Логотип Казан Утлары
Очерк

КИҢЛЕКЛӘР


Юлны башлап китү генә кыен.
А. Твардовским.
Юл башы
езнең Идел-Кама яклары тарихи истәлекләргә бай. һәркайда әледән-әле иске манаралар, борынгы шәһәр хәрабәләре белән бергә яңа гына салынган калалар, авыллар синең игътибарны үзенә тарта. Кайчан барлыкка килгәннәр алар? Үзләрендә кайсы заманнарның эзләрен һәм истәлекләрен саклыйлар? Ул шәһәрләрне һәм авылларны күргәч, күңелдә бер-бер артлы әнә шундый сораулар туа.
Ә менә Иделнең үзе турында, аның кайсы дәвердә үзенә юл яруы турында мондый сораулар бервакытта да уйга килми. Идел-ана кешеләргә дөнья яралган көннән бирле хезмәт итәдер кебек тоела.
Элеккеге Тверь, хәзерге Калинин җирендә, Идел үзенең суларын илтеп коячак Әстерхан тамагыннан бик-бик еракта, җир куеныннан кечкенә генә бер кизләү агып чыга. Шул тирәдәге искиткеч матур Селигер күле, биек һәм төз наратлар, усаклык һәм каенлыклар сине һәр вакыт кызыктырып, үзләренә дәшеп тора.
Баш очында зур-зур түгәрәкләр ясап, тилгәннәр әйләнә. Якындагы авыл буенда балалар уйнап йөри. Үләннәр арасыннан ниндидер кошчык тавыш бирә. Шуларның бөтенесенә илаһи ямь өстәп, һәркайсыбыз өчен чиксез кадерле чишмә челтери. Аның тавышында сүз белән аңлатып бирә алмаслык ниндидер тирән мәгънә барлыгын тоясың. Русның күренекле шагыйре Александр Твардовский әйткәнчә, туган җирнең уртасы саналган Иделнең чыннан да шулай бик гади һәм күзгә күренер-күренмәс кенә башланып китүенә һич кенә дә ышанасы килми.
Менә ул, юлын дәвам итеп, бер чакрым, биш... ун чакрым җир уза. Бер караганда тирә-якта әлегә бернинди дә үзгәреш сизелми Кая карама, һаман шул ук яшел урманнар, шул ук тирән упкыннар... Ә инеш исә кыска гына ара эчендә үзгәреп тә өлгерде. Әйтерсең лә әле менә хәзер генә уйнап-сикергәләп йөргән шаян кызчык безнең күз алдыбызда үсеп буйга җитте, уйчанланды, басынкыланды
һәм менә инешнең киңәйгәннән-киңәя, тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, елгага әверелүен раслаучы беренче билгеләр күренә башлады. Ярдан ерак та түгел кызыл маяклар тирбәлә. Кечкенә катер, моторын барлык көченә эшләтеп, каядыр ашыга. Аның артыннан як-якка таралган дулкыннар ярга килеп бәреләләр. Палубадагы кешеләр арасында зур җанлылык.
Алда—бу елга ярына салынган агач дебаркадерлы беренче пристань. Яшелгә буялган будкага, зур пристаньнардагы шикелле, «ОМ»нарның, «Ракета»ларның килү- китү вакытлары язып куелган. Шунда ук малайлар кармак салып мәш киләләр, өлкән
яшьтәге балыкчылар пассажирларга үзләре киптергән тәмле исле балык саталар Авыллардан килгән апа-җиңгиләрнең чиләкләрендә — кып-кызыл булып пешкән алмалар, чия һәм башка төрле жиләк-җимешләр.
Хәзер инде син бу елганың Иделнең нәкъ үзе икәнлегенә чын-чынлап ышанасың—
Бу дулкынга карап, мөмкин түгел Ышанмаска, димәк, шушыңа: Кенбатыш һәм Көнчыгышны Идел берләштерә, алар кушыла Идел аша мәңге аерылмаска. Бер ил булып изге зур юлда Туган жиребезнең уртасы ул — Боек Идел... Җиде мең елга!
Күпме илләр һәм халыклар елгаларны чик сызыклары иткәннәр?! Нил, Рейн, Иордан, Миссисипи кебек олы суларның бер як ярлары теге яки бу илнең үзенеке, икенче як ярлары исә читләрнеке, мәңгелек ызгыш, тынычсызлыкның шаһиты алар.
Ә безнең Иделебез — планетаның иң-иң тыныч елгасы. Үзенең кочагына ул, кай- гыртучан ана шикелле, русларны, татарларны, чувашларны, мариларны, калмыкларны жыйган. һәм шагыйрь, Иделнең Көнбатыш белән Көнчыгышны берләштерүе турында язганда, географияне түгел, бүгенге тормышның үзен күз алдында тота. Кешеләр, халыклар, тамырлары төрле якка тармакланган агачны хәтерләтеп, Идел буена урнашканнар һәм кулга-кул тотынып яшиләр, эшлиләр, үзләренең киләчәк тормышларын төзиләр.
Тарихка син бернәрсә дә өсти дә, аны киметә дә алмыйсың. Шуңа күрә узгаң тарихның бүгенге көн өчен файдалы сабакларын һәр вакыт истә тотарга кирәк.
Идел буенда яшәгән ырулар һөм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр җиңел генә көйләнеп китмәгән. Үзара ызгыш-талашлар, төрле низаглар, бер-береңә ышанмауда* килеп чыккан кан дошманлыгы тарих битләренә кайгы һәм газап булып язылган, хәтерләргә мәңгелеккә сеңеп калган.
Калька елгасы янындагы сугышларда Киев князьларының таркау дружиналарын тар-мар иткәннән соң Чыңгыз ханның мәрхәмәтсез баскыннары Идел буе жирләренә һөҗүм иткәннәр, Болгар дәүләте өстенә ташланганнар. Куркусыз болгарлар яулап алучыларга каршы өч -апкыр күтәрелгән һәм монголлар үзләренең явыз теләкләренә ирешә алмыйча өч тапкыр кире киткәннәр. Әмма барлык варварларның варвары саналган кансыз Батый Болгар дәүләтен жимергән, аның шәһәрләрен һәм авыллары* җир белән тигезләгән. Шулай итеп чират аерым-аерым, Козельскига, Мәскәүгә килеп Житкән. һәм еллар, гасырлар буена, Куликов кырындагы сугышка кадәр. Идел буе шәһәрләрендә һәм жирләрендә басып алучыларның гаскәрләре торган.
Мамай урдасы тар-мар ителгәннән соң да татар ханнары Суздальга, Владимирга, рус князьларының дружиналары исә Идел буе жирләренә яу белән барганнар. Ләкин моннан соң килгән буыннар үткәннең җан тетрәткеч вакыйгаларыннан акрынлап сабак ала башлаганнар. Бергәләшеп, дуслашып, кулга-кул тотынышып яшәргә тырышканнар. Милләтләр, халыклар арасындагы кыргый мөнәсәбәтләргә, ызгыш-талашларга алмашка аңлы сыйнфый көрәш хисе килгән. Руслар, татарлар, чувашлар, башкортлар, марилар иң кирәкле минутта, бер кешедәй булып, үзләренең уртак изүчеләренә каршы көрәшкә күтәрелгәннәр. Ярлы-ябагайларны байларга каршы яуга дәшкән Степан Тимофеевич Разинның чакыру хатын бөтен Идел буе хуплаган. Арзамас, Муром янындагы рус авылларында Дон атаманын татарлар, башкортлар, чувашлар, мордвалар түземсезлек белән көткәннәр, отрядлар оештырып, аны каршыларга чыкканнар. Камап алынган Семберне коткарырга ашыккан князь Борятинский юлдан патшага язган махсус хатында Казанка елгасы тамагында казаклар, татарлар, чувашлар, мордвалар белә* дүрт тапкыр каты сугыш алып баруы турында хәбәр иткән.
Добролюбов, Карамзин, Гончаров, Некрасов, Короленко, Мельников-Печорский, Чернышевский, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ. б. бик күпләрнең исеме Идел белән аерылгысыз бәйләнгән. Идел аларны куркусыз көрәшчеләр итеп үстергән, талантларына канат өстәп, бөек иҗатка рухландырган.
Безнең сәнгатебезне Идел пейзажының кабатланмас буяуларыннан, Репинның,.
Левитан, Куинджи, Нестеров, Кустодиевның социаль һәм бай жанрлы портре-ларын- нан башка куз алдына китерү мамкин түгел.
Идел дөньяга Бутлеров, Лобачевский, Зинин, Арбузов, Камай һ. б. лар кебек атаклы галимнәрне бирде. Аларның һәркайсы Ватаныбызның данын үстерделәр, халкыбызның, фәнебезнең горурлыгы булып әверелделәр.
Без пролетар, революцион Идел турында аерата горурлык хисе белән сөйлибез “ Әле бөтенләй япь-яшь Николай Федосеев, Россиядә беренче булып, марксистик түгә- £ рәкне Идел буена урнашкан Казанда оештыра. Патшага кул күтәргән Николай Осипанов, j Дмитрий Караказов, Вера Фигнер—Казанда укыган студентлар. Бөек революциянең g давыл хәбәрчесе Алексей Максимович Горький берьюлы ике шәһәрне — Нижний Нов- ~ городны һәм Казанны узенең туган җире дип атаган.
Кешелекнең бөек улы Володя Ульянов Идел туфрагында — Сембердә дөньчга кил- ф гән. Ә инде революция һәм көрәш юлына ул Казанда баскан. а
Тагын шунысын кабатлап әйтергә кирәк: Петро.-радтан соң Октябрь байраклары о иң элек Идел буе шәһәрләре өстендә җилферди башлаган. Ак чехларның аяусыз - яулары Иделдә туктатылган. Иделдә һәм аның бертуган сеңелесе Камада кызыл ко- £ миссар Маркин флотилиясе ак адмирал Старкның эскадрасын тар-мар иткән.
Мең тугыз йөз кырык икенче елда күп милләтле совет дивизияләре Сталинград янындагы Мамай курганында, трактор заводы диварлары буенда, Иделнең текә ярын- _ да немец илбасарлары белән бугазга-бугаз килделәр һәм расизм идеяләренең өстен- ш леген бөтен дөньяга күрсәтү өчен Россия киңлекләренә ябырылган фашистик армия- а ләрен көл-талкан китерделәр. <
Библиядә шундый бер әкият —сөйләк бар. Кешеләр алла каршында бик зур гөнаһ *" эшлиләр. Ут урлыйлар, тәңре әйткәнчә түгел, үзләренчә яшәргә тырышалар. Ачулана алла боларга һәм коточкыч җәза уйлап чыгара—бер-берләрен аңлый алмасыннар өчен кешеләрне төрле телләрдә сөйләшергә мәҗбүр итә.
Әйе, җирдә һәр халыкның үз теле, үз культурасы, үз гореф-гадәтләре, традицияләре бар. Әмма без барыбыз да бер-беребезне аңлыйбыз. Чөнки без барлык совет халыклары өчен уртак телдә — туганлык телендә аңлашабыз.
Ана теленнән тыш үзләштерелгән төп телнең рус теле икәнлеге үзенчән-үзе аңлашыла. Бөек туганлык телендә — Ленин, Пушкин, Толстой, Маяковский телендә Идел буенда яшәүче халыклар иркен сөйләшәләр һәм бер-берләрен бик һәйбәт аңлыйлар.
Волгоградта, Горькийда, Ленинградта, Мәскәүдә чыгарылган һәм Идел буе шәһәрләрендә, авылларында эшләүче тракторларның, машиналарның, станокларның паспортлары рус телендә язылган. Милли мәктәпләрнең һәркайсында балалар «ана», «Ватан > «партия» сүзләрен уз ана телләрендә дә, русча да язарга өйрәнәләр. Куйбышев өлкәсе, Татарстан, Мари, Чуваш, Мордва республикалары һәм Ярославль, Горький, Иваново, Калинин, Саратов һәм Волгоград... Сулъяк һәм уңъяк ярлар хезмәттә яңа уңышларга ирешү өчен көрәшәләр, аларның һәркайсы күбрәк, әйбәтрәк эшләргә, дәүләтебезнең көчен, куәтен арттырырга тырыша.
Үз юлында сеңелкәшләре Ока, Ветлуга, Каманың суларын кабул итә-итэ, кечкенә кизләүдән башланып киткән бөек елга Әстерхан дельтасына кадәр ага. Аның юлы озын һәм катлаулы. Иделнең нәкъ уртасында Куйбышев диңгезе кайвакытта дәһшәтле дулкыннары белән корабларга ябырыла. Сизгер бул, зирәк капитан! Ашыкма, тәҗрибәле сал агызучы!..
Иделнең иң киң урынын узганда башка менә нинди уйлар килә: аерым-аерым гына агып ятсак, кечкенә инешләр кебек без дә зур елгага әверелә алмыйбыз. Ә көчебезне бергә кушсак, юлында бернинди киртәләр белән хисаплашмаган Иделгә әвереләбез. Монда, Идел белән Кама кушылган урында, Тукайның тирән фәлсәфи фикерле шигъри юлларын тагын бер тапкыр күңелеңнән үткәрәсең:
һич бетәрме бу тарихи бергәлек! —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
...Кызыксынганыгыз бармы икән. Россия елгаларының уртак әнкәсе булган Иделне аның ярларында яшәүче халыклар ничек дип атыйлар? Руслар аңа «Волга», татарлар, башкортлар «Идел», марилар «Юл», чувашлар «Атель» диләр. Төрлечә атасалар да һәр халык аңа үзенең тирән мәхәббәтен белдереп, назлап-сөеп дәшә.
Кешеләр Идел табигатенең матурлыгын яраталар. Ләкин Иделгә карата булган ихтирам һәм соклану аның табигатенең кабатланмас матурлыгы белән генә тугел, барыннан да элек, бу елганың эшчән булуы, борын-борын заманнарда ук төрле кешеләргә карышмый хезмәт итүе белән аңлатыла. Әйе, Идел ул олы су гына түгел, туендыручы һәм киендерүче эшчән ана да.
Революциянең беренче елларында, ярлы һәм бөлгенлеккә төшкән ил әйтеп бетергесез кыенлыклар кичергән чагында, Идел өстендә электр утының әсәре дә булмаган. Мәскәү тирәсендә бары тик илдә беренче төзелгән Кашира электр станциясе утлары гына күренер-күренмәс җемелдәгән. Хәзерге масштаблар белән чагыштырганда, аның көче бик аз булган, энергиясе хәтта Мәскәүне дә яктыртырга җитмәгән. Ләкин без электр елгаларының ташкыны Кашира станциясе генераторларыннан башлануын онытырга тиеш түгелбез.
Хәзер илебездә торф, күмер, газ. мазут яки атом энергиясенең куәтле киловаттлары, су көче белән эшләүче зур һәм кечкенә электр станцияләре исәп-хисапсыз. Аларның һәркайсы илебез экономикасында, халкыбыз язмышында, чорыбызның техник прогрессында билгеле бер адым булып тора. Моннан дүрт дистә ел элек Иделдә беренче гидроэлектростанция — Иваньков станциясе утлары кабынды. Утыз мең киловатт — ул чакта бу сан моңарчы күрелмәгән зур уңыш һәм шатлык иде. Бүгенге көндә Конаково станциясенең үзенең генә дә һәр турбинасы Иваньков станциясене- кенә караганда ун тапкыр артыграк энергия бирә.
Җырларда җырланган Конаково Калинин өлкәсендә урнашкан. Суны ул Иделнең беренче шифалы зур диңгезе булган Мәскәү бассейныннан ала. Монда Мәскәү исемендәге каналның куәтле транспорт системасындагы беренче шлюз, поселок һәм станция Порфирии Конаков исеме белән аталган. Порфирий Конаков шушындагы заводта карап-сокланып туймаслык сервизлар бизәкләүче булган. Еу савыт-сабаларны Париж. Амстердам. Лондон күргәзмәләрендә бәяләп бетерә алмаганнар. Оста инде үзе исән түгел, Порфирий Конаков революция өчен башын салган, әмма аның традицияләрен якташлары дәвам итә. Хәзер дөньяны Конаково энергетиклары таңга калдыра Биредәге блоклар өчәр йөз мең киловатт, трансформаторлары үткәргечләргә токны 750 киловольт белән бирәләр. Бу станция үзенең куәте белән Братск гидроузе- лының энергетик потенциалына тигез.
Әмма Братск станциясе үзе нинди дә булса башка берәр төзелешнең энергетик зурлыгын үлчәп-чагыштырып карау өчен без куллана торган гадэти эталон гына. Әйтик, бу сүзне без метр, килограмм, ампер сүзләре кебек үк еш кабатлыйбыз.
Инде хәзер үзенең моторлары, акыллы полиграфик машиналары, диңгезе һәм энергетикларының фидакарь эшләре белән атаклы Рыбинскига төшик.
Рыбинск диңгезенә суны сугыш алдыннан тутыра башлаганнар. Су проектта билгеләнгән урынга күтәрелеп тә өлгерми, сугыш башланып китә. Фашист фельдмаршалларының танк армияләре сугышның беренче көзендә башкалабызның капка төбенә диярлек килеп җитәләр. Бәхеткә каршы, Мәскәү янында ук аның энергетик йөрәге тибүен немецлар сиземли алмыйча калалар. Зур әһәмияткә ия булган экономик үзәкләрне бомбага тотарга очкан һава пиратларының планшетларында Рыбинск станциясе билгеләнмәгән була. Станция агрегатлары сугышның дүрт елы эчендә дүрт миллион киловатт-сәгать энергия бирә.
Әйе, һәрнәрсәнең үз үлчәве була Елларның да, эшләрнең дә. Кайчандыр Казан сәүдәгәрләре бертуган Крестовниковлар шәм сатып ифрат зур капитал җыйганнар. Соңгы тиеннәргә сатып алынган ул шәмнәрне, үлгәннәрне искә алып яки тәңредән үзләренең гөнаһларын кичерүне сорап, чиркәүләрдә яндыралар. Ул шәмнәр губернаторларның кунак йортларын яктырталар һәм ачлы-туклы яшәгән крестьяннарның җимерелеп-ишелеп беткән өйләрендә, әле тормыш барлыгын белдереп, сүнәр-сүнмәс пыскыйлар.
Хәзер Татарстанның бай нефть промыселлары. Түбән Кама комбинаты, КамАЗ корпуслары белән беррәттән, үзенең куәтле Братск ГЭСы кадәр энергия бирә торган электр станцияләре бар.
Бер уйлаганда, Идел бер дә ашыкмый-кабаланмый гына ага кебек. Анда Кавказ елгаларының ярсуы-ашкынуы юк. Ә карыйсың, күпме эшләр аның түзем җилкәсенә төшә. Шул хакта фикер йөртсәң, борын-борыннан килә торган зирәк әйтемнең мәгь-
нәсенә тагын да ныграк төшенгәндәй буласың: «Ашыккан үзен, ашыкмаган эшен бетерер».
Әстерхан тирәләренә барып җиткәнче Идел Волгоград, Волжск, Саратов... кебек гидростанцияләрнең Турбиннарын әйләндерергә өлгерә. Утыз ике миллиард киловатт- сәгать — алны-ялны белмичә һаман эшләүче Идел шәһәр һәм авылларга әнә шул кадәр энергия бирә. ♦
Ә энергетика — Иделнең әле телгә алынган бер генә тармагы ул. Илне бөтен х дөньяга билгеле булган Калинин шәһәрендәге «Пролетарка», Кинешма, Иваново, Ка- мышин( Чебоксар фабрикаларының данлы тукучылары киендерә. Агымдагы бишьел- ы лыкта икенче Баку—Башкортстан, Татарстан, Куйбышев промыселлары бер миллиард X тонна кара алтын бирәчәк. Бүгенге көнебезгә карап сөенгәндә, узганнарны искә тө- S шереп үтүне беркем дә гаепкә алмас. ж
Бу уңайдан безгә ни өчен бөек елгабызның иң борынгы һөнәре — бурлаклар эшен в телгә алмаска?! Әйе, энергетика шәһәре булып үскәнче байтак заманнар элек Рыбинск о шәһәрен «бурлаклар башкаласы» дип йөрткәннәр. Яз башлануга, бирегә төрле артель- х ләр җыелып килгәннәр һәм җәй буена пароходларны агымга каршы сөйрәгәннәр. “ 1851 елда хәзерге «Красное Сормово»да беренче пароход—ике торбалы < «Астрахань» судносы суга төшерелә.
Буксирлар һәм земснарядлар, танкерлар һәм теплоходлар, җитез «Ракетаилар һәм — өчәр палубалы дизель-электроходлар — легендар заводның осталары бүген әнә шундый суднолар ясыйлар, һәрбер судно илебезнең көчен, куәтен арттыра, һәр еп саен о 50 миллион пассажир, 65 миллион тонна йөк — бу саннар үзләре генә дә күп нәрсә хакында сөйли. <
Моннан тыш Иделнең әле тагын 10 миллион тонна йөк күтәрергә мөмкинчелеге барлыгы турында да төгәл исәпләүләргә нигезләнгән фикерләр әйтелә. Моны нәрсә хисабына эшләргә мөмкин соң? Барыннан да элек дөрес планлаштыру, эштә төгәллек, һәр судноны тулы көчкә эшләтү хисабына. Бүгенге көндә исә Иделдәге йөк судноларының биштән бер өлеше теге яки бу якка буш йөри икән. Борчылырлык, уйланыр-лык нәрсәләр күп монда?
Көчле, эшчән елганың тагын бер зур бурычы—шәһәрләрне һәм авылларны яхшы су белән тәэмин итү. Кешеләрнең борын-борын заманнардан ук суга якынрак урнашырга омтылулары тикмәгә генә түгел. Мәскәү һәм Киев, Новосибирск һәм Хабаровск, Варшава һәм Будапешт, Лондон һәм Париж — бу шәһәрләрнең тормышын, язмышларын елгалардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Иделнең башланып киткән һәм койган җиренә кадәр булган араның уртача һәр биш чакрымына бер авыл яки шәһәр туры килә. Аның ярларының Һәр метры кешеләргә карышусыз хезмәт итә.
Исәпләп чыгаруларга караганда, илгә елына уртача 200 миллиард кубометр чиста су кирәк. Халыкта телдән-телгә күчеп йөргән борынгы әкиятләрнең күбесе су турында булуы бер дә гаҗәп түгел. Су нефть чыгара, металл эретә, тукымалар тукый, химик реакторларны шаулата, җирләрне сугара. Бүгенге көндә Идел кешеләргә елына 25—30 миллиард кубометр су бирә. Озакламый су 10 миллиард кубометрга күбрәк кирәк булачак.
Беренче карашка, Иделне син бик-бик яхшы беләсең кебек. Ләкин аны берәр җәй яки берәр ел күрми торсаң, андагы үзгәрешләр сине шунда ук таңга калдыра. Әнә бер урында яңа гидростанция калкып чыккан, икенче бер урында төзелеп үзенә дәшеп торган өр-яңа шәһәр күзгә ташлана. Иртәгәсе көнгә караш ташласаң, бу төзелешләрнең тагын да киңрәк колач җәячәген күрәсең...
Өч тапкыр туган шәһәр
Иделдәге Ставрополь...
Шундый риваятьләр йөри. Имеш, беренче булып монда калмык ханнарының чыбык очы саналган Тайшин килеп утырган. Үз диненнән ваз кичеп, христиан динен кабул иткән Тайшин, әлбәттә, ялгыз булмый. Бу якларга ул үзенең ырудашлары белән
күчеп килә. Ләкин урыннан-урынга күчеп йөрергә күнеккән калмыклар утрак тормышка ияләшеп китә алмыйлар. Алар яңадан иркен далаларга китеп баралар.
Аның каравы, калмыклар сайлап алган урын ялкаулыклары, эшсөзлекләро аркасында бөлгенлеккә төшкән Тула, Смоленск, Рязань дворяннарының күңеленә бик хуш килә. Күрәсең, алар яңа урында һәр нәрсә үзеннән-үзе, Манило» фикер йәрткәнчә, бик җиңел эшләнер, дип уйлыйлар. Әмма тормышны оҗмах итеп кору турындагы буш хыяллары чынбарлык кырыслыгына бәрелеп челпәрәмә килә.
Йөз елдан артык вакыт узгач та Ставрополь Россиянең моңсу йокыга талган хәрәкәтсез ташландык шәһәрчекләреннән берсе булып кала. Әйтерсең тормыш үзләреннән соң ярда нәрсә калачагын уйлап та карамаган Идел дулкыннарына ияреп, каядыр качып китә. Хөр фикерле, чиксез кыю Софья Перовская бу урыннарда халыкка «йөреп», тып-тын яткан шәһәрчекне йокысыннан уятмакчы була. Ләкин мондагы чын хәлне күргәч, аның нсе-акылы китә, «һәр җирдә тирән үлем тынлыгы хөкем сөрә, — дип яза ул Ставропольдан, — һичбер кайда фикерләүгә нигезләнгән аңлы эшчәнлек һәм тормыш күрмәссең».
Киң Россия империясенең монархы Николай I «төзелеш эшләренең казнаны зур чыгымнар тотарга дучар итүен» күреп, шәһәр комендантлыгын һәм канцеляриясен ябарга әмер бирә.
Идел буйлап сәяхәт кылучылар өчен 1911 елда бастырып чыгарылган махсус белешмәдә Ставропольга үз эшләре яки бөтенләйгә урнашып калу теләге белән килгән кешеләрне алдан ук кисәтеп куйган менә мондый юллар бар: «Бу өяз шәһәре бернәрсәсе белән дә кызыклы түгел. Пристань буларак та аның әллә ни әһәмияте юк».
Ләкин белешмә авторлары, теләпме, теләмичәме, бик зур бер хәйләкәрлек эшлиләр — бу яклар белән кызыксыну артканнан-арта. Россия энергетикасының патриархы, соңыннан ГОЭЛРО планын эшләүчеләрнең берсе Глеб Максимилианович Кржижановский нәкъ менә шул вакытта, унынчы елларда, Самара Лук гидростанциясен төзү турында хыяллана. Аның бу хыялы бәлки тормышка да ашкан булыр иде, ләкин Самара һәм Ставрополь архиепископы Симеон «алла кодрәтеннән башка» эшләнәчәк бу эшкә каршы чыга, мондый нәрсәләргә юл куймауны сорап хәтта граф Ор- лов-Давыдовның үзенә кадәр барып җитә. Ул чакта Ставропольга әле үзе турында ныклап белдерергә иртәрәк булган, күрәсең. Аңа бары тик бер генә нәрсә — үзенең алдагы матур язмышын—күгендә бәхетле йолдыз балкыячак көнне көтәргә кала.
һәм көтеп алынган ул сәгать сукты.
Мең тугыз йөз илле беренче елның язында Ставропольга гидротөэүчеләр штабы килеп урнашты. Бөтен тирә-як бөек төзелеш гөрелтесе белән күмелде. Хәзер, мазут, газ белән эшләүче Конаково, Кармановск, Зәй җылылык станцияләре, миллион ки- ловаттан артык егәрлеккә ия булган турбиналы Красноярск, Саян-Шушенск станцияләре эшли башлагач, Волжск станциясенә карата «бөек» эпитетын куллану ничектер уңайсызрак шикелле. Ләкин ул вакытта, моннан чирек гасыр элек, Жигулидагы тезелеш, дөрестән дә. илебез өчен дә, Европа өчен дә моңарчы күрелмәгән зур эш иде. Ике миллион киловатт егәрлекле агрегатларның сафка басачагы тиз арада бик күпләр игътибарын үзенә җәлеп итте.
Бөтенесе дә безнең күз алдыбызда эшләнде. Башта котлованнар казылды, аннан гигант плотина күтәрелде, монтажчылар искитмәле турбиналарны җыйдылар. Озак та үтмәде, киң колачлы диңгез хасил булды һәм иске Ставрополь су астына күмелде. Яңа урынга күчерергә мөмкин булган нәрсәләрне ватмый-җимерми ташырга тырышлылар, әмма шәһәрнең үзәк өлеше ер-яңадан тезелде.
Мең тугыз йөз алтмыш дүртенче елда карт Ставрополь үзенә башка исем алды— Тольятти шәһәре дип йөртелә башлады. Тольяттига популярлыкны энергетиклар китер- :өнлеген оныту, әлбәттә, гаделсезлек булыр иде. Әмма анда яшәүчеләр өченче тап кыр алышынганнан соң, хәзер ул искиткеч кыска вакыт эчендә үсеп чыккан һәм та- -ын бер шәһәргә тормыш биргән автогигант буларак билгеле. Элеккеге кварталлары белән бутамас өчен хәзер аны «Зур Тольятти» дип йөртәләр.
Зур Тольятти әле үзенең сабыйлык чорын кичерә. Идел автогигантын төзергә килүчеләрнең балалары мәктәпкә былтыр гына йөри башладылар. Яшь шәһәр вакытчың һәр сәгатен исәпкә алып, бүгенге көн графигы белән яши һәм эшли. Әйтерсең л узган еллар һәм гасырлардан калган эшләрне дә эшләп бетерергә ашыга. М.оңар-
чы беркем белмәгән, беркем ишетмәгән кечкенә бер шәһәрчекнең кинәт шулай бетен илгә, дөньяга танылуы гаҗәп түгелмени!
Шахталар, мартеннар төзү, дөньяда тиңе булмаган уникаль станоклар, приборлар эшләү, дәүләтнең экономик, политик бәйсезлегенең, көч һәм куәтенең нигезе булган «А» группасын үстерү өчен илебез беркайчан да акча кызганмады. Халыкка киң куллану әйберләре, товарлар җитештерүгә килгәндә исә кешеләрнең көндәлек тормышында иң-иң кирәкле нәрсәләр генә эшләп чыгарылды, һәммәсенә берьюлы % тотынырга безнең әле көчебез җитәрлек түгел иде. Гражданнар сугышы җимерекле- £ реннән арынып беренче бишьеллыклар дәвамында илне тагын да үстерергәг ныгы- й тырга тотынганда гына ил өстенә фашист ордалары ябырылдылар. Сугыштан соң ± бөтенесен өр-яңадан башларга туры килде. ж
Елларны еллар алыштыра торды. Илебез яңа үрләргә күтәрелде. «Б» группасын- ф да җитештерелгән продукциянең күләме «А» группасы белән тигезләнү ягына авышты. в Моны раслау өчен ике бишьеллыкны — җиденче һәм сигезенче бишьеллыкларны С чагыштырып карау да җитә. Җиденче бишьелыкта «А» группасының продукциясе— 5 151, «Б» группасының 136 процентка үсте. Ә сигезенче бишьеллыкта бу чагыштырма с_ 151 һәм 149 процент булды. *
һәр ике группаның, гомумән, безнең бөтен экономикабызның шундый үсеш закончалыгына тукталып, партиянең XXIV съездында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев халыкка киң куллану товарлары җитештерүне ы тагын да арттыруның зарури икәнлеген басым ясап әйтте. «Без, иптәшләр, озак еллар героик тарих үттек, ул чакта миллионнарча коммунистлар һәм партиясезләр аңлы рә- < вештә корбаннарга һәм мәхрүмлекләргә бардылар, иң кирәкле нәрсәләр белән генә S канәгатьләнергә риза булдылар, үзләрен тормыш өчен аерым уңайлыклар таләп итәргә хаклы дип санамадылар, — диде Л. И. Брежнев. — Бу исә киң куллану товарлары җитештерүгә, аларның сыйфатына һәм ассортиментына мөнәсәбәткә дә тәэсир итмичә калмады. Ләкин элек беренче планда башка бурычлар, башка эшләр торганда аңлашылырлык һәм табигый булган нәрсә хәзерге шартлар өчен яраклы түгел...»
Процентлар һәр вакыт процент булып кала. Әгәр кеше үзенең табигате белән уйларга, гомуми саннарның, математик категорияләрнең асылына, мәгънәсенә төшенергә сәләтле булмаса, процентларга аның артык исе китми. Ә бит шул процентлар безгә сигезенче бишьеллыкта төзелгән Тольятти автомобиль заводы тугызынчы бишьеллыкта җиңел машиналар эшләп чыгаруны 3,8 тапкырга арттыруга нигез булды.
Завод беренче көннән үк илебездәге иң әһәмиятле төзелешләрнең берсе дип игълан ителде. 1967 елның 14 январенда экскаваторчы коммунист Илья Шевелев автозавод төзеләчәк мәйданга беренче булып ээ салды. Исәпсез-хисапсыэ техника, әле кичә генә Жигули таулары буенда Идел аша плотина торгызган белгечләр, тәҗрибәле осталар тагын бер биеклекне штурмлый башладылар.
Автомобиль баранкасыннан илебездәге беренче автомобиль заводы руле артына утырган атаклы практик һәм хыялый күңелле Иван Алексеевич Лихачев мең тугыз йөз егерме җиденче елда аз җегәрле АМОны реконструкцияләү һәм елына дүрт мең урынына 25 мең автомобиль эшләп чыгару хакында янып йөргән. Аның исәпләвенчә, конвейердан һәр дүрт минут 12 секунд саен бер машина төшәргә тиеш булган. Тольятти автомобиль заводы башта ук елына 660 мең автомобиль чыгаруны күздә тотып проектлаштырылды һәм төзелде. Бу — аның конвейер линияләреннән һәр 28 секунд саен бер машина төшеп тора дигән сүз.
1930 елда Ока белән Идел кушылган җирдә берәр катлы такта бараклар салына. Аякларына чабата киеп, авыллардан килгән ун мең мужик Нижнийда автомобиль конвейерының чираттагы звеносын төзергә керешә. Җир казыйлар, атлар һәм носилкалар белән балчык-ком ташыйлар. Озак та үтми( булачак заводның нигезе салына, аңа төрле зурлыктагы станоклар кайтарыла. Көн буена эшләп арыган-алҗыган кешеләр кичләрен китап-дәфтәр битләре өстенә иеләләр. Юк, аларның кулларында әле геометрия яки физика дәреслекләре булмый. Укырга-язарга өйрәнер өчен гап-гади әлифба китабы күтәреп, алар әле ликбезларга гына йөриләр.
Ун мең . Бу түгәрәк сан Зур Тольятти биографиясендә дә кабатлана. Ун мең кран, экскаватор, бульдозер һәм скрепер... Автозаводны беренче булып твэи башлаган «Куйбышеегидрострой» тресты эшкә әнә шундый техника белән керешә.
Кеше гомеренең нибары яртысына тигез булган бу өч дистә ел вакыт арасында нинди зур аерма, нинди зур алга китеш! Әйе, чоры башка, илнең кеч-куәте, җәйгән колачы башка. Тольятти гиганты завод корпуслары белән генә түгел, урамнары, кварталлары, үзенең микрорайоннары белән бергә күтәрелде. Зур Тольяттиның беренче яңа йортларына 1969 елның язында күченделәр. Хәзер бу районда 160 мең кеше яши. Ә шәһәрнең барлык халкы 350 мең кешедән артып китте.
Шәһәр һәм автозавод икесе берьюлы үсте. Тезүчеләр тугызар, уникешәр катлы йортлар, культура сарайлары, мәктәпләр, балалар бакчалары салдылар, «Фиат» фирмасыннан килгән ашыгучан итальяннар, алдан тезелгән договорда каралганча, совет белгечләренә беренче технологик линияне тапшырдылар, конвейерны ходка җибәрергә булыштылар.
1970 елның апрель төнендә конвейрда беренче алты автомобиль җыелды. Ничек шулай туры килгәндер, анысын әйтүе кыен: АМО заводында да беренче машина төнлә җыела. Ләкин бу вакыйга яз көне түгел, көзен, октябрь аенда була. Директор Лихачев кабинага үзе кереп утыра һәм, артык дулкынланудандыр, күрәсең, башта машинаны кабыза алмый азаплана. Ниһаять, автомобиль гөрләп кабына һәм көчле алкышлар астында кузгалып китә.
Югарыда әйтелгәнчә. ВАЗда беренче машиналарны җыю төнлә тәмамланды. Ул чагында менә хәзер, шушы минутта илебезнең автомобиль төзелеше тарихына тагын бер данлы сәхифә язылыр дип беркем дә уйламагандыр, мөгаен. Конвейердагы- лар машинаны нинди төскә буяу хакында озак бәхәс алып бардылар. Бер караганда, бөтенләй вак нәрсә турындагы бәхәс иде бу. Ләкин анда бик күп төрле фикерләр әйтелде. Ахырда, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы төсенә туры китереп машиналарның дүртесен кызылга, икесен зәңгәргә буярга булдылар.
Кайвакытта без олылар да һаман бала булып калабыз. Безнең һәркайсыбызның яңа машинаның ниндирәк икәнлеген башкаларга караганда бер генә көнгә, бер генә сәгатькә булса да алданрак күрәсебез килде. Без шатландык, бәйрәм иттек. Әмма беренче автомобильдән серияләп чыгара башлауга кадәр авыр һәм озын юл үтәсе бар иде әле. Бөтенесе конвейерны җиренә җиткереп көйләүгә бәйләнгән иде.
Революция алдыннан Россиядә автомобиль кытлыгын бетерергә ниятләгән про-мышленникларның һәм АМО кампаниясенә нигез салучыларның берсе Сергей Павлович Рябушинский, хәрби ведомство машиналар таләп итә башлагач, Италиядән детальләр сатып ала һәм шулардай машиналар корып заказчыга тәкъдим итә. Дөрес, бик ук табышлы эш булмый бу. Детальләр сатып алу кампаниягә 11 мең сумга төшә, аларны кайтартуга зур чыгым тотыла. Әмма Рябушинский акыл белән эш итә, тотылган капиталның иртәме-соңмы артыгы белән кире кайтачагын ул бик яхшы аңлый. Башлысын башлы була Рябушинский, ләкин ул үзенең капиталыннан файдалана алмый кала. Россиядә революция башлана һәм Рябушинский чит илгә чыгып китә
ВАЗның баш инженеры Евгений Артемьевич Башинджагян һәм конвейерда аның белән бергә төн уздырган башка кешеләр беренче машиналарның әле сынап napav, конвейерны камилләштерү юнәлешендә нәрсәләр эшләргә кирәклеген белү өчен генә ясалганлыкларын бик яхшы аңлап тордылар. Конвейере тулы көчкә һәм төгәл эшли башлаганчы күпме вакыт узар — бер елмы, икеме, әллә аннан да артыгракмы— моны тәгаен генә әйтүе кыен иде әле.
Конвейерны ахырынача көйләп бетерү өчен унбер ай вакыт кирәк булды. Үзәк линиягә синхроник төгәллек белән меңнәрчә детальләр биреп торучы йөз илле километр озынлыктагы зур һәм кечкенә конвейер системалары энә күзеннән үткәргәндәй кат-кат тикшерелде.
Конвейерның төп тармагы 1 километр 800 метр озынлыкта. Ә аңа йөзләрчә гектар мәйданда корылган башка системалар хезмәт күрсәтәләр. Гомум системадагы ун меңнән артык кечкенә -винтикның» берсенең генә дә бөтен эшне тоткарларга мөмкин икәнлеген искә алсак, хезмәт күрсәтүче системаларның нинди синхроник төгәллек белән эшләргә тиешлеген күз алдына китереп бастыру кыен түгел.
1972 елның январенда ВАЗның икенче, шул ук елда өченче тармаклары эшли башлады. 1973 елның Октябренда экспертлар машинага «Сыйфат билгесе» бирделәр.
ә бер айдан соң Тольятти һәм бетен илебез ВАЗда миллионынчы автомобиль чыгуны бәйрәм итте. Шул ук көнне автомобиль төзүчеләрнең данлы коллективы байрагына Ватаныбызның олы бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены беркетелде.
Җил тула җилкәннәргә
Моннан күп гасырлар элек ничек булган булса, хәзер дә шулай ук һәм шулай ук түгел дә. Киләчәктә дә һаман шул ук су башы булыр. Кечкенә инеш елгага әверелер. Ә елга, үз юлында болыннарны һәм иген кырларын сугара-сугара, шәһәрләргә, авылларга яшәү көче биреп, диңгезгә ашыгыр.
Шул ук су юлы буйлап авыр йөк төягән баржалар, танкерлар, берничәшәр катлы теплоходлар йөзәр, су эченә күмелгән канатлары белән ап-ак күбекләр кайнатып, тиз йөрешле катерлар узар.
Шуның белән бергә, тормыш бер генә урында тукталып тормый, туктаусыз алга бара Иксез-чиксез Идел киңлекләрендә яңа эз салынмаган, куәтле ташкынга буйсынып турбиналар гөрләмәгән, конвейер линияләре хәрәкәткә килмәгән бер генә көн дә юк.
Тугызынчы бишьеллыкта Иделдә нинди эшләр эшләнүен, аның бассейнындагы республикаларның, өлкәләрнең экономикасы, культурасы ни дәрәҗәдә үсүен без инде күреп торабыз. Партиябезнең XXIV съезды карарларында боларның барысы да ачык әйтелгән иде. Барыннан да элек, Иделнең энергетик куәте моңарчы күрелмәгәнчә үсә. Сүз хәзер аерым корылмалар гына түгел, илебез, Һәр республика һәм өлкә тормышында зур әһәмияткә ия булачак эре-эре комплекслар төзү турында бара.
Әйе, географик яктан элеккечә калса да, Идел үз юлында зур үзгәрешләр кичерә. Аңа икенче тормыш китерәчәк эшләрнең күбесе безнең планнарыбызда ачык һәм төгәл билгеләнгән.
Бездәге кебек елгалар, елгачыклар һәм инешләр муллыгы башка беркайда да юк. Аларның гомуми саны өч миллионга җитә. Әллә азмы бу?! Ләкин бәла шунда: алар- ның һәркайсы кире холыклы — кая телиләр шунда агалар. Илебезнең халык аз яши торган төньяк һәм көнчыгыш өлкәләренә бар булган суларның 85 пооценты туры килә. Ә тормыш өчен, яшәү өчен уңайлы, уңдырышлы һәм халык тыгыз урнашкан көньяк районнарга, индустриаль үзәкләргә калганы гына тия. Менә шуны искә алып, Иделнең куәтен моңарчы бер файдасызга агып яткан төньяк елгалары хисабына арттыру күздә тотыла. Ул елгаларның суын Иделгә кушу буенча уннарча проектлар төзелгән Ул проектларның берсе Печора елгасын Каманың югары агымы белән тоташтырудан һәм Камага ел саен 30 куб/километр су өстәүдән гыйбарәт. Ә Кама ул шул ук Иделгә кушылачак су дигән сүз.
Галимнәр Иделгә булышуның башка төр мөмкинлекләрен дә эзлиләр. Кубенск- Шекснинск проекты аңа, мәсәлән, Кубенск, Леча, Вохе күлләренең Сухона һәм аның кушылдыгы Юг елгаларының суын өстәүне күздә тота. Иделгә Төньяк Двина, Вычегда, Пинега Мезень елгаларын тоташтыру буенча да гипотезалар бара. Ә Идел үзе, тагын да зуррак куәткә ия булып, Дон, Урал, Терек һәм көньяктагы башка елгаларга ярдәмгә киләчәк.
Идел арты далаларында Идел —Урал каналын төзү эшләре башланды. Бу канал Саратовтан көньяк-көнчыгыштагы корылыклы далаларны сугару, Уралның түбәнге агымында, Каспийның төньяк-көнчыгыш өлешендә нормаль гидрологик режим булдыру өчен хезмәт итәчәк...
Киләчәктә эшләнәчәк кайбер эшләрнең планы әнә шундый. Бу эшләрне тормышка ашыру юлында без алда торган авырлыклардан курыкмыйбыз. Без туар көннәр каршына ышанычлы, кыю адымнар белән барабыз.
Хәтерлисезме Александр Твардовскийның шигъри юлларын;
Юл арты юл, еп арты ел килә. Чик артыннан чикне ил үтә.
Юллар авыр, ләкин гасыр җиле
Безнең җилкәннәрне киертә.