Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЛ БУЙЛАРЫ ЮЛЪЯЗМАЛАР


ай аеның соңгы көннәре. Ульянов шәһәреннән киткәннән соң безнең пароход йөрешен тизләтте. <>Якты чакта Жигули тауларын күреп калыйм», дип ашыга торгандыр, ахры. Бер тәүлектән артык яуган яңгырдан соң, яз кояшы бүген шактый кыздырды. Бар тереклек, бар үсемлек төрләренә яшәү өчен кирәк булган шифаларын биреп арыды, күрәсең, кызгылт төскә кереп, кичкә таба авышты. Мондый көннәрдә табигатьтә тынычлык хөкем сөручән булганга, бүген дә әйләнә-тирәдә җил дә. давыл да, шау-шулы авазлар да ишетелми. Чал сакаллы Идел өстендә бер генә хәрәкәт, бер генә кыймылдау билгеле күренми.
Ялтырап яткан Идел өстен чуарлатып, салмак кына саллар ага. Тирән тубаларга, чоңгыл урыннарга көймәләре белән балыкчы бабайлар утырганнар да, кайсы кармак, кайсы җәтмә, кайсылары җылым салалар. Ара-тирә кыр казыдай баржалар таккаң буксир пароходлары, әллә каян аваз биреп, безнең белән исәнләшеп узалар. Яр буенда таулар, урманнар, туйра таллыклар, хәтфә төсле яшел болыннар, иген кырлары, җимеш-яшелчә бакчалары кала.
Гигант һава корабларын озата барган истребительләр шикелле, безнең пароход артыннан төркем-төркем карлыгачлар, акчарлаклар ияргән.
Көчле пароход гәүдәсенең кысрыклавы нәтиҗәсендә ике якка аерылган сулар шәүләләнеп китәләр дә, бара-бара көчле дулкыннарга әйләнеп, Идел өстендәге чүп- чарларны читкә куалар.
Кояшлы, матур көн булганга, яшьрәк юлчылар бөтенләй каюталарына кермиләр, көлешә-көлешә палубада сөйләшеп йөриләр. Бертөрлеләре сугыш, халыкара хәлләр, аерым дәүләтләрнең политик платформалары турында төрле бәхәсләр, әңгәмәләр алып баралар. Хәрәкәткә саран картлар, йомшак креслоларга кырын ятып, газета- журнал, китап укыйлар. Карчык-корчыклар булса, яшьләргә акыл өйрәтеп, үгет-нәсихәт укыйлар. Аскы катта да тормыш кайный, һәркем үз эшендә, кайсы юына, кайсы кырына, кайсы тәмләп чәй эчә. Кайсы булса гырлый-гырлый йокы симертә. Тик бер татар кызы гына пароход койрыгында чалкан яткан да:
Стенада ике табель,
Берсе календарь микән. Әллә ранин, әллә үлгән, Әллә пленда микән,
— дип моңлана. Тавышы көчле булмаса да, ул татар көйләренең көчле аһәңнәрен, тирән тойгыларын искитәрлек оста итеп йөрәккә сала. Җырларының мәгънәләренә
М
караганда, фронтта булган иң якын кешесенең язмышы турында кайгыртып моңланганы аңлашыла. Әйе, немец илбасарлары тарафыннан безгә көчләп тагылган бу сугыш бик күпләрне сагынып җырлатырга, бик күпләрне ачы күз яшьләре белән елатырга мәҗбүр итте.
...Ставрополь пристаненнан китү белән зәңгәр һава итәгендә түтәл-түтәл булып Жигули таулары күренә башлый. Алар әле синнән 4—5 километр ераклыкта булса- ф лар да, искитәрлек манзара булып торалар. Син анда җиткәндә үзенең бишегендә _ тирбәтеп килгән пароходны да, матур Иделне дә истән чыгарасың, аңа кадәр уйлап а килгән уйларыңнан онытылып, яңа хыял дәрьясына чумасың. Иделнең сул ягындагы =; яшел болынлыклар, туйра таллыклар, куе камышлыклар, алар арасында ялтырап > яткан зәңгәр күлләр сине җәлеп итәргә теләсәләр дә, тылсымлы көч белән әсирләнгән күңелне, Жигулига табынып өлгергән күзләреңне аерып ала алмыйлар. Син - фәкать аның турында уйлыйсың. Аның турында сөйлисең, аның турында чыгарылган S әкиятләрне тыңлыйсың. ф
Жигули тауларының биләгән урыны зур түгел, ул бары тик туксан километр чамасындагы җир өстенә тупланган таулар ярыматавыннан тора. гз
Бу тауларга бирелгән Жигули исеменең тарихын болай аңлаталар: кайчандыр бу таулар арасында яшәгән юлбасарлар Идел өстеннән килүче сәүдә көймәләренең с берсен тотыл алганнар да хуҗасының акчасын сораганнар. Хуҗа бирмәгән һәм яшер- 3 гән җирен дә әйтмәгән. Шуннан соң юлбасарлар теге хуҗаны чишендереп «янган ~ пиннек» бәйләме белән сугалар. Акчаларының кайдалыгын әйттерәләр. Янәсе, менә — шул вакыйгадан соң тауларга Жигули («жечь на вениках») исемен биреп калдыралар. ь-
Жигули тауларының иң биекләре дә өч йөз метрдан артмый. Алар биеклеккә зурлык белән түгел, табигать байлыкларына, матур манзарага бай булулары белән дан алганнар. Аларның һәркайсы нинди дә булса бер вакыйга, тарихи геройлар исеме белән бәйләнгән. Мәсәлән, «Патша курганы», «Каравыл кышлагы», «Стенька Разин», «Федька түбәсе» һәм башкалар дип йөртеләләр.
Аларның иң биеге һәм иң матуры — «Каравыл кышлагы». Аның түбәсенә менеп караганда, әйләнә-тирәдәге йөз километрдагы авыллар, шәһәрләр, хәтта ачык һавалы көннәрдә Ульянов шәһәре дә күренеп тора, диләр. Борынгы заманнарда, Идел өстеннән килгән дошманнарны карап тору өчен, бу тау каравыллык урынын үтәгән булса кирәк. Шуның өчен дә аңар «Каравыл кышлагы» дип исем биргәннәр.
Жигули табигый матурлыгы белән безне сокландырган кебек, ул үзенең тарихта тоткан урыны белән дә ихтирамыбызны җәлеп иткән җирләрнең берседер Без, әлбәттә, аңа иске тарихчылар тарафыннан бирелгән «юлбасарлар оясы» дигән хурлыклы исем белән килешә алмыйбыз. Без аны дворянчылыкка корылган рус самодержавиесенең коллык богауларын өзәргә омтылучы, халыкка ирек даулаучы «лачыннар оясы» диеп таныйбыз. Чөнки халык иреге өчен көрәшүче Стенька Разин, Федька Шелудяклар беренче кат көч җыйнарга Жигулига килгәннәр, беренче кат шушы таулар арасыннан чыгып, патша гаскәрләренә, бояр көймәләренә һөҗүм иткәннәр. Кайберләре соңгы минутларында шул тауларга килеп сыенган, ачы язмышларының соңгы кәсаларын шунда эчкән.
Менә хәзер безнең алдыбызда түземсезлек белән көтеп алган таулар дөньясы. Әйтерсең лә алар оста архитекторлар планы белән төзелгән. Әйтерсең лә уңган куллы ташчылар тарафыннан киртләч-киртләч итеп берсе өстенә икенчеләре өелгән. Әйтерсең лә бу таулар Алып батырларга Иделдән күккә менеп йөрер өчен баскыч итеп куелган. Әйтерсең лә бу таулардагы мәгарәләр яктан-якка үтеп йөрү өчен аскы юллар итеп уелган. Әйтерсең лә бу таш кыялар әкияттәгечә җен-пәриләр, албасты- шүрәлеләр кебек золымлы көчләр һөҗүм итмәсеннәр дип бие« тау итәкләренә корылма итеп куелган. Бу тауларның өсләрендә, тирән чокырларында, тау араларында нинди генә агачлар, нинди генә җимешләр, нинди генә үсемлекләр үсми! Икешәр йөз ел яшәгән карт имәннәр дисеңме, очына кадәр бер генә ботак та чыгар-мыйча үскән зифа буйлы наратлар дисеңме, яфракларыннан баллар тамып торган таза гәүдәле юкәләр дисеңме, каты чаганнар, чәере элмәләр, карулы карамалар, яшел чыршылар, исле артышлар, ап-ак каеннар, тынгысыз усаклар, уяу тирәкләр — монда бары да, бары да үсәдер.
Бу яшеллек, бу матурлык, бу тынычлык дөньясына барып керү белән көндезге кызу кояштан әлсерәгән тәнгә рәхәт салкынлык, борынга хуш исләр бөркелә. Шушындый гүзәл илдә яшәүче халкыңа: «Без бәхетле!» дип кычкырасы, дөнья җәннәтедәй Идел буен сайлап утырган бабаларыбызга мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.
Әйе, Идел буе илебезнең, тарихи бөек кешеләребезнең тормышы, халыклары- бызның бәхете өчен, бүгенге рәхәте өчен көрәшүләре белән бәйләнгән.
Даһи Ленин, Максим Горькийлар. Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукаевлар Идел буенда тудылар, Идел буеның икмәк-тозын ашап, тәмле суын эчеп үстеләр Ләкин моннан ике генә ел элек шушы бөек патриотлар Ватанына, матур Идел буйларына, ата-бабаларыбызның сөякләре күмелгән мөкатдәс җиребезгә немец оккупантлары канлы кулларын суздылар. Халкыбызның хезмәт даны, гасырлар буе көрәшеп түккән каны бәрабәренә алган ирегебезне буарга теләп, канга сусаган ач шакаллар төсле, Идел буена ыргылдылар. Кайбер урыннарда алар, кеше каны эчеп кипкән тамакларын басар өчен, Идел суын ятып эчтеләр. Сасы тиргә баткан күлмәкләрен Идел суында юдылар.
Ул чакларда Идел буенда авыр кайгы, ачы хәсрәт көннәре иде. Шулай да ул төшенкелеккә бирелмәде, куркыныч астында баш имәде. Алдагы җиңүләребезгә халыкны өндәде. Катерлар, буксирларга, пароходларга төялгән сугыш коралларын, илебезнең бик куп мактаулы улларын аркасында ташып, дошманның хурлыклы һәлакәтенә көч хәзерләде.
2 июнь, 1944 ел.
Сталинград
Бүген дә көн аяз һәм кояшлы иде. Көньяк һавасының дымсыз, кырыс җиле, күккә таба чаптырып үскән тирәк яфракларын калтыратып, сөзәк ак-сары таулар өстеннән күренеп торган ерак Дон далаларына җәелгән иген кырларын әкрен генә дулкынлата иде. Чынлап та, Идел буйлап түбән таба төшкән саен һава алмашынган кебек, әйләнә-тирәдәге табигать бизәкләре дә үзгәрә бара. Бу тирәләрдә инде безнең Урта Идел буена хас булган матур таулар, яшел урманнар, туйра таллыклы болыннар азая, тәнне кытыклап иркәли торган йомшак җилләр дә кырыслана. Хәтта Идел суының төсе дә үзгәргән кебек тоела. Болганчык сары булып күзгә күренә. Безнең пароходыбыз, боларның берсенә дә исе китмичә, һаман үз эшендә, җитез хәрәкәтләр белән һаман алга омтыла иде.
Бервакытны салонда матур музыка авазы ишетелде. Икенче берәүләр көчле лирик тавыш белән җырлап җибәрделәр. Бөтен пассажирлар зал тирәсенә җыр- муэыка тыңларга җыйналды. Фашист тырнагыннан коткарылган шәһәрләрнең берсенә баручы артистлар коллективы тарафыннан юлчыларга бирелә торган концерт башланды. Юлчылар, кайсы-кайда урынлашып, җыр-музыка тыңларга керештеләр. Концерт бай, программасы чикләүсез иде. Рус, Европа классик музыкасыннан бик күп үрнәкләр бирү белән бергә, хореография, бию номерлары да башкарылды. Бик күп санда халык көйләре, совет композиторларының популяр җырлары үтәлде. Бөтен җыйналган халык йотлыгып тыңлады, һәрбер артистның башкаруыннан соң көчле кул чабу, алкышлаулар Идел буен яңгыратты.
Менә бервакытны халык арасыннан кемдер «Сталинград» дип кычкырды. Бу исемне ишетү белән, бөтен юлчыларның тәннәрендә ниндидер дәрт, күзләрендә кызыксыну көче уянды. Бөтенесе җитез адымнар белән палубага йөгерде.
Сталинград әле ерак иде. Шулай да аның янган кара торбалары, корган агачлары, анда-монда утырып калган җимерек бина почмаклары кайчандыр гигант бер шәһәр урыны икәнен төсмерләтә иде.
Юлчылар арасында Сталинград турында сөйләшү-бөхәсләшү, сүз көрәштерүләр китте. Ярый әле, бәхеткә каршы, безнең арада Сталинградны биш бармагы кебек белүче бер карт бар икән. Ул күп кенә аңлашылмаучылыктан коткарды. Турысын әйткәндә, безнең өчен ул чын-чыннан экскурсовод хезмәтен үтәде. Сугышка кадәр кай җирдә нинди заводлар, нинди урамнар, нинди культура йортлары булганын,
хәзерге көндә алар урынында таш-тимер өемнәре генә калганын сөйләп бара торгач, килеп җиткәнебезне дә сизми калдык. Пароход, көчле аваз биреп, пристаньга килеп туктады.
Элекке Царицынның революциягә кадәр күренеше турында бер сәяхәтче болай дип яза: «Без извозчик алдык та күрергә мөмкин булган җирләрен тиз генә карап чыктык, дөресен әйткәндә, бу шәһәрдә карарлык бернәрсә дә юк. ♦
Сәүдә мәйданына чыга торган берничә тәртипле урамына салынган таш йортлар, 3 берникадәр яхшы магазиннар, сәүдә складлары, гимназияләр, башка мәгариф-агарту йортларының булуы бераз шәһәр төсен биреп тора. Булган нәрсәсен тузан-лычракка g күмелгән базар мәйданы йотып тора. Хәтта монда салынган чиркәүләр дә гади g авыл чиркәвеннән аерылмый. Кеше күзен үзенә тартырлык бер собор да юк. Бер- с; ничә урамнан кала башкалары түшәлмәгән. Тимер юл челтәрләре, пристане булуга cj карамастан, гомумән Царицынның ярмаркалы бер авылдан артык җире күренми» . “
Чыннан да, Царицын шундый бер артта калган шәһәрләрнең берсе булган булса ♦ да, гражданнар сугышы елларында Царицын дөнья империализмының төрле яктан н оештырылган һөҗүменә отпор биреп, Бөек Октябрь социалистик революциябезнең £ уңышларын саклап калучы шәһәрләребезнең берседер. т
Аннан соң бик күп еллар, бик күп айлар үтте. Алар Сталинград өчен яңадан-яңа уңышлар, яңадан-яңа казанышлар китерделәр. Аның әйләнә-тирәләренә «Трактор», “ •Кызыл Октябрь», «Баррикада» кебек гигант заводлар салынды. Иске Царицын шәһә- _ ре яңабаштан төзелеп, илебезнең иң матур, иң гүзәл шәһәрләренең берсе булу дәрәҗәсенә иреште. <
Хәйран шәһәрләрне
вәйран иткәннәр
Инде өч елга тартылган Ватан сугышы безнең илебез өчен бик күп афәтләр, бик күп җимерелүләр кигерде. Шуларның берсе итеп Сталинград шәһәрен алырга туры килә. Бу матур шәһәр немец машинасының иң коточкыч ударларын корыч койма булып каршылады. Авыр газапка чиксез корбаннар биреп, немец армиясенең һөҗүмен туктатты. Аның һәлакәтен тәэмин итте. Хәзерге көндә ул көчле җир тетрәүдән хәрабә хәленә килгән шәһәр хәлендә. Барлык йортлары, барлык корылышлары җимерелгән. Шәһәр читендәрәк кайбер исән калган өйләр очраса да, алар снаряд, бомба, осколок кисәкләре белән чүп-чуар булып тишкәләнгән.
Кайбер урамнарында хәзер дә җәяү йөрерлек түгел, өем-өем кирпеч таулары, бөгелгән-сыгылган тимер балкалар, баганалар, астан актарылып чыгарылган водопровод торбалары аунап ята.
Сугышка кадәр булган 48200 йортның берсе дә калмаган, бар да егылган, бар да ишелгән.
Елына 77 миллион пассажир йөртә торган көчле трамвай юллары, канализация, элемтә, телеграф, электрояктылык бирүгә хезмәт иткән төзелеш корылмалары — бар да чәрдәкләнеп ватылган, актарылып айкалган, яндырылып көйдерелгән. Шул хәрабә, шул өемнәр арасында янган карават башлары, сабый балалар бишегенең кисәкләре, ванна, газ плитәсе тимерләре, челтәрләнеп тишелгән чиләк, табак, савыт- саба кысаларының да ауналып ятканнарын күрәсең. Бу шәһәрдә ут күрмәгән, үз тәненнән пуля-снаряд үткәрмәгән бер генә тимер, бер генә таш кисәге дә күрмисең. Ишек тоткалары, вывескалар, бульвардагы эскәмияләр, урам фонарьлары, тимер капкалар, рәшәткәләр — бары да бөгәрләнеп янган, бары да тетелгән.
Шәһәр җанлана
Шундый авырлыклар кичергән бу шәһәр әкренләп терелә, җанлана бара. Пароходлардан төшүгә тауга таба менеп киткән асфальт юллар, ыспай тротуарлар, алар тирәсенә ике яклап утыртылган яшел агачлар, сезонлы үсемлекләр гөрләп үсеп
(]. «К. У.» № 9
161
утыралар. Вакытлыча салынган су сату киосклары, сәүдә лареклары матур итеп төсле буяуга буялган. Бөтен җирендә пакьлек, чисталык аңкып тора, бер генә җирендә дә чүп-тузан әсәре күренми.
Тауны менеп җитүгә, шәһәрнең үзәк өлеше башлана. Урам чатларында ак перчаткалы милиционерлар, бер яктан икенче якка чыгып йөрү өчен күрсәтелгән урыннар. Скзер, бульварларга яңа эскәмияләр куелган. Шактый гына яңа йортлар җиткерелгән. Азрак көч куеп торгызырга мөмкин булган әүвәлге биналарны төзәтергә керешелгән. һәр йортта, һәр ишегалдында җырлый-җырлый кирпеч салучы ташчыларны, ишек-тәрәзә рамнары куючы столярларны, өрлек-түшәм салучы балтачыларны күрәсең.
Ишелгән-җимерелгән йортларның аскы катлары барысы да эшкә кертелгән. Ишегалларындагы исән калган утын сарайлары, складлар, таш коймалар оста итеп торак йортына әйләндерелгән, яисә кечкенә учреҗдениеләргә вакытлыча кереп эшләрлек хәлгә китерелгән.
Шәһәр халкының беренче ихтыяҗын үтәү өчен кирәк булган водопровод, икмәк заводы, электр станциясе, трамвай юллары салынган. Кинолар, театрлар, китапханә, уку заллары, фән-техника югары уку йортлары, мәктәп, яслеләр, мунча, парикмахер- скаялар ачылган. Сталинградтан эвакуация белән киткән халык, туган шәһәрләренең җимерелеп ватылуына карамастан, башка җирдәге яхшы тормыш шартларын ташлап, һәр көн саен поездлардан, пароходлардан төшеп, үз шәһәрләренә кайталар. Нинди дә булса берәр почмак табып, урнаша баралар.
Сталинградның завод-фабрикаларында, көннән-көн яраларын төзәтеп, цех артыннан цехларны эшкә кушалар. Шулар арасында немец оккупантларының ике каты һөҗүмнәрен үз күкрәгенә алган «Кызыл Октябрь" заводы, «мин терелдем» дигән шикелле, һәр көн саен гудок биреп, эшчеләрен эшкә чакыра. Ул хәзер фронт өчен, тыл өчен кирәк булган машиналарны бирә бара. Шулай ук «Трактор» заводлары да әкренләп тереләләр, кирәкле продуктларны бирәләр. Немец юлбасарлары бу шәһәрне бетерергә, җир йөзеннән юк итәргә тырышсалар да, кара максатларына ирешә алмадылар.
Кешеләр еллар үткән саен күп нәрсәләрне, вакыйгаларны онытырлар. Ләкин фашизмга һәлакәт китергән Сталинград шәһәрен — данлы Жиңү шәһәрен мәңге онытмаслар. Ул турыда томлап-томлап китаплар язарлар. Аерым геройларга багышлап легендалар корырлар.
4 июнь, 1944 ел.
Бу юлъязмалар Таҗи ГыПззәтнен шәхси архивыннан (ул хәзер Татарстан дәүләт музеенда саклана I алып басыла Тел ягыннан аерым тезәтүләрне искә алмаганда, юлъязмаларга үзгәреш кертелмәде
РЕДАКЦИЯ.