Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРЫМ ПАРТИЗАННАРЫ


ХИКӘЯЛӘР
Иршат Зэки уды Вергасов 1914 елда туган.
Бөек Ватан сугышы елларында Кырымдагы партизаннар хәрәкә-тендә катнаша, зур гына партизаннар берләшмәсенең командиры була.
1948 елда яза башлый. 1949 елда «Таврия таулыгында* исемле беренче китабы чыга һәм соңыннан бу китабы рус телендә 12 тапкыр басыла. Аның шулай ук «Үткелдә*. «Верхоречье юлы* исемле очерк һәм хикәя җыентыклары. «Җиребез бер генә* дигән романы. «Кырым сәхифәләре* исемле роман-хроникасы (3 тапкыр басылган). «Боз өс-теннән үткән юл» дигән повесте бар.
Хәзерге вакытта «Полк командиры» исемле яңа романын төгәлләп килә
Әдәби псевдонимы — Илья Вергасов Әсәрләрен рус телендә яза.
«Без, бөтен җәмәгать белән...»
лында гына әлегә ул-бу сизелми кебек. Ерактагы зәңгәр тау сыртлары ягыннан әллә нигә бер ишетелеп куйган пулемет тырылдауларын исәпләмәгәндә (тауларга партизаннар хуҗа иде), авылда әүвәлгечә табигый тынлык хөкем сөрә. Анда немецлар ничектер кисәк кенә бер күренделәр дә. йорт саен аракы даулап, кош-корт атып мал җыйгач һәм колхоз клубы каршындагы мәйданда бераз исерешеп буталгач, Бакчасарай тарафына китеп бардылар. Алар киткәч, авыл янә әүвәлгечә яши башлаган кебек булган иде...
Әмма кышкы юеш-дымлы көннәрнең берсендә, иртәнге якта, табутны хәтерләткән озынча соры бер машина авылга ыжгырып килеп керде дә Лаки колхозы председателе Владимир Лелиның йорты кар-
угыш илебезнең көньяк цитаделе — Севастополь янына ук килеп җиткән иде инде. Немец полклары, безнең оборонаны җимерергә тырышып, күп санлы танклары, самолетлары һәм сайлап алынган эсэс батальоннары ярдәмендә, бертуктаусыз һөҗүм итә һәм шәһәрне көчле артиллерия уты астында тота иде. Бөтен тирә-як сугыш гөрелтесеннән болай да калтырап тора иде...
Бары тик Севастопольдән көнчыгыштарак, утыз чакрым чамасы читтәрәк, таулар итәгендә ак йортлары белән җәелеп утырган Лаки авы
шында шып туктады. Кабинадан юан гына бер фельдфебель сикереп төште.
— Синең Лакида партизан бар? — дип сорады ул, капкадан чыгып килгән председательгә эндәшеп.
Владимир Лели — аз сүзле, тыныч-сабыр холыклы кеше — чакырылмаган кунакка түбәнчелек белән күзләрен текәде дә: ♦
— Каян килсен монда партизаннар, офицер әфәнде! Тын, аулак 2
урын бу,— дип җавап бирде. £
— Колхос гут, и партизан юк, ә? =
— Колхоз чынлап та яхшы,— анысын дөрес әйтәсез, офицер £ әфәнде, ә менә партизан дигәне юк, аллага шөкер,— диде Лели, баш- р ка нәрсә әйтергә белмәгән бер төс белән кулларын җәеп.
Фельдфебель тирә-ягын күздән кичерде, аннары күршедәге Кир- с мәнчек дигән авылның полицаен ияртеп, председатель йортының ка- 5 ралты-курасын, парникларын тикшерергә кереп китте. Шунда, бер £ уңайга, түтәлдән кыяр өзеп алып, шытыр-шытыр ашарга да тотынды, ж Терлек абзарына кергәч, белдекле бер кыяфәттә: «Якшы, гут, биик ф якшы»,— дип, үзалдына сөйләнеп торды: ниһаять, йөзе белән пред- ~ седательгә таба борылып, бармагын аның күкрәгенә терәде:
— Син кем була?
— Шушы авыл кешесе, колхозчы ягъни.
Кирмәнчек полицае, тешләрен ыржайтып, сүзгә катышты:
— Ник ялганлыйсың? Председатель икәнеңне бөтен кеше белә ич. £ Фельдфебельнең күзе-кашы җимерелде:
— Бу дөрес, әйе?.. Күзләр акыллы, хуҗа кеше, әйе?
— Без барыбыз да хуҗалар. 3
— Юк! Син староста булыр. Син аңлый, әйе? Бургомистр, t майн гут!
— Кая инде ул безгә андый начальник булу, офицер әфәнде! Аякларымның да рәте юк...
— Юк! Син немец командований кушкан староста! Саботаж — фыот! — диде фельдфебель, председательнең борыны төбендә бармагын шартлатып. Аннары, ерактагы ачылганнан-ачыла барган шәрә тауларга таба күрсәтеп:—Анда партизан бар? —дип сорады.
— Партизаннар әнә анда,— диде полицай, ялагайланып, һәм еракта караеп күренгән урманлы тауга таба кулы белән ишарәләде.
Шуннан соң алар машиналарына чыгып утырдылар да гүелдәп китеп бардылар. Лели исә бүреген күзләренә батырып киде, җиргә бер төкерде дә капкадан йортка керде.
Колхозның бухгалтеры — сирәк, уңган сакаллы, аксыл йөзле, өстенө кыршылып беткән вельвет куртка кигән Григорий Александрович — бу вакыт идарәдә калын-калын ниндидер контор кенәгәләре актарып, счеты белән нәрсәдер санап-исәпләп утыра иде. Гомумән, соңгы көннәрдә ул иртәдән кичкә хәтле идарәдән гел чыкмый иде диярлек. Әлеге фельдфебель белән полицайның председатель йорты каршындагы кыланышларын ул тузанлы тәрәзә пыяласы аша бик җентекләп күзәтеп торды, аннары, алар китүгә, тиз генә киенеп, култык астына счет һәм исәп-хисап кенәгәләрен кыстырды да идарәдән чыкты һәм туп-туры председательгә юнәлде.
Теге исә аны шактый коры каршылады. Авызыннан сүз алып булмас бу картлачны ул бик өнәп бетерми иде. Шуңа күрә хәзер: «Монысына тагы ни кирәк икән?» —дип, эченнән генә пошынып уйлап куйды.
Табынга утырып, йортта төнәтелгән йөзем шәрабеннән берәр стакан авыз иттеләр. Хисапчы карт, кулын колагы янына күтәреп, тыңлабрак торды да:
в «к у» » а
81
— Гүли димме, ә? — дип сорап куйды.
— Гүли.— диде Лели, әллә ни исе китмәгән бер тавыш белән.
— Севастопольне, әлеге «каты чикләвек» дигәнне, мәйтәм... ват-манчылар, ә?
— Ә сез шуңа шатланасызмы әллә?
— Нигә әле алай дисез?
— Ярар. Григорий Александрович, тел яшереп маташмыйк. Йо-мышыгыз нәрсә? Хәзер тәккә генә кунакка йөрмиләр — заманы андый түгел.
— Анысы дөрес. Мине менә нәрсә борчый: колхоз амбарларында күпме байлык ята бит безнең, беләсезме шуны? — дип, үртәлебрәк сорап куйды хисапчы.
— Шуннан нәрсә?
— Ничек «нәрсә»? Килерләр дә кырып-себереп китәрләр! Аулак урын дип безне ягалап үтәрләр дисезме әллә?
Шулай дип, бухгалтер председатель каршына счетны этәреп куйды да тәмәкедән саргаеп беткән бармаклары белән чалт-чолт китереп төймәләрне күчерә башлады:
— Дюбек тәмәкесе, ашлык, сарыклар, мөгезле эре терлек... Хәер, сез хуҗа кеше ләбаса, хәзинәдә ни барын үзегез дә беләсез! Менә шул байлык хакында җаныгыз бераз борчыламы дип соравым? — Бухгалтер, күзлеген маңгаена күтәреп, председательгә төбәлде.
— Сез нәрсә тәкъдим итмәкче буласыз соң? — диде Лели, эчке бер дулкынлану белән.
Карт, ябык-нәзек муенын суза төшеп, тәрәзә аша еракта караеп күренгән урманлы тауларга карап алды.
— Имеш-мимешләргә караганда, сезнең беренче ярдәмчегез Николай Константинович Спаи нәкъ әнә шунда, ягъни Македонский отрядында, сугышып йөри диләр. Дөресме шул, ә?
Лели гаҗәпләнүдән хәтта тетрәнеп куйды: гомере буе җәмәгать тормышыннан читтә булырга тырышкан, идарә утырышы булып идарә утырышларына да кыстата-кыстата гына килгән һәм анда беркайчан сүз алып сөйләмәгән, фәкать хисап эшләренең үзе куйган тәртибе бозылган очракларда гына холкын күрсәтә торган шушы мәхлук хәзер әллә кайдагы партизаннар турында хәбәрдар булсын, имеш!
— Николай Константинович хәзер кайда йөри торгандыр — анысын белмим, ә менә җәмәгать милкен кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!..
Бухгалтер, өстәл өстеннән счетын -артып алып, аягүрә торып басты һәм председательгә таба очкынлы кысык күзләрен юнәлтте:
— Алайса, гафу итәсез: мин сезне әллә башлырак, йөрәклерәк кешеме дип уйлаган идем, ә баксаң — алай түгел икән. Хушыгыз!
— Туктагыз! Кичерегез, гаеп миндә. Сез хаклы: безнең Николай чыннан да Македонский отрядында. Тик менә соңгы вакытларда ииктер күренми башлады — шунысы гына начар,— диде Лели, икърар ител.
— Берәр бәла-каза булмагандыр бит?
— Үзегез дә күргәнсездер: теге чакны урманда зур янгын булды. Отряд шуннан качып берәр кая китеп бармадымы икән дим.
— Беркая да китмәс, әдегә шым гына яталардыр. Менә берәрсе килеп чыгар әле, кайгырма.
— Рәхмәт сезгә. Григорий Александрович.
— Болар белән нишлибез соң? — диде бухгалтер, кенәгәләрен айкап.
— Бүген җыелышып сөйләшербез. Кичен. Миндә. Сезнең дә килүегезне үтенәм.
— Килермен, һичшиксез килермен.
Кичен председатель өенең аулак, киң-иркен кунак бүлмәсен тә дүрт кеше утыра иде. Өчесе — идарә члены, дүртенчесе — бухгалтер. Лели үзе авыл әйләнеп, аның тирәсендәге сукмакларга һәм ике олы юлга күзәтчеләр куеп йөргән арада, болары, үзара сүз куертып, бүгенге көн хәлләре һәм Севастополь тирәсендә барган каты сугышлар турында сөйләштеләр, безнең частьлар чигенгән чакта аларга һәм таулардагы партизаннарга колхоз милкеннән азык-төлек бирми җи-бәрүләре өчен үз-үзләрен шелтәләп тә алдылар.
Ниһаять, председатель кайтып керде. Ишектән керүгә үк, тирләгән-маңгаен йонлач бүреге белән сөртте дә:
— Безнең Григорий Александрович фикерен тыңлап карыйк әле,— дип, сүзне шундук төп мәсьәләгә күчерде.
Карт та, буш сүзгә урын калдырмастан, фикерен төгәл итеп, саннар ярдәмендә әйтеп бирде. Колхоз милкендә ике мең декалитр йөзем аракысы, фәлән-фәлән күләмдә алтындай кадерле дюбек дигән тәмәке чималы бар, диде. Аның соңында: колхоз көтүендә биш йөз баш сарык, күп санлы эре терлек бар. Күпме ашлык та күпме бәрәңге запасы! Һәммәсе күз алдында ята,— сизенсә, фашист шундук бөрте- генәчә тазартып-чистартып китәчәк!
— Хәл менә шундый! —дип бетерде ул сүзен.
Аны һәммәсе дә зур кызыксыну белән тыңладылар. Әйтергә мөмкин, бу аның авылдашлары алдында беренче зур чыгыш ясавы иде.
Аннары кызу бәхәс башланды. Төрле тәкъдимнәр булды, иң соңында бөтен байлыкны яшерергә дигән уртак фикергә килделәр. Тәмәке чималын, тюкларга бәйләп, тау куышларына, йөзем, аракысын да — шунда илтергә. Тик алдан, икенче савытларга бушатып, савытларны күкерт белән төнәтергә кирәк булыр. Инде сарык, сыерлар көтүенә һәм бөртекле ашлык, бәрәңге запасына килсәк,— аларның һәммәсен урманга-тауларга җиткереп, партизаннарга тапшырырга.
Тик менә ул партизаннар дигәне генә кайда икән хәзер? Македонский үзенең сугышчан отрядларын нинди урманга, кайсы тау араларына күчерде икән? Николай Спаи белән юлчы-мастер Иван Иванович Суполкиа ни сәбәптән элемтәне өзделәр соң әле? Ә бит моңарчы авылга кемнәр генә килеп-китеп йөрми иде! Рядовой партизаннары да, командирлары да, хәтта элеккеге райком секретаре, хәзер партизаннар отряды комиссары Василий Ильич Черный үзе дә булга- лый,— килеп, халык белән сөйләшеп, аны өметләндереп, сөендереп китә иде. Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итү, Керчь, Феодосиягә безнең десантлар төшерелүе турындагы шатлыклы хәбәрләрне халык аңардан ишеткән иде бит!
Ә менә хәзер, партизаннарның ярдәме аеруча кирәк дигән бер вакытта.— һичберсе юк, җир упкандай, бөтенесе югалдылар да беттеләр!..
...Авылга Кырым кышы якынлашып килә. Иртәләрен тау сырт лары өстеннән түбәнгә катлам-катлам соры масса шуышып төшә дә бөтен тирә-якны куе томан каплап ала.
Колхоз сөрәнчесе иртә таңнан тәрәзә шакырга тотына:
— һәй, эшкә чыгыгыз!
— Исәр баш, кем өчен эшләргә өндисең?
— Кем өчен булсын, Совет власте өчен!
Кичләрен исә тәбәнәк түшәмле идарә бүлмәсенә Лели керә. Ул арыган, йончылган. Гаҗәп түгел: көн эчендә ул күпме юл үткән — бригадаларда йөргән, тәмәке саклагыч сарайларда булган, тау куыш лары белән авыл арасын ничәмә-ничә мәртәбә әйләнгән!
Идарәгә кергәч, ул бухгалтер картның кечкенә өстәле янына килеп утыра да, әкрен генә тәмәке пыскытып, Григорий Александровичның
тын-салмак тавышлы хисап сүзләрен тыңлый: ничә кап тәмәке оза- тылган, ничә мичкәне пешекләп, төнәтеп, күпме аракы салынган...
Атна эчендә төп эшне башкарып та чыктылар. Колхоз байлыгы тулысы белән озак вакыт саклау өчен җайлаштырылган тау куышына күчерелде. Анда барыр юл — чын лабиринт: белми кергәннең ары үтәр түгел, әйтергә мөмкин, кире чыгар әмәле дә юк.
Алгарак китеп, шунысын әйтик: 1944 елда Кырымны азат иткән Совет гаскәри частьлары Лаки колхозчыларының бу зур бүләген рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Дөрес, ул байлыкның яшерелгән урынын күрсәтеп бирүчеләр Лаки колхозчылары үзләре түгел иде түгелен...
Шул ук 1942 елның кышында Лели — «яңа гына пешеп чыккан бургомистр»— Бакчасарайдагы немец коменданты исеменнән: «Качи шоссе юлын төзәтү өчен унбиш крестьян җибәрергә!» дигән язма боерык алды. Бу боерыкны аңа сыңар погонлы кара шинель кигән фашистлар — эсэсчылар китереп бирде!
Нишләргә? Севастополь янында һаман каты сугышлар дәвам итә. Кая карама — анда «ягт-командалар» — партизан аулаучы фашист отрядлары тыкшынып йөри. Лаки өстенә һәлакәт якынлашканнан- якынлаша бара иде.
Берәүләр уенча, авылга ут төртеп, урманга партизанлыкка китәргә кирәк. Ләкин карт-корыны, бала-чага, хатын-кызны кая куярга? Икенче берәүләр, киресенчә, беркая аяк атламаска, күндәм генә, тын гына авылда яшәп ятарга һәм ни буласын көтәргә киңәш итәләр. Тик шундук шикләнеп тә куялар: нәрсә көтәргә? Аркаңа пулямы, әллә муенга элмәкме?!.
Шул чакны бухгалтер сүз сорады. Трибунага таба салмак адымнар белән атлап барган картка күп кенә колхозчылар хәтта ничектер гаҗәпсенеп карадылар шикелле.
Карт хисапчы болай диде:
— Безгә.— диде.— Крылов мәсәлендәге торна, кысла һәм чуртан кебек кылану һич килешми. Без бөтен җәмәгать белән бер сүзгә килергә, арбаны фәкать бер якка тартырга тиешле... Менә шулай, колхозчы гражданнар...
— Конкрет алганда нәрсә тәкъдим итәсез соң?
— Беренчедән, председателебезнең кушканын үтәргә.
— Бургомистрның ягъни, шулаймы?
— Кешенең! Рәсми яктан әйдә бургомистр була бирсен, ә гамәлдә — ул барыбер безнең председатель! Оккупантлар белән эшне хәйләгә корырга кирәк, аларны алдарга, сүздә вәгъдә биреп, гамәлдә үз файдабызны кайгыртырга кирәк. Хәзер иң мөһиме — партизаннарны табу, ягъни Македонский белән элемтә урнаштыру.
— Тотарсың кырдагы җилне!
Григорий Александрович кулын кискен генә югары күтәрде:
— Македонскийны мин күреп беләм, алар яшеренгән урманнар да миңа таныш. Ышанып тапшырсагыз — үзем эзләргә алынам!
Озакламый теге юан немец фельдфебеле тагы Лакига килеп чыкты. Бу юлы ул кыр жандармериясе отрядын һәм Кирмәнчек авылы полицайларын да иярткән иде.
Председатель өенә керүгә, фельдфебель хуҗаларча эре бер кыяфәт белән түргә узды һәм аш өстәле янына килеп утырды.
Өстәл өстенә берничә шешә вино һәм салкын сарык ите китереп куйдылар. Лели хәтта кабыгы ләйсән бөртекләре кебек җемелдәп, чуарланып торган хуш исле розмарин алмаларын да чыгарып салды.
— Гут, молодец! — дип, кулларын уа-уа, көлеп сөйләнде фельдфебель, табындагы нигъмәтләргә карап. Шул ук вакытта астыртын гына гел хуҗаны күзәтте.
Солдатлар озаклап һәм бик тәмләп ашадылар. Фельдфебель, аракыны мактый-мактый, стаканын күтәрде:
— Севастополь капут! Солдат күп — ашау да күп кирәк. Немец командований хосусый милекне никс... алырга кушмый. Лаки кол- хози бай. Җәмәгать фонди зурмы?
— Байлык зурын зур иде дә, эвакуацияләделәр, Кызыл Армиягә ♦
биреп җибәрделәр. Хәзер колхозның бөртек тә байлыгы юк, офицер з әфәнде. <
— Ник юк? — дип, фельдфебель кинәт йодрыгы белән өстәлгә = китереп сукты һәм урыныннан сикереп торды.— Без белергә кирәк... 3 Сарик, сиыр, шнапс, э-э... ничек? Дюбек, дюбек... Алар бар, әйе? й
— Бар иде, хәзер юк шул инде. Юкка суд та юк — шулай диләр < бездә,— диде Лели, кулларын җәеп.
Фельдфебель аның өстенә килә башлады:
— Ник юк?
Алар шулай бер-беренә бик озак карашып тордылар. Солдатлар * хәтта чәйнәүләреннән туктады, ишек төбендәге полицайлар да афәт ф көткәндәй катып калдылар. о
— Син — коммунист... Партизан. Сине — фыот!..
Фельдфебель, үз солдатларына һәм полицайларга таба борылып, нәрсәдер немецчалап әйтте. Тегеләр шундук корал-мылтыкларын _ эләктереп ишегалдына атылдылар. Берәве, автоматын әзер тотып, ~ бусага төбенә барып басты. а
Шулай унбишме-егермеме минут вакыт үтте. Лели, берни булма- н гандай, урындыгына тын гына утырды, фельдфебель исә күзен алмый < һаман аны күзәтте. 3
Ниһаять, солдатлар кире әйләнеп кайттылар һәм колхоз амбарла- - рында, сарайларда тузаннан башка берни дә булмавын сөйләп бирделәр. Фельдфебель янә Лели янына атылып килде һәм ике бармагын тырпайтып күрсәтте дә:
— Ике тәүлек, ике көн, ике төн — егерме биш сиыр, ике йөз сарик, йөз декалитр шнапс булсын!..— диде.— Юкса...
һәм ул, кулы белән һавада элмәк сурәте ясап, күзләрен өскә таба чөеп алды.
— Берни дә юк бит, немец әфәнде.
— Дәшмә! — дип җикерде фельдфебель, йодрыгы белән Лелинең яңагына төртеп.
Лели хәтта артка чайкалып китте. Күзләрендә шундый нәфрәт очкыны кабынды ки, фельдфебель, үзе дә аңышмастан, кобураеында- гы пистолетына сузылды.
Председатель, ачуын ничек кирәк алай басып, түбәнчелекле гадәти тавышы белән әйтеп куйды:
— Мин кулдан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер, офицер әфәнде, тик алыр җире юк бит. Шулай да ни дә булса җыйнаштырып карармын.
Урман эченнән иске юл сузылып киткән. Ян-якларында куе әрәмәлек. Карала башлаган җепшек кар өстендә бернинди эз юк. Тынлык. Тик кайдадыр якында чылтырап гөрләвек акканы гына ишетелеп китә.
Як-ягына карангалап, юлдан карсак-ябык гәүдәле, кулына кызыл агачыннан кисеп алынган таяк тоткан бер карт бара. Ул бик арыган булса кирәк, аякларын көч-хәл белән генә атлый.
Куаклык эченә яшеренгән сакчы исә юлчыны күзен дә алмый күзәтә, әмма тавыш биреп туктатырга әле ашыкмый: партизаннар оясына көтмәгәндә килеп чыккан бу сәер картлачның юл максатын чамаларга тели, ахрысы.
Менә, ниһаять, карт юлны аркылы кисеп үткән һәм аяк эзләре белән чуарланган сукмак чатына килеп җитте. Килеп җитте дә, туктап, иелә-иелә, сукмактагы эзләрне карарга кереште. Һәм нәкъ шул мизгелдә колагы төбендә:
— Тукта! Кулыңны күтәр, атакай! — дигән кискен тавыш ишетте.
Күтәрелеп караса — каршында өстенә сырма кигән автоматлы бер егет басып тора.
— Бу нәмәстәкәеңне читкәрәк ал,— диде карт, арыган тавыш белән, аннары егетнең күзләренә туры карады да: — Әйт әле, син партизанмы әллә, улым? — дип сорады.
Картны әлеге тапталган сукмактан бик озак алып бардылар. Сукмак әле шарлап аккан елга үзәненә барып төшә, әле текә ярдан тау өстенә күтәрелә иде. Ахырда ул, тигез җиргә чыгып, дөм-караңгы урман агачлары астыннан бара башлады.
Тоткынны штаб урнашкан шалаш янында туктатып, командирга хәбәр белән кереп киттеләр.
Шалаштан таза-тыгыз гәүдәле, кыска муенлы, урта яшьләрдәге бер ир кеше чыкты. Тоткынга бер күз төшереп алгач та. ул гаҗәпләнүдән кычкырып ук җибәрде:
— Карале, Григорий Александрович түгелме соң? Йа аллам, шул! Менә бу кунак дисәң дә кунак, егетләр!
Карт аягында көчкә басып тора иде.
— Македонский, иптәш Македонский! — диде ул, командирны кочаклап.— Әйе, бу мин, мин!..— Аның хәтта күзләре яшьләнде.
— Ни булды, Григорий Александрович, нинди бәла китерде сезне монда?
— Сезне таба алмыйм икән дип, инде бөтенләй хафага төшкән идем...
Бакчасарай төбәгенең сугышчан отряды командиры Михаил Андреевич Македонский үзенең элеккеге укытучысын бик хөрмәтләп чәй табынына утыртты. Карт чәен дә эчте, хуҗаны мактый-мактый, җимеш төнәтмәсеннән дә авыз итте һәм, сөеп-яратып, әледән-әле элеккеге шәкертенең көч-гайрәт ташып торган кара-кучкыл йөзенә күтәрелеп карады.
— Мәктәп хәтереңдәме? Ул чакта ук мин сиңа: «Синнән җүнле бухгалтер чыкмас!» — дигән идем.
— Эшләп карадым ич,— дип җавап бирде Македонский елмаеп.
— Ә ничек эшләдең, хөрмәтлем? Күңел бирмичә, тәмен тапмыйча эшләдең.
— Болар һәммәсе узган эшләр. Ә менә сезне монда, урманда очрату — чыннан да көтелмәгән хәл. Сез бит Бакчасарайда төнлә урамга чыгарга да курка торган идегез.
— Курыкмыйча, куркырсың да... Мине бит бармак белән чиртеп тә аяктан түндереп була... Мин, мәсәлән, хәзер дә бик куркам. Биш тәүлек буе тауларда адашып йөри-йөри котым тәмам ботыма төште,— ахырга таба нәрсәдән куркырга, нәрсәдән курыкмаска кирәген дә аңышмый башладым. Эзегезне һич табарлык түгел.
— Безгә эз калдырырга ярамый шул.
— Аягым кая таба атласа, шунда бардым да бардым. Сезнең ярдәмнән башка хәзер безгә һич мөмкинлек калмады, Мишенька. Без, бөтен җәмәгать белән, менә нинди фикергә килдек, тыңла. Бу бик мөһим эш, халык эше...
Караңгы кышкы төннәрнең берсендә партизаннар отряды, Дәү урмандагы оясыннан бөтен составы белән кубарылып, Бишуй-Бакча- сарай юлын сиздермичә генә кисеп чыкты да, тау сыртындагы борма лы сукмакларны тәмам бутап-саташтырып бара торгач, таң вакытын-
да Лаки авылыннан ике чакрым гына ераклыкта яткан кечкенә, ләкин куе бер урманчыкка кереп яшеренде...
Лаки председателе Лели, бик каты тәрәзә шакуга уянып, урыныннан сикереп торды да җылы пинжәген атлаган уңайга кия-кия ишеккә юнәлде.
— Кем бар анда? ♦
— Үз кешеләр. Бу мин — Григорий Александрович!.. з
— Ниһаять, кайтып җиткәнсең икән! <
— Кунакларны кабул ит! — диде бухгалтер һәм плащ-палаткага Ё
төренгән киң җилкәле бер кешене үзеннән алда эчкә уздырып җи- £ бәрде. =
Тегесе, керә-көрешли үк, шат һәм калын тавыш белән хуҗага < эндәште:
— Лаки колхозы председателе ничек яшәп ята соң, иптәш Лели! § Председательнең йөзенә шатлык нуры җәелде:
— Македонский! һай, молодец!.. 5
Ул да булмады, өйгә өстенә сыланып торган командир шинеле һәм ф аягына шундый ук ыспай итек кигән икенче берәү килеп керде. Йөз- _ гә шактый яшь күренә, мыеклы, күз карашында исә ниндидер мут- о лык, шаянлык очкыны ялтырый...
— Василий Ильич, иптәш Черный! — дип ах итте Лели.
— Партия райкомы секретарен менә ничек кабул итәсең икән син, - иптәш председатель! — диде Василий Ильич, шаркылдап көлә-көлә. а
Алар бер-берен инде күптән беләләр, район үзәгендә оештырылган җыелышларда, райком утырышларында еш кына очраштыргалыйлар, < бергәләп тәмәке плантацияләрендә булалар, хәтта телефон аша кыч- = кырышкалап та алалар иде. Ләкин хәзерге минуттагы кебек рухи t якынлыкны моңарчы алар, белмим, кайчан да булса бер хис иттеләр “ микән?!.
Зур эшләр гадәттә аз сүз белән башкарыла.
Кыска гына киңәштән соң, уртак нәтиҗәгә килделәр: терлекне хәзер үк Баоман-тау аръягына — партизаннарның үзәк төбәгенә куалый башларга, киптерелгән җиләк-җимеш, калдык тәмәке, берничә мичкә виноны — отрядка тапшырырга. Фельдфебельнең исә күзен буарга : арыграк сыерларны сайлап, шуңа беркадәр вино һәм бер-ике дистә сарык та өстәп, тамагын тыгылдырырга — әйдә, дөмексен шул малы белән!
Аннары кемне нинди исемлеккә теркәү мәсьәләсе кузгалды. Лаки ирләреннән аерым партизаннар группасы төзергәдер бәлки?
Шул чак комиссар Черный әйтеп куйды:
— Сабыр итегез, сүзне хатын-кыз, карт-коры һәм бала-чагадан башларга кирәк. Аларны кая куябыз?
— Бәлкем бу мәсьәлә белән ашыкмаскадыр? Соңыннан күз күрер әле. Аларның һәммәсен отрядка алып булмый бит инде,— диде Македонский.
Григорий Александрович комиссар фикерен куәтләде:
— Халыкны кая кую мәсьәләсен, минемчә, хәзер үк хәл итәргә кирәк. Минем тәкъдим — иртәгәдән эвакуацияли башларга. Картларны, хатын-кыз, бала-чаганы далага, Тарханкутка — туганнары, кардәшләре янына озатырга, анда немец бөтенләй булмый диярлек.
Иртәгесен эвакуация башланды. Лели, бургомистрлык вазифасыннан файдаланып, китүчеләр өчен пропусклар табып бирде. Дөрес, эвакуация барышында ара-тирә каршылыклар да килеп чыккалады. Кайберәүләр: «Шушында тудым, шушында үләмен!»—дип карышып маташтылар, елаштылар. Ләкин шартлар авыл халкын эвакуацияләүне таләп итә иде.
Оэак та үтми, бу эшнең бик вакытлы эшләнгәнлеге расланды.
Лакига тагы әлеге фельдфебель килеп теште. Янында ике офицер да бар. Берсе — яшь. аксыл чырайлы, кулына камчы тоткан немец, ә икенчесе — шактый юан гәүдәле, башына биек козыреклы фуражка кигән акшарлы румын капитаны. Алар шулай өчәүләп авылны тикшерергә керештеләр. Лели аларга ияреп, аңлатмалар биреп йөрде. Янәшәләреннән култык астына амбар кенәгәләрен кыстырган Григорий Александрович тыраклады. Бу кенәгәләрне яңа килгән яшь немец офицеры соратып алган иде.
— Бөтенесен дә күрсәтегез! — дат боерды ул саф рус телендә.
— Бездә яшерердәй нәрсә юк, әфәнделәр.— диде Лели.— Терлек эвакуацияләнде, аракыны да эвакуацияләделәр. Башка җирдә ничек, бездә дә шулай. Өстәвенә, колхоз үзе дә зур түгел, хуҗалык саны белән әйтсәк, нибары...
Немец офицеры председательнең каршысына ук килеп басты.
— Юкны сөйләмәгез, бургомистр әфәнде. Колхозыгызны яхшы беләм мин. Сүз уңаеннан: Мәскәү авыл хуҗалыгы күргәзмәсендәге сезнең колхоз стендына эленгән портретыгызда сез күпкә яшьрәк күренәсез. Аңлашылмаучылык бетсен өчен алдан ук кисәтеп куям: мин Фрайдорфтан килгән агроном. Кырымның төньягындагы ул немец колониясе турында сезнең ишеткәнегез бардыр дип уйлыйм? Кыскасы, шул: миңа чын дөреслек кирәк!
Лели, «кунакларны» лабаз янына алып килеп, аларга фельдфебель өчен дип җыелган аяклы малны күрсәтте:
— Менә, бөтен булганы шул, әфәнделәр!
Фрайдорфтан килгән офицер председатель күрсәткән якка, ичмасам, башын гына да борып карамады. Идарә янында туктап, авызын ерып елмаеп торган румын капитанына:
— Подразделениегезне бөтен кирәк-ярак белән шушы авыл тәэмин итәр. Сез монда күченергә ризамы? — диде.
Тегесе, ризалыгын белдереп, башын иде. ләкин эченнән ул мондый мөмкинлеккә һич тә ышанмый иде булса кирәк.
Аннары немец офицеры Лелига таба борылды:
— һәммәсе җитәрлек булсын: ипи дә, аракысы да, ит то, тәмәке һәм башка нәрсәләр дә.
— Ләкин бит, офицер әфәнде...
— Бернинди «ләкин» юк! Сезнең коммунист икәнегез миңа мәгълүм, шулай ук бәрәкәтле хуҗа булуыгыз да билгеле. Аннары, бераз уйланып торгач, болай диде:—Сез бауга асылыр дәрәҗәдә үк ахмак түгелсездер дип уйлыйм. Большевиклар сезнең колхоз милкөннән бер нәрсә дә алып китмәделәр — мин моны бик яхшы беләм. Сүзем бетте, бургомистр әфәнде!
Немецлар китеп барды.
Авыл халкының шактый өлеше эвакуацияләнеп беткән иде инде. Македонский үзенең отрядын авылга тагы да якынрак күчерде. Көндезләрен алар әрәмәлектә яшеренеп яталар, ә кичләрен...
Җылы түбә астында төн куну — Кырым партизаны өчен бөтенләй эшкә ашмас бер хыял кебек нәрсә. Ә монда...
Иртә таңнан партизаннар группа-группа булып операциягә китеп баралар. Әле монда, әле тегендә күперләр шартлый, немец машиналары күккә оча...
Немецлар тәмам аптырашта калдылар: ул партизан дигәннәре каян килеп чыга да операциядән соң кая китеп югала соң? Дәү урманга бара торган сукмакларның һәммәсен алар көн-төн күзәтеп торалар бит, югыйсә! Ул сукмакларда бер генә җан иясенең дә күренгәне юк, шул ук вакытта — машиналар шартлый бирә, солдатлар, старосталар, полицайларны юк итә торалар...
Лаки авылында унтер-офицер җитәкчелегендәге кечерәк бер ру-
мыи командасы урнашкан иде. Солдатлары — йончылып, арып, керлә- неп-бетләп беткәннәр. Алар фашистларны һәм үз «фюрерлары» — Антонескуны бертуктаусыз сүгә. Ашыйлар-эчәләр, әмма авыл буенча үз өйләрендәге кебек иркенләп йөргән кораллы партизаннарны әллә күрмиләр, әллә күреп тә күрмәмешкә салышалар иде.
Ниһаять, авылга теге акшарлы капитан җитәкчелегендә, тоташ ♦ румыннардан торган бер рота килеп төште. Йорт саен тентү башлан- з ды, тик бу тентүләрдән нәтиҗә генә булмады. Капитан атасы-анасы < белән сүгенә, солдатларны кыйный иде. Бигрәк тә әлеге унтерга ка- Е ныкты. Аны айнымаган һәм кыйналып һушыннан язган килеш кая- 5 дыр хөкемгә озаттылар.
Бер иртәне отрядтан Николай Спаи чабып килде дә:
— Качыгыз тизрәк — эсэсчылар якынлаша! Тизрәк китегез! — “
диде. _ |
Йорт саен йөреп, авылда булганнарның һәммәсен кисәтеп чыкты- § лар. Берәүләр китеп өлгерде, икенче берәүләр өлгерә алмый калды. * Карательләр авылга берьюлы өч машина белән килеп керде. Аларга ♦ теге яшь чырайлы офицер — Фрайдорф колониясенең элеккеге агро- а номы җитәкчелек итә иде.
Кулга алынганнарны, клубка җыеп, ак стена буена тезеп бастырдылар. Офицер саф буенча бер баштан икенче башка әйләнеп узды - да уң флангта басып торган Лели каршысына килеп туктады: а
— Терлекне кая куйдыгыз? Амбарлар нигә буш? Ниһаять, авыл а
халкы кайда? н
Лели гадәттәгечә тыныч тавыш белән җавап бирде:
— Халык таралышып бетте. Аларны тотып торып буламыни! 3 Офицер беравык Лелиның күзләренә текәлеп карал торды һәм =
камчысы белән селтәнеп:
— Кулга алырга! — дип боерды.
Аннары кара мыеклы Спаи каршына килеп басты:
— Партизанмы? Кулга алырга... Монысын да,— диде, камчысының очы белән Григорий Александровичның иңбашын куырып алып. Аннан соң, артка чигенеп, тын гына басып торган кешеләр сафын тагын бер кат күзеннән кичерде дә:— Боларын — атарга! — дип сүзен тәмамлады.
Кулга алынганнарны урман аша сузылган иске юл белән Кирмән- чек авылына таба куаладылар. Алар артында, авылда, автоматлар тыкылдавы, ачыргаланып кычкырган әче тавышлар яңгырап калды... Лаки ягыннан тау сыртларына таба куе төтен болыты күтәрелде, тирә-юньгә көйгән исе таралды...
Карсак, нәзек гәүдәле бухгалтер баһадирларча таза, озын Лели һәм Спаиның уртасында салмак кына атлап бара иде. Бераздан юл кырт уңга — Кирмәнчеккә таба борылды... Анда — комендатура, гестапо, полиция. Әнә, авылның көмеш айлы мәчет манарасы да күренә инде.
Карт, пышылдап, юлдашларына әйтте:
— Сезгә качарга кирәк, дуслар. Мин сакчыларның игътибарын үземә тартам, алар өчен үзенә күрә бер хушлашу концерты ачып җи- бәрәм, ә сез урманга, агачлар ышыгына китегез, ярыймы?..
— Ә сез Григорий Александрович? — дип пышылдады Лели, картның кулын кысып.
— Мин сездән күпкә өлкәнрәк; үтенечемне кире какмагыз... Ахыр чиктә, мин моны сездән таләп итөм!
Юл түбән төшә башлады. Кинәт карт, алга ыргылып, җиргә ташланды да ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Ай, зинһар үтермәгез, үтермәгез мине... Үләсем килми, килми... Яшисем килә, яшисем...
Карт тәмам шашкан кешедәй җирдә ауный иде.
Конвойчылар, аптырап, туктадылар да картны аяклары беләк типкәли башладылар. Спаи янәшәсендә нибары бер генә солдат торып калган, анысы да бетен игътибарын җирдә чапаланып яткан бухгалтерга юнәлткән иде. Спаи солдатның корсагына берне тондырды да түбәнгә, агачлар арасына сикерде, ә Лели, ярдәмгә ашыккан икенче бер солдатны бәреп егып, Спаи артыннан ташланды.
Беренче пуля председательне яралады, икенче — Николайның кулын яндырып узды, ләкин алар, җәрәхәтләреннән шарлап кан агуына да карамыйча, һаман алга йөгерделәр. Ниһаять, шулай чаба- чаба Татар-ялга дигән тау итәгенә барып җителәр. Анда партизаннар посты тора иде.
Качакларны Македонский үзе каршы алды.
— Эшләр харап, командир...— диде Спаи, хәлне аңлатып.— Авылны яндырдылар, кулга эләккәннәрнең һәммәсен кырып салдылар, Григорий Александровичны да үтерделәр...
— Юк, аны үтермәделәр, алып киттеләр, дөресрәге — өстерәп киттеләр,— диде Лели, әчетеп сызлаган җәрәхәтен учы белән басып.
— Аны коткарырга кирәк, Михаил Андреевич,— дип ялынды Спаи.
— Дуся, яраларын бәйлә әле,— дип боерды Македонский.
Ул арада Спаи алга ыргылды.
— Ничек булса да коткарырга кирәк Григорий Александровичны!
Ләкин Македонский аны туктатып калды.
— Әлегә монда мин командир. Дуся, бәйлә яраларын. Суполкин, Бережной, Николайны тотып торыгыз!
Дуся — отрядта бер үк вакытта разведчик та, медсестра да, аш пешерүче дә, диверсантка да. Кайнар канлы кызый, шуның аркасында еш кына бәла-казага да эләккәли. Комиссар Черный семьясының немецлар тарафыннан юк ителүе турындагы хәбәр отрядка ишетелгәннән соң, Дусяның кайнарлануы бөтенләй чиктән аша башлаган иде. Әйтик, аны гади бер задание белән разведкага җибәрәләр. Ул анда бик күп нәрсә күреп-күзәтеп кайта. Ләкин кайтышлый нинди дә булса башбаштаклык эшләми калмый,— мәсәлән, берәр немецны сагалап тора да аның өстенә граната ташлап юйә. Шуннан соң инде бөтен төбәктә ыгы-зыгы башлана!
Бу эшләре өчен комиссар аны берничә мәртәбә гафу итте, ләкин бик еш кабатлана башлагач, боерык бирде:
— Кухняга күчерергә, акылына утырганчы шунда эшләсен! — диде.
Кухняда Дуся әллә ни эш майтара алмады: әле боткасы көя, әле пешергәне кирәгеннән артык тозлы яки борычлы була,— нәтиҗәдә авызга да алмас бер нәрсәгә әйләнә...
Дусяның кухняда эшләвенә бигрәк тә разведчик Иван Иванович Суполкин — Бакчасарайдагы яшьлек дусты бик әрни иде. Булышырга вәгъдә итеп, ул бер мәртәбә комиссарның үзенә дә барды:
— Батыр кызый, бик сагышлана бит, җибәрегез инде шуны, Василий Ильич! — дип ялынды ул.
Ләкин комиссар: «Юк!» дип кырт кисте.
Дуся елады-елады да көннәрдән бер көнне кухнядагы бөтен савытны кырып ташлады:
— Әйдә, зур казаннан ашасыннар әле! — диде.
Дуся табигате белән гомере буе кемне дә булса багып-кызганып яшәргә яратылган кыз иде. Хәлсезрәк кешеләргә ул һәр вакыт ярдәм итәргә ашыга: «Кая, бераз үзем күтәреп барыйм»,— дип, аларның сумкаларын, автоматларын, пулемет дискыларын күтәрешә һәм бер. вакытта да бу эшенә зарланмый иде.
Григорий Александрович отрядта нибары өч тәүлек булды. Шул вакыт эчендә Дуся аны бөтенләе белән үз канаты астына алып өлгерде. Елга-инешләр аша чыгарга кирәк булганда, ул хәлсез картны кочагына күтәреп ала да шундук икенче ярга чыгарып куя, үзе сукрана: «Шундый әйбәт кешеләрне харап итәләр бит, кабахәтләр!» — ди. «Кабахәтләр» дигәне кемдер — алла белсен! ♦
Лели белән Спаиның җәрәхәтләрен бәйләгәч, Дуся, яшьле күзләрен - сөртә-сөртә, Македонский каршына килеп басты.
— Ни кирәк? =
— Рөхсәт ит, командир. Кирмәнчеккә барасы иде. Карт бик кыз- ? ганыч. р
— Ыгы-зыгы гына чыгарачаксың бит!
— Рөхсәт ит — башкача булдыра алмыйм!
— Анда сине таныйлармы? |
— Берсе-бер танымый, ант менә! Е
— Тик кара аны! Белешеп кенә кайт, аңладыңмы? «
— «Эһ» дигәнче кайтып та җитәм! Ф
Кирмәнчек авылы Качи һәм Бельбек үзәнлеген аерып торган ике а тау тезмәсенең бергә кушылган сыртлыгына утырган. Һәр ягы урман, о Авылдан урманга таба әллә ничә юл сузылган. Офык читендә — мәһабәт Чатыр-даг. Борынгы крепость хәрабәләре — ярым җимерек u таш стена — буеннан ул бигрәк тә ачык һәм матур булып күренә. £
Шул стена буенда куллары бәйле өч кеше басып тора; болар — и Лаки авылы крестьяннары, арадан берсе — Григорий Александрович. н
Аларның кулларын чишеп, төрткәли-төрткәли, стенага тагы да < якынрак китереп бастыралар. 3
Иртәнге дымлы һаваны ярып, залп яңгырый.
Дуся борынгы крепость хәрабәләренә таба җан-фәрманга чаба, әмма өлгерә алмый. Ул килеп җиткәндә инде жандармнар кире борылалар иде.
Дуся, куаклык арасына яшеренеп, жандармнарны уздырып җибәрә дә җимерек стенага якынлаша. Караса: анда карабинлы бер полицай йөренә. Дусяның күзләрендә усал очкыннар кабынып китә.
Әрле-бирле күпмедер вакыт йөренгәннән соң, полицай йокысы килгән кеше сыман авызын ачып иснәнә дә мәетләр яткан җирдән бер читтәрәк таш өстенө килеп утыра.
Дуся, күп уйлап тормастан, аңа таба шуыша. Арттан сиздермичә генә килеп, полицайның башына таш белән суга, аннары карабин түтәсе белән эшен бетерә...
Мәетләрнең икесен дә ул шунда күмә, ә Григорий Александровичның гәүдәсен җилкәсенә күтәреп отрядка алып кайта.
Лаки авылының иң аз сүзле, иң тыйнак кешесен — карт бухгалтер Григорий Александровичны партизаннар зурлап соңгы юлга озаттылар.
Македонский отряды Олы урманга кире кайтты. Ике ай буе партизаннар Лаки колхозыннан алган азык-төлек исәбенә яшәп сугыштылар. Николай Спаи үз җитәкчелегендә Лаки колхозчыларыннан сугышчан дружина оештырды. Озакламый бу дружинага, Спаиның булышлыгы белән, Дуся да күчерелде.
Спаи дружинасы сугышчан операцияләрне башлыча туган авыллары — немецлар тарафыннан яндырылган Лаки тиросендә алып барды. Дуся разведкага йөрде. Аның бөтен уе карт бухгалтерны һәм апың иптәшләрен үтергән фашист җинаятьчеләренең эзенә төшү һәм ялардай үч алу иде.
Кышкы салкын көннәрнең берендә Спаи үзенең кешеләрен Акбур тарлавыгы янындагы юл буена цепькә яткызды да, тагын бер кат ышану өчен, Дусядан сорады:
— Ялгышмадыңмы?
— Валлаһи менә — юк! Алар анда, Фоти-Салада, юлчы-мастерны үтергәннәр.
Шактый озак көттеләр. Юлдан бер-бер артлы машиналар, җигүле атлар уза. Салкын сөякләргә хәтле үткән — һәммәсенең теше-тешкә тими.
Ниһаять, Дуся, үрелә төшеп, еракта караеп күренгән һәм торган саен якыная-зурая барган кара ноктага текәлеп катты:
— Киләләр!..
Амфибия тибындагы машина иде бу.
— Шулар «кнехты», валлаһи!
— Акрынрак! — диде Спаи һәм гранаталар бәйләмен тотып, юлга тагы да якынрак шуышты.
Зур тизлек белән килгән машина борылыш ясыйм дигәндә генә граната шартлавыннан шып туктады һәм таркала башлады. Кузовыннан исә автомат тыкылдавы ишетелде.
— Кабахәтләр!.. Җиргә ятыгыз, туганнар! — дип кычкырды Дуся һәм кулындагы гранатасын машинага ыргытты, аннары, шуның артыннан ук, Шмейссер маркалы трофей автоматыннан тырылдатып алды.
Документларны, коралларны җыйнаштырып, тикшереп карагач, шулар ачыкланды: үлүчеләр арасында хәрби җинаятьчеләрдән фельдфебель Фестер һәм Фрайдорф агрономы офицер Клорнер фамилиясе дә бар иде.
«ТуаришI Тома»
Лаки колхозыннан алынган азык-төлек бетте. Трофей ат итенең дә соңгы калҗасына хәтле ашалды. Салкыннан тау агачлары бәскә төренде. Ачлык өстенә, Севастополь белән элемтә дә өзелде. Ашау җитмәү һәм дымлы салкыннан күп кеше авырып, яшерен лазарет-зем- лянкаларга озатылды.
Дошман хәзер үзенең азык-төлек олауларын фронтка таулар аша түгел, бәлки әйләнгеч юллардан, самолет, танклар сагы астында күчерә иде.
Чын мәгънәсендә ачлык блокадасы!
Яралылар үлә бара. Сәламәт дигәннәре, язмыш ларыннан гаҗиз бер хәлдә, салкын шалашларда тилмереп утыралар. Иртәгә ни көтә аларны?
Әйе, иртәгә ни көтә? Партизаннарның Көньяк районы берләшмәсе командиры мин дә бу турыда уйлыйм.
Мин тәмам арыганмын. Коточкыч арыганмын. Салкын плащ-палатка эчендә, ничек җылынырга белмичә, газапланып ятам. Буыннар үтереп сызлый, аннан да бигрәк шомлы уйлар борчый... Кырым тулы немец полклары, румын хәрби бригадалары, төрле-төрле штаблар. Шәһәр базарларында шаулатып-гөрләтеп сәүдә итәләр, кофеханәләрдә көн-төн кәеф чигәләр. Кырымның көньяк яр буйларында инде кайнар кояш балкый — дошманнар шунда нәҗес тәннәрен кыздыралар...
Севастопольдә дә хәлләр кыен. Немецлар анда иң сугышчан гаскәрләрен туплаганнар, Германиядән ниндидер гигант туплар китерт
I Туариш (товарищ) — иптәш.
кәннәр. «Дәү Густав» дип аталган мондый тупның бер снаряды биш катлы таш йортны кузы чикләвегедәй шундук урталай яра, имеш.
Әйе, хәл бик кыен. Ләкин без тере, исән әле. Немецлар: «Кырым җирендә ике аякка да нык басып торабыз»,— дип шапырынсалар да, барыбер як-якларына каранып яшәргә мәҗбүрләр,— төнлә генә түгел, көндезен дә шулай! Без көрәшне дәвам иттерәбез. Хәтта үлгәндә * дә аларны кыйнап үләбез. Минем кесәмдә Кызыл Армиянең парти- з заннар отряды командиры, элеккеге райком секретаре Әбләм Айди- < новның рапорты ята. Менә нәрсә язган ул: «Егерме беренче март = көне лейтенант Столяров җитәкчелегендәге группа Коуш-Бакчасарай z юлында дошманның җиде тонналы хәрби машинасын шартлатты. F Бер фашист офицеры һәм унбер солдат юк ителде, түбәндәге трофей- £ лар кулга төште: өч автомат, бер пистолет һәм биш плащ-палатка. Отрядка кире кайту юлында ачыгудан сержант Коваленко үлде». з
Уйлар эчендә әкрен генә йокымсырый башлаганмын...
Азмы, күпме йоклаганмындыр — белмим, кинәт мине кемдер * төрткәләп уята. ♦
— Македонскийдан элемтәчеләр килде,— ди вестовоем Семенов. а
— Чакыр.
Мин Македонский янына чыгып киттем. Бер түбән төшәсең, бер югары менәсең — юл буе шулай. Сукмакның очы-кырые юк кебек. u Үткән көзне мин бу сукмактан күп йөрдем, ул чакта миңа тигезрәк а һәм кыскарак булып тоелган иде ул. н
Семенов минем күзгә карап-карап куя.
— Туктап ял итик, иптәш командир,— ди.
— Туктасак, бүтән кузгала алмаячакмын. Әйдә атла! — дим. х Бу кадәр дә текә булыр икән! Мин суламыйм, ә һаваны ялкынсынган үпкәм белән ничектер эләктереп-йотып алам кебек.
Семенов гәүдәгә чандыр, җиңел сөякле. Ару дигәнне беләме, юкмы — аңламассың. Ачмы, тукмы ул, алдында текә таумы яки текә яр астымы — аңа барыбер, бөтенесен бертөрле кичерә. Үзе миңа ярдәм итәргә тырыша, ләкин бәйләнчекләнеп түгел,— ничектер, әдәп белән, җай белән тырыша.
Ниһаять, сукмак тигезләнә төште. Аннары көн ничектер караңгыланып киткәндәй булды — димәк, Олы урманга кергәнбез. Актык көчебезне биреп тагы бер мәртәбә талпынуга, без Македонский отрядына барып җиттек.
Мин иягемне капшап карыйм,— әйе, кырынмаганмын икән. Ярар инде, артык игътибар итмәсләр әле...
Македонский безне шат чырай белән каршылады:
— Здравия желаю, иптәш район командиры!
— Нәрсәгә шулай бик шатсың? — дим.
— Куанычлы хәбәрем бар.
— Алайса, тизрәк сөйлә, мине дә куандыр.
— Хәбәрем төгәлрәк булсын өчен, разведкадан Иван Иванович кайтканын көтик инде.
Македонскийны ачлык та сындыра алмаган шикелле — шул ук киң җилкә. Хәер, нидер бар: яңаклары суырылган, күз төпләренә авыру җыерчыклар чыккан.
— Ут капкандай, нәрсә шулай ашыгыч чакырдың? — дип ачуланган булам.
— Кырынып алырга иде сиңа, ә? — ди ул, ихлас бер теләктәшлек белән.
— Кайда, ничек? Чәчтараш ачмагансың бит?
— Тома Апостолны кая куясың?.. Чын тылсым иясе. Пәкесе дә шәп — Эккер пәкесе.
— Теге румынны әйтәсеңме?
— Әйе.
Тома — бик терчән, җитез хәрәкәтле, ярым румын, ярым грек згае — минем бит тиресен әйтерсең лә киергедә тарттыргандай тигезләде. Аның сумала исе аңкып торган бармаклары минем бит өстендә күз иярмәс тизлек белән йөри, суырылган яңакларны барабан суккан- лай массажлый иде. Сакалны сабынсыз кырса да, мин бернинди авырту сизмәдем,— киресенчә, рәхәтләнеп ярым йоклап утырдым.
Кырынып, юынып алгач һәм бераз ял иткәч, партизаннарның аерым-аерым группалары белән танышырга чыгып киттек.
Ачлык блокадасы монда да үзен нык сиздерә. Бакчасарайлылар > енә икенче көн инде юкә бөресе һәм кычыткан белән генә җан асрыйлар икән. Яңаклары эчкә суырылган, күз төпләре шешенгән, әмма күз карашларында өметсезлек дип әйтердәй нәрсә юк. Македон. кий һәм комиссар Черный ачлык афәтен төрле юллар белән җиңәргә тырышканнар.
Ничек дисезме?
Иң мөһиме — тик ятмау... һәркем хәрәкәттә, эштә. Берәве разведкага җибәрелә, икенчесенә патруль хезмәте йөкләнә, өченчесе Мулга буена черек бәрәңге җыярга чыгып китә. Дүртенчесе урманда ау белән кош-корт тота яки елгада балык каптыра. Бишенчесе исә болында кыргый сарымсак җыя...
Юкә бөресеннән пешерелгән ашны Mini дә ашап карадым. Аңа тагы нәрсә өстәгән булганнардыр — белмим, әмма ул ниндидер крахмаллы ябышкак бер сыекчаны хәтерләтә иде.
Македонский мине шулай лагерь буенча йөртә-йөртә бүтән отрядлардагы хәлләр турында да сорашты: тагын күпме кешене партизанлык юлына тартырга мөмкин? Безнең күрше — Георгий Северский, мохтаҗлык туган очракта, үзенең сугышчан отрядлары белән ярдәмгә килә аламы, юкмы? һәм башка шундый сораулар биреп йөдәтте.
— Сорауларыңа караганда, сине Бакчасарайны штурмларга җыена дип уйларсың,— дип төрттереп куйдым мин.
Македонский елтыр күзләрен яшерергә тырышты. Шул чакны ул Иван Суголки лы күреп алды да, эре-эре атлап, аңа таба китте; үзе артыннан мине дә ияртте.
— Я ничек, Иван?
— Әлегә шәп, он булырга тиеш.
— Тиешме, әллә бармы?
— Бар, бар, тик менә солдатларны гына күчерделәр.
— Шурагамы?
— Ауджикойга.
— Тьфү, котны алдың, шайтан. Тагын ниләр бар?
— Үзең белгәннән артык яңалык юк.
— Алайса, бар, ял ит.
Македонский үзалдына беравык уйланыбрак торды.
— Инде миңа сөйләсәң дә ярыйдыр, шәт,— дидем мин, түземсезләнеп.
— Бер четерекле эш уйлап йөрим әле мин.
— Я, сөйлә.
— Румыннар киеменә киенүгә бәйле эш...
— Нәрсә? — дидем мин каты итеп, ү'з колагыма үзем ышанмыйча.
Ул елларда без андый романтик кыланулардан бик ерак кешеләр идек... Немецның үз киеменә киенеп, алар арасында ниләрдер башкару — юк, монысы безнең кулдан килердәй эш түгел...
Македонский да минем шигемне сизенде булса кирәк:
— Авантюра дигән нәрсә юк, бөтенесе һәр яктан уйланган,— дип куйды.
— Нәрсәсе уйланган, ачыграк итеп сөйлә, юкса, сүзеңнең рәте юк!
— Безнең үз румыннарыбыз бар — бу бер! Тома Апостол үзе —
ике! Инде взвод чамасы партизанны румын формасына киендерсәң — ♦ монысы өч була! з
— Нинди үз румыннарыгыз ул? Тома Апостол ниндирәк бәндә <
соң ул? =
Тома Апостолның безнең отрядка килеп эләгүе шактый гыйбрәт- й ле иде.
1942 елның кышында румын дивизияләре Севастопольгә һәм без- “ гә — партизаннарга каршы, әйтергә мөмкин, көчләрен аямыйча су- 4 гыштылар. Бу вакытта румын офицерлары гына түгел, гади солдат- = лары да әле немецка ышана, аны үзенең «союзнигы» итеп саный * иде. Газеталарда ниндидер «Трансднестрия» дигән «румын террито- ф риясе» турында мәкаләләр басыла. Мәркәзе Одесса булган бу өлкәне а «союзниклар», ягъни немецлар, бөтенләйгә «бөек юлбашчы Анто- : неску» хакимлегенә бирә икән дигән уйдырмалар нык таралган иде. ~
Шулай да, аерым алып караганда, румын солдаты безнең өчен - немец солдатыннан күп өлеш куркынычсызрак дошман иде. Румын “ солдаты сугышта да, тормыш-көнкүрештә дә немец солдатыннан күп- и медер дәрәҗәдә кыенрак хәлгә куелган: аны немецның үзенә ошама- н ган йортларга фатир кертәләр. Таланган байлыкның аңа нибары кал- < дык-постыгы гына эләгә — кыскасы, барлык мәсьәләләрдә ул үги 3 бала хәлендә иде. Ни өчен сугыша, нәрсә өчен чит-ят илдә үзенең = гомерен корбан итәргә тиеш — ул моны рәтләп белми дә.
Румын офицерлары исә эчүгә сабышкан; бар белгәннәре — солдатларны кыйнау да җирле халыкны талау. Шуңа күрә гади солдат күбрәк үз-үзе белән мәшгуль: яшәү шартлары турында да, ашау турында да ул үзе кайгырта, җайлаша, алдаша, нинди дә булса берәр кәсеп белән шөгыльләнә иде.
Ефрейтор Тома Апостол да шундый солдатларның берсе була. Гомере буе ул чәч алып, сакал кырып яши. Дөньяның күпчелек парикмахерлары кебек, тәмләп-озаклап сөйләшергә ярата, хәтта үзенчә фәлсәфә сатарга да оста. Сугыш аның өчен бөтенләй чит-ят нәрсә. Карабин асып йөрсә дә, бу үлем коралына ул җирәнеп карый һәм аны гамәлдә кулланмас өчен үзендә булган бөтен тапкырлыгын эшкә җигә.
Лаки авылына ул румын квартирьерларының берсе сыйфатында килеп эләгә. Авыл белән танышуны тел камаштыргыч «сухой» аракыдан — кабернедан башлый һәм теге акшарлы капитан бөтен халык алдында Томаның турыдан-туры начальнигын — унтерны кыйнап ташлаганчыга хәтле туктаусыз эчә дә эчә. Капитаннан аның үзенә дә өлеш чыга, әлбәттә.
Шуннан соң ул капитанның күзенә эләкмәскә һәм тыштан тәртипле булып яшәргә тырыша. Күрәсең, очраклы бер туры килү булган дыр,— аны колхоз председателе Владимир Лелиның өенә фатир кертәләр.
Күзәтүчән, сизгер хуҗа үз фатирчысының ниндирәк кеше икәнлеген шундук аңлап ала һәм аңардан файдалану әмәлләрен эзли башлый.
Лели аны ашата, эчертә, тәмам үз канаты астына сыендыра. Җитмәсә, Тома грек телен — Лелиның туган телен дә яхшы белә икән. Алар шулай икәүләшеп төннәр буе сөйләшергә гадәтләнеп китәләр. Тома, тел бистәсе буларак, үзенең бөтен күргән-белгәннәрен сөйли. Ә ул Кырымның күп җирләрендә булган — Симферопольдә, Феодо
сиядә. Ялтада, Бакчасарайда... Хәтере дә әйбәт. Бу мәгълүматларның партизаннар штабы өчен дә ярап куюы бар дип уйлый Лели...
Лели дөрес фикер йөрткән. Чыннан да, без бу вакыт Севастополь белән ашыгыч элемтә урнаштыруны кайгыртып йөри идек. Бу эштә исә дошман турында беренче кулдан мәгълүмат алу гаять кыйммәтле. Безне бигрәк тә Беренче румын корпусы, аның дислокациясе, тылы, кыр хезмәте кызыксындыра иде...
Көннәрдән бер көнне безнең штабка Македонс кийдан пакет килеп төште. Пакетта Тома Апостол турында язма доклад ята иде. Без шундук: румынны кичекмәстән кулга төшерергә һәм район штабына китерергә дигән приказ җибәрдек.
Македонский, Лаки халкына шик төшмәсен өчен, бу эшне авылдан мөмкин кадәр читтәрәк башкарырга карар бирә. Операцияне үтәүчеләр итеп разведка башлыгы Михаил Самойленко һәм партизан Николай Спаи билгеләнә.
Бер көнне Лели, сүз ара сүз чыгарып, Апостолдан үзен Кирмән- чек авылына кадәр озатып куюын үтенә. Кунакчыл хуҗасына ихтирам йөзеннән, Тома бу үтенечкә риза да була.
Алар шулай икәүләп юлга чыгалар. Тома, гадәтенчә, юл буе такылдап бара...
Кинәт каршыга кара мыеклы бер кеше килгәне күренә. Тома, шикләнә калып, сүздән туктый, ләкин шундук тагын тынычлана: таныш кеше икән — авылда ул аны инде берничә мәртәбә күргәне бар. Өстәвенә, күз карашы да ничектер ягымлы, дустанә...
Кара мыек, туктап, Лели белән исәнләшә дә, күзләрен аяз, зәңгәр күккә төбәп:
— Шәп! — дип куя.
— Сулавы рәхәт,— ди Лели, узгынчының сүзен җепләп.
— Крим — во! — ди Тома да, баш бармагын күрсәтеп.
Спаи кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгара:
Тартып алабызмы әллә, солдат?
— Яхшы! — ди Тома һәм, карабинын Лелига тоттырып, үзе бик канәгать төстә тәмәке төрә башлый.
Төреп бетереп, кабызырга да өлгерми, агач арасыннан кораллы Михаил Самойленко килеп чыга.
Тома агарынып китә, шулай да, өйрәнелгән хәрби гадәтенә буйсынып, карабинын алырга ташлана.
Лели исә бирми, мылтыкны күкрәгенә кысып:
— Сиңа хәзер аның кирәге юк, солдат,— ди.
Тома тораташтай катып кала һәм тотлыгып:
— Ппарти...заая? — дип сорый.
— Шаулама,— дип җавап бирә аңа Самойленко. Томаның кесәләрен тенти, аннары Лединың кулыннан карабинны ала да хушлаша башлый:—Эш бетте, Володя! Бар, өеңә кайт, ә безнең юл ерак әле,— ди.
Тәмам аптырашта калган Тома, ни эшләгәнен үзе дә аңламыйча, Лели артыннан ташланмакчы була, ләкин Самойленконың:
— Тукта! — дигән авазы аны янәдән җиргә кадаклап куйгандай итә. Куркудан ул хәтта телсез кала.
Николай Спаи юл буе ефрейторны тынычландырырга тырыша: сине бернишләтмәсләр, исән калырсың, ди, әмма Тома юатудан ашкан — хәтта грекчалап әйткәнне дә аңламый, фәкать куркудан акайган күзләре белән Самойленкога гына карангалап ала икән.
Берничә чакрым җир узгач, ул тәмам арый, мәлҗерәп төшә, шулай да арыганлыгын сиздермәскә тырыша — «домнуле» ачулана башлар дип шикләнә. Усал, кырыс кыяфәте Самойленконы (чынлыкта ул андый түгел, ифрат йомшак күңелле, миһербанлы бер кеше.
Моның шулай икәнен Самойленко белән күп аралашкан һәммә кеше белә иде) ул шулай «домнуле» — партизаннарның зур офицеры итеп кабул иткән була.
Үрмәли-үрмәли Кирмән-тауга күтәреләләр. Самойленко иңбашыннан карабинын сала да:
— Тамак ялгап алыйк булмаса,— ди. ♦
Николай учак ягып җибәрә, котелокка салып ит җылыта, бер кир- 3 печ ипине тигезләп өчкә бүлә. <
— Әйдә утыр,— дип, Самойленко румынны да учак янына чакыра. = Тома аптыраган кыяфәттә баскан урынында таптанып тора. 3
— Я, кемгә әйтәм! — дип кабатлый Самойленко.
— Домнуле... офицер... Тома — сольдат...
— Бик телисең икән, бел, алайса: мин дә офицер түгел, ә иптәш 3
командир. Чакырганда утыр әйдә, бер әйттем бит инде... Әллә ун з тапкыр кабатлаганны көтәсеңме?!. з
Тома, Самойленконың тавышында ниндидер йомшаклык сизеп, * бераз тынычлана төшкәндәй була. Учак янына ятсынып кына килеп ф утыра да, елмаеп: я
— Туариш... Тома — туариш...— ди. о
— Кара син аны, тагын бер «иптәшкә» арттык лабаса,— дип, үзалдына көлемсерәп куя Самойленко һәм румынга кашык суза: ----------------------------------
Әйдә сыпырт, аша дим, ягъни! ы
...Алга таба киткән саен сукмак тарая бара. Арган юлчыларны ш яннан салкын җил камчылый. Тома Апостолның өстендә күксел соры _ җиңел куртка да башында юка берет кына була — ул тәмам күгәреп < чыга, теше-тешкә бәрелеп шакылдый башлый.
— Безнең «тел» җан тәслим кылмагае,— дип борчылып куя Спаи. - Самойленко җилкәсеннән плащ-палаткасын сала да.
— Мә, киеп җибәр! — дип, Томага тоттыра.
Гаҗәпләнүдән Томаның күзләре шар була: «домнуле» өс киемен әсир солдатка биреп, үзе бер кат фуфайкадан калсын, имеш!
Сукмак Качага килеп җитә дә өзелә. Җәен Кача — чыпчык тәпиен дә чылата алмаслык дигәндәй сай бер инеш сыман. Аның каравы, кышын — ургылып, шаулап, күбекләр чәчрәтеп ага. Елга кичү тәҗрибәң булмаса, сине аяктан егып, агызып китәсен көт тә тор!
Бернинди басма-фәлән юк. Томаның коты алына. «Домнуле» Самойленконың шундый салкын җилдә өстен салып, анадан тума шәрә калуын күргәч, ул бөтенләй акылдан шаша. Ул да булмый, Самойленко румынга да:
— Чишен! — дип боера.
Тома, инде берни аңышмыйча, кулларын машиналь төстә хәрәкәтләндереп, өс-башын чишенә. Үзе шундый кечкенә, арык, ди, бары тик күзләре генә кыргый бер курку белдереп, зураеп карый икән.
Ташкынга аны Спаи төртеп төшерә. Бозлы су аның тәнен куырып ала. Томаның гәүдәсе, бөрешеп, тагы да кечерәеп калган сыман була.
Спаи аны, үзе артыннан өстерәп, теге як ярга күтәреп дигәндәй чыгарып куя. Аннары киемен алырга тагы кире йөзеп китә.
Самойленко исә, судан чыгуга, аяк бармакларыннан алып колак яфракларына кадәр бөтен тәнен учы белән ышкырга тотына һәм шуны ук Томага да эшләргә куша. Әмма тегенең кымшаныр хәле дә юк икән: һәммәсенә бөтенләй дөньядан ваз кичкән кыяфәттә карап тик басып тора, ди...
Самойленко, ниһаять, хәлне төшенеп, кар өстенә плащ-палаткасын җәя дә румын ефрейторын шуңа сузып сала һәм аның суына башлаган тәнен үзе ышкырга керешә.
Әкренләп-әкренләп тәнгә җан керә. Тома бөтен гәүдәсе буйлап ниндидер рәхәт бер җылылык таралуын тоя һәм күзләрен ачып җи-
7. «к. У • м ».
97
бәрә. Каршында — «домиуле». Аның күз карашында бернинди куркыныч нәрсә юк. Һәм шул минутта румын парикмахеры күңел төбендә моңарчы беркайчан да кичермәгән яңа бер хис күтәрелүен ачык сизә.
Хәтеренә ни рәвешледер сеңеп калган барлы-юклы рус сүзләрен җыеп ул ихлас күңеле белән әйтеп куя:
— Гитлер — сволош, Антонеску — гав, гав!.. Я — туариш Тома Апостол *.
Аңа бер-ике йотым спирт эчерәләр, тагы бер мәртәбә ашаталар.
— Ә хәзер марш! — дип боера Самойленко.
— Марш-марш, туариш Тома! — дип такылдый Апостол, «домнуле» белән бердәй атларга тырышып.
Ул инде «домнуле»дан бөтенләй курыкмый башлый.
Тома, күзәтүчән-сизгер кеше буларак, безнең штабка күп нәрсәләр сөйләп бирердәй «тел» иде. Чынлап та, аның сөйләгәннәре партизаннар хәрәкәте өчен генә түгел, гомумән бөтен Севастополь оборонасы өчен әһәмиятле булды.
«Ләкин аның үзе белән нишләргә?» —безнең башка менә шул кайгы төште. Ахырда, уйлый торгач. Бакчасарай отрядында калдырырга булдык. Николай Спаи аны яшертен генә күзәтеп торырга тиеш булды. Хәер. Спаи үзе аңардан һич шикләнми, аны безнең уртак эшебезгә турылыклы кеше итеп саный иде.
Бер вакыйга Апостолның бакчасарайлылар каршындагы абруен бигрәк тә күтәреп җибәрде.
Аучылар бер болан аталар. Итен алып кайту өчен ике кеше җибәрергә кирәк. Уйлыйлар, уйлыйлар да, комиссар Черныйның тәкъдимен хуплап, өлкән яшьтәге партизан Шмелев белән Апостолны җибәрәләр.
Болар, аучылар янына барып, итне җилкәләренә салалар да отрядка кайтырга чыгалар. Юлда Апостол, арып, иптәшеннән артта кала һәм урманда адаша. Шмелев отрядка ялгызы кайтып керә.
Димәк, качкан?
Комиссарның һич килешәсе килми:
— Кая китсен ул? Минемчә, ул безнең арада гына үзен чын кеше итеп сизә башлады.
— Анысын инде бер шайтан үзе генә белә торгандыр,— ди Михаил Самойленко. Ул, гомумән, һәр нәрсәгә шулай шикләнеп карарга гадәтләнгән.
Румынны бик озак эзлиләр. Николай Спаи тәмам борчылып бетә...
Ниһаять, икенче көнне кичкә таба ул бөтен отрядка ишетелерлек итеп сөрән сала:
— Томабыз кайтып килә, исән-имин!
Тома елап беткән. Җилкәсендәге болан боты аны бөтенләй хәлдән тайдырган. Шулай да йөкне ташламаган, тауларда үрмәли-үрмәли барырга туры килсә дә, кыйммәтле табышны отрядка алып кайтып җиткергән.
Кайткач, үзен аклап, һаман кабатлый:
— Туариш Тома качарга теләмәде,— ди икән.
1942 елның мартында ачлыкның иң кыен бер чорында. Севастопольне камаган дошман гаскәре сафларында кайбер үзгәрешләр сизелә башлады. Ахыры күренмәгән сугыш, ару, ачлыктан туган һәм әлегә румын частьларында гына ачык сизелгән бу үзгәрешләрне таркалу хәрәкәте дип исемләргә булыр иде.
‘ Гитлер — кабахәт, Антонеску — эт!.. Мин — иптәш Тома Апостол.
Фронт сызыгына якын авылларда румыннардан торган ниндидер вак-вак «командалар» ишәйде. Алар, төрле дәлилләр табып, авыл старосталарыннан азык-төлек, аракы, тәмәке таләп итәләр, кунарга сорыйлар иде. Баштарак аларны румын частьларының рәсми вәкилләре сымаграк кабул иттеләр, ләкин соңга таба һәммәсенең дә сукбай «командалар» икәнлеге ачыкланды. Немецлар аларны эзәрлекләү ♦ турында хәтта махсус приказ таратырга мәҗбүр булдылар. 3
Бервакыт Самойленко, нәүбәттәге разведкадан кайтышлый, пар- 5 тизаннар сукмагында бер төркем коралсыз румыннарны күреп ала. р
— Болар яки бөтенләй акылдан язганнар, яки срогыннан элек <
тәңре каршына басарга телиләр,— дип пышылдап куя ул янәшәсендә с атлаган Суполкинга. 5
Җайлы һәм ышык урын сайлап урнашалар да, тегеләр килеп җиткәч, Самойленко сукмак уртасына чыгып баса һәм: £
— Руки вверх! — дип команда бирә. Ф
Ә бу ике сүзне безнең ил туфрагына аяк баскан һәркем аңлый.
һәрхәлдә, румыннар карышып маташмыйлар — шундук кулларын “ күтәрәләр.u
Кесәләрен тентеп, чалбар төймәләрен кисеп алалар да үзләренә * тапшыралар (әсирнең чалбар төймәсен кисүне Иван Суполкин уйлап °- чыгарган). а
— Кирәге чыккач тагарсыз! — янәсе.
Тома Апостол, якташларын күреп, чиксез шатлана, билгеле. Җит- < мәсә, алар аның полкташлары булып чыга. Ул шундук аларны, са- Э калларын кырып, кеше рәтенә кертә, үзе бертуктаусыз көлә, сөйләшә. i Күрәсең, туган телен бик сагынган булгандыр.
Румыннарның партизаннарга юл эзләп барулары икән. Менә шул рәвешчә, бакчасарайлылар отрядында үзенә бер румын «берләшмәсе» барлыкка килде.
— Безнең кунаклар урман тирәли урнашкан гарнизоннар турында бик хәбәрдар булып чыктылар. Моның өстенә, алар башка нәрсәләр турында да шактый кызыклы мәгълүматлар бирделәр,— диде Македонский, сөйләвендә дәвам итеп.
Мәсәлән, Кача үзәнендәге Гура дигән авылда тегермән бар икән. Ул икенче румын дивизиясе частьларына он тарта, ди. Тегермән һичбер вакыт буш тормый, хәтта тартылган он да берничә көн алынмыйча ятарга мөмкин, ди. Дөрес, ул якларда румын солдатларының исәбе-чуты юк. Сак ягы да начардан түгел — һәрбер юлга, сукмакка пулемет көпшәсе карап тора, ди. һәрхәлдә, штурмлап алып булмаячак’
— Алайса, ничек эшләмәкче буласың — уеңны әйтеп кара! — дидем мин, мәсьәләне кабыргасы белән куеп.
♦Румын» ротасы төзеп, Шурага хәйлә белән, сугышсыз үтеп кер- мәкче булам. Шул рәвешчә тегермән янына үтәргә, аннары анда нишлисен күз күрер.
— Бөтенегезне кырып салырлар — шул булыр эшегез.
— Ни генә булса да, ачка үлүдән хәерлерәк,— диде Михаил Андреевич, ачуы килеп.
Мин уйга калдым. Моңарчы Македонскийның юкны бушка аударып маташканы юк иде әле. Ул җиде кат үлчәп эш йөртә торган кеше...
Шулай да тагы бер мәртәбә разведка ясап алырга булдык. Тегермәндә хәзерге көндә он яки тартылмаган бодай запасы бармы, юкмы? — моны һичшиксез ачыкларга кирәк иде.
Шурадагы тегермәнче хатыны янына хәлне белешеп кайтырга
киткән Дусяны ике тәүлек көттек. Тегермәнче хатыны Дусяның авыл мәктәбендә бергә укыган сабакташы булган.
Ниһаять. Дуся кайтып җитте. Он бар икән. Румыннар үзләре вакытлыча җыелган терлек көтүе кебек: тирә-юньдәге бернәрсәгә дә гамьнәре юк. ди. Киләләр, китәләр. Отряд-отряд булып та, ялгыз да. Беркем бернинди документ тикшерми, ди. Дөрес, төнен сакчылар куела икән куелуын, ләкин артык уяулык күрсәтмиләр, ди.
— Ярар, башкар эшеңне, Македонский,— дидем мин, ризалык биреп.
Операциянең планын бергәләп эшләдек. Мин, отряд саен йөреп, унбиш-егерме чакрым җирне «эһ» тә итми үтәрдәй кыю егетләрне сайлап алдым. Северский белән очрашып, ярдәмгә Евпатория отрядыннан партизаннар китертү мәсьәләсен сөйләштем.
Хәзерлек эшен тиз, әмма җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Шура авылын өзлексез күзәтү астында тоттык. Әлбәттә, «румын подразделениесе» беркадәр борчу тудыра иде тудыруын. Аңа иң көчле дигәннәрне генә сайладык, ләкин партизаннар тышкы кыяфәтләре белән тылдагы тук румыннарны бик аз хәтерләтәләр иде. билгеле.
«Румыннар» белән җитәкчелек итү эше Тома Апостолга тапшырылды. Ләкин бу аның рәсми вазифасы гына иде. Асылда исә төп җаваплылык Иван Иванович җилкәсенә йөкләнде. Румыннар өчен дә, румын булып киенгән партизаннар өчен дә (бу киемнәрне без үзебездән һәм Северскийдан җыеп алган идек) бары ул гына җаваплы. Аның ярдәмчесе итеп Николай Спаи билгеләнде. Бер үк вакытта ул Тома Апостолның тәрҗемәчесе булып та йөрергә тиеш иде.
Ә Македонский белән Черный партизаннарның төп массасын әйләнеч юлдан тегермән урнашкан Кача елгасының аргы ягына — нарат урманына алып барырга тиешләр.
Шулай итеп, отрядлар юлга чыкты. Хәерле сәгатьтә!
Урман юлларын яхшы белүче Иван Иванович «румын» ротасын кыска юл белән Бишуй-Бакчасарай шоссесы кырыена китереп җиткерде дә, Спаи аша Апостолга: «Командалыкны үз кулыңа ал, безне шоссега алып чык!» — дип боерык бирде.
Шоссега чыктылар да атлап киттеләр — бер... ике, бер... ике! Алда, күзләрен очкынландырып, тәбәнәк буйлы «фельдфебель» Тома Апостол бара. Ролен менә дигән итеп башкара, румын телендә шартлатып командалар бирә.
Асфальт коры. Ара-тирә йөк төягән машиналар узып китә. Хәтта солдат төягәннәре дә очрый.
Каршыдан килгән бер машина «рота» алдында туктады да, кабинадан румын офицерының йөзе күренде. Тома гаскәриләрчә нык, төгәл адымнар белән машина янына килде һәм офицерга устав кушканча рапорт бирде.
— Кая юл тотасыз? — дип сорады офицер.
— Шурага, господин капитан.
— Нинди дурак җибәрде сезне анда?
— Полкның штаб начальнигы подполковник Видражку, господин капитан.
— Тинтәк баш! — дип сүгенеп куйды капитан һәм сәгатенә карады.— Ярый, барыгыз. Шурада төн кунарсыз, ә иртән бездән яңа боерык көтегез.
— Мин кем белән сөйләшәм, господин капитан?
— Дивизия командирының адъютанты белән.
— Баш өсте, господин капитан!
Машина китеп барды. Дулкынланудан маңгаена салкын тир бәреп чыккан Апостол офицер белән сөйләшкән сүзләрен Николай Спаи өчен грекчага тәрҗемә итте, ә Спаи шул ук сүзләрне Иван Иванович-
ка тылмач кылды. Суполкин куркаклардан түгел иде, хәлбуки, бу юлы ул да аркасы буйлап салкын кымырҗык йөгереп узуын сизде — аны операциянең өзелү ихтималы куркытты.
Кояш борынгы Чуфут-Кала хәрабәләре артына кереп яшеренде. Таулардан язгы кар һәм нарат исе сеңгән дымлы җил исеп куйды.
Бу инде партизаннар «көне» якынлашып килә дигән сүз иде. Эң- ♦ гер-меңгер куеруга, Апостол командасы тагы да кыюрак атлап китте. 3
Менә авыл. Патрульләр соңга калып кайтып килгән якташларын < дәшми генә уздырып җибәрделәр. Аның каравы, Тома командалар = биргәндә юри җикеренеп-җикеренеп куйды — шуның белән ул әйтер- £ сең үзенең тәмам арып, дөньясыннан туеп кайтып килгәнлеген һәм 5 тыныч урында туйганчы бер йокларга ашыкканлыгын сиздерергә < тели иде. с
Менә шарлап төшкән су тавышы ишетелде, ут җемелдәде,— димәк, 5 тегермән. «Рота» шул якка таба борылды. Кинәт караңгылык эчен- £ нән патруль командасы калкып чыкты. Папахалы озын румын Тома- 5 дан нидер сораштыра башлады. Тегесе аңа кулын гына селки һәм үз эшен дәвам иттерә: җикеренә-җикеренә, колоннадан арта калган «солдатларны» куалый иде.
Озын румынның сабыры төкәнде, ахрысы: автоматын күтәрә төште дә бер читтә басып торган солдатларына нидер боерып әйтте. Ул да * булмады, Томаның карлыккан тавышы яңгырады:
— Кыйна!!! я
Румын патрулен күз ачып йомган арада автоматтан кыеп сал- __ дылар.
«Рота» белән җитәкчелекне Иван Суполкин үз кулына алды. 3
— Сигнал бир! Тегермәнгә таба һөҗүмгә ташлан! — дип кычкыр- z ды ул.
Ыгы-зыгы, тәртипсез атыш башланды; еракта хәвефле командалар ишетелде. Үзәнлекнең һәр тарафында күккә сигнал ракеталары чөелде.
Македонский:
— Черный, һәммәсен минем арттан куала! — дип боерык бирде дә үзе кичүгә таба ташланды.
Аяклар тая, кешеләр йөгереп барган уңайга ташкын суга барып төшәләр, тончыгалар, пошкыралар, әмма алга барудан туктамыйлар иде. Кыска гына вакыт эчендә туксан кеше, елганы кичеп, кирәкле ярга чыгып өлгерде.
Тегермән эчендәге атыш тавышлары кинәт тынып калды.— анда инде Иван Суполкин хакимлек итә иде. Он тузаны каплаган идәндә исә мәетләр аунап ята...
Тегермәнче, әлеге Дусяга таныш хатынның ире, тыраклый-тырак- лый, Иван Иванович тирәсендә бөтерелә һәм аңа нәрсәдер аңлатырга азаплана:
— Син, туң баш, аңлыйсыңмы: мин бит үз кеше ләбаса! — ди.— Ә син, тьфү! Шул хәтле куркыттың... Чак кына җанны алмадылар бит. Моны ничек аңларга, синеңчә?
— Үз кеше димсең? Ә кемнәргә тыкшынып йөрисең? Кемгә хезмәт итәсең, сатлык җан?!.— дип, җен ачуы белән аңа җикереп куйды Суполкин.
— Кемгә хезмәт итәсең, имеш... Ашарыңа булмаса, хезмәт тә итәрсең, җаныкаем...— дип мыгырданды да тегермәнче бер читкә юнәлде. Шул чакны ул Василий Ильич Черныйны күреп алды: — Иптәш райком секретаре! Нишләргә соң миңа хәзер? Фрицлар тереләй эчәкләремне тураклаячак бит, валлаһи менә, тураклаячак...
— Белмим инде, нишләтергәдер сине...
— Үзегезгә алыгыз, урманга. Юкса, мин кая барыйм?
— Ярар, ә хәзергә әйдә мондагы механизмнарыңны бозып ташла.
— Анысын мин аның бик тиз эшлим,— дияргә ашыкты тегермәнче.
Тегермәнгә зур бер төркем партизаннар белән Македонский атылып керде.
— Эшләр ничек, Ванюша?
— Он бар, Михаил Андреевич... Тик менә ике егетне генә югалттык.
— Үзебезгә алып кайтып күмәрбез,— диде Македонский, аннары, боерык көтеп басып торган партизаннарга таба борылып, әмер бирде: — Төянегез дә, тиз генә ычкынабыз: бер аягыгыз монда, икенчесе елга аръягында булсын! Ә син, Иван, кара аны, операциянең тыныч узуын тәэмин ит.
— Тырышырмын, иптәш командир!
Партизаннар елга аша бер саф булып янәшә тезелешеп бастылар. Иң көчле дигәннәре уртага, су эченә басты. Шушы җанлы чылбыр буенча сн капчыклары кыска вакыт эчендә елганың теге ягына күчерелеп бетте...
Шул чак авыл чатыннан бер машина атылып чыкты, аның артыннан — икенчесе... Фаралары белән тегермән бинасын яктыртып, солдатлар цепькә яттылар да ут ачтылар.
— Ванюша! — дип эндәште Македонский, Суполкинны кочагына алып.— Дошманны тоткарларга кирәк. Операциянең финалы синең кулда... Иң әйбәт егетләрне ал да эшкә тотын. Кимендә биш минут тоткарлап тор, аннары маневрлар ясый-ясый чигә башла һәм карательләрне үз артыңнан ияртеп кит.
— Булды, шулай эшләрмен!
Бу эш Суполкинга да, аның командасына да бик кыенга туры килде. Һөҗүмне кире кайтара-кайтара, алар елга ярыннан Бакчасарайга таба чигенә бардылар. Ара-тирә дошман белән йөзгә-йөз килеп тә якалаштылар. Әлбәттә, корбансыз булмады. «Төймәсез» румыннар командасыннан шактый кеше үлде, бакчасарайлылардан да икәве сугыш кырында ятып калды. Иван Суполкин фәкать таң атканда гына карательләр эзәрлекләвеннән котылды. Партизаннар төбәгенә ул әйләнгеч юллар белән, бик соң кайтып җитте. Араларында дүрт партизан каты яраланган иде.
Македонский исә, сугыш кырыннан ишетелгән тавышларга бор- чулы бер төстә колак салып, авыр йөк күтәргән егетләре белән бергә тауларга карап юл тотты.
Ончылар эзе Олы урманга илтә иде. Иртәгесен карательләр шул эз белән партизаннарның оясына барып чыкмакчы булып карадылар. Әмма урман эченә кергәч тә, юл сукмакларга тармаклана, ә ончылар эзе, шул сукмаклар буенча таралып, юкка чыга бара иде.
Трофей он барлык партизан отрядларына озатылды... Кырым урманнарында бу «он операциясен» әле бик озак хәтергә төшереп сөйләделәр. Тома Апостол шушы операция аркасында легендар бер шәхескә әверелде. Отрядта ул, менә мин кем! дигән сыман, күкрәген киереп йөри башлады. Күңелендәге шатлык хисләрен кая куярга белмичә. хәтта Дусяга гашыйк булды. Дуся аңардан бер башка озын, җилкәләре дә аныкыннан бер.мә-€ер киңрәк иде. Шулай булса да, Тома кызны ихлас күңелдән ярата, көн саен диярлек аңа беренче язгы чәчәкләр — миләүшәләр ташый иде.
(Дәвамы бар.)
Р. ДАУТОВ тәрҗемәсе.