Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕРГЕЙ ЕСЕНИННЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ


Аерым тамга белән тамгалана Бала чактан һәр җан иясе.
Әгәр дә мин шагыйрь булалмасам, Миңа карак булып китәсе...
Тәбәнәк буй, ябык гәүдәм белән Урамнарны батыр айкадым.
Ул чак һәр көн борынымны җимереп, Мышный-мышный өйгә кайта идем.
Шунда куркып каршы чыга әнкәм, Мин кан аша сүзләр сөзәмен: «Ташка гына мин абындым, әнкәй, Иртәгәчә бар да төзәлер».
Менә хәзер суынып үткәннән соң Кайнар оетмалы ул көннәр, Бер тынгысыз, кыю-дуамал көч Поэмаларыма бөркелә.
Мин сүзләрнең алтын өемнәрен һәм һәр юлны тезгән чагымда, Элеккеге усал башкисәрнең Чаялыгы хәзер чагыла.
Шул чактагы горур һәм батыр мин, Тик яктырак күренә йөргәнем.
Элек танавымны кыйнасалар, Инде канга туза йөрәгем.
һәм әнкәмә түгел, шаркылдаучы
Ятлар төркеменә әйтәм мин: «Ташка гына абындым ла бары, Иртәгәчә төзәлер әле!» — дим.
1922
Качаловның этенә
Бирче, Джим, йомшак тәпиеңне,
Бәхет теләп миңа тормышта.
Айга карап икәү өрик әле:
Көннәр китсен ямьгә, тынычка.
Бирче, Джим, йомшак тәпиеңне.
Зинһар боргаланма, күгәрченем,
Тыңла мине бераз булса да.
Син белмисең тормыш ни икәнен,
Яшәү кирәклеген дөньяда.
Хуҗаң синең мәшһүр һәм мөлаем,
Кунаклары аның күп була.
һәм һәрберсе синең хәтфә йоныңа
Кулын тидерергә омтыла.
Син этләрчә шундый матур үзең һәм карыйсың матур иттереп.
Бер тамчы да сорап тормыйсың син, Үбешәсең исерек дус кебек.
Их, Джим җаным, синең кунакларың
Арасында була төрлеләр.
Барсыннан да тынрак, моңсурак кыз
Кереп чыкмадымы соң берәр?
Мин ышанам, бер керер ул кичен,
Мин юкта син аңа карап ал,
Бар да, юк та гаепләрем өчен
Гафу сорап кулын ялап ал.
1925,
Әнвәр Давыдов тәржемәләре.
Кызганмыйм да, дәшмим, еламыйм да, Чәчкәләрем коелыр көн җитте.
Алтын сарың инде миндә, көзем, Яшәрмәм мин, яшәрмәм инде.
Син дә инде, суына төшкән йөрәк, Ашкынмассың кызып китәргә.
Дәшми инде мине зәңгәр кырлар Ялан тәпи генә гизәргә.
Илгизәр җан, кайда инде синең Элеккеге рухи ашкыннар...
И кайда сез, минем егет мәлләр, Утлы күзләр, хисси ташкыннар?
Теләкләр дә сүрән. И тормышым, Гүяки син төш кенә идең, Әйтерсең мин чыңлап торган таңда Алсу атта үттем дә киттем.
Барыбыз да безнең — бер бетәсе.
Яфрак коя чаган тын гына...
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, гел яшәреп, Гел искереп торган бу дөнья!
1922
:Фарсы моңнары»ннан
И Шаганэ, шаһинәм син, шаһинәм лә1 Мин төньяктан килгәнгәдер микән әллә, Сиңа менә сөйләргә мин әзер бүген Ай нурында арыш ничек тирбәлүен. И син минем Шаганэм лә, Шаганэм лә.
Мин төньякта тугангадыр микән әллә, Ямльле дә бу Шираз, әмма бездәге ай Сездәгедән йөз мәртәбә зуррак бугай, Ни җитә соң Рязаньдагы киңлекләргә, Мин төньякта тугангадыр микән әллә.
Сиңа менә сөйләргә мин әзер бүген: Бу чәчләрне алтын арыш бирде миңа, Телисең икән — ура әйдә бармагыңа — Андый гына авыртуга түзә күңел. Сиңа менә сөйләргә мин әзер бүген.
Ай нурында арыш ничек тирбәлешен Күз алдыңа китер минем бөдрәләрдән. Телисең икән — елмай, шаяр һәм иркәлән. Искә генә төшермә тик зинһар өчен Ай нурында арыш ничек тирбәлешен.
И Шаганэ, шаһинәм син, шаһинәм лә1 Төньягында — бер кыз бала яши анда, һай, сиңа ул исләр киткеч охшаган ла. Ул да мине уйлый микән бүген әллә... И Шаганэ, шаһинәм, шаһинәм лә!
1924
О
Син әйттең: «Сәгъди, дидең син, Үпкән тик түштән бары». Белермен, алла боерса, Бераздан мин дә аны!
Җырладың: «Ефрат ягында: Гөл-кыздан әйбәт», — дидең. Маллырак булсам әгәр мин, Бүтән җыр җырлар идем.
Гөлләрне тапар идем мин! — Шыр калсын әйдә түтәл: Булмасын илдә, Шаганэм, Шәбрәкләр синнән бүтән.
Борчыма инде мине син
Тик серле вәгъдә белән. Мин шагыйрь булып туганмын, Бәс, шагыйрь булып үбәм.
1924
Фирдәүсинең зәңгәр иле, син Уйчан күзле гади урысны, Искә алган сыман чын дусны, Хәтерләрсең бәлки мине син, Фирдәүсинең зәңгәр иле, син.
Яхшы ил син, Иран, мин беләм.
Алгөлләрең балкып утыра, Сөйләп ерак илем турында, Сафлык бөркеп торган тел белән... Яхшы ил син, Иран, мин беләм.
Ә бүген мин соңгы мәртәбә Хуш исләрен эчәм гөлләрнең. Килеп җитте китәр көннәрем. Җырларыңны синең, Шаганэ, Тыңлыймдыр мин соңгы мәртәбә.
Ә син мине онытыр дисеңме?
Сөйләп илгә синең хакыңда,
Еллар аша кичкән чагымда Хәтерләрмен мәңге мин сине, Ә син мине онытыр дисеңме?
Истәлеккә илем турында,
Русь турында бер җыр калдырам.
Җырла шуны мине сагынсаң,
Мин кайтырмын сиңа җырымда, Уйлаганда минем турымда.
1925,
Хәсән Туфан тәрҗемәләре.
Тиле йөрәк, бәргәләнмә! Алдандык без бәхетләрдән, Хәерче тик сорый ярдәм... Тиле йөрәк, бәргәләнмә!
Айның сары моңы яшел Каштаннарны чылатты, Мин Ләйләнең пәрәнҗәсе Астында ышык таптым. Тиле йөрәк, бәргәләнмә!
Без күп чакта сабый сыман Елыйбыз да көләбез, Якты бәхетләр соңыннан Кайгы килә, беләбез.
Тиле йөрәк, бәргәләнмә!
Күп илләргә юлым төште, Бәхет эзләдем күптән. Өлешкә тигән көмешне Эзләмим инде бүтән.
Тиле йөрәк, бәргәләнмә!
Гел алдамас бу дөнья, Яңа көч сулар күкрәк, Сөекле кызның алдында Йокласаң иде, йөрәк. Гел алдамас бу дөнья.
Бәлки безне дә бер күрер Язмыш, акса да ерак: Мәхәббәткә җавап бирер Былбыллар булып сайрап. Тиле йөрәк, бәргәләнмә!
1925
Басылгандай булды иске яра, Исерек уйлар суырмый җанны. Чәйханәдә мине савыктыра Зәңгәр чәчәкләре Таһранның.
Чәйханәче чәйнең хуш исенә Соклансын, дип, урыс кунагы. Аракы һәм шәрабләрсез генә Кып-кызыл чәй белән сыйлады.
Сыйла хуҗа, тик бел дәрәҗәсен, Роза гөлләр бик күп багыңда. Юккамыни, ачып пәрәнҗәсен Кара күзләр карый тагын да.
Ә Россиядә зәңгәр язлар кызын
Эттәй сакламыйбыз бәйдә без, Кулланмыйча хәнҗәр явызлыгын, Түләмичә генә үбәбез.
Бер карасын бу кыз күтәрелеп,
Фарсистанның зифа баласы, һарсан шәлен бүләк итәрмен мин һәм Ширазның йомшак паласын.
Катырак чәй, хуҗа, сал касәмә, Мин алдамам сине гомергә. Синең өчен җавап бирмәсәм дә, Үзем өчен әзер бирергә.
Ишек ягын артык күзләмә син, Арт капка бар синең багыңда...
Юккамыни,, ачып пәрәнҗәсен
Кара күзләр карый тагын да.
1924
Зөлфәт тәрҗемәләре.