БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР
икләнми әйтергә мөмкин: соңгы елларда башланган иҗат активлыгы, нигездә, 1974 елда да көчәя барган, әдәбиятыбыз туктаусыз үсештә булган. Татар совет әдәбияты яңа роман- повестьлар, әйбәт-әйбәт шигырь җыентыклары белән баеган, драматурглар театрлар өчен күп кенә әсәрләр язганнар, балалар әдәбиятына караган яңа китаплар чыккан. Җанлы әдәби хәрәкәт белән таныш-канда, тагын шул нәрсә ачыклана: матур әдәбиятның бер тармагында да әллә ни зур уңышлар булмаган. Ә менә әдәбият фәне белән әдәби тәнкыйть өлкәсендәге уңышларыбыз шатланырлык та, сөенерлек тә: әдәбият фәненең төрле тармакларына караган бер дистә китап, үзебездә һәм үзәк газета-журналларда басылган йөзләрчә мәкалә, язучыларыбызның яңа әсәрләрен тикшерүгә багышланган бик күп рецензияләр... Әдәбият галимнәребезнең моңар-чы беркайчан да бу кадәр күп продукция биргәне булмагандыр. Н. Юэиевның «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» исемле хезмәтләре республикабызның Габдулла Тукай исемендәге пре-
Ш
миясенә лаек булды. Сүз дә юк, боларның һәркайсы куанычлы һәм күңелле күренеш. Образлы тел белән әйтсәк, безнең урамга да бәйрәм килде!
Бәйрәм былтыр гына килсә дә, аңа әзерлек шактый күптән башланган иде.
Моннан еч ел элек КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турын- да«гы мәгълүм карары чыкты. Әлеге карардан соң әдәби тәнкыйть мәсьәләләре җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә менде, туры сүзле, принципиаль тәнкыйть хезмәтләренә ихтыяҗ нык артты, әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләрнең нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылды.
Үзәк Комитет карары чыгып күп тә узмады, партиянең Татарстан өлкә комитетында, барлык иҗат союзларында, радиотелевидение һәм газета-журнал редакцияләрендә, югары уку йортларында һәм фән учреждениеләрендә шул карарны тормышка ашыру буенча махсус планнар төзелде. Ул планнарда әдәбият-сәнгать тәнкыйтен тагын да үстерү, тәнкыйтьчеләрнең иҗат активлыгын көчәйтү юнәлешендә конкрет чаралар билгеләнде. 1975 елның 21 январенда КПССның Татарстан өлкә комитеты кабул иткән карардан күренгәнчә, әлеге чараларның күпчелеге уңышлы төстә тормышка ашырылып килә. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә узган ел ирешкән казанышларыбыз да — шуның нәтиҗәсе. Җәмәгатьчелекнең, партия һәм совет оешмаларының кайгыртучан мөнәсә-бәтенә әдәбият галимнәре иҗади активлык белән җавап бирделәр. Алар бүгенге әдәбият мәсьәләләренә, җанлы әдәби процесска якыная төштеләр. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды, фәннилек дәрәҗәсе һәм ышандыру көче артты.
1974 елның җәендә Татарстан язучыла- рының чираттагы съезды булып үтте. Съездга хәзерлек уңае белән басылган мәкаләләрдә, шулай ук съездда сөйләнгән докладларда һәм чыгышларда әдәбиятның бүгенге хәленә төпле бәя бирелде, татар совет әдәбиятының үсеш тенденцияләре ачыкланды, язучылар коллективы алдында торган бурычлар билгеләнде. Съезд тәнкыйть фикерен тагын да җанландырып, көчәйтеп җибәрде.
1971 елдан башлап, «Казан утлары» журналы иң яхшы тәнкыйть мәкаләләренә махсус премияләр биреп килә. Тәнкыйть фикерен активлаштыруда, тәнкыйтьчеләрнең хезмәтен стимуллаштыруда бу чара дә мәгълүм бер роль уйнады дияргә була.
Әгәр республикабызда элек-электән әйбәт иҗат атмосферасы яшәп килмәгәч булса, бер-ике ел эчендә генә әдәби тәнкыйть әллә кая китә алмас иде. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә узган ел ирешелгән казанышлар турында сөйләгәндә, мәсьәләнең бу ягын да онытмаска кирәк.
Тәнкыйтьчеләр урамына бәйрәм килде, дидек. Бу кадәресе бәхәссез. Ә менә шул бәйрәмгә кемнәр нинди уңышлар белән килә? Әдәбият фәне һәм тәнкыйтьнең аерым тармаклары ни хәлдә? Тәнкыйть ниндирәк юнәлештә үсә? Бу өлкәдә хәл ителмәгән нинди мәсьәләләр, нинди кыенлыклар бар?.. Әлеге сорауларга төгәл җавап бирү өчен, ел дәвамында дөньяга чыккан хез-мәтләрнең эченә керергә кирәк. «Эчкә ке- ру»не әдәбият тарихына караган хезмәтләрдән башлыйк.
Узган ел Мәскәүнең «Наука» нәшриятында күп милләтле совет әдәбияты тарихының соңгы томнары басылып чыкты, һәо ике томда безнең әдәбиятка да шактый урын бирелген. Алтынчы томга татар совет әдәбиятының хроникасы урнаштырылган (аны филология фәннәре кандидатлары А. Әхмәдуллин белән Р. Сверигин төзегән) Бишенче томда әдәбият галиме һәм тән-кыйтьче Хәсән Хәйринең зур гына мәкаләсе бар.
Бөтен союз укучысын бүгенге татар әдәбияты белән таныштыру ниятеннән чыгып язылган ул мәкаләдә соңгы 10—15 ел вакыт эчендә басылган әсәрләр тикшерелә, татар әдәбиятының үсеш тенденцияләре күзәтелә. Мәкалә тулылыгы, язучыларыбыз иҗатына объектив бәя бирүе белән аерылып тора. Автор соңгы елларда иҗат ителгән әсәр исемнәрен, хәзерге әдәби процесска актив катнашучы күпчелек язучыларны телгә ала. Шуның белән бергә, 6v мәкаләдә сөйләнгән нәрсәләрнең күбрәк 50 нче елларның ахыры һәм 60 нчы елларның башы өчен, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, татар әдәбиятында авыл тормышына караган әсәрләр өстенлек иткән чорлар өчен хас булуын билгеләп үтәргә кирәк. Аннан бирле хәлләр нык үзгәрде. Татар әдәбияты йөз белән бүгенге заманга борылды, авыл әдәбиятыннан шәһәр әдәбиятына, бүгенге эшчеләр тормышын сурәтләүче әдәбиятка әйләнде. Үкенечкә каршы, соңгы еллар әдәбиятыи-
дагы әлеге үзгәрешләр бу мәкаләдә җитәрлек чагылыш тапмаган.
һәр елдагыча, «Казан утлары» журналы битләрендә әдәбият тарихына караган кызыклы гына материаллар басылган. Аларга бәя бирергә керешкәнче, аклану тәртибендәге бер аңлатма биреп үтәсе килә. Элеккерәк елларда журналны тарихи материаллар белән мавыгуда гаеплиләр иде. Ихтимал, мавыгып китүләр чыннан да булгандыр. Соңгы елларда тарихи материаллар басу кими төште. Аннан соң әдәбият-сән- гать тарихына караган материалларның характеры нык үзгәрде. Журнал хәзер конкрет документлар басарга тырыша, әдәбият тарихына караган материалларны бүгенге көн, бүгенге тормыш их-тыяҗлары белән бәйләргә омтыла. Журнал битләрендә узган ел басылган мәкаләләр дә әнә шул фикерне раслый.
Ү. Гыймадиевның «Чикерткә» — татар телендә беренче сатирик журнал» (2 сан), С. Хафизовның «Онытылган бер әсәр турында» (5 сан), М. Мөлековның «Галиябану» ничек язылган...» (8 сан), Ф. Ибраһимо- ваның «Тәрбиятел әтфаль» һәм «Ак юл» журналларында балалар әдәбияты» (12 сан), С. Рәимованың «Г. Ибраһимовның бер хи-кәясе турында» (5 сан) исемле мәкаләләрендә әдәбият тарихына караган кызыклы мәгълүматлар китерелә. «Анкета битләреннән» (3 сан) дигән материалда күренекле әдип һәм журналистларның иҗат биографияләрен ачыкларга ярдәм итәрлек фактлар, аерым детальләр бар. Я. Абдуллин суфичылык һәм мәгърифәтчелек философиясенең галимнәребез игътибар биреп җиткермәгән кайбер якларын тикшерә (2 һәм 10 саннар), X. Миңнегулов XIV йөздә яшәгән өч шагыйрь белән таныштыра («Әхмәд Үргәнҗи һәм аның ике чордашы», 7 сан). Журнал битләрендә болардан башка да кызыклы материаллар басылган. Шулерның һәммәсе арасыннан Фатих Махия- нов мәкаләсе аеруча әйбәт тәэсир калдыра. Соңгы тамчы канына кадәр бөтен көчен авылда яңа тормыш төзү эшенә багышлаган Галим Насыйровның ифрат гыйбрәтле һәм фидакарь тормышы, иҗаты турындагы бу язманы тетрәнми укып булмый. Журнал тарихи материалларны бүгенге тормыш иҗтыяҗлары белән бәйләргә омтыла дигәндә, мин әнә шундый мәкаләләрне күздә тоттым.
1974 елда Татарстан китап нәшрияты тарихи пландагы өч китап басып чыгарды.
Турыдан-туры әдәбият тарихына карамаса- лар да, аларны бөтенләй читләтеп узу килешмәс.
Ә. Кәримуллинның «У истоков татарской книги» исемле монографиясе әдәби җәмә-гатьчелек һәм укучылар арасында зур кызыксыну уяткан иде. Авторның яңа хезмәте дә китап
VII Мин Хатип Миниегуловныи «Җитди тикшеренү» исемле рецензиясен (29 декабрь саны) KVS- я’ Т01а“„ Ул Р«“енэ"ялэ Ш Садретдиновкыц «Сәгыйт Рәмиев иҗаты» турындагы монографиясе тикшерелә.
тарихына багышланган. Беренче хезмәте кебек үк, бусы да күп көч куеп, ифрат бай материалга нигезләнеп язылган. Автор XX йөз башында татар китабын басу белән шөгыльләнгән күпчелек типографияләр тарихын, ул типографияләрдә басылган китапларны өйрәнеп чыккан. Хезмәтнең «Цензура татарской книги» дип исемләнгән өченче бүлеге аерым бер пафос һәм тәнкыйтьчел рух белән язылган.
Ә. Кәримуллин китабы кызыклы яңа мәгъ-лүматларга бай. Ул безгә күп белем бирә, күп нәрсәләргә безнең күзебезне ача. Шуның белән бергә, күңел төбендә кайбер сораулар да туа: автор, типографияләр эшчәнлеген өйрәнүгә күп игътибар биреп тә, нәшриятлар эшчәнлеген читләтебрәк үтмиме? Хезмәттә аерым типография һәм нәшрият хуҗаларының (И. Н. Харитонов, Г. Шәрәф, Ф. Кәрими һ. б.) эшчәнлеге идеаллаштырылмыймы?
Ә. Кәримуллин китабын укыганда, шун- дыйрак сораулар белән баш ватарга туры килгән иде. Фатих Урманчеев хезмәтенә килеп җиткәч, эшләр нык җиңеләйде. Җиңеләйтүче кеше Дамир Гарифуллин булды. Аның «Социалистик Татарстан» газетасында басылган рецензиясендә (1975 ел, 17 январь саны) «Халык авазы» китабындагы кимчелекләрнең һәммәсе: эресе дә, вагы да, принципиале дә, принципиаль бул-маганы да рәттән санап чыгылган. Газета битләрендә шундыйрак бер рецензия 1974 елда да басылган идеVII.
Характерлары, язылышлары белән бу ике рецензия ифрат аваздаш булып чыккан. һәр ике рецензиядә нигездә әйбәт язылган хезмәтләр турына сүз бара. Рецензентларның берсе дә үзләре тикшерә торган хезмәтләренең әйбәт булуын инкарь итми. Ләкин ике рецензент та баштан ахырга кадәр кимчелек эзләү белән мавы-галар. Нигә шулай эшлиләр? Сәбәп нәрсәдә? Миңа калса, алар әдәби тәнкыйтьнең бурычын берьяклырак аңлап калганнар, ан-
нары «мин белэмолек дәгъвасы да комачаулаган булса кирәк.
Инде Ф. Урманчеев китабының әйбәт якларына килгәндә, алар анда чыннан да бар һәм байтак. Китап бәет жанры турында моңарчы чыккан барлык хезмәтләрне искә алып, совет фольклор фәненең бүгенге казанышлары югарылыгында торып язылган. Автор бәет жанрының туу, формалашу тарихына туктала. Аның шул уңай белән әйткән фикерләре — хәтта фараз кылу рәвешендә әйткәннәре дә — җитди игътибарга лаек. Ф. Урманчеев аерым бәетләрнең (мәсәлән, «Нәүрүз бәетеинең) язылу дәверен һәм авторларын («Шаһгали ханның вәзирләре хакында чыгарган йы- руы») ачыклый. Ул жанрның Һәр тарихи чордагы хәлен һәм үсеш тенденцияләрен тикшерә, бәетләрне төркемнәргә бүлә, һәр төркемгә фәнни характеристика бирә. Хезмәт белән танышканда татар бәетенең үсеш юлы һәм бөтен тарихы күз алдына баса, бәетнең безнең тормыштагы ролен, әһәмиятен тирәнрәк аңлый башлыйсың, укучы каршында жанрның бәясе күтәрелә, кадере арта. Ф. Урманчеев китабының төп кыйммәте әнә шунда.
Д. Гарифуллин рецензиясендә әйтелгән фикергә килсәк, аңарга мин дә кушылам. «Халык авазы» исемле китапта бәет жанры турында соңгы сүз әйтелгән дип булмый, билгеле. Бәетләрне җыю һәм фәнни өйрәнү эшен дәвам иттерергә кирәк.
Галия Хантемированың «Оригиналның милли үзенчәлеге һәм тәрҗемә мәсьәләләре» дигән бәләкәй генә китабы тәрҗемә фәненең бөтен тармакларына: тарихка да, теориягә дә, хәтта тәнкыйтькә дә карый дияргә була.
Хезмәтнең беренче бүлегендә 20—30 һәм 40—50 нче елларда рус теленә тәрҗемә ителгән проза әсәрләре турында сөйләнә, әлеге тәрҗемәләрнең сыйфаты тикшерелә. Аның бу бүлеге нигездә тарихи характерда язылган. Соңгы икенче бүлектә әдәби тәрҗемәнең теоретик мәсьәләләре күтәрелә. Автор рус теленә тәрҗемә ителгән аерым әсәрләрне тикшерә, шул әсәрләр мисалында, тәрҗемә теориясенә караган фикерләр әйтә, әдәби тәрҗемәдә милли үзенчәлекне саклау белән бәйле күп төрле алымнар һәм закончалыклар турында сүз алып бара. Мин хезмәтнең ул якларына бәя бирергә кыенсынам. Әмма авторның шактый усал телле тәнкыйтьче дә булуы, тәрҗемә эшенең нечкәлекләрен аңлап фикер йөртүе бәхәс уятмый.
Хезмәт белән танышканда, тагын бер нәрсә сизелеп кала: Г. Хантемирова, әдәби тәрҗемә эше елдан-елга, чордан-чорга, һичшиксез, яхшыра, камилләшә барырга тиеш, дигән әзер тезиска таянып фикер йөртә. Мисаллар сайлауда ул алга сөргән принциплар, һәр төрле тартып-сузып ките-рүләр шуның белән аңлатыла.
Без күп еллар буе: «Әдәбият теориясе эшләнми, әдәбият теориясенең эшләнмәгән булуы әдәби тәнкыйтьнең дә үсешен тоткарлый», дип зарланып килдек. Үзәк Комитет карарыннан соң бу өлкәдә дә мәгълүм бер җанлану сизелә башлады. һәм 1974 ел безгә теория мәсьәләлә-ренә караган кызыклы хезмәтләр алып килде. Шуларның берсе «Совет сәнгатендә миллилек һәм интернациональлек» дип атала.
Философия фәннәре докторы Камил Фасеевның «Социалистик Татарстан» газе-тасында (1975 ел, 26 январь) басылган ре-цензиясендә бу китапка шактый тулы һәм төпле бәя бирелә. Рецензент хезмәтнең әһәмиятен һәм яңалыгын ачып бирә, тагын да ачыклауны һәм тирәнәйтүне сорый торган кайбер мәсьәләләргә туктала. Мин аның күпчелек фикерләре белән килешәм.
Философия фәннәре кадидаты Казбек Гыйззәтовның әлеге китабында сәнгатьтәге миллилек һәм интернациональлек, аларның үзара мөнәсәбәте һәм үсеш диалектикасы, милли форма һәм социалистик эчтәлек, социалистик җәмгыятьтә милли әдәбият һәм сәнгатьләрнең үзара йогынтысы һәм берберләрен баетулары, эстетик критерийларның интернациональләшә баруы кебек мәсьәләләр, марксистик-ленинчыл эстетиканың һәм философиянең бик күп башка мәсьәләләре яктыртыла.
Күп булулары өстенә, алар гаять авыр һәм катлаулы, ифрат нечкә һәм четерекле дә. Китап автордан күп көч, зур хезмәт куюны сораган. Эстетика һәм философия мәсьәләләреннән тыш, галим совет сәнгатенең бүгенге хәлен һәм үсеш тенденцияләрен ныклап өйрәнергә тиеш булган, Казбек Гыйззәтовтан эстетик зәвык һәм сәнгатьчә сиземләү таләп ителгән. Шикләнми әйтергә була: ул уз өстенә төшкән авыр бурычны нигездә уңышлы башкарып чыккан. Хезмәт баштан ахырга кадәр зур игъ
тибар белән укыла. Аның сәнгатьтәге миллилек, милли характер, милли форма һәм социалистик эчтәлек, эстетик критерийларның интернациональләшә баруы турындагы өлешләре аеруча әйбәт тәэсир калдыра.
Казбек Гыйззәтов китабының тагын бер үзенчәлекле ягы шунда, ул баштан ахырга кадәр полемик дәрт, сугышчан рух, публицистик ялкын белән сугарылган. Автор үз карашларын кыю төстә яклый белә, фикерен өзеп, ачык итеп әйтә. Әмма урыны- урыны белән К. Гыйззәтов галимнән тәнкыйтьчегә әйләнеп китә. Мәсьәләнең асылын аңлатасы, теге яки бу күренешне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклыйсы урында, ул тәнкыйть итү. тиргәү белән мавыга башлый. Хезмәттә ахыргача уйланып җитмәгән, шуның аркасында төрлечә уйларга юл калдыра торган җөмләләр очрый.
Ибраһим Нуруллинның «Реализм турында" дигән китабы да күпмедер дәрәҗәдә хәзер генә тикшереп узган хезмәтне хәтерләтә. Беренче чиратта, аңлаешлы, җиңел телдә язылуы, сугышчан рухы һәм полемик дәрте белән.
Ибраһим Нуруллин — иҗат методлары турындагы хезмәтләре белән танылган галим. Аның критик реализм һәм мәгърифәтчелек реализмы турындагы тикшеренүләре ил күләмендә яңгыраш тапты. Авторның яңа китабы дә иҗат методларына багышланган. Хезмәттә өч реалистик метод (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, социалистик реализм) турында сүз бара.
Китапта һәр метод турында ике мәкалә урнаштырылган. Аларт-ың берсе, гомум- теоретик характерда булып, теге яки бу методның асылын аңлатуга багышланган, икенчесендә шул методны характерлый торган конкрет әсәрләр тикшерелә.
Бездә реалистик иҗат методларының конкрет эчтәлеге, алар арасындагы уртак сыйфатлар һәм аермалы яклар юньләп өйрәнелмәгән. И. Нуруллин китабында нәкъ әнә шул мәсьәләләргә игътибар ителә. Мәгърифәтчелек реализмын алыйк. Әлеге методны өйрәнүгә багышланган мәкалә тулылыгы, конкрет характерда булуы бе-лән аерылып тора. Галим методның асыл сыйфатларын ачып бирә, мәгърифәтчелек реализмы принципларыннан чыгып язылган бик күп әсәрләрне анализлый.
Шуның белән бергә, мәкаләдә тагын да аныклауны, конкретлаштыра төшүне сорый торган урыннар да очрый. Әйтик, мәгърифәтчелек реализмын ул аның үзенә кадәр булган иҗат методлары белән түгел, ә үзеннән соң килгән иҗат методы, ягъни критик реализм белән генә янәшә куеп, чагыштырып тикшерә. Шуңа күрә мәгъри-фәтчелек реализмының кимчелекле, йомшак якларына гына басым ясала, бу метод алып килгән яңалык тиешенчә ачылмый кала. Аннан соң, артык конкрет булырга тырышуның да зыяны сизелә шикэлле. Галим бер реалистик методны икенчесеннән аера торган сыйфатларга күп басым ясый, теге яки бу иҗат методының кысаларын артык кискен билгели. Нәтиҗәдә, төрле реалистик мзтодлар арасындэ*ы уртак яклар ачылмый кала. Реалистик методлар арасындагы мөнәсәбәт И. Нуруллин аңлатканнан катлаулырак, билгеле. Хезмәттә иллюстрация өчен тикшерелгән конкрет әсәрләр үк шул турыда сөйли. Мәгърифәтчелек реализмының характерлы үрнәге дигәне мәгърифәтчелек методына гына сыеп бетми, критик реализм үрнәге дигәне критик реализм булып җитмәгән. Шундыйрак бер нәрсә социалистик реализмның башка иҗат методларына мөнәсәбәтен аңлатканда да сизелеп кала. Критик реализм белән мөнәсәбәт җиңел хәл ителә. Автор, бер-нинди икеләнүләргә һәм шик-шөбһәләргә урын калдырмыйча, болай дип яза: «Әгәр инде без критик реализм дигәннән яшәп килүче стройның үзен тәнкыйтьли, җәмгыятьнең нигез ташларын какшата торган реализмны аңлыйбыз икән (Көнбатыш Европа һәм рус критик реализмы, шулай ук үзебезнең критик реализм шундый иде), үзеннән-узе аңлашыла, совет әдәбиятының бу иҗат методы белән бернинди алыш- биреше була алмый" (73 бит).
Ә менә романтизм мәсьәләсенә килеп җиткәч, ул ничектер аптырабрак кала ши- келе. «Романтизмга (прогрессив, революцион романтизмга) килгәндә исә, — ди автор,— мәсьәлә катлаулана төшә. Әдәбиятның бурычы тормышны танып-белу генә түгел, бәлки тәрбияләү һәм эстетик ләззәт тә бирү икәнлеген искә алсак, принципта романтизмның мөстәкыйль иҗат методы буларак яши алуы турында сүз алып бара алабыз» (72—73 битләр).
Критик реализмның совет әдәбияты белән алыш-биреше юк икән, нигә әле романтизм методыныкы булырга тиеш?! Сүз. мөгаен, критик реализмныкы кебек үк, романтизмның да аерым алымнары турында гына барырга тиештер. Авторны романтизм методының «поогрессив», •■рево-
люцион» дигән эпитетлары адаштырган булса кирәк...
Узган ел «Казан утлары» журналында әдәбият теориясенә караган берничә мәкалә басылган. Кубесе төрле иҗат методларын һәм әдәби стильләр тарихын өйрәнүгә багышланган. Язылышлары, фәнни тирәнлекләре төрлесенеке төрле дәрәҗәдә. Әмма һәркайсында игътибарга лаек фикерләр әйтелә, кызыклы мәсьәләләр кузгатыла. Шуларның икесенә аерым тукталып үтәсе килә. Берсе—Хәлиф Курбатовның «Ирекле шигырь» ( 7сан) дигән мәкаләсе. Исеменнән үк күренгәнчә, мәкаләдә сүз шигырь төзелеше мәсьәләләре турында бара. Автор безнең матбугатта ирекле шигырь уңае белән әйтелгән төрле фикерләргә йомгак ясый, күп кенә буталчык мәсьәләләргә аныклык кертә. Мәкаләдә ирекле шигырь язуның катлаулы һәм авыр эш булуына басым ясала. X. Курбатов мәкаләсе ирекле шигырь турында дөнья күләмендә басылган күп хезмәтләрне искә алып язылган Ул тагын әнә шул ягы белән игътибарны җәлеп итә. Фән үсешендәге бу башлангыч тирәнәергә һәм көчәя барырга тиеш.
Р. Мостафинның «Үсештәге, хәрәкәттәге тәгълимат» дигән мәкаләсе (8 сан) социалистик реализм методы хакындагы бәхәсләр уңае белән язылган. Мәкалә бөтеч рухы белән социалистик реализмны артык тар, догматикларча аңлаучы һәм аңлатучы галимнәргә каршы юнәлдерелгән. Автор социалистик реализм методының чиклән-мәгән мөмкинлекләре булуга, аның үсештәге, хәрәкәттәге тәгълимат икәнлегенә басым ясый. Мәкалә гади һәм аңлаешлы телдә, популяр стильдә язылган булуы белән аерылып тора.
Теоретик хезмәтләрнең күбәя төшүе — күңелле хәл. Ләкин бу өлкәдә эшләнмәгән эшләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп вле. Әдәбият теориясенең аерым тармаклары тигез үстерелми. Кирәклеге күптән -расланган «Әдәбият теориясе» китабының әле һаман очы-кырые күренми. Татар әдәбият тәнкыйтенең тарихы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Г. Нигъмәти, Г. Гали, Г. Сәгъди кебек тәнкыйтьчеләрнең иҗат мирасы рәтләп тикшерелми.
Үзәк Комитет карарында: «СССР Фәннәр академиясенә, министрлыкларга, ве-домстволарга үз карамакларындагы инсти-тутларның игътибарын әдәби тәнкыйтьнең теория һәм методология проблемаларын .өйрәнүгә юнәлдерергә. . тәкъдим ителде» дигән юллар бар. Миңа калса, әдәби тәнкыйтьнең теория һәм методология проблемаларын тирәнтен өйрәнү бурычы, беренче чиратта, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре өстенә төшә. Төшә генә түгел, бу — алар эшчәнлегенең төп юнәлешен бил'елэр'э тиеш иде. Кызганычка каршы, нәкъ шул юнәлештәге эшләрнең байтагы әлегә эш-ләнми килә. Моннан өч ел элек раслангач планга караганда, 1972—1975 елларда татар совет әдәбият-сәнгать тәнкыйте тарихы буенча очерклар бастырып чыгару күздә тотылган, «К. Маркс, Ф- Энгельс, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында» дигән җыентык әзерләнергә тиеш булган. Хәлбуки, теория һәм методология мәсьәләләренә фәнни ачыклык кер-тергә тиешле һәм принципиаль әһәмияткә ия булган әлеге җыентыкларның язмышын ачыклау артык озакка сузылды. Беренчесенең очы-кырые һаман күренми. Икенчесе яңа гына производствога төшерелгән. Ә бит беркемгә дә сер түгел, бездә әдәбият фәне буенча язылган аерым хезмәтләргә нәкъ менә методологик ачыклык җитми, аларның философик нигезе йомшак була. Кыскасы, әдәбият теориясе мәсьәләләренә киләчәктә дә иң җитди игътибар бирелергә
Үзәк Комитет карарыннан соң тәнкыйть турындагы тәнкыйть аеруча җанланып китте, бүгенге тәнкыйть мәсьәләләренә багышланган уннарча мәкалә басылды. Н. Юзи- евның «Хәрәкәттәге эстетика» — хәрәкәттә» («Казан утлары» журналы. 1973 ел, 8 сан), Ф. Хатиповның «Җаваплылык» («Казан утлары», 1974 ел, 4 сан), М. Госмановның «Иң кирәклесе—сыйфат» («Социалистик Татарстан» газетасы, 1973 ел, 12 май), Р. Мостафинның «Әдәби тәнкыйтьнең уңышлары һәм бурычлары» («Казан утлары», 1974 ел, 10 сан) кебек мәкаләләрендә, Ф Ур- манчеевның «Казан утлары» (1973 ел, 5 сан) Һәм «Литературное обозрение» (1974 ел, 5 сан) журналларында, шулай ук «Советская Татария» газетасында (1974 ел, 20 январь) басылган мәкаләләрэндә безнең тәнкыйтьнең көчле һәм йомшак якларына төпле бәя бирелде. Әлеге мәкаләләрдә әйтелгән фикерләрнең байтагы былтыргы тәнкыйтькә карата да туры килә.
Бүгенге тәнкыйтьтә иң зур урынны күзәтү характерында язылган мәкаләләр алып тора. Тәнкыйтьнең бу төре язучылар
союзы идарәсенең оештыру эшчәнлеге белән якыннан бәйләнгән. Журнал тикшерүләр, әдәби ел йомгаклары безнең тәнкыйтьтә күзәтү жанрының активлашуына китерде. Узган ел исә алар аеруча күп язылган. «Казан утлары» журналында басылган 27 мәкаләнең яртысына якыны күзәтү характерында. Андый мәкаләләр «Социалистик Татарстан» газетасында да шак-тый. Сан ягыннан бик нык арту белән бергә, аларның сыйфаты да елдан-ел яхшыра бара. А. Әхмәдуллин «Заман героен эзләү юлында» дигән мәкаләсендә («Казан утлары», 1974 ел, 4 сан) бер ел эчендә ижат ителгән сәхнә әсәрләренә нигезләнеп бүгенге драматургиягә хас күп кенә закончалыкларны ача алган. Т. Галиуллинның «Буыннар Һәм язмышлар» исемле мәкаләсенә дә («Казан утлары», 1974 ел, 5 сан) шундый ук сыйфатлар хас. Өстәвенә, бу мәкалә үзенең тулылыгы, татар шигъриятенең зуррак чорын иңләве белән аерылып тора. Р Нуруллинаның «Киң юлга чыгарга вакыт» (< Социалистик Татарстан», 1974 ел, 16 май). Р. Төхфәтуллинның «Юлны кичәр атлаган» («Социалистик Татарстан», 1974 ел, 17 ноябрь) кебек мәкаләләре дә нигездә матур тәэсир калдыра. Татарстан язучыларының VIII съездында аерым жанрлар буенча сөйләнгән докладларга тукталып тормыйм. Әлбәттә, доклад белән доклад арасында да аермалар бар. Әмма нигездә аларның барысы да тиешле югарылыкта, тулы һәм төпле итеп язылган.
Күзәтү характерындагы мәкаләләрнең активлашуы нәтиҗәсендә без жанлы әдәби процесска тагын да якыная төштек, нигездә барлык яңа әсәрләргә үз вакытында бәя биреп баруга ирештек. Хәзер безнең язучыларның бер генә житди әсәре дә тәнкыйть игътибарыннан читтә калмый дияргә була. Бу — безнең тәнкыйтьнең зур уңышы. Күзәтү жанрының активлашуы әдәби тәнкыйтьнең башка тармакларына да мәгълүм бер йогынты ясады, иң элек рецензия жанрына. Күзәтү характерында язылган мәкаләләрдә кайбер яңа әсәрләргә шул кадәр төпле һәм тулы бәя бирелә, аларга кабат рецензияләр яздырып торуның ха- жәте дә калмый.
Күзәтү рухы проблематик мәкаләләргә үтеп керде. Мисал төсендә Р. Мостафин- ның «Яңа теманы үзләштерү юлында» («Казан утлары», 1974 ел, 1 сан), И. Ахунҗа- новның «Круговорот лирического героя» («Советская Татария», 1974 ел, 15 һәм 22 сентябрь) исемле мәкаләләрен күрсәтергә була. Күзәтү рухы хәтта монографик пландагы китапларда да сизелә башлады. Ф. Мусинның «Тарих һәм заман» исемле китабы шул хакта сөйли торган характерлы бер мисал була ала.
Тәнкыйтьченең яңа китабы соңгы елларда басылган проза әсәрләренә тематик күзәтү, обзор рәвешендә язылган. Ф. Мусин бер-бер артлы тарихи темага караган, авыл тормышын чагылдырган, эшчеләр тормышына һәм бүгенге интеллигенциягә багышланган роман-повестьларны күзәтеп чыга, ул әсәрләрдә сурәтләнгән образларны тикшерә. Автор теге яки бу әсәрне тикшерү уңаенда туган фикерләре белән уртаклаша. Китапның һәр өч бүлегендә күп кенә кызыклы мәсьәләләр күтәрелә, татар совет прозасының үсеш тенденциясенә бәйләнешле гомумиләштерүләр ясала. Китап белән танышканда, бүгенге татар прозасының тулы картинасы күз алдына баса. Ф. Мусинның барлык мәкаләләре тыныч, салмак тонда язылган. Тәнкыйтьче безнең роман-повестьларны ил күлә-мендәге әдәби хәрәкәткә бәйләп, башка милләт язучыларының әсәрләре белән янәшә куеп, чагыштырып бәяли. Бу — аны күтәренке бәяләр бирүдән, һәр төрле шапырынулардан саклап калган. Китап зур таләпчәнлек ноктасыннан тсрып язылган. Шуның белән бергә, автор тәнкыйть итү, кимчелек эзләү белән артыграк та мавыгып киткән кебек. Таләпчәнлекне арттырабыз дип, әдәбиятыбызның булган кадәр уңышларын күрми башласак, дөрес булмас. Кимчелекләрне тәнкыйть итү белән бергә, тәнкыйтьче язучыларның уңышларына куана, әдәбият ирешкән казанышлар белән горурлана да белергә тиеш.
Күзәтү жанры бик активлашты дигәч тә, татар тәнкыйтендә проблематик мәкаләләргә бөтенләй урын калмаган икән, дип уйлый күрмәгез. Узган ел андый мәкаләләр дә шактый язылган. «Социалистик Татарстан» газетасында X. Хәйри, М. Мәһди- ев, Р. Мостафин, Б. Гыйззәт, Ф. Мусин мәкаләләре чыккан. «Советская Татария» газетасында Әхәт Гаффаровның «Спроси у сердца» исемле усал гына мәкаләсе басылган. Проблема күтәргән мәкаләләр Казан утлары» журналында да булмаган түгел. Ш. Әхмәдуллинның «Киләчәкне уйлап» (1 сан) һәм 3. Нуриның «Яшьләргә — яшел урам» (3 сан) исемле мәкаләләрендә әдәби алмаш тәрбияләү мәсьәләләре турында суз бара. А. Айнетдиновның «Батырлар эзеннән» (2 сан) исемле мәкаләсе докумен-
таль очеркларда көчәеп киткән бер тенденциягә— яңа герой ачу белән мавыгуга каршы язылган. X. Сарьянның «Алай да була! — булмасын» дигән мәкаләсе бүгенге әсәрләребезнең телен тикшерүгә багышланган. Мәкалә әдәби тел үсешенең закончалыкларын тирәнтен белеп, телнең тәмен- ямен нык тоеп язылган. X. Сарьян мәкаләсе журналның махсус премиясенә лаек булды. Бу факт үзе күп нәрсә турында сөйли. X. Сарьянның әдәби тел турында язылган мәкаләләренә хас бер кимчелек турында да әйтим. Аның мәкаләләре буенча фикер йөрткәндә, кем әдәби телне шәп белә, шул кеше иң яхшы язучы да булып чыга. Хәлбуки, алай ук түгел бит...
Былтыр басылган проблематик мәкаләләрне күпме генә мактасак та, Фатих Хөснинең «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» дигән китабын укуга аларның күбесе шактый төссезләнеп, тоныкланып кала. Яңа җыентыкка күренекле әдипнең гомер буе язган мәкаләләре тупланган. Аларның иң күбе проблематик характерда. Нинди мәсьәләләр, нинди проблемалар гына борчымый аны! Сәнгать әсәрләренең милли үзенчәлеге һәм эстетик кыйммәте, язучының иҗтимагый йөзе һәм иҗат активлыгы, әдәби тел, әдәби тәнкыйть мәсьәләләре... Исәпләп тә, санап та бетерә торган гына түгел. Өстәвенә, һәркайсы янып-көеп, әрнеп-борчы- лып, мавыгып һәм дуамалланып, укучыны үз артыннан ияртерлек итеп язылган, чын йөрәктән, ихлас күңелдән язылган.
Гомәр Бәшировның «Бүген дә, иртәгә дә» исемле китабы турында фикерләремне әйтеп, чыгыш ясаган идем. Биредә аларны кабатлап тормыйм. Фатих Хөснине күбрәк әдәбият язмышы, әдәби осталык мәсьәләләре кызыксындырса, Г. Бәширов мәкаләләренең тематик колачы киңрәк. Әдәбият, әдәби тел, фольклор мәсьәләләреннәч тыш. авторны халык тормышының бик күп башка яклары борчый. Җыентыкта табигатьне саклау һәм авыл төзелеше мәсьәләләренә караган публицистик мәкаләләр дә, күренекле әдипнең каләмдәш дуслары һәм замандашлары турында язылган истәлекләре дә урын алган. Кыскасы, китаптагы мәкаләләрнең һәркайсында берәр мөһим мәсьӘлә күтәрелә, һәм аларның Һәркайсы диярлек Гомәр Бәшировның тынгысыз җанлы гражданин булуы хакында сөйли.
Нәби Дәүлинең «Ак янында кара» дип исемләнгән җыентыгында әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә урын алган. Ул мәкаләләрдә автор язучының тормыштагы җаваплы- лыгы, әдәбиятның иҗтимагый роле турында уйлана, каләмдәш дуслары турындагы истәлекләре белән уртаклаша. «Бизәк өчен түгел, кирәк өчен» дигәне укучыларга таныштыр. Ул әдәби ел йомгакларында сөйләгән доклады нигезендә язылган. «Мусалар дивизиясеннән солдат кайтты» дигән җыйнак кына мәкалә Рәхим Саттар истәлегенә багышланган. «Поэзиянең ватаны— җир һәм тормыш» исемле мәкалә әдәби бәхәс уңае белән язылган. Җыентыктагы күпчелек мәкаләләр поэзиягә карый, аларның барысы да Нәби Дәүличә язылган...
Узган ел аерым язучылар иҗатына ба-гышланган, шулай ук теге яки бу әсәр уңае белән язылган тәнкыйть мәкаләләре күп булмаган. Шулай да чыккалаган. Күп кенә бәхәсләр, капма-каршы фикерләр уяткан ике мәкаләгә тукталыйк. Аларның берсе — «Безгә ак болыт булырга язмаган шул» дигән мәкалә. Р. Фәйзуллинның «Наз» исемле китабы чыгу уңае белән язылган. Авторы — яшь тәнкыйтьче Мансур Вәлиев. Икенчесе — Илдус Ахунҗановның Ренат Харисов иҗатына багышланган мәкаләсе.
Равил Фәйзуллин иҗаты турында күп язылды. Аны күп мактадылар, тәнкыйть итүчеләр булды. Ләкин моңарчы беркем дә шагыйрь иҗатын аның үз буыны белән, Фәйзуллин иҗатының үзенчәлекләрен шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары формалашкан чорның рухы белән бәйләп карамаган иде. Мансур Вәлиев, беренче булып, шул эшне башкара... Равил Фәйзуллин шигырьләрен мин дә яратам. Аның иҗаты турында мәкалә язсам, ихтимал, ша-гыйрьнең башка шигырьләренә, шагыйрь иҗатының башка якларына тукталыр идем. М. Вәлиев үзе яраткан шигырьләрне сайлаган. һәм шагыйрь иҗатының без игътибар итеп җиткермәгән яңа якларын ачып биргән. Барыбыз да бер төсле уйлый, бер төсле яза башласак, күңелсез булыр иде. Илдус Ахунҗановның Ренат Харисов иҗатына караган мәкаләсе турында да якынча шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин.
...Безнең көннәрдә бер генә әдәбият та үз кабыгына гына бикләнеп үсми, үсә алмый. Менә шуңа күрә республика газета- журналларында халыклар дуслыгына, әдәбиятлар дуслыгына караган материалларның елдан-ел күбрәк урын ала баруы — табигый күренеш. Г. Рамазановның «Үкен- дермәс мине үткән гомерем» («Казан ут-лары», 1974 ел, 2 сан), Н. Мурадымовның «Бетмәс чыганаклар» («Социалистик Та-
тарстан», 1974 ел, 24 февраль), В Гончаровның «Фронтташ дустым» ("Казан утлары», 1974 ел, 2 сан). С. Васильевның «Татар шигъриятенең остасы» («Социалистик Татарстан», 1974 ел, 13 октябрь), Л. Мэхсу- мованың "Татар-үзбәк әдәби мөнәсәбәтләре- ( -Казан утлары-'. 1974 ел, 6 сан) кебек мәкаләләре әнә шул үтә мөһим һәм актуаль темага багышланган.
Күрәсез, былтыргы әдәби тәнкыйть бай һәм кызыклы булган. Тәнкыйть әдәби хуҗа-лыгыбызны барлау, язучылар иҗатына бәя бирүдә оператив эшләгән. Татар тәнкыйте җитди игътибарга лаек яңа китаплар белән баеган, әдәби хәрәкәт барышына йогынты ясарлык бик күп мәкаләләр язылган. Ул мәкаләләрне кемнәр яз'ан? Кемнәр ничек эшли? Тәнкыйть кемнәргә таяна!
Баштан ук әйтеп китәргә кирәк, бездә тәнкыйтьне үстерү эшенә элек-электән язучылар да актив катнашып килә. Язучы каләме белән язылган тәнкыйть эмоциональ яңгырашлы, җиңел укыла торган була. Шуның белән бергә, берьяклырак мавыгып китүләр, шәхси симпатия һәм антипатияләрдән чыгып эш йөртүләр дә. гадәттә, язучылар язган мәкалә-рецгнзияләрдә очрый, һәрхәлдә, тәнкыйтьнең төп көче әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр булырга тиеш. Г. Халит, И Нуруллин, X Хәйри. Р. Мостафин, Н. Юзиев, М. Мәһдиеа, Т. Галиуллин, Ф. Урманчеев, Ф Мусин, А. Әхмәдуллин кебек әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр элекке еллардагы кебек үк актив эшлиләр. Соң-ы елларда тәнкыйтьчеләр сафы Ф. Хатипов, И. Ахунҗа- нов, Йолдыз һәм Энгель Нигъмәтуллиннар, Ш. Әхмәдуллин, Р. Сверигин, 3. Рәмиэвләр исәбенә тагын да тулылана төште. Әдәби тәнкыйть мәйданына М. Вәлиев, Н. Гам- бәров, М. Галиев, Р Абдуллина, Ә Дэми- нов, Рөстәм Фәйзулин, Р Мөхэммәдиев кебек яшьләр килде. Шуның белән бергә, бу өлкәдә безне борчуга сала торган нәрсәләр дә шактый әле. Яшь тәнкыйтьчеләр тәрбияләү өлкәсендә күп кенә конкрет чаралар күрелде Әмма яшь алмаш без уйлаганнан азрак килә, без теләгәннә-i акрынрак үсә.
Элеккерәк елларда татар тәнкыйтьчеләре үзәк газета-җурналларда аз басыла дип сөйли идек. Хәзер бу өлкәдә дә эшләр ярыйсы кебек. Р. Мостафин, Т. Галиуллин, Ф Урманчеев, Ф. Мусин, И. Ахун- җанов, М Мәһдиев. Ә. Махмудов кебек тәнкыйтьчеләр үзәк матбугат битләрендә шактый еш басыла. Активлыкны киметмәс- тән, үзәк матбугатта басыла торган мәка- лә-рецензияләрнең сыйфатын күтәрү турында ныграк кайгыртырга кирәк.
Тәнкыйтьнең бер тармагы булган рецензия жанры турында, бүгенге рецензияләрнең сыйфаты турында шулай ук күп язылды. Бу өлкәдә яшәп килгән бөтен кимчелекләр күрсәтелде, дияргә була. Матбугатка чыккан китапларның күбесе бәяләнми кала, диделәр. Бүгенге көнгә бик үк туры килмәсә дә, бу фикердә дә күпмедер дөреслек бар. Күренекле язучыларыбызның том-том «Сайланма әсәрләрие, шигырь китапханәсе сериясеннән уннарча җыентыклар чыкты. Аларның берсе дә төпле рецензия күрмәде. Әдәбият дәреслекләре, тәрҗемә әсәрләр, балалар өчен чыгарылган китапларның байтагы бүгенге көнгә кадәр шундый ук язмышка дучар булып килә. Рецензия өлкәсендә бертөслелек( шаблон көчле, аларның күбесе коры эчтәлек әйтелүгә корылган, диләр. Бу да дөрес фикер. Проза әдәбиятында — хикәя, әдәби тәнкыйтьтә рецензия жанры өзлексез тир-гәлү объекты булып йөри..
Ләкин никадәр генә зарланмыйк, соңгы 1—2 ел эчендә рецензия язу эше дә яхшыра төште. Сүзне рецензияләрнең саны турындагы мәсьәләдән башлыйк. Узган ел республика газета-журналларында чама белән 80 рецензия басылган. Мин нигездә матур әдәбиятка һәм культура өлкәсенә караганнарын гына алдым, ихтимал, һәммәсен күреп тә бетермәгәнмендер. Татарстан китап нәшриятының тематик планына караганда, былтыр матур әдәбият буенча, кабат басмаларны санамыйча, рус һәм татар телләрендә 85 китап чыккан. 85 китап һәм 80 рецензия. Бу—һич тә аз түгел. 6—7 ел элек бездә һәр биш китапның берсе генә( 1972 елда һәр ике китапның берсе рецензияләнгән булган.
Инде ул рецензияләрнең сыйфатына килгәндә, арада әйбәтләре шактый, уртачалары күп. И. Абдуллинның «Әдәби тел тарихы һәм бүгенге көн» («Казан утлары», 1974, 6 сан), И. Ахунҗановның «Автора надо уважать» («Советская Татария», 1974 ел, 8 май), Т. Миңнуллинның «Тәнкыйтьчеләр өлгергәнче» («Казан утлары», 1974 ел, 3 сан), 3. Рәмиевнең «Күңелдә чор хисләре» («Социалистик Татарстан», 1974 ел_ 21 июль) һәм Р. Мөхәммәдиевнең «Шагыйрь күкрәүләре» («Татарстан яшьләре»,
1974 ел, 26 ноябрь) исемле рецензияләре хәтердә аеруча нык сакланган. Р. Мөхәм- *лэдиев белән 3. Рәмиев — чагыштырмача яңарак исемнәр. Ихтимал, аларның рецензияләре бигрәк тә шул ягы белән истә калгандыр. Т Миңнуллин һәм И. Ахунҗанов рецензияләре капма-каршы херактэрда булулары белән аерылып торалар. Берсе чын күңелдән шатланып, икенчесе борчылып һәм нәфрәтләнеп язылган. Арадан иң кызыклысы— Искәндәр Абдуллин рецензиясе. Рецензиядә сүз филология фәннәре докторы, профессор Вахит Хаковның «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән хезмәте турында бара. Ул тыныч, салмак тонда, төгәл фәнни тел белән язылган. Рецензент үзен иркен тота, авторга ияреп йөрми, аның алдында ялагайланмый. Сүз җаеннан шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге рецензентлар арасында фән кандидатлары һәм фән докторлары шактый күп очрый. Алар каләме белән язылган рецензияләргә тулылык һәм дәлилле булу хас. Алар рецензия өлкәсенә тыныч, салмак тон, фәнни стиль, шул ук вакытта фән өлкәсендә киң таралган кайбер шаблон алымнарны да алып килделәр. Әйтик, диссертацияләргә «отзыв» язгандагы кебек, баштан ахырга кадәр әсәрнең яки китапның эчтәлеген сөйләп һәм юл уңаенда туган фикерләр белән уртаклашып бару Күп кабатлана торгач, мондый алым туйдыра башлый.
Газета-журнал битләрендә төпле итеп язылган әйбәт рецензияләр болардан башка дэ байтак. (Кайберләрең санап узыйм: ф Хатипов. «Канатланыр чак»ның яңа варианты; X. Сарьян. Кыскалык — әдәби осталыкның бер шарты; Ә. Дәминов Учак урыннары; Н. Гамбәров Гөрлэвзклэр яз алып килә; Ф. Урманчеев. Фикер гармониясе; Ф. Сафиуллина. Язучының тел оста-лыгы һәм тәрҗемә; Г. Шарафетдинов. Арадан бер һәйкәл; Р Фэйзуллин. Китап укыганда; Т. Галиуллин һәм Ф Урманчеев. Радость сопереживания; Г. Муханоө Дело, которому служишь; А. Авдеев. Большой мир поэта; Н. Сальтина. Право выбора; М. Мәһдиев, «Карурман»ны чыккан чакта, Р Миңгалимов. Шигырьдән миңа ни кирәк; Ә. Рәшитов. Бизәлмәгән хакыйкать; X. Мәх- мүтов. Шигырь теориясенә яңа өлеш; В. Хаков һәм X. Курбатов. Белем әлифбадан башлана һ. б., һ. б...)
Күпчелек очракта рецензентлар үзләре тикшерә торган әсәр турь.нда төпле, ышан-дырырлык фикер әйтәләр. Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романы гына безнең рецензентлар өчен каты чикләвек булып чыкты.
Зур бер төркемне гади аннотация рәвешендә язылган рецензияләр тәшкил итә. Алар укучыларны теге яки бу яңа әсәр белән таныштыру ниятеннән чыгып язылалар. Ул рецензияләрдә китапның характеры, эчтәлеге турында сөйләнә. Әсәргә кыска һәм җыйнак кына бәя бирелә. Мондый рецензияләр шулай ук кирәк. Шулай да рецензияләрнең сыйфатын, рецензентларның принципиальлеген күтәрү юнәлешендә башкарасы эшләр шактый. , Моңарчы без: «Рецензент үзе тикшерә торган әсәрне әлеге язучының гомуми иҗаты белән бәйләп, татар әдәбиятының гомуми фонына куеп бэялэр'э тиеш», дип сөйли идек. Тәрҗемә эше нык ал-а киткән, милли әдәбиятлар арасында элемтәләр бик көчәйгән безнең чорда рецензент өстенә тагын бер бурыч йөкләнә: ул үзе тикшерә торган әсәрне ил күләмендәге әдәби фонга куеп бәяли алырга тиеш.
Шул уңайдан тагын таләпләр һәм кри-терийлар мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Проза турындагы сөйләшү'ә йомгак рәвешендә басылган мәкаләдә шул мәсьәлә кузгатылгач, кайбер тәнкыйтьчеләр көлгән иде. Янәсе, безнең тәнкыйтьтә ниндидер җирле, милли таләпләр һәм критерийлар хакында сүз дә булуы мемкин түгел. Хәлбуки, аерым язучылар иҗат бәяләүдәге кискен аерымлыклар мәсьәләнең шактый катлаулы булуы хакында сөйли. Мин Д. Брудчыйның «Когда глаз буйствует от смеха» дигән мәкаләсен («Детская литература» журналы, 1974 ел, 9 сан), I Мац- нованың (12 сан) Ш Рәкыйпов китабына язган рецензиясен һәм безнең тәнкыйтьчеләрнең әлеге язучылаэ иҗатына караган мәкалә-реценэияләрен күздә тотам Ә'әр татар тәнкыйтьчеләренең күпчелеге Ж Мостафин һәм Ш. Рәкыйпов иҗатын уңай яктан гына бәяләп килгәннәр икән, моны принципиальлек җитмәү белән генә аңлатып булмый. Без үз әдәбиятыбыз манарасыннан гына карап фикер йөрткәнбез, әлеге язучылар иҗатын ил күләмендәге гомуми фонга куеп карый белмәгәнбез. Менә шунда инде, бөтен җитдилеге бзләч, тәнкыйтьчеләрнең белемнәрен һәм про-фессиональ хәзерлекләрен күтәрү, аларның дөньяга карашын киңәйтү мәсьәләсе килеп баса. Бәяләрдә ялгышмас өчен, тәнкыйтьче күп белергә, бөтен дөнья һәм ил кү ләмендәге әдәби процесс белән таныш бу
лырга тиеш. Безнең заманда бу — җиңел эш түгел. Моннан өч ел элек СССР Язучылар союзы яшь тәнкыйтьчеләрнең белемен күтәрү буенча ике айлык курслар оештырган иде. Шундый курслар хәзер яшьләр өчен генә түгел, милли республи-каларда яшәүче барлык тәнкыйтьчеләр өчен кирәк.
Әдәби тәнкыйть үсте, нык алга китте дигәч, бәлки тәнкыйть өлкәсендә яңа Бе- линскийлар туган, татар тәнкыйтендә Бе- линскийча. Добролюбовча язылган хезмәтләр күбәйгән икән, дип уйлаучылар булыр. Юк, кызганычка каршы, яңа Белинскийлар тумаган.
Бүгенге тәнкыйтьнең үсеше башка юл белән бара. Шау-шулы, бәхәсле тон — салмак стиль, тәэсир уртаклашу—фәнни анализ белән алмашынды. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьтә заманга хас фәнни стиль, эшлекле тон урнашты, һәм әнә шул стиль елдан-ел көчәя, тирәнәя бара. Тәнкыйть мәкаләләрендә фәнни анализ, тикшеренү рухы артты. Бу исә, үз чиратында, безнең тәнкыйтьтә дә шактый урын алган компли- ментарьлыкның кими төшүенә китерде. Төпле һәм гадел булу, объективлыкка һәм тирәнлеккә омтылу—тәнкыйть үсешендәге төп тенденция. Әдәби тәнкыйть алга таба да фәнни тирәнәю һәм специальләшү юнәлешендә үсәчәк. Әдәбиятның бөтен жанрлары һәм бөтен мәсьәләләре турында бердәй җиңеллек белән язарга ярата торган галим һәм тәнкыйтьчеләрне бер генә тармак турында яза торган, аның каравы, мәсьәләнең төбенә төшеп, асылын аңлап яза торган кешеләр алмаштыра. Специальләшү, эш бүлешү хәтта газета-журнал редакцияләре эшчәнлегендә дә нык сизелә.
Дөресен әйтергә кирәк, әдәбият һәм сәнгать тәнкыйтен үстерү эшенә Татарстан китап нәшрияты, республиканың барлык матбугат органнары, шулай ук радио һәм телевидение зур өлеш кертте. Шуның белән бергә, һәр газета-журнал бу эшкә үз мөмкинлекләреннән чыгып якын килә. «Социалистик Татарстан» газетасында яңа китапларны пропагандалау эше яхшы куел-ган. (Дөрес, «Социалистик Татарстан» Һәм «Советская Татария» газеталарында, шулай ук «Татарстан коммунисты» журналында сәнгать мәсьәләләре әйбәт яктыртыла.) «Казан утларыпнда, барыннан да бигрәк, әдәбият күзәтү, теория мәсьәләләрен яктырту әйбәтрәк тора. «Ялкын» журналы балаларны сәнгать белән таныштыруга игътибар бирә, «Яшь ленинчы» газетасы балалар өчен чыгарылган китаплар белән таныштырып бара. «Татарстан яшьләре» газетасы әдәби сәхифәләр чыгара башлады, бүгенге прозаның яшь герое турында сөйләшү алып барды.
Соңгы вакытта «Советская Татария» га-зетасында да хәл тамырдан үзгәрде. Хәзер анда татар әдәбиятына караган материаллар күп басыла, һәм ул материалларның сыйфаты да көннән-көн яхшыра бара...
Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьнең фәнниләшә баруы хакында сөйләгәндә, бу процессның күләгәле якларын да читләтеп узарга ярамас, дип уйлыйм. Тәнкыйть хезмәтләренең ышандыру көче арту яхшы нәрсә. Шуның белән бергә, аларның эмоциональ тәэсир көче, сәнгатьчелек дәрәҗәсе кими бара төсле. Эшлекле, салмак стиль дигәнебез тора-бара сүлпәнлеккә, салкынаюга алып килмәсме?..
Тәнкыйть мәкаләләренең күләме артык зурайды. Иҗат портреты икән, ул кимендә 40—45 бит булыр. Берәр җитди проблема күтәргән мәкалә икән, 60—70 биткә җитәр.
Элегрәк елларда әдәби тәнкыйтьне язу-чыларга ияреп йөрүдә, әдәби хәрәкәттән артта калуда гаепли идек. Хәзер әдәби тәнкыйть язучыларны куып җитте, алар белән бер сафта атлый. Ләкин ул гына җитми. Әдәби тәнкыйть сафның алдынарак чыксын, өлгергән мәсьәләләрне вакытында күреп алып, язучыларның игътибарын шуларга юнәлтә белсен иде.
Без татар әдәбияты йөз белән заман темасына борылды дип сөйләргә яратабыз. Бу чыннан да шулай. Әдәбиятны тормышка якынайтуда тәнкыйтьнең дә шактый өлеше бар. Шуның белән бергә, әдәбият әсәрләрен тормыш белән бәйләп бәяләү мәсьәләсендә тәнкыйть һаман да артка кала әле.
Өлкә комитетында кабул ителгән карарда әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть алдында торган күп кенә бурычлар санала, аларны тормышка ашыру юллары күрсәтелә. Ул карарга 1975—77 елларда башкарылырга тиешле эшләрнең конкрет планы да теркәлгән. Әдәби тәнкыйтькә хәзерге кебек игътибар булганда, туры сүзле, принципиаль тәнкыйть хезмәтләренә ихтыяҗ үсеп торганда, тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбият галимнәребез ул бурычларны да уңышлы хәл итеп чыгарлар дип ышаныйк.