Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕҢ ОСТАЛЫГЫ


оңгы елларда әдәби тәнкыйть бермә-бер җанлана һәм активлаша төште. Бу — күп мәкаләләрдә әйтелгән 1 Һәм хәзер инде беркемдә дә шик уятмый торган бәхәссез нәрсә. Шуның белән бергә, тәнкыйтьнең абруе, тәнкыйть мәкаләләренең ышандыру көче күтәрелә, бүгенге тәнкыйтьтә эстетика мәсьәләләренә, язучыларның әдәби осталыгына игътибар арта бара. Тик без әлегә бу җитди ка-занышлар хакында гомуми планда гына сөйләшәбез, аларга юл уңаеннан гына кагылып үтәбез. Хәер, монда әллә ни гаҗәпләнерлек урын да юк. Тәнкыйтьченең әдәби осталыгы бер безнең әдәбиятта гына түгел, хәтта бай традицияләре һәм бөек тәнкыйтьчеләре булган рус әдәбиятында да ныклап өйрәнелмәгән. Болай артта калуның мәгълүм бер объектив сәбәпләре дә юк түгел. Иң элек тәнкыйть өлкәсендә безнең әллә ни мактанырлык бай традицияләребез бар дип булмый. Икенчедән, тәнкыйтьченең осталыгы турында язу — гомумән бик кыен эш. Әмма ни генә булмасын, хәзер бездә дә тәнкыйтьченең осталыгы турында сүз кузгатырга вакыт җитте кебек. Чөнки тәнкыйть продукциясе күбәйгән саен, аның сыйфатына игътибар да арта барырга тиеш.
Тәнкыйтьнең иҗтимагый-политик әһәмияте һәм әдәби-эстетик сыйфаты, әдәби хәрәкәттә тоткан урыны, барыннан да элек, аның эчтәлегенә, проблематикасына бәйле. Тәнкыйтьченең осталыгы да, иң элек, ул күтәргән мәсьәләләрнең колачы, җитдилеге һәм актуальлеге белән билгеләнә.
XX йөз башында һәм 20—30 нчы елларда бездә зур проблемалар күтәргән, әдә-
' Нил Юзиев. «Хәрәкәттәге эстетика» — хәрә-кәттә -Казан утлары». 1973 ел. 8 сан. Фәрит Хатнпин Җаваплылык. «Казан утлары». 1971 ел. •I спи Миркасыйм Госманов Ик кирәклесе — сыйфат «Социалистик Татарстан» газетасы. 1974 ел. 12 май. һ. б. биятның гомуми үсеше, төп тенденцияләре, аның сыйнфый йөзе белән бәйләнеш мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр еш басылып торган. «Безнең юл», «Совет әдә-бияты» журналларының ул еллардагы сан-нарында басылган материаллар шул хакта сөйли. Бу күренешнең, уңай яклары белән бергә, тискәре яклары да булмаган түгел. Әдәби җәмәгатьчелеккә бу мәгълүм. Әйтик, ул чорларда, бигрәк тә 30 нчы елларда, вульгар социологизм чиренең йогынтысы шактый көчле була. Хәзер без аннан акрынлап котылып киләбез. Тик, шуның белән бергә, ул еллардан килгән кайбер уңай тенденцияләрне дә онытып барабыз түгел-ме икән? һәрхәлдә, соңгы елларда бүгенге әдәбият белән сәнгатьнең төп проблемаларын философик планда күтәргән, иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик категорияләрне бергә бәйләп тикшергән мәкаләләр чыкканы юк дияргә мөмкин Анда-санда зур исем белән басылган материаллар кү- ренгәли күренүен. Тик дикъкать белән укый башласаң, аларның байтагы рус га-лимнәренә ияреп язылган булып чыга. Әйтик, бүген без социалистик реализм мәсьәләләрен бөтенләй оныттык диярлек. Дөрес, күптән түгел Р. Мостафинның социалистик реализм хакындагы бәхәсләр уңае белән язылган бер мәкаләсе чыкты Бу мәкалә бүгенге татар әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләренә багышланган зур сөйләшүләрнең башы булыр, алга таба мондый характердагы мәка- лә-тикшеренүләр тагы да язылыр, дип ыша-нырга кирәк. Җитди мәсьәлә шуны таләп итә.
Бүгенге тәнкыйтьтә билгеле бер «спе-циальләшү» процессы бара. Берәүләр күбрәк проза әсәрләре хакында яза, икенчеләр поэзиягә өстенлек бирә. Өченче төркем тәнкыйтьчеләр драматургия һәм театр белән шөгыльләнә. Моның үз сәбәпләре бар. Леонардо да Винчи, Микельанджело,
' Р Мостафин Үсештәге, хәрәкәттәге тәгъли-мат. «Казан утлары». 1974 ел. 8 сан.
С
хетта В. Г. Белинский заманалары да күптән үтте. Безнең көннәрдә әдәбият һәм сәнгатькә караган әсәрләр искиткеч күп басыла. Хәзер бер генә тәнкыйтьче дә әдәбиятның Һәм сәнгатьнең барлык тармакларын иңли алмый. Аңардан үзе сайлаган конкрет бер өлкәдә киң эрудиция, тирән белем сорала.
Бүген-е газета-журналлар битендә басылган мәкалә-рецензияләрнең күпчелеге проза белән поэзиягә туры килә. Драматургия, театр, бигрәк тә музыка сәнгате һәм сынлы сәнгать турында зур мәсьәләләр күтәргән проблематик мәкаләләр аз-рак һәм сирәгрәк языла. Театр сәнгате, музыка һәм рәсем сәнгате хакында дискуссияләр дә оештырылмый. Бу күренеш шулай ук культурабызның үзенчәлекле үсеш тарихы белән бәйләнгән булса кирәк. Татар әдәбиятының мең еллык тарихы һәм бай традицияләре бар. Профессиональ музыка, театр һәм сынлы сәнгать исә мәдәниятебезнең чагыштырмача яшьрәк өлкәләре. Аннан соң сәнгатьнең әлеге төрләре буенча бездә белгечләр дә күп түгел, махсус журнал яки газета да юк...
Проблематик мәкаләләрнең төп өлеше әдәбиятка карый, дидек. Фикеребезне конкрет мисэллар белән дәлилләп китик. 1972 елда «Казан утлары» журналында, «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарында татар әдәбиятының башка милләт әдәбиятлары белән бәйләнешен яктырткан күп кенә материаллар ба-сылган иде. Бу уңай тргдиция хәзер дә дәвам итә. Мәсәлән, 1974 елда «Казан ут- лары»нда татар-үзбэк әдәби бәйләнешләренә бэ’Ь'шланган матур мәкалә чыкты '. Мондый материалларның зур күлчәлегендә ике халык (татар-удмурт, татар-чуваш, та- тер-кумык һ. б.) арасындагы әдәби элемтәләр хакында сүз бара. Совет әдәбияты-ның, шул исәптән татар әдәбиятының да ерактан килгән интернациональ элемтәләрен тикшерүгә ба-ышлан-ан һәм мәсьәләне киң итеп яктырткан мәкаләләр сирәк очрый. Шундыйлардан М. Хэсәновның «Интернационализмның данлы традицияләре» ди-ән мәкаләсен күрсәтер э мөмкин Анда Идел буе. Урта Азия һәм Каза-ьгстан халыклары культураларының ергклзрдан килгән тыгыз бәйләнешләре турында сүз бара. Яисә Ф Әгъзамовның «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы» исемле мәкаләсен алыйк. Ул «Казан утлары» журналының 1972 ел'ы 12 нча санында басылган иде. Икенче төрле итэп әйткәндә, аның дөньяга чыгуы СССР төзелүнең 50 еллык бәйрәменә туры килде. Мәкалә әлегә бәйрәмгә хәзерлек уңае белән матбугат битләрендә барган сөйләшүләргә үзенчәлекле йомгак ясый. Ул публицистик рухта язылган. Бүгенге әдәбиятта мондый мәкаләләрнең сирәк очравын дә исәпкә алсак, мәкаләнең әһәмияте тагы да арта тошәр.
Җитди мәсьәлә күтәргән мәкаләләр арасында бүгенге әдәби хәрәкәтнең төрле якларына караганнары да бар. Бу уңайдан Р Мостафинның «Укучы һәм язучы» исемле мәкаләсе игътибарга лаек 1 Автор укучы фикерен өйрәнү турында сөйләп килә- килә дә ахырдан болай ди: «... Без укучы фикерен өйрәнергә һәм аңа сак караш булдырырга тиеш. Бу — бик мөһим мәсьәлә. Совет власте елларында без әдәбиятны аңлый һәм бәяли белә торган укучылар массасы тәрбияләдек. Мондый укучы башка бер илдә дә юк...»
Дөрес, мәкаләдә каршылыклы фикерләр дә очрый. Ләкин гаять җитди һәм актуаль мәсьәлә күтәргән мәкаләнең әһәмиятен алар гына киметә алмый.
Ш. Әхмәдуллинның «Киләчәкне уйлап...» дигән мәкаләсе дә кызыксыну уята Авторны әдәби алмаш тәрбияләү, яшьләрдә, киң катлау укучыларда әдәбиятка тирән ихтирам хисе уяту мәсьәләләре борчый.
Яки менә Хәсән Сарьянның «Алай да була! — булмасын» исемле мәкаләс姧 ***. Ав-ср бүгенге язучыларның телә турында яза. Иң элек шунысы игътибарга лаек, мәкалә киң эрудиция һәм тирән белем нигезендә язылган. Күрәсең, мәкалә өчен материал күп еллар буе җентекләп җыелган булса кирәк Шуңа күрә бу мәкаләнең иҗтимагый яңгырашы да зур булды X Сарьян мәкаләсе басылгач, РСФСРның атказанган укытучысы С. Гыйлзмхэнов кайбер җырчыларыбыз, алзрның әдәби телгә мөнйсәбг те турында язып чыкты ’. Кукма- ра районыннан Н. Зарипсваны да шул ук мәсьәләләр борчый икән .
■ Л Мәхсуйова Татар үзбәк әдәби мннәсәбәт ларе «Казак утлары*. 1974 ел. 6 сан.
Шунда ук. 1973 ел. 5 сае
' Шунда ук. 1972 ел. 5 сан.
: Шунда ук, 1974 ел. I сан
1 Шунда ук. 1974 ел. 2 сан
1 «Социалистик Татарстан. 1973 ел. 14 январь.
• «Казан утлары». 1972 ел. 7 сан.
Гомуми характердагы күзәтүләрдән соң, әдәби тәнкыйть мәкаләләренә якынрак килеп, аларның характерын, төп үзэнчәлеклә- рен билгеләргә тырышып карыйк. Бүгенге тәнкыйтьтә берничә тенденция яшәп килә. Берише мәкаләләрдә тирән фәнни анализга омтылыш беренче планда тора. Нил Юзиевның «Хәрәкәттәге эстетика» — хәрәкәттә» дигән мәкаләсе шуның ачык мисалы була ала •. Ул 1972 елгы әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеменә багышланган. Автор материалны яхшы белә, әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең төп мәсьәләләрен, үсеш тенденцияләрен нигездә дәрес билгели. Мәкаләнең гомуми яңгырашы. рухы, тоны яшь тәнкыйтьчеләр өчен яхшы үрнәк була ала. Ул киң эрудиция һәм төзек композиция нигезендә языл-ган. Бу сыйфатлар тәҗрибәле тәнкыйтьче Н. Юзиевның башка мәкаләләре (бигрәк тә соңгы елларда язылганнары) өчен дә хас. Соңгы елларда дим, чөнки моннан 5—10 ел элек Н. Юзиев мәкаләләренең эмоциональлеге көчлерәк була иде.
Әдәби тәнкыйтьтәге әлеге тенденциягә тагын бер характерлы мисал итеп Гали Халитның «Әдәбиятның төп үзэнэн һәм үзенчәлеген күреп» исемле мәкаләсэн китерергә мөмкин - Бу мәкалә дә әһәмиятле теоретик мәсьәләләргә багышланган. Беренче карашка, сүз анда Й. Нигьмәтулли- на һәм И. Нуруллинның конкрет хезмәтләре турында гына бара кебек3. Чынлыкта исә автор, әлеге китапларның уңай якларын ачыклау белән бергә, үзенең дә мәгълүм бер концепциясен тәкъдим итә. Мәкалә теоретик хезмәт рухында язылган.
Бүгенге тәнкыйтьтә тамыр җәйгән икенче тенденция—хис-тойгылар белән үрелеп барган анализга омтылу. Мондый мәкаләләрне гадәттә профессиональ әдипләр яза Г. Бәширов мәкаләләрендә, мәсәлән, җитди уйланулар, борчылулар беренче планда тора. Ф. Хөсни исә халыкчан юморга өстенлек бирә. Р. Фәйзуллин мәкаләләренә көчле эмоциональ яңгыраш, фикер тирәнлеге хас... Биредә язучы каләме белән язылган тәнкыйть мәкаләләренең үзенчәлекләре хакында сөйли торган бик күп мисаллар китереп булыр иде. Урын һәм вакыт мәсьәләсенең чикләнгән булуын истә тотыл, С. Хәким язган мәкаләләр белән чикләнергә туры килә. Сибгат Хәким — барыннан да элек шагыйрь, тирән хисләр, җитди кичерешләр дөньясына чумган шагыйрь. Аның мәкаләләренә дә шул ук сыйфатлар хас. Мәкаләләренең һәркай- сы диярлек шигъри күренешләр, образлы фикерләү, тирән хисләр дөньясыннан үсеп чыккан кебек, һәм аларның эстетик кыйммәте дә шунда. Шигырь турында (э Сибгат Хәким нигездә шагыйрьләр хакында сөйли) шагыйрь язгач, ничек индэ хиссез булсын! Нәкъ әнә шуңа күрә Сибгат Хәким язган мәкаләләр шигырь кебек укыла. Алай гына да түгел, авторның кайбэр мәкаләләрендә шигырьгә хас алымнар да күзгә бәрелеп тора,
Сибгат Хәким мәкаләләренең тагы бер үзенчәлеге шунда, аларда аерым тәгъбирләр, шигырьдәге рефрен кебек, буйдан- буйга кабатланып киләләр. Мәсәлән, «Шигырь ничек туа!» дигән мәкаләнең үзәгеннән «эзләнүләрнең чиге юк» дигән тәгъбир үтә. Хәзерге поэзиянең асыл сый-фатын билгеләгән «күп кырлы безнең поэзия» дигән сүзләр «Безнең көннәр поэзиясе» исемле мәкаләдә шулай ук рефрен ролен үти '.
Әдипләр тарафыннан язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре гадәттә җиңел һәм мавыгып укыла. Чөнки алар укучыда яңа фикерләр генә түгел, ә бәлки җылы хис- тойгылар да уяталар, аларның эстетик зәвыгын тәрбиялиләр. Мондый мәкаләләрнең формасы да, теле дә ифрат дәрәҗәдә камил була. Эмоциональ яңгырашлы мәкаләләр язарга омтылу — хәзерге тәнкыйтьнең тәмам формалашып җиткән төп юнәлешләр эннэн береэ Нәкъ шуңа күрә профессиональ тәнкыйтьчеләрнең дэ кайберләре үз мәкаләләрен шушы рухта язарга тырышалар.
Бүгенге тәнкыйтьнең гомуми рухын билгеләгән өченче тенденция әнә шул хакта сөйли. Ул ярыйсы ук катлаулы һәм алдагы ике тенденцияне билгеле бер дәрәҗәдә берләштерә дип әйтергә мөмкин Р. Мос- тафин, И. Нуруллин, М. Мэһдиев, Т. Галиуллин мәкаләләрендә бу аеруча ачык си-зелә. Биредә без шулардан бер генә автор, әйтик, Р. Мостафин белән чикләнергә булдык.
Профессиональ тәнкыйтьче буларак, ул бүгенге әдәби хәрәкәттә актив катнаша.
1 Мисаллар С Хәкимлек «Vs тавышың белән» исемле •дәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгын-нан алынды. Казан. 19® ел. күп яза, еш басыла. Р. Мостафин мәкаләләренең проблематикасы ярыйсы ук киң. Ул бүгенге әдәбиятның теоретик мәсьәлә- лере турында да, проза, поэзия һәм әдәби тәнкыйть, аларның җитди казанышлары һәм твп бурычлары хакында да яза. Иң әһә- миятлесе шунда ки, ул һәрбер әсәргә, һәрбер шагыйрь яки прозаик иҗатына Җитди эстетик таләпләр югарылыгыннан торып якын килә. Икенче төрле әйткәндә, аның мәкаләләрендә эстетик критерийлар, әдәби осталык мәсьәләләре һәр вакыт беренче планда тора.
Р. Мостафин мәкаләләренең формасы да еш кына шактый үзенчәлекле була. Алар- да җанлы күренешләр, тормыш-көнкүреш картиналары зур урын алып тора: «Татар авылларының берсендә күп еллар элек, әле революциягә кадәр үк, бер егет яшәгән. Батыр йөрәкле, таза, маггур сынлы, шук табигатьле, шул ук вакытта нечкә күңелле, моңлы егет булган ул. Сандугач булып бик оста сайраган, шуңа күрә авылдашлары аңа Былбыл Хәбир дигән кушамат биргәннәр»,— дип башлый ул рецензияләренең берсен *.
Бу алым мәкаләне укуны җиңеләйтә, укучының кызыксынуын арттыра, автор фикерләрен, аның күзәтүләрен тормышка якынайта.
Хәзерге тәнкыйтьнең йөзен зур күләмле мәкаләләр генә түгел, төрле китапларга язылган рецензияләр дә билгели. Бүгенге рецензияләрнең байтагы тирән эчтәлекле була. И. Ахунҗанов, Р. Мостафин, Т. Галиуллин, М. Вәлиев кебек тәнкыйтьчеләр тарафыннан язылган рецензияләр аерым китапның, җыентыкның эчтәлеген дә, формасын да төрле яклап иңлиләр һәм мөстәкыйль мәкалә дәрәҗәсенә күтәреләләр. Шундый рецензияләрнең бер мисалы рәвешендә М. Вәлиевнең «Безгә ак болыт булырга язмаган шул...» дигән мәкаләсен алыйк . Ул Равил Фәйзуллинның «Наз» исемле китабы чыгу уңае белән язылган. Гәрчә сүз анда нигездә конкрет бер китап турында гына барса дә, аны гадәти рецензия кысаларына сыйдырып булмый. Автор үзе дә аны бик хаклы рәвештә мәкалә дип атый. Аның эчтәлеге тирән, Р. Фәйзуллин поэзиясе кебек үк җитди һәм катлаулы. Алгарак китеп булса да әйтик: мәкаләнең композициясе нык уйлап төзелгән. Башта автор «Лермонтов һәм Сибгат Хәким шигырьләренең зур көчкә ия булуы, тормышның чын моңына өйләнүе турында» сөйләп килә дә, шуннан «Наз» китабына һәм Равил Фәйзуллин шигырьләренә күчә, аларга төпле анализ ясый. Киң һәм тирән анализ нәтиҗәсендә автор әһәмиятле фикер әйтә: «Равил Фәйзуллин поэзиясе дә классик поэзиянең күп кенә төп сыйфатларына ия, аның иң кадерле һәм олы идеалларына тугры поэзия». Әгәр рецензия шушы җирдә өзелеп калса, ул тәмамланмаган булыр иде. Рецензент моны бик яхшы аңлый һәм сүзен түбәндәгечә дәвам итә: «Ләкин, шул ук вакытта, күңел шагыйрь шигырьләренең ничектер бүтәнчәрәк икәнен, икенче яңа сыйфатларга ия булуын да сизми калмый, һәм китапны укып чыккач, әнә шул тойгы — шагыйрь иҗатының үзенчәлеген аңларга тырышу тойгысы тынгы бирми башлый». Шул рәвешчә, мәкаләнең соңгы битләрендә сүз Р. Фәйзуллин •поэзиясенең «яңа сыйфатлары» хакында бара.
М. Вәлиевнең логикасы эзлекле, фикерләре тирән һәм төпле. Тәнкыйтьче бүгенге поэзиянең табигатен яхшы аңлый. Шуңа күрә мин уңышлы рецензияләрнең икенче бер мисалын да шул ук автордан китерергә булдым. Сүз «Карлыгач күктә очсын» дигән рецензия хакында бара *. Ул Т. Ка- малиевның яңа җыентыгы уңае белән язылган !. Иң элек тәнкыйтьче шагыйрьнең үсеш этапларына туктала. Аннан соң рецензия язу өчен алынган конкрет җыентыкка күчә. Шагыйрьнең иҗади уңышлары аны шатландыра. Бу хакта ул дулкынланып яза. Әмма соңгы елларда шагыйрьнең бер урында таптана башлавы аны борчый, шагыйрьгә карата ул кискен тәнкыйть сүзләре әйтә. Ихлас күңелдән язылган һәм принципиаль тәнкыйть рухы белән сугарылган бу рецензия дә матур тәэсир калдыра.
Билгеле булганча, бездә X. Туфан, С. Хәким, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Ә. Еники кебек халыкның тирән ихтирамын казанган олы әдипләрнең китаплары өледән-әле басылып тора. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил китаплары да еш чыга. Әмма, нигәдер, мондый китаплар әдәби җәмәгатьчелек игътибарыннан читтәрәк кала киләләр кебек. Аларга рецензияләр сирәк языла. И. Ахунҗановның «Поэзиянең ышанычлы көче» әнә шундый сирәк рецензия-
• Шунда ук. 1973 ел. 2 сан
’ Т Камалиев Хәлал кечем белән Казан. 1972 ел.
ләрнең бер үрнәге Ул С. Хәким әсәрләре РУс телендә басылып чыгу уңае белән язылган г. Биредә автор иң элек С. Хәким поэзиясенең милли үзенчәлекләренә туктала: «Сибгат Хәким — чын мәгънәсендә татар шагыйре. Аның һәр йөрәк тибеше милли үзенчәлек белән сугарылган, бөтеч рухи дөньясы гүзәллек белән тулы». Шагыйрь иҗатының төп тенденцияләрен ачыклаганнан соң, рецензент тәрҗемәләргә күчә, алардагы җитди кимчелекләрне күрсәтеп үтә. Принципиальлек, әйтелгән фикерләрнең дәлилле булуы рецензиянең ышандыру көчен арттыра...
М. Рафиковның «Шигърият үрләре» дигән рецензиясе дә шул ук темага язылган 10 11 12. Анда да сүз С. Хәкимнең русча җыентыгы турында бара13. Дөресрәге, шулай булырга тиеш иде. Чөнки рецензия С. Хәкимнең рус телендә яңа җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган. Ләкин тәнкыйтьче баштан ук болай дип искәртеп үтә: «Китап рус телендә чыкса да, бу юлы тәрҗемәләрнең сыйфатына тукталып тормаска булдым... Шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләре турында сүз йөрткәндә, аның бу җыентыгына кермәгән әсәрләренә игътибар итү дә зыянлы булмастыр...» Мәсьәләгә зур җаваплылык белән килгәндә, шагыйрь әсәрләренең барысын да истә тотарга кирәк, билгеле. Әмма биредә бит сүз конкрет бер китап турында бара. Җитмәсә, ул журналның «Китап күзәтү» бүлегендә басылган. Ләкин рецензиянең эчтәлеге китаптан күп тапкыр киңрәк булырга тиеш иде кебек: автор шагыйрь иҗатына тулаем бәя бирергә җыена. Миңа калса, өч битлек рецензиядә бу бурычны үтәп булмый...
Принципиаль тәнкыйть белән сугарылган рецензияләр дә сирәк булса да чыккалап тора. М. Маликованың «Тормышчанлык өчен» дигән рецензиясе шуның бер мисалы . Ул М. Харисовның «Ватан нидән башлана» (Казан, 1971) исемле хикәяләр җыентыгына багышланган. Гадәттәгечә, биредә дә иң элек язучы әсәрләренә гомуми бәя бирелә. Аннан соң автор конкрет анализга күчә. Рецензент М. Харисов хикәяләрен кискен тәнкыйть итә. һәм аның бу тәнкыйте ышандыра. Чөнки ул дәлилле.
Шундый ук тәнкыйтьчел рух белән сугарылган материаллардан М. Зариповның «Каты токымнарны үткәндә» дигән рецензиясен күрсәтергә мөмкин 14. Ш. Бикчурин- ның «Каты токым» романы безнең тәнкыйтьтә нигездә уңай
10 «Казан утлары». 1972 ел. 12 сан.
’ С. Хәким. Вечные ветви Стихи н поэмы М. 1971; С. Хәким ПО зову Ленина. Стихи и поэмы Казань. 1971.
1 «Казан утлары». 1973 ел. 9 сан
13 Снбгат Хаким. Стихи последних лет М. 1973
• «Казан утлары», 1972 ел, 7 сан
В Г Белинский Взгляд на русскую литературу 18*6 года «Современник*, 1847 ел. 1 том. 1 сан. Взгляд на русскую литературу 18-17 года Шунда ук. 1847 ел. VII том. I сан
1 «Ли» журналы. 1914 ел. 14. 15. 16. 19.20.22 саннар.
бәя алды. Ә менә М. Зариповның төп игътибары әсәрнең йомшак якларына юнәлтелгән. Әйтергә кирәк, аның фикерләре төпле, тезислары дәлилле. Рецензияне, романны укыган кебек үк, кызыксынып укыйсың.
Олы әдипләребезнең китапларына рецензияләр аз языла, дидек. Чыннан да, басылып чыккан рецензияләрне игътибар беләнрәк тикшерә башласаң, аларның төп өлеше урта һәм яшь буын әдипләр иҗатына караганлыгы ачыклана. Еш кына рецензияләрнең күпчелеге урта кул китап-ларга багышлана. Мондый рецензияләрдән нинди дә булса җитди проблема таләп итеп булмый, билгеле. Н. Юзиев сүзләре белән әйтсәк, аларның зур күпчелеге «мактау дулкынында» языла. Мисал итеп Ш. Маннаповның «Шагыйрьне мин шулай ачтым...» дигән рецензиясен алыйк2. Бире-дә сүз Р. Мингалимов китабы турында бара3. Иң элек, рецензиянең исеме ризасызлык уята, аңа тыйнаклык җитми кебек. Өстәвенә, рецензия баштан ахырга кадәр тоташ мактаудан, шагыйрьгә мәдхия җырлаудан тора. Мин шагыйрьне, һичшиксез, тәнкыйть итәргә кирәк дип әйтергә җыенмыйм. Мәсьәлә анда түгел. Тик рецензия тыйнаграк тонда булса, шагыйрьгә дә файдасы күбрәк тияр иде.
Төрле гаэета-журналлар битендә сирәк- сирәк бернинди әдәби-эстетик кыйбласы булмаган мәкалә-рецензияләр очрап куя. Мондый материаллар бүгенге тәнкыйтьнең йөзен билгели алмый, билгеле. Димәк, агарга махсус тукталып торуның да кирәге юк. Тик бер җитди күренешне генә телгә алып китәргә кирәк. Моннан 5—10 ел элек, әйтик, халык иҗаты мәсьәләләренә кем теләсә, шул кагылып, ни теләсә, шуны сөйләп йөри иде кебек. Хәзер шундыйрак хәл җыр текстлары иҗат итүдә һәм әдәби ят-сәнгать тәнкыйте өлкәсендә туды шикелле. Җыр текстлары һәм рецензия авторлары арасында кемнәр генә очрамый! Каләм тотып, хәреф таныган һәркем җыр яза, рецензия яза. Биредә кайбер редакцияләрнең талымсызлыгы да билгеле бер роль уйный торгандыр. Бу яктан
«Казан утлары» журналы, мәсәлән, эзлекле әдәби-эстетик политика алып бара. Әдәбият-сәнгатьне һәм үзен ихтирам иткән һәрбер журнал нәкъ әнә шул юл белән барырга, ягъни үз тирәсенә талантлы әдипләрне тупларга тырыша. Журналистика тарихы моның куп мисалларын белә... Тагы шуны да искәртеп үтәргә кирәк. Сый-фаты яхшы булган мәкалә яки рецензияне бернинди редакция дә кире борып чыгармый. Димәк, талантлы әдипләр белән бер рәткә басу, барыннан да элек, авторның үзенә, аның сәләтенә һәм тырышлыгына бәйләнгән.
Әлегә кадәр сүз нигездә тәнкыйть мате-риалларының проблематикасы, гомуми яңгырашы, бүгенге тәнкыйтьнең тол тен-денцияләре турында барды. Хәзер мәкалә- рецензияләрнең әдәби эшләнешенә һәм формасына и'ътибар итеп карыйк.
Укучы барыннан да элек әдәби әсәрнең, шулай ук тәнкыйть мәкаләсенең һәм рецензиянең дә исеменә игътибар итә. Без дә шул юлдан барыйк. Чөнки биредә, чыннан да, игътибарга лаек үзенчәлекләр бар. Мәсьәләгә фәнни яктан килсәк, мәкалә исемнәрен берничә төркемгә бүлеп карар-га мөмкин...
«Язучы. Заман. Герой» ’. Мәкаләләрне болай атау моннан 2—3 ел элек гаять киң таралган иде. Үзенә бер мода буларак, ул безгә рус тәнкыйтеннән килеп керде. Ләкин һәрбер мода кебек, тиз арада искереп өлгерде. Бүгенге мәкаләләрдә мсндый исемнәр сирәк очрый.
Кайбер тәнкыйтьчеләр үз мәкаләләрен ша-ыйрь-язучыларның әсәрләреннән яки халык иҗатыннан алынган канатлы сүзләр белән атарга яраталар. Бу алым гадәттә уңай нәтиҗә бирә, мәкалә-рецензиянең исеме поэтик яңгыраш ала. Менә кайбер мисаллар: «Узсын гомер сагынып сөйләрлек» (Ә. Маликов), «Матурлыкка бай ул безнең заман» (Т. Галиуллин), «Үкзндармәс мине үткән гомерем» (Г. Рамазанов) һ. б. Б/ юл белән ясалган исемнәрнең кайберсе ярыйсы ук катлаулы булып чыга. Хәсән Сарьянның «Алай да була! — булмасын» дигән сүзләренең конкрет мәгънәсен аңлар өчен, мәкаләнең эчтәлеге белән танышып чыгарга кирәк. Н. Юзиевның «Хәрә-кәттәге эстетика» — хәрәкәттә» мәкаләсенең исемен аңлау тагы да авыррак.
Кайвакыт бу төр исемнәрдә кабатлауларда очрап куя. Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасы басылып чыккач, «үрләр» модага кереп китте. Бу сүз төрле мәкалә- рецензияләрнең исемнәрендә дә кабатлана башлады: «Шигърият үрләре» (М. Рафиков), «Үр артында яңа үрләр бар» (Р Фәйзуллин), «Күтәреләсе үрләр күп әле» (Й. Гәрәй).
15 «Казна утлары». 1973 ел. II сан.
Узган гасырның 40 нчы елларында В. Г. Белинскийның бер-бер артлы «1846 елгы рус әдәбиятына бер караш». «1847 елгы рус әдәбиятына бер караш» 15 исемле ике мәкаләсе басылып чыга. XX йөз башында бу типтагы исем безнең әдәбиятка да килеп керә. 1914 елда Гали Рәхим үзенең бер мәкаләсен «Халык әдәбиятымызга бер караш» : дип атый. Ярты гасырдан артык вакыт үткәч, М. Мәһ- диев, бу исемне беркадәр яңартып. «Халык иҗатына бер караш» дигән рецензия белән чыкты '. Шуннан соң «бер карашалар кабатлана башлады: «Әдәби хәрәкәтебезгә бер караш ". «Хикәягә бер караш»...
Аерым очракларда мәкалә-рецэнзияләр- нең исеме артык гомуми яңгырый, аны ничек теләсәң шулай аңлап була. Мәсәлән, М Харисовның «Театр һәм драматург» мәкаләсе. Әгәр берәр монография әлеге исем белән аталса, аны аңлап булыр иде Зур булмаган репортажда мондый җитди мәсьәләләрне ачыклап булмый, билгеле. «Уңышлы эзләнү» (Ж- Сафиуллин), «Зур таләпләр югарылыгыннан» (В. Воздвиженский) кебек исемнәрнең дә конкрет мәгънәсе аңлашылмый.
Ара-тирә мәкалә исемнәрендә дидактика, акыл сату кебек әйберләр дә күренеп кигә: «Заман темасы өчен» (Ф. Ибрэһи- мова), «Югары сэн'атьлелек өчен» (Ф. Мусин), «Тормышчанлык өчен» (М. Маликова).
Берәр мәкаләнең исеменә һәм эчтәлегенә каршы куелган «парлы» исемнәр дә очрый. Р. Мостафинның «Укучы һәм язучы» исемле мәкаләсе басылып чыккач, И Нуруллин «Укучы бер генә төрлемә?» дигән реплика белән чыкты. И. Нуруллин- ның «Аяк белән йөрүгә ни җитә?» мәкаләсенә җавап рәвешендә Ф. Мусин «Югары сәнгатьлелек өчен» мәкаләсенең бер бүлеген «Аяк белән дә терлечә йөрергә була...» дип атаган.
Соңгы елларда басылган мәкаләләрнең ть шкы «кыяфәтендәге» тагы бер кызыклы үзенчәлек күзгә ташлана. Сүз күләмле мәкаләләрне аерым бүләкләргә бүлү һәм аларның һәркэйсын махсус исәм белән атау хакында бара. Бу практика, гадәттә, тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр тарафыннан кулланыла һәм нигездә матур тәэсир калдыра, күләмле мәкаләне укуны җиңеләйтә.
Мәкалә-рецензияләрнең тышкы кыяфәтеннән эченәрәк кереп аларның гомуми тезелешенә, композициясенә игьтибар итеп карыйк. Китап-журналларда басылган мәкаләләрнең байтагында җитди проблема үзәккә алына. Ул баштан ахырга кадәр логик яктан эзлекле рәвештә дәвам итә. Бу сыйфат бигрәк тә И. Нуруллин, Г. Халит, Н. Юзиев, Р. Мостафин мәкаләләре-
Мисал төсендә Т. Галиуллинның «Буыннар һәм язмышлар» исемле мәкаләсен алыйк. Ул фәлсәфи уйланулар белән башлана ’. Үзенчәлекле керештән соң, автор үзенең төп бурычларын билгели, тәнкыйтьче буларэк аны борчыган сораулар турында яза: «Чор сулышы һәм кеше хисләре соңгы еллар татар поэзиясендә нинди көч һәм сәнгатьчә тулылык белән гәүдәләнде? Татар поэзиясенең тарихи казанышлары югарылыгында иҗат ителгән әсәрләребез күпме? Тукайлар кабызган утның ялкыны сүрелмиме?» Әлеге сораулардан соң автор бүгенге поэзиягә гомуми характеристика бирә. Мәсьәләнең эченәрәк кереп, тәнкыйтьче буген'е шагыйрьләрне дулкынландырган төп проблемаларга туктала, алзр- НЬ|Ң сәнгатьчә гәүдәләнешен күзәтә. Мәкаләнең ахырында сүз бүгенге поэзиянең күләгәле якларына һәм шагыйрьләрнең төп бурычларына күчә.
Икенче бер төркем мәкаләләрнең композициясе хронологик принципка нигезләнә Мәсәлән, Р. Мостафинның «Җаваплылык хисе» дигән мәкаләсе әнә шул принцип нигезендә язылган Р. Мостафин өчен гадэти булганча, мәкалә җанлы бер күренештән башлана: «Казанның Актерлар йортында яшь шагыйрьләр иҗатына багыш-ланган әдәби кичә бара. Зал шыгрым тулы, зал тып-тын. Эшче яшьләр, студентлар, иҗат интеллигенциясе вәкилләре йотлыгып шигырь тыңлый. Сизеп, тоап-күреп утырам зал белән шагыйрьләр арасында тулы аңлашу, якынлык һәм теләктәшлек хөкем сөрә...» Бу күренеш бүгенге поэзия турында җитди сүз кузгату өчен билгеле бер этәргеч ролен үти. Акрынлап автор үзенең төп проблемасына— яшь буын шагыйрьләре иҗатына күчә. Автор бүгенге ша16ыйрьләр- не өч буынга бүлә һәм хронологик тәртиптә аларның иҗатын тикшерә. Мәкаләнең
1 «Казан утлары». 1973 ел. 9 декабрь.
• Ә. Булатов. Мишәрләр турында яна хезмәт. «Казан утлары». 1973 ел. 9 сан. 154 бит
• М. Рафиков. Шигърият үрләре. Шунда ук, 180 бит.
теп проблемасы логик эзлеклелек белән ачыла. Тәнкыйтьченең фикере тирэчэйгән- нән-тирәнәя бара Мәкалә-рецензияләрне хронологик принцип нигезендә төзү безнең тәнкыйтьтә ярыйсы ук киң таралган форма.
Сирәк кенә булса да, оригиналь формада язылган материаллар очрый. Мәсәлән, «Язучы. Заман. Герой» исемле мәкалә. Бу—тәнкыйтьче Мансур Вәлиев белән язучы Аяз Гыйләҗев әңгәмәсе. Биредә яшь тәнкыйтьче тәҗрибәле язучы белән матур гына сөйләшү алып бара. Алар бүгенге прозаның җитди мәсьәләләрен күтәрәләр һәм игътибарга лаеклы фикерләр әйтәләр...
Рецензияләр арасында да үзенчәлекле формада язылганнары бар. Менә Сибгат Хәкимнең Роберт Әхмәтҗанов җыентыгына язган рецензиясе1. Олы әдип үзенчәлекле алымга мөрәҗәгать итә—Р. Әхмәтҗанов әсәрләрен үз шигъри дөньясы белән чагыштыра, олы кешеләргә хас тыйнаклык белән яшь шагыйрь иҗатын югары дәрәҗәгә күтәрә: «Тегермәннәр... Күпме әйләнделәр алар минем шигырьләрдә. Бөтен го. мерем буена шул тегермән канатларының җиле бәрелеп торганын тойдым үземә. Ачлык еллар . Канаты салынгач кошлар, оча алмый утырган кошларга охшаттым мин аларны. Әмма күңелдә ризасызлык, шигырьне ахырына җиткермәүдән туган ризасызлык яшәп калды. Роберт шул хисләрне очлап бетереп бирде кебек».
Мостафа Ногманның «Канатлы җырлар» дип исемләнгән рецензиясе дә үзенчәлекле формада язылган^. Рецензиянең исеме астына автор «Башкортстан шагыйре Наҗар Нәҗмигә ачык хат» дип куйган. Ачык хат булгач, рецензиянең тоны да үзенчәлекле булырга тиеш Рецензент шагыйрь белән дусларча сөйләшә, шигырьләренең үзенчә-лекләре, шигъри сыйфатлары турында яза Билгеле бул-анча, халык арасында хатның күптән урнашкан традицион формасы бар М. Ногман хаты да шуңа якын. Ул ихлас
Снбгат Хәким Кайдадыр зур чаПдакк
исемле җыентыгы турында бара
■ «Социалистик Татарстан», 1973 ел. 16 ноябрь.
күңелдән әйтелгән җылы сүзләр белән тә-мамлана.
Барлас Камаловның «Киңәшкә колак салып» дип исемләнгән рецензиясен дә мактап телгә аласы килә17. Моннан бер ел элек Татарстан язучылар союзының проза секциясе Мәгъсүм Хуҗинның «Йомры тау итәгендә» исемле хикәяләр җыентыгын тикшергән иде, дип яза автор. Тикшерү вакытында тәҗрибәле язучылар М. Хуҗинга файдалы киңәшләр әйтәләр, хикәяләрнең сыйфатын күтәрү юлларын күрсәтәләр. Шуннан соң язучы җыентык өстендә тагы да эшли, хикәяләрен камилләштерә. Җыен-тык нык үзгәртелгән килеш басылып чыга. Рецензиядә Б. Камалов проза секциясендә тикшерелгән кулъязманы һәм басылып чыккан китапны чагыштыра. Рецензия ахырында ул җитди нәтиҗәгә килә: «Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителгән әсәрләрне иҗат союзында күмәкләшеп тикшерү практикасын киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Мондый чараның файдасы тими калмый. Мәгъсүм Хуҗинның әле күптән түгел генә чыккан китабы — шуның ачык мисалы».
Шулай да үзенчәлекле формада язылган рецензияләр чагыштырмача сирәк очрый. Аларның байтагы бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган була. Бу—рецензияләрнең катып калган шаблон композициясендә аеруча ачык күренә. Менә бездәге рецензияләрнең беренче юллары: «Мәс- кәүнең «Наука» нәшриятында мишәрләр турында яңа тарихи-этнографик хезмәт басылып чыкты» Икенче бер рецензиядә дә шуңа бик якын юллар бар: «Мәскәүнең «Советская Россия» нәшрияты Максим Горький исемендәге премия лауреатлары сериясендә С. Хәкимнең соңгы елларда язылган шигырьләр җыентыгын басып чыгарды» 3. Казанда басылып чыккан китапларга язылган рецензияләр дә бу яктан бер-берсеннән әллә ни аерылмый. «Татарстан китап нәшрияты яңа шигырь җыентыгы чыгарды. Исеме—«Юл башы» 18; «Татарстан китап нәшрияты, «Мәктәп китапханәсе» сериясендә, филология фәннәре докторы, профессор Ибраһим Нуруллинның Габдулла Тукай турындагы хикәяләренең яңа, тулыландырылган басмасын чыгарды»5.
Менә шундый типик керешләрдән соң гадәттә рецензиянең төп өлеше башлана. Аның төрле дәрәҗәдә, төрле тирәнлектә булуы мөмкин. Кайвакыт рецензия «традицион формада» язылса да, эчтәлеге ягыннан тирән була. Тирән фикерләр бигрәк тә фәнни хезмәтләргә карата язылган
17 «Социалистик Татарстан», 1973 ел. 25 март. Рецензиядә сүз Ә. Рәшитовныц «Хатирә» җыен-тыгы турында бара.
> М Мелехов. Революция тарихына яца сәхифә «Казан утлары». 1973 ел. 9 сан. 184 бит
’ «Социалистик Татарстан», 1972 ел. 27 сен-
«Казан утлары>. 1972 ел. 10 сан.
18 Н. Гамбәров. Юлчы юлда сынала. Шунда ук. 1973 ел. 7 сан. 168 бит.
‘ Шунда ук, 1972 ел, 1 сав, 182 бжт.
рецензияләрдә урын ала. Чөнки мондый рецен-зияләрне белгечләр, гыйльми дәрәҗәсе булган галимнәр яза.
Гадәттә рецензияләрнең беренче өлешендә китапның яки әсәрнең уңай сыйфатлары турында сөйләнә. Рецензентлар тәнкыйть итәргә артык яратмыйлар. Шулай да рецензиянең ахырына таба гадәттә китапның бер-ике кимчелеге дә күрсәтелә. Моны хәзерге рецензияләрдә киң таралган шаблон композиция таләп итә. Әнә шуңа ишарә ясап, «Күңел бөреләре» дигән рецензиясен Хисам Камалов түбәндәге юллар белән тәмамлый: «Инде җыентыкның кимчелекләре нәрсә?— диярләр. Әлбәттә, ник алай түгел, ник болай?—дип дәгъвалар куярга булыр иде, мин дәгъвачыланмадым, бары тик күңел бөреләренең кайсы чәчәккә бөреләнгән, кайсы яфракка төенләнгән икәнен бераз билгеләп чыктым...» *.
Кагыйдә буларак, китапның бер-ике кимчелеген күрсәткәч, рецензент китап авторыннан гафу үтенә башлый. Конкрет алганда, ул түбәндәгечәрәк килеп чыга: «...Әмма ни генә булмасын, Р. Вәлиевнең бу китабы Бөек Октябрь социалистик революциясе турындагы хезмәтләр арасында үзенең тиешле урынын алыр дип ышанабыз» Рецензияләрне әнә шундый сүзләр белән тәмамлау бездә искиткеч киң таралган. Бе-рәр китапның яисә әдәби әсәрнең кимчелекләре хакында бер сүз әйтелмәсә дә, шундый типтагы җөмләләр барыбер рецензиягә килеп керәләр. Рәфкат Кәрэмиеө- ның «Тормышчан образлар» дигән рецензиясе Ф. Мэнсуровның «Яктытауда бүз тургайлар» дигән повестена багышланган 3. Тулысынча «мактау дулкынында» язылган бу рецензиядә әсәрнең кимчелекләре турында бер сүз дә юк. Шуңа карамастан, ул «традицион алым» белән тәмамлана: «Әлбәттә, һәр әдәби әсәрнең дә ниндидер кимчелеге, килеп бетмәгән яклары була. Алардан Мансуров повесте да азат түгел. Әмма, тулаем алганда, җылы, мавыктыргыч итеп язылган бу әсәрне
олылар да, балалар да бер үк дәрәҗәдә ярагып укырлар».
Рецензия язу эшендә штамплар шул кадәр нык тамыр җәйган ки, аерым очракларда оста гына тәнкыйтьчеләр дә алар- ны атлап үтә алмыйлар. М. Вәлиевнең Р- Мостафин китабына язган рецензиясен алыйк *. Ул, һичшиксез, оста һәм матур язылган, китапның чын мәгънәсен аңлап язылган. Ләкин бу рецензиягә дә «традицион бетем» килеп кергән: «Ә тулаем алганда, диңгез көндәлеген укып чыккач, үз күңелеңнең әллә никадәр баеганын тоясың, сөенәсең һәм авторга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсең».
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, хәзерге рецензияләрдә билгеле бер традицион композиция урнашты. Бу яктан алар безнең борынгы бәетләрне хәтерләтәләр. Анда да бит «Тарих мең дә сигез йөз дә...» яки «Бисмиллаһи вә биллаһи...» дигән традицион башлам һәм «газиз улмыш күршеләрем, бәндин бәхил булыңыз, исләрегезгә төшереп, хәер-дога кыйлыңыз!» ке- бегрәк традицион бетемнәр хөкем сөргән. Бәетләрдә мондый композиция һәм традицион шигъри алымнар табигый яңгырый, алар жанрның поэтикасы белән бәйләнгән. Рецензияләрдәге традицион композиция нәрсә белән бәйләнгән соң? Аның нинди дә булса әһәмияте бармы? Билгеле бер әһәмияте бардыр бәлки. Шулай да, минемчә, резекцияләрдә таралган традицион композиция турында ныклап уйланасы бар. Рецензия язудан баш тартырга кирәк дип булмый, билгеле. Алар кирәк, еш һәм күп язылырга тиеш. Тик аларның формасын һәрбер автор үзенчә уйлап тапсын иде. Рецензияләрдәге штамплар фикер ярлылыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берәр китапка, әдәби әсәргә рецензия язарга керешкәнче, аның эчтәлеге турында гына түгел, формасы хакында да ныклап уйлау таләп ителә. Шул очракта гына башкаларны кабатламый торган, штамплардан азат рецензияләр язылуы мөмкин.
Башта ук әйтеп киттек: безнең көннәрдә тәнкыйтьнең абруе, дәрәҗәсе үсте. Әдөби-тәнкыйть материаллары белән хәзер тәнкыйтьчеләр һәм язучылар гына түгел, киң катлау укучылар да кызыксына. Культурабыз тарихына, аерым әдипләребез иҗатына багышланган җитди монографияләр тиз арада халык арасына тарала. Заман әдәби китапларның гына түгел, мәка- лә-рецензияләрнең дә тирән эчтәлекле һәм камил формалы булуын таләп итә. Конкрет материалны күзәтү күрсәткәнчә, югары сыйфатлы мәкаләләр һәм рецензияләр бездә шактый күп басыла. Аларны гадәттә тәҗрибәле һәм талантлы әдипләр яза. Дөрес, безнең тәнкыйтьчеләр арасында әдәбиятны яхшы аңлый торган һәм киң эрудициягә ия булган кешеләр шактый. Тик биредә бер закончалык турында да әйтеп китәргә кирәк. Эрудиция, белем киңәйгән саен, тәнкыйтьчеләр бүгенге көн тәнкыйтеннән, җанлы әдәби хәрәкәттән ераклаша баралар, үзе яраткан берәр өлкәгә кереп калын-калын китаплар язарга керешәләр. Сүз дә юк, бусы да кирәк, әлбәттә! Ләкин тәҗрибәле тәнкыйтьчеләребез бүгенге әдәби хәрәкәттә да актив катнашып барсалар, тәнкыйтьнең авторитеты тагы да югарырак күтәрелер иде.
Тәнкыйтьнең абруе турында сүз кузгалгач, бүгенге әдәби хәрәкәттә тамыр җәйгән тагын бер күренеш турында әйтеп китәсе килә. Мәгълүм ки, олы әдипләребез һәм галимнәребез чыгарган китапларга гадәттә яшь буын вәкилләре рецензия яза. Әйтик, мәшһүр шагыйрь китабына берәр башлап язучы әдәбиятчы, профессор хез-мәтенә— фән кандидаты яки аспирант. Гадәттә аларның тәҗрибәсе аз, белемнәре дә саерак була. Нәкъ менә шуңа күрә рецензияләрнең байтагында фикер ярлылыгы һәм шаблон алымнар хөкем сөрә.
Фән дөньясында, әйтик, мәсьәлә башка- чарак тора. Аспирантның фәнни җитәкчесе мәҗбүри рәвештә фән кандидаты, доцент яки профессор булырга тиеш. Кандидатлык диссертациясе яклаганда оппонентларның берсе фән докторы булып, икенчесе тәҗрибәле кандидат булса, док-торлык диссертациясе яклаганда, оппонент-ларның өчесе дә фән докторы булырга тиеш.
Әдәбият-сәнгать тәнкыйтендә дә шулай- рак булырга тиеш иде кебек. Ягъни яшь, урта һәм олы буын әдипләре уртак кай- гыртучанлык күрсәткәндә генә тәнкыйтьнең абруен саклап, мәкалә-реценэияләрнең сыйфатын, киңрәк алганда, бүгенге тәнкыйтьнең дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрергә мөмкин.