Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘНГАТЬТӘ МИЛЛИ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ЯКЛАРНЫҢ ДИАЛЕКТИКАСЫ


оциалистик җәмгыятьнең коммунизм юлыннан алга таба үсеше, аның экономикасындагы һәм социаль структурасындагы мөһим үзгәрешләр милли һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә күп кенә яңалыклар, яңа тенденцияләр алып килә, ахыр чиктә бу процесс илебез халыкларының мәдәни үсешенә дә йогынты ясамый калмый. Шуңа күрә безнең көннәрдә совет сәнгатендә милли һәм интернациональ якларның диалектикасын, күп милләтле совет сәнгатенең, шулай ук илебездәге аерым милли культураларының үсеш характерын һәм үсеш перспективасын өйрәнү ифрат мөһим төс ала. Бу исә. уз чиратында, философлар һәм сәнгать бел-гечләре алдына тормышта барган әлеге про-цессларны өйрәнү буенча зур. яңа бурычлар куя. К. Гыйззәтовның «Совет сәнгатендә миллилек һәм интернациональлек» исемле китабы XIX әнә шул мөһим һәм катлаулы мәсьәләләрне өйрәнүгә багышланган.
Әлеге тема буенча үзәктә һәм урыннарда байтак хезмәтләр язылган. Ләкин аларның күпчелегендә миллилек һәм интернациональлек мәсьәләсе мәдәниятнең теге яки бу конкрет төре (әдәбият, сынлы сәнгать, театр яки музыка) мисалында гына карала. Дөрес, сәнгатьтәге милли һәм интернациональ яклар теге яки бу күләмдә фило-софик хезмәтләрдә дә өйрәнелә. Әмма аларда ул мәсьәләләр, кагыйдә буларак, тагын да гомумирак категория, атап әйткәндә, гомум культура составында өйрәнелә. К. Гыйззәтов китабы бу яктан нык аерылып тора, сәнгать анда турыдан- туры философик тикшерү предметы итеп алынган. Өстәвенә, һәр яктан философик хәзерлекле булу, тикшерелә торган мәсьәлә
XIX К Гизэатов Национальное и интернациональное в искусстве Рус телендә, Татарстан китап нәшрияты. 197-1 ел
буенча һәм гомум теоретик, һәм махсус әдә-биятны яхшы белү авторга үз өстенә төшкән авыр эшне уңышлы башкарып чыгарга, укучы игътибарына кызыклы һәм эчтәлекле хезмәт тәкъдим итәргә мөмкинлек биргән. Китапта философик һәм эстетик категорияләрнең үзара мөнәсәбәте, аларның диалектик бәйләнеше дөрес күрсәтелә. Марксистик-ленинчыл методология принципларын кулланып һәм совет философия фәне ирешкән казанышларга таянып, галим сове- сәнгатендә милли һәм интернациональ якларның диалектикасын тирән итеп ача алган.
Рецензияләнә торган китап белән танышкач. аның авторы күп милләтле совет әдәбиятын һәм сәнгатен ныклап өйрәнгән, төрле халыкларның мәдәният өлкәсендәге казанышларын яхшы белә дигән нәтиҗә ясарга була. Бу аңа хезмәттә күтәрелгән мәсьәләләрне күп санлы конкрет мисаллар нигезендә яктыртырга мөмкинлек биргән.
Үзе тикшерә торган һәр мәсьәләне яктыртканда. К Гыйззәтов әлеге мәсьәлә буенча чыккан фәнни хезмәтләргә төпле күзәтү ясый, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдереп бара Бу — китапка полемик төс бирә. Үз позициясенең дөреслегенә нык ышанган хәлдә, автор оппонентлары белән дәлилле бәхәскә керә, аның күпчелек фикерләре һәм дәлилләре белән килешми мөмкин түгел.
С
Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, китапның композициясе нык уйлап төзелгән, күтәрелгән мәсьәләләр логик бәйләнгән һәм эзлекле төстә анализлана Хезмәт гади, аңлаешлы телдә язылган, публицистик рух белән сугарылган.
Безгә калса. К Гыйззәтов фәнни әдәбиятта файдаланыла торган терминнарга ачыклык кертү юнәлешендә дә зур эш башкарган. Бу мәсьәлә белән якыннан шөгыльләнгән кешеләр яхшы белә: «сәнгатьтә милли үзенчелек», «милли специфика», «милли форма», «милли колорит» кебек төшенчәләрне. шулай ук совет сәнгатендә «социалистик эчтәлек һәм милли форма» дигән билгеләмәне төрлечә аңлау һәм аңлату ар-касында күпме бәхәсләр булып үтте Автор хәзер генә телгә алынган һәм кайбер бүтән терминнарның күп мәгънәле булуын ача. аларга үзенең мөнәсәбәтен белдерә һәм аларның һәркайсына фәнни билгеләмә бирә.
Хезмәтнең игътибарга лаек тагын бер ягы сәнгатьтәге миллилек төшенчәсенә һәм аның мөһим сыйфатларына төпле анализ ясауда Автор «миллилек» дигән гомум социологик категориянең җәмгыятьтәге реаль мөнәсә-бәтләрне чагылдыруын ача. Әлеге анализ аны сәнгатьтәге миллилек «категориясе объектив эчтәлеккә ия» дигән нәтиҗәгә китерә. «Сәнгатьтәге миллилек. — ди ул. — сәнгатьнең эчке закончалыгына хас сыйфат; ул ху-дожникның тарихи үсеш процессында фор-малашкан халык тормышын шул халыкка хас милли аныклык белән, үзенең сыйнфый карашы һәм сәнгатьтәге милли традицияләр яктылыгында образлы-эмоциональ итеп су-рәтләвенең нәтиҗәсе» (12 бит). Автор милли якның халыкчанлык белән бәйләнешенә, миллилектә милли тормышның специфик шартлары һәм прогрессив тенденцияләре ча сылуга басым ясый, һәм бу очракта да аның белән килешми калып булмый
К. Гыйззәтов сәнгатьтәге миллилек пробле-масына милли форма һәм милли үзенчәлек ноктасыннан карап анализ ясый, бу аңа миллилек төшенчәсенең эчтәлеген тирәнрәк ачарга мөмкинчелек бирә. Соңгы елларда социологик эзләнүләр өлкәсендә киң таралган алымнарны куллану да нәтиҗәле булып чыккан диясе килә. Хосусан алганда, мәсьәләне өйрәнүгә системалы якын килү алымын мисалга китерергә мөмкин Бу авторга миллилекнең яңа үзенчәлекләрен, аның күп кырлы булуын, чынбарлыкта һәм сәнгатьтә миллилекнең үз эчендә яңа бәйләнешләр һәм мөнәсәбәтләр барлыгын ачарга ярдәм иткән Милләткә марксистик -ленинчыл билгеләмәдән чыгып, автор чынбарлыкта мнллиг якны тәшкил иткән алты элементны аерып күрсәтә. Алар — тел, соцпаль-экономик, психологик. этнографик, табигый-географик һәм эстетик элементлар Шул ук вакытта галим чагылдырылган нәрсәнең структура сын чагылдыра торган нәрсәнең структурасы белән абсолют рәвештә тәңгәлләштерергә я рама генлыгына да басым ясый Ул мәсьәләнең әлеге мөһим аспектына В И. Ленинның чагылыш теориясе яктылыгында якын килә, чынбарлыкны чагылдыра һәм мәгълүм дәрәҗәдә объектның структурасын яңадан тудыра торган сәнгать әсәрләрендә объектның барлык элементлары да түгел, ә кайберләре генә, конкрет алганда, социазь- психологик, социаль-этнографик һәм табигый-географик яклары гына иңләнә дигән нәтиҗәгә килә. Алга таба автор аларның һәркайсына тәфсилле анализ ясый һәм аларның структурасын ача. Шуның белән бергә, ул сәнгатьтәге миллилек элементларының үзара тыгыз бәйләнешен һәм бер-берләренә тәэсир итүләрен билгеләп үтә, «социаль-этнографик һәм табигый-географик элементлар бер-берләреннән аерылган, нинди з-р «мөстәкыйль» хәлдә яшәмиләр, азар бары тик синтез, димәк ки, мәгълүм бер рәвештә бәйләнгән хәлдә яшиләр», дип яза (99—100 битләр).
Сәнгатьтәге бар,зык миллилек элементларын бергә берләштерә, синтезлый торган фактор сәнгатьчәлек, ди автор. Соңгысын ул миллилекнең мөһим элементы, аны турыдан - туры гәүдәләндерә торган сыйфат дип саный. Галим сәнгатьчәлекнең эчке структурасың ача һә.м ул. аның фикеренчә. үзендә сәнгатьнең объектив һәм субъектив компонентларын. шул исәптән сыйнфый һәм милли сыйфатларны да. бөтен бер системага синтезларга, аларны бердәм идея-тематик эчтәлеккә цементларга хезмәт итә К. Гыйззәтов. «сәнгатьчәлек сәнгать әсәренең бөтен эчтәлеге аша үтә, аның җаны булып тора», ди. Әмма сәнгатьчәлекне эчке структурага, шуннан чыгып, сәнгатьчә формага тиңләп калдыру әлеге дөрес караш белән ярашып бетми.
Автор сәнгатьтәге миллилек проблемасына ныклы сыйнфый позицияләрдән торып анализ ясый. Ул сәнгатьтәге партиясезлек, сыйныфсызлык идеясенең буржуаз асылын ачып бирә Сәнгатьтә сыйнфый һәм милли якларның аерылмас булуы, аларның тыгыз бәйләнгән булуы турындагы идея хезмәтнең буеннан буена кызыл җеп булып сузыла.
Сәнгатьтә милли һәм интернациональ якларның үзара мөнәсәбәте турындагы мәсьәлә китапның беренче битеннән соңгы биткә кадәр игътибар үзәгендә тора. Миллп һәм интернациональ якларның диалектикасын өйрәнү методологиясенә багышланган дүртенче бүлек аеруча зур кызыксыну уята.
Автор әлеге мәсьәләне тикшерүгә күп яктан. төрле яссылыктан торып якын килә. Сәнгатьтә миллилек һәм интернациональлек мәсьәләсен тикшергәндә, автор, гадәттә кабул ителгәнчә, гомуми һәм берәмле, үзен- чәле категорияләрен куллану белән генә чикләнеп калмый, материалистик диалектиканың башка категорияләренә дә (бөтен һәм кисәк, форма һәм эчтәлек, асыл һәм күренеш) мөрәҗәгать итә. Мәсьәләгә бу рәвешчә якын килү нәтиҗәле булып чыккан һәм авторга проблеманың асылын тирәнрәк ачарга булышкан.
Автор әлеге мәсьәләне яктыртуда ике капма-каршы тенденция, бер яктан, миллилекне санга сукмау һәм. икенче яктан, миллилектә интернациональ якны инкарь итү белән фәнни бәхәскә керә. Аның бу бәхәсе дә. тулаем алганда, нигезле тоела, «Марксистик-ленинчыл эстетика.—ди ул,— интернациональлекне милли йөзе булмаган нәрсә белән тиңләштерүгә каршы чыга. Аңа сәнгатьтәге интернациональлекне ниндидер чырайсыз абстракция, нинди дә булса милли сыйфатлардан азат нәрсә дип карау ят. Аңа шулай ук интернациональлекне миллилек белән бәйләнешсез дип аңлату да ят» (155 бит).
Чыннан да. космополитизмнан аермалы буларак, интернационализм милли якны инкарь итми. Шуңа күрә дә без, чын сәнгать һәр вакыт — милли, милли үзенчәлектән качу космополитик сафсатадан башка нәрсә түгел, дибез.
Миллилекне милли булмаган һәр нәрсәдән аерып куярга тырышучыларны, миллилекне, характерлы сыйфат төсендә, тар итеп аңлауны яклаучыларны кискен тәнкыйть иткәндә дә галимнең позициясе нигезле һәм ышандыра. Хезмәттә дөрес күрсәтелгәнчә, мәсьәләне бу рәвешчә аңлау котылгысыз төстә искелекне, архаизмны яклауга, Миллилекне метафизик төстә, бер дә үзгәрми, катып калган нәрсә итеп күзаллауга алып килә. Хәлбуки, сәнгатьтә миллилек бер урында тормый, даими төстә үсә, байый бара һәм бу очракта башка милли культу-раларның тәэсире хәлиткеч роль уйный.
Әлеге мәсьәләгә җентекле анализ ясау нәтиҗәсендә автор милли культураларның үзара тәэсире һәм интернациональләшә баруы социалистик җәмгыятьнең үсеш закон-чалыкларына бәйләнгән объектив процесс дигән нәтиҗәгә килә. Ул бу процессның эчтәлеген ача, милли культураларның үзара йогынтысындагы төп моментларны билгели Әлеге бүлеккә йомгак ясап, К. Гыйззәтов болай яза: Интернациональләшү миллилектән «котылу», милли сыйфатларны «юкка чыгару» процессы түгел, ә аларны берләштерү, миллилекне яңа, тагын да прогрессиврак сыйфатлар белән баету процессы, миллилекнең диапазонын киңәйтү процессы, миллилекнең мәгълүм күләмдә (мәгълүм бер чикләрдә) трансформацияләү процессы, соңгысы, һичшиксез, традицион милли сыйфатларны яңадан бәяләүдән, милли яктан искергән элементларның төшеп калуыннан башка була алмый» (172 бит).
Сәнгатьтә милли һәм интернациональ якларның төсмерләрен, аларның диалектикасын аңлау, безнең сәнгатьнең бүгенге хәленә анализ ясау өчен сәнгатьнең милли үзенчәлегендәге психологик механизмны тикшерү дә зур әһәмияткә ия. К. Гыйззәтов нәкъ менә «миллв хис», «милли аң», «милли характер» кебек категорияләргә күп игътибар бирә, аларны үзара тыгыз бәйләнештә, берберләренә бәйле төстә карый. Хезмәттә милли хис, милли аң һәм милли характерның эволюциясе һәм бу процессның сәнгатьтәге интернациональлекнең үсешенә тәэсире тикшерелә, өстәвенә, (бусы аеруча мөһим!) әлеге процессның каршылыклары ачыла.
К. Гыйззәтов эстетик бәяләрдә милли моментның ролен билгели, аның интернациональ яктан аерылгысыз булуын азсызым- лый һәм әдәби зәвыкларның интернациональләшә бару процессын күрсәтә. Безнең карашча, ул бик дөрес рәвештә халык массаларының эстетик аңында һәм карашларында акрынлап микъдар һәм сыйфат үзгәрешләре туплана килүе турында сөйли, соңгысы исә милли культураларның тә- рәкъкый итүе өчен зур әһәмияткә ия. Шушы уңайдан милли хисне, эмоцияләрне, бигрәк тә аларның сәнгатьтә (иҗатта, башкаруда, кабул итүдә) чагылышын тикшерүгә багышланган бүлекнең артык кыска булуы гына канәгатьсезлек хисе уята.
Сәнгатьтә милли һәм интернациональ якларның диалектикасын тикшергәндә, милли форма һәм социалистик эчтәлек төшенчәләрен дөрес аңлау зур роль уйный. Билгеле булганча, 1950 елларның ахырыннан алып
«эчтәлек» һәм «форма» дигән философик төшенчәләрне эстетика өлкәсенә механик рәвештә күчерү, эчтәлек дигәндә еш кына тормыш материалын гына, ә форма дигәндә сәнгатьчә форманы гына (структура, тасвир чаралары һәм башкалар) аңлау нәтиҗәсендә сәнгать галимнәре күп еллар буе урынсыз бәхәс куерттылар. К. Гыйззәтовның бу мәсьәләләргә карата үз карашы бар, һәм ул отышлы булырга охшый. Аның фикеренчә. совет эстетика фәнендә «милли форма» термины ике мәгънәдә кулланыла, тар мәгънәсендә ул традицион төстәге милли сәнгать формаларын белдерә (12 бит), киң мәгънәсендә сәнгатьтәге миллилекне, аңа хас үзенчәлекләрне аңлата торган җыелма тө-шенчәне белдерә (14 бит). «Милли форма» терминының күп мәгънәле булуына нигезләнеп, автор совет сәнгатендәге бердәмлек һәм күптөрлелекне характерлаучы «социалистик эчтәлек һәм милли форма» формуласын, мәдәнияттә эчтәлек һәм форманың диалектик бәйләнешен дөрес ача алган. Шул уңайдан ул (һәм безгә калса, бик хаклы рәвештә) социалистик эчтәлек һәм милли форма арасындагы диалектиканы совет сәнгатенең үсеш чыганагы дип аңлатучыларны тәнкыйть итә, совет сәнгатенең үсеш чыганагы — безнең чынбарлык үзе, анда барган тирән үзгәрешләр, ди.
Г Апресян, А- Егоров. Г. Ломидзе һәм башка авторларның карашларын яклап, үз фикерләрен совет сәнгате практикасыннан алынган конкрет мисаллар белән ныгытып, К. Гыйззәтов «милли форма» төшенчәсен киң мәгънәсендә аңлау гына сәнгатьтә миллилек һәм интернациональлек мәсьәләсен сыйнфый позицияләрдән торып, марксистларча хәл итәргә мөмкинлек бирүен күрсәтә. Методологик яктан бу бик мөһим күр-сәтмә. Мәсьәләгә бу рәвешчә якын килү миллилекнең эволюциясен, аның үсеш про-цессын, милли якның интернациональләшә һәм интернациональ якның «миллиләшә» баруын дөрес күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, теманы өйрәнү барышында К. Гыйззәтов сәнгать һәм иҗат процессы кысаларында чикләнеп калмый, бәлки катлаулы теоретик мәсьәләләрне дә хәл итә һәм социализмда милләтара мөнәсәбәтләрнең үсеш законнарына төрле яктан анализ ясый. Китапта милләтләрнең һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең тарихи үсеш тенденцияләре киң планда күрсәтелә, халыклар тормышының интерна- цнональләшә һәм катлаулы диалектик процесста якыная барулары ачып бирелә.
Автор интернациональләшү милли куль-тураларның якынаюлары һәм үзара йогын-тылары кебек төшенчәләрнең эчтәлеген өйрәнә. аларның бер-берләренә булган мөнәсәбәтен ача һәм коммунистик җәмгыятьнең интернациональ культурасы формалашуда үзара якынаю һәм үзара тәэсирләрнең әһәмиятен күрсәтә. Шуның белән бергә, ул СССР халыкларының эстетик критерийлары үсешендәге төп юнәлешләрне ачып бирә. Шулай да бу процессны бары тик аерым регионда (әйтик. Европада) иҗат ителгән эстетик байлыкларны үзләштерү нәтиҗәсе генә итеп аңлату һәм сәнгатьтәге аерым юнәлешләрне башкалардан өстен кую белән килешеп булмый. Шушы уңайдан музыкаль драманы драмадан операга күчү юлындагы бер баскыч кына дип бәяләүнең дөреслеккә туры килмәвен дә әйтергә кирәк. Музыкаль драма һәм музыкаль комедия — сәхнә сәнгатенең мөстәкыйль жанрлары, алар бүген дә опера, балет, трагедия белән янәшә яшәргә хаклы. «Яңа жанрлар һәр халыкта нәкъ менә милли жанрлар буларак формалашалар» (211 бит) дигән тезис та төгәл үк түгел. Әйе, совет чорында татар, башкорт, чуваш халыкларының опера һәм балет сәнгате туды. Әйе, алар милли сәнгать традицияләре нигезендә барлыкка килделәр. Ләкин. жанр буларак, татар операсы чуваш, башкорт яки рус операларыннан принци-пиаль төстә аерыламыни?..
Хезмәттәге кайбер бүтән кимчелекләр һәм җитешсезлекләр хакында да сөйләргә мөмкин. Әйтик, автор фикеренчә, «Йосыф һәм Зөләйха» (XIII йөз) поэмасындагы Йосыф образына явызлыкка каршы тормау, һәр төрле җәберне гафу итү кебек реакцион идея салынган. Шуңа күрә поэманың халык арасындагы популярлыгы, янәсе, бу образның мөлаемлыгы белән түгел, ә бары мәхәббәт коллизиясе. Зөләйханың кайнар мәхәббәте халык күңеленә хуш килү белән генә бәйләнгән. Сүз дә юк. поэмада мәхәббәт линиясе искиткеч көчле бирелгән, һәм аның укучы күңелен үзенә тартуы табигый. Шулай да поэмада икенче линия, конкретрак әйткәндә, гадечлек һәм гуманизм, намуслылык һәм тугрылык, яхшылыкның явызлыктан өстен чыгуы төп урынны алып тора һәм боларның барысы да Йосыф образында гәүдәләнә. Мәхәббәт линиясе белән бергә, нәкъ шул хис-фикерләр 800 ел буена халык күңелен җилкендергән һәм хәзер дә җилкендереп тора. Халык арасында поэма күбрәк «Йосыф һәм Зөләйха» дип түгел, ә «Йосыф кыйссасы» яки «Йосыф китабы»
буларак киң таралган икән, бу очраклы хәл түгел. Инде Йосыф образының мифологик тышчага төренгән булуына килсәк, бу шул заманга һәм Шәрык поэзиясендә күп гасырлар буенча өстенлек итеп килгән традицияләргә ташлама ясаудан башка нәрсә түгел. Авторның Дәрдмәнд мирасы буенча Й. Нигьмә- туллина белән бәхәсе, бүгенге поэзиядә очраган «гөл һәм былбыл» образларының искергән. гомерен кичергән милли традицияләрнең чагылышы дип каравы да (242 бит) ышандырып бетерми. Шагыйрьнең сандугач яки гөл образларына мөрәҗәгать итүе, кызны былбыл һәм тулган айга тиңләве, аны күңелләрнең патшасына әйләндерүе генә әле һич тә милли чикләнгәнлек хакында сөйләми Һәм гасырлар буена камилләшеп килгән әлеге алым һәм образларны иҗатта куллануның ул кадәр куркынычы юк
Китапта, бигрәк тә аның музыка сәнгатенә караган өлешләрендә, төгәл үк булмаган терминнар очрый. Автор китергән кайбер мисаллар да максатка ярашлы түгел. 23 биттә -сәнгатьтә миллилек, барыннан да бигрәк, халык тормышы, аның гражданлык хисләре, идеаллары тирән һәм киң булып гәүдәләнгән әсәрләрдә ачык чагыла» дип әйтелә дә. мисал рәвешендә «Освобождение» һәм «Укрощение огня» исемле фильмнар китерелә Әмма аларны совет сәнгатенең интернациональ характеры турында сөйләгәндә телгә алу урынлырак булыр иде. яисә авторга, әлеге фильмнарга ишарә ясап, ни әйтергә теләгәнен ачыграк аңлатырга кирәк иде. Ибсен драмасындагы Норага каршы куеп, ул рус хатын-кызының үз- үзен тотышына мисал рәвешендә «Гроза»да- 1Ы Катерина образын китерә. Бу мисал да ышандырып җиткерми. Анна Каренина да бит рус хатын-кызы, ул да. Нора кебек үк. гаилә мөнәсәбәтләрен өзә. Ә Татьяна Ларина өзми, әмма Катеринадан аермалы буларак. уз-үзен дә үтерми Күрәсең, биредә милли характер булудан да бигрәк, социаль- сыйнфый тәрбия, иҗтимагый-тарихи шартлар мөһимргк роль уйнаса кирәк.
Шулай да, кимчелекләр генә К. Гыйззәтов китабының уңышлы якларын юкка чыгара алмый Киресенчә, аның көче дә шунда, полемик рухта язылган булуы белән ул бәхәс кә тарта, ә төп, принципиаль мәсьәләләрдә ышандыра һәм ниндидер урыннарда уйланырга мәҗбүр итә, бәхәсләшергә этәрә. Китап дулкынландыргыч тоны, публицистик рухы, катлаулы мәсьәләләрне гади итеп аңлата белүе белән аерылып тора. Ул кызыксыну һәм мавыгу белән укыла, аны белгечләргә генә түгел, әдәбият һәм сәнгатьне яратучы барлык укучыларга тәкъдим итәргә мөмкин.
Дөньядагы күп кенә изелгән халыклар тулы азатлыкка ирешү һәм үз илләрен бәйсез юлдан үстерү өчен көрәш алып барган безнең заманда миллилек һәм интернациональлек иң мөһим теоретик мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Безнең ил кебек күп милләтле илдә милли мәсьәләне хәл итү. элек бәйле хәлдәге милләтләрнең һәм социалистик республикалардагы милли культураларның чәчәк атуы, алар арасындагы туганнарча дудлыкның ныгуы — боларның һәркайсы хәйранга калдыра һәм яшь дәүләтләрнең карашын Советлар иленә төбәтә. Безнең тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү көннән-көн мөһим мәсьәләгә әйләнеп бара. Заманның шул актуаль мәсьәләләренә күпмедер җавап биргән К. Гыйззәтов китабы бүгенге идеологии көрәштә таяныч була ала. Менә шуңа күрә, әлеге мөһим теманы эшләүгә алынып, К. Гыйззәтов мактаулы миссия башкарган һәм үз өстенә алган бурычны уңышлы үтәп чыккан диясе килә. Аның дөньяга чыгуы күпмедер күләмдә совет сәнгатенең үсешен яктырткан теоретик хезмәтләргә булган ихтыяҗны канәгатьләндерде, ә автор сәнгатьнең аерым төрләрендәге интернациональ һәм милли якларның үсеш үзенчәлекләрен өйрәнү нигезендә социалистик культура үсешенең гомуми закончалыкларын яктырта алган.
Я. АБДУЛЛИН, философия фәннәре кандидаты, Ч. БӘХТИЯРОВА. сәнгать фәннәре кандидаты.
»ооооооооооооо<х
квартира өчен тарткалашучы
туганнары Чепчиковлар элеккеге
кулаклар дип бирелә иде. Тәрҗемәдә
аларның кулак булулары искә
алынмый Алар хәзер растрата ясаган
өчен төрмәдә утырып кайткан
кешеләр буларак тәкъдим ителә.
Автор, күрәсең, за- мандашрак.
типиграк конфликт, характерлар
алырга теләгән.
Шулай да барлык үзгәрешләр дә тик уңай нәтиҗә
биргән дип әйтеп булмый. Кайбер жирдә очы-очка
ялганмаган урыннар да калган. Оригиналда
Валяның имгәнүендә Рәфикъның үзен беркадәр
гаепле санавы, шул уңайдан «Суга баткан Гайшә
бәете»н искә төшерүе табигый иде. Тәрҗемә
вариантын да исә Валя салкын тиюдән чирли.
Монда да шушы ук бәет юллары китерелә. Әмма
бу укучыга аңлашылып җитми, акланмый.
Болардан тыш. әсәргә әһәмиятле генә өстәмәләр
кертелгән. Шундыйларның берсе — совет
кешеләренең Рәфикъ язмышын йөрәкләренә бик
якын кабул итеп алганлыкларын күрсәткән
юллар. Хат авторлары Рәфикъ Баймурзинның
чын коммунист булуын бернинди икеләнүсез,
тулы ышаныч белән белдерәләр. яланы алып
ташларга ярдәм итәргә әзер торалар, хакыйкать
җиңәргә тиеш дип срныйлар.
Тәрҗемәдә тагын Рәфикъның романтик,
легендар батырлыгын күрсәткән картиналар.
сугыш кырында үз самолеты зарарлан гач. плен
алырга теләүче фашист самолетына утырып очу
күренешләре өстәлгән Бу эпизод финалның
прологы, кереш өлеше буларак кабул ителә,
укучыны психологик әзерләүгә хезмәт итә.
Өстәмәләр турында тагын нәрсә әйтергә?
Үләр алдыннан язган соңгы хатында Валя
Рәфикъ белән Мәдинәгә турыдан-туры: ба-
лаларны әни һәм апа кулында калдырмагыз, дип
әйтә. Үзе үлгәч, бу сүзләр васыять көченә керә.
Мәрхүмәнең соңгы ихтыяры берсүзсез үтәлергә
тиеш була. Шуннан соң бездә уй туа: әгәр дә
Рәфикъ кулында шундый документ, шундый
васыять булса, ул балаларын даулап шул кадәр
интегеп йәрер иде микән?
Тулаем исә тәрҗемә басмасындагы үзгәрешләр
әсәрне нык кына яхшыртуга китергән. Ике төрле
аңлауга юл куя торган кайбер каршылыклы
фикерләр төшереп калдырылган. Автор
патриотизм, халыклар дуслыгы,
интернационализм. коммунистик идеялелек
хисләренең сәнгатьчә сурәтләнешен көчәйтә
төшкән, әсәргә яңа яңгыраш биргән.