ЯЗУЧЫ ҺӘМ ФРОНТ ФРОНТ ХАТЛАРЫ
өек Җиңүгә утыз ел тулганда, утыз ел инде тыныч хезмәт шартларында яшәгән көннәрдә, илебез халыклары үзләренең батыр уллары һәм кызлары турында, совет халыкларының какшамас бердәмлеге, көче турында тагын да күбрәк белергә тели икән, бу бик табигый күреиеш. Чынлап та. Бөек Ватан сугышының тарихи фактлары, зурысы һәм кечесе — һәркайсысы халкыбызның бердәмлеген, рухи бөеклеген, социалистик илнең какшамас көчен, өстенлеген раслыйлар.
Бөек Ватан сугышы чорына караган һәр тарихи факт, һәр документ, һәр җанлы истәлек аеруча кадерле. Бу мирасны барлауда без җитәрлек эшлибез, дип әйтә алмыйбыз эле. Фронт истәлекләре, фронтта төшерелгән рәсемнәр, сугышчан листовкалар, фронтовик хатлары, фронт газеталары һ. б.— боларның барысы да җыелырга һәм фәнни өйрәнелергә, халыкка җиткерелергә тиешлеген без барыбыз да яхшы аңласак та, бу тармакта практик эшләребез азмы-күпме булса да. эзлекле планга салынып җитмәгән дип әйтергә туры килә. «Язучы һәм фронт» темасы аеруча әһәмиятле темаларның берсе. Бу тема буенча фронтовик язучылар бик күп фактик материал да бирә алалар. Өлешчә алар күренә дә башладылар инде, ләкнн бу өлкәдә тагын да мәйданны, проблематиканы киңәйтергә мөмкинлек бар. Мнн моны бигрәк тә язучы фронтовикларның хатларын, матбугатта чыккан әсәрләрен, фронт газеталарындагы сугышчан язмаларын күз алдымда тотып әйтәм. Төрле архивларда, аерым кешеләр кулында әллә никадәр кыйммәтле истәлекләр, документлар саклана булса кирәк. Менә бер фактны гына искә төшерик: сугыш елла-рында үзәк газеталар һәм Совинформбюро үтенечләре буенча татар язучылары һәм сәнгать эшчеләре әллә никадәр материаллар язып җибәрделәр. Безнең язучы лар фронт газеталарына даими язып тордылар. Мин. сугыш елларының бер дәверендә Татарстан язучылар союзының җаваплы секретаре сыйфатында андый эш ләрне оештыручы буларак, моны бик яхшы хәтерлим. Совинформбюро үтенече буенча да күп кенә материал җибәрелгән иде, фронттагы азучыларыбыз да бу эштән читтә тормадылар. «Литературная газета» 1973 елның 9 май санында Совинформбюро архивы материалларыннан бер бит оештырып биргән иде. Анда Муса Җәлилнең дә бер хаты искә алына һәм аннан өзек бирелә. «Отвага» газетасының сотруднигы М. Җәлнл Совинформбюрога җибәргән хатында язучының фронттагы урыны, роле турында болай дип язган: «Бары тик алгы сызыкта гына кирәкле геройларны күрергә, материал табарга, сугыш хәрәкәтләрен күзәтергә мөмкин... Шуның өчен мин гади күзәтче булып кына йөрмим, кан койгыч сугышларда үзем дә катнашам».
Б
Тылда эшләгән язучыларның да зур патриотик хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Сугыш елларында Татарстан язучылар союзы да фронт һәм тыл бердәмлеге эчен гаять әһәмиятле эшләр башкарды, фронтовик язучылар белән һәр вакыт элемтәдә булды. Союзга язган хатлар, төрле үтенечләр, фронт газеталарының соравы буенча кирәкле материалларны оештырып җибәрү, язучыларны фронт газеталарына берничә айга ярдәмгә җибәрү һ. б. бик күп практик чаралар ул чорның җанлы эшләрен чагылдыралар. Әйтик, 1943 елда Татарстан язучылар союзы татарча чыккан барлык фронт газеталарында эшләүче һәм алгы сызыкларда сугышып йөрүче татар язучылары белән, шулай ук СССР Язучылар союзы белән иң якын элемтәдә булды. Моны түбәндә китерелгән хатлар да ачык аңлатыр, дип уйлыйм. Шул вакытта миңа, Союзның җаваплы секретарена, А. Фадеев, П. Павленко, М. Бубеннов һ. б. язган хатлар да безнең җанлы элемтәбез турында сөйлиләр (ул хатларның кайберсе матбугатта чыктылар).
Бөек Ватан сугышында безнең Җиңүгә утыз ел тулган көннәрдә янә бер артка, истәлекләргә әйләнеп караганда, фронтовик язучы ларыбызның батыр эшләрен — кечкенәсеннән зурысына кадәр — барысын да күз алдына китереп бастырасы, аларның нинди хис, теләк, омтылыш белән янып яшәгәнлекләрен бүгенге укучыларыбызга, бигрәк тә яшьләргә җиткерәсе килде. Актарып карасам, нәкъ 1943—1944 елларга караган әллә никадәр документаль материал ята икән: язучы дусларның хатлары, фронт газеталары... Шуларның бер өлешен укучыларга тәкъдим итәм. Нигездә фронтовик язучыларның хатларын.
1943 елның көзге айларында мин 3 нче Украина фронтында ГлавПУРККА командировкасы буенча «Совет сугышчысы» газетасында берничә ай эшләп кайткан идем. Шуңа күрә биредә, нигездә, шушы редакция эше белән бәйләнгән хатлар, бигрәк тә татарча газетаның редакторы Мәхмүд Максуд хатлары бирелә. Тәкъдим ителгән хатлар Ватан сугышында катнашкан язучыларның иҗади эшен дә, совет кешесе өчен хас гомуми рухны да ачык чагылдыралар.
Фронт газеталарыннан Татарстан хезмәт ияләренең, язучыларның, гомумән, сәнгать һәм фән эшчеләренең эшләре турында яңа материаллар җибәрүне һәр вакыт сорап тордылар. Татарстан язучылар союзы бу үтенечләргә зур игътибар бирде, ул материалларны тиешлечә оештырып җибәрергә тырышты. Фронт редакцияләренә республика җитәкчеләренең, аерым колхозларның һәм әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләренең хатлары, мәкаләләре, аерым алганда, Татарстан Верховный Советы Президиумы Председателе Г. Динмөхәммәтов, Министрлар Советы Председателе С. Шәрәфиев, Партия өлкә комитетының икенче секретаре X. Пазиков хатлары, мәгариф министры Г. Кантюков мәкаләсе, Ютазы районы «Марс» колхозчылары, элекке Чепья районының Шаумян исемендәге колхоз, Кук- мара районы «Кустарь» колхозы колхозчыларының сугышчыларга мөрәҗәгать- хатлары һ. б. җибәрелде. Октябрь революциясенең 26 еллыгы уңае белән «Совет сугышчысы» газетасына «Казаннан котлау хаты» җибәрелде һәм ул 1943 елның 5 ноябрь санында басылып чыкты. Бу хатта Татарстан хезмәт ияләренең патриотик эшләре, фронтка ярдәме һәм фән, сәнгать, әдәбият эшлеклеләренең хезмәтләре турында язылды. Бу хатка профессор Г. Камай, композитор С. Сәйдәшев, артист 3. Солтанов, язучы М. Әмир, скульптор С. Ахун, художник Б. Әльменовлар кул куйган иде.
Фронт газеталарына аерым язучыларыбыз да үзләренең әсәрләрен, мәкаләләрен, фронтовикларга адресланган хатларын җибәреп тордылар.
Кави Нәҗми фронт газеталарына иң актив язучыларның берсе иде. «Иҗат рапорты» дигән хатында ул болай дип язды: «...Данлы сугышчыларыбызга Ватан сугышы көннәрендәге иҗатым турында рапорт бирәм:
Немец илбасарларның безнең ирекле илебезгә хыянәтчел төстә һөҗүм итүләре турындагы хәбәрне ишетү белән үк, мин «Фашизмга үлем!» исемле беренче шигыремне яздым. Шул көннән башлап, үземнең бөтен иҗатымны Бөек Ватан сугышы темасына багышладым. Ул әсәрләр «Атакага!» «Таныш урын», «Ватан өчен» исемле җыентыкларда һәм газета-журнал битләрендә басылып килделәр.
Бер үк вакытта миңа публицистик мәкаләләр, очерклар һәм балалар өчен әсәрләр дә язарга туры килде.
Күптән түгел опера өчен очучылар тормышыннан язылган «Фәридә» исемле либреттомны тәмамладым. Хәзер мин татар халкының немец илбасарларга каршы сугышларда катнашуын чагылдырган тарихи повесть остендә эшлим, һәм Татарстанның 25 еллыгына багышланган «Батырлар китабы» исемле әдәби-художе- стволы альбомга материаллар җыям. Бөек Ватан сугышы батырлары турындагы бу 3УР күләмле китапны язу эшенә мин сезне, сугышчы иптәшләр, якыннан торып катнашырга чакырам.
Кавн Нәҗми.
Минем адрес: Казань, Международная, 19, кв. 23.»
К. Нәҗминең бу хаты «Совет сугышчысы» газетасында (5 май, 1944 ел, № 53 (206) басылып чыкты. Шул ук санда аның «Озатучылар җыры», «Очучылар җыры», «Кызлар җыры» исемле җыр-шигырьләре дә бирелгән. К. Нәҗми фронт газеталарына публицистик мәкаләләр дә җибәреп торды. Шундыйлардан, мәсәлән, «Азатлык өчен көрәштә татар халкы» мәкаләсе «Совет сугышчысы» газетасының 17 март, 1944 ел санында басылды.
Аннары Г. Бәширов (Разин) һәм Фатих Хөснинең фронтовикларга язган сәлам хатлары басылып чыкты.
— Фаҗигалар һәм якты өметләр бергә үрелеп яши бүген. Халык гигант көч салып көрәшә һәм без инде бу көрәшнең якты нәтиҗәләрен дә күрәбез — алда җиңү факелы яна!
Язучының, художникның бүгенге бурычы — безнең халкыбыз кичергән гаять зур масштаблы, тирәнгә, эчкә киткән вакыйгаларны, кичерешләрне, тойгыларны дөрес итеп чагылдырып калу.
Мин үзем көньякта, фронтта, булып кайттым. Татарстан авылларында, күп кенә колхозларда булдым һәм, ниһаять, татар совет әдәбиятының көндәлек практикасында, авыр шартларда журнал чыгаруда катнаштым. Кайбер нәрсәләрне күрдем мин, татыдым яки татучыларны күрдем. Хәзер шуларны тәртипкә салырга, формага коярга кирәк. Күп кенә хикәяләр яздым һәм язып киләм. 1943 елда минем «Урман сукмаклары» дигән җыентыгым басылып чыкты, һәм менә фронт хикәяләре һәм авыл хикәяләре циклыннан икенче бер җыентык тапшырдым. «Йөзек кашы» дигән повесть яздым. Хәзерге көндә фронт тәэсирләренә нигезләнгән «Абли авылы» дигән трагедия язып ятам. Әсәр — 1942 елның караңгы козен, киеренке хәлләрне, Иделнең көньяк өлеше буендагы борынгы татар (мишәр) авылы, оккупацияләнгән татар авылы фонында яктыртачак дип уйлыйм. Әсәр театрга кабул ителде, ләкин эшләү процессының тукталганы юк әле.
Ф. Хөсни.
— Сугыш елларында мин нәрсәләр яза алдым? Сугыш ялкынының беренче айлары эчендә бер ике кечкенә хикәям басылып чыкты, туган ил кичергән иң кыен чорларның кайбер күренешләре берничә очеркта сызылып калды. Төньяк көнбатыш фронт сугышчылары белән бергә уздырган ике-оч айда сугышнын берничә дәһшәтле сулышын «Гармоньчы егет» исемле очерклар китабында бирергә тырыштым.
Билгеле, болар берсе дә күңелемне канәгатьләндерә алмый әле. Совет сугыш чыларының каһарманлыгы каршында культуралы бөтен дөнья зур ихтирам белән баш ия! Бу пәһлеваннар арасында татар халкының ун меңнәрчә уллары безнең халыкның батырлык данын, кардәш халыклар арасында дәрәҗәсен тагын да күтәрделәр. Алар безнең мактанычыбыз, алар безнең куанычыбыз.
Хәзер мин сугышчы туганнар турында «Татар егете» исемле бер повесть язам. Балаларың кебек газиз булып әверелгән әнә шул сөекле образлар белән бергә узган бик күп йокысыз төннәр җанга рәхәт, күңелгә чиксез дәрт бирә.
«Намус» исемле тагын бер хикәя язам (бу әсәре соңыннан роман булып үсеп китә, эпик әсәр булып формалаша — X. X.). Шундый авыр сынау чорында туган нле һәм сөеклесе — фронттагы газизе каршында керсез намус белән бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгучы безнең кадерлелоребез — хатын кызларның чын күңелен, саф мәхәббәтен күрсөтмәкче булам.
Гомәр Разин (Г. Бәшяр).
ХӘСӘН ХӘПРНф ЯЗУЧЫ ҺӘМ ФРОНТ ф
Бу ике хат «Совет сугышчысы» газетасының бер санында (22 март, 1944 ел) басылды.
Инде фронт газеталарында эшләгән язучыларыбызның үзләренә сүз бирик. Татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган карт язучы, коммунист (1919 елдан партия члены), зур тәҗрибәле журналист Мәхмүд ага Максуд хатлары минем өчен аеруча кадерле һәм истәлекле. Аның фидакарь эше, иҗаты, бигрәк тә фронт чоры, иң тирән ихтирамга лаеклы һәм аерым өйрәнүне сорый.
Мәхмүд Максуд хатлары
Хәсән!
Сагынулы сәлам сиңа. Гөлсем артыннан хат, материаллар җибәрерсең дип өметләнгән идем. Вакытың булмады, ахры. Вәгъдәңдә торырсың, элемтәне өзмәссең, дип ышанам. Гыйльметдинов хаты нишләде? Аңар җавап оештыра алсаң яхшы булыр иде. Бездә хәзер редактор Филиппов. Моны ул да бик сорады, үтенеп әйт, диде.
• 1944 ел башланганда» төслерәк кыска гына бер очерк бирә алмассыңмы? Стахановчы эшченең яки колхозчының 43 нче ел турында хисабы, 44 нчегә вәгъдәләре — планнары рәвешендә. Бик әйбәт булыр иде. Бүтән иптәшләрдән дә шигырь, хикәя, очерклар оештыруыңны үтенәм.
Кыскасы, безне ташлама, савабы булыр.
Минем фронттан кайтырга теләмәвемне әкәмәт итеп аңлатырга уйлаучылар да бар, ахры, һәркемнең үз ихтыяры. Шушындый моментта фронттан китүне үзем өчен, — коммунист язучы өчен, — мактаулы эш саный алмыйм. Бу — татар әдәбияты интересында да түгел. Шул фикеремне мин сиңа ачык әйткән идем. Моңар- дан ниндидер башка бер мәгънә китереп чыгаруның кирәген тапмыйм. Шуны әйт, зинһар, иптәшләргә.
Миндә хәзер Әхмәтшин эшли. Әсәдуллин да резерв исәбенә бездә калды әле. Ул да бөтенләй калыр төсле. Газетаны тагын да яхшыртырга тиешбез. Синең дә ярдәмең белән.
Иртәгә китәм.
23. 12. 43.
Сәлам. Мәхмүд.
Кадерле Хәсән дус, сагынулы сәлам!
Датасыз хатың (бездән киткәннән бирле беренче хатың) январь 15 ләрендә килде. Әйбәт хатың, матур теләкләрең өчен бик зур рәхмәтләр. Ләкин мәкаләң килмәде. Бүтән материалларың да килмәде. Ә мин сиңа тынычлык бирәчәк түгелмен. Вәгъдә иман, ди татар әйтә. Әллә имансыз булырга телисеңме? Сугыш тулы җиңү белән тәмам булган көнгә хәтле минем газетада актив катнашырга тиешсең. Бергә подшивканы актаруы нинди күңелле булыр!
Гыйльметдинов колхозыннанI җавап көтәм. Кызыл Армия көненә килеп җитсен иде. Моны Филиппов та телгә алгалады. Казанга кеше җибәрү турында сүз чыкса, анда сезнең әйбәт иптәшләр бар, үтенечегезне алар да башкарыр, дип кенә җибәрә ул.
Гомумән, син биредә һәркемдә яхшы тойгы калдырып киттең.
Ярмигә, барлык иптәшләргә сәлам.
25. 1. 44.
Максуд.
I Балтач районы, Шаумян исемендәге колхоз,
Хәсән!
Күп сәлам. Февраль ахырында синең бер открыткаң килде. Шуның икенче көнендә газеталар һәм фоторәсемнәр килде. Бик күңелле булды. Синең егет кеше икәнлегеңә ышанычым зур иде, ялгышмавымны белдем.
Бездә яңалыклар юк. Әхмәтшин миндә эшли диң язган идем бугай, хәзер _ Әсәдуллинны да алабыз. Соңгы Указлар буенча берничә Героебыз бар. алар турында яза башлыйбыз. Е
Газеталар-материаллар өчен бик рәхмәт. Алардан файдаланырбыз. «Кызыл ° Татарстан»да да материалны яхшы оештыргансың (күрмәгән идем әле). Үзеңне w тагын бер чакыртмый булмас, ахры.
Яхшы гадәтеңне онытма, безгә ярдәм иткәли тор. Фронтка булышу, завод _ һәм колхоз стахановчылары турында бик кыска очерклар җибәрә алмассыңмы? ? Газета турында фикерләреңне яз! Адресың Обкомда эшләвеңне әйтә, бик шәп. п Алай-болай Хәбибуллинны күрсәң, миннән сәлам әйт, адресымны бир. яки, белсәң, аның адресын яз. Мостайга һәм миңа яңа званиеләр бирделәр. Эшебезне яра- * талар. Иптәшләргә сәлам. Эшеңдә уңыш, тормышыңда ямь теләп, озын хатларың- 7 ны көтеп калам. с
п 28. 2. 44. х
Мәхмүд. =
Хәсән! °
Хат һәмике китап килде. Йөрәктә туган җылы тойгыларны «был тронут до *
глубины души» дип русча сүзләр белән әйтергә рөхсәт ит! Бик күңелле булды бу. Матур теләкләрең өчен дә зур рәхмәтләр. Соңгы айларда язу эшләренә вакыт калмый иде. Әле акрынлап тотынырга уйлыйм инде, һәрхәлдә, тик торырга исәп юк. Вакыт сыйдырса-сыйдырмаса, азмы-күпме язгалый барырмын. Ә сез инде сыйпаганда-сүккәндә эшләнгән эшнең яхшы һәм начар якларын күрсәткәли торыгыз. Бер төрле дә күренми калуга язучының җаны әрнүчән була.
Безнең фронтның — үз фронтыңның — гаскәрләре фашист хәшәрәтләрне ниндн нык тукмауларын газеталарда укып беләсең. Татар егетләре калышмыйлар.
Үзеңә, иптәшләргә күп сәлам. Мәхмүд.
Р. S. Бездән алып кайткан материаллар буенча берәр озынрак әйбер язасыңмы? Һәрхәлдә, бер җыентыкны җәй башына хәзерләп бирнк инде.
16. 3. 44 ел.
М.
Хәйри!
Сәлам!
Сиңа язылган хат Әхмәтшинны котеп китми торган иде. шуны җнбәрәм. Әхмәтшинга бөтен эшләрендә ярдәм итәрсең дип ышанып һәм үтенеп калам.
Тәбрик итом.— синең «Үз Героең» бар хәзер — Гыйльметдннов. Аңар Герой исеме бирелүнең Татарстандагы яңгырашын чагылдырып бер очерк бирмәссеңме?
«КТ» өчен дә. безнең өчен дә аның туган колхозыннан материал оештырганда яхшы булыр иде.
Эшләреңдә уңыш теләп кулыңны кысам.
27. 3. 44.
Мәхмүд.
Хәсән!
Әхмәтшин артыннан җибәргән хатың килде. Аңар күрсәткән ярдәмең өчен зур рәхмәт. Майның 4 енда Тымытык кызларының хаты да килеп җитте. Газетада, әлбәттә, басылыр.
Синең егетлеккә чын-чынлап соклана башладым мин. Безгә килеп китүең газета бәхетенә икән.
Майдан 4 битле булдык. Һәрьяклап яхшырырга мөмкинлекләр бар. Ә син безнең хөрмәтле һәм актив сотруднигыбыз. Менә моны аңлыйм мин!
Гыйльметдинов янында шушы көннәрдә берәребез булыр. Аның турында сиңа материаллар җибәрермен. Бер китап бирерсең, әлбәттә.
Семьяңа, дус-ишләргә миннән сәлам.
Кулыңны кысып Махмуд.
Р. S. Татарстанның 24 еллыгы ничек үтәр? Фронт газеталарына материаллар җибәрергә уйламыйсыңмы? М. М.
7. 5. 44.
Кадерле Хәсән Хәйри иптәш!
Күптән инде хат-хәбәрең булмагач, берәр җиргә озакка командировкага яки ялга киткәнсеңдер, дип уйлый идем. Хатларның озак йөрүләре генә икән бу.
9. 7 дә язган хатың 15. 8 ләр тирәсендә килеп җитте. «Күгәрчен» дә үзенең аруын белдермәде. Иямә кайттым, дип шатланды. Һаман да аңа рәхмәт укырга туры килә. Татгосиздат үзе никтер авторга китап җибәрүне тиеш санамый. «Үч һәм нәләт» җырының да син җибәргән экз.-ын гына алып калдым.
Хәсән, Октябрь бәйрәме дә җитә инде, берәр очерк җибәрә алмассыңмы? Шулай ук, Обком исеменнән институтка яки аерым авторга тапшырып, фронт газеталары өчен «Татарстан сугыш елларында», «Татарстан Совет власте елларында» кебек бер-ике мәкалә яздырсагыз шәп булыр иде. Бигрәк тә чит илләрдә мондый мәкаләгә сусарбыз без. Бу мәкаләләр октябрь башыннан калмыйча җибәрелсен иде.
29. 8. 44.
Сәлам. Махмуд.
Хәсән дус!
Үткән Октябрьны без синең белән шаулатып Днепрның теге ягында (матур зкиңу шартларында) үткәргән идек. Быел безнең белән син булмадың,— үкенечкә каршы. Бәйрәмне без Югославиядә кечкенә Вршац шәһәрендә үткәрдек. Нинди зур җиңүләр обстановкасында!
Чит илдән языла сиңа бу хат. Сагындым үзеңне. Ләкин күп язарга мөмкинлек юк. Иртәгә иптәш Дәүләтшин Казанга китә икән.
Ара ерак. Айлап инде хат юк. Газеталар килми. Сугышчыларның (чит илләрдә булгач бигрәк тә) туган ил хәбәрләрен беләселәре килә. Син безнең газетаны шефлыкка алган кеше бит, Хәсән.
Материаллар көтәм синнән. Вак хәбәрләр, очерклар, фоторәсемнәр. Бүтән иптәшләргә хат язарга вакыт булмады, Дәүләтшинның китәчәген кич кенә белдем. Гази Кашшафка. Кавигә һ. б. иптәшләргә күп сәлам. Алардан хат һәм материаллар көтәм.
Үземдә яңа хәбәрләр юк. Буш араларда бер әйбер язгалыйм. Бер-ике айдан җибәрермен дип уйлыйм. Анда мин «Абыйлар турында» дигән бер әсәр җибәргән идем, язмышы ничек икән?
Исәнлек-саулык, тормышыңда бәхет, эшеңдә уңыш телим.
Кулыңны кысып, Мәхмүд. 15. 11. 44.
Хәйри иптәш!
Миннән дә күп сәлам.
Мостай.
Хәйри ага!
Миннән дә бик күп сәлам.
Г. Әхмәтшин.
Кадерле Хәсән Хәйри дус, күп сәламнәр!
25. 1. дә язган хатың — җылы сәламең, матур теләкләрең килеп җитеп, тагын бер кат туган илне, дус-ишләрне искә тешереп, йөрәккә дәрт, тәнгә дәрман бирделәр. Рәхмәт сиңа!
Газета турындагы әйбәт фикерләрең мине һәм иптәшләрне, билгеле, чиксез куандыра. Ләкин җитешсезлекләр күп әле. Яхшырак эшләргә тырышабыз. ♦
Язарга соңгы айларда вакыт һәм мөмкинлек булмады. Аның сәбәпләрен j- аңлавы авыр түгел. «Татар кызы Бибизифа» дигән бер поэма башлаган идем, о альманахка өлгертеп булмас, ахры, анда сез җыярга бирәсездер бит инде... 5
Былтыр җәй «Абыйлар турында» дигән көйле хикәя язып радиокомитетка g җибәргән идем. Октябрь-декабрьда берничә тапкыр тапшырылган, дип ишеттем, JZ Аны бастырып чыгарсак ничек булыр, дип А. Гомәргә язган идем. Радиокомптет 2 тан кулъязманы алып рецензиягә бирермен, дип җавап килде дә, шуннан соң >. күптән инде хәбәр юк. Шул әсәрне бер күздән үткәрсәң, ярый дип табасың икән. ® редакторы булсаң, балаларга бер бәйрәм бүләге бирсәк (Татарстан юбилеена) — ф дигән уй туды миндә. Һәрхәлдә, фикереңне язсаң иде,— читтәге язучы өчен моның а әһәмияте бигрәк тә зур.
Дибаева җибәргән рәсемнәр килде. Моның өчен сиңа да, аңар да күп рәхмәт. Моннан соң да җибәреп торсыннар иде. Бигрәк тә юбилей алдыннан моның кирәге х артачак. Дибаевага хат салдым. =
Бәйрәмгә кайтырбыз дигән өмет бар иде, тормышка ашмас, ахрысы. Анда безне дә истән чыгармассыз инде. с
Иөз дә беренче үтенеч һәм тәкъдим: юбилейга хәзерлек, агитаторга материал * рәвешендә фронт газеталары өчен хәзер үк берничә мәкалә (стандарт) яздырып җибәртсәгез, бик файдалы булыр иде. Авторлар — җитәкче работниклар, язучылар, тел, әдәбият, тарих институты работниклары, инженерлар, укытучылар һ. б. Моны тиз эшләтү кирәк, чөнки безгә, мәсәлән, сездән килеп җитү өчен генә бер ай һәм артык вакыт кирәк.
Шушы арада кечкенә генә бер җыентык җибәрергә уйлыйм,— соңгы ике ел эчендә язылып газета, журналларда басылган һәм басылмаган шигырьләрдән. Язылмаганны көтеп, язганны нигә әрәм яткырырга дигән уй борчый башлады мине. Укучыларга ул шигырьләр күпмедер йогынты күрсәтә алырлар, дип өмет итәргә тиеш бит мин. Бер вакытың булганда А. Гомәрдән ул әсәрнең язмышын сорашырсың. «Күгәрчен» синең фатиха белән канат кагынган иде бит.
Мондый комсыз хатны укып, аптырап калма һәм ачуланма, Хәйри. «Үзеңне күреп сөйләшмәгәч, хатка язып сүзләр бетәрме?» дип җырлыйлар ич. Кулга каләм алгач, анысын да, монысын да язасы килә. Икенче бер хатны һичбер үтенечсез язармын. Үземә бәйләнгән үтенечләр үтәлмәсә дә, үпкәләмәм. Тик газетаны оныта күрмә.
Үзеңә, семьяңа, язучыларга, белгән иптәшләргә сәлам!
Эшеңдә уңыш һәм саулык теләп,
Мохмүд.
Венгрия.
22. 3. 45.
Кадерле Хәсән Хәйри дус!
Хатың мине бик шатландырды. Онытмау, искә төшерү яхшы сыйфат. Мяв үзем борчылып йөри идем.
Болай булды. Яз көне (1945) мин сиңа бик озын хат яздым. Татарстан бәйрәменә материаллар җибәрүеңне үтендем. Җавап булмады.— районда чагыңа туры килде, ахры. Көз көне синнән бер хат алдым. Үзем, Казанга кайтуны өмет итеп, җавап язмый йөрдем. Декабрь 5 енә кадәр (бер ай) Москвада отпускада булдым.
Грипп белән авырдым, Казанга кайта алмадым. Кыскасы, хат язмау минем гаеп иде, синнән тагын хат килгәч, бик күңел булды.
Исән-саулык. Шактый гына арганлык сизелә. Ныклап иҗат эшенә тотынасы килә. Эффектлы булырдай итеп ҮК аркылы сорагыз инде. Тыныч чакта хәрби кеше була алмыйм мин. Язасы, язасы килә. Иртәгә миңа 46 тула. Шулай да тагын походларда булырлык көч сизәм әле үземдә. Мактанмыйм, чынлап әйтәм. Язарга теләк зур. Планнар күп. Пьеса язарга тәкъдим итүең өчен рәхмәт. Мин, әлбәттә, пьеса да язачакмын (мине нәсер яки тәрҗемә жанры белән чикләргә теләүчеләр ачуланса да һәм мин аларның ачулануларын бер дә теләмәсәм дә). Ләкин быелгы планымда юк әле.
Ике мең юллык бер җыентык хәзерлим. Абай шигырьләрен тәрҗемә итәм. Башланган бер поэма бар («Татар кызы Бибизифа»)...
Уен-муен түгел, Хәйри. Бер уйлап карасаң, тиздән биш ел бит инде, армиядә йөрим. Начар хезмәт итмәдем, 6 наградам бар (Кызыл Йолдыз, II Дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Җиңү өчен, Белград, Будапешт, Вена медальләре),— монысын сиңа на всякий случай әйтеп куям. Бу сугыштан бер ел элек кенә (1939—1940) армиядә хезмәт иттем. Аннан элек ничәмә еллар редакторлык эшендә булдым. Ә минем төп профессиям язучылык. Язучы сыйфатында мәйданга чыгуыма чирек гасырдан артты. Минем моннан 26 ел элек язган нәсерләрем Бөек Ватан сугышы елларында актуаль табылып, радио буенча тапшырылды, район сәхнәләрендә укылды. Соңгы шигырьләрем фронт газеталарында күчереп басылды... Хәзер күбрәк эшләргә, күбрәк язарга кирәк...
Сиңа саулык, эшеңдә уңышлар телим.
Семьяңа, иптәшләргә сәлам.
15. 1. 46.
Б. Корбанов һәм Г. Әпсәләмов хаты
Кадерле Хәсән иптәш Хәйри!
Татар телендә чыга торган «Ватан өчен сугышка» дигән газета редакциясе күренекле татар сәнгать эшлеклеләренең — язучыларның, композиторларның, артистларның Һәм профессорларның безнең фронт сугышчыларына мөрәҗәгать итеп, дошманны тизрәк тар-мар итүгә чакырып язган хатларыннан бер сәхифә оештырырга уйлый. Бу эшнең кирәклеге, аның политик әһәмияте Сезгә билгеле, әлбәттә.
Бу хат белән бергә, редакция кайбер иптәшләргә Сезнең аркылы хатлар жибәрә һәм Сездән шул эшне оештырып, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә безгә җибәрүегезне үтенә.
Иптәшләрдән имзаларын кара тушь яисә кызыл кара белән куюларын сорыйбыз, чөнки хатларын аларның үз имзалары белән бастырып чыгарырга исәп бар.
Хатлар кыска һәм безнең фронт сугышчыларының үзенчәлекләрен эчләренә алган булырга тиеш. Шушындый полоса безнең русча газетабызда басылып чыкты. Танышу өчен аны Сезгә җибәрәбез.
Безнең фронтта Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов сугыша, бездә дошманның 111 солдат һәм офицерын кырган снайпер С. Садретдинов, 103 ак финны юк иткән снайпер X. Сираҗетдинов, 85 бандитны кырган X. Сибгатуллин һ. б. бар.
Сәлам белән: редактор урынбасары Бари Корбанов,
Габдрахман Әпсәләмов.
5 июль, 1943 ел.
Мәхмүд.
Гали Хуҗи хатлары
(•Ватан намусы өчен» газетасы)
Хәсән дус! ♦
Хатыңны алдым. Бик зур рәхмәт! j-
Бездә исәнлек-саулык, газета чыга, кәеф яхшы. Иҗат эшләре дә ярыйсы гына р бара. Ишморат безнең янда. Без хәзер аның белән бик якын дуслар, һәр нәрсәне 5 бергәләп хәл итәбез. г
Менә шушы арада Хәкимне эзләп таптым. Немецлардан 200 метр гына ерак- — лыкта, урманда бик озак итеп сөйләштек, шигырьләр укыштык. Хәкимнең шулай 2 ук кәефе яхшы. яза. ләкин вакыты азрак. Ул Казаннан күптән хат алмый икән. > андагы яңалыклар белән бик кызыксына. Аңа да хат язып торсагыз, бик шәп « булыр иде. Менә яңа адресы: П..'п 56213 — М. Шушы көннәрдә аның янына яңа- ♦ дан барып, хәлен белеп килергә уйлыйбыз. х
Хәйри! Мин сиңа үткән хатларда да язган идем. «Володя Ульянов»та бер °- төгәлсезлек киткән. Андагы «Рахмановлар* дигән сүзне «Рахметовлар* яки «Кирсановлар» дип төзәтсәң иде. х
Хәйри! Без газетада әдәбиятка байтак урын бирәбез. Мәсәлән, шушы көннәр- = дә Ф. Кәрим һәм С. Хәким шигырьләрен урнаштырдык. Сез Язучылар союзыннан £ безгә шигырьләр, кечерәк хикәяләр һ. 6. җибәреп торсагыз, гаҗәп яхшы булыр о иде бит. Сугышчылар шуны көтәләр.
Үзегездә, Казанда һәм Союзда нинди яңалыклар бар? Журнал чыгамы? Без аны көтә-көтә арып беттек инде, ләкин һаман да юк.
Аннары, Хәйри, безгә фронттагы язучыларның адресларын җибәрсәң иде. Соң булса да, без аларның һәркайсы белән элемтә урнаштырырга телибез.
Иң якын дусларча сәлам!
Эшеңдә уңышлар телнм.
2 июнь, 1943.
Гали Хуҗнев.
Шушы ук хатның ахырында Рнза Ишморатның хаты да теркәлгән.
Хәсән дус!
Сиңа күп сәлам һәм эшеңдә уңышлык телим. Минем сәламемне Казандагы башка иптәшләргә дә (Кашшаф. М. Әмир. Ә. Камал. Разин һ. б.) ирештер. Шулай итеп, мин фронтта. Ерикәй Казанга киткән иде, минем турыда ул сөйләгәндер...
Сезгә, дөресрәге, журнал өчен, ике хикәя җибәргән идем. Белмим, барып җиттеме икән. Бигрәк тә «Зөбәйдә» исемле хикәямнең тапшырылуын теләр идем. Шулай итеп, мин пьесалар белән беррәттән ара-тирә хикәяләр дә язгалап карамакчы булам. Киләчәктә дә шулай җибәреп торырмын бәлки.
Безнең эшкә кагылган мәсьәләләр турында Хуҗи язган, мин аларны тәкърар- лап тормыйм. Син инде ул турыда, һичшиксез, ярдәм итәрсең, дип ышанам.
Хат көтеп, сәлам белән: Р. Ишморат.
2. 6. 43.
Дускай Хәйри!
Хатыңны алдым. Мең, мең рәхмәт! Биредә хат бик кадерле нәрсә, үзең беләсең.
Шулай. Хәйри, үзем һаман бер килеш эшләп йөрим. Эш кызык һәм күңелле. Иҗат өчен материал муеннан. Фронт иҗат өчен күп нәрсә бирә һәм бик күп. бик күп нәрсәгә өйрәтә. Биредә эшләвем белән мин үземне иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп саныйм. Шактый әйберләр язылды. Ләкин һәммәсе до диярлек үземдә
еле. Хәзер бер зур гына әйбер эшләп ятам, ничек чыгар имде. Байтактан инде Таҗи исеменә «Володя Ульянов»ны җибәргән идем. Син аның язмышын хәл итсәң иде. Сезнең фикерегезчә, ул әле басылырлык булмаса, кулъязманы, зинһар, җуймагыз. Миндә башка данәсе юк. Өч еллык хезмәт бит, дускай! Ул хәзер миңа балам кебек якын...
Аннары, Хәйри, Татгосиздатта минем кечкенә генә җыентыгым бар иде. Һәм ул, минемчә, начар әйбер түгел... Ләкин аның язмышы турында миңа һичкем, һичнәрсә язмый. Хәйри, ул әсәр начар булса, турыдан-туры басылмый, дип җавап язсыннар иде. Басылырлык булса, «Совет әдәбияты »на җибәргән әйберләрне кушып, аны дөньяга чыгарасы иде. Хәйри, бу үпкәләү түгел. Кайбер иптәшләрнең шулай карауларына гына җан әрни.
Менә үзебезнең газетада басылган берничә әйберне җибәрәм (мин аларны күптән инде почта белән дә салган идем). Яраклы дип тапсагыз, файдаланырсыз.
Кыскасы, Хәйри, кәеф яхшы, эшләр ал да гөл. Эшләргә, эшләргә, тизрәк җиңү өчен эшләргә!
Союзда нинди яңалыклйр бар, кемнәрдән хат аласыз, Мусаның язмышы ничек икән, белмисеңме? Сибгаттән хат бармы? Көтәм, һәммәсе турында да күп итеп яз әле!
Әхмәт Казанга кайткан икән, сәлам тапшыр. Сәламәтлеге ничек?
Мине хәзер строевой командир — өлкән лейтенант иттеләр. Әйе, бу зур ышанычны эш белән акларга кирәк.
Эшегездә һәм үз иҗатыңда уңыш телим.
Күп сәлам!
24 апрель, 1943 ел.
Г. Хуҗнев.
Хөрмәтле Хәсән Хәйри!
Якын дус!
Күптән инде сиңа хат язарга җыенып йөрим. Ләкин эшли торган әйберләрне бертөрле очламыйча, әллә ничек, урынсыз кебек тоелды. Кайчандыр үзеңнән дә кечкенә генә хат алган идем. Соңлап җавап бирүем өчен гафу ит.
Безнең тормышта әлегэ зур үзгәреш юк диярлек. Һәммәбез исән-саулар. Ду килеп эшләп йөрибез. Газета чыга. Җыентыкны хәзерлибез. Ярыйсы һәм тулы чыгар төсле тора. Командование да һәм башка иптәшләр дә нык ярдәм итәләр. Тулы нәтиҗәсе соңрак күренер инде. М. Садри белән Г. Иделле алгы линиядә әле. Кыскасы, Газизнең дә һәм Фатыйманың да кәефләре шәп. Үзем бер килеш эшләп ятам һәм, куп булмаса да, язгалыйм. Газета кул-аякны бәйли. Шушы көннәрдә «Россия» дигән әйберне тәмамлыйм, бер табак чамасы. Иптәшләргә ошады. Мин аны альманахка дип эшләдем. Газизләр артыннан җибәрермен яки үземә кайтып килү бәхете тимәсме әле дип торам. Сиңа үтенечем шул, иптәш Разинны күреп әйтсәң иде, альманах өчен минем әйберем хәзер, эшләнеп беткән. «Батырлар китабы» өчен дә бездә байтак очерклар һәм рәсемнәр булачак. Монысы Кави абыйга (К. Нәҗмигә — X. X.)
Юнус һәм Урайский безгә язышып торалар. Бу бик яхшы, Әхмәт безнең фронт сугышчыларына хат язган иде, әйбәт нәрсә, алдагы номерда бирәбез.
Хәйри, үзеңдә ниләр бар, язарга вакыт табасыңмы, хәзер нәрсәләр өстендә эшлисең, гомумән, соңгы көннәрдә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нинди яңалыклар бар? Хат көтәм.
Хәзергә хуш, бик күп сәлам!
Сагынып һәм ихтирам белән,
Гали Хуҗнев.
1. ХП — 44.
Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис хаты
Хәсән абый!
Сиңа кайнар салам язам. Исәнлек-саулык телим. Үзебез шулай бер көе эшләп ятабыз. Хатип та зур гына әйберләр эшли. Мин дә карап тормыйм. Менә сина истәлек өчен үземнең «Тупчы Ваһап» исемле поэмамны һәм рус телендә басылган әйберләремнең иң соңгысын җибәрәм («Певец русской славы»).
Хәзер Ватан турында югары аһәңле, ялкынлы рухлы олы гына бер поэмага йөкле булып йөрим, һәрхәлдә, мин аны ике айлардан Союзга җибәрү бәхетенә ирешермен, дип уйлыйм. «Кызыл Татарстан»да җыелып куелган минем «Командир» исемле поэманың ни өчен тоткарлануы хакында белешүеңне үтенәм һәм бу хакта хәбәр итүеңне сорыйм.
11 ендә безнең газетаның берьеллыгы була. Үзара гына җыелышып билгеләп үтәргә уйлыйбыз. 12—13 июльләрдә командировкага китәм. Шул вакыт Маннур. Шамов, Әхмәт иптәшләр янына кереп чыгарга уйлыйм. Алар безнең юл өстендә.
Тагын әллә ниләр генә язасым килә кебек. Ярый инде, хатка язып сүз бетмәс дигән сүз бар бит.
Хәсән абый! Минем бер тәкъдим бар, сез. язучы һәм шагыйрь иптәшләрнең соңгы әсәрләреннән, кечкенә шигырь яки поэмаларыннан бер төркем туплап, бирегә җибәрүне оештыра алыр идегез. Шуны әйтергә кирәк табам: сугышчылар элек үзләре белгән язучының исемен газетада күрергә телиләр, бу алар өчен әйтеп бетерә алмаслык шатлык.
Фронтка тагын язучы җибәрү турында сүз булганы юкмы? Каэагыстаннан язучы килде.
Шуның белән тәмам.
Тукай кабинетында күрешүне теләп: Шәрәф.
7. VU. 43.