ЮГАРЫ СЫЙФАТ, ИҖАДИ АКТИВЛЫК
1972 елның 21 январенда КПСС Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» карар кабул итте. «Казан утлары» журналының 1972 елгы 4 нче саны әлеге карар белән ачыла. Шул көннән башлап, әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть мәсьәләләре журнал редакциясенең игътибар үзәгендә булып килде «Казан утлары» журналы әдәбият- сәнгать тәнкыйтен тагын да үстерү, тәнкыйтьчеләрнең иҗат активлыгын көчәйтү юнәлешендә күп төрле эшләр башкарды
Үзәк Комитет карарыннан соң, тәнкыйть турындагы тәнкыйть аеруча җанланып китте. Журнал битләрендә бүгенге тәнкыйть мәсьәләләренә багышланган дистәләп мәкалә басылып чыкты. Мисал төсендә Р. Мостафинның «Тәнкыйтькә — тәнкыйть уты» (1972 ел, 4 сан) Һәм «Әдәби тәнкыйтьнең уңышлары һәм бурычлары* (1974 ел. 10 сан). Ф Урманчеевның «Бүгенге тәнкыйть мәсьәләләре» (1973 ел, 5 сан). Н Юзиевның «Хәрәкәттәге эстетика» —хәрәкәттә* (1973 ел. 8 сан), Ф. Хатиповның «Җаваплылык» (1974 ел. 4 сан) кебек мәкаләләрен китерергә мөмкин. Ул мәкаләләрдә татар совет әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьнең бүгенге хәле, аның үсеш тенденцияләре ачыкланды, бу өлкәгә караган мөһим мәсьәләләр кузгатылды, күп кенә яңа һәм кызыклы фикерләр әйтелде
Үзәк Комитет карары чыкканга өч елдан артык вакыт үтте. Республикабыз иҗат интеллигенциясе бу датаны яңа иҗат активлыгы шартларында билгеләп узды. Иҗат союзларында, газета-журнал редакцияләрендә, югары уку йортларында һәм фән учреж-дениеләрендә өч еллык эшкә йомгак ясалды, киләчәк өчен яңа планнар төзелде
Журналның бу санында басылган мәкаләләрдә дә сүз КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында*гы карарын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында бара. КПССның Татарстан өлкә комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы яңа карарында әдәбият фәнен һәм әдәби тәнкыйтьне тагын да үстерү буенча иҗат союзлары, фән учреждениеләре, шулай ук газета-журнал редакцияләре башкарган эшкә тулы һәм төпле бәя бирелә, алда торган конкрет бурычлар билгеләнә. Ф Миңнуллин мәкаләсе нигездә 1974 елгы әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтькә күзәтү характерында язылган. Шуның белән бергә, автор бүгенге тәнкыйть үсешендәге үзенчәлекләрне һәм тенденцияләрне дә ачыклый. Ф. Урманчеев мәкаләсендә тәнкыйтьченең әдәби осталыгына бәйле актуаль һәм мөһим мәсьәләләр күтәрелә.
ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ТӘНКЫЙТЕ ТУРЫНДА
|ГПЛА ӨЛКЭ комитеты бюросы «КПСС llllvv Үзөк Комитетының •■Әдәбият-сән- гать тәнкыйте турындаогы карарын үтәүнең барышы турындаогы мәсьәләне карады.
Өлкә комитеты кабул иткән карарда республикабыздагы иҗат интеллигенциясенең КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турындаогы карарын озак елларга исәпләнгән программ документ,
партиябезнең күп милләтле совет культу-расының чәчәк атуы турында аталарча кай-гыртуын раслый торган яңа бер мисал дип кабул итүе әйтелә. Карар иҗат коллективларында, матбугат, радио Һәм телевидение, фән учреждениеләре хезмәткәрләре арасында киң күләмдә һәм зур кызыксыну белән тикшерелде. Соңыннан һәр оешмада күп төрле чараларны эченә алган конкрет планнар кабул ителде, ул планнар нигездә уңышлы төстә тормышка ашырылып килә.
Партиябезнең XXIV съезды күрсәтмәләренә һәм КПСС Үзәк Комитеты карарына таянып, ижат союзлары, сәнгать учреждениеләре. матбугат органнары, радио һәм телевидение, аларның партия оешмалары үзләренең көчләрен әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең сыйфатын күтәрүгә, аның иҗат процессына булган йогынтысын активлаш-тыруга юнәлдерделәр. Тәнкыйтьнең торышы һәм үсеше, әдәби иҗатның актуаль мәсьәләләре, шулай ук тәнкыйтьчеләр, язучылар, рәссамнар һәм композиторларның иҗат отчетлары партия җыелышларында, иҗат союзларының пленумнарында һәм идарә утырышларында, иҗат хезмәткәрләренең гомуми җыелышларында даими рәвештә тыңлана башлады. Фәнни конференцияләрдә югары үсешкә ирешкән социалистик җәмгыятьтә милли әдәбият һәм сәнгатьләрнең үзара йогынтысы һәм бер-берләрен баетуларына, шулай ук сынлы һәм музыка сәнгате үсешенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Язучылар союзы партия оешмасының матур әдәбиятта КамАЗ темасы һәм татар әдәбиятында коммунист образы дигән темага багышланган җыелышлары эшлекле төстә үтте. «Казан утлары» журналы битләрендә бүгенге татар прозасы турында фикер алышу уздырылды. Республика Язучылар союзы үрнәгендә художниклар, композиторлар, театр һәм кино эшлеклеләренең дә иҗади ел йомгак-ларына багышланган җыелышлары үткәрелә башлады. Моннан тыш. Язучылар союзында һәр ярты ел саен «Казан утлары» журналында басылган әсәрләр тикшерелә. Иҗат оешмалары каршындагы тәнкыйть секцияләренең эше беркадәр активлаша төште.
Газеталар һәм журналлар, китап нәшрияты, радио һәм телевидение әдәбият- сәнгать тәнкыйтенә, культура казанышларын пропагандалауга игътибарны арттырдылар. Республиканың партия газеталары редак-цияләрендә әдәбият һәм сәнгать бүлекләре, «Татарстан коммунисты» журналында фән һәм культура бүлеге, «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге оештырылды. Матбугатка чыга торган материалларның тематикасы киңәйде, аларны бирүнең формалары төрлеләнде. Соңгы өч ел вакыт эчендә вакытлы матбугат органнарында басылган мәкалә, күзәтү, рецензияләрнең саны бер ярым мәртәбә, Татарстан китап нәшрияты чыгарган әдәби тәнкыйть хезмәтләре исә ике мәртәбә артты. Хәзерге вакытта барлык әдәби әсәрләр диярлек матбугат битләрендә, язучылар җыелыш-ларында, секция утырышларында һәм кон-ференцияләрдә бәя ала. «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары атна саен «Әдәбият һәм сәнгать» сәхифәләре бирел баралар. Иҗат союзлары һәм иҗат оешмаларының яшь талантларны тәрбияләүгә багышланган берләштерелгән пленумыннан соң, шундый ук сәхифәләрне республиканың комсомол газеталары да чыгара башлады. Радио һәм телевидение тапшыруларында яңа рубрика-лар кертелде. К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында дигән җыентык татар телендә матбугатка чыгару өчен әзерләнде,
Иҗат оешмалары, фән учреждениеләре тәнкыйть кадрлары хәзерләү һәм тәрбияләү эшен беркадәр яхшырта төштеләр. Бу өлкәдә эшләүче 76 кешенең яртысына якыны фән докторлары һәм фән кандидатлары. Соңгы өч елда әдәбият-сәнгать мәсьәләләре буенча 5 докторлык һәм кандидатлык диссертациясе якланды, 9 диссер-тация яклауга әзерләнде, 18 кеше Мөскәү, Ленинград, Казан шәһәрләренең югары уку йортлары каршындагы аспирантураларга, 9 кеше Ленинград институтының сынлы сәнгать теориясе һәм тарихы бүлегенә җибәрелде, 6 тәнкыйтьче иҗат союзларына член ител алынды. «Казан утлары» журналы, Язучылар союзы белән берлектә, даими эшләүче яшь рецензентлар тү-гәрәге оештырды. В. И. Ульянов-Ленин исе-мендәге Казан дәүләт университетында, консерватория һәм культура институтында студентлар өчен тәнкыйть буенча махсус семинарлар һәм курслар кертелде. Театрлар һәм филармониянең художество советлары, китап нәшриятының редакция советы квалификацияле кадрлар белән ныгытылды. ТАССР Культура министрлыгы каршында яңа спектакльләрне кабул итү буенча художество советы төзелде.
КПСС Үзәк Комитеты карарын тормыш
ка ашыру юнәлешендә эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә тәнкыйтьнең активлыгы һәм аның иҗтимагый абруе сизелерлек үсте. Тәнкыйть объективрак һәм төплерәк төс алды, иҗат процессына эшлеклерәк һәм тагын да төгәлрәк партияле позицияләрдән торып тәэсир ясый, аның хәрәкәтен заман проблемаларын тирәнрәк ачуга, шул юл белән коммунистик тәрбия бирү эшенә хезмәт итәрлек әдәбият һәм сәнгать әсәр-ләре тудыруга күбрәк ярдәм итә башлады.
Шуның белән бергә, КПСС өлкә комитеты бюросында тәнкыйтьнең хәле әле бу мәсьәлә буенча КПСС Үзәк Комитеты карарында күрсәтелгән һәм коммунистик төзелештә әдәбият һәм сәнгатьнең үсә барган роле белән билгеләнгән таләпләргә тулысынча җавап биреп бетерми, дип билгеләп үтелде.
Тәнкыйть милли әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен җитәрлек өйрәнми, әдәби иҗатның партиялелек һәм халыкчанлык, сәнгатьтәге уңай геройның роле кебек мөһим һәм принципиаль мәсьәләләрен еш кына читләтеп уза. Кайбер мәкалә, күзәтү, рецензияләр һаман да өс- тән-өстән языла. Аерым авторлар сәнгать әсәрләрен тормыш күренешләре белән чагыштырып бәяли белмиләр, сәнгать әсәрләрен бәяләгәндә шәхси симпатия һәм антипатияләрдән чыгыл эш итәләр. Күл кенә музыка әсәрләре, концерт программалары, сынлы сәнгать һәм документаль кино сәнгате әсәрләре, урыннардагы иҗат коллективларының эше тәнкыйть игътибарыннан читтә калып килә. Соңгы елларда милли эстрада сәнгате мәсьәләләре буенча бер генә җитди мәкалә дә басылмаган.
Художниклар һәм Композиторлар союз-ларында тәнкыйтьне активлаштыру, аның сыйфатын һәм принципиальлеген күтәрү, сәнгать әһелләре арасында югары таләпчәнлек атмосферасы, тәнкыйть чыгышларына дөрес мөнәсәбәт булдыру турында җитәрлек кайгыртмыйлар.
СССР Фәннәр академиясе Казан филиа-лының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият-сән- гать тәнкыйтенең теория һәм методология мәсьәләләрен комплекслы өйрәнүне, бүгенге әдәби процессларны тикшерүне координацияләү буенча гыйльми үзәккә әйләнеп җиткәне юк. Өч ел вакыт эчендә әдәбият һәм сөнгать мәсьәләләре буенча институт чыгарган хезмәтләрнең күләме ике мәртәбә артса да, театр, сынлы сәнгать һәм музыка сәнгате буенча тирән эшләнгән, капиталь хезмәтләр һаман күренми.
Тәнкыйть кадрларын тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә дә җитди кимчелекләр яшәп килә. Республикада актив иҗат итүче югары квалификацияле театр белгечләре, музыка һәм сәнгать белгечләре аз. Шуңа да кармастан, Культура министрлыгы һәм иҗат союзлары аларны хәзерләү белән ныклап шөгыльләнмиләр. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында, консерваториядә булган мөмкинлекләр тиешенчә файдаланылмый. Тәнкыйтьчеләрнең профессиональ укулары тиешенчә оештырылмаган.
Республика газета һәм журнал редакцияләре үз битләрендә басыла торган материалларның югары идея-сәнгать дәрәҗәсе һәм юнәлеше турында җитәрлек кайгыртмыйлар. Сәнгать әсәрләренә һәм художниклар иҗатына җитди анализ ясыйсы урында, аларда басылган мәкаләләрнең кайберләрендә әсәрләргә гади аннотация бирү яки авторларның үткәндәге уңышларын санау белән чикләнелә, әсәрләрнең реаль әһәмияте һәм кыйммәтенә бөтен совет әдәбияты һәм сәнгате биеклегеннән карап бәя бирелми. Аерым очракларда матбугатта идея һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан йомшак әсәрләр тиешле бәя алмый кала. Кайбер авторларның мөһим эшләрен күрми узу фактлары очрый. Кай-чак редакцияләр мәсьәләне тирәнтен аңламый торган, субъективизм хисеннән арына алмаган авторларны эшкә тарталар.
КПСС өлкә комитеты бюросы иҗат союзларына һәм иҗат оешмаларына, матбугат органнарына һәм аларның партия оешмаларына әдәбият-сәнгать тәнкыйте өлкәсендә яшәп килгән кимчелекләрне бетерергә, тәнкыйтьнең идея-теоретик һәм профессиональ дәрәҗәсен тагын да күтәрергә тәкъдим итте.
Иҗат союзларына, ВТОның Татарстан бүлегенә, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына тәнкыйтьчеләрнең иҗат активлыгын һәм матбугатка чыккан әсәрләрнең идея һәм сәнгатьчә дәрәҗәсе өчен җаваплылыгын көчәйтү, тәнкыйтьнең художество процессына тагын да тирәнрәк йогынтысын булдыру өчен, художникның дөньяга карашын киңәйтү һәм аның осталыгын камилләштерү, совет кешеләренең югары мораль сыйфатларын ачык һәм тулы чагылдырган югары идеяле һәм сәнгатьчә нык эшлән-
гэн әсәрләр иҗат итүгә рухландыру өчен конкрет чаралар күрергә кушылды. Композиторлар һәм художниклар союзында музыка һәм сәнгать белгечләре секцияләренең эшен сизелерлек яхшыртуны тәэмин итәрлек чаралар күрергә. Партия җыелышларында, иҗат работникларының гомуми җыелышларында, идарә утырышларында һәм гыйльми советларда тәнкыйть секцияләре, секторларының эшчәнлеген, аерым тәнкыйтьчеләрнең отчетларын даими тың- лап-тикшереп торырга.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына, иҗат союзларына, «Татарстан коммунисты» журналы редакциясенә тәнкыйтьчеләр игътибарын социалистик реализмның теоретик мәсьәләләрен, традиция һәм новаторлык, партиялелек һәм халыкчанлык принципларын, социалистик культураларның үзара якынаю һәм бер-берләрен баетуларын, әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең теориясен һәм методологиясен һәрьяклап тирәнтен эшкәртүгә, бүгенге художество процессларын, бигрәк тә музыка һәм рәсем сәнгатенең актуаль мәсьәләләрен өйрәнүдә, буржуаз массовый сәнгатьнең реакцион асылын фаш итүдә, әдәбият һәм сәнгатькә марксистик булмаган карашлар белән көрәштә галимнәрнең көчен активлаштырырга тәкъдим ителде.
Газета һәм журнал редакцияләре әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә багышланган хезмәтләрнең идея-теоретик һәм сәнгатьчә сыйфатына, аларның объективлыгына таләпчәнлекне арттырырга тиешләр, диелә. Аларның жанр ягыннан төрлелеген арттырырга, бу эшкә квалификацияле белгечләрне, күренекле сәнгать галимнәрен, сәләтле яшьләрне киңрәк тартырга, газеталардагы «Әдәбият һән сәнгать» сәхифәләренең эчтәлегенә һәм сыйфатына аеруча нык игътибар бирергә кирәк.
Культура министрлыгына, Г. Ибраһимов исемендәге институтка, Казан консервато-риясенә, иҗат союзларына әдәбият-сәнгать тәнкыйте өлкәсендә белгечләр, бигрәк тә музыка тарихы һәм теориясе, рәсем сәнгате һәм театр сәнгате буенча кадрлар хәзерләүне яхшырту буенча практик чаралар күрергә кушылды. Партия оешмалары белән бергәләп, тәнкыйтьчеләрнең профессиональ осталыгын күтәрү буенча системалы эш алып барырга, яшь кадрлар белән эшләүне тагын да яхшыртуны тәэмин итәргә. ’
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына, культура институтына, Казан һәм Алабуга педагогия институтларына әдәбият-сәнгать тәнкыйте проблемалары буенча студентларны һәм аспирантларны факультатив специальләштерү буенча тагын да активрак һәм конкретрак шөгыльләнергә кушылды.
КПСС өлкә комитеты бюросы КПСС Үзәк Комитеты карарын үтәү буенча эшне тагын да активлаштыру чаралары планын яхшы дип тапты.