ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТАЛАНТ
Гали Халит әдәбиятка килгәндә әдәби тән* кыйть өлкәсендә беркадәр борылыш сизелә башласа да, социологик серем әле таралып бетмәгән иде. Заманы шундый иде: бер ук язучы турында капма-каршы фикерләр йөри, ләкин, күбесенчә, фикер көрәше идея-эстетик принципларны киңрәк һәм тирәнрәк ачу юнәлешендә түгел, бәлки бер-берсен инкарь итү. юкка чыгару төсендә бара. Бу нәрсә Гали Халитның да баштагы эшчәнлегендә сизелми калмады, билгеле. Шул ук вакытта ул әдәбиятның үз спецификасына аеруча игътибар итүчеләрнең берсе булды.
Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Иб- раһимов кебек классик язучыларыбыз турында нинди генә әдәби тәнкыйть мәкаләләре күрмәдек без ул заманда. Тукайны, мәсәлән, романтик, мистик дип әйтүчеләр дә, аны динче, милләтче яки вак буржуа җырчысы итеп күрергә тырышу
дән арындыру, аларны саф килеш халыкка күрсәтү эшенә Гали Халит актив кереште. Ул Тукайның халык шагыйре икәнлеген исбат итәргә, аның халыкчанлык принципларын ачыкларга кереште. Бу мөһим һәм бик кирәкле хезмәт иде. Шул юнәлештә аның «Тукай халык шагыйре» исемле беренче хезмәте аерым китап булып мәйданга чыклемалар яктылыгында аны күзәтеп килә.
Иҗатының башлангыч елларында ук Гали Халит, язучылар иҗат эшендә югары сәнгать критерийларын онытмаска тиешләр, дип язып чыкты. Бу бик әһәмиятле һәм кирәкле эш иде. чөнки юк-юк дисәң дә, кайбер язучылар үзләренә ташлама сорыйлар, «безнең агай-эне өчен ярый ул» принципы белән эшлиләр, әсәрне камилләштерү турында артык кайгыртмыйлар. Хәер, кызганычка каршы, хәзерге көндә дә әле таләпчәнлекне оныту очраклары шактый сизелә.
Яшь. энергияле, күпне иңләп алырга омтылган Гали Халит үз көченә ышанып һәм фикерләренең дөреслегенә дә шик калдырмаска тырышып бәхәсләшә белә. Мондый чакта ул, кешенең хәтере белән дә исәпләшеп тормастан, каты-каты сүзләр әйтүдән дә тукталып калмый.
Әдәби хәрәкәтнең теге я бу дәвердәге төгәлләнгән чорын алып, иҗат процессына киң гомумиләштерү ясый белү һәм югары идея-эстетик принциплар белән эш итү.
чылар да юк түгел иде.
Халыкның горурлыгы булып, аның намусы булып әверелгән, исемнәре хөрмәт белән әйтелә торган язучыларга ябыштырылган начар тамгалардан, ямьсез исемнәр
ты. Бу — 1938 ел иде.
Тукай поэзиясе бүгенге көндә дә Гали Халитның игътибарыннан читләтелгәне юк. Киресенчә, ул бу бөек шагыйрь иҗатына әледән-әле әйләнеп кайта һәм төрле проб
әлбәттә, җиңел түгел. Гали Халит иҗатының башлангыч вакытында ук шундый киң гомумиләштерүгә омтылды һәм 40 елга якын вакыт эчендә бик күп җитди, кыю гомумиләштерүләр ясалган хезмәтләр бирде.
Дерес. бу юлда аның эшләре җиңел генә бармады. Эзләнүләр, тикшеренүләр процессында теге я бу якка ауган чаклар да, тәнкыйть ителүләр дә булды. Аның «XX йоз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең кайбер мәсьәләләре» (1950) исемле өч ♦ бүлектән торган күләмле мәкаләсе аеруча каты тәнкыйтькә очрады. Чыннан да. мәка- ләдә каршылыклы тезислар да бар иде. Мәгърифәтчелек белән җәдитчелеккә кара- < та. «милли декадентлык, «ерткычлык психологиясе» кебек мәсьәләләрдә ачыклык. 5 гыйльми объективлык җитми иде. Ләкин Гали Халит бер урында туктап кала торган “ тәнкыйтьчеләрдән түгел. Ул үзен дулкынландырган проблеманы төрле яклап җентек- ~ ләп ейрәнә, кирәк икән, шул проблемага яңадан әйләнеп кайта: татар матбугатында g гына түгел, рус әдәби дөньясына да чыгып, үз авазын ишеттерә белә.
XX йөз башындагы әдәби хәрәкәткә дә ул яңадан әйләнеп кайтты һәм бер генә = тапкыр да түгел. Әдәби хәрәкәт һәм шуңа бәйле рәвештә революция һәм шәхес ~ проблемасы, реализм өчен көрәш мәсьәләләре, халыкчан поэзия, романтизм һәм аның төрле төстәге чагылышлары һәм тагын бик күп мәсьәләләр аңа тынгылык бирмиләр, ул эзләнә, тикшеренә, татар, рус һ. б. тугандаш халыкларның әдәбият белеме * дөньясындагы хезмәтләрне җентекләп укый... g
Г. Ибраһимов иҗатына бәя бирүдә дә ул соңыннан эзлекле гыйльми юлга басты, g Тынгысыз эзләнү аңа проблеманың яңадан-яңа күренешләрен ачарга булыша.
ул бу ноктадан торып та, теге югарылыктан торып та фикер йөртә белә. Тарихтагы ~ социаль тетрәнүләр, шул уңайдан халык һәм культура мирасы язмышы, яңа герой, ~ яңа эстетик нормалар перспективасы, әлбәттә, тикшеренүче галим өчен киң мәйдан. < Әнә шул мәйданда без Гали Халитны әле Тукай һәм аның замандашлары белән, әле “ Такташ һәм аның чордашлары белән күрәбез. Алардан элегрәк ул Мәҗит Гафури иҗатын төрле яклап тикшерде һәм җитди монография язды. [Хәтеремдә: монографиянең редакторы Гадел Кутуй китапны редакцияләү процессында һәм соңыннан да аның хезмәтенә гаять югары бәя биреп, сокланып сөйли иде!)
Бу монографиягә чирек гасыр вакыт үзганнан соң да галимнәр югары бәя биргәннәр икән, димәк, без әсәрнең гыйльми тирәнлеге турында авыз тутырыл сөйли алабыэ. Мин Гыйлемдар Рамазановның 1965 елда Уфада башкорт телендә басылып чыккан «Мәҗит Гафури иҗаты» исемле зур күләмле монографиясен истә тотам. Баш- кортстан галиме, фәннәр докторы Г. Рамазанов үзенең китабында Гали Халитның Гафурига багышланган монографиясенә әледән-әло күз сала һәм аңа югары бәя бирә.
Чыннан да. Г. Халитның «Мәҗит Гафури иҗаты» исемле монографиясе әдипнең иҗатын төрле яклап һәм тиешле гыйльми югарылыкта тикшергән беренче хезмәт иде әле. Бу темага керешүче галимнәр Халитны «күрмичә» уза алмаячаклар. Бу хезмәте аның филология фәннәре кандидаты дигән исем алу өчен язган диссертациянең нигезенә ятты (1948).
Көн тәртибендә татар әдәбияты тарихын язу мәсьәләсе тора иде. Бу эшне, билгеле, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр турында монографияләр язган Гали Халит җитәкләргә тиеш иде. Ләкин шул эш белән янәшә икенче бер мөһим хезмәт — озакка сузарга ярамый торган хезмәт — дәреслек өстендә утырырга кирок иде.
Гали Халит урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын тезүдә катнашты һәм X класслар өчен татар әдәбияты дәреслеген язучылар коллективының җитәкчесе — бригадиры булды. X. Госман. X. Хәйри, X. Хисмәтуллин. Г. Халит һәм шушы юлларның авторы составында X класслар ечен дәреслек тезелде Һәм ул Г. Халит редакциясендә басылды. Дәреслекнең 1948 елдан алып 60 нчы елларның ахырына чаклы ел саен диярлек басылып килүе үзе генә дә күп нәрсә сейли. Редактор буларак. Г. Халит таләпчән, коллективны кирәкле юнәлештә эшләтә белә, дәреслекнең гыйльми һәм әдәби сыйфаты өчен көчен кызганмый, шул ук вакытта стабильлекне саклаган хәлдә, заман сулышына ятышлы нюансларны кертергә дә онытмый. 1969 елда бу коллективка Н. Юзиев. А. Сайганов кебек яңа галимнәр килеп кушылды һәм дәреслекнең яңа программа белән тезелгән варианты шул ук Г. Ха-
пит редакциясендә басылды. Шушы коллективта эшләүчеләрнең бер әгъзасы буларак, мин Гали Халит белән уртак тел, иҗади омтылыш табуымны тирән канәгатьләнү белән искә алам.
Дәреслекләр естендә эшләү Гали Халит очен татар әдәбияты тарихын язуга зур этәреш булды. Бөек Ватан сугышына чаклы ул татар әдәбияты тарихын язар очен күп вакыт кирәкмәячәген әйткән иде. Үзе инде бәлки оныткандыр, ләкин күтәрелмәгән чирәмне җиңел генә күтәрү мөмяин түгеллеген ул тиз аңлады. Тел, әдәбият һәм тарих институты (соңыннан бу институтка Г. Ибраһимов исеме бирелде) оешкан кекнән алып, әдәбият тарихын язу мәсьәләсе көн тәртибеннән төшкәне юк. Гали Халит бу институтта 1943 елдан бирле хезмәт итә һәм нәтиҗәле иҗади эш алып бара. Аның җитәкчелегендә башта әдәбият тарихына бәйле очерклар мәйданга кил- де. Аннан соң институт коллективының күмәк көче белән (тугыз автор катнаша) «Татар әдәбияты тарихы» (1960) басылып чыкты. Культура тормышыбызда ул зур вакыйга булды. Галимнәр, язучылар җәмәгатьчелеге ул хезмәтне күтәреп алды, кимчелекләрен әйтү белән бергә, аның әдәби фән дөньясында бер этап булуы да күрсәтелде. Чыннан да, совет власте елларында ирешелгән рухи-эмоциональ байлыкны чагылдырып, татар совет язучыларының 40 еллык художество эшчәнлегенә, нигездә, дөрес бәя биргән хезмәт иде ул. Бу хезмәтне барлыкка китерүдә Гали Халитның әйдәүче — җитәкчелек роле зур булды. Ул үзенең эшчәнлеген дә. эрудициясен дә, әдәби процессның агымына тирәннән үтеп керә алуын да күрсәтте. Ләкин эш моның белән төгәлләнеп калмады. Тагын да эшкәртелеп, төзәтелеп, «История татарской со-ветской литературы» исемендә Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты грифы белән Мәскәүдә «Наука» нәшриятында басылып чыкты. Тәнкыйть бу хезмәткә югары бәя бирде. Шул җөмләдән, Гали Халитның фәнгә салган өлеше дә канәгатьләнү белән күрсәтелгән иде.
Гали Халит — уйлана белә торган тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме. Аның хезмәтләрендә анализ белән синтез гармоник берләшәләр. Г. Тукай һәм һ. Такташ иҗатларына карата язылган хезмәтләрен генә алып карарга мөмкин.
Тукай —Гали Халитның гомерлек темасы, бик уңышлы якланган докторлык диссертациясе дә бу теманы читләтеп узмаган. Хәзерге көндә дә ул «Тукайдан Җәлилгәчә» исемле зур хезмәт естендә эшли һәм, исеменнән үк күренгәнчә, Тукай монда да үзәк урында булыр дип уйларга мөмкин.
Тукай турында язылган барлык хезмәтләргә тукталмастан, бу очракта «Тукай үткән юл» (1962) исемле монографиянең кайбер якларына гына күз салмакчы булам. Бу хезмәт публицистик пафос белән язылган, Тукайга, аның поэзиясенә соклану, аңа тирән хөрмәт белән сугарылган һәм, димәк, авторның тирән хисе, ялкыны сизелеп тора. Халитның баштагы әсәрләрендә чагылган «академик» корылык та монда күренми. Гали Халит Тукайның бай мирасын яңача укып чыккан, ягъни бүгенге көн таләпләре югарылыгыннан торып, тирән, гыйльми анализ ясаган һәм Тукайны аңлавыбызның офыгын киңәйткән. Моның өчен ул Тукай мирасын өйрәнүчеләрнең барлык уңай мәкаләләрен һәм шул юлдагы барлык ялгыш, бозык яки демагогик чыгышларны күздән кичергән, аларны тарих калыбына салып караган. Аларга бүгенге көннең фәнни казанышларыннан чыгып үз бәясен биргән. Тукайның мәгърифәтчелек һәм шәкертләр хәрәкәте идеяләрен халыкның революцион хәрәкәтләренә бәйләп, халык интереслары өчен көрәшүдә файдалануы яктыртылган. Шагыйрьнең самодержавие ялчыларын камчылавы, ватанчылык һәм гражданлык идеяләрен чагылдыруы ышандырырлык итеп тикшерелгән. Тукай һәм аның реалистик әдәбиятны үстерүдәге роле, декадентларга каршы килешмәүчән көрәше күрсәтелгән. Болар барысы да конкрет тарихи шартларда, Тукайның үз чорында, шул чактагы политик-экономик тормышның иҗтимагый фикерләр көрәше фонында биреләләр.
Гали Халит полемист тәнкыйтьче — ул бик оста бәхәсләшә белә. Кайчак аның аргументларын кире кагарлык дәлилләр табуы да читен булып кала. Шулай бервакыт аның белән Әмирхан Еники хикәяләре турында бәхәсләшергә туры килде. Хәтерлим, январь башы иде, без Ирек мәйданында аркылыга-буйга йөри-йөри төн уртасы җиткәнче бәхәсләштек. Кышның салкыны сизелмәде, чөнки без үз фикерләребезнең хаклыгына инанып яна идек. Андый бәхәстән соң, билгеле, йокы кача, оппонентның фикерләре турында уйлана башлыйсың, яңадан Еники әсәрләре өстәлеңә куела— 118
Шулай берничә ел узды һәм мин «Казан утлары» журналында Гали Халитның Әмирхан Еники иҗаты турында шактый күләмле һәм гаять кызык мәкаләсен укыдым...
Гыйсъянчылык мәсьәләсендә Гали Халит үзен кайнар канлы полемист итеп танытты. Татар совет әдәбиятының 20 нче еллардагы характерлы бер күренешен ул гыйсъянчылык дип билгеләде. Хәзер инде бу проблеманың тел принцибы белән бәхәсләшүчеләр бик аз булса кирәк, ченки Гали Халит гыйсъянчылыкны әйдәгән мотивны «деньяга яңача караш һәм яңа мораль ечен керәш идеясевн дә күрә. Шул ук вакытта ул аны «традицион-романтик агым» (14 6.) дип атый. Ләкин баштагы чыгышларын-да Гали Халит ачык формулировка бирмәгән иде әле һәм гыйсъянчылык рамкаларын да гаять киң күләмдә алган иде. 1971 елда аның «Шагыйрь. Чор. Герой» исемле китабы басылып чыкты. Нигездә бу әсәр Һади Такташның иҗатын өйрәнү тәҗрибәсенә йомгак ясый һәм Халит, үз принципына турылыклы буларак, шагыйрь турында язылган хезмәтләргә тулы анализ ясый һәм үз ачышын күрсәтә килә. «Егерменче еллар дәвамында җитлеккән Такташ иҗаты аша әдәби метод Һәм әдәби герой проб-лемалары ничек ачыла баруын иң калку нокталары белән күрсәтүдән гыйбарәт» |4 6.), ди ул үзенең төп максаты турында һәм үз максатына ул ирешә дә. Г. Халит ның бу әсәре дә язучылар җәмәгатьчелегендә киң рәвештә тикшерелде. Н. Исәнбәт. X. Туфан, Н. Юзиев, Г. Минский, X. Хәйри, С. Хәким кебек танылган язучылар һәм әдәбият белгечләре китапның бик куп уңай якларын күрсәттеләр, шул ук вакытта бәхәсле моментларга да тукталдылар.
Әсәрне киң җәмәгатьчелек каршына чыгарып тикшерү фикерен автор үзе кузгата. ченки хаклык бәхәстә генә туарга мөмкин. Аның ечен каләмдәшләренең фикерләрен белү бик мөһим, чөнки ул ирешелгән ноктада туктап кала торган тәнкыйтьче түгел.
Әсәрдә әдәби методлар турында, яңа герой туу процессын яктыртуда кызыклы күзәтүләр бар. Жанрлар үсешендәге яңа тенденцияләр, шигырь техникасына карата күзәтүләр, Такташ чордашларының иҗатларына экскурсияләр укучыларның игътибарын җәлеп итә. Алар кызыклы һәм полемик пафос белән язылганнар. Билгеле. Гали Халит белән монда да бәхәсләшергә мөмкин, ләкин сүз ул турыда бармый.
Без Гали Халитның катлаулы иҗатына һәм куп санлы әсәрләренең һәркайсына тукталуны максат итеп куймадык. Бары тик бүгенге актив тәнкыйтьче һәм әдәбият белгеченең эшчәнлек биографиясенә беркадәр күз салырга тырыштык.
Проза, поэзия Гали Халитның стихиясе, ул анда үзен бик иркен тота. Театр, драматургия мәсьәләләренә ул бик сирәк килә (Г. Камал драмаларындагы характерлар турындагы хезмәтен искә алырга була), ләкин ул театрны да ярата. Г. Минский. Г. Халит һәм мин, өчәүләп, бер елны Мәскәүдө без бер-бер артлы С. Образцовның курчак театры спектакльләренә йөрдек. «Салам эшләпә», «Гадәттән тыш концерт» һ. б. постановкалардагы чын сәнгать үрнәкләрен, үткен сатира, кинаяләрне тирәннән аңлап, рәхәтләнеп көлеп утыручы Гали Халит иде. Гомумән, тормышта да ул җор сүзле, уен-көлкене кутәрә торган, шат табигатьле, киң күңелле бер кеше. Язучы һәм тәнкыйтьче проблемасы, белмим, хәл ителә торган нәрсәме, түгелме. Ләкин алар бер-берсен тынгысызлап торырга тиешләрдер. Бу зарури бер нәрсәдер Ләкин тормышта тәнкыйтьче өстенә хаксыз әйтелгән сүзләр күбрәк ява. Әнә шундый ва-кытларда. ачуы кабарган Гали Халитка бер шаян сүз әйтсәң җитә, аның юмор, ирония кыллары хәрәкәткә килә башлый һәм аның йөзе яңадан шатлык белән балкый.
Гали Халит — үзенчәлекле талант. «Тәнкыйтьче таланты бик сирәк була торган талант ул», — дип язган В Белинский. Аның карашынча. тәнкыйтьче талантында «тирән хис тә, сәнгатьне ялкынлы сөю дә, төрле яклап җентекләп өйрәнү дә. акылның объективлыгы да бар».
Боек тәнкыйтьченең бу билгеләмәсе Гали Халит талантына туры килә дип әйтер идем мин. Талант ул иҗади процесс, ул һәр вакыт эштә, хәрәкәттә генә үзен чагылдыра ала. Гали Халит инде 40 ел диярлек әдәби хәрәкәтебезнең алгы сафында торып эшли һәм аның барышына теге я бу күләмдә тәэсир итә. Аның тәнкыйть таланты яулап алынган теоретик белем нәтиҗәләре белән байый бара һәм иҗат практикасында үзенең яңа чагылышларын күрсәтеп килә.
Гали Халитка яңа иҗади уңышлар теләгәннән соң тагын бер теләк белдерәсе килә: безнең әдәбиятта әдәби тәнкыйть методы һәм методология проблемалары бөтенләй кул тимәгән килеш ята. Бу мәсьәләләр тирәсендә уйлансын иде ул һәм аның эрудициясе, таланты бу мәсьәләләрне хәл итә алыр, шулар турында язар дип ышанырга нигез бирә.