ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ КҮП ТӨРЛЕ ГЕРОЙЛАРЫ
әскәүнең «Современник» нәшрияты күренекле татар прозаигы Әмирхан Еникинең бер томлык сайланма әсәрләрен басып чыгарды. Җыентык «Тауларга карап» 1 дип атала. Ә. Еники әсәрләре Татарстанда гына тү- гёл, ә бөтен союз күләмендә дә укучыларның игътибарын күптән үзенә җәлеп итеп килә. Моның сере — язучы иҗатының үзенчәлекле, халыкчан булуында, тирән психологизмда, эмоциональ тәэсир көченең зурлыгында.
Билгеле булганча, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре ягымлы аһәңе, лексиканың музыкальлеге, һәр яктан пөхтәләп эшләнгән булуы белән аерылып тора, кай ягы беләндер ул украина әдәбиятын хәтерләтә. Авторның бер томлыгына язган кереш сүзендә тәнкыйтьче Р. Моста- фин да шул ук фикерне куәтли. Ул язучы иҗатына хас үзенчәлекләр хакында язып килә килә дә фикерен мондый сүзләр белән тәмамлый: «Әгәр Әмирхан Еникинең художник буларак төп үзенчәлеген бер-ике сүз белән билгеләргә кирәк булса, ул — татар язучылары арасында иң му-зыкаль әдип, дияр идем».
• А Еиикее» Глядя на горы Рус теле.чд». «Современник» нәшрияты 1974 ел. Бәясе 86 тиен.
Җыентык төрле характердагы әсәрләрдән тора, әмма, миңа калса, ул ифрат дәрәҗәдә максатка омтылышлы итеп төзелгән; яшәү шатлыгы, хезмәткә һәм көше көченә, физик һәм акыл хезмәтенә дан җырлау — аның төп пафосын шул хисләр тәшкил итә. Шуның белән бергә, мещанлыкка каршы рәхимсез көрәш рухы. тормышта очрый торган аерым ямьсез күренешләргә актив каршы тору хисе аңа гражданлык ялкыны өсти.
Ә. Еники әсәрләрен уку тагын шуның өчен кызык, ул милли көнкүрешне һәм гореф-гадәтләрне бөтен нечкәлекләре белән бирә ала. үз халкы, туган теле һәм аның җыры белән горурлана белә. Аның әсәрләрендә яңгыраган горурлык хисенә милли чикләнгәнлек, тәкәбберлек ят. ул совет кешеләренең гомум горурлык хисе белән органик төстә бергә кушыла.
Үзе дә авыл җиреннән чыккан кеше буларак, Ә. Еники күбрәк авыл турында яза. Аның иң яраткан жанры — хикәя. Тагын шул кадәресе кызык, аны бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе зур булган өлкән кешеләр үзенә тарта. Андый кешеләр бүгенгене үткән белән чагыштырып бәяли алалар, бәлки бу — шуның белән аңлатыладыр? Алар хезмәт шатлыгын да. гомер-
М
гомердән килгән халык бәйрәмнәренең ямен дә әйбәт беләләр. Мисалга «Әйтелмәгән васыять» исемле хикәядән үз токымының дүртенче буынын күрү бәхетенә ирешкән Миңлебай картны алыйк. «Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да. радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр... Бу заманның барышына искитеп өлгерерлек түгел иде».
Яшермим, баштарак нигә автор җыентыгына «Тауларга карап» дигән исем бирде икән дип аптырап калган идем. «Тауларга карап» — моңсу хикәя, ахыры бәхетле тәмамланса да. бәгырьне телгәли торган хикәя. Китапның соңгы битенә кадәр укып чыккач, яңадан шул хикәягә әйләнеп кайттым һәм шунда аның бөтен җыентыкны фәлсәфи яктан берләштереп килүен аңладым. Мин тормышның мәңгелек булуы турындагы фәлсәфәне күздә тотам.
Шушы уңайдан Р. Мостафинның кереш сүзендәге тагын бер фикерне куәтләп үтәсе килә. Сүз Ә. Еники әсәрләрендәге моңсулыкның характеры турында бара. «Барыннан да бигрәк.— дип яза тәнкыйтьче, — бу якты, бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр җәенең зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәяләүнең буеннан-буена сузылып бара».
Ә. Еникинең аерым хикәяләрендә үткән тормыштагы барлык яхшы нәрсәләргә күз йомарга, традицияләрне, миллилекне, халыкның рухи байлыгын онытырга әзер торган үтә сул карашларга каршы юнәлдерелгән авазлар сизелеп кала. Андый кешеләр фикеренчә. авылда бары караңгылык кына хөкем сөргән. «Матурлык» исемле хикәянең лирик герое, мәсәлән, ундүрт яшьлек шәкерт чагыннан ук. чын кешелек бәхете бары шәһәр җирендә генә мөмкин, дип ышанып яшәгән була.
«Туган туфрак» дигән хикәядә институтның соңгы курсында укучы Клара исемле кыз мондый карашларын тагын да ачыграк итеп белдерә. Туган як белән соклану, авылның «яланнары, таулары матур, халкы бик әйбәт, кунакчыл» дигән сүзләрне ул бабасыннан гына ишеткән була. Ләкин кызның бабасы озак тормый үлеп китә. Ә менә әтисе, бабасы кебек үк, шул авылда туып-үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый.
«Әтисе аның алдынгы кеше шул, — ди автор ирония белән. — капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә ул». Шуңа күрә Клара да «иске авылда бары хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәх-шилек кенә булган» дип ышанып яши.
Әсәрнең ахырына таба Ә. Еники шулай да Клараны туган туфракка алып кайта (чөнки бабасының васыяте шундый). һәм шунда кыз үзенең никадәр ялгышканын аңлый. Юк, үткәндәге һәммә нәрсә начар түгел икән, гасырлар тирән-легеннән килә һәм кешеләрне кеше итә торган әхлак нигезләре бар икән — кыз шуны аңлый.
Җыентыкның тематик диапазоны шактый киң һәм газета рецензиясендә генә андагы әсәрләрнең һәркапсына анализ ясау мөмкин түгел. Әмма «Рәшә» повестена тукталмый үтә алмыйм. Әсәрдәге төп нәрсә — искиткеч кызыклы әдәби тип булган Зөфәр Сабитов. Нәкъ менә тип, социаль тип. Аның турында күмәк төстә, сабитовчылык күренеше буларак сөйләргә мөмкин.
Зөфәр Сабитов — югары экономик белем алган коммерсант, тәэминатчы. Аңа зур белгеч итеп карыйлар һәм аның белән хисаплашалар. Юкка гына бит Ватан сугышына да җибәрмичә, броньнар биреп саклап тотмыйлар. Ул үзен кирәкле, булдыклы кеше итеп күрсәтә белә... Өстәвенә, ул үзен һич кенә дә материаль җаваплы эшләр белән бәйләргә теләми. Юк, аның эше — гомуми җитәкчелек, коммерция. Ревизияләр аның Орстагы коммерция эш чәнлеген читләтеп узалар. Дөрес, күпләр аның хәйләкәр карак икәнен чамалый, ләкин бәйләнерлек дәлилләре юк. Оста, бик оста рәвештә ул кеше кулы белән утлы күмер көри.
Бу кешенең мораль йөзен беләсегез киләме? Рәхим итегез, менә аның тормыш турындагы фәлсәфәсе.
«Эшенә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе — дөньясы шул!»
«Чукынган заман... курыкмыйча, яшеренмичә бер генә нәрсә дә эшләп булмый бит!»
«һичшиксез, моннан соң да аның тормышы иске эздән барачак, ягъни әй
бәт кенә эшләп, үз рәхәте эчен яшәргә тиеш булачак».
«...Яшәр эчен, тормышны үзең телә- гәнчәрәк корыр өчен, һичшиксез, агым уңаена агарга кирәк. ...һәр вакытта уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк. Бу, аныңча, үзең өчен яшәүнең ин дөрес юлы» һ. б. һ. б.
Һәм менә Зөфәргә автор биргән ха-рактеристика :
«Зөфәр көн яктысы күрми торган ярканат кебек сукыр булса да, төлкедәй сизгер кеше иде. Аңардагы бу сизгерлек заманга да яраклашып, үз максатына ирешергә дә тырышып яшәү арка-сында гаҗәп камилләште. Эшен бик шома йөртте, куркынычны алдан күрә белде, хәтәр-хәвефләрдән тайпылып кала алды».
Зөфәргә хәтта сәүдә министрының урынбасары да ышана. Хәер, өч ел буе яратып йөргән кешесе, бер көн килеп: «Кем син, Зөфәр, кем?» — дип сорарга мәҗбүр булган икән, нигә әле министр урынбасары хакында сөйләп торырга.
Шулай да нинди кеше соң ул? Автор бәлки тагын бер мәртәбә вак милекчеләргә хас эгоистлык психологиясен фаш итәдер? Юк дип уйлыйм, сүз катлаулырак һәм тирәнрәк күренеш турында бара. Автор моны шәп белә һәм тагын да шәбрәк итеп сурәтли дә. Мәхәббәткә кимсетеп караучы, үз-үзләрен генә яратучы Зөфәргә тартым образлар бу җыентыкта тагын да бар. Шулай да Зөфәр Сабитов башка кавемнән. Бу об-разның реаль прототибы булгаидырмы- юкмы, ул кадәресе билгесез. Әмма бер нәрсә бәхәссез: Сабнтов ышандыра, бу җәһәттән Ә. Еники укучының ышанычын яулый алган. Милли әдәбиятларда мондый характерның шулай ук очрага ны юк иде шикелле, ул — язучының ачышы...
Ярар, дәгъвалар белән эш ничегрәк тора, бармы алар? Дөресен әйткәндә, дәгъвалар турында түгел, ә талантлы язучыга теләкләр хакында сөйләү урынлырак булыр төсле. Язучы хикәяләренең тематикасын турыдан-туры бүгенге көн исәбенә киңәйтә төшсен иде — теләкләрнең иң зурысы әнә шул. Билгеле, әгәр автор әхлаксызлык күренешләренә каршы чыга, ул күренешләрне сәнгатьчә көчәйтеп сурәтли икән, моны турыдан- туры конкрет заман кысалары белән бәйләп бетерү мөмкин дә түгелдер. Ләкин бүгенге көн ихтыяҗларыннан ераклык аның иҗат мөмкинлекләрен ярлыландыра да. Әйтик, шундый мисал. Ә. Еники әсәрләрендә татар һәм башкорт хатын-кызлары аеруча уңышлы чыга. Бер томлыкта өлкән зоотехник Тамара Сергеевна («Ялгызлык» исемле хикәя) һәм талантлы артистка Рәшидә Сафина иың («Рәшә» повесте) пластик һәм психологик портретлары искиткеч шәп эшләнгән. Болар көчле, матур характерлар. Ләкин һәр ике очракта да мәсьәлә шулай килеп чыга ки. ике образ да тормышның хуҗалары булып түгел, ә аның корбаннары булып күз алдына килә.
Тормышны нечкәләп күзәтә белгән автор үз көчен эпик планда да кыюрак сынап карасын иде. дигән теләк белдерәсе килә. Ул эшчеләр арасыннан чыккан шәһәр кешеләренең һәм авыл эшчән- нәренең үзара мөнәсәбәтләрен дөрес сурәтли алыр иде. Монда әхлакка караган актуаль мәсьәләләрне яктырту өчен зур җирлек бар.