Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕАЛИЗМ ТУРЫНДА


дәби ел йомгакларына багышланган мәкаләсендәIX тәнкыйтьче Ф Миңнуллин: «Узган ел безгә теория мәсьәләләренә караган кызыклы хезмәтләр алып килде», дип яза. Әлеге кызыклы хезмәтләр рәтендә Ибраһим Нурул- линның «Реализм турында» исемле китабы2 да санала.
Исеменнән үк аңлашылганча. И. Нуруллин хезмәтендә сүз реализм, конкретрак әйткәндә, мәгърифәтчелек, критик һәм социалистик реализм методларының асыл сыйфатлары һәм үзенчәлекләре турында бара. Бер иҗат методын икенчесеннән аера торган төп сыйфатларны конкрет күрсәтеп бирү, ми-немчә, авторның зур уңышы итеп саналырга тиеш. Чөнки нәкъ менә бер иҗат методын икенчесеннән аеру мәсьәләсендә мәктәп укытучылары да, югары уку йортлары студентлары да кыенлык кичерәләр. Дөрес, югарыда телгә алынган мәкаләсендә Ф. Миң-нуллин иҗат методларының чиген И. Ну- руллинча артык конкрет итеп күрсәтү белән килешеп булмый, хезмәттә теге яки бу иҗат методының үрнәге рәвешендә китерелгән әсәрләр үзләре үк ул иҗат методы кысаларына гына сыеп бетми, ди. Әйе, дәлил өчен китерелгән әсәрләрнең бер иҗат методы кысасына гына сыеп бетмәве мөмкин. Моның белән килешергә кирәк. Ләкин бит тормышта һәм табигатьтә бер генә нәрсә дә саф хәлендә яшәми.
Иң әһәмиятлесе шул: дәлил өчен китерелгән әсәрдә кайсы иҗат методының төп сыйфатлары өстенлек ала. Әсәр өчен сайланган тормыш материалына, тормыш факторына автор нинди позициядән, кем позициясеннән торып якын килә. Минемчә, мәсьәләне хәл иткәндә, дәлил өчен әсәр сайлаганда «Реализм турында» исемле хезмәт авторы нәкъ шушы моментларны исәпкә алган. Шуңа күрә аның фикерләре дәлилле һәм ышандыра.
Беркемгә дә сер түгел, татар совет әдәбияты белгечләренең хезмәтләрендә критик реализмның сферасын артык киңәйтү, аның барлыкка килүен
IX «Казан утлары» журналы. 1975 ел 8 сан ’ И Нуруллин Реализм турында. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел
XIX йөзнең икенче яртысына кайтарып калдыру тенденциясе көчле иде. Әмма соңгы вакытларда бу караш кискен тәнкыйть ителде. XIX йөзнең икенче яртысы татар әдәбияты тарихында мәгърифәтчелек реализмы методының формалашу, җитлегү дәвере итеп танылды. Шуңа да карамастан, автор бу мәсьәләгә кабат туктала. Чөнки юк-юк та критик реализмның сферасын киңәйтү тенденциясе һаман да сизелә әле. Ул бигрәк тә Урта Азия республика-ларының әдәбиятчылары арасында киң таралган. «Реализм турында» исемле хезмәтендә И. Нуруллин Г. Кәримов, 3. Кедрина. Ф Касыйм-задә кебек әдәбият белгечләре белән бәхәскә керә һәм аларның үзбәк, казакъ, әзербәйҗан әдәбиятларының XIX га-сырга караган чорларында ук критик реализм күрергә теләүләре белән килешми, чөнки бу мәгърифәтчелек чоры әдәбиятын танымауга, аны инкарь итүгә этәрә.
Галим татар мәгърифәтчеләре турында горурланып сөйли. Чөнки «мәгърифәтчелек реализмы — бөтен дөнья реалистик сәнгатенең бер этабы ул» (16 нчы бит). Әмма, шуның белән бергә, ул татар мәгърифәтчелегенең моралнстик характерда булуын, аның Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов исемнәре белән бәйле рус мәгърифәтчеле- геннән шактый нык аерылуын да искәртә. Соңгысы революцион-демократик эчтәлекле
Ә
булса, «татар мәгърифәтчеләре җәмгыятьне үзгәртеп коруның төп коралы итеп мәгърифәтне алга сөрделәр» (10 бит). — дип яза И. Нуруллин. Бу карашның дөреслеге башка тикшеренүчеләр фикере белән дә раслана Мисал өчен, Я. Абдуллинны тыңлап карыйк. «Казан утлары» журналының 1974 елгы 10 санында басылган мәкаләсендә ул болай яза; «Фән һәм гыйлемгә таянып кына кешеләр кешечә яшәешләрен һәм яңарыш юлыннан алга баруларын тәэмин итә алалар. Гыйлем һәм мәгърифәтне тарату, мәгърифәтчеләр фнкеренчә, иҗтимагый яңарышка төп юнәлеш биргән көч тә һәм аның төп билгесе дә».
Шуннан чыгып, автор татар мәгърифәтче язучыларының дөньяга карашлары һәм әдәбиятның иҗтимагый ролен ничек аңлау мәсьәләләренә туктала. 1905 елга кадәр татар язучылары арасында әдәбиятка педагогик күзлектән карау, аны әхлак төзәтү, кеше тәрбияләү чарасы итеп санау факты өс-тенлек итте. Ә бу, уз чиратында, мәгърифәтче язучыларны «кешенең иҗтимагый урынын. аның тирәлеккә бәйләнешен аңлауда каршылыклы концепциягә китерә» (11 иче бит). Бөек Горький фикере белән ныгытылган куп санлы дәлилләр әлеге тезис файдасына сөйлиләр, аның дөреслегенә ышанмый мөмкин түгел.
Автор мәгърифәтче язучыларның кеше образы тудыру һәм сюжет кору принципларын XIX йөзнең икенче яртысында формалашкан иҗтимагый һәм эстетик фикергә бәйләп аңлата. Дөрес, бу мәсьәләләр аның «XX й«э башы татар әдәбияты» (1966) дигән хезмәтендә һәм башка фәнни мәкаләлә-рендә чагылыш тапкан иде инде. Шуңа күрә биредә аларга күп урын бирелми. Ләкин сүзне белеп сайлау, аларның һәркайсын үз урынында куллану нәтиҗәсендә И. Нуруллин мәгърифәтче язучыларга хас образ тудыру алымнарын да һәм сюжет кору принципларын да тулы итеп күрсәтә алган. Моңа ышану өчен бер өзек китерү дә җитә: • Персонажларны тап икегә — уңай һәм тискәрегә бүлү, беренчеләренә ал. икенчеләренә кара буяуларны мул куллану — мәгърифәтче язучыларның кеше образы тудыру принциплары өчен менә нәрсә характерлы» (12 бит).
Әдәби персонажларны тап икегә бүлү һәм алар арасындагы конфликтта уңайларының җиңеп чыгу очракларына совет әдәбиятыннан теләсә күпме мисал китерергә мөмкин. Шулай булгач, соңгысы беренчесен гади кабатлауга кайтып калмыймы? Юк, гади кабатлауга кайтып калмый. Китабының 59 һәм 61—бЗнче битләрендә тәнкыйтьче алар арасындагы аерманы да күрсәтеп биргән.
Мәгърифәтчеләр иҗаты өчен, бер яктан, үгет-нәсихәтчелек, дидактизм, рационализм, икенче яктан, реализм характерлы. Үгет-нәсихәтчелек, дидактизм һәм рационализмның чыганаклары һәркемгә билгеле, бу исбатлауны таләп итми. Шуңа күрә И. Нуруллин да аның турында җәелеп сөйләми. Аның каравы, мәгърифәтчеләр иҗатын реализмга этәрә торган факторларга җентекле анализ бирелгән. Чөнки «алар кешене тәрбия җимеше итеп тә карыйлар, димәк, тирәлекнең ролен азмы-күпме таныйлар» (11 нче бит). Моның уңышлы мисалы итеп 3. Бигиевнең ■> Гөнаһе кәбаир» романындагы Габделгафур шәкертнең тормыш төбенә төшү тарихы һәм сәүдәгәр хатыны Маһруйның юлдан язуына кагылышлы вакыйгалар күрсәтелә. Тирәлек тискәре персонажларга гына түгел, уңайларына да йогынты ясый. Бу тезисны дәлилләү өчен, автор «Хисаметдин менла» повестендагы Гайса, Хисаметдин, Әбүзәр бәк, «Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе»ндәге Гали Акчурин, «Бәхетле кыз» һәм «Җиһанша хәзрәт» әсәрләрендәге Гайшә, Габбас, Хәсән мулла образларына мөрәҗәгать итә. Алар туып-үскән гаиләләрне күздән кичергәннән соң, галим мондый нәтиҗәгә килә: «Китерелгән мисаллар бер нәрсәне раслый: мәгърифәтчеләр эстетикасында реализмга хас тирәлек төшенчәсе бар икән. Дөрес, биредә бу төшенчәнең кысалары... шактый тар. Әмма гаилә белән мәктәп «зур» тнрәлекнең, ягъни кешене формалаштыра торган иҗтимагый мөнәсәбәтләр комплексының бер өлеше булып тора» (16 бит).
Мәгърифәтчелек реализмын өйрәнүче га-лимнәрнең күбесе. «Мәгърифәтчеләр гадәтт» үзләренең геройларын экономик бәйләнешләрдән аерып күрсәтәләр, аларны рухи яктан, күбесенчә, әхлак ягыннан гына тасвирлыйлар» (17 бит) дигән караш үткәрәләр. И. Нуруллин да шушы карашта тора һәм бу аңа 3. Бигиев әсәрләренә үзенчәлекле якын килергә ярдәм иткән.
Моңа кадәр әдәбият белгечләре «Өлүф. яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәренең сюжет нигезендә меңнәргә хуҗа булу өчен көрәш ята дип өйрәтеп килделәр. Ә бу, уз чиратында, романның төп герое Муса Салиховны каралтып күрсәтергә юл ача иде 8 нче класс укучыларына тәкъдим ителгән дәреслектә, мәсәлән, Муса Салиховка вәгъдәсендә тормаучы намуссыз, икейөзле, акчага табынучы
әшәке кеше дигән ярлык ябыштырылган. Адвокат Андреев белән шымчы Шубин да үз кесәләрен калынайтучылар итеп кенә сурәтләнәләр. И. Нуруллин мондый анализ белән килешми, бик күп мисаллар ярдәмендә һәм үзенә генә хас төгәллек белән ул Муса Салихов өстенә ташланган гаепләрнең нигезсез булуын дәлилләүгә ирешә. Китапта адвокат Андреев белән шымчы Шубин образларына да яңача характеристика бирелгән.
Хезмәтнең критик реализмга багышланган икенче бүлеге дә фактик материалга нигезләнеп зур теоретик хәзерлек белән язылган И. Нуруллин критик реализмга характеристика биргәндә олы авторитетлар фикеренә. аерым алганда, ф. Энгельс билгеләмәсенә таяна. «Тормыштагы һәм кешеләрдәге аерым кимчелекләрне генә түгел, бәлки җәмгыятьнең үзен, аның нигезен тәнкыйтьли торган реализм ул — критик реализм», ди (8 бит).
Тәнкыйтьче критик реализм белән мәгърифәтчелек реализмы арасындагы аерманы күрсәтеп бирүгә аеруча нык игътибар иткән. Бу аңлашыла да. Чөнки критик реализмны билгели торган кайбер сыйфатларның, принципларның яралгыларын мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятында да табарга мөмкин. Мәсәлән, кеше образын иҗат итүдә со-циальлек принцибы һәм шәхесне тирәлек тәэсирендә формалашкан итеп күрсәтү мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятында да бар иде Бу принципларның һәм сыйфатларның кайсы иҗат методында өстенлек алуын, хәлиткеч факторга әйләнүен билгеләү өчен, И. Нуруллин һәр ике иҗат методына караган әсәрләрдән конкрет мисаллар алып, аларны янәшә куеп чагыштырып карый һәм түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Димәк, мәгьри- фәтче- а к реализмы әдәбиятында социальлек принцибы тулы һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырылмый әле. Критик реализм әдәбиятында исә идеаллаштырылган персонажлар. кагыйдә буларак, юкка чыга, язучылар тискәре персонажларны да юри каралтудан ваз кичә башлыйлар. Менә бу инде социальлек принцибының өстенлек алуы дигән сүз» (34 бит).
Югарыда әйтелгәннәр авторны «критик реализм әдәбиятында кешенең язмышын, чынбарлыкның үзендә булганча, экономик исәп-хисап, сыйнфый-соцналь интереслар хәл итә» дигән дөрес нәтиҗәгә китерә. Ф Энгельс критик реализмга биргән атаклы билгеләмәсендә «типик характерларны типик хәлләргә» куеп сурәтләүне күздә тота. Димәк, критик реализм өчен гади характерлар, гади хәлләр генә җитми. Аңа характерлар да. хәлләр дә типик булсын. И. Нуруллин. критик реализм белән мәгърифәтчелек реализмы арасындагы аерманы билгеләгәндә, бу категорияләрне хәлиткеч дип са-ный һәм аларның һәр икесенә дә аерым- аерым тукталып, мәгънәләрен аңлата. Минемчә, типик характер белән типик хәл төшенчәләренең мәгънәләрен аңлатып бирү унай күренеш. Чөнки бу категорияләр, беренчедән, ике иҗат методы арасындагы аерманы күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, аларны белү студентларга, мәктәп укытучыларына һәм укучыларга да бик кирәк.
Үзен ышандырмый, инандырмый торган карашларга И. Нуруллин хезмәтендә урын юк. Мәсәлән, ул критик реализмның метод һәм әдәби юнәлеш буларак мәйданга килү вакыты һәм шартлары мәсьәләсендә совет әдәбияты белемендә ике караш яшәп килүен әйтә. Берәүләр, критик реализмның тууын мөмкин кадәр ераккарак чигереп, теләсә нинди тәнкыйтьләү һәм сатирик тас-вирлауда критик реализм күрергә тырышалар. Бу карашның нигезсезлеген тәнкыйтьче хезмәтенең беренче бүлегендә үк күрсәткән иде.
Икенче тенденция тарафдарлары, киресенчә, критик реализмның барлыкка килү вакытын һәм формалашуын капиталистик мөнәсәбәтләрнең өстенлек алуына, буржуаз стройның җиңеп чыгуына бәйләп аңлаталар, ягъни алар критик реализмның формалашуын мөмкин кадәр безнең чорга якынайтырга тырышалар Галим бу карашны да кабул итми, аның нигезсезлеген рус әдәбияты һәм капитализм стадиясен үтмәгән көнчыгыш ха-лыклары әдәбиятлары мисалында раслый. «Критик реализмның яралуын соңгы очракка кайтарып калдырсак, барыннан да элек рус әдәбияты бу схемага сыймас... Әлеге концепцияне кабул иткән очракта капитализм стадиясен үтмәгән яисә буржуаз мөнәсәбәтләре зәгыйфь булган Көнчыгыш халык-ларының барысын да критик реализм әдәбияты тудыру хокукыннан мәхрүм итәр идек» (40 бит), диюе белән автор хаклы.
Европа һәм Америка халыклары әдәбиятында барган катлаулы процесслар да икенче концепциянең нигезсез булуын күрсәтә. Шуңа күрә тәнкыйтьче критик реализмның мәйданга килүен өч факторга (яшәп килүче җәмгыятьнең каршылыклары җитәрлек дәрәҗәдә кискенләшкән булу; иҗтимагый фикернең тиешле югарылыкка күтәрелүе һәм
реализм традицияләренең булуы) бәйләп аңлата Әдипнең бу концепциясе зур игътибарга лаек. Чөнки ул аерым бер халык әдәбиятына гына нигезләнмәгән, бәлки дөнья әдәбиятларындагы катлаулы процесска туры килә. Бу концепция татар әдәбиятында критик реализмның метод һәм әдәби юнәлеш буларак формалашуын да үз эченә ала.
Тәнкыйтьче критик реализмның формалашуын 1905 елгы Беренче рус революциясе белән бәйләп карый. Минем карашымча, бу — бердәнбер дөрес аңлату. Чөнки моңа кадәр татар әдәбиятында критик реализмның метод һәм әдәби юнәлеш буларак фор-малашуы мөмкин түгел иде. Китапта аның сәбәпләре ачык күрсәтелгән.
Соңгы бүлектә сүз социалистик реализм турында бара. Дөрес. И Нуруллин биредә бу метод тирәсендә барган бәхәсләрне, фикер каршылыкларын хәл итүне җилкәсенә алмый. Шулай да социалистик реализмның яшәвен шик астына алучыларга карата авторның фикере ачык. Ул аның, әдәби юнәлеш һәм иҗат методы буларак, дөньякүләм әһәмияткә ия факт булуын раслый. Тәңкыйть- че бу методның кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган директива да. әдәбият җилкәсенә тагылган догма йөге дә булмавын бик ачык һәм төгәл күрсәтә. Моңа ул мәгърифәтчелек. критик һәм социалистик реализм методларында кеше концепциясенең ни рәвешле тормышка ашырылуын анализлау һәм аларны янәшә куеп чагыштыру аша ирешә. Анализ процессында шул ачыклана: социалистик реализм да, критик реализм кебек үк, кешене иҗтимагый тирәлек — экономик, социаль һәм политик мөнәсәбәтләр продукты итеп карый. Ләкин моңа карап кына галим алар арасына һич тә тигезлек билгесе куярга җыенмый. Киресенчә, алар арасындагы аерманы күрсәтеп бирә. Социалистик реализм әдәбиятында кеше иҗтимагый хәлләрнең колы булып түгел, бәлки актив көч итеп, иҗтимагый үсешнең законнарын танып белгән хәлдә, тирәлеккә йогынты ясый, аны тиешле юнәлештә үзгәртә ала торган көч итеп тасвирлана. Моның дөреслеге күп санлы ми-саллар белән раслана. Шулар арасында, минемчә. иң уңышлы сайланганнары Ш. Камал һәм Г. Ибраһимов әсәрләре. Чөнки бу әсәрләрнең беренче һәм икенче вариантлары арасындагы аерма, беренчедән, социалистик реализмны критик реализмнан аера торган сыйфатлар турында фикер йөртер өчен шактый материал бирсә, икенчедән, га-дел җәмгыятьне раслаган әдәбият буларак. соңгыларында уңай герой мгы планга чыга.
И. Нуруллин совет әдәбият белеменең социалистик реализм теориясен үстерүдәге- олы хезмәтләрне хөрмәт белән карый. Китапта, мәсәлән, социалистик реализм әдәбиятының җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору өчен көрәшүче пролетариат белән1 органик бәйләнгән әдәбият булуы да, аның марксизм-ленинизмга таянуы да. коммунистик партиялелеге дә. гуманизм һәм халыкчанлык белән сугарылган булуы да, тормышны тарпхи-конкрет рәвештә һәм революцион үсештә гәүдәләндерүе дә исәпкә алынган.
Укучылар күргәндер, хезмәттә һәр мәсьәлә конкрет куела һәм автор куп санлы фактик материал арасыннан шул мәсьәләгә җавап бирергә, аны дәлилләргә ярдәм итәрдә- ен генә сайлап ала. И. Нуруллин өчен купшы сүзләр сөйләү, абстракция чит нәрсә.
Шулай да тәнкыйтьчегә киңәш йөзеннән әйтәсе фикерләр дә бар. Мәгълүм булганча, китап үз вакытында вакытлы матбугатта басылган мәкаләләрдән төзелгән. Шуңа күрә аңа композицион бөтенлек җитенкерәми, мәкаләләрнең мөстәкыйльлеге шактый нык сиземләнә. Бигрәк тә иллюстрация өчен китерелгән мәкаләләр гомумтеоретик характердагы материалның композицион бөтенлегенә күләгә төшерәләр. Бусы — бер.
Икенчедән, кайбер теоретик положениеләрнең. фикерләрнең цитаталарның кабатлану очраклары бар. Мәсәлән, критик реализм методына караган мәсьәләләрдә фикер бердәмлегенең урнашып җитмәве турында беренче бүлектә бик яхшы әйтелгән. Ләкин шушы ук фикер икенче бүлектә дә күренеп китә. Ф. Энгельсның реализмга биргән атаклы билгеләмәсе белән дә шул ук хәл. Укучы аны китапның 35 нче һәм 60 нчы битләреннән укын ала.
Китап киң катлам укучыларны, шул исәптән мәктәп укытучыларын һәм укучыларын да, күздә тотып язылган. Шунлыктан иллюстрация өчен китерелгән мәкаләләрдә, минемчә, мәктәп программасына кертелгән әсәрләр генә урын алырга тиеш иде. Бу очракта хезмәт тагын да отышлырак, тагын да файдалырак булыр иде.
Аннан соң, ниһаять, шуны әйтергә кирәк: китабының ахырында автор совет әдәбиятында социалистик реализм белән янәшә бүтән иҗат методларының яши алу-алма у мәсьәләсенә туктала. Галим, совет әдәбиятында декаидентлык һәм критик реализм кебек иҗат методларына урын юк, дигән кат
пяй фикер әйтә. Бу — бердәнбер дөрес фикер, моның белән килешми мөмкин түгел. Ләкин романтизм турында сөйләгәндә, И. Нуруллин, ни өчендер, бу принциптан читкә китә һәм икеләнеп кенә булса да. «принципта романтизмның мөстәкыйль иҗат методы буларак яши алуы турында сүз алып бара алабыз» (72—73 битләр), дигән фикер үткәрә. Дөрес, бу аның махсус өйрәнү, тикшеренүгә нигезләнеп әйтелгән фикере түгел. Киләчәктә ул бу турыда кабат уйланыр дип ышанасы килә.
Әмма ни генә булмасын, И. Нуруллин бик кирәкле һәм файдалы эш башкарган. Иҗат методларыбызның һәм әдәби юнәлешләрнең барлыкка килү вакытын һәм шартларын укучыга популяр формада аңлатып биргән хезмәтләр күптән кирәк иде. Ышанып әйтә алам, бу хезмәт, күп санлы укучылар белән ■беррәттән, әдәбият тарихын өйрәнүче белгечләрнең дә өстәл китабына әверелер Чөнки бездә әдәбият тарихын өйрәнүне иҗтимагый фикер формалашу тарихы белән алыштыру очраклары бар. Мәктәп укытучылары да аны шул формадарак аңлаталар Бу турыда үз вакытында И- Гази болай дигән иде; "...әдәбият тарихны тирәнрәк аңлауга ярдәм итүче предмет булып килде, ул матур әдәбият әсәре итеп укытылудан бигрәк, сыйнфый көрәш тарихына иллюстрация рәвешендә укытылды» («Совет мәктәбе» журналы, 1964 ел, 8 сан. 30 бит)
И. Нуруллин бу хезмәтендә әдәбият тарихын өйрәнүнең үрнәген бирде һәм аның нигезенә иҗат методлары принцибын алып автор бик дөрес эшләгән. Бары тик шушы принцип кына безгә әдәбият тарихын әдәбият тарихы итеп өйрәнергә, аны иҗтимагый фикер формалашу тарихына иллюстрация ясау шаукымыннан сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Ш. АСЫЛГӘРӘЕВ, филология фәннәре кандидаты.