АК ЕФӘК
аһирә Тәминдарова дәрестән күтәренке күңел белән чыккан иде. Буш сәгатьтә укучыларның дәфтәрләрен тикшереп алды: унынчы классларның язма эшләре бик әйбәт тәэсир калдырды. Әмма тәнәфес вакытында күңелсез хәбәр кереп әйттеләр: соңгы дәрестә бер малай тәртип бозган. Моның өчен кемнең-кемнең — класс җитәкчесенең йөрәге өзгәләнмәсмени. Унынчы класста укыйлар бит инде, унынчы класста, барысы да буйга җиткән егетләр, кызлар. Аларга «Тик утырыгыз!» дип әйтүе дә оят шикелле. Ә нишлисең? Әйтәсең, ачуланып та куясың.
Дәрестә үз-үзен матур тотмаган укучыны иптәшләре дә ярыйсы ук кыздырып алдылар. Таһирә Гарифовна тынычланып китте, — шулай инде ул: укытучы балаларга үпкәләп озак йөри алмый.
Таралыша башладылар. Шунда бер кыз өстәл янына килде, кулында — язучы Әмирхан Еникинең хикәяләр җыентыгы.
— Таһирә Гарифовна, менә «Кем җырлады» дигән хикәяне укыгач, мин гел сезне уйладым, — диде ул. — Анда Таһирә исемле кыз сурәтләнгән, аның җырларына кадәр китерелгән. Без сезнең җыр яратуыгызны да, сугышка катнашуыгызны да беләбез, әллә сезме ул?!
Укытучы бер мәлгә әллә нишләп китте, тик үзен кулга алды. Дулкынлануын укучысына сиздермәскә тырышты. «Теге яки бу китапның геройлары кемнәр? Алар хәзер нишлиләр?» дигән сорауны ул беренче генә ишетми. Мондый сорауларга җавап биргәндә сәгатьләп сөйләргә туры килгәне дә бар. Карале, шундый сорауларны турыдан-туры аның үзенә бәйләделәр.
Укучы үз соравына үзе җавап биргәндәй әйтеп куйды:
— Хикәядәге җырчы кыз, фронтовик кыз Таһирә сезне бик тә хәтерләтә.
— Бәлки хәтерләтәдер дә, әмма минем кебек кызлар аз булганмыни. Ул сугыш еллары бит, сеңелем. Менә Әмирхан ага үзе дә ничек язган:
♦Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын. Җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры...
Сарман буйларында киң ялан. Печәннәре җитәр бер заман шул, Печәннәре җитәр бер заман...
Таһирә еш-еш сулыш алды, яшь бөртекләрен тыеп калырга тырышты.
Укучы кыз, үзенең хаклыгын расларга теләгәндәй, хикәянең соңгы җөмләсен кычкырып укыды.
«Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да... Таһирә иде». ♦
Укытучыга барысын да аңлатып бирергә туры килде. Казан х шәһәренең Татарстан урамындагы 80 нче урта мәктәбенә кадәр ? нинди генә юлларны урамады ул.
...Кояшлы матур көн иде. Идел киңлекләре, Казан тирәсендәге < күлләр, урманнар кемнәр күңелен генә үзенә тартмый икән. Студент ф кызларның йөрәкләре атылып чыгардай чиккә җиткән. Бөтен таби- _ гать тантана иткәндә, кияүгә чыгарга әзерләнгән кыз кебек чибәр- Z ләнәсе, бизәнәсе урында, утын сараена бикләнеп имтиханга әзерлә- з неп ят, имеш... Тик берни эшләр хәлең юк. Иртәгә чит ил әдәбия- = тыннан имтихан. Бу фән үзе очсыз-кырыйсыз диңгез кебек. Моңар- ~ чы гел «5»легә укып килгән Таһирә дә, Ольга да, Рита да шүрлиләр. __ Менә син Гетенең «Фауст»ын гына өйрәнеп кара. Укыган саен үзең-о нең бик аз белгәнеңне абайлыйсың, укыган саен серен тирәнрәк * ачасың.
Таһирә, Ольга, Рита — өчесе дә Владимир Ильич Ульянов-Ленин г исемендәге Казан дәүләт университеты студентлары, булачак әдәбиятчылар. Берсе билеттагы сорауларны кычкырып укый, калган икесе җавап бирергә тиеш. Кемнең җавабы төплерәк — бергә-бергә анысын да ачыклап алалар.
Утын сараенда кызлар имтиханга әзерләнә. Яктылык күбрәк керсен дип, сулышка җиңелрәк булсын дип, ишекне ачып җибәргәннәр. Утын сараенда Шекспирлар, Гетелар, Гейнелар, Диккенслар, Флоберлар, Байроннар турында бәхәсләшәләр.
Кинәт урамда шау-шу күтәрелде. Кызлар, китапларын шырпы әрҗәсе өстендә калдырып, ачык ишек янына килделәр, колакларын торгызыбрак тыңлый башладылар, әмма бернәрсә дә аңламадылар. Тавыш-гауга күтәрелгәннән-күтәрелә. Кызлар аннан-моннан күлмәкләрен рәтләделәр дә урамга атылып чыктылар.
Репродукторлар беркетелгән баганаларны халык сырып алган. Шау-шу, чыр-чу арасында кемнең нәрсә сөйләгәнен дә аңлый алмыйсың, тик әледән-әле кабатланган бер сүз — «сугыш» дигән сүзне Таһирә бик тиз ишетеп алды. Аның күз аллары караңгыланып китте, гүяки бөтен күк йөзен кара болыт каплады. Тамагына төер утырды, янында басып торган Ольгага нәрсәдер әйтергә теләде, теле тотлыкты.
Әле генә бит алар Гейненың «Германия» поэмасын соклана- соклана укыдылар, шагыйрьнең үз иленә, үз Германиясенә булган мәхәббәтен уртаклашып утырдылар, Гейне Германиясен алар да яраттылар, ә совет халкына кул күтәргән Германия кемнеке соң ул?! Кемнеке?! Кешегә изгелек эшләү өчен теләсә нинди газапларга әзер торган Фауст, син кайда бүген! Нигә син Европаны таптап килүче шул вәхшиләрнең юлларын кисмисең? Фашист танклары, фашист самолетлары синең сихри кодрәтеңә дә бирешмимени?! Кешеләрнең елау тавышларын, Европаның ыңгырашуын ишетәсеңдер ич, Фауст!
Аякларына гер асканнармыни — кызлар, авыр-авыр атлап, көч- хәл белән яңадан утын сараена керделәр. Шырпы әрҗәсе өстендә Гете, Гейне китаплары. Ә күңел күзе ераккарак төбәлгән. Колакка туп шартлаулары, пуля сызгырулары, япь-яшь балаларның ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелә сыман.
— Безнең семья ишлесен бик ишле, әмма барыбыз да диярлек кызлар, — диде Таһирә. — Бердәнбер абыебыз, ул да авыру. Димәк,
мин үзем сугышка китәргә тиеш. Әйе, әйе, мин сугышка китәргә тиеш.
Ул каударланып калын дәфтәренең бер битен ертты, кулына ручкасын алды, ашыгып-ашыгып яза башлады.
♦ ...мине фронтка җибәрегез...»
Рита белән Ольга да гариза яздылар.
«Мине, Казан дәүләт университетының өченче курс студенткасын...»
Өч гаризаның өчесенең дә ахырына бер дата куелды. «22 июнь, 1941 ел».
Утын сарае тәрәзәсен зеңләтерлек итеп, көр тавыш белән Таһирә җырлап җибәрде.
Кара да гына урман, караңгы твн, Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Кара урманны чыккан чакта Кисеп алдым пар усак. Ай, аерылмаек дус булсак.
Җырның сүзләрен рәтләп белмәсәләр дә, Ольга белән Рита Таһирәгә кушылды.
Ай, аерылмаек дус булсак.
...Кызларның гаризаларын комсомол җыелышларында, митингларда кычкырып укыдылар, әмма үзләрен фронтка җибәрмәделәр. Хәрби комиссариатта озын гына буйлы майор моның серен бик гади аңлатты.
— Илнең бүгенгесе никадәр авыр булса да, аның киләчәге дә бар ич, — диде ул. — Сез дә моңа шикләнмисездер. Димәк, яңа буыннарны үстерү хакында кайгыртмыйча булдыра алмыйбыз. Ил хәтле илгә солдат та, укытучысы да кирәк.
Кызларны колхозга эшкә җибәрделәр. Буразнада ялгыз калган тракторлар, покосларда калган чалгылар, авыл өйләренә иңгән моңнар, урамнарның әле берсендә, әле икенчесендә «я кайтырбыз, я кайтмабыз» дип кабатланган җырлар...
Кырларда игеннәр өлгерде. Бер кешене бишкә генә түгел, уңга бүлсәң дә, эш җитәрлек. Казан кызлары яулыкны арттан бәйләп, җиң сызганып печән чаба, урак ура, ат белән көлтә кертә, атлы машина белән ашлык суктыра, дәүләт амбарларына икмәк ташый. Тик шулай да фронтка җибәрүне сорап язган гаризаларын хәтерләреннән чыгармыйлар. Бер кузгалган күңелне яңадан үз урынына утырту авыр икән шул.
...Таһирәнең әнисе — тугыз бала анасы — авырып урында ята иде, тормышлар авыр, туйганчы бәрәңге дә эләкми. Ә кызның телендә бер сүз: «Сугышка китәм». Повестка килгән көнне «бәхет кошы» тоткан сыман, кая басканын белмичә йөрде. Аналар күңеле сизгер: балаларының күз карашыннан ук бөтенесен белеп тора, Маһикамал апа да кызы Таһирәнең йөрәгендә ниләр көйрәгәнен күрә иде, алар- ны сүндерергә уйламады, җиләктәй кызыңны сугышка чыгарып җибәрү җиңел, дип кем әйтер, түзде, хәтта үзенең авыруын да яшерергә тырышты.
♦Исән-сау кайтуларыңны күрсәм иде, кызым», — дип кабатлады ана,— исән-сау кайтуларыңны...»
Юлга җыену артык мәшәкатьле булмады. Солдат кешегә күпме кирәк соң?! Капчыкка Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» дигән эпопеясы беренче булып урнашты. Аны Таһирә моңарчы да берничә кат укып чыккан иде, кайбер бүлекләрен яттан белә, әмма соңгы көннәрдә әсәр үзенчә бер киңәшчегә әверелде, аптырап калган чак
ларда, ниндидер сорауларына җавап таба алмаганда Таһирә аңа ябыша, Наполеонны җиңгән батырлар гүяки кызны юатырга телиләр, «Мәңгелек данга күмелгән рус җирен беркем дә таптап мәсхәрәли алмас», диләр кебек.
Таһирә университетка барды, фәннәр кыясының ап-ак колонналарын кочаклый-кочаклый саубуллашты. Идел ярына төште. Туф- ♦ лиларын салып, ялан аяклап су чәчрәтә-чәчрәтә, шактый барды. Аннары кушучлап Идел суын алды да күккә чөйде. Тамчыларның 2 төрле якка сибелүен, су өстендәге алкаларның уйнаклап тәгәрәшүен “
хозурланып күзәтте. <
Идел, Идел,
Тагын язлар килер. =
Бозлар киткәч, s
Мин дә кайтырмын. =
Беркайчан да истән чыгармамын s
Ярларыңда биргән антымны.
...Хәрби киемнәр кызларны алыштырып куйгандай итте. Көзге £ каршына киләләр дә үзләрен-үзләре танымыйлар. Сары чәчле, вак * кына сипкелле Таһирә кашларын җыерып, үзенә аеруча текәлеп - карап торды. g
— Әле ярый, сипкелләрем бар, югыйсә, үз-үземә «исәнмесез» дип әйтә яздым, — диде ул.
Кемдер «сипкелле, диләр сине, сөйкемле, диләр сине» дип өстәде. Бер-берсенә бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә рәхәтләнеп көлештеләр, әйтерсең лә алар башында бернинди хәсрәт тә, күңелдә бернинди өзгәләнү дә юк, фронтка түгел, ә үзешчәннәр концертына әзерләнәләрмени. Кешенең табигате шундый инде, аның серләрен беркайчан да аңлап бетерә алмассың, кайберәүләр үлгәндә дә елмая, көлә. Дөньяда бөтен нәрсә бергә үрелгән: шатлыгы да, кайгысы да, моңы да, сагышы да, җитдилеге дә, мутлыгы да. Әле генә кычкырып елаган кеше онытылып-онытылып көлеп җибәрсә дә гаҗәп түгел.
Кызлар йөзендәге шаянлык-шуклык моңсулык белән алышынды. «Сугышка җибәрегез» дип әйтү бер хәл, инде аның чын сулышын тою икенчерәк икән, иңнәргә гүяки сугышның бөтен дәһшәте, фаҗигасе китереп басты. Таһирә дә сискәнеп куйды. Алар мизгел эчендә яшьлекләре, беркатлылыклары белән хушлаштылар, бик тә кырыс һәм күп төрле билгесезлекләр белән уралган киләчәк каршына бастылар.
Башта Горький шәһәренең Сормово районында элемтәчеләр хәзерләү курсында укыдылар. Аннан — ут сызыгына.
Таһирә — элемтәче. Разведчиклар һәр һава һөҗүме турында иң беренче элемтәчеләргә хәбәр итәләр, тегеләре — штабка. Минут кына түгел, секундның өлешләре дә исәптә. Аз гына каушау да, аз гына соңгару да һәлакәткә китерә.
Опухлики станциясенә гитлерчылар бик зур һава һөҗүме әзерләгән. Күктәге самолетларны санап бетерә торган түгел. Хәлнең әле бер, әле икенче якка үзгәрүен элемтәчеләр штабка хәбәр итәргә көчкә-көчкә өлгерәләр. Бөтен әйләнә-тирә тоташ ут эчендә. Андый нәрсәләр турында сөйләгәндә «ата улны, ана кызны белмәслек» диләр. Әмма элемтәче кызлар каушап калмадылар, һәр команданы үз вакытында артиллеристларга җиткерделәр, дошман самолетларының әле берсе, әле икенчесе кара төтен сузып җиргә дөмекте.
Бу сугыш бик күп яшь гомерне өзде. Менә шунда Таһирәнең күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Дошманга булган үчнең, нәфрәтнең чиге юк иде. «Улыгыз һәлак булды, ирегез һәлак булды, кызыгыз һәлак булды» дип хат язудан да авыррак эш бар микән.
Кул карыша, каләм карыша, шуларны җиңеп хат язарга кирәк. Бу хатлар кемнәрне генә утка салмас.
Таһирә бер хат язып, өчпочмаклап кына куйган иде.
— Тизрәк штабка, — диделәр.
Бил каешын кыса төште, чәчләрен рәтләп пилоткасын киде дә йөгерде.
— Иптәш командир...
Аңа устав кушканча бөтенесен әйтеп бетерергә туры килмәде. Дивизион командиры кулын изәде, үзе элемтәче кыз каршына | атлады.
— Бүгенге һава сугышлары вакытында төгәллегегез һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм!
— Советлар Союзына хезмәт итәм!
Замполит сүзгә кушылды:
— Без сине сугышчан характеристика белән партия сафларына кабул итәргә, дигән фикергә килдек. Үзең ничек уйлыйсың?
— Сез лаеклы санасагыз, ышанычыгызны аклау өчен бөтенесен эшләргә әзер.
Таһирә фронтка киткән көндә Идел ярларында биргән изге антын хәтереннән яңартты.
1944 елның июлендә дивизион землянкасында аңа партия билеты тапшырылды.
Землянка. Ул туган йортны да, театрларны да, партия билеты тапшыра торган бик тә кадерле биналарны да алыштырды. Кызлар яшәгән землянкалар үзенчә пөхтә, үзенчә җылы, үзенчә якты. Үзләренең салам түшәкләрен дә шундый итеп җыеп куялар, аларга күз төшергәч, күңел ял итә, әтиеңие-әниеңие, хатыныңны, балаларны искә аласың. Иңнәрдән сугыш авырлыклары төшеп тора сыман. Землянка эченә сыеша алмыйча җыр яңгырый. «Ашказар», «Карурман», «Сарман», «Ямьле Агыйдел буйлары»...
Уйнагыз да. җырлагыз да.
Гармун кулларыгызда;
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
Яз җиткәч, китә Идел бозлары...
Фронтларда орден ала
Татарстан кызлары. |
һөҗүмнәр тынганда һәр вакыт җырга вакыт табыла. Бөтенесеннән дә Таһирә уздыра. «Карурман» бер кичтә әллә ничә тапкыр кабатлана.
Дус-иш белән бергә сугышканда,
Теләкләргә тизрәк җитәрбез.
Кара урманны үткән чакта Кисеп алдым куш каен. Ай, аерылмабыз, дускаем.
Шушы җырларны ишетеп бер көнне землянкага фронтовик-язу- чы Әмирхан Еники килеп керде.
Казан кызлары белән Казан әдибе очрашты. Җырлар беркайчан да булмаганча дәртлерәк, моңлырак, сагышлырак яңгырады.
Бергә булулары бик күңелле. Әмма аерылышу бик яман.
Таһирә «Сугыш һәм тынычлык» романын кулына алды. Аның кайбер битләрен кычкырып укыдылар. Аннан сүз татар әдәбиятына күчте. Әмирхан Еники дә бүләксез килмәде. Берничә хикәясен укып күрсәтте. Шул чак «воздух» дигән тревога яңгырады. Әле
генә җыр җырлап, тере язучының үз авызыннан хикәя тыңлап утырган кызлар кырысланып киттеләр, секундлар эчендә киенеп, үзләренең постларына йөгерделәр.
Җиңү көнен Таһирә Ригада каршылады.
1945 елның июне. Җиңү салютлары яңгыраганнан соң бер ай ♦ вакыт үтте. *
Балтик буе фронтының данлыклы элемтәче кызларын озату ө тантанасы. Алар сафка тезелде. Артиллеристлар җиңү яулашкан “ кызларга рәхмәт белдерде. Гимнастеркаларында сугышчан орден- < нар, медальләр балкыган кызларга дивизион командиры ап-ак ефәк ♦ бүләк итте.
— Моннан сез туй күлмәкләре тектерерсез, — диде ул. — Авыр s сугыш елларында һәркайсыгызны да таныдык, сез яраткан егет- 3 ләрегезне бәхетле итә алырлык кызлар. Сез безнең арабызда сол- t датлар идегез, инде туйлар үткәрегез, уллар, кызлар үстерегез. s
Кызлар дивизион артиллеристлары турысыннан уздылар. Кул- н ларында — ап-ак ефәк. Юлларыгыз да шундый ап-ак, якты булсын, ® кызлар. Е(
Кызларга берәр пот ак он да бирделәр. «Бусыннан туй ашам- s лыклары пешерерсез», — диделәр. Заманы шундый, икмәк тә, күл- 5 мәк тә бик кадерле иде.
Ак ефәк сандык төбендә берничә ел ятты. Таһирә кирза итекләрен, шинелен Казанында да шактый киеп йөрде.
Әтисе Гариф агай сүзне кыска тотты.
— Әгәр матур киенәсең, биек үкчәле туфлиларда йөрисең килсә, эшләрсең, «фронт бүләкләренә» риза булсаң, укырсың, — диде ул. «Исән-сау кайтуларыңны күрсә идем, кызым», дип калган Маһикамал апа да, теләкләренең үтәлүенә ничек кенә сөенмәсен, барыбер ире сүзеннән чыга алмады. Тормышлар кыен, бик кыен иде, фронтның үз авырлыгы, әле генә сугышта җиңеп чыккан халык алдында тагын да күп авырлыклар тезелгән иде.
Шинель киеп, кирза итек киеп университет залларына керергә оялмады ул. Хәер, студентларның күбесе — кичәге фронтовиклар. Аяксызлар, кулсызлар нихәтле. Студентлык кенәгәсенә бары тик «бик яхшы» билгеләре генә төште, ашкынган йөрәккә бер нәрсә дә комачауламый икән.
Диплом яклау алдыннан ак ефәк тә сандык төбеннән чыкты. Таһирә аны изге истәлек кебек кулына алды, ике кулын алга сузып тәрәзә каршысына килде, үзе сизмәстән елап җибәрде. Ак ефәк, ак юллар, хыяллар. Әнә аспирантурага чакыралар. Егете дә ышанып олы юлга чыгарлык. Фронтовик. Әмирнең әтисе — педагог Әхмәт- сәгыйр агай җыр дигәндә «үлеп» китә икән, килен булып төшмәс борын ук Таһирәне үз итте. Бергәләп «Ашказарны», «Тәфтиләү»не җырлап җибәргәннәр иде, өйдә елашмаган кеше калмады.
Фронтовик дуслар бүләк иткән ак ефәктән күлмәк тектереп, бу йорт бусагасын атласаң да, үкенмәссең: кыз моны йөрәге белән тойды. Әмма мондый чакта кем икеләнмәс, шөбһәләнмәс. «Әй, ак ефәк, син мине бәхетле итәрсеңме, бәхетле итәрсеңме?» — дип пышылдады Таһирә.
Әллә кайдан, бик ерактан аваз ишетелгәндәй булды? «Сез әйбәт сугышчылар икәнегезне ут эчендә расладыгыз, яраткан егетләрегезне дә бәхетле итәрсез, кешене бәхетле итүчеләр үзләре дә бәхетле булалар. Кулыңда ак ефәк, юлың да шуның кебек ап-ак булсын, Таһирә!»
Туй үткәч, Таһирәне Татарстан Мәгариф министрлыгына чакырдылар.
— Аспирантура ишекләре синең алда ачык, — диде министр. — Фронтовик, дәрәҗәле диплом. Күкрәгеңдә медальләр.
Әле «Тәминдарова» дигән яңа фамилиясенә ияләшеп тә бетмәгән Таһирә аны бик тыныч кына тыңлады.
Министр кулындагы карандашын өстәлнең бер читенә куйды. Таһирә сизенде: ниндидер көтелмәгән сүз әйтергә җыена.
— Бик күп укытучыларыбыз сугыш кырында ятып калды, кадрлар җитми. Авыл җирләрендә бигрәк тә, — диде министр. — Әллә берничә елга гына булса да, авылда укытып кайтасызмы?..
Ике фронтовик — Таһирә дә. Әмир дә «бармыйбыз» дип бер генә сүз ычкындырсалар да, аларны беркем дә кыстамас иде. «Үзләренчә» яшәп карарга хаклары бар иде аларның, бар иде. Тик бу «үзенчә» илдән-җирдән аерылмаган иде, фронтовиклар карышып тормадылар, икәүләп элеккеге Норлат районына киттеләр.
Җыр яраткан эшчән Таһирәне Күгәй авылы халкы үз итте, якын итте. Мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәкләре гөрли, район смотрларында, республика смотрларында җиңүчеләр — алар. Спектакльләрне Казан шәһәренең культура сарайларында күрсәтәләр.
Таһирә апалары укучыларны үзе укыган университет белән таныштыра, опера һәм балет театры спектакльләренә алып килә.
Таһирә Гарифовна Казанда укыта башлагач та Норлат белән элемтәләр өзелмәде, үзләре дә баралар, тегеләренең дә эзе суынмый.
Ул рус теле һәм әдәбиятын укыта, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләү буенча фәнни эзләнүләр алып бара, еллар буена тупланган күзәтүләрен «Совет мәктәбе» журналында язып чыга, Мәскәүдә педагогик укуларда докладлар ясый. Ул үткәргән ачык дәресләргә өлкәннәр дә, яшь укытучылар да сабак алырга керәләр.
Эше күп, хәтта кунакка чакырган Ольга һәм Рита янына барырга да вакыт таба алмый. Юкка гына «РСФСР мәктәпләре отличнигы» дигән исемгә лаек булмады ул, сугыш бүләкләре янына тыныч тормыш көннәрендәге батырлык билгесе — Октябрь Революциясе ордены өстәлде.
Сугыш кырындагы җырлар да онытылмаган, аларга тыныч хезмәт җырлары кушылды.
Өч кызы — Лариса. Әлфия. Миләүшә генә түгел, йөзләрчә, меңнәрчә егетләр, кызлар аны олы юл башында торучы бәхет маягы саныйлар.
...Укучы кыз «Кем җырлады» хикәясендәге Таһирә сезме, түгелме?» дип бүтән сорамады, класс җитәкчесенә сихерләнеп карап торды, аннары үзе уйлаганнарны китапның беренче битенә язып, укытучысына бүләк итте.
Укучы кыз класстан чыгып киткәч тә Таһирә япа-ялгызы шактый вакыт утырды. «Кем җырлады» дигән хикәяне яңабаштан укыды. Барысы да таныш, таныш, әйтерсең лә үзеңнең йөрәгеңнән өзелеп төшкән.
Кояшка карап торган зур-зур тәрәзәләр каршысына килеп, урамга караш ташлады. Киңәеп, матураеп барган Татарстан урамы гөрли. Троллейбуслар, трамвайлар, автомашиналар чаба. Җәяүле- ләр ашыга.
Төрле төстәге шарлар, ленталар белән бизәлгән җиңел машиналар Таһирәнең игътибарын җәлеп итте. Туйга баралар. Әнә кызларының ак күлмәкләре дә күзгә чалынып китте.
Юлларыгыз да ак булсын, пакь булсын, кызлар!