Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әнкәй дә гел җыеп ала иде...


Болытларны күзләп яткан кырдан Көзге сафлык тора бөркелеп, һәрбер орлык бик кадерләп җыя Кояш нурын, яңгыр бөртеген.
Кем белә бит, ничек килер әле, Кирәк булыр язгы чорларга... Орлыклар бит җирдән шытып чыга Үрелеп шул якты нурларга.
Еллар... еллар...
Кырлар ни күрмәгән, Кадере зур нурның, тамчының... Әрәм итми җыеп ала иде Әнкәй дә гел ипи валчыгын.