САФА САБИРОВКА 60 ЯШЬ
Язучының биографиясендә һәр вакыт иҗатына баштанаяк юнәлеш салган бер чоры була, Сафа Сабировның бу чоры бик үзенчәлекле елгачылык хезмәтенә бәйләнгән. Башта Казан елга техникумында уку, аннары Тын океан Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү, 1946 нчы елны демоби- лизацияләнгәч, Идел йөк пароходчылыгында эшләү — 60 яшьнең нәкъ егерме елы шунда торып калган. Ләкин бу заяга үткән еллар түгел. Киресенчә, Сафа Сабировка ул дөнья материалы бирә. Язучы шул материалы белән әдәбиятка килә, елгачылык эшеннән аерылса да, Иделеннән аерылмый. Чыккан китапларының исеменә генә күз ташлыйк: «Яшь моряклар», «Дүрт елга буйлап», «Зур Идел туганда», «Идел чакыра», «Идел таңнары». «Су өстендә акчар-лак», «Кайнар агым» һ. 6.
Сафа Сабиров бу бөек елганың бөтен холкын белеп яза. Идел әле ул матурлыгы белән күзне иркәләп, карап торыр өчен генә яралмаган; аның өстендә һәлакәтле давыл уйнаган чаклар да еш була. Шуның кебек, Иделдә яшәгән һәм эшләгән кешеләр дә гел романтиклар гына түгел, алар — кырыс та, авыр да хезмәт кешеләре Капитанмы ул, лоцманмы, маякчымы, кранчымы — һәркайсының катлаулы холкы бар; күңелләре Иделдәй киң булса да, кирәк чакны кырыслыклары да җитәрлек. Сафа Сабиров аларның холкын, тормышын яхшы белә. Шуңа күрә хикәяләрендәге геройлар ышандыра да.
Сафа Сабиров—баштанаяк хикәяче. Хикәяләренең һәркайсы кыска, композицион төзек. Минемчә, моның сәбәбе төп профессиягә барып бәйләнә. Диңгез дә, Идел дә сүлпәнлекне яратмый — анда төгәл кул, тәвәккәл йөрәк, тиз хәл итә торган баш кирәк. Шуңа күрә Сафа Сабировның хикәяләре, елгачылар турында язылуы өс- тенә, шуларга хас төгәллек белән эшләнә дә. Гомумән, шундый хакыйкать бар: язу эшенә кадәр башка бер һөнәрне камил белгән язучы үз әсәрләрен дә шул камиллек белән язарга омтыла, чөнки камиллек тойгысы инде аның зиһененә кергән була.
Әлбәттә, тавыштан башка көй, буяудан башка сурәт булмаган кебек, сүздән башка әдәбият та юк. Сафа Сабиров сүзгә саран: ул чуклы-чачаклы җөмләләр язмас, берәр матур сүз я тәгъбир табып, аны чееп-иркәләп уйнамас; аның теле төгәл һәм саллы. Бу урында әдәби тел остасы, хикәяче Әмирхан Еники менә нәрсә ди-
«Аның үз материалы, үз теле, үз стиле бар. Гомумән, Саба Сабиров иҗатына яхшы мәгънәдәге гадилек, табигыйлек, сүзнең кадерен белеп язу, кешеләрне һәм вакыйгаларны ничек тә тормышчан, ышандырырлык итәргә тырышу бик хас нәрсә», ди ул («Казан утлары», 1969, № 6).
60 яшь ул йегереп кенә үтәр гомер түгел. Бу инде ирләрнең дә күбесе өче «эшлисен эшләдем» дигән сүз. Ләкин язучы алтмышка җитү белән: «Җитте!» дит каләмен куя алмый — аның җитмештә дә. сиксәндә дә йөрәгендә ут, кулында каләм булыр. Сафа Сабиров үзенең юбилеен Камада гравий чыгаручылар тормышын сурәтләгән «Яз юлдашлары» дигән әсәрен язып каршылады. Андый әсәрләр моннан соң да язылыр дип өметләнәбез, каләмдәшебезгә иҗат шатлыклары телибез.
Татарстан язучылар союзы идарәсе ■Казан утлары» журналы.
Сафа Сабиров
КАР АСТЫНДА КАЛГАН ЭЗЛӘР
ХИКӘЯ
Озакламый ул куе урман эченә барып керде. Ботакларын кар баскан наратлар, урман авазларын тыңлаган сыман, тынып калганнар. Төнге кырпак кар төшкән йомшак чаңгы эзе, бәхет вәгъдә иткәндәй, алга ашыктыра, күңелне җилкетә һәм әллә кайда басылып яткан хисләрне уята иде... Наратлар арасыннан бара торгач, Шакир Рәхимович ачыклыкка килеп чыкты һәм түгәрәк алан уртасында матур булып үсеп утырган пар каенны күреп, якын танышын очраткандай, кинәт гаҗәпкә калды. Башта ничектер ышанмады, ул түгелдер, шулай күренә генә- дер дип уйлады. Әмма үзе баскан җирендә бер мәл тын да алмыйча хәйран калып карап тора бирде һәм үзәк өзгеч әрнүле дә, шатлыклы да тавыш белән:
— Шул ич, безнең алан, безнең пар каен ич...— дип әйтеп куйды.— Кара син аны, танырлык та түгел, нинди матур булып үсеп
8 «к. У.» -** 8.
втобустан төшеп чаңгыларын кигәч, Шакир Рәхи мович үзен кинәт җиңеләеп, егетләрчә яшәреп киткән кебек хис итте, базык гәүдәсен тура: • тыбрак басты, рәхәтләнеп салкынча саф һава сулады. Аннары, үзеннән бераз арттарак әле һаман чаңгыларын ныгытып бетермәгән Хәдичә ханымга борылып карамыйча гына:
— Нәрсә син анда, буласыңмы инде?.. Ярый, мин атлый торам, куып җитәрсең,— дип китеп барды.
җиткән...
Түгәрәк алан уртасында бер-берсенә сыенып үскән бу пар каен чынлап та искиткеч матур иде. Шәм кебек төз кәүсәләре аяз күккә таба үрелгән. Як-якка салынып-салынып торган тармакларында бәс энҗеләре җемелди. Бу минутта алар, үзләре генә белгән истәлекләргә талган кебек, тып-тын торалар иде.
113
Шакир Рахимович бу түгәрәк аланны, бу пар каенны бик яхшы хәтерли. Монда беренче тапкыр килгән көн аның күңелендә онытылмас истәлек булып саклана.
...Гәрчә ул чакны хәзерге кебек салкын кыш түгел иде. Матур җәй уртасы, эштән бушагач шәһәр халкы урманга, су буйларына агылган вакыт иде. Шундый матур ял көннәренең берсендә затон яшьләре автобуска утырып Идел буена Аргы тугайга чыктылар. Барысы да бәйрәмчә киенгән. Күңелләр күтәренке. Берсеннән-берсе тапкыр сүзләр явып тора. Автобус кузгалып китү белән, берсе баян сыздырып җибәрде, башкалары дәррәү кушылып җырлый башладылар.
Шакир Рәхимовичның күптән түгел генә баш инженер булып күтәрелгән, кар кебек ап-ак китель җиңнәренә әлерәк кенә сары ука тасма тагып йөри башлаган чагы иде. Начальник кешегә килешмәс дип, үзе шундук җырга кушылырга арусынмады, авыз эченнән генә көйләп барды. Ул күбрәк бүтәннәр җырлаганны, бигрәк тә үзе белән янәшә утырган кызның җырлавын тыңлады һәм беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпкә калды... Узган җыелышта яшьләргә юл бирелми дип Шакир Рәхимовичка иң нык бәйләнүче шушы кыз булды бит. Ул чакны аңа Зөлфия бер дә ошамаган, усал кайнана кебек, бик тә сөйкемсез күренгән иде.
Кара син аны, нинди моңлы җырлый икән! Шакир аның пешкән чия төсле алсу иреннәренә, зур кара күзләренә онытылып карап барды. «Бу кыз бездә конструкторлар бюросында эшли бит. Моңарчы минаның шундый гүзәллеген ничек күрмәдем икән?!» — дип бик гаҗәпләнде һәм аңар ияреп, ирексездән үзе дә җырлый башлады.
Алар юл буе үз моңнарына үзләре дулкынланып җырлап бардылар. Шул уртак җыр, уртак моң аларның күңелләрен бер- берсенә тоташтырган җеп кебек булды, араларын якынайткан кебек итте.
Аргы тугайда алар су керделәр, кояшта кызындылар, урманга кереп бөрлегән җыйдылар. Шакир белән Зөлфия гел бер тирәдә булдылар һәм, шулай бергә йөри торгач, менә шушы түгәрәк аланга килеп юлыктылар.
Куе урман эченнән чыккангамы, яшел алан аларга бигрәк тә якты булып күренде. Бөтен тирә-юньне соклангыч тавышлары белән тутырып кошлар сайрый. Чәчәктән-чәчәккә кунып умарта кортлары бал җыя. Иң уртада әйләнә-тирәгә ямь биреп зифа куш каен үсеп тора иде. Зөлфия аларны күрү белән:
— Карагыз әле бу пар каенны!.. Нинди матурлар... Әйдәгез, кайсыбыз шунда тизрәк барып җитә...— дип, куе үлән ерып, алан уртасына таба йөгерде.
Шакир да бар көченә шунда чапты һәм каен төбендә көтмәгәндә нәрсәгәдер абынган Зөлфияне, егылмасын дип, ихтыярсыз иңеннән кочаклап алды. Кызның бит урталары алсуланган, йомры күкрәкләре сулыш алган саен калкып-калкып куя, маңгаена таралган чәчләре арасыннан зур кара күзләре ничектер сәер карый иде. Үпкәләдеме ул, әллә үз итеп иркәләп карадымы,— бу мизгелдә Шакир анысын белмәде,— нишләгәнен уйлап та бетермәстән, кочагындагы кызның кайнар иреннәреннән үбеп алды.
Моның ничек килеп чыкканын Зөлфия абайламыйчарак калды бугай, бер мәлгә шаккатып хәрәкәтсез торды. Абайлап алгач, бар көченә талпынып, Шакир кулыннан ычкынды да рәнҗүле тавыш белән:
— Шакир Рәхимович, нәрсә бу — көлүегезме? Шулай ярыймыни? — дип бик үпкәләде.
Кисәктән генә җилбәзәкләрчә кыланып ташлаганын Шакир үзе дә аңлады, уфтанудан нишләргә белмичә:
Бетте, бетте, зинһар, кичер мине, Зөлфия...— дип, ихлас күңелдән гафу үтенде.
Ярый әле, аның бәхетенә нәкъ шул чакны урман эченнән иптәшләре чыгып, куш каен янында күз бәйләш уены башлап җибәр- о деләр. Барысы да кулга-кул тотынышып тезелеп беткәч, Шакирны \ түгәрәк ^ченә чыгарып бастырдылар. Элек мондый уенны күргәне- _ белгәне булмаганга, ул башта бераз уңайсызланып калган иде. Әмма - аның ык-мык итүенә карап тормадылар. Берсенең косынкасы белән F күзләрен бәйләделәр, каршысына кызлардан кемнедер китереп бас- 2 тырдылар да такмаклап җырлый башладылар: <
Чибәр егет, ныклап уйла
Алдыңда кем торганын: ь
Ялгышмыйча әйтеп кара <•
Исеме кем булганын.
Зирәк булсаң, танырсың. <
Танымасаң, җәза алырсың.
Моңарчы якыннан аралашмаганга, Шакир аларны белеп бетерми иде. Каршысындагы кызның исемен дөрес әйтмәгән өчен җәза биреп, ® мәзәк сөйләттеләр. Аннары күзен бәйләп, каршысына башка берәү- :- не чыгардылар, тагын җыр әйттеләр. Бу юлы ул Зөлфияне аяк = тавышыннан, хушбуй исеннән танып, исемен һич икеләнмичә - әйтте.
Күңелле уен арасында Зөлфиянең үпкә-рәнҗеше эреп югалды •бугай, һәрхәлдә, ул һич тә читенсенмичә берничә тапкыр Шакирга * дустанә карап елмайды. Шакир исә башта ничектер кыяр-кыймас . кына тотынса да, бер башлагач, рәхәтләнеп уйнады, һәр уенда Зөлфиягә якын булырга тырышты...
Шуннан бирле алар бу түгәрәк аланга икәү генә килә, күп вакытларын шушы пар каен янында бергә үткәрә торган булып киттеләр. Җитен чәче өстеннән яшел косынкасын бәйләп, өстенә кыска җиңле ак күлмәген киеп каен янына килгән чакларда зифа буйлы Зөлфия үзе дә ак каенга охшап кала. Шакир аңа гашыйк күзләре белән сокланып карап тора да:
— Гүзәл ак каеным, нәфисем...— дип иркәли иде аны.
Хәер, Шакир гөнаһсыз яшүсмер түгел, азмы-күпме дөнья күргән сазау егет инде. Ара-тирә берәр чибәр белән мавыгып киткәләгән чаклары булса да, ул беркайчан да башын югалтмый, үзен бик тиз кулга ала һәм акрынлап суына торган иде. Зөлфия аның тормышына һич тә уйламаган-көтмәгән яктан, йолдыздай атылып килеп керде. Гадәттә караңгы чырайлы, йомыкый табигатьле Шакир ничектер ачыла төште, кешеләр белән ешрак аралаша башлады. Һәр вакыт ниндидер планнар белән мәш килгән тынгысыз Зөлфия янында ул үзе дә канатланып, яктырып китә торган булды. Зөлфияне ул көннән- көн якынрак күрә, аның белән бергә үзен ничектер үсеп киткән кебек хис итә иде.
Нинди күңелле, бәхетле көннәре бар иде аның. Тормыш һәр вакыт шулай якты, матур булыр кебек иде бит. Ничек болай килеп чыкты соң әле?..
Шакир Рәхимович, дөньясын онытып, кайчандыр бу аланда үткән бәхетле көннәрен хәтерләп торганда, авыр мышный-мышный Хәдичә ханым да килеп җитте һәм гадәтенчә дорфарак бер кайгыр- тучанлык белән:
— Ни булды? Тагын билеңне кузгаттыңмы әллә? — диде.
Шакир уңайсызланып калды, йокыдан кинәт сискәнеп уянган кеше кебек, беравык зиһенен җыя алмыйча торды.
— Юк, берни дә булмады... Болай гына...— диде дә чаңгы таяклары белән этенеп китеп барды.
Чаңгы эзе аны урман эченә алып кереп китте. Шакир Рәхимович тагын истәлекләр дөньясына чумды. Ул үзе чаңгы эзеннән бара, күз алдына тагын җәйге урман, тагын Зөлфия килеп басты, аның белән бергә утрауга чыккан бер җәйге төнне хәтерләде.
...Зөлфиянең туган көне иде бугай. Катерда, алардан тыш, тагын рулевой Җәүдәт һәм квартир хуҗасының кияүдән кайткан кызы кибетче Хәдичә дә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, бу Хәдичә Шакир өчен үлеп, һәрчак кайгыртып тора: пикникка кирәкле бөтен аш-сый- ның хәстәрен дә шул күргән иде.
Ул көнне алар эштән соң, кичкырын гына юлга кузгалдылар. Әйләнмәле утрауга ничек тә тизрәк барып җитәргә, караңгы төшкәнче ухалык балык тотып калырга кирәк иде. Затон тамагын үтеп, Иделгә чыгу белән Җәүдәт катерны бар куәтенә җибәрде. Шакирның һәр теләген күз карашыннан ук аңлый белгән Хәдичә аңа шешәдән бер стакан салкын сыра салып бирде, авып-нитеп китмәсеннәр дип, сумкаларны, рюкзакларны рәтләп куйды.
Зөлфиянең больницадан сукыр эчәгесен кистереп чыкканнан соң яңарак кына хәлләнеп килгән чагы. Шулай да күңеле күтәренке, зур кара күзләренең карашы еракларга төбәлгән, борылыш артыннан яңа бер күренеш ачылган саен сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя иде. Менә ул кичке тын елгага сокланып карап барган җиреннән кинәт әсәрләнеп кычкырып җибәрде:
— Күрегез әле, су өстен күрегез!.. Комач җәйгән төсле кып-кы- зыл...
— Әйе, әйе. мин дә шуны әйтмәкче идем, чынлап та исләрең китәрлек...— дип, Җәүдәт тә сүзгә кушылды.— Төптән яктырткан кебек, алсуланып балкый, балык уйнаганда су тамчылары ялкын телләредәй сикереп-сикереп куя.
Койрык якта кармакларны рәтләп утырган Шакир түзмәде:
— Әй, син, сакаллы студент, берсекөнгә механикадан имтихан тотасың барын онытма,— диде.— Дөньяңны онытып буш хыялга чумып утырганчы, әнә шул хакта кайгыртсаң, файдалырак булыр.
Бу сүзләрне ул ачуланып түгел, болай гына, хыялый студентның кызлар алдында төчеләнүен бераз тыяр өчен генә әйтте.
Кармакларны рәтләп бетергәннән соң, ул үзе рульгә утырды. Катер тагын да катырак бара башлады һәм баржалар этеп баручы буксир пароходны якыннан гына узып китте. Тиздән ул елганы кыйгачка кистереп тугайлар ягына чыкты һәм наратлы утраулар арасына кереп китте. Вак утраулар эченнән борыл а-сарыла аккан елга тармагы буйлап байтак үткәннән соң, катер барышын акрынайтты һәм озакламый сөзәк ярлы утрауга борыны белән килеп төртелде.
— Иң яхшысы менә шушы наратлы утрау булыр, — диде Шакир.
— Монда чебен-черки дә изаламас. Әнә теге камышлар буенда балык та әйбәт эләгә иде.
Элек, Идел суы күтәрелгәнче, монда куе урман булган, мәһабәт наратлар чайкалган. Хәзер алар урынында колач җитмәслек юан агач төпләре генә каралып тора һәм, тереклекнең мәңгелеген раслагандай, матур булып яшь наратлар үсеп килә.
Утрауда туктап калырга булып, катерны яртылаш комга тартыл чыгардылар, әйберләрне бушаттылар. Хатын-кыз чыбык-чабык җыеп учак якты, котелок белән су кайнатырга куйды. Егетләр, учактан читкәрәк китеп, камышлы култыкта балык тотарга керештеләр.
Шакир, кармак салгач, ипләп утырып папирос кабызырга да өлгермәде, шундук ярты кило чамасы корбан балыгы тартып чыгарды һәм,
балаларча шатланып: «Әй, сакаллы студент, күрмәсәң күр, балыкны менә шулай тоталар аны!» дип мактанып та алды. Әмма ашыгып мактануын соңрак, бүтән бер балык та эләкмәгәч кенә аңлап алды. Җәүдәт исә, уңышсыз тотынган кебек булса да, тиздән менә дигән ике кызыл канатны бер-бер артлы чирәм өстенә ыргытты. Зөлфия белән Хәдичә шуларны чистарткан арада тагын да зуррак бер корбан балы- ♦ гы тотты да:
— Бүгенгә шул җиткән...— дип, кармагын комга ташлады.— ч иртәгә таңнан торып тотарбыз. Хәзер әйдәгез, уха өлгергәнче, су кереп * алыйк... s
Алар су коенып, табын янына утырганда көнбатышта кичке шә- =■ фәкъ акрынлап сүнә башлаган, эңгер-меңгер куера төшкән иде инде. < Күрше утраудагы әрәмә артыннан тулган ай ашыкмый гына күтәре- < леп килә. Көндезге әлсерәткеч кызудан соң кичке тын атауның сал- < кынча-дымсу һавасы рәхәт җиңеллек бирә иде.
Хәдичәнең әллә ниләр салып пешергән ухасы искиткеч тәмле булып чыкты. Яңа тотылган балыкның шулпасын да, итен дә мактый- мактый ашадылар. Зөлфияне туган көне белән котлап тостлар күтәр- 2 деләр.
Шакирның, бераз төшереп алгач, күңеле түгәрәкләнде. Берсеннән- _ берсе көлке мәзәкләр сөйли башлады. Ниһаять, ул якындагы төп с башына менеп басты да, кулларын карау торбасыдай итеп, бөтен әйләнә-тирәне ашыкмый гына күздән кичерде. Аннары, трибунадан “ мәйдан тулы халыкка бик мөһим хәбәр әйткәндәй, үтә җитди кыяфәт - белән: v
— Әй, адәмнәр, тыңлагыз, тыңлагыз!.. Барыгыз да белеп торыгыз < һәм күрше мәмләкәтләргә дә җиткерегез... — дип мөрәҗәгать итте. — < Моңарчы кеше аяк басмаган һәм бүген без ачкан менә бу Мәхәббәт - утравын Зөлфиягә бүләк итәм, утрауның хөкемдары дип Зөлфия игълан ителә. Менә бу төп башы аның «тәхете» булсын...
Шакирдан соң патшаларча тантаналы, сабыр адымнар белән «тәхеткә» Зөлфия үзе менеп басты.
— Әһә, шулаймы?!. Алайса, минем беренче фәрманым менә шул... — дип белдерде ул. — Бу урманнарны, суларны, тугайларны — барысын да сезгә, илем улларына, кызларына, мәңгегә бушлай бирәм. Барысына да хуҗа булыгыз, киек-җәнлек аулагыз, балык тотыгыз, терлек асрагыз, иген игегез, тырыш хезмәтегез белән илебезне баетыгыз...
Уйламаган-көтмәгән бу шаяру, эзәрлексез-нисез үзеннән-үзе килеп чыккан импровизация һәммәсенә дә ошады. Барыннан күбрәк Зөлфия үзе рәхәтләнеп көлде һәм бу күңелле шаяру өчен башкаларга сиздермичә генә Шакирны иркәләп, кулыннан кысты.
Шул чак караңгы су өстеннән леп-леп итеп ишкәк ишкән тавыш һәм вак дулкыннар чайпалганы ишетелгән кебек булды. Шакир, беравык колак салып тыңлап торганнан соң:
— Тәгаен браконьерлар бу... — дип әйтеп куйды. — Алар гел шулай итәләр. Гадәттә җикеренүчән, нахал булсалар да, ауга чыксалар, ерткыч бүре кебек, кеше-карага күренмичә, мыштым гына йөриләр...
Ярты сәгать узмагандыр, утрауның түбәнге очында кинәт нәрсәдер бик каты гөрселдәде һәм тын әрәмәләр өстеннән тирә-юньгә яңгырап үтте. Шундук төнге йокыдан куркышып уянган кош-корт чыр-чу килеп шаулашып алды.
Аннары, акрынлап бу тавышлар басылгач, тынлыкта моторлы көймәләр шаулаганы, кемнәрнеңдер талаш-тиргәше ишетелде, һәм
шунда берсе җан ачысы белән каравыл кычкырып, ярдәмгә чакыра башлады.
Бу шомлы талаш-кычкырышны тын да алмыйча тыңлап утырган Җәүдәт:
— Ишетәсезме, браконьерлар котырына бугай, — дип сикереп торды. — Харап итмәгәйләре, әйдәгез барып күрик әле...
Зөлфия дә шундук кузгалды, туфлиларын алып тиз генә аягына киде. Шакир исә бу минутта, бик мөһим эш белән шөгыльләнгәндәй, учак тирәсендәге кисәү башларын, янып бетмәгән чыбык очларын утка ташлап утыра иде:
— Әйтегез әле, анда безгә ни пычагым калган? Җәнҗал күргәне гез юкмы әллә? — диде ул.
— Шулай ярыймыни?!.. Анда бәлкем кешене харап итәләрдер, ә без монда кул кушырып утырыйкмы?
Зөлфиянең бу сүзләренә Шакир чыраен сытып куйды. Әйтер сүзен эзләгән сыман, кулындагы таяк очы белән учакны актара бирде.
— Анысын гына мин дә аңлыйм аның, — диде ул, ниһаять. — Әмма, бәла-казадан башаяк дигәндәй, белмәгән-күрмәгән кешеләрнең ызгышына тыгылуның нигә кирәге бар?..
Җәүдәт белән Зөлфия аны бүтән үгетләп тормадылар. Сүз куешкан дай, бер-берсенә карашып алдылар да яр буйлап түбән очка йөгерделәр...
Җәүдәтнең шикләнүе юкка булмаган икән: җинаять өстендә тотылган браконьерлар рыбнадзор инспекторын каты кыйнап чак харап итмәгәннәр. Иртән иртүк Шакир белән Хәдичә катерга утырып, утрах- ның түбәнге очына белешергә төшеп җиткәндә, төнге фаҗига булган урында ике милиционер тикшеренеп йөри, Җәүдәт белән Зөлфия каты яраланган инспекторны аның үз көймәсенә салып, аргы яктагы район үзәгенә, больницага илтә киткәннәр иде.
Озакламый Шакир белән Хәдичә дә аргы яктагы зур поселок каршына килеп туктадылар. Яр буенда кармак салып утыручылар тегеләрне күргән булган икән. Сораштыра башлау белән: «Әйе, килделәр. Инспекторның хәле бик авыр иде. Больницага үзебез күтәреп менгезештек»,— дип, тау өстендәге ике катлы кирпеч йортны күрсәттеләр.
Хәдичәне яр буенда катерда калдырып, Шакир тау өстенә күтәрелде һәм барып керү белән больницада ниндидер киеренкелек хөкем сөргәнен шәйләп алды. Вакыт әле бик иртә булса да, вестибюльгә кемнәрдер җыелган, барысы да пышылдап кына сөйләшәләр, кереп-чыгыл йөргән ак халатлы медсестралардан нидер белешергә тырышалар иде.
Берничә кешедән сораштыргач, Шакирның белә алганы шул булды: яралы инспекторга врач инде операция ясап бетергән. Зөлфия авыруга кан биргән икән.
Кем икәнен әйтеп бик ялварып үтенгәч, Шакирга берничә минутка кереп, тегеләрнең хәлен белергә рөхсәт биргәннәр иде. Әмма аңа палатага керергә туры килмәде. Медсестралардан берәрсе хәбәр иткән бх л- са кирәк, вестибюльгә Зөлфия чыкты һәм эскәмиягә утыру белән каядыр читкә карап:
— Бераз башым әйләнә, — диде, — ятып торырга кушканнар иде. Бер генә минутка чыгуым...
Ул өстенә ак халат кигән, калын чәчен арттан бәйләп куйган; әлерәк кенә кан биргәнгәме, бераз талчыккан, йөзе агарып калган иде. Шакир аны якын итеп хәлен сорашты, операциядән соң әле рәтләп хәлләнеп җитмәгән килеш кан биргән өчен борчылуын да әйтте.
Моңарчы сүзсез генә тыңлап утырган Зөлфия кинәт талпынып куйды, колакларына ышанмагандай, Шакирга сынаучан текәп карады. Аннары көтелмәгән ят тавыш белән:
— Борчылмагыз... хушыгыз... — диде. Ишектән кереп китәр алдыннан әйләнеп карады, каты сүзләрен йомшартырга теләгәндәй:
— Гафу итегез, бераз башым әйләнә, мин керим инде, — дип өстәп куйды.
— Алайса, болай сөйләшик, — диде Шакир, аны туктатып. — Бераз хәл җыеп алгач, чыгарсыз. Без сезне яр буенда катерда көтеп торырбыз...
Зөлфия, ни әйтергә белмәгәндәй, беравык сүзсез торды да һаман баягыча читкә караган хәлдә:
— Юк, юк, көтмәгез... Авыруның хәле бик кыен, хатыны килеп җитмичә, без барыбер аны калдырып китә алмыйбыз,— дип, эчкә кереп китте...
Моннан соң да Зөлфия очрашкан саен һаман читкә карап сөйләшә, ашыгып китеп бара торган булды. Аннары ул, Җәүдәт белән бергә институтка укырга китеп, бөтенләй күздән югалды... Зөлфия белән бергә үткән бәхетле, якты көннәр, кабатланмас матур төш кебек, Шакир күңелендә гомер онытылмаслык якты истәлек булып уелып калды.
Бу югалтуны Шакир бик авыр кичерсә дә, еллар үтү белән ул инде акрынлап оныткан, күңеле тынычланган кебек иде. Бактың исә, юк икән, бер дә онытылмаган, салкын кар астында яшьлек эзләре югалмаган кебек, ул көннәр дә күңел түрендә һаман сакланган икән...
1974