгән. Шунда күмел, вышка булып үсәрсең, ди *.
Кем әйтә моны?
X ә й р ү ш. Талип бабайның тынгы белмәс йөрәге әйтә.
Т а л и п. Нәрсә дип әйтә?
X ә й р ү ш. Беркайчан да үлмәм, ди. Талип. Белмәдең. Бабаң монда соңгы мәртәбә килде.
X ә й р ү ш. Соңгы мәртәбә?!
Талип. Имән белән саубуллашам да...
Хәйрүш. Ни сөйлисең син, бабай?!
Талип. Бүлдермә. Мине үз кулың белән күмәрсең!
Хәйрүш. Туктале, бабай...
Талип. Бүлдермә дип әйттем бит! Минем мәңгелек пропискам менә шушы имән төбендә булыр. Моннан мин сезнең эшегезне тикшереп ятармын. Кызларым минем баш очымнан вахтага йөрерләр.
Хәйрүш (шаяртып). Бабай! Үлем турында син шундый матур итеп сөйлисең, хәтта үземнең дә үләсем килеп китте!
Талип. Сиңа үләргә иртә әле!
Хәйрүш. Ник?
Талип. Бабаң дөньяда сиксән ел яшәде. Җир йөзендә Талип бораулаган йөз егерме скважина фонтан атып утыра. Ә синең нәрсәң бар? Я, нәрсәң бар синең?
Хәйрүш. Мастер дигән исемем бар!
Тали п. Юк. (Таягын каты тукылдатып.) Юк! Мастер Хәйрулла дип авыз тутырып әйтү өчен сиңа әле җитмеш җиде кат тир түгәргә, туксан тугыз пот тоз ашарга кирәк. Хәзергә син бары Хыялый Хәйрүш кенә!
Хәйрүш. Шаяртма, бабай! Хәйрулла Хәкимов бригадасы быел беренче урында булачак!
Талип. Әйтимме, кияү, бер сүз?
Хәйрүш. Әйт, бабай!
Талип. Хәтерең калмасмы?
Хәйрүш. Калмас.
Талип. Күптән түгел мин бер китап укыдым. Профессор әйтә, әгәр дә мәгәр, ди, тавык күкәен кытакламый гына салса, бер елга җитмеш биш күкәй артык салган булыр иде, ди.
1 Пенсиядәге бораулау остасы Талипов мөнәҗәте.
X ә й р ү ш. Алайса, мин кытаклап йөрүче тавык булып чыктым? (Көлә.)
Яшьләр җыры якыная.
Җырлап чыгабыз иртән юлларга.
Кырлар, урманнар уяна, уяна. ♦
Көч бар беләктә, кодрәт — йөрәктә,
Кеше бәхеткә юл яра. юл яра...I *
ж
Та лип (җыр ерагайгач). Нәрсә ди? Кеше бәхеткә юл яра диме? J X ә й р ү ш. Нәрсә әйтмәкче буласың, бабай?
Т а л и п. Син, кияү, яшьләрнең командиры, ягъни, җыруда әйт- = кәнчә, юл ярып баручы корыч борау син, беләсең килсә. Ә борауның д. ныклыгы кайда сынала? Борауның ныклыгы сынала гранит токым- 2 да. Аңладыңмы? н
X ә й р у ш. Аңлап җитмәдем әле, бабай, Нәрсә әйтмәкче була- . сың? ♦
Т а л и п. Мин әйтмәкче булам, ягъни мәсәлән, кияү, шуны: бул- ® саң бул чын командир, ярсаң яр турыга, яшьләрне кыек-мыек юлга х алып керә күрмә. Алар сине гафу итмәсләр. Менә минем сиңа соң- * гы васыятем... (Китә.) *
X ә й р ү ш. Бабай, бабай! Әти... (Талип китә, Хәйрүш ялгызы.) «Гранит токымда сынала... Яшьләрне кыек юлга алып кермә». Ә ту- 2 ры юл кайдан уза? Бик зур таш бастырып китте бит әле бу җил- а кәгә. (Уйга калып чыгып китә.) *
Аланга, шау-гөр килеп, оператор егетләр керә. Аланның икенче ягыннан тигез сафлар белән оператор кызлар төркеме агыла. Алар алдыннан бик эре генә, гармун уйнап, Азамат атлый.
Азамат (кояшта янган чуен кебек чибәр егет. Өстендә кыек якалы кара сатин күлмәк, җилкәсенә брезент курткасын салган. Искиткеч шат табигатьле.) Карахмәт улы Сарәхмәт, Сарәхмәт улы Салават, Салават улы Азамат, ягъни буладыр ул зат... мин! Һә-ә-әй! Мин җитәкли торган кызлар вахтасы! Тыңла минем команданы! Сми-иир-но! Башларны югары, кулларны түбән. Имәнгә карап тигезләнергә! Бригада егетләренә салют бирергә!
Кызлар. Исәнмесез-саумысыз, Хыялый Хәйрүшнең кара чу- тырлары!
Егетләр. Нечкә билле, киң күңелле, кара кашлы, пумала башлы алсу гөлләргә, дегеткә буялып йөрүче былбылларга салют! (Гармунда көчле аккорд.)
Азамат. Во-оль-но! Вахтага басарга ярты сәгать вакыт бар. Шуңарчы егетләр белән күрешергә, кулларны бирешергә, серләрне бүлешергә! Имән төбенә, бегом марш!
Кызлар чыр-чу килеп, сөенешеп, имән төбенә сибеләләр. Бераздан дөнья тып-тын булып кала.
Азамат. Әйдә, Шәйхаттар, булмаса, берәр нәрсә ялганла!
Шәйхаттар. Юк, бүгенгесе ялган түгел. Беләсезме, иртән иртүк үзебезнең участокка килеп, вышкаларны урлап китмәгәннәр- ме дип санап йөри идем, килеп чыга бер Хәзер Галиәссәләм!
Азамат (бик гаҗәпләнгән булып). Хәзер Галиәссәләм?
Шәйхаттар. Өстенә брезент куртка кигән, кулына парафин кыра торган скребок тоткан. Ә сакалы, сакалы, мин сиңа әйтим, җилкә аркылы әйләндереп салган да пута итеп биленә урап куйган!
Азамат (рәхәтләнеп көлә). Хәзер Галиәссәләм картаймыш көнендә оператор булып киткәнмени? (Көлешәләр.)
I Җыр текстларын Саҗидә Сөләйманова, музыкасын Мәсгут Имашев язды.
Шәйхаттар. Чынлабрак карасам — Хәзер дигәнем Талип карт булып чыкты.
Николай. Нишләп йөри ул монда?
Шәйхаттар. Нишләп йөрсен? Сигез дистәне тутырган кеше нишләп йөри ала? Үләргә җыенып, үзенә кабер эзләп йөри.
Азамат. Аңламагансың, Шәйхаттар. Талип карт кабер эзләми. Безнең эштән кимчелек эзләп йөри. Узган ел бригаданың нефть чыгару планы тулмый башлагач, аяктан егылды. Больницага илтеп салдылар.
Николай. Палундра! Кем дә кем хәвефсезлек кагыйдәләрен тапшырмаган, ычкыныгыз! Инженер Нуришанов килә!
Гыймран Нуришанов керә. 60 лар тирәсендә. Кожаннан, таза күн итекләрдән. Күз өстен бөркеп торган йөнтәс кашлы, салмак хәрәкәтле. Сүзнең тәмен белеп сөйли
Гыймран. Сәлам бирдек хезмәт иясе сыйныфына!
Азамат. Сәламне алдык, кесәгә салдык. Әйдәгез, түрдән узыгыз, ташның йомшагын, нефтьнең чистасын сайлап, утырыгыз, иптәш хәвефсезлек инженеры!
Г ы й м р а и. Мастерыгыз кайда?
Азамат. Мастер килер, бер көйрәтеп җибәрик, иптәш хәвефсезлек инженеры!
Гыймран. Кайсыгызда бар тәмәкенең усалы?
Аңа төрле яктан папирос каплары сузалар. Нуришанов бер папиросны авызына каба, берне колак артына кыстыра. Имәнне баштанаяк күздән кичергәч, ашыкмый гына егетләр янына килеп утыра.
Азамат. Гыймран агай, сез Әлмәтнең үз кешесеме?
Гыймран. Ә нигә?
Азамат. Беләсе килә, менә бу имәнне дөньядан ваз кичкән бер дәрвиш утырткан, диләр. Имеш, аның йорты да, хатыны да, туган-тумачасы да булмаган. Бик зур кайгысы гына булган, ди. Дөресме шул сүз?
Гыймран (кеткелдәп көлә). Әкәмәт тә сәер интересный кешеләр сез, хәзерге яшьләр, һе-һе-һе... Романтика эзлисез! Һәр нәрсәдән мөгез чыгарырга тырышасыз. Талип карт имәне бит бу!
Тавышлар. Чынмы? Кит аннан! Булмас!
Г ы й м р а н. Чудак бит ул Талип! Тик торганнан сөйләнә башлый. Такмак әйтә. Инде алай да күңеле булмаса, начальство белән тиргәшә!
Шәйхаттар. Анысын беләбез. Безнең канга да тозны аз салмады.
Николай. Талип карт кебек кешеләр күбрәк булсын иде әле.
Азамат. Тавыш, тавыш! Сөйләгез, Гыймран агай.
Гыймран. Талип бабагызны мин революциягә чаклы ук бе- ләм. Шуннан бирле килә торган атаклы чудак ул. Кешеләр тырышып-тырмашып йорт салды, ә ул өй борынча самовар төзәтеп, казан төбе ямап, ач карынга мәзәк сөйләп йөрде. Ул гынамы? Тапкан акчасына бала-чагага конфет-прәннек өләште. Карыйсың — урамда җыр тавышы. Бөтен авылны бер итеп Талип килә. Артында бер көтү бала-чага. Исерек тә түгел үзе, аракы белән шаярганын хәтерләмим мин аның.
Азамат. Юмарт кеше булган икән.
Г ы й м р а н. Юмартлык түгел бу, ыштансызлык!
Николай. Юкка алай дисез, Гыймран Шәймәрдәнович, ул бит ике ятим кыз тәрбияләп үстергән.
Г ы и м р а н. Кем әйтә аны үстермәде дип? Картлык көнендә, нефть бирмәүче скважина кебек, япа-ялгыз каласың килмәсә, үстерерсең!
Кызлар. Дөрес түгел. Гүзәлия белән Мәрьямнән аның бер тиен дә акча алганы юк. .
Г ы й м р а н. Әкәмәт тә сәер интересный кешеләр сез хәзерге < яшьләр. Әйтерсең карап-багып үстергән балаларыңның игелеген В күрү гаеп. Кайсы законга язган моны? Нинди моральный кодекста - бар бу? Ул бит әнә шул кызларны эвакуация пунктыннан алып, * буровойда үстерде. Сугыш. Кыр. Буровойда мунча кертә торган иде. 5 Гәүрәтен киндер алъяпкыч белән ябып. Ә сез әйтәсез, акча алганы ~ юк та, фәлән дә фәсмәтән. Алганы юк икән, үзе гаепле. Үстергәч алсын, и алырга полный хакы бар. 5
Азамат. Гыймран ага, бәхәсләшмибез. Ала гына күрсен. Имән ” турында сөйләгез сез, имән турында. ♦
Гыймран. Башымны катырмагыз, егетләр. Аның нәрсәсен сөй- а ләп торасың инде! Тиленең законы үзе белән дигән. Азмыни бу дөнья- о ның чудагы. (Урыныннан кузгала.) ®
Азамат. Бер генә минут! Талип бабай сезне Бакуга алып бар- ган, диләр. Дөресме?
Гыймран. Барганыйк шул... (Көрсенә. Аның нәрсәнедер әй- э теп бетермәгәнен аңлап, егетләр бер-берсенә карашып алалар. Гыйм- = ран моны сизә, котылу юлын тапкандай кычкырып җибәрә.) Әһә, < мастер да килә! Әй, мастер, мастер! (Кул болгый.)
Хәйрүш, Сәләхи. Зөбәрҗәт керәләр. Хәйрүш утыз яшьләрендә, күн курткадан. брезент итектән, хәрәкәтләре җитез, сүзен тиз һәм ярып сөйли. Зөбәрҗәт унсигезләрдә, зифа буйлы, шәһәрчә матур киенгән, кулында бәләкәй чемодан.
Сәләхи операторлар киеп йөри торган эш киеменнән.
Хәйрүш. Исәнмесез, егетләр! Җыелдыгызмы? Оһо, хәвефсезлек инженеры да монда! Исәнмесез, Гыймран агай! Нинди җилләр белән?
Г ы й м р а н. Алты егетең хәвефсезлек кагыйдәләреннән имтихан тапшырмаган. Кисәтү ясарга килдем, мастер. Менә исемлек.
Хәйрүш. Көтәргә вакытыгыз бармы?
Гыймран. Көтәрбез.
Хәйрүш (бригада өстенә күз ташлап). Гүзәлия Талипованы күрмим.
Кызларның берсе. Аның урынына мин чыктым.
Хәйрүш. Авырыймы әллә?
Кызларның берсе. Юк... белмим... Сәбәбен әйтмәде.
Хәйрүш. Сәләхи! Талипованың сәбәпсез эшкә чыкмый калуы беренче мәртәбәме?
С ә л ә х и. Беренче мәртәбә.
Хәйрүш. Сәбәбен ачыкла. Иртәгә миңа хәбәр итәрсең!
Сәләхи. Була, иптәш мастер!
Хәйрүш. Ә хәзер, иптәшләр, таныш булыгыз: мин сезгә кунак алып килдем. Зөбәрҗәт туташ, художник. (Зөбәрҗәт нефтьчеләргә баш ия.) Нефтьчеләр тормышыннан картина язарга тели. Герой итеп кайсыгызны сайлар, анысы үзегездән тора.
Зөбәрҗәт. Ой, сез мине оялтасыз, иптәш мастер. Картина түгел, эскизлар гына.
X ә й р Ү ш. Тыйнаклык кызларны бизи торган сыйфат. Азамат, Зөбәрҗәтне синең карамакка тапшырам. Нефть чыгару планы белән бергә сәнгатьнең язмышын да синнән сорармын.
Азамат. Фьююуу!
Хәйрүш. Нәрсә сызгырасың?
Азамат. Булмый, мастер! Сәнгать — гөлләр, ә без дегет мич» кәләре.
X ә й р ү ш. Ишеттеңме. Зөбәрҗәт, дегет мичкәләре! Әгәр бу мичкәләрнең бер кат мазутын кырып төшерсәң, һий ^җүләр! Болар- ның һәркайсыннан чаптар ат кебек ярсып торган кайнар йөрәк килеп чыга. Их, белмибез, егетләр, дәрәҗәбезне. Соң менә. Азамат, сине генә ал. Әйтик. Зөбәрҗәт синең портретыңны язды ди...
Азамат. Кемгә кирәк минем портрет?
X ә й р ү ш. Җүләр син. Хыяллана белмисең. Бөтен дөньяда коммунизм булгач, барлык буржуйлар кабергә күмелгәч, коммунизм кешеләре Зөбәрҗәт туташның портретына карарлар да әйтерләр: егерменче гасыр уртасында Әлмәт каласында почык борынлы бер оператор яшәгән: мәхәббәт дигән нәрсәне белмәгән, кызларга якты чырай күрсәтмәгән, җир мае сеңгән куртка киеп йөргән. Төн йокыларын калдырып, кичке техникумда укыган, ә менә шул чыгарган җир мае нинди корабларны космоска күтәргән, диерләр...
Пауза.
Шәйхаттар. Син безне, мастер, әкият тыңларга дип җыйдыңмы? Әллә эш турында сөйләшергәме?
X ә й р ү ш. Нефть маңгай тире белән генә чыкмый, Шәйхаттар. Акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! (Шәйхаттарның корсагына төртеп ала.) Син моны чыкмаган мыегыңа урап куй. (Кызлар ягына борыла.) Ә сезгә, Чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Менә кәгазь — иртәгә складтан барып алырсыз.
Кызларның берсе. Бәйрәмгә ерак бит әле, мастер.
X ә й р ү ш. Их сез, шуны да белмисезмени? Өч көннән бригаданың бәйрәме!
Кызлар. Нинди бәйрәм?!
X ә й р ү ш. Телеграмма алдык. (Баш өстендә селки.) Җәүдәт кайта! (Телеграмма кулдан-кулга китә.)
Тавышлар. Җәүдәт кайта!
— Каршы алабыз!
— Бәйрәм ясыйбыз!
X ә й р ү ш. Азамат, бер кочак чәчәк хәзерлисең.
Азамат. Есть, чәчәк әзерләргә!
X ә й р ү ш. Ә син, Шәйхаттар, азык-төлек коменданты!
Шәйхаттар (күкрәк киереп). Рад стараться!
Николай (ирония белән). Бәлки оркестр чакырырга, почетлы каравыл куяргадыр?!
X ә й р ү ш. Кирәк икән, оркестр да чакырырбыз, каравылын да куярбыз, иптәш Николай. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел.
Гыймран. Мин. кәнишне, монда чит кеше. Әмма дә ләкин, тыңлап-тыңлап торам да, бәк тә сәер, әкәмәт интересный фикер йөртәсез бит сез, әй... Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы, әллә булмаса, корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та и шулай ук дипломат та түгел. Җәүдәт Галиәхмәтов — сезнең гап-гади бер иптәшегез. Сез аны үз арагыздан иң булдыклы егет иттереп институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булганыннан, акылыгыз белән исәпләп, башыгыз белән фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк аңа чәчәкләр? Музыка — бер тыңладың — онытыла. Чәчәк — бер сәгать кояшта тордымы — шиңә. Инде әгәренки аны олыларга телисез икән, бу егет безнең йөзебезгә кызыл-
лык китермәде дип әйтәсез икән, бирегез үзенә гомер буе истә калырлык бер бүләк.
Хәйрүш (уйга калып). Ә нәрсә бирергә соң?
Азамат. Баян бирергә.
Шәйхаттар. Баянны кулына да тотканы юк бит аның.
Кызлар. Мотоцикл! Мотоцикл! ♦
Никола й. Каян табасың? Магазинда мотоцикл юк. <
Хәйрүш. Нәрсә бирергә соң? 5
Гыймран. Миндә бер нәрсә бар барын... белмим, сез аны ки- 5 лөштерерсезме икән?
Хәйрүш. Нәрсә ул, Гыймран агай?
Гыймран. Ау мылтыгы!
Шәйхаттар. Ау мылтыгы? Үзеңнекеме? Иске түгелме? Ту- < тыкмаганмы?
Гыймран. Әнә Николайның күргәне бар, әйтсен. Искеме?
Николай. Мылтык яңа. ♦
Гыймран. Ижау заводыныкы. Иң зур мастерлар кулыннан и узган штучный эш. Ерак баҗай танышлык белән генә алып биргән ° иде. *
Шәйхаттар. Яралап кына калдырмыймы? *
Г ы й м р а н. Ничек яралап?
Шәйхаттар. Була шундый мылтыклар, атуын да шәп ата, 2 тидерүен дә тидерә, ләкин куянны җиргә сыламый, кошны да имгә- Z теп кенә калдыра....
Гыймран. Нуришанов мылтыгы имгәтеп кенә калдырмас. Бер чүкүдә җиргә сылар.
Хәйрүш. Туктагыз әле, Гыймран агай. Мылтыкка бит сез хуҗа...
Г ы й м р а н. Ай алла, исең киткән, бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.
Хәйрүш. Менә монысы акыл. Алабызмы, егетләр?
Егетләр. Алабыз!
— Шәп бүләк!
— Каршылыйбыз Җәүдәтне!
Хәйрүш. Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне. (Каты итеп кул кысышалар, гомуми җанлану.) Бригада, по местам!!! (Шау-гөр килеп чыгып китәләр.)
Сәләхи (үз алдына). Беренче мәртәбә мин аны имән янында каршы алмадым... Кайда йөри бу кызый?
Мәрьям керә. Сулуы капкан.
Мәрьям. Әтисе. (Кул болгый.) Әти-ии-сее!
Хәйрүш (керә). Нәрсә бар, әнисе? (Хатынының шаяртып битеннән үбеп ала.)
Мәрьям (шыпырт). Бер генә сәгатькә өйгә кайтып килә аласыңмы? _ „
Хәйрүш (куркып). Талип бабай авырдымы әллә?
Мәрьям. Юк.
X ә й р ү ш. Мәктәбеңдә берәр күңелсезлекме?
Мәрьям. Юк.
Хәйрүш. Нәрсә соң? Әйт инде, әйт.
Мәрьям. Җәүдәт кайтты.
Хәйрүш. Кит аннан! Чынмы? Кайтып та җиттемени?!
Мәрьям. Шаулама!
X ә й р ү ш. Нигә шауламаска! Шаулыйбыз, өнисе, шаулыйыз! (Кул болгый-болгый кычкыра.) Иптәшләр, дуслар, килегез әле монда! (Барысы да аның янына җыела.) Җәүдәт кайтып җиткән!
Тавышлар. Кайчан? Кайда?
Хәйрүш (Мәрьямгә). Кайчан кайтты, бетергәнме институтын?
Мәрьям. Бетергән.
Хәйрүш (егетләргә). Бетергән, ди. (Мәрьямгә.) Дипломын күрдеңме?
Мәрьям. Күрдем. Дипломын да күрдем, үзен дә күрдем.
Хәйрүш (егетләргә). Дипломын күрдем, ди. (Мәрьямгә.) Кайчан кайтты?
Мәрьям. Өч көн инде аның кайтканына.
Хәйрүш. Өч көн?! Ничек?! Өч көн буена бригадага килми йөриме?
Тавышлар. — Безобразие!
— Дөрес.
— Дөрес түгел.
— Яклашма.
— Яп авызыңны, өшегән!
Хәйрүш. Иптәшләр, иптәшләр!.. (Мәрьямгә.) Әйт, сузма, ник килмәде?
Мәрьям. Ул сезгә сюрприз ясарга тели. Мин шуны әйтергә дип йөгердем. (Бүтәннәргә сиздерми генә Хәйрушкә йодрык күрсәтә.)
Хәйрүш. Нинди сюрприз тагын? Монысы да җитеп узган!
Мәрьям. Җәүдәт өйләнә.
С ә л ә х и. Өйләнә?! Кемгә?!
Мәрьям. Минем сеңелгә.
С ә л ә х и. Гүзәлиягәме?
Мәрьям. Әйе.
Сәләхи чайкалып китә, беркемгә карамый чыгу юлына бара.
X ә й р ү ш. Сәләхи, син кая? (Сәлахи борылып та карамый.) Ни булды? Ник дәшмисез?
Никола й. Әйбәт килеп чыкмады бу, мастер...
X ә й р ү ш. Аңламыйм, ни булды?
Азамат. Сәләхи бит аны ярата иде.
Николай. Операторлык эшенә өйрәтте.
Хәйрүш. Ничек соң мин белми калдым?
Уңайсыз тынлык.
Гыймран. Мин, кәнишне, монда чит кеше. Ләкин тыңлап- тыңлап торам да... Куертасыз да инде, егетләр! Кайсыбызның сөйгән ярлары калмаган?! Табар Сәләхи үзенә тиңне. Давай, мастер, бир командаңны, иртәгә ял көне, дөнья шаулатып бәйрәм итегез. Хуҗалык ягын рәтләргә үзем булышам. Авылдан бик шәп бер тана алып кайтып бирәм.
Хәйрүш. Рәхмәт, Гыймран абзый. Сезнең ярдәм безгә бик кирәк. Азамат, быргың мондамы?
Азамат. Монда, иптәш мастер.
Хәйрүш. Сигнал бир. Бригаданы үзәк культбудкага җыябыз! Азамат. Есть, сигнал бирергә!
Шаулашып чыгып китәләр. Сәхнә тып-тын кала. Бераздан кемнеңдер моңаеп җыр- лаганы ишетелә.
Тиңләр өчен серле күзләреңне Күк йөзеннән йолдыз эзләдем. Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә. Ятка калырсың дип белмәдем.
Сәләхи керә.
Сәләхи (күңеле белән сөйләшә). Сөя белмәгәнмен, имеш, сөймәгәнмен, имеш, беркемне... Их. белмисез, белмисез, йөрәксез бу егет дип уйлыйсыз инде, ә?.. Хисләремне әйтмәдем шул мин аңа, уйларымны яшереп йөрдем. Аңлар әле дигән идем, аңламады... (Җырлый.)
Янсын әйдә йөрәк, янсын дөрләп! —
Ялкыннары берәр сүрелер.
Сүнмәс мәхәббәтем очкыннары Йолдыз булып күккә сибелер. Караңгыда юллар эзләрсең дә Йолдызларга карап табарсың Сызылып кына йолдыз атылганда Өзелеп сөюемне аңларсың.
Талгын музыка кинәт көчәя. Ерактан, урман эчләрен айкап, быргы тавышы ишетелә.
СӘХНӘ АЛДЫ
Гыймран белән тана хуҗасы ашыгып килеп керәләр.
Тана хуҗасы. Син тананы карадым дисең, алайса?
Гыймран. Каравын карадым да, безгә ярарлык түгел әле ул. Тана хуҗасы. Нәрсәсе ярарлык түгел?
Гыймран. Гәүдәгә дә кечкенә, симерүе дә җитмәгән.
Тана хуҗасы. Син андый сүзләрне бүтән кешегә сөйлә, акыллы абзый. Суйсаң аның пот ярым мае гына чыга. Әлмәт базарына илтеп йөрергә вакытым гына юк: комбайным ремонтлап бетмәгән. Югыйсә, мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем.
Гыймран. Әкәмәт тә сәер интересный кеше икәнсең син: кала кешесе дигәченнән дә әллә син мине гомер буе мал күрмәгән әдәм дисеңме? Бик беләсең килсә, Гыймран абзаң ун ел буе заготскотта эшләгән и шулай ук синеке ише йолкыш таналарны гына күрмәгән! Холмогор үгезләрен егып суйган абзаң булыр бу! Алай бәхәскә китсә, бир кулыңны, танаңны күз алдыңда егып суябыз: күп булса биш пот ите, егерме кадак мае чыга!
Тана хуҗасы. Китче! Бозау булып бозаудан дүрт пот ит чыга бит.
Г ы й м р а н. Беләсеңме, чибәр егет, дөньяда Хуҗа Насретдин дигән акыллы бер җүләр булган, әнә шул акыллы җүләр әйткән: әдәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дигән. Бозаудан беркайчан да дүрт пот ит чыкмый. Так што син минем башымны катырма, әйдә, кайтабыз өеңә, танаңны егып суябыз, мин дигәнчә булмаса — битемә төкерерсең!
Тана хуҗасы. Ярый, синеңчә булсын, күпме бирәсең?
Гыймран. Тана синеке, син сора.
Тана хуҗасы. Артыгын сорамыйм: өч йөз тәңкә.
Гыймран. Өч йөз?!
Тана хуҗасы. Нигә бик шаккаттың?
Гыймран. Бар, энем, битеңне юып кил!
Тана хуҗасы. Безнең бит юган, акыллы абый.
Гыймран. Юган булса, тиярен генә сора.
Тана хуҗасы. Ә нигә, миңа ике ярымны бирделәр инде.
Гыймран. Биргәч, сатасың калган.
Тана хуҗасы. Сатармын да!
Гыймран. Сата гына күр. (Ашыгып китә башлый.)
Тана хуҗасы. Тукта, син бит әле үз бәяңне әйтмәдең?
Г ы й м р а и. Йөз илле тәңкә көмеш сиңа, артыгы бер тиен дә юк.
Тана хуҗасы. Китче булмаганны! Әллә син аны урлаган мал дип белдеңме?
Гыймран. Ә син күпме дисең?
Тана хуҗасы. Менә сиңа соңгы бәя — ике дә сиксән.
Гыймран. Нәрсә?!
Тана хуҗасы. Ике дә сиксән дим.
Гыймран. Кеше көлдермә. Базарда булганы юк андый бәянең.
Тана хуҗасы. Мотоцикл алырга дип кенә асраган танам иде. Әйдә, кадалып кит: ике дә илле.
Гыймран. Менә монысы кешечә. Ләкин таяк тоткан җиреннән генә сынмый. Давай без болай итик: син тагын җитмеш сумны киметәсең, мин җитмеш сумны күтәрәм: йөз сиксәнгә килешәбез дә мөгәричен эчәбез.
Тана хуҗасы (җан ачуы белән). Син минем канымны эчмә, әнә, аласың килә икән, ике дә егерме, инде шуңа да риза булмасаң, сөйләшеп тә тормыйм!
Гыймран (эшләрнең чуалуын аңлап). Ярый, миннән булсын яхшылык, ике багана!
Тана хуҗасы. Син бит мине кычкыртып талыйсың.
Гыймран. Ай, алла бәндәсе, әйтеп торам лабаса! Акчалата ике йөз тәңкә, ул гына әз дисәң, башы-аягы, эче-бавыры синеке. Өстәвенә тиресен калдырам: үзе ун тәңкә. Бир кулыңны!
Тана хуҗасы. Ә мәгәрич?
Гыймран. Миннән булсын яхшылык — бер ярты!
Тана хуҗасы. Аз.
Гыймран. Мин эчмим. Үзеңә генә. Бир бишне! (Шартлатып кул сугалар.) Мин хәзер киләм, юлда машина тота тор. (Тана хуҗасы китә. Гыймран итек кунычыннан сугым пычагы чыгарып, кайракта яный башлый.) Гыймранны алдардай кеше дөньяда тумаган әле! Тугыз поттан да ким түгел ул тананың ите. Безнең кесәгә саф сиксән тәңкә акча керә дигән сүз, һе-һе-һе. Ә без ул акчага инженерның яшь бикәченә бик шәп бер бүләк әзерләрбез. Сюрприз, һе-һе-һе! (Китә).
Т а л и п. (таягына таянып керә). Оһ-һо-һо-һо... И гомерләр, гомерләр! Кайчан гына әле мин аны юындырудан туктадым. Хәреф танырга өйрәтеп йөрдем. Дөньяны танырга өйрәтә алдыммы? Бүген ул ата йортыннан очып китә. Ныкмы аның канатлары? Туй күлмәге алдым. Аппак туй күлмәге... Нинди йортка алып барасың син минем кызым Гүзәлияне? Мин көткән йорткамы? Оһ-һо-һо-һо...
Чаң тавышы. Эчке пәрдә ачыла.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урман аланы. Имән әйләнәсендә туй остәлләре. Чәчәкләр. Вазаларда — кып-кызыл каен җиләге, җир җиләге. Рюмкалар, бокаллар, портвейн һәм шампан шешәләре кояш нурыннан кабынып-кабынып китәләр Ак эскәтер өстендә, җанлы бизәкләр булып, имән яфракларының күләгәләре төшкән.
Пәрдә ачылганда сәхнә буш. каяндыр урман ягыннан сөенеп көлгән, шаулаган тавышлар. күңелле җырлар ишетелеп кала. Кемдер икенче тарафта өздереп баянда уйный, аңа тыпырдатып бииләр. Сәхнәгә әкрен генә С ә л ә х и керә.
С ә л ә х и. Бу аланнардан ул мазутлы кием белән уза торган иде. Бүген туй күлмәгеннән киләчәк. Бүтән көнне мин аны каршы ала идем. Бүген инде аның шатлыгын башка кеше уртаклашыр. Дүрт ел буе операторлыкка өйрәттем, авыр сүз әйттермәдем. Күбәләк тасмалы үсмер кыз! Син миңа, сәер итеп, Сәләхи абый дип дәшә торган идең... Бүген менә кияүгә чыгасың. (Көрсенә). Китәргә кирәк моннан. Олагырга! Кая китә алам соң мин? Ул бит менә монда, күңел түрендә. Үз күңелеңнән качып буламыни? (Пауза). Егет бул, Сәләхи, бирешмә! Син аның туенда булырга, син аны күрергә тиеш. (Хыялланып). Туй күлмәгеннән нинди була икән ул? Юк, китәргә ярамый. Мин Җәүдәтне дә күрергә тиеш. Мин яраткан чаклы яратамы ул аны? Аңлыймы? (Әкрен генә чыгып китә).
Сәхнәнең икенче ягыннан кулына пиво шешәсе белән стакан тоткан Шәйхаттар керә. Чирәм өстенә утырып, ашыкмый гына пиво сала, шешә белән чәкәшә.
Шәйхаттар. Бәйрәм матур булырга охшый. Шәп егеткә чыкты Гүзәлия. Ә без, Шәйхаттар Габсаттарович, үзебезнең саулыкка бер күтәреп алыйк. (Эчәм дигәндә генә Азамат килеп керә).
Азамат. Туйга килдеңме син, Шәйхаттар, качып-посып сыра ♦ эчәргәме? <
Шәйхаттар. Эчәсең килгәч, ерактан уратып маташма син, * Азамат, «эсәһем килә» диген дә туп-туры әйт. (Кесәсеннән запас £ стакан чыгара, ике стаканга да тутырып сала). Синең саулыкка, < башкорт токымы! Кияү белән кыз килгәнче берне әйләндерик! 5 (Эчәләр). Син ничек уйлыйсың, Гүзәлия белән Җәүдәт тиң килгән- Г нәрме? <
Азамат. Гүзәлия Сәләхигә чыкса, бәхетлерәк булыр иде. £ Шәйхаттар. Менә бу — минем өчен яңалык. Ә ни өчен?
Азамат. Җәүдәтнең бер кимчелеге бар: акчага бик хирыс* кеше. Ә халык нәрсә ди? ш
Шәйхаттар. Алтын күргәч, фәрештә дә азган, ди. х
Азамат. Дөрес әйтәсең, мин бәләкәй чакта...
Шәйхаттар. Я, ярый, алдан юрамыйк, дустым. Әгәр Гүзәлия < апасы Мәрьямгә охшаса, Җәүдәтнең ике аягын бер кунычка тыгып куяр. (Көләләр. Шаулашкан тавышлар якыная). Киләләр! (Стаканны 2 яшерә). Ал гармуныңны! а
«е
Аланга бәйрәмчә киенгән Хәйрүш белән Мәрьям керәләр. Хәйрүш уңга-сулга кул u болгый. Азамат аларны гармун уйнап каршылый. Шәйхаттар кунакларны каршы
алып, җиңеләеп, ду килеп йөри. Николай йөгереп керә.
Николай. Киләләр!
Хәйрүш. Кияү белән кызга юл ачыгыз!
Халык ике якка аерылып, яшьләргә юл ача Салмак кына атлап, аланга ап-ак туй күлмәгеннән Гүзәлия, кара костюмнан Җәүдәт килеп керәләр. Кулларында чәчәк бәйләме. Алар белән янәшә Гыймран Нурншанов һәм озын чуклы ефәк шәл
бәйләгән Хәдичәттәй атлый.
Хәйрүш. Иптәшләр! Җәүдәт белән Гүзәлияне яңа тормыш башлаулары белән бригада исеменнән тәбрик итәм!
Тавышлар. Ура! Ура! Ура!
Азамат баянда туш уйный.
Хәйрүш. Бригада исеменнән тәкъдим кертәм: кияү белән кыз, җитәкләшеп, аланны бер мәртәбә әйләнеп чыксыннар!
Музыка астында Җәүдәт белән Гүзәлия түгәрәкне әкрен генә әйләнеп, башта өлкәннәр утырган өстәл янында, аннары яшьләр өстәленә, соңыннан гармунчыга баш ияләр. Өстәл якындагылар кияү белән кызга җыр белән теләкләрен әйтә баралар.
Теләк җырлары:
Аерылмагыз, каерылмагыз, Нар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел, Гомергә яратыгыз.
Алтын фонтан атып торсын Йөргән юлларыгызда.
Тагын бер биесәк иде.
Алтын туйларыгызда.
Бергә яшик. әй. туганнар, Тыныч торсын дөньялар.
Әнием дип бер әйтергә
Тилмермәсен оланнар.
Гармунчыга баш игән чакта С ә л ә х и кереп, кияү белән кыз каршысына туктый. Җыр беткәнче Гүзәлиядән күзен дә алмый карап тора.
X ә й р ү ш. Дусларым, без бу көнне озак көттек. Бригадабыз символы имән дә көтте. Сез хәзер менә шушы имәнле аланда берберегезгә туры булырга, кабергә чаклы яратышырга, бригаданы беркайчан да онытмаска сүз бирегез!
Пауза.
Җ ә ү д ә т (дулкынланып). Рәхмәт сезгә, дусларым... Яхшылыгыгызны беркайчан да онытмам... (Бригадага баш ия).
Хәйрүш. Тутырыгыз бокалларны! (Җанлану). Игътибар! Бокалларны кулга тотуыгызны сорыйм!
Азамат (Хәйрүш янына йөгереп килә). Хур булдык, кияү белән кызга бокал куймаганнар.
Хәйрүш. Иптәшләр, кияү белән кызның бокаллары юк, ди. Дөресме шул хәл?
Тавышлар. Дөрес!
Хәйрүш (тантана белән). Кадерле дусларыбыз Гүзәлия һәм Җәүдәт, без бөтен бригадабыз белән уйлаштык та: яшьләр бәхетләрен тустаганнан башламасыннар, көрәктән башласыннар, дигән фикергә килдек. Шуңа күрә, дуслар, сез бүгенге туегыз хөрмәтенә, Җәүдәтнең институтны тәмамлап кайту истәлеге итеп, безнең аланга нәни алмагач утыртыгыз. (Борылып кычкыра). Гыймран абзый!
Гыймран киндергә төргән алмагач үсентесе белән көрәк алып керә. Хәйрүш көрәкне Җәүдәткә, үсентене Гүзәлиягә тоттыра. Җәүдәт пиджагын салып, ярсынып, җир казырга тотына, Гүзәлия, нәни алмагачны бик сак кына, ватмагаем дигән төсле, ипләп кенә тотып тора: әйтерсең лә аның кулында алмагач үсентесе түгел, аның үзенең киләчәк язмышы саклана.
Хәйрүш. Табын янына рәхим итегез! (Шаулашып утыралар). Бүген без яшьлек бәйрәменә җыелдык. Тантанага. Имән янында безнең дусларыбыз безгә сүз бирделәр. Акыл өйрәтә дип үпкәләмәгез: сүз бирү яхшы, ләкин дөньяда бер хакыйкать бар: арба, йөк салгач, шыгырдый, ә борауның ныклыгы гранит токымнарда сынала. Җәүдәт белән Гүзәлия сынатмаслар дип ышанабыз. Бүгенге кичәнең гаепле кешеләре Җәүдәт белән Гүзәлия саулыгына! (Бокалларны күтәрәләр. Кул чабалар).
Кызлар җиңел газовой яулыклар белән яшьлек вальсын башкаралар. Вальсның азагында зур бер яулыкны бик нәфис итеп, кияү белән кыз өстенә китереп кал лыйлар. Гомуми җанлану, кул чабулар.
Николай (табын тынычлангач). Иптәшләр, мин менә бу бокалны эчеп караган идем, бик ачы булып чыкты. Кияү белән кызга бер үтенечем бар: кунакларны хөрмәтләп, безнең бокалларны баллы итеп бирмәсләрме. Ачы бу! Ачы!
Хәйрүш. Ачы!!
Кияү белән кыз аяк өсте басалар. Гүзәлия, оялып, каушап башын читкә бора, үптермәскә тели, бригада аның саен ярсына, кул чаба, рәхәтләнеп көлә Гармун дәртле бию көенә күчә. Уртага ярсынып Шәйхаттар чыга.
Шәйхаттар (такмак әйтеп бии). Бие, бие, Шәйхаттар, Габсат- тар, Гайфулла! Ай җаный, Мәйсәрә, Рәхилә, Гүзәлем! Биегән кеше бай була, ай җаный, Шәйхаттар, Азамат, вай җаный, Гүзәлия! Биегән кеше бай булганчы, Шәйхаттар, ай җаный, Мәйсәрә. Кәүсәрия, Гөлгенә, карталата, ай җаный, ай! Киңрәк мәйданны, киңрәк! Менә шулай, менә шулай, һоп! Атның аласы була, Камәрия, Гүзәлия! Җем-җем карасы була, Мәйсәрә! Ай җаный, кенәри, сандугач, сөйсәң сөй ярның чибәрен, Сәләхи, сөйсәң сөй ярның матурын, Шәй
хаттар, сөйсәң аласы була, дусларым! һай-ли-һай-ли, кара күзләр алдалый, кара күзләргә алданып, зәңгәр күзләр калгалый! Дөресме, дусларым!
Тавышлар. Браво!
— Молодец, Шәйхаттар!
Гыймран белән бөр кодагый картларча мәзәк бию башкаралар.
Сәләхи. Мин җырлыйм. (Сагаюлы тынлык урнаша. Сәләхи % кияү белән кыз янына басып җырлый). £
Аккошлар китәр көзгә, $
Каурыен күлдән эзлә. X
Аккошлар юлы шикелле а.
Ак бәхет телим сезгә.
Сәләхи җырлап бетерүгә кинәт борылып, ашыгып, йөгереп чыгып китә. Уңайсыз
ТЫНЛЫК. ф
Гыймран. Гомернең узуына исләрең китәрлек. Әле күптәнме- а ни Җәүдәтнең әтисе Галиәхмәт белән гапләшеп утырган идек. «Әй, 2 кордаш, дигән иде миңа, шушы улымның үсеп җитеп, кеше булуын Z күрер көнем булыр микән?» дигән иде. Бик киң күңелле, бәк компа- * нийский душа кеше иде Җәүдәтнең әтисе, авыр туфрагы җиңел бул- ' сын. Сугышына барып сугышып та кайтты, ярасын алып, ранный ® булып та кайтты. И шулай ук ярасыннан гүр иясе булып та китте... г (Пауза). Җәүдәткә ничә яшь иде әле ул чакта, Хәдичә?
Хәдичә. Җиде.
Гыймран. Әйе, дөрес әйтәсең, Хәдичә. Җәүдәт беренче сыйныфка укырга кергән сабак баласы гына иде ул чакта. Үләр алдыннан кордаш миңа әйтте: ышаныч синдә инде, Гыймран, улымны күздән ычкындырма, үз улың кебек итеп кара, и шулай ук кеше ит, диде. Инде менә үзегез күреп торасыз, Җәүдәт укып кеше булды, аның өстәвенә, өйләнеп башлы-күзле дә булды. Мин моның белән нәрсә әйтергә телим? Бүгенгесе көнне бу табында мөхтәрәм кеше Хәдичәттәй утыра. Авырлыкларга бирешмичә, шундый да акыллы, шундый да башлы егет тәрбияләп үстергәне өчен без бүген Хәдичәт- тәйгә рәхмәт әйтергә тиешбез. (Алкышлар. Хәдичәттәй яулык чите белән күзләрен сөрткәли). Безнең бүгенге мәҗлеснең түр башында икенче зур хөрмәтле кеше, өлкән дустыбыз, нефтьчеләр ветераны Талип агай утырырга тиеш иде. Аның монда булмавы үкенечле, әлбәттә. Ни хәл итмәк кирәк, ул авырып киткән. Балаларының сөенечен уртаклаша алмый. Ә бит сиксән яшәр бу карт үз гомерендә ниләр генә күрмәде, күпме скважина бораулады, шуның өстәвенә, бер- сеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе булдыклы и шулай ук тәүфыйклы Мәрьям белән Гүзәлияне тәрбияләп үстерде. Шуның өчен без аңар кайнар рәхмәтебезне белдерергә и шулай ук тизрәк терелүен теләргә тиешбез...
Пауза.
Аттан ала да туа, кола да туа, ди халык. Әлбәттә, Җәүдәт белән Гүзәлия үзләре тырышмасалар, берни дә барып чыкмас иде. Рөхсәт итегез миңа, Гүзәлиягә бәхет теләп, үз исемемнән шушы кечкенә геиә бүләкне тапшырырга. (Зәңгәр бәрхет тартма бирә. Алкышлар).
Кызлар. Бүләкне күрсәтсен.
Гүзәлия тартманы ачып, сәгать ала.
Кызлар. Ай, нинди матур!
— Алтын сәгать!
Кызлар җыелып бүләкне карыйлар.
Гыймран. Җәүдәт институтта сезнең ышанычны аклады. Дипломлы инженер булды. Зур корабка зур диңгез дигәннәр. Эшнең бик зурысы көтә аны. Рөхсәт итегез миңа, Җәүдәтнең әтисе урынына калган кешегә, бригада рөхсәте белән шушы бүләкне тапшырырга. (Чехолдан ике көпшәле ау мылтыгы чыгара. Алкышлар). Мә, энем, хәвеф-хәтәрдән юлдашың булсын бу мылтык.
Шәйхаттар. Атып карасын.
Николай. Кирәкми.
Азамат. Ата белми бит ул.
Гыймран. Яле, инженер, күрсәт әле дусларыңа һөнәреңне, менә сиңа патрон!
Җәүдәт мылтыкны кора, иңенә тери һәм имән ягыпа төзәп, гөрселдәтеп атып җибәрә. Имәннең бер ботагы сынып җиргә килеп төшә. Тирән тынлык.
Гүзәлия (ботакны барып ала). Ай... имәнне яраладык...
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Җәүдәтләр ишегалды Терәүләр терәткән иске койма. Койманың теге ягында алма бакчасы күренә. Сул якта йортның чолан башы чыгып тора. Ул да нык искергән.
Вакыт әле иртә. Өйдән Хәдичә чыга.
Хәдичә. Йа, раббем, йортыбызга кергән бәрәкәтне сакла, улым белән киленемне тәүфыйклы ит. Яраббый ходаем...
Бакча ягыннан кулына көрәк тоткан Җәүдәт кайта.
Җәүдәт. Әни, син теләкләрне күбрәк тели башладың түгелме?
Хәдичә. Көфер сүз сөйләмә, улым: синең бәхетең өчен тырышам. Җәүдәтем укымышлы булсын, кара эштә чиләнмәсен дип, намаз укып, теләк теләдем. Ходай теләгемне кабул итте: менә дигән итеп укыдың, бөтен калага дан итеп туй ясадың. Иптәшләрең дә бик зурладылар! Машинасы белән төяп өй җиһазы китерделәр.
Җәүдәт (көлә). Алары да син теләгәнгә булдымы?
Хәдичә. Мин теләгәнгә, улым, мин теләгәнгә!
Җәүдәт (көлә). Әни, бик зур итеп бер теләк телә әле, мин уйлап табасы диспетчерлык системасы үзеннән-үзе тезелсен дә куйсын!
Хәдичә. Авызыңны ерма, Җәүдәт. Әтиеңнең дә гомере мине үртәп үтте. Синең кебек бик үзсүзле кеше иде, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын: бүген менә үлгәненә унбиш ел тулды.
Җәүдәт. Әтинең үлгән көнемени бүген?
Хәдичә. Үлгән көне. Син укуда чакта ул утырткан җимеш бакчасын корытмый сакладым...
Җәүдәт. Әни, миңа әйтер сүзең бар мәллә?
Хәдичә. Бар, улым, бар. (Пауза.) Көтмәдем түгел, көттем. (Пауза.) Кичә әтиеңнең каберенә барып кайттым. Чардуганнары җимерелгән, баш очындагы имән тактасы черегән...
Җәүдәт. Беләм, әни...
Хәдичә. Түбән очның Фәтхерахман малае, нефтедә эшләүче Сәүбәнне әйтәм, Бөгелмәдән кара таш апкайтып, әтисенең каберенә куйган. Гранит диме, мәрмәрме... Бөтен кеше исе китеп сөйли. Бер мең тәңкәгә төште дип әйтә, ди.
Җәүдәт. Анысын да күрдем, әни... Институттан кайтышлый зиратка кереп чыктым...
Хәдичә. Менә йорт та тузып килә. Капка баганалары әлле- хәлле... Җил чыкса, авып төшмәгәе дип котларым алына.
Җәүдәт. Алары да күз алдымда, әни...
Хәдичә. Күз алдында булу гына җитми. Чарасына керешергә кирәк. Син дә кайгыртмасаң, мин дә кайгыртмасам, кем кайгыртыр аларны? Бөтенләй череп беткәч, кайда торырбыз?
Җәүдәт. И әни, хәсрәтең шул гынамы? Чересен, аусын! Улың — инженер. Эшли башлау белән промыселга гариза бирәм. ♦ Квартирның өр-яңасын алырбыз. (Хәдичә ашыгып читкә борыла. < Күзләрен яулыгы белән каплый.) Чү, әни, ни булды сиңа? <
Хәдичә. И, улым, улым... (Авыр сулый.) Килен белән икегез £ йортның әллә ииндиләренә күчегез, минем моннан беркая да китә- < сем юк. =
Җәүдәт. Нишләп, әни? Чиләк белән су ташып туймадың- а мыни? Кыш көннәрендә мич ягып йөрүләре бик асатмыни? Ә мин 2 тагын... сине газлы, ванналы йортларда яшәтәм дип ашкынып кайт- £ кан булам.
Хәдичә. Кирәкми! Газыгыз да, ваннагыз да — үзегезгә булсын. Бабаңны шушы йортта аклар атып үтерде, әтиең шушы йортта ® гүр иясе булды, шушы йортта минем яшьлегем узды. (Тагын күңе- s ле тула.) *
Озак пауза. Гыймран Нур и шанов керә.
Гыймран. Рөхсәтме?
Җәүдәт. Әйдәгез, Гыймран абзый!
Г ы й м р а н. Исәнлекме, Хәдичә? *
Хәдичә. Ярыйсы, бер көе... (Өйгә кереп китә.) Гыймран. Ни булды әниеңә? Рәнҗеттеңме әллә?
Җәүдәт. Ю-уук...
Г ы й м р а н. Алайса, ник әвене янган кеше төсле утырасың? Талип карт берәр күңелсезлек ясадымы әллә?
Җәүдәт. Юк ла...
Г ы й м р а н. Миннән яшермә, энем, күреп торам.
Җәүдәт. Мин, Гыймран абзый, инженер дипломы кесәдә булгач, дөнья түгәрәкләнде, дип уйлаган идем. Борчудан баш чыгасы юк икән әле.
Г ы й м р а н. Никтән борчу ул тагын?
Җәүдәт. Өй тузган. Капка аварга тора. Әтинең каберенә таш куярга кирәк.
Гыймран. Молодец, Җәүдәт! Болай булса — мин синең дустың! (Җилкәсенә кулын сала.) Бөтен курыкканым шул иде: мәйтәм, бу егетнең башына институтта кибәк тутырып җибәргәннәрме? Молодец! Әниеңне ташлама, әтиеңне беркайчан да онытма! Менә булырсың кеше!
Җәүдәт. Аларны беләм, Гыймран абзый...
Г ы й м р а н. Әйтеп бетер, әйтеп бетер... Нишләргә уйлыйсың?
Җәүдәт. Бөтен бәла дә шунда шул: нишләргә? Кесәдә биш сум акча бар...
Гыймран. Әйе. Хәлең авыр. Эшкә кая урнашасың?
Җ ә ү д ә т. Төне буе Хәйрүш белән утырдык. Мастер ярдәмчесе итеп чакыра.
Гыймран. Ә син?
Җәүдәт. Белмим, Гыймран абзый, куркып торам әле. Хыялый дип юкка гына әйтмәгәннәр икән аны! Шул. чаклы күп планнар сөйләп ташлады. Өстемә шул чаклы күп эш өйде. Өр-яңа диспетчерлык системасы! Бер скважинадан берьюлы өч горизонт нефть суырту проекты! Болар бит, Гыймран абзый, беләсеңме, минем бөтен белемемне, ял сәгатьләремне суырып алачак! Шуның өстенә хуҗалык!
в >К У » № 9.
81
Гыймран. Яшерен-батырын түгел, энем: Хәйрүшкә сүз бирдеңме?
Җәүдәт. Бурычым бар бит...
Гыймран. Нинди бурыч?
Җәүдәт. Бригада бит мине укытты, биш ел буена хезмәт хакы түләп торды. Миннән эш көтәләр.
Г ы й м р а н. Эш көтәләр дисең. Эш көтәләр. Ә баҗаң сиңа үз урынын бирәме? Аның белеме бит техникум белеме генә! Ә син инженер!
Җәүдәт. Ни сөйлисең, Гыймран абзый?! Аның урынына борын сузу... бу бит — әдәпсезлек!
Гыймран. Ярый, шулай да булсын. Сине борчыганы бурыч түләүме? Ул чакта инде зур итеп түлә син аны. Мин сиңа яучы булып килдем.
Җәүдәт. Яучы?! Нинди яучы?
Гыймран. Промыселга өлкән инженер кирәк.
Җәүдәт. Нигә, анда инженер юкмыни?
Гыймран. Инженер барын бар, ләкин ул безгә кулай кеше түгел.
Җәүдәт. Ничек аңларга моны?
Гыймран. Чамадан тыш интеллигент. Хәзер бит игәү белән тырнак чистартып утырган өчен генә инженер итеп тотмыйлар. Хәзер, иптәшкәем, бюрократлар белән бугазга-бугаз килә торган замана. Моның өчен нәрсә кирәк? Деловой булырга! Инә күзеннән дә үтә бел, Мәскәүнең Кремль сараенда да югалып калма! Менә булырсың җитәкче! Ә синдә, Җәүдәт, ул сыйфатлар — җитәрлек.
Җәүдәт. Ул эшнең тәртибе ничек соң?
Г ы й м р а н. Тәртибе дип... Промысел мөдире үзе чакырып тора бит. Ялынып-ялварып йөрисе түгел. Хезмәт хакы да приличный, машинасы да үз кулыңда...
Җәүдәт. Мөдир мин килер дип ышанамы?
Гыймран. Әйттем мин аңа: ай-һай, дидем, бригададан җибәрерләр микән, дидем.
Җәүдәт. Ә ул?
Гыймран. Ул өстәл артыннан сикереп торды да бер генә кычкырды. Зур корабка — зур диңгез! — ди. Я, ничек дип әйтим мөдиргә?
Сулуы калкан Азамат керә.
Азамат. Уф, үләм, су бирегез. (Ишегалдында торган чиләкне күтәреп, түгә-түгә, су эчә.)
Җәүдәт. Ни булды?
Азамат. Әкәмәт анда! Юлдагы машинаны туктатып чаптым.
Гыймран. Нәрсә бар? Җүнләп сөйлә: куркынычсызлык кагыйдәсен бозганнармы әллә?
Азамат. Мастер әйтте, Җәүдәтне тап, хәзер үк килеп җитсен, диде. Менә шул! Мин киттем, килә дип әйтимме?
Җәүдәт. Хәзер килеп җитәм.
Азамат китә.
Г ы й м р а н. Сер булмаса әйт, энем, нәрсәгә чакырган?
Җәүдәт. Сер дип... сер түгел. Яңа системаның датчигын сынап карарга булган идек. (Ашыгып җыена башлый.) Әни, әни! (Өйдән Хәдичә чыга.) Әни, минем эш киемнәрен чыгар әле!
Хәдичә. Хәзер, улым. (Өйгә кереп китә.)
Гыймран. Син, энем, минем сорауга җавап бирмәдең бит әле. Промысел мөдиренә нәрсә дип әйтим?
Җәүдәт. Баш инженер булырга теләмим, дип әйтте диген.
Гыймран. Ялгыш ишетмәдемме мин?
Җәүдәт (өздереп). Бригада миңа изгелек эшләде. Әгәр мин дусларымның ышанычын акламасам, адәм актыгы булыр идем.
Гыймран. Мин сине, энем, акыллырак кешегә чутлап йөри ■идем, ялгышканмын икән... Ярый, хәерлегә булсын. Борчыдым — < гаеп итмә! (Китә.) >>
Җәүдәт. Гыймран абзый, туктале... (Гыймран туктый.) Әйтә i башлагач, әйтеп бетерергә кирәк: акылсыз булып мин нишләгән? S
Гыймран. Ярар, калсын инде... А
Җәүдәт (аның юлын бүлеп). Юк, алай гадел түгел, әйт! g (Гыймран дәшми.) Гадел булырга кирәк дип үзең әйттең бит...
Гыймран. Яхшы. Әйтим, алайса. Бәк сәер кешеләр сез хәзер- ф- ге яшьләр: дөньяны китап белән каплап куясыз да, китап битен- a нән башка бернәрсә дә күрмисез. Әз генә ерактанрак та уйлап ка- э рарга кирәк ләбаса! Ярар, син әйттең, бурыч дидең! Ә нәрсә соң ул - бурыч? Әйдә, бергәләп фикер йөртик. Бабаң синең Хикмәтулла карт, х ирек өчен сугышып, ак бандитлар кулыннан һәлак булды. Әтиең < Галиәхмәт бу сугыштан иләк кебек тишкәләнеп кайтты да биш-алты е елдан гүр иясе булды. Инде килеп, мисалга әниеңне ал: сине үсте- - рәм, сине кеше итәм дип, тол катын килеш яшәп, күпме җир тыр- машты, күпме җәфалар чикте! Я, аның бер генә мәртәбә булса да, - һич югы, азаккы көнендә матур итеп яшисе килмимени? Башың булса, үзең уйлап кара: бабаң, әтиең, әниең... ил өчен җәфа чиккәннән соң да, инде тагын синең ачлы-туклы яшәвең кемгә кирәк? Совет власте синең, бригада хакы дип, талантыңны, белемеңне корбан итүеңә мохтаҗмы? Революция синең бригадада эшләмәвеңнән страдать итәме? Башы булса, Хәйрүш боларны сиңа үзе аңлатып бирергә, сине зуррак урынга күтәрергә, үстерергә тиеш иде. (Пауза.) Баҗа шул, баҗа! Җиде баҗаны бер бүре ашаган дип юкка әйтмәгәннәр аны! (Пауза.) Ялгышасың, энем, үкенерсең, шушы кара мужик Гыймран әйткәнне дип әйтерсең: ул чакта инде соң булыр! Революция җиңгәнгә тиздән илле ел тула, сезнең нәселдән берегезнең генә булса да кешечә матур итеп яшәгәне бармы әле?
Җәүдәт (уйга калып). Белмим...
Гыймран. Ә партия нәрсә ди? Хезмәт иясе сыйныфы рәхәт яшәсен, ди. Ашамый да, эчми дә, уйнамый да, көлми дә «Ура!» кычкырып кына яши торган интузиас заманнар бетсен, ди. Давай инде, дустым, әзрәк кенә үз кайгыбызны да кайгыртып, кешечә яшәргә дә өйрәник. (Пауза.) Я, промысел мөдиренә нәрсә дип әйтим?
Җәүдәт. Уйларга кирәк аны, Гыймран абзый...
Гыймран. Уйла син, энем, бәк ныгытып уйла. Әмма ләкин озакка сузма. Менә мин сиңа беренче эш тә алып килдем инде. (Төргәкне сүтеп кәгазьләр чыгара.)
Җәүдәт. Нәрсә бу?
Г ы й м р а н. Калҗа бу, энем, калҗа!
Җәүдәт. Нинди калҗа?
Г ы й м р а н. Син иң әүвәл кара.
Җәүдәт (кәгазьләрне карый). Чертежын сызаргамыни?
Г ы й м р а н. Кайчанга өлгертәсең?
Җәүдәт. Моның эше әллә ни күп түгел. Бер атна утырсам...
Г ы й м р а н. Шулаймы? Бер атна дисеңме? Молодец! Монысын бер атнада өлгертсәң, тагын икене китерәм!
Җәүдәт. Туктагыз әле, мин бит эшлим дип әйтмәдем. Минем бит Хәйрүш белән башлаган зур эшем...
б« 83
Гыймран (бүлдереп). Алай кырт кисмә син, Җәүдәт! Кесәңә үзе керергә торган акча бар чагында... Йортыңны нәрсә белән сиплә- мәкче буласың? Әтиең каберен?
Җәүдәт. Йортны сиплисе бар... (Күккә карап.) Болыт килә, давыл булмагае... киттем мин...
Гыймран. Җәүдәт...
Җәүдәт. Әни! Әни! (Өйгә таба бара.)
Өйдән кулына сумка, киемнәр күтәреп Хәдичә чыга.
Хәдичә. Һай, улым, давыл чыгарга тора, кая ашыгасың?
Гыймран. Җәүдәт...
Җәүдәт. Соңыннан, Гыймран абзый, соңыннан... (Әйберләрен алып чыгып йөгерә.)
Гыймран (паузадан соң). Яшьлегенә бара-а-а...
Хәдичә. Ярамаган сүз әйттеме әллә?
Гыймран. Сүз нәрсә ул! Авызына салган сары майны йотарга теләми. Бәк дәү инженер итәргә йөрим бит улыңны, Хәдичә!
Хәдичә. Чынмы, шулаймы? Бәрәкалла, бирсен ходай!
Кинәт көчле җил ишегалдына кәгазь чүпләре, яфраклар өереп алып керә, шапылдап тәрәзә капкачлары ябылган, пыяла ватылган тавышлар ишетелә.
Хәдичә. Харап булды, бетә капка! (Капкага таба бара башлый.) Гыймран. Якын барма! Тилердеңме әллә?! (Җилкәсеннән тотып туктата.)
Бик көчле дөбердәгән тавыш. Яшен ялтырап уза.
Хәдичә. Харап булды, капка ауды!! (Дөбердәү тавышы тынгач.) Нишләргә инде?
Гыймран (бик сабыр тавыш белән). Кайгырма, Хәдичә, яңасын ясарбыз. Кырык ел карап үстергән имәнем бар. Капкаңа яңа багана алып кайтырмын!
Хәдичә. Булыр микән?
Гыймран. Була! Мә, моны Җәүдәткә бирерсең.
Хәдичә. Нәрсә соң бу?
Гыймран. Капкага бу, капкага. (Кәгазьләр эченә акча салып бирә.)
Хәдичә (акчаны күреп, беравык аптырап тора. Аптыравы сөенечкә әйләнә). Рәхмәт, Гыймран!
Гыймран. Рәхмәте соңыннан, Хәдичә, соңыннан. Сау бул. (Чыга башлагач, кире борыла.) Карале, Җәүдәткә ныгытып әйт, мо- ны( Хәдичә кулындагы төргәккә күрсәтә.) бүген үк эшләп куйсың, ярыймы?
Хәдичә. Ярый, ярый, әйтермен.
Гыймран. Ә капкаңны рәтләрбез. Мин барында борчылма. Капкасыз йорт — басымчак йорт ул. Сау бул.
Хәдичә. Хуш, Гыймран.
Хәдичә өйгә. Гыйран урам ягына китә.
Гүзәлия кайта.
Гүзәлия. Ай! Нәрсә булган монда? (Бакча ягына күз сала, кире чыга.) Әни, Әни!
Өйдән төргәген тоткан Хәдичә чыта.
Нәрсә булган монда, әни? Капка ауган бит...
Хәдичә. Бер дә кайгырма, килен. Капкасы да булыр, йорты да. Башлар исән-сау булсын да, дөньяда әйбәт кешеләр бетмәсен.
Ут сүнә.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Җәүдәтлар ишегалды. Пәрдә ачылганда Җәүдәт папкалар күтәреп өйдән чыга. X ә- д и ч ә бер кәрзин алма күтәреп, бакча ягыннан килеп керә.
Хәдичә. Улым, сине бер егет сорап килгән иде.
Җәүдәт. Кем ул? ф
Хәдичә. Хәйрулла бригадасыннан бугай. Баҗаң җибәрде, ди. < Йоклый әле, дидем. £
Җәүдәт. Дөрес әйткәнсең. Мин бакчага кереп утырам. Килсә- ? ләр, өйдә юк диген.
Хәдичә. Ничек була инде ул?!
Җәүдәт. Әни, син әйткәнне үтә. к
Хәдичә. Бер дә килешкән эшең түгел, улым. Кичә булды кичә < алдашып калдың! н
Җәүдәт (нервыланып). Әйткәнне үтә дим бит...
Хәдичә. Ярар, ярар, түлке шуны әйтәм: килешкән эшең түгел. ♦ Җәүдәт. Ишеттем бит инде, әни. а
Хәдичә. Ишетмәдең дип әйтмим. Кичә баҗаң кергән иде. Ике 2 мәртәбә сине сорады. Бүген өйдә торсын, әбәттән соң килеп чыгам, > диде. *
Җәүдәт. Килсә, өйдә юк диярсең.
Хәдичә. Олы башым белән алдашым торыйммыни?
Җәүдәт. Эшем бар дигәнне аңлыйсыңмы, әни? “
Хәдичә. Кем килсә дә өйдә юк дип әйтимме?
Җәүдәт. Гыймран абзый килсә, чакырырсың. (Китә.)
Хәдичә (ялгызы). Хәзерге яшьләрне аңламассың. Баҗасы җанын бирергә әзер, монысы, корчаңгы тай кебек, баш бирми йөргән була.
Капкада Талип башы күренә.
Та л и п (капкага таягы белән бәреп). Байлар өйдәме?
Хәдичә. Кем ул бүрәнә аркылы бүре күреп йөри?
Талип. Мин бу, кодагый. Җәүдәт өйдәме?
Хәдичә. Исәнме, кода? Ни йомыш?
Талип. Йомыш зур, Хәдичә.
Хәдичә. Зур булса, кереп сөйләш.
Талип. Вакыт юк, Хәдичә.
Хәдичә. Алайса, сау бул! (Ашыгып китә башлый.)
Талип (таягы белән капкага кага). Туктале...
Хәдичә (кире әйләнеп килә). Кереп сөйләш дидем бит.
Талип. Керми дә булмас шул! (Керә.) Җәүдәт кайда?
Хәдичә. Җәүдәт өйдә юк, йомышың булса, миңа әйт!
Талип. Синең баш җитә торган нәрсә түгел ул.
Хәдичә, һай, шушы кылануларың! Эшем иясе булып йөрисең ләбаса! Нәрсә җитми соң сиңа? Пенсия дисәң,— пенсияң бар, кызлар дисәң — кызларыңны арыслан кебек егетләргә бирдең. Курортларга барып, сырхау сөякләреңне ял иттереп кенә ятар чагында...
Талип. һы, пенсия, курорт... Әйт әле син миңа, Җәүдәт нитәме? Кичләрен язгалый-сызгалыймы?
Хәдичә. Язгалый да, сызгалый да, аллага шөкер, бер дә генә тик торганы юк!
Талип. Яза торган кәгазе ниме... зурмы?
Хәдичә. Нигә кирәк булды әле ул сиңа?
Талип. Син сораганга җавап бир. Зурмы дип сорыйм мин синнән?
Хәдичә. Әй, башларымны катырмасана! Зур инде, зур.
Талип. Ничаклы бар?
Хәдичә. Палас чаклы!
Та лип (сөенеп). Йорт рәвешенә, вышка сурәтенә охшаганнары юкмы?
Хәдичә. Бар инде, бар, йортлары да, капкалары да, мунчалары да бар, аллага шөкер!
Т а л и п. Мунчалары, капкалары кирәкми, вышкалары бармы?
Хәдичә. Йа-а, тынгысыз да адәм булырсың икән, бар дидем бит инде.
Т а л и п. Җәүдәт янына кемнәр килеп йөри?
Хәдичә. Килмәгән кеше юк, барысы да килә.
Т а л и п. Хәйрүш киләме?
Хәдичә. Баштарак килә торганые.
Т а л и п. Ә хәзер?
Хәдичә. Аралары бозылып тора әле...
Т а л и п. Һы! Нишләп бозыла аларның аралары?
Хәдичә. Башларымны катырмасана! Мин каян белим?
Т а л и п. Тагын кемнәр килә?
Хәдичә. Тагын... Гыймран килә...
Т а л и п. Гыймран?! Ә ул нәрсәгә килә?
Хәдичә. Улмы? Ул — кирәккә килә. Бакчама менә дигән итеп кое казытып бирде!
Т а л и п. Кое? Күпмегә казытты?
Хәдичә. Ничек күпмегә?
Т а л и п. Акчаны күпме каерды, дим?
Хәдичә. Ни сөйлисең син? Бер тиен дә алмады, бушлай казытып бирде. Тол карчыкка бер ярдәмем булсын, диде.
Та л и п. Кара син аны, ә! Ярдәмем булсын, ди. һы!
Хәдичә. Нәрсә башларыңны боргалаган буласың? Үзеңнең гомер буе нефтедә эшләп, орден алган почутный мачтыр булып та эшләтә аласың юк, инде кеше казыткан коены да күпсенеп торма.
Т а л и п. Я, я, тагын нәрсәләр эшләде Гыймран?
Хәдичә. Аллага шөкер: барысын да эшләде. Коема промыслодан насос алып кайтып куйды...
Т а л и п. Нинди насос?
Хәдичә. Суны үзе качать итә торган. Карлыганнарыма су сибә алмый аптырап йөри торган идем, җаннарым рәхәтләнде.
Т а л и п. Һы! Серләр килешкән, алайса, сезнең?
Хәдичә. Ярдәмчел кеше Гыймран, рәхмәтләр яусын үзенә, кул- аяклары сызлаусыз булсын, дөнья рәхәтләре күрсен. Әле менә тагын йортыма капка ясатып бирәм, ди. Капкасыз йорт ди, басымчак йорт ул, Хәдичә, ди.
Тал ип. Һы, һы!.. Кара син аны, ә, кара син... (Ашыгып чыга башлый.)
Хәдичә. Туктале, кода... Бүләкләрне карамадың бит!
Та л и п. Башка вакытта, башка... (Капкага таба бара.)
Хәдичә. Тукта инде, чәй эчәрбез. Кайнаган самаварым бар.
Т а л и п. Синең самаварың гына басарлык түгел мондагы ялкынны. Хәдичә! Утлар яна монда!.. (Ашыгып чыгып китә.)
Хәдичә (аның артыннан баш селкеп). Нинди бәндә бу? Мин белә башлаганнан бирле шул булды. Өйләнмәде, йорт кормады, беркайчан кеше белән рәтләп сөйләшмәде. Бу чаклы да шыр тиле булса булыр икән!
Мәрьям (керә). Исәнме, кодагый, кемне тиргисең?
Хәдичә. Әй, әйтмә инде, кодача, Талип килгән иде.
Мәрьям. Әти?! Ул нишләп торып чыккан әле? Авырый иде бит?
Хәдичә. Аныкын белмәссең кодача, әллә нәрсәләр бутады-бута- ды да, җен суккан кебек, чыгып чапты. Йөри шунда иләс-миләс.
Мәрьям (рәнҗеп). Ничек иләс-миләс?
Хәдичә. Ничек булсын инде, ничек булсын, гомер буе акылга туймады. Яшь чагында акча сугам дип Бакуга чыгып киткән. Суга алмагач, монда кайтып, мазутка буялып йөрде. Үзенә дә тынгы юк, кешеләрнең дә җанын тындырмый. Әйтмә инде, кодача, утыз тугызлы инде/ кода.
Мәрьям (тирән рәнҗү белән). Ничек телең әйләнә, кодагый? Оят түгелме?!
Хәдичә. Ай алла, нинди начар сүз әйттем әле мин сиңа?
Мәрьям. Гүзәлия — Ватан сугышында үлеп калган капитан кызы. Мин — фашистлар асып үтергән Донбасс шахтерының баласы. Кем белә безнең бертуганнар түгел икәнне? Үз балаларыннан артык итеп үстерде. Белем бирде. Шушы кешегә карата бит... (Күңеле тула.)
Хәдичә. Ай алла, белмәдем ләбаса...
Мәрьям. Әти дип әйтү генә аз аңа. Үз баласын ташлап киткән аталар бар. Аның яхшылыгына исем юк. Рәнҗеттең, кодагый, хуш! (Китә.)
Хәдичә. Ай алла... ялгыштым лабаса... Берәүнең дә бурасы буш түгел, ходаем...
Гыймран (керә). Җәүдәт өйдәме, Хәдичә?
Хәдичә. Өйдә.
Гыймран. Нишли?
Хәдичә. Кем белгән хәзер кемнең нишләгәнен?
Г ы й м р а н. Кое әйбәт эшлиме, Хәдичә?
Хәдичә. Әйбәт.
Гыймран. Менә кыяр орлыгы китердем сиңа. Иртә өлгерә торганы. Ничек утыртырга икәнен үзем күрсәтеп бирермен. Җәүдәтне
Бакчадан Хәдичә белән Җәүдәт чыгалар.
Җәүдәт. Исәнме, Гыймран абзый. Булдырдыңмы?
Гыймран. Булдырдым, энем. Кара тиргә төшсәм төштем, әмма булдырдым.
Җәүдәт. Әни, безгә берәр чынаяк чәй әзерләп чыгар әле.
Хәдичә. Комачаулыйсың, китеп тор дип, туп-туры әйт инде аны.
Җәүдәт. Әни? ,
Хәдичә. Китәм, китәм... (Өйгә кереп китә.)
Гыймран. Менә, энем, биш йөз тәңкә акча, үз кулың белән санап ал. (Кесәсеннән акча төргәге чыгара.)
Җәүдәт. Ничек? Жиде йөз дип сөйләшкән идек бит?
Гыймран. Синдә тамак булып, башкаларда күз түгел бит, эш табып бирүчеләргә дә өлеш чыгарырга туры килде.
Җәүдәт. Ярар, кадалып китсен. Икенче эшләмим. (Акчаны эскә. миягә ташлый.). Мин монда көне-төне, йокыны-ялны белми утырам, минем исәпкә кемдер ансат кына ике йөзне алсын да куйсын. Бригада егетләре дә бик кырын карый башладылар.
Гыймран. Нәрсә, тәртәгә тибәләрме әллә?
Җәүдәт. Укуны бетереп кайткач, бер ай ял биргәннәр иде бит. Бер ай да узып китте, аннан соң тагын ун көн узды, минем әле бригадага барып та караганым юк. Көй саен эзләп киләләр, көн саен алдашып калам. Хатыным булып хатыным үпкәли башлады инде. Моның бер чиге булырга тиештер бит?
генә чакырчы.
Хәдичә. Чакырам. (Чыга.)
Гыймран. Нәрсә булган монда? Бу кортканың миңа алай төксе дәшкәне юк иде. Ярый, әллә кая сикерә алмассың. Гыймран синең кебекләрне генә күрмәгән!
Гыймран. Күпкә түзгәнне азга түзәрсең. Күзләренә күренмим дисәң, ауга чыгып йөрербез. Мылтыкны тик яткырмаска кирәк. Бер атнадан өлкән инженер урыны бушый.
Җәүдәт. Ә нигә бер атнадан?
Гыймран (шыпырт). Промыселда бүген кичкә бер атналык эш әзерләп куярбыз, диделәр. Монысы инде ярты меңлек кенә түгел, мең ярымлык. (Акча төргәгенә кесәсендә яшереп калган ике йөзне кушып бирә.)
Җәүдәт. Баҗай алдында уңайсыз бит.
Гыймран. Шаулама инде, капкан саен калҗа керми. Баш инженер камытын кигәч, андый эшкә вакытың калмас. Ләкин кара аны, мин эш табып биргәнне Хәйрүшкә әйтә күрмә. Баҗасын баҗа да бит. ләкин дөньядан бәк ерак кеше. Башы тулган хыял! Ник эшкә килмисең дип бәйләнсә, хуҗалыгымны рәтләп бетерәсем бар диярсең. Тагын бер атнага ял сора — законный булсын. Баш инженер булып алсаң, үзләре тирәңдә биеп йөри башларлар. Ярый, мин китим, хәвефсезлек кагыйдәләрен тикшереп кайтасым бар. Эшне кичкә таба кертеп чыгармын. Сау бул!
Җәүдәт. Ярый, хушыгыз. Мин өйдә торырмын.
Җәүдәт бакчага. Гыймран урман якка чыгып китә. Сөйләшә-сейләшә Мәрьям белән Гүзәлия кайтып керәләр
Мәрьям. Ялгышасың, сеңелем. Ярату әле ул — ирең эшләгән теләсә нинди эш белән килешеп яшәү дигән сүз түгел.
Гүзәлия. Нинди гаебе бар аның?
Мәрьям. Гаепкә киткәч, соң була. Җәүдәтнең яшь һәм көчле чагы. Эшләсә ул, менә хәзер эшләп кала. Аның... институттан кайтуга... шушында, коймалар эчендә бикләнеп ятуы... сине бер дә борчымыймыни?
Гүзәлия. Юк, апа. Белмисең син аны. Җәүдәт бит ул сабый. Хәйрүш җизни килде, үзенең яңа системасын шундый матур итеп сөйләде. Җәүдәт үлгәнен-калганын белми, шул эш белән утыра башлады. Юк, юк, чиста кеше ул Җәүдәт. (Пауза.) Аннары минем дә аз гына булса да кеше төсле матур итеп, кайгы-хәсрәтсез яшисем килә. Азмы йөртте безне әти буровой юлларында. Менә бит үз йортыбыз, үз бакчабыз, кайтып керүләре үк рәхәт.
Мәрьям. Рәхәт сүзен бик ярата башлагансың әле син, кызый. Әти моңа риза булмас.
Гүзәлия. Кычкырма инде, әни ишетер.
Мәрьям. Кычкырам. Бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырам. Талип әти кызы икәнеңне онытма! Сөйләшергә йөрәгең җитмәсә, Җәүдәт белән үзем сөйләшәм.
Гүзәлия. Апа җаным, кирәкми. Ул бит мин бәхетле булсын дип тырыша.
Мәрьям. Бәхет бик аз кирәк икән, алайса, сиңа. Болай булса, безнең туганлык җепләре өзелә.
Гүзәлия. Бетте, апа җаным, бетте. Бүген үк Җәүдәт белән сөйләшәм.
Мәрьям. Вәгъдәме?
Гүзәлия. Әгәр сөйләшмәсәм, Талип әти кызы булмыйм.
Мәрьям. Менә хәзер минем күңелем тыныч. (Гүзәлияне кочаклый.) Сау бул, үскәнем.
Гүзәлия. Өйгә керик, апа. Чәй эчеп китәрсең. Өйләрне шундый матур итеп җыештырдым. Күреп тә китәрсең.
Мәрьям. Бүген вакытым юк әле, сеңелем. Беренче класска керәсе балаларның ата-аналарын күрергә кирәк. Лагерьга китәсе пио
нерларны озатып җибәрәсем бар. Килермен әле, килермен. Сау бул! (Китә.)
Гүзәлия (аның артыннан кычкырып). Апа-а! Җизни белән парлап килегез! (Кул болгый.)
Өйдән Хәдичә чыга. ф
Хәдичә. Кайттыңмы, килен? Әйдә, өсләреңне алыштыр, юын, < ашым да өлгерде, самаварым да кайнап тора. Чүкердәшеп кенә бер < чәй эчеп алыйк әле. Бик болганчык көн булды бүген. J
Гүзәлия. Әллә берәр күңелсезлек бармы, әни? <
Хәдичә. Әйтмә инде, килен... килмәгән кеше калмады. Карлы- - ганымны җыярга өлгермәдем. ь
Койма буена Шәйхаттар килеп туктый. g
>>
Шәйхаттар. Җәүдәт өйдәме?
Хәдичә (каушап). Ни бит... өйдә югые бит...
Шәйхаттар. Кайткач та әйтегез. Мастер чакырды. Сәгате- ® минуты белән промысел конторына килеп җитсен, диде. Ишетте- s гезме? =**
Хәдичә. Ай аллам, ишеттек инде, ишеттек. <
Шәйхаттар. Менә шул! Әйтмәде дип әйтмәгез! (Китә.)
Гүзәлия. Әни...
Хәдичә. Әү, балам? а.
Гүзәлия. Нишләп Җәүдәтне өйдә юк дидең? *
Хәдичә. Әй, буталып беттем инде, килен... Үзең белерсең әле, әйтер. (Өйгә кереп китә.)
Гүзәлия (ялгызы). Нигә кирәк булды икән инде алдашу? Аңламыйм, һич башыма сыймый.
Бакча ягыннан Җәүдәт чыга.
Җәүдәт. Минем сандугачым кайткан икән! Кил әле монда. (Гүзәлия назландырмакчы булып, килми тора. Җәүдәт аяк тибеп). Кил, дим! (Кисәк кенә борыла да Гүзәлияне күтәреп алып, зырыл- датып әйләндерә башлый.)
Гүзәлия (рәхәтлектән чинап). Ай, ай, ай! Үләм, беттем, башым әйләнә! (Җәүдәт аны төшерә.) Тот, егылам! (Җәүдәт тота. Гүзәлия аның кочагына сыена.) Җәүдәт... бер кызык күрсәтимме?
Җәүдәт. Яле, күрсәтеп карале, нинди кызык икән...
Гүзәлия. Йом күзеңне!
Җәүдәт. Йомдым күземне.
Гүзәлия. Юк, әйбәтләп йом. Я инде, хәрәмләшмә инде, Җәүдәт! (Җәүдәт күзен йома, Гүзәлия вахтага йөртә торган сумкасыннан кесә радиоалгычы транзистор чыгарып, тиз генә көйли дә косынкасы белән каплап, эскәмиягә куя.) Ач күзеңне.
Җәүдәт. Ачтым күземне.
Транзистордан матур бер көй яңгырый. Сүзләре Сәләхи җырлаган җырның сүзләренә охшаган. Эскәмиягә утырып көйне тыңлыйлар. Гүзәлия әкрен генә яулыкны ачарга үрелгәндә, Җәүдәт кинәт «һам!» дип кычкыра. Гүзәлия куркып, кулын кире тартып ала. Көлешәләр.
Гүзәлия (паузадан соң). Матурмы?
Җәүдәт. Искиткеч. Каян алдың?
Гүзәлия. Бүләк. Сәләхи абый бирде.
Җәүдәт. Сәләхи?!
Гүзәлия. Туеңа бернәрсә дә алып килә алмаган идем, миннән бер бүләк булсын. Скважиналарыңны караган чакта, музыка тыңлап йөрерсең, ил хәбәрләрен ишетеп яшәрсең, ди. Белсәң иде, Җәүдәт, мин аны моңарчы...
Җәүдәт. Нәрсә моңарчы?
Гүзәлия. Белми йөргәнмен. Ул бит мине ничә ел операторлыкка өйрәтте, күзләрен күтәреп караганы юк иде. Мин аны дөнья белән алыш-биреше юк кеше дип торам. Бүген ул миңа шундый итеп карады...
Җәүдәт. Ничек итеп карады?
Гүзәлия. Шундый итеп карады... (Сүз таба алмый, кызарына.)
Җәүдәт. Ярый, аңладым.
Гүзәлия. Нәрсә аңладың?
Җәүдәт. Икенче тапкыр... бүләк алма.
Гүзәлия. Нишләп? Ул бит мине...
Җәүдәт. Сине мин үзем бәхетле итәрмен.
Гүзәлия. Нигә, мин хәзер бәхетле түгелмени?
Җәүдәт. Хәзер дә бәхетле... Ул чагында тагын да бәхетлерәк булырсың.
Гүзәлия. Ай, күңелемә ут салдың? Нинди бәхет ул, Җәүдәт?
Җәүдәт. Хәзергә әйтми торам әле.
Гүзәлия. Җәүдәт! Алай әйбәт түгел бит инде... Әйтмәслек булгач, ник соң күңелемне җилкендердең?
Җәүдәт. Алай түзәрлегең булмаса, әйтәм: мине промыселга баш инженер итеп куялар.
Гүзәлия. Баш инженер?!
Җәүдәт. Әйе. Бер елдан безнең үз «Волга»быз булачак.
Гүзәлия. Үз «Волга»быз?!
Җәүдәт. Ә нигә? Нигә аптырадың?
Гүзәлия. Бик сәер бу, Җәүдәт, бик сәер!
Җәүдәт. Җүләркәем, сөенергә кирәк. Мин сине үз машинабызда вахталарга илтеп куярмын. Ял көннәрендә сахрага чыгарбыз. Кырымга барырбыз. Кара диңгез буйларына!
Гүзәлия (боегып). Күңелем үк сизгән иде аны...
Җәүдәт. Нәрсә сизгән иде?
Гүзәлия. Бригададан качып, ниндидер чертежлар белән буталып йөрүең юкка булмаган икән...
Җәүдәт. Синең белән миңа гына дөньяның хәсрәтен чүмерергә димәгән! Без дә бер кеше төсле яшәп карыйк әле!
Гүзәлия (үз алдына). Оят! Оят!
Җәүдәт. Син нәрсә сөйлисең?
Гүзәлия. Бригада сине дүрт күз белән көтеп алды. Бригада сиңа ышанды... Шушымы синең рәхмәтең? (Күңеле тула.)
Җәүдәт. Чү, чү, нишләвең бу?
Гүзәлия. Кирәкми бәхетең... Ай, нинди хурлык! (Үкси.)
Өйдән Хәдичә чыга.
Хәдичә. Балалар! Әйдәгез. Ашым суынып бетә бит инде. (Пауза.) Җәүдәт... Килен... Әйдәгез, керик.
Гыймран керә. Кулына зур бер төргәк тоткан.
Гыймран. Менә мин, энем, килеп тә җиттем. Ничек итсәм иттем, тәки булдырдым! Мә, Җәүдәт, җылы кулдай алып җибәр. (Төргәкне суза.)
Җәүдәт (шикләнеп Гүзәлия ягына карап ала). Кичкә табан дип сөйләшкән идек бит...
Гыймран. Барасы җирем бар, ашыгыч эш килеп чыкты. Мә» ал, үз вакытың белән эшләрсең. (Төргәкне бирә.)
Гүзәлия. Нәрсә ул, Җәүдәт?
Җәүдәт. Юк ла... ни... вак-төяк эш шунда...
Гүзәлия. Миннән яшерәсеңмени?
Җәүдәт. Гүзәлия!
Хәдичә. Килен, дим, сиңа әйтәм, булмаса, керик без. Ир-атның сөйләшәсе сүзе булыр. (Гүзәлияне алып кереп китә дә кире әйләнеп чыга.)
Җәүдәт. Башың бармы синең, юкмы?
Гыймран (аптырап). Нәрсә булды тагын?
Җәүдәт. Сорау юк, белү юк, Гүзәлия алдында төргәк сузып ма- ♦ ташасың! Янган утка керосин сибү белән бер булды инде бу. Күрмә- < деңмени кыяфәтен? *
Гыймран. Ничава. Катын-кыз кая бара ала?Бер чәпчер дә бе- £
тәр. <
Хәдичә. Ялгышасың, Гыймран!Белмисеңмени? Талип кызы =
диләр аны! о.
Пәрдә. 5
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ «
г БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ >
х Урман аланы. Пәрдә ачылганда берәү дә юк. Шомлы музыка.Гыймран керә. **
Адымнары сагаюлы, чүпрәккә төреп, авыр бер нәрсә тоткан. $
Гыймран (имән каршысына туктый). Син миннән көлдең, Та- в. лип. Ничә еллар буе мине эзәрлекләп килдең! Әйдәле, без көч сына- 2 шып карыйк, мин синең гомер буе эшләгән эшеңне юкка чыгарыйм! (Чүпрәкне сүтеп, балта ала.) Аллага тапшырдык! Бер? Ике! Өч! Менә шул җитәр сиңа! Ай буена син күз яше коярсың, аннары бәгырең таш булып катар! Гыймран сабыр кеше. Көтә ул Гыймран. Без сине аударырбыз. Син капка баганасы булырсың. Акыл тешләре чыгып җитмәгән Хәйрүшләр пускай зур ут турында лыгырдап йөрсеннәр! Безгә утның кечкенәсе, үзебезне генә җылыта торганы да җитә. (Балтасын чүпрәккә төреп югала.)
С ә л ә х и керә. Ул Гыймранның имән каршысында сөйләнеп торганын күреп калды. Ерактан моңлы итеп җырлаган җыр тавышы ишетелә. Сәлахи җырны имәнгә сөялеп тыңлый.
Гүзәлия җьгры
Таң атканда уйланам, Су акканда моңланам. Таң нурында син йөзәсең, Утларыңда мин янам.
Биек тауга менимме, Агым суга керимме, Дусларыма сөйлим микән, Үзем генә белимме?
Сәлахи җыры
Таулар текә, су тирән. Тирән булса да керәм. Тәкәбберлегең дә беләм. Нигә шулай үз күрәм.
Гүзәлия (керә). Сәләхи абый!
С ә л ә х и. Син каян килеп чыктың?
Гүзәлия. Мин сезне эзләдем, эзләдем... Сез йөри торган урыннарның барысын карап бетердем... Иптәшләр әйтә, әле генә шушында иде, диләр...
Салахи. Мин дә... кирәк булдыммыни?
Гүзәлия. Эшләремнең көе китте бит, Сәләхи абый.
С ә л ә х и. Минем кулдан килә торган эш дип уйлыйсыңмы син аны?
Гүзәлия. Сез бит минем укытучым. Мине операторлыкка өйрәткән кеше.
С ә л и х и. Шундый авыр, тынгысыз эшкә өйрәткәнгә, үпкәләмә инде, Гүзәлия...
Гүзәлия. Сез ни сөйлисез. Сәләхи абый?!.
Сәләхи. Үпкәләмисеңме? Чынмы? Киттек, алайса?
Гүзәлия. Кая?
Сәләхи. Авария дисең түгелме соң?
Гүзәлия. Юк, мин ул турыда түгел...
Сәләхи. Әллә тормышыңда күңелсезлек бармы? Әйт, сеңелем, яшермә. Әллә берәрсе рәнҗетәме? (Кулларын йомарлый.)
Җәүдәт (керә). Гүзәлия... син нишләп үз объектыңда түгел?
Гүзәлия. Мин... киңәшергә килдем.
Җәүдәт. Соңыннан киңәшерсез, минем сиңа сүзем бар.
Гүзәлия. Бара тор, хәзер киләм.
Җәүдәт (кискен). Көтәргә вакытым юк. (Җилтерәтеп алып китә.)
Хәйрүш узып бара.
Сәләхи. Мастер! (Аның артыннан ташлана.)
X ә й р ү ш. Нәрсә бар?
Сәләхи. Кул куегыз! (Кәгазь бирә.)
X ә й р ү ш. Нәрсә бу?
Сәләхи. Гариза.
X ә й р ү ш. Ниткән гариза?
Сәләхи. Китәм.
X ә й р ү ш. Китәсең?!
Сәләхи. Туйдым дегеткә буялып йөрүдән. Чистарак эш эзлим.
X ә й р ү ш. Шаяртма, Сәләхи!
Сәләхи. Хәл шаярудан узган, мастер. Кул куй да китәм.
X ә й р ү ш. Беркая да китмисең. Юк белән башны катырып йөрмә. Сәләхи. Ә мин әйтәм, китәм!
X ә й р ү ш. Туктале... аңлатып бир син: ник китәсең?
Сәләхи. Аның бәхетсезлегенә шаһит булып яшисем килми.
X ә й р ү ш. Кемнең?
Сәләхи. Комедия уйнама, Хәйрүш. Син аны бик яхшы беләсең!
Хөйрүш. Беләм. Барыгыз да акыллы башлар: эшләр әйбәт чагында Хәйрүш кирәк, эшләр кирегә киттеме — качасыз!
Сәләхи. Качам, качам, качам!
Хәйрүш. Сиңа кияүгә чыкса, ул бәхетлерәк булыр идеме?
Сәләхи. Шуңа күрә мин аңа яратуымны әйтмәдем дә. Таламагыз җаңымны, кул куегыз да җибәрегез мине!
Хәйрүш. Куймыйм!
Сәләхи. Куймыйсыңмыни?! Куймасаң... (Гаризасын теткәләп ташлый.) Рөхсәтсез китәм. (Ярсынып чыгып китә.)
Хәйрүш, ул киткәч, кулын бик хәтәр селки, иреннәре кыймылдаганы күренә: сүгенә булса кирәк. Кулын тагын бер мәртәбә бик хәтәр селки дә. дөньясын җимерергә теләгәндәй, атылып бәрелеп чыгып китә.
Арты белән чигенә-чигенә. кемнәндер күзләрен ала алмыйча. Азамат керә. Еракка төбәлеп, күңел түреннән килгән бер ярату тойгысы белән «Азамат» көенә җырлый.
Николай керә. Борылып, иптәшләренә кул болгый. Оператор егетләр аяк очларына гына басып киләләр дә, кулларын яңакларына куеп, моңаеп басып торалар. Җырның азагында. Азаматны үчекләп, барысы бергә сүзсез генә көйләп җибәрәләр.
Азамат. Но-оо инде, егетләр!
Николай (иптәшләренә борылып). Но-оо инде, егетләр! (Шушы ук сүзләрне егетләр бер-берсенә тапшыралар.)
Азамат. Николай! Дустым бул, зинһар өчен дип әйтәм, моннан китеп торчы. Беренче мәртәбә, аңлыйсыңмы, беренче мәртәбә свидание... ♦
Егетләр. О-оо! Уңыш телибез! (Борылалар, бер-бер артлы тезе- < леп чыгып китәләр.)
Зөбәрҗәт керә. Кулында кыр чәчәкләре.
Зөбәрҗәт. Исәнме, Азамат! §
Азамат. Исәнмесез... (Кулын суза, ләкин кулы мазутлы икәнен о. күреп, күрешергәме, юкмы дип бер генә мизгел икеләнеп ала да, § куртка итәгенә сөртеп, кулын Зөбәрҗәткә суза. Ул арада шыпырт £ кына кергән егетләр, кулларын, Азамат кебек, курткаларына сөртеп, * берәм-берәм Зөбәрҗәткә кул сузалар.)
Азамат. Но-оо инде, егетләр! Алай ярамый бит инде...
Николай. Но-оо инде, Шәйхаттар, алай ярамый бит инде... х Шәйхаттар. Алай ярамый бит инде... (Шушы ук сүзләрне бер- * берсенә әйтә-әйтә, тезелешеп чыгалар, чыгып киткәндә рәхәтләнешеп < бер көлеп җибәрәләр дә йөгереп үк чыгып китәләр.) е
Азамат (тирә-ягында берәү дә юк икәненә ышангач). Менә... - язмыш безне тагын очраштырды... “•
Зөбәрҗәт. Язмыш... Ә мин чәчәкләр җыйдым. Кыңгырау чә- Z чәкләре.
Азамат. Миңа берсен бирерсезме?
Зөбәрҗәт. Бирәм. Сез «Азамат» көен шундый матур җырладыгыз, сәнгать өчен мин бөтен букетымны бирергә риза.
Азамат. Фьююууу!
Зөбәрҗәт. Зинһар сызгырмагыз. (Колагын каплый).
Азамат (көлә). Ә нәмә? Мин бәләкәй чакта авылда егетләр шулай сызгыра торган иде.
Зөбәрҗәт. Сезгә кыргыйлык килешми.
Азамат. Рәнҗеткән булсам, гафу итегез. Мин бәләкәй чакта...
Зөбәрҗәт. Бәләкәй чактагысын сөйләдегез инде, анысын гафу итәм. (Көлә.)
Азамат. Сез озакка кайттыгызмы?
Зөбәрҗәт. Ике айга. Диплом эшем өчен картинага материал туплыйм. Нефтьчеләр тормышыннан.
А з а м а т. Ә нигә нефтьчеләр?
Зөбәрҗәт. Индустрия! Республиканың йөзе! (Азамат көрсенә.) Нигә бик авыр суладыгыз?
Азамат. Ике аегыз тулгач та китәсезме?
Зөбәрҗәт. Китәм. Монда бит мастерской юк.
Аза мат. Мастерской! Верещагин мастерскойда ятканмы? Муса Җәлил дөньяны тетрәткән җырларын аккош күлендә язганмы?
Зөбәрҗәт. Ә сез Верещагинны каян беләсез?
Азамат. Тагын бер мәртәбә сызгырыр идем, кыргый диярсез. Оператор дигәч тә, берни белми, дегеткә генә буялып йөри дисезме? Их, сез... нефтьчеләр турында картина язам дигән буласыз!
Зөбәрҗәт. Сөйләгез, сөйлә, туктамагыз!
Азамат. Мәхәббәт турында картина языгыз сез.
Зөбәрҗәт. Мәхәббәт?! Нинди мәхәббәт?
Азамат. Кешене күтәрә торган мәхәббәт! Кеше күңелен омтылышлы итә торган!
Зөбәрҗәт. Андый мәхәббәт бармы?
Азамат. Бар.
Зөбәрҗәт, Кайда?
Азамат (күкрәгенә суга). Менә!
Зөбәрҗәт. Ай... җырчы егет, күңелемне кузгаттың. Озатып куйчы мине.
Азамат. Рөхсәтмени?
Зөбәрҗәт. Ә син рөхсәтсез генә озат... (Чыгалар.)
Аларның картлысына Талип очрый.
Т а л и п. Болан балалары уянды. (Авыр итеп көрсенә.) Дөнья тулы матурлык. Ил яшәрә. Синең генә күңелең тыныч түгел, Талип. (Имән янына килә.) Эшләр хөртн безнең, кордаш! Гомер буе тырышканнарым бушка китәр микәнни? Нинди кызлар үстердем, арыслан йөрәкле кияүләргә бирергә хыялландым. Булмады. Гыймран-йомран җиңдемени? Миннән көчлерәкмени соң ул, имән? (Имәнгә якын ук килеп сыена, чөйне күрә.) Чү! Нәрсә бу?! Кайсы миһербансызының эше бу? Егетләр! Егетләр! Егетләр!
Төрле яктан операторлар йөгерешеп керәләр. Алар арасында Хәйрүш, Николай, Шәйхаттар, Азамат, Сәләхн, Гүзәлия һәм башкалар
Хәйрүш. Кем кычкырды?
Николай. Нәрсә бар?
Шәйхаттар. Пожармы? Аварияме?
Талип. Бармы җаныгыз?! Бармы? Нәрсә бу?! Бу... бу...
Хәйрүш. Бабай, дим, бабай, туктале.
Талип. Туктама! Нинди туктау! Кая туктау?!
Хәйрүш. Бабай дим... бабай! Зинһар, аңлатып кына сөйлә!
Талип (көч-хәл белән генә тын алып). Бетәсез, үләсез! Хурлык! Позор!
Хәйрүш. Нәрсә булган соң?
Талип (калтыранып торган таягын алга сузып, имәнгә күрсәтә). Күрмисезмени?! Күзегез чыкканмыни?! Нәрсә бу? Нәрсә, ә?! (Кинәт йөрәген тотып ава.)
Операторлар Талипны күреп алалар
Гыймран (керә). Ипләп, егетләр, ипләп... (Озата бара. Сәхнә бөтенләй буш калгач.) Кәкрәйдеңме, дәрвиш? Ниһаять, сүнде синең скважинаң, учагың бүтән кабынмас инде... (Операторлар керә.) Нәрсә булды, егетләр?
Хәйрүш. Кемдер имәнне корытырга уйлаган.
Николай. Тимер чөй сукканнар.
Гыймран (үтә сабыр). Бар хәсрәтегез шул гынамы? Ә мин тагын авария булган яки пожар чыкканмы дип торам! Кем күтәрде бригаданы?
Николай. Талип бабай...
Гыймран (бүлдереп). Уйлаган идем аны. Дөнья бутап, кешеләрне ызгыштырып йөрмәсә, җаны тынмый инде аның.
Хәйрүш. Әкрен. Бабайга тел тидермәскә. Нәрсә әйтмәкче буласыз?
Гыймран. Минме? Мин менә нәрсә әйтмәкче булам: шушы бер пүчтәк имән өчен шул чаклы тавыш күптарып йөрергә кирәк микән?
Гүзәлия. Юк, пустяк имән түгел бу! Әти бу имәнне 1915 елда, Бакуга бәхет эзләп чыгып киткәндә утырткан. Борынгыдан килә торган йола бар икән: кеше туган-үскән җирләреннән киткән чакта истәлек итеп агач утыртып калдыра. Агач корымаса, киткән кеше кире әйләнеп кайта, корыса — кайтмый. Талип әтине беләләр, ул бит: «Өем урам, бөтен кеше миңа туган», дип яшәүче чиста күңелле кеше. Мондый кешенең агачын халык корыта аламы? (Пауза.) Ко-
рытмый халык имәнне, үз имәне итеп үстерә. Кырык ел читтә йөргәннән соң Талип әти Татарстанга кайта. Кайтса — имән исән, имән шаулап утыра. Имән яныннан олы юл уза. Димәк, бәхетне ерактан эзләп йөрисе дә булмаган, бәхет аяк баскан җирдә, туган-т у фракта ята икән. Сиздегезме инде? Бу имәнгә кул яккан кеше — безнең бәхетебезгә кул ягучы. ♦
Гыймран. Әй, яратасыз да соң күпертергә: бәхет, олы юл! Күп- < ме генә мөгез чыгармагыз, агач инде ул: баганадан башкага ярамый! *2 Гүзәлия. Нинди багана?
Гыймран (үртәп). Нинди багана... Капка баганасы.
Гүзәлия. Кем капкасына?
Җәүдәт. Гүзәлия!
X ә й р ү ш. Бүлдермә. Сөйләп бетер, Гүзәлия.
Гүзәлия (Гыймранга борыла). Нишләп йөрдең син бездә, хә- £ вефсезлек инженеры? Нинди папкалар күтәреп килдең? Коега насос " каян алып кайттың? *
Җәүдәт. Гүзәлия! Акылыңа кил! “
Гүзәлия. Сабыр, Җәүдәт... бригададан яшермик. Бригада без-2 нең семьябыз. Миңа боларны сөйләве авыр... Тик әйт, Җәүдәт, яшер- > мә: биш ел буе сине күз карасы кебек көтеп алган иптәшләреңә, зур * учак кабызабыз дип хыялланган дусларыңа төкереп карарга кем мәҗбүр итте сине? Качып-посып, вак эшләр белән йөрергә кем өй- * рәтте? Әйт, егет булсаң яшермә. Z
Җәүдәт. Әйтәм. Элекке заманда ирләр хатыннарына өч мәр- < тәбә талак дип кычкырганнар. Мин бер генә мәртәбә әйтәм: минем “ бусагамда эзең булмасын! Вон!
СӘХНӘ АЛДЫ
Садри белән Сәләхи. Садри кызмача.
С ә л ә х и. Нихәл, яшьти? Бәйрәм иткәнсең түгелме?
Садри. Абзаң премия эләктерде. Бер ел буе тозлап яткырганнар иде. Шалиш! Гаделлек өскә чыкты. Рабочий заманы хәзер. Пускай мин инженер булмыйм, рас минем баш эшли, дайош Садрига премия!
С ә л ә х и. Эшләр гөрли, алайса?
Садри. Гөрли абзаңның эшләр! Галиәхмәтов бер көн эчендә дөбердәтте генә! Башлы малай икән, имансыз. Ә нигә, артык акча кесәне тишәмени?!
С ә лә хи. Икегез исеменнән бирдегезмени?
Садри. Аңламыйсың. Содействие диләр. Мин уйлап чыгарам, инженер схемасын сыза. Җитмеш проценты миңа, утызы аңа — законный! Башлы егет Галиәхмәтов! Киттек, яшьти, салабыз Җәүдәт саулыгына!
С ә л ә х и. Рәхмәт, вакытым юк...
Садри. Юкка борын чөясең, яшьти! Өлкән оператор булдым дигәченнән дә, ул әле трест управляющие булдым дигән сүз түгел! Галиәхмәтов синең ише генәме. Мәскәүнең Губкин институтын бетергән инженер! Контордан әйттеләр — и пожалысты — дөбердәтеп схемасын сызды да бирде — бер көн эчендә утыз сумны каерып кына алды.
С ә л ә х и. Ә кем табып бирде сиңа Галиәхмәтовны?
Садри. Ха! Хитрый. Тел яздырмакчы. Шалиш, сабакташ! Аш биргәнгә таш атмыйлар. Шалиш!
С ә л ә х и. Соң мин аны синнән алданрак белгән.
Садри. Я, әйт, әйт — белсәң!
С ә л ә х и. Гыймран Нуришанов.
Садри. Во! Сыер икәнсең — өстенә үк бастың! Акыллы кеше Нуришанов! Син, ди, Садри энекәш, ди, минем рационализаторский
предложениене карамыйлар дип тавыш куптарып йөрмә, андый эшләрне салкын акыл белән эшләргә кирәк, ди. И дөрес әйтә. Хитрый адәм Нуришанов, хи-хи-хи! Мин сиңа инженерның кәттәсен табып бирәм, ди. Киттек, сабакташ, салабыз Нуришанов саулыгына!
С ә л ә х и. Башка вакытта!
С а д р и. Юкка борын чөясең, Сәләхи! Син дә алланың кашка тәкәсе түгел! Душа кеше Галиәхмәтов и Нуришанов! (Китә.)
Сәләхи (ялгызы). Алай... Димәк, Җәүдәт үзенә эш тапкан... Акча көри. Ә соң кем аны гаепли ала? Эшчеләргә ярдәм итә бит. Күпме яңа тәкъдим гамәлгә аша. Ә зур эшебез? Бөтен бригаданың өмете? Ышанычы? Ашкындыргыч хыяллар? Димәк, Җәүдәт туларның барысына да төкерде? Мин моны Хәйрүшкә әйтергә тиешмен. Бөтен бригаданы аякка бастырырга! «Нәрсә карыйбыз, бетә бит инженер, югала, ваклана!» Юк, мин моны булдыра алмыйм! Гүзәлиянең үчен Җәүдәттән ала диячәкләр! Әгәр Гүзәлиягә әйтсәм. Ул аңлар. Ул бит аны ярата. Бетә бит Җәүдәт. Коткарсын. Юк, китмим. Гүзәлия! Гүзәлия!
Чаң тавышы. Эчке пәрдә ачыла.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Урман аланы. Иртәнге сәгатьләр.
Хәйрүш (ялгыз). Нәрсә булды соң бу? Нигә бөтен бәла минем өстемә ябырыла? Их, Хәйрүш, Хәйрүш, белмисең бугай син бригадаңны... Җиде төн уртасында уятып сорасыннар, бригадамда ничә скважина, аларның һәркайсы тәүлегенә ничә тонна нефть куа, күз йомып әйтеп бирә алам. Ә менә кул астымдагы кешеләрнең йөрәгендә нинди утлар яна — белми йөргәнмен!
Николай, Азамат керәләр.
Николай. Нихәл, мастер? Ни эш бетереп утырасың?
Хәйрүш. Эшләр шәп түгел, егетләр: Җәүдәт өч көн инде урманда йөри. Кулында мылтык.
Азамат. Ә мин атылып үлмәс идем. Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән чакта, иң биек вышка түбәсеннән чәчәкләр арасына сикерер идем.
X ә й р ү ш. Син авызыңны ерма әле, Салават токымы. Хәзер үк Җәүдәтне эзләп табарга кирәк. Азамат, мин моны сиңа тапшырам. Җәүдәтне эзләп табып, мылтыгын аласың!
Азамат. Син нәрсә, мастер, минем әле якты дөньядан туйганым юк! Мин Зөбәрҗәт белән чәчәк плантациясе әзерлим.
Хәйрүш. Менә, менә, менә! Чәчәк плантациясе әзерлә син. Ләкин Җәүдәтне дә күздән ычкындырма. Алдан ук кисәтеп куям: шаяртмаска, кискен бәрелешкә кермәскә. Аңладыңмы?
Азамат. Аңладым.
Хәйрүш. Нәрсә аңладың?
Азамат. Маңгайны пуля астына куймаска!
Хәйрүш. Дөрес аңлагансың. Ә син, Николай Иванович, бригададагы тәртипне күзәтәсең. Нефть чыгару планын мин синнән сорармын. Булдымы?
Николай. Була, иптәш мастер. Николай Иванович дип зурлап әйткәч, үтибез аны!
Хәйрүш. Ә мин Талип бабайның хәлен белергә барам. (Китәләр.)
Сәхнә бераз буш. Җәүдәт керә, кулында мылтык. Туктап, тыңлап торгалый. Сызгырына Авыр көрсенә. Үтеп китә. Аланга төенчек тоткан Хәдичә керә.
Кулын каш өстенә куеп карана.
Хәдичә. Бала-чага дип борынгылар белми әйтмәгәннәр. Кечкенә чакта гына бала, үсеп җиткәч, чага икән шул... (Утыра.) Мәрьям (керә). Исәнме, кодагый, нишләп йөрисең монда? Хәдичә. Әй, әйтмә инде, Мәрьям, дөнья бетереп өйләнгән улыңны эзләп йөр инде! Башка сыя торган эшмени бу! Җәүдәтнең өч көн инде өйгә кайтканы юк.
Мәрьям. Дөньялар бозылган икән, кодагый. Сезгә барып чыгарга вакыт та тигәне юк. Эшләрем шундый күбәйде, шундый күбәйде...
Хәдичә. Күбәер, кодача, күбәер, туган-тумача ул синең әйбәт чагыңны гына ярата. Тормышыңның көе киттеме — кандала даруы сипкән кебек кача ул синнән.
Мәрьям. Шулай шул, кодагый, туганнарның кадерен белү юк шул бездә. Гүзәлия инде өч көн рәттән мендәргә капланып елый. Ичмаса, әнкәй дә килеп чыкмый дип өзгәләнә...
Хәдичә. Тәки кайтмыйм димени?
Мәрьям. Дуңгызлык эшләп, куып җибәргән улың янына нишләп кайтсын.
Хәдичә. Алай бик начарга чыгарма әле, кодача, минем улымны.
Мәрьям. Берәү дә начар дими Җәүдәтне. Кулында ут уйната ала торган егет! Ә менә хатынына карата дуңгызлык эшләгән.
Хәдичә. Торасың да шулай дисең син, кодача! Гомер буе авыз- ны-авызга куеп кына яшәп булмый лабаса! Була әйбәт чагың, була начар чагың: бөтен бригат алдында иренең яман атын сатып тор- маса...
Мәрьям. Юк инде, кодагый, гаделсезлеккә күз йома алмыйбыз инде. Талип әти балалары без. Гүзәлия соңга калган әле. Аның урынында мин булсаммы? Җәүдәтеңне Кремль сәгате кебек йөртер идем. Мин кияүгә чыкканда Хәйрүш кем иде? Кибет саен шешә эзләп йөрүче! Ә хәзер кем? Үзенең дәрәҗәсен белеп яшәүче! Кем тоттырды аның кулына китап? Кем укытты аны техникумда? Җәү-дәтне кулыннан ычкындырган өчен дә арт сабагын укытам әле мин аның.
Хәдичә. Анысы дөрес инде, кодача. Ирне үстергән дә катын, үтергән дә катын дип белми әйтмәгәннәр аны. Һай, син минем киленем булсаң...
Мәрьям (Николайны күрә). Николай, Николай! (Китә.) Хәдичә. Кодача! Кодача! (Китә.)
Зөбәрҗәт белән Азамат, кулларына тасма тотыл, җир үлчи-үлчи керәләр.
Зөбәрҗәт. Егерме метр булды, как менә шунда казык. Монда без дөньядагы иң-иң матур чәчәкләр, ак розалар утыртырбыз! Синеңчә, ничек, Азамат?
Азамат. Минемчә дә шулай!
Зөбәрҗәт. Культбудкалар әйләнәсенә нинди чәчәкләр утыртырбыз икән? Мәк чәчәге ярыймы? Синеңчә, ничек, Азамат?
Азамат. Минемчә дә шулай!
Зөбәрҗәт. Син, ичмаса, юри генә булса да каршы килгән бул инде, юкса, Казанга киткәнче, синең белән бер кычкырышып та булмый! ~
Азамат. Мин юри генә кычкырыша белмим. Бәләкәй чакта, кызлар өчен сугышканым да бар. Әйдә сугышабыз: истәлек булыр!
Зөбәрҗәт (рәхәтләнеп көлә. Кинәт моңсу). Син мине сагына да белмәссең әле. (Пауза.) Ник дәшмисең? Сагынырсыңмы?
Азамат. Сагынып караган булмагач, каян белим: я сагынырмын, я юк...
ГАРИФ АХУНОВ ф УТЛАР ЯНА УЧАКТА
Зөбәрҗәт. Их, син, кара чутыр! Юри генә булса да, сагынырмын диләр аны!
Азамат. Ә мин юри генә әйтә белмим. Сине бер генә көн күрми торсам да, барлык скважиналарым ватылып беткән кебек тоела...
Зөбәрҗәт (каушап). Нәрсә дидең? Тагын бер генә әйт әле, бер генә! Ай, Азамат...
Азамат. Тукта, Җәүдәт килә. Җәүдәт! Җәүдәт!
Җәүдәт (керә). Нәрсә бар?
Азамат. Җәүдәт, мылтыгыңны биреп тор әле, бер генә атып карыйм әле. (Җәүдәт дәшми, усал итеп бер карый да китә. Азамат аның артыннан иярә.)
Җәүдәт. Син нәрсә минем арттан йөрисең?
Азамат. Җәүдәт, биреп тор инде, пожалысты! Әнә Зөбәрҗәт әйтә, (Зөбәрҗәткә күз кыса.) син мылтыктан ата белмисең, ди. Атып күрсәтим инде, ә?
Җәүдәт. Нәрсә комедия уйнап маташасың монда? Ычкын яхшы чакта! (Мылтыгын күтәрә.)
Азамат. Мә, ат, оятың булса, ат! (Күкрәк киереп аның каршы- сына бара.)
Зөбәрҗәт. Тукта! Миңа батырлык эшләргә туры килмәде. Революция узгач туганмын. Сугышта да булмадым. Ичмасам, сөйгәнем өчен һәлак булыйм! Мә, ат! (Өстенә килә. Җәүдәт әкрен-әкрен чигә.)
Хәдичә (керә). Җәүдәт! (Җәүдәт әнисен күреп каушый, Зөбәрҗәт белән Азамат хәлне аңлап чыгып китәләр.) Бик рәхмәт инде,, балакаем... (Күңеле тула.)
Җәүдәт. Әни, син дә телгәлә инде йөрәкне!
Хәдичә. Йөрәк? Каян килгән ул сиңа йөрәк?!
Җәүдәт. Ярар инде, әни, ярар инде...
Хәдичә. Ярамас! Син миңа актык сүземне әйттермә! Апкайта- сыңмы киленне, юкмы?
Җәүдәт. Кирәк булса, алып кайт. Аның миңа кирәге юк!
Хәдичә. Шулаймыни? Башыңнан сыйпаганны көтәсеңме? Укытырмын мин синең арт сабагыңны. Гүзәлияне үзем апкайтам. Минем җибәрә торган киленем юк! (Китә.)
Җәүдәт (ялгыз). Бөтенесе миңа каршы. Нинди начарлык эшләдем соң мин? Әйбер урламадым. Авария ясамадым. Шундый авыр чакта Гыймран абзый да юк. (Кузгала.)
Гыймран (керә). Исәнме, энем.
Җәүдәт. Исәнмесез, Гыймран абзый?
Г ы й м р а н. Нишләп йөрисең көпә-көндез мылтык күтәреп?
Җәүдәт. Җанымны кая куярга белми йөрим, Гыймран абзый.
Гыймран. Андый катын белән асылынып та үләрсең. Бөтен бригат алдында нишләтте үзеңне! Тиле Талипның кәрәчинле тун ябынып үскәнен оныткан! Их, энем, энем, мин синең урыныңда булсам...
Җәүдәт. Нишләр идең?
Гыймран. Телен кыскарта белер идем мин аның.
Җәүдәт. Кыйнапмы?
Гыймран. Тәүбә диген! Хәзерге заманда катын-кызга кул ягарга ярыймы соң! Икенче көнне үк партоешмага барып җитәләр. Кешегә күрсәтми эшләргә кирәк, күрсәтми...
Җәүдәт. Ничек?
Гыймран. Анадан тума ялангач калдырып чишендерәсең дә...
Җәүдәт. Я, я?
Гыймран. Салкын кар базына ябып куясың. Ул сиңа, кар базы хәзерге холодильниклар гына түгел, промахсыз эшли. Менә шунда гомерлеген ала инде ул.
Җәүдәт. Син бигрәк инде, Гыймран абый.
Г ы й м р а н. Синең кәнтәеңә ул гына да аз әле.
Җәүдәт. Чамалап! Нинди кәнтәй? *
Гыймран. Әнә кара! £
Гүзәлия белән С ә л ә х и керәләр. Гыймран белән Җәүдәт имән артына £ яшеренәләр.
Гүзәлия. Сәләхи абый, кирәкми, ул турыда сөйләшмик. к С ә л ә х и. Юк, сөйләшик, Гүзәлия. Аңла, мин синең бәхетең... < Гүзәлия. Сәләхи абый... Кирәкми, тотмагыз мине...
Сәләхи. Тыңлап бетер инде.
Җәүдәт мылтыгын кора. а
о
Сәләхи. Гүзәл... Яратасыңмы? =
Гүзәл. Мин ярату белән генәмени? *
Сәләхи. Юк, син турысын әйт: яратасыңмы?
Гүзәлия. Яратам. е
Сәләхи. Яратсаң, коткар! =
Җәүдәт (имән артыннан чыга). Стой! Кузгалма.
Гүзәлия. Җәүдәт, акылыңа кил. u
Җәүдәт. Басыгыз имән төбенә!
Сәләхи. Җәүдәт!
Азамат (керә, Җәүдәткә ташлана). Хәйрүш, Николай, егетләр!!!
Тавышка бригада егетләре керә.
Хәйрүш. Нәрсә булды? Ни бар?
Җәүдәт. Гүзәлиянең минем өстән ни өчен сөйләгәнен аңладым. Аңа Сәләхи кирәк икән.
Сәләхи. Дөрес түгел!
Җәүдәт. Шаһитым бар. Гыймран абзый!
Т а л и п керә.
Т а л ип. Нәрсәгә шаһит? Кемгә шаһит?
Гыймран. Юк ла, Талип абзый... вак-төяк. Куркыныч бер нәрсә дә юк.
Талип. Син булган җирдә, Гыймран, куркыныч булмый калмый. Син... син... эттән туган... син...
Хәйрүш. Бабай, дим, бабай, туктале... тынычлан, утыр.
Талип. Юк, тынычландырма мине. Утыртма да. Арагызда менә мондый йомраннар бар чагында тынычланырга хакыгыз юк.
Гыймран. Мыскыл итәсез. Мин... мин... юл куймам.
Азамат. Спокойно! (Мылтык белән юлын бүлә.)
Талип (Хәйрүшкә). Яшьләрнең командиры булып җитмәгәнсең икән шул әле син, кияү. Скважиналарыңны җиде төн уртасында уятып сорасалар да әйтеп бирә аласың, ә менә кул астындагы кешеләрнең йөрәгендә нинди утлар янганны белмисең.
Хәйрүш. Нәрсә белмим, нәрсә?
Талип. Менә бу йомран асыл егетеңнең җанына җылан булып кергән. Шуның аркасында Җәүдәт нинди якты теләкләрегезне, хыялларыгызны аяк астына салып таптады.
Җәүдәт. Сүз монда хыяллар турында бармый. Сүз синең кызың турында бара.
Сэл ә хи. Дурак син, Җәүдәт! Гүзәлия, сөйләп бир үзенә.
Гүзәлия. Сәләхи абый миңа әйтте, әгәр Җәүдәтне яратсаң, коткар аны Нуришановның караңгы эшләреннән, диде.
Җәүдәт. Нинди караңгы эшләр?
Т а л и п. Әле ул семья арасына да барып тыгылдымыни? Җылан, җылан... Алайса, сөйләп бирим инде мин сезгә. 1915 елны Бакуга бергә чыгып киттек. Менә бу имәнне мин утыртканны ул күрде, көрәк тотып торды, бу бәхет имәне дигәнемне дә ишетте.
Сәләхи. Болай булгач, мин дә аңладым.
X ә й р ү ш. Нәрсә аңладың?
Сәләхи. Имәнгә тимер чөйне Нуришанов юкка гына какмаган икән.
Гыймран. Күрдеңме?
Сәләхи. Күрдем.
Т а л и п. Шулай булыр дип уйлаган идем аны.
Гыймран. Җәмәгать! Бу ни эш бу: намуслы кешегә яла ягалар. Мин моңа түзә алмыйм. (Кузгала.)
Азамат. Кузгалма! (Мылтыгын төзи.)
Т а л и п. Юк инде, Гыймран, тыңлап бетер инде син. Бүтән чакта син мине тыңларга теләмәдең, ә бүген... тыңламый хәлең юк. Мин сине Бакуга алып бардым. Сине кеше итәргә теләдем. Халык бәхете өчен даулашканга, Нобель приказчигы мине нагайка белән ярды, ә син, йомран, караңгы ояңа кереп постың. Мин революция өчен мылтык күтәреп сугышып йөрдем, ә син, йомран, икмәк белән сату итеп, акча җыеп яттың. Гомер буе үз ояңа ташыдың син. Караңгы эшләреңне әйтә башлагач, хатыныңны кар базына ябып үтер-дең. Инде менә хәзер иң бай җиргә — нефтьчеләр каласы Әлмәткә килеп сырышкансың да яшьләрне комсызлыкка, акча җыярга өйрәт- мәкче буласыңмы? Без кабызган утлар тирәсендә үзең генә җылынырга телисеңме? Юк инде, анысы барып чыкмас! Без учакны халык өчен кабыздык.
Җәүдәт (Азаматтан мылтыкны тартып алып, Нуришановка ташлана). Ах син, бүре!!
Гүзәлия. Җәүдәт, нишлисең?
Җәүдәт. Үтерәм. Үзе биргән мылтык белән!
Гүзәлия. Җәүдәт бәгырем, пычратма кулыңны!
Пәрдә.