Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРДАН-ҖЫРГА


әүкәт Галиев, барыннан да элек, нечкә хисле лирик. Ул дөньяны һәм кеше хисләрен лирик шагыйрь буларак кабул итә, кабул иткәннәрен лирика чаралары ярдәмендә шигырь юлларына күчерә. Хәтта сатира- юмор элементлары өстенлек иткән әсәрләрендә һәм балалар өчен язылган шигырьләрендә дә Ш. Галиев нигездә лирик булып кала.
Сигез юллык шигырьләренең берсендә үзен ул моңсу һәм уйчан табигатьле лирик дип атый:
Кай арада, белмим, күнеккәннәр —
Көлгән, көлдергәнне көтәләр.
«Ник үзгәрдең!» — диеп, шул ролемә Керергә гел мәҗбүр итәләр.
Сер бирмәскә тырышып көлгән идем һәм шаярткан идем кайчандыр...
Ә бәлки мин үзем моңсумындыр. Табигатем белән уйчандыр!..
Бу юллардагы бер фикер аерым игътибарга лаек: лиризм Ш. Галиев талантының эчке хасияте, табигый халәте, төп сыйфаты икән. Аның «Әткәйгә хат», «Кипарислар мине аңламаслар», «Таң шатлыгы», «Раушаниям, бәгырем», «Хәтимә апа», «Нюра» кебек шигырьләре, дүрт һәм сигез юлдан торган парчалары нәкъ менә лирик интонацияләре, кеше хисләренә сизгер булулары, психологик тирәнлекләре белән аерылып торалар. Шагыйрь эчкерсез интонациясе, самими тавышы белән кеше күңелендәге якты истәлекләрне уята, рухи камил, әхлакый тотнаклы шәхесне олылый.
Ш. Галиев лирикасы интимлыкка һәм эчке уйлануларга тартымлык күрсәтә. Хәтта жыентыкларының, шигъри циклларының исемнәре үк шул хакта сөйли: «Күңел күзе», «Сөенечләрем, көенечләрем», «Уйларым, серләрем», «Фикердәшкә», «Чынлык»... Аның шигырьләре туктаусыз алга ашкынган мул сулы елганы, тормыш моңы белән тулы музыкаль симфонияне хәтерләтә. Бер шигырь икенчесенә барып тоташа, бер җыр икенчесеннән үсеп чыга. Аның лирикасы башка шагыйрьләр иҗатыннан нинди сыйфатлары белән аерылып тора соң? Г. Афзал иҗатында, мәсәлән, публицистик аһәң, гомум иҗтимагый фикер зуррак урын били. Аның лирик герое, шайтан үтмәс упкыннарны кичеп, тау-тау кыенлыкларны җиңеп, йолдызларга омтыла, галәм кичә («Дөнья көлсен», «Матур кеше», «Татарстан», «Могҗизалар чоры» һ. б.). Үзенең шигърияткә бирелгәнлеген, аннан юаныч-куаныч, шатлык-ләззәт эзләвен Р. Фәйзуллин романтик-экспрессив буяулар, кискен борылышлар, өермәле хисләр ярдәмендә сурәтли. Ш. Галиев исә поэзиягә мөнәсәбәтен гадәти ситуация, күзгә бәрелеп тормаган тормыш-көнкүреш детальләре аша ачып сала. Аның фикерләү рәвеше дә> поэзияне олылавы да үзенчә:
Ш
Биш ел буе счет төймәсе тарттым (Ten эштән соң яздым шигырьләр). Журналист та булып ун ел чаптым (Төп эштән соң яздым шигырьләр). «Эш»,— диделәр, эшне сорадылар. Беркем сорамады тегесен.
Эштән арып кайткач, ялны урлап. Эшләнгән бу минем төп эшем.
Ш. Галиев — татар поэзиясенең реалистик традицияләренә, Тукай мирасына, халык иҗаты казанышларына турылыклы шагыйрьләрнең берсе. Ул «мода» артыннан кумый, шәкли «ачышлар» һәм экспериментлар белән укучыны шаккатырырга тырышмый. Ул традицион поэзия кысаларында, аның ачышларына таянып, яңа шигъри биеклекләр яулый, шул җирлектә новатор шагыйрь буларак таныла.
Шәүкәт Галиев поэзиягә Бөек Ватан сугышыннан соң килеп керә. Күршеләренә йомышка кергән малай шикеллерәк, оялыбрак, кыймыйчарак килеп керә ’. «Яңа көйләр», «Кичке утлар» кебек беренче китаплары буенча без хәзер белгән Шәүкәт Галиевне тануы кыен. Шагыйрь ул китапларга кергән шигырьләрендә сугыш елларына туры килгән авыр яшьлеге, туган авылы һәм аның эшчән кешеләре, мәхәббәт хисләре турында яза («Мисал», «Тәнәфестә», «Гарәф» һ. б.). Кеше кичерешләренең катлаулылыгын, тормыш күренешләренең эчке логикасын, закончалыгын аңларга омтылудан бигрәк, ул күргән-белгәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирү юлыннан китә. Шундый характердагы җитешсезлекләре дә булуга карамастан, Әхмәт Фәйзи аның «Яңа көйләр» җыентыгына нигездә уңай бәя бирә. Өлкән әдип яшь шагыйрьнең традицион калыпта язылган эчкерсез шигъри юлларында киләчәктә үсеп китәрдәй тормышчан үрентеләр күрә. Бу әсәрләр «мөстәкыйль уйлый белә торган, индивидуаль йөзе булган шагыйрьнең иҗади омтылыш нәтиҗәләре. Аларда шигырь өчен кирәк булган ике элемент: уй һәм тойгы» бар, ди ул:. Шагыйрь иҗаты турында соңрак X. Туфан, С. Хәким, Ш. Маннур, 3. Мансур, 3. Нури, Н. Юзиев һәм Р. Мостафиннар- ның мәкалә-рецензияләре басыла. Алар да Ш. Галиев иҗатының шул сыйфатына игътибар итәләр, авторның үз әсәрләрендә «уй һәм тойгы» бердәмлегенә омтылуын хуплап чыгалар.
Еллар узу белән Ш. Галиев максатсыз тасвирлаулардан, иллюстрациячелектән һәм башлангыч чор иҗатына хас үгет-нәсихәтчелектән арына бара. «Әткәйгә хат» исемле өченче җыентыгында инде драматик башлангыч көчәя, хис тирәнәя, шигъри кичерешләр киеренке бер төс ала. Алдагы елларда ул шигырьнең эчке мөмкинлекләрен киңәйтү, фәлсәфи анализны тирәнәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эзләнүләр алып бара, шагыйрь үз йөзен, үз тавышын табарга тырыша. Дөрес, форма өлкәсендә әллә ни зур яңалык күренми. Хәтта аның, «Чынлык», «Фикердәшкә» кебек, соңгы елларда басылып чыккан китапларында да шул ук табигый интонация саклана, халыкның сурәтле фикерләү алымына якын образлылык өстенлек итә. Ләкин шул арада, шәхес һәм иҗат кешесе буларак, шагыйрь бик нык үсә, микъдари үсештән сыйфат үсешенә таба хәрәкәт итә. Бүген безнең каршыда үзенә чаклы ирешелгән шигъри казанышларны ныклап үзләштергән, югары зәвыклы, сизгер рухлы һәм үз принципларын булдыруга, дөньяны һәм кешене үзенчә тасвирларга омтылган шагыйрь басып тора. Ул инде «офыкларга карап очар өчен иңнәрендә " канатлар тоя. Тормыш турында, яшәешнең максаты һәм мәгънәсе турында, кеше язмышы турында уйланулар рухында язылган шигырьләр күбәя. Шагыйрь кеше белән җәмгыять, кеше белән тарих, кеше белән табигать арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында күп уйлана. Ш. Галиевнең лирик герое үзенең интим серләрен, «Мең кешенең мең тавышына» якын күңел
1 С. Хәким Үз тавышың беләк Казан 1969 215 бит ’ Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. Казан. 1973, 203 бит
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН ф ҖЫРДАН ҖЫРГА
(- Биш ел буе... »)
тибрәлешләрен, шәхси тәҗрибәсен укучысына ышанып сейли, аны киңәшкә, бәхәскә чакыра, эчке монолог диалог белән аралаша. Шәхси кичереш кеше язмышына һәм олы дөнья турында уйлануларга алып чыга, «уй һәм тойгы» арасында бердәмлеә табыла. Еш кына лирик герой белән шагыйрь шәхесе ахыргача кушылып китәрләр. Дөресрәге, лирик героеның уй-тойгылары аша Ш. Галиев үз биографиясен, үз хисләрен, үз кичерешләрен образлы телгә күчерә.
Җиргә якын, җырга якын үстем, Эш тәмен мин белдем шушында, Татлы ару, талу рәхәтлеген Тәнем тойды минем шушында.
(«Җиргә якын...»)
Тормышның ачысын-төчесен татыган, «лаеш шулпасын» эчеп үскән шагыйрьнең рухи дөньясы, крестьян хезмәтенә хөрмәте «Киткән чакта...» шигырендә аерым бер сәнгатьчә нәфислек һәм пөхтәлек белән сурәтләнә.
Киткән чакта мин дә яшел идем,
Арышлар да яшел иделәр.
Бүген менә, җиткән сакал кебек. Башаклары биткә тиделәр;
Кырыс ирләр булып очраштык без,
Елаткан да дөнья, көлдергән. Икебез дә инде җитлеккәнбез, Икебез дә инде өлгергән.
Кыскасы, Ш. Галиевнең шигырьләрен укып, шагыйрьнең туган ягын, балалык һәм үсмер елларын, поэзиягә беренче адымнарын, яшьлек хисләрен һәм хәзерге халәтен, художник буларак җитлегү этапларын күз алдына бастырып була. Бер әдип, «минем биографиямне шигырьләремнән эзләгез», дигән. Аның бу сүзләрен Ш. Галиев тә кабатлый алыр иде. Шәхси башлангыч шигырьләрнең аһәң һәм яңгырашына да тирән йогынты ясый. Шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсе, үз биографиясе белән тыгыз бәйләнгән бу шигырьләр саклык белән эш итүне, нәзакәтле мөнәсәбәтне таләп итәләр.
Мәгълүм булганча, лирик поэзиянең үзәгендә гадәттә шагыйрьнең шәхси киче-решләре һәм уйланулары ята. А. Блок, С. Есенин, X. Туфан, С. Хәким поэзияләре шул сыйфатлары белән көчле. «...Автобиографиягә килсәк,— дип яза Ә. Фәйзи,— бу инде лирикага чит нәрсә генә түгел, киресенчә, лириканың тууында ул төп сәбәпләрнең берсе булып тора» *.
Шәхси биографияңне «җырга салу» җиңел эш түгел, билгеле. Күреп үттек: «Яңа көйләр», «Кичке утлар» кебек беренче җыентыкларында да «шагыйрь үзен яза». Ләкин ул җыентыкларга тупланган күпчелек шигырьләргә поэтик гомумиләштерү җитенкерәми. Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрендә исә шагыйрь малай чаклары хәтәр сынау елларына туры килгән тулы бер буынның уй-хислөрен, теләк-омтылыш- ларын, шатлык-куанычларын үз тормыш тәҗрибәсе аша гәүдәләндерә. Әлбәттә, ша-гыйрь яшьлегендә күргәннәрен бөтен ваклыклары белән кәгазьгә төшерү юлына басмый. Ул үткәненә хәзерге казанышларыбыз югарылыгыннан килеп бәя бирә, шигьри фикер гомумирак төшенчәләрне игътибар үзәгенә ала. Шагыйрьнең шәхси биографиясе укучыны, үтеп киткән елларның аерым сәхифәләре белән таныштырып, иҗтимагый-тарихи прогресс чорына алып килә, бүгенге көн турында җитди уйлануларга этәрә.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгырауны мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы,
1 Әхмәт Факзв. Әдяпнец эрудициясе. 172 бит.
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Кыңгырауны мәктәп еллары...
(«Кыңгыраулы мәктәп еллары».) ♦
Еллар уза һәм канатлы яшьлек, «кыңгыраулы мәктәп еллары», зәңгәр томанга £ терелеп, синнән ераклаша барган саен, яшьлегең ешрак искә төшә, ешрак сагындыра икән. Шигырь кичерешенең самимилеге һәм гаҗизлеге белән хәтердә кала. Аерым -. юллары барыбызга да таныш кыңгырауның «моңлы чыңлавывн ишеттерә, шәхес кичерешен хәрәкәттә, усештә бирүгә ирешә. Без алдарак, шагыйрь тулы бер буын исеменнән чыгыш ясый, дигән идек. «Кыңгыраулы мәктәп еллары»... кебек, һәркемне үз яшьлегенә һәм үз хыялына якынлаштыра торган шигырьләр зуррак гомумиләш- ф терүгә ия. _
Шагыйрь шәхси башлангыч белән гомуми арасындагы якынлыкны, гармонияне — эзли. Кешенең дөньяга карашын, кичерешләрен сурәтләү аша ул социалистик җәм- ч гыятьтә тәрбияләнгән күпчелек кешеләргә хас сыйфатларны, бөтен илне борчыган әхлакый проблемаларны, иҗтимагый коллизияләрне калку итеп сурәтли. Лириканың s индивидуаль аша гомумине чагылдыра алу сыйфаты, алар арасындагы бәйләнеш турында рус шагыйре В. Луговской болай дигән иде: «Поэзия шагыйрь йөрәгенең, u ө аның аша халык йөрәгенең чагылышы ул... Югары лирика — халыкның шигырьдә н чагылган йөрәге» *. Ш. Галиев тә сәнгатьчә нәфис һәм тирән эчтәлекле шигырьләрендә үз йөрәге аша халык йөрәгенә юл ала. Ләкин шул кадәресем дә искәртеп ч узасы килә: реаль җирлектән, үз тормыш тәҗрибәсеннән читләшкәндә, шагыйрьнең илһамы тоныклана, кояшта озак торган бизәкле материя шикелле, төссезләнә. «Шактый еллар...», «Ах, син кояш кыйпылчыгы...», «Әйбәт дуслар...» кебек шигырьләрендә «хәләл көч» вак фикерне матур киемгә төреп бирүгә сарыф ителә. Берише әсәрләрендә әдип, артык акыллы сүз әйтергә омтылып, кабатлана («Мин кешегә...») яисә үз шәхесе белән мавыгып, аны төрле яклап өйрәнә һәм «урта кул» кеше позасына басып, шуның белән масая («Бер дә гөнаһсыз...» һ. б.).
Күпчелек татар шагыйрьләре кебек үк, Ш. Галиев тә поэзиягә авыл темасы белән килеп керә. Уйлана-эзләнә торгач, ул бу традицион теманың башка сүз осталары игътибар итеп җиткермәгән яңа якларын, яңа бизәкләрен таба. Туган ягы — шагыйрь өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, күңелендә шигъри ялкын, дәрт кабызган җир. Ул шунда татар халкының моңлы һәм шаян, сагышлы һәм омтылышлы җырларын күңеленә сеңдерә.
Талантын, язмышын халкына багышлаган шагыйрь шатлыгы белән дә, кайгысы белән дә туган ил образына килә. Чөнки «җир язмышы — һәрчак ил язмышы, ил язмышы ул — ир язмышы».
Тормыш тәҗрибәсе, рухи һәм әхлакый мөмкинлегеннән чыгып, туган җире турында һәр шагыйрь үзенчә яза дигән идек. Ш. Галиев иҗатына туган як сурәте истәлекләр, хатирәләр һәм тормышчан ассоциацияләр аша килеп керә. Шагыйрьнең биографиясе, шәхси кичерешләре туган ягының үткәне белән бүгенгесен якынлаштыра. Ул кешене туган ил, аның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге белән якынлаштыручы уртак нигезне, җанлы җепләрне эзли.
Ш. Галиев — табигать ямен, аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче шагыйрь. Ул, әрәмәләр арасыннан саркып чыгып, каядыр ашыккан чишмәләр тавышын яратып тыңлый, искән җилләр уңаена талпынып торган яфракларны күрел шатлана, салкыннан өшәнгән язгы үләнне кызгана. Йөрәген борчулар талаганда, «шом үртәп торганда» да ул табигать кочагына чыга. Мәһабәт һәм серле урман эчендә кеше рухи тынычлык таба, хәвефләрен һәм борчуларын онытып, тормышка һәм вакыт агышына җитдирәк карый башлый.
1 «Литературная газета», 1957 ел. 9 май саны.
Күтәрәм күземне түбәннән,
Текәләм наратлар башына;
Югала минутлык йомшаклык Йөз еллык сабырлык каршында.
(■Борчулар йөрәкне...»)
Ш. Галиев табигатьтә сафлык һәм матурлык гармониясе күрә. «Каен турында йөзенче җыр» исемле әсәрендә ул болай ди: «Яшьли сөйгән ярлар кебек, сез пакьләр дә, сафлар да». Шагыйрьнең лирикасына назлылык, мөлаемлек һәм тормыш яме белән соклана, гаҗәпләнә белү хисе хас. Бу хис тә күпмедер күләмдә табигать* кә якынлык белән аңлатыла булса кирәк.
Туган ягының җанга якын сурәтләренә таянып, әдип тормыштагы туктаусыз хәрә-кәтне һәм яңгырашны образлы итеп тасвирлауга ирешә. «Язгы сөенечләр» шигыре бу яктан бигрәк тә кызыклы. «Яз килә, яз, җирнең яшьлеге...» дип башланып киткән шигырьне баштарак гадәти «пейзаж лирикасы» дип кабул итәсең. Баксаң, аның максаты һәм хикмәте бөтенләй үзгә икән. Ахырга таба яз иҗтимагый тормыштагы яңарышларны символлаштыручы сурәт буларак ачыла:
Яз килә, яз, хисләр яңара,
Яңа, якты уйлар ярала.
Ташуларда ага чүп-чарлар.
Барыр юлдан китә юк-барлар.
Туң йөрәкләр бетә баралар.
Бетә бара уе каралар.
Күләгәләр көн дә кыскара, Сандугачлар җырга остара. Ил яктыра бара, яктыра, Җир яхшыра бара, яхшыра.
Табигать күренешләре шагыйрьне хезмәт кешесе турында уйлануларга алып килә. Югары әхлак сыйфатларына ия булган, күркәмлеге һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган хезмәт кешесе — Ш. Галиев поэзиясенең үзәк герое. Бу төр шигырьләрдә укучы үзенең замандашын таный, күңелендә йөртеп тә, исемен таба алмаган хисләрен исемли, дөресрәге, «кеше үзе әйтеп бирә алмаганны шагыйрь әйтеп бирә».
Җиргә якын кеше гади була, Купшы сүзләрне ул ятламый; Йөргәндә дә йөри хуҗа булып. Кунак кебек көяз атламый.
Белмәгәнгә тупас тоеладыр.
Юк, ашыгып алай димәгез —
Каты куллы булса, күңеле йомшак. Күңеленә аның тимәгез.
(«Җиргә якын...»)
Хезмәт кешесенең иң характерлы сыйфатларын үзендә туплаган бу образ безнең күңелләрдә ихтирам һәм хөрмәт хисе уята, шул ук вакытта ул шагыйрьнең күзәтүчән- леге һәм гомумиләштерү сәләте үсә бару турында да сөйли. Кипарислы җылы якларда да хезмәт кешесе өзелеп-өзелеп туган җирен сагына. Әлбәттә, ул «арышлы кыр, таллы инешләрне» магнолияләр, каштаннар, кипарислар үскән яклардан «өстен куярга» җыенмый. «Тик шулай да, күңел ашкынганда кая барып бүген сыейЪ>1йм», «шат чагында яхшы ят якта да, моңайганда кирәк туган як», дип өзгәләнә. «Кипарислар мине аңламаслар» шигыре рухы белән «яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир» дигән халык афоризмына якын тора, әйтерсең лә шуңардан үсеп чыга.
Туып-үскән җирен, Татарстан табигатен генә җырлап, шагыйрь зур һәм олы чын-барлыктан йөз чөермиме? Тарлык күрсәтмиме?.. Безнеңчә, мондый шөбһәгә нигез юк. Беренчедән, туып-үскән якны җырлауны тарлык билгесе дип карау үзе дөрес булмас иде. Шагыйрь үзе яхшы белгән күренешләр һәм кешеләр турында яза. Икенчедән,
ул авылны, аның үткәнен идеаллаштырудан, «шәһәр шәһәр инде, тын авылга шау- шулары аның пармы соң», дип чабагачын һәм чабатасын сагынып яшәгән агайга табынудан ерак тора. «Шәһәр керде басу капкасыннан» шигыре әнә шул хакта сөйли. Бу шигырь «Кипарислар мине аңламаслар» әсәрен тулыландырып һәм ачыклап кына калмый, ә шагыйрьнең фикер йөртүе тирәнәя һәм үсә баруы хакында сөйләүче ф өстәмә бер дәлил була ала. Бөек Ватан сугышы беткәнгә байтак еллар үтте, җимерелгән шәһәрләр, авыллар күптән торгызылды, яңа завод-фабрикалар үсеп чыкты. Бәлки сугыш китергән афәтләр турында әледән-әле искә төшереп торуның кирәге юктыр? Ул хакта оныту, укучыны авыр истәлекләр белән борчымау хәерлерәктер? Ш. Галиевнең «Кулын кыса алмадым» шигыре әнә шул хакта. Шигырь лирик геройның төшенке хисләрен тасвирлау белән башланып китә. Тормыштагы юк-бар нәрсәләргә аның кәефе кырылган. Кешеләрдән һәм шау-шудан качып, башын иеп һәм кулын салындырып, ул бер читтә утыра. Көтмәгәндә аның янына шат күңелле, һәр нәрсәгә «исе китүчән» бер кеше килеп утыра. Баштарак әле, «бар бит җирдә ваемсызлар» дип, шагыйрь әлеге күршесеннән көнләшеп тә куя. Бераздан, үзе дә сизмәстән, сүзгә катнашып китә, авыр ~ уйларын оныта... Ниһаять, «рәхмәт, туган, син булмасаң әле, утырыр идем кәеф кырылып», дип, күршесенең кулын кысарга борыла. Бакса, шат күңелле, бәхетле _ тавышлы егетнең ике кулы урынында буш җиңнәр асылынып тора. Шигырьнең тоны үзгәрә. Кичереш тыгызлана. Лирик герой кирәкмәгәнгә кәеф бозып, каш салынды- (- рып йөргән өчен үзен әрләргә тотына. Йөрәгендә сугышка, шундый оптимист егетләрне кулсыз калдырган явызлыкка нәфрәт уяна:
Дөнья тыныч түгел.
Юк, ярамый
Җебеп калып күзне йомарга. Буш җиңнәргә карап тешең кыс та Исән кулларыңны йомарла.
Фикер ачык: совет кешеләренә исәпсез-хисапсыз казалар алып килгән сугышны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Әлеге фаҗига кабатланмасын, фашизм, утлы кисәвен күтәреп, яңадан халыклар өстенә ябырылмасын дисәк, без яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыгы турында туктаусыз искәртеп торырга тиешбез. «Әткәйгә хат», «Ике дус турында баллада», «Кулын кыса алмадым», «Муса елмаюы турында баллада» әсәрләре менә шул максатны күздә тотып язылган.
Бөек Ватан сугышы темасына һәр шагыйрь уз тормыш тәҗрибәсе аша килә. Урта буын шагыйрьләр күбрәк сугыш калдырган авыр яралар, совет тылының, бигрәк тә хатын-кызларның, гаҗәеп батырлыгы турында яза. Ш. Галиев тә сугыш калдырган күңел ярасы, ятимнәр һәм толлар сагышы, шул афәтнең шаукымлы җиле кагылып, физик яисә рухи яктан имгәнеп калган, мәхәббәтен, яшьлеген һәм бәхетен югалткан авыр язмышлы кешеләр, аларның нәфрәте һәм өмете турында күп яза. «Хәтимә апа», «Нюра», «Сугышларда калган..» кебек шигырь-поэмаларда тормыш драматизмы, киеренке хис үзәктә тора.
Сугышларда калган егетләрнең Баш очында — ялкын йолдызлар. Януларын тышка чыгармыйча. Сыңар-сыңар яши тол кызлар.
Тол кызларның күңелен, тол кызларның Аңласагыз иде әгәр сез...
Күпме яңа. туар буыннар бит
Югалдылар ана хәбәрсез...
(«Сугышларда калган »)
А Л И У Л Л И Н ф ҖЫРДАН ҖЫРГА
Нибары сигез юл шигырь. Күз алдына еч буынның үкенечле язмышы килеп баса. Кайбер озын-озын поэмалар белән ярышырлык тирән эчтәлекле, тыгыз фикерле лирик парча бу.
■Сугышларда калган...» шигыре әдипнең башка әсәрләрендә конкретлаша, реаль шәхес һәм вакыйгалар хәрәкәтендә ачыла. Менә, язгы чәчәк шикелле, кәннән-кен матурлана, нәфисләнә барган чибәр кыз Хәдичә. Чибәрлеге белән генә түгел, ул эшчән леге, тырышлыгы белән дә авылда дан тота. Тик аның гүзәллегенә сокланырдай, шатланырдай кеше генә юк: егетләрнең һәммәсе дә сугышта... Дошманны тар- мар итү эчен, егетләр өйләренә тизрәк кайтсын өчен, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Хәдичә үзен-үзе аямыйча терлекләр карый һәм алмагачларны да салкын суккан фаҗигале кышта, суык тидереп, матурлыгын җиргә алып китә. Хәдичә образы мәңгегә кешеләр йөрәгендә, шагыйрь күңелендә кала:
...Кара күзле бер кыз бар иде...
Авылдашым минем, Хәдичә. Истә һаман япь-яшь көенчә. Түзәлмадым сөйләп бирмичә.
Хәтимә апа яраткан Насыйбулласы белән нибары өч көн торып кала. Сөйгәнен явыз сугыш тартып ала. Ире эзсез-хәбәрсез югала. Сугыш бетеп, күп еллар узганнан соң да, Хәтимә апаның күңеле бу югалтуга ышанмый, һаман көтә, һаман өметләнә, һаман сөя... Тормышы ничек кенә авыр һәм аянычлы булмасын, Хәтимә апа мәхәббәтенә һәм яшьлек истәлегенә турылыклы кала, шул сыйфаты белән соклану хисләре уята.
Зифа буйлы шәфкать туташы Нюраның язмышы тагы да кыенрак. Ул сугыштан бала белән кайтып керә. Кызымның әтисе сугышта, ди. «Хат җибәреп тора, акча салып» тора, ди. Ләкин ата кеше «эз югалтыр өчен генә үзен үлгән дигән хәбәр» тарата да яңа семья кора.
„Уен гына
Булды микән бетен узганнар!..
— Нәрсә булды, әни, ник елыйсың!
— Әтиең үлгән диеп язганнар...
Тормыш фаҗигасе, шигырьне югары сәнгать әсәре иткән трагизм алгы нәүбәткә чыга. Нюраның гуманизмы һәм югары әхлагы соңгы юлларда гаҗәеп матурлыгы белән ачылып китә. Нарасые боегып, кимсенеп үсмәсен дип, ана кайгысын эченә бикли, изге алдау юлына баса.
Кеше язмышы катлаулы, четерекле, сагышы да, драмасы да булып тора. Шагыйрь-нең бу язмышларны читләтеп үтеп, тормышны бизәп, алсу буяуларда гына күрсәтергә ханы юк. Хәдичә, Хәтимә апа, Нюра — олы бәхеткә лаеклы, кристаллдай саф, югары әхлак кешеләре. Тормыш авырлыгы, язмыш сынавы аларның характерын сындырмый. һәр очракта да алар идеалларына һәм принципларына турылыклы калалар. Шагыйрь героиняларын» хөрмәт һәм тирән эчке кичереш, мәхәббәт белән тасвирлый. Лирик җылылык, кешелекле интонация эпик сюжет белән кушыла.
Ш. Галиев иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы һәр вакыт зур урын биләп килде. Кайбер шагыйрьләр кебек, ул мәхәббәтне тар, интим хисләргә генә кайтарып калдырмый Шагыйрь күбрәк кешене үстерә, рухи баета торган мәхәббәтне игътибар үзәгенә ала. Әхлакый сафлык һәм яшьлек хисләренә турылык, якын кешесенә тирән ышаныч лирик геройга төрле каршылыкларны, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә. «Күпме күзләр күреп онытылган», «Ник яңара сагышлар?», «Раушаниям, бәгырем», «Тамчылар тамар чаклар», «Мин яндым, син янмадың», «Янып-көясем килә» кебек лирик шигырьләр шуңа мисал була ала. Кешенең изге хисләре турында шагыйрь үзгә бер иплелек һәм нәзакәтлек белән яза. «Яшьлек үтте... Ул көннәрдән
ниләр калды? Сагындырып ромашкалы еллар калды... Күңеллорде суынмаслык җылы калды. Мәхәббәтнең бер гөнаһсыз җыры калды...»
Әйе, яшьлек елларының үткәнен кеше сизмичә дә кала. Чигәләре көмешләнә, маңгаена сырлар төшә. Кеше «ромашкалы» елларның кадерен белергә, яшьлек хыялларына турылыклы калырга тиеш. «Карашларың шундый ягымлы...» шигыренең дә үзәгендә шул ук фикер ята.
Лирик герой хәтер канатында яшьлек истәлекләренә кайта һәм сөйгәненең гүзәл сынын күз алдына китерә:
Нурлы иде коңгырт күзләрең,
Нурлы иде һәрбер көлгәнең, Нурлы иде һәрбер көлгәнең, Нурлы иде ап-ак күлмәгең.
Анафорадан һәм аерым юлларны кабатлау алымыннан уңышлы файдаланып, шагыйрь «коңгырт күзле», «ап-ак» күлмәкле кызның тере сынын күз алдына бастыра. Тик ул кыз каядыр үткәндә калган. Лирик геройның янәшәсендә үзе шикелле үк олыгайган, чәчләренә кырау төшкән өлкән кеше басып тора. Ә мәхәббәт... «Ак күлмәкле кызны сагындым... Син көрсенмә бер дә моңарга, син бирелмә бер дә моңнарга, синең белән минем арада шул кыз йөри нурлы юлларда...» Натуралистик ваклык та, хисне һәм яшьлек сагышын гайре табигый күпертү дә, сине элекке кебек ук яратам дип, «күзгә төтен» җибәрү дә юк...
Алтмышынчы еллар башында Н. Юзиев болай дип язган иде: «Шәүкәт Галиев соңгы елларда хискә, юморга бай бик күп җыр текстлары язды. Вакытында алар газета-журнал битләрендә басыла килделәр. Хәзер аерым җыентык булып чыгалар. Бу җырлар шулай ук композиторлар карашыннан читтә калдылар, көйчеләр игътибар итмәделәр» *.
Хәзер хәл бөтенләй башкача. Көйчеләр шагыйрьнең яшьлек һәм мәхәббәт турындагы тирән тойгылы һәм тирән эчтәлекле әсәрләрен көтеп кенә торалар. Әлеге шигырьләргә хас нәфислек, тыйнаклык, реалистик аһәң, композицион камиллек композиторларны бик күп көйләр язуга рухландырды. «Раушаниям, бәгырем» (композиторы В. Хәбисламов), «Утыр әле яннарыма» (Е. Хисамов), «Ник яңара сагышлар?» (Ф. Әхмәдиев), «Бар икән күрәселәр...» (X. Вәлиуллин) кебек җырлар халык теленнән төшми. Мондый популярлыкның сәбәпләре күп төрле. Шуларның иң мөһиме халык зәвыгына, халык фикерләренә якынлык, табигый образлылык һәм ритмик оешканлык булса кирәк. Бу сыйфат һәм үзенчәлекләргә шагыйрь күпмедер күләмдә халык иҗаты казанышларыннан өйрәнә. Тамырлары белән җиргә тирәнгә береккән агач нык утыра, озак яши, диләр. Образлы гадилеккә, осталыкка, эчтәлек белән форма бердәмлегенә ирешү юлында Ш. Галиев, язма поэзия казанышлары белән бер- рәттән, халык хыялы, халык зиһене ачышларына да киң таяна.
Аның лирикасы әйтерсең лә халык җырларыннан үсеп чыга да, хәзерге поэзия тәҗрибәсе, авторның шәхси талант көче белән тулыландырылып, яңа югарылыкта халыкка кайта. Халык җырыннан ул кичерешне төгәл һәм образлы итеп әйтеп бирү, сурәтле фикерләү алымнарын төрләндерү, эчке рифма, рефрен, аллитерацияләрне урынлы куллана белү осталыгына өйрәнә.
Мин яндым, син эндәшмәдең, Мин яндым, син янмадың. Йөрәгемне бирдем сиңа, Йөрәгемне алмадың...
(«Мин яндым, син янмадың».)
Күпме күзләр күреп онытылган. Күпме йөзләр чыккан исемнән, Күпме сүзләр киткән хәтеремнән, Ә син һаман, һаман исемдә.
(«Күпме күзләр күреп онытылган».)
1 Н Юзнев Тормыш поэзиясе Казан 1961 ел. 74 бнт
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН ф ҖЫРДАН ҖЫРГА
Пөхтәлекләре, музыкалы аһәңнәре, эчкерсез интонацияләре һәм тел-стиль чаралары буенча бу юллар халык җырларын хәтерләтә.
«Ник яңара сагышлар?» шигыре, күпчелек халык җырлары үрнәгендә, символик сурәт белән башланып китә: >-Шомырт тагын чәчәк койды, сиңа дип өэалмадым». Халык иҗатында «чәчәк коелу» күренеше авыр тойгыны, аерылышуны, ялгызлыкны сурәтләгәндә кулланыла. Ш. Галиев тә халык символының семантик мәгънәсенә һәм эстетик эчтәлегенә турылыклы кала. Лирик герой, шул чәчәкләргә кушылып, сөйгәне янына килү турында хыяллана: «табышмыйча калмас идек, йөрсәң дә кай илләрдә».
Инде ничә язлар үтте.
Күптән тынды сугышлар. Яз килгән саен яңара, Ник яңара сагышлар!
«Раушаниям, бәгырем» — шактый катлаулы поэтикалы җыр. «Агыйдел», «диңгез», «җил», «акчарлак», «тугай», «чәчәк» кебек табигать сурәтләре, мәрҗән төймәләре шикелле, бер-бер артлы тезелеп, бер-берсен тулыландырып киләләр. Сагыну хисен, күңеленең сөйгәненә өзлексез тартылуын ачыграк аңлату нияте белән, лирик герой чынбарлыкның төрле символларына сүз ката. Романтик образны реалистик сурәт алыштыра. Ләкин биредә, әйтик, И. Юзеевның «Төнбоек», «Яшь наратлар» җырларындагы шикелле, кичерешне җәеп, үстереп һәм әйдәп барган үзәк образ юк. Раушания үзе дә индивидуальләштерелгән образ дәрәҗәсенә күтәрелми. Шагыйрь аның буй- сынын, килеш-килбәтен, холкын-фигылен тәфсилләүне кирәк тапмый. Җыр жанры, гомумән, детальләштерүне яратмый.
Кыз исемен атап, аңа багышлап шигырь-җыр язу татар халык иҗатының гүзәл бер сыйфаты. Ничәмә буыннар тыңлаучыларда матурлык хисе, эстетик зәвык тәрбияләп килгән «Гөлҗамал», тормышның үзе шикелле катлаулы композицияле «Гөлмәрфуга», «Саҗидә», «Зөбәрҗәт», «Фирдәвескәй» кебек җырларны искә төшерик, «һәр ягы да килгән, матур буй-сынлы, күркәм чырайлы кыз образы — җыелма-традицион образ ул. Гасырлар үтүенә карамастан, бу образның матурлыгы югалмый, чөнки анда һәр заман кешеләренә ләззәт бирә торган объектив матурлык шигъри чагылышын тапкан» '. Раушания образы да менә шул традицион образларның дәвамы булып кабул ителә.
Шул рәвешчә, замандашын тере камиллегендә сурәтләү нияте белән, Ш. Галиев татар поэзиясенең 12—13 гасырлардан килә торган бай традицияләренә, халык поэзиясе энҗеләренә, Тукай, Такташ, Җәлил һәм Хәким поэзиясе ачышларына таяна, шулар ярдәмендә үз тавышын, үз аһәңен раслый. Шагыйрь традиция белән яңачалык, язма поэзия белән халык лирикасы арасындагы якынлыкны да, аерманы да тоеп эш итә. Аның югарыда телгә алынган шигырь-җырлары бер караганда халык җырларына бик якын. Ләкин нәкъ шундый юлларны, фразаларны халык авыз иҗатыннан бер фольклорчы да таба алмас.
• »
Ш Галиев уңышлы әсәрләрендә, вакыйганың үзен тасвирлаудан бигрәк, аның эчке мәгънәсен ачуга таба хәрәкәт итә дигән идек. Шул фикернең дөреслеген «Бабайлардан калган...» исемле шигырь мисалында күздән кичерик. Әсәр борынгы язма документларны саклый белмәгән бабайларны «әрләү»дән башлана. Ләкин соңга таба ул үзе үк бу фикеренә каршы чыга. Антитеза алымыннан файдаланып, лирик герой бабаларын «аклау» юлына баса. «Борынгылар җыйнак булмаган, дип әйтер идең, алар аклана: шкаф өсләрендә төргәк-төргәк налог кәгазьләре саклана». Шуннан соң гына шигырьнең төп фикере алга чыгарыла, вакыйга агышы гомумирәк фикергә, нәтиҗәгә юл бирә:
Йөз саргайткан сары кәгазьләргә Карап утырдым да буш чакта, Тузан җыеп аунап ятмасын дип. Илтеп аттым янган учакка.
■ И. Надиров Татар халык җырлары. Сүз башы. Татарстан китап нәшрияты 1965 25 бит.
Йодрык-йодрык мөһер сурәтләрен Утта яндырдым мин үч итеп;
Карап тордым кызыл ялкыннарга, Бабайлардан калган төс итеп...
«Балалар туп уйныйлар», «Яңгыр ява» шигырьләре дә әдипнең сюжет һәм композиция «серләрен» белеп һәм сиземләп эш итүенә дәлил була ала. һәр шигырьнең эчке киеренкелеге, үз драматургиясе бар. Шуннан башка шигырь юк. «Яңгыр ява» шигырендә табигатьнең гадәти бер күренеше тасвирлана: «яңгыр ява, яңгыр ява, рәхәтләнеп биеп ява, күр, чистарып китте һава»; «тере суы иңә күктән», «саргайганнан яңгыр дәва»... Шигырь дәвам итә. Балаларча саф, күтәренке интонация кинәт җитди, кискен юллар белән алышына:
Куенымнан яңгыр ага...
Кинәт мин сискәнеп китәм — Радиоактив түгел микән. Күктән афәт иңми микән!
Фикер һәм хис үсешенә яңа юнәлеш биргән әлеге композицион борылыш алдагы юлларны да башкачарак кабул итәргә мәҗбүр итә. Балаларча беркатлылык һәм хыялый ваемсызлык иҗтимагый афәтләр һәм фаҗигаләр турында да оныттырмасын ди шагыйрь. Шигъри осталык фикерне укучыга тулырак һәм төгәлрәк җиткерү максатына буйсындырыла.
Шагыйрьне күбрәк тышкы каршылык аша ачылган эчке уртаклык һәм гармония кызыксындыра. Еш кына материаль һәм рухи дөнья билгеләре, реаль чынбарлык һәм гомуми, фәлсәфи төшенчәләр бер шигъри бәйләмдә очраша. Шагыйрьнең тынгысыз, эзләнүчән фикере «катализатор» ролен уйный. Тормыш-көнкүреш предметлары «җанлана», эчке матурлыгын һәм мәгънәсен ача бара. «Бер карасаң...» шигырен укып багыйк:
Бер карасаң, тормыш — циферблат —
Гап-гадигә аны саныйсың, Өстән-өстән күз төшереп кенә Заманыңны гүя таныйсың.
Сәгать телләре кук аңлаешлы
Тормыш ул, шәт, асат барадыр! Нәрсә йөртә микән ул телләрне, Сәгатьне син ачып кара бер...
Сәгать теле һәм тормыш... Алар арасында якынлык табу өчен дөньяга шагыйрь күзе белән карый белү кирәктер. Төрле яссылыкларда яткан төшенчәләрне янәшә урнаштыру, сүз һәм фикер уйнату («сәгать телләре күк аңлаешлы тормыш ул, шәт, асат барадыр?») дикъкатьне күренешнең икенче, мөһимрәк ягына юнәлтергә мөмкинлек бирә («нәрсә'йөртә икән ул телләрне, сәгатьне син ачып кара бер...»). Сүз тормышны, заманны алга әйдәгән иҗтимагый көч турында бара. Шагыйрь фәлсәфи- иҗтимагый проблеманы калкытып кую белән чикләнә. Тормыш тәҗрибәсеннән, дөньяны аңлавыннан һәм акыл бизмәненнән чыгып, җавапны һәркем үзе эзләсен Кыскасы, шигырь олы фикерне, тормыш тәҗрибәсе сөземтәсен нибары сигез юлга сыйдыра алуы, афористик төгәллеге белән игътибарга лаеклы.
«Тормыш сәхнәсендә» шигырендә тормыш театр сәхнәсенә, ә кеше артистка тиңләнә. Дөнья ыгы-зыгысы белән мәшгуль адәм баласы үзе моны сизми дә икән, «иксез-чиксез зур бер сәхнә тормыш, уртасында йөргәч тоймыйбыз, гомер буе шунда һәркайсыбыэ үзебезнең рольне уйныйбыз». Тормыш сәхнәсендә баш режиссер кем дисезме? Заман үзе. Кешенең яшенә һәм чыраена карап, гримне вакыт сала. Шагыйрь менә шул шартлы ситуация аша тормышчан фәлсәфи фикер уздыра:
...Син дә шушы тормыш сәхнәсендә.
Үз хакыңда ничек уйлыйсың:
Үзеңә бер читтән кара әле.
Үзең нинди рольне уйныйсың!
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН ф ҖЫРДАН ҖЫРГА
Бу мисаллар бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Шагыйрь дөньяны һәм кешене җитди һәм төпле итеп өйрәнә, яшәешнең тирән мәгънәсен ачып салырга омтыла. Ул әакыйга-хәлләр турында җәелеп сөйләу юлына басмый, ә аның нәтиҗәсен ачып салырга, эчке логикасына үтеп керергә тырыша.
Табигать күренешләрен сынландыру, янәшәлек алымы, тормышчан деталь, шигъри образ ахыр чиктә барысы да шәхес кичерешләрен, аның рухи халәтенең катлаулы чагылышларын тулырак чагылдыру максатына буйсындырыла. Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Ш. Галиев иҗатында психологик анализга, кеше характеры* ның кабатланмас үзенчәлекләрен шигъри детальләр аша ачуга игътибар һәм омтылыш көчәя бара.
Ш. Галиев иҗатында төрле төшенчәләрне янәшә куюга, эффектлы бетемгә корылган парчалар аерым урын тота. Мәсәлән, лирик герой, чәчләрен «чүмәлә сыман* кыландырган, күлмәкләрен «тәненә сыландырган», «керфек ялгаулы, күз кыек» бер чибәрне әрли-әрли дә, шундый нәтиҗә ясап куя:
Ә үзем күзне алалмыйм.
Бу ни хәлдер, аңламыйм.
(«Чәчләре чүмәлә...»)
«Җилбәзәк кыз» шигырендә дә шул ук алым кулланылган:
Сизсәм дә гомер буена
Иза чигәчәгемне,
Синсез булмый, син юньсезгә
Бәйлим киләчәгемне.
(«Җилбәзәк кыз...»)
Ш. Галиевнең шигыре күләм ягыннан кыскара, тыгызлана бара. Ике. өч, дүрт һәм сигез юллык шигырьләрдә ул үзен тапты, татар поэзиясен күп санлы лирик парчалары, лирик шедеврлары белән баетты. Афористик киная, шома һәм йөгерек тел шагыйрьгә лирик-фәлсәфи миниатюраларында шәхес кичерешен, нинди дә булса хакыйкатьне ачып салу мөмкинлеген бирә. Аның һәр афоризмы — хәрәкәттәге фикер. Кыска шигырьләренең тематикасы елдан-ел киңәя бара. Әдип аларда туган илнең матур киләчәге, тормыш һәм үлем, шатлык һәм кайгы, тиз узучан вакыт һәм мәңгелек турында уйлана. Сигез юл бөтен кешелекне борчыган проблемаларны, яшәешнең катлаулы мәсьәләләрен фәлсәфи тирәнлек белән калкытып куярга да мөмкинлек бирә. Менә бер мисал.
Ерак планетаның вәкилләре
Килеп төшсә җиргә, фаразан,
Ничек аңлашырбыз! — диеп инде
Галимнәр баш ватып караган.
Төшенерләр иде дуслык ымын, Күрешергә кулны сузганда. Тик аныңчы, җирдә яшәүчеләр Аңлашалсак иде үзара.
Кыска шигырь телнең бөтен нечкәлекләрен, рифма-ритм байлыкларын тирәнтен аңлап һәм белеп эш итүне сорый. «Иң зур нәрсә,— дип яза С. Хәким,— туган телнең барлык мөмкинлекләрен үлчәп, белеп, тоеп язу, үзеңне шуның стихиясендә хис итү™ Шәүкәт Галиевнең нигезе нык. Ул әле безгә күп нәрсәләр вәгъдә итә» '.
Шагыйрь катлаулы метафоралар эзләп баш ватмый. Беренче чиратта, сүзнең күп мәгънәлелегенә, төс бизәкләренә, эпитетларга, парлы сүзләргә, синонимнарга киң таяна. «Тирән тамырлар», «Тормыш тозы», «Яңгыр ява», «Сөйгән ярым минем тылсымчы», «Чәчәкләрне юлда таратсам да», «Балалар туп уйныйлар» шигырьләре — татар теленең бай мөмкинлекләрен, мәгънәви нюансларын исәпкә алып, шуларга таянып язылган уңышлы әсәрләр, һәр шигырен диярлек ул оста ювелир шикелле эшкәртә, соң чиккәчә җиткереп матурлый.
Ш. Галиев — үсештә, юлда. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, ди халык. Аның
' Сибгат Хәкам, Үэ тааышын белән. 218 бнт.
шигъри фикерләве елдан-ел камилләшә, яңа төсмерләргә байый, тыгызлана, композицион һәм ритмик алымнары төрләнә, теле шомара. Тынгысыз уе аны яшәешнең яңа проблемаларына, яңа коллизияләренә алып чыга. Шагыйрьнең поэзиягә мөнәсәбәте җитди.
Ш. Галиев һәр шигыре, һәр юлы өчен укучылар каршында, халык каршында үзен җаваплы тоя. Җаваплылык хисе аның поэзиясен илаһи рух һәм иҗат ялкыны белән сугара, туктаусыз алга, яңага әйди.
Шагыйрь сөйли халкы исеменнән. Халык сүзен итә үз сүзе.
Дан алса ул бирә халкына, Ә җавапны тота берүзе.
(«Шагыйрь сөйли...»)
«Фикердәшкә», «Чынлык» кебек китаплары Ш. Галиевнең зур иҗади казанышы булды. Шулай да аның иң яхшы китабы чираттагысы, алдагысы, иң яхшы шигыре язылачагы дип ышанасы килә. Ышанычның нигезе нык.
Ш. Галиев әзер юлдан йөрергә яратмый. Ул, альпинистлар яисә җир байлыгы эзләүчеләр шикелле, бер үрдән икенчесенә үзе салган, үзе талкан сукмак буйлап күтәрелә. Бу юлда кыенлыклары да, авыр үрләре дә очрый. Әйтик, Ш. Галиевнең кайбер шигырьләренә күзәтүдән синтезгә күчү, нәтиҗә ясау җитенкерәми, темасы белән күп мәгънәлелеккә дәгъва иткән берише парчалары шактый сай һәм артык гадәти фәлсәфәле булып чыга. «Рәхмәт сиңа...» сигеэьюллыгында мәгънә тыгызлыгын һәм эмоциональ-хисси киеренкелекне гомуми пафос, риторик җөмләләр алыштыра. «Кайтар кеше...» шигыре дә артык традицион канва буенча язылган әсәргә мисал була ала. Шагыйрь дилбегәне иҗат фантазиясенә түгел, ә тормыш материалы стихиясенә тапшырган. Бәхеткә каршы, мондый мисаллар аның иҗатында аз очрый.
Тулаем алганда, шагыйрьнең таланты төпле, ул җанлы җепләр аша җиргә береккән, халык йөрәгенә тоташкан. Шул якынлыкны, рухи уртаклыкны күздә тотып, «шунда аунаганда җир сулышын җаным белән тоя идем мин», дип язган иде шагыйрь. Ш. Галиевнең иҗат эшенә сәләтлеге сокланырлык. Хикмәт аның һәр елны диярлек яңа җыентык биреп баруында гына да түгел. Аның иҗат диапазоны елдан-ел киңәя, сулышы иркенәя бара. Бу мәкаләдә без шагыйрь иҗатының бер юнәлеше, бер тармагы хакында гына сүз алып бардык. Шуның өстене ул юмористик әсәрләре, үткен, җор телле миниатюралары белән дә шөһрәт казанды. Ш. Галиев — балаларның яратып укый торган шагыйре. С. Хәким язганча, «хәзер ул балалар әдәбиятында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе һәм иң талантлысы» V.
«Кайчакта мин Шәүкәтне өч кеше итеп күз алдына китерәм,— дип яза шагыйрь Илдар Юзеев.— Беренчесе — кыска формада зур фикерле, уйландыра торган, үзен- нән-үэе җыр сораган шигырьләр язучы уйчан, моңлы Шәүкәт, икенчесе — кешенең кимчелегеннән «көлә-көлә саубуллашучы», үзенең геройларын йомшак җәеп, катыга утыртучы изге ниятле усал Шәүкәт һәм, ниһаять, балаларның шаян табигатен һич тә ясамыйча-нитмичә бирә белгән, мәктәп турында язса да, үгет-нәсихәттән шигъри хәйләләр белән котыла алган шаян Шәүкәт» 2.
Шәүкәт Галиевнең сатирик һәм юмористик шигырьләре турында да, хәзерге балалар әдәбияты үсешендә тоткан урыны турында да әлегә төпле фикер әйтелгәне юк. «Шәүкәтне өч кеше» итеп күз алдына бастыру, иҗатының һәр тармагын аерым- аерым өйрәнү белән беррәттән, аның әдәби юлын бербөтен итеп яисә шагыйрьнең эстетик идеалын, тормыш материалына, тирәнлеккә мөнәсәбәтен, кешенең рухи дөньясын тасвирлау алымнарын гомумирәк планда тикшерү дә файдалы нәтиҗәләргә алып килер иде. Хәзергә бер хакыйкать ачык: Ш. Галиев эчтәлекле, ил каршында торган бурычлар, киләчәктә чишелешен көтеп торган проблемалар турында борчылып, уйланып язылган һәм халык рухы, халык тәҗрибәсе белән баетылган төрле шигъри жанрларда иҗат ителгән шигырьләре белән хәзерге татар совет поэзиясенең алгы сафында атлый.