Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕННӘН


—овет әдәбиятының халык белән бердәмлеге Бөек Ватан сугышы елларын- Я' да бигрәк тә ачык күренде. Кулына корал тоткан ватандашлары белән беррәттән совет язучылары да үз каләмнәрен туган ил хезмәтенә багышладылар. Меңнән артык әдипләр, шагыйрьләр армия сафларына китте. Берәүләре корал тотып сугышка керде, икенчеләре фронт газеталарында эшләде. Аларның 400 дән артыгы сугыш кырында ятып калды...
Бу сан эчендә героик язмышлы Муса Җәлил дә бар иде. Мәгълүм ки, шагыйрь үз Ватанының хөрмәтенә, зурлавына лаек булды. 1956 елның февраль аенда аңа Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елда Ленин премиясе бирелде.
Муса Җәлил — шагыйрь һәм көрәшче иде. Ул дошман кулына әсирлеккә төшкәч тә, хәтта шыксыз камерада үлем көтеп ятканда да, кешелек бәхете өчен, фашизмның караңгы көчләренә каршы көрәшне үзенә генә хас корал белән — ут һәм ялкын сулап торган шигырьләр белән дәвам иттерде. Берлинның Лертор урамындагы хәрби төрмә камерасында язылган шигырьләр җыентыгы — «Моабит дәфтәре» — моңа ачык дәлил.
Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманс саклап калган. Советлар Союзында басылып чыккан һәм шуннан соң бик күп телләргә тәрҗемә ителгән «Моабит дәфтәре» — хәзер алдынгы кешелек дөньясының уртак хәзинәсе ул. Бәхетле очраклыклар аркасында Муса Җәлилнең бу хезмәте югалмый калды. Ләкин шагыйрьнең үзе турында, аның тоткынлыкта узган соңгы көннәре турында мәгълүматлар ул чакта бик аз иде әле. Муса Җәлил биографиясенең соңгы битләрен ачыклау өчен совет кешеләренең, беренче чиратта татар белгечләренең һәм шулай ук чит илдәге иптәшләрнең даими эзләнүләре кирәк булды. Бу эзләнүләргә миннән дә билгеле бер өлеш керде һәм моның белән мин үземне бик бәхетле саныйм.
1955 ел ахырында «Прессе дер Советунионида баш редактор булып эшләгән чорымда мин «Советлитератур» журналыннан Муса Җәлил турында Юрий Корольков язган беренче мәкаләне укыган идем. Шагыйрьнең язмышы мине шунда үк үзенә җәлеп итте. Иң тәэсирлесе шул булды: журналда Җәлил шигырьләренең берничәсе немецчага тәрҗемә итеп бирелгән иде. Арада «Алман илендә» исемлесен дә укыдым һәм аны мин пролетар интернационализм хисенең гүзәл чагылышы итеп кабул иттем. Шуннан соң миндә бер теләк — мәкаләдә китерелгән кайбер даталарны, мәсәлән, шагыйрьнең анда 1944 елның 10 январенда дип язылган үтерелү көнен ачык-лау һәм нәтиҗәне инде үземә таныш булган әлеге мәкалә авторына хәбәр итү теләге туды. Эшкә тотындым.
Плетценэее төрмәсендә үтерелгән кешеләрнең картотекасы сакланып калган булырга тиешлеге миңа мәгълүм иде. Мин профессор Каулга мөрәҗәгать иттем, аңардан әлеге картотека карточкаларның фотокүчермәсен алып бирүне сорадым. Көнбатыш Берлин суд палатасының генераль прокуроры 1956 елның 23 октябренда картотекада Җәлилнең теркәлмәгәнлеген хәбәр итте.
Дрезден район прокуратурасына мөрәҗәгать итүем дә уңышсыз булды. Гәрчә Җәлил группасы нәкъ менә шушындагы хәрби суд тарафыннан үлемгә хөкем ителгән
бупса да. 1939 елдан алып 1945 елга хәтле чорда үтерелгәннәрне теркәү кенәгәсендә Җәлил исеме чыкмады. Шулай ук республиканың башка архивларына мөрәҗәгаь итү дә нәтиҗә бирмәде.
Ни эшләргә? Мин «Моабит дәфтәре»н коткаручы Андре Тиммерманс белән элемтәгә керергә булдым.
Берничә атна да үтмәгәндер, фашизмга каршы көрәшчеләр комитеты ярдәмендә, ф 1956 елның 15 маенда миңа хат килеп төште. Хаттан шулар мәгълүм булды: Совет гаскәрләре тарафыннан тоткынлыктан азат ителгәч, Тиммерманс үз иленә кайтып кит- <о кән һәм «Моабит дәфтәре»н Брюссельдәге совет илчелегенә кертеп тапшырган. Мон- х нан соң ул бу шигырьләрнең нинди язмышка дучар булуын да, Мусаның үтерелүен а. дә ишетмәгән. Гомумән, 1944 елның августында Шпандау хәрби төрмәсенең душ ч бүлмәсендә юынып ятканда Мусаны очратып, аның белән бераз сөйләшеп торганнан п бирле шагыйрь турында Тиммермансның һич ни ишеткәне юк икән. 5
Кыскасы, хаттан миңа шул нәрсә ачыкланды: Ю. Корольков мәкаләсендә күрсә- =: телгән үтерелү датасы, димәк, чынбарлыкка туры килми. Өстәвенә, кызыксындырырлык ситуация: Тиммерманс — Советлар Союзындагы әдәбият эшлеклеләренә таныш исем. Алай гына да түгел, ул Муса турындагы пьесаларның персонажы булып киткән. Ә менә үзе бу турыда һич ни белмичә туган шәһәре Тирлемонтта яши бирә. Ул хәт- < та Лертер урамындагы хәрби төрмәнең 382 нче камерасында бергә утырган иптәше- ♦ нең танылган шагыйрь булуын да белми калган, кешелек дөньясы өчен үзенең нинди л кыйммәтле шигырьләрне коткарып калуын да белмәгән. Ч
Бу ситуациягә беренче мәртәбә үзгәреш кертүче Константин Симонов булды. Язучылар конгрессы уңае белән Бельгиядә булганда Константин Симонов Андре Тиммер- х манены эзләп таба һәм 1957 елның сентябрь аенда «Литературная газета» да үзенең “ Бельгия патриоты белән сөйләшүе турында язып чыга. Нәтиҗәдә Мусаның -өрмәдәге ы тормышыннан яңа детальләр мәгълүм булды. Мин дә Җәлилгә бәйләнешле рәвештә х «легиоивнар турында мәгълүмат туплый башладым. Ул чакта минем карамакта әлеге — мәсьәлә турында көнбатыш чыганакларыннан башка һич ни юк иде. Аларны исә С тәнкыйть күзе белән карап яңадан бәяләргә туры килде.
Мәгълүм ки, Гитлерның Советлар Союзына каршы «яшен тизлегендәге сугыш» идеясе барып чыкмагач, фашист гаскәрләренең кайбер башлыклары, Розенберг министрлыгы совет хәрби әсирләрен туган илләренә каршы сугышырга оештыра башлыйлар. Бу эшне тормышка ашыруда Розенберг Германиядәге милләтче ак эмигрантлар комитетына — «Идел-Урал»га таяна. Соңгылары, Розенберг кушуы буенча, Идел белән Урал арасында төзеләчәк татар-башкорт дәүләте өчен дигән булып, хәрби әсирләр арасыннан татарларны, башкортларны легионда хезмәткә димлиләр. 1942 елның май ахырында Волхов фронтында әсирлеккә төшкән Муса Җәлилне «легион»га тарауга аерата зур әһәмият бирелә. Чөнки шагыйрь — танылган, дәрәҗәле, сүзе — үтүчән.
«Легион»га керү Җәлил өчен күченеп йөрү иреген—төрле лагерьлардагы йөзләгән якташлары белән очрашу мөмкинлеген тудырачак, әлбәттә. Ләкин шул ягы четерекле: гитлерчылар аның чын ниятен фаш итүләре мөмкин, аннары ватандашлары каршында да яхшы түгел, хыянәтче дип уйлаулары бар. Авыр хәлдә кала Муса Җәлил. Ниһаять, яшертен алып барыласы көрәш ихтыяҗларыннан чыгып, ул нацистлар белән «килешеп» эшләргә ризалык бирә. Максат шундый: ватандашларны фашист пропагандасы йогынтысына бирештермәү, аларны фашизмга каршы актив көрәшкә оештыру.
Җәлил һәм аның тирәсенә тупланган татар патриотлары җәелдереп җибәргән яшерен эш нәтиҗәне озак көттерми. «Легион»ның Радомдагы батальоны фронтка дип җибәрелгәч, юлда ук поляк партизаннарына кушыла, Едельня лагерендагылары әллә кая китеп тә тормыйлар, шул урында ук баш күтәрәләр. Ләкин Җәлил группасына кереп яшеренгән шымчы тиздән эшне таркатуга ирешә. 1943 елның 10 август төнендә шагыйрьне Радомда кулга алалар һәм башта Варшавага, аннан Берлинга алып китәләр. Җәлилнең көрәштәшләре дә Радомда, Берлинда һәм башка лагерьларда кулга алына.
1957 елның ноябрь аенда Лейпцигта ГДР һәм СССР тарихчылары комиссиясе тарафыннан оештырылган конференциядә, икенче бөтендөнья сугышы тарихы мәсьәләсен тикшерү уңаеннан, мин дә үзем җыйган азмы-күпме материалларым белән кат-
нашкан идем. Минем информация тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Биредә мин иптәш Эрих Мюллер-Милштат кебек минем эзләнүләрне кайнар рәвештә хуплаучы тарафдарларны таптым. Бу чорда Эрих «Култур унд фортшритт» нәшриятында баш редактор булып эшли иде. Ул Җәлилнең сайланма шигырьләрен бастырып чыгарды, җыентыкка соңгы сүз язды. Аннары Җәлилнең байтак шигырьләрен немец теленә тәрҗемә итүче дә ул булды. Муса Җәлил турындагы «Кызыл ромашка» исемле телефильмның сценарий авторы да — ул. Шушы ук чорда мин Җәлил буенча эзләнүләр алып баручы яңа иптәшләр белән, башлыча татар белгечләре белән, элемтәгә кердем.
1957 елда яшьләрнең бөтен дөнья фестивале барган чакта мин, турист сыйфатында Мәскәүдә булып, шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым һәм кызы Чулпан туташ белән таныштым. Көннәрдән бер көн шулай язучы Юрий Корольков, Җәлил турында фильм төшерергә ниятләнеп йөрүче режиссер Ромм, Җәлилнең немец теленә тәрҗемәчесе Франц Лешницер һәм мин бергә Җәлил квартирасында утырабыз. Кинәт телефон шалтырый. «Известия» редакциясеннән икән. Бельгиядән килгән кунак Җәлил гаиләсенә барырга чыгып китте, каршылагыз, диләр.
Кунагыбыз — Андре Тиммерманс булып чыкты. Аны Язучылар союзы Мәскәүгә чакырган булган. Шулай итеп, мин үзем белән хатлар алышып торган кешене көтмәгәндә күреп таныштым.
1949 елда ГДРда «Соңгы сәгатьләр» исемле китап басылып чыкты. Аның авторы Плетцензее төрмәсе пасторы Гаральд Пелхау сугышка, фашизмга каршы кеше буларак, үзенең әлеге китабында бик күп батыр көрәшче-антифашистларның соңгы сәгатьләре турында тәэсирле итеп сөйләп биргән иде. Китапта минем өчен дә әһәмияте булган кайбер күрсәтмәләр килеп чыкты. Ләкин турыдан-туры Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә кагылышлы мәгълүматлар биредә дә юк иде. Шулай да берничә айдан соң Пелхау, соравыма җавап итеп, миңа католик динен тотучы Юрытко хатын җибәрде. Хаттан күренгәнчә, Юрытко Муса Җәлилне күреп белгән һәм аны «сабыр, күркәм» холыклы кеше дип атый.
Шпандау төрмәсендә Җәлил белән бер камерада утырган итальян хәрби әсире дә шагыйрьне бик хөрмәт иткән. Юрытко Гетенең «Фауст» исемле әсәрен укырга китереп биргән, хәтта бервакыт Мусаның хатын да төрмә каравылчыларыннан яшереп иреккә алып чыккан. «Җәлил, — дип яза аннары Юрытко, — ватандашларын рус солдатларына каршы сугышмаска чакырып прокламацияләр бастырып тараткан, шуның өчен аны үлемгә хөкем иткәннәр».
Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалау көнен төгәл генә Юрытко да хәтерләми икән. Аныңча бу җинаять 1944 елның көз айларында булырга тиеш.
1958 елның август ахырында татар язучысы Шәйхи Маннур Казаннан минем янга килеп чыкты. Аның нияте Җәлил турында роман язу өчен Берлиннан материал җыю, туплау иде. Ул Юрытконы эзләп таба. Ләкин Җәлил укыган «Фауст» югалган булып чыга. Аның каравы, Дантеның «Илаһи комедия»се — Мусаның камера иптәше укыган китап Шәйхи Маннур кулына төшә. Юрытко әйтүенчә, итальян әсире исә төрмәдән котылып чыккан була.
Димәк, итальян әсирен табарга мөмкин. Шунда ук җае да килеп чыкты: китапның тышлык битендә карандаш белән беленер-беленмәс кенә язылган сүзләр табылды. Аларны 37 яшьлек итальян әсире Рениеро Ланфредини язган икән. Язуда әсир хатынының исеме, яшәгән урыны күрсәтелә. Ләкин ул төгәл адрес булмый. Моннан соң күп еллар үтеп, адресатлар торак урыннарын берничә мәртәбә үзгәртсәләр дә, миңа, итальян почтасы аша эзли торгач, тегеләрне эзләп табу мөмкин булды.
Шул нәрсә ачыкланды: Ланфредини, туган иленә кайткач, үз башыннан үткәннәрне язган һәм китап итеп чыгарырга булган. Ләкин бастыру өчен бик күп акча түләргә кирәк булганга күрә, китап дөнья күрми калган. Шушы язмаларга таянып ул минем барлык сорауларга җавап бирде.
«1944 елның 5 июнендә, — дип язды ул, — мине Шпандау төрмәсенә күчерделәр һәм 53 нче камерага яптылар. Биредә Муса Җәлил һәм Булатов әфәнде утыра иде. Алар мине бик үз итеп каршыладылар һәм без шунда ук дуслашып киттек. Яңа дуслар миңа үзләренең моннан 6 ай элек үлемгә хөкем ителүләрен, хәзер менә үлем көтеп ятуларын сөйләделәр. Ләкин аларга карап болар үлемгә хөкем ителгән дип һич әйтерлек түгел иде. Алар тыныч иде, хәтта күтәренке күңелле иде. Ул чакта мин аларның
тагын берничә иптәше белән танышкан идем. Алар да бер үк эш өчен — фашистларга каршы пропаганда өчен кулга алынганнар.
53 нче камерада мин бер ай чамасы яттым. Аннары мине 153 нче камерага күчерделәр. Биредә мин Җәлил белән Булатовның тагын өч иптәше белән очраштым. Гомумән, үлемгә хөкем ителгән татарлар нибарысы 12 кеше иде. ф
1944 елның 25 августында иртәнге сәгать 6 да ике немец сакчысы камера ишеген _ ачтылар, русларның исемнәрен аерым-аерым атадылар һәм камерадан чыгарга боер- 2 дылар. Ни өчен? — дигән сорауга «белмибез» дигән җавап бирелде. Ләкин тоткыч- х нар эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук аңлап алдылар. Алар миңа шушы сүзләрне әйт- теләр: «Синең үлемнән котың очкан иде, менә без үләргә киттек...»
Алар барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Чыгып барганда мин Җәлилнең л иптәше белән үзара сөйләшүен ишетеп калдым. Соңыннан мин Юрыткодан: «Татарлар- 5 ны нишләттеләр?» — дип сорадым. Ул миңа: «12 кеше барысы да 10 сәгатьтә асып үтерелде», — диде. «Кайсы җирдә икәнен сезгә әйтә алмыйм». Шулай да үзе соңын- £ нан миңа хәбәр итте: «Татарлар елмаеп, чын батырларча үлделәр». *
Бу вакыйга турында, барыннан да элек үтерелү көне турында, мин «Литературная > газетаога язган идем. Мәкалә «Муса Җәлилнең соңгы көннәре» исеме белән 1959 елның январь санында басылып чыкты. Шулай ук әлеге мәкалә татарчага тәрҗемә ите- ▼ леп, Лейпцигтагы конференциядә ясалган информация тексты белән бергә «Совет -о әдәбияты» журналында да басылды.
1965 елның май аенда Татарстан АССР язучылар союзы мине Казанга кунакка ча- з кырды. «Татарстан язучылар союзы идарәсе,— диелгән иде ул чакыру кәгазендә,— 1 шагыйрь һәм герой Муса Җәлил турындагы Сезнең материалларыгыз белән бик кы- ш зыксына. Хәзер безнең илдә шагыйрьнең тууына 60 ел тулу көненә хәзерлек бара, м шушы уңайдан Сезнең килүегез бик хуш булыр иде».
1965 елның июль аенда мин берничә көн Татарстанда булдым, нефть үзәге Әл- jjj мәтне күрдем, Җәлил шәһәрен, Дуслык нефть үткәргеченең башланган урынын ка- ш радым... 4
Җәлил Ватанының экономик күтәрелешен күзәтүдән туган тәэсоратлар белән тулы көннәр иде алар. Без бик күп сөйләштек. Муса Җәлил һәм аның язмышы турында, социалистик немец дәүләте турында сөйләштек. Әйе, Мусаның «Алман илендә» исемле шигырендә сурәтләнгән социалистик немец дәүләте турында сөйләштек.
Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,
Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага,
Маркс, Гейне кайтсын иленә.
Бүгенге немец дәүләтендә, — дидем мин әлеге сөйләшүләр вакытында,—Җәлилнең хыялы тормышка ашты: анда «Тельман трибунага күтәрелде», анда Маркс, Гейне гражданлык хокукы алды, анда Муса Җәлил һәм аның иҗаты, аның иптәшләре югары хөрмәткә, игътибарга лаек булды.
Сөйләшүләрдә минем тыңлаучыларым исәпсез-хисапсыз иде. Чөнки Казан телестудиясе мине меңләгән тыңлаучылар каршына чыгарды. Мин бу трибунадан үземнең эзләнүләрем турында, ГДР турында, «Кызыл ромашка» исемле телефильм турында сөйләдем.
Казаннан киткәндә миңа эш тапшырдылар. Бу вакытта Татарстан китап нәшрияты Җәлилнең тууына 60 ел тулу көненә аның тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге турында зур күләмле альбом чыгару әзерлеген алып бара иде. Альбомдагы текстлар татарча, русча гына түгел, бәлки өстәмә рәвештә немец телендә дә басылырга тиеш, диделәр.
Әлбәттә, текстларны немец телендә дә язу—бу ГДРда алып барылган эзләнүләрне тану билгесе иде. Бу — «Моабит дәфтәре»н китап итеп тә чыгарган ил—ГДР булуын тану билгесе иде.
«Рус теленнән соң,— дип әйттеләр миңа татар иптәшләрем,— немец теле — безнең милли шагыйрьнең әсәрләрен укучыга җиткерүче беренче чит тел».
Альбом өчен текстны немец теленә тәрҗемә итү — Эрих Мюллер-Милштат( Франц Лешницер һәм минем тарафтан башкарылды.
Германия — Советлар Союзы дуслыгы җәмгыяте үзәк идарәсендә Муса Җәлилнең 60 еллыгына хәзерлек буенча комиссия төзелде. Бу датаны үткәрү тантанасында
катнашу өчен немец язучылары союзы делегациясе — Эрих Мюллер-Милштат, Вилли Леьин һәм мин кунакка чакырылдык. Без моны зур хөрмәт билгесе итеп кабул итеп, Мәскәүгә килдек һам язучыларның Үзак йортында оештырылган Җәлил күргәзмәсен ачуда, аннары Чайковский залында үткәрелгән тантанада катнаштык. Делегациянең бер әгъзасы буларак, мин немец халкының алдынгы вәкилләренең Муса Җәлилгә мөнәсәбәте турында сөйләдем һәм Татарстан язучылар союзы рәисенә «Кызыл ромашка» телефильмының күчерелмә нөсхәсен тапшырдым. Бу фильм шунда ук язу-чыларның Үзәк йортындагы зур залда күрсәтелде һәм Җәлил образын кинога алу буенча беренче омтылыш буларак алкышлап каршыланды.
Советлар Союзында үткән бу көннәр киеренке хезмәт көннәре булды. Алар безгә иске дуслар белән — беренче чиратта, Әминә һәм Чулпан Җәлил белән, аннары бик күп яңа дуслар белән. Җәлилнең көрәштәшләре белән очрашу шатлыгын китерде.
Шушы килүендә Андре Тиммерманска дәүләт бүләге бирелде.
1969 елның май аенда Совет-Германия дуслыгы җәмгыяте чакыруы буенча Әминә Җәлилова ГДРга килде. Без аның белән Потсдам, Веймар-Бухенвальд, Дрезден шәһәрләрен карадык. Муса Җәлил исемендәге бригада эшләгән заводта булдык. Очрашулар вакытында алган тәэсирләре турында Әминә Җәлилованың «Фюр дих» журналында мәкаләсе басылып чыкты. Менә ул мәкаләдән бер өзек: .-Мин хәзер Мәскәүдә. Күңелем белән бик озак әзерләнгән һәм үземә бик хуш килгән сәяхәт миңа күп нәрсә бирде. Барыннан да элек, мин шуңа ышандым: Муса Җәлилнең немец халкына булган тирән ышанычы акланган. Мин ГДРда Германия белән таныштым. Биредә хәзер Маркс һәм Гейне рухы тантана итә, биредә социализм кояшы балкый. Биредә мин яңа дуслар таптым — чын дуслар, ышанычлы дуслар Ә бит кешеләо йөрәген җылытырлык дуслыктан да зуррак хәзинә — дөньяда, минемчә, юк».
1968 ел башында Эчке эшләр министрлыгында эшләүче иптәшләр миңа хәбәр иттеләр: фашист башкисәрләр Плетцензее төрмәсендә башкарылган үтерүләрне Бер- лин-Шарлоттенбург ЗАГСында теркәп барганнар икән. Әлеге архив ГДР башкаласы территориясендә булганга күрә, үлеләрне теркәү кенәгәсеннән кирәкле битләрнең фотокүчермәсен алу озакка сузылмады. Бу документ Җәлил язмышын өйрәнүчеләр өчен бик әһәмиятле табыш булды һәм күп нәрсәгә тулысынча ачыклык кертте. Мәсәлән. Җәлилнең көрәштәшләре 11 кеше булган икән. Р. Ланфредини раславына таянып, Җәлил һәм аның иптәшләре асып үтерелгәннәр дип йөртелә иде. Соңгы документта исә үлемнең сәбәбе «башын кисеп ташлау» дип күрсәтелә. Җәлил һәм җәлилчеләр барысы да шундый үлемгә дучар була. Үтерү 12 сәгать 6 минутта башлана. 12 сәгать 36 минутта тәмамлана. Муса Җәлил 12 сәгать 18 минутта үтерелә..
1968 елның 15 февралендә Совет-Германия дуслыгы җәмгыяте йортында бу яна докумен-ны Курт Тиме һәм мин җәмәгатьчелеккә җиткердек. Хәбәр Совет илендә зур кызыксыну уятты: аны радиодан тапшырдылар, бу турыда үзәк һәм бигрәк тә татар газеталары тулы информация бастылар. Аларда ГДРда совет патриотлары батырлыгын ничтк олылау турында сүз барды. Муса Җәлил шигырьлерен немец телендә кичәләрдә сөйләү, мәктәпләрдә, институтларда өйрәнү күрсәтелде. Җәлилнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге турында «Кызыл ромашка» исемле телефильм телгә алынды.
Яңа табылган документларның фотокүчермәсен мин татар Язучылары союзы идарәсенә җибәрдем. Шулай итеп, ун елга сузылган эзләнүләр нәтиҗәсез калмады. 1956 елда Муса Җәлил турында беренче мәкаләне укыгач, мин үз алдыма шундый бурыч куйган идем: шагыйрь язмышын дәлилләп күрсәтерлек документларны Совет илендәге иптәшләргә табып бирергә. Бу документлар, күргәнебезчә, әллә кайда еракта да ятмаганнар икән. Ә менә аларны табар өчен нинди бормалы, әйләнеч һәм озын юл үтелде. Хәер, үкенечле түгел. Бу юл мине Җәлилнең көрәштәшләрен табарга, шагыйрьнең соңгы көннәрен ачыкларга ярдәм итте. Үтелгән юл мине Җәлилне өйрәнүчеләр белән очраштырды, миңа Советлар Союзында, ГДРда яңа дус-ишләр табарга ярдәм итте. Аларга карыйм да мин, Әминә Җәлил сүзләрен кабатлыйм: «Кеше йөрәген җылытырлык дуслыктан да зуррак хәзинә — дөньяда юк».
«Кызыл йолдыз билгесе астында. Истәлекләр» дигән китаптан.
Берлин. 1974. 307—317 битләр.
Немецчадан ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН тәрҗемә итте.