Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТЧЕ ГАЛИМ ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИ


өньядагы һәрбер халык кебек, татар халкы да гомум кешелек культурасына үзеннән билгеле күләмдә өлеш кертте, иҗтимагый-политик Һәм философик фикер үсеше азатлык хәрәкәте дәверендә фидакарь көрәшчеләрне тудырды. Бу шәхесләрнең күбесен без яхшы беләбез, ихтирам итәбез, хезмәтләреннән бүген дә идеологии эшебездә файдаланабыз. Ләкин татарлар арасында иҗтимагый- политик һәм философик фикер үсеше тарихы җитәрлек дәрәҗәдә тирәнтен өйрәнелмәгән әле. Эзләнүләр дәвам итә, яңадан-яңа күркәм сәхифәләр ачыла, моңа кадәр безгә билгеле булмаган яки аз таныш булган алдынгы фикер ияләренең эшчәнлеге аныклана.
«Казан утлары» журналының 1972 ел 12 нче санында философия фәннәре кандидаты Яхъя Абдуллинның «Татар мәгърифәтчеләре философиясенең кайбер мәсьәләләре» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкалә—татар иҗтимагый-философия фәннәре тарихын өйрәнү өлкәсендә яңа бер куандыргыч күренеш. Безгә мәгълүм булганча, автор татарлар арасында мәгърифәтчелекнең формалашуы һәм үсүе мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнә һәм тиздән җәмәгатьчелеккә зур күләмле фәнни хезмәт бүләк итәргә тора. Аның әлеге мәкаләсендә, XIX гасырның икенче яртысында яшәп иҗат иткән Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри кебек зур мәгърифәтче галимнәр белән беррәттән, тагы бер шәхес телгә алына. Бу шәхес—Шәмсетдин Күлтәси — безне күптән кызыксындырган булса да, аның философик карашлары турында беренче язып чыпу вазифасын коллегабыз Абдуллин башкарды. (Күлтәси турында эзләнүләрне исә, гомумән, Арча район газетасы редакциясе башлап җибәрде).
Яхъя иптәш Абдуллин мәкаләсендә Ш. Күлтәсинең философик карашларына бирелгән кыскача обзор, табигый рәвештә, бу кеше белән кызыксынуны арттырып җибәрде, аның әсәрләрен ныклабрак өйрәнү теләгән үстерде.
Шәмсетдин Күлтәси шактый зур әдәби мирас калдырган икән. Менә безнең кулыбызда аның имзасы белән басылып чыккан берничә китап: 1. һәйьәте җәдидә осулене носусе шәргыйә тәтбик. Казан, 1896 ел, 64 бит 2. һәйьәте җәдидә. Казан, университет матбагасы, 1899 ел, 72 бит. 3. Мөфассаль һәйьәте җәдидә. Казан, университет матбагасы, 1900 ел, 55 бит. 4. Мөхакәмат. Казан, мәктәп ширкәте басмасы, 1900 ел, 55 бит. 5. Халемездән шикайәт. 2 нче басма, Казан, 1903 ел, 16 бит. 6. Шул ук. Казан, 1907 ел, 16 бит. 7. Мәктәп баласы яхуд Сәхилә әби (кечкенә балалар өчен). Казан, 1909 ел. 8. Хикмәте җәдидә. Казан, университет басмасы, 1899 ел, 65 бит 9. Шул ук. Казан, 1904 һәм 1909 еллар.
Җентекләп танышканнан соң, бу китапларның эчтәлеге һәм авторның позициясе гаять дәрәҗәдә кызыклы һәм игътибарга лаеклы икәнлеге күренде. Бу әсәрләрне та. тарлар арасында мәгърифәт, философик фикер үсеше тарихында билгеле бер кыйм. мәтле хәзинә дип бәяләми мөмкин түгел.
Д
Авторның чын исеме Шәмсемөхәммәт Нурмөхәммәт улы Таһиров. Республикабызның Арча районы, Күлтәс авылы кешесе булганга, күрәсең, ул Күлтәси псевдонимын алган Һәм әсәрләрен шул исем белән чыгарган. 1857 елда туып, 1932 елда шушы авылда вафат булган. Шәмсемөхәммәтнең әтисе Нурмөхәммәт Күлтәскә Мамадыш районы, Новогорелое Ельниктан (татарча Максим авылы) күчеп килгән. Шәмсемөхәммәтнең Арчада яшәүче кече улы Ибраһим әйтүенчә, әтисе һәм бабасы да рус телен яхшы белгәннәр. Шәмсемөхәммәт солдатта вакытта полковой писарь хезмәтен үтәгән. Әтисе үлгәннән соң Күлтәстә имам булып кала, балалар укыта, аларга дөньяви фәннәрдән сабак бирә. Октябрь революциясеннән соң да, каты авыруына карамастан, ул 1920 елга кадәр мәктәптә укыта, яшь укытучыларга ярдәм итә. Язган әсәрләренә караганда, ул үз заманының фән дәрәҗәсе белән, рус һәм көнчыгыш әдәбияты белән шактый таныш булган, гарәп телен бик яхшы белгән һәм киң файдаланган.
Шәмсемөхәммәтнең туганнары һәм балалары да алдынгы фикерле, культуралы кешеләр булган. Мәсәлән, аның бертуганы Мөхәммәтфатих Күлтәси дингә каршы фикерләр әйткәне өчен муллалыктан куылган, шуннан соң Астраханьда сәүдә эше белән шөгыльләнгән, «Җәмгыяте хәйрия» рәисе урынбасары булган. Ул 1903 елда «Изһарель- хак» исемле китап бастыра. Гыйбадулла Минзәләви дигән кеше үзенең «Әзкярь» (Оренбург, 1905) исемле китабында аны «җитлеккән әдип, фазыл кеше» дип атый, Мөхәммәтфатихның «Әнвар» исемле тагын бер әсәре барлыгын яза. Ш. Күлтәсинең икенче туганы Мөхәммәтзакир Казан артындагы пыяла заводы управляющие булган. 1905 елда хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп «Хөррият» исемле газета чыгаруга рөхсәт сораган, тик үтенече кире кагылган (кара: И. Рәми. Татар телендә вакытлы матбугат, 201 бит). Шәмсемөхәммәтнең улы Нух советлар властеның беренче елларында укытучылык итә, аннан соң озак еллар совет органнарында эшли. Күлтәсинең кызы Рәйханә үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Кече улы Ибраһим Арчада совет учреждениеләрендә эшли. Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен ике орден, дүрт медаль белән бүләкләнә. Ш. Күлтәсинең тагын бер улы Сәгыделислам Таһиров Казанда реальное училищены тәмамлый, укыган вакытында Вахитовлар өендә яши, Мулланур белән хат алыша (кара: Р. Нафигов. Мулланур Вахитов. Казан, 1960, 39 бил). 1907 елда Неждановның «Хезмәт һәм капитал» исемле әсәрен татар теленә тәрҗемә итеп бастыра. Октябрь революциясеннән соң С. Таһиров — КПСС члены, Совет Армиясендә командир, аннары, үлгәнгә кадәр, Казанда завод директоры.
Шәмсетдин Күлтәси үз заманында прогрессив даирәләргә яхшы билгеле булган һәм ихтирам казанган. Дөрес, татар демократик культурасы эшлеклеләре язмаларында без аның исемен сирәк очратабыз. Моның сәбәбен ачыкларга кирәк әле. Шулай да Күлтәсинең алар игътибарына лаеклы булуын күрсәтүче мәгълүматлар да бар. Мәсәлән, Ибраһим Таһиров әйтүенә караганда, 1925 елда Күлтәскә татар халкының бөек әдибе Галимҗан Ибраһимов килгән. Шәмсемөхәммәт Күлтәси белән очрашып, көннәр буе әңгәмә алып барган.
Үзенең югарыда саналган әсәрләре белән Шәмсетдин (Шәмсемөхәммәт) Күлтәси- безнең алга Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри традицияләрен дәвам иттерүче мәгърифәтче булып килеп баса. Үз халкын наданлыктан арындыру һәм кешелек циви-лизациясе тудырган аң-белемгә якынайту — аның изге хыялы булган. Дөрес, ул чорда, гы бик күп акыл ияләре кебек үк, Күлтәси дә халык мәгърифәте мәсьәләсенең социаль һәм милли азатлык өчен көрәш бурычлары белән турыдан-туры бәйли алмаган. Ул асылда буржуаз мәгърифәтчелек позицияләреннән чыгып һәм үз заманында рәсми закон төсен алган ислам-шәригать боерыкларына буйсынып эш иткән, «һәйәте Җәдидә» әсәренең исеме астына да ул -Шәригать ысуле мәгънәсенә туры китереп» дип язып куйган. Әмма аның карашлары XX гасыр башындагы татар буржуазиясенең реак- цион идеологлары позициясеннән аерылып тора, анда милләтчелек, ачыктан-ачык диндарлык, феодаль җәмгыять кадимчелегенә ташлама ясау күренми.
Культура прогрессы — нинди дә булса бер халыкның яки халыкларның аерым бер группасын гына эченә алган йомык процесс түгел. Ул интернациональ күренеш. Иртә.
ме-соңмы, аның көчле агымы әле арттарак калган халыкларны да хәрәкәткә китерә. Бу объектив закончалык. Ләкин моннан стихияле рәвештә алга бара торган объектив процесска сукырларча буйсынып, «язмышаның кайчан һәм нинди хәлгә китерүен көтеп яту тиешле дигән нәтиҗә чыкмый. Мәсьәләнең гаять әһәмиятле ягы — объектив процессларның тенденциясен сизеп, күреп, аңлап, шуңа кулдан килгәнчә этәргеч бирүдән, прогрессив үсентеләргә ярдәм итүдән, җәмгыять фикерен шуңа җәлеп итүдән гыйбарәт. Алдынгы фикер ияләренең вазифасы һәм тарихи роле шунда.
Безнең фикеребезчә, Ш. Күлтәси әнә шундый рольне башкарган, үз халкын дөнья-күләм культура прогрессына тартырга тырышкан. Ул ата-бабалардан мирас булып кил-гән, гадәти хәлгә әйләнгән һәм, кайбер милләтче ретроградлар раслаганча, хәтта «милли үзенчәлек» төсен алган рухи караңгылык, дини хорафатлык, милли чикләнгәнлек белән килешмәгән.
Хаким сыйныфлар һәм дин әһелләре тарафыннан татар халкына тәкъдим ителеп килгән «рухи азык» нидән гыйбарәт соң? Бу мәсьәлә Ш. Күлтәсине бик нык борчый, ул гаять дәрәҗәдә аяныч хәлне констатацияләргә мәҗбүр була һәм шуңа каршы баш күтәрә. «Без бүген өйрәнеп килгән фән һәм гыйлем дип аталган нәрсәләребез,— ди ул,— фәкать имеш-мимештән, бәхәс-тартыштан гыйбарәт -, («һәйәте җәдидә». 6 бит). Бәхәс-тартыш башлыча дини язмаларга тегенди яки мондый трактовка бирүдән узмый, төрле фәннәрдән хәбәрдарлык исә имеш-мимеш белән чикләнә һәм анда да мөселман кеше «лимә ла йәҗүэе ла нөсәллиме» (дөрес булса да ышанмыйм) дигән принциптан чыгып эш итәргә тиеш. Муллалар аны әнә шулай һәрбер яңа фикергә, корьәннән читкә чыга торган хакыйкатькә шикләнеп карарга өйрәткәннәр. Шуңа күрә табигать фәнен өйрәнү, тормыш серләренә төшенү турында кайгыртучылар да юк диярлек. «Бездә — ди Күлтәси,— дини гыйлем бар, әмма тән һәм терәкчелек гыйлеменнән бөтенләй хә- бәрсезбез һәм өлешсезбеэ... яшәү чыганагыннан, сәнәгатьтән бернәрсәбез юк» (шунда ук, 6—7 битләр). Фәнгә, гыйлемгә каршы чыгучы черек консерватизмның тормыш агымы, заман таләпләре белән килешә алмавын, милләтнең артта сөйрәлүенә сәбәп, халыкны караңгылык упкынында тотучы каһәр булуын Күлтәси яхшы аңлаган. Үзләрен галимнәр дип санап та, кадимчелеккә мөкиббән киткән кешеләрне тәнкыйтьләп, ул болай яза: «Әгәр иске әдәбиятыбыз тәмам камил, яңалыкка ихтыяҗыбыз юк дип, заман тәрәккыятенә иярмәсәк, заманыбызның әдипләре вә галимнәре янында сабыйлар дәрәҗәсендә калуыбыз ачык» (шунда ук, 3 бит).
■һәйәте җәдидә» (Яңа астрономия) китабы, исеменнән күренгәнчә, астрономиягә багышланган булса да, эчтәлеге бу фәнгә генә кайтып калмый. Автор анда танып-белү белән бәйләнешле гомуми принципиаль методологик мәсьәләләрне күтәрә һәм мате-риалистик рухта кыйммәтле фикерләрне яклый. Дөрес, татар иҗтимагый фикере үсеше тарихында стихияле материализм һәм дөньяга диалектик караш элементлары моңа кадәр дә фольклор әсәрләрендә, Ш. Мәрҗани белән К. Насыйри хезмәтләрендә күренә. Әмма бу яктан караганда Ш. Күлтәси алга таба тагын бер адым атлаган. Аның әсәрләрен әлегә безгә мәгълүм булган башка чыганаклар белән чагыштыру шул нәтиҗәгә китерә.
Ш. Күлтәси китабының «һәйәте җәдидә ысулы» дип аталган беренче бүлегендә дөньяга караш мәсьәләсенең нәкъ менә төп, иң мөһим ягы — чынбарлыкны танып-белү методы яктыртыла. Авторның сүзне шуннан башлавы тикшеренү логикасының югары таләбенә җавап бирә. Методологик принципларны ачыкламый торып, фәнни эштә төпле бер позициягә басу һөм уңышка ирешү мөмкин түгел, һәм Күлтәси бу позицияне объектив диалектикада таба, дөньяга бердәнбер дөрес — материалистик карашка якынлаша. Күк һөм җир җисемнәренең яралуы, күзгә күренгән матди галәмнең асылы, җир һәм күкнең төрләнүе, үзгәрүе турында философ галимнәр арасында күп төрле капма- каршы фикерләр булган, дип яза Ш. Күлтәси. Шуларның кайсысын дөрес дип таныр-а кирәк соң? һәм дөреслекнең критерие нәрсә? Моңа мәгърифәтченең җавабы бер генә: тәҗрибә, төпле дәлил. Тәҗрибәдә расланмаган карашның кыйммәте юк, ул буш уйдырма гына булып кала. «Фәкать тәҗрибә вә дәлил илә соңгы галимнәр тарафыннан расланган мәсләк (принцип) түбәндәгедән гыйбарәт: гомумән, бөтен галәмнең асыл башлануы вә чыганагы ике шәйдер — бере матдә вә икенчесе ул матдәдәге хәрәкәтдер Бу хәрәкәт матдәнең лазим маһияте (кирәкле сыйфаты) булып, боларның аерылуын күзаллап булмый» (шунда ук, 8 бит). Күрәсез: Күлтәси дөньяга материалистик һәм диалек.
ФАСЕЕВ, Ә. БУЛАТОВ ф МӘГЪРИФӘТЧЕ ГАЛИМ ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИ
тик карашны шактый төгәл бәян итә, хәрәкәтне материянең төп эчке сыйфаты, аерылгысыз атрибуты дип саный, материянең һәм хәрәкәтнең бердәмлеген раслый.
Бу татар иҗтимагый-философик фикер үсешендә зур бәягә лаеклы казаныш, чөнки, әйткәнебезчә, моңа кадәр татар матбугатында материаль дөнья тәрәккыяте турында сүз йөртелгән булса да, яшәеш чыганагын эзлекле рәвештә бердәнбер нәрсә — материя һәм аның хәрәкәте белән аңлатуга ирешелмәгән иде әле.
Табигатьтән тыш ниндидер илаһи көч түгел, бәлки материаль чынбарлыкның үз хә-рәкәте тормыш күренешләренең барысын да аңлата. Күлтәси әнә шул төп субстанцияне таный һәм яклый. «Матдә,— ди ул,— галәм бушлыгын тутырып торган эфирдыр ки, аны һәйюлә (башлангыч материя) дип әйтелә» (шунда ук). Мәгьрифәтче галим, материяне эфир төсендә күзаллап, борынгы грек философларының беркатлылыгын кабатлый, эфир-матдәне бөтен галәмгә тиңли һәм тәүге башлангыч дип саный. Ләкин безне кызыксындырган мәсьәләнең асылы анда түгел, бәлки авторның идеализм белән араны өзүендә, философиядәге төп сорауга — «Яшәешме, әллә аңмы беренчел?» дигән сорауга материалистик позициядән чыгып җавап бирүендә.
Дүрт елдан соң язган «Хикмәте җәдидә» (Яңа гыйлем-фәлсәфә) әсәрендә Шәм-сетдин Күлтәси материя турындагы карашларын тагы да ачыклый, «матдә», «бушлык», «һава», «хәрәкәт каршылыклары» турында конкрет сүз йөртә. Әгәр элегрәк материяне дүрт кенә төрдә күзаллаган булсалар, хәзер галимнәргә аның 70 төрле элементы бил-геле, дип яза автор («Хикмәте җәдидә», 19 бит). Фән белән таныш булмаган кешеләр кулга тотарлык каты әйберләр күренмәгән урынны бушлык дип беләләр. Ләкин галәмдә бушлык юк. «Бушлык димәк фәкать безнең күрүебездә. Хакыйкатьтә исә галәм һава кеби, эфир кеби, һәйюлә (башлангыч материя) кеби җисемнәр илә тулы» (шунда ук).
Бу җөмләдән күренгәнчә, Күлтәси әле материягә төгәл философик билгеләмә таба алмаган, һаәаны, эфирны, башлангыч материяне бер-берсенә тиң төшенчәләр рәвешен, дә кулланган. Әмма мәгърифәтченең галәмдәге бушлыкны инкарь итүе һәм шуннан соң материянең хәрәкәтен пространствода күзаллавы XX гасыр башында да әле яшәп килгән дини, идеалистик һәм метафизик карашларны юкка чыгару юнәлешендә баш. карган бик зур хезмәте булып тора. Пространство һәм хәрәкәтне тудыручы каршылык-лар турында ул болай яза: «Матдә хизда (пространствода) хәрәкәтләнә, аны капма-кар-шылыклар хәрәкәткә китерә, чөнки җисемнәрнең бәгъзеләре керентеле (уңай), бәгъзе- ләре чыгынтылы (кире)» (шунда ук, 20 бит). Икенче урында ул «дәфга» (этәрүче) һәм «җазба» (тартучы) чикләрнең матдәгә хас булуын әйтә (шунда ук, 41 бит).
Нәрсә беренчел: материяме, әллә аңмы? дигән сорауның философиядә хәлиткеч мәсьәлә булуын күрсәтел, Ф. Энгельс болай язган иде: «Бу сорауга ничек җавап бирү, ләренә карап, философлар ике зур лагерьга аерылдылар. Табигатьтән элек рух булган дип раслаучылар... идеалистик лагерьны тәшкил итте. Табигатьне төп башлангыч дип исәпләүчеләр исә материализмның төрле мәктәпләренә кушылдылар» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр, 21 том, 283 б.).
Тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе дә, фән үсеше дә кешеләрнең сәламәт аңында дөньяга материалистик карашны үстерә. Ләкин шул ук вакытта кешеләрне чорнап алган чынбарлыкта серенә төшенеп җигелмәгән күренешләр шул кадәр күп ки, бу хөл их-тыярсыз рәвештә кешеләрнең аңында, чынбарлыктан өстен торучы һәм андагы катлау-лы күренешләр белән идарә итүче ниндидер аерым бер көч, бөек рух юкмы икән, дигән уйны тудыра. Кешеләрне бик озак саташтырып килгән идеализм һәм диннәрнең гносеологик тамыры шунда. Мондый ялгыш һәм ялган карашларга каршы баш күтәргән алдынгы кешеләр арасында без Күлтәсине дә күрәбез. «Матдәнең затлары, рәвеш вә сыйфатлары мөтәхалиф (капма-каршы), шәкелләре мөтәгайер (төрлечә)» булуын күр-сәтеп, бу капма-каршылыкны һәм форма төрлелеген ул матдәнең вак кисәкчәләренең табигый хәрәкәте белән аңлата, «шул төрле-төрле шәкелләрдән торган вак кисәкчәләр даимән хәрәкәт итмәктәләр», дигән нәтиҗә чыгара. Шулай итеп, безнең автор материя- неңберенчел субстанция булуын да, аның бетмәс-төкәнмәс төрлелеген дә, галәмнең бары тик материягә даими хас булган эчке каршылыклы хәрәкәт нәтиҗәсе икәнен дә яхшы аңлаган һәм шул хакыйкатьне пропагандалаган.
Бу, әлбәттә, гасырлар буенча кешеләрнең аңына сеңдерелеп килгән дини уйдыр, маларга көчле удар иде.
Ш. Күлтәси үзенең философик карашларын Кояш системасының барлыкка килүе Q һәм хәрәкәте (турындагы язмаларында аеруча ачык бәян итә. Аның аңлатуынча, «матдә- g нең вак кисәкчәләре үзенә хас хәрәкәт нәтиҗәсендә җыйналып, мәтдәи сәдимия (то. * манлык) хасил улмыштыр... Шул әҗсаме сәгыйрәнең (кечкенә җисемнәрнең үзара тар- = тыш кануны илә иҗтимагьларында (җыелуында) бер кәррә (шар) барлыкка килеп, ул =3 үзенең күчәрендә дәврана (өйләнү) башламыш... Шулай Кояш барлыкка килә, аның әй- “ ләнү дәвамында кәвакибе саирә (башка планеталар) аерылып, һәрбере кәррә уларак S тәкявен итмеш (хасил була) вә михварләрендә (үз күчәрләрендә) хәрәкәт итә башлый. 5 Без яшәгән җир шары да бер кәвакибдер (планетадыр). Озак заман үзенең михварендә g хәрәкәт иткәнлектән, аның кабыгы суынып, җир катлаулары ясала... Җөмадәт (каты әй. — берләр) вә нәбабат (үсемлекләр) вә хәйванат туа» («һәйәте җәдидә». 9 бит).
Бу сүзләрдән күренгәнчә, Күлтәси, хәрәкәтсез Җирне галәмнең үзәге дип санаган м һәм асылда динне «фәнни» нигезләргә тырышкан геоцентрик системаны кире кагып, £ бердәнбер фәнни дәрес гелиоцентрик системаны яклап чыга. Капма-каршы философик Z юнәлешләр бәрелешендә ул материализм позициясенә баса һәм үз халкын шуңа чакы. £ ра: «Хөрмәтле укучыларым! Морасилә (телеграф), мохабирә (почта) вә фикер алмашу булып торганда гыйлем яктылыгы вә мәгърифәт бөтен галәмне нурландыра. Бу 5 кеби (Җир әйләнми, Кояш Җир тирәсендә йөри кебек — ред.) хата фикергә бирел- - мичә, ислам вә гайре ислам булсын, бөтен галәмне мәгърифәт вә мәдәниятнең кабул әйләдекләре — Җирнең хәрәкәтен кабул итик» (шунда ук, 18 бит).
XIX гасырда һәм XX гасыр башында да җирнең хәрәкәтсез хәлдә, галәмнең үзәге булып торуы турында Птоломей теориясен бәян итүгә багышланган китаплар бик күп санда басылып тарала. Шәмсетдин Күлтәси үз халкын бу китапларны укымаска, уйдыр- >> маларга ышанмаска чакыра, чөнки «җирне галәм үзәге дип санаган Птоломей карашы Коперник заманына хәтле генә яшәп килгән» («Хикмәте җәдидә», 13 бит), шуннан соң п галәм яратылышы турында яңа дөрес теория туган. Хәлбуки, әле хәзер дә Җирнең даими хәрәкәттә булуын әйтсәң, «әстәгъфирулла», «нәгузебиллаһ» дип төкеренүчеләр шактый күп, дип әрнеп яза мәгърифәтче.
Гелиоцентрик теориянең җиңүе Европада XV—XVI гасырларда фәнне дин богау-ларыннан азат итүдә, дөньяның материаль бердәм булуын раслауда хәлиткеч роль уйный. Татарлар, артта калган һәм милли яктан изелгән бик күп башка халыклар арасында исә XX гасыр башларында да әле галәм хәрәкәте турында геоцентрик идеяләр хөкем сөрә, башкача уйлау ислам диненә хыянәт итү дип санала. Шуңа күрә Шәмсетдин Күлтәси тарафыннан гелиоцентрик системаны ачыктан-ачык матбугатта пропагандалау татар иҗтимагый-философик фикерендә дә ренессанс (яңарыш) чорын хәтерләтә, дөньяга фәнни-материалистик карашның киң тарала башлавы турында сөйли.
Тагы шунысы да игътибарга лаеклы. Безгә күренгән гелиоцентрик системаны танырга мәҗбүр булган ислам сакчылары да һәм алар йогынтысыннан арынмаган кайбер «га-лимнәр» дә шушы системадан башка хәрәкәтнең булу мөмкинлеген катгый инкарь итәләр. Шәмсетдин Күлтәси бу чикләнгәнлеккә дә каршы чыга, иксез-чиксез галәм киңлегендә башка системалар булырга һәм аларның да барлыкка килүе, хәрәкәте без яши торган системага охшарга тиеш, дип белдерә. Ул болай ди: «Кәвакибе сабика (башка галәмнәр яки системалар)ның барлыкка килү кәйфияте (ысулы) дә Кояш әйләнәсе туу кәйфиятенә охшаш. Аларның да һәрбер безнең шәме (Кояш) кеби зыя заты сәхибидер (яктылык затына иядер) вә үзләренә тәгатьлыклы (хас) булган бер галәмдә ишрак итмәктәдер (яктыртадыр)» («һәйәте җәдидә», 9 бит), һәм тагы: «һәрбере безнең галәме шәме кеби галәме азыйм (зур системалар) улдыклары беленмештер» (шунда ук, 21 бит).
Татар мәгърифәтчесенең югарыда бәян ителгән фикерләре аның үз заманындагы фән үсешен якыннан күзәтүе Европа һәм Россия галимнәре хезмәтләре белән таныш булуы турында сөйли. Үзенең «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле бөек хезмәтендә В. И. Ленин: Россиядә материализмның шактый бай традицияләре бар, дип язган иде. Бу традицияләрнең туплануында, рус галимнәре белән беррәттән, аларның булышлыгы һәм үрнәге нәтиҗәсендә, Россиянең башка халыклары арасыннан үсеп чык
ФАСЕЕВ,
кан укымышлылар да билгеле дәрәҗәдә уңай роль уйнаганнар. Ш. Күлтәси, һичшиксез, шуларның алдынгы сафында.
Инде шуны әйтергә кирәк, башка мәгърифәтчеләрдәге кебек, Култәси язмаларында да ул чакта хакимлек иткән, татарлар һәм башка мөселманнар өчен бердәнбер тәгъ-лимат булып хисапланган ислам диненә билгеле бер күләмдә ташлама ясала. Ачыктан- ачык материалистик карашларны яклап чыккан галимнең шул карашларны дин белән бәйләве гаҗәп нәрсә булып күренә, әлбәттә. Моның серенә төшенү исә кыен түгел. Язмаларының асылына караганда, Күлтәси дингә ышанмагандыр дип тә уйларга мөм-кин. Ләкин без моны тәгаен раслый алмыйбыз. Беренчедән, аның аңы диннән тәмам азат түгел. Икенчедән, ул үзе муллалык вазифасын башкарган. Ә бу вазифа ул чакта үз фикерләреңне ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек бирүче бердәнбер диярлек дәрәҗә булган. Демократик иҗтимагый фикерне, фәнне, сәнгатьне яклаучыларга каршы ка-димче фанатиклар котырынып сугышсалар да, мулла, хәзрәт каршында, хәтта ул бик кыю, «тузга язмаган» сүзләр сөйләсә дә, алар артык батырлык күрсәтә алмаганнар.
Безнең уйлавыбызча, Күлтәси үзенең муллалык хәленнән шәхси тормышын тәэмин итү өчен генә түгел, бәлки мәгърифәтчелеккә хезмәт итү өчен дә уңышлы файдаланган. ■Әлбәттә, мулла буларак, ул фәнне дә диннән аермыйча таратырга, үз фикерләрен дини авторитетларга таянып үткәрергә тиеш булган. Җирнең хәрәкәтсез хәлдә, бөтен галәм-нең үзәге дигән ялгыш фикерне кире какканда Күлтәси: «Акылга сыймаслык нәрсәне кабул итүне дин һич мәҗбүр итми» (шунда ук, 18 бит), дип яза. Ә инде җирнең иң әүвәл утлы шар хәлендә булуы һәм ул чакта хайваннар һәм үсемлекләр булмавы турында сөйләгәндә, ул ирония белән: «Ихтимал, риваятьләрдәге шайтаннар, җеннәр шул уттан яралгандыр?» (шунда ук, 14 бит) дип, мондый «акылга сыймаслык» уйдырмаларга урын калдырмый, «һәйәте җәдидә» китабында Күлтәси дин башлыкларының ялган вәгазьләренә еш кына турыдан-туры һөҗүм итә, аларның сүзенә сукырларча ышан-мыйча, табигатьне, тормышны, аның нигезе булган материяне өйрәнергә өнди. «Дин әһелләренең аңлатуынча, пәйгамбәр ничек әйтсә — шуңа ышанырга кирәк,— дип яза ул.— Әйтерсең, матдәнең үзен өйрәнү кирәк түгел!» (шунда ук, 36 бит). Кадим заман-нарда, ди Күлтәси, җилне фәрештә сулавы дип саныйлар иде. Динчеләр хәзер дә шуны дәгъва итәләр. Әмма чынында «җил — хәрәкәтләнгән һава» («Хикмәте җәдидә», 24 бит).
Корьән —белемнең бердәнбер чишмәсе, барлык сорауларга тулы җавап бирүче, һәр сүзенә һичшиксез ышанырга тиешле изге китап дип саналган вакытта, Шәмсетдин Күлтәси аңа тәнкыйть күзе белән карарга, кешеләр аңын борчыган мәсьәләләргә җа-вапны фәнни китаплардан эзләргә чакырып, гаять кыю адым ясаган. «Галәмнең барлыкка килүе хакында Носусы Шәргыябездә (Корьәндә) тәфсилат (ачыклык) юктыр,— дип яза ул. — Корьәндә галәмнең яратылуы хакында алланың әмере күп урында әйтелсә дә, боларның барысы да саниг мохтарә (үз теләве белән юктан бар итүчегә) мохтаҗлыгын аңлату өчен генә» («һәйәте җәдидә», 38 бит). Күлтәси аңлатканча, Корьәндәге галәмне, тереклекне алла яратты дигән сүзләр материаль чынбарлык тәрәккыяте законнарын белмәүгә, шуңа күрә барысын да ниндидер бер илаһи, ихтыярлы бөек көчкә сылтау ихтыяҗына нигезләнгән. Руханилар исә, шуны тәкрарлап, мәсьәләне ансат кына хәл итәргә, кешеләрне шуңа ышандырып тотарга тырышалар.
Әмма җирдә тормыш алга киткән саен, кешеләр күбрәк тәҗрибә алалар, табигать серләрен ача баралар, аң-белем үсә, дөньяга караш үзгәрә. Менә, мәсәлән, шул ук җир яралуы турында: «Боның бер атнада, бер сәнәдә, бер гасырда вөҗүдә килмәеп, кем белер, ничә миллион сәнәләр дәверендә бүгенге көн күрмәктә булындыгымыз — хәл һәм шәкелгә кермештер диярлек» (шунда ук, 43 бит), дип яза Күлтәси. «Бу фикерме.— ди ул,— Корьәндә алла күкне һәм җирне алты көндә яратты дигән сүзгә хилаф булса да, кабул итми мөмкин түгел». Динчеләрнең «Җирне үгез күтәреп тора, үгез балык өстендә, балык диңгездә», дип өйрәтүләреннән ул, аны бары тик әкият кенә» дип, көлә (шунда ук, 49 бит).
Корьәнгә, дингә каршы килүе өчен Күлтәси кыенсынып гафу үтенгән сыман. Әмма объектив хакыйкать аның өчен иң кадерле нәрсә. Шуңа күрә, «Корьәнгә хилаф булса да», ул фәнни карашларны яклый, диннең какшавына ярдәм итә. «Коперник аллаларны күктән куып төшерде- («һәйәте җәдидә», 44 бит) дип игълан итү өчен мәгърифәтченең фән нигезләренә нык таянган булуы, кыюлыгы, дини фанатизм белән принципиаль ки. лешмәүчәнлеге кирәк иде.
Шәмсетдин Күлтәси диннең фән каршында көчсезлеген сизә һәм бу хакта ачыктан- ж ачык яза: «Дин галимнәренең төрле фикерләре фәнне инкарь итә алмыйлар» (шунда _ ук, 49 бит). Ислам дине исеменнән фән үсешенә каршы килүче, мәгърифәтне тоткар- u лаучы кадимчеләрне Күлтәси рәхимсез тәнкыйтьли. t
Мәгълүм булганча, дөньяга материалистик карашны алга сөргән, җирнең һәм башка £ планеталарның кояш тирәсендә һәм үз күчәрләрендә хәрәкәт итүе турындагы идеяне _ яклаган күп галимнәр динче фанатикларның каргышына һәм җәзага дучар ителделәр. £ Аристарх Самосский әле безнең эрага кадәр 3 нче гасыр башында ук дингә каршы н чыгуда гаепләнеп эзәрлекләнде, ә аннары Коперник китабы тыелды, Галилей инквизиция хөкеменә тартылды, Бруно утта яндырылды
Шәмсетдин Күлтәси бу аяныч хәлләрдән хәбәрдар булган. «Коперникның хәрәкәте “ әрз (җир хәрәкәтен) бәян иткән рисаләләре утка ягылган,— дип яза ул. — Аның мәслә- i гендә булганнар хөкем ителгәннәр. Кешеләрне тере-тере утка якмышлар» («Хикмәте җәдидә», 16 бит). Аннары Күлтәси инквизиция хөкемен искә төшерә. Галилейны үз ка- u рашларыннан ваз кичәргә мәҗбүр иткәч, бер монах шатланып: «Җир хәрәкәтләнә дип У тынычлыкны боздыгыз. Хәзер инде сез, судьялар, җиргә тынычлык бирдегез» дип, инквизитор судьяларга рәхмәт белдергән. Шул вакыт, дип яза Күлтәси: «Галилей үзен тыя £ алмый аягын җиргә орыр да: «Юк, Җир хәрәкәт итәдер», диер» (шунда ук).
Үз әсәрләрен язганда аларның динчеләр һөҗүменә дучар булачагын яхшы аңлап £ эш иткән Күлтәси. «һәйәте җәдидә» китабында ул: «Галимнәр хозурында расланган •" бер мәсләк бар, мин моны әйтсәм ихваны кирам (ягъни муллалар, ишаннар) каршында ♦ җавапка тартылуым ихтимал»,— ди. Ләкин бу перспектива аны куркытмый, ул хакый- ш катьне яшерми һәм фәнни мәсләкнең асылын әйтеп бирә: «Зәманән гадәм илә мәсбух ® улмаеп, даимән хәрәкәт итмәктә булган бер җисем исбатларыдыр» (51 бит), ягъни < галәмнең юк урында барлыкка килмәгәнлеген, өзлексез хәрәкәттәге материянең беренчел булуын раслау, ди. из
* «Г
♦ * _
ШәмсетдинКүлтәсинең ачыктан-ачык материалистик карашларны бәян итеп чыгып ы
чыннан да динчеләр арасында зур гауга һәм тәшвиш тудыра, аның беренче әсәре кадим- “ че даирәләр өстенә бомба булып төшә, «һәйәте җәдидә»гә каршы чыктылар, инсанияткә золым дип атадылар»,— дип яза Күлтәси үзе («Хикмәте җәдидә», 2 бит). Күлтәси е әсәрен яманлап, аны сүгеп Олуг Мәңгәрдәге өченче мәчет имамы Шаһиәхмәт мулла Мөхәммәди «Бәянелхак» (Хакыйкатьне аныклау) исемле 66 битле китап бастыра (Казан, 1897). Шул ук елны Алабуга өязенең Морты имамы Хәбибрахман әл Мәсьгуди «Мизан- елмигъяр» (Акыл дәрәҗәсен үлчәү) исемле 50 битлек китабын язып, Күлтәси фикерләрен «юкка чыгара». Болардан башка тагын Казанда 44 битлек «Иршад» исемле гарәп телендә китап таратыла. Аның авторы Ш. Күлтәсине Ш. Мәрҗани белән янәшә бастырып «кыйный», аларны көферлектә гаепли һәм тәүбә итүләрен таләп итә. Мулла Мөхәммәтҗан Зәитов («әл Күгәрчени әл Лаеши әл Казани») 1900 елда Казанда 176 бит күләмендә «Хәллөл мөшкилат фи кейфияте тәкүне ал галәме» (Галәм яралу турында читен мәсьәләләрне хәл кылу) исемле китап чыгара. Ул баштан ахыргача Шәмсетдин Күлтәси карашларын инкарь итүгә багышланган. Автор «читен мәсьәләләрне хәл кылу» юлын бары тик диннән эзли, шуннан ары китүчеләрне каргый. Аның өчен Әбугалисина да, Әл-Фараби да—бозык кешеләр. Ә аларга иярүчеләр, шул исәптән Күлтәси — кяферлар («Хәллөл мөшкилат...», 122 бит). Тәнкыйтьче мулланың логикасы искиткеч гади «Гакыл идрак итмәдеке нәрсәнең дәлиле шәргы илә сабит улмасы мәмнугъдыр» (•■Акыл ирешмәслек нәрсәне дәлилләү шәригать тарафыннан тыелган»). Димәк, галәм тәрәккыяте турында фәнне яклап теләсә никадәр дәлилләр китерсәң дә, моны ислам киртәсендә бозланып каткан акыл сыйдыра алмый икән, ул дәлилләргә таяну хәрам эш. Мулла Мөхәммәтҗан ислам әһелләренең һәр бәхәстә «көчле коралы» булган Күлтәси тарафыннан кискен тәнкыйтьләнгән принципны алга сөрүендә дәвам итә: «Лимә ла йөҗүэе ла нөсәллиме», ягъни дөрес булса да ышанмыйм, төшенергә тырышып баш ватыл та тормыйм, Корьәндә ни язган, ишан-муллалар ни әйткән — шуны гына төкърарлыйм.
Шәмсетдин Күлтәси галәм тәрәккыяте тарихын миллион еллар белән исәпләп, җирнең, андагы тереклекнең алла тарафыннан 6 көндә яратылуы турындагы әкиятне кире
мгв. Ислам дине гасырлар буенча тырышып-тырмашып халык аңына сеңдереп килген, хаким сыйныфларның идеологии терәге булган шушы «хакыйкатьләр хакыйкатен» юкка чыгару белән кадимчеләр килешә аламы соң? Әлбәттә, алар Күлтәси яклаган концепцияне утка тоталар. Ләкин көлке дәрәҗәсендә примитив һәм наданнарча эш итәләр. Мәсәлән, Мөхәммәтҗан Зәитовның «логикасы» болай: Корьәндә әйтелгәнчә, ди ул, алланың бер көне дөньяның илле мең елына тиң тора. Димәк, шулай булганда, ягъни көннәрне елларга кабатлаганда да, дөнья миллион еллар дәвамында түгел, 300 мең ел. да яратылган. Бу исә алланың 6 көненә тигез. «Миллионнар дию — дингә хилаф» («Хәл- лөл мөшкилат», 77—78 битләр).
Объектив чынбарлык үсеше законнарын танырга теләмичә, бар нәрсәне алла код-рәте белән аңлатып, дөньяга материалистик һәм диалектик карашның халык арасына таралуын туктату — феодаль-буржуаз даирәләрнең һәм аларның ялчылары реакцион руханиларның максаты шуннан гыйбарәт иде. Шуңа күрә, алар Шиһап Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Шакир Мөхәммәдов кебек үз халкын наданлык, милли-дини чикләнгәнлек хәленнән азат итү өчен көрәшчеләрне дошман күрделәр, каһәрләделәр, эзәрлекләде-ләр. Шәмсетдин Күлтәсигә дә бу Һөҗүмне татырга туры килгән, чөнки ул да үз миллә-тенең күтәрелеп бара торган культура, аң-белем хәрәкәтенә кулыннан килгәнче өлеш кертергә тырышкан. Ислам руханилары күз алдында бу «зур гөнаһ» эшләү була, шуның өчен Күлтәсине тиргәп, аны кеше үтерүдән дә зуррак җинаятьтә гаеплиләр. Аның үз хатыны үзенә хәрам, артына ияреп намаз уку ярамый, үлсә аңа җеназа укылмас, дил шаулыйлар. Дошманнары доносы нәтиҗәсендә Күлтәси өендә обыск ясала, аңа йөзлә-гән хурлыклы хатлар килә. Әмма болар кыю мәгърифәтчене башлаган эшеннән чиге-нергә мәҗбүр итә алмый, «һәйәте Җәдидәмнең икенче һәм өченче басмасында ул, үзенә каршы ут ачучыларны «тынычландыру» өчен, галәм яралу турындагы карашлары дингә хилаф түгел дип әйтергә мәҗбүр булса да, нигез фикерләреннән баш тартмый.
Искелекне, рухи караңгылыкны яклап, һәрбер яңа фикергә, фән казанышларына, материалистик философиягә котырынып каршы чыгучы консерваторларга Күлтәси бик оста бәя бирә, аларның гаҗиз адәмнәр булуын күрсәтә: «Бүгенге наданнар,— дип яза ул,— борынгы фанатиклар кебек. Ләкин алар яхшы белсеннәр ки, ул төгассып заман-нары кичмеш, мәгариф вә хакыйкать дәвре килмештер» («Хикмәте җәдидә», 17 бит).
Фәннең, алдынгы философик фикернең, теләсә нинди каршылыкларга карамастан, җиңәчәгенә, халык аңын тәмам биләячәгенә Күлтәси нык ышана: «Тугры фикер зыяэ шәмес кебидер» (шунда ук). Ул объектив хак сүзне, аң-белемне кояшка тиңли, кояш нурын сүндерү мөмкин булмаган кебек, фән үсешен дә туктатырлык көч юк, дип саный. Күлтәси үз хезмәтләренең алдынгы җәмәгатьчелек тарафыннан котлап каршы алынуына шатлана. «Хикмәте җәдидә» әсәрендә ул «һәйәте җәдидә» турында ягымлы сүз әйтеп чыгучылар булды, дип яза, «Троицк мөгаллиме Мөхәммәтзакир бик гүзәл бер мәкалә күндерде»,— ди (2 бит). Күлтәси әсәрләренә карата уңай фикер «Тәрҗеман» газетасын, да да күренә. Газетаның 1896 ел 31 санында: «һәйәте җәдидә» табигать белемнәрен өйрәнүдә гүзәл кулланма дип, ә 1899 елның 30 санында «Хикмәте җәдидә» әсәре «файдалы китап» дип бәяләнә.
Шәмсетдин Күлтәси эшчәнлегенә зур бәя бирүчеләрнең берсе — Шаһимәрдан Мирзаев үз фикерләрен, шигъри юлларга салып, «Хикмәте җәдидә»гә кушымта рәве-шендә игълан иткән. Китапны фитнә дип санаучы муллаларны һәм куштаннарны ул «тәгассып хәсисләр» (түбән кешеләр) дип атый, мәгърифәт мәйданында яңа бер хөрмәтле көрәшче пәйда булды, дип яза.
һәмишә тәэлиф IV илә мәшгуль ул зат, Афәриннар идәм кәррат вә мәррат 2, Менә бу тәхкыйкъ нинди нәфистер! Тәгассып әйләгән үзе хәсистер... Фазыл Күлтәси чыкты-калыкты.
Мәрҗани кеби ул рәһбәр даныкты
(«Хикмәте җәдидә», 64 бит).
IV Тәэлиф—язу, сочинение.
3 Кәррат вә мәррат — кат-кат.
• Рәһбәр даныкты — юл күрсәтүче данын казанды.
Күлтәси җәмәгатьчелекнең игътибарын мәгърифәт үсешенә тупларга теләгән. На. сыйри кебек үк, ул дини китаплар урынына күбрәк фән нигезләрен аңлатучы китаплар бастырып чыгарырга, мәктәпләрдә табигать белемен өйрәтергә чакыра, кадимчә укы* ту тәртипләрен тәнкыйтьли.
Бу уңайдан аның ■Мәктәп баласы яхуд Сахилә әби» исемле 26 битлек кечкенә әсәре игътибарга лаеклы. Анда ул гыйлемнең кеше тормышында гаять зур ролен күрсәтә, надан кеше ничек кенә тәкәбберләнеп кыланса да, теләсә нинди асыл киемгә төренсә дә, камил кеше була алмый. «Кешегә зиннәт биргән түгел кием, бәлки зиннәт — гыйлем, гыйлем, ялгыз гыйлем», ди ул (1 бит). Аннан соң автор татар балаларының абыстайлар, надан Сахилә әби кебек «укытучылар» кулы астында интегүләрен, төрле аятьләр ятлау, дан башка бернәрсә дә өйрәнә алмауларын, шушы аяныч хәлнең күпчелек тарафыннан эаконлаштырылуын ачынып яза: «Надан хәлфә, абыстайлар, әлебби укытып, яңа ысул төркине «бу ысул илә укыту хәрам, ул шайтан укыту, аның ахыры бик яман» дип, төрле ялганнар, гайбәтләр илә дөньяны тутырдылар. Бу хәл Сахилә әби белән надан хәлфәдә генә булса, ни булса ул иде. Ләкин ни үкенеч, ни хурлыктыр ки, халкымыз арасында исемнәре мәшһүр булган галимнәребез, күп кешеләргә остаз булган мөдәррисләре, без Сахилә әбиләргә табакташ булып киттеләр, Сахилә әбинең сүзләрен гарәпчеләп китап ител язып чыгардылар» (23 бит).
Дини мәктәп-мәдрәсәләрдә урнашкан укыту ысулларын гаепләп, «галим», «хәлфә» исеменә лаексыз муллаларны тәнкыйтьләп, Ш. Күлтәси «Хөлемездән шикаять» исемле кечкенә шигъри китап тә язып чыгарган (Казан, 1903 ел). Менә аннан кайбер өзекләр:
Ш. Күлтәси әсәрләренең эчтәлеге әнә шундый. Әлбәттә, бер мәкаләдә аның бөтен эшчәнлегенә тулы анализ ясау мөмкин түгел. Аның иҗатын, тормыш юлын, аралашкан даирәсен, уз чорының башка алдынгы фикер ияләре белән мөнәсәбәтен, иҗтимагый-по. литик позициясен тирәнрәк өйрәнәсе бар әле. Әмма Яхъя иптәш Абдуллин мәкалә, сеннән һәм бу мәкаләдә әйтелгәннәрдән дә шул ачык булса кирәк: Ш. Күлтәси XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башы татар культура хәрәкәтенең күренекле бер вәкиле, халык мәгърифәте өчен көрәшче.
Дини фанатизмга, урта гасырлар туңлыгына каршы көрәшкән, социаль прогресска хезмәт иткән, аң-белемне, культураны яклап чыккан шәхесләрне без ихтирам белән искә алабыз. Мәкаләбезне татар һәм башкорт халкының олы әдибе Сәйфи Кудашның хак сүзләрен искә төшереп тәмамлыйсы килә: «Феодаль искелек белән мәгърифәтче яңалык арасында башланган аяусыз көрәштә күп кенә кыю кешеләрнең тавышлары яңгырый. Дөрес, алар әле искелек стеналарын ярып чыга алмыйлар. Чөнки ничә га. сырлар буенча яшәп вәхши гыйфрит хәленә өйләнгән дини искелек андый берәм-сәрәм кешеләрнең авызларын бик тиз томалаган. Шулай да бу шәхесләрнең хезмәте зур бәягә лаеклы. Алар культурабыз үсеше тарихында гүзәл сәхифәләрне ачтылар» («Яшьлек эзләре буйлап», Казан, 1964 ел, 29 бит).
Шәмсетдин (Шәмсемөхәммәт) Күлтәси-Таһири — әнә шундый шәхесләрнең берсе.
КАМИЛ ФАСЕЕВ, философия фәннәре докторы.
ӘХМӘТ БУЛАТОВ, СССР Журналистлар союзы члены.