Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырь укыттылар


Сабан туйда шигырь укыттылар
Мәйдан уртасына чыгарып.
Ялганыңны монда тиз тоталар, һәр сүзеңдә булсын чынбарлык.
Тормыш үзе килсен күз алдына —
Бозылмыйча, матур көенчә.
Әйт, азмыни сине тыңлаганда
Хет бер кеше ихлас сөенсә?!
Курку басты шунда күңелемне:
Бу сынауны, димен, үтәлмәм.
Авылымның ел да мәйдан тоткан
Егетләре миңа текәлгән.
Сиздермичә генә елмаялар,
Карап карыйк әле, янәсе:
Авылыбызның сабан туйларына
Лаекмы син, хода бәндәсе.
Матур сүзләр сөйләп безне, имеш,
Шаккаттыра алмый беркем дә.
Кыяр-кыймас карыйм күтәрелеп
Мең карашлы чуар төркемгә.
Җиңел булыр кебек шул төркемдә
Дусларымны күпләп танысам.
Әйтерсең мин теге егетләрнең
Иң көчлесе белән алышам.
Шабыр тиргә батам... бу бәйгегә
Әзерлексез, ахры, киленгән.
Сөлгем минем һаман өскә шуыша, Кысып алыйм дисәм биленнән.
Тартышамын... егетеңнең, димен,
Кайнарлыгы бераз сүрелсен.
Җырың-ниең белән чалкан төшсәң, Оятыңнан кая керерсең.
Үзен шулай интектергән өчен,
Изалаган өчен үртәлеп, —
Җирдән суырып ала да ул мине, Кабат җиргә бәрә күтәреп.
Юк, ташлама ясамыйлар монда
Кунак итеп кенә булса да.
Бәйге тәмам... Халык миңа түгел,
Дәррәү кубып, аңа кул чаба.
Җиңелгәнне кем соң күккә чөйсен, Башым минем түбән иелгән. Сөялләнгән куллы аксакаллар Килеп кага шунда иңемнән.
Якын итеп биргән киңәшләрен
Гомер буе юлдаш итәрлек:
— Җырларыңны өйрәт көрәшергә, Сабан туйлар алда җитәрлек!