Логотип Казан Утлары
Очерк

ТУГАН АВЫЛ, ТУГАН ҖИР...


тена сәгате уникене сукты. Төн уртасы. Ә Нур- гаяз һаман да өле йокыга китә алмый. Өй эче тып-тын. Янәшәдә хатынының тигез сулавы ишетелә дә, ачу китереп, сәгать тыкылдый. «Әллә торып туктатырга инде»,— дип уйлап алды Нурга- яз. Ләкин, хатынын уятырга теләмичә, бу уеннан кире кайтты.
Тышта җил көчәйде, буран дулый. Вакыты шул, февраль бураннары. Җил ыжылдавы аның йокысын бөтенләй ачты. Хет торып киен дә, йортка чыгып, хәлдән тайганчы кар көрә. Арыгач, шәт, йоклап та кителер иде.
...Нургаязның йоклый алмау сәбәбе кичә партком бүлмәсендә председатель Фәттәхов белән булган сөйләшү, дөресрәге, ярыйсы ук әйткәләшеп алу иде. Сәләхов кичәге бу күңелсез сөйләшүне яңадан исенә төшерде, председательнең һәм үзенең сүзләрен кабат-кабат анализлап карады. Ләкин барыбер Фәттәховның үзенә халык ышанып тапшырган җаваплы эшкә шулай искитмичә каравын, председатель була торып, үзе җитәкчелек иткән колхозда эшләрнең алга бармавына һич тә пошынмый йөрүен аңлый да, аклый да алмады.
Партком секретаре буларак, Сәләхов күптән инде председатель белән ачыктан-ачык сөйләшергә җыенып йөри иде. Ләкин ничектер җае чыкмады, әллә инде сүз башларга уңайсызландымы, һаман иртәгә, берсекөнгә, киләсе атнага дип, кичектерә килде. Ниһаять, кичә сөйләшергә булды, чөнки тагын кичектерер мөмкинлек калмаган иде. Озакламый колхозчыларның отчет-сайлау җыелышы, хуҗалыкның яңа җитәкчеләрен билгеләү. Фәттәхов белән коммунистларча, җитди итеп сөйләшергә тиеш иде партком секретаре. Җыелышка кадәр председательнең киләчәккә уй-фикерләрен, тотачак позициясен ачыкларга кирәк иде. Чынлап торып эшкә тотынырга уйлыймы ул, әллә һаман да Әлмәттә яшәп, Әмзәдә кунак булып кына йөрергә исәплиме? Председательнең берничәшәр көн колхозда күренмәве, булганда да тизрәк Әлмәткә семьясы янына кайтып китәргә ашыгуы һич тә килешле хәл түгел иде. Төрле вакыт, төрле эш була, төн уртасында торып та ашыгыч мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Ә ул, председатель, кызу
урак өстендә дә йокысын туйдырып, инде кояш байтак күтәрелгәч кенә идарәгә килә.
Мондый «җитәкчелек»нең нәтиҗәләре күз алдында. Элегрәк Октябрь районында алдынгылардан саналган «Комбайн» колхозы үз позицияләрен югалта бара, аның исеме сводкаларда һаман да артта- гырак урынга күчә. Игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да башка хуҗалыклар яңадан-яңа үрләргә менәләр, ә «Комбайн» колхозы бер урында таптана. Башкалар алга барганда бер урында таптану артта калу дигән сүз ул. Соң уйлап кара: узган елда колхоз бөртек- леләрнең гектарыннан нибары — 8,3 центнер, шикәр чөгендереннән 72 центнер уңыш үстерде. Бер сыердан нибары 1360 килограмм сөт савылды. Бу — колхозның мөмкинлекләреннән бик күп түбән. Уңышны да, терлекләрнең продуктлылыгын да бермә-бер арттырырга мөмкин бит. Бары тик хезмәтне фәнни нигездә оештыра белергә дә, һәркемнең үзенә тапшырылган эш өчен янып йөрүенә ирешергә генә кирәк...
Кичә председатель белән шул хакта сөйләште Сәләхов. Кызмыйча, сабыр гына аңлатырга тырышты. Әйткәннәрнең үз уйлары гына түгел, партком һәм барлык коммунистлар фикере булуына басым ясады. Сүз уңаенда: «Миннәхмәт, семьяңны да Әмзәгә күчерергә, кунак булып түгел, хуҗа булып эшләргә һәм эшләргә кирәк»,— диде. Фәт- тәхов аңлар, чын күңелдән сөйләшербез дип уйлаган иде, ләкин барып чыкмады. Председатель аның сүзләрен теләмичә, үпкә белән тыңлады, ә аннары бөтенләй кабынып китте, иптәшләрчә сөйләшүне рәсми тонга күчерде.
— Менә нәрсә, иптәш Сәләхов, партком секретаре булдым дигәч тә, үзегезне һәркемнән өстен куеп, акыл өйрәтүче булып сөйләшмәгез әле. Секретарь булуыгызга ничә генә ай үткәнен дә онытмагыз. Әлегә үзегезнең дә телгә алып сөйләрлек эш күрсәтә алганыгыз юк. Сездә булган акыл бездә дә бар... Аннан соң, үз семьямны Әлмәттәме, әллә Әмзәдәме яшәтүне сездән башка да хәл итәрмен, безнең шәхси тормышыбызга кысылмасагыз иде. Инде янә дә килеп, үзегезне генә эш өчен янучы, теләсә нәрсәне дә булдыра алучы дип уйлыйсыз икән, рәхим итегез: озакламый җыелыш, тотыгыз да дилбегәне үз кулыгызга алыгыз. Күрербез, ничек председательлек итәрсез икән... Менә шул. Ә хәзергә хушыгыз, ашыгам. Әнә буран күтәрелергә тора, шактый ара үтәсе бар. Семьям янына кайтырга, шәт, хакым бардыр...
һәм Фәттәхов ишекне шапылдатып япты да идарә каршындагы « газик »ка ашыкты...
«Әйе, сөйләшү барып чыкмады,— дип куйды Нургаяз үз-үзенә. — Аңламады ни әйтергә теләгәнне. Күңеле монда түгел шул аның. Туган авылы булмагач, барыбер моннан китәчәкмен, дип фикер йөртә. Туган-үскән җире булса, бүтәнчәрәк уйлар иде».
Инде йокыга киткәндә Нургаязның колак төбендә Фәттәховның: «Тотыгыз да дилбегәне үз кулыгызга алыгыз. Күрербез, ничек председательлек итәрсез икән»,— дигән сүзләре яңгырагандай булды.
«Ә нәрсә, колхозчылар ышаныч күрсәтсәләр, мин каршы килмәс идем... Һәм болай эшләмәс тә идем»,— дип елмайды Сәләхов инде йокы аралаш.
*
* *
Колхозчыларның отчет-сайлау җыелышы Сәләхов өчен һич көтмә- гәнчәрәк килеп чыкты.
Әле отчет докладын партком белән идарәнең берләштерелгән утырышында тикшергәндә үк, Фәттәхов:
■ — Иптәшләр, мине идарәнең яңа составына кертмәгез, киләчәктә «Комбайн»да председатель булып кала алмыйм,— дип белдерде.
Партком һәм идарә членнарының:
— Иптәш Фәттәхов, бу ни дигән сүз инде? Сәбәбен аңлатсагыз икән,— диюләренә каршы ул: <
— Семья хәлләрем шуны таләп итә,— дип кенә җавап бирде. н Күрәсең, Фәттәхов бу турыда партиянең район комитеты җитәкче- -- ләре белән дә сөйләшкәндер. Булачак председатель кандидатурасын _ да тәкъдим иткән булса кирәк. Беркөн киңәшмәдән соң райкомның < икенче секретаре Сәләховны үзенә чакырды да:
— Иптәш Сәләхов, председателегез сездән китәргә җыена. Аның _ урынына сезне тәкъдим итәргә дигән фикер бар,— дип әйтте дә сал- з ды.
Сәләхов башта: <
— Әле минем партком секретаре булуыма да берничә ай гына £ бит. Эшнең җаена да кирәгенчә төшенеп өлгермәдем,— дип сүз куз- - гатмакчы булган иде дә, секретарь ике сөйләшмәслек иттереп:
— Бу хакта бюрода да сүз булды. Бюро членнары бик хуп күрә- о ләр сезнең кандидатурагызны,— диде.
— Колхозчылар ни әйтер бит әле? — диде Сәләхов.
— «Комбайн»да булганым бар, кешеләр белән дә сөйләшкәләдем. ә Колхозчылар каршы килмәсләр дип уйлыйм,— диде секретарь, бу х хакта сүз беткәнлеген белдереп. Сәләховка: с
— Партия кая кушса, шунда эшләрбез анысы. Тик менә...—дию- о дәи башка чара калмады.
...Менә җыелыш та үтте. Нургаяз Сәләхов партком секретаре түгел, колхоз председателе инде. Партия эшләрен Гәрәй Мусинга тапшырды. Төпле егет күренә, йөкне бергәләп тартырга булдылар аның белән. Хәер, таянырдай кешеләр аз түгел колхозда. Яңа Әмзә авылындагы иң зур бригаданы җитәкләүче Зөлкарнәй Галиевны гына ал. Кешеләр белән эшләүдә дә. хуҗалык эшләрен оештыруда да бай тәҗрибәсе бар аның. Бригада колхозда һәр вакыт алдынгы, күрсәткечләре башкаларныкыннан гел югары. Теләсә нинди эштә таянып була аңа. Ә механизаторларыбыз Гомәр Хуҗин, Ильяс Корбанов, Әдһәм Насыйбуллин, терлекчеләребез Фәнүзә Мәсгутова, Вәсимә Галиева. Фәния Калимуллина! Эш өчен янып йөрүче шундый намуслы кешеләр азмыни бездә! Әгәр күңелләренә юл таба алсаң, алар белән тауларны күчерергә була.
Тик менә кешеләр күңеленә туры юл табу, коллективның ышанычын казану җиңелдән түгел. Нәрсәдән башларга эшне? Кайсына тотынсаң да аварга торган читән кебек. Кызу эш өстендә эшче куллар җитми. Ә күпме егетләребез «шабашниклык»та йөри. Җиң сызганып эшләрдәй күпме япь-яшь хатыннар өйдә утыра, чөнки балаларны калдырырга урын юк. Ясле ачып җибәрсәң, рәхәтләнеп эшләрләр иде, югыйсә... Терлек абзарлары тишек-җимерек, колхозлашу елларында төзелгән килеш. Кичекмәстән яңа абзарлар салырга кирәк. Ләкин ничек? Колхозда балта осталары юк түгел, төзүчеләр бригадасы оештырып булыр иде. Агачтан салсаң, урман да кул төбендә генә. Тик менә терлекчелек биналарын агачтан салдырмыйсы иде. Усак бүрәнәләр күпмегә чыдый соң ул. Таштан, кирпечтән күтәртсәң икән. Ләкин материалын каян аласың? Якын-тирәдә табигый таш ятмалары юк. Кирпеч сатып алыр идең, акчасы кая? Үзебездә кирпеч заводы төзеп җибәрсәң менә дигән булыр иде дә бит. Кирпеч өчен яраклы балчык та җитәрлек, авыл янында ук. Эшне башлап җибәрү өчен ак
ча каян алырга? Колхозның экономикасы турында сөйләп торасы да юк, бер миллион ярым сум бурычы гына бар...
Шундый һәм шуңа охшашлы бүтән сораулар көндезен дә, төнен дә тынычлык бирмәде яшь председательгә. Хәтта: «Булдыра алмам, авылдашларым алдында көлкегә генә калырмын. Юккарак ризалаштым, ахры, шундый җаваплы эшкә. Фәттәхов та шулай нәрсә эшләргә дә белми аптырый торган булгандыр. Бәлки аңа юккарак каты-каты орынганмындыр»,— дигән чаклары да булды Нургаязның. Ләкин, тәртәгә бер җигелгәч, чыгымчылаудан файда юк инде, барыбер кам-чылаячаклар. Булдыра алган хәтле, камчылатмыйча гына тартырга кирәк. Бәлки бер җаена төшкәч, ул хәтле авыр да түгелдер әле йөк?!
* ♦
Ныклап, кат-кат уйлагач һәм җентекләп исәпләгәч-чутлагач, намуслы хезмәт ветераннары — колхозның аксакаллары белән киңәшләшкәч, Сәләхов, беренче чиратта, башкарылырга тиешле эшләрнең планын төзеде. Партком секретаре Гәрәй Мусин да бу перспектив планны яклавын әйтте. Шуннан соң Сәләхов бу мәсьәләне идарә утырышына куйды.
һич тә көтмәгәндә, идарә утырышы бик шау-шулы булды. Нур- гаяз идарә членнары перспектив планны бердәм якларлар дип өметләнгәндә, аңа ачыктан-ачык һәм катгый каршы төшүчеләр табылды. Бәхәс колхозчыларның хезмәт көннәренә гарантияле акчалата түләүгә күчү мәсьәләсен тикшергәндә кабынып китте һәм, колхозда башланырга тиешле төзелешләр турында сүз кузгалгач, Сәләхов өчен кимсетүле әрләшүгә әйләнде. Гаҗәп хәл, председательнең тәкъдимнәренә аның планнарын күтәреп алырга тиешле бухгалтерлар һәм экономистлар каршы чыктылар. Беренче булып, бухгалтер Габдулла Ми- напов күтәрелде:
— Яңа начальник зурдан куба инде ул,— дип башлады сүзен бухгалтер.— Шундый зур планнар белән эшкә керешү мактауга лаек, әлбәттә. Ләкин реаль планны хыял белән бутарга ярамый. Дөрес, колхозчыларга акчалата гарантияле түли башласаң, халык күңеленә бик хуш килер иде. Хәтта Нургаязга рәхмәт тә әйтерләр. Хезмәт дисциплинасы да ныгыр, председательнең дәрәҗәсе дә күтәрелер дип көтәргә мөмкин. Ләкин акча дигәнен каян алабыз соң, Нургаяз дус? Бер миллион да биш йөз мең сум бурычыбыз барын онытмагансыз- дыр бит? Бәлки күршеләрдән бурычка алып торырбыз?
— Кирәк булса бурычка да керербез,— диде Сәләхов, кырыс тонга күчеп.— Колхозчыларны материаль кызыксындырмый торып, хезмәт дисциплинасын ныгыту да, эшләп чыгарышны күтәрү дә мөмкин түгел. Ел ахырына кадәр бәясе билгесез булган хезмәт көненә эшләү туйдырган инде колхозчыларны. Аларның да бит эшләгәннәренә тиешлесен аласылары килә. «Шабашник»ларны гаеплибез дә, уйлабрак карасаң, аларны да аңларга була. Кемнең гел-гел вәгъдәгә эшлисе килә... Менә шуңа күрә мин яңадан кабатлыйм: хезмәткә акчалата гарантияле түләүгә күчәргә кирәк. Әгәр колхоз эшенә карашны уңай якка үзгәртергә ирешә алсак, бурычларыбызны да түләрбез, кассабызга саф табыш та туплый алырбыз...
— һәй, әфсен укып, бурычлар урынына кассабызда миллион ярым акча ятсын, дип кенә эш барып чыкса иде,— дип кинаяле көлде бухгалтер. — Ничек итеп тиз генә бурычтан котылмакчы булабыз
соц, Нургаяз иптәш Сәләхов? Әллә, борынгыдагыча, банкротлык игълан итеп, сумга биш-ун тиен түләү юлы беләнме?
— Бу цирк түгел, Габдулла, клоунланып торуның кирәге юк,— дип кистерде председатель. — Бурычтан котылуның да, керемне арттыруның да юлы бер генә: терлекчелектән продукт алуны арттыру, ф игенчелекнең һәм шикәр чөгендеренең уңышын күтәрү, ел саен тотрыклы уңыш үстерүгә ирешү. Бу — бер. Икенчедән, колхозчыларның тормыш-көнкүреш һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында да уйларга вакыт җитте. Зуррак семьялы кешенең өе кадәр клуб кисәге җитми инде хәзер яшьләргә. Күңел ачар, җыелып культуралы ял итәр урын юк. Шуңа күрә күпме егетләребез һәм кызларыбыз читкә китү ягын карыйлар. Эш өсте җитсә, идарәнең яртысын ясле итәбез. Бу көлке бит. Димәк, беренче чиратта, культура йорты, балалар яслесе һәм мәктәп салырга тиешбез... — Сыерлар җимерек абзарларда, дуңгызлар салкын аранда, ә без культура йорты салабыз? Менә хәлләр,— дип көлде экономист Кирам Җамалетдинов. — Яңа себерке чиста себерә дигәч тә, бераз чамалап селтәнергә кирәк. Бик каты бәргәләсәң, я себеркең сынар, я ш чүп-чарларны себерәм дип, такыр җирне дә чокырлатып бетерерсең, о йөрерлек тә калмас.
— Мин сезгә себерке дә, дворник та түгел, колхозчылар сайлап и куйган башлык,— диде Сәләхов кырысрак тавыш белән. — Һәрхәл- £ дә, дуңгызлар турында кайгыртканчы, кешеләрдән башлау дөресрәк £ булыр. Бу терлекләр турында оныту дигән сүз түгел әле. Менә кичек- £ мәстән кирәк булган объектларны төзик тә, терлек абзарларына то- з тынырбыз. Күп елларга чыдарлык итеп кирпечтән салырбыз, типовой проектлар буенча. х
— Ә кирпечен каян алабыз? — дип куйды Җамалетдинов.
— Үзебез эшләячәкбез. Башта кирпеч заводы салачакбыз,— диде председатель.
— Ай-да,— дип телен чартлатты экономист. — Үпкәләмә, Нургаяз, чыннан да хыялый икәнсең. Суга алмаган зур күтәрә, ди. Реаль мөмкинлекләрне, экономик хәлне исәпләргә кирәк башта. Эш башлаганда кешеләрне шулай шаккатырасы килә инде ул, тик юрганыңа күрә аягыңны сузарга кирәк бит. Хәтереңдә булса, мин дә председатель булып торган идем биредә. Уй-планнар зур иде дә, булдырып кына булмады.
— Менә шул булдыра алмаганга алып ташладылар да инде. — диде Сәләхов, ярсуын баса алмыйча. — Үзең булдыра алмагансың икән, бүтәннәргә комачаулама.
— Сез, иптәш Сәләхов, артык кәпәренмәгез әле, — дип сикереп торды Җамалетдинов. — Сез председатель икән, без дә идарә члены, коммунист. Малай шалайга җикеренгән кебек кычкырмагыз миңа...
Идарәдә тавыш купты, кемнең нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык калмады. Тынычланып, мәсьәләне объектив хәл итү мөмкин түгел иде. Сәләхов үзе дә аңлады моны һәм, яңадан кайтырбыз әле бу мәсьәләгә дип, утырышны ябарга мәҗбүр булды...
Урамда җил басылган, салкын көчәя төшкән. Саф һава Нургаяз- ны бераз тынычландырып җибәрде. Ул идарәдә булган сөйләшүгә анализ ясый башлады, кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын ачыкларга тырышты. «Үземдә дә гаеп бар, — дип куйды ул, бүгенге бәхәстә тынычлыгын җуюга ризасызланып. — Идарә утырышын яхшылап хәзерләмәдем, идарә членнарының фикерләрен алдан ачыклый алмадым. Утырышны партком секретаре кайткач үткәрергә кирәк иде. Көтмәдем, ашыктым. Тәҗрибәсезлек. Киләчәктә сабак булыр».
ТУГАН АВЫЛ, ТУГАН Ж.ИР,,
Колхоз производствосын күтәрүнең перспектив планы мәсьәләсе берничә атнадан соң партком һәм идарәнең берләштерелгән утырышына куелды. Камалетдинов, Минапов, Гарифуллин яңадан да акчалата түләүгә күчүгә каршы чыктылар, культура йортын, мәктәп салуны кичектерү кирәклеген куәтләделәр, ә кирпеч заводы салу хакында сүз чыккач, моның мәгънәсез эш булуын исбатларга тырыштылар.
— Нәрсәгә безгә кирпеч заводы? Кирпеч сугып кем баеган? Читтән сатып алып, подряд оешмалардан салдырсаң, байтак экономиялерәк булачак, — дип ышандырырга тырышты экономист, — «фәлән нәрсә фәлән кадәр булачак, төгән нәрсә фәләнгә төшәчәк» дип, саннар китерә-китерә.
Ләкин партком членнары да, идарә әгъзаларының күпчелеге дә председатель һәм партком секретаре тәкъдимнәрен хупладылар.
— Зур эшләр майтару бу. Баштарак читен дә булыр, аның каравы, перспективалы. Хәзер искечә, атлаган саен икеләнеп тә тукталып эш итә торган заман түгел. Партоешманың һәм идарәнең мондый перспектив план нигезендә эшләүгә күчүен хупларга кирәк, — диде Яңа Әмзәдәге бригада җитәкчесе Зөлкарнәй Галиев. — Безнең колхозчылар бертавыштан яклаячаклар моны. Кирпеч заводы кирәк. Үз базаң булмый торып, читтән кирпеч сатып алып кына әллә ни төзелешләр алып бара алмассың. Кыскасы, бу планны хупларга һәм җиң сызганып аны үтәү эшенә керешергә кирәк...
Ләкин план кабул итү, ул никадәр нигезле һәм реаль булса да, эшнең башы гына әле. Аны тормышка ашыра башлагач, һич көтмәгән каршылыклар килеп чыкты. Хезмәткә акчалата түләүгә күчүне колхозчылар шатланып каршыларлар дип уйланылган иде. Әмма гаҗәп хәл, көздән өсәкләрен ашлык белән тутырырга өйрәнгән авыл кешеләре бу яңалыкка шикләнеп карады. «Икмәгең булмагач, акча белән нишләрсең»,— диделәр. Колхозчыларга икмәкнең арзан бәя белән сатылачагы, тиешле акчаның билгеле бер өлешенә ашлык алырга мөмкинлек булачагы, акчалата түләүгә күчүнең нәкъ менә колхозчыларның үзләре өчен файдалы булуы турында бик күп аңлату эше алып барырга туры килде. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгәч, акчалата түләгәндә эш нормаларын билгеләү проблемасы килеп басты. Бердәм кулланма юк, күрше хуҗалыклар да бу юнәлештә беренче адымнарын гына ясыйлар иде әле. Хезмәт көннәренә түләү нормативларын нигез итеп алып, яңа тарифлар эшләргә туры килде. Бу исә очсыз-кы- рыйсыз бәхәсләр куптарды. Экономист белән баш бухгалтерның астыртын каршылык күрсәтүләре бу эшне тагын да катлауландыра төште...
Икенче кыенлык төзелеш эшләренә керешкәч килеп чыкты. Читтә «акча сугып» йөрүче балта осталары колхозның төзү бригадасында эшләргә теләмәделәр. «Сезнең тиеннәрегезгә карап торганчы, бүтән җирдә меңләп эшлибез»,— диделәр. Аларга карата колхоз Уставы нигезендә катгый чаралар күреләчәге белән куркыткач, кайберләре теләр-теләмәс кенә «шабашник»лыкларын ташларга булдылар. Ләкин башта барыбер уйлаганча бригаданы оештырып булмады. Ирек- сездән, читтән «шабашник»лар ялларга туры килде. Бер үк вакытта төзү бригадасында эшләүчеләрне материаль кызыксындыру чаралары билгеләнде, идарә карары белән бу эш өчен өстәмә чыгымнар тотылды. Шул ук чакта колхоз эшенә чыкмыйча, үз хуҗалыгы, үз интереслары турында гына кайгырткан кешеләргә карата кискен чара-лар күрелде.
Билгеле, күрелгән чаралар уңай нәтиҗә дә бирде. Ләкин председательнең яңа тәртипләре кайберәүләргә ошамады. Имеш-мимешләр һәм тузга язмаган гайбәтләр тарала башлады. Сәләхов башта моңа игътибар итмәгән иде дә, соңыннан ул шактый авырттыра торган шешкә әйләнде. «Яңа себерке»дән риза булмаган Минаповлар һәм . Җамалетдиновлар имеш-мимешләрне үз файдаларына бордылар. Район оешмаларына Сәләховның идарә членнары белән исәпләшмәве, „ колхозчылар белән тупас булуы, авылда үзен хокуклары чикләнмә- 2 гән «губернатор кебек тотуы», колхоз акчасын кирәкмәгән эшләргә _ туздыруы турында имзасыз хатлар агыла башлады. Аларны тикше- < рергә редакциядән, райкомнан, район Советы башкарма комитетын- £ нан кешеләр килде, һәр сәгате алтындай кыйммәт булган кызу эш - өстендә шул «хатлар»ны тикшерүгә күпме вакыт әрәм ителде, күпме | кәеф кырылды.
Беркөн райком секретаре Нургаязны үзенә чакырды һәм, шундый 5 хатларның берничәсен аңа күрсәтеп:
— Хатлар имзасыз, аноним булса да, утсыз төтен булмый дигән- ” дәй, тиешле нәтиҗәсен ясамыйча булмас, иптәш Сәләхов,— диде. ♦
Бу Нургаязның күңелен бик тә рәнҗетте. Эш дип янасың, ял-йо- f кы белмисең, ә кемнәрдер тонык суны болгата. Бу бит йөгереп бар- * ган атның башына сугу.
Кызганычка каршы, андый «башка сугулар» һаман кабатлана тор- - дылар. Иң күңелсезе — «башка сугучылар»ның председательгә һәр е эштә таяныч булырга тиешле кешеләр булуы иде. Бу инде арттан ки ? леп хәнҗәр кадау белән бер нәрсә. Бер мөһим эшкә тотыныр алдын- с нан киңәшергә теләп сүз башлыйсың, үз планнарыңны күтәреп алу- j ны көтәсең, ә чынбарлыкта нәкъ киресе килә дә чыга. Менә агроном « Яхъя Гарифуллин белән дә шулай килеп чыкты. Сәләхов аның белән * игеннәрнең уңышын күтәрү, ел саен тотрыклы югары уңыш алуга ирешү юллары турында киңәшләшергә теләп сүз башлаган иде.
— Кара әле, Яхъя,— диде Нургаяз, мөмкин кадәр дусларча итеп. — Син үзең дә бу хакта уйлыйсыңдыр инде. Әйдә сөйләшик әле... Еллар яхшы килсә, яңгырлар вакытында яуса, уңыш та мул булыр дип, табигать биргәнгә генә риза булып яшәү заманнары түгел хәзер. Бер елны гектардан утыз-кырык пот уңыш алып, икенче елны алтмышка җитсә, «уңыш шәп булды быел» дип сөенеп ятып булмый, һәр елны тотрыклы югары уңыш — колхоз буенча кимендә гектардан унбиш, ә аннары егерме центнер уңыш алуны максат итеп куясы иде.
— Шуның белән нәрсә әйтмәкче буласың инде? — диде сагаеп агроном. — Бәлки, вазифаларыңны үти алмыйсың дип, эштән куар җирлек әзерлисеңдер?
— Яхъя, юк белән баш катырмыйк әле, ирләр була белик. Җирлек әзерлисе юк, болай да әллә ни кинәндермисең. Колхоз синең ише белгечтән теләсә кайчан баш тарта алыр иде. Сүз ул хакта түгел. Заман шуны таләп итә. Табигать шартларына карамый, югары уңыш үстерүгә ирешү кирәк.
— Бик үстерер идек тә бит, ә ничек?
— Соң, факыр, агроном кеше бит син. Уйларга кирәк, эзләнергә. Бәлки бөртеклеләрнең сортын үзгәртергәдер? Бәлки уҗым арышы чәчүлекләрен киметеп, көзге бодай чәчәргәдер? Арыш, бик уңганда да, безнең шартларда унбиш центнердан артык уңыш бирми бит.
— Аның каравы, еллар коры килгәндә дә чагыштырмача әйбәт уңа.
— Кая инде әйбәт, алты-җиде центнер — уңышмыни ул?
— Сабан культуралары алай да бирми...
, — Соң, начарга карап тигезләнмик инде. Алай да бирми икән.
уңдырышлы культураларны күбрәк чәчик. Без бала чакта Әмзәдә көзге бодай чәчәләр иде, әйбәт уңыш бирә иде. Тәҗрибә өчен ике-өч йөз гектар чәчеп карарга кирәктер бәлки.
— Үзең заманча дисең, үзең бала чактагы тәртипләргә кайтырга димлисең. Юк, Нургаяз, рәт чыкмаячак, уңмаячак көзге бодай безнең җирләрдә.
— Алай кырт кисмик әле, Яхъя, тәҗрибә өчен генә булса да, берничә йөз гектар чәчеп карыйк,— диде Сәләхов, сабырлыгын җуймаска тырышып.
— Юк, иптәш Сәләхов,— диде Яхъя, ниндидер бер үҗәтлек белән,— мин моңа кискен рәвештә каршы. Җир өчен, уңыш өчен агроном җавап бирә. Булмасын белә торып, урынсыз тәҗрибәләргә риза буласым юк...
Сәләхов шыкырдатып тешләрен кысты, ярсуыннан йөзенә кызыл- кызыл тимгелләр чыкты. Үзен кулга алу өчен, тәрәзәгә таба борылды, күңеленнән иллегә хәтле санап чыкты. Чынлап та, санау тынычландыра икән. Ниһаять, ул агрономга таба борылды һәм бәхәсләшеп торырга урын калдырмаслык итеп:
— Җир һәм уңыш өчен агроном гына түгел, һәммәбез җавап бирә. Мин дә колхозга зарар булсын дип тырышмыйм. Менә шулай, Яхъя иптәш, быел өч йөз гектар көзге бодай чәчәбез. Кайсы басуга чәчү турында уйлагыз һәм тәкъдим итегез,— диде.
— Карагыз инде, алайса, иптәш Сәләхов. Ләкин мин әйтеп куям, алай-болай була икән, җаваплылыкны үземә алмаячакмын, белеп торыгыз...
Нургаяз аның сүзләренә бер җавап та кайтармады, яңадан кабынып киткәнче дип, тизрәк китәргә ашыкты. Ишеген бикләп торганда, бухгалтерия бүлмәсендә көлешкән тавышлар ишетте һәм тукталып калды.
— Минапов тавышы түгелме соң анда? Авырый дигәннәр иде бит.
Бухгалтерия ишеге бикле булып чыкты. Нургаяз ишекне дөбердәтте :
— Кем бар анда? Ачыгыз әле.
Нәрсәдер шакы-шокы килде, стакан челтерәгәндәй булды. Ләкин ишек ачылмады. Сәләхов тагын да катырак шакырга тотынды. Эчтән: «Хәзер, бер генә минутка», дигән тавыш ишетелде.
Ниһаять, ишек ачылды. Минапов өстәл тартмасына нәрсәдер яшерә иде бугай, ашык-пошык япты да Нургаязга таба атлады. Экономист та монда икән. Нәрсәдәндер каушап калган кебек күренә.
— Нургаяз... син икәнсең, кем шулай дөбердәтә дип торабыз,— диде бухгалтер, председательгә кулларын сузып. — Менә, яңа чалбарны киеп караган идем, әле яңа гына кибеттән алдым... Шуңа бикләгән идек, хатын-кыз килеп кермәсен дип.
— Һәм шул чалбарны юып, эш өстендә идарәдә аракы эчеп утырасыз,— диде Нургаяз, бүлмәдә аңкыган суган һәм аракы исеннән барысын да аңлап. Ул туры бухгалтер өстәле янына барды, тумбочканы ачып җибәрде. Анда яртылаш бушаган аракы шешәсе һәм суган белән ипи кисәкләре таралып ята иде.
— Оятсызлар,— диде Нургаяз ярсып. — Синең авыруың шулмыни? Өч көн эшкә чыкмадың, сәрхушланып яткансың икән. Ул гына җитмәгән, инде көпә-көндез эчеп ятасыз. Бу көннәреңне прогул ясап, хезмәт хакыннан тотып калырсың. Кызу эш өстендә «бәйрәм итеп» йөрүең өчен партком утырышында җавап бирерсең.
Нургаяз аракы шешәсен алды да, тәрәзәне ачып, идарә йортындагы бүрәнә өстенә тондырды. Бухгалтер председательнең кулларына килеп ябышты, тотлыга-тотлыга сүгенергә тотынды:
— Син нәрсә... башлык булдым дигәч тә... Кеше әйберен әрәм итәргә ни хакың бар? Бәлки мин аны авыруымны дәвалар өчен дару урынына алганмын... Подожди, кулыңны кыскартырлар әле... түләтермен...
— Кырмавык кебек ябышма,— диде Нургаяз, җиңнәреннән тар- . тучы бухгалтерны селтәп җибәреп. — Эчкәнсең икән, өеңдә генә ят.
— Әле син сугышмакчы... Кирам, шаһит бул, мине бәреп җибәр
де. Мин сиңа теге чакта машинаң белән таптаткан Иван бозавы түгел. Төрмәдә черетермен... =
Сәләхов, бухгалтер сүзләренә колак салмыйча, тизрәк ишеккә 1 ашыкты. Ярсуы чигенә җиткән, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып £ тибә иде. «Я тагын берәр җүләрлек эшләрсең бу бәндәләр белән,— - дип уйлап алды ул. — Тизрәк... бер... ике... өч... ун... унсигез...»
Сәләхов, «Таер» күперен чыккач, тигезрәк болынга борылды да ф машинасын туктатты. Челтерәп кенә аккан көмештәй саф сулы инеш- я кә төшеп, битен-кулларын юды. Аннары, тау битенәрәк күтәрелеп, - хуш исле мең төрле чәчәкләр белән чуарланган үләннәр арасына ау- * ды һәм малай чактагы кебек аунарга тотынды. Читтән берәр кеше ка- и pan торса, безнең председатель акылга җиңеләйгән, ахры, дип уйлар иде.
Нургаяз торып утырды, кып-кызыл булып пешкән бармак башы с кебек җир җиләкләрен өзеп капты. Их, ичмаса, рәхәте шул авыл бо- з лыннарының! Безнең Яңа Әмзә табигатеннән дә матур җир беркайда “ да юктыр. Курорт та ял йорты дип, мең мәшәкатьләр чигеп, әллә кай- * ларга барып йөрисе дә юк. Җиләкле тау битенә шалаш кор да рәхәтләнеп ял ит. Челтерәп кенә аккан шифалы суы бар. Хәтта чоңгылларда вак-төяк кенә булса да комкорсак һәм урман балыгы бар. Кармак чирттереп утыруы үзе ни тора! Балык шулпасы пешереп, мәтрүшкәләп- җиләкләп чәй кайнатсаң, тәннәреңә сихәт була. Кич җиттеме, әрәмәдә кошлар музыкасы башлана, тыңлап туя алмассың. Хәтта чәчәк тән-чәчәккә кунып безелдәшкән кортлар, үлән арасында мәш килүче чикерткәләр тавышы да үзенә хас моң булып яңгырый, күңелләрне дәртләндереп җибәрә. Сихри бер музыка икән ләбаса бу табигать, бары тик менә шулай сокланып утырырга вакыты гына тими. Ә бәлки вакытын да табарга буладыр, табигать кочагында яшәгәнгә, аның гүзәллеген үзебез тоеп-күреп җиткермибездер.
Әнә «Таер» белән «Челтәрле» инешчекләре килеп кушылган җирдә калкулык бар. «Серле курган», «Хәзинәләр тавы» дип йөртәләр аны. Ул таучык турында әллә нинди шомлы-серле легендалар сөйлиләр иде кечкенә чакларда. Бала-чага өчен сихри бер әкият иде ул. Ә хәзер, нигәдер, бер дә искитмәслек калкулык кына булып күренә... Әнә тегендәрәк «Икара» басуы. Нигә алай дип атаганнардыр? Әллә «Челтәрле» белән «Таер» елгалары арасында булгангамы? Гомер-го- мердән уңышка кинәндергәне юк ул басуның. Игеннәр саламга шаулап үссәләр дә, бөртекләре вак. ач була. «Таер» урманы күләгәләп торганга шулаймы, әллә җире шундый уңдырышсызмы?..
— Кара әле, җәйләү өчен иң җайлы урын бит бу.— дип куйды Сәләхов, бу фикернең әлегә кадәр башына килмәвенә гаҗәпләнеп.— Әнә теге атауга җәйге лапаслар ясыйбыз да сыерлар өчен туплау урыны итәбез. Тау башына терлекчеләр йорты салып куябыз. «Икара» да культуралы көтүлек булдырабыз. Ашлап җибәрсәң, су сиптереп торсаң, үлән шаулап үсәчәк анда. «Таер» белән «Челтәрле» кушылган җирдән бераз түбәндәрәк буа ясасак, су мәсьәләләре дә хәл
ителә. Менә дигән сусаклагыч барлыкка киләчәк: көтүлегеңне дә сугар, терлекләреңне дә эчер. Менә дигән булачак бит бу!
Сәләхов, яңа идея туудан дәртләнеп, машинасына ашыкты. Аның яңа туган планын партком секретаре Мусин һәм бригадир Галиев белән тизрәк уртаклашасы килә иде.
Машина басу юлы буйлап оча гына. Артыннан, һавага өерелеп, тузан болыты кала. Юлның ике ягында арыш һәм бодай басулары. Уңыш шәп булырга тиеш быел, иген арасыннан машина да күренми.
Әнә авыл да күренде. «Камышлы елга» буенда тау астында яңа салынган кирпеч заводы төтенләп тора. Искечә җиһазлы, җитештерү- чәнлеге әллә ни түгел түгелен, шулай да беренче төзелешләрне башлап җибәрергә ярдәм итте. Югары сортлы он тарттыру тегермәне, ме- ханикалаштырылган ындыр табагы салынды кирпечтән. Балалар өчен ясле-бакчаны, мәктәпне һәм культура йортын да кушсаң, төзү эшләре җайга салынып бара дияргә була. Колхозның үз төзүчеләр бригадасы оешты һәм ул байтак тәҗрибә дә туплады инде. Хәзер читтән килгән «шабашник»ларга ялынып торасы юк. Яңа кирпеч заводы салынып беткәч, төзелеш эшләрен киң колач белән алып барырга мөмкин булачак. Әнә тау өстендә механикалаштырылган һәм кирәкле машиналар белән җиһазландырылган яңа заводның нигезләре калкып килә. Киләсе елдан да соңга калмыйча сафка кертәсе иде. Аннары хәзергә йөз-йөз егерме мең кирпеч урынына ел саен сигез йөз илле-тугыз йөз меңне җитештерер идек. Ул үз тезелешләребезне тулысынча кирпеч белән тәэмин итәр иде, хәтта читкә сатарга да калыр иде. Колхоз өчен өстәмә керем чыганагы булачак... Менә нишләтә бит еллар дигәнең!
«Газик» идарә янына килеп туктады. Машинадан төшүгә Сәлә- ховка каршы ике кеше атлады. Берсен таный, район халык контроле комитетыннан. Икенчесен дә күргәне бар кебек, ләкин кайдан икәнлеген хәтерләми. Һәрхәлдә, районнан булырга тиеш.
— Сезне тотарга да юк, иптәш Сәләхов, — диде район вәкиле, кинаяле итеп. — Идарәгә кермисез дә, ахры.
— Урып-җыю якынлашканда, иртәгә печәнгә төшәргә дип торганда председательнең урыны кабинетта түгел бугай, — диде Сәләхов, район вәкилләренең ни йомыш белән килүләренә төшенергә тыгышып. — Нинди җилләр ташлады безнең якларга? Әлбәттә, сер булмаса...
— Юк, сер түгел,— диде халык контроле комитеты вәкиле. — Әйдәгез кабинетыгызга. Җитди мәсьәлә бар...
— Я, тыңлыйм сезне, — диде Сәләхов, кабинетка кергәч.
— Ничек башларга да аптырап торабыз әле, — диде район вәкиле, портфеленнән нидер эзли-эзли. — Бик коры характерлы диләр сезне, я куып чыгарырсыз...
— Юк-бар белән баш катырып йөрсәгез, анысы да булыр, — диде Сәләхов, ачуы кабара башлап. — Без бала-чага түгел, нәрсә барын тотыгыз да әйтегез. Болай да эш муеннан, ятпыгям...
— Ашыксагыз да бераз сабыр итәргә туры килер,— диде район вәкиле, фәрман бирүче тонына күчеп. — Менә шушы хатның күчермәсен укып чыгыгыз әле. Райком секретаре исеменә дә адресланган ул. Так что, Габбас Кыямович та белә моны.
Нургаяз машинкада басылган дүрт-биш битле хатны кулына алды да яңадан өстәле артына барып утырды. Хатны укыган саен аның йөзе җитдиләнә, ярсуы кабара барды, тыны кысыла башлады. Хатны укып бетермичә ертып ташлаудан үзен көчкә-көчкә тыеп торды.
Нинди генә пычрак өелмәгән анда председатель өстенә. Дорфа
да ул (монысы белән килешеп тә булыр иде әле), кешеләрне ата-ана- сы белән сүгә дә, кыйнап ташлаудан да баш тартмый, шәхси әйберләрен дә бәреп вата, эчеписереп атналар буе идарәгә дә килми... Тагын әллә нәрсәләр, тагын әллә ниләр...
— Я, нәрсә диярсез, иптәш Сәләхов? Әлбәттә, барысы да ялган,
язучылар — яла ягучылар диярсез инде. ♦
Район вәкиленең ирония белән әйтелгән бу сүзләре Сәләховны . куырып алгандай булды. Шулай да ул үзен тыеп кала алды... Бер, - ике. өч... ун, егерме... «Кызып киткәнче чыгып китү хәерлерәк булыр», дип уйлады Нургаяз.
— Менә нәрсә, иптәш халык контроле, — диде Нургаяз, ягым- * лырак булырга тырышып. — Жалоба сезгә килгән, үзегез тикшере- _ гез инде. Минем кирәгем юктыр биредә. Нәрсә сорасагыз да, мин < үземне хаклы диячәкмен. Үземне гаепсез саныйм икән, нигә мин 5 аны исбатлап торырга тиеш. Киресенчә, мине гаепләүчеләр язганна- = рының яла түгел икәнен исбатласыннар. Күрәсең, аларның бүтән £ эшләре юктыр. Әгәр инде монда язылганнарны фактлар белән нигез- ** ли алсалар, җавабын бирербез. Бу мәсьәләдә мин сезгә бер тиенлек ♦ тә ярдәм итә алмыйм. Партком секретарена мөрәҗәгать итүегез дө- а ресрәк булыр. Әлегә хушыгыз...
Вакытында чыгып китте Нургаяз. Югыйсә, район вәкилләренә е дорфа сүзләр әйтеп ташлап, эшне катлауландыра гына төшәр иде. £ Аның сабырлыгы тәмам беткән иде. Машинасын бар фәрманга куа- 4 лап кырлар әйләнү дә, утарда сыер савучылар белән сөйләшү дә s тынычландыра алмады аны.
«Чынлап та, нәрсә дип шулай янам да көям әле мин,— дип уй- 2 ланды ул, кич өенә кайтып яткач. — Миңа гына кирәкмени барысы < да? Председатель булганнан бирле һаман даулаш-бәхәс тә жалоба. * Ничә ел бит инде... Тәмам туйдырды. Эш дип көн-төн чабасың, ә рәхмәт урынына — йөзеңә пычрак. Ярдәм итәсе урында — көпчәккә таяк тыгалар. Берәр яңа тәкъдим белән чыктыңмы, әле берсе, әле икенчесе каршы төшә дә тора. Бәлки шушы авыл кешесе булганга, аның бездән нинди артык җире бар, дип көнләшәләрдер, шуңа сан га сукмыйлардыр? Чынлап та, нәрсә дип чытырдап ябыштым соң әле мин шул Әмзәгә? Тотарга да бүтән колхозга китәргә. Иртәгә үк Габбас Кыямовичка барам да, җибәрегез мине иң артта калган колхозга, дим. Үч итеп эшләрмен, районда иң алдынгы колхоз итәрмен».
Нургаяз сикереп торды да, тимерне кызуында сугарга кирәк дип. райком секретаре Габбас Гыйматдинов исеменә гариза язарга утырды...
Сәләхов иртән торганда әле таң атып кына килә иде. Юынып, физзарядка ясады да, хатынын уятып тормыйча, бер стакан сөт эчеп, идарәгә юнәлде. Партком секретаре да иртәләгән иде бүген. Партком бүлмәсенең ишеге ачык иде. Нургаяз туры шунда атлады.
— Ә, Нургаяз, әйдүк, — дип каршылады аны Мусин. — Сине дә ниндидер бөрчәләр тынычсызлаган, ахры, бүген, иртәләгәнсең. Я. кәефләр ничек?
— Ташка үлчим. — диде Нургаяз. кәефе кырылганын яшермичә. — Ярый, монда икәнсең әле. Синең белән сөйләшергә дип килгән идем, Гәрәй...
— Я, тыңлыйм,— дип сагайды Мусин. Председательнең ниндидер мөһим нәрсә турында сүз башларга җыенуын абайлап.
— Ничек башларга соң?...— Сәләхов. сүз таба алмый, бераз тын торды. — Озын сүзнең кыскасы, «Комбайн»нан китәргә булдым. Иң артта калган колхозга сорыйм. Менә гаризам да язылган... Туйдырды һаманһаман әрләшүләр һәм гайбәтчеләрнең мәгънәсез жалобаларына аңлатма бирүләр.
Ill
— Даа, бу яңалык, — диде гаҗәпкә калган партком секретаре. Аннары, ситуациягә бераз төшенгәч, председательнең авырткан җиренә чәнчү нияте белән, өстәп куйды. — Димәк, авырлыклардан качабыз, яла ягучылар алдында тез чүгәбез. Әйбәт, әйбәт... Менә дә шатланырлар. Сиңа булган бөтен ачуларын онытып, берәр коньяк та кыстырып килерләр әле. Үткәнне искә төшермик дип, сөенечләреннән рәхмәт әйтерләр хәтта..
Нургаяз моны көтмәгән иде. Мусинның бу сүзләре аны тәмам аптырашта калдырды, ни әйтергә дә белмәде.
— Соң бит, Гәрәй, туйдырды, түзәр хәл калмады... Мин бит эштән качмыйм, иң арттагы колхозга сорыйм.
— Ә биредә башлаган эшләрең, киләчәккә планнарың? Ярты юлда ташлап китәсеңмени? Юк, Нургаяз, синнән моны көтмәгән идем.
— Барыбер тыныч эшләргә бирмиләр бит... Һәм бирмәячәкләр.
— Анысын күрербез әле, — диде партком секретаре, председательгә ниндидер сер ачарга җыенган кебек. — Кичә син дулап чыгып киткәч район вәкилләре миңа керделәр. Ачыктан-ачык сөйләштек. Хатны кемнәр язганы билгеле, кемнәр болгатып ятуын беләбез. Бу хатны тикшерү аларның үзләре өчен күңелсезлек белән бетмәгәе әле. Тикшерүчеләр Минаповның кайбер кыек эшләрен ачыклаучы фактларга юлыкканнар да аларны җентекләбрәк аныкларга булганнар. Соңыннан бу мәсьәләгә партиячә дә бәя бирәчәкбез... Ләкин, Нургаяз, кайбер нәрсәләр өчен сиңа да җавап бирергә туры килер... Ни генә булса да, кыенлыкларга очрагач, үз позицияләреңнән чигенү коммунистларча түгел. Бу хакта ныклабрак уйла әле син...
Гәрәйнең бу сүзләре Нургаязны бөтенләй коралсызландырды. Чынлап та, кыенлыкка очраган саен икенче җиргә китә башласаң, нәрсә килеп чыгар аннары. Мин китсәм, кем председатель булыр? Инде бер тапкыр үзенең булдыксызлыгын күрсәткән Җамалетдинов- мы? Әллә үз эшен дә башкара алмаган агроном Гарифуллинмы? Аңа нәрсә, бүген монда, иртәгә тегендә. Ә мин бит шунда туып- үскән, ата-бабалар таптап йөргән туфракта аунаган. Авылның һәр кешесен җиде бабасыннан башлап беләм. Димәк, кешеләрне аңлау миңа җиңелрәк бит. Ничек инде туган авылыңны, туган җиреңне ташлап китәсең, ди. Булдыра алмам, пожалуй.
Гәрәй Мусинның сүзләре хаклы булып чыкты, хатны тикшерү авторларның үзләре өчен күңелсезлек белән тәмамланды. Бухгалтер эшендә байтак чатаклыклар табылды, ә җентекләп тикшерә башлагач, кайбер акча документларының бөтенләй ялган булулары, тиешсез кешеләргә акча бирелеп, шуны бергәләп эчеп ятулары ачыкланды. Габдулла Минаповның коммунист өчен хас булмаган тәртибе һәм эшләре партия җыелышында тикшерелде һәм ул партиядән чыгарылды. Партком һәм идарә агроном Яхъя Гарифуллинның үз эшенә салкын каравын, эштә комачаулыклар тудырып, җитәкчеләргә каршы имзасыз хатлар аша яла ягып ятуын гафу итмәслек хәл дип таптылар һәм ул да эшеннән алынды. Чираттагы отчет-сайлау җыелышында колхозчылар идарәнең эшчәнлеген бердәм хупладылар. Идарәнең яңа составына алдынгы терлекчеләр, механизаторлар, эш өчен янып йөрүче бригадирлар сайланды. Ныклы таяныч булгач, председательнең дә эше җиңеләйде. Юк-бар белән баш катыручылар кимегәч, күңеле дә күтәрелеп китте, тагын да зуррак планнар белән эшли башлады.
— Эшләр ничек, Вәсимә? Сыерлар бозаулап беттеме?
— Рәхмәт, зарланырлык түгел, Нургаяз.
— Алай булгач, быел дүрт мең килограммнан уздырасың?
— Дүрт мең ике йөзгә җиткерергә дигән уем бар, үтәрмен дә дип уйлыйм. Унҗиде сыерым да бозаулады, чиләкчиләк сөт бирәләр. Теге вакытлардагы кәҗә сыерлар түгел инде. Җыенысыннан бер чиләк сөт савыла иде бит.
— Димәк, беренчелекне быел да бирмәскә уйлыйсың, Вәсимә?
— Уйлавын уйлыйм да, Нургаяз, авыр булыр, ахры, быел. Әнә Сәгадәт табанга басып килә. Әкълимә дә менә-менә куып җитәргә тора...
Көндез фермада Вәсимә Галиева белән булган бу сөйләшү председательнең кәефен күтәреп җибәргән иде. Чынлап та, соңгы өч-дүрт елда зур уңышларга ирештек бит. Һәр сыердан савымны ике тап кырдан күбрәккә арттыруга ирештек, ягъни 3140 ар килограмм сөт саудык. Моңа нәселсез сыерларны Бестужев токымлы мул сөтле сыерлар белән алыштыру, витаминлы һәм сусыл азыкларны җитәр лек кадәр булдыру, терлекләрне карауда зоотехника таләпләрен төгәл үтәү нәтиҗәсендә ирешелде. Әлбәттә, сыер савучыларның да хезмәте бик зур. Вәсимә Галиева, Сәгадәт Әхмәтҗанова, Әкълимә Мәх- мүтоваларның исемнәре бөтен районга билгеле. Шуларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә бит инде дәүләткә терлекчелек продуктлары сатуны арттырып үтәп киләбез.
Игенчелектә дә эшләребез начар түгел. Тулысынча сортлы орлыклар белән чәчүгә күчү, ашламалар кертү һәм туфракны эшкәртүдә агротехника таләпләрен җиренә җиткереп үтәү матур нәтиҗәләргә китерде. Колхоз хәзер ел саен тотрыклы югары уңыш үстерә. 1967 елдан бирле уңышның уналты-егерме центнердан ким булганы юк. Ә былтыр һәр гектардан колхоз буенча йөз утызар пот уңыш алдык. Көзге бодай чәчүгә күчү дә зур файда бирә.
Нургаязның күңелле бу уйларын бүлдереп, ишек шакыдылар. Күрше малае икән.
— Нургаяз абый, Казаннан корреспондент килгән. Рәхимҗан абый, идарәдә көтә, дип әйтергә кушты.
— Ярар, көтәр әле, — диде Нургаяз, исе китмәгәнгә салышып. Ә үзенең күңеленә шик төште. «Мөгаен, тагын берәр жалоба тикшерергәдер әле. Ничә ел тынып торган идек, тагын башлана, ахры».
Аннан-моннан гына капкалады да идарәгә ашыкты. Корреспондентның ни өчен килгәнен тизрәк ачыклыйсы килә иде Нургаяз
Терлекчелектән продукт алуны арттыру, игеннәрнең уңышы күтәрелү колхозның тулай керемен берничә тапкырга үстерде. Хәзер ел саен колхоз кассасына йөзләрчә мең саф табыш өстәлә тора. Бу
исә колхозчыларның хезмәтләренә түләүне арттыру, төзелеш эшләрен киң колач белән алып бару өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Димәк, моннан берничә ел элек билгеләгән планнарыбыз уңышлы үтәлә. Ә бит алда тагын да зуррак эшләр тора әле...
ның.
Сәләхов башта партком секретаре Валиуллин янына кагылырга булды (Гәрәй Мусин район Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлангач, коммунистлар үзләренең җитәкчеләре итеп Рәхимҗан Вәлиуллинны сайлаганнар иде). Корреспондент аңарда утыра икән. Партком секретаре үзе каядыр чыккан, ахры. Журналист та ныш булып чыкты. Колхозның алдынгы терлекчеләре, механизатор-
лары турында «Социалистик Татарстан» газетасында матур-матур язмалары да чыккан иде.
— Исәнмесез, иптәш Сәләхов, — дип елмаеп кул сузды ул Нур- гаязга. — Менә килеп чыктым әле сезгә. Иске танышларның хәлен белим, мин әйтәм.
— Дусларча килсәгез — рәхим итәсез, сүгәргә булса — уртак тел таба алмабыз, — диде Нургаяз, шаяртырга тырышып.
— Анысы үзегезгә бәйле инде, иптәш Сәләхов. Мактарлык эшегез булса, тәнкыйтьләүгә караганда мактау безнең өчен дә күңеллерәк.
— Соң, ни йомыш белән алай булгач? Тыңлыйм...
— Дөресен әйтим, бу юлы мактарга дип килдем. Сезнең колхоз соңгы елларда шактый уңышларга ирешкән. Югары уңыш үстерү буенча да, терлекчелекнең продуктлылыгын арттыру буенча да, капиталь төзелеш өлкәсендә дә район күләмендә беренчеләрдән саналасыз. Менә шул уңышларны саннар беләнрәк күрсәтсәгез иде миңа.
Сәләхов җиңел сулап куйды: димәк, жалоба-фәлән тикшерергә түгел икән. Аның кәефе күтәрелеп китте. Күкрәк кесәсеннән куен дәфтәрен алды.
— Саннар гына кирәк булса, бар алар бездә. Нәрсәләр кызыксындыра соң сезне? Әһә, уңыш мәсьәләсе. Былтыр бөртеклеләрне өч мең гектар чамасы чәчкән идек, һәр гектардан 21,9 центнер, ә көзге бодайны 24,3 центнер үстердек. Ике йөз гектар җирдән 242 шәр центнер шикәр чөгендере җыеп алдык. Ике йөз илле гектар кукуруз чәчкән идек, 358 әр центнер яшел масса чыкты. Дәүләткә унсигез мең центнер урынына 20 мең 253 центнер ашлык, егерме бер мең центнер урынына 49 мең 800 центнер шикәр чөгендере саттык... Терлекчелек буенчамы? Бар беркадәр уңышлар, һәр сыердан савымны өч мең килограммнан арттырдык. Дәүләткә 9.072 центнер сөт саттык. Бу план- дагыдан 1902 центнерга күбрәк. Итне дә пландагыдан 619 центнер күбрәк, ягъни 2419 центнер саттык. Әйе, моңа ныклы терлек азыгы базасы булдырмыйча ирешү мөмкин түгел иде. Ел саен 65—75 мең центнер сусыл силос салабыз. Соңгы елларда сенаж салуны арттырдык. Җәйләү чорында савым сыерларны сусыл азык белән даими тәэмин итү өчен культуралы көтүлекләр булдырдык. Нәтиҗәсе әйбәт: ике тапкыр өлгерүен исәпләгәндә, гектардан 600 центнерга кадәр яшел масса чыга. Әлегә культуралы көтүлекләр Яңа Әмзә авылында гына, нибары алтмыш гектар. Киләчәктә аны һәр савым сыер башына ярты гектарга, ягъни бөтенесен 160—170 гектарга җиткерәчәкбез. Алдынгы терлекчеләребез турында Вәлиуллин сөйләгәндер инде сезгә... Әйе, төзелеш эшләрен дә киңәйтеп җибәрдек. Соңгы дүрт елда гына да капиталь төзелешкә 570 мең сумнан артык акча тоттык. Быел тагын 400 мең сум тотачакбыз. Якындагы ике елда терлекчелек һәм производство биналары төзүне тәмамлап, культу- ра-көнкүреш объектларын сала башлыйбыз. Мәктәп, балалар яслесе, һәр бригадада клуб, торак йортлар. Авылны үзгәртеп коруны да күздә тотабыз. Биектау районының Шәпше авылы кебегрәк. Өйләргә үзәктән ягу, су, канализация, газ үткәреп. Проект эшләнә инде... Кыскасы, планнарыбыз зур, үтәп чыгасы гына бар...
— Төзелешләрдә, алдынгы терлекчеләр һәм механизаторлар янында булачакмын әле,— диде корреспондент, председатель сөйләгәннәрне блокнотына теркәп бетергәч. — Вәлиуллин белән киңәштек инде ул хакта. Ул үзе минем белән йөрергә булды. Беренче булып, орденлы бригадир Зөлкарнәй Галиев һәм ферма мөдире Хәким Хабибрахманов янына барырга булдык.
— Тукта, тукта, сез нәрсәдер бутыйсыз бугай,— диде гаҗәпләнеп Сәләхов. — Галиев ниткән орден кавалеры, ди?
— Нишләп бутыйм, ди, инде,— диде председательдән дә артыграк гаҗәпләнгән корреспондент. — Мин шулай ашыгып нигә килгән дип беләсез сезгә? Хезмәт Кызыл Байрагы ордены алган председатель Нургаяз Сәләхов белән бригадир Зөлкарнәй Галиев турында очерк язарга...
— Я, артистланмагыз, көлмәгез,— диде Сәләхов, ачулана башлап.
— һәй, чыннан да белмисез, ахры, сез,— дип кул чапты председательнең бүгенге газетаны укымаганын аңлаган корреспондент. — Алай булгач, сөенече миңа... Менә Верховный Совет Президиумы Указы,— һәм ул, портфеленнән алып, Сәләховка «Социалистик Татарстан» газетасын сузды.
Нургаяз, әле һаман да ышанып җитмичә, кулына газетаны алды һәм караштыра башлады. Менә чыннан да Указ... Ленин ордены белән бүләкләргә... Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән... Чү, Галиев Зөлкарнәй... Сәләхов Нургаяз... Почет билгесе ордены белән... Хабибрахманов Хәким...
— Юк, чыннан да белмәгән идем. Безгә газета кичкә генә килеп җитә бит. Ә иртән радио тыңлый алмадым,— дип сөйләнде Нургаяз, дулкынлануыннан ни әйтергә дә белми.
— Юкка самолет белән очмаганмын икән болай булгач... Гафу, иптәш Сәләхов, сезнең белән соңыннан сөйләшербез. Хәзер Галиев янына чабам, аңардан да сөенечне үзем алам. — Корреспондент кабаланып урамга ашыкты һәм ишектән чыкканда кереп килүче Вәли- уллинны чак кына бәреп екмады.
Партком секретаре Указ турында белә икән инде. Аңа да корреспондент әйткән. Ул каты иттереп председательнең кулларын кысты.
— Югары бүләк белән, Нургаяз... Чын күңелдән тәбриклим...
— Яшибез болай булгач, иптәш секретарь. Тауларны актарачакбыз, чишмәләрне елга итәчәкбез. Бер башак урынына икене алырбыз. Туган туфрагыбызда гөлләр үстерербез, туган авылыбызны шәһәр итәрбез. Әйе бит, Рәхимҗан...
— Әлбәттә, Нургаяз... Киләчәктә аерым кешеләребез генә түгел, колхозыбыз да орден алырлык итеп эшләрбез. Октябрь районының орденлы «Комбайн» колхозы... Шәп яңгырый бит, ә1
— Яңгыратырбыз, Рәхимҗан... Ирешербез моңа!