ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ШАГЫЙРЬ ҺАМАН САФТА
В В. Куйбышев исемендәге Казан химия
заводында магнит тасмалары житеш- терү
цехының нигез кою бүлеге коллективы
шагыйрь Муса Җәлил өчен көнлек норманы
үтәп барырга карар кылды. Шагыйрь өлешенә
тигән акчаны алар Бөек Ватан сугышында
һәлак булган химзавод эшчеләре истәлегенә
куелачак һәйкәл фондына бирәчәкләр.
СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МУЗЕЕНДА
Татарстан сынлы сәнгать музеенда фа-
шизмны жнңүгә утыз ел тулуга багышлап
республика художество күргәзмәсе үткәрелде.
Анда сиксән өч рәссамның ике йөзләп әсәре
куелган иде. Фронтовик рәссамнардай Л
Фәттахов, В. Куделькин, С Лы- вин, В.
Маликов, А Родионов әсәрләре тамашачыларда
аеруча нык тәэсир калдырды
ЯҢА ПРОГРАММА
Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле Бөек
Җиңүгә багышланган яңа программа әзерләде.
Ул — «Идел буе тугаенда» дип исемләнгән
музыкаль хореографнк композиция. Аның
музыкасын өлкән композиторыбыз 3
Хәбнбуллин ижат иткән Постановка авторы —
Башкортстан АССРның халык, РСФСРныц
атказанган артисты Ф Гаскә- ров.
КАНАШ — ПОЗНАНЬ
Чувашстан хезмәт ияләре 1943 елда үз
хисапларына «За родину» бронепоездын төзеп,
аны фронтка бүләк иткәннәр иде. Шул
бронепоезд экипажы составында рус, белорус,
чуваш, башкорт уллары белән бергә
татарлардан язучы Хәй Вахит дошманга каршы
сугышты Бу интернациональ экипаж 1 нче
Белоруссия фронты составында Белоруссия
һәм Польша жирләрен фашистлардан азат
итүдә катнашты һәм сугышчан юлын Познань
шәһәрендә тәмамлады.
«Советская Чувашия» газетасының быелгы
30 март санында «За родину» бронепоезды
үткән сугышчан юл турында очерк басылды.
Анда сугыш елларында артиллерия
разведчигы, ә хәзер күренекле драматург Хәй
Вахит хакында да жылы сүзләр әйтелгән.
БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАП
23—25 апрель көннәрендә Мәскәүдә СССР
Язучылар союзы идарәсенең балалар әдәбияты
советы «Яшьләр — балалар әдәбиятында Ватан
сугышы геройлары» дигән темага пленум
үткәрде. Пленумда катнашучылар яшьләр
күңелендә патриотизм хисләре тәрбияләү
хакында сүз алып бардылар, фронтовик
язучылар һәм башкала мәктәпләре укучылары
белән очраштылар. Пленумда безнең язучылар
оешмасыннан СССР балалар әдәбияты советы
члены Ләбибә Ихсанова катнашты.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Март аенда Язучылар союзы каршындагы
тәнкыйть һәм поэзия секцияләре үзара
берләшеп хәзерге татар поэмасы турында
житди сөйләшү үткәрделәр. Филология фән-
нәре кандидаты 3 Рәмиевнен әлеге мәсьәләгә
багышланган докладыннан сон фикер
алышуларда шагыйрьләрдән Хәсән Туфан.
Снбгат Хәким, Нури Арсланов, Иллар Юзеев,
Әхсән Баянов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим,
идарә председателе прозаик Гариф Ахунов һәм
әдәбият белгече Тәлгат Галиуллин катнашты
Алар хәзерге татар поэмасы хакында күп кенә
кызыклы фикерләр әйттеләр.
*
* *
Проза секциясенең чираттагы утыры-
шында әднпләребезнең проза әсәрләрендәге
стилистик чаралар хакында сүз барды Фи-
лология фәннәре кандидаты Ф Сафиулли-
наның әнә шул мәсьәләгә багышланган док-
ладын секция членнары зур игътибар белән
тыңладылар һәм соңыннан үз фикерләре белән
дә уртаклаштылар.
* *
Балалар әдәбияты секциясенең чираттагы
утырышы Казан дәүләт курчак театрын да
үткәрелде Балалар язучылары һәм театр
коллективы белән берлектә үткәрелгән бу
утырышта балалар драматургиясе һәм курчак
театрының спецификасы турында сүз барды.
Артистлар репертуарга кергән аерым
әсәрләрдән өзекләр уйнап күрсәттеләр.
Язучыларны сәхнә алымнары, аерым
цехлардагы эшләр белән таныштырдылар
■Фикер алышуларда балалар әдәбияты
секциясе җитәкчесе Ләбибә Ихсанова, Курчак
театры директоры Әзһәр Хөсәенов, Курчак
театры баш режиссеры, язучы Роберт
Батуллин, Татарстаннын атказанган артисты
Фоат Таһиров, язучылардан Гөлшат
Зәйнашова, Нәби Дәүли, Госман Бакиров һ. б
катнашты.
Тәрҗемәчеләр секциясе үзенең чираттагы
утырышында Марк Зарецкий тәрҗемәләрен
тикшерде Утырышта чыгыш ясаган
тәрҗемәчеләрдән Т Нурмөхәммәтов, М Ра-
фиков, Р Такташ. Р Бадюгина һәм 3. Халитова
М Зарецкийнын татар әсәрләрен рус
укучысына җиткерүдәге уңышлы һәм
кимчелекле якларына тукталдылар һәм тәр-
җемәчегә файдалы киңәшләр бирделәр.
Рус язучылары секциясенең соңгы уты-
рышы КамАЗда эшләп иҗат итүче яшь рус
язучылары әсәрләреннән төзелгән коллектив
җыентыкны тикшерүгә багышланды. Шул
җыентыктагы әсәрләр буенча фикер алышуда Г
Паушкин, Т Журавлев, М Зарипов иптәшләр
катнашты Китап итеп бастырып чыгару өчен,
җыентык Татарстан китап нәшриятына
тәкъдим ителде.
СПЕКТАКЛЬЛӘР УҢЫШЛЫ ҮТТЕ
Апрель аенда Муса Җәлил исемендәге
опера һәм балет театрында Башкорт дәүләт
опера һәм балет театры артистлары Хәй Вахит
пьесасы буенча эшләнгән (музыкасын С.
Садыйкова белән Р Гобәйдул- лин язганнар)
«Кияүләр» спектаклен сәхнәгә куйдылар.
Тугандаш башкорт артистлары уйнаган ул
спектакльне Казан тамашачылары яратып
карады Җамали ролен башкарган РСФСРның
халык артисты, Салават Юлаев премиясе
лауреаты Мәгафур Хисматуллин, Мәйсәрә
ролен башкарган РСФСРның атказанган
артисткасы Саҗидә Галимова, Банат ролен
башкарган БАССР- ның атказанган артисткасы
Нажия Аллая- рова уеннары казанлыларда
аеруча җылы тәэсир калдырды. Спектакльдә
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Тукай премиясе лауреаты Хәсби Фазлуллин
дирижерлык итте.
Шул ук көннәрдә шушы ук спектакльне
Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә
татар артистлары башкорт тамашачыларына
уйнап күрсәттеләр һәм уфалыларда шулай ук
әйбәт тәэсир калдырдылар.
МУЗЫКАЛЬ ФОЛЬКЛОР ТУРЫНДА
СӨЙЛӘШҮ
РСФСР композиторлар союзы һәм аның
фольклор комиссиясе, Чувашстан АССР
композиторлар союзы һәм Чувашстан Ми-
нистрлар Советы каршындагы фәнни-тик-
шеренү институты бергәләп «Идел буе ха-
лыкларының традицион һәм хәзерге заман
музыкаль фольклоры һәм аның тарихи үзара
бәйләнешләре» дигән темага фәнни
конференция үткәрделәр. Март аеның ахы-
рында Чабаксарда үткәрелгән ул конфе-
ренциягә Татарстан музыка белгечләре дә
чакырылган иде Сәнгать фәннәре канди-
датлары М Ннгъмәтжанов «Урал буе һәм Идел
буе халыклары музыкасының тарихи
бәйләнешләре», А Абдуллин «Татарларның
музыка сәнгате», фәнни хезмәткәрләр О
Егорова «Мари халык җырларының стиль
үзенчәлекләре», И Кадыйров «Себер
татарларының йола җырлары» дигән темаларга
докладлар ясадылар
Конференциягә РСФСР композиторлар
союзының фольклор комиссиясе председателе
А, Медведев җитәкчелек итте.
ҖЫЛЫ ХИСЛӘР БЕЛӘН
Шушы елның апрель аенда Казан кон-
серваториясенең актлар залында үткәрелгән
концертта ТАССР симфоник оркестрына
Төркиянең Әнкара шәһәре Президент сим-
фоник оркестры дирижеры Гюрер Айкал
дирижерлык итте. «Мин,—диде ул концерттан
соң «Социалистик Татарстан» газетасы
корреспонденты белән әңгәмәсендә,— Совет-
лар Союзына беренче тапкыр килдем һәм
Татарстанда беренче тапкыр чыгыш ясадым.
Мондый мөмкинлек тудырылуга чиксез шат-
мын. Сезнең халыкның мәхәббәтен казану һәм
шәһәрегезнең матурлыгына соклану хисе белән
китү минем өчен бик зур бәхет
Оркестрыгызның музыкантлары яшь һәм
энергияле. Мин моңа Шостакович, Прокофьев
һәм күренекле төрек композиторы Ильхан
Усманбашның катлаулы әсәрләрен әзерләгәндә
ышандым Оркестр белән бик теләп эшләдем.
Мине Татарстан дәүләт симфоник оркестры
белән бәйләгән дуслык җепләре киләчәктә
тагын да ныгыр дип ышанам.
Музыкантларыгызны яраттым, алар да мине
яраткандыр дип уйлыйм Бу ярату хисе минем
илемдә—Төркиядә дә дәвам иттерелер. Әнә
шундый өмет белән үзебезнең күмәк концерт
һәм Татарстанның иң яхшы музыкантлары
әсәрләре язмаларын алып китәм. Халкымны
татар халкының гүзәл музыка сәнгате белән
таныштырырга уйлыйм.
ТЕМАТИК КИЧӘЛӘРГӘ КОНКУРС
Профсоюзларның Татарстан өлкә советы
«Тугызынчы бишьеллыкны төгәлләү елына —
удар хезмэт» дигән девиз белән үткәрелә торган
тематик кичәләргә конкурс- смотр игълан итте.
Шушы елның декабрь аена кадәр дәвам итәчәк
ул конкурска производство алдынгыларын,
социалистик ярышны әйдәп баручы хезмәт
ударникларын һәм эшче династияләрен
хөрмәтләүгә багышлап, культура
сарайларында, предприятие, оешма, колхоз һәм
совхозларда \ткәрелгән кичәләр тәкъдим
ителергә тиеш Конкурска тәкъдим ителә торган
кичәләрдә
коллективларның тормышын, иң яхшы ра-
ционализатор һәм унлап табучыларны, ос-
тазларны яктыртучы күргәзмә-агитацион
материал ни дәрәҗәдә уңышлы файдалануга
аеруча зур игътибар ителәчәк.
Конкурста җиңеш чыгучыларга 1000,750,
500 сум күләмендә акчалата премияләр би-
реләчәк. Ә жинеп чыккан коллективларның
оештыручыларына профсоюзларның Татарстан
өлкә советы Почет грамоталары тапшырылачак
ҖӘЛИЛ КИЧӘЛӘРЕ
Мәскәүдәге «Газстроймаш» заводының
«Маяк» культура сараенда узган кичә па-
триот-шагыйрь Муса Җәлилнең якты истә-
легенә багышланган иде.
Кичәне М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре»
циклыннан байтак тәрҗемә иткән күренекле
рус шагыйре Илья Френкель ачты. Үзенең
чыгышында ул Муса Җәлилнең патриотик
поэзиясенең тәрбияви әһәмиятенә басым
ясады.
Кичәдә катнашучылар күренекле хәрби
начальник, мәшһүр М. Фрунзеның якын кө-
рәштәше. отставкадагы генерал-лейтенант Я
Чанышевның чыгышын зур кызыксыну белән
тыңладылар. Ул совет халкының узган сугышта
күрсәткән батырлыгы хакында сөйләде.
Татарстан язучылар союзы правлениесе
исеменнән шагыйрь Роберт Әхмәтжанов
«Маяк» культура сараена истәлек бүләкләре—
М. Җәлилнең юбилей альбомын һәм «Моабит
дәфтәре»нен яңа басмасын бүләк итте һәм
шагыйрьгә багышланган яңа шигырьләрен
укыды
Кичәдә бенгаль халкының милли герое,
Бангладеш шагыйре Бадрул Хасан Баблу да
катнашты. Халкым өчен кыен елларда, диде ул,
Муса Җәлил образы бенгаль шагыйрьләре өчен
какшамас рух чыганагы, патриотизм үрнәге
булды.
Аннары мәскәүле яшь шагыйрь Әхмәт
Саттар М. Җәлилнең башкаладагы чоры нжаты
һәм иҗтимагый эшчәнлеге хакында сөйләде.
Соңыннан Муса Җәлил исемендәге әдәби
берләшмәнең яшь көчләреннән Спартак
Әхмәтов. Равил Азизов. Александр Шведов
Һәм Вера Свилих шагыйрьгә багышланган
шигырьләрен укыдылар
Әдәби-музыкаль кичәдә үзешчән компо-
зитор Сәйяр Хәбнбуллин катнашындагы
үзешчән коллектив та чыгыш ясады.
Бөек Җиңүгә 30 ел тулу уңаеннан Чи- ләбе
станок төзү заводының 4 нче тулай торагында
Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса
Җәлилгә багышланган кичә булды. Анда Муса
Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби
берләшмәсе члены Салисә Гәрәева шагыйрьнең
тормыш һәм ижат юлы турында сөйләде
Соңыннан кичәдә катнашучыларга Муса
Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге ши-
гырьләре укылды.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Бөек Җиңүнең утыз еллыгы көннәрендә
Казан дәүләт педагогия институтында әдә- бн-
музыкаль кичә үткәрелде. Анда язучылардан Г.
Минский. М. Садрн катнашты. Алар
студентларга Ватан сугышы елларында
халкыбызның фидакарь хезмәте һәм ба-
тырлыгы турында сөйләделәр, үзләренең яңа
әсәрләрен укыдылар.
*
« *
Март аенда Бөтенсоюз балалар китабы
атналыгы үткәрелде. Шул атналык барышында
язучы Шамил Рәкыйпов Казанның 38 нче, 35
нче, 3 нче мәктәпләрендә, 51 нче техник
училищеда, шагыйрь Шәүкәт Галиев 51 нче
һәм 7 нче мәктәпләрдә, балалар язучысы
Ләбибә Ихсанова Киров районы Культура
сараенда укучы балалар белән очрашып, аларга
бүгенге әдәбиятыбыздагы яңалыклар турында
сөйләделәр һәм үзләренең әсәрләрен
укыдылар.
ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ МУЗЕЕНДА
Язучы Шамил Рәкыйпов беренче трамвай
паркы комсомоллары, трамвай-троллейбус
идарәсе хезмәткәрләре каршында һәм
Татарстан дәүләт музеенда Советлар Союзы
Герое Иван Кабушкин турында чыгышлар
ясады. «Кайда син. Җан» повестеның язылуы
турында сөйләде. Музейда үткәрелгән
очрашуга Белоруссия партизан хәрәкәтләренә
актив катнашкан. Иван Кабушкин белән
элемтәдә булган А. К. Якулис һәм кызыл
эзтабарлар җитәкчесе А. Д. Недвед- цкая
иптәшләр дә катнашты.
КОМПОЗИТОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
Казанның химиклар культура сараенда
композитор Б. Мулюковиың ижат кичәсе
булды. Шәһәребез химиклары, интеллигенция
вәкилләре композиторның соңгы елларда иҗат
ителгән әсәрләрен тыңладылар ТАССРның
атказанган артисткасы Н Теркулова. яшь
җырчы М. Галиев чыгышлары тамашачылар
тарафыннан җылы каршыланды.
Татарстан дәүләт музееның әдәбият бү-
легендә сугыш елларында иҗат ителгән
җырлар кичәсе үткәрелде Ул әдәби-музыкаль
кичәдә Татарстанның халык артистлары Г.
Канбицкая, М Миңлебаева, Татарстанның
атказанган артистлары С. Садый- кова, Ә
Яһүдин. артистлардан Р. Ибраһи- мова, М.
Әбкәннева һәм Татарстанның халык артисты
композитор 3 Хәбнбуллин катнашты. Кичәгә
килгән кешеләргә алар сугыш елларында ижат
ителгән һәм халык арасында популяр булган
җырларны җырлап һәм уйнап күрсәттеләр, шул
елларда фронтта, хәрби частьларда һәм
госпитальләрдә сугышчылар алдында чыгыш
ясаган вакытларында күңелләренә тирән сенеп
калган истәлекләрен сөйләделәр
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Татарстан язучылар союзынын Әлмәт
<5үлеге нефть районнарында яшәп иҗат итүче
яшь авторлар белән данми элемтәдә тора. Алар
өчен әледән-әле индивидуаль
•консультацияләр, семинарлар үткәрә, әсәр-
ләрен урыннарга барып тикшерүне оештыра.
Яшь шагыйрь Рәшит Бәшәров Леннно-
горск районының Куакбаш авылында укытучы
булып эшли Аның «Каенлы юл» исемле
повесть һәм хикәяләр жыентыгын тикшерү
өчен Әл.мәттән драматург Юныс Эминов, яшь
шагыйрь Газиз Кашапов, Лениногорскидан
язучы Шамил Бикчурин 1им яшь язучылар
Альберт Хәсәнов, Әсрар Галиев, Җәмит
Рәхимов Куакбаш авылына бардылар Әсәрне
яхшырту юнәлешендә авторга файдалы
киңәшләр бирелде. Кичен авыл клубында
булган әдәби-музыкаль кичәдә язучылар
бүгенге хезмәт кешеләре һәм Бөек Ватан
сугышы темасына язылган әсәрләрен укыдылар
*
* *
Азнакай поселогында яшәүче яшь шагыйрь
Нур Әхмидиевнең «Аһәң» исемле шигырьләре
жыентыгы буенча фикер алышу булды
Язучылардан Г Афзал, К Булатова, Ә Маликов,
Э Мөэминова, С. Сө- ләйманова һ. б.
жыентыкка нигездә уңай бәя бирделәр, нефть
ягы тормышын чагылдырган яна шигырьләр
белән тулыландырырга кирәклеген әйттеләр
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР,
ПОЧЕТ ГРАМОТАЛАРЫ
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре
өчен һәм илле яше тулу уңае белән язучы М ә ж
и т М ә г ъ с у м улы Рафиков КПССның
Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР
Министрлар Советының Почет грамотасы
белән бүләкләнде.
КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм
ТАССР Министрлар Советының Почет
грамотасы белән, совет театр сәнгате
өлкәсендәге хезмәтләре өчен. Бөгелмә дәүләт
рус театры актрисасы Наталья Геннадьевна Ч и
ж и к һәм шул театрның өлкән костюмеры
Фәридә Әбүбәкер кызы Т о и к и х та
бүләкләнделәр.
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре
өчен ТАССР Верховный Советы исемендәге
Казан музыка училищесы директоры Гумеров
Марс Һилал улына РСФСРның атказанган
культура хезмәткәре дигән мактаулы исем
бирелде.
* *
Сыйлы сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре
өчен СССР художниклар союзы членнары
скульптор Васил Малик улы ДА а ликов к а һәм
рәссам Владимир Александрович Поповка
Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- л е с е
дигән мактаулы исемнәр бирелде.