Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Традицион шигырь бәйрәме быел Бөек
Җиңүнең 30 еллыгына багышлап үткәрелде.
25 апрельдә язучыларның утыз кешедән
торган зур бригадасы махсус автобус белән
Арча районына чыгып китте. Алар Г.
Тукайның Тукай-Кырлай авылындагы музеен
карадылар. Тукай-Кырлайда һәм Арча
педагогия училищесында укучылар белән
очраштылар.
Язучыларның С. Шакир. Ф. Шафигул- лин
һәм Зөлфәтләр составындагы икенче бер
төркеме шагыйрьнең туган авылы Куш-
лавычта булып кайтты
Шул ук көнне кич язучыларның Габдулла
Тукай исемендәге клубында шигырь бәй-
рәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә
булды. Кичәдә шагыйрьләр үзләренең яна
шигырьләрен укыдылар
♦ ♦
Бәйрәм 26 апрельдә лә дәвам итте Рес-
публикабыз әдипләре, Мәскәү, Рига. Уфа
шәһәрләреннән шигырь бәйрәменә килгән
кунаклар Казандагы В И. Ленин. М. Горький.
Г Тукай һәм М Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр
кундылар. Аннары 1 Май мәйданындагы Муса
Җәлил һәйкәле янында шигъри митинг
башланып китте
Митингта шагыйрьләребездән Ә Исхак. X.
Туфан. С. Хәким, Н. Арсланов. Ш Маннур. 3.
Нури. Н. Дәүли. М. Садри. X Камалов. И.
Юзеев, М. Ногман. С. Шакир. Г. Зәйнашева. Г
Рәхим һәм башкалар үзләренең яңа
шигырьләрен укыдылар.
Бу көннәрдә шундый ук шигырь бәй
рәмнәре республикабызның башка шәһәр-
ләрендә дә уздырылһы.
ТАНТАНАЛЫ ҖЫЕЛЫШ
5 майда Татарстан язучыларының Бөек
Җиңүнең 30 еллыгына багышланган тан-
таналы жыелышы булды. Аны. Татарстан
язучыларының сугыш елларындагы фидакарь
хезмәте турында кереш сүз сөйләп. Язучылар
союзы идарәсенең председателе Гариф
Ахунов ачты
КПССның Татарстан өлкә комитеты
секретаре М Ф Вәлнев җыелышта катна-
шучыларны Бөек Җиңүнең 30 еллык бәйрәме
белән котлады һәм аларга иҗат уңышлары
теләде.
Сугыш ветераннары.1ың Совет комитеты
президиумы бер төркем фронтовик язучы-
ларны Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап
чыгарылган истәлек медальләре белән
бүләкләгән иде Тантаналы утырышта от-
ставкадагы генерал-майор Ф Булатов язу-
чыларга шул медальләрне тапшырды.
ОЧРАШУ КИЧӘСЕ
Казанның Актерлар йортында республи-
кабыз театрлары ләм Г Тукай исемендәге татар
дәүләт филармониясенең фронтта һәм фронт
бригадаларында катнашкан хезмәткәрләренең
очрашу кичәсе булды Кичәне кереш сүз белән
Татарстан АССРның культура министры Ә. С
Миндубаев ачты. Очрашуда катнашучыларны
КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре
М. Ф Вәлнев, офицер В П. Переведенцев.
Бөтенроссня театр җәмгыятенең Татарстан
бүлеге председателе. РСФСРның атказанган
артисткасы Р. А. Җиһаншина, Республика
күчмә театрының баш режиссеры. Та-
тарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.
Тумашев котлады.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЛАРЫ
Татарстан язучылар союзы партия
оешмасының апрель ахырларында узды-
рылган җыелышында коммунист тәнкыйтьче
Р Мостафинның иҗаты турында сөйләшү
булды. Филология фәннәре докторы, про-
фессор И. Нуруллин җыелышта катнашучы-
ларны Р. Мостафинның күпкырлы иҗат
эшчәнлеге белән таныштырды. Фикер алы-
шуда С. Хәким. В. Нуруллин, Ф. Миңнул-
линнар катнашты.
Соңыннан Р Мостафин каләмдәш дус-
ларын үзенең ижат планнары белән таныш-
тырды.
* *
19 майда Г. Тукай исемендәге клубта
Татарстан язучылар союзы партия оешма-
сының тагын бер ачык җыелышы булып үтте.
Җыелышта Ю Белостоцкий «КПСС Үзәк
Комитетының «Тамбов өлкә партия
оешмасында тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең
торышы турында»гы карары һәм шул карар
яктылыгында Татарстан язучыларының
бурычлары» дигән темага доклад ясады.
Доклад буенча фикер алышуларда
С. Хәким. Ш Маннур, Г. Ахунов. Н. Дәү- ли һ.
б. катнашты.
Аннан сон 1974—75 уку елы йомгаклары
турында партия оешмасы секретаре
урынбасары К. Тимбикова доклады тыңланды
һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча карар
кабул ителде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең бюро утыры-
шында КамАЗ төзелешендә эшләүче яшь
шагыйрь Хәниф Хөснуллинның «Чорлар
аргамагы» исемле шигырьләр циклы тик-
шерелде. Утырышта X. Туфан. И. Юзеев. Ә.
Баянов. Г Рәхим. Р Мингалимов. Р. Гатауллин
һәм Г. Садә катнашты. Алар X. Хөснуллин
шигырьләренең уңай һәм кимчелекле яклары
турында сөйләделәр.
ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ. ТӨРЛЕ
НӘШРИЯТЛАРДА
Белоруссиянең «Мастацкая литература»
нәшрияты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтә-
ре»н 7000 данә тираж белән белорус телендә
басып чыгарды. Җыентыкка кереш сүзне Зәки
Нури язган.
Мәскәүнен «Известия» нәшрияты вакы-
тында «Новый мир» журналында басылган
мәкалә һәм очерклардан төзелгән «Набе-
режные Челны» исемле җыентык чыгарды.
Төзүчесе һәм редакторы Ф Видрашку Ке- Ёеш
сүз авторы Г. Марков. Тиражы 3 000 данә.
Бәясе 75 тиен.
Балалар әдәбияты секциясенең 16 апрельдә
уздырылган утырышы А. Тимерга-' лин
ижатын тикшерүгә багышланган иде. Фикер
алышуларда унбишләп кеше катнашты
Аларның барысы да А. Тимерга- линның матур
әдәбият өлкәсендә нәтижәле эшләп килүен
билгеләп үттеләр.
Драматурглар секциясенең чираттагы
утырышында башлап язучы Ю. Сафиуллин-
ның «Ни эшләсен кыз бала?» исемле траги-
комедиясе укып тикшерелде. Фикер алы-
шуларда Р. Ишморат, Ә. Камал. Ш. Зәйни. А
Гыйләжев, Т. Миннуллнн. Ә. Баянов. И.
Юзеев. С. Шәкүров һәм Э. Гаделевләр
катнашты. Алар авторга әсәрен камилләштерү
юнәлешендә файдалы киңәшләр әйттеләр.
*
Тәрҗемәчеләр секциясенең 22 апрельдә
уздырылган утырышында сүз И. С. Тургенев
повестьларының татар теленә тәрҗемәләре
турында барды Утырышта Я. Халитов. X.
Сарьян. К. Миңнебаев, Р. Даутов. Ш.
Рәкыйпов. С. Сибгатуллина. Р. Юсупов һәм Т.
Нурмөхәммәтовлар чы тыш ясады. Фикер
алышуда катнашучылар II. С. Тургенев
әсәрләренең нигездә әйбәт тәржемә ителүен
әйтеп үттеләр.
ЯШЬЛӘР СЕМИНАРЫ
Идел буендагы Халыкара яшьләр лаге
ренда яшь иҗат көчләренең өч көнлек се-
минары үткәрелде. ВЛКСМның Татарстан
өлкә комитеты һәм республика иҗат союзлары
тарафыннан оештырылган бу семинарда яшь
язучылар, композиторлар, художниклар һәм
яшь артистлар катнашты. Алар төрле
темаларга лекцияләр тыңладылар. совет
сәнгатенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер
алыштылар, бер-берләренең иҗаты белән
таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
«Художественная литература» нәшрияты
50 000 данә тираж белән Фатих Әмирханның
«Сайланма әсәрләр»ен басып чыгарды.
Җыентык Л. Клнмовнчның зур гына кереш
мәкаләсе белән ачыла Ф Әмирханның хи-
кәяләрен һәм повестьларын рус теленә Г.
Хаитемирова тәржемә иткән.
ӘДӘБН-МӘДӘНИ БӘЙРӘМНӘР
ӘХМӘТ ИСХАККА 70 ЯШЬ
Совет әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән СССР
Верховный Советы Президиумы язучы Әхмәт
Исхакны «Халыклар дуслыгы» ордены белән
бүләкләде.
22 майда Мәгариф хезмәткәрләре йоо-
тында Әхмәт Исхакка 70 яшь тулуга ба-
гышланган әдәбн-музыкаль кичә булды Ки
чәне «Казан утлары» журналының баш ре-
дакторы. шагыйрь Зәки Нури ачты КПСС- нын
Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф
Вәлиев Ә. Исхакка «Халыклар дуслыгы»
ордены тапшырды һәм КПССнын Татарстан
өлкә комитеты, Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы, Татарстан АССР
Министрлар Советы исеменнән юбилярны
каннар котлады Шагыйрьнең иҗат эшчә.члеге
тхпыпдагы докладны Н Арсланов ясады
Кичәдә Ә Исхакка кыйммәтле бүләкләр,
илебезнең бик күп почмакларыннан килгән
тәбрик хатлары һәм телеграммалар
т апшырылды
Ахырдан яшь башкаручылар көче белән
концерт бирелде Концертта Ә. Исхак
шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар
башкарылды.
НУР БАЯННЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Ман аенда күренекле татар совет ша-
1ыйре Нур Баянның тууына 70 ел тулды. Шул
унай белән республика газета-журнал-
ларында шагыйрь иҗаты турында мәкаләләр
басылды, телевидение һәм радио аша аның
иҗатына багышланган тапшырулар яңгырады
Фронтовик шагыйрьнең 70 еллыгын
якташлары — Актаныш районы хезмәт ияләре
аеруча киң күләмдә билгеләп үттеләр
IS майда Нур Баян исемендәге колхоз
(шагыйрь туып үскән Әнәк авылын һәм Пучы
авылларын берләштерә) клубында район
мәктәпләре укучылары катнашында шигырь
бәйрәме үткәрелде. Анда кырыклап укучы
шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр
тапшырылды. Район хезмәт ияләре вәкилләре
һәм пионерлар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр
салдылар
Кичен колхоз клубында Нур Баян истә-
легенә багышланган әдәбн-музыкаль кичә
булды. Шагыйрьнең иҗаты турында район
балалар китапханәсе хезмәткәре Гамбәрия
Гәрлева доклад ясады Кичәдә шагыйрь Ә
Маликов. «Яшь ленинчы» газетасы сотру
днигы, яшь шагыйрь Р Мицнуллин, Мин- <•1.1
педучплншесы укытучысы В һадиев, Нур Баян
исемендәге колхозның председателе М
Заманов һәм шагыйрьнең якыннары.
сабакташлары, авылдашлары чыгыш ясады.
Ахырдан район үзешчән сәнгать кол-
лективлары көче белән зур концерт бирелде.
АКТЕРЛАР ЙОРТЫНДА
25 апрельдә Казан шәһәренең Актерлар
йортында Г. Камал исемендәге Ленин орденлы
татар дәүләт академия театры, Бө- тенроссня
театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, сәхнә
ветераннары һәм Актерлар йорты советлары
«Сәяр», «Нур». «Ширкәт» труппаларының олы
буын артистлары Зөләйха Богданова һәм Нури
Сакаевлариын тууына 90 ел тулуга
багышланган искә алу кичәсе үткәрделәр
ЯНКА КУПАЛА ИСТӘЛЕГЕНӘ
Белоруссиянең халык шагыйре Янка Ку-
пала Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан
АССРның Югары Ослан районы Печищи
авылында яши Шушы елның ман урталарында
бу авылда Янка Купаланың Минск
шәһәрендәге әдәби музееның филиалы
ачылды.
СӘНГАТЬ АТНАЛЫГЫ
Әлмәт шәһәренең Техника йортында
традицион сәнгать атналыгы үткәрелде
Быел ул фашистлар Германиясен Җиңүгә
30 ел тулуга багышланган иде. Әлмәт татар
дәүләт драма теагры шушы уңай белән
тамашачыга алты спектакль күрсәтте.
Репертуарда А Гыйләҗевнең «Җан җылы сы»
драмасы, чуваш драматургы Н. Те- рентьевның
«Син кайтмадың», рус драматургы А.
Салынскийныц «Кайда күрдем мин сине?», чех
драматургы II. Буковчан- нын «Таң әтәче
кычкырганчы» драмалары, башкорт язучысы
И. Абдуллиннын «Их. Уфа кызлары», 3.
Шаһнморатовның «Хәзрәт үгетләргә килә»
комедияләре бар иде. Әсәрләрне театрның баш
режиссеры Л Садриев. ТАССРның халык
артисткасы 3 Туишевалар сәхнәләштергән. Бу
атналык тәмамланганнан соң комиссия
членнары белән театр коллективы арасында
эшлекле сөйләшү булды Иҗади сөйләшүдә
театр белгече һ Мәхмүтов, драматург А.
Гыйлә- җев, Татарстан Культура министрлыгы
инспекторы Р, Галиева. ТАССРның атказанган
артисты А Масаутова, сәнгать фәннәре
кандидаты X. Гобәйдуллнннар катнашты.
* *
Казанның Актерлар йортында Респуб лика
күчмә театрының соңгы сезонда куйган яна
спектакльләре турында сөйләшү булды. Фикер
алышуларда тәнкыйтьчеләрдән Г Кашшаф, Д
Гыимранова. һ Махмудов һәм драматург И
Юзеев катнашты.
ӘМИНӘ ҖӘЛИЛОВА КАЗАНДА
Татарстан язучылар союзы чакыруы бу-
енча Җиңүнең 30 еллык бәйрәменә Казанга
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе
лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш
иптәше Әминә Җәлилова килде Ул
шәһәребезнең истәлекле урыннарында булды 1
Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә
чәчәкләр куйды.
БЕЗНЕҢ ДЕПУТАТЛАР
Билгеле булганча. 15 июньдә җирле Со-
ветларга сайлаулар булып үтте Татарстанның
атказанган культура работнигы, прозаик В
Нуруллин Казан шәһәр Советына, язучы Ә
Маликов Әлмәт шәһәр Советына. Г Тукай
премиясе лауреаты, шагыйрь Ш Галиев Бауман
район Советына депутат итеп сайландылар
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Апрель аенда язучы Р. Төхфәтуллнннын
«Китә казлар» исемле яна повесте тикшерелде.
Әсәр Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы
кешеләрнең кырыс тормышын, батыр хезмәтен
сурәтли Язучыларда! Ю Әмннов. Ә Маликов.
М Хәсәнов. яшь язучылар А. Хәсәнов. И.
Әхмәдиев, Ф Галиева һ. б. әсәрне яхшырту
юнәлешендә авторга төпле фикерләр, файдалы
киңәшләр әйттеләр.
* *
Бүлек язучылары һәм Әлмәт татар дәүләт
драма театры вәкилләре катнашында
«Әдәбиятта, сәнгатьтә заманчалык һәм
художникның гражданлык позициясе» дигән
темага сөйләшү булды. Тукай премиясе
лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе С. Өметбаев төп доклад белән
чыкты Ул М. Хәсәновнын һәм яшь язучы Ф
Садриевның яна пьесаларын.1 эчтәлекле
анализ ясады, драматургия алдында торган
бурычларга тукталды, сәхнә законнары
турында сөйләде Язучылардан Ю Әмннов. Ә.
Маликов, Р. Төхфәтуллин. Э Мөэминова. М
Хәсәнов. яшь язучылар А. Хәсәнов. Н
Әхмәдиев. Әлмәт татар дәүләт драма
театрының баш режиссеры Л. Садриев.
артистлар И. Мәсгутов. Д. Хисаметдинова
докладчы фикерен куәт лә.т чьныш ясадылар.
*
* *
25 апрельдә Әлмәт нефтьчеләренең Тех
ника йортында поэзия көненә багышланган зур
әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Татарстан
язучылар союзының Әлмәт бүлеге җаваплы
секретаре Ә. Маликов «Сугышчан һәм төзүче
поэзия» дигән темага чыгыш ясады.
Шагыйрьләрдән Э. Мөэминова. К Булатова,
яшь шагыйрьләр Г. Кашапов. Ф Галиева, В.
Туктарова Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт
темасына багышланган яңа шигырьләрен
укыдылар.
Кичәнең икенче бүлегендә Әлмәт татар
дәүләт драма театры артистлары башкаруында
Г. Тукай. М. Җәлил. Ф Кәрим шигырьләре,
татар композиторларының көн ләре һәм халык
жырлары яңгырады.
♦ *
Әлмәт шәһәренең 1 номерлы балалар
китапханәсендә «Сугыш кырында туган утлы
юллар» дигән темага әдәби кичә үткәрелде.
Шәһәр пионерлары төрле милләт
шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышы чорында
язган шигырьләрен сөйләделәр Кичәдә Ә
Маликов үзенең солдат шигырьләрен. фронт
көндәлекләреннән өзекләр укы ды.
пионерларның күп сорауларына җаваплар
бирде.
*
Шамил Бйкчуринның «Каты токым» ро
маны китап сөючеләр арасында тиз тара лып
өлгерде, аларның яраткан әсәренә әве релде.
Сугышлы авылының культура йог тында
роман буенча уздырылган конференциядә
укытучы Р Әюпова сүзен әнә шун нан башлады
Аннары укытучылар Р Ну ретдннов. Җ
Гарипова. X Галимова, авыл Советы
председателе М. Мифтахов. 50 нче елларда ук
нефть эзләүдә эшләгән С. Морадымов. М.
Гайнетднновлар әсәрнең аерым образлары
турында сөйләделәр. Конференциядә автор үзе
дә чыгыш ясады һәм күп кенә сорауларга
жавап бирде.
Авторның шушы романы буенча китап
укучылар конференциясе Лениногорск ш - һәр
балалар больницасында да булды
ЖУРНАЛИСТЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан журналистлар союзы идарәсе
Хөсәен Ямашев исемендәге республика
премияләрен авыл хуҗалыгы производство
сының нәтижәлелеген күтәрү һәм ТУГЫЗЫНЧЫ
бишьеллыкның социалисток ярыш ал-
дыигылары турында «Социалистик Татарстан»
газетасында басылган мәкаләләре һәм
публицистик материаллары өчен «Со-
циалистик Татарстан» газетасының үз кор-
респонденты Мәрдгалләм Галләм улы Ра-
фиковна Һәм КамАЗ тезелешендә шулай ук
Татарстанның башка төзелешләрендә социа-
листик ярышны үстерү һәм алдынгы тәҗ-
рибәне җәелдерү мәсьәләләре буенча «Со-
ветская Татария» газетасында басылган
мәкаләләре өчен «Советская Татария» га-
зетасының промышленность, төзелеш һәм
транспорт бүлеге мөдире Альянс Бәдрн улы
Сабировка бирергә карар итте.
* *
СССР Журналистлар союзы идарәсе
секретариаты район, шәһәр һәм куп тиражлы
газеталар редакцияләренә М. И Ульянова
исемендәге премияләр бирү турындагы
м әсьәләне тикшерде
Бүләкләнүчеләр арасында Зеленодольск
шәһәренең «Зеленодольская правда» газетасы
редакциясе коллективы да бар. Ан» Икенче
дәрәҗә диплом һәм акчалата пре мия бирелде