ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘДӘ КОМПЕНСАЦИЯ МЕТОДЫ
әрҗемә теориясе безнең илдә шул кадәр алга китте ки, кайсы илнең генә филология фәне һәм әдәбият белеме бу өлкәдә безнең белән ярыша алыр икән. Әгәр рус телендә басылган хезмәтләрне генә алып карасак та, тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган дистәләгән махсус китап күрербез. (Бу исәпкә әле брошюраларны, әдәби журналларда, махсус җыентыкларда чыккан күп санлы мәкаләләрне кертмибез, аларда да тәрҗемә проблемалары бик җитди рәвештә тикшерелә.) 1959 елдан башлап «Тәрҗемәдә осталык» дигән 9 җыентык, филология фәннәре докторы Л. С. Бархударов редакциясендә «Терҗемәче дәфтәрләре» дигән 7 җыентык һәм башкалар басылып чыкты.
Бу хезмәтләр белән танышканда бер үзенчәлек күзгә ташлана: әгәр кырыгынчы елларда тәрҗемәдә төгәлсезлек калу ихтималы табигый бер нәрсә итеп күрсәтелсә, безнең ил галимнәренең соңгы еллардагы хезмәтләрендә теләсә кайсы әсәрнең бер телдән икенчесенә тулы канлы итеп, сәнгатьчә югарылыкта тәрҗемә ителә алу мөмкинлеге расланды. Тәрҗемә теориясенең нигез ташы булган бу билгеләмә ел саен йөзләгән тәрҗемә китабы басылып килә торган күп милләтле совет әдәбиятында тәрҗемәчеләргә ныклы ышаныч белән эшләргә, тәрҗемә практикасын өзлексез яхшыртырга, туктаусыз эзләнергә мөмкинлек тудыра.
Кайбер тәрҗемәчеләр әдәби әсәрне яхшы тәрҗемә итү өчен телне практик белү, аның нечкәлекләрен сиземләү җитә дип уйлыйлар. Сүз дә юк. тәрҗемәченең телне яхшы белүе кирәк, аның сиземләве дә башкаларга караганда көчлерәк булырга тиеш, ләкин ул сыйфатлар гына җитми. Телне яхшы белү, сиземләү — ул караңгыда барган кеше кулындагы шәм яктысы кебек кенә әле. Адашып китмәс, юлдан читкә чыкмас өчен, әлбәттә, шәм яктысы ярап куя, ә инде нык адымнар белән, абынмый-сортенми барыр өчен көчле прожектор белән яктыртылган юл кирәк. Прожектор яктысы дип без тәрҗемә теориясен әйтәбез. «Ике тел мөнәсәбә тендәге закончалыкларны белү кирәк, закончалыкларны белү тел чараларын аңлы рәвештә файдаланырга, иң кирәклесен санлап алырга, оригиналның үзенчәлекләрен тәрҗемәдә дә саклап калырга ярдәм итә»,— ди А. В. Федоров «Тәрҗемә теориясенә кереш» 1 исемле хезмәтендә.
Теорияне белү тәрҗемәче кулындагы зәгыйфь утны, сүнәр-сүнмәс янган шәмне якты нурга өйләндерә, әнә шул нур ярдәмендә тәрҗемәче катлаулы һәм кыен юлның караңгы, билгесез борылмаларын яктыртып бара ала.
Тәрҗемә практикасында гомум тәрҗемә теориясе һәм хосусый тәрҗемә теориясе бар. Я. И. Рецкер «Тәрҗемә теориясе һәм тәрҗемә практикасы» 1 дигән хез-
' А В Федоров Введение в теорию перевода М 1958
’ Я. И. Рсцкср. Теория перевода и переводческая практика М. 1974.
Т
мәтендә: «Хосусый тәрҗемә теориясе ул ике телнең тәрҗемәдә парлашуына карый торган теория», дип билгеләмә бирә. Бу очракта без рус теле белән татар теленең парлашу практикасын алып ойрәнәбез.
Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә башлаганга бик күп вакыт узуга карамастан, бездә әле һаман да уңышсыз тәрҗемәләр очрый. Бу бездә тәрҗемә эшенә сәләтсез кешеләр тотынудан гына түгел, хосусый тәрҗемә теориясе эшләнмәгән булудан да килә. Дөрес. 1917 елдан алып төрле газета-журналларда тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган йөзләрчә мәкалә басылып чыккан, әмма шуларның теориягә караганнары бармак белән санарлык кына. Аларның да тик берсе китапка кертелгән. (1930 елда басылган «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» дигән җыентыкта Г. Кутуйның «Тәрҗемә әдәбият турында» дигән мәкаләсе бар.) Тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган аерым брошюра 1964 елны гына дөнья күрә. Бу — В. И. Ленин хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итүе белән танылган С. Фәйзуллинның «Ике тел хәзинәсе» исемле брошюрасы. Тагын ун ел чамасы узганнан соң, Г. Хантемирова- ның һәм Р. Юсуповның тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган брошюралары басылып чыкты '. Татарстанда тәрҗемә теориясенә караган бүтән китап юк дисәк, ялгыш булмас. Көндәлек матбугатта мәкаләләр күп басылуын әйткән идек, ләкин алар барысы да аз-маз гына үзгәртүләр белән бер-берсен кабатлап баралар, тәрҗемә теориясенә төгәллек, ачыклык кертмиләр. Ул мәкаләләрдә кайсы тәрҗемәнең яхшы, кайсысының начар булуы турында сүз әйтелә, әмма яхшы тәрҗемәгә нинди алымнар, нинди чаралар белән ирешеп була, алары күрсәтелми. Ул мәкаләләрдә теоретик фикерләр дә, тәрҗемә практикасыннан чыгып нәтиҗә ясаулар да юк диярлек.
Тәрҗемәнең төрле формаларын табып, аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсен билгеләргә беренче мәртәбә Хәбиб Гали тырышып карый: 1926 елны «Безнең юл» журналының 5—6 саннарында аның «Тәрҗемә әдәбиятны яхшырту юлында» исемле мәкаләсе басыла. Хәзерге заманның «адекват» тәрҗемә төшенчәсенә якынрак төшенчәне язучы Ибраһим Гази әйтеп бирә 2.
Тәрҗемәгә багышланган мәкаләләрне Л. Җәләй, М. Әмир, А. Шамов, С. Әдһә- мова, М. Зәкнев, К. Сабиров, Г. Ахунҗанов, Р. Башкуров, А. Гомәр, А. Әхмәт, 3. Мансур, Г. Ахунов, Ф. Хатипов, М. Тутаев, Р. Сибгатов, В. Ганиев кебек тел галимнәре, язучылар, тәрҗемәче-практиклар язалар. Бу хезмәтләр тәрҗемә теориясен гыйльми яктан эшли башлауга беренче адым булдылар, әмма теориянең үзенә үк барып җитмәделәр.
1962 елны Казанда тәрҗемәчеләрнең бөтен Россия киңәшмәсе үткәрелде, киңәшмә татар тәрҗемәчеләрендә гаять зур кызыксыну уятты. «Казан утлары» журналы С. Липкин һәм М. Тутаев мәкаләләрен бастырып чыгарды, Татарстан китап нәшрияты киңәшмә материалларын туплап, «От знакомства к родству» исемле русча җыентык бастырды. Киңәшмәдән соң «Соцалистик Татарстан» газе-тасында тәрҗемәгә багышланган зур гына дискуссия үткәрелде.
1970 елны Р. Сибгатов «Тәрҗемәгә ике төрле караш» исемле мәкалә бастырды. Автор мәкаләсенең ахырында татар тегендә тәрҗемә теориясенең инде төп контурлары сызылган булуын, тиз арада аның аерым бүлекләрен җентекләп эшләү башланачагын әйтте. Шуңа җавап төсендә дип әйтерлек. 1970 елны Р. Юсуповның «Билингвизмның бер төре буларак тәрҗемә» дигән мәкаләсе русча җыентыкта 3 басылды. Автор тәрҗемәнең аерым проблемаларын теоретик нигезли. Бу чыннан да гыйльмилекне дәгъва кылырлык хезмәт, әмма кайбер тогәлсезлекләре бар. Р. Юсупов тәрҗемәдә лингвистлык теориясен яклый, әдәбилек теориясен кире кага. А. В. Федоров алга сөргән лингвистлык теориясенең кайбер аспектларына аеруча басым ясавы сәбәпле. Р. Юсупов башка теорияләрне игътибарсыз калдыра, линг-вистлык теориясе дә бер яклырак аңлатыла. Тәрҗемәгә әдәбилек теориясе таләп иткән нәрсәләрне — оригиналның рухын саклау, аһәңлелек, ритм, хис-тойгыларга тәэсир итүне Р. Юсупов икенче дәрәҗәдәге нәрсәләр дип карый. Ул, әсәр пунктуаль
1 Г Хантемирова Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. Казань. 1974. Р А Юсупов Торжемә теориясенә кереш, Казан. 1972
1 И Гази Уңышлы бер адым «Совет әдәбияты». 1935. № 8. Тәржемә принциплары турында. «С Ә ». 1936. 3. Тәржемәдә формализмга каршы «С. Ә ». 1952. № 9
• Ученые записки КГПИ 71 иче чыгарылыш. Казан. 1970. 56—73 битләр
төгәллек белән, җөмлә артыннан җөмлә, сүз артыннан сүз эшләнүе хәерлерәк, дип саный.
Менә Р. Юсуповның «Күтәрелгән чирәм» романы тәрҗемәсеннән уңышлы дип алган мисалы:
« Я, товарищи, сам — рабочий Краснопутиловского завода. Меня послала к вам коммунистическая партия и рабочий класс, чтобы помочь вам организовать колхоз и уничтожить кулака как общего нашего кровососа. Я буду говорить коротко. Вы должны все соединиться в колхоз, обобществить землю, весь свой инструмент н скот. А зачем в колхоз? Затем, что жить так дальше, ну невозможно же. С хлебом трудности оттого, что кулак его гноит в земле, у него с боем хлеб приходится брать! А вы рады сдать, да у самих маловато. Середняцко-бедняцким хлебом Советский Союз не прокормишь! Надо больше сеять...»
• — Иптәшләр, мин үзем Кызыл Путиловчы заводы эшчесе. Мине монда колхоз оештыру өчен һәм барыбызның да канын суыручы кулакны бетерешүдә ярдәм итү өчен безнең коммунистлар партиясе һәм эшчеләр сыйныфы җибәрде. Мин сүзне озынга сузмыйм. Сез барыгыз да колхозга кереп җирләрегезне, бөтен эш коралларыгызны һәм терлекләрегезне берләштерергә тиешсез. Колхозга керү ни өчен кирәк соң? Киләчәктә болай яшәү мөмкин булмаганга кирәк! Ни өчен икмәк мәсьәләсе шундый кыен: чөнки кулак икмәкне җиргә күмеп черетә, икмәкне аннантартып- талап алырга туры килә. Сез менә бик бирер идегез дә, икмәгегез үзегезгә дә аз. Советлар Союзын урта хәлле һәм ярлылар икмәге белән генә туендырып булмый. Моның өчен игенне күбрәк чәчәргә кирәк...» '.
Шушы өзекне китергәннән соң Р. Юсупов менә нәрсә ди: «Бу өзектән күренгәнчә, хәтта әдәби текстта да, «әдәбилек теориясен» яклаучыларга капма-каршы буларак, сүзләр тәңгәллеге, эквивалент тәңгәллек өстенлек ала. Шул ук вакытта бу өзекнең тәрҗемәсен берничек тә хәрефкә-хәреф дип әйтеп булмый, чөнки анда тел нормаларын бозу юк, Давыдовның кайнар тойгылы ялкынлы рече татарчада о да тулысынча сакланган» ’. Я
Чыннан да, тәрҗемә тәңгәл, тәрҗемә хәрефкә-хәреф тә түгел, татар теленең * нормалары да бозылмаган, ләкин Давыдовның «кайнар тойгылы ялкынлы рече* < сакланып җиткәнме монда? н
Беренче җөмләне тикшереп карыйк. «Я, товарищи, сам — рабочий»,— ди Давы- х дов. Ягъни логик басым — эшче сүзенә төшә, аннан соң гына Кызыл Путиловчы 3 заводы эшчесе икәне өстәмә рәвештә аңлатыла. Болай куюның хикмәте нәрсәдә? ™ Мин, иптәшләр, үзем эшче кеше, Кызыл Путиловчыдан мин, дип әйтергә тели Давыдов,— анда да эшем муеннан, ләкин менә сезнең хәлегез бик кыен бит, икмәксез яшисез, шуңа күрә коммунистлар партиясе һәм эшчеләр сыйныфы мине сезгә ярдәм итешергә җибәрә, дип әйтергә нияте.
Ә менә лингвистлык теориясе тарафдары Р. Юсупов яклап чыккан тел нормаларын (әдәби тел нормаларын дип әйтү дөресрәк булыр иде) бозмаган тәрҗемә: • Мин, иптәшләр, үзем Кызыл Путиловчы заводы эшчесе». Бердән, моңа подтекст (эчке мәгънә) салып булмый, бары тик фактны констатацияләү генә булып кала. Икенчедән, тартым кушымчаларының рәттән тезелеп килүе җөмләне сүлпәнлән- дерә. Димәк, Давыдовның рухы, ихласлыгы, халык вәкиле, эшче сыйныфы вәкиле булуы югала, ул бик дөрес әдәби формада сөйләүче коры кеше булыбрак күз алдына килеп баса ’.
Без Р. Юсуповның лингвистлык теориясе тарафдары икәнен әйткән идек, әлеге теориянең авторы Андрей Венедиктович Федоров үзе дә «Тәрҗемә теориясенә кереш» исемле хезмәтендә оригиналның әнә шул аспектларын, ягъни «рухын»,
1 М Шолохов Күтәрелгән чирәм, I китап. Казан. 1966. Я- Халитов тәрҗемәсе.
! Күрсәтелгән җыентык, 61—62 битләр.
’ Әлеге езек Яхъя Халнтовның тәрҗемәче буларак осталыгын билгели торган взек түгел. «Тын Дон». «Күтәрелгән чирәм». «Яна тормышка». «Уленшпигель турында хикәят» китапларында Я Халитов үзен талантлы тәрҗемәче, тел остасы итеп танытты, ул китаплар инде татар халкының үз культура хәзинәсенә әверелделәр Шундый ук сүзне К Миңлебаев. Р Даутов. Т. Нур- мвхәмыәтов тәрҗемәләренә карата да әйтергә була. Мин монда Я Халитов тәрҗемәсеннән бнгүк уңышлы булмаган бер езекне алганмын икән, лингвистлык теориясе тарафдары Р Юсупов ул езекне һәр җәһәттән җитлеккән, әдәбн тәрҗемәнең иң югары үрнәге дип күрсәткәнгә күрә генә алдым.
ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘДӘ КОМПЕНСАЦИЯ МЕТОДЫ
«музыкасын», «ритмын», «ассоциативлыгын» сакларга кирәклеген кат-кат әйтә, алардан башка тәрҗемә оригиналның төссез бер шәүләсе булып кына кала. ди.
Утызынчы-кырыгынчы елларда тәрҗемәдә формализм көчле булган. Әдәби практикада моның күп төрле мисалларын күрергә була; хәтта Шәриф Камал кебек күренекле зур язучы да «Күтәрелгән чирәм»нең беренче китабын тәрҗемә иткәндә күбесенчә формаль алымнар белән эш иткән. Шунлыктан нәшрият бу әсәрне соңгы елларда кабат тәрҗемә иттерергә мәҗбүр булды.
Сугыштан соң әдәби тәрҗемәдә формализмга каршы кискен көрәш ачыла. Формализм мәктәбен яклаучылар инде беткән булырга тиеш иде кебек. Әмма Р. Юсупов мәкаләсе кебек формализмны яклаучы хезмәтләр тагын калкып чыга. Лингвистлык принцибына корылган тәрҗемәләрдә тышкы яктан һәммә нәрсә үз урынында — оригиналның мәгънәсе дә идентик дөрес, татар теленең грамматик- сиитаксик формалары да сакланган, ләкин тәрҗемә үзе күңелдә канәгатьсезлек тойгысы калдыра. Безнең карашка, моның сәбәбе, беренчедән, гомум тәрҗемә теориясенең төп принципларын белмәүдән һәм Татарстанда хосусый тәрҗемә теориясе эшләнмәгәннән килә.
Тәрҗемә практикасыннан тагын бер мисалга тукталыйк. Михаил Бубеновның «Ак каен» романы «Шел листопад» дигән җөмлә белән башланып китә. Тәрҗемәче Шәйхи Маннур аны гаҗәеп төгәл һәм образлы тәрҗемә итә: «Шаулап яфрак коелган чак иде», ди. Бер карасаң, оригиналдан ерак җөмлә килеп чыкты кебек. Ләкин шул ук вакытта оригиналның «рухы», «музыкасы» «ассоциативлыгы» бик дөрес бирелгән: «Ш-ш-шел... Ш ш-шаулап...» Без моны иҗади тәрҗемәнең матур бер үрнәге дип саный алабыз. Шәйхи Маннур моны хосусый тәрҗемә теориясен белеп эшләгән дип ялгышмыйк, бу очракта әдипнең телгә булган сизгерлеге, интуициясе ярдәм иткән.
Көн тәртибенә хосусый тәрҗемә теориясен эшләү мәсьәләсе килеп басты. Безгә тәрҗемә методларын шундый итеп эшләргә кирәк ки. тәрҗемәчеләребез аларны ныклы ышаныч белән куллана алсыннар. Моның өчен оригиналь әсәрдә сурәтләнгән тормышны аңлы рәвештә өйрәнү, шул ук вакытта оригиналны аңа тәңгәл килердәй чаралар белән икенче бер телдә яңгырата алу кирәк. А. В. Федоров сүзләре белән әйткәндә: «...ике телнең дә структурасында булган аермалыкны тирән- тен аңлау гына тәрҗемәчене теләсә нинди әдәби әсәрне мәгънәви ялгыш тәрҗемә итүдән һәм хәрефкә хәреф аударып куюдан коткарып кала ала».
Гомумән тәрҗемә теориясен, димәк ки. «әдәбилек» белән «лингвистлыкII теорияләренең синтезын тирәнтен аңлау кирәк. Шундый синтезның конкрет, реаль чагылышын, безнеңчә, тәрҗемәдә сәнгатьчә компенсация методы бирә ала.
Компенсация методы турында Максим Рыльский язып чыкты: «Бу метод, күрәсең, кирәк нәрсә: компенсация ясау, теш үтми торган детальне икенче бер деталь, тәрҗемә ителә торган телгә хас деталь белән көчәйтү. Кайвакыт компенсациянең янәшә булмавы, ерактарак булуы да ихтимал, чөнки... биредә хәлиткеч фактор — гомуми колорит, үзәк тон, аһәңлелек. Әйтик, геройның кулътурасызлыгын. шаянлыгын, аңгыралыгын, тапкырлыгын яки башка шундый сыйфатларын фразадагы җиденче яки унынчы сүз түгел, бишенче сүз характерлавы ул кадәр үк мөһиммени?» 1
Ләкин М. Рыльский компенсация турында сөйләгәндә бу төшенчәне таррак мәгънәдә, «саф» компенсация мәгънәсендә, анда да аерым сүзне компенсацияләү мәгънәсендә генә алган. «Саф» компенсация безнең тәрҗемәчеләр практикасында гадәттән тыш аз очрый. Күрәсең, тәрҗемәчеләр аның тышкы кәяфәте ирекле тәрҗемәгә тартым булудан курка торганнардыр. Компенсациянең икенче бер төре, гомуми тәрҗемә теориясендә «опосредствованная» дип йөртелә торганы күбрәк очрый, татарчада без аны «әйләнмәле компенсация» дип алырга булдык.
Әйләнмәле компенсациядән без тәрҗемәдәге шундый методны аңлыйбыз: тәрҗемәче оригинал берәмлегенең татар телендә шундый ук идентик берәмлеген таба алмаганга күрә, безнең телдәге икенче бер сүзләр белән алыштыра. Бу сүзләр төгәл тәрҗемәне бирмиләр, оригиналның рухын бирәләр.
II М. Рыльский Чехов в украинском переводе Кара: «Мастерство перевода». М., 1970.
■ Б Лавренев. Зур жир М Габдрахманова тәржемәсе
1 В Шишков Хәсрәт дәрьясы. Казан. 1963. К Миңлебае» тэржемасе.
Әйләнмәле компенсация шактый киң төшенчәне эченә ала, шуңа күрә без бу методны дүрт төргә бүлеп карыйбыз: локаль компенсация, ялгызак компенсация, фраза компенсациясе, контекст компенсациясе.
Компенсация методы турында сөйләгәндә без оригиналь әсәрнең тәрҗемәгә бирешми торган өлешләрен истә тотабыз. Мәгънәви һәм сәнгатьчә әһәмияте ягын- ж нан оригиналга адекват итеп тәрҗемә итү мөмкинлеге булганда компенсация _ методы куллану үз-үзен акламый, кулланган очракта да бу ирекле тәрҗемә булып 5 кына саналырга тиеш. Оригиналдан тәрҗемә итеп булмый торган өлкәләргә без £ рус телендәге лексик катлаулардан сөйләү деффектын (чит ил кешесенең сүзе, 2 акцент белән сөйләү, тотлыгу, сакаулану һ. б. ш.), неологизм, эффеизм, оксиморон, к историзм, архаизм, фразеологизм, диалектизм, жаргон, термин, гади катлам халык = сөйләшен алабыз. Мондый очракларда компенсация методы бик әйбәт нәтиҗә- < ләр бирә. =
Локаль компенсация. Бу төр компенсация бер сүз эчендә бара, ягъни тәрҗемә = итәргә кыен булган сүзнең фонемалары, морфемалары татар теле чаралары белән о бирелә.
«Мочаров-сан модзет выразить по-русски,— сказал он, не выговаривая, как все § японцы «л» и «ж» и по птичьи присвистывая на «с» — я есть впорьне свободно 2 понимать русски». >
«Мочаров-сан русча да әйтә ала,— диде ул. Японнарның барысы шикелле үк Охаси әфәнде дә «л» һәм «җ» авазларын әйтә алмый, ә «с» авазы кош сызгырган *“ кебек сызгырып чыга иде.— Русчаны әйбәт беләм мин».
«Моя газета,— заговорил Охаси, не сводя взгляда с Мочалова,— дзерает знать ® биография Мочаров-сан». ®
«Мочаловка туп-туры караган килеш, Охаси тагын сүз башлады: ф
— Минем газетам,— диде ул, тагын «җ» һәм «л» авазларын бозып,— Мочаров- а санның биографиясен белергә тели» '. о
Бу очракта русча текстның авторы Б. Лавренев япон кешесе телендә нинди = фонетик бозулар барлыгын аермачык күрсәтеп биргән. Шуның өстәвенә, ул бозу- х лар аерым сүзләрдә дә китерелә (мәсәлән, может урынына модзет. желает уры- < нына дзерает). Оригиналда синтаксик һәм грамматик бозулар да бар. Тәрҗемәче н татар теле җирлегенә сүзләрдәге фонетик бозуларны күчерергә теләми, чөнки бу S хәл, беренчедән, тәрҗемәне аңлашылмый торган итәр иде, икенчедән, япон кешесе 3 татар телен бозмый бит, рус телен бозып сөйләшә. Әйтик, япон кешесенең фонетик а. бозулары татар теленә дә шулай бозып күчерелсә, бу хәл татар теленең бер диалекты яки берәр төрки теле сөйләме булып кына аңлашылыр иде. (Әйтик, татар- башкорт телләрендәге «ч»-«с», «с»-«һ» кебек: «чабата-сабата, сылу-һылу.) Тагын шунысы кызыклы: тәрҗемәче татарча да, русча да бер үк төсле яңгырый һәм семантик йөк алып килми торган «Мочаров-сан»ны шул килеш калдыра, ягъни Мочалов Мочаров булып бозыла. Япон кешесенең телендәге нинди авазлар бозылганны тәрҗемәче икенче җөмләдә дә безнең исебезгә төшерә (диде ул, тагын «җ» һәм «л» авазларын бозып), шул хәл геройның сөйләмендәге чатаклыкларны уку-чының хәтеренә сеңдерергә җитә. Димәк, бу очракта тәрҗемәче геройның индивидуаль сөйләмендәге кимчелекне турыдан-туры тәрҗемәдә кабатлау юлы белән түгел, шуны укучыга аңлатып бирү юлы белән компенсацияли.
Оригиналда рус телен бозу очрагын тагын бер мисалда карыйк.
«Маладец! Далше...» — «Җигит икенсең! Айдан...»
«Дырехтур стрычь-брыть дарам...» — «Дырехтурның чәчене бушлай алырга кирек...»а
Таулы черкесның бугаз арты авазлары белән сөйләшүе фонетик бозуларга алып килә. Грамматик бозулар да бар. Синтаксик бозулар аз, алары тәрҗемәдә искә алынмаган. Ибраһим углы романда шактый урынны алып торган персонаж, шуңа күрә тәрҗемәче аерым фонетик бозуларны күчерү белән генә чикләнмичә, компенсация методын киң куллана. Без «Хәсрәт дәрьясы»ның ике китабын да карап чыктык, дөресен әйтергә кирәк, таулы черкесның сөйләм телен К. Миңле-
баев әйбәт бирә алган. Беренчедән, бугаз арты авазлары сакланса, икенчедән, татарчада ясамалылык. оригиналга туры китерәм дип телне юри. мәгънәсез итеп бозу, черкес теленә хас фонемаларны татар теле калыбына өстәү юк. Грамматик яктан да юрамалый бозулар күренми, тәрҗемәче тау ягы халыкларының тел үзенчәлекләрен нык кына өйрәнеп, компенсация өчен яраклы элементларны оста сайлап ала белгән.
Әмма локаль компенсация методы рус телен бозуларны тәрҗемә итүдә генә кулланылмый, лексиканың башка катламнарында да очрый.
«Сорняк из семи букв,— перебивая друг-друга, загалдели мальчишки.— по горизонтали— Погоди, я знаю, сурепка, коровяк, круглец.
— Пупавка.— сказал босой мальчик.
— Крапива... Василек...
— Икотник.— сказал босой мальчик.
— Липучка... молочай»
• — Сигез хәрефтән торган чүп үләне,— дип. бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, малайлар шау гөр килделәр,— горизонталь буенча: тузганак, кырмавык, ак билчән...
— Эт какысы.— диде ялан аяклы малай.
— Кычыткан... Күк тәтәй...
— Кыркырый,— диде ялан аяклы малай.
— Сырганак... сөтлегән» III
Бу очракта тәрҗемәче, әлбәттә, төшенчәләрнең рус вариантын — җиде хәрефтән торган чүп үләне исемнәрен алып, аска искәрмә китерә алган булыр иде. Әмма текстның оригиналдагы яңгырашын табу өчен ул «җиде хәрефле чүп үләнен» «сигез хәрефле чүп үләне» белән компенсацияли. Әйтергә кирәк, татарча текстта әнә шул компенсация аркасында чүп үләннәренең исемнәре дә русчадагыга туры килә язалар: крапива — кычыткан, василек — күк тәтәй, липучка — сырганак. молочай — сөтлегән.
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, локаль компенсация методы кулланып, тәрҗемәдә оригиналның байтак нюансларын саклап калырга була. Без моны бер сүз күләмендә күреп үттек. Ләкин монда чама хисе, стиль белән исәпләшү булырга тиеш. Уңышсыз компенсациянең аерым сүзне бозып, аның мәгънә йөген үзгәртеп җибәрү очраклары да бар. Югарыда уңай яктан телгә алган К. Миңлебаев тәрҗемәсендә без. мәсәлән, менә мондый уңышсыз тәрҗемәгә тап булдык:
«Вошел верзила в форме тюремного ведомства. Морда бычья, с перекосом.
— Письмо-с!»
«Төрмә ведомствосында эшләүчеләр киеме кигән, колгасар буйлы берәү килеп керде. Бога кебек таза чырайлы, чалыш авызлы.
— Хат китергән идем»
Оригиналда «верзила тюремщик», димәк ки, усал чырайлы, нык кеше, каты тәртипләргә өйрәнгән кеше, җитмәсә, «морда бычья, с перекосом», рәсми рәвештә керә, дәрәҗәсен бик яхшы белеп, өзеп кенә әйтә: «Письмо-с!» Татарча тәрҗемәдә исә «колгасар буйлы берәү» керә, якын дустына, күптәнге танышына кергәндәй керә, гүяки: «Дус кеше, ни йомыш?» дигән сорауга җавап биргән төсле, дустанә аңлатып бирә: «Хат китергән идем». Авторның «верзила»сы бу очракта юашлана, димәк, бу берничек тә компенсация була алмый, ирекле тәрҗемә булып кына кала. Локаль компенсацияне аңлы рәвештә түгел, интуитив рәвештә генә куллану К. Миңлебаевны да вакыт-вакыт уңышсызлыкларга алып килә. «Хәсрәт дәрьясы»н- нан тагын бер мисал алып карыйк:
— Наденька, сходи в погреб за рыжычками... И наливочка там... понимаешь, в бочоночке... нацеди в графинчик...
— Наденька, нәүрәпкә төшеп гөмбә алып менәр идең... Шәраб тә шунда... беләсеңме, мичкәдә... Графинга агызып ал шуннан...
Рыжычки, наливочки, бочечки, графинчик — пристав Амбреевны. үз корсагы өчен генә яши торган тәмле тамакны, исерекбашны, азгын кешене бик әйбәт ачып
III С Антонов Аленка Хикәяләр җыентыгы. Казан. 1968. Ш. Максудова тәрҗемәсе.
’ В Шишков. Хәсрәт дәрьясы Казан. 1963. К Миңлебаев тәрҗемәсе
бирә торган сүзләр, ул аларны уйлап та тормастан әйтә, алар аның канына сеңгән. Тәрҗемәдә боларның берсе дә юк. Юк, чөнки бездә берәү дә: гөмбәкәй, мичкәкәй, шәрәбкәй. графинкай дип сөйләми. Нишләргә? Төшереп калдыру белән образ кими, пристав Амбреев югала. Менә шушындый очракларда компенсация методы ярдәмгә килә дә инде. Амбреев шушы сүзләр тирәсендә авыз суын корыта бит. Шуңа күрә ф пристав Амбреев ул әйберләр тирәсендә татарча да авыз суын корытсын иде.
Безнең карашыбызча, локаль компенсация методы татар тәрҗемәчеләре эшендә киң куллану таба ала. Аннан да бигрәк, татар азучыларының әсәрләрен рус- ? чага тәрҗемә иткәндә бу метод зур уңышка китерүе мөмкин. Чөнки русчага тәр- g җемә ителгән байтак кына проза әсәрләребездә татар теленең русчада булмаган үзенчәлекләре коеп төшереп калдырылалар. =
Без тикшерә торган компенсация методының икенче бер төре — ялгызак ком- < пенсация. Бу оригиналдагы аерым сүзне татар теленең үз чаралары белән компен- х сацияләү. Бу очракта да төп бурыч — мәгънәне, рухны, тәэсирне бирү. Оригинал- с дагы мәгънә берәмлекләренең шушы аспектлары оригиналдан ерак булган сүзләр с белән дә, аерым жөмләләр белән дә бирелә ала. «Хәсрәт дәрьясы» инан тагын бер- * ничә мисал китерик. §
«Прохор с утра удалился в тайгу без ружья и шел неведомо куда, ошалелый». 2
«Прохор иртә таңнан, мылтыксыз гына, урманга китте, кая барганын белмичә, У әйләнчек сарык шикелле, йөрде дә йөрде». ь
Бу очракта «ошалелый» сүзе «әйләнчек сарык шикелле» дигән чагыштыру н тәгъбире белән компенсацияләнә. Е
Ялгызак компенсация татар тәрҗемәләрендә шактый күп очрый.
«И так хорошо, так тихо стало на душе: огонек мелькает, перебулькиваются го капельки в ночи». ф
♦Күңеленә шул чаклы рәхәт, шул чаклы тыныч булып китте: ут җемелди, а төнге тамчылар чулт-чулт сөйләшәләр». («Хәсрәт дәрьясы»ннан.)
«Перебулькиваются» дигән автор неологизмы татарчада тавыш уйнату сүзе — белән компенсацияләнә.
Истән чыгармаска тиешбез, неологизмнар русча оригиналда бик еш очрыйлар. < Әдәби әсәр тукымасына кертеп җибәрү аркасында неологизмнар сәнгать чарасы н булып әвереләләр. Бу бигрәк тә балалар ясаган неологизмнарда шулай. Неологизм- = нарны тәрҗемә итү ифрат авыр, чөнки алар үзләре белән семантик, эмоциональ, = ассоциатив йөк алып киләләр. Неологизмнарны төшереп калдыру оригиналны ? фәкыйрьләндерүгә, уңышлы компенсацияләнгән неологизм тәрҗемәне баетуга алып килә.
«Ну уж, какой из тебя крыльщик!» — «һи, синең түбә ябуың!» IV
«Я инде, син нинди түбә ябучы!» 2
Неологизм — «крыть» сүзеннән. Беренче тәрҗемәдә Я. Халитов кыенлыктан грамматик әйләнмә белән чыга (синең түбә ябуың!), ягъни неологизмны грамматик әйләнмә белән, мәгънәдәге усал чеметеп алу төсмере белән бирә. Ш. Камал орпги- алга ябышып кала, шул сәбәпле неологизм да югала, оригинал да бигүк чын татарча булып чыкмый. (Син нинди түбә ябучы!)
Атаклы балалар язучысы Корней Чуковскийга мөрәҗәгать итеп карыйк:
«Ой, как живет больнуло!» — Бу җөмләне «Икедән бишкә кадәр» дигән атаклы китаптан алдык. Бу грамматик неологизм бала хисенең кинәт һәм кискен булуын хәбәр итә («кольнуло» белән бәйләнгән). Татарчада моны турыдан-туры бирердәй тәңгәл сүз табу шактый кыен эш, компенсация методы кулланган чакта, баланың ассоциативлыкны тиз отып алуын истә тотып: «Ай, эчемне авырттырды» — дип компенсацияләп булыр иде.
Неологизмнарның кайбер төре фразеология белән, образлы әйләнмәләр белән кушылалар. Китерелгән тәгъбир неологизммы яки образлы әйләнмәме икәнен дә әйтеп бирү кыен була.
IV М Шолохов. Күтәрелгән чирәм. Казан. 1966. Я Халитов тәрҗемәсе
’ М. Шолохов. Күтәрелгән чирәм Казан. 1935. Ш Кам,ал тәрҗемәсе
«Ты — хлебный токарь». — «Икмәк корты тына бит еле сииV.
«...хлебные токари...» — «...ипи черткечлэр...» 1
Күреп торабыз, бер үк тәгъбир ике очракта ике тврле тәрҗемә ителә, әмма аларнын мәгънәсе икесенеке дә бер төсле. Тегесендә дә, монысында да «хлебный токарь» татарча образлы әйләнмә белән компенсацияләнә.
Әмма ялгызак компенсациянең барлык очракта да уңышлы булып чыкмавы да бик ихтимал. Г. Ахунов тәрҗемәсендә А. Макареиконың «Педагогик поэма»сын- нан бер мисалны тикшереп карыйк.
«— Драствуйте, с праздником... а как же это так. разрешите полюбопытствовать. на каком мандате основано такое самовольное втручивание, что разбиваете У людей аппараты, которые вы права не имеете».
• — Исәнмесез, бәйрәм белән... бу ничек була инде бу. кызыксынырга рөхсәт итегез әле. мондый үзбаш тыгылып йөрүегез нинди мандатка нигезләнгән, кешеләрнең аппаратларын ватып йөрергә ни хакыгыз бар?»
А. Макаренко романындагы украин кулагының бик кызыклы, кулакка хас сөйләме, дөресен әйткәндә, бик төссез тәрҗемә ителгән. Украинизмнан «втрученне»- нең «тыгылып йөрүегез» дип бирелүе белән генә азмы-күпме килешергә була.
Автор эпитетларын, образлы тезмәләрне тәрҗемә итү өчен татар теленең үткен чагыштырулары кулланыла, кайчагында, киресенчә, оригиналдагы образлы чагыштыруларны тәрҗемәченең үзе генә эзләп тапкан конструкциясе дә алмаштыра. Югарыда берничә мәртәбә мисалга алынган «Хәсрәт дәрьясы »ннан тагын бер мисал:
«— ...Эх. ты... елеха-воха... Чижик!•
•— ...Их. син. гөмбә гөбәдиясе!»
Гади сөйләмдә әйтелә торган «елеха-воха... Чижик!» — оригинал сүз тезмәсе булган «гөмбә гөбәдиясе» белән компенсацияләнә. Татарчада бу үзенә күрә бер оксиморон! Оригиналдагы кебек үк. сәер яңгырашлы, мәгънәсе дә бигүк аңлашылып бетми. «Кәҗә катыгы», «әрекмән боламыгы», «туклыклы күзикмәк» кебек акснмороинар халык телендә байтак очрый, аларны иренмичә җыйганда, тәрҗемәчеләр үзләренә яхшы ук байлык туплый алырлар һәм тәрҗемәгә бирешми торган очраклардан котыла алырлар иде.
Алда әйтеп киткәнебезчә, татарчага тәрҗемәләрдә ялгызак компенсация алымы әйләнмәле компенсациянең башка барлык төрләренә караганда да күбрәк кулланыла. Моның кайвакыт кире нәтиҗәләре дә була. Андый чакта оригиналның мөстәкыйль образлары төссезләнеп калалар. Әйтик, гөмбә гөбәдиясе бик матур, ләкин ул безне тормыш-көнкүрешкә алып кайта, ә «елеха-воха... Чижик!» урманнарны. табигать дөньяларын искә төшерә. Безгә калса, оригиналның аерым мәгънә берәмлекләрен тәрҗемә итү тәрҗемәчеләрдән күп көч куюны таләп итә.
Җөмләне компенсацияләү. Бу төр компенсация оригиналның тулы бер җөмләсен компенсацияләүгә кайтып кала, татарчада җөмлә озынрак килеп чыгамы, кыскаракмы, хикмәт анда түгел, тәрҗемә рухы, образы ягыннан тәңгәл булырга тиеш. Шундый компенсациянең тәрҗемә практикасында мөмкин икәнлеген түбәндәге мисал белән раслый алабыз:
• Какое-то давящее предчувствие легло под его ногами».
«Күңеле хәвеф сизә, йөрәге сыкрый иде».
Күренә ки. бер генә сүз дә оригиналдагы сүз белән тәрҗемә ителмәгән, әмма эчке мәгънәсе белән тикшереп карасаң, тәрҗемә оригиналның мәгънәсен, рухын бик әйбәт бирә, сүз агышында үз урынына бик әйбәт кереп утыра һәм геройның рухи халәтен дөрес ача. Бу мисалны без К. Миңлебаев тәрҗемә иткән «Хәсрәт дәрьясы»ннан алдык.
Контекст компенсациясе. Бу төр компенсацияне без тәрҗемә өчен кыен булган бөтен бер контекстны татар теле чаралары белән компенсацияләү дип аңлыйбыв.
«— Дайте мне, черти, кусочек матери, дайте мне какой-нибудь уют. Мучительно жить так... Тьфу на вас, черти!..»
Казан. 1957. Г Ахунов таржеыасе.
V А Макаренко Педагогах по>ма
«— Бирегез миңа бераз гына булса да ана җылысы, пәриләр, бирегез миңа чеметем генә рәхәт. Газап чигәм бит!.. Газап чигеп яшим... Төкерәм мин сезгә, пәри кавеме!..» ■
Тәрҗемәче Кыям Миңлебаев фельдшер Носков монологын саф татарча фразалар һәм тәгъбирләр белән биргән. Әмма геройның гасабилануы, текстның образлы- лыгы тулысынча сакланган.
Татарча тәрҗемәләрдә контекст компенсациясе гадәттән тыш аз очрый, әмма, безнең карашка, бу төр компенсация алга таба рус теленнән татарчага тәрҗемә иткәндә уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанырга кирәк.
Без карап-тикшереп узган мисаллардан бер нәтиҗә чыга: тәҗрибәле тәрҗемәчеләр, компенсация методын белү-белмәүләренә карамастан, аны уңышлы гына кулланалар, тик әле бу хәзергә эзлекле рәвештә эшләнми, чөнки системага кермәгән. Шуңа күрә, безнең уйлавыбызча, тәрҗемәдә компенсация методын нигезләү һәм аны гамәлгә кертү хәтта тәҗрибәле тәрҗемәчеләребезгә дә файда китерә алыр иде. Алар моның аша тәрҗемә хезмәтенә формаль карый торган белгечләрдән котыла алырлар, шул теориягә таянып, тәрҗемәдә үз вариантларын, үз принципларын яклый алырлар иде. Тәрҗемә әсәрләрен компенсация методына нигезләнеп анализлау профессиональ тәрҗемәчегә үз өлкәсендәге тәҗрибәне нәтиҗәлерәк файдаланырга, осталыгын тизрәк үстерергә ярдәм итәр иде. Әмма тәрҗемәдә компенсация методыннан иң зур файданы башлап тәрҗемә итүчеләр алачаклар, чөнки бу методны белгән сурәттә алар әдәби осталыкларны үстерү юлындагы кайбер этапларны, мөстәкыйль рәвештә бик зур авырлык белән ирешеп була торган тәҗрибәне әзер килеш алачаклар.