Чал платан төбендә
Чал платан төбендә дә — кояш.
Искә төшә иген кырлары, иртәнге җырлар, яшел таулардагы җил, ак карлар!
Су кебек шаулап ага җил яфрак арасыннан, яфраклары — яшел карлыгачлар. Ишетелә сыман тормыш агышы, алтын башаклар шавы, җигүле атлар...
Шау кояшта утыра агачлар!
Чал платан төбендә дә — көз.
Утыра шунда бер карт — нәкъ Мәрҗани! Биредә гүя гыйлем мәгарәсе...
Чал платан — манма кояш!
Җиһан каршысында алтын таҗын киеп шаулап тора, һәр яфрагы — гомер шәҗәрәсе!
Чал платан төбендә дә — җил... чал платан төбендә дә — туфрак.
Чал платан төбендә дә—Ил!
(«ЯКТЫ ЮРАУЛАР» ЦИКЛЫННАН)
— Төштә бүген ак ат чапты.
— Ә мин төштә су күрдем.
Еллар аязуга булсын, — ап-ак балык сикерде!
2
Сугыш алдыннан төшендә ниләр күргән икән ул?
Офыккача су күргәндер, юл төшедер, су ул — юл.
Очкан кошлар күрде микән, суга төшкән кошлармы?
Төшенә җил керде микән, иеп агач башларын?
Кошлар күрсәң — кавышуга, ди, — әллә юрый белмәдең, — күк тулы кошлар күрсәм дә, юравым юш килмәде, юравым юш килмәде!..
Юраганың юш килмәгәч, инде нигә юрасын?
Кызыл елга, кызыл дәрья — Офыккача су да су!..
3
...43 — күмелде суга, 44 — күмелде суга... дошман сугыш ачуга, суга китте — балалар, суга китте — еллар...
тирәнгә китте—яралар, төпкә китте — алар!..
Бары бер кояш калды. Бер кояш һәм ул — Ана!
Түшәгендә уяна, уфтана да куана... Чал кояшка карый-карый, төшләр юрап юана...
Сине нинди җилләрдән сакларга, араларга давыллардан, якларга нинди кайгылардан, ут-күздән, кыен сүздән?
Бу ояда сиңа да канат чыгар тиздән.
Ничек сине сакларга, тидермичә ятлардан? Китәсең кереп күк асларына — тере нокта!
Ничек сине сакларга шушы олы дөньяда?
Син — бөҗәк түгел керергә яфрак астына. Син — балык түгел посарга дулкын арасына. Син — киек түгел күмелергә урманнарга.
Син — кояш астында!
Заманага — туры! Ничек кенә сакларга җырлы йөрәгеңне кыраулардан, нәни кешем!
Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый — ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә йөрәгебез болытларга тигәләп!
Ә түбәндә, таулар, урманнар артына чакрымнар аша җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп, кайта бер күбәләк!
Кайта! Болытлар астыннан, давыл сукмагыннан, каршысына урманнардан сибелә сары яфрак — сары күбәләкләр күч-күч ятып кала кырда.
Ә бу кайта!—
җанлы сары яфрак төсле җил-җил килеп, калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры.
Әллә инде кыска җәен эзләп, ашыккан кешедәй, очына-талпына кайта!
Җәйге болыннарның җаны — җәяүле күбәләк.
Улым, көзнең бу китабын саклап кына актар.
Чаганнардан сибелә яфрак — сары көздән хатлар...
Эчтән балкып янып тора безнең якты чатлар!..
Улым, минем ерак җәемдә күбәләкләр очып йөри, сикерә агач атлар!..
Җанымны җыр итә ягымлы җилләрең! Күңелле көннәрем — Иделле көннәрем!
Тугайлы таңнарым, дулкынлы чакларым, бирегез күңелгә хисләрнең сафларын;
уйларга — яктылык, күңелгә — тирәнлек, — яшәеш ярында шул безнең берәмлек.
Кыен ла бу үсеш — сабырлык бир, Идел.
Гүя мин мәҗүси: табынам — бер Идел!..
Бер, Идел, бир, Идел, син моны аңларлык: хыялга — иркенлек, җырларга — кайнарлык!
Шигырьгә — җегәрлек, җаныма — җылылык, таңыма — зәңгәрлек, аңыма — олылык;
каныма — кыюлык, өметемә — хәрәкәт, илемә — иминлек, җиремә — бәрәкәт!
Ярыңда бер минме — бөгелгән дәү ирләр.
Фатиха сораган — баш игән дәверләр!
Биралсаң, бир идең аз гына... сабырлык, офыктан-офыкка тын гына агарлык!
Иделгә ялвару
Көннәрне-көннәргә, хыялны-хыялга, өметне-өметкә бер җепкә ялгарлык!
Бер, Идел, бир, Идел! Син, кинәт чалланып, «Коткар!» дип, күземә карыйсың ялварып...
2
Син — кеше, телең бар, син — көчле, арала. Ярларым агара, суларым карала!
Сезгә дип ачтым бит сандыгым, серләрем... Туганнан юам мин илемнең керләрен...
Ярасын юам мин, күтәрәм йөкләрен...
Тик нигә аталар йөземә чүпләрен?
Мин агам, мин китәм, кай ярда каласың, кай ярда каласың, табигать баласы?
Син җавап эзлисең, суларда карашың.
Үзеңдә үзең тап коткару чарасын.
Ярларым агара, суларым карала.
Син — кеше, син көчле, — язмыштан арала!..
Мошук итәгендә уйлану
Күксел төтен Машук иңнәрендә — болытларның тузгый төркеме...
Яңа гына әле таралгандай пистолетның аксыл төтене.
Кайный урман яшел диңгез сыман, ак болытлар сарыла Машукка... Атылмаган янар таулар тора — шигырь диеп, каләм, ашыкма!
Атылмаган янар таулар тора, әйтелмәгән нәфрәт сыманнар. Секундантлар, әйтегез, — күк астына кешеләр түгел, таулар сыйганнар!
Даһилардан калган шушы таулар! Болытларның тузгый төркеме, Яңа гына әле таралгандай пистолетның аксыл төтене!
Секундантлар, заман үзгә дә бит — туры килә кайчак авырга:
Дуслар кайда? Ачык дошман да юк — дуслар микән бәрә бавырга?
Пистолет юк. Йодрык бетә бара — матурлыкка күңел күнеккән!
Машук итәгенә терәр дошман әллә кайчан инде дөмеккән! Ә нәфрәт бар!
Лермонтовлар заманында туган, ә нәфрәт бар — килә электән!
Бүген дә бит әле яшәп була почмакларда гайбәт сатышып. Вак интриган күзгә карап көлә — ак перчаткаң! — булмый атышып...
Бар да дуслар!
Җыелып шул тауларга су эчәбез кайнар чишмәдән. Бер кояшка карап төчкерәбез түгелергә торган хисләрдән... Юынабыз таулар суы белән, — таулар суы йөзне пакьласын. Тик намусны гына булмый юып, булмый юып — Тик бер таплансын...
Сыеп була, әйе, күк астына кешеләр түгел, таулар сыйганнар...
Атылмаган янар таулар тора — әйтелмәгән нәфрәт сыманнар!
Хисап көннәре
Хисап көненә вакыт җиткәнен тоярга вакыт! Көннәрне түктек, елларны чәчтек, — җыярга вакыт!
Кояш кыекта — иркә чак үткән, торырга вакыт. Хисләрне иктек антларны чәчтек, — урырга вакыт!
Төпкә җигелеп, сабанда күптән сайрарга вакыт. Сүзләрне әллә җилгәме сиптек, нинди моң үсә — сайларга вакыт!
Кабатлануларга мәдхия
Көннәрнең — көннәрдә, гөлләрнең — гөлләрдә, җилләрнең — җилләрдә кабатлануы!
Хисләрнең — хисләрдә, кичләрнең — кичләрдә, яшьлекнең— яшьлектә кабат януы!
Кояшның — офыкта, яңгырның — болытта, минутның — минутта кабатлануы!
Күңелнең — күңелдә, язларның — язларда, назларның — назларда канатлануы!
Таңнарның — таңнарда, эңгернең — эңгердә, гомернең— гомердә кабатлануы!
Елларның — елларга, елганың — елгага, тармакның — тармакка тармаклануы!
Тормышның — тормышта, сулышның — сулышта тумыштан-тумышка канатлануы!
1974—76.