Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ДОШМАН ТЫЛЫНДА


ашист илбасарлар үзләренең мәкерле планнарында Советлар Союзы халыкларына коточкыч язмыш юрадылар. Аларның «Ост» планында СССР территориясенең Уралга кадәр булган киңлекләре немец милләтенең яшәү пространствосы булачак дип игълан ителә. Ә андагы халыкларны башка җиргә куып җибәрү яки кырып бетерү күздә тотыла. Бу планда рус милләтеннән булган кешеләрне юк итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Безнең өчен, диелә анда, рус халкын Европада безгә немец дәүләте төзергә комачауламаслык итеп көчсезләндерү зарури.
Украина һәм Кырым, Кавказ һәм Идел буе, Балтик буе һәм Карелия немецлар ватаны дип аталырга тиеш була. Гитлер Идел буенда басып алыначак җирләрне герман империясенең бер өлкәсе итү турында хыяллана. Идел буе районнарының гауляйтеры итеп ул доктор Отто Шульманны билгели. Германия монополистлары илебезнең экономик байлыкларын кулга төшерү һәм талау буенча исәпсез-сансыз планнар коралар. «ИГ Фарбениндустри» концерны безнең химия предприятиеләребезгә алдан ук үзенең директорларын билгеләп куя. Шул җөмлә-дән Казан синтетик каучук заводына да директор билгеләнә.
Сугышның беренче көннәреннән үк гитлерчылар вакытлыча басып алынган совет җирләрендә үзләренең пычрак планнарын тормышка ашыра башладылар. Алар совет кешеләрен мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә тырышты. Солдаттан алып генералга кадәр һәр гитлерчы, бернинди җаваплылык турында уйламастан, совет кешесен үзе теләгәнчә мәсхәрәләде, мыскыл итте.
Изге Ватан җирләре басып алынуга, фашистлар террорына җавап итеп, совет кешеләре дошман тылында илбасарларга каршы бөтенхалык көрәшенә күтәрелделәр. Алар оккупантларның барлык чараларына аяк чалдылар, алдан төзелгән планнарын өзделәр. Бу көрәш көннән-көн киңрәк колач җәя барды. Халыкның дошман тылындагы көрәшен бөек Коммунистлар партиясе оештырды. 1941 елның 29 июнь Директивасында ук инде СССР Халык Комиссарлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты фронтка якын өлкәләрнең партия һәм совет оешмаларына түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр: «Дошман тарафыннан яулап алынган районнарда дошман армиясе частьларына каршы көрәшү, һәркайда һәм һәр җирдә партизан сугышлары кабызу, күперләрне, юлларны шартлату, телефон һәм телеграф элемтәсен бозу, складларны яндыру өчен партизан отрядлары төзергә...» 1941 елның 18 июлендә ВКП(б) Үзәк Комитеты «Герман гаскәрләре тылында көрәш оештыру турында» махсус карар кабул итә. Партия Үзәк Комитетының күрсәтмәләрен үтәп, дошман тылында алып барылган көрәш белән җитәкчелек итү өчен һәркайда яшерен партия оешмалары төзелә. Ифрат авыр шартларга карамастан, дошман басып алган территорияләрдә 1941 елда ук инде партиянең
Ф
яшерен 18 өлкә комитеты, 260 тан артыграк шәһәр, район комитетлары һәм күп санлы башлангыч оешмалары эшли башлый. Партиянең бу оешмаларында алтмыш биш мең биш йөз коммунист була. Бу патриотик көрәшнең төп формасы — парти заннар хәрәкәте. Партизаннар хәрәкәтенә якын икенче бер формасы шәһәрләрдә һәм авылларда легаль булмаган сугышчан группаларның эшчәнлегеннән гыйбарәт.
Партизаннар һәм яшерен оешмалар төрле шартларда эшлиләр. Шуңа күрә алар кулланган көрәш ысуллары да төрлечә. Ләкин тегеләре дә, болары да бер үк бурычны үтиләр: оккупантларны юк итәләр, диверсияләр оештыралар, халык ара сында политик эш алып баралар, дошман турында белешмәләр җыялар һәм аны безнең командованиега тапшырып торалар.
Сугышның беренче көннәрендә үк барлыкка килгән партизаннар хәрәкәте 1941 елның ахырына дошман тарафыннан яулап алынган барлык җирләргә тарала. Бу вакытта инде дошман тылында үз сафларында 90 мең кешене берләштергән ике меңнән артык партизан отрядлары хәрәкәт итә, күп санлы сугышчан яшерен группалар эшли. Тора-бара Ленинград, Псков, Калинин, Смоленск, Орел һәм РСФСРның башка өлкәләрендә, Украинада, Белоруссиядә партизаннар хәрәкәт иткән тоташ зоналар барлыкка килә. 1941 елның көзендә һәм 1941—1942 елның кышында Брянск партизаннары илбасарлардан 500 ләп торак пунктны азат итәләр һәм озынлыгы төньяктан көньякка 260, көнчыгыштан көнбатышка 40—50 километрга сузылган зона булдыралар. Болар дошман вакытлыча басып алган территорияләрдә Совет власте «оазислары» булып саналалар. Анда партизаннар көч туплыйлар, чираттагы рейдларга хәзерләнәләр, яңа резервларны өйрәтәләр, дош ман әсирлегеннән качып чыгучыларны кабул итәләр. Партизаннар карамагындагы мондый зоналарда аэродромнар төзелә, алар «Зур җир» белән даими элемтәдә торалар. Сугыш елларында безнең очучыларыбыз партизаннарга ярдәм күрсәтү максатында дошман тылына 109 мең очыш ясыйлар. 1941 —1942 елның кышында партизаннар 224 поездны сафтан чыгаралар, 600 чамасы күперне шартлаталар, дошманның 1850 автомашинасын, күп санлы техникасын һәм кешеләрен юк итәләр. Аларга каршы көрәшү өчен гитлерчылар 22 дивизия җибәрергә мәҗбүр булалар.
Фашистлар командоваинесе тарафыннан махсус әзерләнгән белешмәдә Көн чыгыш фронттагы партизаннар сугышы турында мондый юллар бар: «Партизан нар сугышта куркусызлар, җитезләр, көтмәгәндә һөҗүм итәләр. Отрядлар урын нарын оледән-оле алыштырып торалар, һәр вакыт көчле сак куялар, төннәрендә дә коралларын әзер тоталар...»
Рус, украин, белорус һәм башка халыкларның вәкилләре белән бер сафта дошман тылында Татарстан уллары һәм кызлары да иңгә иң торып көрәштеләр. Татарстаннан партизаннар хәрәкәтендә катнашучыларның төп массасын, дошман чолганышында калып, үзебезнекеләр ягына чыга алмаган сугышчылар тәшкил итә. Аларның күбесе партизан отрядларына хәрби үлем лагерьларыннан качып котылганнан соң килеп кушыла, ә бер өлеше дошман тылына партизаннар хәрәкәте оештыруга булышу, разведка һәм диверсия алып бару өчен махсус җибәрелгән кешеләр була.
Смоленск тирәләрендә партизаннарның шактый зур көчләре дошманга каршы көрәш алып баралар. Алар арасында Татарстанның 200 дән артык вәкиле, шул исәптән 18 нче укчы дивизиянең чолганыштан чыга алмаган сугышчылары була. Смоленск төбәгендәге Черчиковск яшерен группасы белән 18 нче укчы дивизия составындагы 97 нче укчы полкның элекке командиры майор Бари Кадермәтов җитәкчелек итә. 1942 елның 19 февралендә Кадермәтов яшеренгән Крестовка авылына көтмәгәндә полиция килеп төшә. Барлык ирләрне авыл уртасындагы мәйданга куып китерәләр. Немец офицеры яшерен оешманың җитәкчесен тотып бирүне сорый. Беркем бер авыз сүз дәшми. Котырынган гитлерчы авылны яндырырга әмер бирә. Хатын кызлар, балалар елаша башлыйлар. Шул чагында халык арасыннан Кадермәтов үзе килеп чыга һәм горур карап палачка эндәшә:
— Гаепсез кешеләргә кагылмагыз! Кудров мин булам.
Эсэсчылар аны тотып алалар һәм Моиастыршннский төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
ҖӘЛИЛ ГЫПЛЬМАНОВ ф ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ДОШМАН ТЫЛЫНДА
Смоленск районында партизаннарның «Саша» дип аталган отряды оеша. Аның җитәкчесе Әхнәф Бикбаев, штаб начальнигы Хазат Садров икесе дә 18 нче укчы дивизия подразделениеләренең элекке командирлары була. Отряд партизаннары 1942 елның декабреннан 1943 елның сентябренә кадәр вакыт эчендә генә дә дошманның 33 эшелонын һәм 1 500 гитлерчыны юк итәләр. 1943 елның сентябрендә отряд Совет Армиясе частьларына килеп кушыла.
Смоленск тирәләрендә оешкан партизан отрядларының берсенә сугышка чаклы Казанда аспирантурада укыган Назар Бирюков командалык итә. Смоленск партия оешмасы архивы фондларында саклана торган характеристикада Назар Бирюковның 1942 елның февраленнән 1943 елның сентябренә кадәр партизаннарның биш отрядын оештыруы турында әйтелә. 1942 елның б августында уздырылган бер операция вакытында гына да ул үзенең отряды белән немецларның корал һәм азык-төлек төягән 400 олавын юк итә. Бу эшне башкарганда 25 ләп фашист үтерелә. Назар Бирюков 78 кешелек отрядны безнең якка алып чыга һәм Кызыл Армия частьларына китереп куша.
«Батя» дип исемләнгән Бишенче Смоленск берләшмәсе партизаннары куркусыз разведчик Мәгьдәнур Гыйльфановның исемен телләреннән төшермиләр. Партизаннардан беренче буларак ул Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
«РККАның 24 еллыгы» дип аталган һәм Смоленск тирәләрендә ике ел буе хәрәкәт иткән партизан полкының комиссары Гаян Әмиров була. Полк, гитлерчыларны тар-мар итеп, Смоленск өлкәсендәге 16 авыл Советы территориясендә яңадан Совет власте һәм колхозлар оештыра.
Безнең якташларыбыз Белоруссия партизаннары арасында да күп була. Революцион бәйрәмнәр уңае белән республикабыз хезмәт ияләре партизаннарга котлаулар, бүләкләр җибәрәләр. 1943 елда. Яңа ел уңае белән, мәсәлән, Белоруссия партизаннарына Татарстаннан 15 мең аптечка җибәрелә. Татарстан хеамәт ияләренең кайгыртучанлыгына җавап итеп, Белоруссия партизаннары җитәкчеләре 1942 елның ноябренда менә мондый хат язып салалар: «Хөрмәтле иптәшләр! Татар халкының безгә җибәргән бүләкләрен алдык. Белоруссия партизаннары исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең бүләкләрегез Советлар Союзында яшәүче аерым милләтләрнең бер-берләренә карата булган чиксез мәхәббәтен һәм какшамас дуслыгын чагылдыра... Совет Татарстанының данлы уллары немец илбасарларына каршы безнең белән бергә көрәшүләренә без чиксез шатбыз». Хат ахырында якташларыбызның батырлыклары турында сөйләнә.
Партиянең Покровск райкомы секретаре җитәкчелегендә Орша янында хәрәкәт иткән партизан отряды члены — Чүпрәле районының Иске Чокалы авылы колхозчысы Сөләйман Хәлиуллов дошман тылында диверсия эшләре алып бара, уннарча гитлерчыны дөмектерә. Элеккеге Биләр районында туып-үскән партизан — снайпер Гатаулла Үләнгов Белоруссиядәге партизан отрядларының берсендә була һәм снайпер мылтыгыннан атып 83 фашистны «теге дөнья»га озата. Моның өчен ул хөкүмәтебез тарафыннан Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Бөгелмә егете Борис Пахомов 1941 елның ахырында, 1942 елның язында Гродно шәһәре янында партизаннар отрядында сугыша һәм Иодичн хуторында батырларча һәлак була.
Чистай урта мәктәбен тәмамлаган комсомолка Р. Заһирова 1941 елның октябренда. үзен фронтка җибәрүләрен сорап, ВЛКСМ Үзәк Комитетына гариза яза. Ул Көнбатыш фронт штабындагы махсус партизан частенда хезмәт итә. Белоруссия территориясендәге партизаннар белән бер үк сафларда торып сугыша.
Минск шәһәреннән ерак түгел урнашкан Рудна районындагы партизаннарга Салих Хафизов килеп кушыла. Сугышчан дусты М. Д. Орловның истәлекләренә караганда, беренче операция вакытында ук алар, партизаннар группасы белән берлектә, биш полицайны юк итәләр, отряд өчен азык-төлек табып кайталар. Бу группа соңыннан 800 дән артык кешене берләштергән «Знамя» отряды булып үсә. Салих Хафизов бик күп батырлыклар күрсәтә. Минск өлкәсенең Червенск районында уздырылган бер операция вакытында ул батырларча һәлак була.
Татарстанлылар Украина җирендә дә күп була.
1941 елның октябрь аенда дошман тылына Куйбышев районының Никольское
авылында туып-үскән политрук Петр Васильевич Васильев җибәрелә. Аңа Сумск өлкәсендә партизаннар хәрәкәте оештыру бурычы йөкләнә. Васильев 19 урында оборона группалары оештыруга ирешә. Ул группалар соңыннан партизан отрядлары булып үсәләр. Васильев партизаннар группасының командиры, аннан В. И. Ленин исемендәге отрядның комиссары, ахырдан Ковпак берләшмәсе составындагы Дзержинский исемендәге бригаданың комиссары була. Ул Сумск. Орел. 5 Курск өлкәләрендә сугыша һәм үз кулы белән 35 гитлерчыны юк итә. Дзержнн- ~ ский исемендәге бригада 1943 елның мартында Кызыл Армиянең һөҗүм итеп g баручы частьлары белән кушыла. t-
Партизаннар хәрәкәте торган саен максатлырак була бара. 1942 елның - 30 маенда Дәүләт Оборона Комитеты Верховный Башкомандующий ставкасы кар- ? шында партизаннар хәрәкәтенең Үзәк штабын төзегәч, партизан отрядларының Э регуляр частьлар белән берлектә хәрәкәт итүләре тагын да яхшыра. Үзәк штаб- =1 ның Башкомандующие итеп маршал К. Е. Ворошилов, штаб начальнигы итеп м П. К. Пономаренко билгеләнә. Фронт Хәрби советлары каршында да партизаннар u хәрәкәте штаблары булдырыла.
1942 елның август ахырында Үзәк штаб Брянск өлкәсендә хәрәкәт иткән партизан отрядлары командирлары һәм комиссарларының киңәшмәсен җыя. Киңәш- Э мә партизаннар хәрәкәтенең тәҗрибәсен уртаклаша, аның белән җитәкчелек итүдә £ булган кимчелекләрне ача. алда торган бурычларны билгели. Киңәшмәдә катна- 3 шучылар партия һәм дәүләт җитәкчеләре белән очрашалар. Киңәшмәнең эшенә ♦ йомгак ясап, «Правда» газетасы үзенең 1942 елгы 4 ноябрь санында баш мәкалә и урнаштыра.
Партизаннар хәрәкәте көннән-көн киңрәк колач җәя. 1942 елнын ахырында < һәм 1943 елның башында партизаннар сафында 120 меңнән артык патриот сугыш л са, 1943 ел ахырына аларның саны 260 меңгә җитә. 1943 елның җәендә дошман тылындагы 200 мең квадрат километр җир совет партизаннары контрольлегендә с була. 3
1943 ел эчендә партизаннар һәм яшерен оешма членнары дошман поездларын. ~ гарнизоннарын, штабларын 1942 елга караганда 5 тапкыр, аның җанлы көчен ч 4 тапкыр күбрәк юк итәләр.
Дошман командованиесе 1942 елның җәеннән башлап совет-герман фронтын -э дагы үзенең 10 процент көчен партизаннарга каршы сугышу өчен тота.
1943—1944 елларда да безнең якташларыбыз халык үч алучылары сафларында көрәшүләрен дәвам итәләр. Чистай районының Татар Ялтаны авылы егете Әхмәт Ситдиков башта икенче махсус партизаннар бригадасының җимерү эшләре алып бару группасы командиры була, аннан соң Знче партизаннар бригадасы составында Ленинград янында сугыша. 1942—1943 елның кышында бригада Псков өлкәсенең Порховск районында хәрәкәт итә. Әхмәт Ситдиков һәр вакыт иң хәвефле бурычларны үти. Партизаннар отрядында күрсәткән батырлыклары өчен ул өч тапкыр сугышчан орден белән бүләкләнә. 1943 елның башыида Знче бригаданың партизаннар полкы командиры итеп билгеләнә. Шул ук елның 8 февраль төнендә ул командалык иткән полк дошманның бер станциядәге гарнизонын тар-мар нтә. Подсевы-Славковичи юлындагы таш күперне һәм Узу елгасы аша салынган тимер юл күперен шартлата. 23 февраль төнендә исә җәзалаучылар отрядын юк итә.
1943 елның июнендә бригада авыр сугышлар алып бара. Җәзалаучы башки сәрлор белән ул 44 тапкыр бугазга-бугаз килә. Шундый тартышларның берсендә куркусыз партизан, полк командиры Әхмәт Ситдиков батырларча һәлак була.
Калинин фронтының разведка бүлеге каршындагы җимерү эшләре алып баручы группада казанлы Михаил Иванович Платонов хезмәт итә. 1943 елкың маенда группага Березовка авылыннан төньяктарак үтүче тимер юлны сафтан чыгару бурычы йөкләнә. Дошманның җанлы көчләре, кораллары төялгән унбер эшелоны юк ителә. Фашистлар җәза отряды чакыралар. Аларның штаблары Верезовкада урнашкан була. Группаны төрле яктан кысрыклый башлыйлар. Шундый кыен хәлдә калган разведчиклар кыю операция ясыйлар: төи уртасында фашист сакчысын үтереп, алты почмаклы өй янында торган җиңел машинаны бер
як читкә тәгәрәтәләр. Берникадәр вакыттан партизаннар төялгән машина юлга чыга. Фашистлар тревога күтәрәләр, ләкин инде соң була. Разведчиклар группасы уннарча километрларга сузылган урманлы районга күчеп өлгерәләр.
«Үч алучы» дип аталган партизаннар отрядында безнең якташыбыз коммунист Әсгат Зәкиев дошманга каршы көрәш алып бара. Отрядның исән калган командиры Иван Федотович Елецких һәм партизан Альгирдас Гловацкас аның кыю, җитез партизан булуы турында сөйлиләр. Әсгат дошман эшелоннарын һәм дистәләрчә гитлерчыны юк итә.
Константин Заслоновның Орша янында хәрәкәт иткән «Победа» отряды составында татар шагыйре Зәки Нури разведка начальнигы булып сугыша. Сугышчан батырлыклары өчен ул Ватан Сугышы ордены белән бүләкләнә. Шәһәрне азат иткәннән соң Белоруссия партизаннары штабы аны Орша шәһәр советы башкарма комитеты председателе урынбасары итеп билгели. Татарстанга 1946 елда кайта.
Белоруссиядә Советлар Союзы Герое В. М. Неклюдов җитәкчелек иткән «Боевой* партизаннар отрядында Таһир Моратов, Шәймәрдән Бадретдинов һәм башкалар сокланырлык батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Сабуров, Ковпак, Федоров командалыгында Брянск урманнарында дошман тылына зур-зур рейдлар ясаган берләшмәләрдә дә безнең бик күп якташларыбыз булган. Николай Орлов (Гатаулла Минаев) үзенең партизанлык биографиясен Сабуров берләшмәсенең «Ватан өчен» отрядында башлаган. 1943 елның язында Гатаулла Минаев шартлатучы-диверсантлар группасының командиры итеп билгеләнә. Тимер юлларда гөрселдәү авазлары әледән-әле ишетелә башлый. Орлов- Минаев группасы Курск дугасындагы сугышлар вакытында аеруча актив эш алып бара. 1943 елның 15 июлендә бер сәгать эчендә Лукинец-Сарны тимер юлының өч километр буыны тулысынча җимерелә: рельслар, күперләр шартлатыла, элемтә линияләре юкка чыгарыла. «Диверсияләр патшасы» — яшерен оешма секретаре В. А. Бегма Орлов-Минаев турында әнә шулай дип язды. Орлов-Минаев группасы ике ел вакыт эчендә дошманга искиткеч зур зыян китерә: шоссе һәм таш юлларда 27 күпер, 4 тимер юл күпере шартлатыла, 23 танк һәм бронемашина, 20 орудие, 35 паровоз, 350 вагон һәм платформа, күп санлы элемтә әйберләре һәм башка техника сафтан чыгарыла, мең ярым чамасы илбасар «теге дөньяга» озатыла һәм яралана. Актаныш районының Зөбәер авылында туып үскән Гатаулла Минаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бәйрәмгали Хәлиуллин оккупантларга каршы А. Федоров берләшмәсенең Клим Ворошилов исемендәге отрядында сугыша. Отрядта ул диверсияләр буенча танылган белгеч булып җитешә. 1943 елның җәендә — Курск дугасында сугышның иң кызган чорында — үзенең группасы белән ул гитлерчыларның сугыш техникасы һәм солдатлары төялгән 53 эшелонын мәтәлдерә. Бу хакта фашистлар газеталарында болай дип язалар: «Ковель районында партизаннар хәрәкәт итми. Гади рус Иваннары мондый хәрби хәйләгә сәләтле түгел. Анда махсус хәзерләнеп, Мәскәү- дән җибәрелгән диверсантлар эш итәләр».
Бәйрәмгали Хәлиуллин отрядта штаб начальнигы, аннан партизан отряды командиры булып хезмәт итә. Батырлыгы өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Ленин орденнары белән бүләкләнә.
Григорий Спиридонов дошманнан А. Федоров берләшмәсендә үч ала. 1942 елның җәендә Егор Быков отделениесе составында ул полицайларны һәм ашлык урырга чыккан сатлык җаннарны юк итүгә катнаша. Партизаннар ике йөздән артык олау кулга төшерәләр. Г. Спиридонов берүзе дошманның өч эшелонын юк итә. 1943 елның җәендә, Курск дугасында сугышлар башланыр алдыннан, җәзалаучы башкисәрләргә каршы аяусыз көрәш алып барыла. Партизаннар отде- делениесе командиры Егор Быков сөйләвенчә, июнь башында отряд Восточная Заря поселогы районында дошман засадасына юлыга.
— Барыгызга да урманга чигенергә! — дип әмер бирә комиссар Семенов.— Быков отделениесенә чигенүчеләрне каплап торырга!
Отделение көчле ут ача. Гриша Спиридонов берүзе унлап гитлерчыны юк итә. Ләкин көч ягыннан үзләренең өстенлекләрен сизгән бер төркем фашистлар, исән килеш кулга алырга теләп, Гришага ташланалар. Шунда ул аягүрә торып баса һәм
тагын дистәгә якын гитлерчыны җиргә ега. Зәһәрләнгән башкисәрләр геройны атып үтерәләр. Группада исән калганнар Мамаев урманына кереп яшеренәләр.
Федоров берләшмәсенең 4 нче Клетнянск бригадасы взводы командиры ярдәмчесе М. Рогожев 1943 елның январенда Жудилово станциясенә урнашкан дошман гарнизонын тар-мар иткәндә пулеметчы-партизан Фазылның зур батырлык күрсәтүен искә алып сөйли. Пулеметын тоткан хәлдә аягүрә басып, ул. ут ача-ача, алга ♦ ыргыла. Аннан соң гитлерчылар атып яткан йортка ике граната ыргыта. Ул ыргыткан гранаталар фашистларның ут ноктасын тончыктыра. Ләкнн Фазыл үзе дә = авыр яралана. Аны самолет белән Мәскәүгә озаталар. R
А. Федоров берләшмәсендә безнең тагын бер якташыбыз — Нигъмәт Маханов р батырлыгы белән дан ала. Сугышның беренче көннәрендә үк инде ул Сугышчан - Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1942 елның маенда авыр яраланган хәлдә g немецларга әсир төшә. Лагерьдан партизаннарга кача. Октябрь аенда разведчик = итеп билгеләнә һәм бер үк вакытта фельдшерлык вазифаларын да үти.
Төрле партизан отрядларында безнең якташларыбыз Михаил Атналов, Майра Бәхтиярова. Габдрахман Баев, Сергей Быстров, Петр Белозеров. X. Садриев һәм « башкалар зур батырлыклар күрсәтеп сугышалар.
Партизаннар белән элемтә тотуда, аларга ярдәм итүдә катнашучыларның 5 тырышлыклары да игътибарга лаек. Фронт санитар авиациясе очучысы Зәкәрия < Нохов төнге ике очыш вакытында Витебск урманыннан партизаннар отрядын £ эзләп таба һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен соңыннан 150 очыш ясый, партизаннарга радиостанция, корал, азык-төлек алып килә, уннарча яралыларны «Зур * а җиргә» алып чыга.
Татарстан уллары һәм кызларының исемнәре яшерен оешмаларда героик — көрәш алып баручылар арасында да очрый. Яшерен оешмалар шәһәрләрдә, тимер <юл станцияләрендә, предприятиеләрдә — дошманга зыян китерергә мөмкин булган < һәр урында төзелә. Аларның нигезен дошман тылында легаль булмаган эш алып “ бару өчен калдырылган партия оешмалары, партия һәм комсомол группалары с тәшкил итә. Ул оешмалар һәм группалар тирәсенә партиясез совет патриотлары - туплана.
Фашистлар тарафыннан басып алынган Днепропетровск шәһәрендә антп- п фашистик эшне татар халкы вәкилләреннән укытучы Фатыйма Гафурова һәм агач “ эшкәртү предприятиесе эшчесе Мәхмүт Калинкин алып баралар. Яшерен оешма о членнары буларак, аларның заданиеләре буенча патриотлар лагерьлардан совет Эб әсирләрен качыруны оештыралар, диверсияләр алып баралар, предприятиеләрдә саботажлык эшләре ясыйлар, партизаннарны корал һәм медикаментлар белән тәэмин итәләр. Совет информбюросы сводкаларын тараталар, листовкалар ябыштыралар. Бер төн эчендә, мәсәлән, шәһәрдә алар тарафыннан өч йөздән артык рәсемле плакат ябыштырыла. Рәсемнәр астына гитлерчыларны мыскыллаган текст лар языла. 1942 елның июлендә гестапочылар яшерен оешмада эш алып барганнары өчен Ф. Гафурова һәм М. Калннкинны кулга алалар. 2 августта атарга алып барганда Фатыйма, машина кузовы уртасына басып: «Башларыгызны имәгез! Әйдәгез җырлыйбыз!»—дип кычкыра һәм «Интернационал»ны җырлый башлый.
Совет Армиясе лейтенанты Иван Константинович Кабушкин сугышны СССР- ның көнбатыш чигендә каршылый. Чолганышта кала, әсир төшә, аннан кача, һәм ниһаять, ул Мннскида. Монда ул Минск шәһәр яшерен оешмасы членнары — Исай Казинец. Дмитрий Короткевич, Константин Хмелевский һәм башкалар белән очрашуга ирешә. Яшерен оешма членнары Кабушкинга ышаныч белдерәләр, аны сатлык җаннарны табу һәм юк итү бүлеге җитәкчесе итеп куялар. Кабушкин биредә Жан исеме белән йөри. Ул шәһәрнең географиясен: ишегалларын, шәһәр читендәге бистәләрне, җимерек подвалларны ныклап өйрәнә. Боларның барысы да кыен минутта куркынычсыз урынга яшеренү өчен кирәк була. Кабушкин үзен оста оештыручы итеп таныта. Озакламый ул партия шәһәр комитеты яшерен оешмасының оператив группасы начальнигы итеп билгеләнә.
Партия шәһәр комитеты утырышлары гадәттә Исай Казинец квартирасында уздырыла. Ул утырышларда чираттагы диверсияләр турында фнкер алышалар.
таратылырга тиешле яшерен листовкаларны тикшерәләр, «Звезда» газетасы өчен мәкаләләр әзерлиләр. Иң куркыныч, иң хәтәр операцияләр Жанга тапшырыла. Ул аларны искиткеч осталык белән башкарып чыга. Үзенең ударларын Жан иң беренче чиратта гестапочыларга, башкисәрләргә каршы юнәлтә. Аларны аяусыз эзәрлекли, кичке сәгатьләрдә нинди урыннарда булуларын ачыклый. Кабушкин үз кулы белән 13 гитлерчы чиновник һәм офицерны юк итә. Бер үк вакытта ул дошманның машиналары күп йөри торган Могилев шоссесында да диверсияләр оештыра.
Фашистлар Жанны озак эзәрлеклиләр. Бер сатлык җан аның буй-сынын, төс-бптен, барлык сыйфатларын хәбәр итә. Шәһәр буенча белдерүләр ябыштырыла. Жанны тотып бирүчегә зур сумма вәгъдә ителә. 1942 елның маенда яшерен оешманың күп кенә җитәкчеләре — И. Казинец, Д. Короткевич, К. Хмелевский һәм башкалар кулга алына. Гитлерчылар оешма җитәкчесез калды дип уйлыйлар. Ләкин шул вакыт Минск төрмәсе капкаларында типографиядә басылган листовкалар күренә. «Яшерен оешма яши һәм көрәшә» диелә ул листовкаларда. Аларны Жан ябыштырган була.
Ниһаять, фашистлар аны тотып алалар, кеше ышанмаслык ысуллар белән җәзалыйлар. Ләкин Кабушкин барысына да түзә, иптәшләре турында палачларга бер сүз дә әйтми. Җәзалап үтереләсе төндә аңа иреккә хат кисәге тапшырырга насыйп була. Анда болай диелә: «...Үлсәм үләм, әмма кабахәт җан булачак түгелмен... Алар бернинди яңалык ала алмадылар... Бер генә кешене дә сатмадым. Ә миңа каршы шактый зур материал тупланган... Мин нишләргә тиеш идем сон? Мин үземнең бөтен тормышымны прогрессив кешелекнең, халык һәм Ватанның бәхете өчен багышларга карар кылдым».
Минск урамнарының берсенә Кабушкин исеме бирелгән.
Язучы С. С. Смирновның эзләнү һәм тикшеренүләре нәтиҗәсендә Сещинск һәм Брянск яшерен оешмаларының сугышчан эшләре бөтен илгә билгеле булды. Фашистларның хәрби аэродромында эшләүче поляк патриотлары белән берлектә, бу яшерен оешмаларның членнары самолетларга магнитлы миналар куялар. Ул миналар я аэродромда ук, яисә очыш вакытында шартлыйлар. Шул юл белән дошманның уннарча самолеты шартлатыла. Курск сугышы вакытында гына да гитлерчылар авиациясенең полктан артык самолеты юк ителә. Сещинск яшерен оешмасында эш алып баручылар арасында Абделхак Аглиуллин исеме дә бар.
Безнең якташлар шулай ук Кырымдагы яшерен оешмалар эшендә дә актпв катнашалар. 1942 елның октябренда Тимершәех Гайнанов үзенең дүрт иптәше белән Кырымга, Зуйсктан ерак булмаган урманга самолетта очып төшә. Бу группа кыска гына вакыт эчендә Воинка авылында 12 кешедән торган патриотик оешма, якын-тирә авылларда яшерен эш алып баручы группалар төзүгә, Симферопольдәге яшерен оешма белән элемтәгә керүгә ирешә. Гайнанов Зуйск урманнарындагы группалар һәм яшерен оешмалар җитәкчеләре арасында элемтәче вазифасын үти. шартлаткычлар эзләп таба, разведка материаллары җыя. Гайнанов тапкан миналарны шартлатып, Джанкой янында немецларның хәрби составы күккә очырыла. Ул тапшырган мәгълүматлар нигезендә совет самолетлары дошман аэродромын бомбага тоталар. Тимершәех Гайнанов һөҗүм итеп килүче совет гаскәрләре өчен Симферополь картасын әзерләүгә катнаша. Гитлерчылар тарафыннан Кырымга китерелгән чех дивизиясендәге антифашист солдатларны партизан отрядларына озата. Зур куркыныч якынлашуын хәбәр итеп, Кырым яшерен оешмасы җитәкчесе И. Козловның һәм башкаларның тормышын саклап кала. Арыслан йөрәкле, салкын канлы, ифрат түземле бу кеше катлаулы һәм куркыныч хәлләрдән күп тапкырлар исән-имин котыла.
Симферополь яшерен оешмасының бер группасы белән Татарстан сәнгать техникумында тәрбияләнгән, җирле драма театры рәссаме коммунист Николай Андреевич Барышев җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән группа эшенә безнең тагын бер якташыбыз, Казандагы театр студиясе артисты Д. К. Добросмыслов та катнаша.
Симферополь яшерен оешмасы члены Е. Л. Лазарева бу группаның эшчән- леге турында менә нәрсәләр сөйли: «Бу патриотик группа куркусыз, дисцпплина-
лы, менә дигән оештыручы, үз һөнәренә гашыйк әйбәт рәссам Н. А. Барышев тарафыннан төзелде... Группа членнары листовкалар. Совет информбюросы сводкаларын, совет газеталарын тараттылар... Хәрби әсирләр белән элемтә тоттылар, аларга өс һәм аяк киемнәре, ашамлыклар табып китерделәр. Барышев театр студиясе оештырды. Студиячеләр хәйләсе астында анда группаның яшь членнары эш алып барды».
Бу студия тагын икенче бер вазифаны да үти. Совет яшьләрен күпләп-күпләп Германиягә куу башлангач, студия үзенә «яшь талантлар» туплый башлый. Бервакыт «имтихан»да кызыклы хәл булып ала. Комиссия өстәле янына яшь кенә бер үсмер килеп баса. Бактың исә, ул шигырь дә сөйли белми, көй дә чыгара белми икән. Шунда жюри аңа нинди дә булса берәр җыр җырларга куша. Үсмер егет бераз уйлап тора да «Интернациональны җырлап җибәрә. Имтихан алучы совет патриотлары аңа рәхмәт әйтәләр һәм студиягә кабул итәләр. Шул рәвешле патриотлар яшьләрнең күпмедер өлешен Германиягә куылудан коткарып калалар.
Симферополь яшерен партия оешмасы секретаре И. Козлов болай дип искә ала: «Аңлашыла ки, Кызыл Армиянең Кырымга һөҗүме активлашкан моментта немецлар, һичшиксез, театрны юк итәргә, артистларны һәм аларның әйберләрен алып китәргә тырышачаклар иде. Партиянең шәһәр комитеты яшерен оешмасы Барышев һәм аның группасы алдына өч төрле бурыч — театрны таркатуга юл куймау, артистларны Германиягә куыл алып китүдән саклап калу, аларның әйберләрен яшерү бурычларын куйды. Группа бу бурычларны уңышлы үтәде».
Барышев группасы яшерен оешма куйган тагын икенче бер зур һәм җаваплы бурычны үти: немецларның барлык хәрби объектларын, миналар куелган йортларны күрсәтеп, шәһәрнең картасын төзи. Мондый картаның һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия командованиесенә һәм партизан отрядлары штабына кирәклеге көн кебек ачык. Группа членнары шәһәрне районнарга бүләләр һәм чын мәгънәсендә һәрбер йортны тикшереп чыгалар, немецларның хәрби объектларын күзәтәләр. Җыелган мәгълүматлар нигезендә әлеге карта вшләнә һәм «Зур җир»гә җибәрелә. 1944 елның март урталарында гестапочылар куркусыз Барышевны. аның иптәшләрен кулга алалар һәм. илбасарларны Симферопольдән куып чыгарырга өч көн калгач, барысын да атып үтерәләр.
Еш кына очракларда яшерен оешмалар һәм сугышчан группалар, совет гаскәрләре якынлашып килгәндә, партизан отрядлары булып әвереләләр. Моңа мисал итеп Минһаҗ Тимеров группасын алырга була. Сугышчан бурычын үтәгән вакытта немецлар Минһаҗ Тимеровның самолетын бәреп төшерәләр. Очучы Украинадагы Захарино авылына яшеренә. Монда ул яшерен оешма төзи. Оешма Германиягә икмәк чыгаруга, ашлык сугуга каршы яшерен эш алып бара, авыл хуҗалыгы машиналарын сафтан чыгара. Оешма членнары телефон линияләрен бозалар, автомашиналарның шиннарын тишәләр. 1943 елның ноябренда, совет гаскәрләре Днепрны кичкәндә, Тимеровның йөз кешелек отряды партизаннар ысулы белән эш итүгә күчә: бу районда оборона тоткан гитлерчыларга һөҗүм итә. Каушап калган дошман качарга мәҗбүр була. Захарино баш күтәргән авыл халкы тарафыннан азат ителә. Икенче көнне авылга совет гаскәрләре керә.
Сугыш елларында дошман басып алган территорияләрдә илебез партизаннары һәм яшерен оешма членнары миллион ярым немец офицерын һәм солдатын, аларга хезмәткә ялланган сатлык җаннарны юк итәләр. Дошманга китерелгән бу зыянда Татарстан уллары һәм кызларының да зур өлеше бар. Дошман тылында партизан отрядлары һәм яшерен оешмалар алып барган көрәш зур мораль-политик һәм хорби-стратегик әһәмияткә ия булып тора. Европада икенче фронт ачыл-маган шартларда партизаннар хәрәкәте фашист илбасарларга каршы көрәштә чын мәгънәсендә икенче фронт ролен үтәде.