КҮП БИЗӘКЛЕ, БЕРДӘМ ӘДӘБИЯТ
лдыбызда яратып һәм пөхтәләп чыгарылган калын-калын алты том китап. Аларны эчке бер горурлык, хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән кулга аласың. Бу — илебездәге җитмештән артык милли әдәбиятның күмәк тәҗрибәсен гомумиләштергән беренче фәнни хезмәт бит. Йомгак характерындагы хезмәт, барлык милли республикалар, өлкә һәм округлардагы тәнкыйтьчеләрнең. әдәбият галимнәренең уртак тырышлыгы белән язылган хезмәт. Шикләнми әйтергә була, совет әдәбият фәне тарихында казаныш булып калачак хезмәт.
«Күп милләтле совет әдәбияты тарихы»'н язу өчен җирлек алдан әзерләнде. Соңгы елларда аерым язучылар иҗаты, шулай ук бөтен бер әдәбиятлар үсеше буенча күп санлы монографияләр, төрле- төрле җыентыклар барлыкка килде, совет әдәбияты тарихының аерым дәверләрен. теге яки бу жанрның формалашу тарихын һәм үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган махсус хезмәтләр чыкты. Мисал рәвешендә «Рус совет әдәбияты тарихы »ның М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган ике басмасын, академик характерда язылган «Украина совет әдәбияты тарихы »н, башка милли әдәбиятлар тарихы буенча чыккан уннарча «Очерклар»- ны күрсәтергә була. Алар барысы да зур күләмле, капиталь хезмәтләр. Г. Ибра- һимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре тарафыннан язылган һәм 1960 елда Казанда аерым китап булып чыккан «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)», мәсәлән, 50 табактан артыграк булып, анда татар совет әдәбиятындагы төп жанрларның формалашу һәм үсү юлы күздән кичерелгән иде. Шул рәвешчә, күп милләтле совет әдәбияты тарихына караган яңа хезмәт нык. тирән фәнни база нигезендә языл ган, һәм ул әдәбият фәне, шулай ук тәнкыйть фикере өлкәсендә илле ел буена ирешелгән казанышларны гомумиләш тергән.
Әлеге фундаменталь хезмәтне язганда, галимнәребез башкарган эшнең күләмен күз алдына китерүе дә кыен. Мәсәлән, беренче томда гына да 1400 дән артык совет язучысының иҗаты бәяләнә. Милли әдәбиятларның кызу темплар белән үсешенә бәйле рәвештә, алдагы томнарда исемнәр даирәсе тагын да төрләнә һәм киңәя төшә. Әгәр әдәбият тарихының беренче томында урнаштырылган мәкалә ләрдә куп дигәндә егермеләп милли әдәбиятның үсеш юлы һәм иҗат йөзе тик шерелгән булса, бишенче томда инде ан-дый мәкаләләрнең саны иллегә якыная. Бу саннар, милли әдәбиятларның бик нык чәчәк атуларын күрсәтү белән бергә, аларның ил күләмендәге әдәби процесска нинди темпта кушыла барулары хакында да сөйлиләр.
«Күп милләтле совет әдәбияты тарихы» югары уку йортларында, техникумнарда, шулай ук урта мәктәпләрнең югары классларында милли әдәбият укытучылары өчен алыштыргысыз кулланма бу лыр дип уйларга кирәк. Шуның белән бергә, ул гади бер әдәби-тарихи фактлар җыелмасы гына түгел, ә зур теоретик әһәмияткә ия булган тирән хезмәт. Анда күп милләтле совет әдәбиятының ярты гасырлык үсеш юлы күзәтелә, әдәби тормыш фактлары иҗтимагый-тарихи про-цесслар, социаль һәм культура төзелеше
А
нең иң мөһим вакыйгалары белән аерылгысыз бәйләнештә тикшерелә. Әдәбият тарихы томнары белән танышканда, СССРдагы культура революциясенең үзенчәлеге һәм ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруның нәтиҗәләре ачык булып күз алдына баса, өр-яңа сәнгать күренеше булган совет әдәбиятының формалашу һәм үсү тарихы, аның гомуми за-кончалыклары, шулай ук һәр милли әдәбиятка хас үзенчәлекләр ачыла. Томнарда социалистик культура барлыкка килү белән бәйле катлаулы процесслар күздән кичерелә, тугандаш әдәбиятлар арасындагы бәйләнешләрнең көчәя, ә бердәмлекнең ныгый баруы күрсәтелә, совет сәнгатенең бердәм методы булган социалистик реализмның формалашу этаплары хакында конкрет төшенчә бирелә.
Халыклар бердәмлеге — әдәбиятлар бердәмлеге... Хезмәтнең төп идеясен әнә шул сүзләр белән билгеләргә мөмкин. Партиянең XXIV съездында бик дөрес әйтелгәнчә. совет власте елларында бездә кешеләрнең яңа тарихи гомумилеге — совет халкы барлыкка килде. «...Әдәбият тарихы «ндагы күпчелек мәкалә һәм материаллар тегеләйме-болаймы шул тезисны раслауга хезмәт итә. Совет халкы — тарихта бер кайчан күрелмәгән, ифрат нык һәм монолит бердәмлеге белән аерылып торган гомумилек. Территориаль, экономик, политик гомумилек кенә түгел, ә дөньяга караш һәм идеяләр бердәмлеге, рухи бердәмлек белән бәйле гомумилек. Совет власте елларында төрле милләт кешеләре арасында уртак рухи сыйфатлар формалашты, башкача без аны совет характеры дип йөртәбез. Тагын да конкретлаштырып әйткәндә, совет кешеләрендә искиткеч кыйммәтле бер сыйфат барлыкка килде, үз вакытында П. Тычина аны, бик кыска һәм төгәл итеп, «гаилә бердәмлеге хисе» дип атаган иде.
Күп милләтле илебез халыкларының аерылмас бердәмлеге совет әдәбиятының да бердәм булуын китереп чыгара. Безнең илдә милли әдәбиятлар җитмештән артык телдә тәрәккый итә — дөньяда башка андый ил юк; милли әдәбиятларның без- дәгедәй тыгыз һәм туганнарча хезмәттәшлеген тарих башкача белми. Совет әдәбияты үз составына кергән милли әдә-биятларның гади суммасыннан гына тормый. Ул — ифрат кызыклы һәм үзенчәлекле өр-яңа тарихи күренеш. Аерым милли әдәбиятларга хас форма һәм үзенчәлекләр ни хәтле генә төрле-төрле булып күренмәсен, совет әдәбияты искиткеч нык идея-эстетик бердәмлеге, процесслар уртаклыгы. бурыч һәм омтылышларның органик якын булуы белән аерылып тора. Шул нәрсә һәр томга урнаштырылган кереш мәкаләләрдә күп милләтле бөтен совет әдәбиятына хас уртак закончалыкларны тирәнтен һәм киң итеп ачарга мөмкинлек биргән.
«...Әдәбият тарихы»ндагы материаллардан тагын бер нәрсә ачык күренә: бөтен совет әдәбиятына хас бердәмлек һәр халыкның әдәбияты, һәр әдәбиятның кабатланмас үзенчәлекләре җирлегендә, һәр милли әдәбиятка хас төп, хәлиткеч типологик сыйфатларның синтезы төсендә үсеп чыккан икән. Аерым алганда, моны үзебезнең татар әдәбияты мисалында да, ачык күрергә мөмкин. Алты томлыкта безнең әдәбиятка шактый зур урын би релгән. Һәр томда диярлек татар совет әдәбияты үсешенең аерым чорлары турында төпле язылган мәкаләләр урнаш тырылган.
Миңа калса, әдәбият тарихын өйрәнүгә шушы рәвешчә якын килү бик табигый һәм законлы күренеш. Авторлар күп милләтле совет әдәбиятына алдан уйланган ниндидер сыйфатларны көчләп такмый лар, ә аларны һәр әдәбиятны җентекләп өйрәнү җирлегендә күзәтеп баралар. Шулай тиеш тә. чөнки һәр милли әдәбият ның үз үсеш юлы, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Бер ише әдәбиятларның күп гасырларга сузылган бай тарихы булган, икенче халыкларда Октябрьдан соң гына язу барлыкка килгән. Әмма барлык совет әдәбиятлары — уртак тарихи язмышка ия әдәбиятлар, һәр әдәбиятның тарихын тикшергәндә, галимнәр аларның бер үк этаплар аша (Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы; халык хуҗалыгын, торгызу һәм социалистик төзелеш еллары; Бөек Ватан сугышы; сугыштан соңгы чор һ. б.) узуларын күрсәтәләр. Әлеге этаплар төрле әдәбиятлар арасындагы идея-тематик уртаклыкны гына билгеләп калмый, ә тагын да тирәнрәк эстетик сыйфатларны китереп чыгара (сугыш елларында очерк һәм публицистика жанрының активлашуы; эпик жанрларның эволюциясе; лириканың үзенчәлеге һ. б.). Әгәр М. Җәлил белән Ф. Кәримнең фронт лирикасы күпмедер дәрәҗәдә К. Симонов А. Сурков кебек шагыйрьләрнең шул ел лардагы лирик шигырь циклларына аваз
даш икән, моны гади иярү белен гена аңлатып булмый. Сәбәп тирәндәрәк ята. Ул елларда бөтен халык, бөтен совет әдәбияты алдына бер үк бурычлар килеп баскан иде — аваздашлык шуннан килә. Аннан соң, барлык милли әдәбиятлар Коммунистлар партиясенең вирәк җитәкчелеге астында үсә, барлык язучылар бер-дәм союзга тупланган була. Менә шуңа күрә әдәбият тарихы томнарында барлык милли әдәбиятлар идея омтылышлары уртак булган, уртак иҗат методы — социалистик реализм җирлегендә үскән бердәм совет әдәбиятының аерылмас кисәкләре итеп карала, бербөтеннең аерылмас өлешләре итеп тикшерелә.
Томнарда тугандаш әдәбиятларның үзара тәэсире һәм бер-берләрен баету процессларын өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелгән. Тегеләйме-болаймы әлеге мәсьәләгә кагылмаган бүлек яки мәкалә бөтенләй юк дияргә була. Хезмәттә әдәбият- ларыбызның үзара бәйләнеше бөтен байлыгы һәм төрлелеге белән яктыртыла, туу. үзгәрү, ныгу процессында карала, ^йтик. егерменче елларда тугандаш әдәбиятларның үзара бәйләнеше нигездә берьяклырак характерда була һәм алга киткән, өлкән әдәбиятларның яңа формалашып килгән әдәбиятларга йогынтысы төсендә чагыла. Бу чорда өйрәнчекләрчә кабатлау, ачыктан-ачык иярү күренешләре еш очрый. Егерменче елларда чын мәгънәсендәге тәэсирләр турында сөйләргә иртәрәк әле. Алга таба, утызынчы, кырыгынчы елларда һәм илленче елларның беренче яртысында әдәбиятлар арасындагы иҗади бәйләнешләр кызу темплар белән үсә башлый, язучылар арасында шәхси контактлар ныгый, тәрҗемә эше күрелмәгән колач ала.
Кыскасы, бу чорда күпьяклы һәм даими йогынтылар өчен ныклы нигез салына. Ниһаять, илленче елларның уртасыннан башлап тугандаш әдәбиятларның үзара тәэсире һәм берберләрен баетулары системалы, планлы төс ала. Совет тәрҗемәчеләренең искиткеч актив иҗат эшчән- леге төрле милләт укучыларына тугандаш әдәбиятларда барлыкка килгән иң яхшы әсәрләр белән танышып бару мөмкинлеге тудыра. Совет әдәбиятының үз эчендә рухи байлыклар алмашу тарих беркайчан белмәгән масштабларга җитә. Бөтенсоюз тәнкыйте дигән матур күренеш барлыкка килә, ул күп милләтле бөтен сәнгать процессын күз уңында тота башлый. М. Кузнецов, 3. Османова, Н. Надъярных һәм Новиченколарның бишенче томга язган кереш мәкаләләрендә дөрес күрсәтелгәнчә, илленче елларның урталарыннан башлап безнең әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм берберләрен баетулары чын-чынная күпьяклы, даими һәм тигез хокуклы төс ала.
Күп кенә буржуаз галимнәр: «психологик, эмоциональ һәм акыл үзенчәлекләре ягыннан кайбер халыклар, имештер, үсешкә сәләтсез, алар торгынлыкка һәм үлемгә хөкем ителгән» дип лаф оралар иде. СССРдагы милли мөнәсәбәтләр тәҗ-рибәсе аларның бу ялганын юкка чыгарды. Октябрь революциясе җиңгәндә безнең илдәге милли культураларның үсеш дәрәҗәсе төрле югарылыкта була. Һәм менә характерлары, үсеш дәрәҗәләре белән төрле-төрле булган шушы культуралар тарихта беренче мәртәбә, бердәм со-циаль типтагы культуралар буларак, бер эздән үсә башлыйлар. Акрынлап аерым әдәбиятлар арасындагы кискен аермалар бетә бара, әдәбиятларның үсеш дәрәҗәсендәге беренче карашка атлап чыга алмаслык булып күренгән аерымлыклар акрынлап кими, бөтен халыкларга аңлаешлы һәм якын булган бердәм әдәбият формалаша башлый.
Моннан чыгып, совет халыкларының сәнгатьчә аңы абсолют бер төсле булып калган икән, дип уйларга ярамый, билгеле. Милли совет культуралары арасында ирекле һәм тигез хокуклы бәйләнеш, алга киткән әдәбиятларның, беренче чиратта, рус әдәбиятының, туганнарча ярдәме арттарак калган һәм яңа туып килгән әдәбиятларга үз йөзләрен табарга, капиталистик җәмгыять шартларында котылгысыз булган аерым яшәү юлыннан котылырга булыша. Шуның белән бергә, яшь һәм яңа туып килгән әдәбиятларның тизләтелгән үсешен бары алга киткән әдәбиятлар йогынтысы белән генә аңлату дөрес булмас иде. «...Әдәбият тарихы» белән танышканда, бер нәрсә ачык күренә: патша строе чорында изелгән, кысылган, эзәрлекләнгән әдәбиятлар Октябрьдан соң уяналар, алар алдында торган киртәләр алып ташлана, үзләренең бөтен сәнгатьчә потенцияләрен күрсәтү өчен ул әдәбиятларга чикләнмәгән мөмкинлекләр ачыла.
Авторлар дөрес язганча, безнең чорда теләсә кайсы милли әдәбияттагы табыш һәм ачышлар, тәҗрибә һәм алдынгы ка заныш шунда ук башка әдәбиятларның
да байлыгына, уртак «милкене» әверелә, алай гына да түгел, аларның үсешенә актив тәэсир итүче көчкә әйләнә. Милли әдәбиятларның үзара тәэсире һәм бер-бер- сен баетулары безнең алда яңа киңлекләр ача, эстетик диапазоныбызны киңәйтергә булыша, элек милли тәҗрибәдә булмаган яңалыкларны китереп чыгара. Шул ук вакытта «...Әдәбият тарихымның авторлары даими рәвештә бер нәрсәгә басым ясыйлар: үз йөзләре, үз бизәкләре булган кабатланмас үзенчәлекле әдәбиятлар, ләкин бер социаль тамырдан үсеп чыккан, шуңа күрә антогонистик каршылыклардан азат әдәбиятлар якыная.
...«Күп милләтле совет әдәбияты тарихы »н язуга Г. Халит, Н. Гыйззәтуллин, Б. Гыйззәт, Р. Башкуров, В. Воздвиженский, Н. Юзиев, X. Хәйри һәм безнең республиканың башка әдәбият галимнәре актив катнашкан. Татар әдәбиятына ка-раган бүлекләр, күләм ягыннан зур бул- масалар да, ышандырырлык һәм фәнни яктан нигезле итеп язылганнар. Тагын шунысы куанычлы, татар совет әдәбиятына караган фактлар һәр томга урнаштырылган кереш мәкаләләрдә дә чагыла.
Совет галимнәренең хезмәте аерым милли әдәбиятларның, шулай ук гомуми совет әдәбиятының язмышы турында уйлану өчен бай материал бирә. Ул күп милләтле әдәби процесс белән кызыксынучыларга, совет әдәбияты узган бай үсеш юлын белергә теләүчеләргә әле күп еллар буена файдалы кулланма булыр, дип ышанасы килә.