ДРАМАТУРГИЯБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ
алчвя елның 15 сентябрендә татар совет драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт- I U I нең тууына 80 ел тула.
IVf V Таҗи Гыйззәт утыз дүрт әсәр язып, шуларныңутыз өчесен сәхнәгә күтәрә алган драматург, сәхнәдә дистәләрчә рольләр уйнаган актер, иҗатта үз алымнарын урнаштырган, драматургиясе яшь әдипләр өчен мәктәп дәрәҗәсенә күтәрелгән каләм иясе.
Аның драматург, артист һәм җәмәгать эшлеклесе булып күтәрелеп чыгуы хезмәт иясе халкы тормышында Бөек Октябрь социалистик революциясе тудырган яңарышның ачык бер мисалы була ала. Яшүсмерлек чорын байлар, муллаларда батраклыкта уздырган крестьян егете Октябрь революциясен эшче булып каршылый. Кулына корал тотып, совет властен саклаша, зур тормыш һәм көрәш мәктәбе үтеп актер, драматург булып җитешә, һәм ул уз әсәрләрендә революциягә кадәрге авыл тормышы, крестьянның азатлык-бәхет өчен яуга'Күтәрелүе, ниһаять, яңа тормыш төзү өчен көрәше турында дулкынланып һәм дулкынландырырлык итеп сөйли алды.
Мондый уңышларның сере авторның драматургии талантында гына түгел, ә шул катлаулы чорның үзе белән бергә үзгәргән, үскән кешеләрнең берсе булуында, көн тәртибенә куелган иң актуаль мәсьәләләрне әсәрләрендә кыю рәеештә күтәреп һәм гражданлык җаваплылыгы тоеп хәл итәргә тырышуында иде. Туган илгә, халкына мәхәббәте, ил язмышы өчен һәр даим борчылып яшәве тынгысыз иҗатчыга кулын хезмәттән аерырга ирек бирмәде.
Гомеренең үткәне һәм хәзергесе турында уйланып, 1939 елда ул үзе болай дип язды:
«Мин үземнең барлык үсешем өчен Советлар властена бурычлымын Октябрь революциясеннән соң мин актер һәм драматург булдым. Мин үземнең пьесаларымда Октябрь чорында һәм коллективлашу чорында крестьяннар кичергән грандиоз переворотны сурәтлим. Минем уйларым һәм хисләрем халык белән» '.
Драматургның иҗат мирасын игътибар белән күздән кичереп әсәрләренең тематикасын, алынган тормыш материалын тикшереп чыксаң, Таҗи Гыйззәт пьесалары илебез кичергән иң катлаулы чорларның художестволы елъязмасы икәнен күрергә була.
«Наемщик», «Ялкын», «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк»... Бу әсәрләр идея- тематик яктан бер-берсенә бик якын торалар, хронологик яктан караганда, эзлекле тарихи вакыйгаларга нигезләнгәннәр. «Наемщик» музыкаль драмасы Россиядә крепостной хокукның бетерелүенә бәйле вакыйгаларга корылган, «Ялкын» узган гасырның 70 нче елларында Казан губернасында булып узган крестьян күтәрелешләре хакында * «Совет әдәбияты» журналы, 1939 ел. 1 сан.
сөйли. «Чаткылар» драмасы нигезендә Столыпин реакциясе чорындагы тарихи вакыйгалар ята. Биредә крестьяннарның патша хөкүмәте уздырган җир политикасына каршы көрәше тасвирлана. «Ташкыннар» трилогиясендә исә драматург үз алдына тагын да масштаблырак һәм катлаулырак бурычны куя: илебездә барган тарихи вакыйгалар фонында татар крестьянының ни рәвешле Бөек Октябрь социалистик революциясенә, яңа тормышка килүен күрсәтә, һәм, ниһаять, «Бишбүләк» драмасында гражданнар сугышы чоры, татар крестьяннарының Октябрь революциясе казанышларын саклап калу өчен алып барган көрәше гәүдәләнә.
Драматургиябезнең алтын фондына кереп калган бу әсәрләрнең барысы да социаль конфликтка нигезләнгән. Тормыш материалы,
Таҗи Гыйззәтнең драма әсәрләренә сюжет катлаулылыгы хас. Әмма әйтергә теләгән фикернең ачыклыгы, характерларның пәрдәдән-пәрдәгә эзлекле рәвештә үстерелә килүе әсәрләрне бербөтен итә, сюжет җепләрен чуалтырга ирек бирми. Чөнки төрле коллизияләр драманың төп конфликтыннан аерылып китмиләр, һәр персонаж вакыйгага карата үз мөнәсәбәте белән килеп керә. Хәл ителергә тиешле мәсьәләгә карашында, шуңа катнашуында аның характеры ачыла, тулылана бара. Геройлар әсәрдә тасвирланган чордан аерып алып булмаслык дәрәҗәдә конкрет тарихи шартларда яшиләр. Әйтик, -Ташкыннар» драмасында тормышка буйсынып, гаделсезлекләргә күз йомарга тырышып яшәгән Биктимер карт социаль тигезсезлек тарафыннан тудырылган бәлаләр үз җилкәсенә өелә барган саен, крестьян психологиясенә хас йомыклыгын җиңә барып, революцион көрәшкә якынлаша.
Биктимерның семья әгъзалары да һәркайсы үз язмышларын кичереп, социаль бәрелешләр юлына керәләр. Драмада катлаулы сыйнфый көрәш атмосферасы һәр персонажның илдә барган вакыйгаларны үзенчә аңлавы, максатына үзенчә омтылышы фонында, шулар аша тудырыла.
Биктимер, Гайнавал. Нургали, Гөлчирә акрынлап, эчке каршылыкларын җиңеп, Мирвәли һәм Артамоновлар юлына басалар. Көндәлек авыл тормышын, андагы үзгәрүләрне драматург илдә барган зур политик вакыйгалар белән бәйләнештә тасвирлый. Шул рәвешчә, авылдагы төрле социаль катлауларның үзара мөнәсәбәтләрендәге каршылыкның асыл сәбәпләре ачылып китә. Автор шулай ук авыл халкының революцион көрәшкә килүендә эшче сыйныф вәкилләренең, большевикларның (Мирвәли, Артамонов) ярдәмен, аларның җитәкчелек ролен күрсәтүгә зур әһәмият бирә. Шуның белән Биктимер. Гайнавалларның Шәүлихан семьясына каршы көрәшкә күтәрелүе крестьянның сыйнфый аңы үсүе нәтиҗәсе булып кабул ителә. «Ташкыннар» драмасын шушы ике семья арасындагы конфликтка нигезләп, Таҗи Гыйззәт илебездә беренче импе-
әсәрдә күтәрелгән теманың шул чорның асыл сыйфатын билгеләүче үзәк мәсьәлә булуы үзе шуны таләп итә. Тормыш дөреслегенә һәм тарихи чынбарлыкка турылыклы булу, аны художе-стволы сурәтләүдә анык партияле мөнәсәбәт — Таҗи Гыйззәт иҗатына хас төп сыйфатларның берсе. Тарихи-революцион темага язылган пьесаларында автор тормыш дөреслеген сәнгатьчә сурәтләүдә драматургиябез өчен яңа казанышлар яулый, гади
хезмәт кешеләре арасыннан күтәрелгән, заманның прогрессив идеалларын үзләштергән герой образларын тудыруга ирешә. Шунысын әйтергә кирәк. Таҗи Гыйззәт крестьян тормышының авырлыгын, аяныч чынбарлыкны күрсәтүне төп максат итеп куймый. Авыл хезмәт иясенең бөлгенлеге изүче көчләргә каршы көрәшнең зарурлыгын китереп чыгаручы нигез итеп тасвирлана. Иҗатында аңлы рәвештә сайланган бу юл Таҗи Гыйззәт әсәрләрен яңалык, бәхетле киләчәк өчен көрәшүче сәнгатьнең алгы сафына куйды, әдәбиятыбызда тарихи чынбарлыкны чагылдыруның яңа алымнарын урнаштыруда зур уңай йогынты ясады.
риал истин сугыш еллары һәм революция чорындагы социаль каршылыкларның бөтен катлаулылыгын кешеләр язмышы аркылы күрсәтә алды.
Кешеләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрнең социаль нигезләрен эзләу Таҗи Гыйззәт драматургиясенә гомумән хас сыйфат. Ул барлык әсәрләрен шушы принципка таянып язды, һәм башка драматурглардан да шуны таләп итте. «Гамир Насрый иҗаты турында» исемле мәкаләсендә Таҗи Гыйззәт болай ди: «...Драма әсәрләребезнең ♦ конфликтлары нинди дә булса иҗтимагый, дәүләт интересларын алга сөрү нигезендә 3 булырга тиеш. Югыйсә... әсәрдә нигез ташы булырлык идея көрәше булмаганлыктан, һ автор примитив рәвештә ясалма конфликтлар уйлап чыгара» *.
. Таҗи Гыйззәт «...авыл тормышыннан алынып язылган драма әсәрләрендә кыз белән g вгет арасындагы мәхәббәтне төп тема итеп, шул чорның политик, экономик шар-ла- g рын томалап калдыруга» каршы чыкты. «Татар тормышын башка милләт хезмәт ияләре m тормышыннан аермаска» 2 3 4 5 чакырды. Дөрес, кыз-егет мәхәббәтенә бәйләнешле вакый- ю галар үстерелешен эченә алган әсәрләр Таҗи Гыйззәт иҗатында да бар. Мәсәлән, х «Чаткылар», «Ялкын», «Наемщик» драмаларын шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин, ь Ләкин бу әсәрләрдә мәхәббәт коллизиясе ярдәмче вазифаны үти. «Чаткыларидан £ Маһи, Гаяз һәм Сабир мөнәсәбәтләрен алып карыйк. Авыл кулагы Сабир Маһины узе- < нә алырга омтыла. Ләкин Маһи тимерче егет Гаязны сөя. Ярлы егете Гаяз Сабирны сөйгәненә өйләнергә йөргәне өчен генә дошман күрми бит. Барыннан да элек, ул аның сыйнфый дошманы. Әсәрдәге бу мәхәббәт тарихы хезмәт иясе крестьяннарның кулак сыйныфка каршы, шуның аркылы патша монархиясенә каршы күтәрелүен тасвирлау ® өчен сюжет кору чарасы гына булып урын ала. Бу мәхәббәт әсәрдә изүче һәм изе- g луче катлаулар арасындагы көрәшне активлаштыручы этәргеч рәвешендә килеп керә х кебек. Шулай итеп, кешеләр арасында булган шәхси мөнәсәбәтләр сыйнфый бәре- ~ лешләр драмасына усеп китә. ьс
Халкыбызның тарихи үткәнен тасвирлауда Таҗи Гыйззәтнең иҗат принцип- g лары ачык. 1937 нче елның 5 нче ноябренда «Ташкыннар»ның премьерасыннан соң - язган истәлегендә ул, беренчедән, «...хезмәт иясе крестьяннардан көлеп, аларның тормышларын комедия рәвешендә бозып күрсәтүгә», икенчедән, «...артистларның автор ялгышларын тагын да күпертеп уйнап килүләренә» каршы чыга, «...мин авыл тормышының үзем белгән, үзем яшәгән чорларын бөтен тулылыгы белән чагылдырырга тырышам» — ди.
Драматург әдәбиятта гына түгел, гомумән сәнгатьтә батырлык, кыюлык, тырышлык һәм эзләнүне расларга тырышты, һәм башкаларны да шуңа өндәде. Бу җәһәттән Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» әсәрен Башкорт дәүләт театрында сәхнәгә куючы режиссер Имашевка язган хатыннан түбәндәге юлларны китерү урынлы булыр: «Ташкыннар» әсәрен уйнаганда артык кайгы-хәсрәт якларына басым ясап, әсәрдәге батырлык пафосын җуюга барылмасын. Бигрәк тә Биктимер карт образында сак булырга кирәк. Соңгы I пәрдәләрдә көрәшкә сәләхиятле булган көчле крестьян картын китереп бастырырга кирәк. Уңай рольләрне башкарырга көчле артистларны куегыз» *.
Мәгълүм булганча, укучы, тамашачы, әсәрдә яки сәхнәдә үз теләк, омтылышларын тапса гына, күңелен сафландырып, дәртләндерә алган көрәштәш образлар белән очрашса гына сәнгать әсәрен кабул итә. Тамашачыны тәрбияләү ягыннан, аны сәнгатькә якынлаштыру җәһәтеннән Таҗи Гыйззәт драматургиясе зур урын тста. 20 нче еллар ахыры, 30 нчы еллар башы — татар театры репертуарының тематик яктан шактый чуар, драма әдәбияты һәм сәхнә сәнгатенең яңалык, «заманчалык» эзли-эзли реалистик нигездән тайпылгалап, төрле формалистик «изм»нар белән авырып алган чагы. Кәрим Тинчурин «Совет драматургиясенең бүгенге хәле» исемле мәкаләсендә тирән борчылу белән болай дип язган иде: «...Тормыш, тарих дөреслегеннән аерылып, каһарманнарны әкият батырларына әйләндерү кызыл романтизм була алмый, ...әсәрдәге каһарманнарның характерлары өстендә эшләү мәсьәләсенә килгәндә, бу турыда эшләр бигрәк тә начар тора, һәрбер каһарманның үткәндәге, бу көнге, иртәгегә характеры күренеп торыргатиеш, Шулай булганда гына каһарман чын кеше, тамашачыда тирән тәэсир кал-
2 «Совет әдәбияты». 1951 ел. 5 сан. 119 бит
• «Сонет әдабняты». 1936 ел. 4 сан. И бит
• Истәлек Драматургның архивында саклана
5 Хат 1938 елның 8 февралендә язылган, шулай ук драматургның архивында саклана.
дыра ала торган кеше булып чыгачак. Бездәге драма әсәрләрендәге каһарманнарның унысыннан бер кеше ясап булмый» '.
Шушындый борчулы эзләнүләр чорында Таҗи Гыйззәтнең тарихи-революцион темага язылган драмаларының сәхнәдә үзәк урынны алулары гаять әһәмиятле иде, алар театрыбыз эшендә социалистик реализм принципларының ныгып урнашуына ярдәм иттеләр,
Таҗи Гыйззәт әдәбиятка театрдан килгән драматург, һәм монда ул театрыбыз корифее Кәрим Тинчуринның реализм мәктәбе принципларын үзләштерә, әдәби осталыкка ейрәнә. «Миңа Тинчурин школасы белән барасың, Тинчурин алымнарын кулланасың, диләр. Кәрим ага минем артистлык ягыннан гына түгел, драматург булу ягыннан да остазым. Мин башка драматургларга да аңардан өйрәнергә киңәш бирер идем»2,— ди ул. Таҗи Гыйззәтнең тарихи-революцион темага язылган драмаларында Горький һәм Тренев пьесаларының да йогынтысы сизелә.
Таҗи Гыйззәт барлык әсәрләрендә дә диярлек заманның актуаль проблемаларына мөрәҗәгать итте, аның һәр яңа әсәре яңа тормыш өчен көрәш сафына басты. Совет авылы темасына язылган пьесалар үз вакытында әнә шундый көрәшче әсәрләр булдылар. «Ил үскәндә», -Бөек борылыш», «Чулпан», «Фамилиясез тимерче», «Мактаулы заман» һәм башка пьесалар совет авылында яңа социалистик мөнәсәбәтләр урнаштыру чорын чагылдыралар. Аларда бу процессның катлаулы һәм каршылыклы булуы ачыла, авылдагы социалистик яңарыш шартларында крестьян психологиясендәге үзгәрешләр, яңа кеше формалашуы күрсәтелә.
Утызынчы еллар өчен бу тема үзенең сәнгатьчә чагылышын табарга тиешле яңа тема иде һәм Таҗи Гыйззәт иҗатының бу юнәлешендә дә эзләнүләрен тормышны ныклап өйрәнүдән, һәр яңалыкның асылын төшенергә, аның үсеш тенденцияләрен ачык күрергә тырышудан башлый. «Колхоз минем иҗат мәктәбем» исемле мәкалә бастырып, «авылдагы тормышны, социаль үзгәрешләрне, элекке аерым хуҗалык, хосуси милекчелек крестьяныннан яңа кешеләр туып килүен күрергә» омтылуын әйтә. «...Элеккеге патша хөкүмәте авылында үткәргән унбиш ел гомерем минем йөрәгемдә онытылмаслык ач-ялангачлык, җәбер, золым, күз яшьләре белән истә калсалар, бүгенге авылда күргән шатлыкларым мәңге онытылмаслык хатирәләрен исемдә калдырдылар. Бу тәэсирләр минем иҗатыма әйтеп бетергесез көчле, тирән йогынты ясадылар» !.— ди ул.
Совет авылы темасына язылган бу әсәрләр утызынчы елларда гаять популярлашалар. Профессиональ театрларда, шулай ук республикабыз үзешчән сәхнәләрендә иң күп куелган әсәрләр булып, агитацион драмаларга әвереләләр.
Бу уңайдан бер күренекле вакыйганы искә алып китик. Кискен сыйнфый көрәш аша күмәкләшеп килгән колхоз тормышын чагылдырган «Мактаулы заман» әсәре сәхнәгә куела. Сыер, үгезләр турында язылган дип, театрга шикләнебрәк кабул ителгән бу комедия академия театры сәхнәсендә искиткеч зур уңыш белән бара башлый. Махсус эшелоннарга төялеп Арча, Кукмара районнарыннан колхозчылар спектакль карарга киләләр. Составның алдына кызыл комачка «Мактаулы заман»нь> карарга киләбез» дип языла, вокзал каршында митинглар оештырыла, урамны шаулатып оркестр уйный. Бу көннәр совет сәнгате бәйрәменә әверелә. Эш шунда ки, бу еллар татар совет театры үз йөзен, башкару стилен эзләгән, заманча яңгырашлы репертуар булдырырга тырышкан, тамашачы белән якыннан аңлашырга, үзара ныклы мөнәсәбәт урнаштырырга омтылган еллар иде.
Совет чынбарлыгын гәүдәләндергән, театрда һәм драматургиядә хезмәт темасын алга чыгарган әсәрләр бу елларда инде шактый күренә башлый. Шулар арасыннан «Мактаулы заман», «Кандыр буе» (Кәрим Тинчурин әсәре), «Габбас Галин» (Ш. Камал әсәре) кебек драмалар татар театры һәм драматургиясендә социалистик хезмәт темасының үстерелеш юлын билгеләүче әсәрләр булдылар. Әдәби һәм театраль тәнкыйть тә ул вакытта ук бу пьесаларның сәхнәгә менү фактын югары бәяли. «Өч постанов- кадан соң театр тарафыннан 200 тамашачы, язучылар, артистлар катнашы белән поста-
1 «Совет әдәбияты». 1933 ел. 2—3 сан. 107 бит
• «Совет әдәбияты». 1936 ел. 4 сан. 41 бит
’ «Совет әдәбияты». 1933 ел. 8-9 сан. 71 бит.
новка турында киңәшмә, фикер алышу үткәрелде. Киңәшмәдә «Мактаулы заман» әсәре һәм аның постановкасы тамашачылар тарафыннан да хаклы рәвештә макталды. Чыннан да, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Мактаулы заман»ның куелуы театр һәм татар совет драматургиясе өлкәсендә булган күренекле бер вакыйгага әйләнде»
Таҗи Гыйззәт драматургиясе тематик яктан бай, жанр ягыннан төрле. «Таймасов- ф лар», «Төнге сигнал», «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт» драмаларында халкыбызның 3 сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыгы гәүдәләнә, социалистик Ватанны саклап калу = өчен аяусыз көрәше күрсәтелә. «Таймасовлар», Бөек Ватан сугышы алдыннан сәхнәгә g менеп, тамашачыда патриотик тойгы тәрбияләү җәһәтеннән зур эш башкарды. Сугыш £ кырларында чын батырлыклар күрсәткән якташларыбыз образларын гәүдәләндергән £ «Изге әманәт» һәм «Чын мәхәббәт» сугыштан соңгы елларда театрларыбызның озын m гомерле спектакльләре булдылар.
Таҗи Гыйззәт комедия остасы да иде. 1940 елда сәхнә күргән «Кыю кызлар» = комедиясе Гадел Кутуй сүзләре белән әйтсәк «—узган гасырның 80 нче елларындагы а. татар тормышының энциклопедиясе»6 7 булып калды. «Кыю кызлар» комедиясенә юга- t ры бәя биреп, Муса Җәлил болай дип язган иде: «Кыю кызларның уңышы шунда— < иске татар мәдрәсәсен һәм аның руханиларының бозык семьяларын оста, үткен сати- Ь ра каләме аша җанлы итеп күз алдына китереп бастыра алуында. Иске татар мәдрәсәсен болай җанлы итеп сурәтләгән театр әсәре бездә әле булганы юк иде»8. ~
Татар театры сәхнәсендә беренче музыкаль комедия либреттосын иҗат итүче дә ® Таҗи Гыйззәт булды. Сүз «Башмагым» музыкаль комедиясе турында бара. Драматург Таҗи Гыйззәт һәм композитор Җәүдәт Фәйзи 1941 елның ахыры, 1942 елның башында = бергәләп «Башмагым» музыкаль комедиясен язалар һәм февраль аенда беренче татар опереттасы дөньяга туа. ьй
«Башмагым» — тамашачыларда искиткеч зур популярлык казанган спектакль. « Аның Казан театрларында 500 мәртәбәдән артык уйналуы, Свердловск, Киев, Харь- — ков, Улан-Удэ, Ташкент, Самарканд сәхнәләрендә уңыш белән баруы шул хакта а- сөйли.
Таҗи Гыйззәтнең музыкаль театр сәнгатен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре моның белән генә чикләнми. Мәгълүм булганча, 20 нче еллар ахырында һәм утызынчы елларда театрларыбыз репертуарында музыкаль драмалар һәм музыкаль комедияләр шактый зур урын алалар. Бу—табигый хәл, театрыбыз үсешендә яңа бер этап иде. Чөнки халкыбызның үз театрында опера һәм оперетта тыңларга теләве заман тудырган яңа бер ихтыяҗ булды. Әле ул вакытта опера театры булмаганлыктан, Татарстанда бу вазифаны да драма театрлары үтәп барырга тиеш иделәр. Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин әсәрләре, Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», «Бишбүләк», соңрак «Башмагым» музыкаль комедиясе музыкаль театрыбызның репертуарын тәшкил иттеләр, опера театрыбыз өчен җирлек һәм музыкаль кадрлар хәзерләүдә үзенә күрә бер мәктәп булдылар. Күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи 1970 елның 13 нче сентябрендә радио аша ясаган бер чыгышында болай дигән иде: «Таҗи Гыйззәт үзенең «Наемщик» драмасы белән Сәйдәшевның чын иҗат йөзен ачты, һәм зур композитор булуын халыкка танытты. Төрле характерлы образларга бай, төрле контрастлы эпизодлардан торган «Наемщик» әсәре Салих Сәйдәшевның киң колачлы һәм үзенчәлекле талантын җәелдереп җибәрергә бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Күңеле белән музыканы сөйгән, сәнгать төрләрен тирәнтен аңлаган Таҗи Гыйззәт иҗатын музыка авазлары белән дә тулыландыруны зарури эш дип карады һәм ялгышмады. Шуңа күрә драматург Таҗи Гыйззәт турында сүз барганда музыка сәнгатен телгә алмый кала алмыйбыз. Киресенчә, сүз музыка турында бара икән, без Таҗи Гыйззәт исемен композиторлар белән янәшә куеп, зур ихтирам белән телгә алабыз»
Таҗи Гыйззәт әсәрләре инде менә илле ике ел буена сәхнәдән төшмичә уйналып киләләр. Шул гомердән бирле аның драма һәм комедияләре куелмаган бер генә сезонны да таба алмыйсың. Ә үзешчән сәхнәләр өчен ул элек-электән иң популяр драматургларның берсе булды.
6 «Совет әдәбияты». 1936 ел. 3 саи. 67 бит
* «Красная Татария». 1940 ел. 12 январь
• Сайланма әсәрләр. Казан, 1956 ел. 3 том. 293 бит
Халкыбызның данлы тарихи үткәнен, заман темасын, чорның кичектергесез мәсьәләләрен үз вакытында театрда гәүдәләндерү — әдәбиятның һәм сәнгатьнең мактау- ли, авыр бурычы. Коммунист язучы Таҗи Гыйззәт утыз елдан артыгракка сузылган иҗат гомерендә шушы юлдан тайпылмыйча, көрәшче драматург, артист һәм актив җәмәгать эшлеклесе булып узды, һәм хәзер дә аның әсәрләре театрыбыз сәхнәләрендә сәнгатебезнең шушы бурычын үзеннән соң килгән иҗатчыларның әсәрләре белән тигездән бүлешеп башкаралар.