Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


МӘСКӘҮДӘ. РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Июнь аенда РСФСР язучылар союзы идарәсе пленумы бүгенге якут әдәбиятының торышы һәм үсеш проблемалары турындагы мәсьәләне тикшерде. Пленум эшендә Татарстаннан Сибгат Хәким. Зәки Нури. Гариф Ахунов (идарә членнары) һәм Равил Файзуллин (ревизия комиссиясе члены) катнаштылар. Үз әсәрләренә бүтән халыклар вәкил-ләрен дә бик кунакчыл рәвештә керткән якут әдәбиятының уңай якларын бәяләп һәм милли әдәбиятларны рус теленә тәрҗемә итү буенча әле хәл ителмәгән кайбер мәсьәләләргә басым ясап, пленум утырышларының берсендә Гариф Ахунов чыгыш ясады.
Шул ук пленумда РСФСР язучылар союзының чираттагы IV съездын 1975 елның декабрендә үткәрергә дигән карар кабул ителде. Съездга делегат итеп Россия Федерациясенең автономияле республикалары. крайлары һәм елкәләре, милли ок-руглары үз оешмаларында учетта торган пэр җиде язучының берсен сайларга тиешләр.
ПУШКИН БӘЙРӘМГ - ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Менә тугызынчы ел рәттән инде ул чәчәкле һәм кояшлы июнь аеның беренче атнасында бөтен ил күләмендә үткәрелә. Бәйрәм тантаналары быел да Псков өлкәсенең Михайловское. Горький өлкәсенең Болдино. Калинин өлкәсенең Брново исемле истәлекле урыннарында — заманында Пушкин яшәгән һәм ижат иткән якларда узды. Күп санлы укучылар белән очрашуларда шагыйрьнең үлемсез бөеклеген зурлап илебезнең төрле республикалары әдипләре һәм чит илләрдән (Куба. Румыния. Югославия һ б.) килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Кайнар хисле һәм күркәм төсле шигъри веноклар Пушкинга күпләп куелды. Татар халкы һәм татар поэзиясе исеменнән шундый сүзне Болдинода шагыйрь Әхсән Баянов, ә шагыйрьнең туган көнендә Мәс кәүдә Пушкин бәйрәмен йомгаклау кичәсендә (П. И. Чайковский исемендәге кон церт залы) шагыйрь Зәки Нури әйтте.
БЕР КИТАПТА ДҮРТ МӘКАЛӘ
Дүрт мәкаләнең барысы да татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен, аның аерым вәкилләре иҗатын яки аерым әсәрләрен җентекләп күзәтә: «Азатлык һәм бәхет җырчысы» — Габдулла Тукай турында. «Фатих Әмирхан хикәяләре һәм повестьлары» — шуларга төпле бәяләү сүзе «Беренче рус революциясе уяткач» — Галимҗан Ибраһимовнын «Безнең көннәр» романы турында уйланулар...
«Мирас һәм хәзерге заман» исемле бу китап — милли әдәбиятлар турында уйлануларның тулыландырылган икенче басмасы — Мәскәүдә «Советский писатель» нәшриятында быел чыкты. Анда безнең әдипләр ижаты Урта Азия һәм Кавказның күренекле каләм осталары (Абдулла Ка- дыйрн. Сәкен Сәйфуллнн. Садретдин Айни. Габит Мөсрепов. Сөләйман Стальскнй) һәм борынгы әдәбият классиклары (Хакани. Низами. Җамн. Навои) ижаты белән янәшә куеп тикшерелә.
Китапның авторы — танылган галим, милли әдәбиятлар белгече Люциан Ипполитович Климович.
1809 елда язып алынган һәм 1812 елда Казанда рус телендә бастырып чыгарылган («Дворовой человек». Тимофей Беляев тәрҗемәсе) «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сы- лу» исеме белән бүтән төрки әдәбиятларда да билгеле булган башкорт эпосын китаптагы дүртенче мәкалә аеруча җентекләп анализлый.
ДЖЕЙМС ОЛДРИДЖ КАЗАНДА
Англиянең күренекле прогрессив язучысы. Халыкара Ленин премиясе лауреаты, хәрби корреспондент сыйфатында 1939 елдан башлап бик күп илләрдә йөргән. 1945 елда Совет гаскәрләренең Берлинны штурмлау шаһиты булган һәм бик күп әсәрләрендә фашизмга каршы батырларча көрәшне һәм Гарәп илләрендә милли азатлык көрәшен яктырткан, дәүләтләр һәм халыкларның үзара тыныч яшәү политикасын яклаган әсәрләр авторы («Намус эше». «Диңгез бөркете». «Дипломат». ' «Аучы». «Чүл батырлары». «Аның үлүен теләмим».
«Ил әсире» романнары. «Күп кешеләр турында»
новеллалар китабы, «Кырык тугызынчы штат»-
исемле сатирик пьеса һәм күп санлы публицистик
чыгышлар) Джеймс Олдридж бездә булды. Ул
Татарстан әдипләре һәм журналистлары белән
очрашты. Казаннын истәлекле урыннарын карап
йөрде
Рәсемдә (сулдан уңга) Шагыйрь Илдар Юзеев. «Социалистик Татарстан» газета сының бүлек
мндире Рәшит Гарипов. драматург Риза Ишморат, Джеймс Олдридж. Татарстан китап нәшрияты
директоры Гарәф Шәрэфетдинов.
ҮТКӘНДӘГЕ ФОЛЬКЛОР ҺӘМ БҮГЕНГЕ
ЗАМАН
Традицион фольклорның хәзерге яшәеше ни хәлдә’
Бүгенге көн чынбарлыгы аның нинди яна
формаларын тудыра? Хәзеоге композиторлар ижаты
аның белән нинди мөнәсәбәттә’.. — СССР
Композиторлар союзында үткәрелгән
фольклорчылар семинарында. Украина. Белоруссия.
Молдавиядән. Россия Федерациясенең күпчелек
автономияле республикалары, өлкәләре һәм
крайларыннан вәкилләр белән бергә. Татарстаннан
3. Сәндәшева һәм И. Кадыйров иптәшләр катнашты,
семинарда булучылар «Фольклор һәм бүгенге көн»
темасы буенча фикер алышканнар, бу өлкәдә фәнни
һәм практик эшләрне оештыруга бәйле
консультацияләр алганнар һәм халык ижа- тының
яңа язмаларын тыңлаганнар.
ТАТАР ҖЫРЫ ҺӘМ ШИГЫРЕ
КИЧӘСЕ
Илебез башкаласы Мәскәүнен Үзәк концерт
залында үткән бу кичәдә В. Шәрипо- ва. И.
Шиһапов. Т Якупов чыгышлары яңгырады һәм
Татар дәүләт филармониясенең инструменталь
ансамбле уйнады.
КӨН ТӘРТИБЕНДӘ: ДӘРЕСЛЕКЛӘР
Республикабыз Мәгариф министрлыгының методик
советы, татар мәктәпләрендә 7—10 класслар өчен
чыгарылган әдәбият дәреслекләре һәм
хрестоматияләрен тикшерүгә багышлап, чираттагы
утырышны Арчада үткәрде. Аида Балтач. Кукмара
һәм, әлбәттә. Арча районнары мәктәпләреннән
укытучылар. Татарстан китап нәшрияты вәкилләре,
татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслек авторлары
(М. Гайнуллин. А. Әх- мәдуллин. Н. Юзеев),
Язучылар союзы һәм «Казан утлары» журналы
исеменнән тәнкыйтьче Фарваз Миннуллин
катнашты. Дәреслекләр чыгаруга бәйле файдалы ки-
ңәшләр өчен җәмәгатьчелеккә рәхмәт сүзе мәгариф
министрыбыз М. И. Мәхмутов чыгышында әйтелде.
ДУСЛАР ИЛЕНДӘ
Венгр Язучылары союзы эше һәм аның
журналларының көндәлек эш практикасы белән
танышып тәжрибә уртаклашу... Матур әдәбият
чыгара торган нәшриятларда эшлекле сөйләшүләр».
Күп милләтле совет әдәбиятын пропагандалауга
багышланган кичәләрдә чыгышлар— Будапешт,
Самбот-
:ей һәм Шопрон калалары буйлап сәяхәт— Әнә
шундый программа белән атнадан артык эшләү өчен
СССР Язучылар союзы идарәсе Венгриягә жнбәргән
делегация составында шул идарәнең
секретарьларыннан берсе шагыйрь Зәки Нури бар
иде.
Будапештның Чили дип аталган эшчеләр районы
культура сарае һәм китапханәсендә. СССРның
Будапешттагы фән һәм культура сараенда
очрашканда татар әдәбияты. аның күренекле
вәкилләре иҗаты, шагыйрьләребез Габдулла Тукай
һәм Муса Җәлилнең киләсе елда билгеләп үтеләсе
юбилейлары турында кызыксынулы бик күп
сорауларга җаваплар бирелде.
БЕЗДӘ ГАСТРОЛЬДӘ
* *
Әзербәйжпн музыкаль комедия театры
спектакльләре жәен Казанның Опера һәм балет
театры бинасында күрсәтелде. Аның бай һәм
күпкырлы программасында И Каль- манның
«Сильва». «Марица» һ. б. әсәрләре. V.
Гажнбәковның «Аршин мал алан»ы. Ф Лоунын
«Минем гүзәлем Леди». Т. Ку- лиевның «Хәерле
иртә. Элла», В. Долидзе- ның «Тифлис яучылары» һ.
б. әсәрләр бар иде.
Качалов исемендәге театрда Брянск шәһәренең
драма театры Казан тамашачыларына «Чили
трагедиясе» (Ю. Чепурин), «Аристократлар» (Н.
Погодин). «Бургомистр әфәнде» (П. Лучин),
«йокыңнан уян да жырла» (М. Дьяроваш), «Күзгә
күренмәс ханым» (П. Кальдерон) һәм «Брянск
урманыннан кайтаваз» дигән спектакльләрне
күрсәтте.
Чехословакияне фашист илбасарларыннан азат
итүгә 30 ел тулуга багышлап СССРда үткәрелгән
Культура көннәре уңае белән Казан
консерваториясенең актовый залында Чехословакия
халык армиясенең \ зәк оркестры Моцарт, Дворжак.
Сметана. Неедлы. Штраус, Легар әсәрләрен башка-
рып берничә чыгыш ясады.
ЗУР ЗАЛДА ЗУР КОНЦЕРТ
Аны Казанда «Сәнгать бәйрәме, сәнгатьтә дуслык
бәйрәме» дип атадылар. Казанның иң зур залы
Спорт сараенда СССРның халык артисты Клавдия
Шульженко. РСФСРның атказанган артистлары Зоя
Федорова, Алла Ларионова. Николай Рыбниковлар
һәм татар сәнгатенең зур осталары Илһам Шакиров.
Әлфия Афзалова. Габдулла Рахимкулов, Айрат
Арсланов. Зиннур Нурмөхәммәтовлар бергәләп
чыгыш ясаган көннәр иде бу.
ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘ
Бөтен дөньяга билгеле Муса Җәлил исеме Чаллы
шәһәрендә күптән түгел ачылган яңа китапханәгә
бирелде. Аның эшен башлап җибәрү тантанасында
Муса эзләре буйлап йөреп китап язган фәннәр кан-
дидаты Рафаэль Мостафин катнашты.
КАЗАННАН ЕРАКТА
Ташкент шәһәренең 184 нче мәктәбендә «Муса
Җәлил һәм аның көрәштәшләре» дигән темага
комсомол җыелышы... Шул ук каладагы 58 нче
мәктәптә Пермь өлкәсенең Копчиков урта
мәктәбеннән килгән эзтабарлар белән Муса Җәлил
кичәсендә очрашу... 187 нче урта мәктәпнең актлар
залында ... Ташкентның Куйбышев районындагы
мәктәп китапханәләрендә Муса Җәлилнең
тормышы һәм иҗатына багышланган иҗади
семинар... Ташкент дәүләт университетының
гыйльми китапханәсе залында Муса Җәлил
әсәрләре турында төпле сөйләшү... Ташкент
телевидениесе программасында «Чәнечкеле тимер
чыбыкны өзгән шигырьләр» дигән тапшыру — шу-
лай ук Муса Җәлил турында...
Боларнын барысын да Җәлил һәм жә- лнлчеләр
турында кандидатлык диссертациясе яклаган Исхак
Зәбнров оештыра һәм үткәрешә һәр очрашуда
диярлек — Җәлил әсәрләре, аның турындагы доку-
ментлар күргәзмәсе. Мусаның көрәштәшләре
(Гарәф Фәхретдинов). сугыш елларында аны күреп
белүчеләр (М. Мохсынов, X. Фәйзуллаев)
иптәшләрнең чыгышы, шагыйрь иҗатыннан
үрнәкләр уку оештырыла
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия
театрында эстрада ансамбленә кушылып Мабель
Люна (Перу) һәм Джимми Санти (Аргентина)
жырлады. Румын органчысы Йоэеф Герстенгаст нсә
Казан консерваториясе залында уйнады. Муса
Җәлил исемендәге интернациональ дуслык клубы
пионерлары чакыруы буенча Карагандага барып
Исхак Зәбиров пионерлар сараеның актлар залында,
берничә мәктәптә. Дәүләт университетында,
өлкәнең Сарани шәһәрендәге 7 нче мәктәптә чы-
гышлар ясады.
ИҖАТКА - ИГЪТИБАР,
ИҖАТКА — ТАЛӘП
Союзыбызнын Әлмәт бүлегендә Мәхмүт
Хәсәновның «Инженерлар» исемле яна романы
(«Кама таинары»нын икенче кисәге) тикшерелде.
Каләмдәшләре аңа әсәрнең сюжет сызыгын
камилләштерү, төп образларны тулы канлы итү
юнәлешендә әле күп эшләргә кирәклеген әйттеләр.
Шул ук әдипнең «Казан утлары» журналында
басылган «Хәдичә» дигән әсәрен исә Азнакай
нефтьчеләренең профсоюз китапханәсендә
үткәрелгән укучылар конференциясендә
нефтьчеләр, төзүчеләр һәм культура өлкәсе
хезмәткәрләре бергәләп тикшерде. Китап итеп
чыгарганда аны тагын да киңрәк офыклы, тирәнрәк
эчтәлекле һәм эшләнешен тагын да нәфисрәк итәргә
дигән фикер шулай ук катгый белдерелде.
«Татарстан яшьләре» редакциясе каршындагы
«Яшьлек» исемле әдәби берләшмәнең чираттагы
утырышы булды. Яшь прозаикларның хикәяләре
турында фикер алышуларда Г. Рәхим. Зөлфәт, Ф.
Сафин, Н. Хә- сәнов, Ф Хужнәхмәтова һ. б.
катнашты Яшь әдипләрдән Г. Кашапов, Р. Гыйззә-
туллнн. Н. Гыйматдинова әсәрләренә карата
кызыклы фикерләр, файдалы киңәшләр әйтелде.
Утырыш, һичшиксез, авторларның үзләренә генә
түгел, ә башка яшь ижатчылар өчен дә файдалы
булды.
ТЕАТРЫБЫЗ - МӘСКӘҮДӘ
Башта урамнарда афишалар, газеталарда белдерүләр
күп булды: «2 июльдән башлап 30 июльгә чаклы А.
С. Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә Ленин
орденлы Татар дәүләт академия театры спектакль-
ләре күрсәтелә». Аннары театрга бик күп халык
йөри башлады һәм ай буе диярлек шулай дәвам итте.
Кыскасы, театрыбыз. Мәскәүгә инде бишенче
тапкыр барып, быел башкала тамашачыларына
тагын Г пьеса буенча эшләнгән спектакльләрне
уңышлы күрсәтте. Театр коллективы үзенен 1976
елда билгеләп үтеләсе 70 еллыгы бәйрәменә әнә
шулай эшлекле хәзерләнә.
ТУКАЙ КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ
Алма-Атадагы «Җазушы» исемле нәшриятта
Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре 7000 данә
тираж белән басылып чы»- ты. Китапның күләме 375
бит.