Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ


КЕЧКЕНӘ РОМАН
өзге кич. Тышта җил, яңгыр. Нидер кыштырдый, дөберди, ыңгыраша. Вакыт-вакыт бу сәер тавышлар көчәеп тә китә. Мин куркынып, укый торган китабымнан аерылып, колак салып тора башлыйм. Нәрсә икән бу? Әллә безнең капкага чит кешеләр килде микән? Хәзер бик хәвефле чак бит. Шәһәрдә төрле шомлы хәбәрләр йөри. Талаулар, хәтта үтерүләр дә булып тора дип сөйлиләр. Аллам сакласын! Бигрәк тә әллә нинди буталчык, куркыныч ел булды бу унсигезенче ел!.. Ләкин менә хәзер шом
• якка селкенгәне күренеп тора.
Тынычланып, яңадан китабыма иеләм. Ә укый торган китабым бик кызыклы булса кирәк — «Дим буенда» дип атала. Бүген генә Кәримәдән алып кайттым. Менә шуны йомшак урын өстендә, аякларымны җыеп, мендәргә таянып, аерыла алмыйча укып утырам. Миңа билгесез ерактагы Дим елгасы. Искиткеч гүзәл, имеш, аның буйлары... Менә шунда Исхак дигән карт мирзаның гаиләсе яшәгән. Аның ике улы, бер кызы булган. Аннары Фәридә исемле бер ятимә кыз да аларда торган икән Бу кыз рояльдә бик оста уйнаган... Кыскасы, гүзәл табигать, бай тор-мыш, чибәр кешеләр. Әмма ләкин бу роман да бәхетсез мәхәббәт турында булса кирәк. Укый торгач, менә шул ачыла башлады. Гаҗәп, нинди генә романны укымыйм, гел бәхетсез мәхәббәт турында!.. Нигә ул алай икән?.. Әллә тормышта бәхетле мәхәббәт дигән нәрсә бер дә булмый микән?
Тәмле укуымны бүлеп, асрау кызыбыз Сабира бүлмәмә килеп керде.
— Туташ, сезне әтиегез чакыра!
— Нигә инде?
— Бер егеткә күрсәтергә.
— Куй әле шул мәгънәсез шаяртуларыңны...
лануым юкка гына икән: әлеге хәерсез усал жил котырына, имеш, шуңардан тыштагы каен ыңгыраша, шәрә ботаклары өйнең стенасына бәрелә-сугыла тырнаша. Әнә тәрәзәдән төшкән яктыда да кара ботакларның, кемнеңдер чатлы-ботлы куллары шикелле, як-
— Төшкәч күрерсең!—диде Сабира ваемсыз гына һәм шунда ук
чыгып та китте. л
Мин аның сүзенә ышанмадым, әлбәттә. Егет, имеш! Күрсәтер безнең әти егеткә, көтеп тор! Ә дәшкәч төшәргә кирәк. Иренеп кенә аякларымны салындырдым, йомшак чүәкләремне кидем, көзгегә күз салып, чәчемне рәтләштергән булдым да тар баскычтан түбән төшеп киттем. Өстемдә дә минем гади генә ситсы күлмәк иде... Шушы кыяфәтем белән, аны- моны уйламыйча, залга барып та кердем, һәм керү белән, күзгә күренмәс диварга килеп бәрелгәндәй, шып туктап та калдым. Шаяртмаган икән ләбаса Сабира! Әтием янында, йомшак креслода яшь кенә бер егет утырып тора! Ни сәбәптер шул мизгелдә үк егетнең миңа төбәлгән зур күзләре һәм нечкә коңгырт кашлары белән мәрмәрдәй ап-ак маңгае минем игътибарымны жәлеп итеп тә өлгерде. Билгеле инде, бу хәтле дә көтелмәгән очрашудан мин бик аптырап-уңайсызланып калдым, бит очларым, кинәт ут капкандай, кызарып яна да башлады.
Әтием хәлемне аңлады шикелле, чак кына көлемсерәп урыныннан торды да гади генә итеп:
— Кызым, бу Салих әфәнде! —диде.
Егет тә, торып, сүзсез генә миңа башын иде. Мин дә аңа баш идем һәм чәч толымнарымны тиз генә аркама күчердем.
Аннары әтием егеткә карап:
— Кызыбыз Гөләндәм шушы була инде, — диде.
Егет тагын бер кат жиңелчә генә башын иде. Шуннан соң әтием миңа әйтте:
— Кызым, Салих әфәндене мин сиңа музыкадан дәрес бирер өчен чакырттым. Без инде сөйләштек, килештек — Салих әфәнде түбәнчелек белән риза да булды. Хәзер, кызым, эш синнән тора: иншалла, күңел биреп кенә музыкант әфәндедән барысын да белеп, өйрәнеп калырга тырышырсың дип ышанам.
— Рәхмәт, әти! —дидем мин тыелып кына.
— Әмма бер шартым бар, — диде ул, яңадан Салих әфәндегә борылып.— Дәрес вакытында миңа да бер читтә генә тыңлап утырырга рөхсәт итәрсез инде. Үлеп яратам үзебезнең мөселман көйләрен, ихлас!..
— Ихтыярыгыз!—диде Салих әфәнде, авыз чите белән чак кына елмаеп. Ул әтиемнең «мөселман көйләрен үлеп яратуына» ышанып бетмәде, ахрысы. Хәлбуки, әтием музыканы ярата, һичшиксез ярата, ярат- маса — менә мине дә укытып маташмас иде. Әмма бу очракта аның дәрес вакытында «бер читтән генә тыңлап утырырга» теләвең, музыкага мәхәббәттән дә бигрәк, безгә күз-колак булыр өчен дип аңларга бик , мөмкин иде. Салих әфәнде, әлеге яшерен мәгънәле генә итеп елмаюына караганда, нәкъ әнә шулай аңлады да булса кирәк. Билгеле инде, әтием өчен миңа да бик уңайсыз булып китте. Асылда аның әйткән шартын башкача аңлап та булмый. Шәкерт — житеп килгән кыз, укытучы — яшь кенә егет, күз-колаксыз ярыймы соң?!
Салих әфәнде әтиемнән минем белән сөйләшергә рөхсәт сорады. Әтием рәхим итегез дигәч, ул миңа карап йомшак кына сораша башлады:
— Туташ, сез пианинода уйнарга күптән өйрәндегезме?
Аның миңа төбәлгән күксел-зәңгәр күзләренең карашыннан мин ничектер югалыбрак калдым, ирексездән тагын кызардым һәм каушабрак кына:
— Юк. күптән түгел,—дидем.
— Кемнән өйрәндегез?
— Башта үзем генә.
Пианино өстендә нота дәфтәрләре ята иде, Салих әфәнде, шуларга ымлап:
— Ләкин сез нота белән дә уйныйсыз шикелле, — диде.
— Әйе, уйныйм... әзрәк кенә.
— Нотага кем өйрәтте?
Аның бу соравына әтием жавап бирергә ашыкты:
— Күршебездә генә бер яһүдә ханым торган иде, шул бездә пианино барлыгын белгәч, кергәләп йөри башлады. Музыкага бик хирыс хатын икән, үзе кәефләнеп уйнау өстенә, менә безнең’Гөләндәмне дә бик теләп ф өйрәтергә тотынды... Кызыгызда музыкага сәләт бар, чынлап укытырга кирәк ди торган иде. Без инде каршы килмәдек, бигрәк тә әнисе .. Гө- % ләндәм бу нота дигән язуларга шуңардан өйрәнеп тә калды. Тырышты = яһүдә, әйтәсе дә юк! <
— Кем ул, фамилиясе ничек?—диде Салих әфәнде, шунда үк кы- * зыксынып. ' з
— Ни атлы иде әле ул, кызым? £
— Маргарита Яковлевна Зель... Зельберг.
Салих әфәнде аз гына уйланып торды: §
— Зельберг?.. Юк, белмим, кызганычка каршы!
— Ул ханым, герман сугышы башлангач, Петербургтан сөрелгән 2 булса кирәк,— диде әтием.— һәрхәлдә, безнең шәһәрдә вакытлы гына ® кеше иде, хөррият чыккач та каядыр китеп барды.
Салих әфәнде яңадан миңа карап:
— Ноталарыгыз белән танышырга рөхсәт итегез!—диде.
Мин баш кагып кына ризалыгымны белдердем. Ул нота дәфтәрләрен £ берәм-берәм алып карарга кереште. х
— Скрябин... Шопен... Ярый, яхшы бу... Ә бусы кемнеке? Гурилев!.. “ Хәзерге вакытта күп уйнала торган композиторларның берсе... Аның х шушы нәрсәсен уйнап та күрсәтмәссезме, туташ?
Мин чарасыздан диярлек ул сузган нотаны кулыма алдым. Бу «На а заре туманной юности» дигән романс иде. Уйнамаган нәрсәм түгел, тик = шулай да Салих әфәндегә иң беренче башлап мондый авыр нәрсәне * уйнап күрсәтү мине, билгеле, куркыта иде. Ләкин укытучы буласы кешем сорагач, мин, теләсәм-теләмәсәм дә, пианино каршына утырырга мәҗбүр булдым. Нотаны а«ыл терәп куйдым да, ничек тә каушамаска тырышып, ашыкмыйча, җайлап кына уйный башладым. Салих әфәнде миннән бер читтәрәк, пианино өстенә таянып, бик игътибар белән тыңлап торды. Моңарчы беркемнең дә әле, бигрәк тә музыкант кешенең, яныма басып, мине махсус тыңлап торганы юк иде. Шуңадыр инде, романсны уйнап чыгу минем өчен сыйрат күперен кичү белән бер булды. Ничегрәк уйнавымны үзем бөтенләй сизмәдем дә диярлек.
Уйнап беткәч, Салих әфәнде бары:
— Яхшы! —дип кенә куйды.
Нәрсә яхшы—уйнавыммы, әллә уйнап бетерүемме — мин моны аңлый алмадым. Шуннан музыкант әфәнде (әтием әйтмешли) миңа үзем яраткан берәр көйне нотасыз гына уйнарга кушты. Татарчамы? дип сорадым мин. Әлбәттә, диде ул... Менә монысы инде, оят булса да әйтергә кирәк, минем өчен шактый ук читен эш иде. Хәзергә кадәр әле минем үзебезнең көйләрне юньләп уйнарга өйрәнеп җитә алганым юк. Дөрес, баштарак кайбер көйләрне ярыйсы гына уйный идем кебек, ә менә Маргарита Яковлевнадан нотага өйрәнә башлагач, алары да онытылды диярлек. Маргарита Яковлевна нотасыз уйнаганны ни өчендер бер дә яратмый иде. Иң элек нотадан өйрәнергә, шуннан соң гына яттан уйнарга кирәк дип әйтә торган иде. Ә нотага салынган татар көйләре бездә бөтенләй юк ич, алтын бирәм дисәң дә, аларны табып булмый бит!
Көтеп торган Салих әфәндегә мин, ниһаять, бик уңайсызланып кына әйтергә мәҗбүр булдым:
— Кичерегез, татар көйләрен уйный белмим шул.
— Бер дәме? — диде ул гаҗәпләнеп.
Мин дәшмәдем, дөресрәге, ни диеп әйтергә дә белми идем.
— Юк, сез уйный беләсез,—диде ул, мине рухландырырга теләгәндәй. — Ягез әле, ягез!.. Миңа бит бары сезне ишетеп карау гына кирәк.
Әлбәттә, карышып тору килешмәячәк иде. Әмма нәрсәне, ничек кенә итеп соң, ходаем?.. Шулай да азапланып уйлана торгач, электәнрәк белгән бер көйне исемә төшереп, бик әкрен генә, бик сак кына уйный башладым. Бу «Яз да була...» дигән көй иде... Күңелемдә ачык яңгырый ул минем... Ахырда уйнап чыктым.
— Менә булды бит!—дип куйды Салих әфәнде,, елмаеп кына.— Шәп уйныйсыз дип мактый алмыйм, туташ, әмма көйне тоя беләсез. Ә бу — музыкант өчен иң кирәге, иң мөһиме!..
Шушы урында әтием тагын сүзгә кушылды:
— Безнең максат, Салих әфәнде, кызыбызны музыкант ясау түгел. Әгәр дә ки үз көйләребезне чибәр генә уйнарга өйрәнсә, без шуңа да бик канәгать булачакбыз. Сезнең ярдәмегез белән, әлбәттә!
Салих әфәнде башта иелә биреп миңа рәхмәт белдерде, шуннан соң гына әтием янына күчте.
— Әхмәтжан абзый, Гөләндәм туташ татар көйләрен уйнарга да һичшиксез өйрәнәчәк,—диде ул. ничектер бик ышандырып.—Ә бәлки чын музыкант та булып китәр, бөтен эш аның кабилиятенә һәм сезнең теләккә бәйләнгән.
Әтием килешеп:
— Хак сүз!—диде. — Әмма анысын инде киләчәк күрсәтер, насыйп булса!
— Әйе. киләчәк күрсәтер!—дип кабатлады Салих әфәнде дә. — Ә дәресне без икенче очрашуда башларбыз... Кайчан килергә рөхсәт итәсез?
— Алдай сөйләшкәнчә, сез атнага ике мәртәбә килергә тиешсез. Бүген сишәмбе көн. тагын кайсы көн сезнең өчен уңайрак?
— Җомгадан башка көннәрнең кайсы да ярый миңа.
— Җомга — изге гыйбадәт көне, шуңа фани дөнья эшләре белән шөгыльләнергә теләмисездер инде, Салих әфәнде, шулаймы?
Әтием моны көлебрәк сорады шикелле, ләкин Салих әфәнде, бер дә аптырамастан. ана шактый кызык кына итеп жавап бирде.
— Киресенчә, Әхмәтжан абзый, бу көнне изге эшләрем күп минем. Мәсәлән, көндезен «Шәрык» клубында балалар өчен, ә кичен «Сәйяр» оркестрында уйныйсым бар.
— Ә шулаймыни әле, мин Сезнең ул хезмәтегезне оныта да язганмын. Кичерәсез!.. Соң, алайса, кайсы көн мәгъкуль булыр икән? . Атна кич дисәм, ике дәрес арасы бик якын була кебек... Бәлки шимбә көн?
— Мин риза. Тик вакыты кичке сәгать биштән жидегә чаклы булсын иде. Көндезләрен бушый алмыйм.
— Безнең өчен дә бу вакыт уңай булачак. — диде әтием. — Кызым, ишеттеңме, Салих әфәнде дәрес бирергә шимбә көн киләчәк.
— Ишеттем, — дидем мин.
Әтием тагын нидер сөйли башлаган иде, ләкин минем аларга (дөресрәге, Салих әфәндегә) карап торуымны күргәч, сүзен бүлеп, әдәп белән генә:
— Кызым, син бүгенгә азат! — диде.
Мин дә әдәпнең нәрсә икәнен аңлап, кызаруымны яшерер өчен башымны иеп кенә залдан чыгып киттем. Алар әле сөйләшә калдылар.
Үз бүлмәмә кайткач та мин тиз генә тынычлана алмадым. Хәтта мавыгып укып яткан китабыма да яңадан тотынасым килмәде. Нишләптер бу көтелмәгән очрашу мине бик дулкынландырды әле... Салих... Са-
лих әфәнде!.. Хәер, ни өчен көтелмәгән?.. Музыкадан укытучы чакыру турында безнең гаиләдә күптән сүз бара иде бит инде. Иң элек мин үзем моны бик тели идем, шулай ук әнием дә тели иде, аннары тора- бара әтием дә риза булды. Биредә шуны әйтергә кирәк, әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучы хатын иде Ул бит Сембердә туып-үскән, ә Сембер Казан түгел инде — саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм асылда мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышларын якыннан күрергә туры килгән. Болар барысы да аңа билгеле бер йогынты ясамыйча калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, әнием бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук абыстайлар шикелле укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә бары рус хатыннарыннан гына тектерә.
Билгеле инде, әнием мине дә үзе теләгәнчәрәк тәрбия итәргә тырышты. Казанның иң яхшы, иң алдынгы мәктәпләреннән саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә, төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук һәр төрле кул эшенә дә өйрәттеләр. (Мин инде рөштинең дүртенче сыйныфына күчкән идем, ләкин, кызганычка каршы, быел җәй зур пожар вакытында мәктәбебез янды да китте.) Аннары миндә җыр-музыкага күпмедер сәләт барлыгын белгәч, әнием әтиемнән, ай-ваена куймыйча, пианино да алдырды. Инде менә хәзер махсус укытучы чакырту да — асылда әнием эше. Әтием исә минем, дөресен генә әйткәндә, шактый иске караштагы кеше. Бигрәк тә тәрбия мәсьәләсендә. Ни өчендер ул, кызларга күп белү кирәкми, дигән карашта тора. Имеш, артык күпне белгән кыз бала хөрлеккә өйрәнә, ә хөрлеккә өйрәнгәч, үзенең киләчәктәге вазифасын оныта башлый. Ягъни, иренә итагатьле хатын, балаларына яхшы ана була алмый, имеш. (Ни өчен була алмый? — мин моны үзем һич тә аңламыйм). Ярый әле, әтиемнең бер «йомшак» ягы бар — ул күп кенә очракта әнием белән килешергә мәҗбүр. (Әнием бит чыгышы белән дә, тәрбиясе белән дә аңардан өстен, әтием исә «мужиктан» чыккан, тик үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында гына зур байларның доверенные булган кеше)... Менә миңа музыкадан укытучы алу мәсьәләсендә дә эш шулайрак булды: әнием кирәк диде, әтием... Хәер, бу очракта зур бәхәс тә купмады, чөнки, әйткәнемчә, әтием үзе дә музыканы бик ярата иде.
Әмма аның укытучы итеп Салих әфәнде кебек яшь, чибәр бер егетне чакыруы бик гаҗәп иде. Мин үзем дә моны һич тә көтмәгән идем. Күрәсең, берәр могтәбәр кеше аны бик мактал әтиемә тәкъдим иткәндер инде. (Музыкант итеп кенә түгел, әдәпле, инсафлы, ышанычлы егет итеп тә; күрдегез ич, ул минем белән әтиемнән рөхсәт сорап кына сөйләште). Аннары Салих әфәнде өебезгә килеп, әтием-әнием алдында мине укытып йөриячәк. Димәк, артык хәвефләнергә урын да булмаячак. Ә миңа килгәндә инде, мин бит әле уналты яшьлек кенә кыз бала, укытучыма шәкерт кенә, минем уемда дәрес алудан башка нәрсә генә булырга мөмкин?! Шулай ич!
Шулаен шулай да, әмма ни өчен соң мин Салих әфәндене күрү белән бу кадәр коелып төштем? Каушау һәм нәрсәгәдер куану шул ук мизгелдә икесе берьюлы диярлек минем җанымны биләп тә алды — нидән бу, нидән?.. Кинәт каршымда бик чибәр егет пәйда булганга күрә генәме?.. Әйе, яшерә алмыйм, залга килеп керүемә аның чибәрлеге минем күземә ташланды: бик чиста ак йөзе, сөйкемле генә чокыраеп торган ияге, җыйнак-тулы иреннәре, кечерәк, әмма килешле генә борыны, бигрәк тә ак мәрмәрдәй шома маңгае белән як-якка ишелебрәк торган коңгырт чәчләре — болар барысы да сокланып каратырлык иде. Мин инде аның күксел-зәңгәр күзләре турында әйтеп тә тормыйм. Бер генә тапкыр күтә
релеп карадым, шунда да ул күзләр әллә тирәнлеге, әллә уйчанлыгы белән мине әйтерсен йотып алды.
Ләкин менә хәзер, тынычлана төшкәч, бер нәрсә гаҗәпләндерә әле мине: бу хәтле үк дулкынлануыма шул Салих дигән егетнең беренче карау белән күземә ташланган чибәрлеге генә сәбәп булды микәнни?.. Алай дисәң, минем бит инде моңарчы да чибәр егетләрне күргәләгәнем бар иде, әмма аларның берсе дә мине бер үк вакытта каушап калырга да һәм ниндидер билгесез куаныч кичерергә дә мәҗбүр итмәде ич! Димәк. моның сере чибәрлектә генә түгел. Юк, түгел! Ә нәрсәдә соң?.. Бу хәлнең бөтен яшерен серләрен мин әле белмим, белмим...* тик шуны гына беләм: чибәрлектән башка тагын... ничек кенә дип әйтергә? сүзен таба алмыйм, ходаем!.. Тукта, таптым шикелле: нәфислек! Әйе. әйе. нәфислек!.. Беләсезме. Салих әфәнденең бөтен кыяфәтеннән, килеш-килбәтеннән, торышыннан, хәтта сөйләшүеннән бик зат кешеләргә генә хас үзенә бер нәфислек сизелеп тора иде. Ул — нәфис кеше!.. Менә нинди кешегә ходай мине һич көтмәгәндә юлыктырды.
II
Әйтелгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә Салих әфәнде миңа беренче дәресен бирергә килде. Бу урында шуны әйтеп китим әле: ул килер алдыннан мин, үземә калса, мөһим генә бер мәсьәләне чишәргә тырышып баш ваттым: миңа нишләргә — залга төшеп көтеп торыргамы, әллә бул- маса, ул килгәч кенә төшәргәме? Шәкерт булгач, мин үз урынымда, ягъни пианино янында көтеп утырырга тиешмендер инде. Ләкин шул ук вакытта мин бит әле туташ кеше, димәк, Салих әфәнде килгәч кенә төшсәм дә гаеп булмас шикелле... Хәтта, дөресрәк тә булыр, һәм мин бу юлга шулай иттем дә — ул килгәч кенә залга төштем.
Без баш иешеп кенә исәнләштек. Әтием анда иде инде, аяк өсте генә сөйләшеп торалар иде. Салих әфәнде, әдәп саклап булса кирәк, минем яныма килергә ашыкмады, тик бераздан гына әтиемнән дәресне башларга рөхсәт сорады. «Рәхим итегез!» —диде әтием һәм үзенең сары бәрхет тышлы йомшак креслосына барып утырды. Дәрес беткәнче ул шунда безне тыңлап утырачак. Кыен хәл!.. Бигрәк тә Салих әфәндедән яхшы түгел — аркаңа кемдер күзләрен текәп утырсын әле!.. Ләкин ул. бу хәлгә бер дә исе китмәгәндәй, тыныч кына минем яныма килде, кулындагы төргәген пианино өстенә куйды һәм миңа утырырга тәкъдим итте. Үзе дә урындык алып, аз гына читкәрәк урнашты.
Мин аның беренче сүзен көтәм — укытучым дәресне нәрсәдән башлар икән?.. Әлбәттә, иң элек музыка турында, гомумән, нидер сөйләр инде. Ләкин ул сүзен бик гади генә итеп башлады:
— Туташ,— диде әдәп белән генә,— сез инде нота таныйсыз, пианинода яхшы гына уйныйсыз. Шуңа күрә мин бүгенге дәресне турыдан- туры үзебезнең халык көйләрен уйнарга өйрәтүдән башламакчы булам. Сез каршы түгелсездер бит?
Укытучым миннән әнә шулай дип сорады — бу гаҗәп иде! һәм мин кыюсыз гына «юк» дидем инде.
— Алайса, мин сезгә башта берәр көй уйнап күрсәтим. Рөхсәт итегез!
Мин читкәрәк авыштым, ул күчебрәк утырды. Уйный башлаганчы миңа болай диде:
— Татарда көйләр бик күп. Алар нигездә барысы да биш тавышлы ладка корылганнар, әмма мелодияләре белән бер-берсеннән нык аерылалар. Әйтик, «Тәфтиләү» бар, «Алмагачлары» бар, икесе дә пентатоникага нигезләнгән, ә аермалары нинди! Берсендә — тирән моң-сагыш, икенчесендә—дәрт, шатлык... Халык күңеле әнә шундый инде ул, ту
таш, — нң нечкә кичерешләренә дә көен-жырын таба белә!.. Без әле аларның төрлесен өйрәнербез, ә хәзергә уйнар өчен берәр җиңелрәген алыйк. Мәсәлән, «Туган тел»не! Сезгә дә ул таныштыр... Мәрхүм Габдулла абый Тукай сүзләре белән аны хәзер бөтен мәктәпләрдә жыр- лыйлар.
— Без дә хор белән жырлый идек, — дидем мин кыюланып, ф
— Менә бигрәк тә яхшы... Элек бу көйне «Анам кабере янында» дип м
йөртәләр иде. Тукай сүзләренә жырлана башлагач, ул әйтерсең яңадан туды — авыр хәсрәтле көйдән якты рухлы көйгә әйләнде дә куйды. = Исеме дә «Туган тел!» <
Чынлап та, шулай икән шул!.. Әмма Салих әфәнденең моны ничек- _ тер балаларча сөенеп әйтүе миңа тагы да хикмәтлерәк булып тоелды. | Мин ирексездән аңа борылып карадым, ә ул, шуны көткәндәй, күзләрен > тутырып миңа карап тора!... Бер генә секундка икебез дә уңайсызланып калгандай булдык. Аннары ул тыйнак кына: о
— Инде тыңлагыз! —диде, уйнарга җыенып. =
Ул, утырган җиреннән турая биреп, башын күтәрә төште, югары ка- ч pan, аз гына уйланып торды һәм бер иңбашын сәер генә селкетеп куй- <- ды да кулларын клавишлар өстенә салды. Мин шунда ук аның кулла- ф рына игътибар иттем—ак, нәфис, җыйнак кына куллар! Бармаклары _ бик озын да түгел, ләкин ыспай-нечкәләр. Менә ул матур бер хәрәкәт Z белән кулларын әз генә күтәрә төште дә ашыкмыйча йомшак-җиңел х генә итеп уйный да башлады. Кулларына бөтенләй карамый да кебек, ~ акчарлак канатыдай, алар клавишларга тиеп-тиеп кенә алалар төсле, ә _ шулай да көй кирәк урында көчәеп, кирәк урында гына әкренәеп, өзлек- сез-тигез генә ага иде. *
Менә ул уйнап бетерде, музыка тынды, ә көй — ни гаҗәп! — һаман - дәвам итә кебек. Салих әфәнде үзе дә шуңа колак салгандай аз гына s тынып торды, аннары кулларын клавишлар өстеннән сак кына алды да ® җиңел генә сулап:
— Менә шул! — дип куйды.
Аның уенына бәя бирү минем өчен, билгеле, бик читен, бәлки хакым да юктыр әле, тик шуны гына әйтәсем килә: Салих әфәнде бик табигый, бик садә, ихтимал шуңадыр, бик үтемле итеп уйнады. Хәтта тын гына утырган әтием дә әйтмичә кала алмады:
— Күркәм, бик күркәм, Салих әфәнде!
Салих әфәнде исә көлемсерәп кенә, гүя җавапсыз калмас өчен генә:
— Рәхмәт!—диде һәм миңа борыла төшеп, сүзен дәвам иттерде: — һәр музыкант үзенчәрәк уйный, туташ, чөнки көйне дә ул үзенчә- рәк ишетә. Шуңа күрә мин сезгә нәкъ менә минем төсле уйнагыз дип куша алмыйм. Ләкин көйне сез дөрес отып алырга тиешсез. Моның өчен башта нотага карап, нота буенча уйнарга кирәк булыр... Менә мин сезгә «Туган тел»нең үзем язган нотасын да китердем.
Ул пианино өстенә куйган төргәген сүтеп, шуннан ноталар чыгарды һәм арадан берсен алып миңа бирде.
— Инде сез уйнап карагыз!
Мин күчебрәк утырдым да ике битлек кенә нотаны алдыма ачып куйдым.
— Ашыкмагыз, башта яхшылап карагыз,— диде Салих әфәнде.
Мин нота билгеләренә күз йөртеп чыктым — көйне «укып» булырлык иде. Инде уннарга җыенып, кулымны клавишка салгач кына, Салих әфәнде тагын миңа төзәтү ясады:
— Терсәкләрегезне үзегезгә кысмагыз, иркен генә тотыгыз. Менә шулай. Гомумән, уйнаганда иркен, табигый утырырга кирәк.
Моны миңа Маргарита Яковлевна да гел әйтә торган иде. кулны- бармакларны ничек итеп дөрес тотарга, дөрес йөртергә — барсын да
күрсәткән иде. Беләм инде, беләм, ә шулай да менә үзем дә сизмәстән терсәкләремне янтыгыма кысам. (Әлеге оялчан кызлар гадәте!) Мин әз генә каушый төштем, башлый алмыйчарак тордым. Салих әфәнде, шуны сизеп, миңа әкрен генә көйләде: «Ля-ля-си-ля-фа-диез...» һәм мин тәвәккәл генә башлап киттем. Көй гади генә, көй бик таныш та, шуңа күрә мин аны бозмыйча-нитмичә диярлек уйнап та чыктым шикелле... Ләкин Салих әфәнде ни өчендер бер сүз дә әйтмәде, тик яңадан игътибар беләнрәк кабатларга кушты. Мин тагын бер кат уйнап чыктым. Шуннан соң гына ул әйтте:
— Болай дөрес кенә уйныйсыз, туташ. Тик көйнең агышына ныграк колак салыгыз. Нәкъ нотада язылганча уйнарга тырышыгыз. Ритмны төгәл саклагыз. Бу сезгә аңлашыламы?
— Аңлашыла, — дидем мин.
— Әлбәттә, күп кабатларга кирәк әле. Киләсе дәрескә хәтле сез инде аны күңелдән уйнарга өйрәнегез. Бу минем сезгә беренче сабагым булсын. Аннары менә нәрсә әйтәсем килә: уйнау техникасын камилләштерү өчен сез иске күнегүләрне дә яңартырга тиешсез. Теге ханым сездән төрле күнегүләрне күп уйнаткандыр, билгеле. Менә шуларны яңадан кабатларга кирәк. Беләсезме, музыкада осталыкка бары көн-төн өзлексез уйнау аркасында гына ирешеп була. Башкача мөмкин түгел... Ә сездә Черни «Этюдлары» юкмы?
— Юк шул, таба алмадым.
— Алайса, мин сезгә аны китерермен Техниканы баету өчен бик файдалы булачак... Ә хәзер «Туган тел»не тагын бер кат уйнап күрсәтим әле. Әйткәнемчә, миннән күчерү өчен түгел, ә дөрес ишетеп калу өчен... Кай төштә салмак-әкренрәк, кай төштә югарырак-көчлерәк — шуларга игътибар итегез!
...Бөтенләй башка шул!.. Ул уйнаганда көй әйтерсең үзенең иң табигый, иң дөрес яңгырашын таба, — башкача уйнау мөмкин дә түгелдер кебек. Бик ачык, бик төгәл һәм бик җиңел дә шикелле... һәм аның артыннан ук уйнап карыйсы да килә — бәлки нәкъ ул уйнаганча чыгарып булыр иде . Хәер, бу үз-үзеңне алдау гына. Чын музыкантны кабатлап буламы соң?! Аның үзеннән остарак кеше дә моны эшли алмас иде. Шулай да мин яңадан игътибар беләнрәк, каушамыйчарак уйнап чыккач, Салих әфәнде үзе дә канәгатьләнеп калгандай булды:
— Менә күрдегезме! —диде ул, минем өчен куангандай. — Дөресрәк тә. төгәлрәк тә уйнадыгыз бу юлы. Димәк, кулың белән уйнаганны күңелең белән ишетергә генә кирәк икән, туташ!
Юатыр өчен генә әйтсә дә, аның бу сүзләре минем рухымны бердән күтәреп җибәрде. Белмим, бүтән эштә ничектер, әмма музыкада аз гына өметләндерү дә гаять әһәмиятле, чөнки музыкага өйрәнүче өчен үз-үзе- ңә ышану һава шикелле үк кирәк ул.
Әнә шулай узды безнең беренче дәрес. Салих әфәнде, миңа тагын бер мәртәбә «Туган тел»не яхшы гына өйрәнергә һәм гомумән күнегүләрне ешрак кабатларга кушып, китәр өчен урныннан торды.
Әтием дә урныннан торып:
Салих әфәнде, ашыкмагыз әле, — диде. — Хәзер чәй әзерлиләр. Чәй эчеп китәрсез!
— Рәхмәт, Әхмәтҗан абзый!—диде Салих әфәнде түбәнчелек белән.— Миңа китәргә вакыт.
Әтием яңадан: «Юк, чыннан да» дия башлагач, ул кыстамагыз дигән сыман ике кулын күтәрә төшеп, кабатлап рәхмәтен белдерде дә миңа борылып, башын иде:
— Хушыгыз, туташ! — һәм җиңел адымнар белән ишеккә таба юнәлде. Әтием аны озата чыкты.
Мин үз бүлмәмә күтәрелдем. Кәефем бик әйбәт иде. Бүгенге дәрес, миңа калса, бик уңышлы үтте, һәрхәлдә, мин канәгать, бик канәгать!..
Салих әфәнденең бөтен әйткәннәрен аңлавы җиңел иде, һәр әйткәне ничектер үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара иде. Миңа мөгамәләсе дә йомшак-игътибарлы иде — бер генә тапкыр да ул бор- S чылуын яки кәефсезләнүен сиздермәде. 5
Аннары махсус тыңлап утырган әтием дә канәгать калгандыр дип н уйлыйм. Салих әфәнде үзен бик әдәпле һәм нәзакәтле тотты ич!.. Әмма * юри түгел, ә бик табигый рәвештә — күрәсең, ул үзен шулай тотарга а гадәтләнгән инде. t
Нәфис кеше!.. Әйе, нәфис, әмма бу нәфислек аның тышкы кыяфәтен- Р дә, үз-үзен тотышында гына түгел, эчке дөньясында, табигатендә үк г бар булса кирәк — менә шуны сиздем мин бүген... Шул ук вакытта ул үз дәрәҗәсен бик саклый да белә икән. Яшь кенә булса да, әтием бе- л> лән әнә ничек үзен иркен-тигез тотып, хәтта беркадәр өстенлек тә сиз- © дереп сөйләште.
Минем әнием нәсел тикшерергә бик ярата. Ата-анасы, нәсел-ыруына ♦ карап, ул кешеләрне гадәттә «затлыга» һәм «затсызга» бүлеп йөртә. s Менә мин дә уйлыйм: бу чибәр егетнең әти-әнисе кемнәр икән, нинди * гаиләдә, кем кулында үскән ул?.. Берәр хәзрәтнең мәхзүме, зур байның “ улы, әллә учитель баласымы? Әмма ләкин байныкы да, хәзрәтнеке дә ы булмаска тиеш, чөнки әнием моны күптән белеп, миңа ул фәлән купең- _ ның яки фәлән хәзрәтнең улы дип әйткән булыр иде. Аннары андый гаи- < ләдән чыккан егетнең гади музыкант булып, театрда эшләп йөрүенә £ ышануы да читенрәк. Әллә берәр бөлгән морзалар нәселеннән микән?., х Юк, булмас, монысына күңелем бөтенләй ышанмый. Хәер, нигә баш < ватарга, ни әһәмияте бар моның?.. Кем баласы гына булмасын, Салих әфәнде дөньяга килгәндә үк чын зат иясе булып туган, минемчә... Кыскасы, мин аңа гаҗәпләнәм, сокланам һәм... сөенәм, ни өчен икәнен үзем дә ачык кына белмәстән сөенәм!..
III
Үтә вакыт. Менә өченче... бишенче, алтынчы дәрес тә үтеп китте. Шулай итеп, безнең дәресләребез билгеле бер эзгә төште. Салих әфәнде атнасына ике мәртәбә вакытыннан бер минут та соңга калмыйча килеп җитә, төгәл ике сәгать минем белән шөгыльләнеп утыра һәм, дәрес беткәч, артык бер минут та тормыйча, китеп тә бара. Әтием бер-ике тапкыр аны дәрестән соң чәйгә калырга да кыстап карады, ләкин ул һаман, «вакытым юк, эшем күп» дигән булып, рәхмәтен әйтеп, калудан баш тартты. Әлбәттә, эше күптер инде, чөнки, оркестрда уйнау өстенә, артистлар белән бергә төрле җирләргә, бигрәк тә казармаларга барып, шундагы концертларга да катнаша икән, әмма шулай да калмавының чын сәбәбе, минемчә, ул гына булмаска тиеш. Мина калса, Салих әфәнде үзен килеп-китеп йөрүче бер укытучы итеп кенә санаганга күрә, бездә ашап-эчеп утыруны килештермидер, ә бәлки теләми дә торгандыр. Чын сәбәбе шул булса кирәк. Хәер, аның урынында булсам, мин дә бәлки шулай эшләр идем — кеше үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш ич!
Шулай да без әкренләп бер-беребезгә шактый гына ияләштек дияргә ярый. Дәрес вакытында без үзебезне табигыйрәк һәм гадирәк тота башладык. Мин инде артык каушамыйм, юктан да кызарырга тормыйм, ә ул үзен иркенрәк тә, тәкәллефсезрәк тә хис итә шикелле... Аңардагы бу үзгәреш галәмәтен миңа һич көтмәгәндә генә ачык сизәргә туры
килде. Соңгы дәресләрнең берсендә мин «Салих әфәнде» дип нидер әйтә башлаган идем, шул чакта ул кисәк кенә мине бүлдерде:
— Туташ, алла хакы өчен сез миңа «әфәнде» дип дәшмәгез әле.
Шактый катгый рәвештә әйтелгәнлектән, ахрысы, мин моңа гаҗәпләнә калдым:
— Нигә, әллә ярамыймы, әллә тыелган сүзме?
— Юк, — диде ул көлемсерәп кенә, — тыю турында декрет чыкканы юк әле... Тик мин үзем аны теләмим.
— Ни өчен? м
— Сез күрмисезмени? — диде ул һаман шулай көлемсерәп. — Мин бит «әфәнде» булырга өлгерә алмыйча калган кеше. Соңрак туганмын лабаса!
Чынлап та, ул дөрес әйтә түгелме соң? Әфәнделәр гадәттә дәү, могтәбәр кешеләр була торганнар иде, ә моңа бит юньләп мыек та чыкмаган әле... һәм мин үзем дә аңа — яшь кенә егеткә «әфәнде» дип дәшүнең әллә ничек сәер, ят булуын тоя идем ич!.. Әмма шул ук вакытта башкача дәшү мөмкин дә түгел иде.
Аз гына аптырап торганнан соң мин кыюсыз гына сорадым:
— Ә ничек дип дәшәргә соң?
— Хәзер, үзегез дә беләсез, бөтен кешегә дә «иптәш» дип дәшәләр,— диде Салих... Салих әфәнде.—Ләкин мин сезгә миңа да шулай дәшегез дип әйтергә җөрьәт итә алмыйм. Әллә ничек килешеп бетмәс кебек, бигрәк тә туташ кешегә. Сез миңа, һич булмаса, «абый» дип дәшә аласыз. Ә «Салих» кына дисәгез, бигрәк тә яхшы.
Дөрестән дә, нигә «абый» дип кенә дәшмәскә? Миннән берничә яшькә олырак ич ул!.. Казан кызлары үзләреннән яшьрәк берәр егетне ошатсалар, аңа да «абыем-җаным» диләр әле. Тик менә әтием яратмас дип куркам. Әллә ни уйлавы бар. «Әфәнде» сүзе кешеләрне бер-берсеннән ераграк тота, ә «абый», киресенчә, якынайта төшә... Юк, мин болай итәрмен: әтием алдында бик эре генә «Салих әфәнде» дип дәшәрмен, икәү генә булганда чын ихластан «Салих абый» диярмен, ә үзем өчен генә ул бары тик «Салих» кына булыр. Бу исем миңа бик ошый, анын үзенә дә бик килешә, шулай булгач, әйдә, «Салих» кына булып калсын ул миңа!
Мактанудан булмасын, безнең укулар хәзергә, шөкер, шактый уңышлы бара. «Туган тел»дән соң мин инде нотага карап «Хәмдия»не, «Асылъяр»ны, «Ямьле Агыйдел буйлары»н һәм «Галиябану»ны чибәр генә уйнарга өйрәндем. «Галиябану»ны Салих (әфәнде түгел, ә Салих!) аеруча ярата икән. Унсигезенче елның язында «Галиябану» драмасы беренче тапкыр Казанда уйналгач, аның көе халык арасына бик тиз таралды. «Галиябану-сылуым, иркәм» дип җырлап йөрмәгән кеше юктыр хәзер. . Салих әйтә, әсәрнең уңышын тәэмин иткән, аны яшәткән нәрсә шушы көй, ди. Халык кына тудыра алган шушы көйдә татар кызы белән татар егетенең иң саф. иң пакь, оялчан-инсафлы, әмма бәхетсез мә-хәббәтләре искиткеч тирән, күркәм, моңлы булып ачыла, ди. Бер уңайдан ул Галиябану ролендә уйнаган Әшрәф ханым Синаеваны да мактап бетерә алмый. Буе-сыны, тавышы-моңы, нәфислеге-нечкәлеге белән тере Галиябануның нәкъ үзе ул, ди.
Аннары Салих җыр-музыканың, ниһаять, сәхнә әсәрләренә керүен бик өметле, бик зур яңалык дип карый икән. Хәзергә әле халык көйләрен файдаланган, ә тора-бара музыкантлар тарафыннан махсус көйләр язылган сәхнә әсәрләре һичшиксез туачак, ди. Бик ышанып, бик рухланып әйтә ул моны!
Безнең дәресләр теге беренче көндәге тәртип белән бара диярлек. Башта Салих миннән элек өйрәнгән көйне уйнатып карый, аннары үзе берәр яна көйне уйнап күрсәтә һәм шуны миңа нота буенча кат-кат уйнарга куша, һәр дәрескә көйнең үз кулы белән язган нотасын китерә.
Әлеге вәгъдә иткән Черни этюдларын да алып килде ул миңа. Бармакларыгыз тик тормасын өчен мин аны сезгә бүләк итәм, диде. Бик файдалы булып чыкты алар минем өчен...
Ике дәрес арасында инде мин ул күрсәтеп киткән көйне бик әйбәтләп өйрәнергә тырышам, шуның өстенә даими күнегүләр рәвешендә әлеге этюдларны һәм бүтән жиңелрәк пьесаларны әледән-әле кабатлый то- ф рам. Кыскасы, безнең Сабира әйтмешли, пианиноны иртән дә дынгыр- ш датам, кич тә дыңгырдатам. Тик шуңа түзеп, тыңлап утыручы гына юк. g
Салих (Салих абыем!) мине дәрес саен диярлек мактый. Юри түгел, Е юатыр өчен генә түгел, ә чынлап мактый бит. әхри! (буда Сабира сү- < зе). «Сезнең слух бик әйбәт икән, ди, сез бик тиз отасыз һәм дөрес уй- х ныйсыз, ди. сез, туташ, музыка өчен генә яратылгансыз», дибит хәтта! В Мин үзем башта моңа бик үк ышанып та бетмәдем. «Туташ» булганга н күрә генә мактый торгандыр әле дип уйладым. Ләкин тора-бара үзем ■“ дә сизә башладым: минем уйнавым чынлап та көннән-көн яхшыра, шо- § мара бара иде. Бәлки бу минем «кабилиятемнән» киләдер, ә бәлки 5 Салих кебек оста музыкант, чибәр егет өйрәткәнгә күрәдер... Мин бит о инде аңа булдыксыз яки ялкау бер кызый-шәкерт кенә булып күренер- э гә һич тә теләмим. (Тәүбә!—әйттем исә кайттым.)
. .Әмма Салихның үзе кебек уйнау... юк, бу кадәресе юк әле, юк ♦ Үткән дәрестә ул, дәртләнеп китепме, тоташтан берничә халык көйлә- = рен уйнап күрсәтте: «Хәмдия», «Казан сөлгесе», «Тәфтиләү» — йа хода, f ничек итеп уйнады ул аларны!.. Мин хәтта сихерләнүдән курыккандай - аңа туры карарга да кыймыйча, тик эчемнән генә: «Уйнасын... уйнасын. - туктый гына күрмәсен», дип, бала шикелле теләп кенә утырдым. Бәя - бирү минем эшем түгел, кулымнан да килми ул, әмма шуны гына әйтә < алам ки, Салих халык көйләрен шундый табигый, шундый йомшак-нә- фис итеп уйный менә, әйтерсең ул аларны отып кына алмаган, ә үзе. = үз йөрәгендә тудырган... Чын әгәр!., һәрхәлдә, бу осталык кына түгел. * бу аның халык моңына әверелүе дисәм бер дә хата булмас. Ләкин, һичшиксез, осталык та бар. Мин инде аның кулларын акчарлак канатына охшаткан идем. Ә менә «Эрбет»не уйнаганда шул ук куллар карлыга1’ очуын хәтерләтеп жибәрде. Нәкъ карлыгач очкандай, аның куллары ти- гез-жиңел генә йөзеп китә, кыйгачлап кына бер югары күтәрелә, бер түбән төшә. Әйе, кодрәтле куллар!
Иң ахырдан ул «Тәфтиләү»не уйнады... Әллә көй үзе, әллә аның уйнавы шул кадәр бәгырьгә төшә, шул кадәр жанны ләззәтле газапка дучар итә ки,— моны телдән аңлату һич мөмкин түгел, ишетергә, бары тик ишетергә генә кирәк! Бу көйгә хәзер Тукай сүзләрен жырлыйлар. Тукайның зарын, ачы язмышын...
Очты денья читлегеннән тарсынып күңелем кошы, Шат яратса да. жиһанга ят яраткан раббысы
Салих уйнап бетергәч, читтә генә тыңлап утырган әтием дә, ир кеше, нык кеше булуына карамастан, тиз генә телгә килә алмыйча торды. Тик бераздан гына карлыга төшкән тавыш белән:
— Рәхмәт, Салих әфәнде! — дип куйды.— Тәмам эреттегез карт күңелне, рәхмәт сезгә!
Салих артына борылмыйча гына башын игәндәй итте, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Мактаганны яратып та бетерми, ахрысы... һәрхәлдә. аның бу игътибарсызлыгына минем әз генә эчем дә пошып куйды.
Шушы көннән соң Салих минем күңелемне һәм уемны үзенә тагы да ныграк бәйләде. Мин аның турында күп уйланам, ничектер менә бик кирәген, бик чынын гына беләсем килә: кем ул, нинди кеше асылда? Бо- лай бит ул гади бер музыкант кына, мине укытып йөрүче чибәр бер егет ке«ә, әмма оизәм— акылдан бигрәк йөрәгем белән оизәм: зур талант, зур бер кодрәт булырга тиеш аңарда. Уйнавыннан гына түгел,
ә бөтен кыяфәтеннән — йөзеннән, күзләреннән, хәтта сүзләреннән сизәм кебек. Мондый камил килеш-килбәтле кеше буш булмаска тиеш, минемчә... Әллә ялгышам микән, ходаем?..
Әнә шулай уйландыра, борчый, тарта мине Салих «әфәнде»!.. Шул ул вакытта мин ана шактый гына ияләшеп тә өлгердем инде. Килгәнен гел көтеп кенә торам. Оятрак булса да яшерә алмыйм — аның янымда утыруын тою, тавышын ишетү, ак-матур кулларын күрү минем өчен тансык. тансык кына түгел, күңелле-рәхәт!.. Әлбәттә, мин моны үзем генә беләм, Салихның үзенә берәр төрле сиздерү юк, аллам сакласын!.. Киресенчә, еш кына аның алдында оялам-кызарам да әле мин...
Ә менә Салих үзе миңа ничек карый икән, ни уйлый икән минем турыда?.. Гомумән, нәрсә хис итә икән ул мине күргәндә,_ минем... янымда утырганда?.. Менә шуны беләсе иде ничек тә!.. Болай бик игътибарлы ул мина, әдәпле, нәзакәтле, гел «туташ, туташ» дип кенә тора. Ә ниндирәк туташ? — хикмәт менә шунда ич! Бары әдәп йөзеннән (биг- рәктә әтием алдында), телдән генә әйтелә торган «туташ»мы, әллә бул- маса аның өчен... интересный туташмы? Гаеп итмәгез, бик тә шуны беләсем килә минем!..
Бүген дәрес көне — ул киләсе көн. Иртән күземне ачып җибәргәч тә шул исемә төште. Мин куанычымнан елмайдым һәм... уйландым. Гаҗәп, ул искә төшү белән күңелдә ниндидер бер җыр-моң туган кебек була. Нидән бу, аның музыкант булуыннан киләме, әллә ул үзе музыканы хәтерләтәме?.. Буламы икән соң күңелдә музыка тудырырлык кешеләр?! Аннары бүлмә эче дә бүген, бәйрәм иртәседәй, гадәттәгедән яктырак кебек. Бусы да миңа нигәдер сәер тоелды. Күтәрелебрәк тәрәзәдән карасам, тышта кар яуган икән ләбаса! Беренче кар, тансык кар!.. Менә ни өчен дөнья бердән яктырып та, чистарып та киткән икән! Быел, әйтергә кирәк, караңгы көз нишләптер бик озакка сузылган иде. Ноябрь узды, ә кар һаман төшми дә төшми. Урамнар пычрак, чокыр-чакырларда су, өйләр, коймалар гел юеш... Бик туйдыра, бик күңелсез була икән ул кыш үз вакытында килми торса.
Юк, учлап карамыйча ярамый иде бу беренче карны! Тиз генә түбән төштем дә иңемә шәл генә салып, аягыма сай галошлар гына эләктереп, ишегалдына чыктым. Сабира болдырдан капкага бара торган юлны көрәп тә куйган икән инде, әмма калган җир ак киез җәйгәндәй чип-чиста тора. Бер эз төшмәгән кар өстеннән атлап, мин бакча буена таба киттем. Азрак баргач та иелеп, мамыктай карны ике куллап учыма алдым, кая, нәрсәгә атыйм икән дип, кысып-кысып йомарлый башладым, ә ул, карны әйтә.м, укмашмый гына бит! Коры, таралып бара. Димәк, эреми торган кар, китмәскә килгән кар!.. Көне дә шактый салкын икән — мин моны бигрәк тә галошларым аша сизеп алдым. Ә һавасы нинди тагын, һавасы!.. Сулаганда күкрәк үзеннән-үзе киңәеп бара... Әйбәт! Я, ак кыш, пакь кыш. төкле аякларың белән кил инде булмаса!
Шул чакта өй ишегеннән әнием кычкырды:
— Гөләндәм, кер тизрәк!
Мин тәпиләрен өшеткән песи шикелле сак-сак кына басып өйгә ашыктым. Әнием мине тиргәп каршы алды:
— Шыр тиле, бер кат күлмәктән генә чыгалармыни, салкын тидерсәң соң?1.
Ул кадәресен уйлап тормаганмын шул. Хәер, әллә ни өшемәдем дә, берни булмас әле, алла бирсә!.. Аннары кәефем бик әйбәт ич минем, ә кәефе әйбәт кешегә салкын тимәскә тиеш, әнием-бәгырем!
Чәйдән соң озак кына пианинода музыцировать итеп утырдым. (Маргарита Яковлевна шулай дип әйтергә ярата торган иде.) Башта, билгеле, Салих өйрәткән көйләрне уйнап чыктым. Ахырдан бармаклар өчен генә, бер дә иренмичә, төрле күнегүләр ясадым. Шактый ялыктыргыч эш, ләкин шунсыз оста уйнаучы булам димә.
Төшке аштан сон мин үз бүлмәмдә китап укыган булып, асылда исә Салих килер вакыт җиткәнне көтеп утырдым. Декабрь көне бик кыска, сәгать өчтән үк инде тәрәзәләргә эңгер-меңгер иңә башлый, ә ул биштә генә килергә тиеш әле. Ничек кенә үткәреп җибәрергә бу вакытны?.. Минутларны санап дигәндәй көтәм, ә үзем килер сәгате якынлаша барган саен тынычсызлана, хәтта дулкынлана да башлыйм. Гаҗәп, ф һаман әле мин аның белән очрашуга күнегеп җитә алмыйм. Нидән бу?.. ш Әйткәнемчә, мин бит инде аңа шактый гына ияләштем дә, ул үзе дә минем белән бик гади, бик тыйнак тота үзен, шулай булгач, аның килеп- Ь китүләренә гадәти бер нәрсә итеп кенә карарга кирәк иде. Ләкин юк, £ карый алмыйм, киресенчә, аны күбрәк күргән саен минем әлеге хәлем (дулкынланып көтүем) көчәя генә бара. Бу мине гаҗәпләндерә дә һәм = борчый да. Моның серен аңламыйм һәм аңларга куркам да шикелле. £
Сәгать биш тулгач та мин залга төштем, ләкин Салих килмәгән иде н әле. Беренче мәртәбә кичегүе... Әтием, унлы лампаның яктысы гына =| җитмәгәч, тәрәзә төбенә шәм яндырып куеп, үзенең креслосында гәзитә 2 укып утыра иде. Сары кәгазьгә начар гына басылган әллә «Эш», әллә | «Эшче» гәзитәсе шунда. Хәзерге гәзитәләрне белеп тә бетерә алмас- © сың — үзләре дә, исемнәре дә гел үзгәреп кенә тора. Соңгы ел-ел ярым эчендә аларның ниндиләре генә чыкмады. Күбесе онытылды да инде... ♦ Ләкин әтием өчен гәзитә—сулый торган һавасы диярсең, кулына төш- - кән берсен карап-укып бара. Хәер, аның хәзер бүтән эше дә юк. Сәүдә- t ләр бетте, магазиннар ябылды. Доверенный чагында көн-төн чапкан = кеше хәзер өендә тик кенә утырырга мәҗбүр... Нишләсен ул?.. Иртәнге u якта базар тирәсеннән бер әйләнеп керә инде (базар бар, базарның бет- = кәне юк), көн саен диярлек өйлә яки ястү намазына кереп чыга (мәчет"; күршедә генә), ә калган вакытын менә шулай гәзнтәләр карап, Салих с. килгән көнне безне тыңлап үткәрә. Шуны әйтергә кирәк, әтием минем = сабыр табигатьле аз сүзле кеше. Бөтен уе-фикере үз эчендә генә — зар- * ланырга яки уфтанырга бердә яратмый. Гүя ул сабыр гына нидер көтә, нәрсәгәдер ышанып тора. Шулай ук үзе кебек эшсез калып, базар таптаучылар белән дә артык аралашмый булса кирәк, (һәм бик дөрес итә, минемчә.) Бердәнбер сөйләшкән кешесе — әнием, әнием белән икәүдән- икәү генә үз бүлмәләрендә кичләрен шыпырт кына сөйләшәләр. Шуңа күрә мин дә бернәрсә дә белмим. Начармы безнең хәлебез, әллә түзәрлекме — һич тә хәбәрем юк. Тормышыбыз искечәрәк бара, элекке кебек мул тормасак та, әллә ни аптырамыйбыз да шикелле... һәрхәлдә, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Шулай да вакыт-вакыт минем эчем бик поша, бик беләсем килә: ни көтә безне, ни булыр безгә?1 Әниемнән бу хакта сорап та караганым бар, ләкин ул да мине балага санагандай кырт кисеп кенә әйтә.
— Син әнә укуыңны бел, башкасын тикшермә! Берни дә булмас, алла бирсә!
Әнием шулай дигәч, мин тынычланган кебек тә булам, ләкин күпмегә?.. Заман искиткеч тиз үзгәрә, иртәгә ни буласын мин түгел, чегән марҗасы да әйтеп бирә алмас!
...Менә парадный ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Мин хәтта урынымнан кузгала яздым, ләкин нәкъ вакытында тыелып калдым — әтием алдында аны каршыларга чыгу ярыймы соң?!. Сабира, ишетеп, тиз генә ишеккә китте. Ә бераздан кулларын угалап залга ул... Салих килеп керде. Суыктан яңаклары да кызара төшкән, күзләре дә гадәттәгедән ныграк елтырый... Өстендә бик ыспай утырган кара тужурка, тужурка астыннан кигән ак күлмәгенең яка чите күренеп тора. Ул әүвәл әтием янына барып, аның белән исәнләште. Әтием, урыныннан торып, аны ачык йөз белән каршы алды. Гадәттәге соравын бирде:
— Я, Салих әфәнде, кәефләрегез ничек, саулык-сәламәтлек?
— Рәхмәт, Әхмәтҗан абзый, хәзергә зарланырлык түгел.
— Бик хуп. Бирсен алла!.. Сон, дөньяда ниләр бар?
— Дөньядамы?.. Дөньяда хөррият бар,— диде Салих елмаеп кына.
— Шөкер, анысын күрдек. Тагын ниләр бар?
— Ә сезгә ни кирәк соң?..
— Минамы?... Миңа, мәсәлән, тоз кирәк,—диде әтием дә көлеп. .
— Тоз?!. Менә анысын миннән сорамагыз инде, Әхмәтҗан абзый. Тоз эзләп йөрергә туры килгәне юк. Хәер, ападан бер ишетеп калган идем: базарда, имеш, чи тиреләрдән селкеп җыйган нафталинлы тоз саталар дип... Дөрестерме-юкмы, ул кадәресен әйтә алмыйм. *
— Дөрес, Салих әфәнде... тире складында эшләүчеләр андый тозны да саттылар. Тоз хәзер иң кадерле нигъмәт!
— Ашка ярамыйдыр ич ул?
— Нык кына юып киптерсәң, ярый диләр. Ләкин аны сатучыларны да тотып япканнар булса кирәк.
— Менә. Әхмәтҗан абзый, дөньяда ниләр барын сез миңа караганда күбрәк беләсез икән.
— Чүп-чарын, Салих әфәнде, вак-төяген генә...
— Зуррагы нәрсә соң?
— Зуррагын сездән ишетәсе килгән иде. Мәсәлән, кайчан бу дөнья үзенең эзенә төшәр икән? ,
— Ә ул бит нәкъ үз эзеннән бара, Әхмәтҗан абзый, — диде Салих, гүя ваемсыз гына итеп. — Нигә, әллә дөрес түгелме?
Әтием кычкырып көлгән булды:
— Шук кеше сез, Салих әфәнде, яшәве җиңелдер сезгә!
Салихның йөзе шунда ук җитдиләнде, күзләре дә кинәт уйчанланды, ләкин ул артык бер сүз дә әйтмәде. Менә ничә сынаганым бар: әтием белән Салихның сөйләшүе гел шулай, ни аллага, ни муллага дигәндәй, бер нәтиҗәсез бетә дә куя. Башта бу мина бик сәер тоела иде, борчып та куйгалый иде, ләкин тора-бара аңлагандай булдым: Салих асылда җитди мәсьәләләр турында акыл сатарга, куп сөйләргә яратмый торган кеше булса кирәк. Инде сүз чыга калса |да, әнә шулай ярым шаяртып, көлкегә әйләндереп бетерергә тырыша. Нидән бу, табигате шундыйга күрәме, әллә яшьлегеннән киләме? Ә бәлки әтием белән зур нәрсәләр турында җәелеп сөйләшүне кирәксез саныйдыр. Ләкин бит әтием дә тел бистәсе түгел, бик чамалап кына сөйләшә торган кеше.
Салих минем яныма килде. Баш иеп кенә.
— Кичерегез, туташ, бүген соңгарак калдым,—диде.
— Зарар юк, — дидем мин.
Ул кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Пианино каршына икебез дә утыргач, башта:
— Кәефегез ничек? — дип сорады.
— Рәхмәт, начар түгел, — дидем мин.
— Яхшы, алайса... Беләсезме, музыка бит ул бик бәйләнчек нәрсә, кайчан йоклаганда да колактан китмичә йөдәтә.
— Шулай укмыни?
— Ихлас. Минем үзем белән еш кына шулай булгалый. Дөрес, миңа күп уйнарга да туры килә... Хуш, инде башласак та ярый торгандыр.
— Мөмкин... Нәрсәдән?—дидем мин, уйнарга әзерләнеп.
— Элек өйрәнгәннәрне кабатлагыз.
— Кайсын?
— Кайсы да ярый... Кайсысын күңелегез тели.
Әйе, күңел_ дигәнең төрле чагында музыканың төрлесен тели. Мин «Хәмдияэне уйный башладым. Ләкин Салих мине шунда ук туктатты:
— Сез, туташ, минем өчен уйнамагыз. Үзегез, үз ләззәтегез өчен уйнагыз. Җаныгыз кушканча — иркен, хөр, табигый итеп... Ә мин — юк, мин читтән генә тыңлаучы!
Ул хәтта бер читкәрәк тартылып та утырды. Мин яңадан башладым. Үзем теләгәнчә һәм үзем тойганча итеп. Бер дә тарсынмыйча, иркен, табигый итеп... Әмма ләкин барыбер аның тыңлавын сизеп торам — сиз мичә мөмкин дә түгел. Тыңлавын гына түгел, миңа төбәлеп карап уты руын да сизеп торам. Хәтта уйнавымны тыңлый-тыңлый минем хакта нидер уйлавын да тоям шикелле... Ул һәр вакытта миңа нидер уйлап 4. карый, нидер уйлап... Баштарак мин аның күксел-зәңгәр күзләренең б? карашыннан бик уңайсызлана идем, ә хәзер юк, хәзер уңайсызланмыйм, киресенчә, шулай каравын телим, шулай караса миңа рәхәтрәк кебек, йөрәгемә ниндидер якты моң тула кебек...
Мин уйнап бетердем. Яхшы уйнадым мин бу юлы. Салих та аз гына дәшми торганнан соң шулай диде, «әйбәт уйнадыгыз, туташ!» — диде
Уйнау да илһам эше. Бер дәртләнгәч, бер. ничек дим, иң кирәк кылын тотып алгач, музыка үзеннән-үзе бик табигый, бик җиңел уйнала. Минем белән дә шулайрак булды — моңарчы өйрәнгән көйләрнең барысын да жинел-дәртле уйнап чыктым.
Шуннан соң Салих:
— Болай булгач, туташ, без сезнең белән берәр катлаулырак көйне дә өйрәнә алабыз,—диде. Аз гына уйланып торды да: Рөхсәт итегез әле, — дип, минем урынга күчеп утырды.
— Мин сезгә хәзер «Агыйдел каты ага» көен уйнап күрсәтәм. Ишет-кәнегез бардыр, менә ул!..
Уйный башлады һәм әкрен генә сүзләрен дә әйтеп барды.
Агыйделдә йөрсәк иде Камыштан кимә үреп. Былбыл булып, гөлгә кунып Сөйләшсәк иде күреп. ’
Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә. Сөя микән, сөйми .микән. Шуны беләсем килә
Икенче тапкыр сүзләрен әйтмичә генә уйнап чыкты.
— Рәхим итегез!—диде ул, яңадан миңа урынымны биреп.
Мин утыргач, һәр вакыттагыча алдан язып китергән нотасын алдыма ачып куйды. Шуңа карап, кыюсыз гына, әкрен генә уйный башладым. Билгеле, беренче тапкырда рәтле-башлы чыкмый инде ул. Нотага күз ияләшеп җитмәгән, еш кына төртелеп тә каласың, шунлыктан кирәксез пауза да ясала, урынсыз кабатлану да була. Ләкин Салих мондый вакытта бик сабыр тыңлый, ризасызлык-фәлән һич күрсәтми, тик тагын һәм тагын кабатларга гына куша. Уйнаганда миңа бу җирендә анданте (салмаграк), бу төшендә аллегро (кызурак) дип әйтеп тә тора. Инде эзенә төшә башлагач, менә шулай дөрес, яхшы, дип рухландырып та куя.
Иң ахырдан ул миңа көлемсерәп кенә
— Сез бу каты аккан Агыйделне дә җиңел кичәрсез, — диде. —Ләкин...
һәм менә шуннан соң һич тә көтелмәгән искиткеч бер хәл булды: сүзен әйтеп бетермичә, ул нотаны үзенә тарта төште дә кулындагы карандашы белән ике юл арасына тиз-тнз генә нидер сызгалады. Аннары миңа шуны этәреп:
— Ләкин нотаның менә бу җирләренә аеруча игътибар итегез,— диде. — Күрәсезме?
Башта ук мин ул күрсәткән сызыкларның нота билгеләре булмыйча, язу икәнен ачык күрсәм дә, берничә секунд күзләремә ышанмыйчарак тордым: язу... нинди язу бу?.. Тик шуннан соң гына укый алдым Юллар арасына: «Мина сезнең белән сөйләшергә кирәк, кайчан, кайда мин
2 «К У . J* 9.
ӘМИРХАН ЕНИКИ ф IӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
17
сезне күрә алам?» дип язылган иде... Моны укыгач, мин шул кадәр аптырап, каушап, югалып калдым ки, кинәт зиһенем таралып, күз алларым томанланып киткәндәй булды. Бер мәлгә хәтта сулыш алудан да туктадым. Ходаем, бу ни бу?!. Ничек жөрьәт иткән ул?.. Әтием карап утыра ич!.. Әгәр сизә калса?! Ләкин болай өнсез калу ярамый иде, болай берни әйтә алмыйча утыру үзе бик хәтәр иде. Әтиемнең мот- лака нидер сизүе мөмкин. Шуңа күрә мин нота дәфтәренә иелдем, күз йөрткән булдым, Салихтан хәтта: «Шушы җиреме?» — дип сораганда булдым. «Әйе, әйе, нәкъ шул җире»,—диде ул, кулындагы карандашын миңа биреп... Бу — җавап көтәм дигән сүз иде. йа хода!.. Мин тагы да иелә төшеп, «ярый, яхшы, онытмам» дигән булып, тиз генә сызгаладым: «Миңа болай язмагыз, әтием сизәр!»
Ул минем сүзләрне шунда ук укып та барды, ләкин бик тыныч калды. Тик бер иңбашын сәер генә сикертеп куйды, һәм шунда ук:
— Алайса, туташ, бүгенге дәрес шушының белән тәмам, — диде дә урыныннан торды. Әтием янына барып, берни булмагандай, аның белән сөйләшә башлады.
— Әхмәтҗан абзый, безне тыңлап утыру сезнең өчен күңелсездер инде, һаман бер үк нәрсәләрне кабатлыйбыз да кабатлыйбыз.
Әтием дә урыныннан торды:
— Алай димәгез, Салих әфәнде! Сезнең дәресләрегез минем өчен дә кызыклы, бик мәмнүн булып тыңлап утырам. Ләкин әйтегезче, шәкертегездән сез канәгатьме?
— Әлбәттә!
Ә мин шул арада бөтен ноталарымны җыеп алдым да мыштым гына залдан чыгып та киттем. Үз бүлмәмә менеп, бераз тын алгач, Салихның язган сүзләрен яңадан укып чыктым. Берничә кат... Аның кулын мин беренче мәртәбә күрәм әле... Саклаганда да ярар иде, ләкин юк, бетерергә, тизрәк бетерергә кирәк! һәм резинка белән ал арның барысын да (үзем язганнарны да) тиз генә чистартып бетердем.
Әйтәсе дә юк, Салихның язганнары минем бөтен җан тынычлыгымны алды. Үземә урын тапмыйм, ни уйларга да белмим һәм торып-торып хәйран калам: моңарчы үзен шул кадәр тыйнак тоткан, һични сиздермәгән укытучым дәрес вакытында миңа әнә ни язды бит! Курыкмыйча, әтиемнең карап утыруына да игътибар итмичә! Нәрсә бу — кыюлыкмы, әллә... юләрлекме?.. Моның минем өчен дә, үзе өчен дә никадәр хәтәр икәнен ул белергә тиеш иде ләбаса!.. Ләкин, күпме генә гаҗәпләнсәм дә, мин аңа үпкәли алмыйм, юк, һич тә үпкәли алмыйм... Мин сизәм, мондый тәвәккәллек өчен җитди сәбәп булырга тиеш, әлбәттә, шулай, уен эш түгел ич бу!.. Дөрес, ул алдан записка язып, шуны безнең Сабира аша тапшыра алган булыр иде. (Сабира бит ана гел генә ишек ача.) Ләкин Сабирага да ышанып бетмәгән, күрәсең... Димәк, нотага язудан башка чарасы да калмаган инде.
Әмма иң аптыратканы бу түгел әле. Иң аптыратканы — ул минем белән кайдадыр читтә, аулакта гына сөйләшергә тели! Нигә, ни өчен’ Ни әйтмәкче була ул миңа? Бик кирәкле сүзе бар микәнни, ходаем?!. Нәрсә икән соң ул? Шуны уйлап, шуны беләсем килеп күпме баш ватмадым, күпме борчылмадым мин... Хәтта йокыдан калдым, ашау-эчү- дән. әнием сизә күрмәсен дип курка да башладым. (Шөкер, эш аңа хәтле барып җитмәде.) Аннары вакыт узып, бераз тынычлана төшкәч, үз-үземә: туктале, җаный, ник син бу хәтле өзгәләнәсең, дидем. Исең киткән икән! Салих укытучым гына түгел, егет кеше дә бит әле. Ә егет
кешенең кыз кешегә нәрсә әйтәсе булмас! Мәсәлән, менә минем кебек туташка? Чынлабрак уйлаганда моны көтәргә дә була иде ич! Ихлас! Аның һәр вакытта миңа үтә игътибарлы булуы, йомшак мөгамәләсе, дәшүләре, ә вакыт-вакыт уйчан-серле генә карап та куюлары — болар барысы да нидер аңлата түгелме соң?!. Ә бәлки әле аның күңелендә миңа карата үзенә бертөрле хис тә яшидер яки уяна башлагандыр. ♦ Мин моны, һәрбер кыз шикелле, үз теләгемнән, үз өметләремнән чыгып м кына әйтмим — мин егет кешенең йөрәк тибешен күңелем белән сизе- га неп әйтәм. Бик ихтимал, Салих та минем йөрәк тибешен сизгәндер... х Ике якта да туган шушы сизенүләр... мәхәббәтнең беренче яралгысы, < беренче чаткысы түгелме соң? Шулай башлана шикелле, ходаем, шулай ' башлана шикелле...
Ләкин... җитәр бу турыда, җитәр! Мин, тиле, һәр вакыт шулай бик > тирән керә башлыйм. Ярамый болай. Әниләр әйтмешли, киләчәккә тапшырыйк. Безнең очрашачак көннәребез күп ич әле! га
Тик күңелемдә бер генә төер калды: мин үземнең жавабым белән S аның кәефен бозмадым микән? Ни уйлады икән ул?.. Хәер, монысын да ® киләчәккә калдырыйк, иң якын киләчәккә! ®
IV *
Бу килүендә дә ул һәр вакыттагыча җыйнак һәм пөхтә иде. Әмма = бөтен ягы да килгән кешенең дә аеруча күзгә ташлана торган берәр = нәрсәсе була икән. Салихта исә бу — аның күзләре һәм бик чиста ак ы маңгае... Ишектән килеп керүенә иң элек менә шул ак маңгае белән = урман күледәй зәңгәр күзләре минем игътибарымны биләп ала иде. * Шуннан соң гына мин аның башка якларын да күрә башлыйм.
Бу юлы мин аны шактый хәвефләнеп, эчке бер борчылу белән кар- z шы алдым, билгеле. Ни дияр ул миңа, ничегрәк итеп карар, үпкәсен п сиздерерме-юкмы? Ләкин аның кәефен чамалау бик читен иде. Гадәттәгечә ул үзен бик тигез, бик тыныч тота. Эчендәгесен һич сиздерми. Күрәсең, табигате шундыйдыр инде, көләр, көлдерер, әмма бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәс.
Дәресне башлар алдыннан ул миңа беренче мәртәбә, туташ димичә, исемем белән дәште:
— Гөләндәм, утырыгыз! —диде.
Бик гади генә, шәкертенә дәшкән төсле генә итеп әйтте ул моны, ә шулай да минем өчен бу бәлзәм йоттырган шикелле булды. Димәк, миңа үпкәсе юк! Үпкәсе булса, бик әдәп белән, әмма коры гына итеп «туташ» дияр иде. һәрхәлдә, нәкъ менә бүген беренче мәртәбә исемемне атамас иде.
Әйтергә кирәк, безнең бүгенге дәрес тә гадәттәгедән башкачарак үтте. Салих миңа яңа көй өйрәтеп тормады, (ахрысы, язып китергән нотасы булмагандыр), ә искеләрне кабатлату белән генә чикләнде. Мин аларның барысын да уйнап чыктым. Ул бер сүз дәшмичә тыңлап утырды, соңыннан төзәтү-мазар да ясамады, тик иң ахырдан сәер генә бер сорау бирде: .
— Әйтегез әле, уйнаган чакта сез ни күрәсез?
Мин аптырап калдым: ни ишетәсез түгел, ә ни күрәсез?!. Ул аңлатырга тырышты:
— Менә сез «Агыйдел»не уйнадыгыз. Шул чакта сезнең күз алдыгызга берәр төрле күренеш килмәдеме?
— Юк шикелле... Ә нәрсә килергә мөмкин?
— Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе... Аргы якта, киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар... Ә бирге якта, су читендә ал-ак казлар канат кагына.
Бу шул кадәр сәер-кызык булып тоелды — мин хәтта көлеп жибәр- дем.
— Ни өчен казлар, ни өчен кер чайкаучы кызлар түгел?
— Бу да бик табигый, — диде ул җанланып. — һәрхәлдә, шул көй тәэсирендә ни дә булса күз алдыгызга килергә тиеш иде.
— Алай икән!.. Ә сезгә киләме соң? , .
— һәр вакытта! Нинди генә көйне уйнамыйм яки тыңламыйм, шунда ук минем хыялымда берәр күренеш тумыйча калмый. Мисал өчен «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем» дигән гади генә авыл көен алыйк. Менә шул көйне ишеттем исә, минем күз алдыма гел генә гаҗәеп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп барган вакыт, көтү кайткан, сөт исе аңкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларын савалар. Ә шул чакта ындыр артыннан бер егет йөгәнен иңенә салып, авыз эченнән генә әлеге «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не көйләп, батып барган кояшка карап, кайдадыр утлап йөргән атын эзләп китеп бара... Менә нинди күренеш!
— Кызык! —дидем мин дә гаҗәпләнеп. — Бик җанлы күренеш, әллә үзегез уйлап чыгарасызмы?
— Юк, туташ, бу — музыканың бер кодрәте!—диде Салих, җитди генә.— Уй-хисләрне генә түгел, хыялларны да уята ул!—Аннары аз гына уйланып өстәде:—Миңа калса, композиторлар да музыка язган чакта аны ишетел кенә калмыйча, әнә шулай күрә дә торганнардыр төсле.
Шунда ук минем күңелгә «ә сез кайдан беләсез?» дигән сорау килде, ләкин мин аны әйтеп тормадым, билгеле. Я хәтерен калдырырмын... Ул бит үзе дә чын музыкант, аның шулай уйлавы гаҗәпмени?!
Әтиемә дә кызык тоелды, ахрысы — ул да сүзгә кушылды:
— Салих әфәнде, сез тасвир иткән гүзәл манзара кайчандыр күргәнне искә төшерү генә түгелме соң?
— Дөрес, музыка беренче нәүбәттә нәрсәнедер искә төшерә, күз алдына китерә, сагындыра, әмма аның, ягъни музыканың, тәэсире монын белән генә чикләнми: ул һич күрмәгән-белмәгән җирләрне, илләрне, кешеләрне дә хыялда тудыра. Мәсәлән, сезнең казакъ даласында йөргәнегез бармы?
— Юк, Салих әфәнде, туры килгәне юк.
— Минем дә әле күргәнем юк. Ләкин Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы казакъ шәкерте моңаеп, үзенең җырын суза башласа, минем күз алдыма шунда ук казакъның чиксез даласы, ак тирмәләре, сибелеп, кө- тү-көтү йөргән җылкылары килә дә баса! Мин хәтта шул җылкыларның җил к-аерган озын ялларын да күргәндәй булам. Ышанасызмы?
— Ышанам, Салих әфәнде! Була андый хәл, була!
— Мин моның бик күп мисалларын китерә алыр идем, ләкин җитеп торыр хәзергә,— диде Салих һәм, тынып, нидер уйланып калды.
_ Аның үз кәефе дә бүген сәер генә иде. Нәрсәдер җитмиме аңа, нидер борчыймы аны, һәрхәлдә, күңеле-хыялы белән каядыр читтә, еракта йөри иде кебек.
Шулай тынып, уйланып торганнан сон, ул миңа Шопенны уйнарга кушты.
— Нәрсәсен?—дип сорадым мин.
— Берәр җиңелрәген. Мәсәлән, прелюдияләреннән берәрсен! — диде ул.
Ноталар арасыннан Шопенны табып, шуннан бер прелюдияне ашыкмыйча гына уйный башладым. Ул башын игән килеш кенә тынлап утырды. Үземә калса, әйбәт кенә уйнап чыктым. Ә ул, музыка тәмам тынгач кына исенә килгәндәй, тирән сулап әйтеп куйды.
— Әнә нинди бит ул!.. Гүзәл, нәфис, әйтерсең йөрәкне ефәккә урый!.. Юк, сезгә болардан һич тә аерылырга ярамый. Уйнагыз сез аларны, күбрәк уйнагыз! Шунсыз чын музыкант булу мөмкин дә түгел, туташ!
Әтием тагын үз сүзен кыстырды:
— Ә шулай да үзебезнеке җанга якынрак бит, Салих әфәнде!
— Әлбәттә. Яхшымы-начармы, үзебезнеке безгә ана сөте белән кер- ф гән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз ха- ы лык көйләрендә. Әмма ләкин дөньяда музыка дигән бер бик борынгы, бик бай сәнгать тә бар бит әле. Менә шул сәнгатьтән без дә азыкла- = нырга тиешбездер инде. Югыйсә, «Әчтүч-Бибкәй кыз» дан ерак китә 5 алмабыз. Шулай бит, Гөләндәм? *
Ул әз генә көлемсерәп, миңа сынаган да, якын да иткән төсле итеп Э карады. Мин ирексездән кызардым, шулай да дәшми калмадым: £
— Әйе, Салих әфәнде, мин сезнең белән килешәм, — дидем.
Болай чынлап уйлаганда, аның шулай соравы, минем шулай дип § җавап бирүем бик табигый иде һәм бик урынлы да. Ләкин, шуңа кара- 3 мастан, мин үземнән бер дә канәгать түгел идем. Әдәп кагыйдәсен сак- g лыйм дигән булып, һаман үземне ясалма рәвештә тотарга мәҗбүрмен. © (һич теләмәстән аңа «әфәнде» дим ләбаса!) Шуның өчен үземә ачуым да килә, ләкин әтием алдында бүтәнчә булдыра да алмыйм. Ә Салих, * билгеле, моны сизә, сизү генә түгел, эченнән бәлки көлә дә торгандыр = әле. Үзе ул, әдәп кагыйдәсеннән һич чыкмаса да, безнең араны ничек _ тә гадиләштерергә тырыша кебек. Бүген исә шул нәрсә аның кыланы- х шында аеруча нык сизелә иде. Менә хәзер дә ул миңа, тик торганнан w нидер исенә төшкәндәй: i
— Сез, Гөләндәм, җырлый да белә торгансыздыр әле? —диде. *
Я, мин «и дип җавап бирергә тиеш инде? Әгәр аның бу сүзендә аз о. гына көлү яки үртәү кебек нәрсә сизсәм, минем җавабым да бик кыска = булыр иде. Ләкин ул моны бер дә шик кузгатмаслык итеп әйтте. Шуңа £ күрә мин дә сорау белән генә чикләндем.
— Ни өчен алай дип уйлыйсыз?
— Музыкант кеше үзе өчен генә булса да җырларга тиеш,— диде ул.
Ләкин минем җырлый беләм дияргә һич тә исәбем юк иде. Нигә кирәк әле бу? Безнең дәрескә аның ни мөнәсәбәте бар?.. Ләкин әтиемнең минем белән мактанасы килде, ахрысы.
— Дөрес әйтәсез, Салих әфәнде,—диде ул, вәкарьлеген саклап кына. — Безнең Гөләндәмне ходай тавыштан да мәхрүм итмәгән. Чибәр генә җырлый ул!
Моны ишеткәч, Салих бөтенләй дәртләнеп китте.
— Ышанам, ышанам! Ягез әле, туташ, без әфәндегезгә дә бер җырлап күрсәтегез булмаса!
Билгеле, минем әтиемә ачуым килде, шулай ук Салихның сонгы сүзләре дә күңелемә бер дә ошамады.
— Мин җырчы түгел,— дидем шактый киреләнеп — Минем чит кеше алдында бервакытта да җырлаганым юк!
— Ә мин чит кеше түгел ич! Хәлфәгез!—диде Салих, ничектер ва- емсыз-хәнләкәр генә итеп.
— Ләкин бит сез мине җырчылыкка өйрәтмисез!
— Ә бәлки өйрәтермен дә... Мин бит сизәм—сез җырлый алырга тиешсез! Ягез әле, ягез!
— Зинһар кыстамагыз! — дидем мин ялварып. — Булмый, җырлый алмыйм.
— Менә мин сезгә аккомпонировать итим әле,—диде ул, минем ялваруыма һич тә игътибар итмичә һәм пианино каршысына күчебрәк утырды.— Сез ашыкмагыз, уйлагыз... Иң элек теләгән көегезне искә төшерик.
Ләкин минем һаман әле карышасым килә. Җырлый алуыма ышансам да, карышасым килә. Шул ук вакытта артык тискәреләнүдән дә куркам — аның гайрәтен үземнән бөтенләйгә чигермим дип куркам. Шулай да икеләнә төшебрәк мин:
— Башка вакытка калдырыйк,— дидем.— Бүген әллә ничек, кәефем юграк.
Салих башын борып, бик туры итеп минем күзләремә карады. «Мин сораганга күрә генә җырлыйсыгыз килми, шулаймы?» дия иде аның кинәт җитдиләнеп киткән күзләре. Тәмам какшатты мине аның бу карашы... Җитмәсә, әтием дә әйтеп куйды:
— Кызым, я, я, кыстатма!
Ахырда мин әкрен генә урынымнан торып бастым. Салих исә яңадан уйнарга җыенды һәм берни дә булмагандай йомшак кына сорады:
— Нәрсәне телисез?.. Бәлки «Сибелә чәчәк»не җырларсыз?
— Авыр булмас микән?
— Карагыз!.. Әмма хатын-кыз тавышына бик туры килә ул. Исеме үк җыр бит! Сибелә чәчәк!.. Чәчәкләрнең җилдән сибелгәнен күргәнегез бармы?
— Бар, әлбәттә... Безнең бакчадагы чияләрнең чәчәкләре җиргә ап- ак кар шикелле ява торган иде.
— Минем дә күргәнем бар, тәңкә-тәңкә булып яталар, иеме? Ләкин бу җырда гөлчәчәкләрнең җилдән сибелүе турындә әйтелә. Бичара чәчәкләр!.. Ярый, башлап карыйк булмаса!
...Бармакларын җиңел генә клавишларга тидерде һәм беренче аккордтан соң ук инде «Сибелә чәчәк» минем колагымда гына түгел, күңелемдә дә яңгырый башлады. Хәтта көчле шәраб шикелле кан тамырларым буйлап йөгерде. Җырлыйм, әлбәттә, җырлыйм! Сүзләре дә тел очымда гына тора, тик аның бер тапкыр уйнап чыкканын гына көтәм.
Уйнап бетергәч, ул миннән: «Шулай ярыймы»?—дип сорады. Мин баш кына кактым. Ул яңадан башлады, мин тирән генә бер тын алып, аңа иярдем... Минем җырым бу, җанымны сызландырган моңлы, ләззәтле җырым!
Гөлбакчага керәмсең.
Гөлбакчага керәмсең лә, Гөл чәчәген өзәмсең? Өзелгән гөл чәчәге күк Аерылуны сизәмсең?
Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә, Өзелә үзәк исләремә төшкәндә.
Бу хәтле дә оста аккомпонировать итәр икән Салих абый! Әйтерсең канатлар өстендә генә күтәреп илтә. Шул ук вакытта ник бер генә тапкыр минем тавышымны басып китсен! Җырның бик сузылган җирендә тынып торган кебек тә була, ләкин нәкъ кирәк чакта гына тагын күтәреп ала.
Мин, үземә калса, тигез-җиңел генә җырлап чыктым. Әмма мат.ур- моңлымы? — бу кадәресен инде миннән сорамагыз. Хөкемне ул чыгарырга тиеш. Кыстап-кыстап җырлатты ич, тик ни әйтсә дә, турысын гына әйтсен иде! Ләкин ул ни өчендер ашыкмый иде әлс. Җыр тынгач, күпмедер вакыт алдына гына карап, нидер уйланып торды, аннары ашыкмыйча гына миңа таба борылды, яңа күргәндәй, сәер генә бер карап кунды, бары шуннан соң гына елмаеп, бик гади генә итеп:
— Курыккан идегез, менә җырладыгыз ич!—диде.
«Шул гынамы?» дип уйладым мин пошынып, ләкин ашыга төшкәнмен икән. Аз гына көттереп, ул, ниһаять, әйтте:
— Тавышыгыз, безнеңчә әйтсәк, сопрано, дөресрәге — лирик сопрано икән. Матур тавыш. Тембры да йомшак, чиста... Ләкин иң әһәмиятлесе,
туташ, сез көйне нечкә хис итеп, тәмен белеп дигәндәй җырлыйсыз. Мактау йөзеннән түгел, ә чын дөресен әйтәм.
— Рәхмәт!—дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып.
— Тагын берәрне җырламыйсызмы?
— Юк, — дидем мин ашыгып.
Күрәсең, аңардан шундый мактауны ишеткәч, яңадан җырлап күр- ф сәтергә курыкканмындыр инде. Була икән мондый хәл дә! Ләкин ничектер акланырга кирәк иде. Әзрәк хәйләгә керешеп: о
— Сез кичерегез инде, — дидем, — бүген минем барасы җирем бар, g ашыгам, башка вакытка калдырыйк (Хәер, дөрестән дә, туган Р апаларга барып кайтырга кирәк иде мина).
— Яхшы, алайса!—диде Салих. — Ләкин беләсезме, туташ, Сезне Э
иркенрәк урында, мәсәлән,сәхнәдән җырлатып Карагандада зарар ит- £ мәс иде. Ничек уйлыйсыз? *"
Мин куркуымнан бары: g
— Ни сөйлисез?! — дип кенә әйтә алдым. 5
Әтием дә бик гаҗәпләнгән булып: <5
— Сез безнең кызыбызны әллә җырчы да итмәкче буласыз инде, © Салих әфәнде?—диде.
— Нигә, Әхмәтҗан абзый,— диде Салих бик тыныч кына,— җырчы ♦ булу гаеп эшмени?.. Ходай биргән талант ич ул! Сез үзегез дә туташның = чибәр генә җырлавын әйтеп тордыгыз бит әле.
— Анысы болай гына, сезнең өчен генә... Иллә мәгәр Гөләндәмнең х
кайдадыр, кемнәрдер алдына чыгып җырлавы асла килешә торган ш эш түгел. Безнең мөселман ни... әдәбенә һич сыймый ул! =
— Ник сыймасын!—диде Салих ваемсыз гына.—Мөслимәләр <
дәртләнеп җырлый, мөселманнар рәхәтләнеп тыңлый—бик табигый £ нәрсәгә әйләнде бит инде бу хәзер! s
— Нинди мөслимәләр? Кайда?.. Ә сез әртискәләрне әйтәсез! Шулай * диегез, мөслимәләр димәгез. Бу — икенче мәсьәлә. Аларның кәсепләре шул... Кәсеп ул тамак туйдырыр өчен, ә Гөләндәмгә андый кәсепнең кирәге булмаячак, алла боерган булса! Гаиләдә уйнарлык кына музыка белсә, аңа шул җиткән. Сез инде, Салих әфәнде, аны шуңа гына өйрәтегез!— дип бетерде ул сүзен, ничектер ялварган шикеллерәк итеп.
Салих ни өчендер җавап биреп тормады, ә яңадан пианинога борылды да, канатларын җәйгәндәй, кинәт кенә дәртләнеп уйнап та җибәрде Попурри тезгәндәй бер көйдән икенчесенә, өченчесенә күчеп, төрле вариацияләр ясап, бик кызу уйнады ул .. Бездә аның болай уйнавы беренче тапкыр иде әле. Бу мине шактый гаҗәпләндерде дә һәм әзрәк кенә борчылырга да мәҗбүр итте. Гүя әтиемнең сүзләренә каршы ниндидер бер яшерен ният белән уйнаган төслерәк тоелды миңа... Чыннан да, ул кинәт кенә уйнап бетерде дә әтиемнән кычкыра биреп сорады:
— Әйтегез әле, Әхмәтҗан абзый, Гөләндәм туташ менә шулайрак уйнаса, сез канәгать булачаксызмы?
— Бу хәтле үк булмаса да, без канәгать, — диде әтием көлеп.
— Ә уздырып җибәрсә?
— һем. һем, анысына да каршы түгелбез.
— Менә мин дә Гөләндәм туташка шуны телим!—диде Салих, бу сүзләренә ниндидер бүтән бер мәгънә дә салгандай итеп.
Аннары ул урыныннан торды, пианино капкачын сак кына ябып куйды. һәм миңа аеруча түбәнчелек белән башын иеп:
— Туташ, сезнең барасы җирегез дә булгач, мин вакытыгызны артык алырга җөрьәт итә алмыйм,— диде.
Әтием дә аны озатыр өчен креслосыннан торды. Хәер, мин аның бездән кайчан чыгып киткәнен күрмәдем. Гадәттәгечә, залдан иң элек үзем чыгып киттем. Башта бу шулай кирәк кебек иде (бигрәк тә әтием өчен), ә хәзер моның килешмәгәнен, ясалма бер әдәп кагыйдәсе икәнлеген
сизә башладым. Ни өчен мин аны озатып калмаска тиеш? Кыргыйлык ич бу, валлаһи! _ ,
Бер ярты сәгатьтән сон киенеп, урамга чыксам, Салих безнең тыкрык башында әрле-бирле йөренеп тора! Өстендә озын чабулы кара пальто, башында каракүл бүрек. Күрү белән таныдым, ләкин ни өчендер «Улмы соң?» дип уйлап та алдым, гаҗәпләндем, хәтта каушадым, әмма ихтыярсыздан куандым да.
Мине күрүгә ашыгып каршыма килде, елмая төшеп:
— Көтмәгән идегезме? — диде.
Мин зиһенемне жыеп җавап биргәнче, ул, янәшәмнән атлыи-атлыи,. сүзен кызу гына дәвам иттерде:
—• Сез минем белән очрашырга теләмәсәгез дә, мин менә әрсезләнеп сезне көтеп алдым. Кәефегез кырылмасын, туташ!..
— Салих абый, зинһар, мине дөрес аңлагыз! — дидем мин ашыгып. — һич тә теләмәүдән түгел, тик әтием сизә күрмәсен дип курыктым мин...
— Әтиегез өчен мин бары сөекле кызына музыкадан дәрес бирүче генә шул. — диде ул көрсенеп. — Югыйсә, өенә аяк та бастырмас иде.
— Алай әйтә күрмәгез! — дидем мин ялварып. — Әтием дә сезне хөрмәт итә, ышаныгыз!
— Хуш, ышаныйк та ди... Ул чагында мин сезнең аңардан бу хәтле... куркуыгызны аңлап җитә алмыйм, Гөләндәм!..
— Ләкин сез беләсез ич, әтием минем иске фикердәге кеше, ә мин кыз бала, үзегез дә аңларга тиешсез.
Салих кинәт кенә көлеп куйды:
— Шулай шул... Мин—бүре, ә сез — куян, менә ашый күрмәсен* дип саклап утыра да инде ул!
— Юкка көләсез. Салих абый, юкка!—дидем мин, елардай булып.
Салих шунда ук житдиләнеп:
— Кичерегез!—диде.—Сездән көләргә һич тә уйлаганым юк, аллам сакласын!.. Тик сез үзегез бит әтиемнән куркам дисез — шуңа га- жәпләнәм мин.
— Әйе, куркам, әмма үзем өчен түгел, сезнең өчен!—дидем мин, яшь тулы күзләрем белән аңа карап. — Сезне югалтырмын дип куркам, аңлыйсызмы?!.
Салих бер мәлгә тып-тын булып калды, хәтта адымнарын әкренәйтә- төште. Ә мин эчемнән генә: «Ходаем, ничек әйттем мин моны? Ничек әйттем?!»—дия-дия, һаман кызу гына атлый бирдем... Бераздан аның йомшак кына дәшкәнен ишеттем:
— Гөләндәм, ашыкмагыз!
Мин әкренрәк атладым. Ул килеп житте дә беләгемнән кысып тотты, ләкин шунда ук кире җибәрде.
— Рәхмәт!—диде ул, дулкынлануыннан, ахрысы, пышылдап кына.— Рәхмәт. Гөләндәм!.. Әллә ничек менә күзләрем кинәт ачылып киткәндәй булды. Беләсезме, миндә дә бары шул теләк бит: сезне бер дә* югалтасым килми. Сез бик сәләтле кыз, Гөләндәм, сез музыка өчен яратылгансыз. Сезне очратуыма мин бик шатмын..
Ул аз гына тынып торды, тирән итеп бер сулыш алды, аннары яңадан башлады:
— Шулай да минем сезгә әйтәсе сүзем бар, Гөләндәм! Музыка дәресе белән бәйләнмәгән сүзем бар, шуның өчен генә мин нота кәгазенә- «очрашыйк» дип язарга да мәжбүр булдым. Ләкин сез бырчылмагыз, хәтәр сүз түгел ул.
— Мин тыңлыйм!
— Ә сүзем шул.— диде Салих ашыккандай кызу гына,— сезгә- дөньяга чыгарга кирәк, Гөләндәм, аңлыйсызмы, дөньяга чыгарга! Бу бик мөһим Югыйсә, сезгә килгән саен мин бер нәрсәгә гажәпләнәм:
сез беркая да чыкмыйсыз, читлектәге кенәри шикелле, гел бүлмәгездә бикләнеп утырасыз... Нәрсә бу, ни өчен?.. Тыялармы, рөхсәт итмиләрме?
— Әтием әйтә, хәзер куркыныч вакыт, ди...
— һич тә дөрес түгел!. Киресенчә, бик кызыклы вакыт! Дөнья шау- гөр килеп тора — ишетмисезмени? Ә төрле коточыргыч сүзләргә килгән- ♦ дә, ышанмагыз,
бик күбесен арттырып сөйлиләр. Совет власте шәһәрдә тәртип урнаштырды инде, менә йөрибез — берни дә булганы юк. Кичләрен мин үзем сезне каршы алырмын, үзем озатып куярмын, тыныч булыгыз! Ә чыгарга кирәк, театрларга, концертларга йөрергә кирәк. Сез — булачак музыкант, барысын да күрергә, ишетергә тиешсез. Мин сезне әдипләр, артистлар, музыкантлар белән таныштырырмын... Менә күрерсез, үзегезне канатлар үскәндәй хис итә башларсыз. Сәнгать ул хөрлек ярата, хөр кеше генә аның бусагасыннан атлап керә ала. Югыйсә, нәрсә бу, хорафатлар җимерелгән бер заманда бикләнеп яту? Юк, ярамый, акыллым, бигрәк тә сезгә ярамый! Салихның бу әйткәннәре миңа, билгеле, ныктәэсир итте. Әмма шушы зур, мөһим сүзләр арасыннан берсе минем колагыма аеруча ныграк
кереп калды, «акыллым» диде бит ул миңа!., һәм шушы бер сүзе белән ф ул мине үзенә ничектер тагы да якынайта төшкәндәй итте. _
— Сез хаклы. — дидем мин, тиз генә килешеп, — сез бик хаклы, Са- " лих абый!.. Үзем дә сизәм—дөньяга, кешеләр арасына чыгарга кирәк, = барысын да күрергә, белергә кирәк. Сез хөррият заманы дисез — моны - ■кем генә тоймый икән? Җиде кат стена аша да үтеп керә бит ул!.. Ләкин мин бикләнеп ятучы түгел, мине бикләп куйган кеше дә юк. Без - элек чыга идек, әнием белән «Сәйяр» спектакльләренә бара торган идек, * Тик хәзер генә тыелдык. Дөнья бик буталып китте бит. Шәһәрдә * атышлар, үтерешләр дә булды. Әле аклар, әле чехлар, әле кызыллар — кем баш икәнен дә белмәссең. Менә безнекеләр мондый чакта чыгып, « күренеп йөрүдән бик сакланалар. Бигрәк тә әтием минем өчен курка, урамда эт-кош күбәйде, ди... Минем тыңламыйча хәлем юк, шуңа күрә менә «бикләнеп» утырам да инде.
Без Кабан буе урамының башына җитеп туктаган идек. Аңа «Шәрык» клубына, ә миңа Мещанскийга таба китәргә кирәк иде.
— Әлбәттә, әти-әнине тыңламыйча ярамый,—диде Салих уйчан гына. — Ләкин аларның котын алган бик буталчык, куркыныч вакытлар үтте бит инде. Казан тирәсендә хәзер аклар да юк. чехлар да юк, кызыллар гына баш. Ә алар тәртипне саклый беләләр, җыен эт-кошка селкенергә дә ирек бирмиләр. Аннары әти-әниләрнең үз исәпләре, үз кайгылары, ә безнең үз теләгебез, үз максатларыбыз — электән үк ул шулай килгән инде. Кыскасы, Гөләндәм, мин сезне башлап бер спектакльгә чакырмакчы идем.
— Нинди спектакльгә?
— «Соңгы сәлам»гә. Кәрим абыйның бу әсәре былтыр бер куелган иде инде, быел менә яңадан уйнала. Килерсез бит?
— Рәхмәт, Салих абый!.. Ләкин белмим шул.
— «Белмим» түгел, киләсез! Әгәр теләсәгез, мин үзем Әхмәтҗан абзыйдан рөхсәтне сорармын.
— Юк, юк, — дидем мин ашыгып. — Ярамый. Мин әнием белән генә сөйләшермен.
— Бигрәк тә яхшы!.. Көнен мин сезгә алдан хәбәр итәрмен. Исән- имин әниегезгә кайтарып тапшыруны да үз өстемә алам, ләкин килмичә «алмыйсыз, ишетәсезме?
— Мөмкин булса, — дидем мин икеләнебрәк.
— Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, туташ! — диде ул көлеп. — Шулай да безнең бүгенге сөйләшү әйбәт булды әле, һәрхәлдә, минем өчен.
ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
— Минем өчен дә, — дидем мин кыюланып.
— Шулаймы? — диде ул ничектер яктырып. — Мин бик шат!.. Тик ешрак, ешрак булсын иде безнең хөр сөйләшүләр...
Мин дәшмәдем. Ул мина кулын сузды.
— Ә хәзергә сау булып торыгыз!
Мин перчаткамны салмыйча гына кулымны бирдем. Бу безнең беренче тапкыр кул бирешүебез иде. Җыйнак, нәфис кулының шактый нык-көчле булуын сиздем.
— Ә беләсезме, — диде ул, минем кулымны җибәрмичәрәк торып, — сезнең исемегезне үзгәртеп була икән ләбаса!
— Ничек итеп?
— Гөлгенәм! Гөләндәм урынына — Гөлгенәм!
— Зинһар, алай әйтә күрмәгез!—дидем мин, ут капкандай кызарып.
— Сезнең үзегездән башка моны берәү дә ишетмәс,— диде ул, серле генә итеп.
Минем ни дә булса әйтерлек хәлем калмаган иде — башымны идем дә тиз-тиз генә китеп бардым.
Юк, килешмәде әле бу, качкан шикеллерәк килеп чыкты. Әмма башкача мөмкин идемени соң? Берәү күзләремә карап миңа «Гөлгенәм!» дисен дә. мин шуңа авыз ерып, тагын нидер көтеп торыйм, имеш! Әлбәттә, мин китәргә, шунда ук китәргә тиеш идем. Үпкәләп, ачуланып түгел, һич юк, ә артык көтелмәгән, артык серле-сихри сүз ишетүдән... Мондый сүзне тыныч кына кабул итеп буламы соң?! Салих үзе дә аңлагандыр, аңларга тиеш!
Аңардан шулай аерылып киткәч, мин әле туган апаларыма да туры гына барып кермәдем. Урамнан-урамга күчеп, озак кына йөрдем әле мин... Тынычланырга, йөрәкне урынына куярга, уйларны әзрәк кенә булса да тәртипкә китерергә кирәк иде миңа... Салих белән беренче мәртәбә сөйләшүебез ич бу—ике ай пианино янында янәшә утырганнан соң беренче мәртәбә икәүдән-икәү генә туры килеп сөйләшүебез!.. Ә сөйләшү үзе, миңа калса, шактый кызыклы, мәгънәле булды шикелле. Бигрәк тә Салихның әйткәннәре... Инде менә уйлыйм: ул әйткәннәрнең кайсы дөрес, кайсысы чын күңелдән, кайсысы минем өчен әһәмиятлерәк? Бо- ларны әле хәзер генә аерып, белеп бетерүе дә бик читен, һәрхәлдә, иң мөһиме — аның миңа әйткән назлы сүзләрендә түгелдер инде, назлау сүзен туташ кешегә комплимент итеп тә әйтергә була. (Гәрчә комплимент та юктан гына әйтелми, ул да нидер аңлатырга тиеш)... Иң мөһиме — Салихның минем өчен борчылуында, кайгыртуында, мине зуррак, иркенрәк дөньяга чакыруында булса кирәк. Ә бу инде кечкенә мәсьәлә түгел.
Әмма минем өчен тагы да мөһимрәге — ул да булса шушы көтелмәгән сөйләшү безне бер-беребезгә ничектер бәйли төште, безнең арада ниндидер бер уртак нәрсә тудырган кебек булды. Моннан соң инде без бары укытучы һәм укучы гына булып калмабыз шикелле... һәм бу хәл миңа тынычлык бирми, юк, бирми, нәрсәдер менә сагаеп көтәргә мәж- бүр итә... Теләп һәм куркып көтәргә!
V
Мин ничек кенә булса да «Соңгы сәлам»гә барырга дип үземә сүз биреп куйдым. Бер килүендә Салих миңа спектакльнең көнен дә әйтте. Хәзер инде әнием белән сөйләшергә кирәк иде. Сөйләшү, әлбәттә, җиңел булмаячак. Әниемнең башта ук каршы төшүе мөмкин иде. Үзе дә
куркыр, мине дә куркытып маташыр: театрга йөри торган вакытмыни дияр. Яки исә ул миннән, һичшиксез: «Кем белән бармакчы буласың?»— дип сораячак. Менә шуңа минем, күпме генә уйлансам да, җавабым юк. Бары: «Үзем генә», дип әйтергә туры киләчәк. Ләкин әнием минем үземне генә җибәрәме соң?1. ...Кыскасы, тәгаен генә бер хәйләсен таба алмасам да, мин әнием белән сөйләшергә булдым. Тик кау- ф шамыйча. гади бер нәрсә хакында сүз баргандай итеп кенә сорарга, ки- ш рәксә, нык кына тартышырга да. Ахыр чиктә мин бала түгел бит инде, u теләгән җиремә барырга да, йөрергә дә хакым бардыр, шәт! Бер баш- Ь лагач сүзен табармын әле. Халык бара ич, халык белән бергә кайтыр- 5 мын диярмен. *
Спектакльгә бер көн калгач (ул 18 декабрьдә булырга тиеш иде), Э мин кичке чәйдән соң әниемә җайлап кына әйттем; £
— Әни, — дидем, — театрда яңа спектакль куела икән, минем шуны ь бик күрәсем килә, син инде миңа рөхсәт итәрсең?..
— Нинди спектакль ул?—диде әнием. §
— «Соңгы сәлам». Былтыр бер уйналган икән инде ул, халык бик о
мактый үзен... ®
Әнием аз гына дәшми торды да аннары туп-туры сорады:
— Нәрсә, Салих әфәнде чакырамы? *
Мин моны һич тә көтмәгән идем. Бу хәтле дә белеп, туры китереп = сорар икән! Бик гаҗәпләндем мин моңа һәм, билгеле, шактый аптырап, t каушап та калдым. Әмма мин ялганлый алмый идем, ялган сөйләргә х өйрәнмәгәнмен дә... Ирексездән ялганлый башласам да, әнием барыбер ы сизәчәк һәм гафу да итмәячәк. Ләкин дөресен әйтү дә бик хәтәр: әнием- = нең рөхсәт итмәве генә түгел, минем өчен, бигрәк тә Салих өчен бик < күңелсез нәтиҗә ясап куюы да ихтимал. Шулай да мин дөресен әйтергә а. булдым: 3
— Әйе, әни,— дидем оялыбрак кына.— Салих әфәнде миңа ул спек- £ такльне карарга киңәш иткән иде.
Әнием һичнәрсә сиздермәде, хәтта йөзеннән бер күләгә дә узмады, бары тыныч кына сорады:
— Ул үзе дә бара торгандыр бит?
— Ул шунда, оркестрда уйный ич! —дидем мин.
— Ә, әйе шул, оныта язганмын, — диде әнием, аннары аз гына уйланып торды да карар чыгаргандай әйтте: — Ярый, барырсың, ләкин үзең генә түгел.
— Кем белән соң? — дидем мин сак кына.
— Берәр дус кызың белән... Әнә Сания апаның Суфиясен чакырырсың!
— Барыр микән?
— Ник бармасын — куанып барыр. Әнисенә үзем әйтермен.
Мин дәшмәдем. Минем «ахирәтләр» ияртеп йөрисем килми иде, билгеле... Әнием шуны сизгәндәй:
— Сиңа ялгыз йөрергә иртә әле, үзең дә белергә тиешсең,— диде.
Шуның белән сүз бетте. Гомумән, безнең гаиләдә сүз күп булмый иде. Минем колакка да гел генә: «Теге ярамый да бу ярамый!» дип тукып кына тормыйлар. Күбрәк әнә шулай «үзең белергә» яки «үзең аңларга тиешсең» дип кенә әйтәләр, һәм мин аңларга, ягъни әти-әнинең нәрсә теләүләрен, нәрсәне рөхсәт итә алуларын үзем белергә, үзем чамаларга тиеш идем. Әмма шулай да мин бик канәгать, мин спектакльгә барачакмын, алла бирсә!.. Әнием Салихның чакыруын кире какмады —бу, һичшиксез. Салих «әфәнде» белән хисаплашу иде. Хисаплашмыйча мөмкин дә түгел, чөнки Салих минем укытучым, чөнки заманасы шуны куша. Ләкин шуның белән бергә бу әле мине Салих «әфәнде» кулына тапшыру дигән сүз дә түгел. Япь-яшь кенә туташны яшь егет белән икесен генә халык арасына чыгару —бу ярый торган эшме соң?! Аллам
сакласын! Әнием үзенчә акыллы да, сизгер дә иде. Ул, әлбәттә, әтиемне дә күндерәчәк.
Тик менә тагылып барачак «ахирәт» кенә гел эчемне пошырып тора. Дөресен генә әйткәндә, безнең арада чын дуслык та юк. Әниләр үзләре ахирәт булгач, безне дә «ахирәт кушарга» тырышалар. Ләкин Суфия ул миннән ике-өч яшькә олырак, миңа чебешкә караган төслерәк итеп карый. Үзе генә күп белә, гел өйрәтеп торырга ярата, бигрәк тә егетләрдән бик сак булырга куша (әйтерсең үзенең авызы пешкәне бар!). Шунын өстенә ул әнисе кебек зур гәүдәле, таза кыз — мин аның янында чынлап та чебеш төсле генә булып калам. Әйтәсе дә юк, ул миңа бик шәп «күз-колак» булачак.
Әмма бәхет бар икән әле. «Ахирәтем» авыру булып чыкты, ангина икән үзендә, врач салкынга чыгып йөрергә кушмаган. Шул ук вакытта мин, эш сүтелмәсә генә ярар иде, дип курка да калдым. Әнием ялгыз җибәрмәячәк бит, икенче «ахирәт» табарга кирәк булачак. Кемгә әйтеп карарга: Кәримәгәме, Зәкиягәме, Зәйнәпкәме?.. Ләкин баш ватып эзләп торырга туры килмәде — асравыбыз Сабира (рәхмәт төшсен үзенә!) мине бу кыенлыктан коткарды: борчылма, туташ, бергә барырбыз, диде. Мин моңа бик тә риза идем, тик менә әнием риза булырмы? Асрау белән җибәрүне килештерерме? Ә Сабира безнең бик сылу кыз, килмәгән җире юк, шуның өстенә үткен-чая да. Ул үзе үк, бер дә каушап тормыйча, әниемә:
— Апа, миңа да туташ белән бергә театрга барырга рөхсәт итегез- че! — диде.
Белмим, әнием эченнән ни уйлагандыр, ләкин шулай да әзрәк икеләнгәннән соң, ризалыгын бирде. Ни әйтсәң дә хөррият заманы, тыю- кысуларның ярамаганлыгын беләләр... Аннары иң мөһиме — без бергә барып, бергә кайтачакбыз, әнием иң элек менә шуны уйлаган булырга тиеш.
Безнең куанычыбыз эчебезгә сыймый иде. Икәү генә калгач, кочаклашып, сикерешеп тә алдык. Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чөнки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы мөмкин дә түгел иде. Шуның өстенә ул минем өчен дә бик сөенде, чөнки Салих чакыруы буенча баруымны белеп тора. Ә Салихны ул да ярата, минем өчен, гүя мин булып ярата. «Менә шундый шәп егеткә гашыйк булсаң да ярый, ичмасам!» — ди ул җай чыккан саен. Сизәм инде, үзенчә миңа теләктәшлек белдерәсе килә. Баштарак мин бик уңайсызлансам да, соңыннан аның бу эчкерсез сүзләрен ничектер ихтыярсыздан көтә торган булып киттем.
Ярый, моны куеп торыйк. Безнең кайгыбыз хәзер бүтәндә — театрга әзерләнергә кирәк. Ә кызлар өчен бу ансат эштән түгел: нәрсә кияргә, ничек киенергә, чәчләрне ничек төзәтергә, бизәнергәме-юкмы? — менә күпме аның кайгысы... Мине һаман бер нәрсә борчый: Сабира белән безнең өс-башыбыз бер төсле үк булмаса да, бик үк аерылып та тормаска тиештер инде. Ничек тә бертигезрәк киенергә кирәк. Шуның өчен мин башта Сабираның «туалетын» тикшереп карадым. Былтыр гына тектергән, әле юньләп кимәгән дә шактый модный —тар билле, тар җиңле, иңбашлары күпертмәле зәңгәр йон күлмәге бар икән. Минем дә зәңгәр күлмәгем бар (тик фасоны гына башкачарак), димәк, без бер төследән кия алабыз. Тик менә аякларда гына төрлечә — Сабирада шнурлы гади ботинка, ә миндә зур перламутр каптырмалы модный туфлиләр. Ләкин моны бер ничек тә тигезләп булмый инде. Күлмәкләребез озын, аякларыбыз бик күренеп тормас әле дип тынычланган булдык... Инде башны нишләтергә — калфак кияргәме-юкмы?.. Әнием ялан баш баруыбызга һич тә риза түгел. Сабира да шуны әйтә — ялан баш йөрергә оялам, ди. Ә минем нигәдер киясем килми, калфакны хәзер ташладылар инде, дим. (Хәер, моның дөрес түгеллеген үзем дә беләм: чәчләрен кыр
кыл, ялан баш йөрүчеләр күренгәләсә дә, калфакны бик кияләр әле). Ахырда риза булырга туры килде. Икебез дә вак энҗеле сай калфаклар кидек. Сабирага әнием үзенекен биреп торды.
Бу әле безнең алдан киенеп каравыбыз гына иде. Сабира белән икәү генә калгач, без трюмо көзге алдына янәшә бастык. Каршыбызда бертигез диярлек ике бик матур туташ басып тора! Тик берсе бик яшь ф әле, ә икенчесе — олырак. Бик яшенең йөзе сөттән ак, чәчләре чем-кара. ә күзләре зәп-зәңгәр. Карачәч, зәңгәр күз! — бу бит әллә ничек, бер дә - табигый түгел сыман. Нигә ходай мине яратканда төсләрне шулай са- = таштырды икән?! Ә олыракның чәче дә, күзләре дә кара, хәтта йөзе дә £ каратутлы, әмма бик чиста. Ходай бу юлы саташмаган, игътибарлырак х булган. (Тәүбә, тәүбә!). Сабира миңа әйтә: «Гөләндәм, син нинди Э матурсың!»—ди. Ә мин әйтәм: «Юк, Сабира, син тагы да матуррак- - сың»,— дим. Ә ул; «Киттиле, көлмә!» — ди миңа үпкәләп. Ә мин кө- *- ләргә уйламыйм да. Ул бит миңа караганда, ничек дим, гәүдәгә җитү- § рәк, биегрәк, күкрәкләре дә тулырак, тик мин моны аның үзенә әйтер- 5 гә генә оялам. g
Ә театрга без, насыйп булса, иртәгә барачакбыз. Салихка хәбәр итә ® алмадык инде, ләкин ул мине барыбер көтәчәк. Әйе, көтәчәк!., йа хода!
Бу бит минем егет чакыруы буенча беренче мәртәбә театрга баруым... ♦ Салих абыем, Салих бәгырем, мин шулай ук сезнең игътибарны җәлеп = итәрлек, театрга дәшәрлек чын туташ булдыммыни инде?! Ни бәхет бу, ни бәхет! г
Икенче көнне без Сабира белән җыенып, киенеп-ясанып, гәзиткә төр- “ гән туфлиләрне култык астына кыстырып, сәгать ике тулар-тулмас = өйдән чыгып киттек. Болай көпә-көндез кузгалуыбыз гаҗәп тоелмасын. * Чөнки татар спектакльләре Проломиыйдагы рус театрында ( Большой а. театр»да) көндезге сәгать өчтә башлана иде. (Кичләрен руслар үзләре ~ уйный). Салих әйтә: бу озакка бармаячак, тиздән татар театрының үз £ бинасы булачак, ди. Милли сәнгатькә хәзер киң юл ачылачак, ди. Әлбәттә, шулай булырга тиеш, азатлык, тигезлек, диләр ич!
Без килеп җиткәндә театр алдында халык күп түгел иде әле. Иртәрәк, ахрысы, дип уйладык, шулай да эчкәре уздык. Ә Салих ишек төбендәге билет тикшерүчедән аз гына арттарак басып тора иде инде. Менә кайчан ук көтә башлаган! Безне күреп ул елмайды, без ана елмайдык. Шунда ук ашыгып яныбызга да килде. Мин, Сабира белән икәү булгач, кәефе бозылмасмы икән дип борчылган идем. Ләкин, киресенчә, ул аңа чын ихластан сөенде генә.
— Менә рәхмәт, Сабира туташны да калдырмагансыз! — диде, аның да кулын кысып, һәм билет тикшерүчегә:— Болар минем кунакларым.— дип, без«е эчкә алып кереп тә китте. Гардероб янына баргач, өстебездән салырга да булышты. Шул арада хәл-әхвәлебезне дә сорашып алды. Аннары көлеп кенә: — Инде туташлар, сезгә көзге дә кирәктер, — диде һәм безне идәннән түшәмгә кадәр сузылган зур көзге янына да китерде. Мин, бераз әйләнгәләп, өс-башымны карадым, чәчемне тө- зәткәләдем, ә Сабира үзенең көзгедәге кыяфәтенә чит бер кешегә карагандай күз төшереп кенә алды.
...Фойега уздык. Бер читтәрәк туктап, уртада әйләнгән халыкны күзәтәбез. Салих әйтә, минем өчен тамаша шушыннан башлана, ди. Театрга килгән халыкка читтән генә карап торырга ярата икән: кешене читтән күзәтеп белү кызыклы, ди... Бәлки шулайдыр да... Минем исә театрга килмәгәнемә бер ел бардыр инде, ә бу вакыт эчендә безнең шәһәрдә ниләр генә булып узмады. Театр эчендә дә зур үзгәрешләр булгандыр, бигрәк тә тамашачы нык үзгәргәндер дип уйлаган идем. Алай ук түгел икән. Хатын-кызлар шул ук дияргә ярый — күбесе европача киенгән, әмма барысы да калфаклы ханымнар һәм туташлар. Иске моданы саклыйлар икән әле. Тик, бая әйткәнемчә, чәчләрен кистергән ялан башлы
хатыннар да сирәк кенә күренгәли. Өсләрендә аларнын билен каеш белән буган гади солдат гимнастеркасы һәм кыскарак кара юбка. Ә аякларында солдат итекләре! Кемнәр алар — хәрби идарәләрдә эшләүчеләрме, әллә хәрбиләр тирәсендә йөрүчеләр генәме? Бәлки бу хәзер үзенә күрә бер модадыр яки хөрлек билгеседер?!
Ирләр исә шактый чуар. Элеккечә тройкадан бик фырт киенгәннәр дә күренеп кала, зур бант тагып, озын блузадан йөрүчеләр дә күренгәли, җиз төймәле яшькелт тужурка кигән студентлар да күзгә чагыла. Шулай да хәрби киемлеләр күбрәк. Болары инде кызыл гаскәриләр, өсләрендә гади гимнастерка яки дүрт кесәле френч, зәңгәр яки кызыл галифе, озын кунычлы итекләр, әмма бернинди погон-мазар яки башка дәрәҗә билгеләре юк. Дөрес, кайберләренең күкрәгендә кызыл бантиклары бар, ләкин бит аны хәзер теләсә кем кадый ала шикелле. Кыскасы, солдатмы, офицермы (хәер, офицер дию һич тә ярамый хәзер) — аерып булырлык түгел, бары тик кыяфәтенә, тотышына, өс-башының шәплегенә карап кына чамаларга була... Арада бик көязләре дә күренгәли. Эре, һавалы йөриләр. Хатын-кызга артык игътибар да итмиләр кебек, әмма бер карасалар — көйдереп алырлык итеп карыйлар.
Алар арасыннан Салих белән исәнләшеп узучылар да булды. Шул чакта миңа да күзләре белән сөзеп карарга өлгерделәр. Мин инде уңайсызлана да башладым. Салих шуны сизгәндәй:
— Әйдәгез, без дә агымга иярик, — диде.
Без кузгалдык. Мин Сабираны култыклап алдым, Салих минем якка чыкты, ләкин аз гына ара калдырып янәшәмнән атлады. Култыклау түгел, миңа орынып китүдән дә саклана кебек... Бүген ул кара костюм, ак күлмәк, кара бантиктан иде — бик килешә икән үзенә.
Салих Сабирага җитди генә әйткән була:
— Сабира туташ, мин сезне берәр комиссар белән таныштырыйммы?
— Юк, юк, кирәкми! — ди Сабира, чынлап курыккандай.
— Нигә? Комиссарлар арасында бик шәп кешеләр бар. Әнә сул ягыгызга карагыз әле. Күрәсезме, матрос тужуркасы кигән егетне? Фамилиясе— Җиһаншин. Литердан җибәрелгән бик гайрәтле матрос-комиссар диләр аны!..
— Булса ни, — ди Сабира исе китмәгәндәй, ә шулай да үзе каршы яктан узып баручы киң җилкәле, куе кара кашлы пәһлевандай таза егеткә күз төшермичә үтә алмый.
— Сез юкка куркасыз,—ди Салих отыры шаяртып.—Карап торырга бик гайрәтле күренсә дә, хатын-кыз янында ул бик юаш икән... Кулга ияләшкән арыслан кебек диләр, чын булса!..
— Ә сез аның шундый икәнен кайдан беләсез?
— Минме?.. Егет театрны бик ярата, бер генә спектакльне дә кал-дырмый... Безнең артисткалар аның белән танышырга да өлгерделәр инде — мин шулардан ишеттем. Ә артисткалар ирләрне таный беләләр, Сабира туташ!
Сабира кискен генә башын селки:
— Юк, миңа әртисткәләрдән калган кәмисәр кирәкми, үзләренә булсын!..
Салих рәхәтләнеп көлә. Шаркылдамыйча, ничектер әкрен тавыш белән, әмма бик тәмле итеп көлә. Аңа ияреп мин дә көләм — көлмичә мөмкин дә түгел: менә бит ул безнең беркатлы Сабирабыз үзенең көнчелеген дә күрсәтеп өлгерде.
Салих, көлеп туйгач, шулай да аңа йомшак кына әйтте:
— Сез мине зинһар кичерегез! Мин бит болай гына, кызык өчен генә... Үпкәләмәгәнсездер ич?
— Үпкәлим тагын! —диде Сабира эре генә.
Шул арада беренче звонок та булды. Без, яңадан бер-ике тапкыр әйләнгәч, зал ишегенә таба борылдык. Салих безгә урыннарның бик
әйбәтен алып куйган икән — партерның өченче рәтендә, уртадан уза торган юл кырында гына... Мин аның үзенә урын булмас дип пошынган идем, ләкин урын өчебезгә дә булып чыкты.
— Ничек белдегез безнең икәү киләсебезне?—дип сорадым мин аңардан, ә ул серле генә итеп:
— Күңелем сизде,— диде һәм, кавалерларча иелә биреп, Сабирага ♦
кереп утырырга тәкъдим итте:—Сабира туташ, рәхим итегез! ы
Аның янына мин утырдым, ә иң кырыйга Салих үзе утырды. g Тамашачылар — калфаклы хатын-кызлар да, элеккеге әфәнделәр дә = һәм хәзерге кызыл комиссарлар да кереп, урындыклары белән азрак < дөбердәшкәннән соң, ниһаять, утырышып беттеләр. Сәхнә артыннан g жиз кыңгырау соңгы мәртәбә шалтырады, кемнәрнеңдер ашыгып йөрү- < ләре, кабаланып чыш-пыш сөйләшүләре ишетелеп калды. Ниһаять, ба- * рысы да тынды һәм пәрдә әкрен генә икегә аерылды. ?
...Без «Соңгы сәламжне карыйбыз. Якты сәхнәдә яхшы үк бай жи- 2 һазлы татар сәүдәгәренең өе. Күпмедер вакыт сәхнә буш тора, тик бе- = раздан гына европача бик зәвык белән киенгән, утызлар тирәсендәге, § урта буйлы чибәр генә ир кеше килеп керә. Ул әле бер сүз дә әйтми, u сәхнә буйлап әрле-бирле йөренә, аннары туктап, күкрәк кесәсеннән бер ♦ фотокарточка чыгара да шуңа уйланып карап тора. -
Салих иелә төшеп миннән сорый: *
— Таныдыгызмы? 2
Мин «Сәйяр» артистларының барысын да диярлек таный идем, лә- ы
кин сәхнәдәге ирнең тавышын ишетмәгәч, икеләнебрәк калдым. s
— Тинчурин бу,— ди Салих шыпырт кына.— Үз әсәрендә баш роль- <
не уйный! *
Шул арада сәхнәгә юка гына зифа буйлы, мөлаем-матур гына яшь = бер хатын газеталар күтәреп килеп керә. Ир кешегә йомшак кына, Вахит, дип дәшә. Хатыны икән.
_— Ә бусын?—ди Салих миңа.
“— Бусын таныдым. Өммегөлсем ханым Болгарская, шулаймы?
— Дөрес!
Без, артык сүз алышмыйча, бик игътибар белән сәхнәдә барган вакыйганы карыйбыз. Беренче күренештән үк инде ир кешенең үз хатынын яратмавы, каядыр читтәге икенче берәүне яратуы ачыклана башлый. Җитмәсә, ул «берәү» рус кызы булса кирәк — шулай аңлашыла. Татар сәүдәгәренең рус кызына мәхәббәте — бу, әлбәттә, бик кызыклы иде. Хәзер үк инде гадәттән тыш нидер көтәргә мәҗбүр итә. Вахитның исә сөйкемле хатыны гына түгел, шактый диндар карт әнисе дә, кечкенә баласы да бар икән әле... Кая илтеп чыгарыр, ни белән бетәр бу... мәхәббәт?!.
Артистлар, минемчә, бик табигый уйныйлар. Тинчурин кайгылы-уй- чан, хыялый кешедәй үзенең эчке дөньясына бикләнгән, шуңа күрә якыннарына үтә игътибарсыз, ә сәүдә эшләренә әйтерсең бөтенләй кулын селтәгән... Хатыны исә (Болгарская) иренең шушы хәлен күрә, сизә, газаплана, еш кына жылап та ала, әмма ләкин аңа каты бәрелүдән курка, ничек тә кәефен бозмаска тырыша. Ярата ул, бичара, чынлап ярата ирен!
Бу урында мин үз хәлем турында да әйтмичә уза алмыйм. Сәхнәдә барган вакыйга минем дикъкатемне беткәнче биләп алса да, мин янымда утырган Салихны бер генә секундка да онытып тормадым. Әз генә кыенсыну катыш эчке бер сөенү белән аны тоеп утырам. Ходаем, нәрсәдер инде бу, —үзем дә аңламыйм!
...Беренче пәрдә бетте. Урыннарыбыздан торгач та Салих безгә әйтте:
— Сез, туташлар, мине кичерегез инде, үзегезне генә калдырырга туры килә. Миңа оркестрым янына барырга кирәк.
— Барыгыз, бар, безнең өчен борчылмагыз, дидек без аңа.
Ул алданрак чыгып китте. Халыкка ияреп, ашыкмыйча гына без дә фойега чыктык. Мин бер читтә генә басып тормакчы идем дә, Сабира беләгемнән тотып кыстый башлады...
— Әйдә, әйдә, йөрибез! Абыстайлар шикелле стена буенда авыз каплап тормыйк әле. _
Аның кешедән бер дә калышасы килми иде — башкалар уртада йөриләрме, димәк, ул да иркенләп йөрергә тиеш. Кай жире ким аның бүтәннәрдән?! Тыңларга туры килде үзен... Ә бераздан фойеның алгы башындагы сәндерәгә урнашкан кечкенә оркестр дәртле генә уйнап та жи- бәрде. Ике скрипка, ике мандолина һәм пианинода «Баламишкин»ны сыздыралар. Халыкның бердән йөзләре ачылып, хәрәкәтләре җиңеләебрәк киткәндәй булды — кәефле елмаешып, башларын күтәрә төшеп атлый башладылар. Хәрби киемдәгеләр исә аеруча тураеп дөньяның хуҗаларыдай горур карап, һавалы атлыйлар, тик ара-тирә бөгелә төшеп, яннарындагы кызларның колакларына нидер әйтәләр, ә кызларга әйтерсең шул гына кирәк тә — күңелләре кытыклангандай шаркылдап көлеп җибәрәләр. «Баламишкин»нан соң оркестр «Ком бураны»н уйнады, аннары, озын көйгә күчеп, «Уел»ны салмак кына суза башладылар, һәм музыканың сихри кодрәтенә буйсынып кешеләрнең дә кәефләре шунда ук үзгәрде. Гүя «Уел» дулкыннарына уралып, каядыр еракка- еракка агып киттеләр. Кычкырып көлүләр бетте, үзара сөйләшүләр дә тынды, тик идәнне чыш-чош ышкыган аяк тавышлары гына ишетелеп торды. Ә уйнаучылар өздерәләр генә, бигрәк тә беренче скрипка өздерә— уйнаучысы кечкенә кара кеше — Мөхәммәт абый Яушев. Ләкин мин күбрәк пианинога колак салам, Салихның ничегрәк уйнавын ишетәсем килә. Дүрт-биш кешелек оркестрда да, билгеле, беренче нәүбәттә скрипка-мандолина тавышлары яңгырый, шулай да мин Салих уйнавын аермачык ишетәм Шул скрипка-мандолиналарга тәмам көйләнеп, алар белән бергә үрелеп дигәндәй, гадәтенчә, җиңел-йомшак кына итеп уйный ул... Хәер, аның уйнавын мин иң зур оркестрны тыңлаганда да менә шулай ап-ачык ишетер идем кебен.
Күрәсең, антракт беткәндер, музыка тынды, халык залга керә башлады. Без дә борылдык. Шул чакта мин ложа ишеге төбендәрәк бер төркем яшьләрнең кемнедер уратып алуларына игътибар иттем. Туктала биреп (ә Сабира моны сизмичә алдан кереп китте), әйе, туктала биреп карасам, тугәрәк эчендә, тәгәрмәчле креслода бер кеше утырып тора. Моңарчы күргәнем булмаса да, мин аны шунда ук таныдым. Рәсемнәре буенча, ишеткәннәрем буенча, хәтта әсәрләре буенча да мин аны таны дым бу — Фатих Әмирхан иде. йа хода, әдип Фатих Әмирхан! Минем иң яраткан әдибем!.. Билгеле инде, мин үтеп китә алмадым, әдәп кагыйдәсен бозып булса да, бер читтәрәк тукталдым — мондый форсаттан файдаланмыйча калу мөмкинмени?!. Дөрес, әйләнәсендәге кешеләр иркенләп карарга комачаулыйлар, ләкин шул ук вакытта алар ашасыннан күзәтү минем өчен уңай да иде. Ничек кенә булмасын, мин әдипнең йөзен-кыяфәтен дә. өс-башын да шактый тулы- ачык күрдем. Ул ялан баш иде, чәче кыска итеп китәрелгән, борын өстендә калын пыялалы пенсне, шуңадыр, ахры, коңгырт күзләре аеруча зур б\лып күренә. Иреннәре дә калын, һәм бу аның чыраена ниндидер бер ныклык, тәвәккәллек биреп тора кебек... Кигәне кара тройка, катыргы ак яка, шуңа ак төрткеле зур гына кара галстук бәйләгән. Э әйләнәсендәге яшьләр — нәкъ аның үз геройларына охшаган берничә калфаклы туташ та яшел тужуркалы бер-ике студент — ул шулар белән, яңагына таянган килеш, ашыкмыйча гына нидер сөйләшә. Дөресрәге, яшьләр бер-берсен бүлә-бүлә аңа нидер сөйлиләр, ә ул башын
каккалап, күбрәк тыңлап кына утыра... Мина калса, әдип бу «чорналыш» уртасында калудан бик үк канәгать тә түгел шикелле, һәрхәлдә, ул нигәдер уйчан, житди-уйчан, күзләре дә салкын (әллә пыяладанмы5), гүя менә ирексездән генә яшьләрнең комплиментын тыңларга да шуларга саран гына елмаеп жавап бирергә мәҗбүр — шулай күренде ул миңа. Әмма бу мин күрергә теләгән әдип иде. хыялымда мин аны нәкъ менә шушындый ирләрчә житди-горур, чын интеллигент кыяфәтле бер кеше итеп саклый идем. Тагын шул — мин аның гарип булуын күп- « тән ишетеп белә идем, ләкин менә хәзер үз күзем белән күргәч, — ни га- g жәптер —ул миндә кызгану хисе уятмады. Мескенлектән бик өстен иде = ул! х
Кузгалырга да вакыт иде инде. Әдип тирәсенә жыелган яшьләр дә з таралдылар, ә мин һаман китә алмыйча торам. Ярый әле, шул арада £ Салих килеп җитте. Ул шунда ук Фатих Әмирханны күрде һәм ана таба н атлады. Әдипнең салкын-уйчан йөзе ничектер бердән йомшарып-жылы- g нып киткәндәй булды. Үзе үк башлап: 5
— Ә, Салих туган!—дип дәште.—Уеныгыздан бик мәмнүн булдык, 5
рәхмәт сезгә!.. ©
Алар кул бирешеп күрештеләр.
— Сездән мактау сүзе ишетү безнең өчен зур шәрәф ул! —диде Са- ♦
лих дулкынлана төшеп. — Мин моны, әлбәттә, иптәшләремә дә житке- - рермен. з
Әдип башка сүз әйтмәде. Салих исә, тиз генә мина таба борылып: =
— Гөләндәм туташ, килегез әле!—диде.
Мин тәмам аптырап, каушап калдым: бу ни эш, ни өчен чакыра ул = мине? Ә Салих һаман дәшә: *
— Килегез инде, килегез! g
Кыстатып торуның һич килешмәсен аңлап, мин урынымнан кузга- -
лырга мәҗбүр булдым. га
— Фатих абый, — диде Салих түбәнчелек белән генә. — Рөхсәт итсәгез, мин Гөләндәм туташны сезнең белән таныштырырга теләгән идем.
— Рәхим итә күрегез, — диде әдип елмаеп кына. — Туташлар белән танышудан ваз кичә алмыйм!
Бу минутта мин нишләргә, ни әйтергә кирәклеген һич белә алмыйча тора идем. Әдип шуны сизде, ахрысы, үзе башлап миңа кулын сузды. Бик таркау хәлдә булсам да, мин аның озынча-ябык, кайнаррак кулын тойдым.
Ә Салих ашыгып мине мактарга кереште:
— Гөләндәм туташ пианинода шактый чибәр уйный. Кабилияте бар. Киләчәктә, һичшиксез, музыкант булырга тиеш.
— Бирсен алла!—дип куйды әдип.
— Мин инде аның сезне никадәр яратып укуын әйтеп тә тормыйм.
— Дөрес эшлисез!—диде әдип ваемсыз гына, аннары миңа туры гына карап әйтте: — Салих әфәнде сезнең хакта мотлака белеп әйтәдер дип уйлыйм. Сезгә, туташ, аның өметләрен акларга гына кала.
— Рәхмәт!—дидем мин чак ишетелерлек итеп.
Фойеда беркем дә калмаган иде инде. Залда утта сүнде. Сүз беткәнгә ишарә ясап: «Хәзергә, туганнар!»—диде әдип. Артында басып торган түгәрәк кенә ак сакаллы, сөйкемле генә бер бабай әдипнең креслосын тәгәрәтеп якындагы ложага алып кереп китте. Без әдипкә баш иеп калдык. Ашыгып залга кердек. Пәрдә ачылмаган иде әле. Мин шунда ук Салихка үпкәмне белдерергә ашыктым:
— Ник сез мине Фатих абыйга күрсәттегез? Шундый уңайсыз булды мина, оятымнан нишләргә дә белмәдем. Ходаем, ярыймы соң шулай кинәт кенә...
— Ник ярамасын?!—диде Салих, әкрен генә көлеп. — Бик уңай
4 «к. У » № 9.
33
килеп чыкты ич!.. Фатих абый үзе дә бит, «туташлар белән танышудан ваз кичә алмыйм», диде.
— Ваз кичә алмый шул, бичара!.. Әмма туеп беткәндер инде ул алардан.
— Сез — башка! — дип куйды Салих җитди генә.
— Ничек «башка»?
— Шулай. Мин бит сезне аның белән чибәр туташ итеп кенә түгел, ә бигрәк тә булачак музыкант итеп таныштырдым. Сәнгатьнең әһлесенә күрсәттем мин сезне, Гөләндәм!
— Иа хода! Булачак музыкант!.. Сез дә көләсез...
— Аллам сакласын!—диде Салих ашыгып һәм кулыма җиңелчә генә орынып алды.— Тынычланыгыз! Бу таныштыру өчен соңыннан үзегез дә миңа рәхмәт әйтерсез әле. Фатих Әмирхан ич ул!.. Ә хәзер спектакльне карыйк.
Пәрдә ачылган иде инде. Кайда бу, нәрсә бу? Сәхнәдә чит шәһәрдәге номерларның бер бүлмәсе икән. Әлеге яшь, чибәр татар сәүдәгәре сәгатенә карый-карый кемнедер көтә. Номер хадимәсе кереп-чыгып йөри. Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәлгә төрле ашамлык-эчемлекләр кертеп куя. Ә бераздан, хадимә чыгып киткәч, ишек кагалар. Вахит ашыгып ишеккә бара. Ишек ачыла һәм бусагада битенә кара вуаль каплаган бик зифа буйлы яшь кенә бер туташ пәйда була. Күпмедер вакыт алар бер-берсенә өнсез карашып торалар. Аннары Вахит: «Ольга, бу синме?»—дип, кызга ташлана. Кыз вуален күтәреп җибәрә дә егет кочагына сыена. Менә кемне Вахит зарыгып, сабырсызланып, үзенә урын таба алмыйча көткән икән!
Әйе, әйтәсе дә юк, кыз искиткеч сылу-чибәр. Вахит шашынып аның кулларын, йөзен, күзләрен үбә башлый. Менә канда икән ул... мәхәббәт! — тилерүгә якын ниндидер иңрәүле, ялварулы, газаплы хәтәр мәхәббәт!..
Ольга исемле рус кызын моңарчы мин күрмәгән яңа артистка уйный иде. Салих колагыма иелеп кенә әйтте: Әшрәф Синаева, диде. Петербургтан махсус театр курслары бетереп кайткан яшь артистка икән. Кара син аны — татар кызлары нишли хәзер?!.
Яшь артистканың буе-сыны бик нәфис-килешле, йөзе дә бик гүзәл- сөйкемле, тавышы да чиста-ягымлы иде. Кыскасы, үзенең роленә бөтен ягы белән дә туры килгән чын, табигый рус кызы!
Әмма яратамы соң бу чәчәктәй чибәр, яшь марҗа кызы татар сәүдәгәрен? Ярата, бик ярата сыман... һәрбер әйткән сүзе, һәр кыланышы шуны раслап тора кебек... Нәрсә ди ул?.. «Мин бит сине сагынып гакылдан яза яздым... Юк, чынлап та, Володя, бу синме?.. Бу синме, Володя?.. Бу төш түгелме?» — ди ул, Вахитның күзләренә керердәй булып... Менә ул иреннәрен «Володяның» авызына суза, калтыранган тавыш белән: «Сөеклем, князем минем... өзелеп сөям бит мин сине!.. Аңлыйсыңмы, бөтен барлыгым белән бит мин сине сөям!» — ди, һәм алар һушларыннан язганчы үбешәләр. Ходаем, шул дәрәҗәгә җитәргә кирәк бит! Оятымнан мин хәтта башымны ияргә мәҗбүр булдым. Әмма ләкин шулай шашынып яратышуларына карамастан, кызның мәхәббәтенә ышануы читен иде. Чын мәхәббәт түгелдер бу, берәр төрле хәйлә генәдер дигән шик күңелне менә берөзлексез тырный да тора, һәм бу шик, бу сизенү әсәрдәге вакыйга куера барган саен отыры арта гына бара.
Чынлап та, Ольга бу татар сәүдәгәрен ни өчен яратырга тиеш әле? Байлыгы өчен дияр идең, ул үзе дә миллионер кызы. (Әсәрдә миллионнарны кушу турында сүз дә булып ала, ләкин мин моны аңламадым: мәхәббәт бар жирдә нинди миллионнар турында сүз булырга мөмкин икән?) Матур, таза ир булганы өчен дияр идем, Ольга шикелле шундый чибәр кызга үз шәһәреннән, үз милләтеннән сайлап алырлык шәп егет табылмас идемени5.. Җитмәсә әле, Вахитның яшерүенә кара-
мастан, кыз аның хатынлы-балалы кеше булуын да белә шикелле... Юк. ничек кенә юрама, Ольганың мәхәббәтен аңлавы да, аңа ышануы да читен иде. Бәлки кызга Вахитны гаиләсеннән, диненнән, милләтеннән аеру кирәктер? Ольга бит аңа, әтиләр белә, әтиләр сине көтә, дип әйтә. Ул аны үзләренә кат-кат чакыра, аңа зур бәхетләр вәгъдә итә. Ниһаять, соңыннан Вахитны алып китәр өчен ул торган шәһәргә дә килә. Димәк, Ольга боларның барысын да әтиләре белән уйлашып, киңәшеп эшли! ♦ Нинди мәхәббәт була соң бу?!. g
Ә менә Вахитның Ольганы өзелеп яратуы бер төрле дә шик уятмый. 2 Киресенчә, ул инде мәхәббәтеннән тәмам исергән, акылын җуйган кеше, й Ольганың колына әверелеп, ак-караны күрмичә, үзенең һәлакәтенә бара * торган кеше... Аның газапларына карап булмый иде, әледән-әле яшь з төере бугазга килеп тыгыла иде. Залда әкрен генә елап утыручылар да £ булды шикелле. Бигрәк тә соңгы пәрдәдә... Соңгы пәрдәдә алар Идел Р яры буенда очрашалар. Вахит, Ольга белән качар өчен, өен. гаиләсен, s карт әнисен ташлап бирегә килә. Әмма Вахитны соңгы минутта нидер § тота, гүя ул үзенең алдында төпсез упкын күрә. Китәргә дә, чигенергә § дә мөмкин түгел, һәм ул, гел ашыктырып торган Ольганы, хәзер артың- § нан барып җитәрмен дип, көймә белән пристаньга озата да үзе яр и буенда... атылып үлә... Әйе, менә револьверын чыгарып, чикәсенә тери ♦ дә... ходаем, үзең күрсәтмә моның кебек бәхетсез үлемне!.. Атылыр ал- = дыннан ул: «Мин алдандым, алар мине алдадылар!» — ди. Димәк, бел- * гән нинди җәтмәгә эләккәнен... Иң ахырдан, Идел өстендәге акчарлак- “ ларга мөрәҗәгать итеп, алар аша әнисенә, хатынына соңгы сәламен ы тапшыра. =
Әнә шулай җан тетрәтеп һәм нигәдер шомландырып бетә бу «Соңгы « сәлам» дигән спектакль. Алкышлар көчле булды. Пәрдә берничә мәртә- о. бә ачылды. Тамашачылар әсәрне язган һәм баш рольне уйнаган Кәрим = абый Тинчуринны аеруча озак алкышладылар. Ул арыган кыяфәт бе- ' лән, әмма бәхетле елмаеп, башта үзе генә, аннары Болгарская белән Синаеваның кулларыннан тотып, аларны да алгарак чыгарып, халыкка кат-кат башын иде.
Спектакль сәгать җиделәр тирәсендә генә бетсә дә, тышта күптән караңгы төшкән иде инде, һава шактый салкын, зәһәр генә җиле дә бар, бик сирәк урыннарда гына, җилдән селкенгәләп, зәгыйфь кенә фонарьлар яна. Тротуар чокырлы-чакырлы, тайгак — Сабира белән икәү нык кына култыклашып атлыйбыз. Ә Салих минем яннан гына гүя мине саклап бара, ләкин беләгемнән алырга кыймый. Мин эчемнән'генә борчылып, әллә үзем алыйм микән дип тә уйлап куям, әмма моңа минем батырлыгым җитми, билгеле... Урам уртасыннан ара-тирә извозчиклар чаптырып узып китәләр — аларда хәзер байлар түгел, ә кызыл комиссарлар утырып кайта.
Билгеле инде, кайтып җиткәнче безнең арада сүз яңа гына күргән спектакль турында булды, һәркемнең үз хөкеме. Мәсәлән, безнең Саби- рага марҗа кызына гашыйк булган яшь сәүдәгәр бер дә ошамаган икән.
— Бай маена чыдый алмый, шуңа сикерә ул! —ди ачуланып. —Әнә, сикерә торгач, үзенең башына да җитте. Шул кирәк аңа!
— Ни сөйлисез, Сабира туташ! — ди Салих бик гаҗәпләнеп.— Сез мәхәббәткә ышанмыйсызмыни?
— Ник ышанмыйм — ышанам! Мәхәббәт бит ул бер-берсен яхшы белгән, тиң килгән кешеләр арасында гына була. Ә болар нәрсә? Икесе ике шәһәрдән, берсе марҗа, икенчесе татар да ишшу хатынлы, балалы... Ә хатыны нинди сөйкемле, сабыр, ярата да бит әле шул азгынны!.. Юк инде, юк, сөйләмәгез, чын гыйшык түгел бу... Татар байларының марҗалар артыннан себерелгәнен ишеткәнебез бар инде.
Салих башта, гадәтенчә, рәхәтләнеп бер көлә, аннары, тынычлангач, миннән әкрен генә сорый:
— Ә сезнеңчә ничек, Гөләндәм?
Ә мин ни әйтергә дә белмим. Күңелемнән әллә ниләр уйласам да. нигәдер менә тотып кына әйтер сүзем юк. Салихка да шулайрак аңлаттым, ә ул тагын сорый:
— Ә сез алар арасындагы мәхәббәткә ышандыгызмы?
— Ничек дим?. Вахитның яратуына ышанмыйча мөмкин түгел, ә менә Ольганың... юк, мин ышана алмадым аның чынлап яратуына
— Ни өчен?
— Кызны бит гүя туганнары котыртып тора, шулар кушуы буенча ул Вахитны гаиләсеннән аермакчы да була — шулай аңладым мин пьесадан... Ә нигә, ни өчен кирәк соң аларга татар сәүдәгәре?
— Чукындырыр өчен!—ди Сабира кискен генә.
Салих тагын бер рәхәтләнеп көлә:
— Ну, Сабира! Ярып кына сала!..
— Ату ни өчен?.. Нинди урыс үз кызын чукынмаган татарга бирсен ди?!.
— Ә бәлки кызның туганнарына татар сәүдәгәрен чукындырып тормыйча гына йоту кирәк булгандыр? Икенче яктан. Вахит та рус капиталын эләктерү турында хыяллангандыр?... Сәүдә эшләре хәйләи-шәр- гыйгә корылган нәрсә бит ул!
— Әллә тагын, анысын мин ишетмәдем.
— Ләкин пьесада шул нәрсә дә сизелә бит!.. Кыскасы, туташлар, минем фикеремчә, монда күп нәрсә зур бер төенгә бәйләнгән: дин, гаилә, байлык мәсьәләләре... Вахит менә шул төенне чишә алмыйча һәлак була да инде. Бигрәк тә дин һәм милләт аермасы күп кенә очракта гашыйкларны әнә шундый фаҗигага китерә дә... Ләкин бу инде үтеп бара торган фаҗига, киләчәктә андый фаҗигалар булмас, булмаска тиеш.
— Сез шулай уйлыйсыз?
— Әйе, Гөләндәм! Иске хорафатлар әкренләп җимерелә бит, үзегез дә күрәсездер... Мәсәлән, байлык белән ярлылык та гашыйклар арасында шундый ук киртә иде, ә хәзер аның ни әһәмияте бар?..
Дөрес сүзгә җавап юк диләр — мин дәшмәдем. Без инде кайтып та җиткән идек. Семинария каршысында тукталдык. (Ә безнең йорт шуның кырыендагы тар тыкрыкта гына). Монда, күл буенда, һава тагы салкынрак, җиле дә көчлерәк иде. Салих та:
— Туташлар, сезне бу суыкта өшетеп тотасым килми, булмаса барыгыз инде,— диде. Ә аның үз аягында шиблетлар гына иде. Сабира шуларга күрсәтеп:
— Үзегезгә карагызчы, аяксыз каласыз ич, йөгерегез тизрәк! — диде.
— Ә мин өйрәнгән инде,—диде Салих ваемсыз гына һәм саубуллашыр өчен безгә кулын сузды. — Тәмле йокы, матур төшләр сезгә, туташлар!
— Сезгә дә шулай ук, — дидем мин, кулымны биреп. — Рәхмәт спек-такль өчен.
Ул миңа елмаеп кына карады:
— Рәхмәтне мин әйтергә тиеш, Гөләндәм!.. Тыңладыгыз. Тик соңгысы булмасын!
Мин килешкәндәй башымны гына кактым. Ул җитез генә борылып китеп барды, без дә ашыгып өебезгә таба йөгердек.
...Әнием безне чәй әзерләп көткән. Өебез май кебек җылы, тик бераз караңгырак. Керосинга хәзер кытлык булгач, түшәмдәге зур фарфор лампаны яндырмыйча, күчереп йөртә торган җиделе лампаны гына кабызалар. Әтием ястү намазына киткән икән (Касыйм хәзрәт мәчете күршебездә генә)... Без өчәү генә чәй эчәргә утырдык. Әнием спектакль турында сораша башлады. Әйткәнмендер дә инде, безнең әни «замана имин» чакта үзе дә театрга йөрергә ярата иде. Хәтта русныкына да бар-
галый иде. Тик хәзер генә, бигрәк тә әтиемне тынлап, чыгып йөрмәс булды. Әтием минем, әйткәнемчә, үтә сак кеше. Кайчагында аның әйтеп ташлаган сүзләре дә кызык кына: «Тизрәк влас булсын, ди, акмы-кы- зылмы — минем өчен барыбер, югалтырлык капиталым юк, ә влас кирәк, төпле влассыз тәртип-низам булмаячак», ди. Ул шуны көтеп утыра.
Әнием: «Я, ни күрдегез, ошадымы сон?»—дип сорауга Сабира, «И-и ♦ Бибимәликә апа...» — дип, гаҗәп-хәйранга калгандай бик тәфсилләп ы спектакль турында сөйли дә башлады. Ишеткәнен яки күргәнен әнә шу- <? лай түкми-чәчми, бизәп-матурлап, үзеннән дә өстәп әнигә сөйләү аның = иң яраткан эше иде... Мин сүзгә катнашмадым. Минем үзем өчен генә < бик әһәмиятле, бик кадерле кичерешләрем бар — аларны берәү белән дә бүлешәсем килми. Ике генә чынаяк чәй эчтем дә тизрәк үз бүлмәмә < менеп киттем.
Әйе, бүгенге кичә минем хәтеремнән тиз генә чыкмас, юк, чыкмас! ф Шунда күргән-кичергәннәр белән бөтен күңелем-хыялым тулган минем... _ Күпме дулкынландырган, күпме уйлар кузгаткан гаҗәеп бер спектакль, £ Тинчурин, Болгарская, Синаеваларның сокландыргыч уеннары... Әле дә = менә шулардай айнып җиткәнем юк... Ә Фатих Әмирхан белән танышу! - Моның һич көтелмәгән тәэсирен ничек кенә әйтеп бирим икән? Хәтта спектакль үзе бер мәлгә югалып, онытылып торган кебек булды. Ишет- = кәндә исеме генә дә мине сихерләгән мәшһүр әдип көннәрдән бер көнне * миңа җылы карашын ташлар, минем кечкенә кулымны үзенең үлемсез * кулына алыр дип уйлаганым бар идемени?!. Юк, болар барысы да бер s кич өчен күп иде, бик күп иде... һәм боларның барысына да Салих, рәх- о мәт төшкере, «гаепле» ич!
Салих!.. Бөтенесеннән дә тирәндәрәк ята ул минем йөрәгемдә. Нәкъ менә бүген, бүгенге кичәдән ул миңа тагы да якынрак булып китте түгелме соң?.. Залга кереп, янәшәсенә утыргач та мин бу якынаюны тоя башладым бит! һәм менә хәзер дә, чишенеп җылы урыныма яткач та, мин шул егет кешегә карата туган гаҗәеп бер яңа, тансык якынлык хисен йөрәгем-тәнем белән тоюдан һич арына алмыйм... Нәрсә соң бу, ходаем, нәрсә соң?!. Шулай ук бу минем буй җиткән кыз булып өлгерүем микәнни инде?!. Рәхәттә миңа,куркыныч та... Эчке күлмәк кенә каплаган түшләремне ике кулым белән кочаклап, кемнәндер оялып качкандай, йөземне тизрәк мендәргә яшерәм.
VI
Иртән уянып, күземне ачып җибәрүгә, караңгылы-яктылы бүлмә эчендә, колагыма әллә нинди сәер тавышлар ишетелде. Нәрсәдер ачуланып мыгырдана, ухылдый, кинәт кенә үкереп тә куя; өй үзе дә нәрсәдәндер ыңгыраша, шыгырдый, әкрен генә селкенә дә кебек. Шик юк, б\ сәер тавышлар тыштан килә иде. Тиз генә үрелеп, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп карасам, тышта галәмәт буран икән ләбаса! Шул дөньяга сыя алмыйча котырына, имеш!
Кичә Салих безне озата килгәндә, Кабан өстеннән кар себертеп искән әче җил тора-бара әнә нинди дәһшәтле буранга әйләнгән. Дәһшәтле буран, мине уяткан шикелле, аны да сискәндереп уяткандыр әле Улда күксел-зәңгәр күзләрен зур ачып, буран тавышын тыңлый-тыңлый уйланып ята торгандыр... Безнең аралар бик ерак та түгел бит — аның торган йорты Мещанскийда гына — ул да шушы араның якынлыгын
тоямы икән? Әллә аңа бу ара бик ерак булып тоеламы икән? Еракмы, якынмы безнең ара?.. Еракмы, якынмы?..
Я, тиле түгел диген инде мине, ни уйлап ятам бит, әй генәм!.. Буран гаепле моңа, буран шулай саташтыра, буран бөтен нәрсәне я бик якынайта, я бик еракка алып китә. Менә буран басылгач, барысы да яңадан үз урынына кайтыр, һәм мин дә, алла бирсә, чын дөресен генә белермен. Чын дөресен?!. Әмма кирәкме соң ул «чын дөресен генә» белү, кирәкме? Нәрсә китерер ул мина — сөенечме, әллә көенечме? Ходаем, тагын әллә ниләр уйлый башладым. Юк, торырга кирәк, торырга! Бу җен-пәриләр оркестрына охшаган кыргый-шомлы буранны тыңлап ята торгач, бөтенләй хыялыйга әйләнерсең, билләһи!
Ә вакыт соңдыр инде, өйдәгеләр күптән торганнардыр. Безнең әти калган чәйгә торып чыгуны бер дә яратмый, тизрәк җыештырып алырга куша. Бигрәк тә уянганнан соң урын өстендә киерелеп-сузылып ятуны җене сөйми — начар бер гадәт итеп саный ул аны. Уяндыңмы — тор, шайтан коткысына бирелеп ятма, ди. Белеп әйтә әти кеше!..
Менә шул шайтан коткысына бирелмәс өчен юрганымны ачып ташладым да җәһәт кенә торып утырдым. Идәнгә аякларымны салындырып, җылы чүәкләремне эләктердем, өстемә бумази халатымны киеп алдым. Чәчләремне җыештырып, батист яулык белән бәйләгәч, песидәй тавышсыз гына басып кухняга төштем. Әлбәттә, чәйне эчкәннәр, самовар-чы- наяклар да залдан кухняга күчкән иде... Әнием әз генә шелтә белдереп:
— Озак йокладың, кызым! —диде.
Иркә кызлар кебек, башым-фәлән авырта дип, ялганларга да мөмкин иде, ләкин мин инде ялганлап торырга ирендем. Бары:
— Тышта буран ич! —дип кенә куйдым.
Җавабым балаларча булып чыкты, күрәсең, әнием ирексездән көлемсерәп кенә:
— Алайса, ник тордың, буран басылганны көтәр идең, — диде.
— Ачыктым әле,—дигән булдым да, өстәл башына гына утырып, өлешемә калган йомырка тәбәсен ашый башладым, аннары сөтләп, баллап чәй эчтем. Буш чынаякларны юып, сөртеп торган Сабира миннән хәйләкәр генә:
— Я, туташ, төшеңдә ниләр күрдең? — дип сорады.
Аның ни уйлап сораганын сизәм инде, шуңа күрә юри ваемсыз гына:
— Әллә тагын, хәтерләмим,— дидем,— каты йоклаганмын.
— Ай-Һай, чын микән? — диде Сабира ышанмыйча. Аннары мич янында булашкан әниемә ялт кына карап алды да пышылдап кына әйтте:
— Мөгаен, теге.. зәңгәр күзле егетне күргәнсеңдер әле, керми калмас ул синең төшеңә!
— Чү! — дидем мин аңа шелтә белән. Ә ул, хәерсез, чынаякларын шалтыраткалап, миңа күз генә кысты: янәсе, курыкма, ишетмәс, ишетсә дә берни булмас!
Бу тел бистәсеннән тагын шундый берәр нәрсә ишетмим дип, мин юри тәрәзәгә карап тора башладым. Ә буран тәрәзә турында гына, әйтерсең, котырынып йон тетә — һич ни күреп булырлык түгел. Тик аның бер ярсып китеп, бер тына төшеп улавы гына ишетелә. Нигәдер эчем поша, сулкып поша, ни эшлим икән дип аптырап уйланам, ә үземнең кыл да кыймылдатасым килми. Сабира белән минем бүлмәдә карта ачарга яки дураклы уннарга да булыр иде, ләкин аның тиктормас теленнән, җанны җәрәхәтләп үрти башлавыннан куркам. Мин бит Салих турында уйларга гына яратам, әмма аның хакында сөйләргә, бигрәк тә кеше сөйләгәнне тыңларга һич яратмыйм... Нишләргә соң?.. Буранга да ачуым килеп куя, гүя миндәге эч пошуга, гаҗизлеккә, эшсезлеккә бары үл гына гаепле!
Ә менә Сабира өчен таш яуса да барыбер. Әнә ул ап-ак оекбашларын киеп алган да жил шикелле бөтерелеп кенә йөри. Бер эшен бетерүгә, икенчесенә тотына, шул арада үзе такылдарга да, көләргә дә, хәтта жырлап алырга да жаен таба. Ул инде бишмәтен башыннан гына бөркәнеп, киез каталарын эләктереп, бер-ике тапкыр ишегалдына да чыгып керергә өлгерде. Кергәч, кагына-кагына шаркылдап көлә генә: «Чистый ♦ пәри туе!—ди.— Куеныңа кияү генә кертәсе көн икән бу, әхри!» ди. Әшәке, ничек теле әйләнә!
Юк, миңа да нидер эшләргә кирәк. Дөрес, һәр вакытта мине үзенә дәшеп-чакырып торган эшем-юанычым бар: ул — музыка, ул — залдагы пианино. Тик бүген ни сәбәптер ул да тартмый иде. Ләкин беләм — барып янына утырдым исә, минем кәефем үзгәрәчәк. Чәй яныннан торып, бүлмәмә мендем дә, халат урынына күлмәк киеп, залга төштем. Әтием гадәтенчә анда, креслосын тәрәзә яктысына тартыбрак, сары кәгазьгә тонык кына басылган газеталарны карап утыра иде.
Пианино янына килгәч, мин аңардан сорадым:
— Әти, мин сиңа комачауламыйммы?
Ул газетасыннан башын күтәрә төшеп:
— Зарар юк, уйна! —диде һәм миңа сынап кына бер карап алды. Аның шушы кыска гына карашы мине эчтән генә булса да куырылып куярга мәҗбүр итте, гүя ул барысын да күрә, белә, аңлый иде. Ләкин = бер вакытта да ни уйлаганын, шиген яки шелтәсен минем үземә туп- а туры әйтмәс. Бары әнием белән генә сөйләшә. Әйтергә теләгәнен әнием х аша гына миңа җиткерә. Билгеле инде, кичә минем театрга баруым w турында да алар арасында сүз булган, булырга тиеш — әтиемнең сы- х наулы карашы моны бик ачык сиздерде. Хәер, үткән эшкә салават ди- * гәндәй, мин үзем өчен хәзер һич тә борчылмыйм, тик менә Салихка °- гына берәр зәхмәте тия күрмәсен дип борчылам. Әтиемнең бит бик z хәтәр ягы да бар: шулай дәшми генә йөреп, берәр төрле карарга кил- п сә, аны инде үләм дисәң дә үзгәртеп булмаячак. Ә бәлки әле әнием аңа барысын да әйтеп тә бетермәгәндер — ана кеше гадәттә җитеп килгән кызый канаты астына ала инде ул!
Мин кулларымны клавишлар өстенә сак кына салдым. Ни уйныйм икән? Бармаклар үзләреннәи-үзләре клавишларның әле берсенә, әле икенчесенә баса — нечкә һәм калын авазлар чыга. Авазлар әкренләп терелә, җанлана, авазлар бер-берсен ишеткән кошлар шикелле кушыла башлый. Тукта, нәрсә бу?.. «Сакмар» ич! Бик тә яраткан көем, шуңадыр инде, менә үзеннән-үзе килде дә чыкты. Бик артык сузмыйча, әмма борылышларын пичек тә өзмичә генә табигый итеп, нәфис-моңлы итеп уйнарга тырышам. Сүзләрен дә эчемнән генә кабатлап барам: «Үсәдер лә таллар Сакмар су буенда, үсәдер лә кызлар әнкәләре куенында». Әтием дә бик ярага бу көйне... Ул инде укуын да оныткандыр, газетасына караган булып кына тыңлап утырадыр. Әтиемнең күңеле таш түгел, ул мине, һичшиксез, ярата, хәтта минем белән горурлана да торгандыр әле... Әмма, әмма, әти. бәгърем, ни өчен син мина карата бу кадәр саклык күрсәтәсең?.. Нидән шикләнәсең, ни ошамый сиңа?.. Зифа талдай үсеп җиткән кызыңның үз бәхетен үзе сайларга хакы юкмыни, әти, җаным-бәгърем?!.
Уйнап бетергәч, башымны иеп, тынып калдым. Кинәт күңелем тулды, шунда ук торып, чыгып китәсем килде. Ләкин тагын әтиемнән яхшысынмадым. Әллә аңа, әллә үземә ачуым килеп, яңадан клавншларга катыгына суга башладым: до, ре, ми, фа, соль Менә шулай! Ә авазлардай гамма хасил була, ди Салих... минем Салих абыем... Бармакларым йөрүдән туктады. Син, Салих, кулымны бәйлисең, син, Салих, күэ алдымнан китеп тор әле!.. Яки кил, яныма утыр, сиңа ияреп уйнавы миңа шундый җиңел, шундый рәхәт!.. Ә болай булмый, булмый лабаса!.. Җитәр!..
ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
...Кинәт кенә урынымнан кубып, як-ягыма да карамыйча, ашыгып чыгып киттем. Бүлмәмә менгәч тә тизрәк урын өстенә капландым. Шушы кирәк булган икән мина, җыелып торган яшьләрнең бәреп чыгуы кирәк булган икән... Әйдә, чыксын, чыгып кына бетсен!..
Ә төштән соң буран басылды. Бераздан Сабира да җилләнеп менеп җитте.
— Әйдә, ятма мыҗып... Кар көрәргә чыгабыз!—диде ул, аягымны ук тарта башлап.
— Тукта, нишлисең? Авырттырасың ич, тиле!
— Бигрәк черки тимәс чер итәр!.. Тор-тор, әйдә!
Ул женледән котылып буламы соң — тордым тизрәк... Кухняга төштек тә, иске бишмәт, киез итекләрне киеп, бияләйләрне алып, ишегалдына чыктык. Әтием дә чыккан, сарай-каретник алларын көрәп йөри иде. Мин үземә агач көрәкнең җиңелрәген сайлап алдым. Башта капкага илтә торган юлны көрәдек, аннары, урамга чыгып, капка төбен көрәргә тотындык. Монда буран карны шактый калын салган икән, көри торгач бөтенләй кызарып, пешеп чыктык. Ә шулай да кар көрәү бик күңелле эш. Саф һава, өзлексез хәрәкәт бөтен сүлпәнлекне юа да төшерә. Бердән җиңеләеп китәсең. Аннары бит әле буран артының үзенә генә хас яме, хозурлыгы да бар. Табигать котырып-дулап алганнан соң ничектер хәлсезләнеп, юашланып кала. Тын, тымызык, бер чыбык та селкенми, шылт иткән тавыш та юк. Күк йөзе сыекланып, агарып, биекләнеп китә. Кар шикәрдәй ап-ак, чип-чиста, ә һава... чишмә суы кебек, эчеп тә туярлык түгел!.. Еш кына туктап, көрәкләребезгә таянып, ял итәбез.
— Менә кып-кызыл әнис кебек булдың,— ди Сабира миңа.
— Ә үзең соң... пешкән чия кебек, чиртсәң каның чыгарга тора!
— Минем каным чыкканчы, синең җаның чыгар!—ди дә Сабира мине төртеп җибәрә.
Мин чак-чак егылмыйча калам, ә ул чәрелдәп көлә! Аннары үзем аны ике куллап кинәт кенә төртеп җибәрәм. Сабира лып итеп карга утыра, ә мин аның өстенә ташланам.
— Кемнеке чыгар бит әле, кемнеке чыгар! — дия-дия, аны карга ничек тә тирәнрәк батырырга тырышам. Ләкин Сабира көчлерәк шул. Аяк-куллары белән мине читкә этәреп ташлый да күз ачып-йомганчы өстемә менеп тә атлана. Малайларча итеп... Мин, котым алынып, ялвара башлыйм:
— Сабира, бу нишләвең, оятсыз! Тор, җибәр! Җибәр дим! Әтием күрсә ни әйтер?!
— Әтиең күрмәс! — ди Сабира, отыры үчекләп.— Ә менә Салихың күрсә, ни әйтер иде икән, ә, Гөләндәм туташ?!. Син шуңардан куркасыңмы?
Салихың! Бу ни дигән сүз?.. Миңа шундый уңайсыз, оят булып китте ки, гарьләнүемнән күзләремә хәтта яшьләрем килеп тыгылды.
— Җибәр!—дидем мин, чак еламыйча. — Әшәке!
Сабира үзе дә минем хәлемне сизеп алды булса кирәк, шунда ук аягына басып, мине дә тартып торгызды. Өстемне кага-кага, үзенчә юатырга да тырышты:
Я, я, ачуланма, мин бит болай гына, уйнап кына инде, әхри!..
Мин дәшмәдем, дәшәрлек хәлдә түгел идем. Уйнапмы, чынлапмы, әмма бик җан җиремә кагылды ул минем. Соңыннан тынычлансам да, әкренләп аңа үпкәм басылса да, «Салихың» дигән сүзе, мине үртәгәндәй, бик озак колагымнан китмичә торды. Бик кадерле, бик яшерен серемне бер сүз белән гүя фаш итте дә куйды. Әнә шулай үтеп китте минем... буранлы көнем!
VII
Ахыр чиктә әтиемне дә урыныннан кузгаттылар. Бүген иртән — без әле чәйдән дә тормаган идек — урам комитетының әгъзасы Хәйретдин абзый, бер хәрби кешене ияртеп, безгә килеп керде. Сабира ишек ачарга чыккан иде, алданрак ашыгып керде дә шомлы гына итеп: «Килде- ♦ ләр!» — диде. Без тынып калдык, тик ишектә Хәйретдин абзый күрен- м гәч кенә азрак тынычландык. е
Күп кенә еллар Сәгъдиевләрдә кучер булып торган Хәйретдин Ь абзый, иске гадәте буенча, әүвәл кычкырып сәлам бирде:
— Әссәләмәгаләйкем, Әхмәтҗан абзый! _
— Вәгаләйкүмәссаләм!—диде әтием, урыныннан торып. — Әйдүк, =
Хәйретдин! £
Шунда ук аның артыннан итекләрен кага-кага кергән хәрби кеше дә күренде.
— Без йомыш белән генә, Әхмәтҗан абзый!—диде кучер.
— Алай икән, рәхим итегез, ни йомыш?
— Менә бу кәминдәнттән килгән иптәш үзе әйтер. £
Ләкин сырма бушлат киеп, билен буган, наган таккан хәрби кеше
сүзен әйтергә ашыкмады. Ул иң әүвәл ни өчендер безнең зал эчен дикъкать белән күздән кичерде, бары шуннан соң гына:
— Исәнмесез, хуҗа! — диде. х
— Ә үзебезнең мөселман кешесе икән әле,— диде әтием, куанган- = дай.— Аллага шөкер, туган! Әйдәгез, түрдән узыгыз! Әзрәк яманлап ш йөрисез! Әнисе, кая самоварыңны яңарт әле.
— Юк!—диде хәрби кеше, кулын күтәрә төшеп.— Чәйләп утырыр- *
га килмәдек, гафу! °-
Аннары итекләренә карап алды да бер читтәрәк торган урындыкка - үрелде. Әтием аңа шунда ук урындыкны алып бирде. Шуңа утыргач, п хәрби кеше башындагы кызыл йолдызлы соры солдат бүркен арткарак этәрә төште дә куеныннан урталайга бөкләгән бер дәфтәр тартып чыгарды. Әтием башта аның алдында нишләргә белмичәрәк торды, аннары үзе дә чигенебрәк бер урындыкка утырды.
Хәрби кеше өшегән бармаклары белән дәфтәренең битләрен көчкә генә ачкалап карарга тотынды.
— Исем-фамилиягез?
— Безнеңме?.. Әхмәтҗан булабыз, Әхмәтҗан Солтанов.
— Дөрес, Әхмәтҗан Солтанов! Ничә яшьтә?
— Тиздән илле биш тулачак, алла боерган булса!
— Кайчан ул «тиздән!» Берничә көннән, берничә атнадан што ли?
— Юк, алай ук тиз түгел, кем, иптәш, туган!.. Язга, апрель аенда, алла бирсә!
— Ә-ә, ерак икән әле!—диде хәрби кеше, ияген чөеп.—Менә шулай, Әхмәтҗан абзый, бүген сез тимер юл комендатурасына барырга тиешсез.
Әтием сизелерлек агара төште.
— Ни өчен? Рәхим итеп, шуны әйтмәссез микән?
— Рәхим итмичә дә әйтәбез аны!.. Эшкә мобилизовать итәбез без сезне!
— Алай. Ниндирәк эшкә инде, белергә мөмкин булса?
— Кар көрәргә!.. Тимер юлны кардан чистартырга. Составлар үтә алмый тора, абзый кеше, шәһәргә утын керми, утсыз-сусыЗ калуыбыз бар. Положение шундый, халыкны мобилизовать итәбез!..
— Аңлашыла! — диде әтием. Ул инде шактый тынычланган иде, ләкин шулай да тамагын кыргалап яңадан сорады бит:
— Эһем-эһем... Мәҗбүри иңдеме бу?
Хәрби кеше әтиемә сәер генә карап алды:
— Ә сез ничек уйлыйсыз?
— Гафу итегез, туган, белмәгәнгә күрә генә соравым.
— Әллә эштән куркасызмы?—диде хәрби кеше, аны тыңламыйча.
— Юк, эштән курыкмыйбыз. Без эшләп өйрәнгән кеше.
— Байларда доверенный булып, шулаймы?
— Анысы соңыннан. Ә башта ат карап та йөк ташып дигәндәй...
— Менә, бик әйбәт!.. Яңадан рабочий булып карагыз... Шулай, абзый кеше, сәгать уннан да калмагыз! Көрәгегезне дә онытмагыз, аннары үзегезгә бер өч көнлек азык та алыгыз!
— Нигә?—диде әтием аптырабрак. — Өйгә кайтырга мөмкин бул-масмыни?
— Ераграк җибәрсәләр — булмас!
Хәрби кеше урыныннан торды, тагын ни өчендер зал эченә күз йөртеп чыкты. Яна гына күргәндәй миңа бик төбәлеп карады. Әйтәсе килмәгән шикелле, авыз эченнән генә «борчыдык!» дип куйды, аннары кычкыра биреп:
— Хушыгыз! — диде.
— Хушыгыз, хуш! — диде әтием, аларны озата чыгып.
Ул борылып кергәч, без барыбыз да берничә минут сүзсез генә утырдык. Бу хәлгә ничек карарга да белми идек. Бер яктан, хәвефләнергә урын да юк кебек, эшкә генә куалар, икенче яктан, әллә ничек хәвефле дә кебек —өеңә кире кайтармасалар нишләрсең?!.
Ахырда әтием башлап телгә килде:
— Ярар, баш салындырып утыра торган чак түгел, аллага тапшырдык! Әнисе, әзерләнергә кирәк.
Әнием авыр гына сулап урыныннан торды.
— Ярый ла өч кенә көнгә булса!
— Юл чистарту белән генә эш бетсә, өч көнгә дә бармас. Вакыт күпме әле?
— Тугызынчы ярты. — дидем мин.
— Ике генә рәкәгать намаз укып алырга өлгерәм икән әле... Ашыгыйк. Чакырганнан иртәрәк бару хәерле.
— Нәрсәләр әзерлим соң?—диде әнием.
— Җылкы ите куярга онытма, ә калганын үзең кара!
Әтиемне калдырып, без өчебез дә кухняга чыктык.
Ә бераздан мин яңадан әйләнеп кердем. Әтием келәм өстенә намазлык җәеп тора иде.
— Ни кирәк, кызым?
— Саквояж кирәк иде.
— Нинди саквояж? — диде әтием гажәпләнеп.
— Теге үзең белән йөртә торган саквояж... азыкларыңны салырга!
— Әй башсызлар, башсызлар! — диде әтием ачынып. — Мәскәү байларына товарга бармыйм ласа мин!.. Бөрмәле капчыкка салыгыз барысын да, ишетәсеңме, бөрмәле капчыкка!
Анысы да табылды тагын... Ит-май, чәй-шикәр. ике бөтен икмәк, сөлге-сабын, яңа оекбаш — шуларның барысын да киндер капчыкка тутырып, бавын да тартып бәйләп куйдык. Ә бер ярты сәгатьтән әтием иске бишмәтен, иске бүреген, олтан салган киез итекләрен киеп, билен яшел билбау белән буып, ике кат бияләйләрен дә кулына алып, әзерләнеп бетте. Чыгып китәр алдыннан утырып дога кылдылар, аннары әнием ашыгып киенә башлады.
— Син кая? — диде әтием.
— Озата барам.
— Кирәкмәс, әнисе, Себер җибәрмиләр ич.
— Әзрәк кенә булса да барыйм инде,— диде әнием, ялваргандай.
— Әзрәк кенә дисеңме?.. Әзрәк кенә ярый, алайса!—диде әтием гүя аны кызганып.
Алар чыгып киткәч, без Сабира белән икәү генә калдык. Кызык хәл!.. Әтиемнең элек юлга чыгып китүләрен ихтыярсыздан исемә төше- рәм (заманында Мәскәү, Петербург, хәтта Варшавага еш кына барып ♦ йөрде ул). Әмма ничек чыгып китә иде?!. Бер көн алдан мунча кереп, ш сакал-мыегын төзәтеп куяр иде. Өстенә Петербург мастерларыннан g махсус тектергән иң яхшы тройкасын кияр иде; жилет кесәсендә алтын = чылбырлы сәгать, бармакларында — алтын балдаклар... Җәен — бос- < тоннан теккән жиңел генә пальто, кышын — мех эчле тун... Ә вокзалга э шәп ат җигелгән резин ходлы пролеткада гына илтеп куялар иде үзен! < Әнә шулай аның китүе дә, кайтуы да безнең өчен бәйрәм генә иде. чөн- <* ки әтием барган бер җиреннән безгә кыйммәтле бүләкләр алып кайт- s мыйча калмый иде . Кайчан гына иде бит әле бу?! Заманның шундый « кинәт, тиз үзгәрүенә исең-акылың китәр! Нишлисең, язмыштан узмыш г юк, диләр. Тик шулай да авыр, эч поша, хәтта өебез дә бушап, күңел- ч сезләнеп калгандай булды. Мин түгел, әнә Сабира да көенә. •-
— Абзый кызганыч! Юкка үзем генә барыйм дип әйтмәдем.
— Кит, җүләр, шундый куркыныч жиргә! — дим мин аңа гаҗәпләнеп.
— Кемнән, нәрсәдән?
— Анда торганы ирләр генә ич!
— Ирләр үзләре миннән курыксыннар!—ди Сабира гайрәтләнгән булып. — У-у, мин ул ирләрне!
Мин ирексездән көләм:
— Куырып ашар идең бугай!.. Ләкин әтием җибәрер иде дисеңме?
— Менә анысы дөрес! Җибәрәме соң?!
Мондый көнне һәм мондый чакта нәрсәгә тотынырга да белмисең. Ә кирәк, ниндидер эш-хәрәкәт кирәк — шунсыз эч пошуын басып булмаячак. Сабира да шуны чамалап, ахрысы, әрле-бирле йөренде дә, миңа килеп:
— Әйдә, әхри, кер юабыз! —диде.
Әлбәттә, бу эш инде, ләкин мин кулларыма карыйм: эссе, сабынлы суда бер дә бозасым килми шул үзләрен... Сабира, очлы күз, шуны сизеп алды бит:
— Ә-ә, Салих әфәнде киләсе көнмени әле бүген?—дигән булды.
— Булса соң!
— Мүзикәл бармакларыгыз кызарыр бит, туташ!
— Җен, пәри, албасты!—дидем мин кинәт кызып. — Телеңне тартып кына өзәр идем мин синең!.. Әйдә, чыгар керләреңне, юабыз!
— Я, я, нәнәм, чәпчемичә генә!—диде Сабира, шунда ук мине юмалап — Мин аңлыйм ич, барысын да аңлыйм... Син миңа булышырсың гына, яме?
Шулай итеп, без эшкә дә тотындык. Сабира керләрне чыгара башлады, ә мин утын керттем, су керттем. Плитәне ягып җибәрдек. Ул арада әнием дә кайтып керде. Кәефе начар түгел иде кебек. Без аңардан, кая кадәр озаттың, ни күрдең, дип сорадык.
— Печән базары чатына хәтле генә, — днде әнием. — Халыкны шактый күп җыйганнар икән, араларында бик могтәбәр кешеләр дә бар. Гаеткә барган шикелле төркем-төркем булып стансага таба киттеләр.
— Тәкбир әйтмәделәрме соң?—диде Сабира.
Әнием Сабирапың көлеп сораганына каршы ачуланыбрак:
— - Юкка тотынгансыз бу эшкә! — диде. — Кеше озатканнан соң идән себермиләр, кер юмыйлар, — белергә кирәк иде.
Бу юлы инде Сабира дәшмәде. Көч белән баса-баса керен юа гына- бирде. Мин инде кечкенә ялгашта үземнең вак-төяк керләремне гежә юыштырдым. Кулларымны сакладым
Ә кичкырын, билгеләнгән вакытта, Салих та килде. Әмма һич булмаган бер хәл—ул ишектән үк көлә-көлә килеп керде. Моңа мин бик
ӘМИРХАН ЕНИКИ
гаҗәпләндем. Шулай да ул яныма килеп кулымны кыскач, көлүеннән туктап, әдәп белән генә миннән сорады:
— Кәефегез ничек, Гөләндәм?
— Рәхмәт! Ә сезнеке?
Ул яңадан әкрен генә көләргә тотынды. Мин тагын аптырап калдым:
— Ни булды, ник көләсез?
Ләкин ул гадәтенчә көлеп туктагач кына ни булганын сөйли башлады:
— Беләсезме, әле сезгә килешли генә шундый бер кызыкка очрадым. Барабызчы агай... (ул тагын әзрәк кенә көлеп алды), әйе, менә чикмән якасын күтәреп, үрәчәле чанасына аягүрә баскан барабызчы агай, дилбегәсен болгый-болгый, Мәскәүски буйлап чаптырып килә. Артында моның бер мөселман абзый бөрешеп кенә утырып бара. Кызу чапкан ат чатка җиткәч кинәтрәк борылды, ахрысы — бу абзый чанадан очып төште дә калды. Ә барабызчы шуны сизмичә атын куа да куа. Урамдагы кешеләр аңа төрле яктан: «Әй, Гыйбад, юлчыңны төшереп калдырдың бит!»—дип кычкыралар, сызгыралар, ә агайның гамендә дә юк, борылып та карамыйча китте дә барды... Инде күз алдыгызга китерегез (ул тагын көлә башлады), агай... агай теге абзый әйткән җиргә барып җиткәч, атын туктатып, борылып караса, пассажиры юк, пассажирдан җилләр искән! Я. кызык түгел диегез?!.
Кызык икән шул, ләкин мин нигәдер көлә алмадым. Бары:
— Теге очып төшкән абзый үзе торып, артыннан йөгермәдемени? — дип кенә сорадым.
— Кая йөгерсен!—диде Салих, батист яулык белән күзен, маңгаен сөрткәләп. — Ул, бичара, түгәрәк, юан гына бер кеше — онга баткан таракан шикелле көрткә чумды. Кемдер тартып чыгарды үзен! — Салих шунда ук җитдиләнеп, тирә-ягына каранып алды.— Гафу итегез, ә әтиегез кайда соң?
Мин икеләнебрәк калдым: әйтергәме-юкмы? Юл чистартырга җибәрделәр дип әйтүе ничектер кыен да. оят та кебек иде. Шуңа күрә:
— Әтием өндә юк шул әле, — дию белән генә чикләндем.
— Алайса, безнең дәрескә кайтып өлгерер, — диде Салих, елмаеп кына.
— Белмим тагын... бәлки бүген кайтмас та. Аны бит эшкә җибәрделәр.
— Әх, шулаймыни?!. Кая, нинди эшкә инде?
Ләкин минем кыенсынып торуымны күргәч, ул бераз гаҗәпләнеп өстәде
— Хәер, әйтмәсәгез дә була!
— Юк, ни өчен?—дидем мин, уңайсызланудан ашыгып.—Әтиемне начар эшкә җибәрделәр.
Салих миңа туры гына карап, иңбашын җыерып куйды:
— Эшнең авыры була, хәтта пычрагы була, әмма начары була микән? Бер дә ишеткәнем юк, Гөләндәм!
— Соң... тимер юл чистарту, сезнеңчә, яхшы эшмени инде ул?
— Авыр эш. Бигрәк тә Әхмәтҗан абзый кебек өйрәнмәгән кешегә.
— Менә шул шул! Олы кеше дип тә тормадылар!
— Алай икән!.. Күрәсең, шулай кирәк булгандыр инде, башкача мөмкин булмагандыр .. Ләкин сез артык борчылмагыз, Гөләндәм. Әхмәтҗан абзыйга күмәк халык арасында әллә ни авыр булмас, яшенә карамастан, таза кеше ич ул!
Мин дәшмәдем, минем бу хакта сүзне тизрәк бетерәсем килә иде. Ләкин Салихның әйтер сүзе бетмәгән икән әле.
— Беләсезме, Гөләндәм, — диде ул, аз гына тынып торганнан соң,— шәһәрнең хәле бик авыр бит! Азык юк, ягулык юк, юллар җимерек. Без менә йөргәч күрәбез: мәктәпләр ягылмый, лазаретлар ягылмый, ә анда
бит мәҗрух солдатлар ята. Билгеле инде, яңа власть ничек кенә булса да шушы авыр хәлне җиңеләйтергә тырыша. Ләкин ана халыкның ярдәме кирәк, Гөләндәм, аңлыйсыңмы?
Әлбәттә, бик аңлашыла, бигрәк тә Салих шулай гади генә төшендереп тә биргәч, тик мина бу хакта сүз алып баруы читен иде. Шуңар күрә мин бары. «Аңлыйм, Салих абый!» дию белән генә чикләндем. ♦
— Менә бик әйбәт! —дип куйды ул, ләкин шулай да сорады: — Я ц
соң, чибәрем, бүген нишлибез, сабак укыйбызмы, әллә калдырып тора- о бызмы? =
— Юк, нигә калдырырга? — дидем мин гаҗәпләнебрәк.—Мин бит < сезне көн озын көтеп тордым!
— Шулай укмыни?!. Утырыштык, алайса!
Бу юлы пианино янына ул үзе башлап утырды. Ләкин уйнарга ашык- > мады. Миңа таба борылып, сер әйткәндәй әкрен генә:
— Гөләндәм, мин сезгә бүген ике гаҗәеп нәрсә китердем бит әле,— о
диде. z
— Нәрсә икән ул? — дидем мин, шунда ук кызыксынып. £
— Ашыкмагыз, хәзер белерсез... Ләкин башта шуны әйтәсем килә: 2 без моңарчы гел халык көйләрен, ягъни кем тарафыннан чыгарылуы билгесез булган көйләрне уйнадык. Ә бүген мин сезгә чыгаручысы мәгь- _ лүм булган ике көй уйнап күрсәтмәкче булам.
— Андыйлар да бармыни?
— Бар шул! Берсен аның сез дә белергә тиешсез. Бу — Заһидулла =
абзый Яруллин тарафыннан язылган «Тукай маршы». Ма-рш! — u аңлыйсызмы? =
— Беләм, ишеткәнем дә бар. х
— Ул халык арасына бик тиз таралды. Без дә аны еш кына уй- * ныйбыз. g
— Заһидулла абзый үзе дәсезнең оркестрда уйнаган түгелме соң? а>
— Әйе, баштарак уйнады. Аны «Сәйяр»ның беренче музыканты дияргә була. Тукай, Галиәсгар абзый, Карцевлар белән якыннан аралашкан кеше. Аннары мине дә бит рояль телләренә басарга башлап ул өйрәтте. Минем беренче хәлфәм!
— Шулаймыни? Күптәнме?
— Шактый вакыт узды инде аңа.
— Сез үзегез аны эзләп таптыгызмы?
— Дөресрәге, ул мине «тапты!»
— Кызык бу, сөйләгез әле!
— Сөйләсәм, озакка китмәс микән?!—диде Салих, ак маңгаен ышкып — Кыскасы, болай булды. Малай чактан ук минем бармакларым тик тормый иде инде. Апам миңа кечкенә гармун алып бирде — мин шуны ничектер ансат кына тарткаларга да өйрәндем. Ә безнең җизнигә — безнең җизнине беләсезме икән. Шиһап Әхмеров, китапханә тотучы — менә аңа гел генә әдипләр, шагыйрьләр килеп йөриләр иде. Шул җөмләдән. Заһидулла абзый да бездә еш кына була торган иде. Мин, билгеле, алар алдында кечкенә тальянымны кычкыртмый идем. Әйтергә кирәк, ни өчендер кешеләрдән яшеренеп, ялгыз гына уйнарга ярата идем. Шулай да Заһидулла абзыйның сизгер колагы минем каралтылар артына посып гармун тартуымны ишетеп алган бит! Бер ишетә бу, ике ишетә, аннары мине чакыртып алып, үзе алдында уйнарга куша.'Ә мин, тиле, аяк терәп киреләмәм, оятка калудан куркам, янәсе... Тик җизни кыстагач кына уйнап күрсәттем. Шуннан соң Заһидулла абзый җизнигә әйтә: «Синең бу кайнешеңә ходай бик сизгер бармаклар биргән икән, Шиһабетдин әфәнде, чынлабрак шөгыльләнергә кирәк үзе белән, югалып калмасын», ди «Малайда нидер барын без үзебез дә чамалый идек», ди җизни дә. Менә шул сөйләшүдән соң озак та үтми, безнең мәгърифәтле жизнәбез ничектер туры китереп, бер тотылганрак рояль дә сатып
ала. «Бу синен өчен, Салих!» ди ул мина. Беләсезме, Гөләндәм, моның кебек зур бүләкне минем күргәнем дә юк һәм яңадан күрүемә ышанмыйм да. Көннәр буе мин шул көзгедәй ялт иткән, эченә әйтерсең дөньяның бөтен сихри авазларын җыйган мәһабәт, кара, өч аяклы «өстәл» тирәсендә генә әйләнә торган булдым. Менә шул чакта инде Заһидулла абзый мине рояль алдына утыртып, бер изге эшкә керешкәндәй бисмилласын әйтеп, рояльнең ак-кара телләренә басарга да өйрәтә башлады, һәркөн диярлек үзе теләп, бары мине өйрәтү өчен генә (әлбәттә, бер нинди мөкяфәтсез!) махсус килә торган иде бу җаны-тәне белән музыкага бирелгән гаҗәеп кеше! Ихтимал, шул чакта мин музыканың аңа бөтен гомерен дә, йөрәген дә багышлаган кешеләр эше генә булуын аңлап та калганмындыр!
Салих тынды, минем аңа тул-туры карап утыруыма уңайсызлангандай, башын бераз гына читкә дә борды. Ә мин карамыйча булдыра алмыйм, чөнки аның сүзләрендә һичбер төрле фальшь юк, үзен-үзе күтәрергә, күрсәтергә тырышу юк — барысы да бик табигый һәм бик гади, чөнки аның өчен музыка бары чын мәхәббәт эше икән! Димәк, бернинди ясалу-кылануларга мохтаҗ түгел ул!
— Инде рәхим итеп, хөрмәтле Заһидулла абзыйның «Тукай мар- шы»н уйнап карыйк! —диде ул, мине уйларымнан айнытып. Ләкин мин. аңа башларга ирек бирмичә, тиз генә сорадым:
— Ә сез Тукайның үзен күрдегезме?
— Күрдем, бәгырь, күрдем!
— Кайчан, кайда?
— Безгә, җизни янына килгән чагында.
— Әйтегез әле, ниндирәк кеше иде ул?
— Бик зур кеше иде, бәгырь!
— Мин аның шагыйрьлеген әйтмим, ә кыяфәткә ничегрәк иде дим... Имеш, ул буйга кечкенә, арык кына бер кеше булган диләр, дөресме шул?
- - Дөрес, әмма буйга бик озын кешеләр дә аның алдында түбәнчелек белән башларын ияләр иде,—диде Салих, хәйләкәр генә елмаеп.
— Мин чынлап сорыйм, ә сез көләсез! — дидем мин, әзрәк үпкәлисем килеп.
— Юк, мин көлмим,—диде ул, шунда ук җитдиләнеп.—Хикмәт аның буендамыни, Гөләндәм?!.
— Әлбәттә, түгел! Ул кадәресен генә мин дә аңлыйм инде. Ә сезгә аның белән сөйләшергә туры килдеме?
— Тукай минем белән сөйләштеме дип сорамакчысыз — шулаймы? Ул миннән дәүрәк ич!
— Гел шаяртасыз, Салих абый!
Ләкин Салих нидер үзенекен уйлый башлаган иде, ахрысы—дәшми калды. Тик бераздан гына ул шундый ук уйчанлык белән:
— Мин бер нәрсәне бик ачык хәтерлим, Гөләндәм!—диде. — Көннәрдән бер көнне миңа, ниһаять, аның алдында да уйнарга туры килде. Билгеле, Заһидулла абзыйның бик нык кыставы аркасында гына, югыйсә, мин үзем һич тә җөрьәт итә алмаган булыр идем. Чөнки бу махсус Тукай өчен, ул ишетсен дип уйнату иде. Әле башка кунаклар да бар — алар да көтәләр. Үзенә күрә бер имтихан дисәм, һич тә артык булмас!.. Уйнаган чакта мин моны бәген җаным-тәнем белән дигәндәй сизеп тордым, ә ул, Габдулла абый, йомшак диван башында бөрешеп кенә шылт та итмичә тыңлап утырды. Ул инде бик сырхау иде... Бер көйне уйнап бетергәч тә кунаклар шаулашып миңа: «Менә афәрин, менә рәхмәт, шәкерт!» диештеләр. Ләкин мин Габдулла абыйның тавышын ишетмәдем — ул үзенең почмагында һаман шулай тын гына, хәрәкәтсез генә утыра бирде. Әмма ул минем яңадан уйнавымны көтә иде, мин моны ничектер йөрәгем белән сиздем, һәм аның өчен генә тагын ике көй уйнап чыктым. Шуның соңгысы — «Әллүки» иде.
Салих ни өчендер кинәт кенә пианино өстенә иелә төште һәм көттеребрәк әкрен генә: «Менә шул!» дип әйтеп куйды. Мин дә бер мәлгә сүзсез калып, тынып тордым. Аннары сак кына сорадым:
— Әмма соңыннан ул сезгә ни дә булса әйткәндер бит?
— Ишетмәдем, бәгырь, ишетмәдем! Уйнап бетергәч тә мин торып чыгып киттем — әйтерсең, бизгәгем кузгалды, качтым тизрәк! Балалык* инде... Шулай да Габдулла абый нидер әйткән булырга тиеш, чөнки “ шактый вакыттан соң, ул үзе үлгәч инде, Заһидулла абзый миңа бер сүз £ чыкканда әйтә куйды: «Бел, Салих, син Тукайның фатихасын алган р кеше!»—диде. Гаҗәп зур йөк бу минем өчен, әгәр чын булса?!. х
— Чыгып китмәгән булсагыз, аның фатихасын үз авызыннан ишет- g
кән булыр идегез, — дидем мин. S
— Ә бәлки чыгып китүем кирәк тә булгандыр?! н
— Ни өчен? g
— Чын дөресен шәкертнең үзеннән бигрәк хәлфәсенә әйтәләр ич!.. §
— Шәкерт күңелен табу да кирәк бит! Ф
— Зарар юк. Я, артык масаеп киткән булыр идем. Ә масаю ул вак, §
көнче кешеләр эше. Ярый, Гөләндәм туташ, сүз бозау имезер ди, эшкә u күчик, булмаса! ♦
— Мин тыңлыйм, Салих абый! =
Салих пианинога тартылыбрак утырды, кулларын җәя төште, ләкин * башлап киткәнче әүвәл шуны әйтте:
— Тукайның үлеменә карата жыр туарга тиеш иде — тумыйча ка- ш луы мөмкин түгел иде. һәм ул җыр туа — шагыйрьнең бик яраткан = музыканты Заһидулла абзый Яруллин күңелендә туа ул җыр!.. Башта < Заһидулла абзый җырын «Тукай хатирәсе» дип атый, ләкин озак та £ үтми, әзрәк үзгәреп, «Тукай маршы»на әйләнеп китә.
Сүзләренә игътибар итегез: £
о
Ташладың син безне. Тукай,
мәңгелеккә ташладың.
Син хәзер дөньяда түгел, үзгә хәят башладың'.
Үзгә хәят!.. Халык күңелендә мәңге яши башлау!.. Инде тыңлагыз!..
Гадәттә нәфис-йомшак кына уйнаган Салих бу юлы кулларын киң җәеп, батыр-көчле итеп башлады. Хәтта үзе дә бераз арткарак каерыла төште, һәм музыка да, үзенең остасын тапкандай, ничектер бик куәтле булып яңгырады.
— Ишетәсезме, бәгырь?—диде Салих дәртләнеп уйный-уйный.— Күпме уй-хис бу музыкада! Олы хәсрәттән тирән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенең рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, ул аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә — тыңлагыз әле, тыңлагыз! — ниндидер бер тантаналы горурлык яңгырый түгелме соң?!. Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык — ишетәсезме сез шуны?!.
Әйе, ишетәм мин, ишетәм! Ишетү генә түгел, әллә нинди бер сызла- нулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсым да килеп китте. Музыка һәм халык икесе бергә үрелсә, бик тирән яткан тойгыларны да кузгата икән ул! Аннары минем Салихтан: «Сез дә шушының кебек музыка яза алыр идегезме?» дип сорыйсым килә, ләкин куркам, бик яшерен теләгенә (әгәр шундый теләге булса) саксыз орынудан куркам!
Ике тапкыр уйнап чыккач, Салих туктады һәм, хәлсезләнгәндәй иңбашларын салындыра төшеп, бераз тынып торды. Аннары миңа урын биреп:
1 Бу юлларны миңа шагыйрь Нури Арсланов, исенә төшереп, язып бирде —Ә Е.
— Инде сез уйнап карагыз!—диде. — Нотасыз гына —нотасын язып килергә өлгерә алмадым.
_ Юк,—дидем мин,— сездән соң уйнарга кулым бармый, кыстамагыз!
— Ник?
— Шулай инде, җөрьәт итә алмыйм... Ә сез миңа икенчесен дә уйнап күрсәтегез әле, булмаса!
— Ярый, алайса,— диде Салих һәм бер иңбашын сәер генә сикертеп куйды да яңадан пианино каршысына тартылыбрак утырды.— Икенчесе... икенчесе, Гөләндәм, романс булачак!
— Романс?! Чынлап әйтәсезме?
— Әлбәттә! Башта марш иде, ә хәзер — романс! «Мәхәббәтем» дип атала.
— Кызык! Кем язган соң аны?
— Фәттах Латыйпов дигән җырчы. Ә сүзләре шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнеке. Ничек әле үзе?—Ул сүзләрен исенә төшереп, әкрен генә җырлап карады:—«Тормыш синсез — җилле диңгез, күз карам!» — һәм шуңа ялгап уйнап та китте.
Әйтәсе дә түгел, бу моңарчы без белгән, без уйнаган көйләрнең берсенә дә охшамаган иде. Моның яңгырашы, агышы бөтенләй яңа—колак ишетмәгәнчә!., һәм сүзләре дә бик сәер — ничек кенә дип әйтергә? — әллә нинди шашыну, өзгәләнү бар сүзләрендә:
Миннән ник качтың?
Күккә ник аштың? Ник сөйдең дә ник Тәмугка аттың?..
Көе дә сүзләренә бик туры килә икән — шундый ук тирән сагыш, әрнү, йолкыну ишетелеп тора үзеннән. Кыскасы, ошады миңа бу романс!
Уйнап бетергәч, Салих миннән сорады:
— Я. ничек соң, бәгырь?
— Ә сезнеңчә ничек?—дип сорадым мин үз нәүбәтемдә.
— Мин — гашыйк! — диде Салих бер генә сүз белән.
— Шул кадәр үк әйбәтмени?
— Көнләштерерлек дәрәҗәдә!.. Әмма шунысы зур куаныч — бездә, ниһаять, чын музыка туа башлады бит!.. Менә сиңа марш, менә сина романс!.. Ләкин болар әле беренче карлыгачлар гына... Болар артыннан бер заман симфонияләр, хәтта опералар туа башлар!.. Фатих аб- заңның «Фәтхулла хәзрәт»тә язганнары коры хыял гына булып калыр дисеңме әллә?!. Татар операсын ул үзе күрәчәк әле, насыйп булса!
— Кайдан сездә бу кадәр ышаныч?
— Вакыты җитте, Гөләндәм, вакыты!
— Әмма ләкин кешесе дә кирәк ич әле... Композиторларың кайда?
— Алары да булыр!.. Милли азатлык нәрсә өчен соң уЛ?! Безнең ише изелгән халыкка юл ачу дигән сүз түгелмени? Ә талантлар табылачак. бар алар!
Минем тагын аңардан: «Бәлки сез дә музыка яза башларсыз әле?» дип сорыйсым килде, ләкин бу юлы да ни өчендер тыелып калдым. Дөресен генә әйткәндә, мин инде эчке бер сизенү белән аның оста уйнаучы гына булып калмаячагын, иртәме-соңмы үзе дә музыка яза башлаячагын сизә идем. Тик менә үзенең бу хакта һичбер сүз әйткәне юк. Хәтта ялгыш кына да...
— Я, «Мәхәббәтем» бик ошагач, үзегез дә уйнап карагыз инде,— диде ул миңа.
Бу юлы мин баш тартмадым. «Мәхәббәтем»не күңелемдә чакта уйнап карыйсым килде. Салих торып бер читкә китте, мин әкрен генә башладым. Юк, болай түгел шикелле... Ничегрәк соң әле? Тукта, менә
болай... Әйе, әйе, нәкъ шулай!.. Көйне әйбәт кенә «тотып», ишетеп- тоеп, шуңа тәмам бирелеп-дәртләнеп, уйнап чыктым ахырда үзен!.. Хәтта Салихның артыма килеп басканын да сизмәдем. Бары колагыма бик якын иелеп, назлы-йомшак кына пышылдап:
— Гөлгенәм, мин хәйран!—диюен ишеткәч кенә сискәнеп киттем.
Аның җылы сулышы ачык муеныма тиде — мин, үбә ахрысы дип, бер ф мизгелгә бөрешеп, өнсез булып калдым. Ләкин ул... үпмәде, яныма уты- ы рып, сул кулымны ике учына алды да, күзләремә карап, яңадан кабат- g лады: Ь
— Мин хәйран!.. Сез, акыллым, мелодияне шул кадәр тиз тотып §
аласыз... мин ни әйтергә дә белмим. Талант, чын музыкаль талант — х бары шул гына! Э
— Арттырасыз, Салих абый!—дидем мин, сөенечемнән балкып. >
— һич юк!—диде ул җитди генә.— Арттырырга яратмыйм, аннары
мондый нечкә эштә арттырырга ярамый да. Беләсезме, мин сезне бер £ бик әйбәт музыка әһле белән таныштырам әле. =
— Кем ул? g
— Әхмәтсолтан Габәши... 2
— Ә ни өчен мине аның белән таныштырмакчы буласыз? .
— Күрсен, уеныгызны ишетеп карасын. Ул бик укымышлы кеше,
музыканы бик яхшы белә... Үзе... бик сөйкемле дә,— диде Салих - елмаебрак. s
— Юк, кирәкми, таныштырмагыз... Я гашыйк булып куярмын! — = дидем мин дә, сүзне уенга борасым килеп.
— Эһем, эһем!—дип тамак кыргалады Салих.— Мин каршы түгел. = лаек кеше! *
— Шулай да мин теләмәсәм?
— Барыбер таныштырам! g
— Ни өчен соң? Нигә кирәк ул? «>
— Кирәк, бәгырь, кирәк! Сезнең үзегез өчен кирәк!
— Ә минем менә бер кем белән, хәтта бик әйбәт, бик сөйкемле кеше белән дә танышасым килми.
— Бу нинди кирелек?—диде Салих кинәт ачуланган булып.— Ахыр чиктә сез, туташ, мине тыңларга тиешсез. Онытмагыз — мин 'ез- нең хәлфәгез!
Ә минем юри киреләнәсем килә, чынлап үпкәләр микән дип сынар өчен генә киреләнәсем килә:
— Әгәр тыңламасам?
— Ул чагында мин сезгә җәза бирәчәкмен!
— Нинди җәза?
Салих инде көлеп җибәрүдән чак тыела иде, шулай да кашларын җыера төшеп, әйткән булды:
— Мин сезне, туташ, сандык күтәртеп, әнә, почмакка бастырып куярмын!
Инде мин ирексездән көлеп җибәрдем:
— Ү-ү, сандык бик авыр ич ул! Безнең сандыкларны дүртәр кеше генә күтәрә ала!
— Ә мин. — диде Салих көлә-көлә, — күрше Касыйм хәзрәт мәдрәсәсеннән берәр шәкертнең таракан оялап беткән кечкенә сандыгын алып чыгармын да шуны эчендәге бөтен чүп-чарлары белән сезгә күтәртермен!
— Әбәү, кирәкми, юк-юк, тараканнардан бик куркам!—дидем мин, кулларымны бала шикелле селтәп.
Икебез дә күзгә яшьләр килгәнче рәхәтләнеп бер көлештек. Ниһаять, көлешеп беткәч. Салих миңа, үзеннән-үзе хәл ителгән мәсьәлә турында искә төшергәндәй:
«К У » № 9.
49
— Ярый, Гөләндәм, Солтан абый белән кайчанрак очрашуыбызны мин сезгә хәбәр итәрмен, — диде. —Ә хәзер рөхсәт итегез, миңа китәргә вакыт!
— Нигә бик тиз?
— Егетләрем көтә! — Аннары иелә биреп әкрен генә әйтте:— «Мә- хәббәтем»не онытмагыз!..
...Әтием өйдә булмагач, бу юлы мин аны үзем озата чыктым. Тышкы ишек төбендә безнең ара күкрәк күкрәккә тияр дәрәҗәдә бик якын калган иде, мин стенага елыша төшеп, нидер көткәндәй нрексездән, хәтта сулышымны бүлеп, тынып тордым. Ләкин Салих миңа орынмады, бары сул кулымны катыгына кысты да колагыма шыпырт кына «Хуш, Гөлгенәм!» диде һәм шунда ук ашыгып чыгып та китте. Мин дә, әллә үкенечтән, әллә сөенечтән, тирән генә бер көрсенеп, тизрәк өйгә ашыктым.
Салихны озаткач, бераздан өчәү генә кичке чәйгә утырдык. Әтием юк, әтием кайдадыр юл чистарта. Ни хәлдә йөридер инде ул, бичара?!, Әнием күңелсез, ләкин тыштан сабыр—ул бер дә уфтанырга яратмый. Минем дә, кинәт вөҗданым уянгандай, җаным сыкранып куйды: әтием шундый хәлдә чакта мин монда берни булмагандай романс өйрәнеп ятам. Ярыймы, килешәме бу?.. Хәер, әллә ни хәсрәткә тарырлык хәвеф юк та кебек, ә шулай да күңел борчыла, эш поша.
Чәйдән соң үз урыннарыбызга таралыштык. Өй эче тып-тын, йоклап кына үткәрә алмаслык кышкы төн — нишләргә?.. Иренеп кенә чишендем дә, җылы-йомшак урыныма ятып, Купринның «Аң»да татарча басылган «Сүләмиф»ен укый башладым. Бик матур, бик шигъри язылган әсәр, ләкин ни сәбәптер йотылып кына укый алмыйм — уйларым мине һаман каядыр читкә алып китәләр. Уйларым да әллә нинди — ни башы, ни ахыры юк, бик биектән аккан күчмә болытлар шикелле килә торалар, китә торалар... Аптырагач, журналны ташлап, урынымнан торам, лампаның филтәсен басып, тәрәзәгә киләм. Җаным тыныч түгел, җаныма нидер кирәк минем... Ә тышта гаҗәеп тын, сыек-зәңгәр төн, кеше эзе төшмәгән ап-ак чиста кар... Ә биек салкын күктә яңа гына туган нечкә ай!.. Тын гына, серле генә сызылып тора ул!.. Бу минем яңа, унтугызынчы елга кергәч, беренче тапкыр күргән 'яшь аем! Нәрсә вәгъдә итә ул миңа, ни көтә мине киләчәктә? Ел озын, ел хәвефле, туасы һәм туласы айлар күп, —ни буласын алдан белүләре бик читен шул миңа, бик читен!.. Ә син дәшмисең, серле, салкын аем, дәшмисең?!.
Ахыры киләсе санда