ҖӘЛИЛ ДУСТЫ
4 л Д Я елның 25 августында палач балтасы, ун җәлилче белән бергә, Әхмәт lUyi Л Симаевның да башын чабып өзә. 5
I Via Мин дә соңгы елларда җәлилчеләрнең героин тормышларын, эшчән- ё- лейләрен тырышып өйрәндем. Аларның кайберләре белән үзем торган якларда— Урта Азия республикаларында еш очрашырга туры килде һәм килә Бу чытышта мич журналист һәм шагыйрь, Муса Җәлил оештырган яшерен оешманың актив җитәкчеләреннән берсе Әхмәт Симаев турында белгәннәремне әйтергә телим.
...Әхмәт Симаев профессиональ журналист булган, газетада мәкаләләр, зарисов- калар, очерклар һәм шулай ук шигырьләр дә бастырган. Хәзерге аэкытта аның илле — шигыре язылган дәфтәрләр танылган әдәбият белгече һәм язучы, Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында беренче җентекле хезмәтләрне язган фәннәр кандидаты Гази " Кашшаф архивында саклана. Шигырьләр 1931—1940 елларда язылганнар, күбесе әле- гәчә беркая да басылмаган. Алар тематик төрлелеге белән игътибарга лаек Аны туган Як табигате дә («Кышкы пейзаж», «Яз башы», «Кырда"), производство алдын- _ гыларының батыр хезмәте дә (партиянең XVII съездына багышлап язылган «Бригадир - Кугушев», «Стаханов» шигырьләре), халыкара коммунистлар партиясе җитәкчеләренең зшчәнлекләре дә («Тельман турында») дулкынландыра. Шулай ук үз әсәрләрендә ул Ленин һәм Киров образларын да сурәтли. Күпчелек шигырьләренең төп темасы социалистик ватанның чәчәк атуы өчен тырышкан гади совет кешесенең фидакарь хезмәтен гәүдәләндерү була.
Партсъездга салют биргән кебек. Җирне ертып шартлый амонал, Амоналга ярыш ачкан кебек, Удар куллар эш дип яналар!—
Шулай диелә аның «Бригадир Кугушев» шигырендә. Туган җирләрдәге үзгәрешләргә, Мордовия АССРдагы татар авылында колхоз кешеләренең эшенә ул «Кырда» исемле шигырен багышлый:
Туган җирләр!..
Ник соң танып булмый?..
Әллә дөнья шулай үзгәргән.
Әллә һәр җир бердәй матур күренә Шатлык белән тулган күзләргә?!
Стахановның хезмәттәте батырлыгын ул революция юлбашчысы даһи Ленин образы белән бәйли:
Стаханов!
Сине Ленин үзе
Еллар сөреме аша күргәндер. Сиңа карап, даһи: «Социализм Бусагасы шунда!» дигәндер...
Утызынчы еллар илебезнең промышленностенда да, авыл хуҗалыгында да зур үзгәрешләр чоры була. Партия, ышанычлы адымнар белән, халкыбызны социализм тезүгә к»-ерде. Эчке һәм тышкы дошманнар, әлбәттә, моның белән килешергә теләмәде. Германиядә зәһәрле елан — фашизм баш күтәрде, социалистик строй дошманнар, астыотын диверсияләр оештырдылар, партия һәм халыкка чын күңелдән бирелгән кешеләрне — коммунистларны юк итәргә теләделәр. Илне социалистик үзгәртел коруның ин кызган чорында Ленин көрәштәше С. М. Киров явызларча үтерелде. Ленин үлгәннән соң халкыбыз өчен иң эур югалту иде бу. Әхмәт Симаев та моны бик
авыр кичерә һәм «С. М. Киров үлеменә» дигән шигырендә ил дошманнарына нәфрәтен болай белдерә:
Сыйнфый дошман
Һаман суза әле
Калтыравыклы салкын кулларын,—
Имгәк микроб кебек.
Тетрәтергә теләп
Коммунизм молекулларын...
Эх, вәхшиләр!
Бу бит җан биргәндә
Бер йотыл* су сорау шикелле...
Әйе, халык дошманнарын котылгысыз һәлакәт көтә, ә коммунизм җиңелмәс көч! Моны социалистик Ватан, халкыбыз Бөек Ватан сугышында тагын бер кабат гамәлдә раслады. Әмма Әхмәт Симаев үзе дә шул дәһшәтле сугышның корбаны булды...
Немец пролетариаты юлбашчысы, халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе Эрнст Тельманның әхлакый сыйфатлары, аның искиткеч батырлыгы шагыйрьне илһамландыра һәм ул 1937 елда түбәндәге шигырен яза:
Җырым!
Әгәр сорасалар
кайдан чыгуыңны.
«Кем җырлады» диеп
әйтсәләр —
Иң электән
СССР яшьләреннән
Эрнст Тельманга син
әйт сәлам.
Шулай әйт син.
Аның көрәшчән йөрәге
Ярдәм, ышаныч сизеп киерелсен!
Ә соңыннан
(тагын сорасалар|
Танып кына җавап бирерсең.
Бәлки Әхмәт Симаев Берлин төрмәләрендә — Моабитта һәм Тегельдә — җәфа чиккәндә Эрнст Тельманның да бер ук төрмәләрдә үзе белән бергә утырганын ишеткәндер. Бәлки аның турында сугышка кадәр ук язган шигырен шунда иптәшләренә укыгандыр.
Әхмәт Симаев язганнар. Муса Җәлил поэзиясе кебек үк. тирән интернациональ рухлы көрәш җыры булып яңгырый. Алар сак һәм уяу булырга, капиталистик чолганыш барлыгын истән чыгармаска, совет халкының тыныч тормышын нык сакларга макыра («Саубуллашу», 1939).
Әхмәт Симаев Җәлил белән сугышка кадәр үк таныш булган. Шуңа да аның иҗатына Муса йогынтысы зур. Фашист тоткынлыгында да аның үз иптәшләренә иҗади ярдәме булганын әйтеп тә торасы юк. Яшерен оешма таркатылганчы, аның членнары кулга алынганчы, алар язган бер генә әсәр дә, Муса Җәлил карап чыкмас борын, хәрби әсирләргә, легионерларга тәкъдим ителмәгән. Чөнки алар «Идел-Урал» комитеты хезмәткәрләре арасында хыянәтчеләр булуы мөмкинлеген яхшы белгәннәр. М. Җәлил бер үк вакытта цензор да, остаз да булган. Ватанга каршы, Советлар Союзына яла яга торган пычрак язмаларны әсирләр арасына чыгармау өчен Муса һәр мөмкинлектән файдаланган.
Муса Җәлил кебек үк. Әхмәт Симаев та электән ук публицистика белән актив шөгыльләнгән. Мәскәү өлкәсендәге Воскресенск район газетасы «Коммунист» редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләгәндә ул бик күп мәкаләләр, хәбәрләр, репортажлар, фельетоннар һәм хикәяләр язган. Аларны укыганда авторның зур оптимист, нечкә юморлы, шат күңелле, тыйнак һәм принципиаль кеше булуын сизеп торасың. Алар чын журналистларча оста язылган, конкретлар, фикер ягыннан ачыклар. Ул иҗат тормыш һәм кешеләр турында кайгыртучанлык хисләре белән сугарылган, ул һәр әсәрен чын гражданин һәм чын кеше буларак яза.
«Коммунист» газетасында (1940 ел) «Еларсың да, көләрсең дә» рубрикасы белән басылып чыккан «Балык күзе» исемле кечкенә фельетонда, мәсәлән, Симаев район азык-төлек сәүдәсе управляющиен тәнкыйтьли: управляющий җәмәгать туклануы турында аз кайгырта, ашханәләрдә— усал күзләре акаеп торган, кибеп беткән балык кына... Бервакыт управляющий төш күрә. Имеш, кипкән балыклар, борчак гарниры астыннан башларын чыгарып, аңа ялваралар: зинһар өчен, меню төрләндерелсен, кешеләребез мескеннәрне гаепсезгә урынсыз каһәрләмәсен!.. Үткен күзле журналистның мондый материаллары, замандашларының сөйләвенчә, һәр вакыт уңай нәтиҗә бирә торган булган — кимчелекләр үз вакытында бетерелгән. «Соңгы почтадан» дип исемләнгән редакцион тиражлы «Куйбышевец» газетасы редакторының
Ә редактор исә «Правда» газетасында басылып чыккан фельетонны, анда кешеләрнең исем-фамилияләрен генә алыштырып, үз газетасына урнаштырган икән. *
Телгә алынган бу ике материал гына да Симаевның журналистлык хезмәтенә о ничек җаваплы каравын ачык раслый. 5
Әхмәт Симаевның теге яки бу кешеләргә язган хатларын да чын-чынлап дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Аларда да Муса Җәлил белән характер уртаклыгы ярылып ята. Тормыш иптәше Валентина Листопад һәм кызы Людмилага кадровый хезмәттән һәм фронттан язган хатлары зур ярату хисе, гаҗәеп ягымлылык, тирән ихтирам, кайгыртучанлык белән тулы (Гази Кашшаф архивында Ә. Симаев язган 9 хат бар).
Аның һәр хатында — бәхет турында матур хыяллар, һәр хатында ул әнисенең хәле турында сораша, аны «бер минут та истән чыгармавы» турында әйтә.
Менә фронттан язган хатларының берсе:
«15. XI-41 ел. Сәлам! Фронт. Төн салкын һәм караңгы, якынча тыныч. Тик ара-тирә, җирне тетрәтеп, еракка ата торган орудиеләр гөрселдәве генә тынлыкны боза. Землянкада тыгын, төтен тулган һәм караңгы. Егетләр, берсе өстендә берсе диярлек, йокыга талганнар. Әмма аларның йокылары тыныч түгел, әледән-әле сискәнеп уяналар, төшләнеп мыгырдыйлар. Төн озын, ә аларның йокылары кыска. Тиздән яктыра башлаячак, таң яктысы белән гөрселдәү, шартлау авазлары белән утлы көн, сугышлы көн туачак! Кыш, сугыш, фронт...
Күптәнге яшьлек гадәтләре әле дә онытылмаган, барысы да йокыга китеп, землянка эче тынгач, берүзем калып уйланырга яратам. Уйланам, уйланам, сиңа бик матур хат, синең борчылуыңны, сагышыңны аз гына булса да киметерлек, сиңа минем йөрәк җылымны, ашкынып торган рухымның бер кисәген алып барырлык хат язасым килә. Моңа кадәрге борчулы уйларың бөтенләйгә бетсен иде...
Моңа кадәр инде сиңа билгеле булганнардан, элек йөзләрчә мәртәбә кабатланган сүзләрдән башка тагын нәрсә языйм соң? Мин хәзергә исән- сау, бик сагындым, сине бин-бик күрәсем килә.
Кадерле Валя! Мөгаен, син минем фронтта икәнемне, Мәскәү янында гына икәнемне белмисеңдер. Бу синең ноябрьның 3 ендә язган хатыңнан күренеп тора. Мин аны 12сендә алдым. Хат бәлки мине очраклы гына тапкандыр һәм миңа ул кинәт, көтмәгәндә генә килеп төште. Аңа кадәр,
мәкаләсендә Әхмәт Симаеа күп «оста комбинациясен» фаш итә. т сөйләнгән *
«Валя, ходай хакы өчен, сәламәтлегеңне һәм кызыбызны саклый күр,—дип яза ул 1941 елның 2 мартында.— Сезне ничек яратуымны, ничек күрәсе килүемне аңлыйсыңмы син?1. Синең яхшы ана булачагыңа мин һичкайчан шикләнмәгән идем».
5 Октябрьдан бирле, синнән бер хат та алганым юк иде. Сиңа моның өчен чиксез рәхмәт хисләремне әйтер сүзләр таба алмыйм.
Әйе, Валя, минем фронтка килгәнемә тиздән бер ай була. Октябрь урталарында Воскресенск аша уздык. Тен уртасы иде. Поезддан төшәргә дә, вокзалга йөгереп барып, берәр кеше аша сиңа сәлам җибәрергә дә мөмкинлек булмады. Бик теләгән идем, булдыра алмадым. Үкенеч. Аннан ике көн Загорскида тордым. Ул да Мәскәүдән ерак түгел. Телеграмма сугарга теләгән идем, акча булмады.
Редакциядә эшләр ничек бара? Фронтовиклардан нинди хәбәрләр бар? Хәзергә шул. Сәламәт булыгыз, минем кадерлеләрем. Адрес: Действующая армия, полевая почтовая станция 305, п/я 83...
Валя, бәйрәмне ничек үткәрдегез? Редакциядә кемнәр эшли? Көз көне бәйрәмдә Саша белән төшкән рәсемне җибәр.
Синең Сима. 15.XI.41 ел».
Әхмәт Симаевны әлегә фронтка җибәрмәгәннәр. Ул «тормыш сөючән, ирекле халкыбызга ерткыч фашистлар таккан сугышны» бик авыр кичерә, аны «совет кешеләренең үтерелүе, янып көлгә әверелгән шәһәр һәм авыллар» зур кайгыга сала. Әмма ул озакламый үзе дә фронтның алгы сызыгына эләгә. Редакция хезмәткәре, гаиләләренең дусты Анитага, сугыш трагедиясен сурәтләп, Әхмәт болай яза:
■•9 январь, 1942 ел. Көнбатыш фронт. Исәнме, минем «иске» дустым! Анита, синең миңа, фронтка язган хатыңны яңа елга кадәр үк алган идем. Җавап итеп кечкенә генә открытка да салдым. Үпкәләмәгәнсеңдер шаять (әгәр дә әле ул барып җиткән булса), чөнки син минем кайда икәнлегемне дә, ни эшләвемне дә беләсең. Озын итеп хат язу өчен бик сирәк очракта гына вакыт табарга мөмкин. Хатыңның эчтәлеге хәзер тө- әл генә хәтердә юк. Әмма ул бик җылы һәм кызыклы иде. Ышан, ул мине, мөгаен, син уйлаганга караганда да күбрәк шатландыргандыр... Син моны аңларсың, тыңла менә: сугыш, фронт, кыш... Иң рәхимсез сугыш, иксез-чиксез, мәрхәмәтсез сугыш, һәр көн тетрәткеч тәэсирләр белән тулы, кайчагында кинәт кенә үзеңне вакыт агымыннан читләшкәндәй тоясың, таң вакытын кичке эңгер-меңгер белән бутыйсың, үз-үзеңне онытасың... һәм менә шундый минутта сиңа кинәт хат килеп төшә, — хатының- нанмь. дустыңнанмы, туганыңнанмы, барыбер ул биниһая кадерле, чагыштыргысыз җылы һәм якын, ул дәһшәтле сугыш кырына, өермә белән бергә, әле улап, әле усал чинап, әле сызгырып, әле эчпошыргыч үкереп үлем биегәндә электөге тормыш сулышын алып килә. Кинәт күз алдына, нәкъ чынбарлыктагыча булып, җанга якын күренешләр килеп баса һәм үткән көннәр искә төшә...
Ә аннары сугыш, рәхимсез, бар нәрсәне юкка чыгара торган дәһшәтле сугыш Менә шуңа күрә дә синең хатның эчтәлеген онытканмын. Гафу ит, үзөннән-үзе онытылган...
Мин моңа кадәр үк тормышның зур һәм реаль китабын җитәрлек актарган кеше. О, Анита, нинди акылсызлык, нинди кара вәхшилек бу сугыш дигән нәрсә, кешелек дөньясына нинди коточкыч фаҗига алып килә ул! һәм менә мин сугышам, син һәм синең кебек меңнәр теләгәнчә ител сугышам.
Шуны да әйтим: минем тынгысыз күңелне канәгатьләндерерлек нәрсәләр кирәгеннән артык. Рәхимсез сугышам, гайрәт белән, тырышып сугышам, чөнки мин яшәргә бик телим, хыялланырга, өметләнергә, төзергә, иҗат итәргә, сиңа язган бу хатка җавап һәм синнән, Валядан, башка туганнардан, дуслардан бик күп хатлар алырга телим.
Анита, соңгы берничә көнне мин Мәскәү янында ук диярлек үткәрдем. Әмма Мәскәүгә, бигрәк тә сезгә, кайтырга һич тә мөмкинлек булмады. Бик кызганыч, ә өйгә кайтасы бик килгән иде. Анита, үтенеп сорыйм, ешрак, тулырак итеп яз. Мине барысы да кызыксындыра, син моны үзең дә аңларга тиешсең. Шуны да әйтим: хәзер сез берникадәр тынычлана аласыз, сугыш чукмарларының зәхмәте суынды, безгә дан!
Әйе, күрәселәре әле аларның алда, хәлләре яман, бик яман. Боиопарт- ның «якты» даны кебек үк, бөек өченче империя дип аталган нәрсә дә Россия кары астында күмелеп калачак...
Бәхетле һәм сәламәт булыгыз.
Сәлам белән—Симаев».
Әйе, Әхмәт Симаев сугыш вакыйгаларын читтән күзәтүче генә түгел, ул, кулына корал тотып, алгы сызыкта фашизмга каршы көрәшә, һәм аңардагы оптимизмга сокланмый мөмкин түгел, ул фашизм өермәсенең туздырылачагына, җимереләчәгенә шик тотмый. Аның Анитага язган хаты халкыбызның, барлык сугышчыларның гомуми ләштерелгән уй-тойгылары, фикере ул.
Бик табигый, бу вакытта иң авыр сынау көннәренең әле алда икәнлеген күз алдына да китермәгән ул.
Муса Җәлил һәм Әхмәт Симаевның фронт юллары төрлечә. Әмма шунысы характерлы: аларның уй-хисләре, фашизмга нәфрәтләре, якын кешеләренә мәхәббәтләре бер төрле. Җәлилнең Чулпанга язган хатлары Симаевның кызы Людмилага булган хисләре белән аваздаш. Бу хатларда тормышка тирән мәхәббәт, якыннары, ♦ туганнары, дусларына карата зур кайгыртучанлык, совет кешеләренең тыныч тормы- 3 шын җимергән фашизмга чиксез нәфрәт гәүдәләнә.
Алар икесе дә, яшерен оешманың башка членнары да, соңгы сулышларына кадәр якыннарын, дусларын, туган илнең язмышын исләреннән чыгармыйлар. 5
Әхмәт Симаевның гаиләсенә соңгы хаты 1942 елның февралендә язылган. Бу вакытта инде ул дошман тылында. Мөгаен, ул анда командование заданиесе белән ‘3 җибәрелгән булгандыр
«19 февраль, 1942 ел. Сәлам! Кадерле Валя! Мин инде бер айдан артык дошман тылында. Әлегә исән-сау. Белеп торам: миннән хат килмә- ® гәнгә син бик нык борчыласың. Гафу ит, сөеклем, мин гаепле түгел, мон- х нан почта йөрми, бу хатны да бик очраклы мөмкинлектән чыгып кына - язам, аның сезгә барып җитәчәгендә дә ышанычым юк...
Ничек яшисез? Люсяның, әнкәйнең хәле ничек?.. Җавап килмәячәген "> белсәм дә, мине борчыган кайбер сорауларны язам. Хәтта мин адресымны да әйтә алмыйм. Шулай да тиздән мин үзебезнең якка кайтырга тиеш, бәлки хәтта күрешербез дә. Әлегә мин туган җиребездә булсам _ да, үз илебездә түгел.
Хәзергә шул, мине гафу ит. Элеккечә сине, Люсяны, әнкәйне күрү теләге белән хыялланып яшим...
Хушыгыз, хушыгыз, минем кадерлеләрем, якыннарым, сөеклеләрем. Сине кочаклап бик каты итеп үбеп калам. Сәлам белән әтиегез һәм Сима. 1942 ел, 19 февраль, Смоленск өлкәсе».
Сугышчыларның фронттан язган хатлары героин көрәшләрне, ул чорда халкыбыз кичергән чиксез авырлыкларны сурәтләгән кадерле сәхифәләр алар. Ул хатларда явыз дошман белән рәхимсез сугышта совет солдатының Ватан өчен, азатлык һәм бәйсезлек өчен үз-үзен аямас көрәшче, чын батыр булып формалашуы гәүдәләнә.
Җәлил легиончыларының берсе үзенең истәлекләрендә Әхмәт Симаевны түбәндәгечә искә ала. «... Әхмәт Симаевны да безнең янга керттеләр... Ул үзенең Мәскәү- дән икәнен һәм журналист булганлыгын, 1942 ел башында... парашют десанты белән... дошман тылына төшкәнен, ике айлар бик каты сугышкан булуларын, бик мөпим разведкага баргач, яраланып немецларга эләгүен сөйләде».
Аннары истәлектә яшерен оешмага ничек килеп эләгүләре языла, җәлилчеләр- нең, аерым алганда Ә. Симаевның, патриотик эшчәнлеге сурәтләнелә. .<1943 елның башларында Әхмәт Симаев М. Җәлилнең комитет членнары өчен язылган хатын укытты. Хәтеремдә калганча, аның эчтәлеге болай иде: Безнең комитет авыр шартларда оештырылды һәм күп кыенлыклар белән эшләп килә. Әле җитәрлек үк бул- маса да, кадрлар артты һәм арта бара. Легион һәм лагерьлар арасында элемтә бул-дырылды. Боларны беренче уңышлардан санарга кирәк. Безнең листовкалар легион чылар арасында кулданчкулга күчеп йөри. Аларда Ватанны сөю хисе тагын да арта дошманга нәфрәт көчәя. Фронтка китүче легион батальоннары, беренче батальон үрнәгендә. Совет Армиясе ягына чыгып, немецның үз коралын үзенә каршы юнәлде-
рәчәкләр. Алар арасында туган иле эчен җанын бирергә әзер торучы егетләр күп. Башка яшерен оешмалар белән элемтә булдырылды, озакламый кораллы партизан отрядлары белән элемтәгә керәчәкбез...»
1943 елның августында, бер сатлык җанның хыянәте аркасында, Җәлил һәм аның иптәшләре кулга алына. Аларны Берлинның Александр-плац урамындагы термага ябалар, аннан Моабит төрмәсенә күчерәләр. Әхмәт Симаев та, М. Җәлил, А. Алиш, Р. Саттар, Г. Курмаш һәм Берлиндагы яшерен коммунистик оешманың башка җитәкчеләре кебек үк, фашист тоткынлыгында да иҗат эше белән шөгыльләнә. Туган илгә исән кайткан иптәшләрнең сөйләве буенча, Әхмәт Симаевның өч-дүрт шигырь дәфтәре булырга тиеш. Кызганычка каршы, алар илгә кайтмады. Мөгаен, кулга алу вакытында алар фашистларга эләккәндер һәм юк ителгәндер...
Әхмәт Симаевның геройларча үлеме совет халкына фашист Германиясе тар- мар ителгәннән соң ук билгеле булды. Әмма җәлилчеләрнең ничек җәзаланып үтерелүе турындагы документлар соңыннан гына табылды. Хәер, аңа кадәр Татарстан дәүләт музеена Көнбатыш Берлинда яшәүче доктор Каул бер документ — Әхмәт Симаевның үлем җәзасына хөкем ителүе турында карточка җибәргән иде.
Аннан язучы, публицист, Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте Үзәк советы члены Пеон Небенцаль тырышлыгы белән барлык җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүе турындагы документлар табылды.
Бу документлардан (1944 елның 26 августында тутырылган 2972 номерлы үлем җәзасы турында белешмә) күренгәнчә, Әхмәт Симаев та, башка җәлилчеләр белән бергә, 1944 елның 25 августында 12 сәгать 24 минутта, Муса Җәлил, Гариф Шабаевтан соң җиденче кеше булып, җәзалап үтерелә. Җәлилче-патриотның гүзәл гомере шулай киселә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, хәрәкәттәге Кызыл Армиянең тылны саклау буенча НКВД гаскәрләре политбүлеге Мәскәү өлкәсе, Воскресенск шәһәренә, ВКП(б) райкомы исеменә. 15/2-4718 номерлы хат җибәрә. Бу хатта кызылармеец, чик сакчысы Козазаевның Германиядә совет журналисты Симаевның үлеме турында язу табуы хәбәр ителә һәм Козәзаев хаты белән ул язуның копиясе бирелә. Менә ул: «Мәскәү өлкә газетасы редакциясенә. Түбәндә китерелә торган текст белән минем шушы хатымны урнаштыруыгызны үтенәм. Мин, полевая почта 14845-р хәрби часте кызыл-армеецы Козазаев, биредә, Германиядә, К. шәһәрендәге политик төрмәләрнең берсендә очраклы рәвештә киҗе-мамык тәрәзә пәрдәсенә юлыктым. Аңа рус хәрефләре белән нәрсәдер язылган иде. Миналарга игътибар итмичә булдыра алмадым. Бу язуның текстын китерәм: «Монда Симаев, 1944 елның 12 февралендә икенче герман империя хәрби суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән мәскәүле журналист, утырды. Без, унбер рус кешесе, (җәлилчеләр күз алдында тотыла. — И. 3.) барыбыз да политика өчен үлем җәзасына хөкем ителдек. Кем дә кем бу юлларны укыса һәм исән-сау Россиягә кайтса, Мәскәү өлкәсе, Воскресенскида яшәүче хатыным Валек ича Листопадка яки Мәскәүдә яшәүче туганнарыма хәбәр итүен үтенәм. Симаев, 12 февраль, 1944 ел».
Безнең якын дустыбыз һәм ту*аныбыэ иптәш Симаевның исемен белә алмадым, чөнки бозылган. Шуңа күрә сездән һәлак булган иптәшебез турындагы югарыдагы текстны урнаштыруыгызны, газета аша туганнарына, хатынына хәбәр итүегезне үтенәм. Адресы (урамы һәм йорты) язылмаган. Козазаев, 21 июнь, 1945 ел. Германия, Дрезден шәһәре. Копиясе дөрес: ... подполковник Помитяев».
Гази Кашшаф архивында 1945 елның 20 июнендә Совет Армиясе капитаны Лукьянов язган тагын бер хат саклана. Анда да, Симаевның хатынына адреслап, Әхмәт Симаевның фашист суды тарафыннан үлемгә хөкем ителүе һәм аның геройларча үлеме турында әйтелә.
Күренекле калмык шагыйре, М. Горький премиясе лауреаты Давид Кугультдинов Муса Җәлил турында болай язган иде:
«Ул үзен тоткын иткән коточкыч дәһшәттән көчлерәк булды. Чөнки ул хәзерге белән киләчәкне тоташтыра торган чорның бер өлеше иде. Аның җиңелмәс көче дә шунда. Муса Җәлил һәлак булды, әмма аның тормышы, аның шигырьләре кешелек дөньясы җыры булып калды».
Бу сүзләр, Һичшиксез, Муса Җәлилнең дусты һәм көрәштәше Әхмәт Симаевка да карый.