Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, КЕШЕЛӘР!


Сездә идем, мәңге сездә калам, Алгы сафлар, алгы мәйданнар: Сездә генә бары җан азыгы, Сездә генә бары илһамнар, Бу яшәүнең тулы мәгънәсе бар. Сезнең сафта гына, туганнар!
X. Туфан.
атының нигә китте, Фердинанд?
Ишек катында торган егетнең түгәрәк йөзенә кызыллык йөгерде, кара күзләренең карашы түбән иелде.
— Я, нигә китте?—дип кабатлады партоешма секретаре Гөлсем Мусина.
— Әй, хатын-кыз инде ул, билгеле, әнисен сагына...
— Син эчмәгәндә сагынмый бит ул әнисен. Ник эчәсең?
— Әллә нидә бер генә...
— Әллә нидә бер генә? — Партоешма секретаре урыныннан торды.—Печән чапканда кем өч көн буе эчеп йөрде? Кем август аенда эчеп хатынын куды?
Егет колак яфракларына кадәр кызарды. Кара әле, барысын белеп тора! Булды инде аның андый гөнаһлары...
— Көн дә эчәргә акча каян аласың? Акча каян керә?
Монысы тагы да яманрак сорау иде. Каян кергәнен Фердинанд үзе генә белә шул. Ул конюх бит. Атлар үз кулында. Берәүгә шыпырт кына ат бирсә, кесәгә ярты төшә. Төнлә үзе урманга барып кайтса, бер-ике бөтенлек тә була. Була инде ул андый хәлләр, бигрәк тә «кызган» баштан.
— Кемнәр синең дусларың?
Конюх җавап бирмәде.
— Сез дүртәү идегез, — диде Гөлсем апасы, егетнең күзләренә карап. Һәм ул аның кемнәр белән, кайда һәм күпме эчүләренә кадәр әйтеп бирде. Фердинанд башын күтәреп, авызын ачкан килеш шакка
тып калды. Валлаһи, барысы да дөрес! Ни арада белеп өлгергән?.. Әйе шул, Мөнир, Мулланур, Вәгыйзләр белән эчкән иде ул. Барысы да кирәк кешеләр. Үзләре кирәк булмаса да, урманчыларның агачлары, печәннәре кирәк. Ни хәл итәсең, кул кулны юа.
— Ничәнче елгы син?
— Кырыгынчы...
Партоешма секретаре Мусина уйга калды.
— Нинди заманда үстең син? — диде ул эчке бер кичереш белән. Аның тавышында газап та, әрнү дә, үпкә һәм үгет тә бар иде. Әйтерсең аның каршысында ялгыш юлга баскан үзенең газиз баласы басып тора. Ә ул нишләргә белми өзгәләнә, газаплана. — Нинди чорда яшисең? Нинди вакыйгалар бара дөньяда? Ә син япь-яшь килеш аракы сөреме эчендә алпан-тилпән килеп урам буйлап йөрисеңме? Син нишләдең, Фердинанд? Нинди кайгың бар? Нәрсә җитми сиңа? Әйт, сөйләшик, хәл итик!
— Бер кайгым да юк, Гөлсем апа...
— Әйе, бер кайгың да юк. Алмадай балаларың, менә дигән хатының бар. Әле кайчан гына син өстеңә кияргә күлмәксез малай идең. Кем аркасында син өйле, икмәкле булдың? Я, әйт, кем аркасында син ай саен уч тутырып акча аласың?
Партоешма секретаре стенадагы диаграммага күрсәтте. Ә диаграммалар бик күп нәрсәләр турында сөйлиләр иде. Колхозчыларның хезмәтләренә түләү соңгы җиде елда биш мәртәбәгә арткан.
— Я, әйт, кем аркасында син гөрләтеп тормыш итәсең? — дип кабатлады Гөлсем апасы.
— Билгеле инде, колхоз аркасында.
— Колхоз аркасында булса, ник кичә атларыңны карамадың? Ник син шундый матур тормышның ямен җибәрәсең?
— Эчмәм бүтән...
— Юк, алай гына котылып булмый. Балаң белән хатыныңны куарга синең ни хакың бар? Күршеләреңнең тынычлыгын бозарга ни хакың бар? Әллә инде үзеңне иптәшләр судына биреп, колхозчылар хөкеменә бастырыргамы?
— Бүтән кабатланмас...
Өлкә партия конференциясеннән кайткач, Гөлсемнең эш көне менә шулай борчулы башланды. Аның әле бригадаларны йөреп чыгасы, кичкә агитаторлар киңәшмәсе уздырасы да бар. Эшләр байтак җыелган.
Тышта кояшлы көз. Ерак офыкта ястыктай ак болытлар йөзә. Гөлсем ялангач кырлар буйлап, сөрелгән җир уртасында диңгез утрауларына охшап калган салам эскертләренә, юл буендагы агачларның саргайган яфракларына карап барды, ә үзенең күңелендә һаман да Фердинанд иде. Юк, бу егетнең дөрес юлга басачагына шикләнми ул, ә совет чорында үскән, совет мәктәбендә тәрбияләнгән кешенең менә шундый бозык юлга басуы борчыды аны. Гөлсем Фердинандны бала чагыннан ук белә. Ничек соң ул аның бу кимчелеген элегрәк күрми калды икән? Кайда соң ул ялгышлык җибәрде?
Гөлсемне партоешма секретаре итеп сайлап куйганда, искелекнең бу әшәке чире авылда шактый тамыр җәйгән һәм ул елларда колхоз үзе дә экономик яктан бик зәгыйфь хуҗалыкларның берсе иде. Җиңел булмады аңа башта. Колхозда эшче көче аз. Булганы да шәһәргә китү ягын карый. Уңыш түбән, үстерелгәне дә вакытында җыеп алынмый, яртысы түгелеп-чәчелеп бетә. Коммунистлар аз, дисциплина йомшак. Кая карама — таркаулык, җитмәсә, Гөлсем үзе өч бала анасы. Колхоз зур, ун авыл керә.
Бу кыенлыклар каршында Гөлсемнең бер өстенлеге — тәҗрибәсе бар иде. Укытучы булу өстенә, колхоз эшен ул яхшы белә. Беренче чыныгуны ул авыр сугыш елларында алды. Ул чакта да аңа партоешма секретаре булып эшләү җиңел булмады. Ләкин аның бәхетенә, шул елларда партия чакыруы буенча колхоз белән җитәкчелек итү « өчен яңа кеше Запускалов килде. Белемле булса да, ул да әле тәҗ- н рибәсез, үзе генә бер ни дә эшли алмый иде. ‘ ч
Гөлсем өчен иң авыры кадрлар мәсьәләсе булды. Бригадалар, = фермалар белән җитәкчелек итү, резервлардан тулырак файдалану, 2 хезмәтне яхшырак оештыру өчен намуслы кадрлар кирәк. Ә аларны - урында табарга, сайлап ала белергә һәм үстерергә кирәк иде. Бу бик S четерекле, бик авыр эш булды... Т
Нәрсә бик уйга баттыгыз, Гөлсем апа? Исәнмесез!.. t
Секретарь каршында бригадир Әсәдуллин басып тора иде.
— Ә, Сәгыйдулла! — диде Гөлсем, уйларыннан бүленеп... Кинәт ; кенә нәрсәдер исенә төшкәндәй, аның йөзе ачылып китте.— Рәхмәт * сиңа! — дип, ул бригадирның кулын кысты. *
— Нәрсә өчен? — диде бригадир гаҗәпләнеп.
— Хәтерлисеңме, син үстергән кукурузларны күргәзмәгә алып киткәннәр иде? Партия өлкә конференциясе делегатлары ул кукурузларны сокланып карадылар. Гектарыннан 660 центнер яшел масса бит!
— Бу әле чик түгел, Гөлсем апа, — диде бригадир. — Тырышсак, тагын да күбрәк үстерербез.
— Мин дә шулай уйлыйм, Сәгыйдулла. Тик моңа ирешү өчен әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк бит.
— Аңлыйм.
— Я, эшләр ничек?
— Эшләр бетеп бара, Гөлсем апа. Бәрәңге алуны төгәлләдек. Әнә, орлыкка дигәнен аерып саласы гына калды. — Әсәдуллин лапастагы бәрәңге өемнәренә күрсәтте.
Бәрәңге аралап ятучы хатын-кызларның рус, татар телләрендә катнаш сөйләшүләре ишетелде. Кайсы моның рус, кайсы татар, аера торган түгел Чөкердәшеп сөйләшәләр, вакыт-вакыт яңгыратып көлеп куялар. Берсе русча әйтсә, аңа икенчесе татарча җавап бирә. Әнә, татар кызы Кадрия Гәрәева рус егете Николай Батурин белән гөрләтеп семья корган. Берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Алар эшләгән бригада колхоз буенча ярышта алдынгылыкны бирми. Иген уңышы да аларда башкаларныкыннан югарырак. Ә кукуруз турында инде әйтеп торасы юк.
Әле кайчан гына таркау, иң арттагы, иң дисциплинасыз бригадаларның берсе иде бит бу. Коммунистлар башкарган могҗизаларны эзләп, әллә кая барып йөрисе юк. Менә ул күз алдында. Алар тырышлыгы, алар көче белән күтәрелде бу коллектив. Әмма ләкин шундый сәләтле коммунистларны тәрбияләп үстерү өчен Гөлсем үзе дә аз көч куймады, аз тырышмады. Армиядән кайткач, Сәгыйдулла да баштарак шәһәргә сызу ягын караган, «колхозда юкка селкенеп йөрер хәлем юк», дигән иде.
Әйе, колхозда хезмәткә түләү түбән иде ул чакта. Шулай да Гөлсем колхозның киләчәген аңлатып, аны авылда калырга үгетләде. Ә егет бер көнне юкка чыкты. «Монысы да тайды, ахры»... — дип торганда, яңадан авылга кайтып төште дә җиң сызганып эшкә тотынды. Секретарьның сүзләре җилгә очмаган иде. Гөлсем аны партия укуына тартты, җәмәгать эшләре бирде һәм акрынлап партия сафларына
a о d U 1'1 Э V II ХС1ГСФ
әзерләде.
Партия сафына алынгач, партбюро аңа менә шушы бригада белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итте. Әсәдуллин куркып калмады.
— Партия куша икән, мин риза! — ди де.
Башта Гөлсем үзе дә шушы бригадага шефлык итте. Механик Г. Әхәтов, тракторчы С. Низамбиев, комбайнчы М. Нурмөхәммәтов, Я. Азиятов кебек иң алдынгы колхозчыларны да ул партиягә әзерләде. Бригада каршында партгруппа оештырылды, һәм бу зур вакыйга булды: кимчелекләр белән килешмәүче, барысын белеп, күреп торучы сугышчан штаб барлыкка килде. Ялкынлы йөрәкле яшьләр хисабына ул һаман үсә барды. Колхозда әйле-шәйле эшләп, үз хуҗалыгы өчен күбрәк кайгырткан Бану Шакирова, Миңнур Арсланова, Мәрьям Латыйпова кебек колхозчыларны тәрбияләү буенча да, Г. Катаев кебек самогон ясап, дини бәйрәмнәрдә күмәк эчүләр оештыручыларга каршы да шәфкатьсез көрәш ачылды, һәм менә хәзер бригада танымаслык булып үзгәрде.
Партоешма секретаре, колхозчылар белән сөйләшеп, эшнең торышы белән танышканнан соң, канәгать булып өченче бригадага чыгып китте. Анда Гөлсемне бигрәк тә товарлыклы-сөтчелек фермасы кызыксындыра иде. Биредәге терлекчеләр комсомол-яшьләрдән генә тора. Алар коммунистик хезмәт фермасы исеме алу өчен көрәшә башлаганнар иде. Әмма соңгы көннәрдә сөт алу кимеде. Сәбәп нәрсәдә?
Ферма авыл читендәге үзәнлектә урнашкан. Аның алгы башында «Елочка» тибында әле яңа гына салынып беткән абзар. Бүген анда сыерлар беренче мәртәбә ябылачак. Эче чиста, якты, һәр тагарак янында автоэчергечләр. Монда терлекчеләр өчен дә, маллар өчен дә уңайлы.
Гөлсем яңа абзарны карап чыккач, савучылар янына килде.
— Менә шулай интегәбез инде, Гөлсем апа, — диде зур тагаракка тутырылган бәрәңгене көрәк белән болгатып торучы кыз. — Көн саен ике центнерга якын бәрәңге юып, турарга кирәк. Беләкләр калмый...
Чыннан да, бик авыр эш иде бу.
— Күрәм, кызлар, җиңел түгел, — диде партоешма секретаре.
Гөлсем кайтырга чыкканда инде тышта караңгы төшкән, йортлар һәм урамнарда ялт итеп электр утлары кабынган, чаттагы репродуктордан радио сөйләве ишетелә иде.
Мәскәү сөйли! Бөтен ил, бөтен халык партия съезды хөрмәтенә алган йөкләмәләрен үтәүләре, яңа уңышларга ирешүләре турында партиягә рапорт бирә. Тышта көз булса да, йөрәктә яз. Әйе, дәртле җырлар белән тулы чәчәкле яз!
Гөлсем Кырынды авылына юл тотты. Анда озакламый агитаторлар җыелырга тиеш.
Авыл башына җитәрәк, су колонкасы янында аны бер хатын туктатты :
— Бу кем икән дип торам. Син икәнсең әле, Гөлсем җаным,—• диде ул яңгыравыклы тавыш белән. — И рәхәтләндек бит шушы колонкаларга. Суга интегеп гомеребез узган икән! Ике чакрымнан ташый идек бит. Рәхмәтләр төшсен сиңа, Гөлсем, рәхмәтләр!
— Миңа түгел, апа, колхозга рәхмәт әйтегез. Торбаларны колхоз салды бит.
— И, Гөлсем җаным, бик беләм, бик... — Ул тавышын әкренәйтеп, якынрак килде. — Син секретарь булганчы ашлыгы да бик чамалы иде Коммунистларга рәхмәт. Бигрәк алар тырышалар. Ә син — туларның башлыгы. Сез булмасагыз, картымны әйтәм, эчеп, инде әллә кайчан эштән чыккан булыр иде. Ярый, сез тыйдыгыз, рәхмәтләр төшкере!
Хатынның бу сүзләрендә зур хаклык бар иде.
Кайсы гына тармакка күз салма, иң авыр, иң җаваплы участокларда коммунистларны күрәсең. Әнә, партия өлкә конференциясендә делегат булып катнашкан Мөхтәрәмә Баһавиева мең баш дуңгыз си-
мертергә йөкләмә алды. Ул үзенең йөкләмәсен арттырып үтәде. Комбайнчы Һади Афзалов та үз сүзендә нык тора торган коммунистлардан. Узган еллардагы кебек, быел да аннан күп ашлык урган комбайнчы булмады. Беренче бригаданың партгруппа секретаре Баян Шабаев турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Аннан күп йөк ташы- ♦ ган шофер юк. Нәҗип Насретдинов, бертуган Гыйльмановлар да партоешманың алдынгы коммунистлары, Әнвәр Шәмсетдинов, Шәех Сө- ләймановлар яшь коммунистлар булсалар да, комплекслы бригадалар белән бик оста җитәкчелек итәләр.
Мондый мисалларны адым саен күрергә мөмкин. Һәр тармак буенча алдынгыларның һәрберсе диярлек — коммунистлар. Партоешма секретаре итеп Гөлсем сайланганнан соң аларның саны бермә-бер артты. Алтмыш коммунистның кырык җидесе турыдан-туры колхоз производствосында эшли.
II
Төн.
Тынлык.
Агитаторларның киңәшмәдән таралуларына инде шактый узган. Авыл йокыда.
Бары тик идарә каршысындагы йорт тәрәзәләреннән генә лык бөркелә. Өстәл артында башын иеп Гөлсем утыра. Ул укый, яза. Бу көннәрдә аның эше күп.
Гөлсем партиянең XXII съезды делегаты. Ул Мәскәүгә, съезд- £ Га әзерләнә. Гөлсем анда кешелек тарихында гасырлар буе хыял булып килгән иң изге һәм иң кадерле теләк һәм омтылышларны тормышка ашыру — коммунизм төзү программасын кабул итүгә, якты киләчәгебезгә олы юллар салуга катнашачак.
... Мәскәүдән кайтканнан соң Гөлсем авылдашлары белән очрашырга ашыкты. Съезд барган көннәрдә дә ул колхозы белән элемтәдә торды. Тарихи съезд ачылу уңае белән авылдашларын тәбрикләп, алган социалистик йөкләмәләрен үтәүдә уңышлар теләп, телеграмма җибәрде. Җавап телеграммасы һәм Кырынды мәктәбе пионерларыннан хат алу аны чиксез куандырды
— Партиябезнең тарихи съездында катнашу, Мәскәүдә үткәргән көннәр минем гомеремдә иң кадерле, иң матур көннәр булып калдылар! Съездда алган тәэсирләрне сөйләргә сүзләр таба алмам кебек, — дип башлады ул үзенең беренче чыгышын.
Башкаланың күп катлы матур йортлары, ялт иткән мәрмәр метро станцияләре. Кремльдәге мәһабәт Съездлар сарае. Совет дәүләте җитәкчеләре белән кул кысып күрешүләр, илебезнең карт коммунистлары һәм чит ил Компартия җитәкчеләре белән очрашулар бер-бер артлы аның күз алдыннан йөгереп узды.
— Коммунизм төзү программасын кабул итүдә катнашу миндә, гади татар хатынында, чиксез зур тәэсир калдырды, — дип дәвам итте делегат — Безнең Советлар иленең бөеклеге, аның дөньяда тынычлыкны саклауда гигант көч булуы, кешене бәхетле итү — Коммунистлар партиясенең иң изге теләге икәнлеге — съездның беренче утырышыннан алып соңгы утырышына кадәр ачык күренде.
Зал йотлыгып тыңлады.
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, КЕШЕЛӘР!
вакыт о
якты- нидер *
Гади, ягымлы, үз араларыннан үсеп чыккан Гөлсем бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Аның һәр сүзе колхозчыларның йөрәкләренә барып җитте.
III
Төн узып бара. Палата тып-тын. Бары тик тәрәзә артында гына әче җил улый, кар бөртекләренең тәрәзә пыяласына сибелүе ишетелә.
Авырулар йокыда. Ә Гөлсем йоклый алмый. Ул кайгыда. Про-фессорның:— Күзеңне алырга кирәк...—дигән сүзләре уеннан китми.
Бу сүзләргә ул башта ышанмый торды. Ул бит күзен алдыру өчен түгел, ә күзле булып кайту өчен килгән иде.
— Юк, юк, Фома Филиппович, бирмим! — дип Гөлсем, кулы белән күзеп каплап, артка чигенде.
— Хәлегез бик җитди, Гөлсем Мортазовна, — диде аңа профессор Сусаев. — Башка чара юк.
— Алайса, мине Одессага, Филатов шәкертләре янына җибәрегез...
Авыруның бу сүзләренә профессор тиз генә җавап кайтармады.
— Анда барып йөргән арада, вакытны кулдан ычкындыруыгыз мөмкин, Гөлсем Мортазовна, — диде ул сабыр гына. — Аңлыйсызмы, соң булуы бар. Күз эченә үскән яман шеш баш миенә күчсә, ул чагында инде бернинди операция дә ярдәм итмәячәк.
— Яман шеш? — дип кычкырып җибәрде авыру.
— Әйе, яман шеш... Бары тик операция!
— Ирем белән киңәшмичә, бер сүз дә әйтә алмыйм, — дип кенә әйтә алды ул.
Мусина, урыныннан акрын гына күтәрелеп, коридорга чыкты. Кемдер аны култыклап палатасына кадәр озатып куйды.
Көн узды, кич булды һәм таң атты, ә ул авыр уйлар диңгезендә йөзде... Күзен алдырырга... сафтан төшеп калырга... Күзен генә югалтып котылырмы әле?.. Аның хезмәт һәм тормыш юлы шушында өзеләме? Ә ул үз гомерендә телгә алырдай, йөрәккә ял бирердәй эш башкара алдымы? Тормышта аның эзе каламы?
Дөрес, утыз елга якын ул яшь буынны тәрбияләүчеләр сафында булды. Бер үк вакытта башлангыч партия оешмасы секретаре булып егерме елга якын эшләде. Монысы инде аның тагын да җаваплырак, тагын да авыррак хезмәт иде.
Юк, Гөлсем үз гомерен бушка уздырган дип әйтеп булмый. Әгәр гомерен яңадан башларга мөмкин булса, ул бүтән юл сайламас, авыр булса да, шушы юлдан китәр иде.
Шулай ук бу юл өзелдемени хәзер? . Ә аның башында нинди зур планнар, нинди матур хыяллар бар иде. Алар шул килеш каламы? Аз, бик аз эшләргә өлгерде бит әле ул.
Алда аны шомлы билгесезлек көтә. Менә шул билгесезлек аның җанын газаплый.
Иртәгесен Мусина янына сестра керде.
— Гөлсем Мортазовна, сезне бер апа чакыра, — дип хәбәр итте ул.
Күп еллар Әгерҗе райкомында бүлек мөдире булып эшләгән Җамал апа Хәсәнова көтә иде аны. Моннан чирек гасыр элек Көчек авылында укытучы булып эшли башлагач та, аның янына менә шушы Җамал апасы килеп бик күп авырлыкларны җиңәргә булышкан һәм Гөлсемне партиягә тәкъдим иткән иде. Менә хәзер дә, аның
иң авыр көннәрендә, Җамал апасы үзе үстергән коммунистның хәлен белергә килгән.
Гөлсем түзмәде. Хәсәнованың күкрәгенә капланып, үксеп җибәрде һәм йөрәгендәге төерләрен бер-бер артлы чыгара башлады. Ф
— Елама, Гөлсем җаным, нык бул, — дип юатты аны Җамал _ апасы. — Операция ясасыннар. Бер күзле кешеләр дә яшиләр бит. п Эшлиләр дә! Күңелеңне төшермә, Гөлсем җаным.
— Бер күз белән мин ничек укытырмын?.. Балалар янына ничек =
керермен?.. *
— Укытырсың, борчылма. Башта әйбәт кенә операцияң узсын. 2* Җамал апасыннан соң ук ире Йосыф килеп җитте. Гөлсемнең кү- 3
ңеле яңадан йомшарды.
— Ике күзсез калсаң да, мин сине ташламыйм бит! Бары тик 2 исән генә кал! — дип өзгәләнде Йосыф. — Операция ясат, сузма, й Зинһар сузма! — дип ялварды. 2
...Операциягә керергә дип торганда гына Гөлсемгә телеграмма ♦ һәм хатлар китереп бирделәр. Телеграмманы ачып, аңа тиз генә и күз салды. «Колхоз идарәсе һәм укытучылар коллективы сезгә чын о күңелдән саулык һәм сәламәтлек телиләр» дигән юлларны укыгач, £ аның йөрәгенә рәхәт бер дулкын йөгерде һәм күзләре яшьләнде. з Район мәгариф бүлеге коллективы борчылып аңа хат җибәргән. « «Гөлсем апа, сезнең өчен без бик кайгырыштык, — дип башлаганнар х алар хатны. — Үзегез бик борчылмагыз инде. Сезгә бик тыныч бу- * лырга кирәк. Тиздән сәламәтләнеп кайтуыгызны теләп калабыз...»
Бу минутта менә шушы язулар аңа барлык нәрсәләрдән кыйм- мәтрәк һәм кадерлерәк иде. Операция бүлмәсенә ул дуслары һәм ә якыннары җылысын тоеп керде.
Икенче көнне аның янына җитмеш яшьлек Галимәрдән бабай Садыйков килде.
— Авыруыңны ишеткәч, түзмәдем әле, Гөлсем. Тукта, мин әй- тәм, янына бер барып килим, — дип сөйли башлады ул. — Син, Гөлсем, күземне югалттым дип борчылма. Шуны әйтү өчен килдем. Мин дә бит бер күзле кеше. Ә яшим. Әйе, бер күз белән илле елга якын яшим. Кешеләрдән бер дә ким яшәмим. Син дә борчылма, Йосыфка да әйттем инде, кайгырышмагыз дип.
— Яхшы сүзләрең өчен рәхмәт! — диде Гөлсем дулкынланып.
— Синең үзеңә рәхмәт әйтергә кирәк, Гөлсем, — диде аңа Галимәрдән бабай. — Балаларыбызны укытып, аларны кеше иттең. — Аннары ул башын кагып бармакларын шартлатып куйды. — Колхозыбыз да районда беренче бит...
Гражданнар сугышында күзен югалткан картның шундый сүзләре Гөлсемнең күңеленә хуш килде, йөзе балкып китте.
Больницадан кайткач та хәлен белергә килгән кешеләр күп булды. Алар арасында кемнәр генә юк иде! Оста җитәкче булып үсеп җиткән колхоз председателе Илгизәр Сәлимгәрәев, һәр елны бишәр йөз гектар ашлык урып-суктырган комбайнчы Һади Афзалов, алдынгы бригадир Сәгыйдулла Әсәдуллин, КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, терлек караучы Минниса Динмөхәммәтова, колхозның иң тырыш сыер савучысы Рәисә Әхмәтова һәм башка бик күпләр бар иде. Алар барысы да Гөлсем үстергән кадрлар, барысы да диярлек аның тарафыннан партиягә әзерләнгән коммунистлар.
Әгерҗе районының башка авылларыннан да хәл белергә килүчеләр аз булмады. «Кызыл маяк», «Алга», «Татарстан», ХХП парт- съезд исемендәге колхозларның председательләре Мохтар Шабаев, Хәмәт Галиев, Әнвәр һәм Йөзленур Шәмсетдиновлар да килеп, аңа җылы сүзләр әйтеп киттеләр.
Ничек килмәсеннәр, алар да бит Чапаев исемендәге колхозда үскән, аның партия оешмасында тәрбияләнгән коммунистлар. Хәзер менә шулар районның иң эре биш хуҗалыгы белән җитәкчелек итәләр.
Кайчандыр Гөлсем үзе аларга аякка басарга, киң тормыш юлына чыгарга ярдәм иткән булса, хәзер менә шул кешеләр үзләре Гөлсем апаларына рухи көч бирәләр, күңел төшенкелегеннән саклыйлар.
Бер көнне аның өенә Әгерҗе райкомының беренче секретаре Нургали Сафин килеп керде.
— Хәлегезне беләсем килде, Гөлсем Мортазовна, — диде ул, аның кулын кысып. — Ни хәлдә ятасыз? Күзегез бик сызламыймы?
— Хәлләр мактанырлык түгел, Нургали абый, — диде Гөлсем. — Хәзер мин бер күзле кеше, икенче группа инвалид бит. Эшли алуым да икеле инде...
— Ай-Һай, Гөлсем Мортазовна, сез эшсез түзә алмассыз, — диде секретарь, аңа сынаулы карап. — Өйдә ятып, авыруыгызның дә көчәюе мөмкин. Гади укытучы гына түгел, мәктәп директоры эшен тәкъдим итәбез сезгә.
Димәк, аның язмышы белән авылдашлары гына түгел, ә район җитәкчеләре дә кызыксына. Ничек итеп ул шундый хөрмәт һәм ышанычтан баш тарта алсын.
Гөлсем үзенең инвалидлык язуын райсобеска илтеп тапшырды да эшкә кереште. Ә эш... эш бик күп иде. Колхоз 320 урынлы зур мәктәп салуны планлаштырды. Моның өчен укучылар көче белән аның нигезен казырга кирәк. Төзелеш материаллары табуда да колхозга булышмыйча мөмкин түгел. Күрше авыллардан килеп укучылар өчен интернат ачасы бар. Укыту-тәрбия мәсьәләләре дә көндәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш. Болары өстенә ул колхозның партком члены, бөтен идеология эшенә юнәлеш биреп торырга һәм аңа җитәкчелек итәргә кирәк.
Шундый мәшәкатьләр эчендә тагын ике ел узып китте. Алда әйтеп узган эшләрнең бик күбесе тормышка ашты, иске мәктәп каршында гына кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт бина үсеп чыкты, яңа интернат ачылды, укучыларның өлгерешләрендә дә сизелерлек үзгәрешләр булды. Колхоз да бер урында тормый, һаман үсә, ныгый. Иген уңышы алу һәм терлекчелек продуктлары җитештерүдә яңа үрләр яулый, колхозчыларның хезмәтләренә түләү дә елдан-ел арта.
Гөлсем яңадан менә шушы гөрләп торган тормыш агымына кереп чумды. Менә шушы уңышларны оештыручылар һәм әйдәүчеләр сафына басты. Матур җәй айларының берсендә аңа бик шатлыклы хәбәр килде. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы аңа «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирде.