УТЛАРДА ЧЫНЫККАН
«fl НЧЬ| Дивизия кызылармеецлары Бессарабия юллары буйлап бара. Тирә-
I якта сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек төягән машиналар гөрелтесе.
Колонналар тын атлый, солдат юморы да, җырлар да ишетелми. Дивизия Совет — Румыния чигенә якынлаша. Сугыш...
Дивизия художнигы Мәхмүт Усманов лейтенант Петр Васильевич Качур белән рәттән атлый. Алар 1939 елдан бирле дус инде — артиллерия полкында бергә хезмәт итә башладылар. Икесенең дә буйлары бертигез, ә характерлары төрлечә: Мәхмүт сабыр, беренче карашка үз-үзенә бикләнгән сыман. Ә Качур хәрәкәтчән, терчә, күп сөйләүчән. Фурмановның Чапаевына охшарга тырыша, хәтта мыек та үстереп җибәргән. Җае чыкканда үзләренең ата-бабалары Дон казаклары булуы белән мактанырга
Аларның казармада да койкалары рәттән иде. Кичләрен буш вакытта бер-бер- сөнә туган яклары турында сөйлиләр: Мәхмүт Татарстанның Кукмара районы турында, ә Качур Калмык АССР турында. Өйдән килгән хатларын бергәләп укыйлар, бергә шахмат уйныйлар.
Көндезләрен алар бик сирәк күрешә: Качур артиллерия мәктәбендә укыды, ә Усманов полк клубында сугышчан листоклар чыгарды, төрле рәсемнәр ясады, хәрби һәм политик әзерлек отличникларын сурәткә төшерде.
Полкташларының рәсемнәрен күреп, Качур болай дигән иде:
— Талант синдә, Миша, зур талант! — Аннары өстәп куйды.—Тукта әле, Усманов. Сез унбер бала үскәнсез. Бик бай да яшәмәгәнсез, мөгаен. Ә бит рәсем ясау өчен, рәссамлыкка өйрәнү өчен вакыт, шартлар кирәк.
— Ул вакыттагы тормышны искә дә аласы килми минем, Петя. Ярлылык чиктән ашкан иде. Мескен тормыш. Әмма сиңа сөйлим инде, тик бүтәннәргә генә җиткерә күрмә.
Алар утырыштылар, Мәхмүт тәмәке кабызды.
— Сөйлә, Миша. Беркемгә дә әйтмәм.
— Мин рәсем ясарга кинәт кенә өйрәнеп китмәдем, әлбәттә. Башта — ул вакытта миңа сигез яшьләр тирәсе — шешә этикеткалары, шырпы каплары белән мавыктым. Ишегалдын, терлек абзарларын җыештырганнан калган вакытта. Әти күрсә, орыша торган иде: җыен юк-бар җыеп йөрисең, уңмаган малай. Кирәгеңне бирәм әле мин сиңа,— дип, колакны бора иде.
— Әйе, кырыс булган әтиең.
— Шуңа күрә дә мин бар кешедән ятсына торган булып үстем. Дус-ишләр юк инде. Этикеткалар, шырпы каплары миңа барысын да алыштырды. Мин шулар белән уйнап юане идем. Кайчагында аларны күчереп тә ясаштыргаладым. Бер кызык вакыйга булды. Миңа унбер яшь иде. Өченче класста укыган чагым. Укытучы өйдән кем нәрсә тели, шуны ясап килергә кушты. Өйгә кайттым да уйланам нәрсә ясарга:
өстәлме, урындыкмы, чуенмы?.. Өйдә беркем дә юк иде — шүрлекне актарырга керештем: акчалар! Унлыгы да бар, утызлыгы да... Акча күчереп ясасам...
— Ә кәгазь?..
— Стенада бик яхшы кәгазьгә төшерелгән портрет эленеп тора иде. Шуннан кисеп алдым. Эшкә керештем. Унлыкны да ясадым, кызыл төстәге утызлыкны да. Иртән, мәктәпкә барышлый, иптәш малай керде. «Нәрсә ясадың?» ди. Мин күрсәттем. Куркып калды бу: «Урладыңмы»? ди. «Күчереп ясадым», дим. Ышанмый... Миннән бер яшькә олырак иде, укытучыга күрсәтергә, бер мәзәк эшләргә күндерде.
Менә класска укытучы керде. Барысы да ясап килгән рәсемнәрен күрсәтәләр. Менә минем янга да килде. Кесәдән ялган акчаларны чыгарам да: «Әни ваклап килергә кушкан иде»,— дим. Укытучы кесәсеннән берәрлекләр, өчәрлекләр, бишәр- лекләр чыгара да миңа суза—нәкъ егерме биш сум. «Калганын иртәгә бирермен, янымда артык акчам юк,— ди.— Ә ясаган рәсемең кайда? Шуннан бөтен класс көлеп җибәрмәсенме — иптәш малай барысына да чишкән».
Завуч янында да әллә ничә тапкыр булырга туры килде аннары, директор янында да. Хәтта район үзәгенә дә чакырдылар. Прокурорга! Ялган акчаларны үзенә алды... Урамга чыгар хәл юк — хатын-кызлар бармак төртеп күрсәтәләр: акча ясаучы малай, дип.
— Өйдә дә эләккәндер!
— Өйдә дә эләкте, әлбәттә. Әмма укытучыларның карашы үзгәрде. Мәктәпне бизәр өчен бик күп рәсемнәр ясый идем. Җидееллыктан соң художество училищесына җибәрделәр.
— Буш кул белән укырга барып булмый бит...
— Бәла да шунда. Аякта чабата. Ертык бишмәт. Әмма яраткан эшең буенча белем аласың. Ничек кирәк алай ерып чыктым.— Аннары Усманов кинәт кенә утырган урыннан торды да, ярым пышылдап:
— Кара аны, акча турында беркемгә дә әйтмә...
Тиздән дусларны аердылар: Усмановны дивизия газетасына алдылар.
Шулай да алар очраштылар. Сугыш башланды. Бу вакытта Качур взвод белән командалык итә иде, ә Усманов — шул ук дивизиядә художник...
Дуслар тын гына баралар да баралар, һәрберсе үз уена чумган. Ә һәркемнең күңелендә шатлык түгел хәзер: фашистлар Киевне, Житомирны, Севастопольне бомбага тоталар... Халкыбызга зур зыян китерде инде алар. Нәрсә көтә сугышчыларны алда?! Билгесезлек. Нинди ул дошман, күпме алар, ни белән коралланганнар?..
Кемдер грузин акценты белән әйтеп куйды:
— Ә алдагы урманда немецлар урнашкандыр? Тупларын, пулеметларын безгә төбәгәннәрдер?
— Разведкасыз алга бармас идек,— диде артына борылып Качур, кырыс кына.
Юлның Һәр ягында да иксез-чиксез арыш басуы җәелеп киткән. Өлгергән арыш башаклары җиргә иелгәннәр, әйтерсең үзләрен әлегә кадәр урып-җыярга керешмәгәнгә алар гаҗәпләнәләр. Ә күктә, биектә, табыш эзләп тилгән оча. Еракта, аяз күк белән офык тоташкан урында, зәңгәрләнеп урман күренә. Хәер, урман да булып чыкмады ул — бакчаларга күмелгән авыл икән.
— Полотно өчен матур пейзаж,— дип уйлап куйды Усманов.— Нинди генә төсләр юк! Шулай да Татарстан урманнары матуррак.— Туган якны сурәтләп полотно язасы иде!
...Кинәт авыл өстендәге кук йөзендә кара таплар пәйда булды. Алар күз иярмәс тизлек белән зурайдылар, козгын сурәтенә керделәр. Ямьсез улау тавышы яңгырады.
Колонна өстенә җитәрәк, самолетлар кинәт юнәлешләрен үзгәрттеләр. Беренче килгәне колонналарга каршы пикега күчте.
— һава! — дип кычкырдылар сафлар буйлап. Сугышчылар арыш арасына таш-ланды. Юлда һәм юл тирәләрендә бомбалар төшеп шартлады, аннан «козгынмнар пулеметтан сиптерергә керештеләр. Мәхмүт, үзе дә сизмәстән, һөҗүм итүче һава
пиратын хәтерендә калдырырга теләп, торып басты. Әмма кемдер аның җилкәсенә каты итеп сукты, Мәхмүт егылды.
— Тормыштан туйдыңмы әллә, акылдан язган нәрсә!.. Якында гына көчле шартлау ишетелде, җир тетрәп куйды, баш өстеннән сызгырышып бомба ярчыклары узды, гимнастеркаларга тузан кунды, кантар өерләре бәрелде.
Самолетлар кабат әйләнеп килгәнче, якында гына бомба төшеп шартлаган урынны карадылар. Ун метрлап кына ераклыкта ыржаеп зур һәм тирән чокыр күренде.
— Аңлыйсыңмы индө хәзер,— диде Качур дустына,— көлең күккә оча иде бит
— Әйе, күңелле күренеш түгел.
— Булыр сиңа күренеш,— диде Петя, гимнастеркасын кага-кага.— Кечкенә генә калкулык, ә астында синең гәүдә.
Ул арада «мессерплар кабат әйләнеп килеп җиттеләр.
— Ятыгыз, егетләр,— дип боерды Качур, ә үзе арыш арасында ниндидер сугыш-чының башын бәйләп яткан ике солдат янына йөгерде.
Усманов яныннан кечкенә генә буйлы бер кызылармеец йөгереп узды. Ул юлда туктап калган машина әрҗәсенә сикереп менде дә дүрт көпшәле зур калибрлы пулеметны колонна өстенә төшеп килүче «мессерлга төбәде. Яшь кенә сугышчы һава крепостена каршы чыкты! Моны төшеңдә дә күрмәссең! Мәхмүт бу күренешнең һәр детален күңелендә калдырырга тырышты, юлга якынрак шуышты. Алай гына да түгел, чүмәшеп, альбомын чыгарды. Сугышчының тәвәккәл йөзе аңа ачык күренә иде, ул кәгазьгә күчте. Бу арада сугышчының куллары да, йөзе дә дерелдәргә кереште. Мәхмүт баштарак пулемет текелдәвен дә ишетмәде: үз эшенә чумган иде.
Юл буенда берничә бомба шартлап ярылды, автомашина кабинасы тәрәзәләре бомба ярчыклары, фашист пулеметы пулялары тиеп коелып төште. Юлда, арыш басуы өстендә тузан катыш сөрем күтәрелде. Мәхмүт кыю сугышчы йөзендә, аның кузләрендә, Һәр хәрәкәтендә дошманга чиксез нәфрәт, ярсу ташкынын күрде.
Кинәт кенә тынып калгандай булды. Ә «мессер» койрыгыннан кара төтен калдырып, читкә китеп бара иде.
— Ур-ра-ра! — кычкырыштылар сугышчылар. Әмма шатланырга иртә иде әле. Дошман самолетларының яңа өере килеп җитте. Яңадан ятарга боерык булды. Борынын аска караткан яңа «мессер» безнең сугышчылар өстенә ут һәм корыч сибәргә кереште. Ара якынайганнан-якынайды. Ә теге сугышчы дуэльне дәвам итә иде әле. Аның төз атылган пулялары бу козгынны да качарга мәҗбүр итте.
Санитарлар яралыларны бәйләгән арада, күп кенә сугышчылар бәреп төшерелгән самолетны карарга китте. Усманов та аны карандаш белән альбомга төшереп алды. Бәреп төшерелгән фашист самолетын беренче генә күрүләре иде әле. Художникны бигрәк тә гаҗәпләндергәне шул булды, янып бетә язган комбинезон кигән фашист очучысының сөремгә баткан йөзе ерткычныкы кебек усал иде.
— Жаны-тәне белән фашист инде бу,— диде кемдер.
— Моны исегездән чыгармагыз,— диген тавыш ишетелде. Полк командирының политик эшләр буенча урынбасары Науменко әйтте бу сүзләрне.— «Жаны-тәне белән фашист». Дошман очучысын бик яхшы характерлый бу сүзләр. Хәтта үле йөзендә дә аның безнең тыныч халыкка нинди яман нәфрәт сизелеп тора. Мондый фашист барысына да — илебезнең авылларын һәм шәһәрләрен бомбага тотарга да, гаепсез ата-аналарыбызны, хатын-кызларны, балаларны атып үтерергә дә сәләтле.
— Әйе, фашист дәһшәтле,— дип сүзгә кушылды сугышчылар янына килгән дивизия командиры генерал-майор Рогачев. Аның самолеты да дәһшәтле. Ә безнең кызылармеец Кольчак аңа караганда да дәһшәтлерәк булып чыкты. Кайда әле ул?
Сугышчылар кечкенә буйлы яшь кызылармеецка уртага үтәргә юл бирделәр.
— Молодец, Яша. Күрсәттең үзеңне.
— Орден инде сиңа!
— Юк, герой бирерләрдер.
— Битләреңне сөрт, пычранып беткән бит- Генерал үзе чакыра.
Яша Кольчак, иптәшләренең бу шаярту сүзләреннән оялып, кызарынды. Генерал алдына ул, гаебе өстендә тотылган малай кебек, килеп басты.
— Алтын егет син, кадерлем,— дип, Яшаның кулын кысты генерал.— Батырлыгың ечен рәхмәт!
АЛЕКСЕИ МАРКЕЛОВ ф УТЛАРДА ЧЫНЫККАН
...Олы юлга чыкканда кемдер генералга дивизия художнигының Кольчак белән «мессер» дуэлен рәсемгә төшереп алганын әйткән. Усмановны дивизия командиры янына чакыр-дылар. Генерал альбомнан озак күзен алмый торды.
— Егет икәнсең,— диде ул аннары,— шун. дый ыгы-зыгы вакытында барын да төгәл су-рәтләгәнсең. Дивизия газетасына басып таратырга кирәк. Йөзләрчә, меңнәрчә сугышчыларның рухын күтәрсен! Зур эш эшләгәнсең!
*
* *
169 нчы дивизияне, тулыландыру өчен, Астрахань шәһәре янына китерделәр. 1942 елның җәйге бер киче иде. Дивизия фотографы Аристрах Бегунов Мәхмүт Усманов палаткасына ашыкты.
Рәссам рәсемнәрен тәртипкә салып утыра иде.
— Клубта графика күргәзмәсе оештырырга куштылар,— диде Усманов, фотографның сораулы карашына җавап итеп.
— Шәп эш. Хәзер бигрәк тә вакыты. Полкларга яшь сугышчылар килә.
Бегунов бирелеп рәсемнәрне карарга кереште. Менә уйсу урындагы үлән арасында тамашачыга аркасын куеп бер сугышчы ята. Күзләре Дегтяров пулеметының мушкасына текәлгән. Юлдан зур тизлек белән килүче немец мотоциклчылары өчен бу засада көтелгән хәл түгел, Алар пулеметчы А. Нигъмәтовның төз атылган пуляларыннан яр астына бер-бер артлы тәгәриләр.
— Бу Винница янындамы?
— Юк, Харьков янында. Ново-Николаевка авылы тирәсе.
— Ә монысын беләм, Запорожье янында булды,— диде Бегунов, бер төркем автоматчыларның алга, атакага ыргылуын сурәтләгән рәсемгә күрсәтеп.— Исеме «Контратака».
— Әйе, шунда булды,— диде Усманов, авыр сулап.— Кызганыч, Харьковны да, Запорожьены да саклап калып булмады...
— Кичә Качурны күрдем әле,— дип, аннары сүзне икенчегә борды Мәхмүт.— Алар полкына барырга туры килде. Мыегыннан гына таныдым. Ябыккан.
— Нәрсә ди?
— Йоклап булмый, ди. Фронтка ашкына.
— Кендегеңнән югары сикереп булмый шул,— диде Бегунов салкын гына.— Ни эшләргә кирәклеген начальство яхшы белә.— Аннары ул Усмановның җилкәсенә кулын салды:— Әйдә кинога киттек.
— Минем дә эш бетеп килә... Нинди фильм?
— «Волга-Волга». Киносында гына эш түгел. Син фотограф Марияне беләсеңме?
— Беләм, ди.
— Ә аның сеңелесен?
— Әллә аның сеңелесе дә бармы?
— Нинди генә әле! Укытучы булып эшли булса кирәк! Рәсемне дә ярыйсы гына маташтыра икән. Мария күрсәткән иде. Әмма эш анда түгел. Сиңа кәләшлеккә менә
Алар килгәндә, клубка кертмиләр иде әле. Ишек төбенә халык җыелган. Менә ике кыз килеп чыкты. Берсе Мәхмүткә таныш — Мария. Икеләнеп торасы юк, димәк, икенчесе — буйга озынрагы аның сеңелесе — Зоя.
Бәреп төшерелгән фашист самолеты
— Таныш булыгыз. Минем дустым Миша.— Бегунов Мәхмүтне алгарак этәрде.— Безнең дивизиянең художнигы.
— Сездә художниклар да бармыни? — дип елмайды Мария һәм күрешергә дип кулын сузды.
— Әлбәттә,— дип җавап кайтарды Бегунов.— Иртәгә клубка килегез. Аның күр-гәзмәсе ачыла.
Зоя кара тут йөзле кызылармеецка кызыксынып күз сирпеп алды. Әмма күрешергә кулын бирмәде. Башын гына кагып куйды да исемен әйтте.
«Горур кыз,— дип уйлады Мәхмүт.— Әмма чыннан да чибәр икән».
Мәхмүт иртәдән кичкә тикле частьларда йөрде, кичләрен клубта эшләде. Ә күргәзмә уңышлы үтте. Сугышчыларга зур тәэсир ясады. Клубтан чыккач, төркем-төркем җыелышып тәэсирләрен уртаклаштылар.
Күргәзмә Зояга да ошады. Ошады гына түгел, чын-чынлап дулкынландырды. «Боларны турыдан-туры алгы сызыкта ясау өчен нинди зур тәвәккәллек кирәк»,— дип уйлады ул...
Әмма 1942 елның җәендә алар аерылыштылар. 169 нчы дивизия Сталинградка — фронтка китте. Зоя Мәхмүтне озата да алмады — окоп казуда иде...
Мәхмүт Усманов хезмәт иткән генерал Рогачев дивизиясе Идел буендагы сугышларда немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә зур өлеш кертте. Дивизиянең күп кенә сугышчылары: руслар, украиннар, татарлар, казакълар — төрле милләт кешеләре— үзләрен чын герой итеп күрсәттеләр. Аларның исемнәре генә түгел, йөзләре дә Мәхмүт Усманов портретлары аша бөтен дивизиягә танылды. Бу портретларны ул кайда туры килсә, шунда ясады: алгы сызыкта да, блиндажда да, бомба төшеп җимерелгән бина эчендә дә. Әмма ул Сталинградта рәссам гына түгел иде — аңа бик еш кына урам сугышлары вакытында йөгерә-йөгерә, бер кулына пистолет, икенче кулына буяулы чиләк тоткан килеш ярым җимерек стеналарга зур хәрефләр белән: «Фашистларга үлем|»; «Алга, көнбатышка!»; «Җиңү безнең якта булыр!» кебек лозунглар язарга да туры килде.
Бу кыска, әмма үткен сүзләр сугышчыларны тәвәккәллеккә, фидакарьлеккә рух-ландыра, аларда җиңүгә ышанычны арттыра иде...
АЛЕКСЕЯ МАРКЕЛОВ ф У1
...Дошман гаскәрләре Идел ярында тар-мар ителде. Әмма ул мәкерле һәм көчле иде әле. Туган илнең һәр карыш җирен кан түгеп азат итәргә туры килде. Дошманны тизрәк тар-мар итү, җиңү өчен бер батырлык, кыюлык кына җитми, хәйләкәрлек тә кирәк иде. Мондый хәйләкәрлек белән бигрәк тә разведчиклар дан казанды.
Дивизиядә баһадир гәүдәле, биниһая көчле, тәвәккәл, җитез һәм кыю Феофан Кочуренко дигән разведчик бар иде. Ул дошман тылына да автомат белән түгел, Дегтяров кул пулеметы белән йөрде. Рядовой солдат вакытында да «телинең «вак- төяген» түгел, зуррак чинлысын алып кайта иде. Үзе дә бик тиз күтәрелде. Башта взвод белән командалык итте. Белоруссиягә кергәндә инде рота командиры булды. Шулай да дошман тылына «ауга» йөрүен ташламады.
Дивизия штабында Мәхмүт Усмановка газета өчен соңгы сугышларда батырлык күрсәткән сугышчылар портретларын ясарга задание бирделәр. Исемлектә Кочуренко да бар иде.
Кочуренконы ул окопта эзләп тапты. Аның киң күкрәге орденнар белән тулы иде.
— Ә художник!—дип мөлаем елмайды ул һәм бармак сөякләрен сындырырдай итеп Мәхмүтнең кулын кысты.— Сезнең белән танышуыма бик шат.— Хәер, газеталар буенча сезне мин күптән беләм. Рәсемнәрегез менә дигән чыга!
Феофан Петр Качур полкында хезмәт итә икән. Әйе, әйе, хәзер Петр Васильевич Качур полк командиры булып күтәрелгән иде инде. Феофан, портретын ясап бетергәч, полк командирын ничек табарга икәнен әйтте.
Блиндаж баскычыннан төшкәндә үк, Мәхмүт Качурны тавышыннан таныды.
— Артиллерия әзерлегеннән соң ук атакага!—дип кычкыра иде ул телефон трубкасына, аннары Мәхмүткә таба борылды.
Шактый үзгәргән иде Петр Качур. Олыгайган. Ә мыегы һаман Чапаевныкы кебек. Ә орденнары... Кочуренконыкыннан ким түгел.
— Миша!.. Дустым!.. Күрешмәгәнгә күпме инде! Ничек килеп чыгасы иттең? — Ул торып Мәхмүтне кочаклады.
— Синең егетләрнең рәсемнәрен ясадым.
— Алар моңа лаек!
— Командирларыннан үрнәк алалардыр.
— Кызганыч, вакыт юк,— дип чыраен сытты полк командиры. Очрашуны билгеләп үтәсе иде дә бит.-.
— Рәхмәт, Петя! Без инде Кочуренко белән билгеләдек.
— Шәп егет!—диде Качур, мыегын боргалап.— Геройга тәкъдим иттек. Нигә аяк өстендә торасың? Утыр! — һәм ул буш әрҗәгә төртеп күрсәтте.— Зоядан хат киләме?
— Язгалый!
— Әйбәт кыз. Ычкындырма, фашистларны җиңгәннән соң шундый итеп туй итәрбез!.. Тагын нинди яңалыкларың бар?
Мәхмүт папиросын йомшатты да авызына капты.
— Маруся үлгән...
— Ничек үлгән? — Качур хәтта утырган урыныннан сикереп үк торды.
— Үпкәсенә салкын тигәндер...
— Кызганыч, акыллы хатын иде.
Амбразурадан артиллерия гөрелтесе ишетелде. Полковник аягүрә басты, кобурасыннан пистолетын алды.
— Менә шулай инде ул фронт тормышы,— диде аннары һәм тагын Усмановны кочаклады.— Ярый, Миша, пуля астына барып кермә! Гомереңне сәнгать өчен сакла...
һәм ул блиндаждан йөгереп чыгып китте...
Белоруссиядә, Днепрны кичкәндә, каты сугышлар барган чакта Мәхмүт Усманоа чын сәнгатьчә эшләнгән картиналар һәм зарисовкалар иҗат итте.
Менә шуларның берсе. Ул «Днепр өчен сугыш» дип исемләнгән. Анда фашист
Днепр өчен сугыш
танклары белән бәрелешнең иң кискен моменты сурәтләнә. «Тигрплар безнең под-разделение урнашкан рубежга дәһшәтле көч булып ыргылалар. Рәссам якын ук килеп өлгергән фашист танкысының төз атылган снарядтан шартлау күренешен чынбарлык-тагыча биргән. Биредә фашист «тигрнларының каберлеге. Туры наводка белән атылган ике снаряд шартлаудан ут, төтен баганалары күтәрелгән — совет артиллериясе немец танкларын җимерә. Металл яна, фашист аяк астында җир яна. Исән калган немец солдаты, паникага бирелеп, яна торган танктан җиргә сикерә.
Үлем белән бәрелеш вакытында ут һәм төтен арасыннан сугышчы рәссам Мәхмүт Усманов, снайпердай үткен күз белән, бөек һәм героик мизгелне тотып ала белә. «Старшина П. Чумаков «тел» алып кайта», «Г. Гафиятуллинның батырлыгы» һ. б. бик күп картиналар шундыйлардан...
Днепр өчен сугышлар гаять авыр булды.
Феофан Кочуренко... Бу куркусыз каһарман туган Днепрын азат итү өчен гомерен бирде *.
Герой кабере янында полк командиры Петр Васильевич Качур Феофан Кочуренко һәм башка һәлак булган геройлар өчен барлык сугышчылар исеменнән үч алырга ант итте, һәм чыннан да Качур командалыгындагы полк һәр вакыт алда булды — беренчеләрдән Днепрны кичте, Бобруйск шәһәренә бәреп керде.
Шәһәрдә дошман бик күп ут нокталары корган һәм техника туплаган иде. Сугышчылар ашкынып атакага ташланды. Бер сугышчының пуля тиеп кулбашын яралады. Ул туктап калды һәм икенче кулы белән җилкәсен тотты. Нәкъ шул вакытта сулдагы куаклык артыннан үзйөрешле немец тубы килеп чыкты. Әмма сугышчы югалып калмады, авыртуны да онытып, гранатаны тезләре арасына кыстырды да исән кулы белән аның алкасын тартып чыгарды. Кинәт көчле шартлау яңгырады. Сугышчы һәлак булды, фашист машинасының да гусеницасы өзелде.
Мәхмүт сугыш кырына килгәндә, дошман чигенергә мәҗбүр булса да, атышлар тукталмаган иде әле. Бобруйск юлы буйлары фашист мәетләре, җимерек танклар, автомашиналар белән тулы. Кайчандыр чәчәккә күмелеп утырган аланлыклар снарядлар, миналардан актарылып беткән, урман агачлары чәрдәкләнгән, янып көйгән.
Бер аланлыкта — солдатлар төркеме. Уртада ике санитар кайнаша. Кемдер әйтеп куйды:
1 Феофан Кочуренкога үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
АЛЕКСЕЙ МАРКЕЛОВ ф УТЛАРДА ЧЫНЫККАН <
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның батырлыгы
— Полк командирын үтерделәр... Качурны...
— Нәрсә? — Мәхмүт шулай дип ярсып кычкырды да төркем уртасына атылды.
Петр Васильевич носилкада ята иде. Йөзе танырлык та түгел — кан гына. Хәтта күзләре дә күренми. Полковник, ниндидер сизгерлек белән, үзенә куркынып һәм сыкрап карал торган дустын таныды. Зур кыенлык белән уң кулын күтәрде, Мәхмүт тиз генә аны тотып алды. Качур нәрсәдер әйтергә теләде, әмма тамагыннан гырылдау авазы гына чыкты, чәрдәкләнгән иягеннән кан бөркелде.
Ниндидер көч Мәхмүтнең күкрәген кысты, сулыш алуы авырайды, күз аллары томаланды... Ул дустының кулын тоткан килеш елады... Бәлки ул аны соңгы юлга озата торгандыр...
Мәхмүт алгы сызыкта үз эше белән мәшгуль иде, ә укчы рота атакага сигнал көтә. Мөгаен, дошманга безнең подразделениенең урыны билгеле булгандыр—кинәт окоплар тирәсендә снарядлар һәм миналар ярыла башлады. Усманов шуны гына хәтерли: ачы чинаган тавыш һәм каты гөрселдәү... Ул госпитальдә генә аңына килде. Гаҗәпләнүчеләр дә булмады түгел башта, әлбәттә: офицерлар палатасында — бердәнбер рядовой солдат. Баш очындагы тумбочка өстендә яткан калын папканы ачып карагач, аңа карашлар үзгәрде. Терелә башлау белән, аны эшкә күмделәр: һәркемнең үз портретын ясатасы килә иде.
Көннәрдән бер көнне Мәхмүт, койкага утырган килеш, яралы бер офицерның портретын эшләп утырганда, палатага җилкәләренә ак халат салган ике хәрби кеше
килеп керде. Рәссам шунда ук урыныннан торып аларга каршы атлады. Аристрах Бегунов Һәм политрук Козельский аның белән кочаклашып күрештеләр. Аннары күч-тәнәчләрен чыгарып салдылар.
— Авыру булсаң да, Миша, сиңа биергә туры киләчәк, — диде политрук, елмаеп.
һәм аңа ике хат сузды. Берсе Зоядан, икенчесе—Татарстаннан — сеңелесеннән иде. ♦ Мәхмүт, шатлыгын яшерергә тырышып, хатларны ашыгып кесәсенә салды.
— Миндә дә сиңа яңалык бар,— дип, Бегунов Усмановка бер бит кәгазь сузды. Бу —
Мәхмүт Усмановны, армия художнигы итеп, өченче Армия щтабына күчерү турында армия генералы А. В. Горбатов приказы иде...
Армия газетасы редакциясендә эшләү тагы да катлаулырак булып чыкты: коман-дировкаларга ешрак йөрергә, батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчыларның порт-ретларын, аерым сугыш күренешләрен күбрәк ясарга кирәк иде. Армия зур тизлек белән көнбатышка ашкынды. «Дошманны көнен дә, төнен дә көнбатышка куабыз,— дип язды Мәхмүт Зояга җибәргән хатларының берсендә. — Аны рәхимсез кыйныйбыз... Бик күп эшләргә, язарга туры килә, һәм мин ару-талуны белми эшлим».
...һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән көн җитте!.. Очлы манаралы куполлар күккә оча, калын диварлар җимерелә, фашистлар төялгән тимер вагоннар авып ята. Анда да, монда да фашист мәетләре тәгәрәгән. Мәхмүт Усмановның «Үч» зарисовка- сы шуларны сурәтли. Анда Берлинның бер өлеше чагыла. Рәссам фашист ерткычлары өнен яулап алу моментын тасвирлый. Без бу зарисовканы караганда, рейхстаг түбәсеннән җимерек Берлин панорамасын альбом битенә төшерүче рәссам образын да күрәбез...
*
* *
Җиңү шатлыгы әле дәвам итә. һәркайда тыныч хезмәткә кайткан солдатларны кочак җәеп каршы алалар. Мәхмүт тә шундый көннәрнең берендә Минск шәһәрендә вагоннан төште. Монда да фронтовиклар — кадерле кунак. Алар чиста итеп кырынганнар, яңа, спай формадан. Күкрәкләрендә — орден-медальләр. Ә Мәхмүтнең күкрәген сигез хөкүмәт бүләге бизи. Ул инде офицер.
Кинәт ул баскан урынында катып калды: вагон янында кулына чемодан тоткан мыеклы полковник басып тора. Йөрәк еш-еш тибәргә тотынды. Полковникның да күзләре Мәхмүткә төште.
— Мишка!..
— Петька! Син исәнмени?..
Җыелган халыкка да игьтибар итмәстән, алар бер-берсен кочакларга, үбәргә баш-ладылар.
— Мин бит сине бу дөньяда очратырга уйламаган да идем инде,— диде Мәхмүт, Качурның күкрәгенә төрткәли-төрткәли.
— Әйе, шартлагыч пуля иякне җимергән иде... Хирурглар тырышты, малай. Стройга кайттым, Эльбага барып җиттем.
— Син дә анда булдыңмыни?
Дуслар тротуар буйлап киттеләр. Ә күктә тыныч май кояшы көлә, агачларда чыпчыклар чыркылдаша, тирә-якта гамьсез балалар уйный. Дүрт ел буена һәр көнне, һәр төнне үлем күзенә карап үткәргән солдат өчен болардан да кадерле нәрсә бар икән!..
Белоруссия хәрби округы командующие приказы белән Мәхмүт Усманов Минск шәһәрендәге Кызыл Армия йортының өлкән художнигы итеп билгеләнгән иде. Ярдәм-челәре— унике художник белән ул җиң сызганып эшкә кереште. Аның катнашында оештырылган фронтовик художниклар күргәзмәсе Мәскәүдә дә, Киевта да, Львовта да булды.
1945 елның җәендә командование Зояны Минск шәһәренә чакырырга рехсәт бирде...
АЛЕКСЕЙ МАРКЕЛОВ ф УТЛАРДА ЧЫНЫККАН
...Кызыл Армия йортында үткәргән туйда Петр Васильевич Качур шундый тост әйтте.
— Чәчәкле сүзләр сөйли дип уйламагыз, дусларым... Бездәге кебек дуслык хисе беркайда да юк. Бу дуслык дүрт ел дәвамында канлы сугыш кырларында сыналды. Дошманга нәфрәт никадәр зур булса, солдат дуслыгы, хатыннарыбызга, сөйгәннәре-безгә, якыннарыбызга мәхәббәт шул кадәр көчле безнең... Мин бу бокалны шул утларда чыныккан корыч дуслыкның, мәхәббәтнең ныклыгы өчен күтәрәм...
Бер ел эшләү чорында Минскида Мәхмүт бик күп рәхмәтләр ишетте. Кыйммәтле бүләкләр, премияләр алды. Әмма халык әйтмешли, «Яхшы булса да торган җир, са-гындыра туган җир»! шул.
һәм ул 1946 елда Казанга кайтты.
Татарстан җәмәгатьчелеге Мәхмүт Усмановның фронт графикасына һәм рәсем сәнгатенә зур бәя бирде. Аның күп кенә әсәрләре 1946 елда ук Казанда үткәрелгән зур күргәзмәгә кабул ителде. Аларны «чын реализм, тирән хәрби-патриотик эчтәлек, зур осталык белән аерылып торалар»,— дип бәяләделәр. Усмановның хәрби зарисов- калары һәм картиналары алты автономияле республика күргәзмәләрендә катнашты, һәм аларны тамашачылар яратып карады.
Фронт гадәтедер инде — Мәхмүт Усманов сугыштан соң да көндәлек тормыш вакыйгаларын, бүгенге көн күренешләрен сурәтләүне үз иҗатының төп темасы итеп -айлады. Аның әсәрләрендә хәзер дә якташларының фидакарь хезмәте гәүдәләнә.
■ свостан җирендә «кара алтын» чыгаручыларның хезмәтен рәсем сәнгатендә сурәтләүгә '/1 зур өлеш кертте. Мәхмүт Усманов, сугыштан соң беренче булып, нефть чыккан х<сларга китте. «Татарстан нефтьчеләре иртәсе», «Атаклы бораулау мастеры Гимазов бригадасы», «Яңа Кама» һ. б. лар кебек менә дигән картиналар сериясе шунда иҗат ителде. Бу картиналарның барысы да зона һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә булды, репродукцияләре үзәк газета һәм журналларында басылды. Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия күргәзмәсендә «Татарстан нефтьчеләре иртәсе» картинасы Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ә «Миңлебай газ-бенэин заводы» картинасын «Зур Идел» күргәзмәсе кабул итте һәм ул хәзер дә күргәзмә фондында Мәскәүдә саклана.
Кырык беренче елның җәендә Румыния чигенә барганда, Бессарабиядәге хыялла-рын да тормышка ашыра ул. Республикабызның индустриаль пейзажы гына түгел, та-бигать күренешләре да аның иҗатында шактый зур урын алып тора. График буларак та, рәсем сәнгате остасы буларак та, Усманов иҗатына бер нәрсә хас — оптимизм.
— Мин күргәзмә залларында тамашачының күңеле күтәрелүен телим, — ди ул. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Мәхмүт Усмановның «Туган як» исемле персональ күргәзмәсенә карата юкка гына: «Мәхмүт! Хезмәт сөючәнлегең, шат сәнгатең өчен зур рәхмәт сиңа!» — дил отзыв язмаган!
Мәхмүт Усмановның соңгы хезмәте — КамАЗга багышланган эур полотно — триптих. Бу әсәрдә автогигант төзелеше дә, Кама буендагы Яңа шәһәр дә, аларны төзүчеләрнең фидакарь эшләре дә калку һәм сәнгатьчә сурәтләнгән. Триптих шулай ук «Зур Идел» күргәзмәсендә уңай бәя алды.
Әйе, Иделдән Эльбага кадәр авыр сугыш юлы үткән, бала чактан ук туган халкының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сәнгать әсәрләре иҗат итәргә хыялланган рәссам туган ягын данга күмгән бөек вакыйгалардан читтә кала алмый. Ул хәзер дә солдат, ул хәзер дә алгы сызыкта!
М. ХӘМИТОВ тәрҗемәсе.