Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНДА ИҖТИМАГЫЙ-МӘДӘНИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕҢ РОЛЕ


зган мәкаләбездә VI әдәбият тарихын төгәл яктырту өчен зарури булган шартлардан этник тарихка, шул этник үзенчәлекләр нигезендә барлыкка килгән тел хосусиятләренә тукталып узган идек. Хәзер исә со- циаль-иҗтимагый үсешнең аерылгысыз өлеше булган халыкара һәм дәүләтара мөнәсәбәтләргә. шул мөнәсәбәтләрнең гомум культура үсешенә ясаган тәэсиренә. аның әдәби процесстагы нәтиҗә-ләренә игътибар итәчәкбез.
ЧАЛ ТАРИХ БИТЛӘРЕН АКТАРГАНДА
V Борынгы грек тарихчылары Төньяк Кавказдагы болгарларны «варварлар» дип атаганнар. Ләкин соцналь-иҗтима- гый үсешнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешеп. «Олуг Болгар» дип аталган зур дәүләтне төзи алган халыкка мондый исем тагу дөрес түгел,) әлбәттә. Өстәвенә болгарларның бабалары булган хуннулар башка культуралы илләр, җөмләдән. Кытай һәм Урта Азия халыклары белән тыгыз икътисади, сәяси һәм .мәдәни мөнәсәбәттә яшәгәннәр. Болгарлар үзләре дә Төньяк Кавказдагы иран телле сарматлар белән якыннан аралашканнар, хәтта этник мөнәсәбәткә дә кергәннәр. Археологик тикшеренүләр бер сарматларның гына түгел, бәлки болгарларның да матди культуралары нык алга киткән булуын раслый.
ГТунн-болгарйарга Византия мәдәнияте кочле тәэсир ясаган. Мәсәлән, болгарларның бер «ботагы» булган утигурларКече Азиядәге грек дәүләте белән ныклы сәяси һәм икътисади элемтәдә торгаш)
Югарыда китерелгән фактларга карап, болгарлар гел читләрнең тәэсирендә генә булган икән дигән ашыгыч нәтиҗә чыгарырга ярамый. Чөнки башка халыклар ирешкән мәдәни «җимешләрдән» файдалана алу — үзе зур казаныш. Һәм ул— социаль үсүнең, рухи җитлеккәнлекнең бер билгесе (өстәвенә күрше илләрнең һәм халыкларның культура йогынтысын татымаган бер халыкның да. бер цивилизациянең дә булмавын онытмыйк).
Болгарлар яшәгән төбәкләрдә — Төньяк Кавказ. Дунай һәм Идел буйларын да — рун язулы текстлар табыла. Бу да борынгы Төрки каганлыгы чорында ук (ягъни гарәп язуы кабул ителгәнче) аларның үз язулары булганлыгы
VI Авторның беренче мәкаләсен журналның 1975 елгы җиденче саныннан карагыз.
хакында сөйли. Моның шулай икәнлеген тагын бер факт раслый. Борынгы тарихчыларның әсәрләрендә, мәсәлән. Урта Азия төркиләре арасында балаларны яшьлн уку-язуга, исәп-хисапка өйрәтү өчен махсус йортлар булуы, шунда булачак грамоталы сәүдәгәрләр әзерләнүе хакында бик ачык әйтелгән. Зур төрки дөньяның бер өлешен тәшкил иткән Идел буе болгарлары тормышыннан да шундый ук хәлләрне күзәтергә мөмкин. Әйтик, X гасыр башында сәяхәт иткән Ибне Руста аларның шәһәрләрендә генә түгел, хәтта авылларында да мәктәпләр булуын яза.
Рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, Урта Азия һәм Иран илләре белән тыгыз мөнәсәбәттә торган Кама-Идел болгарлары гарәп язуын куллана баш лыйлар: X йөз башында ук төрле болгар ханнары тарафыннан тәңкәләр су-гылу шуны раслый. Ә акча сугуга ихтыяҗ, мәгълүм булганча, эчке товар алмашу һәм халыкара сәүдәнең үсүе нәтиҗәсендә генә туа. Бу чорда күп кенә шәрык илләрендәге зур шәһәрләрдә дә (Бохара, Сәмәрканд. Балх, Бәйһак. Сәбзевар, Амоль һ. б.) болгарларның махсус сәүдә колонияләре булуы — шуңа өстәмә дәлил.
Бабаларыбызның ерак илләр белән сату-алу итүләре хакында сөйләп тә, аларның үз күршеләре, ягъни Урта Идел буе
У
һәм гомумән Көнчыгыш Европа халыклары белән булган дәвамлы мөнәсәбәтләрен читләтеп узу һич тә гаделлек булмас иде.
Мәгълүм булганча. Урта Иделгә килеп утырган болгарлар, тиз арада җирле халыкларны буйсындырып, алар өстеннән хакимлек урнаштыралар. Бу факт болгарларның матди һәм рухи культура өлкәләрендә, хәрби төзелеш мәсьәләсендә чагыштырмача югары дәрәҗәдә торулары хакында сөйләсә кирәк. Әмма бу як-ларда элек-электән үк яшәп, географик һәм табигать шартларына тәмам яраклашып беткән борынгы финн-угор халыкларының матди-хуҗалык культуралары да, үз нәүбәтендә, кичәге ярым күчмә болгарларның көнкүрешенә, экономикасына тәэсир ясамый калмаган, әлбәттә. Менә шулай ике төрле культураның ку-шылуы нәтиҗәсендә яңа өченче культура —. Идел буе болгар-татар культурасы формалашуга җирлек туа.
Болгарларның экономикасы, хуҗалыгы үсүдә сәүдә зур роль уйный. Сату-алу эшләрендә болгар товарларының мөһим өлешен җәнлек тиреләре, кыйммәтле сөякләр (морж тешләре), бал һәм балавыз, балык җилеме һәм башка нәрсәләр тәшкил иткән. Бу әйберләрне җитеште-рүдә җирле халыклардан финн-угор ка-биләләренең өлеше зур икәнлеген онытырга һич тә ярамый. Гарәп чыганакларыннан күренгәнчә, болгарлар мондый товарларның бер өлешен якын күршеләреннән алганнар, икенчеләрен ерак өлкәләрдән алып кайта торган булганнар.
Язма чыганаклардагы хәбәрләргә караганда, Болгар базарларында бик күп илләрнең сәүдәгәрләре очрашкан, алар, төрле-төрле товарлар белән бергә, ак тәнле, бигрәк тә шәрык илләрендә дан казанган сылу кәнизәк-җарияләр белән дә сату иткәннәр. Боларның зур өлешен нигездә төньяк сәкалибәләре — финн- угор һәм славян кабиләләренең сәүдәгәрләре китереп саткан (мәсәлән, Ибне Фазлан рус сәүдәгәрләренең Болгарга күпләп кол кызлар китерүен тәфсилләп яза). Гомумән, болгарлар башка күрше кавемнәрнең дә халыкара сәүдә-экономик мөнәсәбәтләргә керүенә актив булышлык иткәннәр. Төньяк Урал, Рус иңкүлек-ләре, хәтта Балтик буе төбәкләрендә дә күпләп-күпләп Урта Азия һәм гарәп илләре тәңкәләре табылуы шуны күрсәтә. Мондый акчаларның рус-славян һәм финн-угор җирләренә Болгар аша килгәнлеге хәзер бер белгечтә дә шик-шөбһә уятмый.
Болгар дәүләтенең рус князьлекләре белән политик, экономик мөнәсәбәте аерата игътибарга лаек. Бу өлкәдә без болгарларның ифрат актив булуын күрәбез. Мәсәлән, үзләре ислам динен официаль идеология рәвешендә кабул иткәч, болгарлар, һаман мәҗүсилектә калган русларны да шул дингә керергә өндәп. Киевка махсус илчеләр җибәргәннәр. Аларвың үз күршеләрен идеологии яктан да ышанычлы союзннклар итәргә тырышулары, әлбәттә, күп нәрсә турында сөйли.
Вакыт-вакыт сугышып алуларын исәпкә алмаганда, болгарлар һәм руслар арасында нигездә тыныч мөнәсәбәтләр хөкем сөргән. Хәер, ахыр чиктә сугышлар да иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләрнең бер төре генә бит. Мәсәлән, князь Святославның 968 елгы һөҗүменнән соң күп кенә болгар осталары, һөнәрчеләре Вла-димирга күчерелә (шулар төзегән чүлмәк ясау мастерскойларының калдыклары археологларга яхшы мәгълүм). Әлбәттә, үз. нәүбәтендә болгар һөнәрчеләре дә рус осталарыннан күп нәрсәгә өйрәнгән.
Күренекле рус тарихчысы В. Н. Татищев дөрес билгеләгәнчә. Болгар иле руслар белән тыгыз экономик багланышта торган. Болгар җиренең табигый байлыгы. алга киткән авыл хуҗалыгы моңа зур мөмкинлек тудырган. Әйтик. 1024 елда. Суздальда ачлык хөкем сөргәндә, руслар Болгардан бик күп ашлык алып торганнар. 1228—29 елларда бөтен Русьта, бигрәк тә Новгород һәм Белозерский- да ике елга сузылган көчле кытлык була, шунда болгарлар Идел һәм Ука сулары буенча кәрван кәрван ашлык озаталар, ә болгар хакы Новгород князенә утыз көймә икмәкне бүләк итеп җибәрә.
Архитектура, шәһәр төзелеше өлкәсендә дә болгар-рус мөнәсәбәте дәвамлы булган. Мәсәлән, 1230 елда князь Святослав Всеволодович Юрьев шәһәрендә (хәзерге Тарту. Эстониядә) бабасы салган иске чиркәүне җимереп, аның урынына болгар осталарыннан таш гыйбадәтханә салдыра. XII йөз ахыры XIII гасыр башында болгар архитекторлары Владимир- Суздальны төзүгә актив катнашалар. Әйтик, шәһәрдәге иң зур биналарның берсе — Успенский собор — болгар осталары Болгардан ук китергән ак таш*, тан салына. Академик Б. Д. Грековчың әйтүенә караганда, рус халкының көн-күреш сәнгатенә шәрык хальи ары орнаменты нәкъ менә шундый эзлекле һәм дәвамлы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә үтеп кергән.
Мисал өчен китерелгән бу фактлар болгарларның, заманында югары культурага һәм көчле экономикага ия булып, төрле кардәшләре, якын һәм ерак күршеләре белән тыгыз багланышта торуларын күрсәтә. Бәс, шулай булгач, болгарларның рухи культурасын да, шул рухи культураның бер өлешен тәшкил иткән әдәбиятын да без киң социаль-иҗтимл- гый тарих фонында wapapra, җәмәгаты1 челеккә дә шул фон белән бергә күра тергэ тиешбез. Бары шулай эшләгәнд! генә болгар культурасы ни дәрәҗәд үскән булуын дөрес яктырта алачакбыа Ә бабаларыбызның мәдәнияте чыннан д югары булган. Моның шулай икәнлеге! түбәндәге фактлардан күрергә мөмкин.
XI гасыр башында яшәгән Идел бу« галиме Әхмәд Болгари үз илендә ген» түгел, бөтен Урта Көнчыгышта билгед
булган. Аның «Әл-җамигъ», «Әт-тарика», «Әл фәваид» кебек гарәпче язылган китаплары бөтен шәрыкта дан казанган, аны мактап шагыйрьләр фарсыча шигырьләр язганнар.
Биләр шәһәренең баш казыйсы Ягькуб пбне Ногман Нишапурлы бөек галим Әбелмәгали Җөвәйнпнең шәкерте булган. Соңрак Болгарга кайткач, ул «Тарихы Болгар» исемле гарәпчә әсәр язган. Бу хакта сәяхәтче Әбү Хампд әл-Әндәлүси һәм энциклопедист галим Зәкәрия Каз- вини хезмәтләрендә әйтелә. XII гасырда яшәгән Әбелгалә ибне Идрис әл-Болгари шул чорның мәдәни үзәкләреннән булган Бохара, Нәсәф, Нишапур галимнәре белән даими элемтәдә торган, 1185 елда Сәксин шәһәрендә бер әсәр язган. (Сөләйман Ибне Дауд Сәксинн аны «олуг галим», торле фәннәрдә тиңдәше юк белем иясе дип мактаган.) 1204 елны үлгән Борһанетдин Ибраһим пбне Иосыф әл- Болгари Сәмәрканд һәм Нәсәф галимнәре ижат иткән «Адәб», «Осул» исемле китапларга шәрехләр (комментарийлар) язып, шул хезмәтләре белән гарәпчә библиографик тупламнарга кергән. Бу мәгълүматларның һәммәсе дә Ш. Мәрҗа- ниның «Мостафад...» китабыннан алынды.
XIII гасыр башында Гыйрактагы Мосул шәһәрендә Болгардан килгән ике телим яшәгән: Таҗетдин ибне Ионыс әл-Болгари һәм аның энесе Хәсән ибне Ионыс әл-Болгари. Болгардан агасы иҗат иткән «Әт-тиръяк өл-кәбир» исемле дарулар, ягъни фармакология буенча китапны энесе Хәсән заманының зур врачы Бәдретдин Мәхмүд ибне Госман өчен күчереп биргән булган. Мосул шәһәрендә 1220—21 елда күчерелгән шул нөсхә Иранның Сенат китапханәсендә сакланып калган («Мәҗлиси Сина көтепханә- се»нең каталогы. Тәһран, 1962 ел, 244 — 245 битләр).
- Фармакология гыйлеменнән тыш. болгар галимнәре астрономия һәм башка төгәл фәннәр белән дә актив шөгыльләнгәннәр. Мәсәлән, 1135 елда Болгарга сәяхәт ясаган Әбү Хамид әл-Әндәлүси кайбер Болгар астрономнарының ерак Төньякка барып, күк җисемнәрен тикшереп йөрүләре хакында хәбәр итә. Алар, әлбәттә, астрономия буенча махсус китаплар да язганнардыр, ләкин заманның рәхимсез вакыйгалары ул әсәрләрнең үзләрен генә түгел, исемнәрен дә ялмап йоткан...
Ниһаять, болгар укымышлыларының беден шәрыкта ирешелгән казанышларыдай файдалануларын, гыйлемнең, иҗтимагый фикернең* үсешенә өлеш кертүләрен, ягъни бер дини укынулар белән генә күмелеп калмаган булуларын күрсәтә торган тагы бер мөһим факт бар. Бу — мәшһүр Кол Галинең «Кыйссаи Иосыф» поэмасы. Мондый әсәрнең Урта Иделдә барлыкка килүе Болгар җире галимнәренең фарсы телен яхшы белеп, гуманистик фарсы әдәбиятының гүзәл традицияләрен тирән ихтирам итүен, үзләштерүен раслый.
Кыскасы. X—XII гасырларда Болгар дәүләте. Көнчыгыш Европадагы алдынгы илләрнең берсе булу белән бергә, үсеше, тәрәккыяте буенча Европадан күп алда торган шәрык дөньясында да мөһим культура үзәкләренең берсенә әверелгән икән. Әле генә атап күрсәтелгән укы- мышлыларның Урта Идел туфрагында җитлегә алулары шуны артыгы белән раслый.
Әлбәттә, мондый казанышларга болгарлар бары «үз казаннарында гына кайнау» нәтиҗәсендә ирешмәгәннәр. Монда, һичшиксез, башка тәрәккый илләр белән тыгыз экономик һәм мәдәни мөнәсәбәттә торуның әһәмияте зур булган. Менә шуңа күрә дә Болгар җире XIII йөз башындагы коточкыч яулап алулардан соң да үзенең культурасын, бай экономикасын, этник мөстәкыйльлеген саклап ка-лып, соңрак яңадан оеша башлаган икенче бер дәүләтнең нигезен тәшкил итә алган. Шуңа күрә әдәбиятыбыз тарихын яктыртканда шушы чал тарихның битләрен кат-кат актарырга тиешбез.
ЗУР ҮЗГӘРЕШЛӘРДӘН СОҢ
Әйе. Болгар иле дөньяны тетрәткән монгол яулап алуларыннан соң, политик мөстәкыйльлеген югалтса да, үзенең хосусый сыйфатларын, яңартылган атама белән әйткәндә, милли йөзен җуймый.
Гадәттә, ХШ йөз башындагы вакыйгаларны яктырткан чакта, тарихчылар монгол яулап алуларына озак тукталырга яраталар, канлы сугышларга, шәһәр-ләр көлгә әверелүгә зур игътибар бирәләр. Кайвакытлар буяуларны артык куерту белән мавыгып, чаманы да югалтып җибәрәләр. Монгол яулап алулары тудырган бәла-казаларның күләмен без дә беләбез, халыклар башына ишелгән афәттән күз йомарга җыенмыйбыз. Ләкин тормышның тормыш булып калуын, хәятнең үлемне җиңүен, ниһаять, тарих һәм прогресс дигән нәрсәләрнең яулап алулар, сугышлар белән түгел, бәлки җитештерү коралларының камилләшүеннән, сыйнфыйсоциаль үсеш нәтиҗәләреннән гыйбарәт икәнлеген дә онытырга яра-мый. Монгол яулап алуларыннан соң Көнчыгыш Европада яңа дәүләт оешуын, зур-зур яңа шәһәрләр Калкып чыгуын, яңа халыклар (этник төркемнәр), культуралар тууын игътибарга алсак, әлеге фикернең дөрес икәнлеген аңларбыз. Ныклы нигезгә утырып өлгергән, бай иҗтимагый һәм мәдәни традицияләргә ия булган халыклар моннан соң да үз йөзләрен югалтмаганнар, бәлки, алар, киресенчә, ябырылып килүче күчмә илбасарларның үзләрен «тыныч көрәш» процес сында җиңеп, бөтенләй «эретеп», йотып алганнар. Шул ук вакытта яулап алынган илләр зур хәрби-политнк үзгәрешләрдән соң туган яңа шартларда җимерелгән хуҗалыкны тергезүдә, ныгытуда, культура казанышларын саклауда, аны яңартып үстерүдә зур роль уйнаган. Ал-
I
тын Урда составындагы Болгар җире тарихы моңа бик яхшы мисал. Фикеребез дәлилле булсын өчен, тагы фактларга мөрәҗәгать итик.
Яулап алупроцессы төгәлләнеп, яңа
дәүләт оеша башлаган чорда беренче
Алтын Урда ханнарының башкаласы
Болгар шәһәре булуы, Алтын Урда хан
нарының беренче тәңкәләре шунда сугылуы (үзалдына акча суга башлау мөстәкыйль дәүләт формалашып җитүнең билгесе) үзе күп нәрсә турында сөйли. Дөрес, Түбән Иделдә яңа башкала — Сарай Бату шәһәре калкып чыккач, тәңкә сугу эше шунда күчерелә (1282 ел). Мәгәр, моннан соң да Болгарда акча ясау туктамый, Казан ханлыгы чорына кадәр дәвам итә.
Болгарларның Сарай Бату, Сарай Бәр- кә шәһәрләрен салуда да якыннан катнашулары бәхәссез. Беренчедән, моны Болгарда архитектура эшенең электән үк тәрәккый иткәнлеге расласа, икенчедән, һәр ике Сарайдагы биналарның Урта Иделдәге башка төзелешләрдән әллә ни аерылмавы исбатлый. Дөрес, кайбер археологлар Харәзем осталарының өлешен күпертеп күрсәтү белән мавыгалар. Бу— берьяклы һәм бәхәсле караш. Әлбәттә, Алтын Урда чоры Идел буендагы шәһәр-ләрнең салынуында харәземлеләрнең дә өлешчә катнашуларын инкарь итәргә ярамый. Сүз нисбилекне дөрес яктырту, өлеш белән мавыгып, бөтенне онытмау хакында гына бара. Әйтик, баштагы чорда Алтын Урданың экономикасы, административ үзенчәлекләре, шуларга мөнә-сәбәттә шәһәрләр салыну мәсьәләләренә кагылганда, Русьтан, төрле славян князьлекләреннән җыелган салым ясакларны, шуннан китерелгән осталарны онытып җибәрү дөрес булыр идеме?! Шулай булгач, беркадәре вакыт дәүләтнең административ үзәге булып торган Болгар иленең роленнән дә күз йому бөтенләй ялгыш нәрсә.
Сарай-Алтын Урда культурасының бер генә чыганакка кайтып калмавын антропологик материаллар да раслый: Түбән Иделдәге зур шәһәрләрдә монголлар һәм монгол кыяфәтле кыпчаклар гына түгел, бәлки европеид типлы болгарлар, хазарлар, руслар, харәземлеләр, аланнар да күпләп яшәгән.
Болгар җиренең экономик хосусиятләре Алтын Урда хуҗалыгында тирән эз калдырган: көньяктагы үзәкне икмәк, җәнлек тиреләре, югары сыйфатлы күн белән тәэмин итүдә болгарлар төп рольләрнең берсен уйнаган. Гарәп авторы Әл-Мофәддәл бер кызыклы детальне билгеләп уза: Бәркә хан биленә Болгарда эшләнгән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән яшел каеш бәйләп йөргән.
Җыеп әйткәндә, Алтын Урданың матди культурасын формалаштыруда, үстерүдә империя составына кергән ханлыкларның барысы да, җөмләдән болгарлар да актив катнашкан икән.
Рухи культура өлкәсендә дә гыйбрәтле хәлләрне күзәтәбезх Алтын Урда оешкач та Болгарда рухи культура дәвам итү- , дән, үсүдән туктамаган. Мәсәлән, ХШ I гасырның икенче яртысында Кавказдан килгән Хәсән исемле кеше Болгарда утыз ел яшәп, төрле гыйлемнәр белән шөгыльләнгән, аннары Бохарага киткән һәм 1298 елны Тәбриздә үлгән; гомеренең соңгы чорында ул «Болгари» исеме белән дан казанган; әйтик, 1346 елны үлгән мәшһүр Бохара галиме Гобәйдулла Садр әш-Шәрига ибне Мәсгуд аны «шәехебез Хәсән Болгари» дип олылый. 1343 ' елны Харәземдә туган, башлангыч белем-, не шунда алган Хафизетдин Мөхәммәд1 Харәзми Кәрдари Бәззази Болгарга килеп укыган, аннары Кырымда, Әстерханда, Сарайда дәресләр биреп торган һәм. Аксак Тимер Сарай шәһәрен җимергәч. Төркиягә киткән ;_-аның китаплары шул чорда бик күп мөселман илләрендә дан казанган. Ферганәле Гассам ибне әл-Ма- лик Мәргыйлани исемле галим һәм шагыйрь дә озак еллар дәвамында Болгар-, • да яшәп, төрле фәннәр белән шөгыль- 1 ләнгән, соңрак Сарайга, ә 1411 елны Әстерханга күчеп киткән. Дәмәшкъ шәһәреннән килгән мәшһүр тарихчы Ибне ( Гарәбшаһ да шактый вакытлар Болгар. I Сарай һәм Әстерханнарда гомер кичергән (Ш. Мәрҗани туплаган мәгълүмат- , лардан).
Болгарда уку-укыту эшенең үз заманы өчен алга киткәнлеген, гарәп теле, гарәпчә китапларның киң таралган булуын I (ә ул чорда гарәп культурасы дөнья күләм иң алдынгы культуралардан була) тагы берничә факт ярдәмендә расларга мөмкин. Әдәбият тарихында мәгълүм фикер иясе, әдип Мәхмүд ибне Гали әл-Болгари әс-Сараи, төрле шәрык әсәр- | ләреннән файдаланып, 1357 елны үзенең мәшһүр «Нәһҗел фәрадис» әсәрен язып бетергән. Шул заманнарның күренекле педагогы Әбү Мөхәммәд Садр ибне Галя- этдин Болгари күп кенә укымышлылар тәрбияләп чыгарган; аның 1369 елны Мөхәммәт Хуҗа ибне Мәүлане Таҗетдин әл-Каратмәни дигән кешегә биргән гарәпчә шәһадәтнамәнең тексты Ш. Мәрҗани китапханәсендәге бер кулъязмада теркәлгән булган (бу «Каратмән» нисбә- се хәзерге Зеленодольск районындагы шул исемдәге авыл белән бәйле түгел микән?). Мәхмүд Болгари дигән берәүнең 1418 елны дидактика буенча языл-j ган китабы шул чорларда Багдадта төзелгән библиографик белешмәдә телгә < алына.
Кыскасы, XIII—XV йөзләрдә дә БоЖ■ гар җире бер Алтын Урда күләмендә я|> | нә түгел, бәлки бөтен ислам дөньясИР масштабында да рухи культура үзәклә- | ренең берсе булып, башка мәдәни учаклар белән тыгыз мөнәсәбәттә торгаң икән, һәм бу фактлар кайбер тарихчыларның Болгарны башка шәрык иллә- | реннән, хәтта Алтын Урда дәүләтеннән дә аерып тасвирлауга омтылуларын кире кага. Шул ук вакытта бөтен Алтын Урда чоры культурасын бер Болгар чыганагына кайтарып калдырырга ярамас иде.
Чвнки бу дәвер рухи культурасының үсешендә төрле халыкларның вәкилләре актив катнашкан. Югарыда исемнәре аталган галим-голямәдән тыш. тагы түбәндәге философ һәм әдипләрне, филолог һәм врачларны күрсәтик: Галяэтдпн әл- Ногман. шәех Галяэтдин Сәйрами. Әхмәд ибне Мөхәммәд Җәнди, мәшһү-р Сәгьдетдин Тафтазани һәм башкалар Урта Азия шәһәрләреннән килгәннәр. Кавказ һәм Әзербәйҗаннан килгән кешеләр мисалында казый Мөхетдин Вардагый. шагыйрь Кәмаль Хөҗәндиләрнең исемнәрен атарга кирәк. Иранлылардан исә мәшһүр врач Ибне ән-Нәҗҗам. бөек астроном Котбетдин Рази һәм башкалар Са-райда булганнар. Алтын Урданың мөһим үзәкләренең берсеннән булган Кырымда да күренекле укымышлылар җитлеккән. Шу лардан билгеле философ Ибне әл-Га- рәби әсәрләренә шәрехләр язган, соңрак Каһирәдәге мәшһүр Әл-Әзһар университетында лекцияләр укыган Әхмәд Морта- гыйшны. мәшһүр Тафтазанига остазлык иткән Зияэтдин әл-Крымины. Бәззазидан дәресләр алып, үзләре дә Сарайда шәкертләр укцткан Шәрәфетдин, шәех Исхак Һәм Сәед Әхмәдләрне күрсәтергә мөмкин.
Төрле төшләрдән Сарайга килеп эшләүче галим-голямә хакында сөйләп тә. Дәште Кыпчакның үзендә. Сарай шәһәрендә туган, шунда җитлеккән укымышчыларның исемнәрен атамасак. зур гаделсезлек булыр иде. Чөнки ул чорларда Сарай шәһәре культура өлкәсендә бүтән төбәкләр көченнән файдалану белән генә чикләнми, бәлки үзе дә җитлеккән кадрлар белән башка регионнарның мәдәни тормышларына өлеш кертә башльпг] Мәсәлән. зур врач, философ, гарәп теленең мәшһүр белгече Мәхмүд Сарай исемле галим булган, ул 1373 елны Сарайда үл-гән. Алтын Урданың башкаласында туган Җамалетдин Иосыф Сарай Тәбризгә барып укытучылык иткән, ә Шәех Әхмәд Мәүланә-задә Саран исә Сүрия һәм Каһирә мәдрәсәләрендә дәресләр биргән. Чорының зур филологы Әхмәд Сарайны Аксак Тимер Сәмәркандка алып киткән. Аксак Тимер тырнагыннан качып өлгергән шәех Шиһабетдин Саран исә Шамга (Иерусалим) китеп мөдәррислек иткән. Шагыйрь Сәйф Сарай 1391 елда Мисырда бөек Иран шагыйре Сәгъдинең «Гөлестан» китабын төрки телгә тәрҗемә иткән, шул хезмәте белән үзенең исемен мәңгеләштергән. Гарәп, фарсы телләренең зур белгече, үзе дә төрле телләрдә шигырьләр язган Мәхмүд Сарай да шул ук «Гөлестан» китабын шә-рехләү. аңлату белән шөгыльләнгән, шуңа күрә аны «Гөлестани* дип тә олылаганнар: ул 1398 елны Мисырда үлгән (Хаҗи Хәлфә библиографиясеннән).
Бу исемлекне тагы да бер кадәре сузып булыр иде. ләкин китерелгән хәтле- се дә тиешле нәтиҗәләр чыгарыр өчен җитеп торыр дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта бик күп исемнәрнең, мөһим фактларның безнең көннәргә чаклы килеп җитә алмавын, җиткәннәренең исә реаль чынбарлыкның бер бәләкәй генә өлеше булуын онытмаска кирәк. Зуррак өлешенең бөтенләй эзсез югалуы өчен дә гаҗәпләнерлек түгел, чөнки Болгар, ике Сарай. Сарайчык. Гөлестан, Маҗар. Мокшы, Үкәк кебек зур шәһәрләрдәге таш биналарны тузанга әверелдергән рәхимсез вакыйгалар, рухи культура җимешләренә. ягъни китапларга, язма документларга карата тагы да шәфкатьсезрәк булган, әлбәттә.
Шулай итеп, без XIII—XV гасырларга кыскача сәяхәт ясап, шул чорда туган рухи культураның формалашуына, үсүенә төрле халык вәкилләренең өлеш керткән булуын күрдек. Димәк, ул дәвердән калган катлаулы мираска да шул халыкларның нәселләре варис булырга тиеш икән. Мәсьәләне болай киңәйтеп карауга гаҗәпләнергә ярамый, чөнки мәгълүм иҗтимагый-тарихи шартларда киң мәйданда туган зур культураны соңгы дәверләрдә генә таррак җирлектә оешкан милли кысаларның берсенә генә куып кертү иң кимендә тарихи сукырлык булыр иде.
Ниһаять, югарыда китерелгән материаллар күп кенә төрки халыкларының, җөмләдән татарларның да. урта гасыр рухи культуралары шул чорда хөкем сөргән ислам идеологиясе тәэсирендә формалашканлыгын. үскәнлеген күрсәтә. Тик моннан чыгып, әлеге дәвер культурасына кимсетеп карарга һич тә ярамый, бәлки дөньяви эчтәлекнең ни дәрәҗәдә дини формалардан файдалана алуын ачыклау мәсьәләне тарихирак, гаделрәк хәл кылуга китерәчәк.
Шулай итеп, бүгенге татар халкының рухи дөньясы, аның этник тарихы шикелле үк. озак гасырлар дәвамында, катлаулы һәм авыр тарихи шартларда төр-ле культура элементларның кушылуы, синтезлашуы нәтиҗәсендә туган. Аның соңгы дәверләрдәге халыкара мөнәсәбәтләрен яктырта-яктырта Казан ханлыгы чорына, аннары XVII—XVIII гасырларга караган этабына, ниһаять, Шиһаб Мәр- җани, Риза Фәхретдиновлар эшчәнлегенә кагылсак, тагы бер мөстәкыйль мәкалә барлыкка килер иде. шул ук вакытта элекке традицияләрнең өзлексез дәвам итүен дә күрер идек. Шуңа күрә, әйтелгән кадәресе белән канәгатьләнеп, төп мәсьәләгә якынрак килик.
XII—XV ГАСЫРЛАРДА УРТА АЗИЯ ҺӘМ ИДЕЛ БУЕ ӘДӘБИЯТЛАРЫНЫҢ ҮСҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
һәрбер әдәбиятның нигезендә, төгәлрәк әйткәндә, аның «елга башында» халык авыз иҗаты ятуы бәхәссез.
Иң борынгы төрки кабиләләренең фольклор әсәрләре бедгә кадәр килеп җитмәгән. Төрки каганлыгы (VI—VIII йөзләр) чорында төрле мифлар, легендаларның яшәгәнлеге хакында кайбер хәбәрләр бар. Ихтимал, мондый әсәрләр
каганлык составына кергән болгарлар арасында да киң таралган булгандыр. Соңгырак дәвер төрки халыкларның фольклор әсәрләренең бер өлеше Мәхмүд 'Сашгариның «Диваны лөгат ет-төрк» әсәрендә тупланган. Тюркология дөньясында бу истәлек барлык төрки халыклар- рының уртак хәзинәсе дип карала. Болгар кабиләләренә генә хас үзенчәлекле сүзләрне, кайбер шигъри әсәрләрне без шул истәлектән табабыз. Бәлки галим тарафыннан «болгарларныкы» дип махсус күрсәтелмәгән кайбер әсәрләр дә безнең бабаларга бик мәгълүм булгандыр, чөнки телләрнең якынлыгы, шул тел-ләрдә сөйләшүче халыкларның кан кардәшлеге бик күп фольклор әсәрләренең уртаклыгын тәэмин иткән.
Соңгырак чор язма әдәби әсәрләрдәй «Котадгу белек», «Гыйбәтел-хәкаикъ» һәм башкаларның кыпчак Сәхраларында, димәк, кыпчаклар белән аралашып яшәгән болгарлар арасында да таралган булуы шик тудырмый. Телләр якынлыгыннан тыш, идеологик мәнфәгатьләренең уртаклыгы да мондый әдәбият алмашуга булышлык иткән. XI гасыр әсә-ре «Котадгу белек»нең кайбер шигырьләре Алтын Урда шәһәре Сарайчыкта табылган чүлмәкләрдә очравы, әлеге әсәрнең бер нөсхәсе Сарай һәм кыпчаклар белән тыгыз элемтәдә торган мам-лүкләр Каһирәсендә табылуы шул хакта сөйли.
Шул ук вакытта Урта Азиядә XII— XIII йөзләрдә, хәтта аннан соң да төрки телләрнең әһәмияте беркадәре кимеп, төрки әдәбиятының да торгынлык кичерү фактын истә тотарга кирәк. Мәсәлән. Караханилар чорында төркичә «Котадгу белек» әсәрен язган өчен аның авторы Йосыфка «Хас Хаҗиб» дигән зур сарай дәрәҗәсе бүләк ителсә, димәк, төрки телнең үсүенә зур игътибар бирелсә, ха- рәземшаһлар чорында, гәрчә алар үзләре төрки династиядән чыксалар да, югары даирәләрдә нигездә фарсы теле, фарсы телендәге әдәбият белән мавыкканнар. Шуңа күрә төрки тел, төрки телле поэзия бары халык арасында яшәгән, яки һаман халык күңелен аулаучы, аны үз артларыннан ияртергә омтылучы суфилар дөньясында дини пропаганда чарасы булып хезмәт иткән. Шуңа күрә дөньяви власть ияләре игътибар итмәгән, руханилар өнәп бетермәгән элекке төркичә дөньяви рухлы язма әсәрләрнең онытылулары, юкка чыгулары бер дә гаҗәп түгел (әйтик, угызларның «Угыз намә»ләре соңгырак версияләрдә генә сакланып калган булса, кыпчакларның «Олух хан Ата билгәчи» кебек әсәрләре эзсез югалган).
Төрки телле, шул телдәге поэзия сферасын үз монополиясенә алган суфилар Урта Азия күчмә төркиләре арасында бик актив эшлиләр. Шулардай 1140 елда үлгән суфи Йосыф Хәмәдани аерата шөһрәт казана. Аның традициясен шәкертләреннән Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат булган). Сөләйман Бакыргани (1186 едда үлгән) һәм башкалар дәвам иттерәЛТади тел, халыкчан поэтик үлчәү белән иҗат итүче, шул ук вакытта гарәп, фарсы поэзияләренең гомум каза- нышларыннан оста файдаланучы бу авторларның әсәрләре тиз арада киң төрки дөньяда — Сыр-Дәрья буйларында. Харәземдә. Җидесу өлкәләрендә мәгълүм һәм мәшһүр булып өлгерә. Ә өстәвенә болар үзләренең тышкы демократизмы (гадилек, аскетлык, байлыкка нәфрәт һ. б.), шаман-бахшилар сыйфатында багучылык белән шөгыльләнеп, авыруларны дәвалаулары һәм янә башка күп кенә гамәлләре белән үзләрен «изге» кешеләр, кәрамәт ияләре сыйфатында таныта алганнар. Шундый шагыйрь-ләр образы тәэсирендә Дәдә Коркыт кебек халык җырчылары да соңгырак чор легендаларында суфи картлар шикелле- рәк сурәтләнәләр. Әмма Урта Азиянең традицион бай культуралы төбәкләрендә исә, фарсы теле һәм фарсы әдәбияты хөкем сөрүдйн, Әхмәд Ясәви. Сөләйман Бакыргани шикелле шагыйрьләрнең иҗатлары бик соң, нибары XVI гасыр ахырларыңда гына, ягъни Нәкышбәндия тәрикасы (суфичылык секциясе) киң таралгач кына мәгълүм була башлый.
Болгар җирендә фарсы әдәбияты хакимлек иткән әдәбият сыйфатында тарала алмаган. Аның каравы, Ясәви һәм Бакыргани әсәрләре баштан ук киң аудитория тапканга охшый. Мәсәлән, югарыда телгә алынган мәшһүр шәех Хәсән Болгари Әхмәд Ясәви иярченнәреннән саналган. Шул ук вакытта мөстәкыйль традициягә ия болгарлар үзләре дә сәләтле шагыйрьләр үстерәләр. Мисал өчен бер Кол Гали исемен атау да җитәчәк. Ул үзенең мәшһүр «Кыйс- саи Йосыф» поэмасын, мәгълүм булганча, Фирдәүси тәҗрибәсенә таянып язган. Шул ук вакытта, эчтәлек белән якыннан танышсаң, авторның туган халкы фольклорына, аның бай поэтик мирасыңа таянып иҗат итүен күрәсең, һәрхәлдә, мондый камил әсәрнең әдәби традициясе булмаган җирдә туа алуы ихтималдан бик ерак нәрсә. Өстәвенә авторның Ясәви. Бакырганилар иҗаты белән якыннан таныш булуы да һичнинди шик тудырмый.
Ясәви, Бакырганилар традициясе Болгарда киң популярлык табуына өстәмә дәлилләр дә шактый. Әйтик, болгар руханиларның күршедәге башкортлар, кыпчаклар, чувашлар, марилар, удмуртлар арасында ислам тәгълиматы таратып йөрүләре, шул халыкларның бер өлеше мөселманлыкны кабул итүләре, аларның кайберләре тора-бара бөтенләй татарлашып бетүләре тарих-этнография белгечләренә күптәннән мәгълүм. Мари, чуваш. удмуртларның иске диндә капучыларында да «шәехләр хәрамәте» дигән төшенчәдән үзгәреп «кирәмәт» культы барлыкка килү, шулай ук аларның пантеоннарына «пигамбәр». «корбан», «фи рештә» шикелле сүзләрнең керүе әлеге фикерне куәтли. Урта Азия суфилары
мәктәбендә тәрбияләнеп үскән болгар- татар шәехләренең бу традицияләре Казан ханлыгы чорында да, аннан соң да дәвам иткән. Бер кызыклы мисал алыйк. Биләр шәһәре тирәсеннән чыккан Балем Хуҗа исемле бер «изге» шәех гомеренең соңгы елларында ерак Теркингә китә, андагы «юлдан яза башлаган» Бикташилар орденына реформа ясап, аны ортодокбаль суфилык юнәлешенә борып җибәрә. 1516 елны Төркиядә үлгән шул кеше соңыннан әлеге орденның • рухи атасы», башы булып таныла. Менә шул Балем Хуҗа безнең күрше чувашларда да Мелем Хуча. Валем Хуҗа исемнәре белән бер изге культка әверелгән.
Әдәбият тарихына багышланган хезмәттә. этногенез һәм мәдәни-иҗтимагый мәсьәләләргә кагылудан тыш. мондый ярым дини күренешләргә дә мөрәҗәгать итүгә гаҗәпләнергә урын юк. Чөнки әдәбият тарихы дигән нәрсә ул әдәби телнең дә тарихы. Ә язма әдәби тел исә элек-электән иҗтимагый-идеологик көрәш коралы буларак формалаша һәм яши. Ә Болгар җирендә XI—XII йөзләрдә мондый объектив күренешләр бар икән, димәк, аның әдәби теле дә булган дигән сүз. Моның иң әйбәт дәлиле — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
Бу әсәрнең әдәби сыйфаты. теЛ-стиль әһәмияте бер Идел буе белән генә чикләнмәгән. Мәсәлән. XIII йөзнең икенче яртысында Мәхмүд Кырымлы исемле бер шагыйрь. Кол Галигә ияреп, шул сюжетка кыпчак телендә яңа поэма яз-ган. Кырымлының әсәрен шул ук гасырда Гали Хәлил угылы Анатолия теркисенә тәрҗемә иткән. Әмма шул ук XIII гасырда Шәйяд Хәмзә дигән төрек шагыйре Кол Гали поэмасын турыдан туры тагы бер кат төрекчәгә тәрҗемә кылган. Әлбәттә, төрекләргә Болгар шагыйренең әсәре көньяктагы кыпчаклар һәм кырымлылар аркылы барып җиткән булырга тиеш.
Югарыда без «Котадгу белек» әсәреннән соң' Урта Азиядәге дөньяви даирәләрдә төрки телнең артык тәрәккый кыла алмавын, аны фарсы теле кысрыклап чыгаруын әйтеп узган идек. Монгол яулап алуларыннан соң анда фарсы телендәге әдәбият та кризиска дучар була. Чөнки Урта Азиядә хөкем сөрүче монгол феодаллары гомум мөселман культурасына. шул юнәлештәге язма әдәбиятка да дошманлык күрсәткәннәр. Моннан тыш. XIII йөзнең башыннан алып 1370 елларга кадәр бөтен Урта Азиядә туктаусыз яулап алышулар, тәхет тирәсендәге ызгышлар, бер сүз белән әйткәндә, кан койгыч сугышлар бер дә сүрелмәгән. Урта Азиягә әзме-күпме тынычлык, стабильлек, тышкы яктан гына булса да иминлек нибары дәһшәтле Аксак Тимер чорында гына килә (ләкин бу җиһангир үз биләмәсеннән читтә гел канлы сугышлар алып барган...).
Шөһрәт сөючән. үз шәхесе белән мавыккан Аксак Тимернең үз тирәсенә төрле галимнәр, бигрәк тә тарихчылар җыюы мәгълүм факт. Әмма ул, үзе төркичә дә, таҗикча да яхшы белүгә кара мастан. поэзия белән кызыксынмаган Моның шулай икәнлеген аның тирәсендәге тарихчылар арасында бер шагыйрьнең дә булмавы бик ачык күрсәтсә кирәк. Нәкъ менә шуның өчен, суфилар хөҗрәсендә яшәп килгән дини-дидактик әсәрләрне исәпкә алмаганда. Урта Азиядә XIV йөздә дә дөньяви төрки телле язма әдәбият үсә алмый. Шуңа күрә Х1П—XIV гасырлар буена бөтен Урта Азиядә ике-өч бөртек кенә төрки телле шагыйрьләр булган булса (алар: Хәмид ибне Гасыйм әл-Гасыйми. Хаҗи Сәйфетдин Сәйфи. Сәйфетдин Хөттәлани һәм... тагы кемнәр?), әллә ни гаҗәп түгел. Ләкин бу чорны соңгы дәвер, ягъни- XV—XVI йөзләр белән бутарга һич тә ярамый.
Урта Азиядән аермалы буларак. XIII гасыр ахырында Алтын Урдада, аның составына кергән Болгар. Кырым һәм Харәземнәрдә. киресенчә, төрки телле әдәбиятның беркадәр җанлы хәрәкәт кичерүен. әзме-күпме үсүен күзәтергә мөмкин. (Без биредә Харәземне хәзергечә берсүзсез Урта Азиягә кертеп түгел. бәлки тарихилык принцибы белән Алтын Урданың бер өлеше итеп карый-быз.) Әмма XIV йөзгә килгәндә, мондагы төрки телле әдәбиятның шактый тәрәккый итүен дәлилли алабыз. Моны 1333 елны Сарайга килгән мәшһүр сәяхәтче Ибне Батута язмалары да раслый. Ул. мәсәлән. Сарай укымышлылары җыелган мәҗлесләрдә гарәп, фарсы һәм төрки телләрдәге әсәрләрдән берәр юл алып шигырьләр әйтешү, ягъни «моләм- могъ» ярышлары оештырылу хакында хәбәр итә. «Мөләммәгъ» кебек катлаулы, төрле милли әдәбиятларның нечкәлекләрен белүне таләп итә торган форманың Сарайда кулланылуы күп нәрсә хакында сөйләсә кирәк. Хәер. Алтын Урда шәһәрләрендә туып үскән, төрки телдән тыш. гарәп, фарсы телләре буенча да дан казанган филологлар хакында алда әйтелгән иде инде. Бөек фарсы поэзиясенең нечкәлекләрен аңлап, үз ана телен-дә шигъри җәүһәрләр иҗат итә алган Сәйф Сарай иҗаты исә әлеге фикерне тагы да үстерергә мөмкинлек бирә.
Ибне Батутаның хәбәрләренә караганда, укымышлылар (казыйлар, фәкыйһ- ләр. филологлар һәй философлар) мәҗлесендә язма поэзия әсәрләре репертуарда булса, ханнар сараенда җырчыларның (сәяхәтче аларны «мәүаль» әйтүчеләр ди) күбрәк танылганын беләбез. Димәк, югары сфераларда язма әдәбият белән бергә фольклор әсәрләре дә игътибар үзәгендә торган икән.
Алтын Урда чоры әдәбиятының тарихын бары башкала Сарай шәһәре һәм тәхет даирәләре белән генә чикләп куярга һич тә ярамый, әлбәттә. Дөрес, дәү ләтнең югары сферасындагы хәлләрдән күз йому да үз чиратында хаким идео-
яо •
иягиянең, гомумән, язма культураның ф ^тимагый процесста тоткан урынын в альсификацияләргә, ягъни борынгы дә- лер культурасын идеаллаштырып сурәт- 1әүгә китерер иде. Бездә кайчандыр хөкем сөргән «ханнар, сарайлар поэзиясе» дигән төшенчә борынгы катлаулы мирас турында шулай берьяклы, хәтта примитиврак фикер йөртүнең галәмәте генә. Алтын Урдада Сарайдан башка да әдәби үзәкләр булуын түбәндәге бәхәссез факт-лардан күрәбез.
1311 елда харәземле Рабгузый «Кый- сасел-әнбия», шул ук елны аның бер якташы «Мөгыйнел-мәрид» әсәрен тәмамлый. 1341 елда Котб исемле шагыйрь Низаминең «Хөсрәү вә Ширин» исемле поэмасын иҗади тәрҗемә итә. 1353 елда дәүләтнең бер өлеше булган Ак Урдада Харәзмине^ «Мәхәббәт-намә»се языла; аннан дүрт ел соңрак болгарлы галим Мәхмүд ибне Галинең «Нәһҗел-фәра дис», 1369 елны исә Хөсам Кятиб дигән кешенең («Хисам» түгел, чөнки гарәпчә андый сүз юк, бәлки «хөсам» — кылыч бар) «Җөмҗөмә солтан» поэмасы тәмамлана. Менә шушы «Җөмҗөмә» әсәреннән рухланган икенче бер автор мәшһүр «Кисекбаш» поэмасын тудыра. Ниһаять, дөньяга Сәйф Саранның атак-лы «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәре туа, аны автор Иранның бөек шагыйре Сәгъдинең «Гөлестан» китабыннан иҗади тәрҗемә иткән. Һәм шулай ук «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастанын язган. Болардан тыш Алтын Урданың төрле төшләрендә яшәп иҗат иткән. ләкин биографик материаллары бөтенләй аз сакланган шагыйрьләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Мәүла Казый Мөхсин, Мәүлана Исхак, Бәркә Фәкыйһ, Мәүлана Гыймад Мәүләви, Әхмәд Хуҗа әс-Сараи, Габделмәҗид, Туглы Хуҗа һ. б. Боларның берәм-берәм шигырьләре генә сакланып калган.
Әлбәттә, Алтын Урдада яшәп иҗат лткән бөтен әдипләрнең, шагыйрьләрнең исемлеге бер болар белән генә чикләнми. Сәйф Сарайның «вәзен тутыру» өчен сүз мәгънәсен бозып йөрүче, кеше шигырьләрен «үземнеке» дип, плагиат белән шөгыльләнүче шагыйрьләрнең күплеге хакындагы сүзләре шуны раслый. Кыскасы. XIV гасыр Алтын Урдада төркичә каләм тибрәтүчеләр күп булган булса, дөньяга туган төркичә әдәби әсәрләрнең саны да аз булмаган. Нәкъ менә шушы сыйфаты белән ул Урта Азиядән аерыла да. Һәм XIV йөздә Урта Азиядә хөкем сөргән бу әдәби кытлык «мирас билгеләүдәге» кайбер сузып- тартуларның дөньяга тууына сәбәп, җирлек бирә килә.
Сакланып калган биографик мәгъ-лүматларның азлыгы кайбер шагыйрьләрнең чыгышлары хакында төрлечә фикер йөртергә урын калдыра. Мисал итеп шул ук Сәйф Сарайны алырга мөмкин. Ул үзенең туган җирен Камышлы дип атый. Кайберәүләр моны Харәземдәге Сарыкамышка тарталар, мәгәр Сарай шәһәренең нәкъ борын төбендәге Ка- мышлыны (хәзерге Камышин шәһәрен) никтер онытып җибәрәләр. Әгәр Сәйф Сарай Харәземдә, яисә башка җирдә туган булса, ул үзенә ни өчен «Сарай» нисбәсен алды икән? Шул ук вакытта урта гасыр шәрык авторларының үзләренә нисбә итеп (нисбә — әдәби псевдонимның бер төре) туган яисә, аерым очракта гына, бик озак яшәгән җирләрнең исемнәрен алу гадәтләре мәгълүм. Шуңа күрә дә читтән килеп Сарайда хезмәт иткән галимнәр, икеләнеп тормыйча, үзләрен Рази, Мосули, Харәзми, Кәрдәри, Сәйрами, Тафтазани, Хөҗәнди, Бәрдагый, Җәнди, Мәргыйлани, Кры- ми. Болгари дип атаганнар. Димәк, шагыйрь Сәйфнең нәкъ Камышлы янындагы Сарайның исемен нисбә итеп алуы тикмәгә түгел икән. Шуңа күрә бүгенге Камышлыда, Сарайда Алтын Урта чоры халыкларының туры варислары булмавыннан файдаланып, үзенең туган җи-рен атап, ватанын ачык игълан иткән Сәйф Сарайны ары-бире тарткаларга бернинди тарихи нигез юк.
Автор үзенең туган җирен яки нисбәсен ачык атамаган очракта нишләргә соң? Мәсәлән, төркичә «Хөсрәү вә Ширинының авторы Котб белән нәкъ шун-дый хәл. Шуннан файдаланып, кайберәүләр аны Харәзем ягына тарталар, ләкин Котбның ни өчен башка «якташлары» кебек үзен «Харәзми» дип атамавына җавап эзләп тормыйлар. Эзләсәләр дә. мөгаен, таба алмаслар иде. Димәк, безгә бер генә юл — авторның те-лен өйрәнү аркылы аның ватанын ачыклау юлы кала икән. Ә Котбның теле исә аның болгарлар составына кергән искил (ичкил, чигил) кабиләсеннән булуына ишарә ясый. Югарыда (беренче мәкаләдә) китерелгән дәлилләрдән тыш тагы берничә характерлы мисалга мөрәҗәгать итик. Беренчедән, Котб һәр вакытта да «авыл» урынына «сала» сүзен куллана. В. В. Радловның күрсәтүенчә, бу «сала» бары татарларда һәм караимнарда гына шул мәгънәдә йөри (кырым- лыларда һәм төрекләрдә «сала» — ватан). Икенчедән, Котб «буе» урынына «ката» сүзеннән файдалана (төн ката, көн ката һ. б.). Борынгы төрки телләрдә ул. М. Кашгари материалларына караганда, «тапкыр, кабат, мәртәбә» мәгънәсендә кулланылган. Хәзерге төрки тел-ләргә исә, мишәр диалектыннан каларак, бу сүз бары кыргызларда гына очрый (җолду ката — юл буе). Безнеңчә, бу факт хәзерге мишәрләр белән кыргыз-ларның бабалары кайчандыр күрше яшәүгә ишарә итсә кирәк. Өченчедән. Котб «барасы», «кыласы» шикелле форма урынына мишәрләрдәге кебегрәк «баргу», «кылгу» формасыннан файдалана. Дүртенчедән, Котбта «барырга» формасы бик актив. Ә мондый форма, югарыда күргәнебезчә, нигездә болгар кабиләләренә хас күренеш. Бишенчедән. Котбның теле «Котадгу белек» теленә
якын. Алтынчыдан, Котб бер героеның икенче кешегә буйсыну игълан итүен бүрек салу белән аңлаттыра. ә мондый гадәт. Ибне Фазлан әйткәнчә, борынгы болгарларга хас булган. Ниһаять, әсәрдә тулаемы белән Идел буе халыкларының тормышы сурәтләнә.
Җыеп әйткәндә, төрле фаразлар белән шөгыльләнгәнче, әсәрнең телен, эчтәлеген җентекләп тикшерергә генә кирәк икән.
Аерым-ялгыз фактлар нигезендә нәтиҗәләр чыгаруның ялгыш икәнлеген без «Кисекбаш » поэмасы хакында әйтелгән фикерләрдән дә күрәбез.
Заманында Ш. Мәрҗанн «Кисекбаш» әсәрен Болгар җирендә туган истәлекләр рәтенә керткән иде. 1369 елда иҗат ителгән «Җөмҗөмә солтан» поэмасыннан рухланган болгарлы шагыйрьнең сюжетны саф мөселман җирлегенә күчереп. ортодоксаль ислам мотивларын көчәйтеп. яңа әсәр тудырырга теләгән булуы бик ихтимал. Ләкин төрек әдәбиятының фундаменталь тарихын язучы Васфи Маһир Коҗатөрк 1461 елда төрекчә төзелгән Кирдәчи Гали дигән авторның әсәрләрен эченә алган бер җыентыкта әлеге «Кисекбаш» поэмасы да булуга карап, аны төрек җиренең истәлеге дип атый. (В. М. Коҗатөркнен 1964 елда Анкарада чыккан «Төрек әдәбияты тарихы» китабына карагыз.) Әмма В. М. Коҗатөрк кулында булган нөсхәнең оригиналь әсәр түгел, бәлки тәрҗемә генә икәнлеген түбәндәге фактлардан күрергә мөмкин.
Гадәттә, борынгы төрек шагыйрьләре әсәр ахырында автор хакында мәгълүмат биргән чакта «буны язан» яки «буны диян» (моны язган, моны дигән) кебек трафарет гыйбарәләрдән файдаланганнар. («Буны диян Садыйк Вәли до-рур» кебек.) Югарыдагы Кирдәчи Гали дә үзе тудырган «Аждаһа дастаны»н нәкъ шулай «Буны диян Кирдәчи Гали дорур» дип тәмамлый. Ә «Кисекбаш»- ның төрекчәсендә исә «Буны идән Кирдәчи Гали дорур» дип язылган. Төрекчә «диян» (дигән, әйткән) белән «идән» (иткән, эшләгән) сүзләрен чагыштырып карасак. соңгысының тәрҗемә итүне аңлатуы ачыла. Хәлбуки, әлеге 1461 елгы төрекчә җыентыкта Хөсам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» дастанының да төрекчә версиясе бар. В М. Коҗатөрк аны да... төрек Кирдәчи Гали әсәре дип уйлый... Чынлыкта исә һәр ике поэма да болгарлар, кыпчаклар арасында туган һәм, Кырым аша Төркиягә эләгеп, шунда төрекчәгә тәрҗемә «идилән» әсәрләрдер.
Шулай итеп, югарыда китерелгән фактларның һәммәсе дә Х1П—XIV гасырларда Алтын Урда дәүләтендәге төрки телле әдәбиятның башка төрки төбәкләргә караганда яхшырак тәрәккый кән булуын һәм бу зур әдәби процессгхчылар империянең үзәк өлкәләрендәге кыпчазе төр- лар белән бергә Ак Урда. Болгар. Харг кара зем. Кырым һәм Әзербәйҗан җирләрей<аган дәге төркиләрнең дә актив катнашула-ясен- рын расласа кирәк. Әлбәттә, төрле дна- Йрь- лект вәкилләре буларак, алар әдәби ки- телгә үз шивәләренең элементларын үр керткәннәр (мисал сыйфатында Котбны к ук атарга мөмкин), ләкин моңа карап Алтын Урда чоры әдәбияты бер бөтен зур әдәбият булудан туктамаган. Менә шуңа күрә ул соңрак дәверләрдә формалашкан милли әдәбиятлардан татар, үзбәк. төркмән, кырым, әзербәйҗан, казакъ. каракалпак, нугай, башкорт әдәбиятларына нигез — тамыр, яисә чыганак — «елга башы* булган. Ул хәтта төрекләр кебек читтәрәк, аерым яшәгән халыкларның әдәби процессына да көчле тәэсир ясаган. Мисыр кебек ерак өлкәләрдә дә аның үрентеләре үскән...
Кайбер укучыларга төрле төрки халыклар арасында мондый тыгыз әдәби мөнәсәбәтләрнең булу факты, хәтта кайбер язма истәлекләрнең, авторларның күпләр өчен уртак булулары, яисә алар- ның кемлекләре ачык түгеллеге гаҗәб- рәк нәрсә кебек тоелыр. Ләкин монда артык сәер бер нәрсә дә юк; дөресрәге, мондый хәл килеп чыгуның объектив тарихи сәбәпләре бар. Беренчедән, ул дәверләрдә күп кенә төрки халыкларның язма телләре үзара бик якын булган; зур дәүләт составына керү бу якынлыкны тагы да көчәйткән. Икенчедән, урта гасыр әдәбиятында бер хаким идеология — ислам дине хөкем сөргән, ул миллилекне, аерымлыкны түгел, бәлки мөселман абстрактлыгын тәэмин иткән. Бу хәл бигрәк тә суфичылык рухы белән сугарылган әдәбиятта ачык күренә. Шуңа күрә, әгәр урта гасырлар язма әдәбиятының бөтен хосусиятләрен дөрес аңлатырга теләсәк, әдәбиятта суфичылар тоткан урынны да дөрес аңлау, аңлату таләп ителәчәк. Кайберәүләр кебек «дини» дип селтәнеп кенә узсак, без мәсьәләне катлауландырудан башка бернәрсәгә дә ирешмәячәкбез. Дөрес, суфичылык әдәбиятын тикшерү аны пропагандалауга, каршылыкны шомартуга әверелмәскә тиеш.
Йомгаклап әйткәндә. борынгы чор әдәбиятыбызны тикшергән чакта иҗти- магый-политик шартларны белми торып фикер йөртүләр берьяклылыкка, нигезсез дәгъваларга китерсә, төрле кардәш халыклар арасындагы экономик, мәдәни һәм идеологик мөнәсәбәтләрне исәпләмичә аерым текстларга гына ябышып яту да беркатлы, хәтта көлкеле нәтиҗәләр бирәчәк. Чынлыкта мәсьәлә күпкә катлаулы. Моның шулай икәнлеге алдагы мәкаләдә тагы да ачыграк күренер.