Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Малайлар
Әй, сукты бәйрәм сәгате Бәрхет тау башларында. Мәйданга малайлар кереп Көрәшә башладылар... Көрәшәләр болыннарда, Урманда-аланнарда.
Тәгәрәп өлгерә алмаш Көрәшче агайларга! Татарстан карап тора Сабан туе кызганны: Малайлар күккә менәләр Балакларын сызганып. Малайлар атта киләләр, Тояклар җирне кага. Көчле малайлар үскәнне Хәбәр итеп дөньяга, Тояклар җирне кага...
Кояш хәтле
■ Чия хәтле Кояш булганы юк, Ә Кояшның туган көне булган. Ул бик күптән, куе-кызыл булып, Кояш хәтле чия кебек туган. ...Кызыллыгын биргән чияләргә, Бөрлегәнгә, алмаларга биргән. Җанын бүлеп биргән яфракларга. Куяннарда — аның җаны йөгерә. Әти-әниеңне биргән сиңа, Ап-ак тешләр биргән син тугач та. Торналарда оча Кояш җаны, Кояш җаны сайрый сандугачта. ...Җылы яфракларга битен куеп, Пешә җиләк, лимон, апельсиннар: Төсен шулай коя җиргә Кояш. Озак еллар шулай кояр, кояр.
Кояш
Бетә сыман булыр хәтта үзе Соры көнбагышлар кырына коелып. ...Ләкин тагын кояш зурлык Кояш күренә башлар куе-кызыл булып.
Дөньяда бер эт бар иде
Дөньяда
Бер эт бар иде — Кечкенә, Йомшак кына, Ак кына, Тик маңгаенда Кара тап бар чак кына. Хуҗасы — шаян малай Этне ярата иде, Аны ашата иде.
Ә бер мәлне, нигәдер, Яратмый да башлады, Ашатмый да башлады, Илтеп шәһәр эченә Адаштырды ул аны. Шушы көнне үк төнлә Эте керде төшенә: — Ашыйсым килде, Кайттым! — ди.
Кечкенә, Йомшак кына, Ак кына, Тик маңгаенда Кара тап бар чак кына. Икенче көнне дә төнлә Эте керде төшенә: Бер ишектән тибеп аны Чыгардылар кешеләр. Иртүк торды да малай Китте эзләргә этен. Югалту ансат икән дә Аһ, читен, табу читен. Эзли малай, Тапмый этен Бик күптән инде менә. Бик күптән инде һәр төндә Эте төшенә керә. Йөгереп керә, Я тик тора — Кечкенә, йомшак кына. Ак кына, Тик маңгаенда Кара тап бар чак кына. Эзләмәсен малай аны, Инде җирдә юк эт ул. Кая киткән соң дисезме? Төшкә әйләнде бит ул.
Гөрләвекләр озатып...
Елга ягына йөгерә гөрләвекләр, Йөгерә алар гөрләп, уйнап, ярсып. Гөрләвекләр озатып мин йөгердем, Инде калам яр өстенә басып. Гөрләвекләр гөжләп суга коела, Китүләре инде еракларга.
...Иркәләрләр алар балыкларны, Кагылырлар барып корабларга.
Бик шатланып торам алар өчен, Бераз гына шул чак үпкәм дә бар. Уйнап-гөрләп бергә йөгердек тә Хәзер мине ярда калдыралар...
Хәй күршесе Хөсәен
Хәй күршесе Хөсәен Хәйдән көлә көн саен:
— Әтиеңнән башка син Сөйли дә белмисең! — ди.
— Әтиеңнән башка син Йөри дә белмисең! — ди.
— Шуңа гел әтиеңә Тагылып йөрисең!—ди. Күп сөйләшеп тормый Хәй, Машинага утыра.
Әтисе — машина йөртә, Хәй карап кына тора. Өйрәнеп кенә тора, Ул аңлап кына тора.
Әле бер мәл Хөсәен
Хәй янына утырыр.
Машинаны Хәй йөртер, Хөсәен карап торыр. Елмаеп бераз гына Хәй кабатлар көн саен: «Машина йөртәсеңме, Эйрәтимме, Хөсәен?»