Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЙБУЛАТ


Борынгы бабаларыбыз яшәгән Идел буендагы Болгар дәүләтен рус елъязмачылары Великий Булгар дип атап йөрткәннәр.
Болгар дәүләте славян халыклары белән сәүдә элемтәсе алып барган. Елъязмаларның хәбәр итүенә караганда. Болгар осталары — ташюнарлар, рус җирләренә барып, төрле биналар төзүдә катнашканнар. Мәсәлән, 18 нче йөз мәшһүр рус тарихчысы В Н. Татищев Юрьев каласындагы зур храмны Болгар осталары салып биргән дип язып калдыра
Бу хәл болгарларның рус халкы белән якын мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.
Болгар дәүләте көнчыгыш илләре белән дә бәйләнеш тоткан Болгарга Хәрәзем, Самарканд, Багдад шәһәрләреннән сәүдәгәрләр килеп торган Болгар егетләре үзләре шул шәһәрләрнең мәдрәсәләренә барып укыганнар.
Болгарларның руслар белән булган дуслык мөнәсәбәте турындагы бер тарихи фактка нигезләнеп, мин еАйсолтан» дигән повесть язам. Аны мин Казанның 800 еллыгына багышларга ниятлим
Әсәрнең баш герое Айбулат Идел-Ука елгалары буйлап Владимир шәһәренә сәфәргә китәр алдыннан, узе укып чыккан мәдрәсәнең баш остазы Мирзагали алдына фатиха алырга дип килә.
Повестьның шигырь белән язылган өлешеннән кайбер өзекләр тәкъдим итәм.
АВТОР.
Айбулатның хушлашуы
Күңелеңдә күп сазың. Булсын тагын күп язың, Сабуллашып китмәгә Килдем сиңа, остазым.
Күңелемне ак кылып, Зиһенемне пакь кылып, Гыйлем биргән остазым.
Билемдәге кылычымны Ак сөт белән юарга, Буямаска канга аны Яу килмәсә Болгарга, Син өйрәттең, остазым.
Өйрэтмәсәң син әгәр Гыйльме хисап, һәндәсә1, Зур сарайлар салырга Бөләрме идек бер нәрсә?!
Өйрэтмәсәң син әгәр Йолдыз гыйлемен безләргә, Китәрме иде көймәләр Диңгезләрдә йөзәргә?!
Билдә алмаз кылычым бар, Ханиямнән йомышым бар, Валдимердә1 2 сәфәрдә Хуш теләгең булсын яр. Без барасы юлларга Балкыш биргел, остазым, Изгелекле фатыйха, Алкыш, биргел, остазым!
Остазның җавабы
Сәфәреңдә, Айбулат, Илдән ерак булып та, Болгар углан икәнең һичбер вакыт онытма!
Сәфәреңдә, угланым, Дошман чыкса юлыңа, Арка биреп явызга, Куркакларча йолынма.
Сәфәреңдә, Айбулат, Ят дин әһелен күргәндә, Аның белән хуш килеп, Якын сүзгә кергәндә, Чит диннән дип ачма фал, Кешелеген санга ал, һөнәрләрен — үрнәк кыл, Йолаларын — хөрмәт кыл!
Хуш, угланым, хуш, Алкышлыймын сәфәреңне.
Айбулат Болгар иле белен хушлаша. Идел буйлап көймәләр кәрваны бара. Көн кичкә авышкан. Айбулат табигать тынлыгы белән серләшеп бара.
Катлам-катлам кабарып, Зәңгәр күккә таралып, Калкып килә болытлар; Көн күркенә уралып, Алтын-көмеш нур алып Балкып килә болытлар.
1 Һәндәсә — геометрия.
2 Валдимер — Владимир.
Күчмә-күчмә болытлар, Кая болай тизлисез?
Күк тәңренең куенында Нинди юллар эзлисез? Ераккамы юлыгыз? Исән-аман булыгыз!
Баеп килгән ут калкан, Иңдең таулар артына, Син, кичке җил, сарылып Күк тәңре канатына, Сулыш бөркеп бер уздың, Йолдызларны кабыздың.
Әй, кичке җил, кичке җил. Ис син безнең уңайга, Зәңгәр борма тугайга, Ишкәкчеләр кинәнеп, Хәл җыярга туктасын, Татлы-татлы йокласын.
Юкса, алар кичен дә, Тизрәк җитү өченгә, Бертуктамый ишәләр, Дулкыннарны кичәләр.
Идел естендә ишкәкче колларның моңлы җыр тавышлары тарала.
Ишкәкче коллар җыры
Ишкәгең күтәр, Аркага үткәр, Каерып ал тагын Дулкын катламын. Көймәбез аксын, Алга юл тапсын, Тиз барып җитеп Әйләнеп кайтсын.
Чылбырлы куллар Суела ишкәктә, Исмең кол булгач, Булмый нишләп тә, Дулкыннар белән Көрәшү һаман... һай, безнең язмыш- Каһәрле, яман!
Айбулат тагын тирән уйга талып, уйлары аша Болгар иле белән серләшүен дәвам итә:
Хуш, Болгарым — илем син, Күз нурымдай җирем син;
Чылтырап аккан чишмәңнән Сирпеп сулар алганмын, Таңнарыңа сокланып, Яшьтән хәйран калганмын.
Ил-йортларың төзләнгән, Сылу кыздай бизәнгән, Дошман күзен кыздырып, Яу ачтырган Болгарым.
Алып-алып улларың Ук-җәяле кулларын Әйләндереп дошманга Шау качырган Болгарым.
Зәңгәр нурлар уйнаган Өйләрең дә күп синең, Җырлап күңелем туймаган Көйләрең дә күп синең. Урман-тавың күп синең, Дошман-явың күп синең.
Борма-борма юлларың, Тирән-тирән күлләрең, Җем-җем иткән йолдызлы Зәңгәр-зәңгәр төннәрең.
Яшьләрең дә күп синең, Картларың да күп синең, Күкрәгеңне яу изгән Тапларың да күп синең.
Үксез калып иңери Сабый-сабый улларың, Йортсыз калып ким йөри Исәбе юк толларың.
Болгар дигән илем син, Күз нурымдай җирем син.
Сиңа яулар кергәндә, Кылычым булды эргәмдә; Йөрәкләрем калтырап, Нишләргә дип аптырап, Тау артында калмадым.
Яуга каршы яу булдым, Дошман үтмәс тау булдым. Тугай күрке тал булыр, Тулпар күрке ял булыр, Ир-егетнең тау күрке Яуда тапкан дан булыр. Хуш, бәхил бул, Болгарым, Ерак барыр юлларым...