Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ УЗЫП БАРЫШЛЫЙ


1974 елгы татар поэзиясе
Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» — лиро-эпик әсәр. Анда КамАЗның безнең тормышыбыздагы зарурилыгы тарихи планда ачыла. Шагыйрь бу әсәрендә социалистик җәмгыятьтә мондый гигант төзелешләр тууның алшартлары, социаль закончалык-лары турында уйлана. Юк, КамАЗ борынгы Чаллы җиренә, ходай биргән бәхет булып, кинәт кенә күктән килеп төшмәгән. Гәрчә КамАЗны бүгенге яшь егетләр һәм кызлар төзесә дә. аның нигезе еракларга китеп то-таша. С. Хәким поэмасындагы бүгенге КамАЗ ул борынгы чорлардагы прогрессив яралгыларның, революциягә кадәрге авыр елларда үз-үзләрен аямыйча көрәшкән ре- волюционер-демократлар идеяләренең һәм, ниһаять, революциядән соң ук туган ялкынлы Ленин Декретларының, Магниткаларның, ДнепроГЭСларның, Ватан сугышы елларындагы халык фидакарьлегенең дәвамы. Шул ук вакытта КамАЗ ул — бүгенге социалистик җәмгыятьтә генә туарга мөмкин булган прогресс казанышы да. Сибгат Хәкимнең әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән КамАЗы — узган дәверләрнең иң алдынгы казанышларын киләчәк дәверләргә үткәреп торучы заман капкасы ул. Поэмада автор әнә шундый сәнгатьчә киң гомумиләштерүләр ясый. Кайберәүләр ә бит поэмада КамАЗны төзүче конкрет кешеләр күренми дияр. Ләкин поэманың максаты төзелештә эшләүче аерым кешеләрне сурәтләү түгел, ә бу гигант төзелешнең, иҗтимагый факт буларак, җәмгыять тарихындагы урынын билгеләү, аның тарих агышындагы әһәмия тен күрсәтү.
Рөстәм Мингалимов үзенең «Күз карасы» поэмасында безгә бу гигант төзелешне бө-
__ оңгы елларда «Хезмәт кешесе — f ' әдәбиятның төп герое» дигән лозунг көн тәртибенә торган саен катгыйрак куела башлады. Һәм бу аңлашы-ла да. Безнең илебездә дөньякүләм әһәмияткә ия зур төзелешләр күбәя, промышленностьның төрле тармаклары, авыл хуҗалыгы һәм гомумән халык хуҗалыгы зур тизлек белән үсә бара. Болар барысы да совет язучысын хезмәт кешесе турында яңадан- яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыралар. Бу җәһәттән безгә, татар язучыларына да. мәйдан җитәрлек. Илебез тарихында, алай гына да түгел, кешелек тарихында әлегә тиңе булмаган КамАЗның безнең республика территориясендә төзелүе үзе генә дә безгә зур мөмкинлекләр ача. Шуңа күрә дә соңгы вакытта татар шагыйрьләренең КамАЗ темасына һаман ешрак мөрәҗәгать итүләре табшыи күренеш. Бутен инде безнең кулда бу темага язылган һәм шигъриятнең олы жанрына караган өч әсәр бар. Алар — Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы», Рөстәм Мингалимовның «Күз карасы» һәм Хисам Камаловның «Язмыш елмаюы» поэмалары. Шулай итеп, зур һәм олы темага өч поэма Бу аз түгел.
Поэмаларны чагыштырып караганда, беренче булып күзгә ташланганы шул; алар өчесе өч алым белән, өчесе өч төрле стильдә язылган. Шагыйрьләрнең һәрберсе КамАЗ.-а үзләренә генә хас булган поэтик ноктадан карый. Миңа калса, поэмалар шул төрлелекләре белән кызыклы да, алар КамАЗны төрле ракурсларда ачып, укучыга гаять киң колачлы КамАЗ образын төрле яклап күзалларга мөмкинлек бирәләр.
тенләй икенче ягы белән күрсәтә. Шагыйрь КамАЗдагы көндәлек тормышның һәм хезмәт сулышының гомуми настроениесен эре буяуларда сурәтләп бирә. Бу поэманы мин бүгенге, төзелеп ятучы КамАЗның рухи репортажы дияр идем. Рөстәм Мингалимов- ның КамАЗы үзенең хәрәкәтчәнлеге. тиз үз- гәрүчәнлеге, урамнар һәм төзелешләр шау- шуы, тулай тораклардагы туйлары һәм гомумән КамАЗга гына хас грандиоз хәрәкәте белән фотогенично һәм киногенично булып күз алдына килә. Поэманы уку барышында укучы үзен шушы төзелеш эчендә йөргәндәй хис итә, үзен Чаллы шәһәре кешесе итеп тоя. машиналар, блоклар чыңгылдавын ишетә. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда, автор артыннан төзелешкә кереп киткән укучы бу производство шау-шуыннан, туктаусыз хәрәкәт һәм тизлектән алҗымый, ә шулар белән горурлана. Чөнки ул боларның барысын да уз хезмәте җимеше, үзенең яраткан төзелеше, яраткан эше, үз куллары белән салган завод шавы итеп кабул итә.
Бу поэмада шулай ук, аерым образлар, ха-рактерлар ачып бирүгә омтылыш юк. Дөресе, монда байтак кына кеше исемнәре, фамилияләр бар. Ләкин алар поэмага КамАЗ төзелешендәге меңләгән төзүчеләрнең, дистәләгән милләт кешеләренең вәкилләре, ягъни шуларның аерым бер өлешләре буларак килеп керәләр.
КамАЗ турындагы поэмаларның өченчесе һәм күләм ягыннан иң зурысы — Хисам Ка- маловның -Язмыш елмаюы». Бу поэма авторы инде КамАЗга төзелештәге конкрет кешеләр күзлегеннән карый. Хисам Камалов төзүчеләр, монтажчылар, бригадирлар һәм башка профессия кешеләренең бу зур төзелештәге рухи чыныгуларын конкрет деталь-ләр, вакыйгалар, үзара мөнәсәбәтләр аша күрсәтеп бирә. Без поэмада нәкъ менә КамАЗда гына күрергә мөмкин булган кызыклы образлар белән очрашабыз. Шундыйлардан прораб Нур Хәлкин, Илфат. Барометр, теоретик Әлтәф аеруча уңышлы. Поэма җи- ңелчә юмор белән өртелгән һәм бу әсәргә кур өстенә нур гына өсти. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, әсәрдән авторның бүгенге кон экономика фәнен яхшы белүе сизелә. Ә бу хәл шагыйрьгә поэманы коры, нигезсез энтузиазмга гына кормаска, ә төзелешне бар итүче реаль факторларга, экономик факторларга таянып иҗат итәргә ярдәм иткән.
Әмма поэманың соңгы өлешләре канәгать-ләндерми. «Дипломатия көче» дигән бүлек тән соң бөтенләй икенче сюжет башлана һәм соңгы ике бүлек поэманы төгәлләп куя алмыйлар. Автор бу әсәрен «лирик эскизлар» дип атаган. Күрәсең, ул үзе дә поэманың эскизлылыгын сизгәндер.
КамАЗ темасына бездә байтак кына шигырьләр дә иҗат ителә. Чаллының үзендә яшәүче яшь шагыйрь Мәхмүт Газизовның «Ак шәһәр» дигән шигырьләр циклы үзенең табигыйлеге белән игътибарны җәлеп итә.
Гомумән әйткәндә, соңгы елларда татар шагыйрьләре КамАЗ темасында аз эшләмәделәр. Ләкин бездә уңышлы әсәрләрне пропагандалау җитешми. Поэмаларның нибары берсе генә. Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» гына, русчага тәрҗемә ителеп, Мәс- кәүдә басылып чыкты. Ә бит оештыру эшләре әйбәт куелган булса, «Күз карасы» һәм «Язмыш елмаюы» поэмалары да үзәк матбу-гатта яңгырарга мөмкиннәр иде. Үзебезнең республиканың көндәлек матбугаты да бу әсәрләрне пропагандалау буенча канәгатьләнерлек эшләмәде. «Язмыш елмаюы» газета яки журналда бирелсә, шушы поэмалар буенча радио һәм телевидение тапшырулары оештырылса һәм, ниһаять, матбугатта тәнкыйтьче оператив мәкаләләр белән чыкса, поэмалар укучылар күңеленә тирәнрәк үтеп кергән булырлар иде.
Тематик яктан караганда, бездә күп әсәрләр дуслык-иптәшлек, мәхәббәт, туган як, кешеләр күңелендәге яхшы, матур сыйфатлар, табигатькә сак мөнәсәбәт, тормыш-яшә- ешнең төрле яклары турында языла. Дөрес, без кайчакта бу темаларга язылган уңышлы шигырьләрне дә интим лирика, камерный әсәрләр дип, берьяклы бәяләп куйгалыйбыз. Ләкин совет кешесенең һәм материаль, һәм рухи яктан гармоник үсеше күзлегеннән караганда, мондый әсәрләр бүгенге замандашны, бигрәк тә яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Икенче яктан. бу хисләр шул ук КамАЗ төзүчеләргә, завод һәм фабрика эшчеләренә, колхоз-совхоз хезмәтчәннәренә дә хас ич. Бу темаларга багышланган уңышлы әсәрләр заманда-шыбызның рухи үсешен, күңел байлыгын, иҗтимагый мораль сафлыкка омтылышын күрсәтәләр. Нури Арсланов. Гамил Афзал, Хисам Камалов, Роберт Әхмәтҗанов. Ренат Харис. Рөстәм Мингалимов. Кадыйр Сибга- туллин. Флера Гыйззәтуллинаның соңгы вакытларда басылып чыккан китапларындагы шушы темага багышланган иң әйбәт шигырьләре һәм Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Зәки Нури. Шәүкәт Галиев. Марс Шабаев. Равил Фэйзуллнн, Фәнис Яруллнв кебек шагыйрьләрнең узган елда көндәлек матбугатта кү
ренгән иоэма һәм шигырь цикллары әнә шундый зур таләпләрдән чыгып язылганнар. Бу җәһәттән. Шәйхи Маннурның -Гомер белән гомер арасы» дигән яңа поэмасына аерым тукталып китәсе килә.
Соңгы елларда безнең өлкән шагырьләре- без. бераз вакытка тынып торалар торалар да. көтмәгәндә генә ялкынлы шигырь бәйләмнәре яки поэма биреп куялар. Күптән түгел Нури Арсланов һәм Әхмәт Исхак шундый бер иҗади күтәрелеш кичерделәр, һәм менәаларга «Гомер белән гомер арасы» дигән поэма белән Шәйхи Маннур килеп кушылды. Мин бу әсәрне мәхәббәт турындагы поэма дип әйтмәс идем Поэманың төп темасы — катлаулы гомер юлы үткән, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы яшьтәге замандашыбызның тормыш-яшәештәге иң саф, иң матур, иң самими хисләрне еллар һәм чорлар аша тутыктырмыйча саклап баруы. Кайберәүләр әйтерләр, ә бит поэмада сагыш, моң, үкенү һәм башка шуңа охшаш күңелне телә торган урыннар бар диярләр Дөрес, әсәрдә андый урыннар бар. Ләкин иң әһә- миятлесе шунда, андагы сагыш, моң һәм үкенүләр укучы күңелен изми, вакламый, сытмый, пессимизмга этәрми, ә, киресенчә, бу хисләр аны күтәрә, көнкүреш ваклыкла- рыннан югары менгерә, күңелдә яшәүгә, эшкә. мәхәббәткә һәм, ниһаять. Кеше булуга тыелгысыз дәрт өсти. Әсәрне укып чыккач, укучы дөньяда яшәвенә куана, хезмәтеннән һәм мәхәббәтеннән яңа, матур мәгънәләр таба башлый.
Дөресен әйтергә кирәк, без, язучылар, соңгы елларда бер-беребезнең уңышларын үз вакытында күрә белми башладык. Элеккерәк елларда көндәлек матбугатта берәр шагыйрьнең уңышлы, көчле әсәре басылып чыкса, аның кайнар эзләре буйлап шушы әсәргә сокланган, димәк, аны укучыга про-пагандалаган мәкаләләр языла иде. Соңгы елларда бу күренеш сирәгәйде. Без еш кына хәтта аерым китап булып басылган әйбәт поэзия әсәрләренә карата да күз йомып калабыз. Һәм мин Кояш Тимбикованың -Татарстан яшьләре» газетасында Шәйхи Маннурның әлеге поэмасы турында фикер әйтеп чыгуын югарыда әйтелгән күркәм эшне дәвам итүнең яки тергезүнең матур бер үрнәге дип карар идем.
Шулай да соңгы вакытларда дөнья күргән поэмаларның байтагына уртачалык, поэтик ярлылык хас. Саҗидә Сөләйманованың "Фал китабы» поэмасы байтак тәнкыйтькә очрады. Поэма авторның шул исемдәге китабында да басылып чыккан. Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрә бу китабында поэма остасы буларак түгел, ә кыска шигырь остасы була рак чыгыш ясый.
Саҗидә Сөләйманова поэзиясе, гомумән алганда, җиргә нык басып тора, аның романтикасы вакланмый, шигырьләре тормышта, хезмәттә һәм моральдә хатын-кызга ниндидер өстенлекләр булсын дип зарланмыйлар. Шагыйрә кыска шигырьләр өлкәсендә аеруча тырышып эзләнә, тапталган юлдан атламый, яңа темалар, бизәкләр, интонацияләр эзли. Аның «Бөтерелә, бөтерелә карлар-. «Сыкылы-бәсле кыш иде». «Нәнәй истәле-генә» дигән шигырьләре җыентыкны бизәп торалар. Ә -Фал китабы» поэмасы Саҗидә Сөләйманова иҗатының чын йөзен билгели алмый.
Соңгы елларда поэма жанрында Дифгат Сирай аеруча актив эшләде. Берничә китап бастырып чыгарган бу автор әдәбиятта күптән эшләп килсә дә, әле һаман яшь шагыйрьләр исәбендә йөртелә. 1974 елда аның •Кеше турында җыр» дигән яңа җыентыгы басылып чыкты. Бу китапка, шигырьләр белән беррәттән, өч поэма тупланган. Бер китапта өч поэма; бу — уен эш түгел.
Дифгат Сирайның матбугатта авыл, җир кешеләре турында матур-матур гына әсәрләре күренгәли. Бу җыентыкта да «Үтим әле ерып үләннәрен», «Яшәргә тиешбез», «Әти булса, мин кем булыр идем». «Кеше өмете». «Иреннәр», «Күрмәдегезме» кебек уңышлы шигырьләре бар. «Каентүбә» дигән поэмасы да авыл кешеләренең характерларын белеп, җир кешесенә карата җылылык белән язылган Сюжет сызыгының көпшәгрәк һәм әсәрнең ялтырап торган яңа поэтик табышларга саранрак булуына да карамастан. поэманы укучы кабул итәр дигән, ышаныч бар. Шагыйрьнең киләчәктә дә шушы әсәр юнәлешендәрәк эшләвен телисе килә.
Ләкин Дифгат Сирай иҗатының күңелне тырнап торган икенче бер ягы бар Ул да булса, әсәрләрдә чама, логика хисен югалту. ялган романтикага бирелү, шигырь-поэ- маларны тышкы эффектка гына кору һәм, ниһаять, әсәрне идея, художество эшләнешен күз алдында тотмыйча, җиңел кулдан гына язып ташлау. Авторның менә шушы җитешсезлекләрен иң ачык чагылдырган әсәре — җыентыктагы «Авыл поэмасы».
Исеменнән үк күренгәнчә, поэма авыл тормышына багышланган. Барыбызга да мәгълүм. бүгенге авыл тамырдан үзгәрә, колхоз производствосы промышленность нигезенә куела бара, ягъни социалистик хуҗалыкның
иң бөек үрләренә күтәрелә Ил үсешенең бүгенге этабында авылдагы үзгәрешләр гаять кызу темплар белән бара, фәнни-техник революция авыл хуҗалыгында яңа тип хуҗалык системасы тудыра. Дифгат Сирайның •Авыл поэмасы^нда менә бу яңалыклар чагылыш тапмаган. Поэма кадәр поэмада бу үзгәрешләрнең авыл кешесенә, авыл тормышына ничегрәк тәэсир итүен дә күрәсе килгән иде. Автор бүгенге авылны һаман искечә, сугыштан соңгы еллардагыча итеп күрә. Кызганычка каршы, безнең поэзиядә ул еллардагы авылны сурәтләүдә билгеле бер трафарет, схема яшәп килде. Бу схема буенча авылда таңга кадәр гармун моңы булуы, кешеләрнең тәрәзәләрне ачып җибәрүләре, таң җиленең пәрдәләрне селкетүе, гармун моңының авылның әле бер башында, әле икенче башында ишетелүе языла. Бу — авыл турында язуның иң ансат ысулы. Дифгат Сирай поэмасын нәкъ менә шул трафаретка, схемага корган да. «Казан утлары» журналының 1974 елгы 1—6 саннары турында фикер алышуга багышланган җыелышта Зөлфәт бу поэманы бик нык тәнкыйть иткән иде. Чыннан да, кайбер уңышлы поэтик юллары булута карамастан, поэма бүгенге укучыны һич кенә дә канәгатьләндерә алмый.
Бу урында яңадан «Хезмәт кешесе — әдәбиятның төп герое» дигән лозунг искә төшә. «Авыл поэмасы» гәрчә турыдан-туры хезмәт кешеләре, авыл кешеләре турында язылган булса да, үзенең художество эшләнеше түбән булу сәбәпле, бүгенге хезмәт кешесен төп герой дәрәҗәсенә күтәрә алмый.
Авыл темасына язылган әсәрләр турында сүз чыккач, башлыча шушы темада эшләүче ике шагыйрь—Кадыйр Сибгатуллин һәм Рәшит Гәрәй иҗатларына тукталып үтәсе килә. Ләкин монда бер искәрмә ясап китәргә кирәктер. Бу ике авторны мин авыл темасында эшләүчеләр дип шартлы рәвештә генә әйтәм, чөнки поэзия әсәрләрен темаларга бүлү шигъриятнең колачын тарайта һәм мондый бүлүләр белән артык мавыгу әдәби тәнкыйтьтә зур ялгышлар китереп чы гаруы мөмкин. Әлеге авторларның тематикалары киң. ләкин аларның төп темалары, ягъни беренче скрипкалары — авыл.
Кадыйр Сибгатуллин иҗаты соңгы берничә ел эчендә җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тартып өлгерде. Аның авылдан. Балык бистәсе төбәгеннән килгән шигъри авазы тәнкыйтьчеләребез, язучыларыбыз һәм поэзия сөюче укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Авторның «Әманәт» исемле беренче җыентыгындагы авылга багышланган ши-гырьләрне укучы яратып кабул итте Шагыйрьнең төп уңышы шунда, ул авыл. җир. туфрак, икмәк, игенче дигән олы исемнәр белән шапырынмый һәм шул ук вакытта мескен мужик малае булып та кыланмый Икенче төрле әйткәндә. К. Сибгатуллин шигырьләрендә авыл үзенең табнгыйлеге белән матур. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, автор үз күз күременнән читтәрәк булган •темаларга кереп киткәч каләмен шактый сүлпәнәйтә. Хәтта мәхәббәт турындагы шигырьләре дә һәм китаптагы фәлсәфи нигездә язылган «Утлар» поэмасы да югарыда санап- кителгән әсәрләреннән шактый кайтыш.
Рәшит Гәрәй исә авыл турында күптән яза Аның иҗатында бу тема һәр вакыт төп урын ны алып килде бугай. Соңгы бер-ике елда Рәшит Гәрәй иң актив эшләүче авторларның берсе бумы. «Социалистик Татарстан» газетасында һәм «Казан утлары» журналында аның шигырь цикллары әледән-әле басылып тора. 1974 елда шагыйрьнең «Юлдашым булсаң иде» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Гомумән, шагыйрьнең шигъри активлыгы мактауга лаек. Ләкин Рәшит Гәрәйгә, шушы сан активлыгын киметмәгән хәлдә, сыйфат активлыгын да арттыруын телисе килә. Дөрес, -Юлдашым булсаң иде» дигән китапта авторның «Туган якта». «Яшьлегемнең җитез чаптарлары». «Кырыс тормыш азмы сынаган» кебек кызыклы шигырьләре бар.
Гомер итим дигән егетләрне Кырмс тормыш азмы сынаган. Y > өстенә твшкән авырлыкны Жинү белән кызык бу заман. («Кырыс тормыш азмы сынаган»)
Кичтән ябып кергән капкаларны Кемнәр инде чыгып ачкаииар- Яшьлегемнен жнтез чаптарлары Тезгеннәрен нзеп качканнар.
(«Яшьлегемнең жнтез чаптарлары-)
Кызганычка каршы, мондый шигырьләр- китапта азчылыкны тәшкил итәләр Әгәр Кадыйр Сибгатуллинның поэтик авылын Рәшит Гәрәйнең поэтик авылы белән чагыштырып карасаң. Р. Гәрәй файдасына сөйләми торган аермалыклар күрергә мөмкин. Әйткәнебезчә, К. Сибгатуллин шигырьдә авыл кешеләрен, аларның күп төрле характерларын, авыл ке шесе рухын җырлый. Рәшит Гәрәй исә кү-бесенчә авыл турында түгел, ә үзе турында. үзенең авыл баласы булуы, авылны яратуы. авылны сагынуы турында сөйли. Шушы фикерне ул төрле вариантларда пгигырьдән- шигырьгә. строфадан-строфага кабатлый. ■ Яратам, яратам» дип күп кабатлый торгач, аның авылны яралуы коры сүз генә түгел
■ КУ» № 9
177
микәп, дип шикләнә башлыйсың. Моңа мисалларны «Юлдашым булсаң иде» дигән китаптан күпләп табып була.
Без поэзиябезне төрле формаларга бай дибез һәм моны хаклы рәвештә әдәбиятыбызның уңышы дип саныйбыз. Барыбызга да билгеле булганча, татар поэзиясенең борынгырак чорына көнчыгыш әдәбиятының уңай тәэсире шактый көчле булган. Ләкин бу традицияләрнең тәэсире һаман бер дәрәҗәдә генә тора алмаган Татар әдәбияты үсә бар-ган, татар поэзиясе халык иҗаты традицияләрен көчәйтеп җибәргән. Алдынгы рус һәм көнбатыш поэзиясе белән якыннан аралаша башлагач, алар тәэсирендә үзенең мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә төшкән. Шул ук вакытта безнең поэзиядә көнчыгыш әдәбияты традицияләре дә бөтенләй сүнеп калмаган. Соңгы елларда бу процесс үзен тагын да ныграк сиздерә башлады.
Бу юнәлештә иң акгив эшләүче шагыйрь- ләребезнең берсе — Нури Арсланов. Аның көнчыгыш поэзиясе традицияләрен киң кулланып язылган шигырьләре татар поэзиясенең мөмкинлекләрен киңәйтәләр. Н. Арсла- новның узган елда басылып чыккан «Талпыну» китабындагы бүгенге көн кешеләре, бүгенге заман тормышы турында көнчыгыш поэзиясе традицияләрен дәвам итеп язылган байтак шигырьләре замандашыбызның рухына аваздаш булып яңгырыйлар.
Гамил Афзал шулай ук еш кына көнчыгыш поэзиясе формаларына мөрәҗәгать итә. Инде олы буын язучылары рәтендә саналып йөрүче бу шагыйрь үзенең иҗатында сатира һәм лирика бизмәнен соңгы елларда лирика ягына таба авыштырды. «Көзге бакча» дигән яңа җыентыгын миң Гамил Афзалның байтак кына шигырь җыентыклары арасында рядовой бер китабы дип карар идем. Анда бүгенге колхоз председателен реаль образларда чагылдырган «Бер көн» дигән шигырь һәм «Яхшы», «Айлы төндә». «Мәрттән кайткач», «Балыкчылар». «Яшьтәшләр». «Бөгелмә аэропортында» дигән, тормышның үзеннән килгән һәм югары художество көченә ия булган әсәрләр арасында фикере кечкенә һәм баналь булган шигырьләр дә бар. Гомумән. соңгы елларда Гамил Афзал иҗатында бер-берсенә капма-каршы булган ике полюс үзен сиздерә. Бер полюста тормыш дө-реслеген, чынбарлыкны шагыйрьләрне көн-ләштерерлек дәрәҗәдә табигый һәм сәнгатьчә итеп сурәтләп бирү, икенче полюста, бу темага да кагылмый калмыйм тагын дигәндәй, шигырьне җиңел кулдан гына язып ташлау. -Көзге бакча» җыентыгыңдагы «Йөрәк яна» дигән шигырендә автор, ике икең дүрт дигәндәй, гап-гади хакыйкатьне тырышып- тырышып тагын бер раслап маташа.
Тамырларда канны куа торган Насос кына днләр Йөрәкне. Юк.
Перак ул — сандугачлы урман. Ак каенлы яшел тирәкле.
Лгу тулы кара йөрәк була.
Сатлык йөрәк була — буш йөрәк.
Тимер йөрәк, кристалл йөрәк була.
Батыр йөрәк була, куш йөрәк.
Бу урында шунысын да әйтеп китәргә кирәк, соңгы елларда Әлмәт шагыйрьләре үзләренең төп темалары булырга тиешле нефтьчеләр темасын онытып баралар.
Яшь шагыйрә Флера Гыйззәтуллина әдәбиятка Әлмәт якларыннан килде. Аның «Чишмә юлы» дигән китабын шагыйрәнең беренче уңышы дияргә кирәк. Авторның лирик герое — сугыш еллары һәм сугыштан соңгы елларда армый-талмый хезмәт итүче гади, ләкин намуслы гражданин. Шагыйрә тормыш чынлыгын героик трагизм белән сугарып, купшы бизәкләр кулланмыйча һәм үзенә генә хас тирәң хис белән сөйләп бирә. «Чишмә юлы» китабы автор турында хисси шигырьләр шагыйре дип әйтергә мөмкинлек бирә. Яшь авторга бу җәһәттән бер-ике киңәш тә әйтәсе килә. Ул. шигырьләрдәге хисси башлангычны югалтмаган хәлдә, аларда- гы интеллектуальлекне, фикер тыгызлыгын да арттыра барсын иде.
Поэзия әсәрләренең төрлесе укучыга төрлечә тәэсир итә. Бер төр шигырьләр узганнарны искә төшерә, икенчеләре күңелдә бүгенге уңышлар белән горурлану хисләре уята. Ә кайбер шигырьләр киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итә. Ренат Харисның «Бизәк» һәм Роберт Әхмәтҗановның «Таң шәһәре» дигән җыентыклары укучыны ки-ләчәккә карарга да этәрәләр. Бу китапларны мин эзләнүле китаплар дип бәяләр идем. Эзләнуле китаплар буларак, алар поэзиянең, тормышның, моральнең, ниһаять, җәмгыятьнең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Дөрес, шагыйрьләрнең һәр икесе ул киләчәкне үзләренең индивидуаль кичерешләре, үзләренә генә хас һәм үз күңелләренә генә якын булган поэтик табышлар, шигъри стиль һәм интонация белән күзаллыйлар ■ Бизәк» һәм «Таң шәһәре» китапларын укыгач. татар поэзиясенең матур киләчәгенә ышаныч арта. Күңелдә шушы ышанычны тудыра яки ныгыта алу үзе генә дә бу китапларның дөньяга чыгуын тулысынча аклый.
Шигырьгә, гомумән поэзия әсәренә конкрет якын килсәң, аның һәр сүзе турында артык аек акыл белән уйлана башласаң,
шигырьдән әллә күпме гаеп табарга була. Мәсәлән, мин Роберт Әхмәтҗановның «Таң шәһәре» дигән җыентыгын бер утыруда укып чыктым һәм ул миңа ошады, Ләкин әдәби әсәр турында «ошады» яки «ошамады» дип кенә әйтү аның турында берни дә әйтмәү дигән сүз. Шуңа күрә мин бу китапны тагын бер мәртәбә, һәр сүзгә, һәр фразага игътибар итеп укып чыктым. Гомумән алганда, китап миңа бу юлы да ошады, ләкин икенче мәртәбә укыганда инде мин китапта күңелне борчыган урыннарны да күрдем. Аерым-аерым алганда авторның һәр шигыре тәэсирле, поэзиягә бай. Ләкин шагыйрь кайчакта шул тәэсирле, үзе генә тапкан поэтик детальләрне шигырьдән шигырьгә күчереп йөртә, кабатлана. Бу минем фикер генә түгел, моны инде тәнкыйтьчеләр авторга әйткәннәр. Чөнки ул китабындагы «Бер тәнкыйтьчегә» дигән шигырендә үз-үзен кабатлауны аклый. Мин үзем дә шагыйрьнең ниндидер бер үзенә генә хас булган, үзе генә тапкан ачышы аның традицион образына әверелүен, иҗа-тының берничә этабында көчәеп кабатлануын табигый бер хәл дип уйлыйм. Ләкин бер үк образның кабатлануы артык ешайса һәм кабатланган саен поэтик яктан көчәя бар- маса, бу инде шагыйрь иҗатына нур өстәми. «Таң шәһәре» дигән китаптагы тургай образын мин әнә шундый образлар рәтенә кертер идем Бу образ китаптагы 7 шигырьдә 16 мәртәбә кабатлана һәм ул һәр вакыт аерым бер деталь генә булып бара.
Кабатлап әйтәм, тургай сүзе кергән ул ши-гырьләрне мин һич кенә дә уңышсыз дияргә җыенмыйм. «Табигатькә дүрт җыр» дигән цикл аеруча актуаль һәм поэтик яктан көчле эшләнгән. Бу цикл бүгенге көннең иң зур проблемаларының берсенә шагыйрьнең олы шигъри авазы булып яңгырый.
Һәм, ниһаять, эш тургайда гына түгел, тургай шагыйрьнең зур иҗатында кечкенә бер мисал гына ул. Эш авторның иҗади принцибында. Үзең тапкан поэтик образны кирәгеннән артык кабатлауны яклау принцибының дөрес булмавында.
■Бизәк» — Ренат Харисның әле дүртенче генә китабы. Бу автор әле эзләнү юлында, аның кабатланырга вакыты юк. Шагыйрьнең бүгенге укучыны үсештә күрүе һәм зәвыгы үсә барган укучыга йөз тотып иҗат итүе куандыра. Ренат Харис иҗатта беренче планга фикер тыгызлыгын кую, укучы күңеленә яңа шигъри чаралар белән тәэсир итү юлында эзләнә. Аның шигырьләрендәге идея эчтәлегенең бүгенге көн, заман проблемала-рыннан килеп чыгуы, шигырь формасында экспериментка якын эзләнүләре авторны бүгенге актив һәм җитди шагыйрьләребез рәтенә куя. Дөрес. Ренат Харисның бөтен шигырьләре дә без үсештә дип елмаеп кына тормыйлар. Китапта формасы табылып бетмәгән, фикере булып та. хискә, йөрәккә, күңелгә кагылмый гына уза торган тәэсир-сез әсәрләр дә очрый. Автор кайчакта шигъри җөмләне яки образны тел табигыйлеген бозу бәрабәренә катлауландыра. Мин шн гырьдә катлаулы фикернең күбрәк булуы ягында, ләкин ул фикерләр табигый тел белән язылсын иде.
Җыентыкта кечкенә генә күләмле «Җитмеш икенче ел икмәге» дигән поэма урнаштырылган. Ренат Харис инде берничә поэма авторы. Аның поэмалары үзләренең кыска, тыгыз булулары белән оталар. Шул ук вакытта шагыйрь поэмаларында зур иҗтимагый нагрузкасы булган проблемалар күтәрә. «Җитмеш икенче ел икмәге» дигән поэма да әнә шул ягы белән отышлы.
Югарыдагы ике авторның китаплары киләчәк турында уйландыра дидем. Шул уңайдан поэзиябезнең киләчәге турындагы кайбер фикерләрне уртаклашасы килә.
Поэзия киләсе елларда ниндирәк юлдан китәр. XX гасырның сиксәненче, туксанынчы, ниһаять, XXI нче гасыр башында поэзиядә ниндирәк үзгәрешләр булыр? Бүгенге шигърияттә бу үзгәрешләрнең ниндирәк яралгылары күзәтелә? Алдагы ун-унбиш елда укучы бездән ниндирәк поэзия әсәрләре көтәр? Поэзиябезнең бүгенге темпларда, бүгенге формаларда һәм образлар системасындагы үсеше укучыны канәгатьләндерә-ме? Тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең. ниһаять, безнең үзебезнең бу турыда уйланганыбыз, секцияләрдә, җыелышларда яки матбугатта фикер алышканыбыз бармы? Ә бит без күреп торабыз, бүгенге социалистик экономика һәм фән бик нык алга карап, киләчәкне истә тотып үсә. Матбугат хәбәрләренә караганда. хәзер безнең илдә халык хуҗалыгын үстерүнең алдагы 15 елга исәпләнгән перспектив планы төзелә икән. Фәнни-техник революциянең гаять зур үсеше, экономик перспективаларның колачы тарихта күренмәгәнчә киңәю, дөнья күләмендә алып барыла торган һәм берничә дистә еллар эзләнүне таләп иткән фәнни проблемалар. Советлар Союзы инициативасы белән инде тормышка ашырыла башлаган дөньякүләм коралсызлану политикасы. шулай ул алдагы унбиш егерме елда ук кешелек дөньясы
вчев азык-төлекнең, энергетиканың, транспортның, торакның тарихта күрелмәгәнчә югары сыйфатлы һәм күп кирәк булачагы безне бүтенгебез. иртәгәбез, берсекөнебез яки алдагы бер-ике елыбыз белән генә түгел, ә киләчәк белән, бүгеннән үк алда торган сиксәненче, туксанынчы еллар белән яшәүне таләп итә. Бу проблемаларны хәл итү безнең тормышыбызны, көнкүрешебезне, экономикабызны, яшәү, эшләү, юл йөрү, ял итү ысулларыбызны бик нык үзгәртәчәк, үстерәчәк. Ә иң әһәмиятлесе, кешеләр мораль яктан, рухи яктан, үзләренә белемнәрне һәм әдәбият-сәнгатьне кабул итү, аңлау ягыннан бик нык алга китәчәкләр. Бу тенденция инде бүген үк сизелә. Үзебезнең әдәбияттан гына бер мисал. Соңгы елларда совет кешеләренең белем дәрәҗәләре бик нык үсү сә-бәпле, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны һаман саен арта бара. Без бүген үк инде Татарстанда гына да яшь язучыларны өч йөзләп саныйбыз. Әле бу санга бары тик Язучылар союзы исемлекләрендә йөрүчеләр генә керә. Ә бу исемлекләргә кермәгән, теге яки бу матбугат битләрендә берничә әсәрен бастырган яки бастырырга хыялланып йөрүчеләрне дә искә алсак, бу сан кимендә бермә-бер артачак.
Әдәби әсәр язарга омтылучыларның күбесе югары белемле кешеләр. Алар әдәбият теориясе, әдәбият белеме, шигырь техникасы турындагы китапларны укыганнар, алар белән яхшы таныш, Ләкин мине шушы урында бер нәрсә борчый. Безнең бүгенге көндә яшәп килүче әдәбият теориясе, әдәбият белеме, шигырь техникасы таләпләрен кулланып, югары белеме булган теләсә кем урта кул шигырь яза алмыймы? Юк, мин бүгенге көндә әдәбиятыбыз алдында торган таләпләр йомшарды дип әйтәсем килми. Ләкин алар бер урында таптанмыйлармы? Дөресен әйткәндә, соңгы елларда бездә урта кул дип йөртелә торган шигырьләр бик күбәйде. Мин моны яшьләр иҗатына карата гына түгел, ә Союз члены булган шагыйрьләребез иҗатына карата да әнтәм. Ә урта кул дип йөртелгән шигырь ул әдәбият өчен, ким дигәндә, куркыныч әйбер. Бәлки бүгенге урта кул шигырь әдәбиятыбызның кайсыдыр этабы өчен әйбәт кенә шигырь булып исәпләнгәндер. Ләкин әдәбият тарихы алар- ны бүгенге көнгә кадәр үк алып килмәде, ә шигъриятнең киләчәк юлларын билгеләп, иң әйбәт шигъри әсәрләрне генә үз фондына алып бүгенге укучыга кадәр китереп җит-керде. Ә бүген языла торган урта кул шигырьне киләчәк фонына, сиксәненче, туксанынчы еллар, XXI нче гасыр башы фонына, икенче төрле әйткәндә, илебезнең тагын да югары үсеше фонына куеп карасак, алар безнең бүгенге әдәбиятыбызга ояттан башка берни китермәячәкләр.
Узган елның ахырында РСФСР язучылар союзы секретариатының Смоленск шәһәрендә бүгенге рус поэзиясе торышына багышланган күчмә утырышы булды. Бу җыелышта «Поэзия — безнең замандашыбыз» дигән канатлы сүз барлыкка килде. Әйе, поэзия — безнең замандашыбыз, безнең һәр 'әсәребез замандашыбыз кебек тирән фикерле, хезмәткә дәрт өстәүче, рухи яктан бай, мораль яктан чиста һәм. ниһаять, бөтен яктан да замандашыбызның коммунистик идеалларына туры килә торган булсын иде.