Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


СЕНТЯБРЬ. 1974 ел
Двигатель белән тизлекне үзгәртү коробкасын сынау төгәлләнгәннән соң, Дәүләт комиссиясе аларны Кама автомобиль заводы эшләячәк йөк машиналары өчен производствога тәкъдим итте.
Сынаулар Ерак Төньякта, Урта Азиядә, Кырымда һәм Кавказда — 40 градус салкынлыктан 40 градус җылылык температурасы шартларында үткәрелде. Ярославльдә ясалган двигательләр үзләрен Кама Батырларына чын-чынлап лаек йөрәк итеп күрсәттеләр — алар салкында тоткарлыксыз кабынды, эсседә дә суыткыч система менә дигән итеп эшләде. Тизлекне үзгәртү коробкасы да гаять зур көчәнешне уңышлы кичерде.
«Правда», Мәскәү.
5 сентябрьдә Чаллыда партиянең Татарстан өлкә һәм Чаллы шәһәр комитеты активы җыелышы булды.
Кама автомобиль заводлары комплексының беренче чираты объектларын төзү барышы турында докладны КПСС өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Табеев ясады. Актив җыелышында СССР Министрлар Советы Председателе урынбасары, СССР Госстрое председателе И. Т. Новиков. КПСС Үзәк Комитетының машина төзелеше бүлеге мөдире В. С. Фролов. СССР Энергетика һәм электрификация министры П. С. Непорожный, СССР автомобиль промышленносте министры А. М. Тарасов, ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре Д. Н. Филиппов. СССР Минмонтажспец- строй Главкасының баш инженеры В. М. Гончаров һ. б. лар чыгыш ясадылар.
Җыелышка шулай ук КПСС Үзәк Комитетының сектор мөдире В. М. Фролы- шев, РСФСР Госпланы председателе Н. И. Масленников, транспорт төзелеше министрының беренче урынбасары Н. Д. Соснов. СССР Госснабы председателе урынбасары А. А. Станиславов. СССР монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары К. К. Липодат, СССР нефть һәм газ предприятиеләре төзелеше министры урынбасары Г. II. Судобии. СССР элемтә министры урынбасары И. С. Ра* вич, СССР һәм республика ммнистрлыкларының, ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
• Советская Татария». Казан.
Львов инструменталь заводының төп продукциясенә— тешле тәгәрмәчләр ясау өчен кулланыла торган фрезларга Дәүләт сыйфат билгесе бирелде. Бүген продукциянең беренче партиясе Чаллыга җибәрелде. Быел Кама автогиганты Львов маркасы белән чыгарылган җитмештән артык исемдәге инструментлар а.чачах.
Завод продукциясе барлык союздаш республикаларга һәм дөньяның 25 иленә җибәрелә...
ТАСС. Львов.
Безнең әдәбият Горький традицияләрен уңышлы дәвам иттерә. Бу традиция» пәриең берсе — тормыштагы яңа, әһәмиятле күренешләрне оператив яктыртып бару. Сугышчан публицистика, очерк алымнары белән язучыларыбыз халкыбызның фидакарь, бөек хезмәтен чагылдырган елъязма иҗат итәләр. Аларның күбесе үз иҗатларын КамАЗ, БАМ, зур электростанцияләр төзүчеләр белән якыннан бәйләде.
«Правда*, Мәскәү.
Үзара экономик ярдәмләшү Советына кергән тугандаш социалистик илләр — Венгрия Халык Республикасы, Германия Демократик Республикасы, Куба Республикасы, Монголия Халык Республикасы, Польша Халык Республикасы, Румыния Социалистик Республикасы, Чехословакия Социалистик Республикасы делегацияләре Чаллыда булды.
Делегацияләрне СССР Госснабы председателе урынбасары В. М. Лагуткин, КПСС Үзәк Комитеты инструкторы Н. И. Лыков озатып йөрде.
Бигеш аэропортында кунакларны КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Т. Троицкий, КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. Беляев, «Камэнергострой» производство берләшмәсе начальнигы В. А. Фоменко каршы алды.
Тугандаш илләрдән килгән кунаклар КамАЗның беренче карлыгачы — ремонт- инструменталь заводы белән таныштылар, автогигантның башка корпуслары төзелешләрендә булдылар. Чаллы шәһәрендәге торак төзелешләрен карадылар.
Партия өлкә комитеты секретаре М. Т. Троицкий делегация членнарына авыр йөк машиналары эшләп чыгарачак автогигантны төзү барышы турында сөйләде. Кунаклар СССР Госснабының Татарстан район материаль-техник тәэминат идарәсенә караган «Камснаб» универсаль склад-базасын зур кызыксыну белән карадылар.
«Советская Татария*, Казан.
Төзелештәге партия оешмасында 600 дән артык политик мәктәпләр һәм семинарлар партия укуларына кереште. Экономик мәгариф челтәре 37 мең кешене берләштерә. 400 гә якын коммунистик хезмәт мәктәпләрендә тугыз мең кеше белем ала. Яңа уку елына әзерлек оешкан төстә бара, марксизм-ленинизм тәгълиматын эффектлы үзләштерүне камилләштерү буенча барлык мөмкинлекләрдән файдаланыла.
«Социалистическая индустрия», Мәскәү.
Киржач шәһәрендәге «Красный октябрь* заводы инженерлары «КамАЗ* ав* томашиналарына туктау сигналы һәм борылыш сигналы өчен ике режимлы фонарьлар конструкцияләделәр.
Моңа кадәр әле автомобиль фонарьлары көндез дә, төнлә дә бер генә режимда эшли иде. Ә төнлә кеше күзенең яктылык сизү сәләте югарырак була. Инженерлар. шушы үзенчәлекне искә алып, илебездә беренче тапкыр яктылыкның төрле режимнарында эшли торган фонарь уйлап таптылар. Моңа фонарьларда махсус оптик системалар куллану нигезендә ирешелде.
Киләчәктә мондый фонарьлар барлык төр автомашиналарда булачак.
ТАСС, Владимир өлкәсенең Каржач шәһәре.
Чаллы шәһәре яшьләре хунта властена каршы азатлык өчен көрәшүче Чили халкына теләктәшлек белдерәләр.
Шушы көннәрдә ремонт-инетрументаль заводында Чили патриотларына теләктәшлек митпнгысы булды. Митингны РИЗ комсомол оешмасы секретаре
Б. Бочкарев ачты. Токарь Б. Вепрев бер кон эшләгән акчаны Чили патриотларына ярдәм фондына бирергә карар кабул итүләре турында сөйләде.
«Комсомолец Татарин». Казан.
Кама автогигантының ремонт-инструменталь заводында яшь фрезерчыларның алтынчы бөтенсоюз конкурсы үткәрелде. Ундүрт союздаш республика һәм Россия Федерациясе вәкилләре — зона ярышларында җиңеп чыгучылар — шушы белгечлек буенча чемпион исеме алу өчен ярыштылар.
Конкурсның шартлары — теорияне яхшы белү, катлаулы детальләрне тиз һәм яхшы сыйфатлы итеп ясау. Жюри Витебск шәһәрендәге Киров исемендәге станок төзү заводы фрезерчысы Анатолий Вороновны җиңүче дип тапты. Икенче урын Кыргызстан ССР вәкиле Геннадии Матюшовка бирелде. Өченче урынга Мәскәүдән Анатолий Петров чыкты.
ТАСС. Чаллы шәһәре.
Октябрьск шәһәрендә кызу темплар белән «Автоприбор* заводы төзелә. Бу предприятиедә автомашиналар өчен двигательләр, спидометрлар, электромоторлар һәм башка приборлар эшләнәчәк. Шундый утызга якын приборлар һәм аппаратлар «КамАЗ» автомобильләре өчен китәчәк.
«Автоприбор» заводлары комплексы 1975 елда сафка баса.
ТАСС. Башкортстан АССР.
Тимерчелек производствосының 5 нче ярдәмче цехы корпусында 2 сентябрьдә технологик җиһазларны монтажлау башланды. Бирегә 700 дән артык станок урнаштырылачак. Цехка илебездә һәм чит илләрдә эшләнгән иң яхшы үрнәкләр туплана. 5 нче корпусның проект куәтләре Мәскәүдәге Лихачев исемендәге автозаводта һәм Горький автозаводында ясалган. Корпуста елына 6 мең тонна штамплар әзерләнәчәк.
КамАЗның беренче карлыгачы — ремонт-инструменталь заводы эстафетасы тимерчелек заводы коллективына күчте.
«Советская Татария». Казан.
Куйбышев шәһәрендәге «Электрощит» заводы продукциясе төзүчеләр арасында бик популяр. Анда металл түбә конструкцияләре ясала. Алар гадәти түбәләргә караганда җиңел һәм төзелеш эшләрен кыска срокта башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Мондый конструкцияләр беренче тапкыр СССРның 50 еллыгы исемендәге Волга автомобиль заводы корылышында кулланылды.
Хәзер завод коллективы җаваплы заказны үти — Кама автомобиль комплексы өчен металл түбәләр әзерли.
ТАСС, Куйбышев.
Кама автомобиль комплексы төзелешендә хезмәт ресурсларын файдалану буенча Россия Федерациясенең крайлары, өлкәләре, автономияле республикалары идарә җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Анда төзелеш подразделениел. ре. автомобиль комп тексы заводлары өчен кадрлар әзерләүне тизләтү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәгә КПСС Үзәк Комитеты инструкторы Д. Ф. Проценко һәм РСФСР Министрлар Советы Дәүләт комитеты председателе урынбасары И. Е. Быков катнашты.
«Советская Татария», Казан.