Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


Габдрахман Таһирҗанов — гарәп һәм фарсы әдәбиятлары буенча танылган белгеч, Ленинград университетының профессоры. Борынгы фарсы-таҗик шагыйрьләре турында зур-зур хезмәтләр язу белән бергә, ул татар әдәбияты тарихы белән дә якыннан кызыксынып яши. Укучылар хәтерлидер, моннан берничә еллар элек аның «Фирдәүси һәм Колгали» исемле бер мәкаләсе безнең журналда да («Казан утлары». 1968 еп. 12 сан.) басылган иде.
Журналыбызның шушы саныннан без Габдрахман ага Таһирҗановның борынгы татар әдәбияты тарихына караган яңа мәкаләләрен баса башлыйбыз. Бай фәнни чыганакларга һәм яңа фактларга нигезләнеп язылган ул мәкаләләрдә күп кенә катлаулы мәсьәләләр күтәрелә, кызыклы фикерләр әйтелә. Шул ук вакытта әлеге мәкаләләрдә әйтелгән аерым тезисларның галимнең үз фикере булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә торган бу мәкаләләр гыйльми нигездә фикер алышуның яңа этабы дип каралырга тиеш.
Редакциягә тәкъдим ителгән беренче вариантта мәкаләләр катлаулы гыйльми аппарат һәм төрле телләрдәге текстлар белән тәэмин ителгән иде. Журналның үзенчәлеген исәпкә алып, мәкаләләрне җиңеләйтеп, яңадан эшкәртеп чыгарга туры килде. Нәтиҗәдә чыганакларның исемнәре тулы бирелмичә, бары авторга яисә китап исеменә ишарә ясау белән чикпәнелде, борынгы атамалар, әсәр һәм кеше исемнәре хәзерге орфографиягә якынайтылып бирелде. Редакциянең үтенече буенча, бу эшләрнең барысын да тарихчы Миркасыйм Госманов башкарды.
Халкыбызның этник тарихы нигезендә әдәбиятның узганына бер караш
КЕРЕШ
айбер галимнәр Казан татарларының бабалары болгарлар түгел, ә бәлки монгол-татар илбасарларыннан калган килмешәкләр дигән карашны алга сөрәләр. Татар этногенезы мәсьәләсендә мондый позициядә торучылар безнең галимнәр тарафыннан беренче планга куелган болгар теориясен күрмәмешкә салыналар.
Хәзерге татарларның бер өлешен тәшкил итүче мишәрләр хакында да сәер фикерләр әйтелгәләде. Кайберәүләр, бу төркем татарларның матди, рухи культураларын, тел үзенчәлекләрен җентекләп тикшерәсе урынга, «мишәр» сүзен борынгы бер фин кабиләсенең «мещера» дигән исеме белән чагыштыруны, тышкы охшаш
К
лыктан эчке уртаклык эзләүне кулайрак күрделәр Галимнәр арасында бүгенге татарлар белән борынгы болгарларның тел җәһәтеннән якынлыгын инкарь итәргә тырышучылар да кәк түгел. Мисал өчен әллә ни ерак барып тормыйча. 1970 елдан бирле чыгып килгән «Советская тюркология» журналындагы кайбер материаллар белән танышу да җитә. Кол Галинең • Кыйссаи Йосыф» поэмасы һәм Алтын Урда чоры Идел буе әдәби әсәрләренең телләре белән хәзерге татар теле арасындагы уртаклыкны күрүдән баш тартучылар да шактый» Мондый карашларның нигезендә «татарлар элекке монгол-татар яулап алучыларның калдыклары, димәк, мәдәниятсез, кыргый кавемнәрнең варисы» дигән тенденция ятуын, яисә аларның гомуми җирлексез, аерым фактларга ябышып ятудан туган адашу икәнлеген исбат итүе артык кыен булмаса кирәк. Хәер, беренче тенденциянең дә ахыр чиктә фактларга формалистик мөнәсәбәттән килеп чыгуы артык зур сер түгел (әйтик, урта гасырлардагы монгол телле «татар» белән хәзерге төрки телле татар арасына төрле форма, төрле алымнар ярдәмендә тигезлек билгеләре кую...). Ә мондый алымның, ягъни аерым, ялгызак фактлар нигезендә зур нәтиҗәләр чыгаруның ялгыш кына түгел, хәтта зарарлы да булуы күптән мәгълүм. Заманында, фактлар белән эш итү мәсьәләсенә махсус тукталып, В И. Ленин болай дигән иде:
«Вак-төяк фактлар, әгәр тулаем бәйләнешеннән аерым алынсалар, әгәр алар өзек-өзек һәм теләсә ничек итеп алынсалар, нәкъ менә уенчык яки тагы да начаррак бернәрсә булалар...
Моннан чыга торган нәтиҗә ачык: төгәл һәм бәхәссез фактлардан шундый фун-дамент салырга тырышырга кирәк... Бу чын фундамент булсын өчен, аерым фактларны түгел, бәлки тикшерелә торган мәсьәләгә кагылышлы фактларның бөтен җыелмасын алырга, берсен дә төшереп калдырмаска кирәк» (В. И. Ленин. Әсәрләр. 23 том. Казан. 1960 ел. 295—296 битләр).
В. И. Ленинның бу фикере бер бүгенге көннең иҗтимагый-политик күренешләре өчен генә түгел, бәлки борынгы чорга караган тарихи мәсьәләләрне, җөмләдән, халыклар формалашуын, аларның матди һәм рухи культураларын, телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнү өчен дә зарури. Халкыбызның килеп чыгышын аныклаган чакта без. бер язма истәлекләр яисә гореф-гадәт күренешләре белән генә чикләнмичә, бүгенге фәннең күп төрле тармаклары ирешкән казанышларның барысыннан да төгәл файдаланырга тиешбез. Әйтик, урта гасырларда Идел буенда яшәгән халыклардан хазар, болгар, бортас, угыз, кыпчак һәм монгол-татарләр турында гарәп- фарсы, әрмән. Византия тарихчылары һәм географлары хәбәрләрен, рус елъязмаларын җентекләп өйрәнү өстенә, элекке төрки кабиләләренең телләрен, шул телләрдә иҗат ителгән (сакланып калган) истәлекләрне энәсеннән-җебенә кадәр белергә кирәк Моннан тыш, без гаять әһәмиятле археологик табылдыкларны, төрле характердагы энтографик материалларны үзләштерергә, шулай ук топонимик мәгълүматларны барларга, ниһаять, халыкларның тышкы кыяфәтләрен (физик типларын) өйрәнүче антропология белеменең нәтиҗәләрен дә игътибарга алырга тиешбез. Бары шулай эшләгәндә генә без халык тарихын, аның матди культурасын җентекләп өйрәнүдә сизелерлек казанышларга ирешә алырбыз. Бары шундый күпьяклы эзләнүләр алып барганда гына социаль үсешнең, иҗтимагый тормышның бер җимеше булган әдәбият тарихын чагыштырмача төгәл һәм гадел яктырта алырбыз.
Дәрес, борынгы чордагы әдәби процессны тикшергәндә тагы өстәмә таләпләр дә туа. Мәсәлән, бер-берсенә якын, кардәш телләрдә иҗат ителгән борынгы әсәрләрнең миллилеген ничек аныклап, соңгы дәверләрдә оешкан милли әдәбиятларның чикләрен ничек билгеләргә? Мәгълүм булганча, бу сорауларга төгәл җавап бирер өчен, гадәттә, түбәндәгеләрне ачыклау зарури: шагыйрь яки әдип кайда, кайсы халык арасында туып үскән яисә иҗат иткән; әсәр нинди телдә язылган яисә кайсы конкрет тел-шивә мохитында сакланып калган; истәлектә нинди конкрет төбәкнең табигате сурәтләнеп, кайсы халыкның гореф-гадәте, тарихи шартлары чагылыш тапкан һәм башкалар. Менә шушы сорауларның һәммәсенә яки ким дигәндә зур өлешенә җавап биргәндә генә мәсьәләне азмы-күпме дөрес хәл итәргә мөмкин. Кызганычка каршы, аерым-ялгызак сорауларга җавап китерү белән генә дә мәсьәләне кырт кисеп куярга омтылулар шактый. Фикеребез дәлилле булсын өчен, тугандаш әдәбиятлар практикасында булган кайбер гыйбрәтле мисалларга мөрәҗәгать итик.
1967 елда «XI—XVII гасыр төркмән әдәбияты шагыйрьләре» исемле китап басылып чыкты. Анда, төркичә иҗат иткән шагыйрьләр белән беррәттән, хәзерге Төркмән- стан туфрагында яшәп, фарсы телендә иҗат иткән шагыйрьләр дә, чыгышлары буенча . төрки халыклардан булып, Иран һәм һиндстанда фарсыма әсәр язган авторлар да, көньяк Кавказда яшәгән Ак Куюнлы, Кара Куюнлы ханнары да, Әхмәд Ясәви кебек ш Төркстан һәм Харәзем шагыйрьләре дә асыл төркмән шагыйрьләре рәтенә кертелә. Моннан тыш, кайбер тюркологларның «харәземле түгел микән» дигән фаразларына 5 гына таянып. Кол Гали белән Котбны да шул төркемдә саныйлар.
Үзбәк әдәбияты тарихы буенча чыккан китапларда да сәер фактлар шактый. 2 Мәсәлән, Мәхмүд Кашгари белән «Котадгу белек» авторы Йосыф Хас Хаҗиб, ‘ «һибәтел-хәкаикъ» (дөресе «Гыйбәтел-хәкаикъ» — Г. Т.) әсәрен язган Әхмәд Югнаки, болардан тыш, Әхмәд Ясәви, Насретдин Рабгузи, Котб, Сәйф Сарай һәм тагын бик * күпләр бары тик үзбәк шагыйрьләре сыйфатында гына тәкъдим ителгән. £
Мондый алым теге яки бу авторның кайсы халык арасыннан чыкканлыгын ачык- J лау өчен яраса да, бер билгеле иҗатның нинди конкрет милли әдәбият процессына каравын дөрес билгеләүдә җитәрлек дәлил була алмый. Чөнки урта гасырларда еш 2 кына хөкүмәтләр алышынып, дәүләт чикләре сүтелеп, милләт булып формалашып 3 өлгермәгән халыкларның этник бердәмлеге бер җимерелеп, бер тергезелеп, гел 5 үзгәреп торган, бер әдәби телдә төрле-төрле этник группаларның вәкилләре иҗат 3 иткән. Менә шуңа күрә бары бер генә территориаль яисә бер генә ыру-кабилә принцибын алга сөрү мәсьәләне төгәл, гадел чишеп бетерә алмый. Чөнки территория Q “икләре белән этник география һәм политик-иҗтимагый шартлар күп очракта тәңгәл, 2 тигез булмаган. Шуңа күрә иҗтимагый шартлар тәэсирендә, терекөмеш кебек, гел җ үзгәреп, гел төрләнеп торган җанлы организмны — әдәби хәрәкәтне соңгы дәвердә барлыкка килгән шартлы географик кысаларга куып кертү буталчыклыктан башка һичнәрсә тудырмый. Моның шулай икәнлеген таҗик әдәбияты тарихында булып узган кайбер тенденцияләр мисалында да ачык күрергә мөмкин. Мәсәлән, илленче елларда урта гасыр фарсы-таҗик әдипләрен бер милли-территориаль нигездә генә аерып карау, борынгы чорда ук иран телле ике мөстәкыйль милли әдәбият булу фикерен алга сөрү омтылышлары көчәйгән иде. Ләкин кайбер таҗик әдәбиятчыларының өметләре акланмады: таҗик халкы гасырлар буе үз җырчылары дип яратып укыган Сәгъди һәм Хафиз кебек Шираз (Ирандагы өлкә — Г. Т.) шагыйрьләрен, чыгышы буенча төрки, ләкин фарсыча язган әсәрләре белән бөтен фарсы-таҗик әдәбиятына көчле тәэсир ясаган һиндстанлы Әмир Хөсрәү Дәһләви, Габделкадыйр Бедил мирасын, шулай ук Әзербәйҗанда яшәгән, әмма нигездә фарсы-таҗик әдәбияты үсешенә өлеш керткән Низами һәм Хакани иҗатларын да таҗик әдәбиятының алтын фондыннан алып ташлау мөмкин түгел иде. Чөнки, киресенчә эшләсәк, дөньякүләм әһәмияткә ия бай фарсы-таҗик әдәбияты бербөтен организм булудан туктап, аерым-ялгыз авторлар, үзара бәйләнешсез әдәби факт кисәкләреннән гыйбарәт булып калыр иде. Шуңа күрә фәндә фарсы телендә иҗат иткән авторларның барысын да, чыгышлары буенча кем булуларына һәм кайда яшәүләренә карамыйча, бер зур әдәбиятның — иранлы-ларның, таҗикларның, афганлыларның уртак әдәбиятының уртак вәкилләре дип карау принцибы—тарихи дөрес һәм тормышчан, гадел принцип өстен чыкты.
Урта гасырларда язылган терки телле әсәрләрнең кайсы милләткә каравын билгеләү аерата кыен мәсьәлә. Төрки халыкларның элегрәк, нигездә, күчмә кабиләләрдән торуы, вакыт-вакыт урын-ватан алмаштырулары, үзара аралашып, хәтта буталып яшәүләре аларның этник составлары белән телләренә, гореф-гадәтләре белән фольклорына нык тәэсир ясаган, тарихи уртаклыкны, якынлыкны көчәйткән (ә кайбер очракта, киресенчә, киметкән). Шуңа күрә хәзерге төрки милләтләренең язма әдәби мирасларын билгеләгәндә, мәсьәләгә берьяклы килергә ярамый. Киресендә, В. И. Ленин өйрәтмәләренә таянып, фактлар җыелмасы нигезендә хөкем йөртергә, катлаулы күренешләрне артык гадиләштермичә, шул ук вакытта гап-гади тормыш хакыйкатьләренә дә күз йоммыйча эш итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә без үзебезне кызыксындырган сорауларның күпчелегенә чагыштырмача төгәл җавап таба алачакбыз.
Мәсьәләнең әнә шулай бик катлаулы булуын игътибарга алып, без бу күзәтүдә, аерым язучы иҗатын, конкрет әсәрләрне тикшерүдән бигрәк, шуларны тудырган
ГАБДРАХМАН ТАҺИРЖАНОВ
тарихи шартларга, җөмләдән, этногенез мәсьәләләренә, тел кардәшлегенә, халыклар арасындагы экономик һәм культура багланышларына, шулай ук дин һәм идеология* нең әдәби процесска ясаган тәэсиренә тукталып узуны зарури таптык.
Терле төрки халыклар арасындагы әдәби уртаклыкка зур игътибар бирү тарихи җәһәттән күптән акланган нәрсә. Аларның тел ягыннан якынлыклары азмы-күпме белемле кешегә мәгълүм. Күп кенә төрки кавемнәренең һәм халыкларның борынгы хуннулар. Төрки каганлык, аннары Алтын Урда дәверләрендә, ниһаять, бирегә таба Россия империясе составында уртак язмыш кичерүләре дә бәхәссез нәрсәләр. Шулай ук түбәндәге принципиаль фактларны да истән чыгармаска кирәк: патшалар, ханнар, клерикаль руханилар, халыклар арасына коткы салып, аларны ызгыштырып, сугыш-тырып яшәргә теләсәләр дә, демократик массаларда, алдынгы карашлы укымышлы- ларда үзара аралашу ихтыяҗы, шундый аралашу нәтиҗәсендә туган дуслык тойгылары бетмәгән, бәлки чордан-чорга көчәйгән. Моның шулай икәнлеген яңа дәвер тарихыбыз, бүгенге тормышыбыз тулысынча раслый.
Ниһаять, бу күзәтүләрдә без феодализм чоры татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән багланышын бөтен киңлеге белән түгел, бәлки таррак күләмдә — бары төрки әдәбиятлар даирәсендә карыйбыз. Дөрес, вакыт-вакыт гарәп-фарсы әдәбиятына да мөрәҗәгать итәргә туры килде.
БОЛГАРЛАРНЫҢ ЧЫГЫШЫ, КАРДӘШЛӘРЕ ҺӘМ НӘСЕЛ-НӘСӘПЛӘРЕ
Миладидан* элек 209 нчы елда Үзәк Азиядә һәм аның көнчыгышында көчле күчмә дәүләт оеша. Бу—тарихта мәшһүр Хуннулар дәүләте була. Хуннуларның нигездә төрки кабиләләрдән торганлыгы хәзер бер тарихчыда да шөбһә уятмый. Әлбәттә, дәүләт составында башка телдәге халыкларның булуы да инкарь ителми.
Хуннулар гасырлар буена кытайлар белән сугышып яшиләр. Милади ел исәбе буенча 155 елда, кытайлар белән «сянби» дип аталган монгол телле кабиләләрнең берләшүе нәтиҗәсендә, Хуннулар дәүләте җимерелә, һәм җиңелүчеләр, Көнбатышка таба чигенеп, Идел-Урал араларына килеп урнашалар. Күп тә узмый, җирле халыклардан угорларны, иран телле алан-сармат кабиләләрен буйсындыра-буйсындыра, алар Төньяк Кавказга килеп чыгалар, аннары Көнчыгыш Европага һөҗүм итәләр. Нәкъ менә шул яулап алучыларны көнбатыш авторлары «гуннар» дип атаганнар (бу вакыйгалар хакында совет галиме Л. Н. Гумилев хезмәтләреннән укырга мөмкин).
Хуннулар дүрт йөз елдан артык хөкем сөргәннәр, шул вакыт эчендә алар кул астында булган монгол һәм угор кабиләләренең күпчелеге төркиләшеп өлгергән булырга охшый. Хуннулар берләшмәсе составына кергән «унногундур», «уногур», «сарагур», «катрагур» һәм «савир» дигән кабиләләрнең исемнәре шуңа ишарә ясый. Шул чор тарихын җентекләп тикшергән күренекле совет тарихчысы М. И. Артамонов үзенең «Хазар тарихы» исемле монументаль хезмәтендә аларның бер өлешен төркиләшкән угорлардан гыйбарәт дип уйлый. В. В. Радлов исә «-уногуржларны ун уйгур, =сарагур»ларны сары уйгур дип аңлый. Осетин телчесе В. И. Абаевның әйтүенә караганда, хәзерге осетин телендә төрки-уйгур тәэсире сизелә икән.
Менә шул кабиләләрдән «утигур» һәм «кутригур» дигәннәре Төньяк Кавказда яшәгән һәм, үзара берләшеп, «болгар» исемле эрерәк кавемне тәшкил иткән. Болгар берләшмәсендә шулай ук «барсула» һәм «савир» (яки «сувар») исемле нәселләрнең дә булуы мәгълүм. Бер үк вакытта болгарларның хазарлар белән тел ягыннан бик якын икәнлекләре дә исбат ителгән факт.
571—632 елларда, ягъни 61 ел дәвамында, бу хун-болгар кабиләләре Төрки каганлык (империя) составына керәләр. Бу чорда хазарлар дәүләт башындагы «нуши- би» төркиләре, ә болгарлар исә «дулу» дип аталган кабиләләр белән аралашып яши. Әмма, Җонгария һәм Җидесу өлкәләрендәге дулулар дәүләт башындагы нушибилар- га каршы баш күтәргәч, Төньяк Кавказдагы дулуларның җитәкчесе Кубрат мөстәкыйль
Милади — гамәлдәге ел хисабы.
Олуг Болгар дәүләтен оештыра. Нәтиҗәдә, бу яктагы дулулар болгарлар белән нык аралашып, яңа болгар союзы туа.
Кубрат үлгәннән соң хазарлар, кәчәеп, болгарларны җиңәләр. Кубратның Аспарух исемле бер улы (тюрколог Ашмарин бу исемне Ишбирде дип аңлата...), болгарларның бер теркемен ияртеп, Дунай буйларына китә. Батбай исемле икенче улы, үз кул астындагы сувар кабиләләренең бер өлеше белән хазарларга буйсынып. Төньяк Кавказда кала бирә (Нәкъ менә шул болгар-суварлардан хәзерге балкар һәм карачай төркиләре килеп чыкканга охшый. Чөнки, Артамоновның әйтүенә караганда, хәзер дә кайбер Кавказ халыклары карачайларны «савар» дип атыйлар икән.) Кубратның өченче улы исә, болгар, барсула һәм суварларның зур төркемен ияртеп, Кама-Идел буйларына күтәрелә.
Болгарларның Төньяк Кавказда ничек яшәүләре турында без Византия һәм әрмән тарихчыларының, географларының әсәрләреннән беләбез (ул хәбәрләрне Артамонов, Гумилев хезмәтләреннән табарга мөмкин). Идел буе болгарларының тарихын исә, мәгълүм булганча, гарәп-фарсы чыганаклары, өлешчә рус елъязмалары, ниһаять, археологик материаллар нигезендә тикшерәләр. Ләкин кайбер очракларда мондый мәгълүматларны тәнкыйть иләге аша уздыру җитеп бетми. Мәсәлән, урта гасыр Шәрык авторларыннан Ибне Рустә, Гардизи, әл-Истәхриләр болгарлардан төньякта бәҗнәкләр (печенеглар) яши, дип язалар. XVII йөз авторы Хаҗи Хәлфә, борынгы болгарлар турында сөйләп, аларның гореф-гадәтләре, телләре русларныкына охшаган, ди. Нәкъ менә шуңа таянып, археолог А. П. Смирнов Идел буе болгарларының «бик нык славянлашкан» булуы хакында яза. Хәлбуки, Хаҗи Хәлфәнең соңгы чорда гына язылган әсәрендә борынгы Идел буе болгарларына бирерәк дәвердәге Дунай болгарларының сыйфатларын күчерүе, димәк, мәсьәләне бутавы ярылып ята. А. П. Смирнов исә, менә шул буталган фактны җентекләп тикшермичә, еракка китә торган нәтиҗәләр чыгарып ташлый, буталчык өстенә тагы буталчык өсти.
Чынлыкта урта гасыр гарәп-фарсы авторларының әсәрләрендә кайбер хәбәрләрнең буталып бирелү фактлары, анахронизмнар шактый. Моның шулай икәнлеген күренекле совет ориенталисты Б. Н. Заходер үзенең «Көнчыгыш Европа хакындагы хәбәрләрнең Каспий җыелмасы» исемле капиталь хезмәтендә (II том) тулысыича раслый. Аның ачыклавынча, X йөздә язган гарәп һәм фарсы галимнәре болгарлар, бортаслар, бәҗнәкләр һәм маҗарлар (венгерлар) хакындагы материалларның зур өлешен элгәрге чорда яшәгән Византия авторларыннан механик рәвештә күчереп алганнар икән. Менә шуңа күрә Идел буе болгарлары хакында язган Ибне Рустә һәм башкалар, дөрес фактларны хәбәр итү белән бергә, болгарлардан «төньякта бәҗнәкләр (печенег, половецлар) булуын» әйтәләр. Хакыйкатьтә хәбәрләрнең бу өлеше Төньяк Кавказ болгарларына, ягъни VI—VII гасыр болгарларына карый.
Гарәп язучылары славяннарны да, финн-угор халыкларын да «сәкалибә» («сәкъ- лаб»нең күплек формасы) дип йөрткәннәр. Ибне Фазланның болгарларны «сәкалибә» дип атавын А. С. Смирнов славянлашуга дәлил итеп китерә. Хәлбуки, Ш. Мәрҗани үк дөрес ачыклаганча, «сәкалибә» дип гомумән төньяк халыкларын атаганнар.
Ибне Фазлан әсәрен тикшерүче А. П. Ковалевский, борынгы гарәпчә куфи язуында «р», «з», «н» хәрефләренең бер төрлерәк сурәттә булуыннан чыгып, «сувар» урынына «суван» яисә «суваз» дип үзгәртеп укый. Шуның белән фәнгә күп кенә буталчыклар кертә. Чөнки шушы бер хәреф, дөресрәге, шөбһәле хәреф нигезендә кайберәүләр халыклар этногенезы кебек катлаулы мәсьәләләрдә «суваз» һәм «чуаш» сүзләрен тәңгәлләштерү кебек зур гыйльми «гипотезалар» күтәреп чыгалар. Мәгәр, әлеге бер хәреф белән мавыгып, тарихи фон дигән иң мөһим таләпне онытып калдыралар. Шулай ук, «суфи язуындагы «тъ» һем «к» (-г) хәрефләренең охшашлыгын исәпкә алмыйча, «Белеге вар» урынына «Белтавар» дип ялгыш укып, хәзергә хәтле үзләре тудырган буталчыклыктан котыла алмыйлар. Мондый укылышның ялгыш һәм перспективасыз булуын заманында Ш. Мәрҗани дә күрсәткән иде...
Бу китерелгән мәгълүматлардан болгарларның борынгы бабалары Хунну дәүләте составына керүе, аннан соң, Терки каганлык чорын кичереп, Идел буена килеп чыгулары ачык чалымлана. Шул ук вакытта болгарларның төрле төрки кабиләләрдән торган берләшмә булуы да бәхәс тудырмый.
Тарихи мәгълүматларны җентекләп тикшерүне дәвам итсәк, болгарларның нәсел-
ГА БДРАХМАН ТАҺИРҖАНОВ ф ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ф
варислары кем булуын да ачыкларга мөмкин. Бер суз белән әйткәндә, Кама-Идел буе болгарларының төп варислары, һичшиксез. Казан татарлары. Ләкин «татарлар — Алтын Урда чоры килмешәкләре» дигән караштан арынып бетмәүчеләрнең әле дә барлыгын исәпкә алып, бу мәсьәләгә, ягъни болгар-татар кардәшлеге мәсьәләсенә махсус тукталуны кирәк табабыз. Тик, урын тарлыгын игътибарга алып, аеруча мөһим фактларны санап узу белән генә чикләнергә туры килә.
Беренчедән, антропологик фактлар бик гыйбрәтле нәтиҗә бирәләр. Мәсәлән, Идел буе татарларының бит кыяфәтләрен, физик типларын җентекләп тикшергән Т. А. Трофимова (1949 ел) хәзерге татарлар белән борынгы болгарлар арасындагы нәсел уртаклыгын тулысынча раслый. Археолог А. X. Халиковның яңа эзләнүләре дә бу фикергә өстәмә дәлил була ала («Урта Идел буе халыкларының этногенез мәсьәләләре» дигән китапка карагыз). Мәскәү профессоры В. П. Алексеевның яңа материалларына караганда, хәзерге татарларда европеоид болгарлар, алардан элек үк Идел буенда яшәгән монгол кыяфәтле физик типларның эзләре мул очрау белән бергә, Алтын Урда чорына хас киң маңгайлы кыпчакларның мисаллары да шактый икән (әле генә күрсәтелгән китап).
Икенчедән, этнографик материаллар да бик характерлы. Мәсәлән, Ибне Фазлан сүзләренә караганда, борынгы болгарлар, соңгы дәвер Казан татарлары кебек үк, мәетләрен кабер төбендә казылган ләхеттә күмгәннәр. (Мәет күмү йоласының этногенез мәсьәләсендә иң мөһим критерийлардан икәнлеген искәртеп узу артык булмастыр.) Болгарлар Төньяк Кавказда яшәгән чакта да, Идел буена килеп төпләнгәч тә чәчләрен кырып, такыр баш белән йөргәннәр. Соңгы чор Казан татарларының да чәч йөртмәүләре мәгълүм (чәч кыру мөселманлык галәмәте генә түгел!). Археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләренә караганда, татарларның матди культурасы да (эш кораллары, савыт-саба һәм кием-салымнары, архитектура һәм зиннәт-бизәнү әйберләре, көнкүреш сәнгате) болгар чорына барып тоташа икән. Дөрес, болгарларга хас материаль культураның кайбер элементларын күршедәге угор-финн халыкларында да очратырга мөмкин. Ләкин моннан берьяклы нәтиҗә чыгарырга ярамый, чөнки болгарларда хөкем сөргән рухи культура эзләре угро-финнарга бөтенләй диярлек кермәгән. Без язу, фәлсәфә һәм дин, язма әдәбият традицияләрен күздә тотабыз. (Болар хакында этнограф Н. И. Воробьев хезмәтләрен укырга мөмкин.)
Өченчедән, Идел буе болгарларының башка төрки халыклар белән мөнәсәбәтләре тарихын да онытмаска кирәк. Билгеле булганча. Болгар ханы Алмас угызлар башлыгының кызына өйләнгән. Ибне Фазлан илчелеге составындагы тылмач гарәпләргә угызлар белән дә, болгарлар белән дә аңлашырга ярдәм иткән. Болгарлардагы «турун» (хан нәселеннән булган түрә) һәм «тархан», «тәгин», «инал», «боерык» кебек чин-дәрәҗә сүзләренең угызларда киң таралуы әлеге фикерләрне өстәмә рәвештә дәлилли.
Святослав Болгарга һөҗүм иткәч, болгар-суварларның бер төркеме Түбән Иделгә күчеп китүе хәбәр ителә. Ихтимал, алар шул яктагы Сәксин шәһәрен төзүдә дә катнашканнардыр. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгари Сәксинне «сувар шәһәре» дип атый. Моннан тыш, кайбер рус елъязмаларында Иделнең түбән агымындагы халыкларның «нижние болгары» дип аталуы да бик мөһим. Ә кайбер гарәп-фарсы авторлары Сәксиннең зур төрки шәһәр булуын, анда «кырык таифә угызлар» яшәвен әйтәләр. 1229 елда, монголлар һөҗүме башлангач, Сәксин халкының бер өлеше Кама болгарларына килеп кушыла. Кыскасы, болгарлар, кайбер тюркологлар уйлаганча, үз алдына аерым, бик хосусиятле бер төрки кавем түгел икән. Хәзерге татарлар да башка угыз һәм кыпчак телле төрки милләтләргә шундый ук дәрәҗәдә якын мөнәсәбәттә торалар.
Ниһаять, дүртенчедән, болгар җиренә хас топонимнарның (географик атамаларның) да гомум төрки дөнья белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын искәртергә кирәк. Әйтик, мәрхүм эпиграфист Һарун Йосыповның ачыклавынча, болгарлар яшәгән җирләрдәге географик исемнәрнең күпчелеге Үзәк һәм Урта Азиядә яшәгән туба, тәләс, төргәш, карлук, кыят кабиләләре белән тарихи мөнәсәбәткә ишарә ясыйлар икән.
Җыеп әйткәндә, борынгы болгарларның гомум төрки дөнья белән бердәмлеге бәхәс тудырмаса, аларның бүгенге нәселләренең дә төркилек ягыннан «ялгыз утрау» булмавы һәркемгә мәгълүм нәрсә. Тел фактлары да моны тулысынча раслый, ләкин бу хакта чак кына алга таба узгач сөйләрбез.
МИШӘРЛӘР КЕМНӘР!
БОРТАСЛАР НИНДИ ХАЛЫК!
Болгарлар бер Казан татарларының гына түгел, бәлки мишәрләрнең дә бабалары. ” Моны исбат итә торган фактлар шактый. Дөрес, татарларның бу төркемен, яшәгән урыннары буенча аларга соңыннан кушылган исеменнән чыгып, «маҗар» яисә «мещера» белән бәйләүчеләр бар. Аларны төркиләшкән бортаслар дип уйлаучылар да очрый. Соңгы фикергә дәлил итеп хәзер мишәрләр яши торган җирләрнең кай- берләрендә элек бортаслар торуын күрсәтәләр (мишәрләр хакындагы төрле карашлар белән Р. Мөхәммәдованың 1972 елда Мәскәүдә чыккан китабыннан танышырга мөмкин).
«Бортас» сүзен ишетүгә болар нинди халык соң? дигән сорауның тууы ихтимал. Әйе. хәзер мондый исемне йөртүче бер милләт тә, этник группа да юк. Мәгәр җәмәгатьчелеккә аз мәгълүм язма чыганаклар һәм башка өстәмә дәлилләр әлеге сорауга җавап табарга мөмкинлек бирә, өстәвенә «мишәр мәсьәләсен» ачыкларга да булышлык итә.
Б. Н. Заходер үзенең югарыда телгә алынган хезмәтендә бортаслар турындагы X йөз гарәп-фарсы хәбәрләренең элеккерәк чорга караган булуын, ә X гасырда исә
шул исемне йөртүче аерым халыкның булмавын ышанычлы итеп дәлилли. Шул ук
вакытта галим борынгы чор бортасларның төрле кабиләләр берләшмәсе булуын күрсәтә. Чыннан да, X гасырдагы Идел буе халыкларыннан төркиләр, башкортлар, угызлар, болгарлар, руслар кебек кавемнәрне аерым-аерым атаган Ибне Фазлан бортас дигән бер мөстәкыйль халыкны бөтенләй телгә алмый.
Югарыда Җаек-Идел араларында элегрәк угор-финн кабиләләре яшәгәнлеге.
милади башында килгән хуннуларның аларны буйсындыруы, хәтта җирле халыклар белән аралашып китүләре хакында әйтелгән иде. Археологик материаллар, бигрәк тә, мәет җыю (җирләү яисә яндыру) йолалары Җаек-Идел төбәгендәге халыкларның этник җәһәттән үзгәрүен раслый. Менә шуннан чыгып, бортас дигән кабилә берләшмәсе шушы чорда барлыкка килгән дип уйларга кала. Бу союз составында, җирле угор-финнар белән бергә, маҗарлар (венгерлар), төркиләр дә булганга охшый. Соңгылары берләшмәнең башында торган булырга тиеш, чөнки күп кенә чыганакларның бортасларны тулаемы белән төркиләрдән дип исәпләве шуңа ишарә ясый. Ихтимал, тора-бара әлеге хаким төркиләрнең бер өлеше җирле халыклар арасында эреп, тел-
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
ләрен югалтканнардыр, чөнки кайбер чыганаклар, киресенчә, бортасларның тел д
ягыннан хазар һәм болгарларга охшамауларын әйтәләр.
Бортасларның Иделнең уң ягына күченүләре VIII йөзгә караса кирәк. Мәсәлән, * әл-Балазури һәм Ибне Агсам Куфи кебек язучыларның әйтүләренә караганда, < 737 елда Төньяк Кавказ һәм Хазарда сугышучы гарәп полководецы Мәрван, хазар ~ каганын эзәрлекли-эзәрлекли Урта Иделгә кадәр күтәрелә, юл уңаенда, бортаслар и белән дә сугыша, һәм аларның күбесен кыра. Шулай ук 813 елда Әзербәйҗан һәм Ширван якларына ясалган һөҗүмнән кайтучы руслар, Иделдән Донга күчкәндә, бортасларның хәрби көчләре тарафыннан эзәрлекләнәләр. (М. И. Артамонов. Хазар
тарихы. 371 бит.)
Соңрак дәверләрдә бортаслар төньяккарак, хәзерге мордвалар җиренә таба күченгәннәр булса кирәк. Әйтик, кайбер гарәп авторларының «бортаслар урманнарда яшиләр», аларда җәнлек тиреләре, бал күп, балдан исерткеч эчемлек ясыйлар, дигән хәбәрләре шуңа ишарәли. Шул ук вакытта бортасларның бер өлеше хәзерге мордваларның бабалары белән аралашып яшәгән булырга тиеш. Безнеңчә, Лаврентьев елъязмасында: «...придаша Мордва с Пургасом к Новгороду» дип. «мордва» белән «пургас»ның тиңдәшләр итеп бирелүе шуны күрсәтә. Димәк, А. П. Смирновның Пургас исемле мордва князен уйлап чыгаруы бөтенләй нигезсез. Соңрак чорда яшәгән кавказлы галим әл-Бакувинең бортас урынына «боргас» дип язуы бу фикерне өстәмә рәвештә дәлилли. Мәшһүр Рәшидетдин белән Плано Карпини да, монголлар тарафыннан буйсындырылган халыкларны санаган чакта, мордва, мукшылар белән янәшә бортасларны да саныйлар: XVI—XVII йөзләрдә язылган русча «писцовый» читапларда да нәкъ шундый ук хәл. Кыскасы, бортас белән мордва тәңгәл түгел. •Археологик истәлекләр дә ахыр чиктә шушы фикер файдасына сөйли.
Ниһаять, мишәрләр яши торган җирләрдә «Бортас» исемле саф мишәр авылының
очрамавы да бер дә сәбәпсезгә түгелдер. Аның каравы, 1771—73 елларда тезелгән географик белешмә күрсәткәнчә, Тәтеш әязендә шул исемдәге өч татар авылы, Ядрин һәм Цивиль өязләрендә ө- чуваш авылы булган икән. Димәк, нигездә угро- финн телле булган бортасларның төрле чорларда өлешчә мордвалар, өлешчә чувашлар, өлешчә Казан татарлары арасында «эреп», шулерның составына керүләре бик ихтимал. Бәс, мишәр мәсьәләсен хәл кылганда бортасларга ябышып ятарга бернинди дә җитди дәлил юк икән.
Шулай итеп, без тагы мишәрләргә әйләнеп кайттык. Исеме төрлечә аңлатылып, нәселе дә төрле якка тарткаланган бу халыкның килеп чыгуын ачыклый торган фактларны, безнеңчә, борынгы төркиләр, төрки телле кабиләләр дөньясыннан эзләргә кирәк. Югарыда мишәрләрнең дә, болгарларның да нәселе бер булуы әйтелгән иде. Төгәлрәк әйтсәк, алар болгарлар составындагы «искил» исемле кабиләдән килеп чыкканга охшый. Моны түбәндәге фактлар куәтли.
Ибне Рустә һәм Ибне Фазлан санал күрсәткән Болгар берләшмәсе кабиләләреннән болгарлар үзләре, барсулалар һәм суварлар Идел буена Төньяк Кавказдан килгәннәр. Болар арасында искилләр күрсәтелми. Әмма 903 елда төрле чыганакларга таянып язган шул ук Ибне Рустә, маҗарлар хакында сөйләп, аларның бәҗнәкләр белән искил (яисә «ишкил») дип атала торган болгар кабиләләре арасындагы территориядә яшәүләрен күрсәтә. Югарыда маҗарларның бортас кабилә берләшмәсе составына керү ихтималы әйтелгән иде. Алар Көньяк Урал Сәхраларында күчеп йөргәннәр, шуңа күрә дә әлеге Мәрванга эләкмәгәннәр. Ә IX гасырның беренче яртысында исә бәҗнәкләр маҗарларны Иделнең уң ягына таба сөрәләр (тулырак мәгълүматны М. И. Артамонов китабыннан карагыз). 890 елда, угызлар һәм хазарлар кысрыклавы нәтиҗәсендә, бәҗнәкләр көнбатышка таба күчкәч, маҗарлар да Дон буйларына китәргә мәҗбүр булалар. Димәк, IX гасырда маҗарлар, чыннан да, Ибне Рустә әйткәнчә, бәҗнәкләр белән искилләр арасында булып чыга. Бу искил-ишкилләр болгарлар янына кайчан килеп утырганнар соң?
Тарихта мәгълүм булганча, төркиләрнең бер өлеше (тэлэ һәм изгил кабиләләре) хуннуларга ияреп китмичә, уйгурлар белән бергә, Үзәк Азиядә кала. Болардан изгил- ләр соңрак Төрки каганлыгының башында торган Күл-Тәгингә каршы чыгалар; тагы бераз соңрак, Уйгур дәүләте составына кереп, Сэленгә елгасы буенда яшиләр (Л. Н. Гумилевның «Борынгы төркиләр»!, исемле китабын карагыз).
VIII йөз ахырында, Уйгур каганлыгы белән Тибет арасында сугыш кызып, дәүләт составындагы кыргызлар уйгурларга каршы баш күтәргән чорда, Сэленгә изгилләре- нең ватаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булулары фараз кылына. Байкал, Балхаш күлләре, Обь, Енисей, Иртыш, Ишим елгалары буйларында сугышчан башка төркиләр яшәгәнлектән, элекке урыннарыннан кузгалган изгилләргә ераккарак юл тотарга — Көнбатыш Себер аша узып, Идел-Җаек якларына китәргә туры килә. Соңгырак дәвер тарихи чыганаклар (Ибне Рустә һәм башкалар) искилләрнең Дон буйларына барып чыгулары хакында хәбәр итә.
Ихтимал, Үзәк Азия изгилләренең Көнчыгыш Европада искилләргә әверелүе кайберәүләргә гаҗәп булып тоелыр. Ләкин монда искитәрлек бернәрсә дә юк, чөнки урта гасырларда төрле җирләрдә, төрле телләрдә язылган әсәрләрдә бер үк халыкларның төрлечә аталуы күптән мәгълүм. Мәсәлән, безгә таныш кыргызларны иранлылар һәм гарәпләр «хыргыз» дисәләр, кытайлар «хагяс» яисә «хахас» дип йөрткәннәр. Искилләрне дә шәрык чыганаклары төрлечә атаганнар. Әйтик, иранлы Рәшидетдин аларны «ичкил» ди, гарәп авторлары «искил» яисә «ишкил» дип язалар, чөнки гарәпләрдә «ч» авазы да, аны белдергән хәреф тә юк. Төрки халыклары турында аларның үзләреннән материал җыйган Мәхмүд Кашгари исә аларны бөтенләй башкача — «чигил» дип атый. Кыскасы, бер кабиләнең төрле төшләрдә төрлечә аталуы (чигип, ичкил, ишкил, искил, изгил дип йөртелүе) артык гаҗәп түгел икән. Хәер, мондый хәлнең төрле төрки телләр үзенчәлеге белән дә бәйләнгән булуы бик ихтимал. Мәсәлән, хәзерге төрки телләрдә дә з-с-ш-ч күчешләрен күзәтергә мөмкин бит. Кыскасы, VIII гасырда Үзәк Азиядә яшәгән, соңрак аннан кысрыкланып чыгарылган искилләрнең бер өлеше болгар-суеар-барсулалар биләп торган Идел-Урал араларын узып, Дон якларына ук барып чыгуы әллә ни гаҗәп түгел икән.
Топонимик материаллар да мишәрләрнең искилләргә барып тоташуына ишарә
•сый. Мәсәлән, Мордва АССР белән Пенза өлкәсе чикләрендә Мокша елгасына коя торган бер кипкән елга бар. Инешне һәм аның буендагы ике авылны руслар Лундан дип йөртәләр. Ә безнең «пинзәкләр» елганы «Искил», авылларны исә «Рус Искиле», «Татар Искиле» дип атыйлар; тарихи тикшеренүләр исә әлеге мишәрләрнең элек- электән үк шунда яшәүләрен күрсәтә (Р. Мөхәммәдова китабын карагыз).
Мондый аңлатмага антропологик материаллар да каршы килми. Профессор В. П. Алексеев бөтен Идел буе татарларының (димәк, мишәрләрнең дә1) фәндә «понтий тибы» дип йөртелә торган бер антропологик типка каравын раслый. Әгәр димәк, аралашып торулары хакында югарыда әйтелде инде.
Ниһаять, мишәрләрнең искилләргә барып тоташуын раслый торган фактларның иң әһәмиятлесе тел фактлары икәнлеген әйтергә кирәк. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгари ягма кабиләләре һәм аларның якын кардәшләре булган чигилләрнең «мәниң бар- гым», «сәниң баргың» дип сөйләүләрен, кыпчаклар белән болгар-суварларның исә «мәнең барасым», «сәнең барасың» диюләрен билгеләп уза. Димәк, хәзерге мишәрләрнең «минең баргым (кели)», «синең баргың (кели)» дип сөйләүләре тарихи яктан шул искил-ичкил-чигил теленнән килгән күренеш икән!
Дөрес, мишәрләргә кыпчак теле дә көчле тәэсир ясаган. Ләкин бу аларның Алтын Урда чорында кыпчаклар белән тыгыз мөнәсәбәттә торуларыннан туган күренеш булырга охшый. Шул ук вакытта Казан татарларын һәм мишәрләрне аларның телләрендәге гомум кыпчаклык сыйфаты гына түгел, бәлки тарихи-социаль психологияләре дә берләштерә. Мәсәлән, Сембер мишәрләреннән булган XVII йөз шагыйре Мәүла Колый үз әсәрләренең «Болгар кәндләрендә» язылуын әйткән. Шуның белән ул үз кавемен дә болгарларга нисбәт иткән булса, хәзерге мишәрләр дә «без мишәр» дип, гомум татарлардан үзләрен аерып куймыйлар, бәлки бу исемне кимсетү кушаматы сыманрак кабул итәләр.
Җыеп әйткәндә, болгар һәм угыз-кыпчакларның нәселләре булган казанлыларга «татар» исеме соңрак һәм мәгълүм тарихи шартларда тагылган булса, төп-тамыры белән искил-ичкилләргә барып тоташкан, шул ук вакытта башка төрле халыкларның да вәкилләрен эченә алган «мишәр»ләргә дә бу исем соңгы чорларда ябышканга охшый. Ихтимал, аларның зур өлеше элекке мещералар җиренә килеп урнашуы да моңа
Югарыда сөйләнгән, халыклар арасындагы тарихи, дөресрәге, этник якынлык аларның тел кардәшлеген тәэмин иткән. Болай төрки халыклар хакында сүз барган чакта, тал якынлыгы мәсьәләсен күтәрүгә «моның нәрсәсе яңа?» дип гаҗәпләнергә ашыкмыйк. Чөнки сүз гомум-лингвистик уртаклык турында түгел, бәлки шул уртаклык эчендәге аерым хосусиятләр хакында бара. Әйтик, бер төрки группага кергән татар-якут тел уртаклыгы бер нәрсә, ә татар-карачай якынлыгы бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа «үрә, әдәбият тарихына тотынганчы, этногенез мәсьәләләренә тукталу өстене, кайбер мөһим тел фактларына да кагылып узу зарури.
мишәрләр «төркиләшкән» финн-угорларның нәселләре булса, мондый тирән уртаклыкка урын калмас иде. Ә искилләрнең борынгы болгарлар белән күрше яшәүләре,
ГАБДРАХМАН ТАҺИРҖАНОВ ф ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
җирлек тудыргандыр.
Шулай итеп, төрле характердагы чыганаклар безгә хәзерге халкыбызның төп өлешләрен тәшкил итүче ике төркемнең — Казан татарларының һәм «мишәр»ләрнең төп бабалары элек бер союзга, болгар кабилә берләшмәсенә кергәнлеген сөйли. Ул исә Европага “Урта һәм Үзәк Азиядән килгән, теге яки бу күләмдә җирле халыклардан да «өлешләр» алып, яңа халык булып формалашкан. Алтын Урда чорында яңа төркем угыз һәм кыпчак компонентлары өстәлеп, этник процесстагы сан үзгәрү нәтиҗәсендә сыйфатка да үзгәрүләр кергән. Бер үк вакытта Алтын Урда дәвере китергән яңалыклар Үзәк һәм Урта Азия белән булган тирән этник һәм тарихи мөнәсәбәтләрне тагы да көчәйтеп җибәргән.
Менә боларның барысы да, бер яктан, хәзерге Казан татарлары белән «мишәр» татарларының бер милләтне тәшкил итүен тәэмин кылган; икенче яктан, бу фактлар безнең этник тарихыбызның әзербәйҗан, балкар, башкорт, казакъ, кара-калпак, карачай, нугай, төркмән, үзбәк һәм уйгурларның этник тарихларыннан аерылгысыз булуын күрсәтә.
ТЕЛ —ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНЫҢ
БЕР АЧКЫЧЫ
Бик борынгы дәверләрдә монгол һәм төрки телләре гаять якын, хәтта бөтенләй аңлаешлы булган дип чамалыйлар. Ләкин бу ыруларга башка ырулар кушылып, яңа кабиләләр барлыкка килә-килә этник аерымлану нык көчәйгән, нәтиҗәдә кайчандыр бер тамырдан усеп чыккан телләр үзара ерагая-ерагая бөтенләй үзгәреп, яңарып киткән. Гыйльми фаразларга караганда, мондый процесс хуннулар формалашкан чорга туры килә (лингвистлар с-р, з-р күчешләрен, шулай ук д-й, й-р алмашуларын шул дәвергә кайтарып калдыралар). Соңрак хуннулар үзләренә угор кабиләләрен кушкач, «ш-' урынына «л» авазын әйткәннәрдер дип уйлыйлар. Болгарлар Кавказдагы иранлы кабиләләр белән аралашу нәтиҗәсендә яңа сыйфатлар барлыкка килгән (әйтик, тәртип санына ом-ем кушымчалары кушылу). Ләкин, язма истәлекләр күрсәтүенчә, Урхан-Енисей төркиләре белән болгарлар тел җәһәтеннән бер-берсен- нән әллә ни аерылмаганнар. Руник язулы текстлар һәм болгар эпиграфикасы материаллары моны тулысынча раслый.
Дөрес, болгар язуларын укуда кайбер бәхәсләр дә бар әле. Мәсәлән, шул чордан калган гарәпчә язуларның борынгы хосусиятләрен аңламыйча, сүз башында әлифсез язылган «вау» хәрефен тартык итеп укыйлар («укуш» урынына «вкуш», яисә «вокуш" дигән кебек). Хәлбуки, бу очракта «вау» өстенә хәрәкә генә куелмаган. Ә мондый кыскартып язуларның тарихи факт булуын урта гасыр гарәп кулъязмалары орфографиясе һәм гарәп илләрендә төзелгән төркичә сүзлекләрнең материаллары ярдәмендә расларга мөмкин (әйтик, «үчүн» урынына «вчун» формасында язулар). Аерым очракларда «күн» (көн) сүзендәге «вау» хәрефеннән килгән «әлиф» кайберәүләрне аптырашка калдыра — «куан» дип укый башлыйлар. Чынлыкта бу «әлиф» гарәпчә тартыкны да белдергән «вау»ның озын «ү» икәнлеген күрсәтә торган махсус галәмәт кенә. Шуңа күрә болгар телен төрки телләр эчендә әллә нинди бер серле итеп күз алдына китерү ул борынгы язуларның техникасындагы төгәлсезлекләр- дән туган нәтиҗә генә. Моның шулай икәнлеген түбәндәге таблица бик ачык күрсәтә. Урхан-Енисей язуларында Уйгурча истәлекләрдә Болгар кабер ташларында Хәзерге татар әдәби телендә бир, биринч бир, биринч бир. биринҗи бер. беренче әки әки әки, әкиши ике, икенче үч, үчинч үч, үчинч үч, үчөм өч, өченче түрт түрт, түртенч төөт, төөтөм ДҮРЬ дүртенче алты, алтынч алты, алтынч алтыши, алты, алтынши алты, алтынчы йәти йәти җйәти, җйәтиши җиде, җиденче сәкиз сәказ сәкир, сәкәр сигез токуз токуз тохур III тугыз о : н о : н ООН, ун У” йәгирми, йәгир- йәгирминч җйәрми, җйәрминши егерме, егерменче минч отуз отуз отур утыз кырк кырк хырх кырык әлиг әлиг әли, әлү илле йүз йүз җөр, җөз йөз (җөз) күн күн күун, коен, кен көн оглы оглы оулы улы болты болты, болто болты булды айии аиии айиһ айы
Бу чагыштырулар борынгы Урхан-Енисей төркиләре һәм уйгурлар белән болгарлар арасындагы якынлыкны аермачык күрсәтсә кирәк (болгарча мисаллардагы «р»ның төшеп калуы әллә ни гаҗәп эш түгел, чөнки хәзерге уйгурларның сөйләм телендә, Кавказдагы карачайларда да «р»ның йотылуы системага әверелгән). Урхан һәм уйгур телләре белән тарихи якынлыкның эзләрен хәзерге татар теленнән дә шактый табарга мөмкин. Хәтта өлү-йитү һәм үлем-җитем, әркли-әрксиз һәм ирекле- ирексез кебек тотнаклы сүз тезмәләрен дә дистәләп китереп булыр иде.
III Дунай болгарларының ханнар исемлегендә «тохос».
Шулай ук болгар һәм хазар телләре арасындагы тирән уртаклык хакында да бик күп язып булыр иде. Ләкин без күренекле поляк тюркологы А. Зайончкоа- скийның бу мәсьәләгә багышлап зур-зур хезмәтләр бастыруын искәртү белән генә канәгатьләнергә мәҗбүрбез.
Әлбәттә, болгар теле гел бер калыпта гына тормаган, бәлки үзгәргән, үскән, камилләшкән. Хәтта, көнчыгыштагы башка төрки кабиләләр белән тыгыз этник һәм мәдәни мөнәсәбәттә торулары нәтиҗәсендә, элекке үзләренә генә хас тел элементларыннан да арына барган. Әйтик, 922 елны Ибне Фазлан белән килгән тылмачның угызлар, бәҗнәкләр, башкортлар, болгарлар белән җиңел аңлаша алуы шуңа ишарә ясый. Нәкъ менә шуның өчен дә XI йөзнең икенче яртысында иҗат иткән бөек лингвист Мәхмүд Кашгари болгарлар телендә башка төркиләргә нисбәтән әллә ни аермалар таба алмаган.
Урхан-уйгур әдәби традицияләренең «Котадгу белек» һәм «Гыйбәтел-хәкаикъ» әсәрләрендә дәвам ителүе хәзер бәхәссез факт. Әмма бу соңгы әсәрләрнең болгарлар өчен дә аңлаешлы булулары шик тудырмаска тиеш. Әйтик, алардагы «тот- тачы», «булдачы», «китдәче» шикелле киләчәк заман сыйфат фигыль формаларының болгар кабер ташларында да очравы (өметләре өзеп китдәче һ. б.) шуны күрсәтә.
Мишәрләрнең «баргым кели»ләре ичкил (искил) теленә барып тоташуы әйтелгән иде. Мондый формаларны «Котадгу белек»тә дә күп табарга мөмкин (кәлгү, күренгү, ичкү, кылгу, йәгү һ. б.). һәм бу бик табигый. Чөнки Йосыф Хас Хаҗиб үз әсәрен чигил-искилләр телендә язган. «Котадгу белек» теленә бик якын булганы өчен С. Е. Малов «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын язучы Котбны уйгурлардан микән дип фараз кылган иде. Ә без, югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Котбны чигилләрнең Идел буена килеп утырган бер төркеме вәкиле дип исәплибез, һәм бу караш, чигил-ичкилләрнең уйгурлар белән бик якынлыгын искә алсак, С. Е. Малов фикерен ачыклый гына төшә. Хәер, бу турыда сүз алга таба да булыр әле.
Югарыда болгар теленең башка төрки шивәләр тәэсирендә үзгәрүе, шуның нәтиҗәсендә татар теле формалашуы әйтелгән иде. Моның шулай икәнлеген раслый торган бер мисал китерик.
«Ибраһим инал оулы Шәһид Хаҗи бәләйге... вафат болтай тарих җйәти җөр җйәрминши җал мөхәррәм айих бәшинҗи күүн ити».
Бу — болгар эпиграфикасының II стиль дип аталган төркеменнән. Текстның хә-н эерге телгә тәрҗемәсе болай яңгырый: X
«Ибраһим инал улы Шәһид Хаҗи билгесе... вафат булды тарих җиде йөз җегер- * менче җыл мөхәррәм айы(һ) бишенче көн иде». х
Ә 1 стильгә кергәннәре исә, мәгълүм булганча, татар әдәби теленә бөтенләй < якын, һәм болары — болгар теленең үзгәрә баруын күрсәтүче дәлилләр.
Хәзер алда әйтелгән фикерләрнең берсен, ягъни Төньяк Кавказда яши торган иа балкар-карачайлар белән борынгы болгарларның нәселе булган хәзерге татарлар- * ның тел кардәшлеген исбатлый торган мисалларга мөрәҗәгать итик (балкар-карачай орфографиясендәге «дҗ» гади «җ» белән алмаштырыла; къ, гъ — калын әйтелешле тартыкларны аңлата; йотыла торган «р» квадрат җәяләр эчендә бирелә: нг — «ң», ■е» — русча әйтелештә):
«Тюнне таула[р]да җангурла[р] җаудыла[р]«...
■Чыпчыкла[р|нынг учуб келиб терекле [р]ге къонганларын киши кёрмеди...»
«Къоюн кютюб, ашын ашаб, җыр җырлаб, Жашаганды къөйчу Аймут таула[р]- да» һ. б.
Өстәп шуны гына әйтергә кирәк, «ырга-ергә» төгәлләнә торган инфинитив фигыль формасы төрки телләрдә бары тагарлар һәм балкар-карачайларда гына очрый. Күренә ки, халыкларыбыз аерым яши башлаганга унике-унөч гасыр узса да, борынгы уртаклыклар һаман саклана икән!
Әдәбиятыбызның «елга башын» дөрес билгеләү максаты белән этногенез мәсьәләләренә кагылып, тел фактларына да тукталган чакта сөйләм теле белән әдәби тел мөнәсәбәтләренә карата да берничә сүз әйтәсе килә. Чөнки язма тел хосусиятла- рын ачыкламыйча торып, әдәбият тарихының катлаулы мәсьәләләренә керүе читенрәк.
Тел белемендә, гадәттә, грамматик формаларга таянып фикер йөртәләр. Әгәр шул формалар белән эш итүне үзмаксатка әйләндерә башласак, гаять көлке хәл-
АҺИРЖАИОВ ф ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
ләргв калырга мөмкин. Мәсәлән, төрки телләр синтаксисы белгече Н. 3. Гаджиева Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә «мыш-меш» (бармыш, килмеш) формалары күп булуга карап, аның татар теленә, татар халкына нисбәт ителүен инкарь кылып маташа, янәсе, бу истәлектә «госманлы теле формалары» бар. Тел белгечләренең болай «аффиксларга» күмелеп, башка төр фактлардан, тарихи обстановка- дан күз йомулары бик гаҗәп эш!
Телнең аралашу коралы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шуның өчен тел тарихын, бигрәк тә борынгы әсәрләрнең телен тикшергәндә нәсел-ыру мәсьәләләрен аныклаудан тыш, иҗтимагый фактларны да, мәдәни-әдәби багланышларның нәтиҗәләрен дә игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Менә шундый таләпләрдән чыгып фикер йөрткәндә, Н. 3. Гадҗиеваның «госманлы формалары» дигән сүзләре тупас анахронизм гына. Чөнки, Кол Гали әсәре 1232 елда иҗат ителгән булса, «госманлы теле» дигән әдәби тел төрек солтаны Госман 1 (1258—1326) хакимлегеннән соң гына формалашкан тел бит ул! Әгәр без Төрек империясенең XV—XVI йөзләрдәге сәяси кодрәтен һәм шул соңгы дәвер төрек әдәби теленең (госманлы теленең!) сыйфатын механик рәвештә элгәрге чорларга күчерү белән шөгыльләнмәсәк, ягъни тарихи эзлеклелек сакласак, бөтенләй икенче картинаны күзәтәбез: XIII гасырда түгел, бәлки XIV йөздә дә төрек-язма теле Урта Азия һәм Алтын Урда әдәби телләренең тәэсирендә булган (моның конкрет мисалларын алга таба әдәби мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә күчкәч күздән кичерербез).
Кол Гали поэмасы угыз һәм кыпчак телләре нигезендә иҗат ителгән истәлек. Ул үзенә хәтле төрки дөньяда таралган язма әсәрләрнең тәэсирендә болгар җирендә барлыкка килгән (бу хакта 1970 елда Ленинградта басылган «Палистанский сборник» дигән җыентьжның 21 кисәгендәге безнең мәкаләне карагыз). Ә конкрет «мыш- меш» формаларына килсәк, ул госманлы терекләре оешканчы әллә ничә гасырлар элек язылган Урхан-Енисей текстларында, шулай ук уйгурча истә лейләрдә дә куп очрый. Ә бу телләрнең болгар теленә мөнәсәбәтләре хакында югарыда әйтелде инде.
Болгар теленә Караханилар чоры әдәби теленең тәэсире көчле булуын да оныт-маска кирәк. Болгар-Казан җирлегендә яшәп иҗат иткән Мөхәммәдьяр поэмаларында «мыш-меш» кушымчасы гына түгел, борынгы төрки грамматик формалар, аерым архаик сүзләрдә бик күп (уш —менә; төгмә — һәркем; өерү—бик, бигрәк; үгәр — мактар; әгри — кәкре; өсиргәмәк — кыэганмак; йыдыг — ис; көни—дөрес һ. б.).
Мондый иске китаби тел элементлары Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорының башка истәлекләрендә дә күп табыла. Алай гына түгел, андыйларны Мәүла Колый, Утыз Имени, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салиховларның әсәрләреннән дә шактый җыйнарга мөмкин. Болай килеп чыгуның тарихи сәбәпләре бар. Беренчедән, моңа гасырлар буена дәвам кылган әдәби традиция тәэсир итсә, икенчедән, элгәрге чор авторларында язганнарын бөтен төрки дөнья аңласын дигән омтылыш та булган (үзләре дә башка төрки регион әсәрләрен иркен укый алганнар бит1).
Әлбәттә, татар әдәби теленә госманлы төрекләренең теле дә билгеле бер күләмдә тәэсир ясаган. Ләкин бу процесс тулаемы белән соңгырак дәверләргә — госманлыча басма китаплар таралу чорына хас. Димәк, борынгы «мыш-меш»ләрне соңгы заман төрек-угыз элементларыннан аерып карарга кирәк икән. Бары шулай эшләгәндә генә чорларны бутау куркынычыннан котылырга мөмкин.
Җыеп әйткәндә, әдәби әсәрләрнең миллилеген дөрес ачыклар өчен, тел фактларын төгәл барлау зарури булса, шул тел материалларының этногенез мәсьәләләре һәм иҗтимагый тарих шартлары белән берлектә каралуы шарт. Бары шулай эшләгәндә генә без аерым-ялгыз фактларга ябышып ятудан туа торган формализмнан азат булачакбыз.
Дөрес, иҗтимагый тормыш җимеше булган әдәби хәрәкәтнең тарихын төгәл аныклау юлында бер этногенез яки телләр тарихы гына бөтен мәсьәләләрне дә хәл кылып бетерә алмый әле. Чөнки билгеле бер «милли» даирәдә туган, формалашкан, ягъни этник традиция һәм тел белән тәэмин ителгән әдәбиятның алга таба үсүенә, камилләшүенә (яисә регресс кичерүенә) иҗтимагый шартлар, бигрәк тә башка күрше һәм кардәш халыклар белән өзлексез барган экономик, идеологии һәм мәдәни мөнәсәбәтләр көчле тәэсир ясый. Мәсьәләнең бу ягына без алдагы мәкаләдә тукталырбыз.