САЛИХ БАТТАЛГА 70 ЯШЬ
Хөрмәтле Салих ага!
1924 елда «Эшче» газетасында басылган беренче шигырегез белән башлап җибәргән иҗат юлыгыз бай һәм күпьяклы булды. Сез әдәбиятның төрле жанрларында 50 елдан артык эшләп, шигырь, драма, комедия, роман, повесть һәм очерклар, балалар өчен әсәрләр яздыгыз.
20 нче еллар уртасында за- вод-фабрикаларда, совхоз кырларында эшләдегез. Гади эш кешеләре белән якыннан аралашу, аларның эчке дөньяларын якыннан белү Сезне иҗат дөньясына килергә дәртләндерде. Иҗатыгызның беренче чорында күп кенә шигырьләр язып, гади хезмәт кешесенә дан җырладыгыз.
1927 елда үз теләгегез белән РККАның Хәрби-Һава көчләре сафларына киттегез һәм, очучылар сәхнәсендә куелды.
1935—36 елларда проза жанрында актив эшләп, күп кенә хикәяләр, очерклар, «Очучылар» исемле роман яздыгыз.
Бөек Ватан сугышы елларында Тын океан Хәрби-Һава көчләре частьларында хезмәт иттегез.
Авыр сугыш елларында халкыбыз күрсәткән батырлыклар турында күп кенә шигъри әсәрләр иҗат иттегез. «Капитан Гастелло» исемендәге поэмагызда Сез совет кешеләренең Ватанга бирелгәнлекләрен, зур каһарманлыклар күрсәтергә сәләтле икәнлеген тасвирладыгыз.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Сез яңа дәрт белән иҗат эшегезне дәвам иттегез, «Олы юл буйлап» исемле зур к\ләмле әсәрегезне яздыгыз. Шигырь белән язылган бу повесть Сезнең иҗатыгызда үзенә бер урын алып тора. Бу әсәрдә Газзә кебек матур образлар, колхоз авылындагы күркәм кешеләрнең җанлы портретлары бар. Авыл хезмәт ияләренең совет җәмгыяте шартларында тормыш, көнкүреш һәм
хәзерли торган курсларны тәмам
лап, курку белмәс очучы булып хезмәт иттегез. Илебезнең зәңгәр күкләрен иңләп очу Сезнең иҗат дәртегезне илһамландырды, үзегезнең күп кенә шигырьләрегездә очучыларның ялкынлы хисләрен җырладыгыз һәм очучы-шагыйрь булып танылдыгыз. 1934 елда Сез СССР Язучылар союзы членлыгына алындыгыз. Шул елларда тамашачылар тарафыннан җылы каршыланган «Язулы яулык», «Сынау» исемле пьесаларыгыз Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
әхлаклары тамырыннан үзгәрүгә багышланган әсәр рус телендә дә басылып чыкты.
«Чирмешән якларында» исемле шигъри романыгызны да укучылар яратып кабул иттеләр.
Күптән түгел Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында «Сигезенчесе кем?» исемле повестегыз рус телендә басылып чыкты.
Хөрмәтле Салих ага! Җитмеш яшегез тулу уңае белән. Сезне кайнар котлыйбыз, озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Иҗатыгызның беренче чорында язылган шигырьләрегезнең берсендә:
Тибә генә түгел, җырлый йөрәк. Җырлыймын мин кушылып моторга. Очам кебек күктән җирем сөеп. Матур җырлар алып кайтырга.
— дип дулкынланып җырлаган әдипнең әдәбият сөюче дусларыбызга тирән эчтәлекле, югары идея-художестволы яңа әсәрләр бүләк итүенә өметләнәбез!..
Татарстан язучылар союзы идарәсе, •Казан утлары» журналы редколлегиясе.
Салих Баттал
Яшәү мәгънәсе
Яшәү ни ул? Бу турыда Ни әйткән әле Тукай? — «Ялыкмый һәм ял итмичә Тырышмак...» дигән бугай.
Гете әйтә — син ия, ди, —
Гомер итү хакына,
Әгәр аның һәрбер көнен Сугышып алсаң гына.
Яшәү ни ул? — Үз бәясен
Бирә моңа һәр күңел, һәрхәлдә, яшәү — борынгы, Модалы нәрсә түгел.
Нидә мәгънәсе яшәүнең?
Җавап бар минем дә бер — һәркемнең тоткан урнында һәм туган илендәдер...
Әйе, уен түгел яшәү
Шушындый чаклар була — Күз йомасың — йокы алмый. Ачасың — кошмар була.
Җебеми совет кешесе Тик читен хәлгә калып, Суга әврелдереп булмый Утны чиләккә салып.
Чакма чаккан саен ничек Чаткы бөркелеп тора, Йөрәк типкән саен шулай Җырларым көлеп туа.
Туктамый гөрләп үсә ил! — Тамырларында аның Бәхете өчен минем дә Саркытып биргән каным...
Бөек Ватан сугышында елгалап кан акканда, ә без Ерак Көнчыгышта резервта чакларда
борчак кадәрле бер төер чыккан иде башыма, ярдылар чәчемне кырып, китереп бар шартына.
Врачның осталыгын мин шунда мактаган идем, ул да телгә алып үтте зур чыдамлыкны минем.
Бик әдәпле сөйләшсәк тә, саф булса да күңелебез, мыскыллаган кебек сиздек беребезне беребез.