Логотип Казан Утлары
Хикәя

САГЫ БАРНЫҢ САГЫ ЯТАР


киятләрдә шулай була: үзенә ошамаган батырдан котылырга теләгән падиша тегеңә адәм көче җитмәгән эш бирә. Латәфәткә дә Мөдирә шундыйрак эш кушты, ахрысы.
Латәфәт моны башта бик гади итеп күз алдына китергән иде. Эш сәгате бетәр-бетмәс, Мөдирә бөтен хезмәткәрләрне кечкенә бүлмәсенә җыеп алды. Нәни генә кулының сырты белән өстәл читенә суга-суга сөйләде. Әле генә комсомолның шәһәр комитетыннан кайткан. Казаннан да кеше бар икән. «Хәзерге татар әдәбиятында эшче образы» дигән темага укучылар конференциясе үткәрүне Мөдирә китапханәсенә йөкләгәннәр.
Һәркемгә эш бүлеп бирделәр. Иң мөһиме — эчтәлекле чыгышлар. Латәфәт дүрт сөйләүче әзерләргә тиеш. Нефтьчеләрдән. Берсе гади эшче булсын, икенчесе эшче интеллигенциясе, өченчесе җитәкчеләрдән. «Ә дүртенчесе?» — дип сорады Латәфәт. Анысы саклыкка берәрсе килми калу очрагына. Запассыз яшиме соң Мөдирә? Элекке конференциягә дә сөйләүчеләрне артыгы белән әзерләтеп, әллә ничә кешегә сүз бирми калдырды. Аның хәтта егете дә икәү, диләр.
Бик җиңел булмаса да, үтеп чыгарлык эш дип кабул иткән иде Латәфәт Мөдирәнең кушканнарын. Уку залында эшләүче Наҗия Ла- тәфәтне аралап та маташты, беренче елын гына башлаган тәҗрибәсез хезмәткәргә авыр булмасмы? диде. Мөдирә аны ишетмәмешкә үк
салышты.
Чыгыш ясаучыларның өчесен Латәфәт күңеленнән шундук билгеләде. Гади эшчесе — көн аралаш китап алмаштыручы Назыйм. Узган ел унны бетереп вузга керә алмагач, монда бораулаучылар мәктәбенә укырга йөри, буровойда нәкъ «эшче» дип аталган урында эшли. Икенчесе — бораулау остасы, Алтын Йолдыз кавалеры, Латәфәтнең күршесе Әхмәт абый. Күренекле кешеләр булсын, ди бит Мөдирә, җыелышка язучыларны да чакырабыз, мәгънәле сүз ишетеп китсеннәр, ди. Өченче сөйләүче — РИТС начальнигы Якупов. Латәфәтнең туганнан туган абыйсы Хәйрулла белән төннәр буе эштән кайтмый
шахмат уйныйлар. «Югалган малны» юллап кайту еш кына сеңел өстенө төшә.
— Җиңги чакыра,— дип барып керә Латәфәт балта эләрлек төтен эченә. Симулянтларны фаш итүче кеше позасында пәйда булган се- ♦ ңелесен күрүгә, Хәйрулла үзенең дөньялыкта яшәвен исенә төшереп, с. сикереп тора. Ике кулын күн пальтосының кесәсенә тыккан кырыс 2 кызыйның карашы Якуповны, киресенчә, урынына кадаклаган- _ дай итә.
— Канатым, шушы партияне генә...— ди ул ялварып. Оттыра да о тагын тилмереп карый. Үзе бер отканчы шулай. Конференциядә f нотык сөйләүдән баш тартып карасын хәзер начальник абзый!
Эш Латәфәт дигәнчә башланды. Әлеге өчәү бик назландырып < булса да ризалаштылар.
Иң авыры саклык нотыкчы булды. Хәлиткеч минутта шул коткар- 7 ды да.
Китапханәче кыз укучы кенәгәләрен актарып чыкты, эшче сый- ♦ ныфы турында әсәрләр күренгәнен аерып алды. «Сүнмәс утлар», « «Гади кешеләр», «Хәзинә»... Талипов Заһит. Егерме алты яшендә. ® Югары белемле. Нефть участогы начальнигы. Укучының үзен кыз күз s алдына китерә алмады, Латәфәт килгәнче укылган китаплар. Адресы < бар, өенә кереп чыгарга кирәк.
Яулыгын артка кайтарып бәйләгән өлкән генә яшьтәге сөйкемле о апа ишек ачты. Әби дисәң дә Латәфәт өчен таман гына булыр. Кыз сүз озайтып тормастан:
— Миңа Талипов иптәш кирәк иде,— диде. п
— Минем үземә дә бик кирәк тә ул, юк бит әле менә... 5
Әбинең тавышы йомшак булса да, сүзләре каты ишетелде. Бу “ сүзләрдә азрак рәнҗү дә, бераз үгет-нәсихәт тә бар иде. «Сиңа кирәк * икән, ә? Бүтәнгә кирәкми микән соң ул?»
Китапханәче, үзенең хатасын аңлап, югалып калды. Кирәкле кешене кайчан өйдә очратырга мөмкинлеген сорады да шым гына чыгып китте. Урамга чыккач үкенде: эш телефонын сорамаган, тагын киләсе була инде.
Икенче тапкыр килгәч, әбкәй Латәфәттән сорыйсы итте:
— Ни йомыш иде соң, кызым, бу көннәрдә улым бик соң кайта.
Кыз йомышын әйтте. Китапханә турында сүз чыккач, әбкәй бөтенләй ачылды, кыстап-кыстап кызны кунак бүлмәсенә уздырды, улым кайтып җитмәсме дип өметләндерде. Латәфәт китап шүрлекләрен күзе белән сөзеп чыкты, өстәлдә яткан ачык китапны кулына алды. Ни укый икән иптәш нефтьче? Сүзне нәкъ шушы китаптан башлап булмасмы? Китапның тышын карауга Латәфәт гаҗәпләнү катыш күңел кайту хисе кичерде. Боккаччо. «Декамерон». Сөйләш моннан соң хәзерге татар әдәбияты турында! Ундүртенче гасыр кавалерлары һәм дамаларының кәеф-сафа өчен сөйләгән әкиятләре... Ә менә тагын бер китап. Гомер. «Одиссейның күргәннәре». Бүгенге эшче образыннан ничаклы ерак...
Кыз китаплар актарган арада әби кухня ягына барып килде.
— Әйдә, кызым, чәйләп алыйк, чишмә суыннан кайнаттым.
Чишмә суын Заһиты Миңлебай ягыннан бакка тутырып алып кайта икән. Аналы-уллы икәүдән-икәү генә яшиләр. Өлкән уллары өйләнгән, үз тормышы. Иң өлкәне чик буенда хезмәт итеп, сугышның башында ук һәлак булган. Яудан яраланып кайткан әтиләре ята-тора ике ел яшәгән дә дөнья куйган. Чәй янында сөйләшенгән сүзләрдән бу гаилә хакында Латәфәт шуларны белде. Заһитның эштән соң кайда тоткарлануы хакында сорашмады, кыенсынды. Егет кеше кайда йөрмәс. Чәй эчкәч, кыз китмәкче иде, Хәтимә түти аз гына сабыр итәргә кушты, шушы сәгатьләрдә Заһиты кайта икән. Кунакның күңелен
күрергәме, үзенең юксынуын басаргамы, хуҗа түти өстәл тартмасыннан тышы кыршылып беткән калын дәфтәр чыгарды. Дәфтәрнең эчке ягында — хәрби киемле егетнең саргая башлаган фото-рөсеме. Очарга талпынган кош канатыдай кара кашлар. Бу кашларга болыт-чәч сорала, анысы кара козыреклы фуражка астына яшеренгән. Карашында ниндидер моңсулык... Дәфтәр тулы шигырьләр. Чик сакчысының язмалары.
Ил сакчылары без.
Уяу һәр мизгел. Уяу һәр күзәнәк. Һәр үлән сизгер.
Латәфәт рәттән берничә шигырь укыды. Ул еллардагы пафос. Үз көченә, ил көченә чиксез ышану. Шуның белән горурлану. Шигырьләрнең авторы — Хәтимә түтинең үги баласы икән. Ана кешенең шуңа да үзәге өзелә: үги булган өчен яудан кайтмагандыр төсле, үзенекеләр исәннәр бит...
Заһит һаман юк. Хуҗаның күңеле булсын өчен генә диярлек, Латәфәт шигырь дәфтәре актара. Берише җете төсләр арасында кинәт күзгә ягымлы нәфис бизәк чагылып киткәндәй була. Менә ул бизәк, кемнеңдер иңеннән очкан ефәк яулыктай йомшак җилдә җилфердәп, күңел дулкыннарында йөзә башлый.
Мин бит синең йомшак чәчләреңне Сыйпый алмый киттем, матурым. Тәсмерләми. сер сөйләми киттем. Мине көтәр булсаң, кайтырмын. Кайтырмын да. ничек танырмын соң. Сөйгән төсең алмы, зәңгәрме?..
Түр башында, йомшак палас өстендә озын-озаклап утыруыннан Латәфәт уңайсызланып, хәтта куркып куйды. Ишектән шушы шигырь юлларын язган егет кайтып керер төсле тоелды. Заһит белән очрашуга да әзер түгеллеген сизде Латәфәт.
Урыныннан кыз кинәтрәк кузгалды бугай, әбкәй гаепле кеше сыман әйтте:
— Рәнҗеп китмә инде, кызым, кабат кил...
Кыз, әлбәттә, үзенең халәтен аңлатып тормады, саубуллашып чыгып китте. Ишек янында гына телефоннары бар икән, теге юлы ничек искә алынмаган, номерын белеп, бәлки шалтыратыр. Әрсезләнеп кат-кат йөрүе өчен Латәфәт үзен битәрләп тә алды. Өстәвенә, ике туганны бер шәхескә күреп, кемнәрдәндер көнли иде бугай ул. Ә теге нәфис бизәкле ефәк яулык шәрә тирәкләр арасыннан күңелне алгысытып һаман очып бара:
Кайтырмын да, ничек танырмын соң, Сөйгән төсең алмы, зәңгәрме? Чәчләреңне җилдән тараттырма. Табалмыйча йөрсәм әгәр мин...
Мөдирә китапханәчеләр белән сөйләшкәнгә бер атна узган да киткән, инде эшнең барышын тикшерү башланды. Кем нәрсә сөйли, нинди проблемалар күтәрелә дип. Мөдирә мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Чыгышларның конспектларын күрсәтергә кушты. Бу кадәре- сен Латәфәт көтмәгән иде. Кәгазьгә карап сөйләүгә ул гомумән каршы. «Без укучыга кемнеңдер әзер фикерен тагабыз, ә аның үз фикерен белми калабыз»,— дип, яшь хезмәткәр элекке конференциядән соң да кызып-кызып сөйләде. Шуннан яратмый калды бугай аны Мөдирә. Бу юлы да язу таләп итә. Бәлки алар җыен юк-барны сөй- 114
ләрләр, ди. Мөдирә үзе дә бу китапханәдә яңа кеше. Институтны читтән торып тәмамлаганга чаклы бүтән китапханәдә эшләгән. Югары белем алгач, монда мөдир итеп билгеләгәннәр. Чын исеме Мөнирә аның, китапханәчеләр шулай биләгән дәрәҗәсенә туры китереп, Мө- ф дирә дип йөртәләр. Яңа кешенең күзенә җитешмәгән яклар тиз ташлана бит: яшь мөдир ишек төбендәге кием элгечтән башлап, түрдәге витринага чаклы үзгәртеп чыкты. Шундый яңартып кору чорын кичергәндә, көзге чебеш Латәфәт үз таләпләрен куеп маташа, имеш.
Латәфәт исә эш күрсәтергә иң кирәк чакта сыната язып куйды. Конференциягә өч көн калды дигәндә чыгыш ясарга әзерләнгән кешеләр кайсы кая таралды да бетте. Шахматчы начальник Самотлорга командировкага китеп барды. Бораулау остасы биш километр тирәнлегендәге скважинасының соңгы метрларына җитеп бара икән. Мәс- кәүдән галимнәр килгән, җир астыннан чыккан һәр уч әйберне тикшерәләр ди. Останың теләсә кайсы минутта эштә кирәк булуы бар, скважинаны ташлап ул бер карыш та китә алмый, китапханәче аңа ышанып, уңайсыз хәлдә калачак. Хәтта гади эшче Назыймның волейбол ярышы нәкъ конференция көненә билгеләнгән. Шушы аяныч хәбәрләр белән Латәфәт Мөдирә алдына килеп басарга мәҗбүр булды.
— Бик белдекле күренергә тырышкач, шул инде!
Каты сүз әйтүдән куркып, шунда тукталырга уйлаган иде Мөдирә, ачуын чыгарып бетерми булдыра алмады:
— Җебегән!..
Бу минутта Мөдирә күзләренең усаллыгын бернинди ерткыч җанварныкы белән дә чагыштырырлык түгел иде.
— Элегрәк әйтергә кирәк иде аны, горком аша эшне көйләп була иде! Сөйләүчеңне эзләп Самотлорга оч инде хәзер!
Кызыл кыналы кул сырты өстәлгә пычак булып төшә, йөзекләре елкылдап-елкылдап китә, менә хәзер ул Латәфәтнең башын кисеп төшерәчәк.
— Запаска әзерләгән кешең бармы, ичмасам?!
Запасның ни икәнлеген Латәфәт шушы минутта гына аңлады.
Әйтә иде лә әбисе, сагы барның сагы ятар, сагы юкның башы ятар, дип.
— Анысы бар,— диде кызый, иелгән башын күтәрә төшеп.
Талипов белән телефоннан сөйләшкән иде, өйлә вакытында китапханәдә очрашырга тиешләр. Чыгыш ясаудан баш тартырга уйласа, килеп тә йөрмәс иде, димәк, өмет бар. Мөдирәгә яңадан авыз ачарга ирек бирмичә, Латәфәт өстәде:
— Язуы юк әле, иртәгә була.
Барлык чыгыш ясаучыларның адресларын алып, Мөдирә кеш якалы затлы пальтосын кия-кия чыгып китте. Озак та тормый, кире кайтты. Назыймны волейбол ярышыннан азат иттергән.
—Ләкин бер шарт белән,—ди, Латәфәткә карата бераз йомшарып, хәтта бераз кыланчыкланып, — хәзергә әйтмим, конференциядән соң әйтермен.
Бушка гына кеше йомышын йомышлыймы соң Мөдирә! Теге юлы да Латәфәтнең күн пальтосына төс килә дип, лаклы итек китергән иде. Үзенә кысанрак булган, күрәсең. Шуның бәрабәренә Себердән аучы җизнәсе җибәргән кеш тиресен бирергә туры килде. Бу юлы шарты нинди булыр? Юк әйберне сорамас әле. Назыймның конференциягә килүе хак булсын. Талипов та сөйләсә, эш көйләнә яза. Мөдирәнең өч дигәне дә запас белән әйтелә бит аның, чынлыкта Латә- фәттән ике генә нотыкчы кирәктер. Әлбәттә, шулай. Һәр китапханәчедән икешәр генә кеше сөйләсә дә, тыңлап бетереп булмас, кемнәрдер сүздән мәхрүм калачак. Мөдирә куячак шартны үтәргә үзен
САҖИДӘ СЭЛӘПМАНОВА ф САГЫ БАРНЫҢ САГЫ ЯТАР
сәләтле сизеп, Латәфәт аз гына тынычланды. Ләкин бая гына ишеткән әрләү, хәтта мәсхәрәләү сүзләре колак төбеннән мәңге китмәс төсле тоелды. Запас чыгышны наять итеп әзерләгәндә генә алардан арынып булачак.
Билгеләнгән вакытка Латәфәт баскычка чыгып басты. Өстенә кара куртка, башына соры куян бүрек кигән җиңелчә гәүдәле егетне китапханәче кыз ерактан ук күрде. Шул үзе. Очарга талпынган кош канатыдай кашлар... Күбәләк-күбәләк кар ява. Җепшек кар бөртекләре җиргә төшәләр дә эриләр. Октябрь бәйрәме алдыннан ук суытып, халыкка җылы кием кидерде дә, кыш урнаша алмый азаплана. Латәфәт башын иеп уйланып килгән егет каршына басты. Күрештеләр, таныштылар. Латәфәт барган юнәлештә юлны дәвам иттерделәр. «Саклык нотыкчы»ны кызның Мөдирәгә хәзер үк күрсәтәсе кил-ми иде.
— Язучыларны өйрәтердәй акыллы сүз әйтә алмам мин, — диде Заһит, китапханәче кыз эшне аңлатып биргәч.
— Мин бит аларны әни өчен алам,— диде Заһит, татар әсәрләре турында сүз чыккач.
— Нефтьчеләр турында берничә генә бөртек әсәр бар, аларга карата әйтеләсе сүз әйтелгән бит инде,— диде Заһит, кызның шул хакта әңгәмәгә тартырга тырышуын абайлап.
Конференциядә сүз барырдай әсәрләрне Заһит укыган, күренеп тора, сөйлисе килмәгәне дә сизелә. Әмма кырт кистереп баш тартмый, ризалык та бирми. Кызның кайгылы кара күзләре баш тартудан тыеп тора бугай аны. Егетнең икеләнүен күргән Латәфәт чигенү юлын өзү нияте белән әйтеп салды:
— Бүген кич өегездә булыгыз, мин барырмын, сөйлисе фикерләрегезне барлап чыгарбыз.
Хәзер инде егет пошаманга төште, килгән юлыннан дәшми генә китеп барды. Латәфәт җиңеләеп калгандай булды, әйтерсең аның кайгысын Заһит алып китте. Кыз егет киткән якка борылып карады. Кар-күбәләкләр гел Заһитның куян бүреге тирәсендә уралалар сыман күренде.
— Сөйли алмаячагыма мин сезне ышандыра алмадыммыни әле? — диде Заһит, кичен китапханәче шылтыраткач. Латәфәт беравык сүзсез торды.
— Хәзер үзем барам, — диде аннары. Эш сәгате тәмам иде, китте.
Ишекне Заһит ачты. «Намуслы кеше» дип уйлады Латәфәт егетне күрүгә. Сәбәп табып, чыгып таярга да мөмкин бит. Авария, җыелыш... Беткәнмени сәбәп? Егетнең намуслылыгы алдында йомшарып калудан үзен саклап, кыз кырыс төс алды:
— Мин комсомол кеше,— диде ул, ике кулын кесәсенә тыгып,— башлаган эшне җиренә җиткерми туктый торган гадәтем юк.
Сүзләрен Латәфәт тыныч әйтте, ләкин керфекләренең җемелдәвендә, ирен тибрәнешләрендә киеренкелек сизелә. Хәтта кулбашына төшкән кара чәченең һәр бөртеге дерелди иде сыман.
— Чишенегез әле, узыгыз,— диде егет, сүзнең болай гына өзелмәячәген аңлап. Ялтырап торган күн пальтоны кызның иңбашыннан алып чөйгә элде, аягына чигүле хәтфә башмак бирде, кызны бүлмәгә уздырды, палас җәйгән диванга утыртты. Үзе өстәл янына, кызның каршысына утырды. Бермәлгә сүзсез калдылар. Заһитның коңгырт чәче ябырылып маңгаена төшкән, күз карашы болыт агылган төнге күк сыман,— бер ачыла, бер караңгылана. Китапханәчегә ул кыз бала итеп, ничек сөйләшсәң моның җаена килеп булыр икән диебрәк карый. Латәфәт үзенең әлеге өстенлекләрен кинәт сизеп ала, һөҗүмне нәкъ шушы позициядән торып башларга кирәклеген ачыклый. Көч сынашу аңа ошап куя, бу халәтне озаккарак сузасы килә.
— Я, Одиссей ничек? — ди кыз, өстәлдә яткан китапны танып.
— Миңа батырлык һәм матурлык ошый,— ди Заһит.
— Безнең Мөдирә сезгә ошыймы? — ди кыз, сорауларының бәй-
ләнешсезлеге белән егетне гаҗәпкә калдырып. ф
— Мөнирәме? — ди егет, китапхәнәче әйткән кешене белгәнлеген ачып сала, Латәфәт тә егетне электән күргәнлеген хәтерли. Әйе, Мө- £ дирә бүлмәсенә кергән иде ул, берничә китап кыстырып чыкты. Иң якын кешеләренә генә Мөдирә китапны үзе бирә. Ике егетнең берсе | тәгаен шушы. Төп уенчымы, әллә саклыкка куелганымы?
— Сез саклыкка ничек карыйсыз? — ди Латәфәт, егетне тәмам =
аптырашта калдыра. s
— Нинди саклыкка?
«Төп уенчы» һәм «запас уенчы» мисалын китерергә Латәфәтнең _ теле бармый, моннан алда гына Мөнирә исеме чыкты бит, Заһит сизе- - нер, хәтере калыр төсле тоела. Кызның теленә бөтенләй бүтән мисал и килә: ♦
— Әйтик, бик кирәк акча әйләнештә йөри, бик кирәк булмаганы с
хаҗәте чыкканчы кассада ята... ®
— Тулаем ил күләмендә бик үк уңай күренеш булмаса да, көн- s
күрештә акча саклау кирәк нәрсә. Әйтик, минем әни карт, үземә бер- < бер хәл булса... |
— Декамерон сезне кай яктан кызыксындыра?
Егет кызның балаларча туры сорауларына шулай ук туры җавап- ч лар бирә: G
— Акыл ярышы, тапкырлык...
— Бу сыйфатлар күбрәк сүздә беленәме, әллә эштәме? =*
— Фән һәм техника заманында — эштә.
Шушы ноктага чаклы Заһит тыныч утырды. Ә ноктаны нык итеп < куйгач, торып йөреп китте. и
— Әйе, эшче сыйныфы хәзер башка, хәзер һәр эштә фәнни белем алдан йөри, техника заманы. Эшче фидакарь, ул үзенең ил алдындагы бурычын тоеп эш итә. Ул күп укый, опера тыңлый, балет карый. Шулай да дуамаллыклар булып тора, план артыннан куулар, авария лар. Язучылар аны шулай язалар, дөресе дә шулай. Тормыш гел уңай яклардан гына торса, әсәр дә кызыксыз булыр иде. Тик мин конференциягә баралмыйм.
Әйтерсең Заһит сәхнәгә чыгып монолог сөйләде, сүзен бетерде дә элекке урынына утырды. Хәзер Латәфәт чираты иде:
— Шушы диванда ятып йоклыйм, эшегезгә ияреп барам, китапханәгә җитәкләп алып китәм,— диде ул, бөтенләй исәрләнеп.
— Аңла әле,— диде егет, «син»гә күчеп,— сезнең конференциягез көнне безнең участокта җаваплы эш, мин аннан китә алмыйм.
— Эшнең җавапсызы да буламыни? — диде Латәфәт, һич аңларга теләмичә.
— Шулай дияреңне белеп, башта әйтмәгән идем аны,— диде Заһит, кызны тынычландырырга тырышып.— Беләм, сезнең эшегез дә бик җаваплы. Әмма бездә кеше гомерен куркыныч астына кую белән бәйле: эчендә нефть аккан торбаны кисеп ялгау...
Латәфәт сулып калгандай булды. Тел очына таныш шигырь юллары килде:
Һәр күзәнәк уяу — Тормыш сагында.
Абыйсының шигырен ишетсә, Заһит, мөгаен, йомшарыр. Латәфәт мөны белә, ләкин әрсезләнәсе килми, бу гаиләнең якын кешесе булырга тырышу кебегрәк аңлашылачак.
— Мөдирә минем башны кисәчәк,— диде ул, бөтенләй өметсезләнеп.
— Мөнирә?
Бу исем егеткә Латәфәтнең бөтен тырышлыкларына караганда да ныграк тәэсир итте бугай. Ул уйга калды. Аннары алгы якка чыкты, кем беләндер телефоннан сөйләште. Латәфәт янына акрын гына кереп, үзенең карарын әйтте:
— Ярый, уйлашырбыз.
һаман боек утырган кызның күңелен күтәрергә теләптер, Заһит командировкада булган бер вакыйга сөйләп алды. Нефтьче дигәч, аны әзербәйҗан дип кабул иткәннәр, чөнки Бакудан гайре нефть үзәген белмәүчеләр күп икән. Кызның, чыннан да, йөзе ачылып китте:
— Менә шушы хакта сөйләгез! Бу мәсьәләдә гаеп язучыларга да төшә, Татарстан нефтен тиешенчә яңгырата алганнары юк әле,— диде ул, күптән эзләгән әйберсен тапкандай сөенеп.
Кайтырга җыенганда гына, Хәтимә әби алгы якка чыгып: «Килеп йөр, кызым»,— дип калды. Егет кызны озата китте. Сүз укылган китаплар тирәсендә әйләнде.
— Ничек уйлыйсыз? — диде Заһит, Латәфәтне үзеннән акыллырак күргәндәй итеп.— Берничә кешегә гашыйк булырга мөмкинме?
— Бер юлымы?
— Бер юлы ук түгел инде, күпмедер вакыт узгач.
— Минемчә,— дип башлады Латәфәт, бик белдеклеләнеп,— чын- чынлап бер генә тапкыр гашыйк булырга мөмкин. Калганнар алай ук көчле булмый, болай, симпатия генә...
Унҗиде яшьлек кызның катгый фикер йөртерлек бердәнбер нигезе — әдәбият. Чынлап гашыйк итәр кеше тормышта аңа очрамаган әле. Назыймны санап булмый, ул үзе генә очрашулар эзләп йөри, көн аралаш китап алмаштыра. Укысын, әйдә, аннан Латәфәткә ни зыян?
— Ә менә мин бер китап укыдым,— Заһит башлаган сүзен дәвам итте,— анда герой үз гомерендә өч тапкыр бик каты гашыйк була.
— Беренче икесенә сүрелүне автор ничек аңлата соң?
— Тегеләрен үтереп бара ул.
Кычкырып көлеп куйдылар. Капка төбенә җиткәч хушлаштылар. Заһит бик нәзакәтле итеп Латәфәтнең кулын үпкән булды. «Мөнирә кулы кирәк монда», дип уйлады Латәфәт, үзен кемгәдер хыянәт иткән сыман сизде, йөзексез, кынасыз кулын егеттән тартып диярлек алып кесәсенә яшерде.
— Иртәгә кичкә чаклы,— диде Заһит.
Латәфәт сүз әйтмәде, баш кына иде. Аннары башын текә тотып, керү ягына китте. Конференция үтәр, Заһит белән бүтән очрашмаслар. Йон палас җәйгән йомшак диванда да утыра алмас Латәфәт, Хәтимә әбинең чишмә суыннан кайнаткан чәен дә эчә алмас. Тагын бер күреп калыйм дигәндәй, өй почмагына җиткәч, кыз борылып карады. Заһит электр баганасы яныннан китеп бара. Аксыл ут тирәсендә кар күбәләкләре бөтерелә, «һәммә нәрсә яктыга тартыла», дип уйлый Латәфәт, ни өчендер үзен күбәләккә тиңләп. «Көясең бит, янасың, нигә күрәләтә утка килеп бәреләсең?» Үзенә-үзе шулай тәкърар- лап, кыз йөгерә-атлый баскычтан күтәрелде.
Хәйрулла абыйсы Латәфәтнең эшләреннән бераз хәбәрдар иде. Чыгыш ясар вакыт җиткәч кенә, шахматчы Якупов китеп барды бит. Шуңа сеңелесе алдында Хәйрулла үзен дә гаепле сизә. Менә хәзер дә Латәфәт кайтып керүгә аның хәлен белеште:
— Сөйләүче таптыңмы соң?
— Таптым,— диде Латәфәт җиңүче кыяфәте белән. Аннары, сы
зым өстенә иелгән абыйсының эшен бүлдергәнгә гафу үтенгәндәй, акрын гына сорады:
— Эчендә нефть аккан торбаны кисеп ялгау куркынычмы?
Хәвефсезлек инспекторы булып эшли Хәйрулла. Шул фән буенча техникумда дәресләр дә алып бара.
— Шуннан була инде шартлаулар, янулар,— ди ул, сызымнарыннан башын күтәрми генә. Бераздан нидер исенә төшкәндәй, башын калкыта:
— Әллә берәрсе нефтьле торба кисәргә җыенамы?
Латәфәт сорауга каршы сорау бирә:
— Ә ни өчен кисәләр соң аны?
— Туза торба, тишелә, нефть саркый башлый. Янәсе, төп торбага икенче чат китереп кушалар.
— Шартламасын өчен нишләтергә кирәк инде аны?
— Саклык чаралары күрергә кирәк,— ди инспектор. Сызымын куеп, сеңелесе каршына баса. Латәфәт артка чигенә, үзе һаман сорау ала:
— Нинди чаралар?..
— Я, әйт, кем нефтьле торба кисә?
— Юуук, ялгаганнар инде аны,— ди Латәфәт, сүзне икенчегә бора.— Ут чыккан, бер егет телогрейка каплап сүндергән, үзенә зыян килмәгән. Аз гына күрми торсалар, трассада зур янгын буласы икән...
Латәфәт алдашмый. Бу очракны аңа Назыйм сөйләгән иде. Вахтадан кайтканда булган хәл. Юл нефть трассасы буеннан уза икән. Торба өстендә башта очкыннар күренгән, аннан ялкын чыга башлаган. Торбаның ялгаган җирендә берәр кимчелек булса, каты басым нәтиҗәсендә шулай ут чыга икән. Арадан бер егет (нигә Назыйм үзе түгел!) йөгереп барган да сырган бишмәтен салып тиз генә ут өстенә каплаган. Егет барып җиткәндә ялкын шактый күтәрелгән, шартлау куркынычы булган, егет аны-моны уйлап тормаган. Трассада янгын башланса, һәлакәт зуррак булыр иде...
Назыйм бу вакыйганы конференциядә сөйләячәк. Латәфәт, чыннан да, җебегән. Мөдирә ярдәменнән башка Назыймны да конференциягә китерә алмый. Булдыклы икән шул Мөдирә, юкка гына кәпе- ренеп йөрми. Шуның өчен дә аңа ике егет гашыйк. Наҗиягә үзе сөйләгән. Икесе дә ошый, кайсын сайларга белмим, сыныйм әле, дигән. Берсе Заһит булса... Нефтьле торба кисеп ялгауның нидән гыйбарәт икәнлеген Заһитның үзеннән сорашасы бик килсә дә, Латәфәт бая тыелып калган иде. Эшнең үтә җаваплы булуын белгәч, егетне конференциягә чакырудан үзем үк баш тартырмын дип курыкты ул. Менә хәзер Хәйрулла абыйсыннан сорашып белде...
Латәфәт юрганын ничаклы бөркәнмәсен, ялкын эчендәге Заһит күз алдыннан китмәде. Ашыгычлык белән, мөгаен, ул саклдик чаралары күреп җиткермәс. Инспекторга әйтсәң? Әләк була. Хәвефсезлек кагыйдәләрен бозган өчен Хәйрулла абыйсы объектларга пломба сала, ирексездән туктаган предприятиеләрнең планнары өзелә. Шулай да кеше янудан күп яхшы. Бәлки әйтергәдер... Әйтергә һәм бу хакта Заһитның үзенә хәбәр итеп куярга.
Латәфәт дүрт гудокка чаклы тыңлады да трубкасын куйды. Йоклаганнар. Төн уртасы инде. Иртәгә иртүк торып шалтыратасы булыр.
Болганчык төшләр, саташулардан көчкә арынып күзен ачканда иртәнге алты иде. Уянганнар микән? Әнә, Хәйрулла абыйсы торды. Кухняга таба узды. Ишетмәсә яхшырак булыр. Ваннага шаулап су ага башлады. 1'атәфәт җәһәт кенә ишек катындагы телефон янына килде.
САҖИДӘ СӨЛӘИМАНОВА ф САГЫ БАРНЫҢ САГЫ ЯТАР
— Сәгать биштән үк чыгып китте, кызым...
Хәтимә әби шулай диде. Кыз Заһитның конторына шалтыратты. Озын гудоклар гына җавап бирде. Бик хәвефле ишетелде ул гудоклар.
Заһит участогына ремонтчылар килергә тиеш. Яңа трасса өчен траншея казыганда экскаваторчылар иске торбаны яньчеп, тишеп киткәннәр, нефть җир өстенә саркып чыккан. Зарарланган урыннан кисеп, торбаны ямап куярга кирәк.
Ремонтчылар килде, җир казылды, нефть сеңгән туфрак читкә чыгарылды. Төп эшкә керешү өчен бар да әзер иде. Ашыгыч ярдәм чаралары, янгын сүндерү әйберләре, чокырга җыелган газның күләмен билгеләү приборлары...
Әллә каян гына инспекция машинасы килеп чыкты. Газны яндырырга торганда гына эш тукталды. Хәвефсезлек инспекторы һәммә нәрсәне яңадан җентекләп тикшереп чыкты. Артык бәйләнер нәрсә табылмады. Зур өй урыны чаклы чокырга дүрт факел ташладылар. Факел утына ияреп газ янып беткәч кенә, кисү-ялгау эшләренә тотынырга мөмкин. Факел таяклары инде күмергә әйләнде, ә торба янында зәңгәр учак ялкыннары һаман ялмана әле. Күпме көтсәң дә сүнәр-лек түгел бу. Димәк, торба буйлап газ килүе дәвам итә.
Инспектор скважинаны ябарга кушачак, басымны туктатуның бердәнбер чарасы шул. Хәйрулла нәкъ шундый боерык бирде.
Скважинага пломба салынды. Берләшмәгә китәчәк гаепләү кәгазьләренә имзалар куелды. Дистәләрчә тонна «кара алтын» агымы тукталды.
Гаепләү кәгазендә күрсәтелгән эшләр бүген кичкә тәмамланачак, дип фикер йөртте Заһит. Ләкин иртәгә шимбә, аннан якшәмбе. Гаеп- леләргә җәза бирү турындагы приказ копиясе кулында булмый торып, инспектор пломбаны алмаячак. План яна... Ел тәмамланып килә, һәр көнне бишкә ярырга торган чак. Яңа елга шәп сюрприз, дип уйлады Заһит ачынып. Коллективны шул чаклы кыен хәлгә куярмын дип башына да китермәгән иде ул. Шушы борчулар арасында китапханәче кызның кайгылы кара күзләре дә күренеп калды.
Латәфәт көне буе җанына тынгылык таба алмады. Хәйрулла абыйсының да эзе-юлы югалды. Талипов участогында берәр хәл булганмы әллә? Кичке якта, ниһаять, телефоннан агасының тавышын ишеткәч, йөгереп өенә кайтты, чөнки тегесе кызның сорауларына ачык җавап бирмәде. Кайтса ишекнең тышкы ягында Хәйрулла белән сөйләшеп торучы Заһитны очратты.
— Бер сәгатьтән башлана, сез әзердер бит? — диде кыз, Заһитны күрүенә чиксез шатланып. Беренче минутта ул егетне үз янына килгән дип уйлады. Заһит Латәфәткә туры карамый гына әйтеп куйды:
— Эшләр хөрти әле безнең...
Латәфәтнең теле тотлыгып калды. Хәйрулла бер сеңелесенә, бер егеткә карап, тамагын кыргалап алды, бу икәүнең кайгысы аңа да тәэсир итте.
— Киенеп чыгыйм әле, барып карарбыз.
Инспектор атлар-атламас өенә кереп китте. Заһит, ниһаять, кызга күтәрелеп карады.
— Туганыңмы әллә?
Кыз баш какты. Заһит объектына пломба салынганын абайлаган иде инде ул. Күрәсең, егетләр инспектор кушканнарны эшләп бетергәннәр дә пломбаны алуны сорап килгәннәр. Латәфәткә мондый ку-
наклар таныш. Хәйрулла агаларына ялынып еш киләләр алар. Коньяк шешәсе кыстырып килүчеләр дә бар. Хата төзәтелгән, күрсәтмәләр үтәлгән, эш туктап торудан кемгә файда? Дәүләткә генә зыян, дип исбатлыйлар әрсез кунаклар. Абыйсының тискәрелегенә Латәфәтнең . дә башта ачуы килә иде. Соңыннан Хәйрулла аңлатып бирде: дәүләткә килгән зыян гаепленең кесәсеннән алына икән. Кичә генә ачык нәрсә бүген Латәфәт өчен буталчыкка әйләнде: Заһит бит нефтьне кесәсеннән чыгарып бирә алмый!
Бүгенге хәл Латәфәтнең әләкләве аркасында килеп чыкканын белсә, Заһит нишләр иде икән? Бәлки белә дә торгандыр. Латәфәткә әллә ничек серле итеп карый. Ни булса, шул булыр дип, кыз кинәт әйтеп салды:
— Инспекторны сезгә мин җибәрдем бит.
Юк, моңарчы берни сизенмәгән икән Заһит, кызны үтәли күрердәй итеп, сөзеп карады. Карашын төшерде, тагын бер күтәрелеп карады. Кыз куркынып нидер кәтте. Заһитның күзләрендә агылган болытлар ф арасыннан берни күрә алмады.
Кыска тунын төймәли-төймәли, Хәйрулла чыкты. и
— Башларын утка илтеп тыкканда уйламыйлар, эш узгач, ислә- 2
ренә төшә... Барып карыйк. <
Сукрана-сукрана баскычтан төшүче Хәйруллага Заһит та иярде. ? Китте, хәтта саубуллашмады да. Башың бетте, Латәфәт, дип уйлады - кыз үзе турында, конференцияне өзүең шушы, иң төп тармактан сөй- - ләүчең юк. Тагын да аянычрагы — Заһит алдында алама әләкче бу- ® лып калдың...
Кеше күзенә чалынмаска теләп, урындыкка сеңгән Латәфәт, ки- 2 тапханәгә Заһит килеп керүен күргәч, кинәт турайды, бермәл сыны = каткандай утырды. Заһит каршына тигез тешләренең барысын да күр- ~~ сәтеп, Мөдирә барды, егетне үз бүлмәсенә алып кереп китте. Озак тор- * мый кире чыктылар, Мөдирә Латәфәткә күз безләрен кадап алды. Латәфәт исә ике гашыйкның берсе Заһит икәнлеген тәмам аңлады. Ә Заһит китапханәче кызга үзләре генә белгән серләре бар сыман елмайды. Карашында болытлар юк, йолдызлар гына! Латәфәтнең йөрәге тыпырдап биеп алгандай булды. Йөрәкнең кайда һәм нинди икәнлеген Латәфәт беренче тапкыр шунда белде.
Язучыларны чакыру турындагы сүз халыкны кызыксындыру чарасы гына булды, ахрысы, шыгрым тулы уку залында чит кешеләр юк иде. Сөйләүчеләр шулай да алдан әзерләнгән кәгазьләреннән аерыла алмый азапландылар. Назыйм белән Заһитның чыгышлары гына бүтәннәрнекеннән аерылып тора иде. Назыйм залны шигърият белән әсир итте. Җир астындагы тәмуг утын чыгарып бетергәч, анда оҗмах кына калуы турында, элек шәмгә мохтаҗ якларның хәзер Европага нур таратуы турында нефть ягы шагыйрьләренең әсәрләрен яттан сөйләде. Бораулаучы дусларына багышланган үз шигырен яттан укып, залдагы бөтен яшь кызларны бердәй гашыйк итте. Заһит исә әдәби әсәрләргә караганда күбрәк тормыш турында гәп корды бугай, аның чыгышы сорауларга җаваплар төсен алды.
— Герой Әхмәтнең биш чакрымлык скважинасына нигә һаман көч түгәләр, аннан нефть чыкмасы билгеле түгелмени инде?
Моны элек артистлыкта йөргән столяр Самат сорады.
— Астагы хәзинәләрне чыгарып бетергәч, җир иңә, улым, сулар саега, таулар тәбәнәкләнә. Нефтьчеләр бу эшкә ничек карый?
Моны кочегарка Миңненур апа сорады.
— Бораулаучылар Себергә китә, әллә безнең якта нефть бетәме?
Моны укучы бала сорады.
Заһит кайсына уен-көлке белән, кайсына бик тәфсилләп җавап бирде. Ул үзенең утлы-ялкынлы эшенә гашыйк. Латәфәт өстәл артын
САГЫ БАРНЫҢ елгы ЯТАР
да утыручы Мөдирәгә күз төшерде. Сәер, Мөдирә Латәфәт сыман шатлык кичерми, аның хәтта сөмсере коелган. Әйе, Заһит үзенең эшенә гашыйк. Мөдирә конкурентлар сөйми. Өстәвенә, Заһит үзенең әнисен бик ярата, дип уйлап алды Латәфәт. Мөдирәгә бу бөтенләй ошамас. Заһит алып кайткан чишмә суына ул йөзен сытачак. Заһиттан әнисенә китаплар укытмаячак. Хәтта яу кырында башын салган чик сакчысының шигырь дәфтәрен дә, тузан исе килә дип, өстәлдә тотмаячак. Юк, Мөдирәгә бирергә ярамый Заһитның әнисен! Үзенә көрәштәш итеп, Латәфәт калын дәфтәрдәге шигырьләрне күңеленнән кичерде:
Тыныч йокла, әнкәм.
Улларың сакта.
Дошман үтә алмас Без исән чакта!
Беренче укыганда шигырь болай ук мәгънәле һәм тәэсирле тоелмаган иде Латәфәткә. Бүтәннәр конференциядән нәрсә алып киткәннәрдер, бу җыелышны әзерләгән көннәрдә китапханәче кыз дөньяда изге әйберләр булуын, аларны тупаслыктан, ваемсызлыктан, «кәгазь* сүзләрдән сакларга кирәклеген тойды.
Конференциядән соң Мөнирә үзенең шартын әйтергә тиеш бит әле. Аһ, бу юлы ул, мөгаен...
Җыелышны йомгаклау белән Мөдирә, ул-бу булганчы өлгереп калыйм дигәндәй, тәрәзәгә якын утырган Латәфәт янына килде.
— Моннан соң сиңа җаваплы эшләр тапшырмам, авырга килер...
Уйлаган алга килә ди, бу Мөдирәнең шарты. Заһит тирәсеннән эзең суынсын дигән сүз бу. Ягымлы итеп, кыйгач кашларын, сөрмәле күзләрен уйнатып әйтте Мөнирә. Әйтерсең хезмәткәре белән түгел, үзенә каратырга теләгән егет белән сөйләшә. Йөзендәге шул елмаюын саклап, кунакларны озатырга китте. Латәфәт почмакка бастырып куелган бала сыман калды.
Конференция узды, баш киселмәде. Латәфәт шуны да ачык аңлады: бу газиз башның күрәселәре күп әле. Кыз ике кулы белән күперенке чәчен сыпырып куйды. Нәфис бизәкле таныш аһәң тылсымчы- сакчы сыман баш очында тибрәлә иде.