Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

лы чишмә
Бик борынгы
Тулбай бабам килеп
Бу чишмәне күргәч,
Таң калган:
— Гөбердәп лә җырлап ага!—диеп, Тирәсеннән китми таптанган.
Дөнья гизгән түбәтәе белән Авыз иткән көмеш суыннан. Эчеп туймас татлы тәмен белгән һәм кырт кисеп әйткән соңыннан:
— Шушы төштә төпләнербез!—дигә.ч.
Шуннан киткән
Тулбай авылы.
Заманнардан күпме михнәт килгән, Күпме чөйгән язмыш давылы, Күпме кешеләрен Туган җирдән
Йолкып аткан дөнья авыры...
Тик Тулбайлар һаман яши биргән, Киселмәгән йөрәк тамыры!
һаман исән безнең Олы Чишмә, Гөбердәп лә җырлап ага ул.
Яшь йөрәкләр сере түгелә кичтә, Мактау җырлый язгы таңга ул.
Бабаларым,
Егет булып монда, Ат сугарган имән улактан. Әбиләрем — Килен елларында Айкый-чайкый киндер агарткан.
Сыгылдырып чиләк-көянтәсен, Бу чишмәдән әнкәм су алган. Егет әткәм аны кич-иртәсен Күзләп калу белән юанган...
Борыннан ук килгән шундый йола: Танышканнар чишмә буенда. Йөрешкәннәр...
һәм алдагы елда Кавышканнар сабан туенда.
Мин дә сөйдем,
Беренче кат сөйдем.
Иге-чиге юк бу сөенечнең!
Утларында көйдем,
Бу чишмәгә килдем, Улагына ятып суын эчтем.
Купме кичләр монда җыр түгелгән, Күпме кичләр гармун моңайган.
Күпме йөрәк, сөеп чын күңелдән, Сәлам көткән язгы тургайдан...
Сагынам да
Шул чишмәгә кайтам, һаман шулай җырлап ага ул. Эчкән суым мине һаман тарта, Әнкәм сөте кебек —
Канда ул.
Шул су белән
Сабый чагыбызда
Ачылып киткән безнең телебез.
Тулбайларның сүзе татлы булса, Тулбайларның йөзе якты булса, — Шул чишмәдән диеп белегез!
Сез тапсагыз әгәр бик аз гына Җырларымда минем якты моң, — Ул бәхетне чишмәм биргән миңа... Өмет итмим шуннан артыгын.
Гөбердәп лә җырлап һаман ага, һаман тынмый Олы Чишмәбез.
Саф сулары яшьлек бирә җанга, И юлчылар, эчми китмәгез!
Ул тынмаса,
Мәңге тынмас минем
Тулбай бабам корган илем дә.
Күкрәп яшәр бу борынгы җирем, Тынмый сайрар туган телем дә.
Ник әле мин..
Йөз ел бугай
Шигырь язганым юк,
Ни булды соң әле күңелгә?
Элеккедәй нигә янганым юк, Тәгәриме җырым үлемгә?..
Гомер алып килгән сөенечләр, Юанычлар инде үттеме?
Сөю арты — ачы көенечләр, Суынулар хәтта беттеме?..
Җан өшетер яман гадәтләр дә Юылдымы яшәү күгеннән? Куанырлык олы сәбәпләр дә, Яшь тә юкмы күздән түгелгән?
Ник әле мин
Авызга су каптым?
Җыр тавышым әллә чиклеме?
Сукмаклары әллә малай чакның Кыйссаларга алып киттеме?..
Юк, берсе дә
Аклый алмый болар,
Мөмкин түгел моңсыз яшәргә.
Битарафлык саклый алмый җырлар, Җырның көче — Тынмый яшьнәүдә.
Газраилне хәтта күргәндә дә
Дәшми калсам,
Көләр сабыйлар.
Тик куяннар гына күләгәдә
Бүреләргә бармак яныйлар...
Җаваплы мин
Кеше каршысында:
Аның уе,
Эше,
Язмышы,
Мәхәббәте,
Кайгы-сагышы —
Борчылдыра мине барысы да1
Юк, тыналмыйм җырсыз.
Бу дөньяның
Буш булачак миңа бар җире.
Уртасына басып давылларның
Җырлап үлгән татар шагыйре.
Хәл кодәре
Филләр, филләр...
Әдәм баласына
Гомер буе тугры хезмәт иткәч,
Хәлсез картлык көне
Тәмам җиткәч,
Китә, диләр,
Таулар арасына.
һәм кизләнеп
Тар бер тарлавыкта,
Эзләп тапмас җирдә
Хәтта хуҗаң,
Дөнья куя, имеш, олы бу җан — Тып-тын гына,
Изге бер авыкта...
Дан-дәрәҗә,
Хөрмәт сорамастан,
Берәүгә дә авыр йөк булмастан,
Хәл кадәре
Актык тирем түгеп,
Гаделлеккә фәкать тезем чүгеп,
Хезмәт иткәч әдәм баласына,
Китә белсәм җирдән
Филләр кебек,
Мин үкенмәс идем башкасына...
Исе китә микән
Болытларга тияр
Биек таулар
Сокландыра мине һәркайчан.
Күренәдер төсле
Килер таңнар, Өсләренә менеп карасаң.
Тик кызыкмыйм
Таулар биегенә,
Тауга карап
Булмый тау булып.
Йөгереп төшәр идем киңлегенә,
Кырмыскасын җирнең сагынып.
Кырмыскалар төсле игенчегә
Нигә кирәк
Биек тауларың?
Тау буласы килеп йөрүчегә
Исе китә микән аларның?..
Яз киче
Яшь баланың
Иң беренче тапкыр
Елмаюы төсле һавага
Тирәкләрнең ахак бөресеннән
Әчкелтем бер хуш ис тарала.
Күк чал зәңгәр,
Аңа җиңел генә
Хәтфә караңгылык сибелгән,
Тик түрендә, көмеш урак төсле,
Яңа туган айның йөзеннән
Йомшак кына якты түгелә:
Әкрен генә язгы эңгер төшә, Җир өстенә язгы төн килә...
Кабынып киткән сирәк йолдызларның
Елмаешкан күзен күрдемме, —
Синең күзләр
Кинәт искә төшеп,
Куандыра моңсу күңелне...
Гади сер
— Бер җыерчык заты юк йөзеңдә, Ә җитмешне узып баруың!
Серләреңне безгә әйтмисең дә...
Бар мәллә соң яшьлек даруың?—
Дигән була миңа дус-ишләрем.
Аңлыйм инде:
Юри көләләр.
Нидә булсын минем сер чишмәвем? Гади хәл бу —
Үзләре дә яхшы беләләр.
Каш җыерыл, һаман чырай сытып Яши бирсәң, Бик тиз сулдыра. Ә мин көләм, Көләм
Кайгыларым йотып, Яшь күрсәтә булыр шул гына...
Кыз елмайса,
Егет балкып китә.
Егет көлсә,
Кызлар — гөлчәчәк.
Кешеләрне көлү матур итә, Яшьлек сүнмәс, Көлеп яшәсәк!
Рәхмәт сүзе
Якында да,
Ерак якларда да
Бик күп икән ихлас дусларым. Тәрәзәмне җилләр какканда да Ишетәм мин алар котлавын.
Өстәлемә йөзләп хат җыелган: Памир, Җаек, Төмән, Алтайдан. Үзебезнең Арча, Ык буеннан, Кытай чиге Тарбагатайдан.
Онтылмаслык әйбәт сүзләр язып, Уңыш тели алар бары да.
Яхшы сүз ул һәрчак җанга азык Гомер буйлап алга барырга.
Геройларым юлдаш була алса, Ә шигырем сезнең күңелгә Әз генә бер җылы бирә калса, — Мин бәхетле, дуслар, гомергә!
Барчагызга рәхмәт укыйм сезнең Изге теләк, яхшы сүз өчен. Мин солдаты һаман илебезнең, Аңа булсын бөтен җыр көчем!