Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ


Бер-ике авыз кереш сүз
елның көзе искиткеч бәрәкәтле һәм җылы килде. Без, бер төркем татар язучылары, Сарман районының кояшлы авылларында әдәбият атналыгы үткәрдек. Атналык дигәнебез төп-төгәл ун көнгә сузылып, чын мәгънәсендә күңелле бәйрәмгә әверелде. Моның ике мөһим сәбәбе бар иде: бердән, көзнең шундый йомшак, игелекле килүе болай да кунакчыл хуҗаларыбызнын күңелен тагын да күтәреп җибәрсә, икенчедән, төркемебездәге байтак язучыларның Кыр ягына, Кыр ягының мәшһүр үзәге Сарманга шәхси мөнәсәбәте булуы иде. Зәңгәр тауларында ак батист яулыклар җилфердәгән, җырлы-моңлы Сарман якларында туган язучылар җыйналышкан идек без!
Мин үзем дә шушы төбәктә — Чукмарлы авылында туганмын
Кыр ягының кунакчыллыгын тасвир итәр өчен, табын ризыкларының ләззәтен башкалар да тоярлык дәрәҗәдә сөйләр өчен бал авыз булырга кирәк: кулымнан килердәй булмагач, ул эшкә алынмыйм Мәгәр Нөркәй авылында булып алган бер төнге вакыйга сәфәребездә аерым бер урын тотканга, анысын сөйләмичә дә ярамас...
Көндез, гадәттәгечә авыл-кырлар, мәктәп-клублар белән танышып, агай-эне белән очрашып, сөйләшеп йөрдек тә Чәүкә тавы итәгендәге салам эскертенә утырып хәл җыйдык, туган як хатирәләрен уртаклаштык...
Инде соң гына, басу түреннән бәрәңге алучылар, ерак җәйләүләрдән сыер савучылар кайтып беткәч, шыгрым тулы халык утырган клубта әдәби кичәбезне башлап җибәрдек. Борынгыдан китапка мәхәббәтле, электән үк атаклы мәдрәсәле, тнрә-якка мәшһүр ярминкәсе булган Нөркәй авылы халкы тын да тартмыйча безнең хикәяләрне тыңлый, шигырь-җырлардан соң гөрләтеп кул чаба, шаулап көлә.
Кичәнең яртысы узгач, ишек төбендә шикле хәрәкәт, ниндидер ыгы- зыгы башланды. Берәр исерек башы килеп кереп, бәйрәмебезнең ямен җнбәрмәсә генә ярар иде дип барыбыз да борчылыштык. Шулай тәмсезләнеп йөргән бәндәләргә юлыккан бар авылларда, бик бар!..
Күтәренке кәефебезне торган саен ныграк бозып ишек бер ачылды, бер ябылды, моңарчы кирәген белеп келә әле көлә, әле яр буендагы балыкчы кебек шым гына утыра алган халыкның игътибары ачык ишек аша әллә кая, серле төн караңгылыгына тышка үрләде; тыңлаучыла- рыбыз, яхшы сүзнең кадерен онытып, беренче класс балалары күк дәррәү кыймылдаша башлады. Залдагы гөжләү, колактан-колакка күчеп йөргән вакытсыз сорашулар сәхнәдәге тантананың ямен җимерде: халык белән арадашлык бер мәлгә өзелде.
Ишеккә карыйбыз—ул һаман шыгыр да шагыр ачыла да ябыла!
Тәрәзәләргә күз салабыз, көзге төн дөм-караңгы, берни аңлап булмый! Сәхнәдә утырган парторгны да дәшеп чакырып чыгардылар. Әле ярый, ул тиз генә әйләнеп керде һәм шундый сәер белдерү ясады:
— Чүгез, иптәшләр, ягез тыныйк!.. Почмактагылар, гөжләшмик! Әллә ни юк-югын... Кичәбезне дәвам иттерәбез... Җәмәгать, ни, анда бер салам эскерте яна януын, мәгәр тиешле саклык чаралары күрелгән, берүк ахыргача тәртипле генә утырышыйк...
Безнең колаклар үрә торды: эскерт яна?!
Башланган кичә, әлбәттә, дәвам итте, тик залның игътибары хәзер ишек тирәсендәрәк иде: тагын кем килеп керер дә нинди хәбәр җиткерер?!
Гөжләү, юраулар тынмады, барыбыз да бердәй хәвефләнеп кичәне яптык.
Бер заман, кайнап торган халык төркемен көчкә ерып, урамга чыксак, безне бер төркем ир-ат урап алды. Кесә фонарьларын выжылдатып юлны яктырталар болар, «авылыбыз чокыр-чакырга утырган, урамнарыбыз хутсыз, абынып егылмагыз, фәлән-төгән» дип кисәтәләр. Кыскасы, безне тәмам чолгап, сак астында озаталар кебек тоелды.
Урамда сорашырга яхшысынмаган идек, фатирга кайтып кергәч беленде — чыннан да саклап диярлек алып кайтканнар икән безне!
Чәй янында бераз телләр чишелгәч, совхоз партоешма секретаре болай дип аңлатты:
— Гаҗәбрәк әле безнең хәлләр!.. Ие... Октябрьның илле еллыгына багышланган тантаналы җыелыш барган шәптә дә салам эскертенә1 шулай ут салдылар... Инде килеп, янгын ваемсызлык нәтиҗәсендә, ялгышлыктан чыккан дияр идең, бер-береннән шактый ерактагы ике эскерт янды ул төндә... Алай гына да түгел, шул ук төндә кайсы явыздыр зират киртәсен сикереп кергән дә байтак кабер ташларын кубарыг? читкә ыргыткан, чардуганнарны ботарлап, аударып, агачларны сындырып йөргән.
Колакларым уттай яна башлады!.. Дөрес ишеттемме?!
Ярый, ул явызның эскерткә ут салырга кулы барсын да ди, кабер ташларына тотынганда ничек йөрәге ярылып үлмәде икән аның? Эш- мәшәкатьләрен куеп, дөньялыктан киткән кешеләрдән үч алуымы бу аның, әллә гади ахмаклыгы, җүләрлегеме?!
Беләм, җир йөзендә әллә нинди җинаятьләргә маһир кешеләр барын беләм! Төрлесен күрдек, күреп торабыз. Әмма монда, бездә, тып-тын Нәркәйдә?! Чәүкә тавында?.. Ата-баба рухын аяк астына салып таптау, гүр ияләренең исемен, намен, хатирәсен пычрату, тынычлыгын бозу — бу бит явыз илбасарлар эше! Бу инде чамасыз пычрак җинаять, тиңдәшсез кансызлык, мондый явызлыкны, түбәнлекне дөньяга, кешелеккә бик-бик зур үче булган кара эчле мөртәт кенә эшли алгандыр!
Кем булыр ул?
Яшьме?
Картмы?
Яшь икән — каян килгән аңа мондый йөрәк?!
Карт икән — кайчаннан бирле үч саклый? Ни өчен? Кемнәре өчен? Кемгә?
Монысын берәү дә белми иде. Бәлки гомергә беленмәс тә. Кырык ел узып та беленми калган кыңгыр эшләр азмы әллә?!. Бу «җинаять тә, бәлки, ачылмый калыр, эзе-исе югалыр, шунысы гына үтә аяныч — ул мөртәт тә шушы ук тын зиратка, ата-бабаларынын ак сөякләре түшәлгән кара түшәккә килеп башын салыр, туган илебезнең зәңгәр күгендә талпынган тургайларга карап туп-туры үскән ак каеннар ышыгы- ♦ на килеп туфрак булыр... Ялгышмыйк, хаиннар кабере өстендә һәрчак шайтан таягы үсми!..
Күз алдымда клубны тутырып утырган нөркәйлеләрнең сөйкемле йөзләре... Ә күңелдә уйлар, уйлар!..
Иртәгесен мин, таң яралгач та, йөгереп кенә, янган эскерт янына барып килдем...
Әйе, кичә генә шушындагы алтын тауга утырып хәл җыйган идек без, яшьлек хатирәләребезне уртаклашкан идек... Әле кичә генә безнең йомшак тәхетебез булган эскерт урынында бүген сүнеп-сүрелеп тә бетмәгән соры-көрән көл буразнасы ята. Ул дугай-дугай булып, чүл барханнары сыман, я тәбәнәкләнеп сызып, я биегәя-биегәя калкынып шактый озынга сузылган, сыртыннан сыек кына ачы төтен күтәрелә иде.
Чәүкә тавы өсте буп-буш! Ни ялгышып кына бер чыпчык чырылдасын, төнге дәһшәттән куркып алар да еракка очып таралышканнар, күрәсең...
Кара төндә эскерт янына килгән ул бәндәнең йөз-кыяфәтен, авыз- борынын, киемен, яшен, әти-әнисен, әби-бабасын, бала-чагаларын күз алдыма китереп карадым. Юк, барып чыкмады, ни тырышсам да, бу мөртәтне гади кеше кыяфәтендә каршыма бастырып куя алмадым.
Кеше күңелен төрле яктан аерата баеткан якты, нурлы шәхесләр и була. Үз күңелемне теге яки бу юнәлештә баеткан кешеләрне мин бик « ачык хәтерлим һәм гомерем буе аларга рәхмәт укыйм...
Ныклабрак уйлап карасаң, мәхәббәт, сөю тойгылары безгә мәгълүм ч бер кешеләр аша, аларның дөньяга карашы, мәсләге, холкы-фигыле = аша сеңеп урнашмыймыни?! Сөю хисләрен татырга булышкан кешеләр- j не без гомергә онытмыйбыз!.. Ә н ә ф р ә т?1 Ул да м ә х ә б б ә т белән " янәшә яши ич! Ул хис тә нәкъ менә мәхәббәт кебек үк мәгълүм ' кешеләр аша, аларның мәсләге, холкы-фигыле, кылган гамәлләре аша < бездә туа, урнаша, ныгый ич! Шулай түгелмени?
Сарман атналыгыннан кайткач, мин Нөркәйдә уздырган төн турында еш уйладым. Үземдә беренче тапкыр мәхәббәт һәм нәфрәт хисләрен тудырган кешеләр, минем бала чагымның — яшьлегемнең аерылгысыз юлдашлары, сугыш башлангач та авылыбызда булып узган, кайберләренең чуалчык очлары ачылмый калган хәлләр исемә төште...
1
Сентябрь урталары гына булса да, авыл урамнары октябрь азакларындагы төсле моңсу, ноябрь пычракларындагы кебек буп-буш...
Торналар китә. Берьюлы ике көянтә. Көянтәләр бер-берсенә хәерле юл теләгән кебек якынлашып та куялар, җилдә тирбәлә-тирбәлә тагын ерагаялар, безнең авылның бәрәкәтле борчак басулары, эре-эре түмгәкле тый сазлыклары белән язга хәтле саубуллашкан төсле, зур боҗра ясап урамнар өстендә әйләнеп тә алалар Көн туды исә канлы сугыш кырларына ир-атларны озатып торган хатын-кызлар күкне моңсу сагыш белән тутырып китүче торналарга карап үкереп елыйлар.
Кырык беренче ел торналарын онытырлыкмы соң?!
Минем дә тамак төбе кымырҗый, тик мин еламыйм, унынчыда укыган егеткә елау оят, мин ишегалдыбызда, болдыр баскычында, әтидән калган күн итекләрне дегет белән майлап маташам
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
Ни уйлап алып төшкәнмендер күн итекләрне, белмим, бу итекләр әти сугышка киткәннән бирле чормада онытылып яткан, җилдә шакра- еп кипкәннәр, утын тукмагы белән бәрсәң дә язылмыйлар, очлары рәсемнәрдәге төр^к янычарларының кәвеш борыннары шикелле югарыга карап катканнар. Азаплана торгач, үзем дә беләгемә хәтле дегеткә манчылдым, кулымның майлы икәнен онытып, бер-ике тапкыр манганны кашып алдым. Көн иртәдән кояшлы булганга, вак чебен котырынды, әрбәлектән туктаусыз тәтәй кашыклар очып чыкты ..
Ерагайды’торналар, тавышлары ишетелми. Мин утырам да утырам ... Ничәү булдылар икән?.. Тик аларны санарга ярамый... Санасаң, торналар юлларында адашалар... һәр язда Югары авылга кайтып, бала үстереп китүче үз ягыбыз торналарын без бик яратабыз. /Адашмасыннар алар!. Үзләре белән быел чыгарган бала торналарны да алып китәләр бит! Ерак юлларны моңарчы күрмәгән, ерак илләрдә йөрмәгән балаларын!..
Аксаклый-аксаклый болдырдан төштем дә, кунычларын өстә калдырып. күн итекләрне дегет чиләгенә тыгып куйдым. Чиләкне җылыга- рак, кояшка чыгардым, җебеми карасыннар хәзер, дегеттә ята-ята илә- ре килер.
Ни-нәрсәгә менел алдым соң мин бу җәфаны, ятсын иде әти кайтканчы чормада!..
Кул юарга үрелдем, юынгычта тамчы су юк икән, тавыкларга кайтарып аударган сары комда кулымны кат-кат ышкыдым да бәбкә чирәменә сөрттем; дегет исе килә килүен, мәгәр түзәрлек. Үз кулым үземә!
Урам коймабыз терәлгән өй почмагында юан. җиде кыршаулы иске мичкә утыра, суы яшькелт-зәңгәр, иелеп карасаң көзгедән бер дә ким күрсәтми. Иелеп карадым, битем чеп-чиста. Су өстендә дә канатлары сәлперәйгән тәтәй кашыклар йөзә. Фу. чәч бераз артыграк үскән икән, пумала булган, иелгәч, күзгә төшә... Чәчне тимерче Йосыф ала торган иде, хәзер ул да өйдә юк. Сугыш башланган атнада ук аны да алдылар. таза, егәрле ир иде шул, безнең әти белән икесе сигезәр потлы капчыкларны иңнән-иңгә чөеп уйныйлар иде... Сабан туеннан кайтканда бер иңендә симез тәкә, икенче иңендә кәефле чырылдап хатыны Хәтимә апа булыр иде. Әти белән Йосыф абый бер арбага утырып чыгып киттеләр, бер үк шалонга. бер вагонга эләктек дип сөенечле хатлары килде дә. менә хәбәрләре юк, зарыктык, икесе дә тынып тора. Алар артыннан ук диярлек абыйны да алдылар, өйләнмәгән егет иде әле, ярәшелгән кызы калды, Кәҗә башы урамыннан Кайнар Бибисарасы, олырак авызлы, эре сөякле кыз. Безнең Аскы урамга төшкән саен җаен табып мине күрми китми, чакырып чыгара да, олы авызын күрсәтергә оялгандай, яулык чите белән каплабрак:
— Нәнәм, Искәндәр, абыеңнан хәбәр юкмы?—дип сорый. — Хат- мазар алсагыз, туры безгә элдерт, сөенчегә кулъяулыгы белән бер янчык чикләвек бирермен!..
Аскы урамны ярып баядан бирле берәү тимер чүки, әллә арба тәгәрмәченә кыршау суга, әллә күчәр тимерли, чакы-чокы ямьсез тавышы колакны яра.
Чатанлап урамга ук чыктым, почта ташучы сипкелле Рузилә узар вакыт, келәт кыегының күләгәсе болдырны каплаган инде.
Капка төбебездә иләмсез дәү соры таш. Бабам алып кайтып куйган Көчле һәм тәвәккәл кеше булган минем бабай!
Көчле димәктән. безнең авыл гомер-гомергә таш чыгарган. Сарман ягында Әчтәхи боярның аракы заводы булган, шуның озын-озын икмәк складларына дигән ташны безнең авылдашлар чыгарган. Таш базларыбыз янында шактый биек, бер-берсенә тамырлары белән береккән сигез кыя бар. Урал тауларының соңгы тамыры диләр кешеләр. Булса да булыр. Шул кыяларның иң биегенә, «Сөңге» дип аталганына,
гел бөркет куна икән. Таш чыгаручылар «Тикмә таш түгелдер бу, бербер хикмәте бардыр» дип шикләнә үк башлагач, минем бабай йөрәксенеп әйтеп салмасынмы: «Шул кыяның бөркет кунган очын ватып, капка төбебезгә алып кайтып куймасам, Җиһангир исеме миңа харам булсын!» дигән. Арба күчәрен тимерләгән, үрәчәләрне пеше яшь имәннән ясаган, ничәмә-ничә тәгәрмәч кырган, күпме таж бавы өздергән, мәгәр ♦ бер үзе менеп кыя башын китеп төшергән, бер ялгызы арбага салган н (башкалар тылсымлы ташка орынырга курыкканнар!), әллә ничә пот- g лы ташны ике ат җигеп исән-аман авылга алып кайтып җиткергән. = '1 ашның өстен тигезләп шомарткан, ыспайлаган, шуңа калын такта ипләгән. Мин белгәндә таш базларын япканнар иде инде. Бабам, карт ч булса да, колхоз эшеннән бушамады, сабан туе тирәләрендә генә шул з таш өстенә чыгып утырыр иде. Бабайны җирләп кайткан көнне әти дә £ беренче тапкыр шунда чыгып утырды...
Бүген мин утырам!.. g
Ташның бер кырына очлы тимер белән тырнап «Кәлимулла» дип & язылган. Анысы шул армиядәге абыем инде, хәзер Ульянда танкистлар х училищесында укый. «Озакламабыз, фронтка чыгып китәрбез, ашыкты- - ралар» дигән хатын Рузилә-сипкел кертеп бирде. 3
Безнең өйдә хәзер өч кенә җан иясе, сәер дә, күңелсез дә, Нәсимә н исемле сеңелем бишенчедә укып йөри, мин унынчыга барырга тиеш. 2 Әллә нигә бер дә укыйсым килми, ир-ат укытучылар да сугышка китеп « бетте диярлек, әллә каян хатын-кыз табып бетерделәр, ялдагы карт- Ф корыны кузгаттылар, башкасын да: былтыр гына унынчыны бетергән Арзу немец телен укытачак. Арзу да булдымы укытучы?! «Апа» дип ♦ тел әйләндереп әйтә аламмы мин аңа?! Гомергә юк! Бәләкәй чагында ш үзенең чәчен уа-уа кәҗә мае чыгаргач, бик шәпләп «абыем-жаным. “ матурым-алтыным!» дип биш кат әйттерә торган идем, хәзер күр, эш- * ләр кай тирәгә китте, кара такта янына бастырып «дер, дие, дас» лар- г га биетәчәк! Анысын булдырыр! Тьфу!
Дөресен әйткәндә, дәресләрнең башланганы юк диярлек, башта £ класс белән борчак эскертләп йөрдек, аннан атлы суккычта тары суктырдык, хәзер безнекеләр бәрәңге ала. £
Сул тез капкачымны учым белән кысып соры кыя очында утырам. < Нәкъ безнең каршыда гына, куе сәрби куаклары арасында, тимерче Йосыф абыйларның алты почмаклы, калай башлы өе Тимер тавышы шулардай килә икән, тагын чакылдата башладылар. Урамны аркылы чыгып, капка ярыкларыннан караган идем, исем-һушым китте: йөз яшьлек Рәхимҗан бабай тимер чөй белән пеше карама түмәрләрен ярырга азаплана. Бер суга да артына чүгеп китә, чак егылмый, аннары башын бер якка кыегайтып хәл ала, брезент бияләйләрен салып ташлап, учларын төкерекли дә аһ итеп тагын берне ора, суккан саен хәле бетеп чайкала, гел сызыклардан гына торган маңгаен кул аркасы белән сөртә дә, уфылдап, ярылмаган бүкәне өстенә утыра.
Бетеренде быел Рәхимҗан бабай! Башка елларда печәнгә төшкән көннәрне болынга иң әүвәл ул теркелдәп барып җитә торган иде. өстендә утыртма якалы ап-ак күлмәк, жицелчә кара камзул, башта өр-яңа кара түбәтәй, кәкре аякларын ерып беренче эзгә ул төшә торган иде! Быел менә бик бетеште, аклан чирәменә сабан туена да төшә алмады, тешсез авызы белән кеткелдәп капка төпләрендә утырып калды. Утын ярырга ук тотынган, гаҗәп. Кереп бу түмәрләрне уңлы-суллы яргалап ыргытасы иде дә, тиктормас жанда бәла бар дигәндәй, моннан бнш- алты көн элек минем белән бер мәзәк булып алды әле
Егет чагыннан янгын сараена кереп оялап, шунда гомер уздырган һәм төрле-төрле этлеккә гаять остарган чулак Гыйбадулла кичке уенга төшкән яшьләрне болай дип котырта башлады: «Ягез әле. ягез, күрсәтегез, кайсыгызның сырт сөяге ныгыган икән? Кайсыгызның кавырсы-
ны каты?! йөрәге нык?.. Ягез әле, янәсе, немецны кырырга каЯСыгыз барырлык??»
Чулакның яшь-жилкенчәк арасында тамчы да абруе калмаган, әллә безгә сөйли, әллә эткә, колак салган кеше юк, корыны бушка әвештереп яшәүче алдакчы бер бәндә, бурычка ала — кайтармый, та- вык-каз урларга маһирлыгы барлыгын да беләбез, немец дигән сүзе генә колакка керде, җилкенеп киттек. Бил алыш башланды.
Тегермәнче Хәбиб малае мокыт Сирай миңа килеп ябышты. Бәхет- сезгә вакытсыз дигәндәй, каян кичке уенга төшкәндер ябалак, югыйсә, кеше арасына чыкканы да, авыл урамында юньләп күренгәне дә юк иде моңарчы, авылдан ике чакрым түбәндә аның төп оясы. Төп кебек юантык нәмәрсә, алагаем көчле икән үзе, алыйм дисәң биле юк, кысыйм дигәндә муенын бирми, шамбы балыгы кебек култык астыннан шуа да чыга, эре-эре тешләрен ыржайткан, әллә көлә, әллә үчекли, белмәссең. Ә мин көрәшчеләр нәселеннән, Йосыф абыйның үзе белән дә юри-марый гына алышкан бар, аз-маз әмәлен дә беләм дигәндәй, беләкләр дә камыр түгел, шулай да Сирай ят егет, ул мине сыный, мин аны, чабата үкчәләре белән байтак тузан кубардык, алыштык-алыштык та, ялт итеп тегене баш аркылы чөйим дип җирдән кубарып алуым булды, сул аягымның тез капкачы урыныннан купты. Оятыма каршы, сизмәстән акырып җибәрдем, авырта, «тезем-тезем, аһ!» дип аңлатып карыйм, инәләм, берсе дә ышанмый, икмәктер. Сирай билдән алган да башмак иреннәрен чак кыймылдатып пышылдый: «Синдә хәйлә булса, бездә көч!.. Көч, белдеңме?!» Гыйбадулла чулак әтәч сугыштырамыни, көч биреп, учларын шапы-шопы суккалап безнең тирәдә йөри, мин аһылдыйм, тегермәнче малае форсаттан файдаланып мине болгап атарга маташа, үгез күк мышный, нидер мыгырдап та ала. Нишлисең, яраса-ярамаса да хәйләгә керештем, иелгән булдым да баш түбәсе белән тегенең корсак астына берне сөздем, кагыйдәгә сыеп бетмәде бетүен, тәкмәрләп барып төште малаең, чалган дуңгыз төсле чинап җибәрде. Ятабыз икебез ике якта уфылдашып. Гыйбадулла чулак чөгендер төсле кызыл танавын селкетә-селкетә:
— Хәрәмләште, хәрәмләште! Нәселе шундый, хәйләкәр! Хәрәмләште. — дип акыра.
Чулак белән Сирайның дуслыгы турында колагыма чалынганы бар иде, балыкчылар тегермән буасына мурда салса, болар төнлә шуларны чистарта икән дип тә сөйләделәр. Шулайдыр, чындыр. Төн уртасында ут яндырып мәчет манарасыннан күгәрчен тотканнарын үзем күрдем, өсләренә килеп чыктым...
Хәзер Сирай, кай арада исенә килеп сикереп торгандыр, бугазын киереп кычкырырга тотынды:
— Әллә мине тегермәнче малае дигәч тә!.. Хәрәмләшмә! Янәсе, ул гына оста, белдекле! Мине адәмгә санамый, янәсе! Күрерсең әле, күрсәтермен мин сиңа!
Гыйбадулла аның саен Сирайны котыртты, кул хәрәкәтләре белән сугышырга боерды, әмма мине иң гаҗәпләндергәне Сирайның соңгы сүзләре булды:
— Бәхетең, сырт сөягеңне сындыра идем инде... Танавыңны кара канга манчый идем... Карарбыз әле, күрерсең, Арзу кемгә булыр. Белербез!.. Бик теге!
Кыдрачланып якасына барып ябышыр идем, торыр хәлем дә юк, Рәфгать дустым читәннән бер таяк суырып чыгарды, шуңа таянып көч- хәл белән фельдшер Нәфисәләр турына барып егылдым, өйләренә-керер хәлем калмады, тез капкачы дигән каһәр—судагы агач бөке кебек икән ул, бер кузгалса харап, үз сыекчасында үзе йөзә дә йөри, — кот калмады.
Өйгә кайтып егылуга, Арзу кереп җиткән. «Анатомияне онытмадыңмы? Ярдәм кирәкмиме? Сугышка бармаган килеш мәҗрух булгансың икән», дигән була, көлә. Кулын маңгаена куюга, кылт итеп Сирайның котсыз сүзләре хәтергә төште . Тукта әле... Арзу диде бит... Өметләнмә, диде... Каян белгән ул? Каян сизгән? Арзуны уйлап йокысыз узган төннәрем турында җан дустым Рәфгатькә дә сөйләгәнем юк бит минем! ф Берәүгә дә!.. Каян сизенгән ул?! Нигә янады? Әллә аның да күзе Арзуга төшеп йөриме?..
Нәфисә фельдшер бик ныгытып: «Өйдә генә утыр, чыгып йөрмә!» дигән иде, шуңа күрә йорт тирәсендәрәк уралам әле, эшкә чыккан юк. Мәктәпкә дә барасы килми... Арзу да кырда... Торналарны күрде микән? Сирай апара корсакны әйт син! . Арзуга өметләнеп йөри икән бит!..
ган. Менә ул күлмәк итәген кайтарып борынын сеңгерде дә, кулын ф селтәп, бүкәнгә барып утырды.
— Авыр эшкә тотынган син, Рәхимҗан бабай.
— Җегәр бетмәгән икән әле дим... Кем атлы сон әле син?.. Кәли- * мулласы түгел, Искәндәре бит? Искәндәрме әле? Әйе шул. Йосыф аб- £ заң барында өй-арасында да эш калмый торган иде, «кашык тотып с түрдә утыра алсаң, без шунысына бик канәгать» дия торган не абзац, з хәзер, күрәсең менә, тотынмый ярамас! Хәтәр килә бит мимеч, усал ~ халык! Ундүртенче елның хәлләрен хәтерлим әле мин...
Төрле яктан ботак сарган пеше карама түмәрләрен тотып-тотып ка- < радым да:
— Маташма интегеп, Рәхимҗан бабай! Бер ара үзем кереп ваклап чыгармын әле!—дидем.
Шулай дисәм дә, карт башын чайкады, торып басты, бияләен салып ташлап учларына төкерде, төкереге чыкмады, авызы кипкән, коры учларын бер-берсенә ышкыды да бер дә ычкындырмас төсле итеп балта сабына тотынды.
Тәгәрмәчләре үзеннән дә биек велосипед сөйрәп келәтләреннән Рәхимҗан бабайның иң кече оныгы, Йосыф абыйның төпчеге Илдус чыкты. Утырырга тырышып карый, велосипед, малайны ияртеп, дык итеп җиргә барып төшә. «Булышыйммы?» дип карыйм тегеңәргә, малай нәкъ Рәхимҗан бабай төсле башын чайкый, кулларын төкерекләп тезенә сөртә дә рульгә ябыша, «үзем, үзем», ди... Йосыф абый да үзсүзле кеше иде, аңа фронтта аерата кыендыр дип уйлыйм. Ул арада Илдус, кәтүк борын, чатан-потан китеп бара, чебиләп беткән кара аякларын рам арасына тыккан да педальләрне әйләндерә, авызы — колакта. Китте тәки. Үз турыбызга гына канәгать түгел әле, Югары очка, үргә каршы элдергән була...
Мин аның артыннан карап калдым да үз авылыбыз урамнарын читтән килгән кеше төсле күзәтә башладым. Озын бер урам булып Югары оч төшә-төшә дә урамнар чалбар балагы кебек икегә аерылып китәләр. Безнең Аскы урам Кәҗә башы урамына борылып китә, икенче балак очында — Имән урамы...
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
2
Рәхимҗан бабайлар капкасын киң итеп ачтым да каты ук кычкырып сәлам бирдем:
— Алла куәт бирсен, Рәхимҗан бабай, исәнлекме?—дидем. Ул баш чайкап кына сәламемне алды, еш-еш тынын алып озак кына миңа карап торды, терсәкләре ямалган зәңгәр күлмәге манма су, ачык изүеннән гадәттән тыш аксыл тәне, очлы сөякләре күренеп китте. Кимерчәктән генә торган борын очына тонык тир тамчылары асылын
Урамга чыгып уйлана башласаң, күзгә әллә ниләр күренә икән! Рәхимҗан бабайларга терәлеп торган йортта Мәүлиха апалар яшәп ята. Аның ире дә сугышта, үзе бер оя — төп-төгәл җиде кыз белән торып калды, берсенең итәгенә икенчесе тотынып үсеп киләләр. «Өйләрендә хатын-кыз сигез җан булса да, бөтен эшне Биктимер үзе башкара. бичара катынша, идән юа, суын ташый, сыер сава, он или, кызларының оегын ямау да аның өстендә, кышлар буе оек-бияләй бәйли, тула баса», дип безнең Түбән очлар җиз поднос төсле киң битле, гаять аз сүзле юаш кешене бик кызганалар иде. Катынша Биктимер ни арада сугышына да барып керде, «Батырлык өчен» дигән медальне алып та өлгерде. «Шул медаль дигәннәренә күпмерәк жалуния чыгар икән?» дип, борчак эскертләгән җиргә, директор янына киңәшкә Мәүлиха апа ике рәт килеп китте.
Мәүлиха апа җиде кызы, җиде кызыннан да бигрәк үзенең ялкаулыгы белән тирә-юньдә атаклы бер хатын иде. Телгә беткәнлеген әйткән дә юк! Бар иде аның хәтәр чаклары! Хәтерлим! Колхоз җыелышларына көндездән үк килеп утырыр, беркем санламаса да, президиумга менеп кунаклар иде. Янәсе, хатын-кызлардан авыл активы! Җыелыш саен икешәр тапкыр сүз алып сөйләсә дә. гадәти тормышта телчән апа сәхнәгә менгәч һаман бер тирәдәгене тугылар иде:
— Без, изелгән мөселман хатыннары, гомер буе иргә кол булып интегеп яшәдек... Хәзер слабуды! Влач үзебезнеке! Аяк юдыра алмыйсыз хәзер бездән. Әгәренки иптәш Маркс, иптәш Энгельс, иптәш Ленин, иптәш Сталин булмаса, без бүгенгесе көнгә дә һаман җәтмәдәге балык күк калыр идек. Китапта әйтелгән: хатын-кызлар ирләр белән бер хокуклы, диелгән. Димәк, эшнең зурысы алар җилкәсенә төшә! Колхозны алга җибәрик и яшәсен үзебезнең кадерле сәвнт влачы!..
Күпертмә җиңле, бәбәй итәкле озын күлмәген җилфердәтеп кенә йөри иде апаң ул чакларда!.. Чулак Гыйбадулла белән кыҗыр-быжы- ры да бар икән дип сөйләштергәләделәр, мәгәр анысының төбенә тоз сала алмыйм...
Утауда да, уракта да гел-гел артта кала башлагач, бәрәңге кишәрлеген алабута басып киткәч, Мәүлиха апаның үзенә дә тел-теш тидерә башладылар. Идарә алдындагы баганага фанер кадаклап, ташбакага атландырып иләмсез сурәтен төшергәч, ул беравык дулап йөрде, җыелышларга бармады, идарәдә күренмәде. Аннары тагын иске гадәтен куа башлады, йодрыгын селкә-селкә сәхнәдә тел тегермәнен әйләндерде:
— Үзебезнең кадерле сәвит влачы изелгән хатыннарга якты юл ачты. ирек бирде, кадребезне күбәйтте. Биргән иректән рәхәт күреп калыйк, мәми авыз булып тормыйк!.. Без мөселман хатыннары...
Мондый минутларда Биктимер абый күзләрен чытырдатып йомып идәнгә иңә. җыелышларда ишек төбенә чүгәләп махра көйрәтүдән бушамаган Гыйбадуллалар аяк тибә-тибә кул чабалар, көләләр иде...
Мәүлиха апаның ялкаулыгын авыл-күрше әкият итеп сөйләп йөри, тирә-як авыллар базарда-фәләндә Югары авыл кешеләрен очратсалар, сүз арасында: «Ничегрәк соң анда, Мәүлиха апаң ниләр кыйрата?» дип сорамый калмыйлар...
Атна-ун көн элек көчле җил исеп узган иде. Мәүлиха апаларның утыртма читәннәрен торыгы-ние белән аударды, торык хәзер дә җирдә ята. Шуңа эчем пошып, ишегалларына кердем, өйгә үк уздым.
— Әйдәләрме болар?
Өйдә җиһаз-фәлән бик аз, бер аягы бау белән бәйләгәнгә генә эләгеп торган өстәл дә түр сәке, озын ян сәке. Ике-өч урындык. Мич буенда тимерле зур сандык. Сандык өстендә, ачуым да бер килмәгәе, йөз мендәр бардыр, түшәмгә хәтле сыртлап өелгән. Мендәрләр өстендә ак бастырык булып олы песи сузылып ята. Стеналар, кече як бүлмә такта-
сы гына түгел, түшәм-матчасы да. мич кучкары да гәзит-журналлардан кисеп алынган рәсемнәр белән тулган. Чуп-чуар. Кәнфит, чәй кәгазьләре белән тышланган иске чиләкләрдә гөлләр. Бихисап күп гөлләр. Тамчылы гөл, яран, песи борчагы, тагын мин белмәгән гөлләр. Өйнең аз- маз буш калган урыннарында кызлар. Кайсы кырын ятып сагыз чәйни, кайсы тәрәшле тарагы белән шытыр-шатыр чәч тарын, ике кыз тәрәзә ♦ буенда баш карашалар, иң кечеләре мич алдына утырып көлдән борчак чүпли. Иң түрдә, күгәргән калай төсенә кергән көзге янында, чебен чуарлаган рамда Калинин портреты.
— Өйдә без, өйдә.
Миңа җавапны былтыр гына Арзулар белән унынчыны бетергән озын гәүдәле, җитен төсле аксыл чәчле Кәримә бирде. «Авыр аяк» диләр анысын, кырык дүртенче размерлы туфли кия. «Кәримәнең аягын күрмәс өчен генә әллә ниләр бирерсең, бар икән ходаем!» ди безнең әни. «Кәримәгә чабата ясый башласаң, ярты урманның юкәсен туныйсың», дип зарлана чабатачы Минәчтин карт.
Көз булса да, уттай эш өсте икәнен беләм, әллә әниләре басудамы дисәм, ул да өйдә икән, кече яктан килеп чыкты, күз кабаклары шешенгән, уң яңагында кып-кызыл эз — мендәр жеге эзе. Чәчендә каз мамыгы.
— Искәндәр икән, нинди ир-ат йөри дисәм... Ни җимертеп йөрисең, апаем? Тезең рәтләнәме? Төнлә сызлап интектермиме? Төзәлмәсә, пешекләп бака яфрагы капла син аңа, апаем. Фельдшер биргәнгә генә ышанып ятма. Нәфисә дә булдымы дуктыр? Ата-анасы ике бозауга кибәк аера белми иде. бабасы шыр дивана булды, мәчет манарасына ♦ менеп үлде. Бик аңгыра бит ул Нәфисә, иеме. җиденчене өчле-тугызлы а бетерде. Мәктәп директорына алты үрдәк, ике батман бал илткәннә- £ рен беләм, мин белмәгәне ничәдер әле аның!.. Шулай бит? Инде килеп, „ яфрак каплагач та тезең урынына утырмаса, Дөреш күрәзәсенә бар. ч Кулы бик шифалы Өч дистә күкәй, ике йомарлам маеңны жәлләмәс-= сең бит? Сыерыгыз бик сөтле шул сезнең, авылда бер. Җилене кисмәк f диярсең! Бозавын ни сорадым, бирмәдегез... Менә безнең генә имчәге коргыры.. И-и, сорамый да торам: атаңның хаты киләме? Акча салам димәгәнме? Тагын пи, Кәлимуллагыз Кәҗә башының алап авыз Кай- < нарлар кызына язамы? Сигәк диләр бит аны, төннәрен урыны лычма була ди менә...
Мендәр тау өстеннән лып итеп песи сикереп төшмәсә. белмим, Мәүлиха апа кая барып җитәр иде икән?! Песи сикереп тә төште, минем аяк арасына кереп сырпалана да башлады...
Сөйли Мәүлиха апа. Ялган икәнен белеп торып, рәхәтләнеп сөйли Тирә-юньдә ул белмәгән бер генә хәбәр дә булмый. Иртән тора да өй борынча биләмгә чыгып китә, йөргән аякка йөрем, телгә сөрем иярә, диләр...
Ул сөйли тора, мин аның туктаусыз хәрәкәтләнгән авызына, селке- неп-селкеиеп киткән колагына карап торам. Әллә юмаганга, әллә табигый шулай, колак эче кап-карангы икән аның, әрлән тишеге сыман бөтерелеп тирәнгә кереп киткән. Ишеткән гайбәтләрен колак тишегенә тутырып пәриме әллә бу апа дигән сәер уй күңелемә килде. Борыны итекче безе кебек очлы, теләсә кайсы тишеккә сыярлык, күзләре ярма бөртеге кебек түгәрәк, тере, икесе ике якка тәгәрәп тора, ямьсез дә ту гел үзе, җиде бала тапса да. гәүдәсе ыспай, килешле.
Нәфисәдән үлеп көнләшә Мәүлиха апа! Аның олы кызы да Нәфисә белән бергә медицина мәктәбенә укырга Минзәләгә барган иде, йомшак җирен чуан басып укуын ташлап кайтты Кызлары да әниләре төсле ялкаулар, берсенең дә эшкә, укырга дәрте булмады.
— Ауган читәнегезне ташып бетерәләр бит,— дидем мин. ян сәкегә утырып. Песи минем янга сикереп менде, иркәләнеп алдыма сузылып
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
ятты. — Көтү каршыларга төшкән Югары оч малайлары суырып алып киткәлиләр.
— Бетермәсләр, — диде Кәримә исе китмичә генә.
— Әйдәгез, торгызып куйыйк.
Мәүлиха апа кызларына карады, олы кызы:
— Әнә, Дилбәр күтәрешсен, — диде.
Тыңкыш Дилбәр чәчрәп күтәрелде, киезләнгән чәчен сынык тешле сөяк тарак белән күпертә-күпертә:
— Нишләп мин йөрим?—дип бик гаҗәпләнде. — Әнә Тәслия тик ята, эше юк.
Тәслия үксергә үк тотынды:
— Сабан туенда күлмәкне кемгә алдылар? Кәримәгәме? Чыксын да күтәрешсен!
— Җылак, жылак, жылкы колак!—дип үртәште Кәримә.
— Ә син авыр аяк.
Дилбәр тарагын атып бәрде, идәнгә тибә-тибә чырылдады, минем алда иркәләнеп яткан песи шым гына мич арасына кереп йомылды.
— Әни-и-и, бу кумагың үртәшә!
— Җитәрегезме, фу, туктыйсызмы? Юкмы?—дип яман кычкырып җибәрде Мәүлиха апа — Егет кеше алдында оялыр идегез, ичмасам, азрак, фу.
— Егет? Кайда ул егет кеше? —дип борын җыердылар кызлар. Шулай да тиз-тиз мине чолгап алдылар.—Әтәч, Искәндәр генә ич бу! Нинди егет булсын!
Мин кычкырып көлүдән чак тыелып утырам. Мәүлиха апа, алъяпкычын салып ташлап, ишеккә юнәлде.
— Тәмамысы адәм актыгына калганчы, әйдәгез!
Кәримә дә безгә иярде, өчәүләшеп маташа торгач, көч-хәл белән торыкны урынына бастырдык.
— Баганасы төптән черегән икән,— дидем мин.— Алыштырырга кирәк.
Алар тотып торды, мин бүселгән чыбыкларны кыстыргалаштырдым.
— Үзе кайтканчы чыдар әле,—диде Мәүлиха апа.
Ишет алларыннан чатлы башлы таяк табып чыгып читәнне терәттем, исән баганага мунчала белән тарттырып бәйләдем, тиргә баттым.
Эш бетеп калды. Мәүлиха апа да таптанып минем янда тора, күрәм, Кәримәнең дә миңа нидер әйтәсе килә, сорыйсы сүзе бармы, читән күтәрешергә дә шул сәбәпле генә чыккан бугай, куе аксыл керфекләрен уйнатып мина күз кыса, ым сала. Мәүлиха апа ай-ваена карамыйча аны этеп-төртеп кертеп җибәрде, үзе шундук сорашырга кереште:
— Ничегрәк соң. апаем? Арзу апагыз дәрескә кердеме инде? Ишет-мәдеңме. күпмерәк зарплата куйдылар икән? Паек та чыгачакмы аңа? Тагын укытучы кирәкмиме мәктәптә? — Бу урында да ул сүрән генә өй ягына карап алды. Без читән белән мавыкканда тынып торган өй эчендә әллә нинди ямьсез тавышлар яңгырый башлаган иде инде.—Менә кызларым әрәм булып ята... Кәримәне генә алыйк, укыганда, беренче- ләрдән үк булмаса да, төшеп калган баламы ул? Төсе-бите дисеңме, уңганлыгы, холкы-фигыле... Фәрештә дә фәрештә, кызым аны да уздырып җибәрә. Тач үзем инде менә! Ул тырышлыгы... Сөлге чиккән әле, берәр җае чыккач күрсәтермен. Искитмәле! Сабан туе батырына тот та бир!
Ул тагын ялт кына өй тәрәзәсенә күз салды да мине култыклап читкәрәк алып китте, теле һаман тукталмады:
— Гәҗитен укый, китабын. Юньле эш табылмады бит шул багалмага! Ун класс укыган башы белән калхуз эшендә йөртәсем килми. Бер кара эшкә башың чумса, беттең инде, очсызланасың. Теге Хәнәфине сугышка алмыйлармы әле? Безнең ирләр анда чиләкләп кан койган
да оялмыйча коммунист башы белән брүн артына качып ничек ята диген син аны?1 Сәвит влачы шуның өчен укытканмы аны? Шуның өчен акчасын, паегын биреп торамы? Утыны бушлай, керәсине бушлай... И-и... Кәримәне урнаштырасы иде бит!.. Башкаларына түзәр дә идем...
Кәримә укыганда ук Арзудан үлеп көнләшә иде. Арзу яңа күлмәк * кимәсен инде, Кәримә үкчәсе белән идәнне төя-төя акырып елап бө- £ тен Аскы урамны, Түбән очны сасыта. Тәки күлмәкне таптыра... Арзу 2 чәчен икегә үреп салса, Кәримә дә үзенең тәрәшлесен икегә аерып са- х ла... Арзу тамбур белән чиккән алъяпкыч бәйләде исә, Кәримә дә укра < чыгарган тана күк безләп йөри башлый, тәки таба, тәки сатып алды- 5 ра... Икенче көнне карыйсың, аның билендә дә алъяпкыч... Алъяпкычта з тамбур белән чиккән гөлҗимешләр... £
Моңарчы алар гел шулай каулашып килделәр. Кәримәнең көнчеле- н ген Арзу белми түгел, белә, белеп үчекләшкән чаклары да булгалаган- о. дыр, андый вакытларда аналы-кызлы алар шартларга җитешәләр иде. 6
Унынчыны бергә тәмамладылар... Хәзер Арзу — мәктәптә, укытучы! “ Ә Кәримә аттестатын кочаклап өйдә утыра, таракан саный... Шуңа § күрә алар бөтен өй эчләре белән Арзуны дошман күрәләр, моны яше- - pen тә тормыйлар... о
— Я. кайсы төшенә кызыгалар икән шул күкәйче токымының?! Не- з мец телен беләме ул? Белде ди пычагым, татарчасын юньләп сөйләшә * алмаганны . Ару кеше булса, ана дошман телен өйрәтергә кушарлар s идеме? Аның ни әвтәритите бар? Анасы бер юньсез иде, атасы эчеп ф үлде... Бабасы дисәң, шыр тиле, быржин... Авылыбызда юньлерәк, а әвтәритетлы кыз балалар безкәй идеме? Менә мин үзем ничәмә-ничә ы еллар актив булып тордым, райун башлыклары кул биреп күрешәләр £ иде... £
Тагын Кәримәне мактарга тотынды, кемнәрнедер эт итте, мин кө- с ләргә дә. ни әйтергә дә белмтгчәрәк өйгә кереп киттем. Әни кай арада з эштән кайтып өлгергәндер, читән күтәрешеп йөргәнне күргән икән, төк- u се генә: "»
— Түбән очка терәү терәргә тотындыңмы?—дип куйды:—Тазар- < гансың икән. Алай көчең дә ташып торгач, бар, коедан су алып кер. Арып кайттым, җеп өзәр хәлем юк. Өйдә тамчы су калмаган, тавыклар табагы мич төбе төсле кипкән... Бу күлмәгеңә каян дегет тигердең әле? И п. бала, бала. Салып бир! Аны да юып куярмын Ничә чуман бәрәңге генә бушатканбыздыр бүген, корыла эш итик дип азапланган көн. алар бер әтрәт айгыр күк кызлар өйдә бурсып яталар!.
Су беткәнгә ачуланмый әни. Мәүлиха апаларга кергәнне өнәмәгән. Кәлимулла абыйны Мәүлиха кызлары янында күрсә дә, дерт итеп китә торган иде, йомыш табып шундук чакырып алыр иде...
Соңгы бер атнада ике кеше авызыннан Арзуның исемен ишеттем... Спрай да. Мәүлиха да аның исемен кат-кат талкыдылар . Әллә инде Мәүлиха апа да берәр нәрсә сизенәме?..
Сыңар чиләкне тоттым да урамга чыгып киттем.
3
Чыксам, җиде-сигез малай күршеләр каршында кәшәкәле уйнарга җыенып ягалар. Кәшәкә — шаулы уен. тавышлы-гаугалы уен. шуңа күрә усал, телчән апалар яши торган порт тирәләренә кәшәкә тотып килә алмыйсың, уен өчен басынкырак кешеләрнең өн турын сайлыйлар. Мәүлиха апалар капка төбенә барып уйнап кара син. кәшәкәңне тартып алып сырт буйлап берне сылар! Арзуларны да юаш дип булмый, мәгәр
алар бабасы белән икәү генә яшиләр, көндезләрен өйләре буш диярлек, шуна күрә малайлар алар турына җыйнала.
Сентябрьнең коры, мәшәкатьле көннәре тезелеп китте, һәркемнең бәрәңге аласы бар, кышка утын ташыл, аны кисеп-ярып, өеп мазаланалар — малайларның уенга чыгуын сәер иттем. Үзебезнең Түбән оч малайлары быел беренче тапкыр кәшәкәле уйнарга чыкканнар...
Кое чыгырын акрын гына әйләндерәм, күзем малайларда, чылбырны тотып чиләгемне батырыйм гына дигән идем, чылбырым җиңеләеп китмәсенме?! Чиләкне юньләп бәйләмәгәнмен икән, төен чишелде, чиләк быгыр-быгыр суга батты... Каушап калдым, кое шактый тирән, бурасы тар, бура агачлары черек-чарык, төшкән чиләкне алу бик читен. Су төбендә чиләк калдырыр идеи, әнидән яхшы түгел...
Шундый чакта ачу китереп малайлар кычкырдылар:
— Искәндәр, кил!
— Сиңа чокыр калдырдык.
— Суыңны керт тә йөгер!
— Куегыз әле, — дип, кул гына селтәдем дә кабаланып ишегалдыбызга кердем, өй түбәсенә сөялгән багорны сиздермичә генә алыйм дисәм, өйдән әни килде чыкты!
— Мыштырдыйсың икән, хөрәсән ялкавы,— диде ул ачуланмыйча гына.— Кер уарга су кирәк, казаным буш, ятьрәк йөр, тик аягыңа зыян ясый күрмә!
— Хәзер, әни, хәзер, — дип мыгырдандым.
Әни артыннан ишек ябылуга, багорны эләктердем дә титаклый-ти- таклый кое янына чаптым Тез капкачым да онытылды, ашыгам! Ә малайлар кәшәкәгә керештеләр, мине оныттылар да, кычкыралар, сызгыралар, кыза уен!
Кояшта торып яргаланган, каралган багор сабын ныгытып чылбырга бәйләдем, ышанычлы булсын өчен чалбар каешы белән дә беркеттем, хәзер ычкынмас! Ипләп кенә аска төшердем дә салмак кына уңга- сулга йөртә башладым. Ташка бәреләме, чиләккәме, белгән юк, чапылдаган тавышлар чыга, чиләк бавы гына килеп эләкми. Тирләдем, тозлы тир күз кабакларын ачыттыра, ачуны китерә.
Кинәт күршеләрнең капкасы ачылды, сыңар чиләген тотып Арзу килеп чыкты. Өстендә озын итәкле ак күлмәк, күлмәк өстеннән кигән йон кофтасын ычкындырып җибәргән, ялан баш. Кәшәкә уйнаучы малайлар янына туктап нидер сорады, мин, аны күрмәмешкә салышып, һаман кое суын бутыйм... Аяк адымнары акрын гына якынлашты, килеп җитте дә:
— Әллә чиләген төшергән инде? — дип куйды.
— Төште шул,— дидем, комач кебек янып. Оятымнан җир тишегенә
кереп китәрдәй булдым. ■
— Икенче кеше чиләк төшерә инде бүген,—диде ул ягымлы, йомшак тавыш белән.
— Кайсы җебегән кулы тагын?
— Мәүлиха апа!—диде дә Арзу пырхылдап алды.
Мәүлиха апа белән минем исемне янәшә куюлары бер дә минем файдага түгел иде, мин маңгаема төшеп сыланган юеш чәчләрне кулым белән артка тарап аларның өйләренә күз салдым. Урам як тәрәзәләргә кызлар сырышкан иде — безне күзәтәләр!
— Чиләкләрен алдылармы сон?
— Кемнәр?
— Мәүлиха апалар.
Арзу «Мәүлиха апаларны белмисеңме әллә син?» дигән сыман күңелле генә көлеп куйды.
Минем каушаудан берни майтармавымны, кирәгеннән артык каудар-ланганны күреп, ул кулымнан чылбырны тартып алды да, мине читкә-
рәк этәреп, кое авызына башын тыкты. Иңенә үреп салган ике калын толымы да коега таба шуышып төште. Коедан дым исе, черек исе килә, суы бик еракта сыман тонык кына елтырый иде.
— Күрәсеңме? — диде ул, иңе белән миңа кагылып.
— Чиләкнеме? Күрмим.
— Юк ла, иң аста кое чистартканда басып торыр өчен таш менбәр ♦
калдырганнар. Минем бабам эше булыр анысы. Коены синең бабаң н Җиһангир белән бергә казыганнар алар. Ф
— Минем бабайга да өлеш чыгарганың өчен рәхмәт.
— Усалланма,—диде ул калкынып, толымнарын ипләп кенә ике х
якка ыспайлап салып куйды. Матур кыз түгел Арзу, әмма гаҗәп сөй- § кемле. Башкалар да шулай диләр, хәтта минем әни дә. (Егет кешеләр- = нең әниләре, гадәттә, күрше-тирә кызларының гаеп-кыекларын күбрәк £ табучан була!) Гаять ипле кыз, бер чакта да юкка-барга тавыш күтәр- н мәс, усалланмас, башка кешеләргә чәтердәп ябыша торган Мәүлиха £ апага хәтле аның янында тыелып кала. Ата казлар таламый аны, эт | тә куа чыкмый, кәҗә тәкәсе дә сөзми, бөтен авылның котын алып то- 2 ручы, колхозның таудай дәү үгезе «Мирон» да Арзу очраганда сөрлегеп Z җир казырга тотынмый, түбәнчелек белән генә баш иеп узып китә. Кә- о җә башы урамының әпчи карчык Миңлебикә: «Хәбибрахман быржим токымы юньле булмас, сихерчедер, хайван телен сихерчеләр генә бе- 3 лә», дигән, имеш... g
Ул буйга миннән шактый кечкенә, шулай да көчле, багорны кое g эчендә шундый ипле йөртә, кызыгып карап торырсың! Иелеп маташа < торгач, күлмәк якасының сәдәфе чишелеп китте, мин Арзуның йоп- ф йомры, теп-тере күкрәкләрен күреп телсез калдым...
— Сине сихерче диләр бит, Арзу, — дидем тотлыгып. — Әфсенең ш укы да чиләкне ал! *
— Кем сихерче ди? £
Ул чылбырны кулыннан ычкындырмыйча гына миңа карап торды, с — Кем дип, сүз иясе белән йөрми. з
— Ә син иясез йөргән сүзләргә бик ышанма!
— Үпкәләмәс дигән идем, әллә ачуың китердем инде?.. ”
— Әйе,—диде ул, — бераз ачуда килә! Сугыш башланган көннән < күрәзәләр, багучылар, әпчи карчыклары, ногыт борчаклары күбәеп китте. Сугыш башланасын да белгәннәр, төшләрендә күргәннәр, тегесен юрыйлар, монысын лыбырдыйлар... Курыкма, чиләгеңне сихерсез дә алабыз.
Кызуы үтеп тә китте, ул тагын көлеп куйды.
Борылып карасам, Мәүлиха апа кызлары тагын тәрәзәгә өелгәннәр, тасыраешып безне күзәтәләр.
— Бир әле үземә! — дидем мин, чылбырны тартып.
— Бирмим.
— Нигә?
— Сиңа ярамый. Тезеңне кузгатырсың... Эләкми бит! Болай итик, Искәндәр. Хәзер мин тазарак бер бау алып чыгам да коега төшәм!
Мин ык-мык итеп торган арада ул җил-җил атлап капкаларыннан кереп тә китте. Әлбәттә, кәшәкә сугучы малайларның берәрсенә кушсам, сөенә-сөенә коега төшеп менәр иде, әмма мин кое янында икәү- дән-икәү генә шулай озак юануыбызга чамасыз шат идем, арага берәүне дә кертәсем килмәде. Кулымнан килсә, Мәүлиха апаларның өч тәрәзәләрен тиң томалап куяр идем!
Хәзер менә Арзу килеп чыгачак! Әнә!.. Мин шатлыгымны яшереп тора алмадым, көлеп җибәрдем. .
Арзу алып чыккан бавының ныклыгын сынаган төсле тартып-тар- тып карады да миңа тоттырды
— Бәйлә... Чиләк янына мине төшереп җибәрә күрмә!
— Үзем төшимме әллә, Арзу?
— Сине кое чыгыры чыдатмас.
— Ә сине?
— Җиңел ич мин! Ышанмасаң, күтәреп кара!
Ул үзе дә уңайсызланды, «сиңа ярамый, тезең авырта» дип кабатлады, тагын көлде. Тешләре ап-ак чынаяк кебек, иреннәре сусыл чия төсле алсу. Бер-берсеннән чак кына ераграк утырган ягымлы чем-кара күзләре дөньяга ышанып һәм ышандырып карыйлар... Аның матурлыгы күзләрендә иде бугай...
Малайлар кое янында безнең озак маташуны мәзәк иттеләр, өрәңге тубырыннан ясаган шараны юри безнең яккарак тәгәрәтәләр., ачуым килеп, шараны тибеп җибәрим дигән идем, тезем чәнчеште, ыңгырашуымны сизми дә калдым. Арзу.
— Менә, Искәндәр, кая инде сиңа төшү! — диде.
Дилбегәне чылбыр янына чыгырга ныгытып бәйләдем дә очын Арзуга тоттырдым, ул кое бурасына сырышып үскән, елан кабыгына охшаган саргылт мүк кисәкләрен коя-коя түбәнгә төшеп тә китте. Аның баш түбәсе кое авызында күмелүгә безнең янга чәтердәп-кычкырып Мәүлиха апа килеп җитте:
— Бетердең Арзуны!—диде ул, кулларын бутап. — Башын бетердең баланың! Әй, җебегән арыш салмасы! Иске кое бит ул, бурасы черек! Чыгыры да какшау, көч-хәл белән сыңар чиләк суны чыдата иде. Ә монда кеше тиклем кешене... Әй, җебегән!..
Ни әйтим, эндәшмәдем, шулай яхшырак иде. Сүз белән мине җиңә алмаслыгын күреп, Мәүлиха апа курка-курка гына кое авызына иелде, Арзуга кычкырды:
— Бетәсең бит, бала! Үпкәңә суык тигерәсең! И-и, тилекәй!..
— Тимәс.— диде Арзу аста су чопырдатып.— Суык тисә, Дөреш күрәзәсенә барырмын! Ишетәсеңме мине-е, Мәүлиха апау, Дөреш күрәзәсенә дим!.. Шушы араларда гына син дә барып кайттың түгелме соң?
Мәүлиха апа кинәт турайды, түшен киереп ачуыннан калтыранып китте, төкеренде, төкереген чабата башы белән баса-баса карганды:
— Менә бит, ниләр генә уйлап чыгармыйлар? Ничек телләре корышып катмый диген? Дөрешкә бараммы мин? Миңа ни җитмәгән? Кияүгә чыгасым бармы? Өй тулы балам... Менә син агай, ә?! Райуига бардым ич мин, райунга!.. Кайсы тинтәге Дөреш дигән әле?
Ул күз агы белән тагын бер тапкыр кое авызына карап алды да тагын гарьләнеп түшен киерде, кояшта уңган француз яулыгын рәтләде һәм мыдыр-мыдыр укынып абына-сөртенә китеп барды. Бср-ике минуттан аның әче, зәһәр тавышы ишегалдыннан ишетелде. Ул ярсый- ярсый кызларына кычкыра, аларны өйгә куа иде:
— Нәрсә акайдыгыз? Аю биетәләрме әллә? Өйгә керегез! Җыеныгыз адәм актыгы, бәягез бер кием чабатага да тормый, барыгыз!..
— У-у, суык! Су анасы ничек түзә икән монда?—диде Арзу астан.
— Йолдызлар күренәме?—дидем мин аның күңелен күтәрергә теләп. Үзем эчтән генә «салкын тимәсә ярар иде» дип хафаландым.
— Бик күренми әле,—диде Арзу көлеп. Аста тагын су чопырда- ды.— Караңгылама! Салкын мәгәр! Суы саеккан моның, төбе лай гына, тазартасы бар. Әйтәм җирле бик тиз болгана.
Ул аркасын бурага терәп бая үзе күрсәткән менбәргә — чыгып торган олы ташка баскан иде.
— Мәтәлеп китә күрмә.
— Егылмам,— дип гүләде кое ят тавыш белән.— Таптым берсен. Таптым.
— Бәйлә!
Ул дилбегәне какты, мин чиләкне тартып чыгардым. Мәүлиха апаларныкы икән, өр-яңа чиләк. Багор йөртә-йөртә бер ягына тирән генә»
— Нигә алып мендең бу шакшыны?—дип сорадым. а
— Коеда ятсынмыни? — диде Арзу, сыккач бөгәрләнгән итәк очла-“ рын сыпыргалап. *
Мин чатанлый-чатанлый Мәүлиха апаларның чиләген илтеп бирдем, г борылып килсәм, Арзу кыска таяк белән баягы чүпрәкне актарып м.т- = таша иде. Тукта, тукта, чүпрәк дигәнем хатын-кыз күлмәге булып чык- j ты түгелме соң? Әйе, әйе, әнә бер җиңе, икенчесе, хатын-кызныкы ~ һәм миңа шактый таныш күлмәк ич бу! Арзу күлмәге! Шуныкы! Ди- I ректор Зөләйха апа белән мәктәп тарантасына утырып районга мәга- •' риф бүлегенә чыгып киткәндә аның өстендә хәзер ком төсенә кергән, ул чагында яшел бизәкле ак батист күлмәк иде бит! Шул баруыннан укытучы булып кайтты, шул күлмәкне киеп кич буе капка төпләрендә утырды, үз язмышыннан канәгать икәнлеген сиздереп, Аскы урамны тутырып көлде... Егетләр җыелган иде, мин дә чыктым . Тегермәнче Хәбиб малае Сирай өч тапкыр аны биергә чакырды... «Нигә төшкән әле бу мүкләк безнең урамга?» дип шул чагында уйладым бит... Кәримә дә бар иде... Әйе, әйе, бар иде, дәшми-тынмый гына утырды бугай...
Кем ташлаган аның күлмәген коега? Нигә?.. Үзе дисәң Чиләк өчен түгел, күлмәгенең шундалыгын белеп төштеме әллә?..
Күңелемнән берсеннән-берсе шөбһәле йөз уй йөгереп узса да, анык кына бер нәтиҗәгә кнлә алмадым, аптырап, миннән дә ныграк аптыраган Арзу янына иелдем. Аның ике күз читеннән ике яңагына ике эз сызылган, ул бу мизгелдә күпне күргән, күпне кичергән олы кешегә охшап калган иде. Менә ул кулындагы таяк белән күлмәкнең күкрәк турын чишеп җибәрде, куркудан чак кына чалкан әйләнеп барып төшмәлем: төен эченнән елан кабыгы, бака боты, әллә нинди укмашып каткан чәчләр, киселгән эре-эре сары тырнаклар, кызылга буялган әкәм- төкәм кабыклары килеп чыкты. Арзу ап-ак булды, мин дә курыктым
— Синең күлмәк түгелме соң бу? —дидем бераздан.
— Минем күлмәк. Минеке, — диде ул —Минеке. Юып элгән җирдән югалган иде. Яңгыр көнне пленумга барып чыланып кайттым да юып элдем. Кичтән элдек, иртәнгә юк. Эзләмәгән җирем калмады, җил
17
ике эз дә сызылган. Тамга салгансыз дип дулар инде. Дилбегәне төшердем дә, караңгыламыйм дип, читтәрәк басып торам, ә малайлар уйнапмы уйныйлар, шаралары төрле якка тәгәри генә! Нигә тынды әле бу Арзу?
— Югалдың син анда,— дидем мин, кое өстенә түшем белән ятып.
— Хәзер, хәзер... Менә... Таптым табуын!.. Монда тагын әллә нәрсә ♦ ияреп чыкты әле, багурга дим... Күтәр, Искәндәр!
Чыгырны сыңар кул белән генә әйләндерә башлаган идем, авыр Ике куллап ябыштым, барыбер авыр.
— Су анасын тотып бәйләдең, ахры, син, кызый.
Майламаган чыгыр шыгырдый, чыгыр баганалары дер-дер килә, күңелемдә шатлык катыш ниндидер хафа бар. «Салкын тимәсә генә ярар иде сиңа, Арзу!» Кое авызына Арзуның башы күренгәч исем китте, мин төшергән чиләккә ияреп үзе дә менгән икән! Менә ул чиләкне җиргә ташлады да ике якка терсәкләрен терәде, калкынды һәм җитез генә җиргә сикереп төште, чайкалды, мин аның кулын тотып алдым
— Боз булгансың, Арзу!..
Аның күлмәк итәгеннән сары су тама, кул аркалары лай гына, яңакларына, чәч толымнарына чүп-чар кунган. Ул иелеп күлмәген сыкты, суыксып дерелдәп китте:
— Өшетте!
— йөгер өегезгә, кайнар чәй йот!
Мәүлиха апаларның чиләген кертеп бирим дип иелсәм, безнең чиләк янында яткан, бозау чәйнәгән тастымал төсле җебегән зур гына чүпрәкне күреп алдым.
МӘХӘЬЬЭТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА хикәят
очырып алып киткәндер дип тә уйладым, эт-мазар сөйрәп китмәгәнме дип тә карадым... Атна узды... Баксаң, ул мине кое төбендә көтеп ята икән.
— Кем явызлыгы булыр соң бу?
— Хат язып, имзасын калдырмаган,—диде Арзу тураеп.
— Берәрсе белән сүзгә килдеңме әллә, Арзу? Елан кабыгы, чәчләр... Бу бит... сихер... бозым! Сине бозарга ниятләгәннәр!
Арзу башта «юкны сөйләмәсәнә!» дигән иде, үзе дә минем белән килеште:
— Шулайдыр, мөгаен... Бозымдыр... Өр-яңа күлмәгемне әрәм иткәннәр.
Малайлар уенның кирәген бирәләр генә, өзәләр! Шат, ваемсызлар, аларга берни дә юк кебек, сугыш та, колхозның алынмаган ярты басу бәрәңгесе дә... Нәкъ тыныч замандагы кебек шаулашалар!.. Миңа ни өчендер менә бу әшәкелек тә сугыш казасыдыр кебек тоела, әгәр сугыш булмаса, мондый күңелсезлек килеп чыкмас иде дип уйлыйм...
Әни көтәдер, беләм, тик минем ачыргаланып басып торган Арзуны һич тә ялгыз калдырасым килми.
— Сөйдергеч ясатканмы әллә берәрсе? — дигән тинтәк сорау телемнән ычкынганын сизми дә калдым.
— Әкәм-төкәм кабыгын коега салып кыз яраттыралармыни? — диде ул кискен генә. Беләм, миңа ачуланмаганын да беләм, әмма бик нык кәефем кырылды. Тел төбемне Арзу аңлагандыр дип уйладым.
— Искәндәр.— диде ул исен җыеп,— кое авызын ябарга кирәк, хәзер үк кадакла син аны. Берәү дә су ала күрмәсен.
— Ярамасмы?
— Күрәсең ич! Анда тагын башка әйберләр дә булып, чир-чор таралса?
— Кое суын эчкән кеше юк, Арзу, йорт кирәк-ярагына гына алалар.
— Барыбер ярамас! Әллә ни булуы бар. Сугыш заманы диләр аны... Агуланган коелар, елгалар турында ишетмисеңмени?
— Күлмәкне нишләтергә?
— Бер аулакка илт тә күм. Бу турыда әлегә берәүгә дә ычкындырасы булма Сүз таралыр. Сине-мине виноват ясарлар. Бел... Ж,ае белән үзем бер очына чыгармын. Чыкмый калмам. Табармын...
Ул үтенгәнчә, күлмәкне чишмә тыкрыгының иң аргы башына, куе кычытканлыкка тирән генә чокыр казып күмдем. Үзем күмәм, үземнең күңелгә «юк, болай гына кала торган эш түгел бу... Моның белән генә бетмәс әле» дигән шикле уйлар килә...
Әнигә суны бик соң гына алып кайтып бирдем. Кич җитте.
— Тагын азрак эт куасың калган,—диде ул рәнҗеп.
— Чиләк төшердем. Шуны алып маташтык.
— Авызың белән кош тотып йөрсәң, төшми ни, төшәр! Мәүлиханыкын алдыгызмы?
— Алдык.
— Анысы йөри тилереп, тавык мие эчкән нәрсә!..
Әнидән бозымнар, сихерләр турында, Мәүлиха апаның ни өчен тилереп йөрүе хакында сорашасым килде, — кыймадым. Безнең әни артык күп белгәнне яратмый, «башың яшь, үскәч белерсең» дип кистереп кенә куя...
Инде күз бәйләнеп килгәндә лапастан калын-калын такта башлары алып чыктым да эре эшләпәле озын кадаклар белән кое өстен кадаклап та куйдым. Эшем беткәч, кое өстенә менеп утырдым да буталчык, ят уйларга чумдым.
Арзулар тәрәзәсендә сыек кына яктылык шәйләнә, үзе бәләкәй якта, ахры, күренми...
Утыра-утыра яныма класташым Рәфгать килеп җиткәнен дә сизми калганмын, кинәт эндәшкәнгә сискәнеп киттем.
— Нихәл?—диде ул, авызын ерып. Иң матур чигелгән сөлгегә лаек көрәшчегә сәлам! Төзәләме аяк? ♦
— Яхшыра сыман, ныгый, — дидем дә ышанычлырак булсын өчен,н
утырган җиремнән аягымны селкедем. га
— Болай булгач яхшы, — диде ул, минем янга утырып. *
Тез капкачым кузгалуга иң нык борчылган кеше шушы Рәфгать х
булды, үзенә күрә моның җитди генә сәбәбе дә бар иде.
Рәфгатьнең әтисе байтак еллардан бирле мәктәптә ат караучы бу- ± лып эшләгәнгә, алар мәктәп ихатасында ук торалар. Мәктәпнең атлар £ сарае белән Рәфгатьләр мунчасы арасындагы бушлык — малай чакта1" безнең төп уен урыны иде. Әле бик бәләкәй вакытта тәтәйле уйнадык £ без анда, кузналы да, сугышлы да, үсә төшкәч «күн-иләк!» дип шау- й лый-шаулый бакыр акча чөйдек, өй почмагыннан мүк йолкып алып бе- 2 ренче тапкыр тәмәкене дә шунда тарттык, күшне күрде башлар! Тәмә- ~ ке өчен сыек тал чыбыгы да татыдык... о
Рәфгать — үзебезне белә-бслгәннән бирле минем дус. Аның белән" уйнау да, зәңгәр күккә карап чирәмдә тик яту да рәхәт. Уенда хәрәм- § ләшмәс, җиңелсә — көлеп кенә үткәрер... Барыннан да бигрәк ул g дөньяны шактый күргән егет. Аның бер туган абыйсы (әниләре генә g башка) Бөгелмәдә автоинспекциядә эшли иде. Авылда машиналар2 санаулы гына булганга, без ул серле «автоинспекция»нең ни икәнен ф бик үк күз алдына китереп бетерми идек, мәгәр Рәфгатьнең абыйсы в имән кискән кебек таза, кара мыеклы көләч кеше — елына бер тапкыр ы бишекле мотоциклга утырып шатыр-шотыр Югары авылга кайтып кергәч, басу капкасы төбенә җыелган малайларга карандаш-карандаш пыяла кәнфитләр дә өләшкәч, ул абый безгә дөньядагы иң бай, иң к кодрәтле һәм иц бәхетле кеше булып тоела иде. Рәфгать үзе дә ел саен 3 аларга кунакка бара, бара да атна-ун көн торып кайта иде. Бишенчене “ тәмамлагач, олы малай сыйфатында ул аларда озаграк торды һәм 55 Бөгелмәдә бик шәпләп русча сөйләшергә өйрәнеп кайтты. Сул кулының < дүрт бармагына берәр хәрефтән зур игеп «РАФАэ дип тә яздырган, баш бармагы турына өч җәпле якорь сурәте дә кадаткан. Бөгелмәдәге урыс малайлары аны Рафа дип йөртәләр, имеш... Авылда кушаматсыз малай-шалай буламы, Рәфгатькә дә «Рафа-җәфа» кушаматы тигәнәк кебек ябышты... Күзен ачырмынлар иде малайның... Тик артык исе китми иде аның... Озакмыни, чүлмәкчедән күрмәкче, без дә иске кәвеш корымыннан туш ясап, өч нечкә инәне бергә бәйләп, мунчада сукыр лампа яктысында сул кулларыбызга якорь, урак-чүкеч, тагын әллә ниләр кадатып бетердек...
Алтынчы-җиденчедә без мылтык, хәнҗәр, дарылар белән мавыга башладык, зәңгәр якорьлар, кыяр бакчасына төнге сәфәрләр онытылды... Рәфгать чос егет, каяндыр бер дистәгә якын вак калибрлы винтовка патроны кулга төшергән. «Абый алып кайткан, онытылып яткан» дигән булды булуын, аңа кайчагында ышанып бетеп тә булмый, тиешле-тиешсез яткан әйбер-караларны оста гына «җыештырып» уза торган гадәте дә бар аның. Ярый, ни булса, шул булды, без ун патронга хуҗа идек! Авыл малае өчен бу чамасыз зур байлык иде!
Мин «укытучыдан мылтык сорап торыйк та каргага атыйк» дип кыстыйм, Рәфгать «карганы рогатка белән дә атып була, әйдә наган ясыйк» дип үгетли, һәм без наган ясап карарга булдык. Кул астындагы иң җайлы материал агач булганга, тоттык та беренче наганны агачтан ясадык. Тоткасы да бар, көпшәсе дә барысы да агачтан, резин белән худланган ударнигы гына тимер, ә күрер күзгә чын наганнан бер дә
ким түгел. Без аны карага буяп та җибәрдек... Патронны агач оясына кертеп ипләдек тә су буена төштек, яшелчә бакчасы киртәсенә кунып «кар-кар» дип акырып утырган ач күз каргага атып та җибәрдек... Черт итте, шарт итмәде, «бәхете карганың, осечка!» дигән булды Рәфгать, кысык күзләрен тагын да кысыбрак. Тагын кордык, тагын аттык, наган тавышыннан шүрләп икебез дә күзне чытырдатып йомабыз, аның кулында атылмагач, йөрәксенеп мин тотындым, юк, шартламый гына! Беренче патронның төбен тишеп, иләкләп бетердек, эчендәге дарысы агып чыкты, шуннан соң гына ударникның патрон читенә — нәкъ кәпселенә бәрергә тиешлеген аңладык. Тегеләй көйлибез, болай маташтырабыз, өй белән мунча арасында мәш киләбез, ашау-эчү онытылды, бер заман Чүке елгасы янындагы печән кибәне төбендә наган шартлады... Атылды да юкка да чыкты наган... Патронны да, агач көпшәне дә таба алмадык. Чәрдәкләнеп беткәндер, ахры...
Мылтыкка төшкән гыйшкыбыз моның белән генә төкәнмәде, бакыр көпшә таптык, шуның бер башын бөкләп агач сапка беркеттек, көпшәнең бөкләнгән очына игәү белән сызык тиштек. Көпшәгә мул итеп дары тутырабыз да кәгазь өстәп төябез, вак кургаш ядрәләр салабыз да мунча ишегенә күмер белән сызган түгәрәккә атып җибәрәбез. Шарт та шарт! Беркөн исә... Рәфгать көпшәгә дарыны мулрак салган булып чыкты...
Наганы уң кулында. Наганы күз турында. Наганы ишеккә төбәлгән. Шырпы кабызып сул кулына тоттырдым... Сул кул утны акрын гына көпшәдәге сызыкка китерә...
Чамасыз каты шартлау колакларны ярды, төтен, ут арасында Рәфгать күздән югалды. Ниһаять, мылтык яңгыравы мунча-сарайларга бәрелеп тынганда, дустымның җан авазы белән кычкырганын ишеттем. «Беттем» диде ул... Карасам, ике кулы белән битен каплап Рәфгать җиргә чүккән, бармак араларыннан кырык эз сызып кып-кызыл кан ага...
— Күзеңме, күзеңме? —дип сорыйм, инәләм, йолыккалыйм, ул дәшми, башын гына чайкый...
Җитәкләшеп абына-сөртенә Югары очка медпунктка менеп киттек. Фельдшер өйдә икән, ул Рәфгатьне караган арада мин дер-дер калтырап ишек төбен сакладым. Байтак торгач, ап-ак марля арасыннан сыңар күзен елтыратып Рәфгать килеп чыкты...
Бәхете, ике күзе дә исән калган калуын, көпшә кисәге артка бәреп, малайның уң күзеннән чак кына түбәндәрәк тирән җәрәхәт ясаган икән. «Күзне фәрештәләр саклый» диеште карчык-корчык...
Каш-керфекләр көеп юкка чыккан, борын, маңгай тирәләре, яңаклар мул сибелгән дары бөртекләреннән зәңгәрсу-чуар булып калган иде...
Моңарчы да Рәфгатьне алай матур дип санап булмый иде. Кара шадра иде ул. Җәенке танау, кысык күзләр, иреннәре калын...
Ат кылы кебек эре бөртекле чәчле Рәфгать, ярасы төзәлеп марляларын сүтеп ташлагач, тагын да шыксызрак, шөкәтсезрәк булып калган иде... «Рафа-җәфа»ны онытып, Рәфгатьне «Монгол баласы Дындып» дип йөртә башладылар. (Без үскәндә шундый бер китап бар иде, язучысы гына хәтердә калмаган.)
Чабата-чабата кара шадралар арасына сибелгән Киек каз юлы төсле зәңгәр дары бөртекләрен күргәч, чулак Гыйбадулла:
«Ныстяшний Дындып булган син,парин!»—дип кычкырып җибәрде.
Без дә бурычлы булып калмадык, Гыйбадулла печәннән кайтканда арба чәкүшкәсен тартып чыгардык. Ул йөк өстендә киерелеп ятып кайта иде, бер заман тәгәрмәче чыгып арба күчәре дык итеп җиргә төртелде, Гыйбадулла печән өстеннән тузанлы юлга мәтәлеп төште...
Без терекөмеш бөртекләре күк төрле якка сибелсәк тә, танып калган икән, байтак вакыт үчегеп, сагалап йөрде...
«Ворошиловча ату ярышлары»н без шунын белән тәмамладык, сыер мөгезенә тутырып качырып йөрткән дарыны чыгарып түктек... Рәфгатьнең күз төбендәге җәрәхәт бәрабәренә без акыл һәм гыйбрәт алдык. * Минем тез купкач, «аксак калмагаең» дип, Рәфгатьтән дә ныграк куркучы булмады. Кул-аягы исән булса да, буйга өрлектәй озын, көчле егет fe булса да, ул үзен азмы-күпме «гарип», «тамгалы» итеп саный, тамга- 2 сыннан хурлана, шул җәрәхәте аны иптәшләре алдында, бигрәк тә кыз- х кыркын арасында кыюсызрак тотарга мәҗбүр итә иде... Шуңа күрә < Һәркөнне кич, бәрәңге басуыннан кайтышлый, Рәфгать безгә кагылып = чыга, хәлемне белешү өстенә, үзе дә күңелен ача, серләрен уртаклаша, f Беләм, басуда, эш арасында кимсенеп үк тормаса да, Рәфгать бик үк £ ачылып та китми... н
Хәтта миннән дә читенсенә! Менә утырабыз. Икәүдән-икәү. Аны- 2 моны сөйләшәбез. Ул: «Фронтларда ниләр бар икән?» дип сорый. Мин ® «Кырда ниләр бар?» дим... 1
Күрә Рәфгать, кое өстен томалаган такталарны да күрә, кадак баш- s лары тонык кына ялтырап тора, янымдагы балта-чүкечне күрә, әмма •= сорашмый. Үзем сүз башлаганны көтәме? Сораса ни булыр иде инде?.. £ Көндезге хәлләрне, Арзуны бозарга теләүләрен аңа сөйлисем килә... § Юк, гайбәт итеп түгел, һич! Бозымнар, сихерләр турында ишеткәнем g булса да, тормышта моңарчы бер дә очратканым юк иде!.. «Сугыш 2 заманында калка инде бөтен чүп-чар!» — диде әни бер көнне...
— Бәрәңге бетми әле, алайса? —дидем мин, гаҗиз булып.
— Кая бетсен? Кызлар төш авышкач кына басуга килделәр... Кар ® яуганчы алырга калмагае...
Тагын тынлык... о
— Әйбәт чыгамы? 5
— Ташып бетергесез. Үзе эре, үзе чиста. Шунда ызанда күче-күче а белән өябез дә сабагы белән томалыйбыз. Дөнья быел бәрәңге!.. -
Дустым Дындып, Дындып! Рафа-җәфа!.. Кичә сөйләдең ич син „ шушы ук сүзләрне, өченче көн дә... Тик кызларның соңга калуын гына к әйтмәгән идең? Ялыга башладылармы, туйдылармы?..
— Кызлар үз бакчаларында казынып яталар...
— Алайса, аяк төзәлсә дә мәктәпкә бару юк икән.— дидем мин, балта-чүкечемне юри урыннан-урынга күчереп.
— Бер дә барасы булмасын иде анда!
— Нигә?
— Кызык түгел ич. Мәктәптә дим.
—■ Кызык дип...
Ул күзләрен кысып миңа таба иелде, менә сиңа мә, авызыннан тәмәке исе килә түгелме?
— Әйдә ташлыйбыз! Син йөрмәсәң, әнкәй мине кыстамый. Син укыганга гына йөртә ул мине. Барыбер сугышка алалар ич, иеме?
— Унынчыларга бронь чыга дип сөйлиләр.
— И-и, әбиләр сүзенә ышансаң! Әнә, Кәҗә башы карчыклары «Мәһди күтәрелгән» дип тә лыгырдыйлар икән. «Туфракны ашап килә», ди...
Рәфгать авызын ерса да, мин көлмәдем. Көләрлек хәлем юк иде.
Ул тирә-юньдә таралган имеш-мимешләрдән көлә-көлә кое өстеннән сикереп төште, кесәсеннән тәмәке янчыгы, бөкләп салган газета чыгарды, эре генә кыланып төрде, кабызды, кое тирәсенә ачы ис таралды.
— Әллә пыскытырга тотынган инде?
— Әһә,—диде ул мактанып.— Басуда укытучылар алдында көйрәтәбез. Илһам белән икебез. Көндез шырпы беткән иде. Арзудан алып тордым. Бер сүз әйтмиләр. Мә, суырыл кара...
— Тәмсез.— дидем мин, йөткеренеп.— Мүк тәмлерәк иде.
— Кәнфит түгел инде!—диде Рәфгать.— Укытучыларның ник сүз әйтмәгәнен беләсеңме? Барыбер унынчыны тутыра алмыйбыз, алалар безне. Ә тәмәке тартмаган солдат буламы!.. Эх, тизрәк китәсе иде!.. Әйдә, тәвәккәллик, ә?!.
Әгәр ул сугышка китү турында кайнарланып үгетләмәсә, мин аңа ул кнчтә коедан чыккан бозым турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә идем... Бозым Арзуга турыдан-туры бәйле булганга, аның исемен дә телгә алмый калмас идем... Ә аның исемен телгә алгач... Юк, юк, үз күңелемдә бөреләнеп кенә килгән уйларны Рәфгатькә сөйли алмас идем мин! Ходаем, яратам ич мин Арзуны! Үлеп, шашып яратам!..
5
Иртәгесен мин түзмәдем, бәрәңге басуына барырга булдым. Кичә көнозын аяк өстендә уралдым әле, тез төнлә бераз сызлаштырып торды торуын да, бүгеннән калмаска кирәк! Мәүлиха апа кызларына кушып минем исемне дә талкый башламасыннар!
Урамга чыксам, Гыйбадулла чулак белән Сирай кичә без аннан- моннан гына рәтләп куйган читәнне сүтеп ташлаганнар да, яңа баганалар утыртып, чыбыкларын өр-яңадан үреп маташалар. Сирай бишмәтен салып куйган, күлмәкчән генә, чыбыкларны биреп тора, Гыйбадулла тигез, шома итеп тезеп бара. Мине күргәч, икесе дә авыз чалшайттылар.
— Әнә, Аскы урам остасы чыкты! —диде Сирай, башын кагып.
— Әй,— дип кычкырды Гыйбадулла миңа.— Шәп ныгыткансың икән син!
— Өстәл янында ныгыта торгандыр! Анысына оста!—дип кушылды аңа Сирай.
— Кызлы йортта бер-бер өмете бардыр аның, шуңа тырышкан! — дип өстәде Гыйбадулла.
Кичә ашык-пошык бәйләгән мунчалам җилдә җилферди, телләре тик тормаганда куллары да эшли тегеләрнең, күз иярми...
Ни әйтим? «Эшләгәнегез үзегез өчен!» дигән булдым булуын, әмма җиңелүем, мәсхәрәгә калуым көн кебек ачык иде...
Сирайга моңарчы да ачулы идем, бүген тәмам җенем котырды. Тез капкачын куптарды, «хәлең ничек?» дип бер сорап «уйсачы!
Басуда көн өндәгедән тизрәк узды, казыдык, чүпләдек, тутырдык; буаз сыер корсагы хәтле капчыкларны Рәфгать белән Илһам көшелгә ташып торды. Мин дә ташыйсы идем дә, бүгенгә курыктым, йөгенеп китүең бар...
Кичен кайтсам, Мәүлиха апа балта тотып чыккан да мин кадаклаган такталарны каерып азаплана. Эш тотып өйрәнгән кул булса әллә кайчан алып ыргытыр иде, юк кына бит, алай итә, болай, балта йөзе белән кадак суырырга маташа, һич эш чыгара алмый. Ниятен белеп торсам да. башта, әдәп өчен, сәлам биргән булдым, аннары гына:
— Ударник чаклар искә төштеме әллә, Мәүлиха апа? — дидем. «Ташбакага атланып чапкан чаклар!» дип өстисем килгән иде дә, нигәдер тыелып калдым. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә ярамаганына күнегеп килә идем инде. Ул да сер бирмәскә булды, ярым көлемсерәп:
— Бер нәгъләт суккыры коены томалап куйган әле менә, ни ачуы булгандыр —диде. Ныгытыбрак суккан иде, балтасы ике такта арасында кысылып калды. Балтаны чыгарырга теләп ике арага бармагын тыкты, балта чыкты, бармак, шүрәленеке төсле, кысылып калды.
Азаплана торгач бар.мак та чыкты.
— Әлә-лә-лә! —дип чырылдады ул, бармагын суыра-суыра.
— Киселмәгәнме? —дидем мин. көлүемне көчкә тыеп.
— Кысылган киселгәннән яман ул. Менә син дә кысылырга бик яратасың!
Менә бусы инде Мәүлиха апача! Ак дип башлады, кара дип бетерде!
— Нигә алай дисең? ♦
— Димичә! Кулың кычытканга яптың ич син бу коены! Атна буе ь ялкау симертеп ятканга эчең поша! Без тол хатыннарга мәшәкать ясый- S сың килгән!.. Юньле булсаң, уңай эш эшләр идең, әнә Гыйбадулла . = Кулы гарип, читәнне коеп куйды! Сирайны әйт тагын, ай-һай, егет икән! х Эше өчен бер тиен алмады!..
Сүз озайту файдасыз иде, мин, кистереп: §
— Коедан су алырга ярамый хәзер,— дидем. =■
— Мөгез чыгармасана! —диде ул, бармагын тач-тач суырып.— Нигә •“
ярамасын? %
— Анда песи төшеп үлгән. Коены башта нык кына тазартырга х
кирәк. 2
— Ә-ә? Песи?! s
Үзе шапшак,юбалгы булса да, Мәүлиха апаның жирәнә торган гадә- g
те барлыгын беләм, телемә беренче килгән ялганны ишетүгә аның ь чырае сытылды, куллары түш турына күтәрелеп, бармаклары белән 2 куркынган хәрәкәтләр ясады, мин кое өстеннән балтаны алып, кузга- £ тылган кадакларны яңадан каккалап куйдым.
— Песи шунда ятамы әле? s
— Алуын алдык... ♦
— Өч төсле песи идеме әллә? ш
— Анысы ни тагын? <*>
— Шулдыр, ярабби, шулдыр!
Миңа кызык була башлады: ™
— Ничек була ул «өч төсле?» — дип сорадым. Е
Аның чиркануы да, җирәнүе дә күз алдымда эреп юкка чыкты, йөзе з эшлекле, киеренке кыяфәткә керде. “
— Атна чамасы булыр, шушы кое тирәсендә ят бер песи уралганын 4 күрдем,— дип башлады ул, иреннәрен ялап.—Энекәй генәм, карасам... < Бел —песинең юньлесе ике генә төсле була аның. Ә бу хәерсез өч төстә иде: кара да, сары да! Шундук саф күңелемә шөбһәле уй иңде бит: әһә, димен, мөгаен, юньле хәл түгел бу. казага булыр! Юраганым юш килгән икән, белми йөргәнмен!.. Шул төшеп үлгән инде, алайса!
Үз сөйләгәненә шундый ихлас ышанып, бирелеп сөйли бу апа. ышанмас җиреңнән ышанырсың!.. Бер мәлгә күз алдыма әнә шул чир- чор таратып йөрүче, бозымнар китереп чыгаручы өч төсле песи килеп
китте...
Бер яктан, шүрли төшсәм дә. икенче яктан, җаным тыныч иде: хәзер безнең очның чыбыксыз телефоны бу хәбәрне тарата башлаячак! Югары очка песинең котсыз кәкре койрыгы, дилбегә буе мыегы барып ирешәчәк! Кое тирәсендәге сүзләр аны ябык килеш калдырачак!..
Мәүлиха апа сүздән-сүзгә камылдан йөгергән ут шикелле җиңел күчә, ул хәзер бөтен дөньясын эттән-эткә салып сүгәргә кереште, сугыш ачкан фашистларга да эләкте, шулар аркасында авылны ташлап киткән ир- атларны да тетеп салды, монда калган «җебегән сарыклар»ны да тешләде, хатын-кыз өстенә өелгән кырыкмаса-кырык эштән зарланды:
— Тавык суярдай адәм табармын димә, үлсәң үл!.. Пычак үткеннәргә кемгә барыйм? Мал-туарым курмысыз калды... Утыным китерелмәгән!.. Килгәне киселмәгән... Түремдә җиде кыз... Җитмәсә, монда коега песи төшеп үлә! Идән юарга дигән суны да инештән төшеп алыйммыни? Үзе булса, чишмәсеннән ташып куяр иде дә... Үзе юк бит! Нишлим ди мин җиде кыз белән? Нишләде бу сәвит влачы?!
«йөрисең шунда көянтә күк гәүдәңне сузып!» дип, мине ачуланды- ачуланды да тагын кызларын чәйнәргә тотынды. «Бүген бншесен тотып кияүгә бирер идем, кем алсын, ир заты корыды бит!» дип зарланды. Аннары үзенең ирсез үткән гомерен каргады... Кичә генә «аягың төзәләме. төзәлмәсә фәлән эшлә, күрәзәгә бар!» дип сөйләнгән апам бүген бөтенләй киресен сукаларга кереште: «Төзәлмәсен аягың, аксак булсаң, ичмасам, сугышка бармассың. Аскы урамда бер ир заты калыр. Тик юньсез хатын-кыздан сак бул. Хәзер хатын-кыз бик азынды, әнә Хәбиб-рахман тумасы да райунда бер егет белән бик нык бутала икән» дип сөйләп һушымны алды.
Моңарчы ни сөйләсә дә көлемсерәп кенә тыңлаган идем, әмма Хәбибрахман тумасы дип кимсетеп Арзуның исемен яманлап телгә алгач, ачуым кабарды:
— йөрмә жыен юк-барны жыеп, Мәүлиха апа!—дип кырт кистем.
Әнисенең озаграк лыгырдавын күзәтеп эче пошкан, ахры, Кәримә тәрәзә ачып кычкырды:
— Әнкәй, кайт инде!
Мин Мәүлиха апаның канына азрак тоз сибәргә булдым:
— Кәримә нигә бәрәңге алырга бармый? — дип сорадым.
Апам яшен ташы кебек шартлап ярылды:
— Әле син чүп башың белән минем кызлардан көләргә телисеңме, аксак тәре?! Ун класс гыйлемлеге белән Кәримә тиклем Кәримә синдәй каргалар белән бәрәңге ызанында чүпләнсенме? Үз бакчамны яллап алдырачакмын, беләсең килсә! Кызларыма сыер имчәге тоттырмам, сәнәк-көрәккә якын жибәрмәм! Ефәк кебек кызларны... Сәвит влачы хатын-кызга ирекне биргәнме? Биргән. Ун классны укыган кыз ул! Элек хәреф таныганнар остабикә булып өйдән-өйгә бәлеш ашап йөргән. Хәзер сәвит влачы! Арзу укытучы булып калсын, ә минем Кәримәм... Сезнең ул Арзуыгыз минем Кәримәмнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый! Менә күрерсең, барыбер Кәримә Арзудан уздырыр...
Кәримә тагын тәрәзәне ачты, әнкәсен чакырды, мин дә арыган идем, өйгә кереп аннан-моннан гына капкаладым да урынга аудым... Арзу кырдан туры мәктәпкә киткән иде... Ничек түзә икән ул? Миннән иртә кузгала, менә мин урын өстендә, ә аның кайтканы күренми...
Кое гаугасы моның белән генә бетмәде.
Берничә көн үткәч, бәрәңге басуына иртәрәк өлгерим дип караңгы- лы-яктылыда урамга чыксам,— өстемдә сырма, башта тула картуз,— көн кинәт суытып жибәргән, үзәккә үткеч вак яңгыр сибәли — карыйм, кое тирәли берәү йөри. Юлаучы икән, яңгырда шәбәргән аты да шунда ук туктаган. Чыбыркы сабы белән кое капкачын күтәреп карады да, мине абайлап (Арзу килеп чыкмасмы дип капка төбендә ышыкланып торам!):
— Киптеме әллә бу? — дип сорады.— Үткән атнада гына ат сугарып узган идем.
— Суы качты, корыды,— дидем мин, ваемсыз гына.— Бала-чага төшмәсен дип кадакладык.
Кием-салымы чыланып, болай да өтекләнгән юлчым кинәт иңеп, кечерәеп калды, ачык зәңгәр күзләрен челт-челт йомгалады, кителгән вак тешләрен күрсәтеп сәер генә көлеп куйды. Көләрлек бер сәбәп тә юк иде. ачуым кузгалып мин ана таба атладым, дегеткә манчылган иске бишмәтенә, эт талагандай алама колакчын бүрегенә, юештә чәбәләнеп иягенә ябышкан кызыл сакалына текәлебрәк карадым. Кызыл сакал да китәргә ашыкмады, чыбыркысын артына яшереп миңа таба а глады.
— Алай!—дип сузды ул мәгънәле генә итеп.— Бик аңлыйм... Әле менә теге яклардан килешем. Анда калхузда мал кырыла башлаган. Чутсыз үләләр ди. Сарыкларына әйләнчек булган. Пәтифун тәлинкәсе-
ды.— Читлеккә япмасалар, арыслан-киек идек тә без... Эх-хи-хи! Тома-“ на зирәкләр! Шыпионнар эшен аера белергә кирәк. Буага яисә коега бер-ике генә бөртек терекөмеш салып кара әле менә син! И-и, вәссә- « ләм! Суы җәһәннәмгә уба аның. Белми дисеңме мимеч шуны? Белә-ә, бик белә-ә-ә! з
— Юкны һәм кирәкмәгәнне сөйлисез,— дидем мин. Ул миңа кара-- мыйча гына:
— Әй, бу теге, ни, пружин Хәбибрахман өе буламы?—дип сорады. «
— Белмим.— дидем мин, ачуымнан шартлардай булып.
Кызыл сакал камыт бауларын тарта-тыгызлый нидер мыгырдап калды, мин юлымда булдым.
Кичен мине Арзуның бабасы Хәбибрахман карт үзләренә чакырып кертте.
Янәшә күршеләр булсак та, без аның белән күзгә-күз сирәк очрашабыз, гадәттә очрашканда да сөйләшмибез. Мин һәрвакыт аны олылап, башымны иеп сәлам бирәм, ул исә сәламемне алган чакта ала. алмаганда, мунчала кебек чәбәләнгән ак кашлары астына кереп поскан яшькелт күзләренең кырые белән генә карап янымнан уза. Белом, андый минутларында ул яныннан узучыларны бөтенләй күрми, мин генә түгел, өлкәнрәкләр дә аның сәламен сирәк ишетәләр, ул күбрәк вакытын без белмәгән, без аңламаган тирән, серле уйларына чумып үткәрә.
Мөнәсәбәтләребезне яхшы белгәнгә, чакыруының юньлегә түгел икәнлеген чамалап кердем.
— Песи төшеп үлгән дидеңме син коега?
Бу инде Мәүлиха түгел, колагыңны шәңкәйтеп торсаң, бирер кирәгеңне!
— Шулайрак иде шул,—дидем мин, мөмкин хәтле гөнаһсыз күренергә тырышып.
— Ул песине кемнәр күрде?
«Каптым!» дип уйлады күңелем, телем:
— Чиләк төшкән иде, шуңа ияреп чыкты,—диде.
дәй зыр-зыр әйләнәләр ди менә. Ходай күрсәтмәсен. Көзлектә, юньле заманда мал кырыламы? Туклыкта дим? Тиешме кырылырга?
Абзый әллә көлә, әллә елый, бүрек колакчыннары дер-дер селкенә, төссез күзләреннән тонык яшь ага.
— Еласы урында, көләсез икән сез,— дидем мин.
— Кайгыдан көләм,—диде ул борынын сеңгереп.— Кайгыдан! Б\ ф коеның суы нигә кипкән дисең син? Уйнама! Замана авырлыгы берьюлы килә торган була. Күктән алла хәсрәтне җир өстенә берьюлы җибәрә, табигать белән бергә безне дә тикшерә... Адәм баласын, киек җанварларны, мал-туарны бергә сыный. Тиктомалдан сарык муры тараламы? Күлләр кибә, коелар корый... Әнә, Түбән авыл күл ярына нар торна төшеп үлгән, ди...
Арзу китеп өлгергән булдымы шунда, капкалары һаман ачылмады, китәргә вакыт иде, әмма тигәнәктәй ябышкак бу кеше яныннан ычкынып китә алмыйм, ул кайсы ягы беләндер мине үзенә тарта, аның белән бәхәсләшәсем килә, бер үк вакытта аның каты, чуалчык сүзләре алдында үз дәлилләремнең йомшак, зәгыйфь булачагын да тоям. Көчсезлегемне сизу мине, гомумән, гарьләндерә, ярсыта. Кызып әллә ниләр әйтмәкче булам да зиһенем чуала, телем тотлыга. Бүген дә сүзсез-өнсез диярлек калдым. Ә кызыл сакал тигез, нәзек тавыш белән һаман үзенең агуын чәчә: — Шыпионнар эше бу, шыпионнар кыландыра! Килә бит мимеч, килә... Ай килә!.. Шыпионнар җибәрми дисеңме әллә син аны? Мин, агайне, барын белеп, күреп торам... Кыяфәткә карама син минем!.. Заманында дөньясын авызлаган дәдәң булыр бу! Булгахтер ием мин...— Ул куш бармакларын аркылы-торкылыга куеп, рәшәткә яса
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
— Үләксәсен кая илттең инде син аның?
— Кая дип... күмдем...
— Үләксә базына бардыңмы?
— Юк ла, әнә тыкрык башына гына илттем.
— Песие ни төсле иде! —дип төпченде ул.
— Пычранып беткән иде, төсен аермадым,—диде ялганларга остарып барган телем.
Ул беравык миңа сынап карап торды да башын чайкады:
— Мөсафирны нигә алдадың, алайса? —диде.
— Кайчан? — дидем мин, ни әйтергә белмичә.
— Үзең беләсеңдер инде... Бездә, «фәлән авылларда мур чире таралган» дип китте... Ә күрше авылга барган да «Югары авылда коелар кибә» дип сөйләгән... Кем гаепле инде шуңа?.. Син аның кемлеген беләсеңме?
Тыңлап торганмы дисәм, урамда берәү дә юк иде бит, капкалары ачылмады, ишегалларыннан безнең сөйләшкән ишетелерлек түгел, әллә теге юньсез сакал күрше авылларда шундый гайбәт таратып йөри дә башлаганмы? Аны Хәбибрахман абзый каян белгән? Кем ишеттергән?
— Мин аның кемлеген белмим, мәгәр ул сезне белә! Өегезне сорады.
Хәбибрахман абзый усал гына көлемсерәде.
— МТСта бухгалтер булып эшли иде бер заман. Хөкүмәтне имеп кенә түгел, талап та караган бәндә ул! Ярканат!.. Ә син шуңа жыен юк-барны тоттырып җибәргәнсең... Алдарга осталыгың бар икән. Бусын көтмәгән идем. Бабаң андый түгел иде, атаң да... Шулар хөрмәтенә генә булса да соңгы соравыма дөресен әйт: нигә бу араларда Арзуны сагалап йөрисең син?!
Коелып иңдем! Кызыл сакалның «шыпионнар эше» дигәне хәтергә төште. Хәбибрахман картның, төнге ябалакның, үз шпионнары бармы әллә? Барын да белеп, сынап, күңеленә төйнәп йөри икән! Шул төене белән минем җилкәгә хәзер шундый кундырды... Шыпан-шыпан гына чыгып сыздым...
Бабасы төшенгәнне Арзу үзе әллә кайчан төшенгәндер, шиксез! Әллә бабасына үзе сөйләп биргәнме? Икәүләшеп көлешә-көлешә аңлашканнармы әллә алар?!.
Сонгы көннәрдә бәрәңге басуында колхозчылар, укучылар белән бергә, Зәйдән килгән промкомбинат эшчеләре — кирпеч сугучылар, мунчала кабыгы төшерүчеләр, кап сугучылар да шактый тырыштылар, эш күзгә күренеп үрчеде, алга китте, укытучыларның күбесе яшьләр, тәҗрибәләре юк, методиканы белмиләр, «төшкә хәтле укытыйк та төштән соң кырга чыгарбыз» дип гозерләп идарәгә бардылар, һәм без кый башладык, табигый буларак, Арзу да чын укытучы сыйфатында беренче дәресенә керде. Ничек барып чыгар икән, беренче тапкыр класска аягын ничек басар дип шактый борчылган идем, очрашу мин көткәнгә караганда шактый шома, ботаксыз-сатаксыз булды.
Каядыр очарга җыенгандай алга сөрлегебрәк, тиз-тиз атлап класска керде дә ишекне ипләп кенә япты Арзу, тынлык урнашканын көтәргә дә сабыры җитте, елмайды. Арткы партадан кемдер тыенкы гына сызгыр- 1ы, кызлар «тс-с!» дип пышылдап аны туктаттылар, яңа укытучыбыз каушавын сиздермичә генә һаман көлемсерәде, йомшак тавыш белән, нәкъ бүтән вакытларда сөйләшкән кебек, сүзен башлады:
— Укучылар, яшерене-мазары юк, немец телен үзем дә белмим мин. нынчыны гына бетердем. Хөснимәрдән абый сугышка алынды... Тормыш шулай куша икән, телне бергәләп өйрәник. Сез шуңа риза булсагыз, мин районда — райкомолда да, РОНОда да ризалыгымны биреп кайттым...
Дәррәү «риза!» дип кычкырганыбызны сизми дә калдык...
Кичә педсовет утырышы булды. Директор бүлмәсендә ут сүнгәнче, бакчадагы иң зур чыршы астында мин басып тордым. Вак яңгыр сибәли. Көн дә тынмый хәзер, төн дә. Суык. Укытучылардан соңгы ир кеше — завучыбыз Хәнәфи абыйга чакыру кәгазе килгәнен беләм. Повестка. Анда, педсоветта, шулай озакка калып Хәнәфи абыйның физика дәресләрен бүлешәләр. Хәнәфи абыйның китәсен ишетеп. Мәү- ♦ лиха апа бүген көне буе авыл буйлап чапты, безгә дә ике-өч тапкыр н кереп чыккан... га
— Кәримәдән кулайны таба алмаслар алар.— дип үгетли икән s минем әнине.— Физиканы гына түгел, әллә нәмәрсәкәйләрне теттереп * укытырлык бала... Шул Хәбибрахман женлесе генә карышса инде... $ Шул аяк чалса.. Гомергә Кәримәдән, аның матурлыгыннан көнләшеп § яшәде... Кәримәм урнашса, ичмасам... Җаным тыныч булыр иде! £
м Соңгы керүендә мин дә бар идем, әни Арзуны яклап бер-ике сүз н әйтте дә тынды, Мәүлиха апа белән телгә килгәнче, чалгы янавычын S ялармын дип әйткәне бар аның. Шүрли. е
Мәүлиха апа Хәнәфи абыйга, «юл күчтәнәче» дигән булып, тавык 2 суеп китерде, директор янына өч-дүрт тапкыр кереп чыкты. Аның шулай эшлекле төстә ашыгып йөргәнен, бөтен кешегә ягымлы эндәшкәнен 2 гомердә күргәнем юк иде... "
Чыршы карт, ботаклары куе, көн яктысында, кояшта алар миңа 2 тередер кебек тоелалар, куе ботаклар арасында яшертен сер бардыр 2 дип уйлыйсың; өскә үк явып тормаса да, һава барыбер дымлы, черек. £ борын эчен кытыклый, туктаусыз төчкертә. Өс-баш та җиңелчәрәк, '• шуңамы, туңдыра башлады. ♦
Мәктәп тәрәзәсендә күләгәләр йөри, менә кузгалдылар, утны сүндер- а деләр. Агач ышыгыннан чыгып, койма артынарак якынайдым. Моннан J ишек ерак түгел, караңгыда да кемнең кем икәнен аерып була. Дирек- * тор Зөләйха апа, Хәнәфи абый һәм Арзу иң артка калып чыктылар. ч Тирә-як тын. Башкалар, озак утырып ялыкканга, тиз-тиз таралышты- s лар, төн тынлыгын аяган яңгыр да мыштым гына сибәли, сөйләшкән j сүзләренең дәвамы миңа да аермачык ишетелә, директор да. Хәнәфи “ абый да Арзуны кызып-кызып үгетлиләр, димәк, физикадан да өлеш £ чыгарганнар дигән сүз. «
— Классыгызда беренче укучы идең. — диде Хәнәфи абый.
— Хәзер коллективта иң актыккы укытучы булачакмын. Шуны телисезме?—дип карулашты Арзу.— Болай да минем хакта юк-бар хәбәрләрне тараталар...
Мин сагайдым: ачармы серне, юкмы?
— Барыбыз да шулай курка-курка эшли башлаган,—диде Зөләйха апа.— Педучилищеның икенче курсыннан укытырга жнбәрделәр. мине... Кадрлар житми иде. Өс-баш, ташка үлчим. . Белем—такыр. Авылның ындыр артыннан башка дөнья күрмәгән дә . Укытасы авылга кыш уртасында барып төштем, мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер мина «Сезнең кайсыгыз укытучы соң?» дип сорый. Теләсәң ела, теләсәң көл... Әкренләп өйрәнерсең...
Арзу зәгыйфь тавыш белән:
— Әллә Кәримәне чакырып карыйбызмы? —дип сорады.
Хәнәфи абый хатын-кызларча кеткелдәп көлеп алды. Зөләйха апа Мәүлиха ападан тамчы да курыкмый икән, калын, ямьсез тавышы белән ишегалдын ярып:
— Үскәнем, сөйләмәсәнә җүләр сүзне! Кәримәне унынчыдан этеп- төртеп чыгардык. Ата ялкауны мәктәпкә китерәмме? — дип ачуланырга VK тотынды.
’ Алар таралыштылар. Мин Арзу артыннан үзебезнең очка кайтып барам. Куып кына житәсе иде дә култыклап аласы иде! Әмма нишлим, ул укытучы... Мин аның укуысы... Бер караганда, бу киртәне сикереп
чыгу бик ансат кебек тоела... Әмма мин тыйнак, әдәпле идем шул, юаш идем, куркаграк идем...
Дөнья караңгы. Өйләрдә утлар байтактан сүнгән. Анда-санда гына саташып-ынгырашып этләр өреп ала. Кайдадыр, тынлыкны сискәндереп, майламаган ишек шыгырдый, мыдыр-мыдыр укынган йокылы тавыш килә, комган шалтырый...
Арзу ялгызы курка, аның капка төпләреннән, тыкрык авызларыннан читтәрәк узарга тырышуы күренеп тора. Тыкрык турына килеп җитә башлады исә, урамның икенче ягына каерыла, бераз атлый да туктап тыңлана, тагын китә. Бер урында мин ташка абындым, ул шып туктады...
Хәбибрахман картның иртә-кич капка бикләгәне юк. Арзу туп-туры өйгә кереп китте, ут кабызды. Китап-дәфтәрләрен таратып өстәл янына утырды. Җиңел суладым. Үзебезгә таба борылган гына идем, кое чыгыры артында кара күләгә кыймылдаган төсле булды. Күңелгә кара шик йөгерде. Үз турыбызда кайда-нәрсә ятканын беләм. иелеп саллы гына таш алдым да коега таба бер атладым, ике, тавыш-мазар ишетелми, йөрәгем тук та тук тибә. Юк, беркем юк, кем булсын... Шулай да җан ачуым белән ташны кое бурасы артына, шәүлә шәйләнгән урынга тондырдым. Беркем кыймылдамады, селкенмәде, шулай да бер читтә мышнаган тавыш ишетелгән кебек булды, ныклабрак карасам, кап-кара бер шәүлә йомылып кына чишмә тыкрыгына элдерә! Икенчесен дә тиз таптым табуын, бала башы хәтле ташны ике куллап тотып, лап-лоп баса-баса тыкрык авызына чабып кердем. Теге шәүләне куркытыр өчен юри катырак басам! Ташны тондырыйм гына дигән идем — абынып та киттем, барып та төштем. Ташым бер якка, үзем икенче якка, кычыткан арасына тәгәрәдем. Кычыткан арасыннан соңгы котны куып песи чыгып чапты.
Әллә бая да песи мәлгунь шәүләсен кеше дип уйладым инде?..
Ул арада булмады, мин куа барган шәүлә чын кеше кыяфәтенә кереп чишмә сукмагына таба йөгерде, мин, торып, әл-хәл алганчы караңгыга кереп югалды да... Борылып кайтып килә идем, каршы якта сузып кына капка шыгырдады... Ни булды бу? Әллә икәү булып берсе мине чалып екты инде?..
Ул төнне мин тиз генә йокыга китә алмадым.
Арзулар тәрәзәсендә дә ут озак кына сүнмәде.
Елан кабыгын, әкәм-төкәмнәрне күргәч тә күңелемә Мәүлиха апа килде «Шулдыр, дип уйладым, аннан башка кеше «бозам!» дип йөрмәс». Мәүлиха апаның көнчелеген дә, көнче кешенең кулы әшәкелеккә барачагын да аңлый идем.
Инде бер дә көтмәгәндә теге кызыл сакал Хәбибрахманнар өен сорагач, мөсафирның «кыскача биографиясе» белән дә танышкач. Мәүлиха апа күңелдән читкәрәк китеп торды.
Хәзер менә кое янындагы шәүләләрдән соң ни уйларга да белмәдем. Мәүлиха апа йомыш белән лапаска да чыкмый, куян йөрәк диләр... Ярты төн җиткәндә чит авылның өлкән бер кешесе урамда буталырмы икән, ай-һай!.. Димәк, монда мин белмәгән, мин уйламаган өченче кеше булуы да ихтимал... Әгәр алар икәү булып чыкса?!
Нишләп йөриләр алар? Кемне сагалыйлар?
Күңелем төбендә шушы көзге, юеш төн кебек үк кап-караңгы иде...
6
Арзуга мин гади күрше кызы итеп кенә карый алмый идем. Минем кыюсызлыгымның төп сәбәбе бәлки аның укытучылыгында да булмагандыр... Сәер яшиләр иде алар, безнеңчә, авылча түгел, Хәбибрахман
карт үзе дә үтә чыккан гаҗәп бер кеше иде! Фамилиясе үк кызык — Ямашев! Безнең авылда гына түгел, тирә-күршеләрдә дә Ямашев фамилияле кеше юк. Оныгына — улының кызына да агай-энедә очрамаган ят исем табып — Арзу дип ул куштырган.
Заманында үтә гаярь кеше булган диләр аны! Оренбург далаларын ?а Дутовка каршы сугышып йөргән, яраланган, Блюхер отрядында да * булган диләр, хәзер анысын дәшмиләр. Русча укырга-язарга да шунда £ отрядта өйрәнгән. Ел саен өенә «Правда» алдыра. Әле районнар 2 волость булганда ук аны авыл активы итеп санап йөрткәннәр. Югары = авылда «Икмәк контрактацияләү ширкәте»нең вәкиле итеп тә аны сайлаганнар. Ул чакларда кулаклар икмәкне совет властеннан яшерә тор- S ган булганнар, икмәккә мохтаҗ яшь республика икмәк контрактация- Е ләү өчен ширкәтләр төзегән. Хәбибрахман абзый авыл байгураларын- S нан (ә алар безнең кара туфраклы, урманлы-сулы Югары авылда дис- *“ тәләп саналган!) дәүләт файдасына икмәк җыя торган булган. Тирә-як авыллардан да шул җыйган, икмәкне байлардан алганнар да ярлы- ябагайга чәчүлек орлык биреп торганнар, кала эшчеләренә озатканнар, пычакка-пычак килгәннәр...
Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елда авылыбызда колхоз оешкан Хәбибрахман абзый беренчеләрдән булып колхозга кергән, аны Чис- тайга колхоз оештыручылар курсына укырга җибәргәннәр, ул шунда биш-алты ай укып кайткан. Хисапчы булып эшләгән, тора-бара председатель итеп сайлаганнар үзен. Ул рәис чакта авылдан кулакларны сөргәннәр, кулакларның каралты-кураларын сүтеп, һәркайдагыча, авыл Советы һәм идарә йорты салганнар. Мәчетләрнең берсендә клуб оеш- ♦ тырганнар, манарасын кисеп ташлаганнар... а
Боларында бер дә сәерлек юк әлегә. заман, тарих нәрсә кушса, шуны £ эшләгәннәр Хәбибрахман абзыйлар. Районда беренче сарык фермасы ~ да безнең авылда салынган. Ферма төзегән көннәрне мин дә хәтерлим г эш тәмам булгач, бөтен авылны җыеп күмәк табын әзерләделәр, ике 5 тана суеп, борчак ашы пешерделәр. Олылардан соң йомычка җыеп _ йөргән малай-шалайга да, ягъни безгә дә, сый эләкте, бүксәләр кап _ булганчы, шартлаганчы тәмле, өреле борчак эштие ашаган идек...
Утыз өченче елның унөченче маенда Казанның элекке цирк бина- < сында ударник колхозчыларның беренче республика съезды ачыла Рәфгатьнең әнисе Миңсылу апа белән Хәбибрахман абый шул съездга делегат булып баралар. Хәбибрахман абзыйга бүләк итеп мех бүрек белән патефон, ә Миңсылу апага әйбәт күлмәклек биргәннәр. Безнең «Ленин юлы» колхозын дүрт лобогрейка белән бүләкләгәннәр.
Утыз бишнең башында бездән җиде генә чакрымдагы Ташлы МТСы ның нефть хуҗалыгы янып китте. Склад мөдире белән каравылчы «тычкан уты» фонаре тотып подвалга төшкәннәр, анда бензин газы җыйналган булган, янгын чыга... Кара буран, күз ачкысыз буран котырган көн була бу! Нефть хуҗалыгы төп корылмалардан чакрым ярым читтә утырганга, беркем берни белми дә, күрми дә кала... .Мөдир дә каравылчы да эзсез югалалар...
Безнең Хәбибрахман абзыйны политбүлек начальнигы чакырып ала «Сынадык, кулыңнан эш килә, кыюлыгыңда мәгълүм. Танышлыгыңда бар. Нефть хуҗалыгын ашыгыч рәвештә аякка бастырырга кирәк! Тотын шуңа. Язгы чәчүгә хәтле эш тәмамланган булсын, иптәш Ямашев», ди.
Рәислеген тапшырып, Хәбибрахман абзый шул эшкә күчә һәм нефть хуҗалыгын өр-яңадан төзеп, рәткә керткәч, аны мөдир итеп шунда калдыралар.
Бусына инде бөтен авыл шакката!.. Ничек инде, колхоз шулай акрынлап чәчәк атканда, нефть хуҗалыгындагы өнгә кереп биклән!. Якын кешеләре беләләр: Хәбибрахман абзыйның гомер буе йөрәген
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ
галаган бер адәм була. Ул кеше — аның бердәнбер улы. Арзуның әтисе Мөлек Ямашев иде...
Яхшы хәтерлим мин ул кешене дә! Шалкан мае белән ялтыраткан чәчен ике якка тарап, итәге чигелгән алсу-кызыл күлмәген чалбардан чыгарып, зәңгәр чуклы эзәр белән буып йөрүче, шыгырдавыклы хром итекләрен иң эссе көннәрдә дә салмас бу шома, елгыр кешене, ничектер, мин дә яратып бетерми идем. Очраган саен я кызыл билле прәннек, я чуклы кәнфит биреп китсә дә. Мөлек абыйның төчелеген, сөрмәле читле оятсыз-зәңгәр күзләрен, тук мәче төсле мырлап, авызын бөрештереп сөйләшүен бала чактан ук сөйми идем. Мөлек абый узып киткәч, җилле көн булса да. Югары авыл урамында хушбуй исе озак вакытлар аңкып тора иде. Хатын-кыз балга ябышкан чебен кебек сырыша иде Мөлек абыйга! Әле өйләнгәч тә ул юньләп өендә тормый иде, аулак өйләргә йөри, кунак кызлары белән куна, яшьрәк тол хатыннарның сукмагына үлән үстерми...
Гомере буе эштән, хезмәттән башканы белмәгән Хәбибрахман картның күңелен аңлап була! Нәселенең тоткасы, бердәнбере игенче хезмәтенә хыянәт итсен әле!.. Үгетләгәндер ул аны, тик Мөлек абый атасының ан-вайларын җиргә салып, үзләренә итек басарга кергән Куҗаш урысларына ияреп кәсепкә чыгып киткән. Ул чагында карчыгы күкрәк бакасыннан үлгән була. Хәбибрахман абзый тәмамысы бер ялгызы кала... Мөлекнең беренче хатыны бала тапмаган, озакламый аерылып китеп тә барган...
Аның итек басучы булып китүен дә, икенче хатынлыкка күрше Түбән авылдан вак сәүдәгәр, күкәйче Гариф кызы — бөдрә чәчле, ал иренле, хихай да михахай йөрүче кынжыр Фатыйманы алып кайтуын Хәбибрахман карт бер дә, бер дә өнәмәгән! «Рәислеген ташламый иде ул, нефть базасына барып олакмый иде, әнә шул ала күзле суык аяк Фатыйма аркасында үз нигезен сөймәс булды», дип сөйлиләр иде безнең өй эчендә...
Мөлек читтә тагын да шомарган, көмешкә ярата башлаган, Фатыймасы ирен эзләп чыгып йөрергә гадәтләнгән. Мөлекне эзәрлекләп барып, көннәр буе бәрәңге ызанында сагалап утырып, Куҗаш марҗалары яныннан якалап та алып кайткалаган... Инде марҗалар артыннан көпә-көндез сиптерә башлагач, кемнәрдер аның сырт сөяген каезлап, икеме-өчме кабыргасын да сындырып кайтардылар. Арт саны имгәнгән -г кебек сөйрәлеп кайтса да, атна-ун көн уздымы икән, ЛАөлек тагын шыгырдавык итекләрен киеп алды, хушбуй исе таратып Югары очка менеп китте һәм аны утырмага килгән кәнтәй Ләйсән яныннан чормадан тотып төштеләр...
Гомере озын булмады аның, эт кебек, чит кеше бусагасында, әллә кайда, ар ягында сукыр эчәгесе шартлап үлде. Аны агач табутка салып алып кайтып, зиратның бер читенә, аулак почмакка күмделәр. «Табутын да ачып карамадылар, чыраен күрергә теләгәннәр булмады», дип, тирә-юньдә бу хәлне могҗиза итеп сөйләделәр...
Күкәйче генә булса да, Гариф хәлле, атлы-тунлы кеше иде. Бай- кулакларның теш кортына әйләнгән кайнатасы Хәбибрахманны күкәйче Гариф кызы ирдәүкә Фатыйма, әлбәттә, яратмагандыр! Мөлек гүргә кергәч, ел ярым тордымы икән, Донбасстан сабан туена кайткан базык кына, тәбәнәк кенә бер көрәшче татарга ияреп китеп тә барды. Хәзер шахтерларга сталовон пешерә икән, күргән-белгәннәр: «Килешкән күкәйче кызына казна камыры! Беләкләре кабартма-кабартма булган, арты тегермән ташы хәтле!» дип, ярым шаяртып, ярым җирәнеп кайтып сөйләделәр. Фатыйманы бай кызы булганы өчен дә түгел, кияүгә чыгып киткәне өчен дә түгел — бердәнбер баласы Арзуны үзе дә карауга мохтаҗ бабасында калдырып киткәне өчен әрләделәр.
Башта Арзуны алып китәргә яшь ире каршы торган. Инде ирне — шахтерны суык күлдә җебетеп, кояшта киптереп, талкыда кат-кат талкып, тәмам бау ишәрлек итеп йомшак хәлгә китереп җиткергәч, Фатыйма Арзуны үз яннарына алдырырга теләгән, мәгәр ул чагында Хәбибрахман карт аяк терәп каршы килгән. «Нәсел-нәсәбе затсыз, бер кияү белән генә гомер уздырачак түгел Фатыйма, минем канымны кияү саен * сөйрәл йөрми торсын әле, үз сөягем үземә!» дигән...
Кулында көч, беләгендә җегәр бар чак, район каршында да абруй җитәрлек, авылда да куәтле кеше, шуларга аркалангандырмы, бирмәде әнисенә Арзуны, янында алып калды. Теге базык шахтер да мәкерле булган, кызны бирмәүләрен үтенеп картка хат язган икән, дип тә сөйләделәр.
Бар иде Хәбибрахман абзыйның төп-төз буйлы, таза, нык җилкәле, җеп-җирән чаклары! Хәзер бөкрәйде, йөреш-торышы үзгәрде, нәтиҗәдә, аның тезен бөкләп, алга сөрлегеп, селлин-селлин атынып йөрүен мәзәк иткән кешеләр «пружин» дигән кушамат тактылар. «Пружин» дигәннән тәм табып бетермәгән татар авызы бер заман аны «Быржин» дип җайлаштырды да куйды!
Заманында авылның иң абруйлы, иң могтәбәр адәмнәреннән берсе Хәбибрахманның ил агасы булып утырыр көннәрдә гап-гади «Быр- жин»га әйләнүенең ике сәбәбе бар иде. Бердән, игелексез улының башыннан кичкәннәре аны бик талады, икенчедән, ни сәбәптәндер, байтак гомер узгач, Ташлы МТСының януы тикшерү органнарына яңадан әйләнеп кайтты. Хәбибрахман абзыйны зурлап эшкә чакырган политбүлек начальнигын эшеннән очырдылар, моның кара күләгәсе ана да ♦ килеп төште... Ташлыдан әйләнеп кайткач, аны яңадан председатель а итмәделәр. Басу артындагы зур чүннеккә умартачы булып керде ул. t Җәй буена авылга кайтмыйча, безнең күзгә-башка күренмичә шунда » ятты. Көзен авылда: «Корт угы ярамый икән, Хәбибрахманның кан ч басымы бик нык күтәрелгән», дигән сүз таралды. Рас булды, ахры, z агачлар шыбырдашып яфрак коел утырганда, явымлы-юеш көндә ка- f бык арбага Арзуны утыртып Хәбибрахман авылга кайтып керде, тәрә- „ зэсенә аркылы-торкылы кадакланган такталарны каерып ташлады, көне « буе ишегалдында уралды...
Арзу белән без бала чактан бергә уралып үскәнгә, аларның авылга кайтуларына мин бик сөенгән идем!..
Хәбибрахман карт ат караучы булып керде. Арзу белән без сугыша- татулаша мәктәпкә йөри башладык...
Арзу «бабаем, бабай!» дип өзелеп торса да, Хәбибрахман карт бер чакта да аңа «кызым, балам» дип эндәшми, иркәләми, бабасының Арзуның башыннан сыйпаганын, тегендә-монда барып күчтәнәч-мазар алып кайтканын хәтерләмим...
Түбән очта Арзу бер иде! Ике яктан ятим, аз сүзле, кырыс бабасы белән генә тора, кайсы йортка барып керсә дә, аның тамагын туйдырырга тырышалар, җылы сүз әйтеп юаталар. Сабантуе көннәрендә иң күп бүләк аңа эләгә!.. Үсә төшкәч, ул матур гына җырлый башлады, аны бик теләп, чакырып җырлаталар, ул җырлаганда карчык-корчыклар шыпырт кына балавыз сыгалар. «Ятим бала шул, моңлы бала!»
Беренче башлап Мәүлиха апа аны чит итте. Үз кызлары ишәйгән, үскән саен ул Арзуны күрәлмас булды. Аның сәхнәгә чыгып җырлавын «сансызлык» дип, кешеләргә ягымлылыгын «әрсезлек» дип бәяләде.
Без үсә төшкәч тә Арзу белән дус булдык, бергә уйнадык. көт\ каршысына, җиләккә бергә йөрдек. Кинәт кенә безне аерган бер вакый га булды... Мин Арзуның үземнән бер яшькә олы булуын, җиткән кыз икәнлеген шул чакта гына аңладым... Кәлимулла абый Арзуны клубтан озатып кайта башлады... Абыең кыз белән кайтканда ана ияреп йөреп булмый ич инде? Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, мин Арзудан
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА хикәят
читләштем. Кәлимулла абыйның Арзуга күзе төшкән дигән хәбәр әнигә дә килеп ишетелде, иртәләрнең берсендә ул пыр тузд .
Мөлек белән кәнтәй Фатыйма кызын озатып иөрмәсәң, сиңа кыа uei- кәнме? Ул кызда да безнең халыкка хас тыйнаклык юк... Әтисе төсле койрыксыз булыр, җырлап көн уздырыр... Моннан болан аның янына атлыйсы булма, матри!» диде ул елый-елый... Әти дә Кәлимулла абын- ны яклап бер сүз әйтмәде, киресенчә, күз кырые белән генә абыйга карап-карап утырды
Әниләр сүзенә әллә ни карамаган да булыр иде, Арзу яратмады минем абыйны! Юашрак иде шул ул минем абый, сүзгә дә саран, ко-
1 анрак та... R
Менә минем эшләр шулайрак тора әле: Арзу минем укытучым, ьу бер. Икенчедән... Хәбибрахман абзый карт карчыга кебек аны сагалый! Өченчедән... әни!.. Әгәр белә калса, миңа якты көн күрсәтмәячәк Шулар өстенә тагын серле шәүләләр, бозымнар, әллә нәрсәләр килеп чыкты... Мин тәмам аптырауда калдым... Нишләргә. Әйтергәме Арзуга берәр сүз?.. Ул үзе моңа ничек карар да, тирә-яктагы хәл тагын ла ныграк болганып, барысы чәлпәрәмә килеп бетмәсме?
«Фронтка китик» ди Рәфгать... Әллә бөтенесен ташлап юитеп барасы инде?
Ә Арзу?
Яратам ич мин аны! Бик яратам!..
7
Хәбибрахман абзый белән арамны якынайтырга булдым. Иң элек, нинди юллар белән булса да, аның күңелен күрергә кирәк! Беркөн сыртлап төяп утын алып кайткан иде, бушатышырга кердем. Очраганда ерактан ук сәлам бирәм, сүз катып карыйм...
Шушы көннәрдә генә мин аның ялгыз, бик ялгыз икәнлеген шәйлә- тем. Безнең Җиһангир бабай үлгәннән соң Хәбибрахман абзыйның бер генә якыны да калмады бугай? Авылда аларның кардәш-ырулары күп түгел, иң якын кешеләре Хәбибрахман абзыйның балдызы (ягъни Арзу әбисенең сеңелесе була инде) Гайникамал карчык та Кәҗә башы урамында. Ул да байтактан тол карчык.
Гайникамал карчыкның улы Мирзанур комбайнда эшли башлады да тиз ара тернәкләнеп китте, өен сипләп яңартты, лапас-кура тергезде, 1үбән авылдан фельдшер кыз Сәкинәне килен итеп төшерде. Сәкинә киленне Хәбибрахман абзый да бик ошатты, ахры, яшь бдкәче белән Мирзанур Арзуларга чәй-коймакка килеп киткәли: аларның каладагы сыман көпә-көндез, якты күздә култыклашып йөрүләрен күреп безнең оч җиңгиләре гаҗәпләнәләр. Мәүлиха апа исә урамга чыгып, артларыннан бот чабып та кала торган иде...
Ике йорт арасындагы онытыла башлаган туганлыкны бөтенләй чит кеше — килен кеше яңартты. Килен мунча якса да, бәлеш салса да, лылап Хәбибрахман картны дәштерә, абзыебызның өс-башы да чистарак йөри башлады, рәис чакта киеп йөргән саргылт вельвет толстовкасын яңадан иңенә салды. Сәкинә йорт эшенә дә искиткеч уңган, тегү- чигүгә дә кулы йөгерек, Арзу аны әнкәсе урынына якын күрде. Аш-суга, кәлчә-мәлчә пешерергә, тегәргә, ямарга, түшәм-сайгак юарга, чигү тотарга җиңгәсеннән өйрәнде...
Сугыш Гайникамал карчыкның күз текәгәне Мирзанурны да аямачы, аиы да алдылар. Сәкинә килен дә иреннән калмады. «Мирзанурым белән китәм!» дигәч, Гайникамал карчык фатихасын бирде, военкоматта да каршы килмәделәр. «Медперсонал» дигәч, эш шома узды. Карчык улы белән киленен Бөгелмә станцасына хәтле озата барды...
мындагы суык өеннән Арзуларның җылы түренә күчереп тә куйдык. _ Карчык зәгыйфь куллары белән арбага ябышып, як-ягына каранып, ш оялып һәм читенсенеп кайтты, туктаусыз:
— Ниләр күрми безнең башлар, ниләр күрми!—дип кабатлады. ®
— Бергә күрә башлар, бергә! — диде Арзу.
Безнең турыга житәрәк каршыга бер атлы очрады. Кожан башла- з рын күзеннән күтәрә-күтәрә Гыйбадулла чулак килә икән, без Май әби - утырган уф-алла арбасын бер чпткәрәк чыгарып юл саптык. Гыйбадул- m ла атын туктатты: <
— Хи-хи, Гайникамал әби! Патша тәхетенә менгергәннәр икән сине! —дип көлде. Май әби:
— Юлыңда бул, юлыңда, шөкәтсез! — дип караса да, Гыйбадулланың китәр исәбе күренми иде. Мин җирдән таза гына чыбык алдым да үшән алашаның җилкәсенә сыдырдым. Ат кушаяклап алга ыргылды, аны-моны сизенмәгән Гыйбадулла дыйк итеп арбага ауды, яман сүгенеп җибәрде, без көлә-көлә арбаны юлга чыгардык.
— Сеңелкәшне, мәрхүмә Миңлекамалны, кияүгә сораган иде бу сасы авыз,— дип аңлатты Май әби.— Әткәй ризалашыр күк тоелгач, мин елый-елый ялынган идем... Тәки әрәм итмәдек кызны шушы шөкәтсезгә!.. Шуны һаман оныта алмый йөри... Хәтер бар үзендә тагын!..
Әни, төче катлама пешереп, кич белән Гайникамал карчык янына кереп китте, чыккач озак кына офтанып утырды:
— Җәй башында орчык күк йөргән кеше коры сөяккә калган икән. Чир нишләтә адәм баласын, кимерә, көйдерә... Үзенең гомере дә бар сыман... Инде тынычланса да, елап калыр кешесе юк... Бер башы... Мирзануры кайчан кайтыр әле... Икәүләшеп елашып утырдык... Карыйм, мөлдер-мөлдер күз яше ага әле карчыкның... Күз яше жан тамырыннан чыга, күз яше корымаган кешенең ризыгы бетми аның. Яшәр әле, яшәр. Интегер, башкаларны да интектерер. Арзуга читенгә килер инде. Арзу дигәннән, булса да булыр икән уңган бала! Өйләрен гөл иткән, керсәң чыгасың килмәс, бар җирләреннән тәмле ис килеп ке«ә тора!
з. «к У » м в.
Элек таза гына, чибәр генә йөргән Гайникамал карчык көтү каршы- сына кәҗәсен алырга барган да, карлы-бозлы яңгыр астында калып, чыланып кайткан. Иртәгесен янып-көеп егылган. «Үпкәсе шешкән» диделәр. Мәүлиха апа: «Бозым булган Гайникамалга, гөнаһысы күп икән»,— дигән хәбәр таратты.
Хәбибрахман абзый белән Арзу алмаш-тилмәш Кәжә башына барып кайткаладылар. Бер көнне, һич уйламаганда, Арзу безгә килеп керде. Мин ялан аяк кына, чалбар балакларын сызганып идән юып маташа идем. Арзуны күргәч, нишләргә белмичә, тиле кеше сыман сүзсез катып калдым.
— Сездә урак өсте икән әле.— диде ул.
— Хәзер бетерәм,— дип мыгырдандым мин.
— Эшең беткәч, туп-туры безгә кер, алайса. Май әбине алып кайтырга булышырсың.
Май әби дигәне шул Гайникамал карчык була инде аның.
Миннән бигрәк аның сүзенә әни аптырады:
— И-и, Арзу, олы мәшәкать аласыз икән өстегезгә. Кайсыгыз карар соң аны? Бабаң кардадан кайтмый, үзең мәктәптә,— диде.
Арзуның җавабы әзер иде:
— Икебез дә тырышырбыз,— диде ул.—Бабай да «алып кайт» ди. Үзем дә Май әбине бик кызганам. Кәҗәсен сатарбыз. Безнең сыер бик сөтләч. Кайнар сөт эчертеп, җылыда тәрбияләргә кирәк Май әбине... Кул арбасына мендәр-күпчеген салып, шулар өстенә кызыл чаршауга төрелгән төене белән үзен дә утыртып Май әбине Кәҗә башы ура
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
33
Арзу турында әйткәннәре күңелемә сары май булып ятса да, мин бүген әнигә карап бик аптырадым: кешенең тынуын ничек теләргә мөмкин? Әллә сугыш вакытында күңелләр катып китә микән? Юкса, әни ул сүзне кыеп әйтә алмас иде...
Ятим карчыкны уз янына сыендыргач, Хәбибрахман абзыйга карата күңелем йомшады, дөресен генә әйткәндә, балдыз ул кадәр үк якын кардәш түгел, балдызларның баллы чагын — яшьлеген генә ярата җизниләр! Чирле сөякне үз яныңа сыендыру, хәзерге такы-токы заманда артык тамакны табынга алу ифрат зур шәфкатьлелек. Күрше-тирәдә Арзуның дәрәҗәсе бермә-бер үсеп китте, чөнки авыру карчыкны карауның мәшәкате күп дәрәҗәдә аңа төшәчәк, барыбыз да моны аңлый идек. Әмма Арзу исеме телгә алынуга энәләрен тырпайта торган бер бәндә бар иде безнең очта...
һәм берәү генә идеме икән?!.
8
Кичкырын, Хәбибрахман абзый гадәтенчә атлар янына төшеп киткәч, Арзуларга кагылырга булдым. Урамга чыксам, коедан ерак та түгел, тагын атлы туктаган. Шалама бүреген кашына хәтле батырып кигән юлаучыны танымадым, әмма күңел шомланып китте. Арба янына килеп җитәрәк кенә аермачык таныдым — теге кызыл сакал! «Әһә,— димен эчтән генә,— хәзер ансат кына миннән котыла алмассың!» Ул да мине таныды.
— Нихәл? — дигән була.— Ат сугарып алырга иде исәп, коегызга су һаман кайтмаган икән.
— Абзый кеше,— дидем мин, яхшы ук усалланып.— Нишләп әле син чит авыл коеларын тикшереп йөрисең? Кем син? Кая барыш?
Ул, ике кулы белән дилбегәсен тартып тоткан килеш, бер дә кымшанмыйча арбасында бөкрәеп утыра иде, бүреген түбәсенә яшерә төшеп. сакалын селкетә-селкетә төксе генә итеп миңа карады:
— Ай-Һай, япь-яшь башыңнан күкерт төсле кабына башлаган син!
— Бу яңгырда ат эчә димени? Ат сугарырга туктамаган син. Әйт, кая барасың?
Моннан ары һич көтелмәгән хәл булды, мин аптырап ярты сүздә өнсез калдым. Кызыл сакалның башы түшенә иңеп, иңбашлары калтыранды, ул шыңшып, яшенә буыла-буыла сөйләргә тотынды:
— Хәзерге заманда адәм кая юл тотсын, и надан?!. Нужа куа. нужа! Адәм нужаны куа бара, әйләнеп караса, нужа аның итәгенә аерылмаска ябышкан икән. Адәм белән нужа шайтан боҗрасына кергәннәр дә бер-берсен куалар, бер-берсеннән аерыла алмыйлар.
— Төтенне куе җибәрәсең, абзый кеше,— дидем мин.— Нәрсә кирәк сиңа бу коедан?
— Коеда ни булсын анда, ходай кошы! —диде ул, чачакланган бишмәт җиңе белән күз кырыйларын тырышып сөртә-сөртә.
— Синең ише гайбәт капчыклары урамыңнан узса, коеда да әкәмәтләр була икән шул! Әйт, кая барышың?
Мин аның елавына да, туктаусыз аһ-зарларына да ышанмадым, нәзек тавышын ишеткән саен ачуым гына кабара төште. «Сарман ягына барам, кыз кияүдә шунда минем, кияүне солдатка алдылар да кыз биш бала белән торып калды, чирләшкә үзе, бала-чагасы да мантымый», дип, хәзерге көн өчен гадәти сүзләрне сөйли башлагач кына бераз йомшадым. Боларына ышанмый да мөмкин түгел иде.
Кызыл сакал минем шигемне арттырса да, әлегә кое буенда ызгышудан уза алмадым, кулымда төпле генә бер дәлилем дә юк иде. Арзуларга ярсып, ачуыма тулышып барып кердем, әмма аны-моны сиздермәскә тырыштым.
Арзу алдында моңарчы мин күрмәгән күн тышлы калын дәфтәр ята, >л бик бирелеп китаптан шул дәфтәргә шигырь күчерә иде. Өстендә — кыска җиңле, ачык якалы ак күлмәк, ялан баш. Өйләре җып-жылы, бишле лампа янганга шактый якты.
Мин аның муенының озын һәм гаҗәеп килешле, ничектер үзенә беп Г0РУР булуына игътибар иттем. Муен төбендә, сулда, нәни генә сөйкем- ♦ ле миңе дә бар. Чәчен ике калын толым итеп үргән дә толымнарын баш өстенә аркылы-торкылы күтәреп куйган, колак янында толымга сыймаган кап-кара йомшак бөтеркәләре сибелеп тора. Колак очларында кан кебек кызыл тамчы-тамчы алкалар җемелди. Ак күлмәк, алсу йөз, кап-кара чәчләр, кып-кызыл алкалар... Ул минем текәлеп, тын тартырга да куркып күзәтүемнән оялыпмы, озын, йомшак бармаклары белән дәфтәрне япты да күзләрен тутырып миңа карады... Аның гадәттә нур чәчеп торган кара күзләре бүген сер белән, мин моңарчы белмәгән, белергә дә тиеш булмаган ят моң белән туп-тулы иде. Минем каршымда тәмам җиткән, уйчан, моңлы чибәр кыз утыра иде... Арзумы бу?.. Үзе өйдә булса да, җаны читтә, моннан еракта вакытымы аның? Мин комачауладыммы? Сискәндердемме?..
Чыгып китәргә дә, аның янына якынрак барырга да көчем җитмәде, шулай бер-беребезне сынап карап, сизелер-сизелмәс кенә елмаешып шактый тордык бугай. Юк, ул мине кумый, киресенчә, елмая, күзләрендә миңа таныш гадилек, дөреслек чагыла башлый, бу күзләр миңа да нидер сөйли, ымлый, ишарәли...
Кыюланып, дәфтәр янындагы китапны кулыма алдым: Есенин!
— Каян кулга төшердең моны?
Бишмәтемне, фуражкамны салып чөйгә элдем. Есенин! Без аны ® ишетеп кенә белә идек. %
— Бабай алып кайтып бирде. ™
— Бабаң? Ул Есенинны беләме? Бу китап үзеңнеке булгач, нигә а
дәфтәргә күчерәсең? з
Бер мизгелгә генә мин үземнең артык кыю. әрсез булуымны сизен- “ дем, теге кызыл сакал янындагы кызулык сүрелеп бетмәгән иде шул! £ Әмма Арзу үпкәләмәде, мин тартып алмасын дигән төсле, дәфтәрне < үзенә табарак шудырды, битенә куе кызыллык йөгерде.
— Истәлек дәфтәре бу минем... Син бит егет кеше, көләрсең...
Арзу авызыннан «егет» сүзен ишеткәч, мин ирәеп тә киттем!
— Сиңа минем хисләр сәер дә тоелыр,— дип дәвам итте ул.—Шигырь күчерергә яратам! Күчергәндә, аңлатып булмый торган тойгы кичерәм. Шагыйрьнең иҗат газапларын күз алдыма китерәм: шушы хәрефләрне үз кулы белән тезеп барган бит ул дип уйлыйм... Шунда мин аның әйткәннәрен, шигырьгә салган йөрәк серләрен ачыграк аңлыйм. Хәтерем әйбәт, күчереп алганда берочтан яттан да өйрәнеп алам.
Дәфтәргә үрелдем, ул теләр-теләмәсрәк аны миңа бирде.
— Пушкин, Лермонтов? — дидем мин. битләрне тмз-тиз актарып. Тукай, Есенин, Такташ, Гейне исемнәре күренде.
— Боларның барын да яттан беләсеңме?
— Белмичә.
Беренче ачылган шигырьне бармагым белән төртеп күрсәттем.
— Яле, Арзу?!
Аның нечкә сызылган борын яфраклары тетрәнеп китте.
Край любимый! Сердцу снятся Скирды солнца в водах лонных. Я хотел бы затеряться В зеленях твоих стоэвонных...
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
Иң ахырдан: «Я пришел на эту землю, чтоб скорей ее покинуть», дип шыпырт тантана белән укып бетергәч, без икебез дә тынып калдык. Шигырьне моңарчы белми идем, ул миңа искиткеч ошады, аннан ла бигрәк Арзуның күкрәк тавышы, укыган саен аның күңелендә үсә, яктыра барган гаҗәеп олы, ят бер хис, зурлык, тугрылык, әйтергә яраса—тиңдәшсез мәхәббәт гаҗәпләндерде. Юк, укымады Арзу, ул җырлап бирде, моңын чайпалдырып түкте, күңел тирәнлегенә мине дә чакырды...
«Лонных» дигән сүзне аңламадым, сорарга да базмадым. Сорасам, шигырьнең бөтенлеген, олылыгын киметермен төсле тоелды. Арзу авыл урамыннан, шушы яңгырлы караңгы кичтән, нигәдер өметсезлек сиздереп искән көзге җилдән, кызыл сакаллар. Сирайлар, Мәүлиха апалар арасыннан йолкып алып мине дә шигърият югарылыгына күтәрде, минем дә аннан ким буласым килми, ул кичергәнне тулаем кичерәсем килә иде.
— Хәтерлисеңме, Искәндәр, «Пионер каләме»нең актыккы битендә Тукайның «Күңелле сәхифәләр» исемле шигыре басылган иде? Менә шул шигырьдән башланды да хикмәт!.. Укыйм мин моны, укыйм, аңламыйм, ни булды? Юк, шигырьне аңлыйм, бик аңлыйм, үземнең хисләремне, күңелемне аңламыйм! Әллә ни булды миңа шул чак!.. Дөнья кинәт һәм берьюлы, тоташтан җире-күге белән үзгәрде! Мин аермачык итеп Тукайның аучысын, аның сытык чыраен, җыерылган кашларын, җитү сакалын һәм мәҗрух эшләпәсен күрдем! «Ха-ха-ха!» да «Хи-хи-хи!» дип аннан егыла-егыла көлеп калучы адәмнәрне күрдем, тавышлары колагымда яңгырады... Шунда, кешеләр арасында, мин уй- чан-моңсу Тукайның үзен күрдем! . Шигырьнең кодрәте мине үзе белән йотып, суырып алды, онытылдым. Миңа күңелле, ифрат рәхәт иде. Мин бай идем, юмарт идем, чиксез бәхетле идем! Беренче мәртәбә мин үземне кеше итеп, кыз кеше итеп һәм... чибәр, сылу кыз итеп тойдым!.. Шуннан соң башка шигырьләрне укый башладым... Шуннан китте дә китте. Хәзер исә, әгәр шигырь, матурлык булмаса, мин үксез, бәхетсез һәм гарип булыр идем. Тукай аша Пушкинны таптым, аннан Лермонтовны . Ниһаять, Есенинны. Рус халкын таптым... Хәзер Есенин белән Такташтан аерыла алмыйм.
— Бу дәфтәрне миңа да биреп торчы, Арзу.
— Бик күпне сорыйсың түгелме, Искәндәр.
— Ярамыймы?
— Ярамый дип... Хәер, берәр көнгә генә бирсәм инде. Тик бүген түгел, хәзер түгел! Яз җитсен әле, көннәр озайсын, кояш түргә менеп утырсын. Ул чакта мин ул кадәр үк ялгыз булмам... Яктылыкны яратам мин!.. Бер көнгә генә бирсәм, үпкәләмәссеңме?
Аның минем алда шулай уңайсызланып, ялгансыз кызарып утыруын ике төрле аңларга була иде: серен ачарга уңайсызланамы? Әллә берәр- сенә гашыйкмы ул? Күрше кызы булса да, мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән!.. Ул Зәйгә еш барып йөри. Комсомол райкомында пленум члены. Кунып та кайта. Хатлар да ала. Кемнәре юктыр дисең син аның?! Нигә ялгызлыктан зарланып куйды, алайса? Ялгызлык шул ук сагыну түгелмени?
Эре бизәкле, түшәмнән идәнгә хәтле төшкән чаршау артында Гай- никамал карчык йөткерә башлады, Арзу йөгереп аның янына китте.
— Берәр нәрсә кирәкмиме, Май әби?
Ул озаклап әбидән нидер сораша, чаршау артындагы сөйләшү пы-шылдашуга күчә, нидер шылтырый, чыштырдый, ава... Икесе дә тыелып кына көләләр. Ә мин нишләргә белмим, бер минут, бер секунд Арзусыз тора алмам кебек, ишекле-түрле йөренәм..
Арзуларга юнәлдем, ишегалларын уздым, өйалды ишегеннән башымны “ тыгып: £
— Арзу, Арзу!—дип эндәштем. Өйдән Гайникамал карчыкның 2
нидер аңлатырга теләп тамак кырганы, йөткергәне генә ишетелде, Ар- s зу, мөгаен генә, өйдә юк иде. з
«Нишләп ишекләрен элеп йөрмиләр икән болар? Кич бит инде?» u дигәи шикле уй күңелемә килде. Хәер, моңарчы да ишекләрендә <■» йозак-мазар күргән булмады, анда-монда киткәндә дә бик тимеренә < агач чөй генә тыгып куялар иде...
Төне буе яңгыр тынмады. Җил көчәйде, кузгатырга мөмкин булган бар нәрсәләргә кагылып, аһылдап, төн йокысын качырып туктаусыз усалланды...
Иртән Арзу мәктәп атын җигеп кайтып керде.
— Бүген минем дәресләргә башка кеше керер, Искәндәр,— диде ул.
— Ә син? —дидем мин күңелсезләнеп.
—■ Райком пленумы бүген. Ленинградтан эвакуация белән биш йөз бала килгән, шуларны урнаштырабыз.
— Яңа детдом ачалармы әллә?
— Анысы ишетелми...
—• Сыерыгыз кайттымы?—дип сорадым мин, өй түбәләренә тияр- тимәс кенә шуышкан авыр, кара болытларга карап.
— Кайтыр,— диде ул, тезгенен капка баганасындагы боҗрага бәйләп.— Ярты авылның малы таралышкан кичә. Көтүчене күрдем, аптыраган үзе дә! «Әрәмәгә кергән маллар кигәвен вакытындагы кебек койрык чәнчеп чабып чыгалар! Әллә бүре-мазар шаярды инде?» дип торды...
Арзу булмагач, Зөләйха ала ике сәгать тарих укытты. Икенче дәресне тәмамларга өлгермәдек, аны чакырып чыгардылар. Укытучы чыгып китүгә, без дә кузгалыштык. Тәрәзәгә карасам, мәктәп капкасы төбендә Арзу җигеп киткән ат тора, Арзу да шунда. Ул арада бишмәтен кия-кия Зөләйха апа да аның янына чыгып җитте, алар бер-ике сүз
Бәрәңгене алып бетердек дияргә була. Ал-ялны белмичә тырышуыбыз бушка китмәде: «Ленин юлы» колхозы планны икеләтә үтәде. Колхозны, безнең мәктәпне, Арзуны, Рәфгатьне, тагын берничә кешене район Мактау тактасына керттеләр. Район газетасында аларныд рәсемнәре ♦ басылып чыкты, җентекләп караганда һәрберсен танырга да була!..
Шуннан тоташ яңгырлар китте. Үзе суык, йогышсыз, теңкәгә тия торган яңгыр. Көтү соң гына чыга да төш авышуга авылга кайтып та җитә. Җомга көнне безнең сыер кайтмады. Мал-туарны барлап алып кайту сеңелем Нәсимәгә йөкләнгән булса да, бүген, шундый эт йөрмәс көндә, аны басуга чыгарасым килмәде, әтинең кожанын кидем (таман гына, иңе генә бераз киңрәк!), билне каеш белән кысып будым, башлыкны күтәрдем дә урам сазын лачтыр-лочтыр яра башладым...
Авыл тирәли әйләнеп чыктым, арыдым, чыландым, коры жеп бөртегем калмады.
Сүгенеп, карганып өйгә кайтып керсәм, әни лапаста, коп-корыда сыерны савып утыра.
Арзулар капкасыннан җайдаклы берәү чыгып китте. Иске эшләпәсен кыңгыр салган, чүпрәк ияргә бөкрәеп утырган бу кеше Хәбибрахман абзый иде.
— Кая китте микән ул?—дип сорадым әнидән.
— Арзулар да сыерларын таба алмыйлар әле, күзеңә чалынмадымы? — диде әни. Әнинең сыер савып бетереп өйгә кергәнен генә көтеп тордым да
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
алыштылар да, тарантаска менел утырып, пычрак чәчә-чәчә юрттырып китеп тә бардылар.
Рәфгатьнең андый чакта елгырлыгы бар шул, белеп тә өлгергән, ишарәләп мине коридорга чакырып чыгарды.
— Кил әле.
— Нәрсә бар?
— Арзуларның сыерын үтергәннәр.
— Нәрсә-ә?!
— Сәнәк белән эченә кадаганнар!
— Кемнәр?
Рәфгать тә шуннан ары берни белми икән. Кичкә хәтле, Арзу районнан әйләнеп кайтканчы, чыбыксыз телефон ташыган имеш-мимеш- ләр белән тукланып тордык.
Югары авыл белән Зәй арасында, урта юлга житәрәк, куе әрәмә бар. Әрәмә, юлны аркылы кискән елга агышына буйсынып, борыла-са- рыла төньякка да, көньякка да сузыла, ике яктан да калын-калын урманнарга барып тоташа. Шул әрәмәгә житкәндә генә Арзуның алашасы чыгымчылый башлаган. Ул «тизлекне бераз арттыру өчен» сыек чыбык сындырып алырга уйлаган. Тарантастан төшеп юл кырыена керсә, нәкъ каршысында. ачыклыкта чуар сыерларының башы күренеп китә. «Монда төн уздырган икән, рәхмәт төшкере... Җилене ничек чыдый икән?» — дип. Арзу сыерга таба атлаган... Керсә... сыер үлеп бер чпттәрәк ята икән, башын кемдер очлы каен казыгына кадап, юлдан күренерлек итеп кенә жиргә бастырып куйган. Ике мөгез арасына чабата киндерәсе белән язу дә бәйләгәннәр «Сөте тәмле булсын, Быр- жин!»
Авылга тикшерүче килде. Байтак кешене чакырып сөйләште. Кичләрен, минем эчне пошырып, Арзуларга килеп утыргалады, эш чыгара алмады бугай, китеп барды. Ике-өч көн узгач, аларның икесен дә —Хәбибрахман абзыйны да, Арзуны да Зәйгә чакырып алдылар.
Районнан килгән тикшерүченең фамилиясе Асылов иде...
Егет кеше икән. Асыловны Арзу белән рәттән күргән саен күңелем тилмереп-тилереп алса да. беркемгә берни сиздермәдем. Шулай да Асылов хакында, аның килеш-килбәте, өстенә ятып торган форма киеме турында Рәфгать белән еш кына сөйләшә торган булып киттек. Рәфгать киек барын сизенгән ау эте кебек ярсып-кызып йөри башлады. Ни сөйләшсәк тә сүз сыер вакыйгасына килеп ялгана. Асыловның бер эш тә кыра алмый китеп баруын мин астыртын гына үз файдама борырга те- л;:м, сернең ачылмый калуын бары тик тикшерүченең булдыксызлыгыннан гына күрәм, Рәфгатькә эшнең нечкәлеген ачмыйча гына, үзем- чә, Асыловтан үч ала идем... Чынлап ук тикшерү әвәслегенә кереп киткән Рәфгать бер-бер нәрсә сизендеме, кичләрнең берсендә минем серне «алды». Сүз иярә сүз чыгып, үземнең шик-шөбһәләремне, Мәүлиха ала белән шикле кызыл сакал турындагы уйларымны аңа сөйләп ташладым. Рәфгатьнең кысык күзләре йомылдылар да ут булып мина кадалдылар:
— Син нәрсә, син нәрсә? — диде ул, гомердә тотлыкмаганны бүген тотлыгып. — Акылыңдамы, юкмы?
— Соң мин...
— Күрәм, соскансың тилебәрән орлыгын! Нигә белгәнеңне Асылов- ка сөйләмәдең?
Ансат аңа Рәфгатькә! Сөйли аламмы мин боларны Асыловка?
— Нәрсәсен сөйлим?—дидем мин, ярсымаска тырышып.
— Менә миңа бик шәп сөйләдең бит, шуларны сөйлә идең!.. Яшереп йөргән була бит, кара син аны!
— Нәрсә сөйләдем мин сиңа? Я, әйт!
Күлмәкне таптыңмы? Таптың! Шикле юлаучыны күрдеңме? Күрдең.
— Күлмәкне Арзу тартып чыгарды. Ул тапты. Кирәк икән, үзе сөйләсен иде. Нигә үзе сөйләмәгән?.. Шул шул менә!
Каян беләсең? Бәлки сөйләгәндер дә,—диде бераз юашланып Рәфгать.
Юк дигәч юк инде. Сөйләми аны Арзу! Син дә телеңне теш артында тот.
— Нигә, Искәндәр?.. Җепнең очы бәлки шул коеда ятадыр?
— Анысы безнең эш түгел. Арзу синнән-миннән акыллырак...
— Ул хатын-кыз, оин ир була бел, егет бул!..
Китте, китте, ике арадагы кызышуның гел яманга икәнен күңелләребез аңласа да, бер башлагач, тыела алмадык, байтак әрәпләштек. Бер-беребезне ачыктаи-ачык гаепләмәсәк тә, авыр сүзләр әйтештек «Йоклап йөрисең син!»—диде Рәфгать. Сизәм: бәхәсебезнең төп сәбәбе— безнең, көчсезлек иде. Гаепле кеше, җинаятьче шушында, үз арабызда гына йөри, ә без аны белә дә, таба да алмыйбыз.
Күнел дигәнең шундый икән ул, гаепне бер дә өскә аласы килми, ак эт бәласен ягарга кара эт эзлисең! Мин:
— Асыловын әйтер идем, йөри шунда кукраеп.. Аның урынында булсам, ярты авылны актарыр идем!—дип ычкындырдым.
Рәфгать сабырын җыярга өлгергән иде инде, «әйдә актарыйк!» дип әйтерен көткәндә, тыныч кына:
— Җае бардыр аның, тәртибе,—дип куйды. — Теләсә кем, теләсә
ничек авылны актара башласа, беләсеңме, ул кая китә?
Ф
— Ә бер кеше теләсә ничек авылның котын алып торганда ничек
була? ®
— Монда бер кеше кулы уйный, — дип дәвам итте Рәфгать. — Күл- £ мәкне дә ул ташлаган, сыерны да ул чәнчегән!
— Кем?
— Дошман. з
— Нинди дошман? -
— Аяклы-куллы. Кара эчле. Әллә герман фашистын гына дошман -о дип саныйсыңмы син? Уяулык турында газеталарда язалармы? Күпме « генә язалар әле.
Дошмандыр, анысына каршылыгым юк. Мәгәр Рәфгать бер нәрсәдә ялгыша: Арзуның күлмәген ташлау—вак мәсьәлә. Сыер үтерүгә килгәндә, бусы инде чын җинаять! Болар икесе ике кеше эше. Соңгысын, мөгаен. Хәбибрахман абзыйга үч итеп эшләгәннәрдер. Яшен яшәгән кеше, эшен дә эшләгән, дусы-дошманы юктыр дисеңме аның?!
Бер көнне Арзу безнең класска кереп, үткән дәрес материалларын кабатлата гына башлаган иде, класс ишеге ачылды, зур куян бүрек кигән Сирай килеп керде. Ишек катында таптанып торды да, алая авызын ерып, туп-туры арткы партадагы буш урынга юнәлде. Утырды. Без аптырашып бер Арзуга, бер Сирайга караштык.
— Берәр кешедә йомышың бармы, Хәбибов?—диде Арзу йомшак кына. — Безнең дәрес монда.
— Беләм,— диде Сирай, парта арасына җайлабрак утырып.
— Белгәч, нигә килеп керәсең?
Сирайның җавабын ишетеп бөтен класс шаркылдап көлеп җибәрде. Кырык бернең июненнән бирле мондый тоташ, бердән көлүне ишеткәнебез юк иде әле.
— Бәй, укырга килдем лә, күрмисезмени?—диде Сирай һәм куанып. исе дә китмичә, безгә кушылып хихылдый башлады.
Күздән яшь чыкканчы, эчләрне кату алганчы көлдек. Яшь мөгаллимәбез, башта көләргә дә, көлмәскә дә белмичә, берсүзсез карап-карап торды да безгә ияреп көлә башлады.
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА хикәят
— Нигә, ярамыймы әллә?—диде дә Сирай, гаярьләнеп, башын артка ташлады.
Арзуның тиз генә сер бирмәве безгә ошады.
— Нигә ярамасын, ярый, — диде ул. — Тик, уйла әле, син классларны бутагансың шикелле!
— Бутамадым. Минем монда укыйсым килә... Уку ягына килгәндә, куыл житәм мин аларны, күрерсең.
Безнең кызлар Сирайны күрсәтешеп нидер пышылдаштылар, көлештеләр, эшнең көлкедән узуын беренче булып Арзу сизенде:
— Булды. Күңелләрне ачтың, әмма син дәресне бүлеп торасың, Хә- бибов, — диде ул.
— Соң син миңа карама, укыта бир... Мин дә тыңларга килдем.
Бусы инде оятсызлык иде.
— Кабатлап әйтәм: син безгә комачаулыйсың.
— Ничек алай? — Сирайның ирен читләре юешләнде. — Нигә ко-мачаулыйм? Мин укырга килдем. Укыйсым килә... Юлда яткан ташмы әллә мин комачауларга?
— Ахыр чиктә, синең уку-укымау мәсьәләсен мин хәл кыла алмыйм, бар, директор янына кер. Зөләйха апа монда.
— Ярамый дисең инде?—Аның өстендә калын сары тун, муенында кәжә мамыгыннан бәйләгән калын шарф. Тирли үк башлады егетең, маңгаена бөрчек-бөрчек тир сибелде. — Мине дурак дисең? Надан дисең? Шушы Дындыптан да наданракмы инде мин?
Класс тып-тын калды, чебен очканы ишетелерлек иде. Соңгы вакытларда никрутлар сафында военкоматларга йөри башлагач, кушаматын ишеткәндә Рәфгатьнең кәеф бик каты кырыла иде. Монда класс, кызлар алдында ничек түзеп утырырга кирәк? Шартлап ярылыр дип көткән идем, Рәфгать ярылмады, иреннәрен кысты, чыраена кара коелды. Аның каравы, Арзу кыза төште:
— Чык класстан. —диде ул нык итеп.
— Чыкмыйм,—диде Сирай, партага чытырдап ябышып. — Укырга килдем. Тыярга правагыз юк. Мин дә кеше.
Анда да, монда да ачулы сүзләр яңгырады:
— Өреп чыгарырга кирәк аны!
— Тапкан уен!
— Тинтәк!
— Тыймыйм, укы,— диде Арзу сабыр гына.—Тик укуның үз тәртибе бар... Алтынчыда туктадыңмы әле син?
— Хәзер сугыш заманасы. Нәрсәгә миңа алтынчы? Алтынчы бетләре белән утыртыр идеңме әллә мине оялмыйча? Миңа унынчы булсын. Аз да түгел, артыгы да кирәкми.
Ниһаять, Рәфгать дәрт итеп урыныннан купты, мин дә сикереп тордым.
— Яле, тай моннан,— диде Рәфгать, Сирай янына басып. Мин тун жиңеннән умырып тоткач, Сирай, тунын сала-сала, парта арасыннан чыкты.
— Я, сук! Сугып кара! Сук, сук! Мәктәпкә килгән өчен сугып кара—Үзе безгә эндәшә, үзе каш астыннан гына сөзеп Арзуга карап тора. — Шкулдан очырырлар, укытучы житми дип тормаслар...
Икәүләшеп йолкабыз, әмма тегермәнче малае жегәрле. Рәфгатьне кагып кына жибәрде. Без әүмәкләшә үк башладык. Арзуның класстан чыгып киткәнен дә сизми калганбыз. Төрле якта яңгыраган тавышка баш калкытып карасак, классташлар безне сырып алганнар, арада кызыкның дәвам итүен теләүчеләр дә табылды, алар ачыктан-ачык Сирайны котырталар, көләләр, күпләр Рәфгать белән миңа көч биреп тора.
— Ябышма диләр сиңа!
— Чыгып кит, тегермән күсесе!
— Ә-ә, күсеме? Нәрсәңне кимергән? Я, әйт!
Сирай минем касыкка китереп төртте, мин дә аңа берне ямадым. Ашыгып Зөләйха апа белән Арзу килеп керде, класс тынып калды. Зөләйха апа—усаллыкта ирләргә биргесез хатын, моны Сирай да белә, шуңа күрә, директор керүгә шиңеп, башын түбән иде. Зөләйха апа ♦ ипләп кенә килде, борчак күбәсе хәтле куян бүрекне идәннән партага н алып куйды да Сирайның күзенә карап: р
— Эчеп килдеңме әллә?—дип сорады. — Сала диләр сине, Хәби-а
бов. Нәрсәгә тавыш чыгарасың? *
— Минмени? Алар бит!—диде еламсырап Сирай.— Алар!.. §
«Алар» сүзен шундый тирән нәфрәт белән әйтте Сирай, бер мәлгә 2 аптырашып бер-беребезгә карадык...
— Үртиләр, — дип дәвам итте Сирай.—Урамда очрасам да буш *"
уздырмыйлар... Дындыбы да шул, Искәндәре дә... Аулак өйгә кертми- S ләр. Клубка менсәм, такмак чыгаралар. Нәрсә мин? Тиле Миннәхмәт ө артыннан таш атып калалар... Миңа да шул гына каламыни?!.. Мин ан- = дыймы?„ Алар унынчыда, янәсе... Булсалар ни?.. -
Зөләйха апа кызып кергән иде, Сирайның сүзләрен ишетеп, ул да 2 бераз сабырланды, алай да дилбегәне кулыннан ычкындырмады: н
— Укуны ташлагач, ничә тапкыр өегезгә бардым? Әтиеңне чакырт- 2
тым. Оныттыңмы?—диде. о
— Бәләкәй чакта бөтен кеше дурак була, — диде Сирай.
Ул кинәт юашланды, үзгәрде, тырышып-тырышып нидер аңлатырга, л төшендерергә маташты, аннары, ниятенең өметсез икәнлеген аңлаган- ♦ дай, кулын селкеде, мышный-мышный тунын киде, күзен елтыратып » бүлмәдәгеләрне карал чыкты, бүреген идәнгә тиярлек итеп селкә-селкә “ чыгып китте. *
Дәреснең барыбер рәт-чираты булмады, Арзу да тәртип урнаштыра 4 алмады, азакка таба Рәфгать миңа: «Кигәвен тешләгәнме әллә бу Си- райны? Нигә килеп керде икән?» — дип язып җибәрде. Шул турыдай баш ватып утыра идем, Рәфгатьнең соравы борчулы уйларымны кү- „ бәйтеп җибәрде. Арзуның азсүзлелегенә, гадәттән тыш җитдилегенә к карап, «Ул да шушы сорау белән газаплана түгелме?» дип уйладым. *
Кич белән Сирайны мин тагын очраттым. Мәүлиха апалардан чыгып килә иде. Ул уң кулын иңбашыма салып мине үзенә табарак тартып китерде дә, сасы аракы исе куша-куша:
— Бик кирәге бар иде мәктәбегезнең... Надан булсам да, мин сездән акыллырак! Сугыш бит ул шундый нәмәрсә... яши белсәң яшәтә, яши белмәсәң... әйдә... фыот!.. Минем кебек берегез дә яши алмый!.. Берегез дә!.. —дип сөйләнде.
Мин көч белән аны читкә кактым һәм ашыга-ашыга кереп киттем. Болдырга менгәч, борылып карадым: Сирай урыныннан кузгалмаган, Арзулар тәрәзәсенә карап каткан да сагаеп нидер көтә иде...
10
Безнең елгыларны тагын военкоматка чакырдылар. Ишетүгә, әни балавыз сыга башлады. «Соңгысын алалармы? Соңгысынмы. ә?1»
Рәфгать безгә керде, иртән иртүк кардага төшеп киттек. Чаңгы белән генә элдермәкче идек, соңгы көннәрдә рәттән каты-каты бураннар булып торды, бөтен җир—урам-тыкрыклар, басу юллары ап-ак кар көртләре астында күмелеп калды... Унике чакрым! Яна кардан эз салып шул хәтле жирне узу алҗыткыч булачак, шуны уйладык та, никрутларча әрсезләнеп, председательдән ат сорадык...
Каравыл өе янындарак Рәфгатьнең кодалары тора, йомышы бар икән, ул аларга кереп китте, мин җилдән ышыкланып каравыл өе янында бер ялгызым басыл калдым. Өйалдында ике ир кеше сөйләшәләр иде. Башта үз уйларым белән мавыгып мин аларга игътибар да итмәдем. Ирләрнең берсе Мәүлиха апа исемен атагач, сагаеп тыңлана башладым. Тавышларыннан таныдым, Гыйбадулла чулак белән Сирдй сөйләшә иде.
— Ман кап. май!—диде Гыйбадулла. — Май капсаң, озак яшәрсен!
— Майны кабам анысы, Гыйбадулла абый...
— Мин сине бер чакта да юньсезлеккә өйрәтмәдем, хәзер дә ялгыш-тырмам!.. Ак мамык кебек кыз, сиңа ни кирәк тагын? Син анда булсаң, миңа да җайлырак булачак... Барып йөрергә дим...
Гыйбадулланың сүзләрен аңлап булмый башлады, ул бик бирелеп, ышанып Сирайны үгетли, тегесе карышып маташкан була, шул ук вакытта риза икәнлеген дә сиздереп куя.
Рәфгать чыгып миңа кул болгады, теләр-теләмәсрәк атлап аның янына киттем. Сирай турында сүз башларга гына торганда, мышный- мышный, үзе безне куып җитте.
— Мине дә утыртып барасызмы?
— Әллә сине дә чакырдылар?
Бер сүз әйтеп булмый башлады бу егеткә, шул сүзебезгә бәйләнә калды бит! «Юньсезләр сез», диде. «Кансызлар!» дип бетерде. Кәефләнеп кенә атлый башлаган идек, тәмам ачуны чыгарды, сөйләшмәс булдык. Җитмәсә, төшә-төшүгә, Хәбибрахман абзый Сирайга ябышты.
— Сиңа ат бирмим. — дип кырт кисте ул.
— Кем чыгарган закун әле бусы?—диде Сирай бүртенеп.
— Бирмим дигәч бирмим.
Болай да бүселеп, ачуланып төшкән Сирай кып-кызыл булды:
— Бирерсең, бирми кара.—дип янады.
— Янама, —диде Хәбибрахман абзый сабыр гына.
— Син Быржиннан сораган кеше дә юк. Мин никрут, хөкүмәт кешесе,— йөгерә-йөгерә җигәрсең!
Теле йогышсыз булса да, яшьтәш итепме, Рәфгать Сирайны жәлләп куйды:
— Я инде, Хәбибрахман абзый, куйчы шуны!—дип ялынып карады. Әмма картның йомшарыр исәбе күренми иде.
— Ат та бирмим, егетләргә дә утыртмаска кушам. Шәт, олы кешенең сүзен җиргә салмаслар. Утыртып бармагыз шул мөртәтне!
— Шулай укмыни?—дидем мин аптырап.
— Ул гыжлауны барыбер Кызыл Армиягә алмыйлар. Гыйбадулла чулак белән тәмәке суы чөмереп яталар бит алар! Ач карынга стаканы белән җибәрәләр. Нигә гыжлый дисең син аны?
«Бу Хәбибрахман картның белмәгәне юк!» дип уйладым мин. Сирай булып Сирай да бер мәлгә песиләнеп калды, аннары, тегермәндә төрле бәрелешләрдә чарланган икән, каһәр, ырлап Хәбибрахман абзыйның якасына ябышты:
— Каян күрдең? Каян! Падсуд җибәрәм мин син Быржинны! Өтермәндә черетәм!..
Хәбибрахман абзый Сирай янында—колга буе; озын куллары белән аны жиңел селтәп җибәрде дә безгә аңлатып бирде:
— Кансыз бәндә булыр бу! Узган атнада бер атны яндырып кайтты инде — Пигәшне. Кая барганын әйтми. Нишләп йөргәнен белгән кеше дә юк. Буш чана тартса яна торган атмы Пигәш?! Нишләп йөргән ул?
Ак-кара дияргә өлгермәдек, Сирай атылып килеп тә җитте, Хәбибрахман абзыйның яңагына чалтыратып та җибәрде.
— Син... син!.. Фураж карагы! Бур син! Атларыңны юньләп туй-дырмыйсың!.. Ат бирми кара, нигезеңне көл итәрмен!
Хәбибрахман абзый агач чөйдән дуга алып Сирайга кизәнде, сукмады, лач итеп төкерде дә аранга кереп китте, агач көрәк белән ат тизәкләрен идәндә тәгәрәтә башлады.
Сирайның тагын да ырлашырга нияте барлыгын сизеп, Рәфгать түзмәде, алагаемга берне китереп орды, чана үрәчәсенә барып төште ма- U лаең. Мин дә җилкәсенә берне өстәгәч, ул бераз юашланып калды, 2 торып туң итәген какты, әллә кая тәгәрәгән куян бүреген эзләп алды, и
— Син нәрсә, атаң күк кешегә кул күтәрәсең? «
— Атаң... атаң шундый булса...—диде ул, каш астыннан дөньясын =
сөзеп. g
Барыбыз да чак тынычландык. Юлыбызның һич уйламаганда шун- & дый гауга белән башлануы безнең кәефне бик нык кырды. ь
Өчәү чанада барабыз. Җирән бия, шактый көр булса да, чананы | авыр тарта. Уйсу урыннарда гына түгел, кашлакта да тирән кар ята. ® Түбән авылның озын, тын урамын узганчы сөйләшми-нитми генә бар- “ дык. Билле сары тун. шәп-шәп куян бүрек кигән керәшен бабайлар куе М кара сакаллары арасыннан чак күренеп торган челемнәрен авызларын- х нан алмыйча гына безгә сәлам биреп, хәерле юл теләп калалар. Рәф- <5 гать белән әллә ниләр гәпләшер идек, чанада Сирай бара, чанада ми- Й нем ачу, нәфрәт бара. *
— Озаталар бу юлы безне, егетләр, — диде Рәфгать калкынып. г Аның ни уйлап баруын белү бер дә читен түгел иде. <>
Тегендә, карда ишегалдында, кыдрач әтәч сыман кыланган Сирай, в «озаталар» дигәнне ишеткәч, боегып калды.
— Алырлар дисеңме, малай?—дип сорады ул, чак өнен җыеп. ~
— Алалар дигәч алалар!—дип куәтләдем мин Рәфгатьне.
— Мужыт, язга тиклем ашыкмаслар?
— Алмасалар, үзем китәм, доброволь булып! £
Рәфгатьнең чынны сөйләгәнен мин генә түгел, Сирай да сизә.
Җирән бия пошкырып-пошкырып куя. Тирә-ягыбызда күз камашыр- ” лык аклык. Офыктай чак кына аерылган кояш, үги кыз чырае кебек. < моңсу.
— Ярый ла, син төз атасың,— дигән булды Сирай.— Биш патрунга кырык җидене җыйдыңмы әле?.. Минем кул кәкре, тигерә алмыйм!
— Күгәрченнәрне мелкашкадан кыеп кына төшерә диләр бит.
— Кулы дә кәкре дип өстиләр!..
— Кем әйтә? Күрсәт миңа шул йолкышны. Чыраен умырып алып, казык башына элеп киптерәм!
Тагын бераз гына шыгырдаганын тыңланып бардык, Сирай һич кенә дә тик яга алмый, боргалана-сыргалана, ютәлли, тамак кыра.
— Рәфгать яшьти, — диде ул/чыдары беткәч. — Унынчыларга брүн ди бит, алмыйлар ди аларны, укытып чыгарганчы тоталар, ди.
— Кем әйтә?
— Кем дип... Сөйлиләр инде. Гыйбадулла абый да шулайрак дип ишетеп кайткан.
— Чулак сөйләр ул. Тел сөяксез.
— Алай димә, яшьти. Райунда әллә кемнәрне белә ул. Аны да беләләр. Пужар начальнигы аның первый әшнәсе...
— Көмешкә чөмергәндә әшнәдер..
—• Көмешкә эчми ул, корсагына ярамый! Аңа чиста аракы булсын!
Сирай үзенең артыграк ычкындырганын сизеп туктап калды, озак кына уфылдап, әйләнгәләп ятты.
— Кемгә брүн кирәктер, миңа бирсәләр дә алмыйм, —диде Рәфгать.
Бүгенге чакыруның бушка гына түгеллеген барыбыз да дөрес ча-малыйбыз. Рәфгатьнең шулай үҗәтләнеп Сирайны үртәп баруы да аң-лашыла... Ирештерә торгач аз-маз ачылды малаең, Гыйбадулла белән сердәш икәнлеген дә таныды... Иш-ишен таба диләр бит... Никрут Си- рай белән Гыйбадулла иш икән, нәрсә дуслаштырган аларны?..
Китүчеләр, калучылар турында сүз чыкты, искәрмәстән, кызлар турында сөйләшә башладык. Сирай, карап торуга бозау гына. Түбән авылның Кәбир кызы Мәгыйнә белән йөри икән. Авызыннан төкерекләрен чәчә-чәчә, дөньясын онытып, кинәнеп сөйли башлады. «Әткәсе белән тегермәнгә килгәннәр иде әле язлыкта, кеше мыж! Төнгә калдылар болар... Әткәсе келәт алдында агайне белән тәмәке пыскытып утыра, ә мин кызны шомырт агачына посырдым... Шунда агач арасында кочып үптем, малай... Имиләре, имиләре! Шалкан да шалкан, бу да шалкан...
Мактанырга, шапырынырга җай чыгуга Сирай бик шатлана иде, искәрмәстән, минем янтыкка нык кына төртте дә:
— Искәндәр яшьти, сиңа үч бар әле! —диде.
— Нинди үч?
— Бер тапкыр таш белән маңгайны яра язган идеңме?
— Кайчан?—дидем дә телемне тешләп тыелып калдым. «Ә-ә-ә!» дигән фикер күңелемдә яшен ташы булып сызылды.
— Кайчан икәнен үзең бел, — диде мактанган сыман Сирай.
— Хәтерләмим.
— Әй, хәшәп, шуны оныткан! Көзлектә, Арзу артыннан иснәнеп кайткан идеңме? Күрмиләр ди бугай, әй, кайта инде бүлтерек бәрән күк терек-терек! Үзе курка тагын, биш чакрымга артта калган!..
Менә сиңа мыштым Сирай!
— Кое бурасы артында син идеңмени ул?
Ул канәгатьләнеп көлеп җибәрде:
— Мин булмыйча, койрыклы җен йөрсенмени анда?
Туңыбрак бара идем, кан тамырларыма кайнар кан йөгерде. Рәфгать тә сызгырып куйды: «Менә сиңа әбиеңнең кабармаган камыры!» — диде ул.
Сирайның сүз буасы тагын ерылды:
— Нәрсәкәй, әллә мине урамыгызда йөртмәс идеңме? Ким дисеңме? Арзу үземнеке дип уйлыйсыңмы?..
— Кемнеке соң?—дип ычкындыруымны абайламый да калдым.
— Кемнеке дип... Теге чакта алышкан идекме? Синең тез капкачың аерылганда?.. Уртага Арзуны куйган идем мин! Син җиңелдең!..
— Әллә Арзуга өметләнә инде бу кеше? — дип көлде Рәфгать. — Мәгыйнә җитмәгәнме аңа?!
— Миңа Арзу кирәк!—диде чатнатып Сирай. — Яратам мин аны. Белдегезме?.. Бабасы булмасамы?.. Бабасы аркылы төшә!.. Мине сугышка алмыйлар, үпкәдә бар минем. Сез китәсез... Арзуга кул салырлык нинди егет кала авылда? Кем миңа аркылы төшә ала?..
Ишетмәсәң ишет, Искәндәр!.. Менә эшләр кая таба китте!..
Арзуны үземнеке итеп санарга уйларымда, хыялларымда да кыймый идем мин. Кая ул телдән үк шундый йогышсыз сүз әйтү! Мин аны аяклы-куллы гади хатын-кыз итеп түгел, илаһи бер югары зат, тиңдәшсез олы итеп санап йөрим. Кичләрен, йокы алмый яткан газаплы мизгелләрдә, ул миңа таңгы нур көлтәсе, кичке шәфәкъ, күз явын алырлык кыңгырау чәчәк бәйләме, сары такыя булып, салават күпере төсле елкылдап кына күз алдыма килә иде. Шундый илаһи кешене, Есениннарны, Такташларны юлдаш иткән кешене, «синеке, минеке» дип ничек бүлешеп барырга мөмкин?!
Җитмәсә, «синеке түгел!» диләр бит әле... Кем әйтә диген!..
Ике бозауга кибәк аера белмәгән бер апара корсак...
Арзуның ал битләре, чем-кара күзләре күренеп киткәндәй булды...
Сикереп тордым да Сирайга акырдым:
— Син маташтыңмы Арзуны бозарга?
— Ничек? Нишләп бозыйм ди мин аны?.. Бозым белән пычагымны кырырсың бик... Егете бар аның, йөргән егете.
— Кем? — дидем мин, гаять гарьләнеп. ♦
— Сары төймәле егет килгән идеме? Асылов. Мәскәүдә югары уку- н да булып кайткан, синнмин түгел, партийный. Арзуның егете шул. g Әллә ничә тапкыр Зәйдә күрдем үзләрен. Берсендә ак чиркәүдән кино- = дан чыгып киләләр иде.
Сирай янында үземне бик олыга куеп барсам да, Асылов исемен g ишеткәч, мин артка чигендем... Сирай белән без бик артта калдык, 2 алгы планда Арзу янәшәсендә япа-ялгызы Асылов калды.
Озынча буйлы, ябыграк гәүдәле, зур, акыллы күзләрен тутырып ка- *" pan, йомшак тавыш белән ашыкмый-кабаланмый сөйләшә торган, өр- о яна затлы киемнәр кигән Асылов янында мин үземне янымдагы Сирай е рәвешендәрәк күрдем. Арзу янына Сирайны бастырып мин ниләр уй- х лый алсам, шундый ук эшне Асылов та эшли ала, бу юлы кызганыч s кеше хәлендә мин үзем кала идем... 2
Мин тындым, Рәфгать кенә тынмады, ул Сирайны кат-кат кысып н карады, юмалады, янады, әмма тегермәнче малае терәлеп каткан иде: 2 «Юк! Бозымны-мазарны белмим. Батырмагыз мине, буямагыз! Ә Асы- о лов турында әйткәнем хак! Тегермәндә анда информбюроң бер якта а торсын! Барын беләләр! Быржиннар-ның сыерын суйганнан бирле шәп г тәтелдиләр анда!».. ♦
Рәфгатьнең юравы юш килмәде: безне әлегә алмадылар. Үзебез ки- а тәргә дәртсенеп, военком янына кердек. Елмайды майор, урыннан то- “ рып, аркадан какты. «Көне-сәгате җиткәч чакырырбыз, әлегә тырышып * укыгыз, Кызыл Армиягә белемле егетләр бик кирәк», — дип озатып е? җибәрде. с
Эленке-салынкырак булса да тагын мәктәпкә йөрибез. Рәфгать бе- £ лән көннәр буе бергә уралсак та, арабызда электәге татулык, эчкерсезлек калмады диярлек. Юк кына нәрсә өчен дә эләгешеп киткәлибез. Рәфгатьнең сүзе бер генә: ул мине ваемсызлыкта, боламыклыкта гаеп- < ли.
— Ак белән караны аера белмисең... Хәбиб малаен чанадан сугып та төшерә алмагач, егет булып йөрүең корсын! «Юк» дисә дә, бозымны ул салган! Бозымга, сихер-михергә ул наданнан башка кем ышансын?! Теге кызыл сакалыңны да авыл Советына тарттырырга иде. Үзе «шы- пион» түгел микән? Документларын тикшердеңме?
— Дәлилсез килеш закон каршына кешене ничек бастырасың! — дип карыйм, сүземне колагына да элми.
— Көт, алайса, дәлил! —дип кенә җибәрә.
Фронтка тизрәк җибәрүләрен сорап ялгызы гына райкомолга барып кайтуын Арзудан ишетеп белдем. Рәфгатькә: «Нигә мина әйтми киттең?» — дигән идем, «Куркак ич син!» — дип авызымны йомды.
— Батыр булып син ни кырган?—дип мыгырдандым, дустыма хәтерем калды.
— Сөйгән кызы өчен бер тапкыр булса да канга-кан тузышмаган егет егетмени ул?
— Нинди сөйгән? Кем?
— Кара, кара! Чөгендер булды үзе! Куркак булу өстенә, шәп кенә ялганчы да икәнсең әле син. Искәндәр!
Рәфгатькә мине табаларга җай чыгып кына тора. Дүшәмбе көнне мәктәпкә барсак, кайсы явызыныңдыр безнең класс тәрәзәсеннән ике олы өлге пыяла урлап китүе мәгълүм булды. Ике көннән соң. тагын шулай төнлә өч зур өлгене алып киттеләр. Зөләйха апа директорыбыз
ашыгыч боерык чыгарып, укытучылардан һәм өлкән класс укучыла- рыннан мәктәптә даими төнге дежурлык билгеләде.
Бер караганда артык мәшәкать булса да, ул дежурлык дигәннәре яшь җилкенчәккә мач та килде әле! Аулак өйләрдә буталып йөргәнне әнием яратып бетерми иде, хәзер, «дежурга барам!» дисең дә теләгән саен чыгып китәсең. Арзу анда чакта мәктәптән кайтып кермим, үзебезнең класс кызлары өчен дә калгалыйм, үз чиратымны да бирмим. Әни, шиккә төшеп, бер көнне дулап та алды:
— Бу ни бетмәгән жужур булды инде, тәмамысы язгы бизгәккә әверелде! Син анда, матри, Фатыйма кызы белән кыжыр-быжыр куерта күрмә... Абыең абына язды, синнән дә ерак йөрмәс, күзләрең бик елтырый. Алтынга мансалар да, Фатыйма кызы Фатыйма кызыдыр инде. Нәсел-нәсәпкә, тилчә тамырга... Алма агачыннан ерак тәгәрәмәс.
Әни кадәр әнидән шундый нахак сүзләр ишеткәч, үтә рәнҗедем, кычкыра башлавымны сизми дә калганмын:
— Әнисе өчен бала гаеплеме?! Әгәр аның әнисе әшәке булган икән, Арзу үз агачыннан ерак тәгәрәгән алма. Ул әнисен белми, аны бабасы карап үстергән!.. Ул... Ул...
Әни дә тәмам аптырашта калды.
— Чү, чү, балам, ипләп! Кычкырма, — диде ул хафаланып.—Сугыш әллә нинди бәла-казалар чыгара торган була. Язгы ташкында бөтен чир-чор, чүп-чар купкан кебек, сугыш заманында юлдан читтә яткан таш та кыймылдый ди торган иде синең Җиһангир бабаң. Бу араларда бозым ише нәрсәләр турында еш ишетелә, бозмаганнардыр ич сине? Ул имансыз мәктәптә йоклый-йоклый авырмагансыңдыр бит? И-и. аллам...
Чуклы чүпрәк белән песи баласын ирештереп идәндә кайнашкан Нәсимә, купшакланган борынын тартып:
— Беләм инде, беләм! Арзу апа Искәндәр абыйга яулык чигеп биргән! — дип чәрелдәде.
Нәсимәнең борынына нык кына берне чирттем—теләсә кая сузмасын! Ул шыңшып калды, әнидән оялып ишегалдына чыгыл киттем, ялан өс килеш әллә ни арада тау хәтле утын яргалап ташладым. Кызган шәпкә, Рәхимҗан бабайларга барып кердем, көздән бирле ишег- алларын тарайтып, күзгә кереп яткан карама түмәрләрен ваклап, лапас астына ташып өйдем. Көзен пешеләнеп яткан карама түмәрләре балта белән берне оруга икегә аерылып әйләнеп кенә төшәләр! Хәтимә апаның да. Рәхимҗан бабайның да исе китте, чәйгә кер дип бик кыстаганнар иде, кермәдем. Аркам манма су булды, ә балтам, ышанасызмы, ут кебек кызган икән...
Авыл арасында «чиккән яулык» дигән сүз таратканнар икән... Нәсимә, юеш борын, берәрсеннән ишетеп сайрый аны. Мин чынлап торып халык теленә керерлек, Арзу исеме белән исемемне янәшә куеп йөртерлек егет булганмын икән! Ә Асылов? Ә Сирай?.. Ә мин белмәгән «бозучы?!» Алар бу мәсьәләгә ничек карарлар?..
Юк, Рәфгать ялгыша, аңламый мине. Тукмый ала идем мин Сирай- ны, нык ук бирә идем. Военкоматта «Тезе тотмый ич аның, шырт итә дә ычкына» дип мыскыллаганы өчен генә булса да, җир күмере ясый ала идем . Шулай да тимәдем: ни гаебе бар соң аның? Сөйләнә икән сөйләнсен!.. Арзу дип безне үчекләп кенә барды ич ул!.. Кое янында без очраклы гына туры килешкәнбез! Алар Гыйбадулла белән Мәүлиха апалардан чыгып киләләр икән, мине абайлаганнар. Гыйбадулла аяк чалып мине тәгәрәткән, Сирай чишмә сукмагы буйлап элдерткән...
Ничек күрмәгәнмендер мин аларны, монысын һич тә аңлата алмый идем...
Юк, юк, Сирай Арзуга гыйшык тотадыр дип әйтергә телем бармый!
Юк, юк...
Димәк, гыйшык юк җирдә нәфрәт каян булсын?! Сирайга кул күтәрә алмадым, Рәфгать теләсә нәрсә әйтеп сүксен, кыйнамадым апара корсакны...
Минем шөбһәләремне ачыклагандай, нәкъ Яна ел алдыннан, җомга кичендә, Мәүлиха түти көмешкә эчеп шактый мәлҗерәгән Сирайны үзләренә ияртеп кайтты. Кәримә белән икесенең туен да озак тотмадылар... Сирайның әнисе сәке йөзлегенә ябышып елый икән дип сөйләсәләр дә, Мәүлиха түти кияүдән бик канәгать иде.
— Аллага мең шөкер, ихлас күңелле төпле егеткә тап булдык. Кәримәнең аяк арты җиңел булсын, — дип, өй борынча шатлыгын уртаклашып йөрде.
Сирайның солдатка китәр алдыннан гына ишле гаиләгә йортка керүе акылга сыеп бетмәсә дә, без, Түбән очлар, анлый идек. Мәүлиха апалар ир-атсыз яши алачак түгел, кыш уртасында суыкка ябышып катачаклар. Тик менә нигә Сирайны сайлады Мәүлиха апа? (Кәримә дип әйтергә һаман телем бармый!) Горур, үзенә күрә тәккәббер, һавалы Кәримә ничек аңа чыгарга ризалашты? Түбән очның «яшь әтәчләре» яшелле-мөшслле тавыш белән:
Чүке болынында оча Аллы-гөлле күбәләк.
Кызы озын, егет кыска — Үбешәләр чүгәләп.
— дип такмаклап узганда, ничек түзде?.. ш
Озакламый, бу табышмакка да азмы-күпме ачыклык керде, Си- * райны армиядән бөтенләйгә калдырып торалар икән, дигән хәбәр та- ™ ралды. «Ындыр артыгызга фронт килеп җитсә генә сине обозга алачак- е лар. егет», — дигәннәр, имеш... £
Гыйбадулла чулак: «Сирайны солдаттан бер оя үрдәк алып калды. и Үрдәкләрнең шулай көчле булуын беренче тапкыр күрүем»,— дип сөй-£ ләнгән, имеш. «
Сирай безнең оч кияве булды. Иртән дә, кичен дә очрашабыз диярлек. Икәүләшеп коеның өстен ачып ташладык, ул аска төшеп чиләккә тутырып торды, мин түктем — коены күңел булганчы чистарттык. Нык эшли малай, мин аның җаена чак-чак өлгерәм...
Коедан чыккач, аның ниндидер яшерен сагыш белән Арзулар тәрәзәсенә карап торганын сиздем... Шушы мокыт Сирайда да никадәрле сер бар бит, уйлап карасаң!..
11
Төнге уннар чамасымы, әллә унберме? Беребездә дә сәгать юк, мәктәп ихатасы тирәли байтактан йөрибез. Алдан Арзу бара, аның артыннан тар сукмактан Рәфгать белән этешә-төртешә без атлыйбыз. Салкын. Чалт аяз төн. Купшы күк йөзе үзенең бар булган алтын-кө- мешләрен таккан, япанчасына энҗе-мәрҗәннәрен сипкән, бизәнгән. Офыклар гына көрәнсу-кара, тар гына ай урагы офыкларны яктырта алмый...
Йолдызлар ачыла. Без «әнә!» дип бер-беребезгә йолдызларны күрсәтергә ашыгабыз. Минем, нәкъ сабыйларча, йолдызларны күбрәк һәм Рәфгатьтән алданрак күрәсем килә...
Төнге дежурлык куелганнан бирле мәктәп тәрәзәләренә кагылмыйлар, утынын да урламыйлар...
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
Өченче көн әтидән хат килде, Калинин фронтында икән. «Безнең хәлләрне гәҗитләрдән укып беләсездер. Шул бер чама, сугышып ятабыз... Кышкы суык бик яман, ну, немецны да куыра. Үзегездә ни хәлләр? Искәндәрне алмадылармы әле? Безнен янга алар елгылар килә башлады. Хәере белән булсын азагы. Барыбер җиңеп кайтырбыз», дигән...
Бездә ни хәлләр? Яңалык шул икән, әтигә язасы булыр, атна элек кенә Гайникамал әбине җирләдек. Мантымады бичара, Арзу ни тырышты, җилкәсендә күтәреп алып барып эссе ләүкәдә мәтрүшкәле-бөтнекле себерке белән дә чабып карады, юкә чәчәгеннән ясалган төнәтмә парында сәгатьләп утыртты, авызыннан сары майда кетердәп пешкән коймак өзмәде, балдан-майдан мәхрүм итмәде, барыбер карчыкның җанын саклап кала алмады. Зурлап күмдек...
Хәлләр шул, агач мылтыкларны асабыз да чаңгыга басып Басу арты урманыннан әйләнеп кайтабыз. Авылга кергәндә, агач гранаталар ыргыта-ыргыта, «Ур-ра!» кычкырып чалкан булабыз... «Их» дип көрсенә Рәфгать...
— Керик, малайлар,—диде Арзу. — Суык та... Сез аз-маз йоклап алырсыз, минем бер кочак тикшермәгән дәфтәрем ята...
Кердек тә, аннан-моннан чишенеп, Рәфгать белән икебез укытучылар бүлмәсендәге күн диванга сузылыштык. Арзу, җиделе лампаны кысып кына куеп, директор кабинетында утырды. Ут яктысы урамга төшмәсен өчен тәрәзәләргә географик карталар эленгән... Ябылып бетмәгән ишектән, кылыч кебек кенә сызылып, безнең як идәнгә ак нур төшә, әнә шул нур миңа йокларга ирек бирми, әллә ниләр уйлата, чыгардай җанымны тетрәтеп, ул якта ара-тирә кәгазь кыштырдап ала...
Мин йокламыйм, йоклый алмыйм, минем аның янына чыгасым, аның бирелеп дәфтәр тикшергәнен читтән генә булса да күзәтеп торасым килә. Мин уйларым белән әллә кайчан анда, аның янында, тик чыгарга ярамый. Әдәпме, оятмы, ниндидер бер хис мине тыеп тора, аның шунда якында гына икәнен тою, ул сулаган һаваны сулау, аяк тавышын ишетү үзе дә зур бәхет ич, тиңдәшсез бәхет! Минем тын тартырга да куркып ягуымны сизәдерме ул? Сизәдер, сизәдер!..
Мин бер мәлгә генә Асылов турында да, Сирай турында да онытып торам, хыялымда ул, бары тик ул гына кала...
Кай арада йокыга киткәнмендер, «малайлар, малайлар, торыгыз!» дигән тавышка чәчрәп уяндым. Рәфгать тә торып утырган, йодрыгы белән күзләрен уа.
— Торыгыз, тор, пожар!
— Ә?! Нәрсә?! Кайда?
йокы куян булып качты.
— Әнә, карагыз.
Күрердән әвәл, урам яктан: «Пожар! Янабыз!» дип акырышканна- рын ишеттек, җанны өшетеп чаң кага башладылар. Йөгерешеп тәрәзәгә сарылдык, берни белеп булмый, пыялаларга кунган абагалар алтын сары чәчкә атканнар! Куркыныч. Дәһшәтле куркыныч. Әллә салкыннан, әллә куркудан өчебез дә дер-дер киләбез, тешләр тешкә тими. Бишмәтләребезне кия-кия, ишегалдына атылып чыктык. Куркынычы монда икән әле аның. Моннан якында, йөз атлам чамасында гына, бәрәңге бакчасы мәктәп тәрәзәләре каршысына ук килеп җитә торган чат Нургалиләр өе дөрләп яна иде. Әрсез ут шактый үрләгән инде, салам түбәне эре-эре телләре белән ялмап маташа, ут яктысында әрле-бирле йөгерешкән кешеләр, август эссесендә аяк астыннан төрле якка сикерешкән чикерткәләр төсле, куркынган һәм кечкенә булып күренделәр. Мәктәп ишегалды, йортлар, тәрәзәләр, ак кар җан өшеткеч сәер ал төскә манылган, күк йөзе кап-кара, йолдызлар югалган. Без дә, «Пожар!
Пожар!» дип сөрән салып, Нургалиләргә таба чаба башладык. Безгә ияргән Арзу кычкырып җибәрде:
— Малайлар! Ә мәктәп? Без бит постта!
— Мәктәп янмый ич!
— Җил кайсы яктан исә? Нәкъ мәктәп өстенә бит!
Кай арада җил чыккан диген, нәкъ менә мәктәп өстенә исә! Чат ♦ Нургалиләр түбәсеннән тубал-тубал очкыннар нәкъ мәктәп түбәсенә g җитәрәк сибелешеп сүнәләр. Ә сүнми калсалар? Янгын көчәеп кенә £ бара ич, сүнми калсалар, рәттән салам белән ябылган биналар тоташ- = тан ут азыгы булачак!
Арзу акылын җыеп өлгерде: S
— Егетләр, түбәгә менегез! —дип кычкырды.
Карлы-бозлы авыр баскычны каз каурыен йөрткән кебек кенә очыр- > тып пожар ягына чыгардык та түбәгә сөядек; балта, көрәк, багор, лом *" ише әйберләрне дә шул тирәгә ташыдык. Торабыз. Ул арада мәктәпне о сакларга байтак кеше җыйналды. Түбә кары эреп безнең өскә су бу- g лып ага башлады, хәл минут саен хәтәрләшә бара иде. Рәфгать, мин, = тагын бер-ике укучы түбәгә менеп киттек һәм сүрән генә төтәгән салам g кисәкләрен кар белән томалый башладык. Эссе. Түбәдә янгын тагын да 2 дәһшәтлерәк күренә иде. Сугыш кыры күз алдыма килеп китте. Анда _ да шушындый соры, үлек төс белән шәһәр-авыллар янадыр, тик як- 2 ягында бомба, снаряд кыйпылчыклары гөжләп яуганда кешеләрдә о янгын сүндерү кайгысы бар микән? Әле менә шушында, бөтен авыл о җыелып сүндергәндә дә кешеләр һушларын җуеп, каушап калдылар. * Җил күтәрелгәннән-күтәрелде, яман сызгырып, очкыннарны гына түгел, ♦ салам, вак чыбык кисәкләрен дә мәктәп түбәсенә яудыра башлады, ш Түбәләрнең утка караган ягында кар эреп агып бетте, җылы төшмәгән “ якның карын көрәкләр белән бу якка атып бетердек.
Нургали үзе балта остасы иде, ихаталары әйбәт нараттан салынган, =: берничә торык лапас өстенә, сыер абзары һәм таза гына келәте бар. 5 Аларның олы малайлары безнең Нәсимә белән бишенчедә йөри, тагын * өч баласы — кечкенәләр. Хәзер менә шул ихата утырып яна! Агачмы, ниләрдер шартлый, ата, көлтә-көлтә ялкын гүләп күтәрелә. Пожарның 2 үз тавышы, дәһшәтле шомлы гүләве бардыр дип һич уйламаган идем! < Әгәр бал кортлары урынына мең тилгән яки козгын күч булып оча башласа, нәкъ менә шушындый куркыныч, канны өшетә торган авазлар чыгара иде.
Әле анда, әле монда түбә көйри башлый, без, юеш, черек саламга балтыр тиңентен бата-бата, түбә буйлап чабабыз, кайбер урыннарда аяк бот төбеннән аска кереп китә, салам астындагы чыбык арасына өләгә, Рәфгать миңа кычкыра, мин аңа, арабызга Сирай килеп кергәнен тавышыннан гына абайладык.
— Нәрсә катып торасың, су менгер, су!..— дип, кемгәдер акыргач кына айнып киткәндәй булдык. Сирай баулы чиләк тотып менгән икән, «астагылар көянтә-чиләк белән мәктәп коесыннан су ташыйлар, ул шул чиләкне түбәгә менгереп тора, имеш...
Сирай безгә дә кычкыра башлады:
— Катып тормагыз әле, тәре баганалары! Әнә ич, күзле бүкәннәр! Теге почмак көйрәп ята!
Без бата-чума «теге почмакка» ташланабыз, көйри башлаган түбәне толыкманы белән аска ишеп төшерәбез.
Сирай су да сибәргә өлгерә, көрәге уйнап кына тора, тыны гыжлый, маңгае, бите кап-кара булган. Мәүлиха апа да киявен күзәтергә килеп җиткән, учларыннан бүрәнкә ясап авызына китергән дә пожар тавышын басып чәрелди;
— Кияү, кияү, сак бул! Аягың таймасын дим... Ай, тырыш шул минем кияү балакаем!.. Сирай кияү дим, алай кырыйга килмә! Килмә!
4 «к у» № 8.
49
Әллә киеменә ут капты инде. Искәндәр, дуңгыз малай, минем кияүне карачы!..
Мин Сирай өстенә кар сибәм, аннан төтен күтәрелә, ул яман итеп сүгенеп җибәрә.
Эш арасында Арзуга да күз салырга өлгерәм, алар Зөләйха апа белән укытучылар бүлмәсеннән әйберләрне акрын-акрын чыгара башладылар. Ж,ил бик хәтәр өрә шул, шикләнәләр булса кирәк. Ул арада Түбән авыллар менеп җитте, мәктәп янында халык ишәйде, кемне кемнән аерып булмый башлады. Ничек булгандыр, түбә белән мавыгып сизми дә, ишетми дә калдык, Сирай түбәдән туп-туры җиргә сикереп төшкәч, башкалар «ах» итеп куйгач кына аска карадык. Кемдер түбәдән бер кочак утлы салам ишеп төшергән; салам су күтәреп килүче Арзу өстенә туры килеп, аны аяктан еккан... Ут белән су арасында кзл- ган Арзу бер минутка гына һуштан язган, янындагы хатын-кызлар нишләргә белми югалып калган; Сирай, мокыт, каян чамалап өлгергәндер, түбәдән җиргә сикереп тә төшкән, ава-түнә Арзу янына килеп тә өлгергән, саламнан арчып аны уттан аралап алган. Мин дә, бик ярсып, төшәргә чамалап түбә кырыена килгәндә, Арзуны күтәреп мәктәп бүл-мәсенә алып кереп киттеләр.
Өй янып бетеп килгәндә, акырып-сызгырып, пожар насосы тагып, Гыйбадулла килеп җитте, ике-өч ир кулларын төкерекләп насос басарга тотындылар, көпшәдән нәзек кенә сызылып чыккан су ут өстенә барып төшкәнче күздән югала иде.
Шулай да ут акрынлап сүнде, биреште. Без дә лычма су булган итәкләребезне баскычның тайгак араталарына шап-шоп бәрә-бәрә түбәдән төштек. Мин беркемгә бер сүз әйтеп тормадым. Арзу янына йөгердем. Ул, бит-күзен юып, чистарынып, үзе минем каршыга чыгып килә иде Кочагымны җәеп бер кысып алыйммы әллә дип торганда, Рәфгать килеп житте, Арзу кырыйгарак тайпылып көлеп куйды һәм безгә карап:
— йөгерегез, егетләр, югыйсә, салкын тияр сезгә. Өйләрегезгә чабы-гыз,— диде.
Бияләем югалган иде, ул да ялан кул, безнең куллар бер-берсенә тиеп китте.
— Хәлең ничек? — дидем мин, китәргә теләмичә.
— Күрмисеңмени? — диде ул көлеп.
Урамда — шау-гөр, берәүләр өйләренә кайтып бара, берәүләр әле уянып «пожар карарга» килә, кемдер елый, кемдер көлә, галәмәт!..
Икенче көнне өйдә дә, мәктәптә дә сүз төнге ут турында гына булды. Кәҗә башы урамының кайбер кызлары янгын барын ишетмәгәннәр дә, йоклап калганнар. Алар, безнең дежурда булганны белгәч, көнләшеп сорашалар. Баш авырта, йокы килә, авыз минут саен ачылып-ачылып тора, ярминкәдә булмаган ич, аның нәрсәсен сөйлисең, утның?! Имеш- мимешләр утның үзеннән дә хәтәррәк дөрли башлады. «Нургали хатыны сыер бозауламадымы икән дип абзарга кергән дә шунда шырпы сызып ут төшереп калдырган» диючеләр булды. «Нургалинең Әнәсе, бишенчедә укучы ташбаш, качып тәмәке пыскыта икән, өй почмакларының мүген тартып бетергән, шул шайтан баласының эше генә бу!» дип тә сөйләделәр. Авыл гөж килде!
Имеш-мимешләр расланмады: Нургали хатыны төнлә чыгып йөрмәгән, Әнәсе дә тәмәке тартмый икән. Инде янгын чыккан җирдән ерак та түгел ят чиләк белән керосинга манчылган чүпрәк кисәге дә табып алгач, бөтен Югары авыл «ах!» итте. Милицияләр килде, эт китереп бата-чума эзләнеп йөрделәр. Асылов та килде.
Бу юлы беренче башлап Рәфгать белән мине чакырды, икебезне ике ягына утыртып, бергә дә сораштырды, аерым-аерым алып калып та сөйләште. «Сез ул төндә йокламагансыз... Арзу Ямашева сезне игътибарлы, күзәтүчән егетләр ди. Ниләр күрдегез? Урамда кемнәр йөрде?
Ят кеше күзегезгә чалынмадымы? Укытучылар кайчан кител бетте, берәр кешенең үз-үзен тотышында үзгәреш сизмәдегезме? Өлкән класс укучыларыннан мәктәптә калучылар булдымы? Имеш-мимешләрне кем тарата? Сүз кемнән чыкканын белеп булмасмы?»
Белгәнне сөйләдек. Ләкин Асылов без белгәннәрне бик азсынып, сытык чырай белән баш чайкал утырды. ♦
Икәүдәнчикәү генә калгач, Асылов, уйларга вакыт биргән сыман, ь байтак кына дәшми утырды. Аннан көрсенеп тәрәзә янына барып бас- S ты, кинәт кенә миңа таба борылды да: =
— Сирай Хәбибов турында ни уйлыйсың? — дип сорады.— Белгә- *
неңне яшермә! §
— Ни уйлыйм дип... Уйлаган юк! з
— Аны беләсеңдер бит? £
—■ Беләм белүен... Беләм дип тә бетерә алмыйм, монда тормый ич н Сирай. Тегермәндә. Быел гына ешрак күрәм... Безнең оч кияве бит... 5
— Чыгып йөргәлиме ул? Кемнәр белән аралаша? е
— Мәүлиха ападан бик чыгып йөри алмассың...
Асылов миңа табарак иелде дә: ?
— Арзу Ямашева белән аларның мөнәсәбте ничек?—дип сорады, g
— Каян белим ди анысын?.. ь
Почмакта иске чүпрәк белән төреп куелган бер нәрсә бар иде, Асы- 2 лов шуны сүтеп җибәрде. Карасам — янган чиләк.
— Бу чиләк сиңа таныш түгелме?
Тутык кисәкләре кубып-купшып торган янган чиләкне кулыма алып s әйләндереп-әйләндереп карадым. Таныш дип, тукта әле, менә бу ике ф сызык... Көз көне багор белән без сызган идек түгелме соң боларны? и Мәүлихалар чиләге түгелме соң бу?.. Түгел, түгел... Без сызганнар « тирәнрәк тә, озынрак та иде... Юк, юк...
Әгәр мин бу чиләкне беләм дип әйтсәм?. Арзу турында сүз кузгала- - чак... Сирай телгә керәчәк... Әнә ич, Асылов нидер сизенә, нәкъ менә к шулар турында сүз алырга тели... *
Әйтергәме? Әйтсәм... Мин кем булып саналырмын монда? Көнчелектән, көчсезлектән яла ягучы булып калмаммы? Ярый ла, әйткәнем рас- £ ка чыкса? Ә чыкмаса? Мондый калшайган чиләкләр азмы әллә кеше- < ләрдә?..
Чиләкне әйләндереп-әйләндереп карадым да кире суздым:
— Белмим, иптәш Асылов, күргәнем юк,— дидем.
Эт икән бу Асылов дигәннәре, минем күңелдәге каршылыклы уйларны сизенде бит: о w
— Тикшерүгә ярдәм итәргә теләмисез, алайса? — дип куйды.— Аңлагыз! Монда эш уеннан узган! Кемдер Нургали Исхаковларга ут салып мәктәпне яндырырга теләгән. Без ул кешене табарга тиеш!
Тик мин артыгын бер сүз дә әйтмәдем. Әгәр Асылов урынында башка берәү утырса, ихтимал, мин үземнең шикләремне сөйләп тә биргән булыр идем. Бу очракта мин аның җиңүен, тантана итүен теләмәдем, ахры. Ике арадагы сүздә Арзу исеме телгә алынуын теләми идем...
Әле мин ул кичне Асыловның Нәҗип атлы булуын да, аның, Арзу шикелле, комсомол пленумы члены икәнлеген дә, аларның төрле җыелышларда гел-гел бергә утыруларын да, егетнең кызда өмете барлыгын да белми идем.
Бездән соң Асылов янына Арзу керде, мин, бәбкә саклаган тилгән кебек, колхоз кәнсәләре тирәсендә уралсам да, ахыргача түзә алмадым, көн бик суык иде, аяклар тәмам боз булгач, өметемне өзеп, өйгә йөгердем...
Яна ел килеп озак та тормады, колхоз председателебез Лотфулла агайны сугышка алдылар. Идарәдә баш булып партоешма секретаре,
ферма мөдире Нәгыймә чәтертән калды. Аны председатель дә иттеләр. Өлкәннәр арасында: «Тотарга да Хәбибрахман картны куярга кирәк!» дигән сүзләр йөргән иде дә, тыштан белдермәсә дә, аның нык ук сырхау икәнлеге мәгълүм булды. Авыру димәссең үзен, тынмый, гел өйдә тормый диярлек, атлар яныннан кайтты исә. чәчүлекләрне тикшерергә келәтләргә төшеп китә, алачыкта кул алмашлап күрек баса...
Мин элеккечә Арзуларга кереп утыргалыйм. «Аулак өйләр мөбарәк булсын!» дип. ике кесәсенә дә шыплап көнбагыш тутырыл, кай арада Рәфгать тә килеп чыга. Керә дә, көнбагышын өстәлгә бушатып, ут төшми торган караңгырак почмакка урнаша, тезләрен кочаклап сүзсез генә тыңланып утыра. Күрше-күлән кызлары да кергәли, алар челтәр, пирчәткә бәйлиләр, көнбагыш яралар. Җырлап та алабыз. Арзу башлап җибәрә, Рәфгать караңгы почмактан аны күтәреп ала, без кушылабыз. Сугыш елы җырлары моңлы, сагышлы...
Бер кичне юк-барны сөйләшеп суган сатып утыра идек, ачу белән ишек дөбердәттеләр, дөп-дөп кагалар.
— Кем анда ишеккә сыймый, ачык ич! —дип эндәште Арзу, урыныннан кубып.
Озын кунычлы ак итек кигән, куян шарфын пинжәк якасы өстеннән ураган Сирай килеп керде, ялан өс.
Безнең авылда яшь кияүләр, бикәчләрен өйдә калдырып, бер-ике ел буе аулак өйләргә килгәлиләр, анысы гаеп саналмый, тик менә Сирайның шулай ялан өс, ялан баш килеп керүенә бераз гаҗәпсендек. Мәүлиха апа киявен түгел, өй тулы кызларын да Арзуларга аяк бастырмый иде.
Сирай ишеген юньләп япмады, хуҗаларча эре-эре атлап түргә үк узды, сәкедә тезелешеп утырган кызларны чеметкәләде, кайсысына каш сикертте, утыргач, авызын бөреп хихылдап куйды.
— Көнбагыш чиртәсезме, аккошлар?
— Монда карчыгалар да бар,— диештеләр кызлар, челтәр энәләрен уйнатып.
— Искәндәрме? Ябалак диегез әле шуны.
Почмак яктан Рәфгатьнең тавышы чыкты:
— Сирай дус, көлүең матур матурын... Ичмасам, бер генә мәртәбә булса да нигә көлүеңне беликче?..
— Бәй, Рафа да монда икән! Күрми торам. Нихәл, парин... Шуны карчыга дидегезме әллә, аккошларым? Рәфгатьне әйтсәгез дә ярый. Егет, ичмасам!
Ул утырган җиреннән генә үрелеп өстәлдә өелеп торган көнбагышларны учына көрәп алды һәм учы белән авызына салды, чуар, юеш кабыклар аның иреннәре арасыннан бер-бер артлы идәнгә оибелә башлады.
Аның шулай оятсызланып, идән чүпләп, бөтен игътибарны үзенә җыярга омтылып утыруы Арзуга да, миңа да ошамады.
— Бар әле. Сирай яшьти,— дидем мин.— Кәримә тәтиеңне урлама-сыннар... Җилгә чыккан җирдән генә качып кергәнсең, көтәләрдер.
— Минеме?—диде ул, аска караган килеш.— Тышауда дип беләсеңме әллә мине?.. Көләргә яралган авыз син. парин.
Сирайның чыгарга исәбе күренми иде, безнең бәхеткә, урам ягыннан яман чәрелдәгән тавыш килде, шунда ук тәрәзә кага башладылар. Мәүлиха апаның тавышын иң әүвәл кияү таныды, көлгән булды, торып тагын кызларга кагылды, Рәфгать янына барып, аның аркасын какты, бусага янына барып җиткәч, шарфын хәтәр генә җилкәсенә чөйде, тын гына чыгып югалды.
— Кулы артына җитми, тагын ачык калдырды,— диде бер кыз, ярым ачык ишекне яба-яба.
— Фу кәҗә тәкәсе исе килә үзеннән,—диде икенчесе. — Сарымсак тыгынганмы?
Арзу гаепле кеше сыман миңа карады.
— Ни кирәктер бу эшем иясенә?! «Мин сине үлемнән коткардым»
дип килә дә керә. Ф
— Аягын кыскартырга кирәк, алайса, аның! —дидем мин. ь
Рәфгать мыскыллап: £
— Кыскартучысы синме? — дип кычкырды. S
Кызлар эшләрен куеп көлешеп алдылар, Арзу белән мин, башкалар- х
га сиздермичә генә, бер-беребезгә караштык... 5
Кичләрнең берсендә Арзу белән икәү озак кына утырдык. Вакыт з шактый соң булса да, ул мине чыгармый. «Утыр азрак, ялгызыма £ күңелсез!» — ди. Мин утырам да утырам, бер заман буран аша капка н шапылдавы ишетелде. ?
Арзу сискәнеп: g
—• Бабай кайтты бугай,— диде.
Хәбибрахман карт белән болай соңгарып очрашасым килмәдеме, jf Арзуга ияреп өй алдына чыктым, бабасы өйгә узып киткәнче дип, чо- £ ланнарына кердем. Арзу этә-төртә мине кертеп җибәрде дә көлә-көлә £ өй алды ишеген ачты: 2
— Озак тордың, бабай. Бик туңмадыңмы? *
— Озаккарак тартылды шул, нишлисең...
Алар керергә ашыкмыйлар, Хәбибрахман карт тырышып-тырышып ф итекләреннән кар себерде, тамагын кырып йөткеренде. Арзу туңмый а микән анда? ы
Мин үз колакларыма үзем ышанмадым: колагыма шыпырт кына * елаган тавыш ишетелде. Арзу дисәм, әле генә көлеп тора иде бит! Әйе, ч бу — Хәбибрахман карт үкси иде. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. с Нәрсә бар? Әллә фронтта берәр яман хәл булганмы?.. Ул озак кына, * басынкы гына, үзәккә үтә торган итеп елады. Арзу аны кочаклады, ахры, тәмле теле, татлы сүзе белән юатырга тырышты: ”
— Я инде, бабай! Я! Елама, түз. Болары урынына башкалары < булыр. Әнә нинди колыннарың бар бит! Миңа күрсәткәненә нинди исем куштың әле? «Озынъял»мы?.. Я инде, бабай...
— Юк,— диде карт яшь аралаш.— Унтугыз ат бит! Унтугыз жан! Берьюлы унтугызны... Иң шәпләре, иң акыллылары... Ул «Актояк»ны әйтәсеңме, «Корыч»нымы... Сабан туе юртаклары ич алар... Адәм акыллары бар иде бит аларда! Иптәшләрем, сердәшләрем иде...
— Сугыш бит, бабай...
— Белмәгән кая... сугыш... ир башы белән ат башы күрә, дигәннәр... Ирләр китәрләр дә хат язарлар... Ә минем бахбайларым?.. Улларым юк ич минем... Минем канатларым, ак канатым «Актояк!».. Әй, мөлдерәп карыйлар миңа... Әй, тояклары белән җир казыйлар... Военкомат каршындагы багананы кимереп бетерделәр, иреннәреннән кан тама! Аерылганны сизенәләр, бахырлар... Минем балаларым... Унтугызын берьюлы... Ну, бу германлы! Ну, бу фашистны!.. Югалалар алар шулай... Берәрсенең хәбәрен генә булса да ишетәсе иде... «Актояк»... Ак канатым!..
Арзу юату сүзләре әйтә-әйтә, ниһаять, бабасын өйгә алып кереп китте. Мин аяк очларыма басып кына чоланнан ишегалдына, аннан шыпырт кына урамга чыктым.
Ну. бу Арзуны! Бабасының атлар озатырга киткәнен әйтмәгән дә иде!.. Әллә миңа әйтер сүзе бармы дисәм... Бабасы өчен хафалануы гына булган икән!
12
Авылда вак-төяк бурлыклар гел булып тора башлады. Кибәнне кардан арчыйлар да бәләкәй чаналарга төяп печән алып китәләр. Ындыр табагыннан борчак, тары чәлдерүләр турында да озын колактан ише- телгәли. Ашлык сугу ярты кышта да бетмәде, болай булса, ындыр табагында эш язга хәтле сузылыр. Мәктәптә дежур торулар күңелле булып китте. Югары очта да, Түбән очта да төнге каравыллар бар хәзер, урамга кайчан чыксаң да, күңелне күтәреп шакылдавык тавышлары яигырый. Яңгырый да безне сабый чакларга, кызлар киндер тукмаклаган кичләргә алып кайта...
Иген амбарлары, ферма биналары тирәсендә дә кеше аягы өзелми, авыл активлары, комсомоллар йөрел, тикшереп торалар, Чулак Гыйбадулла гына зарлангалап ала:
— Пәриләр... Йокыларын жәлләмичә, убыр күк йөргән булалар! йөреп ни файда? Урлыйм дигән кешегә тишеге күп аның,—дип куя.
Кышкы каникуллар узгач, төнге дежурлыкка тагын Рәфгать белән туры килгәләдек, әмма хәзер төне буе сагалап йөрмибез, кичләрен ихатаны бер урап чыгабыз да суыктан качып классларга кереп утырабыз. Кыш гаҗәп суык килде, класслар да салкын, утын янга калсын дип, мичләргә жан сакларлык кына җылы биреп торалар...
Ул кичне мин. Рәфгать, биология укытучыбыз — алтын тешле, юантык Наҗия апа дежурда идек. Наҗия апа кызыллы-сарылы шакмаклы тастымалга төреп мичтә тәгәрәткән бәрәңге алып килгән, ак капкачлы буш кершән савытына эре-эре бөртекле тоз тутырган, шул бәрәңгесен, тозга мана-мана, бик тәмләп ашады да: «Кер юып бик ардым, укучылар. хәлем юк, ишәк тә ишәк, мин дә ишәк, үзегез караштырырсыз инде»,— дип, күн диванга менеп тә ятты.
Ихатаны тиз-тиз генә бер әйләндек тә укытучылар бүлмәсенә кайттык. Иртәгәгә дәресләр караштырасы да бар. Иртәгә физика. Немец теле. Икесеннән дә Арзу керә. Мин аның дәресләренә аерата тырышлык белән әзерләнеп барам.
Рәфгать белән кара-каршы утырып физикадан мәсьәлә чишәбез.
Маятникның тирбәнү вакыты Т фәләнгә тигез... Димәк... Шулай... Әгәр маятникны Җирдән Айга күчерсәк, аның тирбәнү вакыты күпмегә үзгәрер?. Ай массасы Җирнекеннән 81 мәртәбә кечерәк... Ә Җир радиусы Айныкыннан 3.7 мәртәбә зуррак...
Җилле, суык февраль төне. Ертык-портык болытлар арасыннан тулган ай күренеп китә... Кулларымны артыма куеп, тәрәзә каршысын- да басып торам. Мәсьәлә чишелми... Маятник түгел, минем хыяллар еракка, болытлар арасына, офыклар артына күчәләр...
Өй алдында нидер шапылдады, сөйләшкән тавышлар ишетелде, ишек ачылды һәм, итекләрен бер-берсенә бәреп кар кага-кага, Асылов белән Зөләйха апа килеп керде. Наҗия апаның йокысы сак икән, шундук торып утырды, итәген җыештырды. Асылов җитди һәм ачулы, Зөләйха апа куркынган, каушаган кешегә охшаган иде.
— Нихәл, егетләр? Сезгә гел мач килеп тора инде,— дип ияк кагып кына исәнләште дә күн пирчәткәләрен салып кесәсенә тыкты, күгәрчен тәпие төсле кып-кызыл бармакларына туктаусыз өрә башлады. Бераз җылынгач, укытучылар бүлмәсеннән коридорга чыга торган ишекне ачып карады, аскы иренен тешләп уйланып торды.
Зөләйха апа, башын чайкап:
— Моның булуы мөмкин түгел, Нәҗип иптәш. Юк,— диде.
Асыловның күз кабаклары йокысызлыктан кызарган, ул нәзек, матур кашларын җыерып безгә карады да:
— Эш болайрак тора, комсомол егетләр,—дип сүзен башлады.— Байтак колхозларда икмәккә кул сузу фактлары ачылды. Усал ниятле
кайберәүләр, ындыр табакларында эшнең сузылуыннан файдаланып, шактый гына ашлык урлаган булырга тиеш!.. Сезнең авылдан да житди генә сигналлар алынды
— Барыбер ышанмыйм мин моңа! —диде Зөләйха апа.
— Сигналларның кайберләре раслану алдында тора,— диде көлемсерәп Асылов.— Кайберәүләрне тоттык без бүген. Төнгә алар белән юлга чыгып булмый, бер-икесен идарәдә калдырабыз. Анда участковый саклар. Ә бер-ике кешене монда китерербез...
Зөләйха апаның кулга алынганнарны мәктәпкә китерәсе килмәве күренеп тора иде. алар Асылов белән ачулы пышылдашып та алдылар.
— Таңнан алып китәбез аларны, Зөләйха апа!—диде, ниһаять, Асылов.— Укучылар белми дә калыр.
Беразга тынлык урнашты. Зөләйха апа:
— Нишләмәк кирәк, хәерле булсын!.. Эш укучыларда гына түгел бит, иптәш Асылов. Мәсьәләнең икенче кыен ягы да бар!.. Үзегез дә аңлыйсыздыр,— диде.
— Миңа жиңел дип беләсезме? — диде Асылов, аннары безгә мөрә- жәгать итте.— Күз-колак булырсыз, егетләр!
Алар чыгып китүгә китап-дәфтәрләрне жыештырып куйдык, физика онытылды, кемне эләктерделәр икән, кайда? дип баш вата башладык. Наҗия апа сукранырга тотынды: «Аягым тартмаган иде бүген, шушыңа булган икән, күрәчәгемә!»
Җил көчәйдеме, әллә без тырышып тыңлаганга шулай тоеламы, тәрәзәләргә шапы-шопы бәрә, әллә кай җирләрдән, мүк араларыннан тишек-тошык табып эчкә үтә, аякларны туңдыра. Асыловлар итегеннән калган кар кисәкләре эреми ята... Рәфгать куян эзенә төшкән сунарчы сыман ярсыган, кычкырып көлеп тә җибәрә: «Менә күрерсең! Йомгак бер тәгәрәсәме, сүтелер!»
Ярты сәгать тә узмагандыр, бүлмәгә Хәбибрахман абзыйны, Кәҗә башы урамыннан Сырур апаны, аның кызы Гөлбәдәрне ияртеп милиционер белән Асылов килеп керде. Асылов милиционерга китәргә рөхсәт итте, теге кабаланып чыгып та югалды.
Гөлбәдәр бездән оялды, әнисе артына посып, мышык-мышык еларга кереште. Сырур апа, бер дә исе китмәгән кыяфәттә борынын чөеп, түшәмгә карап тора иде. Аның зәһәрлек белән кысылган иреннәрен, ачу тулы җете кара тере күзләрен һәм бәреп чыгарга җыенгандай кабарган хәтәр түшләрен гомергә онытасым юк.
Гөлбәдәр мәктәптә безнең абыйлар белән укып йөрде, аннары Шатура ягына торф чыгарырга китте, шунда якташ кызларының күлмәк- күнчекләрен урлап сатып, ызгышып, талашып кайтты дә хәзер колхозда эшли. Сырур апа чалгы пәкеседәй үткен, яшен ташыдай елгыр хатын; бакча артындагы мунчасында көмешкә пешерә, авылга милиция килеп төштеме, аның курасына кагылмый китмиләр, тикшерәләр.
Хәбибрахман абзыйны, авыл активы буларак, пүнәтәй сыйфатында ияртеп кергәннәр дип уйладым. Аның дәү, бөкре күләгәсе мич аклыгына төшкән, ул олы, калын табанлы киез итекләренең үкчәсен солдатларча бергә кушып баскан да аска караган, тик кенә, тын да тартмыйча нәрсәдер көтеп тора, сагайган.
— Хәбибрахман абзый, утырыгыз монда,— дип, мин аңа урындык суздым. Ул миңа түгел, Асыловка карады..
Асылов та аны күзәтә иде. Хәбибрахман абзыйның түгел, киресенчә, Асыловныц гөнаһ өстендә тотылган кебек уңайсызланып, газапланып, кыйналып басып торуын күргәч кенә миемә уй йөгерде, мин эсселе- суыклы булып киттем.
— Тикшерү вакытына өчегез дә кулга алынасыз,—диде ул.
Без телсез калдык. Асыловның: «Өчесен өч класска ябып торы
гыз»,— дигән сүзләрен ишетмәдек. Апалар кузгалдылар, Асылов йомшак тавыш белән:
— Ә сез, гражданин Ямашев, калып торыгыз,— дип өстәде.—Утырыгыз.
Хәбибрахман карт мин куйган урындыкка авыр гына килеп утырды, көрсенде, каеры тунының агач төймәләрен ычкындырды, бүреген салды. Кыска гына калдырып алдырган жирән чәчләре сүрән ут яктысында да тоташ көмеш булып җемелдәде. Асылов та көрсенде, суыкта тунган сумкасын көч-хәл белән ачып, аннан язулы кәгазьләр чыгарды, таратып ташлады, аннары гына Нажия апага карады:
— Гафу итегез, фамилиягезне белмим,— диде.
—• Раббаниева,— диде Нажия апа курка-курка.
— Кайтып ял итсәгез дә була сезгә. Иртәгә эшкәдер бит?.. Монда егетләр дә бик җиткән.
Наҗия апа кат-кат рәхмәт укып җыена башлады, тастымал чишелеп китеп, идәнгә бәрәңге кабыклары, эре-эре тоз бөртекләре чәчелде. Апабыз, тезләнеп, тоз бөртекләрен берәмтекләп җыеп учына тутырды, аннары, Хәбибрахман абый ягына карамаска тырышып, юан аякларын көч-хәл белән сөйрәп чыгып китте.
Асылов башта «Гражданин Ямашев!» дип кырыс кына эндәште дә төзәтеп: «Хәбибрахман агай!» дип сүзен башлады.
— Болай итеп, мондый хәлдә очрашырбыз дип көтмәгән идем... Очрашканбыз икән, эшне тизләтергә тырышып карыйк. Икебезгә дә шулай кулайрак булыр. Дөресме?.. Без, пүнәтәйләр Мөхәммәтшина һәм Баяновалар белән бергә, авыл Советы депутаты Әхияров катнашында, сезнең йортның чоланыннан потка якын, дөресрәк итеп әйтсәк, унбиш килограмм да өч йөз илле грамм борчак алып чыктык. Менә тентү акты. Менә үлчәү акты. Сезнең борчакмы ул?
.Хәбибрахман абзый гайрәт белән бер кузгалып куйды да кире утырды, күкрәгендә кайнаган утны йотты, сабыр гына:
— Нинди борчак соң ул? — дип сорады.
— Быелгы уңыш борчагы. Сезнең агач кисмәккә тутырып куелган.
— Безнең колхоз быел борчак өләшмәде.
— Кисмәк сезнекеме?
— Почмактагы буш кисмәкне әйтсәгез — минеке. Анда бернинди дә борчак булырга тиеш түгел... Әллә кай гомердән буш тора ул кисмәк.
— Димәк, сез ул борчак минеке түгел дип барасыз.
— Дөресе шулай булгач, нәрсә әйтим?
— Яхшы! — Асыловның нидер эзләп түгел, болай гына, уеның очына чыгарга тырышып кына кәгазьләр актарганы безгә дә аңлашылып тора иде.— Яхшы! Мин дә шулай дип уйлыйм, ди. Ә бу — потка якын борчакны нишләтәбез? Хуҗасы кем аның? Чолан сезнеке. Кисмәк тә чит түгел икән. Борчагы кемнеке. Ачыклыйк шуны.
— Кем салган, шул ачыкласын.
Асылов эшнең уеннан узганлыгын, монда чамадан тыш җитди булырга кирәклеген искәртеп, сорауларын тагын бер тапкыр кабатлады. Бу эш белән маташу аның үзенә дә ифрат читен икәнлеге күренеп тора, мин, мөгаен, Асылов карт белән икәүдән-икәү генә калырга читенсен- гәннән безне чыгарып җибәрмәгәндер, дип уйладым.
Хәбибрахман абзый эндәшмәгәч, ул аны үгетләргә үк тотынды.
— Бер сездә генә түгел, башка авылларда да икмәк белән шаяралар. Каракларга каршы көрәшне көчәйтәчәкбез. Сезне карак дип уйламыйм, алай уйларга хакым да юк. Гражданнар сугышы ветераны, колхоз төзешкән кеше... Унбиш кило борчакка кызыккансыз дип уйлый алмыйм, ышанмыйм. Аңлыйм... Әмма факт — аяусыз нәрсә! Бу очракта исә ул сезгә каршы.
— Минем сүзем бер — борчакны урламадым. Ант итә алам.
— Ул чагында чоланга борчакны Арзу Ямашева алып кайткан була.
Хәбибрахман абзый кыяр-кыймас кына урындыгыннан купты, калтыранды, урындыгы авып китте.
— Сез, Асылов иптәш, чамалап авыз ачыгыз! Арзуның нинди бала икәнен бик яхшы беләсез... Белмәсәгез, аны хатынлыкка сорап килмәс идегез... Мин бирмәдем аны сезгә! Мин! Мине гаепли аласыз, әйткәне- ♦ гезчә, фактлар — аяусыз нәрсә... Гаепләгез, мәгәр балага тел тидер-t- мәгез... Мин икән, мин...
Асылов, бер ноктага карап бик озак сүзсез утыргач, өзек-өзек, ят = тавыш белән Хәбибрахман абзыйга болай диде:
— Мин... гражданин Ямашев... элгәрге тикшерүне генә уздырачак- ё
мын... Сезнең эш... һичшиксез... башка хезмәткәргә тапшырылыр... = Шуны өсти алам: бүгенге күңелсез хәлгә Арзу Ямашева белән булган £ мөнәсәбәтебез һич тә катнашмый!.. Чирткиле уйнамыйбыз, уголовный ь җинаять тикшерәбез!.. Сугыш заманасының иң каты законнары таләп S иткәнне башкарабыз!.. Ә теге мәсьәләгә килгәндә, ялгышасыз, сез е түгел... Арзу үзе мине кире какты... =
— Ярый. Риза. Арзуның катнашы да юк, ди... Мәгәр борчакны s урлаучы мин түгел! Түгел!
— Сигнал бар, Хәбибрахман абзый,— диде Асылов.— Сигнал, факт. и Сораша-белешә торгач, шаһитлар да табылды.
— Нинди шаһит? Ни сөйлисез сез?.. Кайда?
— Хәзер китерерләр... Уйлап карагыз: сигнал алынды, борчак сез- £
дән чыкты, шаһитлар табылды... Мин нишли алам? г
Җил сызгыра, бүлмәбез тып-тын. Рәфгать белән бер сүз эндәшергә ♦ дә куркып, бер-беребезгә сыенышып, күи диванда утырабыз. Аяк асты- а на чәчелгән юка бәрәңге кабыклары бөтерелеп-бөтерелеп килгән әкәм- и текәмнәр булып күренәләр, озак карап торганга алар кыймылдыйлар, * куркыталар... ч
Милиционер керде. Е
— Алып килдем,— диде ул бияләенә ютәлләп.
— Керсен монда,— диде Асылов.
Милиционер ишекне ачты, чуклы-чачаклы калын шәл бөркәнгән, ” мутон якалы яңа бишмәтен кигән Мәүлиха апаны үз яныннан уздырып < җибәрде.
Хәбибрахман абзый да дүрт күз белән ишекне күзәтә иде, Мәүлиха апаны күргәч, түзмәде:
— Эх, эзләгән чучка... юлыгыр! — дип, ике кулы белән шап итеп тезләренә сукты.
Мәүлиха апа бүлмәгә ят ис —хушбуй исе таратып алгарак узды, шәл чукларын ычкындыра-ычкындыра, башын артка ташлап, рәхәт итеп елмайды. Асылов аңа урын тәкъдим итте:
— Утырыгыз, гражданка Мөрсәлимова.
— Утырып ук торыйм микәнни соң?
Мәүлиха апаның мондый да төче, иркә тавышын беренче тапкыр ишетә идем. Аңарда без бар дип бернинди ятсыну, читенсенү әсәре дә юк иде. Хәбибрахман абзыйны бик хаклы рәвештә эләккән дип санагандыр инде, үзен бик мөһим эш башкаручы кеше кебек хис итеп, Асыловның авызыннан нинди сүз чыгар икән дип, аңа таба авышкан Урыныннан канәгатьләнмичә, урындыгын өстәлгә якынрак тартты да баягыдан да татлырак итеп җырлап:
— Утырсам да утырырмын шул!—дип куйды. Аның шулай шәбәеп, олы сымакланып утыруын күргәч, кылт итеп Мәүлиха апаның актив чаклары, президиумга менеп, ботын-чатын ерып утыруы хәтеремә төште, һаман авыл активы буласы килеп йөри икән апаның, менә хәзер, жай чыккач, ул шатланган, аның күз алмалары рәхәтлек диңгезендә йөзә, чыраена, кыяфәтенә бәйрәм төсе кергән иде.
— Гражданин Ямашев, сез игътибар белән генә тыңлап торыгыз.— Асылов бердән корыланды, Мәүлиха апага да кырыс, ямьсез тавыш белән эндәште,— Менә сез. гражданка Мөрсәлимова, бүген кичке очрашу вакытында, «Яна ел бәйрәме алдыннан, кичке эңгер-меңгердә күршебез Хәбибрахман Ямашевлар капкасыннан капчык күтәргән кеше кереп китте», дип күрсәттегез.
Апа чишмә челтерәгәндәй көлен җибәрде.
— Бәй, кергәнне кермәде дип әйтмәм инде, апаем. Миндә ялганлау сыйфаты юк... Нәселебез белән...
— Ничәнче число иде ул? — диде Асылов, аны бүлдереп.
— Числосын-мислосын хәтерләмим, иптәш лачаннык, численник карарлык идеме соң?.. Кәримәмне, әле син ишетмәгәнсеңдер дә, кияүгә бирдем бит!.. Егетне йортка керттек. Егылыплар уңдык инде кияүдән! Шәп егет икәнен белә идем, ул хәтле үк булыр дип башыма да килмәде. Юаштыр үзе, тел-теш күтәрмәс, сәвнт өчен җаны фида, калхуз тегермәнемдә көне-төне ята, йорт эшенә дә өлгерә, сөйләп биргесез!
— Сез... мәсьәләгә якынрак килсәгез иде!
— Киләм, бик киләм! Якын да килермен... Ни сөйли идем соң? Ә-ә, шул, кияү балакайны сөйли идем бит.— Бу урында Мәүлиха апа шәлен иңенә төшереп, күз яшьләрен сөртеп алды.— Ул туйлар... туйлары, мин сина әйтим... Тирә-якта бер булды инде! Кызым да уңган... Бер юньле эш кенә чыкмады үзенә... Менә, иптәш лачаннык, шуны сорарга онытмыйм дигән идем: сезнең кантур тирәсендә берәр күңеллерәк эш юкмы?
Мин Мәүлиха апаны куып чыгарырдай булып утырам, Асыловның түземлелегенә исең китәр, шул гайбәтчене сабыр гына тыңлый бит!
Ниһаять, ул да түзмәде:
— Капчык күтәргән кешене тәгаен күрдегезме? — дип кабатлады.
— Чат дөресен генә әйтәм! Икмәктер, валлаһи, ипинең чырае хәрәм булсын әгәр, берәү капчык күтәреп мыштым гына кереп китте.
— Кем икәнен таныдыгызмы?
— Кем дип,— Мәүлиха апаның тагын көләсе килде — Кеше капка-сыннан чит кеше йөри димени хәзер? Аннары, авылда ир-ат калдымыни? Хәзер менә бөтен эш үзебезгә өелде. Пычагың кайра—үзең, утынын яр —үзең, мунчага су ташы —үзең, әй!.. Ир-атсыз ничек гомер итмәк кирәк... Әле дә ярый, кияү бар... Син шуны да әйтеп кит, иптәш лачаннык, сугыш кайчан бетә дә, Биктимеремне кайчан кайтарырлар?
— Сез фикерне читкә алып киттегез.
— Бер дә читкә* түгел, буразнасыннан гына барам. Сугыш булмаса. Хәбибрахман абзый дим, олы кеше дим, бер капчык икмәк күтәреп йөрер идеме? Борчак та булдымы ризык, тьфу, әйттем исә кайттым!.. Кызыл олаулар белән китереп аударалар иде безнең Югары авылда игенне, әргән уйнатып, кызыл әләмнәр элеп... Балын бүлерләр иде, кыярын-кәбестәсен... Үзең яратмасаң, әнә малыңа ашат иде... Бар иде минем актив булып ударникларча җөргән заманалар! Зират тавы өстенә мәк чәчә торган идек... Каравылда Гыйбадулла кода торыр иде... Бай идек без!
— Гражданка Мөрсәлимова!
Мәүлиха апаның битенә ягылган иннеген ярып ике битеннән дә эре-эре яшь бөртекләре ага, кинәт кызарып киткән борыны өзлексез мышкылдый... Асылов каты гына дәшеп куйгач, ул бит алмаларын тиз- тнз ышкыды да тагын кояштай балкыды.
— Нәрсәкәй, тагын ялгышрак ычкындырдыммы?
— Аның капчыгында борчак икәнне каян белдегез?
— Бәй, үзең әйттең ич!
— Әйтмәдем.
— Кояштыр, әйттең. Әйтмәсәң дә, бөтен авыл белә аны: «Быржин- нан бер капчык борчак чыккан»,— дип, эте-бете бытылдый.
Ярый.— Асылов нидер язарга уйлады да язмады.— Капчык күтәреп кайтучы кеше Хәбибрахман Ямашев иде дип тагын бер кат раслыйсызмы? ф
Мәүлиха апа һич тайчанмыйча Хәбибрахман картның иелгәи кө- ь меш башына карап торды. *
— Шул иде. Шул үзе иде, бер ходаем шаһит! Ул булмыйча, безнең = очта кем буталып йөрсен? Быржин шикелле атына-атына кайтып килә * иде. Кәмит инде, кәмит, чынкый уйласаң!..
Асылов Мәүлиха апа әйткәннәрне теркәп куйды, кул куйдырды. = Шаһитны кайтарып жибәргәч, тагын гаепләнүчегә эндәште.
— Я, ни дисез? н
— Ни әйтим? Әйтмим. Әйтерлеге юк. S
— Шаһит Мөрсәлимованың сездә үче бармы, ачуы? э
— Ачуланышкан юк. Каян булсын... Дус дип тә әйтә алмыйм. Күз S алдыгызда икәү утырып тордык... Кайсыбызга ышанырга икәнен үзегез - чамаларсыз тагын...
Хәбибрахман абзыйны класс бүлмәсенә озатып куйгач, Асылов н безгә эндәшергә дә тиеш тапты:
— Шулай ул менә,— диде күңелсез генә.— Күрдегезме, егетләр?..
Сез мондагы сүзләрне ишетергә тиеш түгел идегез түгелен... Юри чы- « гармадым мин сезне! Бердән, шаһитның ныклыгын сыныйсым килде. s Кайберәүләр кеше юкта әллә ниләр сөйләп бирәләр дә, халык күз ф алдына чыккач, киресен сукалый торган булалар. Бу апа андыйлардан а түгел... Куркыныч шаһит!.. Менә шул... Районнан милиционер килеп ш җитсә, мин аны монда җибәрермен. Аңынчы болар янына берәүне дә *
кертмәгез! с-
с
13 з
— Нишлибез?—дидем мин Рәфгатькә. £
— Нишли алабыз соң без? <
— Урлагандыр дисеңме?
— Юктыр, әй. Булмас.
— Урламаган! Урлыймы сон! Беләм мин аны...
Хәбибрахман абзыйның атларны сугышка озатып кайткан кичен хәтеремә төшереп, тагын бер кат: «Урламаган!» — дип кабатладым.
Икебез дә тирән хәсрәткә төштек, мәктәп иминлеге өчен дә курка башладык. Асылов сүзләреннән соң тирә-якта караклар, әшәке кешеләр күптер кебек тоелды. Рәфгать сакта калды, мин йөгереп кенә мәктәп ихатасын әйләнеп чыктым. Тәрәзәләр салам маталар белән тырышып- тырышьш капланган булса да, мин бер нәрсәне абайладым: байтак йортларда кешеләр йокламый иде. Димәк, теге яки бу дәрәҗәдә аларга да Асыловның килүе кагылган! Кемгә тентү кергән, кемне шаһит итеп чакырганнар, кемнең, болай гына кайгысы тулып ташыган...
Кырык беренче-кырык икенче еллар!
Хәтәр еллар!
Рәфгать янына керәм дип торганда гына укытучылар бүлмәсенең ишек катында кара шәүлә күренде. Кемдер кармана-кармана нидер эзләнә иде. Утын урларга йөриме, әллә аннан да зуррак бурлыгы бармы? Күзәтә башладым. Таныш та, таныш түгел дә кебек бу кеше. Ишек эзли икән. Тапты ла ача алмын маташа. Янына йөгереп килдем. Рәхимҗан бабай ич бу! Олы кешедән «Нишләп йөрисең монда?» дип сорап булмаганга, мин аның белән сәлам алыштым да сүзен көтеп калдым. Ул, әлбәттә, мине танымады.
— Караңгы,— диде ул.— Ишек таба алмыйм. Мөгаллимнәрнең кән- сәсенә керимме әллә дигән идем.
— Ишек мондарак, Рәхимҗан бабай.
— Шундамыни? Ай. рәхмәт төшкере... Син укучымы соң?
— Укучы, укучы... Искәндәр мин, Рәхимҗан бабай. Күршең.
*— Бәрәкалла, шулаймыни? Алайса, син Хәбибрахман абзацның кайдалыгын да беләсеңдер?
Рәхимҗан бабайны кочаклап ук аласым килде, ул миңа әкиятләрдәге яхшылык алып килгән фәрештә булып тоелды. Мин аны җитәкләдем, карманып эчкә уздык. Ишектән керүгә:
— Рәфгать! Хәбибрахман абзый янына килделәр,— дип кычкырдым.
Сөмсере коелып утыра иде, аның да авыз ерылып китте, тиз үк класс ишеген барып ачты да:
— Йокламыйсыңмы, Хәбибрахман абзый, монда сине күрергә кил-деләр.— дип эндәште.
Алар кочаклашып күрештеләр. Рәхимҗан бабай, озак сәфәрдән соң очрашкан кеше кебек, Хәбибрахман абзыйның аркасын озак кочып торды.
— Әһ-һә-һә,—дип кеткелдәде ул тешсез авызы белән.—Әһә-һә... Менә бит, агай... Күрәсең булса, күркә талап үтерер... Кем уйлаган иде дә... Әһә-һә!..
Еламсырады Рәхимҗан бабай, үзе һаман ирлеген итеп кеткелдәде.
Өчебез орынып торган күршеләр булып гомер итсәк тә, Рәхимҗан бабай белән Хәбибрахман абзый арасында шундый якынлык, ирләрчә кырыс дуслык бардыр дип уйламаганмын. Алар шулай, ике карт имән төсле, егылып китмәс өчен бер-берсенә тотынышып, сүзсез генә ияк кагышып байтак басып тордылар да күңелне ифрат нечкәрттеләр.
— Нихәлләрдә соң, Хәбибрахман?
— Күргәнеңчә, Рәхимҗан абзый, күргәнеңчә. Менә монда утыр... Утыр, утыр... Мина урындык бирүеңме, Искәндәр? Рәхмәт, рәхмәт... Әйе, Рәхимҗан абзый... Менә ни, егетләр белән кадер киче уздырабыз, күк капусы ачылганны көтәбез.
— Очратмаммы дип, әүвәл өеңә кагылдым,— дип башлады Рәхимҗан бабай, җайлап кына урындыкка утыргач. — Карыйм, өеңдә юк икәнсең. «Алып киттеләр», диләр... Әһә-һә... Төштән соң безгә дә яшь кенә бер нәмәстә кагылып чыкты. Прокулол дидеме... Милиция ишедер дип калдым. Шул бик җентекләп сорашты. «Ямашевның борчак алып кайтканы сизелмәдеме?» — ди.
— Туп-туры Ямашев диме?
— Шулай ди шул, бәхете арткыры!
— Син ни-нәрсә дидең инде аңа? Прокурорга дим?..
Рәхимҗан бабай җавап бирергә ашыкмады, соңгы тапкыр карап калыймчы дигәндәй, төссез күзләре белән күршесенә текәлеп торды. Бүреген салып тезе өстенә куйды, сул кулы белән түбәтәен кузгатты.
— Нәрсә әйттем? Кирәген әйттем.
Картлар беравык икесе дә тын калдылар. Без, сүзгә катышырга кыймыйча, бер читтәрәк утырыштык.
— Гомер буе Ямашевка ышанып яшәдек без, дидем... Егерме тугызда атымны җитәкләп беренче булып калхузга илттем, Ямашевка ышанганга илттем, дидем.
Хәбибрахман абзый учы белән иреннәрен сөртеп куйды, сүзсез генә Рәхимҗан бабайны куәтләде, ияген какты.
— Җан җегәремне биреп, тау-тау таш чыгарып алган атым иде... Минем чаптар алашаны, шәт, онытмагансыңдыр, ә? Карап торырга үшән төсле генә булса да, юртак иде бит, ботларны ничек каерып- каерып сала иде... Сырт өсте кара-көрән юл иде бит...
— Хәтерләмичә... Хәйриләр токымы иде... Затлы мал!..
— Әйе, димен, гомер буе Ямашевка ышандык, димен... Тик аны моңарчы берәүгә дә әйтергә генә туры килмәде. Сораган кеше дә юк иде... Хаталык кыласыз, дидем... Хаталык! Үзе болай ару кешегә дә охшаган, нишләп прокулол булып йөридер... Ипләп тыңлады, бүлдермәде, дәфтәренә теркәп куйды. Табагач тамгамны салдым. Котылыр- ♦ сың, иншалла.
Күземнән яшь атылып чыгардай булды... Мин генә җебегән дисәм, Хәбибрахман абзый үзе дә йомшады, кул аркасы белән күз чокырын сыпыргалады.
— Авызыңа бал да май, Рәхимҗан абзый! Ярый ла, син уйлаганча барып чыкса!
— Үзең дә нык тор, Хәбибрахман. Нахак бәлане өстеңә алма. Син әле яшь кеше. Дөньялыктагы бурычларың үтәлеп бетмәгән. Кызыңны аякка бастырырга кирәк, урнаштырырга дигәндәй... Шуңа күрә әйтүем, кызуланып китә торган гадәтең бар. Үксезгә үгет бирергә килмәдем, дус итеп, күрше хакын хаклап килдем.
— Мәүлиха апа әкияте генә ич болар!—дидек без Рәфгать белән беравыздан.
— Шулаен шулай да,— диде шөбһәләнеп Рәхимҗан бабай.— Фай- дасызга, чаярак хатын булды шул... Иман юк ул хатынның авызында. Гыйбадулла чулак стрәпкәсе.
Картлар тагын тындылар, без дә дәшәргә кыймадык. — Сүзең хагын хак, Рәхимҗан абзый... Син — ил агасы. Авылда иң
өлкәнебез булсаң да, зиһенең күпләрнекеннән ачык. Ләкин үлчәү таба- ♦ сына мин:
Языл ____ , _ г ____ ..... ___________ _ ___ _______ -J-J ____________ П
үзем дә рәхим-шәфкать күрсәтмәс идем... һәм менә көтмәгәндә килеп явыз кеше казыган базга төштем. Сизенә күңелкәем, Рәхимҗан абзый. 5 кадерлем, баздан үзем генә чыгып котыла торган түгел. Түгел!..
Хәбибрахман абзыйның ни уйлаганын белү кыен түгел. Ул да, Рәхимҗан бабай да, Рәфгать белән без дә: «Кем булыр? Кем шушы явыз- ” лыкны эшләр?» — дип туктаусыз баш ватабыз. Шушы шомлы сорау* барыбызның да күңелен биләгән.
— Көчем дә бетенкерәп торган чак!.. Вакытын белеп чалдылар аякны!.. Гомеремне беләсең,— дип дәвам итте ул, ара-тирә Рәхимҗан бабайның йөзенә төбәп карап. — Бар да ил-күз алдында узды. Үзем канәгатьмен. Эшкә ашмас хыял белән үземне интектермәдем, булмастайга үрелмәдем. Бәхетне туя татыдым. Бер яктан алай да күңел китек булды: Зөлхәбирә мантымады, бер бөртек бала белән калдык... Инде менә юанычка кыз үстердем. Акыллы бала булып чыкты. Кеше арасына иртә керде. Кыз башы белән ил күзенә менде...
Рәхимҗан бабай аның сүзен куәтләп иреннәрен кыймылдата, ни әйткәне генә ишетелеп бетми: «Әйе, әйе... шулай, бик шулай» дигәннәре генә аңлашыла. Хәбибрахман абзый иелә төшеп утырган да бер җайга гына һаман сөйли бирә. Менә ул тезләренә учы белән таянып урыныннан күтәрелде, Рәхимҗан бабай каршысына барып басты.
— Гозерем шул сиңа, Рәхимҗан абзыкаем, васыятем итеп кабул итсәң дә риза, ил арасында сүзең үтә — берүк Арзуны кыерсытмасыннар! Бәлки мин дә югалмам, алай хөрт уйларга ниятләмим, дөреслек, мөгаен, бер ачылыр. Мәгәр дөнья хәлен белеп бетереп булмый, бәхилләшик.’Кем бар, кем юк, дигәндәй, Рәхимҗан абзый, күз нурым, бәхил- кәй бул! Кайсы кеше белән ашка-суга да әллә ни йөрешмисен, очраганда сүз дә ничектер үрчеми, иллә мәгәр шул кешенең җир йөзендә барлыгын белеп тору гына җан рәхәте була! Шундый якты кеше безнең өчен син булдың, Рәхимҗан абзый. Бәхил бул, гаебем-кыегым булса,
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
тегеләй дә, оолаи да салып карагач, мондыирак исәпкә киләм а хәтәр эшкә тарыдым!.. Хәтәр... Өскә күрсәтеп торучы да бар. “ тя жибәпгди»илп Г.игыш ЧЯМЯНЫИ1Я ил тяймииия Kvji *
рәнҗеш-каргышыңны төшермә, кичер. Авыр сүз әйткән булсам, йөрәгеңдә калдырма, ярармы?
Картларның бәхилләшкәнен күрүем беренче мәртәбә иде минем, алар кочаклашкач, түзмәдек, без дә аларга якынайдык, дүртәүләшеп басып торабыз, керфекләр чыланды.
Ни булса булган дидек тә, мәктәпне җил иркенә, тоткыннарны үз ихтыярларына куеп, өчәүләшеп Рәхимҗан бабайны өенә хәтле озата бардык. Хәбибрахман абзый үз өенә кереп чыгармы әллә дип уйлаган идем, караңгы тәрәзәләренә бер карап алды да сүзсез генә мәктәп ягына атлады.
Арзу бүген өйдә юк, ул Зәйдә иде. Өйдә юклыгын башта бәхет дип санасам (мондагы хәлләрне үз күзе белән күрми, ичмасам!), хәзер аны бик юксындым. Аны күрмичә бер минут түзәрлегем калмады.
Хәбибрахман абзыйны класска ябып куйгач, Рәфгатькә:
— Хәзер үк Зәйгә чыгып китәм,— дидем.
— Файдасы булырмы соң? — диде Рәфгать хафаланып.
— Арзу булмагач, әллә ничек...
— Иртәгә хәтле көт... Әнә, әтәч кычкыра... Ярты төи авышкандыр инде.
Аптырашып, туңып байтак утырдык. Асылов вәгъдә иткән милиционер озакламый килеп тә җитте. «Тәртипме?» дип, безгә бер сүз салды да класс ишекләрен ачып тоткыннарны барлады, аннан кыршылган ак тунын салып, күн диванны мич буенарак тартып китерде, безгә күз кысты да мыегын сыпыра-сыпыра сузылып та ятты:
— Ни, егетләр, җеп өзәр хәл калмады. Өч көн, өч төн йокламаган. Сез алмашлап йокларсыз, яме, мин дә азрак черем итеп алыйм. Болар беркая да китә торганнар түгел.
Ятуга йоклый да башлады.
— Әйдә, әйләнгәләп керик, азрак җылынып булмасмы,— диде Рәфгать, туңган кулларын бер-берсенә ышкып.
Урамда җил. Йорт араларында буран котырына. Өй кыекларында кара өермәләр уйный. Күз ачкысыз әшәке, шыксыз төн. Җылынырга ниятләп билләрдән алышып карыйбыз, булмый. Эчкә, күңелгә суык төшкән. Телләргә сүз килми... Буран битне чеметкәләсә дә, мин аны сизмим, карап торам...
Буран арасыннан чыгып яныбызга килеп баскач кына Арзуны абайладык.
— Арзу, син түгелме соң? — дип кычкырып җибәрдем.
— Кайтып җиткән!
— Тәмуг газаплары күрдем,—диде ул, битенә сарган карны пир- чәткәсе белән кубарып.— Бураны яман. Юл беткән. Ярты юлда адашып сулга кереп киткәнмен, әле ярый, ат акыллы, текә яр өстенә җиткәч туктады...
Тындык. Кайсыбыз сүз башлар икән дип көтәбез. Арзуның сүзсез- легеннән мин барын да аңлап алдым:
— Белеп кайттыңмы? — дип сорадым.
— Монда кайткач сөйләделәр... Бабай ни хәлдә?
— Керик, күрерсең.
— Юк,— диде ул, минем аркага кагылып.— Иң әүвәл миңа синең белән сөйләшеп алырга кирәк.
Болай да аңгырайган башымнан хәвефле уй йөгереп узды, ис тигән кеше кебек чайкалып куйдым: Арзу атын тугармагандыр, хәзер бабасын алып качарга җыенадыр, мине шуңа үгетләргә телидер кебек тоелды. Курка-курка гына:
— Кая барабыз?—дип сорадым.
— Туңдым мин. Искәндәр.
Рәфгать эчкә кереп китте, без ялгыз калдык.
— Арзу! —дидем мин, аңа таба омтылып.— Ни кушсаң да үтәрмен!
Ул мине култыклап алды:
— Әйдә безгә,— диде.
Аларга кайттык. Арзу өйгә кергәч тә пальтосын салырга ашыкмады, туңган бармакларына өрә-өрә, туктаусыз йөреп торды, гасабиланып нидер эзләнде, гүя ул үз өйләренә кайтмаган, яратмаган ят кешеләргә ♦ фатир кергән юлчы хәлендә иде. Баягы шигем тагын күңелгә килде: ь «Качыйк хәзер, алып кит!» дисә... S
— Өе дә бит аның, җылы әсәре калмаган. Мичкә ягып җибәрим =
булмаса!.. х
Нидер эшләргә мөмкинлек булуына мин гаҗәп шат идем:
— Як, Арзу, як! —дип кычкырдым.
Көн буе кеше-мазар кереп йөргән, милициясе-мазары, пүнәтәе дисең- £ ме, ишекне аннан-моннан ябып йөргәннәр, тәрәзә пыялаларында катлы- н катлы боз. Арзу тиз-тиз чыра телде, пальто төймәләрен ычкындырды. S шәле таралып иңенә төште, мин лапастан йөгереп кенә берничә каен е яркасы алып кердем. Ут күңелле генә яна башлады, без артсыз кыска = эскәмияне мич арасыннан тартып китереп, янәшә утырдык.
— Эчемә суык төшкән,— диде ул калтырап,—Җылына алмыйм. 2
— Ял итәргә кирәк сиңа, Арзу. Сәгать ничә икән? н
— Туктаган,— диде ул, герләре идәнгә хәтле салынып төшкән сә-2
гатькә карап. Ул да, мин дә урыннан кузгалмадык, сәгатьне җибәрәсе « килмәде. 2
Мин аның кулларын учыма алдым, ул карышмады, ризалыгын бел дергән кебек, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, миңа табарак тартылды * Аның шушы кыен төндә елмая алуы өчен әллә ниләреңне бирерлек « иде! Шушы буранлы кара төндә ул үзенә иптәшлеккә мине сайлады, елмаюын миңа бүләк итте... Ф
Арзу бабасы белән булган хәлдән соң югалып калдымы әллә? Мин 4 аның йомшаклыгыннан гына файдаланып утырмыйммы?..
Кадерле, бик кадерле бармакларын иреннәремә якын китереп җылы <_ тыным белән өрә башладым. Ул елмаеп миңа карады, мин аңа. Юк, п юк, Арзу җебеп төшә торган кыз түгел, мин дә аның егылганын түгел, к калкынганын көтәм! Бу аулакта, бу мизгелдә м’ин аның саф күзләренә < туйганчы карый алам...
Чак кына күпереп торган сусыл, алсу иреннәр пышылдадылар да минем исемемне әйттеләр:
— Искәндәр...
Бервакыт әнием аңа: «Шушы хәтле кызыл сөртмәсәң, Арзу, абау!» — дигән иде. Арзуның әнкәсенең иреннәре дә шулай кызыл, теп-тере булган дип бераз мәсхәрәләп сөйлиләр иде авылда, шуңамы, ул бик читенсенде, ак кулъяулык белән иреннәрен кат-кат сөртеп: «Үзе шундый ич, Фәгыйлә апа!» — дип өзгәләнде.
Минем өчен Арзудан да матуррак кыз юк хәзер дөньяда!.. Сүзе — җыр, карашы — моң, үзе аккош баласы... Тик ятим .
Чынлап уйласаң — үксез бала ич ул! Ата-ана назын күрми үскән ятим. Моңлы бала!.. Гәрчә ул бу турыда бер чакта да сүз кузгатмый, ятимлекне искә төшергәнне яратмый.
Ә менә бүген, шушы хәлдә, ятимлеген кискен тоядыр ул!
Нигә бабасы янына кермәде икән?
Нигә Рәфгатьнең барлыгын да онытты...
Мине чакырды, мине сайлады...
Нигә?
Дөрләп янган ап-ак каеннарга текәлгән кап-кара күзләрдә нинди уй?..
Ут шәүләсе аның күз алмаларында бии, битен тагын да алланды- рып, серле итеп күрсәтә. Колак бөтеркәләренә эленгән кызыл алкалар
ут яктысында әле куе шәмәхә, әле кан тамчысыдай дәһшәтле ал булып күренәләр...
Сүз башларга теләп ике-өч тапкыр талпынып карадым, ул бармаклары белән минем авызны томалады.
— Кирәкми, Искәндәр.
Сүз кирәкми икән, эш кирәк! Ә нәрсә эшләргә? Үпкәләргәме, сөенер-гәме— белмим. Арзу минем янда, минем янымда... Ләкин бабасы!.. Тегендә, тоткынлыкта... Нигә дәшми ул? Ни уйлый?
Уйларында мин дә бардыр дип уйларга йөрәгем җитми. Төне ул түгел, вакыты ул түгел.
Нигә мин утырам соң, алайса, аның янында?!
Болай сүзсез, берни аңламыйча, берни белмичә күпме газапланырга мөмкин?!
Өй җылынмады, без кайнарландыкмы, бишмәтләребезне салып ташлап, тагын янәшә утырдык. Бу юлы мин аның тән кайнарлыгын ныграк, ачыграк тойдым, миңа бик рәхәт, ифрат рәхәт, бер үк вакытта чамасыз газаплы, сагышлы иде. Күңел бер кавымга онытылып иркәләнде дә тагын сызланды...
— Арзу!..
— Түз, Искәндәр...
Түзмәдем, сикереп тордым, сәгатьнең боздай салкын герен өскә күтәрдем. Буявы купшакланган сәгать келт тә келт йөри башлады, вакытны, чамалап кына, өч дип куйдым. Сәгать тавышыннан өй эчендә нидер үзгәрде, моны икебез дә ап-ачык сиздек.
Мичтә чатыр-чотыр каен утыны яна, мич казнасына сыймаган ялкын телләре ябырылып мич авызына тартылалар. Ялкын безнең тезләрне пешерә, тәнебезне җылыта. Эскәмияне чак кына арткарак күчерәбез...
Сәгать келт-келт йөри.
Сәгать ярты төн күптән авышканын, озакламый сүрән генә таң атачагын, шушы таңда Хәбибрахман картны алып китәчәкләрен секунд саен безнең хәтергә төшереп тора.
— Арзу!..
Ул минем авызны томалый, мин акрын гына, кыяр-кыймас кына аның хуш исле бармакларын үбәм. Чак кына калтыранган озынча, салкын бармаклар иреннәремнән аерылып минем битемне сыйпыйлар, каш-керфекләремне барып табалар, иркәлиләр, ул минем йөземне үзенә табарак китерә. Кыюланып аны кочып алам, ул карышусыз гына минем куенга иңә, иреннәр бергә кушылалар.
— Искәндәр!— дип пышылдый ул, күзләрен ярым йомып.—Хәзер барысы да мин теләгәнчә булды.
Аһ, бу сәгать тавышы да булмаса! Нигә кузгаттым мин ул сәгатьне! Ямьсез тавышлы икән ул, каты тавышлы!..
Арзу!..
Мин куркып артка тайчынам, ул ычкындырмый, йотылып минем күзләремә карый. «Минем күзләремдә курку, шик кенә ич, карама, Арзу!»
Ләкин акыллы иптәшем күзләремнән башка нәрсә эзләп таба, елмая да:
— Әйтмәсәң дә беләм, Искәндәр... Яратасың. Син дә миңа бик якын... Дөньяның бик кадерле бер кисәге син минем өчен!—ди...
Мич янып беткәнче, шау күмер төшкәнче, бер-беребезгә сыенып утырдык. Иокы килми, ул турыда без бөтенләй оныттык бүген.
— Искәндәр, исеңдәме? Миннән шигырь дәфтәре сораган идең.
— Әйе. Син бирмәгән идең.
— Бүген ал. Мә.
сәгатьне туктатып килде.
— Их, Искәндәр... Елан кабыклары салып берни эшләтә алмаганнар иде, бер пот борчак кертеп башны ашадылар. Сихерем булсамы, шул явызларны җинаять өстендә тотып алыр идем. Утлы күмергә ялан аяк бастырыр идем мин аларны...
Ни ялварып сорасам да, ул артыгын аңлатмады, сораганнарга җавап бирмәде, таләпчән йомшак тавыш белән кайтып китүемне үтенде...
Ул мине озата чыкты. Капка төбендә тездән карга батып без тагын кочаклаштык. Кайгы китердеме аны минем кочакка, ялгызлыгымы? Мәхәббәтме, нәфрәтме? Сөенергәме миңа, көенергәме?.. Гашыйклар да шундый хәлдә кала икән, и дөнья!..
Иртәгә бик озакка, бик күпкә аерылырга җыенган кешеләр төсле хушлаштык.
— Арзу!..
— Булды, Искәндәр. Хуш, тугры дустым. Бүгенгә дәфтәргә карамый тор, яме?
Тукайларны, Есениннарны салкын мәктәпкә, Хәбибрахман абзыйның бер төнлек төрмәсенә әйләнгән мәктәпкә алып барасым килмәде, үзебезнең ишегалдына кердем дә лапастагы печән арасына кыстырдым. Печәннән кояш исе, Арзуның чәч исе килә иде. Әллә мин кыштырдаганга уянып, әтәчебез кычкырып җибәрде, аны күрше әтәчләр күтәрея! алды. Мәктәпкә йөгереп барып җиткәнче тынмады Югары авыл әтәчләре. Ни хәбәр итәсез сез бүгенге таңда? . Ни сөйлисез? Буран басылса да. минем күңелдәге бураннар басылмаган бит әле!.. Әтәчләрдә һаман бер җыр инде — «кикри-күк» тә «кикри-күк!» Ә миңа хәбәр кирәк бит, әтәчләр, яңа сүз кирәк!..
14
Күзгә йокы кермәде. Күңелдә кайгы булганда, күз йокыны белми. Асыловның килеп җитүен сабырсызланып көтеп тордык. Ни булса да ачыклый алмадымы икән? Бөтен өмет аңарда иде.
Җыештыручы апалар килеп мичләргә ягып җибәргәч, милиционер да торып утырды, тоткыннарны барып карады, почмактагы су багыннан кружкага салкын су агызып, учы белән бер-ике тапкыр битенә сипте, канәгатьләнеп пошкырды, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып сөртенде, шуннан соң кәефләнеп тәмәке кабызды. Рәфгать белән без дә аннан берәр төрерлек сорадык. Өчәү диванда утырып төтәтәбез.
Иокысызлыктан йончыса да, чип-ч.иста итеп кырынган, кардай ак күлмәк кигән Асылов яктырыр-яктырмаста килеп җитте. Килеп тә керде, Хәбибрахман абзый ябылган бүлмә ишеген ачып
— Сез азат, Хәбибрахман абзый, өегезгә кайтыгыз. — диде.
Карт үз колакларына үзе ышанмады, ахры, беравык партага таянып торды, Асылов сүзен кабатлагач кына, иңенә элгән тунының
65
Дәфтәр минем кулда, тик мин куана алмыйм, аптырап Арзуның дымлы күзләренә карыйм. Көтелмәгән юмартлык мине сагайта, куанычы м«ы киметә.
— Нц уйлыйсың син, Арзу? Нигә бабаң янына кермәдең? Нигә дәфтәрне хәзер бирәсең? Көндез ярамыймы?
Ул көлгәндәй итте, көлгәндә дә күзләреннән яшь китмәде.
— Иртәгәне кем белгән, Искәндәр... Бабай янына кермәдем, сәбәбен сизәсеңдер... Ялгызлыгы яман аның... Шул бетерде аны. Ишен таба алмады бичара... Адәм баласы ялгызлыкка түзми икән... Шуны белдем быел... Дәфтәрне ал син, курыкма... Сихерләмәм! Сихерем булсамы...
— Нишләр идең, Арзу?
Сәгать тавышы аны да борчып торган икән, ул тиз генә барып
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
2 л>
Е 3
җиңнәрен киде, төймәләп тормады, саубуллашмады, селлин-селлнн атлап чыгып китте.
— Бичара агай!—диде Асылов.— Шатланды шатлануын... Тик үзен нинди хәбәр көткәнен генә белми.
— Борчакны кем урлаган соң? — дидем мин түземсезләнеп.
Асылов җавап бирергә ашыкмады, бераздан тамак төбе тавышы белән:
— Арзу Ямашева, — дип куйды.
— Ничек?—дип кычкырып җибәрдем мин.
— Үзе килде. «Гаеп миндә», — диде.
— Ә Мәүлиха апа?
— Егет, егеткәй, — диде Асылов әрнеп -Кичә шулай дигән иде. б^ген иртән бөтенләй башкача... Арзу Ямашеваның идарәгә килеп, гаепне өстенә алуын каян ишетеп өлгергән диген! Җитмәсә, кызын да иярткән.
— Кәримәнеме?
— Әйе. Арзуның капчык күтәреп кайтканын күрдек дип икәүләшеп чатнатып торалар.
— Кияүләрен дә ияртмәгәннәрме? — дидем мин. — Ул да шуны сайрар иде.
Ачу белән әйткән сүзләремнән Асылов мәгънә тапты, җитди җавап бирде
— Анысы өйдә юк. Тегермәндә куна калган, диләр.
Мин чәчрәп алгарак чыктым:
— Ямашева борчак урламаган, ул борчакны аларга кертеп куйганнар.
— Бәлки син моны исбат та итә алырсың?
Асылов шаярмый иде, күреп торабыз.
Мин:
— Тырышып карыйк!—дидем һәм көзлектә кое янында булган хәлләрне: күлмәк эченнән чыккан хәшәрәтләр турында, Арзуны бозарга теләүләре турында кабалана-кабалана сөйләп бирдем.
— Нигә моңарчы су кабып тордың? — диде Асылов кызып. — Күлмәк кайда?
— Күмгән урыннан казып алыйммы соң?
— Эзләп кара. Тиз бул.
Рәфгать йодрыгы белән миңа төртте:
— Сөйләгәч, барын да сөйлә! —диде.
— Мәүлиха ападан чиләк сорагыз сез, иптәш Асылов. Көз көне коега төшкән чиләк, диегез. Янгыннан соң мина чиләк күрсәткән идегез бит, таныш кебек тоелды ул миңа.
Асылов бер агарынды, бер күгәренде:
— .Малай!—дип кычкырып җибәрде. — Казы! Күглмәксез күземә күренәсе булма!..
Милиционер Сырур апа белән Гөлбәдәрне алып чыгып китте, без идарә яныннан йөгергәндә, җыелган кешеләр уртасында Арзуның ак шәлен күреп алдык. Янына барып торырга вакыт тар иде, тиз-тиз безгә чабып кайттык, әни болдырда борчылып кычкырып калды, без лом. кәйлә, агач көрәк, тимер чөй ише кирәк-яракларны алып тыкрык башына йөгердек. Бабайның таш чыгаргандагы коралларының кирәге чыкты!
Әле ярый, кычытканлыкка күмгән идем, хәзер дә курайлары җилдә сызгырып утыра, билгеле урын, арада уйдык-уйдык буш урыннар да шәйләмә. табарга ансат булыр. Беравык уйлап, чамалап тордым да:
— Менә шушында бугай. — дидем.
Рәфгать ачулы иде:
Син «бугай» күмдеңме, әллә күлмәкме?.. Асылов сине чын исемең белән атады, ахры! Малай син!
— Шушында! —дидем мин дә кызып. — Шушында! Әнә теге ботаклы казык төбеннән ат башы чаклы таш китереп салдым. Шушында!
Эшкә керештек. Агач көрәк белән карны арчып җиргә хәтле төштек, чал аю күк бәсәргән туң җир күренгәч, бишмәтләребезне салып * ыргытып ломга тотындык. Казыйбыз, казыйбыз, кәйлә белән дә чокып ~- карыйбыз, туңган җир суккан саен әчтерхан чикләвеге хәтле генә ку- 2 ба, йокысызлыктан арган күз төпләре сызлый, әмма бер тынга да тук- § тамыйбыз. Рәфгатьнең җилкәсеннән сыек пар күтәрелә, мин дә күлмәк < изүе турыннан корсак өсләп тир тамчыларының аска йөгерүен сизәм. §
— Казыган җиргә охшамый бу бер дә,—диде Рәфгать, маңгай-з
дан куе тир сыпырып. — Тоташ туң. £
— Шушында булырга тиеш! н
— Икеле-микеле сөйләшә торган әкәми булып чыктың сия дә!. 2
Авызны тутырып сөйләшергә кирәк чагында, теш араңда камыр әвә- § лисең!..1
Яктырды. Апалар, җиңгәләр суга төшә башлады, алар туктап кы- й зыксыналар, «ни тилереп казырга тотындыгыз, хәзинә-мазармы әллә?» 2 дип көлешәләр, без дә аларның сүзләрен уенга борып җибәрергә те- н либез, ләкин ярсудан күгәргән иреннәрдән шушы туң балчык төсле үк g салкын, авыр сүзләр генә кысылып чыга.
Мәүлиха апа да күренде, кичәгечә ару шәлен бәйләгән, томыры- 2 лып төшеп килә, авызы ачык:
— Бәрәкәт, алтын эзлисезме әллә сез?—дип көлде ул. ♦
Сүзенә игътибар итмәдек, әмма аның хафаланып һаман китмичә и торуы, көянтәсен бер иңеннән икенчесенә күчерә-күчерә, кечкенә күз- £ ләре белән тпшеп-тишеп каравы безгә нидер сөйләгән төсле булды. * Күзләреннән зәһәр ага, нәфрәт ага.
Нигә шул тиклем күрә алмый икән ул мине?
Юк кына бит, егылып үләсеңмени, күлмәк тә, өстенә бастырган таш та чыкмый. ю
— Дөмектергәнсең икән үзең дә! — диде Рәфгать карлыккан тавыш « белән. <
— Дускаем Дыпдып! — дидем мин әрнеп. — Егылыр урынымны белсәм. түшәк кабартып куяр идем дип әйтте ди берәү!.. Төшкә дә кермәгән хәлләргә дучар булдык. Кем уйлаган бит ул чагында... Җире йомшак. ачуым бик каты иде...
Арып, алҗып, эт булып, үзебез казыган чокырга аякларыбызны асылындырып утырдык та, көрәк сабы белән тирәнлекне үлчәп алдым.
— Юк. Монда түгел. Үпкәләмә. Болан ук тирәнгә китмәгән идем.
— Җире каты, ачу да катыракмы бүген?—дип көлемсерәде Рәфгать. .
Киртә баганасыннан атлам белән үлчәп, икенче ачыклыкны чокый башладык. Мәүлиха апа икенче кат суга төште...
Җил кычыткан куралары арасында усал сызгыра, бүселеп чыккан күлмәк итәкләрен җилфердәтеп аркага кереп тула, өшетә. Бу юлы дөрес казыганбыз икән, аршын чамасы төшкәч тә, мин күмгән таш килеп чыкты, таш тирәли ныгытып-ныгытып казысак та, күлмәк тә, черек чүпрәк-фәлән дә, күлмәк эченә тутырылган хәшәрәтләр дә күренмәде.
— Тычкан ашап бетермәгәндер бит ләгънәтне?! — диде Рәфгать.
Ул бер төн эчендә сураеп, курачланып калган, кара шадралары чабага-чабата тирәнәйгән, уң күз астындагы җәрәхәт эзе кара-кучкылланган...
Мин нинди булдым икән?
Асылов, кулга алынганнарны районга озатырга җыенып, безне түземсезлек белән идарәдә көтеп утыра нде... Халык төркемен ерып мин
аның янына кердем, ишек яңагына сөялдем, сөялмәсәм идәнгә аварлык хәлгә җитеп арган идем. Асылов күтәрелеп карады да барын анлады...
Бүлмәдә бер ялгызы ул, янында Мәүлиха апаларның чиләге... Без коедан алган чиләк... Очлы багор белән сызылган ике сызыгы да исән. Чиләк исән, чиләккә ияреп чыккан күлмәк кенә юк.
— Югалган Юк, Нәҗип абый,— дидем мин, иреннәремне чак кый-мылдатып...
Идарә алдына чыктым. Идарә алдында халык... Уртада милиционерның ак туны, Хәбибрахман абзыйның көмеш сибелгән башы һәм Арзуның кардай ак мамык шәле күренеп китте... Нишләргә?!
Мәүлиха апа. ыштыр бит, кызларын ияртеп чыккан, Кәримә белән чыш-пыш нидер сөйләшәләр, ызгышалар, ахры: Кәримәнең күз яшьләре менә тамам, менә тамам дип мөлдерәп тора.
Моңарчы Ялкаулык дисәләр, күз алдыма Мәүлиха апа килә иде.
Моңарчы Гайбәт дисәләр, Мәүлиха апаны уйлый идем.
Моннан соң Мәкер дисәләр, шул ук апаны исемдә тотармын.
Онытырлык итмәде...
Моннан соң Нәфрәт дисәләр, хәтеремә кара күләгә булып шул апа иңәр.. Их, чыраена берне төкерергә! Ләкин аннан ни файда?.. Мәхәббәтем Нәфрәт алдында көчсез бүген. Мәхәббәтем Мәкер алдында зәгыйфь...
Аптырагач, Рәфгать янына барып бастым. Белом, ул мине дә гаепли. Әгәр көздән үк эшлеклерәк булсам... Бәлки, бәлки...
Күңелләрне шомландырып идарә алдында ике ат тора. Алларына карга салган коры печәнне ясканып ашыйлар. Шунда ук алама сакалына тигәнәк кисәкләре укмашып каткан арык кәҗә дә ялманып йөри, ике-өч малай трайлы уйныйлар, ат тизәге тибәләр...
Алама кәҗә, карак кәҗә...
Югары авыл урамнары, кешеләре дә, морҗаларыннан чыгып җиргә түшәлгән аксыл төтене дә ят кебек бүген. Барысы да идарәдән Асылов- ның чыкканын, аның кузгалырга кушканын көтәләр.
Кәҗә башы урамы хатыннары — Сырур белән Гөлбәдәр тирәсендә. Сырур апаның теле монда да тик тормый, җыелганнарга нидер сөйли, көлешеп тә алалар. Гыйбадулла чулак та монда. Ул. кулларын җиңе эченә тыгып, бөкрәеп, төркемнән-төркемгә йөри, дәшми, тыңлана. Яхшырак ишетер өчен бер колакчынын өскә күтәреп куйган. Оныгы Илдусны, килене Хәтимәне ияртеп, Рәхимҗан бабай да килеп җитте. Хәтимә апа ак тастымалга төреп күчтәнәч алып «килгән, шуны Арзуга бирде, яулык чите белән күз яшьләрен сөртә башлады. Кара син, әнием дә монда икән бит, Арзу янында ук басып тора; Нәсимә дә шунда, әнинең бишмәт итәгенә тагылып борынын мышкылдата.
Кешеләргә күтәрелеп карарга читенсенеп кенә Арзу янына барып җиттем.
— Арзу...
— Менә Искәндәр дә озатырга килеп җиткән, — диде ул моңаеп кына.
— Нишләдең син, Арзу?—дип пышылдадым мин.
— Нәрсә бар?
— Нишләдең?
— Башкача жае юк иде, Искәндәр, — дип пышылдады ул.
Менә Асылов болдырга чыкты, халык төркеме чайкалып алды, гөжелдәү тына төште, ул сүзсез генә кул изәде, милиционерлар кулга алынганнарны утырырга әйди башладылар.
Айлар буе фронтларга кеше озатып тордык-тордык та, мә сина, төрмәгә җибәрәбез! Югары авылдан алты кеше. Шул алтының берсе — Арзу!..
Алама кәҗә чанага ук менгән, куганны да белми, ашыгып-ашыгып печән чемченә. Бер чанадан куып төшергәннәр иде, икенчесенә барып ябышты, һайт, мәлгунь!
Шул вакыт әллә ни булып алды, шау-шу купты, кемдер кычкырып елап җибәрде, дилбегәләр ат аягы арасына кереп буталды. Аннан кинәт тынлык урнашты. Кәҗә башы урамыннан, тегермән ягыннан куш ф аяклап атын чаптырып берәү килә иде. Ул чанасына аягүрә киерелеп баскан да дилбегәсен болгап атын туктаусыз чарлый, сызгыра, акыра, чана әле бер якка салулый, әле икенче якка кар сиптереп шуып китә. Кеше егылмый, атын җан-фәрманга һаман каулый.
— Туктагыз! һай! Тукталыгыз! Көтегез!..
Борын тишекләре киңәйгән, манма су булган ат халык төркеме арасына ерып керде дә, тәртә башлары белән кемнәрнедер ега язып, шып туктады. Чанадан Сирай сикереп төште. Туны җилбәгәй, ялан кул. күлмәк изүенә хәтле ачык, изүеннән аксыл куе йон үскән таза күкрәге күренеп тора.
Моңарчы бу чуалышка һич катнашы, бер гаме юк кебек читтән-чот- тан гына йөргән Гыйбадулла кай арада Сирай янына барып җиткәндер, хәзергә хәтле аңламыйм!
Сирай ике сикерүдә тоткыннар төялешкән чана янына барып җитте дә:
— Арзу, сине виноват ясадылармы? Сине алып китәләрме?—дип акырып җибәрде.
— Күргәнеңчә,— диде Арзу, толып итәге белән аякларын төреп — Нигә алай дидең, Хәбибов?
Милиционер иңе белән Сирайны бер читкәрәк какты да чанага тезләнде: _
— На-на, кузгалдык, — дип, дилбегә какты. £
— Тукталыгыз, — дип акырды Сирай, ике кулын да йодрыклап. — ™
Тукта! Е
Асылов идарә ишеге төбенә барып җиткән иде инде, ул да туктал- з ды, борылып чаналар янына килде.
Кызарынып-бүртенел басып торган Сирай аңа таба борылды «
— Арзуның гаебе юк. Ул бур түгел, — диде. <
— Кем гаепле соң? — диде Асылов тиз-тиз.
— Борчакны мин керттем. Чоланнарына керттем дә бушаттым. Кисмәккә...
Тирә-юньдәгеләр ахылдап куйдылар, төркем чаналар тирәсендә тагын да тыгызланды.
— Прокурор иптәш, — диде Гыйбадулла, Сирайның атын бора-бо- ра,—күрмисезмени, исерек бит. Кеше таптата язды, юньсез!
— Әйдә, кияүкәем, кайтыйк, — дип, Мәүлиха апа да Сирайга килеп тотынды.
Сирай аларга күз дә салмады, Арзуга карап йотылган иде ул. Милиционер сорау белән Асыловка карады, Арзу чанадан төшеп толыбын салды, Сирай каршысына килеп басты.
— Я, я, Сирай...
Мәүлиха апа бер яктан, Гыйбадулла икенче яктан Сирайга асылынып чанага сөйри башладылар. — Исерек ич, исерек! Чак басып тора, — дип чәрелдәде Мәүлиха
апа- * ,
— Мин алай булыр дип уйламаган идем, Арзу, ышан. Уен диебрәк
санадым... ,
— Я, Хәбибов, әйтеп бетер, — диде Асылов аны кызулап.
Гаҗәп хәлнең бер башлануы гына кирәк икән, аннан үзеннән-үзе хут ала икән ул! Кәримә әнисен бер якка кагып җибәрде дә иренең күкрәгенә килеп капланды, илереп елап:
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
— Әйт барын да! Әйт! Котыл, Сирай!—дип инәлде.
Сирай сыңар кулы белән Кәримәне үзенә тартты.
— Борчак минеке. Арзу бур түгел,— дип кабатлады.
Мәүлиха апаның теше ыржайды, ул әтәч шикелле очынып, кызына кунды, чәченә ябышты:
— Төнлә туган! Тилебәрән орлыгы ашаган исәр! Тинтәк!..—днп чырылдады.
Кәримә, чәчен әнисенең кулыннан ычкындырырга теләп, төрле якка йолкынды, елак, әмма кеше акларлык тавыш белән:
— Җитте. Ашадың башымны! Артыгы булмас... Сирай, җаныкаем, (.өйлә. Түзәр әмәлем юк... Гомер буе Арзу белән тиңләп, аның белән чагыштырып җанымны таладылар. Аннан узар өчен яшьли кияүгә чыктым... Үзем үз була алмадым! Чулагын да әйт, башкасын да, аяма берсен дә!..
Без барыбыз да тетрәнеп сүзсез калдык.
15
Мәктәп янсын дип, утны Гыйбадулла чулак салган булып чыкты. Сыерны да ул чәнечкән . Мәүлиха апа Дөреш күрәзәсеннән алып кайткан бозымны коега салган. «Тәне тартышсын—җылан кабыгы кебек, йөзе саргайсын — тырнак кебек... Әкәм-төкәмдәй бөкрәйсен...»
Язга таба без түзмәдек, тагын военкоматка бардык. Бу юлы Рәфгатьне дә, мине дә алдылар.
Туганнар белән, авыл белән саубуллашып бер-нке көн никрут булып ду килеп йөрдек тә, Бөгелмәгә озаттылар, Арзу Бөгелмәгә хәтле озата да килде...
Бөгелмәдән частька киттек, аннан тагын юлга, кырык икенең җәендә без Сталинград янындагы далаларда идек инде...
Сталинградны белмәгән кеше дөньяда калмагандыр, андагы дәһшәт, Совет солдатының батырлыгы турында том-том китаплар язылган. мәгәр уртак язмыш кичерсәк тә, һәр солдатның юлы, үз көне бар иде. Бу турыда бер сөйләми калмам әле...
Әлеге .хикәяттә исә иске дусларыма, иске танышларыма күчәм, шул сәбәпле турыдан-туры кырык бишенче елга. Җиңү елына сикерәм. Шулай кирәк... Чөнки минем язмыш юлын үзгәрткән мөһим вакыйгалар сугыш беткән көннәргә дә калган булып чыкты...
Сугышны мин бераз соңрак, май ахырларында Чехословакия тауларында тәмамлап нокта куйдым. Куанычым чиксез зур иде, бердән, әтинең җиңел генә яраланып өйгә исән кайтканын белә.м, үзем дә таза- сәламәтмен. Абый — юаш Кәлимулла гына — Төньяк фронтта Карелия сазлыкларында югалып калды...
Днестр буенда каты яраланган буларак, мин демобилизациягә яшь- I эшләрдән бераз алдарак эләктем. Шул чагында полк командиры мине үз янына чакырып алды да:
- Укырга кирәк сиңа, Җиһангиров. — диде. — Укымыйча һич яра- мыи Теләсәң, мин сине хәрби мәктәпләрнең берәрсенә тәкъдим итәм. Батырлыгың бар, башың эшли, тот та тәвәккәллә син!
Командир шулай дип торга1’, бераз борын да күтәрелеп китте, тәкъдиме дә бик кызыккыч иде, мәгәр мин авылга кайтырга булдым... Арзу.. Ул көтә иде мине!
— Рәхмәт, иптәш майор, — дидем. — Башта унынчыны тәмамлыйк инде! Әнә сеңел яза... Бармак башы хәтле генә кыз иде, хәзер унынчыны бергә тутырырга туры киләчәк.
— Хәрби хезмәтне яратмыйм дисең инде, Җиһангиров?
— Яратмыйм димим, күнегелде. Мәгәр авылда бик көтәләр.
Туганнарча саубуллаштык...
Туган илгә кайту шатлыгының зурлыгын канлы сугышны тәмамлаган солдат кына белсә беләдер! Кнтә-җыена башлагач табышасың бит ул, Татарстаннан өч егет җыелдык. Кичкә хәтле вакыт шактый иде. поезд тенге унбердә генә китә, әйберләрне тапшырдык та үзебез азат иткән шәһәр белән танышырга чыгып киттек. Үзәк урамнарның бер- ♦ сендә, бомба һәм снаряд чокырлары белән чарланган мәйдан каршы- сында, бер йорттан музыка тавышы яңгырады, әсәренеп тукталып калдык. Тәрәзәләр фанер, такта белән кадакланган булса да, музыка тавышы безне үзенә чакырды. Якынрак барсак, күрәбез, ишек өстенә «Ресторан» дип язып куелган.
— Керәбезме?
— Керәбез!
— Малай, мондыйга акча җитәрме соң?—ди беребез.
Бездәге акча,—ди икенчесе, кесәсенә сугып. — Рестораны-ние белән сатып алабыз!
Сиңа егерме бер-егерме ике яшь булсын, иңеңдә лейтенант погоннары, син чех шәһәрен фашистлардан азат итүче, син Европаның үзәгендә бул, җиңүче булып йөр, кесәңдә туган илгә хәтле билет кыштырдасын, көн матур, җәйге кояш синең орден-медальләреңә кунып балкысын — ничек бәйрәм итмисен ди инде?! Шәһәрне азат итү, урамнарны квадратлар, нокталар белән атап йөртү бер нәрсә, ә монда ресторан!.. Чын ресторан! Музыка уйнап тора, кергән-чыкканнарның авыз ерык!..
Башта әтәчләнсәк тә, ишеккә тотынгач, каушап калдык, барыбыз * да сала кабартмалары, ә ресторан ишегенең тоткасы арыслан башлары ® белән бизәп җиздән коелган, авыр, саллы ишек... Арада кыюрагы мин £ булып чыктым. л>
— Ни кыланса, шул килешә җиңеп чыккан егеткә!—дип, күкрәкне^ киердем дә арысланның танавыннан гына чеметеп авыр ишекне кае- з рып ачтым...
Тып та тып басып кереп барабыз, малай, и-и, анда мыжылдаган т> халык, күбесе безнең офицерлар, солдатлар, тегендә дә, бу өстәл янын- * да да русча сөйләшәләр, «Огонек»ны сузалар, сәхнә кебек эшләнгән, бәрхет белән өртелгән мәйданчыкта шәрә беләкле, озын күлмәк кигән арык кына хатын-кыз җырлый, карлыгач канаты кебек озын итәкле җилән кигән бер озын кеше скрипка уйный, галәмәт!..
Алай халык мыж килсә дә, кадерең юк дип. читкә какмыйлар икән монда, ап-ак яка куйган шома егет йөгереп килеп тә җиткән, «пан да пан!» дип өтәләнә бу! Какой-такой пан булыйк ди без сиңа, майлы күз, Татарстан егетләре без, Иделдән, фашист муенына элмәк булган елгадан, «товарищ» диген... Бетте моннан соң паннар! Дөньяда «товарищ»- тан да кадерле сүз юк, белмисең икән, өйрәнә тор! Тегенең дә авыз колакка җитте, «Рәхим итегез, товарищ!» ди, бер кырыйдара-к безгә язган буш өстәле дә бар икән. Малайлар батыраеп та китте: «Иң шәп шәраб- ләрне, иң әгълә ризыкларыңны ташы!»—дип кенә торалар...
Әлбәттә, беренче чәркәне Җиңү өчен тоттык.
Җиңү дигәненә туган ил дә, әти-әниләр дә, сөйгән ярлар да, еллар буе күңелләрдә сүнәр-сүнмәс дөрләгән хыяллар да керә иде. Сүнәр- сүнмәс дим. чөнки сугыш сугыш ул! Идел ярыннан шушы бәләкәй шәһәргә килеп җиткәнче күпме яшьтәшләрне, нихәтле иптәшләрне күмеп калдырдым мин!
Арадан без бәхетле булып чыктык...
Табындашым—зур авызлы, кыска кара мыеклы Шөгер егете Исмәгыйль:
— Әйдәгез, җанкай-җанашлар өчен берне күтәрик. — диде.
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
Арзу исәнлегенә берне эчәм дип торганда гына аркама шап иттереп берәү сукты. Чәчәдем, борылып карадым һәм кычкырып җибәрдем: артымда кителенең өске төймәсен ычкындырган, киң җилкәле, чегән төсле кап-кара каралган, ялтыр куныч итекләрен ерып баскан өлкән лейтенант басып тора иде.
— Рәфгать! Дустым Дындып! Каян болай?
— Кая диген, өшегән! Өйгә!..
— Без дә өйгә!
Баксаң, алар ресторанның икенче почмагында утыралар икән, безнең татарча гөжләгәнне ишетеп килгәннәр. Ике егет. Шуларның берсе— Рәфгать!.. Официантны чакырып китереп өстәлләрне берләштердек. мәҗлес өр-яңадан башланып китте...
Без ул көнне, әлбәттә, поездга өлгермәдек, комендант янына кереп, мең бәхәс белән, билетларны иртәгәгә — Рәфгатьләр поездына төзәттереп чыктык. Рәфгать белән бергә кундык. Киев янында аерылганнан соң безнең башлардан шактый нәрсәләр кичкәнгә, сөйләшеп сүз бетмәде, таңны аттырдык, керфек тә какмыйча урамга чыгып киттек, әллә нинди шикле подвалларга төштек, барыбер таптык, баш төзәттек, җырладык. биедек...
Рәфгать миңа караганда егетрәк кеше шул! Өлкән лейтенант, түшкә йолдызлар да күбрәк сибелгән. Җитмәсә, менә дигән күн пальто алып кайта, киеп тә күрсәтте, итәге үкчәсеннән. Шул пальтосын кигән иде, нәкъ менә Бөгелмәдәге абыйсына охшады да куйды! «Шушы пальтоны киеп Югары авылны биш әйләнәм әле, күрсеннәр кем икәнлекне!»— диде ул, мактануын һич тә яшермичә. Малай-шалайга бүләк җыйган: трофей зажигалкалар, кесә фонарьлары, пәкеләр, авыз гармуннары... Сизәм, авылны бөтенләй шаккатырмакчы була егетем!..
Икәү генә калгач, Арзуны телгә алдык.
— Язамы?—диде ул.
— Яза да, көтә дә! Шуңа күрә ашыгам да!..
Югары авыл. . Хәбибрахман абзыйның үлгәненә ике ел... Сирай да штрафной батальонга эләгеп батырларча сугышып үлгән... Кәримә Си- райдан бәбәй табып Мәүлиха апалардан аерылып чыккан, хәзер Арзу белән бергә, бер йортта торалар . Гыйбадулла чулак төрмәдә эзсез югалган...
— Мин дә үземнең Арзуымны таба алырмын дип уйлыйм хәзер! — диде Рәфгать.
Ниһаять, без кайтып барабыз... Берәү дә купеда гына утыра алмый, коридорга чыгып бөяләбез, көн җылы, матур, тәрәзәләр шар ачык, ва-гоннарда трофей аккордеоннар белән Тула гармуннары ярышып-яры- шып сайрашалар. Туган ил җиренә аяк баскач, дәррәү рәвештә «Ур-ра1 кычкырдык...
Инде монда тынычлык, инде монда сугыш яраларын төзәтү бара, йортка түбә ябалар, станциядә водокачка тирәсендә нидер эшлиләр... Инде бездән дә бәхетле кеше юк хәзер — тыныч тормышны күрү бәхетенә дә ирештек!
Поезд Украина кырлары буйлап акрын гына чаба, вагоннарны кечкенә станцияләрдә дә зур-зур халык төркеме каршылый, кайгы яшьләре шатлык яшьләре белән аралашып ага...
— Болары Көнбатыш Украина авыллары, — ди Рәфгать, ап-ак тәбәнәк хаталарны күрсәтеп. Ихаталар зур түгел монда, киртә-куралар да юк, бәләкәй елга буена сырышкан йортлар алма, груша бакчалары арасында яшеллеккә күмелеп утыралар. Үзебезнең шулай ерак китүебезне, җирнең, илнең зурлыгын мин хәзер генә чынлап торып күз алдыма китерә алам, һәм минем күңелгә гаҗәп бер уй килә, бар иде бит, шушы чиксез җирнең күкрәгендә ышыкланып, башны саклап торырлык урын тапмаган чаклар да бар иде бит!..
Татарстанга хәтле бик ерак, әле күрше республикалардан очраткан кешеләрне дә «якташ!» дип сөенеп каршылыйбыз, табын уртак, күңелләр хуш.
Шау-гөр килеп купеда чәй эчәбез. Каршымда Рәфгать... Ул бүген миңа ата-анамнан да, дөньядагы барлык кешеләрдән дә якынрак. Ул минем бала чак дустым гына түгел, ул аннан да мең тапкыр олырак: < ул минем беренче окопташым... Беренче куркуымның, беренче мәхшәремнең шаһиты. Сталинград җәһәннәмендә булмаган кешегә сөйләп аңлату читен, күргән кешеләр үлем түшәкләрендә дә андагыларны онытмаслар. Кешеләрнең чакма ташыннан катырак икәнлеген без шун- ,'а күрдек. Әгәр без шуны күрмәсәк, шуңа инанмасак, Европа үзәгенә тикле барып җитә алган булыр идекме икән? Куркак күбрәк үлә сугышта...
Тәрәзәдән җәй җиле керә. Як-ягыбызда тыныч заманның тын өйләре кала. Юл буйларында чиккән түшле ак кофта кигән кызлар яулык болгап кала... Чәебез тәмле, сүзләребез сайланып кына чыга, уйларыбыз татлы... Рәхәт, чиксез рәхәт икән бу яшәү!..
— Мин юридическийга китмәкче булам, Искәндәр.
Мин Рәфгать өчен куанып баш кагам...
— Ә унынчыны?
— Анысын быел җәйдә үк җайларга кирәк!
— Арзу яшәсен! Кайтабыз да аңа егылабыз! Кинәт әллә нәрсә булды: безнең купе тәрәзәсенә чарт иттереп нидер китереп сукты, яшен дияр идең, күк йөзе чалт аяз... Пыяла ярчыклары кулымдагы чәйле кружкага сибелде, берсе кул аркама кадалып сызы- ф лып кан агып чыкты. Рәфгатьнең кружкасы идәнгә үк тәгәрәде.
— Рәфгать, күрче, кан,—дидем мин. Коридорда тавыш, ыгы-зыгы 2
купты, кемдер «аһ» дип куйды. Рәфгать өстәлгә иңеп төште, мин аның £ иңнәрен эләктереп алдым, кочагыма яткырдым.. Аның чигәсеннән кан ™ тибеп чыккач кына аһ дип өнсез калдым... Е
Коридорга атылып чыктык... з
— Санитар! Врач! Ярдәмгә килегез! “
— Бендеровчылар ата! Хыянәтчеләр!—дип кычкырды кемдер. ™ Атыш тавышларын мин дә ишеттем.
Поезд акрынлап туктады, офицерлар, солдатлар җиргә коелдылар, кайберәүләрнең кулында корал ялтырады.
— Бандитлар! Бендеровчылар!..
Минем алар турында юньләп ишеткәнем дә юк иде моңарчы, кылган явызлыкларын күреп шаккаттык. Безнең составка әллә ничә автоматтан атып калганнар икән...
«Саша» дип аталган бәләкәй генә станциядә Рәфгать белән тагын дүрт егетне тупыл агачы төбенә, туганнар каберлегендә күмеп калдырдык. Аның фуражкасын, балаларга җыйган бүләкләрен үзем белән алдым.
Тагын зур сынау алдында торып калдым. Алда юлым... Алда Татарстаным. Алда Арзуым... Янда Рәфгать... Янда яңа корбаннар..
Нишләргә?
Юк, мин электәге беркатлы малай түгел идем инде! Дус белән Дбшмайны аерырга мине Сталинград далалары өйрәткән иде! Дусны иркәләргә хакым булган кебек, дошманны каты җәзаларга хакым бар иде минем. Мәхәббәт белән Нәфрәт уртасында бу юлы озак басып тормадым. Мәхәббәтем күңелем ярларына сынмыйча ташыса да. Нәфрәтем көчлерәк иде. Рәфгатьне җирләп, тыныч кына кызлар куенына кайтып китә торган егет идем мин, авызым тулы кара канны төкермәдем, Украинада калдым. Тернополь, Ровно өлкәләрендә армиядә хезмәт иттем. Ягымлы йөзле, җырга-моңга искиткеч бай. тәмле телле украин халкын гомерлеккә яраттым. Рус, украин егетләре белән бергә
МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
илебез урманнарын милләтче бандитлардан арчыдык. Ел саен языв, агачлар ак чәчәккә төренгәч, Рәфгатьнең каберен зыярат иттем...
Шунда партиягә кердем, бандит пулясы муенымны шунда тишеп узды...
Шунда Кызыл Байрак ордены алдым...
Өйгә мин кырык жиденек көзендә генә кайтып элгәштем.
Әти өйдә иде, ул урам яктан йорт нигезен пычкы чүбе өеп җылытып йөри иде. Мин аттан төшеп калгач, әти танымый торды. Кочаклаштык.
— Бүген кайтырсың сыман күңелгә килгән иде, улым.
— Ә кичә?
— Кичә дә шулай... һәр көн шулай иде.
Көлештек. Әтинең чал сакалы арасындагы җәрәхәт җөен кулым белән тотып карадым...
— Авыртмыймы, әти?
— Әлегә сизелми, улым...
Әни кибеткә төшеп киткән икән. Без урамда сөйләшеп торганда күрше капка ачылды һәм аннан җнңелчә пальто кигән, ыспай гына гәүдәле бер хатын-кыз килеп чыкты.
Әти янында хатын-кызга игътибар итү килешеп бетмәсә дә, мин ана таба киттем, ул да бер мәлгә генә тукталып калды да туп-туры миңа таба атлады..
* *
Кнчкырын, бүләкләр, күчтәнәчләр алып, Арзу белән Рәфгатьнең әнисе Миңсылу апа янына киттек. Рәфгатьнең фуражкасын ак чүпрәк белән төреп Арзуга тоттырдым. Зажигалкалар, пәкеләрне Түбән оч малайларына өләштек. Кәримәнең малаена авыз гармуны һәм дүрт җәпле пәке эләкте...
Көз булса да, киче матур...
Җылы...
Торналар китә.
Берьюлы ике көянтә!
Без, тукталып, кызгылт-зәңгәр күктә очкан үзебезнең як кошларына сокланып карап торабыз. Ирләре, уллары сугыштан кайтмаганнар аларның моңсу тавышын ишетеп үкереп елыйлардыр...
Урамда, ишегалдында, бөтен җирдә коймак исе...
Печән исе. Тереклек исе.
Торналарны озаткач, икебез дә тәрәзәгә карадык: әти белән әни янәшә басканнар да үксеп-үксеп елыйлар. Алар чиксез шат. Әллә мин исән-сау кайтканга, әллә без Арзу белән кавышканга шатланалар, анысын аера алмадык...
Июнь, 1972— сентябрь, 1973.
Займище — Казан.