КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
АВГУСТ, 1974 ел
Луцк шәһәреннән Чаллыга кадәр ике мең километр чамасы булса да, Украинадагы бу шәһәр янында тезелә башлаган подшипниклар заводын КамАЗ иярчене диләр.
Бу индустрия гигантының (аның куәте Харьков подшипниклар заводына караганда өч мәртәбә артыграк булачак) технологик проектын Куйбышев шәһәрендәге галимнәр һәм инженерлар башкарды. Алар барлык производство процессларын автоматлаштыруны күздә тотканнар. Программа белән идарә итүгә корылган агым линияләре, барлык технологик яңалыклар яңа заводның характерлы үзенчәлеге булачак. Бу завод чыгарган продукция Кама буенда тозелә торган автоги- гантка китәчәк.
• Советская Россия», Мәскәү.
Брно шәһәрендәге машина тезү заводы Кама елгасы буенда салына торган автогигант өчен зур. җаваплы заказны гамәлгә ашыра... Бу завод бер мең, мең алты йөз, ике мең биш йөз. дүрт мең тонналы пресслар эшләп чыгарырга тиеш. Бу прессларның кайберләренең зурлыгы ике катлы йорт кадәрле, Ждарнад-Са- завадагы машина төзү заводында ясала торган тагын биш прессны кушсаң. КамАЗның бөтен тимерчелек-пресс заводы Чехословакиядә ясалган җиһазлар белән тәэмин ителәчәк дигән сүз.
Тольятти шәһәрендәге Волга автомобиль заводы заказларын уңышлы башкарганы өчен Брно шәһәрендәге машина төзү предприятиесе СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән иде. Бу югары бүләк завод эшчеләрендә, инженер-техник хезмәткәрләрендә зур шатлык һәм хезмәт күтәренкелеге тудырды. Хәзер алар Советлар Союзы өчен яңа за казны срогында һәм югары сыйфатлы итеп үтәргә омтылалар.
— КамАЗ заказлары, — ди орденлы Брно заводының директор урынбасары Э. Козак, — безнең предприятие тарихында иң зур контракт. Ул технологияне камилләштерергә этәрә, иң алдынгы техника белән җиһазландырыла торган КамАЗ алдында Чехословакия маркасын төшермәскә әйди.
АПН. Прага.
Казан янындагы «Волга» дуслык лагеренда ял итүче бер төркем француз яшьләре Чаллыга килде.
Кунаклар автомобиль комплексының төзелеш мәйданнарында булдылар, ре- монт-инструменталь заводының төп корпусын карадылар.
Төзелеш мәйданында алар «Автозаводстрой»дан Николай ПГмоткин җитәкче легендәге комсомол яшьләр бригадасының эше белән таныштылар, ә «Энергетик» культура сараенда шәһәрнең комсомол активы белән очраштылар.
КамАЗ төзелеше. Чаллы яшьләренең тормышы һәм хезмәте Франциядән килгән кушакларда зур кызыксыну тудырды.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Батуми шәһәрендәге ботаника бакчасының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Т. Л. Самхарадзе унжиде ел дәвамында роза чәчәкләре селекциясе һәм генетикасы белән шөгыльләнә. Шушы вакыт эчендә ул утыздан артык яңа сортлар чыгарды.
Ул чыгарган өр-яңа сортларның әлегә исеме юк. һәм менә күптән түгел гаять хуш исле, куе кызыл төстәге роза чәчәгенә «КамАЗ» исеме бирелде.
Яңа сортның беренче сабаклары Чаллы шәһәренә җибәреләчәк: бу гүзәл чәчәкләр автогигант төзүчеләр шәһәренең урамнарын һәм мәйданнарын бизәсен!
«Известкя», Мәскәү.
«Знамя труда» производство берләшмәсе коллективы Чаллы өчен күп төрле арматуралар җитештерә. Ленинград шәһәрендәге башка предприятиеләрдәге кебек үк, биредә дә Кама автомобиль төзүчеләрнең чакыруына зур теләк белән кушылдылар һәм КамАЗ заказларын махсус график буенча үтәргә булдылар. Бу заказларның бер өлеше срогыннан алда ясалды һәм җибәрелде. 223 нче һәм 227 нче цех эшчеләре бу эшләрне уңышлы башкарып чыгу өчен күп көч куйдылар. «Полимерстрой» заводы Чаллы шәһәре өчен менә дигән итеп юыла торган, ефәк төсле поливинилхлорид обойлар эшләп чыгара.
Иҗат коллективлары да читтә калмады. «Гипроавтотранс»ның Ленинград филиалы белгечләре зур энергия белән мең данә авыр йөк машиналары өчен гараж проектлауга керештеләр. Ә Калинин шәһәре проектчылары куәтле прокат станы сызымнарын эшлиләр... Аларның девизы — сызымнарны вакытыннан элек югары сыйфатлы итеп төгәлләү.
ТАСС, Ленинград.
Кама автомобиль комплексының ремонт-инструменталь заводында токарьлар конкурсы үткәрелде. Аңа Идел буендагы 11 республика һәм өлкә вәкилләре — завод, район, өлкә һәм республика конкурслары лауреатлары катнашты.
Беренче урынга Казан моторлар төзү заводы токаре Д. Ерошин чыкты.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Иксез-чиксез илебез киңлекләре буйлап тугызынчы бишьеллык атлый. Аның һәр елы махсус максатка юнәлдерелгән, һәр елының үз исеме бар: өченче-хәлит- кеч, дүртенче-билгеләүче... Ул нык адымнар белән атлый... Аның адымнары — Красноярск ГЭСы, яңа җылылык һәм атом станцияләре, яңа газ магистральләре. КамАЗ, БАМ...
Мәскәү шәһәренең Бауман сайлау округы сайлаучылары белән очрашуда ясаган чыгышында, яңа эре халык хуҗалыгы комплекслары төзү эшләрен җәелдерү эшләре турында сөйләгәндә, Л. И. Брежнев: «Кама буенда автомобиль гиганты төзелә», — дип әйтеп узган иде.
Үзенең масштабы белән дә. иҗади фикерләү кыюлыгы белән дә. илебез тормышындагы әһәмияте белән дә бу төзелеш чын-чынлап гигант.
Төзелеш кызу темплар белән бара... Бирегә илебезнең барлык районнарыннан яшьләр килә. Эшләргә, торырга килә. Бүген дә килә, яңа отрядлар иртәгә дә киләчәк. КамАЗ шундый ул — яшьләрнең йөрәген магнит кебек үзенә тарта.
«Советская культура». Мәскәү.
Кама автомобиль комплексы төзелеше һәм «КамАЗ» автомобиле белән бәйләнешле заданиеләрне башкарып чыгу срогын кыскарту буенча социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәве өчен Ярославль моторлар тезү заводы коллективы ВЦСПС дипломы белән бүләкләнде.
Ярославльледер яңа йөк машинасы, дөресрәге, аның унөч модификациясе өчен менә дигән дизель двигательләре, шулай ук биш һәм ун баскычлы тизлекне үзгәртү коробкалары ясадылар. Моторларны һәм тизлек коробкаларын тагы да камилләштерү эше дәвам итә. Коллектив КамАЗ өчен кадрлар әзерләү буенча да зур
эш «лып бара. Дизельләр ясау буенча күп кенә тәҗрибәле осталар Кама буена китте.
ТАСС. Ярославль.
Татарстан китап нәшрияты «Без КамАЗ төзибез» дигән җыентык бастырып чыгарды. Аңа Кама автопггаитын төзүдә катнашучы бетончылар, ташчылар һәм башка һөнәр кешеләре язган материаллар тупланган.
•Строительная газета». Мәскәү.
Белоруссия башкаласы белән Кама буе арасы үзенә күрә бер маршрутка әверелде. Тугызынчы бишьеллыкның гигант төзелешенә Минскидан һәм Белоруссиядәге башка автозаводлардан күп кенә йөк машиналары җибәрелде. Кама буенда төзеләчәк үзбушаткыч машиналарның беренче үрнәкләре биредә җыелды. Алар хәзер илебез юлларында сынау үтә. Күп кенә предприятиеләрдә КамАЗ өчен ква-лификацияле эшче кадрлары әзерләнә, инженерлар стажировка үтә.
Октябрь революциясе исемендәге заводта ясалган буйга кыру һәм буйга фрезерлау өчен ике авыр станокны Чаллыга җибәргәндә, аның детальләрен тоярга ун вагон кирәк булды. Алар срогыннан бер айга элегрәк җибәрелде. Киров исемендәге станок төзү- заводы, автомат линияләр заводы һәм Витебск. Молодечно шәһәрләрендәге станок төзү предприятиеләре коллективлары да КамАЗ заказларын уңышлы үтиләр.
ТАСС, Минск.
5 августта, дүшәмбе көнне. Чаллыда Энергетика һәм электрофикация министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы булды. Утырышны министр П. С. Непо- рожный алып барды.
Коллегия «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе начальнигы В. А. Фо- менконың беренче ярты еллыкта эшләнгән эшләр йомгагы турында докладын тың лады.
Коллегия утырышына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Табеев. КПСС Үзәк Комитетының машина төзү бүлеге мөдире урынбасары М. В. Борисов, Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Т. Троицкий, КПСС Үзәк Комитетының машина төзү- бүлеге инструкторы Д. Ф. Проценко. КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. Беляев. Минмонтажстройиың КамАЗ төзү буенча Главка начальнигы 3. С. Садаринов, СССР Энергетика министрлыгының Главка һәм идарә җитәкчеләре. СССР Госстрое, Госснабы вәкилләре катнашты.
•Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода*.
• Елга-дингез» тибындагы суднолар Ильичевск портыннан чыгып Чаллыга юнәлделәр. Алар ике атна эчендә, диңгез һәм елга трассаларын үтеп, бишьеллык ның удар төзелешенә автомат пресс линияләрен илтәчәк.
Бу йөкне тимер юл белән йөртү мөмкин түгел: аның детальләре 200—300 тон на авырлыкта. Җиһазларны төяү һәм алып бару планын «Союзвнештранс» кон торасы һәм Ак диңгез — Онега елга пароходчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә Ильичевск портчылары эшләде. «Суджа» исемле Кара диңгез теплоходы Япониядән Ильичевскига линия комплектын алып кайтты, ә А. Барановский. А. Кор- зюк. Н. Гарагаш һ. б. лар җитәкчелегендәге докерлар бригадалары, куәтле «Бога тырь» краны ярдәмендә, биш тәүлек эчендә авыр агрегатларны «Суджа» бортын нан «Волга-Балт» бортына күчерделәр.
ТАСС, Ильичевск.
Танылган «Березка» ансамбленең музыкаль җитәкчесе, композитор В. И. Темнов Чаллыда булып китте. Двигательләр заводы матбугат үзәге мәйданында ул төзүчеләр алдында, баянга кушылып, үзенең әсәрләрен һәм рус халык җырларын башкарды...
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».