КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ИЮЛЬ. 1974 ЕЛ
Мәскәү төзүчеләре автомобиль шәһәренең торак фондын арттыруга үзләреннән шактый өлеш керттеләр: беренче ярты еллыкта Главмосстрой 61 мең квадрат метрдан артык торак фондын файдалануга тапшырды. Бу ярты еллык планда каралганнан җиде мең квадрат метрга артыграк. Әлеге яшь коллективның оештырылуына август аенда биш ел тула. Ул үзенең биографиясен Тольяттида башлап җибәрде. Мәскәүлеләр анда 320 мең квадрат метр торак мәйданы төзеделәр. Ә биредә, Чаллы шәһәрендә, алар төзегән торак мәйданы 330 мең квадрат метрдан артып китте.
•Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Хәзер КамАЗның төзелеш мәйданнарында ниләр эшләнүе турымда «Советская Литва» газетасы укучыларына Чаллы шәһәренең партия комитеты секретаре Ирина Сергеевна Донская сөйли:
— Бүген төзелешнең ничек барышын күрсәтү өчен ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге бөтенсоюз комсомол отрядын ничек каршылавыбыз турында сөйләү дән башларга телим. Бу отрядта барлык союздаш республикалардан егетләр һәм кызлар, шулар белән бергә сезнең якташлар да бар. Шул ук кичне алар бездә электр утларына күмелгән шәһәрне һәм төзелешне күреп шаккаттылар.
КамАЗ турында кыскача гына сөйләгәч, без яшьләрне төзелеш мәйданнарына алып киттек. Автомобиль комплексының 6 заводы бүген 13 гигант корпус булып күтәрелде. Комсомоллар тиздән төп конвейер монтажланачак корпусның ничек панельгә төренүен күрделәр.
Ләкин КамАЗ производство корпусларыннан гына тормый. Анда бүген иң зур промышленность үзәгенең социаль үсеш планы уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Бирегә килүчеләргә иске Чаллыны күптән узып киткән, көннән-көн үсә барган яңа шәһәрне күрсәтеп йөрттек. Хәзер шәһәрдә 170 меңнән артык кеше яши. һәр көнне бездә 25—30 нәни «камазчы» өстәлә. Бирегә килүчеләр Зәй ГРЭСы һәм Түбән Кама төзелешләрендә булдылар. Отряд комсомолларына индустриаль нигездә төзелә торган куәтле КамАЗ авыл хуҗалыгы зонасы турын да сойләдек. Бездә теплицалар гына да 30 гектар булачак. Кошчылык фабрика сы 340 мең баш тавык асрауга исәпләнгән.
— Сүземнең ахырында шуны әйтергә телим. — диде И. С. Донская. — комсомол отряды хәзер үк инде әйбәт кенә эшләп килә. Ул хәзер күп санлы бөтен коллективыбызны биләп алган уртак хисләр, фикерләр, омтылышлар белән эш ли — бишьеллыкның иң мөһим елының икенче ярты еллыгына алган өстәмә планнарны һәм социалистик йөкләмәләрне үтәү буенча удар ике айлыкны уңышлы тәмамлау өчен көрәшә.
«Советская Литва», Вильнюс.
Чаллыга Ярославль «Автодизель» берләшмәсенең традицион автомобиль узышында катнашучылар килде. Бу узыш комсомолга В. И. Ленин исеме бирелү гә 50 ел тулуга багышланган иде. КамАЗның ВЛКСМ комитеты оештырган митингта Ярославль автомобиль төзүчеләр вәкилләре Чаллыдагы хезмәттәшләренә Кама автогигантын коруда уңышлар теләделәр.
Чаллыда шәһәр киночелтәре дирекциясе булдырылды. Биредә хәзер 69 тав артык дәүләт киноустановкасы эшли. Кинопрокатның яңа бүлекчәсе ачылды, кыска гына вакыт эчендә заманча технологик җиһазлары булган типовой фильм базасы төзелде.
Барлык картиналар да шәһәргә турыдан-туры кинофильмнар күчермәсен алу фабрикаларыннан килә. Бу исә яңа фильмнарны Татарстан башкаласы Казан кинотеатрлары белән бер үк вакытта экраннарга чыгарырга мөмкинлек бирә. Мәктәпләрнең актлар залы базасында камазчыларның иң яшь буыны өчен б кинотеатр ачылды.
Табигый. Камадагы бөтенсоюз комсомол удар төзелешендә кино хезмәте күрсәтүне камилләштерү өчен байтак эшлисе бар. Мәсәлән, менә икенче ел инде төзүчеләр киң форматлы кинотеатрны төзеп бетерә алмыйлар. Безне шулай ук фильмнарның тар пленкалы вариантларын эшләүнең тоткарлануы һәм башка мәсьәләләр борчый. РСФСР Госкиносы Татарстанның партия һәм совет органнары белән бергә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен чаралар күрә.
РСФСР Госкино председателенең беренче урынбасары М. Соловьевның «Советская культура» газетасы корреспондентына биргән җавабыннан, Мәскәү.
Июль башында дәүләт комиссиясе Синельниково рессор заводының беренче чиратын файдалануга тапшыру турындагы актка кул куйды. Яңа предприятие — КамАЗның үзенчәлекле бер цехы. Проект куәтен үзләштергәч,— елына биш йөз мең тонна рессор эшләп чыгара башлагач, — бу предприятие авыр йөк күтәрә торган автомобильләр заводларын, шулай ук трактор промышленностен үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итеп торачак.
— Безнең завод хәзерге заман техникасы белән җиһазлаидырылган.— ди партком секретаре Г. Иванющенко,— биредә барлык процесслар — рессорларны чыныктырудан башлап вагоннарга төяүгә кадәрге булган эшләр автоматлашты- рылган һәм машинага көйләнгән.
Беренче корпус төзелгәндә үк рессорлар җитештерелә башлады. Хәзер алар Сыйфат билгесе алдылар инде.
ТАСС, Днепропетровск.
Чаллыда ике көн буена яшь төзүчеләрнең өченче республика слеты барды. Ул комсомолга В. И. Ленин исеме бирелүгә 60 ел тулуга багышланган иде.
Слетта шәһәр төзү идарәсенең ташчылар бригадиры В. Мөүликов, студентлар отряды вәкиле М. Кандыбина, «Казаньхимстрой»ның балта осталары бригадиры Р. Юнысов һәм башкалар чыгыш ясады.
Слет эшендә партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Р. Беляев, ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре В. В. Григорьев. ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре И. Рахманкулов катнашты.
Кызлар һәм егетләр бөтенсоюз удар төзелеше кунакларын — СССРның летчик космонавты. Советлар Союзы Герое П. И. Климукны, комсомол ветераннарын, данлыклы совет спортчыларын кайнар котладылар.
•Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
«Снбэлектротяжмаш» заводы 2500 киловатт куәтле ток үзгәрткечләрнен беренче партиясен җитештерә башлады. Әлегә кадәр илебез электр машиналары төзелешендә мондый куәтле агрегатлар эшләнгәне юк иде. Быел һәм киләсе елда бу завод коллективы Кама автомобиль заводы өчен 15 ток үзгәрткеч җитештерәчәк. Бу исә КамАЗ төзелешендә бик зур средстволарны янга калдырырга һәм тимерчелек әзерләмәләрен чыныктыру процессын прогрессив технологиягә күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Ток үзгәрткечләрне эшләп чыгаруны Новосибирск эшчеләре күптән үзләштергәннәр иде. Ләкин элекке конструкциядә агрегатларның куәте бары тик 1500 киловатт кына иде. Хәзер КамАЗ ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 25 урынына 15 агрегат та җитәчәк.
ТАСС, Новосибирск.
Дәүләт комиссиясе КамАЗның 120 мең квадрат метрдан артык мәйданы булган ремонт-инструмент заводының беренче чиратын «яхшы» билгесе белән кабул итте. Ярдәмче цехлар һәм ремонт-тимерчелек цехы корпусында 2500 дән артык станок эшли башлады.
• Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».