Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

Көтелмәгән сораулар
скәндәрнең һәр вакытта да сораулары була. Әйтерсең ул гел сорау гына уйлап йөри.
Без аның белән җитәкләшеп иртән бакчага ба-рабыз. Сораулар күп булгач, юлның озынлыгы си-зелми дә кала. Безнең урам турысында трамвай юлы борылыбрак китә. Трамвайның шул урыннан узганын карап торырга бик ярата Искәндәр, һәр көнне бер сорау:
— Әти, борылган вакытта ул трамвай ничек сынмый?
Мин тегеләй дә, болай да аңлатып карыйм, ма
— Алайса, автобус ник кызыл түгел?
Мин сүзне икенчегә борырга тырышам. Чыннан да, автобус ник кызыл түгел?
Кичке сәяхәт
айвакытта без аның белән кич йөрергә чыгабыз. Ул Казанка тирәсендәге куаклыкларны бик ярата. Мин аңа әкиятләр сөйлим. Төлкеләр, бүреләр, куяннар турында, һәр әкиятнең ахырында Искәндәрнең бер соравы була. Мин аңа бер кичне шулай төлкенең тавык яратуын, тавык тотар өчен кетәклеккә килүен һәм шунда тар кувшинга башын тыгып, ала алмыйча, кешеләр кулына эләгүен сөйләгән идем. Сизәм, малай бу әкияттән риза булмады.
— Әти, төлке нигә тавыкны ашый ул?
— Төлке тавык ярата ул,— дим мин, берни дә уйламыйча.
— Юк, яратмый ул аны,— ди Искәндәр кайгырып.
— Нигә алай дисең?
— Яратса, ашамас иде ул аны.
К
йи
лай риза булмый.
— Юк, тимер булгач, борылганда ничек сынмый ул? — ди. Көн саен шулай. Ә кайвакыт сорап куя:
— Ә трамвай ник кызыл була ул? — ди. Мин аптырыйм.
— Килгәне ерактан күренсен өчен,— дим.
Ай нигә йөри?
йлы кич иде. Без урамнар аркылы борыла-борыла кайтып J барабыз. Искәндәр гел күккә карап ала. Казанка буенда йөр- - гәндә дә, үзебезнең урамга кайтып җиткәндә дә ай һаман безнең белән булды. <
— Әти, ай нигә гел безнең арттан йөри ул? — дип сорый Искәндәр. *. Чыннан да, ай нигә гел безнең белән йөри соң ул? Моны ничек аңлатырга? Искәндәргә бит әле биш кенә яшь.

Алтынчы яшькә чыккач «
X
скәндәргә алтынчы яшь китте. Ул инде хәреф таный. Бер- - кемнән дә сорамый, картиналы әлифба буенча үзлегеннән 2 өйрәнә. Ул инде газета-журнал битләреннән аерым хәрефләрне табып күрсәтә. п
Бер көнне мин журнал укып утыра идем. Янга килеп карап торды- s торды да сорап куйды: *
— Әти, монда «кем ул?» дигәндәге хәреф бармы? — ди. х
— Ник булмасын,— мин әйтәм,— менә, бик күп.— һәм мин аңа бер- ® ничә «к» хәрефен күрсәтәм. Ләкин ул риза булмый. Икенче хәреф эзли. Картинасында ул хәрефкә нинди рәсем ясалганын хәтерләми, картиналы таблицасын да тиз генә таба алмый. Китте йөгереп. Мин сорыйм:
— Нинди хәреф соң ул?
Малай журналны әйләндергәли торгач бер хәрефне төртеп күрсәтә: күзләре ут булган!
— Менә! Менә! — дип кычкыра.
— «М» хәрефе бит ул!
— Шул инде, шул! «М» хәрефе!
— «Кем ул?» дигәнгә ни катнашы бар аның?
— Ник, ишек ачканда сез гел «Кем ул?» — дип сорыйсыз бит.
— Сорасани?
— Ә теге кеше: «Мин ул»,— дип әйтә.
Ул «мин» сүзендәге «м» хәрефен эзли икән.
Капитан, кил әле...
алай бер вакыт җырлап йөри башлады. Без аңлап бетерә алмыйбыз, ләкин һәр вакыт нәрсәдер көйли-көйли дә:
— Капитан, кил әле...—дип тәмамлый.
Моның хикмәтен аңлаганчы байтак көн үтте. Бервакыт телевизордан «Капитан Грант балалары»н күрсәттеләр. Искәндәр алдан ук йөгереп йөрде:
— Әти, өти, монда теге «Капитан, кил әлеине җырлыйлар,— диде.
Мин, моның хикмәтен аңламыйча, әллә ничә тапкыр каралган фильмны тагын бер карарга мәҗбүр булдым.
Менә бер вакыт җыр яңгырады.
Капитан, капитан, улыбнитесь...
Искәндәр шул вакытта нишләргә дә белмәде.
— Менә! Менә! —дип чыркылдады.
Мин әйтәм:
— «Улыбнитесь»,— дип әйтә бит ул,— дим.
А
И
М
— Ә җәй көне караганда татарча үзең шулай дидең бит: «Капитан, капитан, кил әле» дип җырладың.
Мин хәтерләдем: чыннан да, җырны тәрҗемә итеп күрсәткән идем- Ләкин мин «Капитан, капитан, көл әле» дип җырлаган идем.
Доктор янындо
стәл янында рәсем ясап утырганда Искәндәрнең урындыгы таеп китте дә егылып төште. Йөгереп килеп күтәреп алсак — башында яра. Ул да, без дә куркып калдык. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Безне иң куркытканы Искәндәрнең еламавы булды. Миенә зарар килмәдеме икән дип шикләндек.
Ярдәм машинасы тиз килеп җитте. Пальто өстеннән ак халат кигән бер апа студентка охшаган бер егет белән Искәндәрнең ярасын юдылар да башын бинт белән бәйләделәр. Киенергә куштылар. Безне бер поликлиникага алып китәләр икән. Малайны алга утыртып шәһәр буенча барабыз. Күрәм, Искәндәрнең авызы колагына җиткән.
— Яраң авыртамы? — дим. Ул үзенекен әйтә:
— Әти, кайтышлый шушы марля белән бәйләнгән көе бакчага кереп чыгыйк әле,— ди.
— Анда нәрсә калган тагын?
— Бәйләнгән көе бер күрсеннәр әле мине,— ди.— Мин бит яралы солдатка охшаган...
Бакчада ял көне икәнен әйткәч, аның кәефе китә. Шулай да иртәгә бер күренеп чыгарбыз дигәч, шатлана. Операция өстәлендә ярасын теккәндә дә түзә, столбнякка каршы укол кадаганда да еламый. Аны бите- күзе генә күренә торган итеп ап-ак бинтка чорнап чыгардылар. Поликлиника коридорындагы көзгедән үзенең рәвешен күргәч, ул шул кадәр шатланды, бөтен авыртканнары онытылды. Без трамвай белән кайтып киттек. Трамвайга кергәч тә бөтен кайгысы шул булды: аны кеше- күрәме, юкмы?
Нахак бәла
акчада аларның группасында аквариум бар. Анда вак кына- балыклар йөзә. Әтәч дигәне, гупешка дигәне бар. Аларны балалар үзләре ашата. Бер көнне бу балыкларны тәрбияче югында ашата башлаганнар. Кеше-кара юктан файдаланып, бәләкәй балыкларны тотып та караганнар. Алар арасында Искәндәр дә булган. Аның да тотып карыйсы килгән дә, җиңен сызганып үрелә башлаган. Нәкъ шул вакытта тәрбияче килеп кергән дә, балыкларны тотарга ярамый, дип, балаларны ачуланган.
Ә төш вакытында балыкларның берсе үлгән.
Тәрбияче Искәндәрне ачуланган. Кич белән мин аны алырга килгәндә Искәндәр бик күңелсез йөри иде. Сәбәбен сорадым, әйтмәде. Кайтканда:
— Әти, иртәгә өйдә калыйм әле,— дип, бер-ике тапкыр сорады. Сәбәбен һаман да әйтмәде.
Кич сәгать тугызда малайны яткырдык. Бер-ике әкият сөйләүгә йокыга да китте. Ләкин озак та үтмәде, мышык-мышык килеп елый башлады. Караваты янына йөгереп килдек. Ул әнисен кочаклап сөйләде:
— Ә мин гаепле түгел. Балыкны Радик тотып карады. Ул Регинага бирде. Миңа тоттырмадылар. Мин җиңемне генә сызганган идем. Мине- күреп алдылар. Мин үтергән дип сөйләделәр аннан.
— Ә нигә соң мин түгел дип әйтмәдең?
Ө
Б
— Алай дисәм, Радик белән Регинаны почмакка бастыралар иде.
— Я, иртәгә баргач, үзем әйтермен: Радик белән Регина үтергән дип.
— Әйтмә! Алар да үтермәде. Тотып кына карадылар. ф
— Я, алайса, елама инде... «
— Ә бит мин үтермәдем! Мин үтермәдем!
Күренеп тора — нахак бәла малайның күңелен җәрәхәтләгән... j
Үзебез әкият чыгарабыз z ч
акчага барганда без һәр көнне бер үк урамнардан йөрибез. 5 Шуңа күрә без инде ияләнеп бёткән: кайда нинди агач, кайда “ нинди газон барын беләбез. Менә без бер йортны карап йө- ♦ рибез. Ул сарыга буялган. Аның төньякка
караган башында ни өчендер ° буяу купкан. Стена кубакланган. Күрәсең, стена җирдән дым тартып 3 утыра. Я түбә кырыеннан стенага су китә. Искәндәр көн саен диярлек ч моның сәбәбен сорый. Ләкин мин аңлатканга риза булмый. Шуннан без * икәүләп бу йорт турында әкият чыгарабыз. Ул әкияткә көн саен берәр г «әл өстәлә бара. ь
— Ул йорт авыру,— мин әйтәм. °
— Аның тиресе авырый,— дипөсти Искәндәр. s
— Аны тазартырга кирәк. ге
— Аңа укол кадарга кирәк. *
— Әйе шул, кирәк... z
— Ә йортның врачы буламы?
— Була. Ул врач зур йөк машинасында йөри.
— Ә йортның укол кадый торган әйберсе (шприцны әйтә) зур буламы?
Шул йорт янында гына зур тимер-бетон багана ята.
— Әнә шуның кадәр була,— дим.
— Ә аны йортның кай төшенә кадыйлар?
— Утыра торган җиренә — нигезенә.
Искәндәр дерелдәп ала һәм үзенең артын тотып куя. Йортка ул кызганыч караш ташлый.
Җәй ахырында без яңадан бакчага йөри башлаганда йорт «терелгән» иде. Ләкин йортның авыруы, йорт врачы турындагы әкиятне Искәндәр бик нык хәтерләп калды...
Мактанчык
ичен өйдә сөйләшеп утырабыз.
— Улым, сезнең группада иң матур рәсем ясаучы бала кем?
Ул ике дә уйламыйча җавап бирә:
—- Мин.
— Ә пластилиннан иң матур уенчыклар ясаучы?
— Мин.
— Ә ябыштырып ясауда иң оста бала кем?
— Мин.
— Ә санау буенча?
— Мин.
Шул вакытта әнисе аңа җайсыз бер сорау бирә.
— Ә почмакта иң күп басып торучы?
Малай мактана-мактана кызып киткәнгә, монысына да:
— Мин! — дип җавап бирде һәм күзләрен җелтерәтеп аптырап калды.
Б
К
Түзмәгән...
айвакытта без бакчадан кайтышлый юл өстендәге бер буфетка керәбез. Анда томат согы эчәбез. Искәндәрнең сок эчкәч авыз кырыйлары кып-кызыл булып кала. Өйгә кайтканчы ул аларны сөртми. Чөнки буфетта эшләүче апа аны «кызыл мыеклы малай» дип йөртә, ә бу исем аңа ошый. Буфетчы апаның шундый көләч йөзен күреп малай көннән-көн кыюлана. Мин акча түләгән арада ул инде буфетның эчке якларына да кергәләп йөри башлый. Мин ачулансам да, буфетчы апа:
— Йөрсен, йөрсен, мин рөхсәт итәм,— дип әйтә.
Ә бер көнне малай буфетка миннән алдарак кереп китте. Мин бер танышым белән очрашып урамда сөйләшеп калган идем. Керсәм, малайның кулында бер плитка шоколад. Буфетчы апа янында эчтә басып тора. Үзара сөйләшәләр.
Сок эчеп тормадык: шоколад өчен буфетчы апага рәхмәт әйттердем дә, чыгып киттек.
Кич йоклар алдыннан Искәндәр әнисенә сөйли икән:
— Буфетчы апа янына керешли витринадагы тәлинкәдән бер шоколадны алып карадым. Аннан бер башын аз гына сүтеп карадым. Аннан телне тидереп карыйсы килде. Аннан түзмәдем, кабып карадым. Бик тәмле икән. Аннан инде кире куясы килмәде...
Икенче көнне без буфетчы апага кичәге шоколад өчен акча кертеп бирдек.
Безнең дус
ер көнне эштән кайтышлый балык кибетенә кердем. Анда Арча күленнән китерелгән карп балыклары саталар икән. Целлофан пакетка салдырып мин дә өч балык үлчәттем. Өйгә алып кайткач, бу балыкларның берсе тере икәнлеге беленде. Искәндәр дөньясын онытты: ваннага су тутырды да карпны шунда җибәрде. Ашарга да утырмады, ваннага печенье валчыклары, шикәр вагы, кофе сипте, пешкән вермишельләр салды. Ә тегесе чап та чоп йөзеп йөрде. Бер-ике мәртәбә сикереп чыгып ванна бүлмәсенең идәненә дә төште. Ул төнне Искәндәрнең йокысы йокы булмады. Чөнки ванна бүлмә-сенең ишеген ачык калдырткан иде. Ә аннан вакыт-вакыт чупылдаган тавыш ишетелеп торды.
Карп шулай ваннада өч көн яшәде. Бакчадан без гел йөгереп кайтабыз, юлда әкият сөйләүләр, буфетта сок эчүләр онытылды. Инде карпның исеме дә булды, Искәндәр ул исемне үзе тапты. Ни өчендер ул аны «Федя» дип атады.
— Соң, Федяны нишләтәбез! — мин әйтәм.— Ваннада юынасы бар бит. Ванна кирәк.
Малай кайгыга калды.
— Әллә, дим, тегеләре кебек куырып кына ашыйкмы?
Искәндәрнең күзләре дымлана. Төнлә ул начар йоклады.
Иртәгесен ул бездән алдарак торган да ваннага кереп Федяны печенье вагы белән сыйлап маташа.
Төн чыкканчы минем башта да бер план өлгергән иде инде. Без киендек тә, целлофан пакетка су тутырдык. Федяны шунда салдык та, Казанкага киттек.
Искәндәр Федяны үз кулы белән суга җибәрде. Федя бер секунд чамасы судан безгә карап торды да ялт итеп койрыгын селкеп йөзеп китте.
К
Б
...Хәзер Искәндәр Казанкада су коенганда крокодилдан да, акуладан да курыкмый. Хәтта сигезаяктан да. Чөнки берәр хәл була калса, ф аның дусты Федя ярдәмгә килеп җитәчәгенә ышана ул.
3
Адәм баласы ниләр күрми? |
акчага йөрүнең соңгы атналары иде. 5
Тиздән җәй, аннан дача, авыл, аннан инде мәктәпкә. Без < Искәндәргә кызык булсын өчен бакчадан аны әнисе белән < икәү алабыз.
Ул йорт өсләрендәге бөтен лозунгларны укып кайта. Ул инде дөрес ♦ укый. ®
Ә менә соңгы көннәрнең берсендә без бәхетсезлеккә очрадык: зур s гастрономда әйберләр алып йөргәндә Искәндәр югалды. Без аны «соклар бүлеге янында торып тор» дип калдырып киткән идек.
Малайны гастрономда булган бөтен халык эзләште. Күрше йортлар- s ның ишегалларын да карадык. Юк. Билгеле, без кайгыга төштек. Тро- н туарда булган кешеләрдән сораша-сораша йөгерештек. Аның саен кур- £ куга калдык. £
...Шул вакыт мәйдан уртасына өстенә зәңгәр фонарь беркеткән ра- го диолы сары машина килеп туктады. Бөтен мәйданга милиционерның * көчле тавышы яңгырады: $
— Искәндәр исемле малай югалткан кешеләр, машина янына килегез!
Әлбәттә, мәйданны ярып иң башта мин йөгердем. Минем арттан эзләшүчеләр дә иярделәр.
Мин килгәндә Искәндәр машина эчендә приборларга карап утыра иде. Ул туйганчы елаган булса кирәк, битендәге тузанны сызык-сызык булып күз яше ермачлаган. Елаудан, куркудан аның колаклары тырпаеп калган сыман.
Әнисе белән мине күргәч, ул елмаеп куйды.
— Төзелеш барган участокка килгән. Экскаваторлар арасында йөри иде,— диде милиционер.— Карап йөртергә кирәк. Ярый әле, урам адресын белә икән...
Юлда сорашып кайттык:
— Нигә безне ташлап киттең? — дибез.
— Кибет тәрәзәсеннән карап торганда, атлар төягән грузовик узды,— диде малай.— Мин әллә цирк киләме дип карарга гына чыккан идем. Аларны аэропортка алып киттеләр. Мин шулар артыннан бармакчы идем...
Соңыннан Искәндәр моның белән гел горурланды. Өйгә берәр кунак килсә, минем колакка гына үрелеп Искәндәр болай дип әйтә торган булды:
— Әти, әти! Минем ничек итеп милициягә эләккәнне бу абыйларга, апаларга сөйләрсең әле, яме?
Мин, әлбәттә, җае килгәндә сөйлим. Бу вакытта Искәндәрнең рәхәтлектән колаклары кып-кызыл була иде.
«Нагут зебели»
езнең урамда зур телефон станциясе бар. Аның стенасына өстән аска таба неон лампалар белән «Телефон» дип язганнар. Кичләрен ул бик ерактан күренеп тора. Яшькелт хәрефләрне Искәндәр урам буйлап укый-укый бара. «Трактор — т, ель — е, лиса — л, ель — е, флаг — ф, очки — о, ножницы — н». Ул шулай өстән
Б
Б
аска таба язылганнарны укырга ярата. Бераздан ул теләсә кайда язылган сүзләрне укый башлады. Тик ул хәрефләр белән цифрларны бутый.
— Әти, бу ничәле хәреф? — дип сорый.
Без инде бөтен хәрефләрне дә таныгач, аны укый белә дип йөри идек. Ләкин урамда йөргәндә ул шул телефоннан башка бер генә сүзне дә юньләп укып күрсәтмәде. Кайбер көнне ул үзеннән сүзләр ясап, шуның мәгънәсен сорап алҗыта. Бер ял көнне иртәдән кичкә кадәр әнисеннән гел бер сүзне сорады.
— Әни, «нагут зебели» нәрсә ул?
Билгеле, моны беребез дә белми идек. Малай аның саен борчыды.
— «Зебели» нәрсә ул?
Без моны ачыкларга тырышып карадык. Малай урамда шундый сүзнең бар икәнен әйтте.
Кичке якта кибеткә барырга дип урамга чыксак, күрәбез: безнең урамда кызыл полотнога зур хәрефләр белән лозунг язып элгәннәр икән. Бәйрәм алды бит1
— Әнә бит инде, әнә! — дип өзгәләнә Искәндәр.— Әнә, үзең укып кара!
Баксаң, Искәндәр сулдан уңга түгел, уңнан сулга укый икән.
Ә теге кызыл полотнога болай дип язганнар:
«Яшәсен һәм чәчәк атсын туган илебез!»
Ул әлеге лозунгның уң ягыннан эчкә таба кереп маташа икән.
Олы юлга
енә ул көтелгән көн дә килеп җитте...
Бала чакның бик матур, бик күңелле бер чоры үтеп тә китте.
Бүген беренче сентябрь. Искәндәр беренче тапкыр сумка асып укырга бара. Хәрефләрне ул инде белә. Шуңа күрә укудан курыкмый. Ә менә кичә үзләренең классын карап кайткач, ул бераз гына борчуга төште: класста ул кыек сызыклар белән буялган кара такта һәм анда акбур белән язылган хәрефләр күрде. Мәктәптә язасы да була икән! Ә язарга ул бик яратмый иде. Шуңа күрә ул бүген бик җитди кыяфәт белән йөри: шатлана да, бераз гына шикләнә дә.
Искәндәр үзенең мәктәп формасын киде. Аның чалбары әле зуррак. Кыш чыкканчы аның үсәсе бар дип шулай зуррак костюм алынды. Ул көзге каршына басып каешын буды. Аннан кырын гына береткасын киде. Ак якаларын рәтләде.
Әнисе аңа ранецын киертте. Аннан тротуарга кадәр озата чыктык. Укытучы апасына ул бер букет, тәрбияче апасына бер букет чәчәк алып бара. Тәрбияче апалары бүген мәктәпкә килеп аларны укытучыларга тапшыра икән.
Искәндәрнең мәктәпкә бездән башка барасы килде. Менә ул дәү ранец асып, ике кулына ике букет тотып яңа ботинкалары белән шерт- шерт басып мәктәпкә таба китеп барды.
Без шатланып та, моңаеп та басып калдык. Ул үз гомерендә беренч& мәртәбә бездән башка юлга чыгып китте. Мәктәп дигән изге, олы юлга. Ул анда октябрятка, пионерга, аннан комсомолга керер. Ул анда «ай> ник безнең арттан йөри» дигән сорауга җавап табар. Ул анда «әни», «туган ил», «Ленин» дип язарга өйрәнер. Ул анда Туган илебезгә турылыклы булып тәрбияләнер. Чөнки ул бакчада йөргәндә ук инде турылыкны, гаделлекне ярата иде. Без шуңа шатланып карап калдык. Дәү ранец селкенә-селкенә бара, Искәндәр ераклашкан саен аның яңа ботинкаларының асфальтка бәрелүеннән чыккан шертләү тавышы акрыная^
Хәерле юл сиңа, Искәндәр!
М